Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫН УРДАНЫҢ ШИГЪРИ МӘДӘНИЯТЕ


Алтын Урда дәверенен иң күренекле мәдәни мирасы—ул безнең көннәргә килеп җиткән
бөек әдәби ядкярләр. Әдәбият гомумән рухани мәдәниятнең дәрәҗәсен, үсеш
югарылыгын гәүдәләндерсә, шигъри мәдәният исә урта гаСыр татар җәмгыятенең, шул
чор төрки эстетик аңының офык киңлеген, сурәтле фикер потенциалын чагылдыра
XIV йөз Алтын Урданың нжтимагый- сәяси тарихында чәчәк ату. дәүләт кодрәтенең биек ноктасы
буларак билгеләп үтелгән кебек, әдәби-шигьри үсеш җәһәтеннән дә алга китү дәвере буларак
каралырга хаклы. Безгә килеп җиткән әдәби
мирас Алтын Урда сәнтать- кәрләренең иҗади
багланышлары гаять киң колачлы булуын,
нәфисәи ихтыяҗларының, шигъри зәвыкләрс -
нең гаҗәеп камил һәм тирән икәнлеген күрсәтә.
Ул чор әдәбияты синкретик характерда
булганлыктан, әдәби әсәр аша шул дәвер
зыялысының рухани дөньясы хакында гына
түгел, заманының фәлсәфи аң дәрәҗәсе, галәм
турындагы төшенчәләре, төгәл фәннәрдән алган
мәгълүматы хакында да фикер йөртергә мөмкин.
Ягъни әдипнең дөньяга карашы, эрудициясе эпик
яки лирик әсәрендәге үзенчәлекле чигенешләр
ярдәмендә бәян ителә. Тарихны һәм дөньяны
колачлавы исә башлыча әсәрләрнең шигъри
фактурасы, сурәтле тукымасы аша тәгъбир
кылына. Сәйф Сарайның «Сөһәйл белән
Телдерсен»
Сөһәйлне күрдейү .әйләнде бәр
дик.
Төнәш гәрдсндә йөргән йср дик
(Сөһәйлне күргәч, бөтерелде кош
мамыгы кебек.
Кояш тирәсендә әйләнгән Җир кебек.)
А
дастаныннан кызның егеткә мөнәсәбәтен чагылдырган мәгълүм өзекне генә алыйк: Бу Коперниктан күп элек теркәлгән фикер. Галәмне аңлауда төгәл фәннәр ирешкән
казанышларны Котбнын «Хөсрәү вә Ширин» әсәрендә дә күп очратабыз.
Алтын Урда әдәбиятының шигъри казанышлары хакында конкрет хөкемгә күчкәнче. XIV йөз
әдәбиятын хасил иткән, ана таяныч булган әдәби алшартларны карап үтәргә тиешбез
Vpia гасыр төрки әдәбияты XIV йөзгә кергәндә шактый бай тарих кичереп, гөрлс әдәби
тәжрибәләр ясап карый. Сюжеты дини-китаби чыганактан алынып, шигъри башкарылышы
халык шигърияте традициясе нигезендә хәл ителгән Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы,
аңардан ике гасыр чамасы элек язылган «Котадгу белек», чоры белән Кол Галигә якын Әхмәт
Йөгнәкинен «һибәтел хакаик»ы. Әхмәт Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани лирикасы. Йосыф сюжетына, ягъни бу очракта Кол Галигә ияреп язылган берничә төрек поэмасы урта гасыр
төрки шигърияте XIV йөзгә әнә шушындый мирас белән килеп керә Өч гасыр дәвамында
шигъри тәжрибәләр ике традиция нигезендә дә халык шигыре белән дә. гарузга таянып үсүче
классик шигырь белән дә эшләнеп киленә. Фарсы поэзиясенең йөзен исә бу чорда Низаминың
һәм Сәгъдинең бөек әсәрләре билгели Ал гын Урда дәүләте ике зур мәдәни үзәкне — Хәрәзем
белән Идел буен бергә туплый. Фарсы телле поэзия белән төрки телле шигърияткә үзара
тыгыз багланыш өчен бу уңдырышлы жирлек тудыра. Дөрес, фарсы-төрки әдәби аралашуы
гөрки әдәбиятның бөтен тарихы буена килә Йосыф Бал аса гунлы дан Кол Галигәчә андый
багланышлар әлеге аерым махсус шартларга бәйле булмый Әмма соңгы очракта
шагыйрьләрнең шигъри фикерләвенә әдәби мохит органик йогынты ясаган Кайбер шагыйрьләр
икс телдә дә бердәй галант белән ижат иткәннәр Мәсәлән. Мөхәммәт Хужа бәк Хәрәзмигә
шигъри заказ биргәндә, шагыйрьнең дөньяга билгеле «фарсы дәфтәрләрен» искә төшерә
Кыскасы. XIV йөз төрки-га тйр шиг ъриятс ирешкән зур казанышлар шушы икс традиция, дөрес -
рәге. соңгы казанышларын бергә кушу нәтижәсендә барлыкка килә
Шигъри фикернең иң үзенчәлекле күрсәткече булып метафора тора. XIV йөзгә кадәрге гөрки
поэзиядә метафора үзенең халык шигъриятеггдәге гадилеген саклап килә. Дөрес, аның катла-
улырак төрләрен эшләү юнәлешендә дә
тәжрибәләр ясала. Әйтик. Сули Фә- кыйһнең
(XIII йөз) «Йосыф вә Зөләйха» поэмасында
метафора Кол Гали белән Шәййад Хәмзәдән
шактый камилрәк. Инде аңарда ук фарсы
поэзиясенең. хосусан Низами поэтикасының
тәэсире сизелә Әмма бу өлкәдәге югары
сыйфат сикерешен титаник галант Котб ясый.
Низаминың «Хөсрәү вә Ширин»сн ирекле
тәржемә иткәндә, ул Низамига хас үтә
катлаулы шиг ьри метафора алымын
үзләштереп. Идел буе татарлары дөньясына
хас географик, табигый, этнографик чынбарлык
җирлегендә үзенчәлекле фактурадан торган
колоритлы сынландырулар эшли. Мәсәлән, ул
тан атуны. Низами сыман, геге яки бу гаскәрнең
җиңүе рәвешендә сынландырганда. аерым
легальләргә төрки колорит бирә
Нишк кем чыкгы ирсә собх шаһы, Ажундин
качты эәңгиләр сипаһы Рәван көн төлкесе
күтәрде башын. Сата башлады галәмгә
комашыи Фәләк фирүзә гөнбал кабгыи ачты.
Ажунга алтынын берьюлы сачты Тәмам
котрүлле ирсә пәрдә йөзднн. Жиһан ас тулды,
китте кеш күздин
Тан шаһы чыккач та. Чыгып килүче Кояш башын күтәрүгә.—
Галәмгә комачын сата башлады.
Күк фирүзә гөмбәзенең капусын ачты,
Дөньяга алтынын берьюлы чәчте. Йөздән
пәрдә тәмам күтәрелгәч.
Җиһанга ас тулды, күздән кеш китте.)
Бу сурәтләр аша Идел буе төркиләренең, ягъни болгарны, кыпчакны, хәзәрне, маҗарны
үзендә туплаган татарларның ау җәнлекләрен, бу халыкка хас кайбер сыйфат-гадәтләрне ачык
төсмерләргә мөмкин. Әйтик, җиһанга күренерлек сәүдә эпизодлары, алсу нур кылчыклары
тараткан Кояшны кызыл төкләрен тырпайтып торган, төлкегә охшату, көннең төнне алыштыруын
кешне ас алыштыруы итеп бирү һ. б моның ачык мисалы.
Котб метафораның тагын да колачлырагын кыска, лаконик формада куллана белә һәм үтә
нәфис сурәт ясауга ирешә. Үзенә чаклы иҗат ителгән әдәби сурәтләрдән дә яңа метафора ясый.
Менә ул таш сарайда Хөсрәвен ялгыз көтеп утырган Ширинне ничек тасвирлый, аның кадерле
затын ничек гәүдәләндерә:
Хәсис ташларга ул гәүһәр катылмыш,
Йосыф тик казгу кодыгынга атылмыш.
(Соры ташларга ул гәүһәр кагылган, Йосыфтай кайгы коесына атылган.)
XIV йөз шигъриятендә Йосыф сурәте, анын язмышы нигезендә эшләнгән үтә көчле һәм
хисси бүтән метафоралар да бар. Менә яз килүнең тантаналы шатлыгын Хәрәзми нинди
метафора аша бирә:
Ачылды яз, кичте ул кем ирде
Чәмәй Йосыфлары зиндан эчендә.
(Ачылды яз. үлән Йосыфларының
зиндан эчендәге чагы үтте.)
Шагыйрь яфрак ярганчы бөреләргә бикләнеп яткан гүзәл яшеллекне нинди сыйдырышлы,
камил һәм нәфис сурәткә төргән! Идел буе әдәбиятындагы шигъри күчемлелек тә монда
искиткеч бөтенлектә чагыла.
Алтын Урда шагыйрьләре мөселман Көнчыгышының бөек шагыйрьләре белән тиңнәрчә
фикерләшәләр, ярышалар. Нәзыйрә традициясе шушындый иҗади ярыштан тора. Котбның
«Хөсрәү вә Ширинне дә —мәгълүм дәрәҗәдә Низаминың «Хөсрәү вә Ширинненә нәзыйрә, Сәйф
Сарайның «Гөлстане бит төркинсе дә Сәгъдинең шул исемдәге әсәренә шактый дәрәҗәдә
нәзыйрә санала ала. Шигъри фикер тыгызлыгы һәм сурәт төгәллеге ягыннан Сәйф Сарай иҗаты
гомумән урта гасыр Идел буе төрки шигъриятенең иң камил казанышы саналырга лаек.
лтын Урда шәһәрләре, хосусан, аның башкаласы Сарай бай эчтәлекле һәм үтә дә җанлы
шигъри тормыш белән яшәгән. Мәсәлән, Сарай шәһәрендә 1333 елда булып киткән Ибне
Батута, укымышлылар даирәсендә шигъри ярыш мәҗлесләре оештырылып, анда берәр
күренекле төрки яки гарәп, яисә фарсы шагыйреннән аерым юлны алып, шуның нигезендә
телдән илһами шигырьләр импровизацияләнүе хакында яза. Мондый бәйгеләр «мөләм - мәгь
ярышы» дип аталган. Әлеге ярышлар телләр белүне, эрудиция һәм зур талант көчен таләп
иткән кебек, шигъри культураның да гаять югары булуын күрсәтә.
Бу бит әле безгә килеп җиткән бөек әсәрләрнең язылу елларыннан күпкә элек шулай булган
Димәк, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е дә. Хәрәзминең «Мәхәббәт- намә»се дә. Хөсам Кятибнең
«Җөмжөмә солтан»ы да. Сәйф Сарай әсәрләре дә кинәт кенә барлыкка килмәгән, бәлки Алтын
Урданың мәдәни-шигъри мохитен- дә моның өчен уңдырышлы, бай җирлек әзерләнгән булган.
Шигъри әсәрләрдә чагылган лирик шәхес сурәте Идел буенда укымышлылык - ның бик
тирәннән килүен, галимлек, мөгаллимлек, остазлык традицияләренең аерым нәселләрдә
буыннан-буынга тапшырылуын күрсәтә. Шагыйрь үзенең мәгъшукасына мәхәббәт тирәнлеген
төшендергәндә дә. метафораны нәселендәге әнә шул традициягә ишарәләп ясый. Кызга карата
һәм кыздагы мәхәббәт хисенең шагыйрьгә шигъри илһам бирүен Сәйф Сарай менә ничек
сурәтли:
А
Сәна бу шивәләр берлән күңел ялмак кем үгрәттс?
Җамалеңне күреб. заһид готыб гыйшкын. йулыи китте. Мөнем кауме
кабилемнең камусы галим ирлеләр. Сәиен бу гыйшкын усталы мәна
шагыйрьлек үтрәгге.
(Сине бу сөйләмнәр белән күңел биләргә кем өйрәтте'’
Күркәмлегеңне күреп, гыйшкыңны тотып, заһил юлын бүлде
Минем нәсел-нәсәбемдә бары да галим иделәр.
Синең бу гыйшкыңның остазы миңа шагыйрьлек өйрәтте )
Әхмәд Хужа әс-Сараи шигыренә язган Нәзыйрәсендә Сәйф Саран шигъри телнең һәм
музыкаль ритмның виртуозы булып күз алдына баса
Дилбәремнен зө.тфе сөнбел. чәһрәсе гөлзар нрер.
Буена г ашыйк сәнаубәр. йөзенә гөл зар ирер.
Ai зы фәстук, күрке тансук. үзе мөшфикъ яр ирер.
Хөсненен жавы Хита вә Чин эчендә бар ирер Аслы
алчың, сүзләре чын. күзләре татар ирер. Мен яшәр
һәр кем дула!ы ширбәтен татар ирер.
(Сөеклемнең чәче сөмбел, йөзкәе гөлзар булыр.
Буена гашыйк нараткай, йөзенә гөл зар булыр Аузы фәстүк.
күрке тансык, үзе йомшак күңелле яр булыр, Чибәрлегенең
даны Кытай һәм Чин эчендә бар булыр После лачын, сүзләре
чын. күзләре татар булыр.
Ирене ширбәтен татыган һәркем мен яшәр булыр )
Соңгы ике юлдагы рифмаларда сүз уйнатуның нинди тапкыр һәм нечкә булуына игътибар
итегез. Беренчесендә халык исеме, икенчесендә сыйфат фигыль. Урта гасыр Идел буе
шигъриятендә татар күзләре матурлыкның үз чагылышы хисапланган, димәк.
XIV йөз Алтын Урда шигърияте томумтөрки шигъри мәдәниятнең дә югарылыгын билгели.
Бу казанышлар җирлегендә Низамигә тиң титаннын барлыкка килүе горки шигъриятнең үсеш
мантыйгы тарафыннан табигый дәвам буларак көтелә, һәм ул талант Нәваи иҗаты рәвешендә
дөньяга килә Алгый Урданын шигъри мәдәнияте бүгенге көн укучысы өчен дә үзенең сәнгатьчә
һәм фәлсәфи - тәрбияви кыйммәтен югалтмый. Аның үсеше бик куәтле була, әмма алдагы
гасырларда татар халкы башына төшкән ачы тарихи сынаулар бу шигъри биеклекне югалтуга
китерә. Татар әдәбияты ул биеклеккә милләт буларак оешу һәм милли аңның янә терелүе
шартларында XIX йөздә генә яңадан якыная. Утыз Имәнидән башлап Акмуллага чаклы арада
үзенен барлык шигъри маясын туплап. XX йөз башындаг ы куәтле сыйфат сикерешенә әзерләнә.
Чаллыда яшәүче үзешчән рәссам, тарихчы-педагог Венер УСМАНОВ рәсемнәре.