Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЙ ТОТЫЛГАН КӨН


тирәсендә, әхлак тирәсендә, рухи сафлык, күнел пакьлеге турындагы хадисләр. жан азыгы,
күнел азыгы эзләп, гади чынбарлыктан, дөньяны бугазлап алган матди җирлектән
күкләргә, изге хыял катламнарына ашу. шунда рәссам күңеле уйлап чыгарган тәмуг-
җәннәтләрдә көйрәү, яшәү, үлем авазларын «татып» карау, нечкә, изге тойгылар
бишегендә әле авыз итмәгән хис-сизсмләүләр эчендә тибрәлү «Гарә- фәт тавы». «Кадер
киче». «Мәрьям пальма агачы янында». «Гайшә бакчада». «Хаҗга баручылар».
«Муафикълар». «Зөләйха» — һәр мөселманны тетрәткән бу тирән мәгънәле образлар
рәссам тарафыннан әйтерсең лә кыяр-кыймас. орыныр-орынмас кына көмеш челтәрләр,
алтын җепселләр, пәрәвезләргә охшаган ефәк сызымнар белән генә кадерләп, олылап
сурәтләнгән Әлбәттә, бу Коръәнне, андагы сурәләрнс туры- дан-туры тасвирлау,
иллюстрацияләү түгел, ә мен еллар буе халык күңелен биләгән рухи дәрьяны олылау,
динне, кешенең әхлагын, иманын чистарта торган кодрәтле көчләрнең берсе итеп тану,
бөекләү һәм моны шагыйрьләрчә тоеп, гүзәллек эквивалентлары аша мәдхияләү Гүзәл
пейзажлар, тылсымлы агачлар кыяклы-кыяклы асыл тирәкләр, хур кызларына охшаган
түгәрәк йөзле Мәрьям-Гайшәләр шуның турында сөйли Ләкин бу төпсез коедай иксез-
чиксез караңгы күкләр, чиксезлек дәрьясында йөзгән асыл кыз-йолдызлар («Җидегән
йолдыз», ак киемгә төренгән, көеп күмер булган җан ияләренә охшаган бәндәләр, шомлы
канатлы кошка тартым сәер җанварлар—болар барысы да назлы сурәтчелек, беркатлы
пассажлар гына түгел; авторның мәсләге; адәмнәрне тупаслыктан, ваемсызлыктан йолып,
рухын, иманың, дөньядагы эшләрең турында исап-хисап бирәчәк «теге дөнья» турында
уйланырга өндәү; яхшыл ык-залимлекнең гыйбрәтле үрнәкләрен күрсәтү — тормышны
бөтен катлаулыгы — «ак һәм кара», якты һәм караңгы якларын кыю кабул итәргә, савап
эшләр кылырга чакыру
Борынгылыкны Әлфия архитек тура, йөз үзгәлеге, тарихи киемнәр аша 1ына бирм и
Рух. хәтер аша. кешелекнең беренчел, балачак сәнгате образлары аша хатирәләргә
тырыша монда Мисыр фрескаларының, Шәрекь миниатюраларының самими
матурлыгы. Гарәбстан чүлләренең алтын җемелдәве, дөя өркәченә охшаган зур-зур
таулар, пальма яфрагына ясалган сыман кечкенә-тәвәккәл бәби-сыннар. борынгылык
хиссиятен тудырган дәртле ритмнар, ә кайчак ислам дине чоры, аның әдәбияты
күзалланырлык абстракцияләр
Нәккашьнсң «Ай тотылган көн» әсәренең төп өлешен чит цивилизацияләрдән
килгән очу тәлинкәсенә охшаган айлы-кояшлы утлы бизәк пәйда булган күк сурәте
алып тора Ул—алгы планнан арткы яссылыкка кадәр бертук тамый уңнан-сулга.
сулдан-уңга дулкын сыман барган хәрәкәт өеренең иң югары ноктасы Гаҗәпләнгән
сакаллы ир һәм кулы белән могҗизага ишарәләгән хатыннан гыйбарәт төркем дә.
тәсбих тотып гөнаһлары авырлыгыннан тауга иңгән мыеклы мөселман да. канатларын
җәеп очкан изге ак үрдәкләр, корбан малы ак сарык бәтие дә. уртада яулыкларын
җилфердәтеп тауга менеп барган хатыннар төркеме дә шул якты ноктага омтыла.
Югарыда быргыда уйнаучы, ак йөзле нәни куллы Җәбраил алтын манзарага күрсәтеп,
аңа ут өреп, як тыртып тора.. Авыш-тәвеш китерелгән хәрәкәтчән җир катлам нары,
әйтерсең, убылып, юкка чыгып бара. Бу— курку катнаш гүзәл зилзилә бары тик яхшы
кешеләрне, изге адәмнәрне генә үзенең тарафдары, чордашы итеп кабул итә... Рәссам
кечкенә аяк-куллы. түгәрәк йөзле каһарманнарына иркен киемнәр кигезеп, йомшак
алтын-яшел. кызыл таплар белән — табигать балалары итеп сурәтли. Аларның иман,
күңел кәгъбәсе пәйда булган ноктага омтылулары гадәти булып кабул ителә Димәк,
татар дөньясында яңадан иман яңарту, сәяси тормышта, мәдәният өлкәсендә, рухи
хаяттә барган яңарыш турында фикер кузгата яшь рәссам
Әлфия Ильясованың бөтен асылы Шәрекь дөньясы. Шәрскъ сәнгатенең азсүзлеге,
төсләр тылсымы, аһәңлелегендә.
Әлфия — үзе дә камиллеккә омтыла, акылның, иҗатның бөеклегенә инанып яши
һәм. могҗизалар көтә...
Мәскәүдә «арт-миф» күргәзмәләрен. Казандагы милли мәдәният музеенда. Туран
күргәзмәләрен караучыларда тирән кызыксыну ~
"
ның канатлы- йолдызлы җилләре кайларга алы: кәдер, мөгаен
Тышлыкның беренче битендә: рәссам Әлфия
рәсеме.
Тышлыкның дүртенче битендә: танылган шагыйрь. Татарстан Республикасының Г
Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мөдәррис Әгьләмов.
М. КОЗЛОВСКИЙ фотосурәте
Тышлыкның беренче битемдә төсле сурәтләр. 1941 елнын I нче саныннан башлан.
«Туран» фонды коллекциясеннән злынды.
уяткан еглфия ильясованы хыялы- 1
китәр икән? Изгелеккә, кадщдд^к-