Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР-МАРИ МӘДӘНИ БӘЙЛӘНЕШЛӘРЕ


Идел буе. Урал алды. Урта Азия һәм Казагыстан халыклары тарихында зур университеты, данлы традицияләре булган Казан шәһәре прогрессив роль уйнады. Казанның үзенә бертөрле миссиясен алдан күргән фикер иясе А И Герцен «Провинциядән хатлар» (1836) дигән язмасында болай дигән иде: «... Казанның әһәмияте зур: бу ике галәмнең очрашкан һәм күрешкән урыны Казан Азиягә Европа идеяләрен. Европага Азия характерын кертү юлында төп кәрвансарай вазифасын үти»
Казан революциягә кадәрге Рәсәйнең танылган мәдәния! үзәге була Аның «инородец» укытучылар семинариясендә, гимназияләрендә, университетында, шәһәрнең башка уку йортларында байтак халык вәкилләре белем ала. «Урыслар өчен Мәскәү нинди үзәк булган булса, урыстан тыш халыклар өчен Казан да шундый ук үзәк булды», дигән иде күренекле лингвист профессор Н Ф Катанов.
1847—1902 елларда болын һәм тау чирмешләре, удмурт, алтай, чуваш, башкорт, казакъ, калмык һ б халыкларның балалары өчен беренче әлифбалар шушы шәһәрдә дөнья күрә. Әлеге халыкларның язучылары, галимнәренең беренче әсәрләре, фәнни хезмәтләре Казанда басыла. Идел буенда яшәүче урыстан тыш халыклар, шул исәптән, марилар өчен беренче мәктәпләр Казанда архиерей йортында 1707 елда ачыла Танылган мари язучысы Йосиф Борисов үз вакытында архиерей мәктәбендә белем ала. 1732 елда архиерей мәктәбе руханилар семинариясе итеп үзгәртелә. Шушы дини уку йортында күренекле мари мәгърифәтчесе Гавриил Яковлев та белемен күтәрә. Аны 1906 елда беренче мари галиме, танылган телче, фольклорчы һәм этнограф В М. Васильев тәмамлаган. Соңга таба рухани семинария нигезендә рухани академия оеша. Мари телендә Казанда дөнья күргән «Әлифба һәм беренче уку китабы» (1907). «Башлангыч мәктәпнең 1 - II бүлекләренә мәсьәләләр җыентыгы» (1908) кебек күренекле хезмәтләр авторы, танылган мари әдәбиятчысы-мәгърифәтчесе. этнограф, филолог Павел Глезденев, удмурт галиме Сергей Мидовский һ.б анда белем ала.
1817 елда архиепископ Амвросий Казан академик идарәсенә мари алфавитын төзү һәм мари теле грамматикасын язу бурычын йөкли Бу мөһим эшкә А. Альбинский алына. Ул әлифбаны камилләштерүгә, мари теленең грамматикасын системалы итеп аңлатып бирүгә билгеле өлеш кертә 1837 елда аның «Черемисская грамматика» исемле китабы Казанда дөнья күрә
XIX йөзнең икенче яртысында Казанда миссионерлар җәмгыяте тырышлыгы белән мари мәктәпләре өчен И Кедровның «Упрощенный способ обучения чтению черемисских детей горного населения» (1867). Г. Яковлевның «Упрощенный способ обучения чтению черемисских детей лугового населения» (1870) һәм «Букварь для луговых черемис» (1873). И Удюрминскийнсң «Букварь для начального обучения черемисских детей русской грамоте» (1873), П Еруслановнын «Первоначальный учебник русского языка» (1892) һәм «Букварь для восточных черемис» (1892) дәреслекләре дөнья күрә
1864 елда Н. И Ильминский тарафыннан оештырылган Казанның үзәк керәшен-татар мәктәбе мари, чуваш, удмурт мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүгә билгеле өлеш кертә.
Идел буенда яшәүче урыстан тыш халыкларның мәгарифен үстерүдә, шул төбәк мәктәпләренең башлангыч класслары өчен укытучылар әзерләүдә 1872 елда ачылган Казан «инородец» укытучылар семинариясе зур роль уйный. Ул азчылык милләт халыклары өчен укытучылар әзерләү белән генә чикләнеп калмый, киң мәгънәдә белем һәм тәрбия бирү ысулларын эшләүгә кыйммәтле өлеш кертә. Монда егермедән артык милләт вәкилләре белем ала
И
Кырык жиде ел эшләү дәверендә (1872— 1919) бу уку йортын 1500 дән артык укучы тәмамлый. Алар арасында 243 татар. 179 чуваш. 128 мари. 110 мордва. 70 удмурт һ.б була.
Казан «инородец» укытучылар семинариясендә мари халкынын Петр Григорьев. Сергей Чавайн. Валериан Васильев. Павел Глезденев. Сергей Гаврилов. Гавриил Леонтьев Владимир Мухин. Илья Ломберский. Андрей Эшкинин. Аг- рипина Боброва. Михаил Веткин. Федор Егоров кебек уллары һәм кызлары белем ала.
Казан университеты төбәкнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында әһәмиятле роль уйный Октябрьгә кадәр һәм аннан сон Казан университетын мари В Васильев. Г Эвайн. чуваш И Яковлев, удмурт Ашалчи Оки. мордва М Евсевьев. В Хохряков һ. б. тәмамлый.
Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте тугандаш мари халкынын тарихын, рухи һәм матди тормышын, мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш кертте. Анын гыйльми язмаларында (ул 34 том булып донья күрде) марилар турында аеруча кыйммәтле фәнни тикшеренүләр басыла Мәсәлән. 1908 елдан җәмгыятьнең хакыйкый әгъзасы В М Васильевның «Бөре һәм Сарапул өязе чирмешләренең җырлары». «Чирмеш җырларының характеры һәм төзелеше турында». С. К Кузнецовның «Этнограф истәлекләреннән». «Чирмешләрнең женен азгынлыкка мөнәсәбәте». «Мариларның дини карашлары һәм гореф-гадәтләре» һ. б. заманында шактый игътибар казана.
1889 елда Казанда И Н. Смирновның «Чирмешләр» дигән хезмәте рус телендә дөнья күрә.
Мари халкының беренче училищелары, мәктәпләре ачылу Казан университеты һәм анын Н И Лобачевский. П С Кондырев. О М Ковалевский. Г И Солнцев кебек танылган галимнәренең актив эшчәнлегенә бәйләнгән
Тугандаш мари халкынын үзаңын үстерүдә, мари әдәбиятын тудыруда, педагогик фикерен баетуда Казанда 1907—1912 елларда чыгып килгән «Марла календарь» әһәмиятле роль уйный.
Совет властеның беренче көннәреннән алып Казан Идел-Урал буе тугандаш халыкларының фәнни-тикшеренү эшләрен үстерүдә, культура дәрәҗәләрен күтәрүдә тагын да күбрәк ярдәм күрсәтә башлый
1918 елның 12 24 февральләрендә Казанда мари халкынын милли съезды уздырыла Аннары монда бер-бер артлы төрле милли вакытлы матбугат барлыкка килә Татарстан АССР төзелү көннәрендә аларнын саны илледән артып китә, шуларның дүртесе марича басыла
Совет властеның беренче елларында Казанда һ б төбәкләрдә мари телендә «Войва ивер» («Cyi ыштан хәбәрләр» 1915 1917). «Ужара» («Тан». 1917 1918).
«Йошкар кече» («Кызыл кояш». Казан-Краснококшайск 1918 1931). «Йошкар
солтак» («Кызыл сугышчы», апрель-июнь 1919). гәзитләре һәм «Куралше» («Сабанчы» 1918). «У илыш» («Яна тормыш» Казан Мәскәү 1922 1927) журнал
лары дөнья күрә, аларга тау марилары шивәсендә басылган матбугатны да кушсак, күренеш тагын да тулылана төшәр. Бу вакытта Алабугада «Марий коммунист» (1919 елда редакторы Иван Ижболдин). «Тул» («Ут». 1920 1921)
гәзитләре чыгарыла Казанда урнашкан марн китап нәшриятында 1918 1919
елларда күренекле педагог, дәреслекләр авторы Николай Орлов эшли Бу елларда Казанда мари мәктәпләренә ярдәмгә байтак китаплар бастырып чыгарыла Алар арасында (. Гавриловның «Марийско-русский словарь» (1920). «Горнома- рийский-русский словарь» (1935). Н Никольскийнең «Основы инородческого просвещения» (1919) һ б китаплар да була
1920 елда Казанда мари мәгариф хезмәткәрләре съезды уздырыла Шул ук елда анда Татар коммунистик университеты һәм Көнчыгыш халыкларының югары олкә партия мәктәбе эшли башлый, соңгысында мари бүлеге дә була
Казан университеты каршында оештырылган дәүләт эшче факультетларының мари һәм удмурт бүлекләрендә эшләү өчен Н Никольский. Е. Емельянов. 11 Михеев И Яковлев кебек профессорлар, тәҗрибәле галимнәр чакырыла 1924 елда бу факультетның марн бүлегендә 30 кеше укый Алар арасында булачак язучы К Крылов (Александр Ток) архитектор А Суриков, киноактер һәм шагыйрь Кирил Иванов (Иван Кырля), инженерлар К Смирнов. А Бурков. В Смирнов. 1 Лебедев. Н Павловский. К Орлов, архитектор һәм педагог К Семенов га була Укучылар мари телендә спектакльләр куялар Университетның эшчеләр факультетыннан шәһәр советына беренче депутат игеп марн егете, элекке шахтер Зайцев сайлана
Эшче факультетта укучылар әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнәләр. Әдәби смотрлар, ярышлар оештыралар. Бервакыт укучыларга хезмәт халкы тормышыннан хикәя язарга кушыла. Хикәя өчен беренче бүләкне А. Ток. икенче бүләкне (ашханәдә ике атна буе төшке аш ашау) буларак татар язучысы Л Шамов ала. Туган теленнән тыш татар, башкорт, урыс телләрен дә яхшы белгән, Казандагы совет-партия мәктәбен тәмамлаган А. Ток соңрак «Татар халык авыз ижаты», «Татар халык җырлары» дигән җыентыклар төзеп, мари телендә бастырып чыгара.
1922 елның августында Казан югары халык мәгарифе институты Көнчыгыш педагогия институты исемен ала. 1925—1927 елларда монда өстәмә рәвештә мари теле һәм мәдәнияте, удмурт теле һәм мәдәнияте, чуваш теле һәм мәдәнияте бүлекләре оештырыла Мари мәдәнияте һәм халык мәгарифенең күренекле вәкилләре, В Мухин, О. Шабдар, О. Тыныш, О Сурикова, А Ельчибаев, К Четкарев, К Валитбасв һ. б Казан Көнчыгыш педагогия институтының мари теле һәм мәдәнияте бүлеген тәмамлыйлар. 1929- 1930 елларда бу югары уку йортында доцент вазифасын Г Г Кармазин башкара. В М Васильев, В Т Соколов кебек мари галимнәре, мордва галиме М Е. Евсевьев шулай ук бу институтта педагогик эшчәнлекләрен дәвам итәләр Бу уку йорты М Аюпова, И Ижболдин, И Болдырев, А. Айзенвард кебек сәләтле педагогларга белем бирә. Казан Көнчыгыш педагогия институтында укыганда, О Шабдар Татарстан республикасының 10 еллыгы исемендәге Казан педагогия техникумында мари теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта һәм ике ел дәвамында Казан университетында мари бүлеге студентлары белән дәресләр дә алып бара.
1930—1931 елларда милли бүлекләр базасында Йошкар-Ола. Ижевск һәм Чабаксар шәһәрләрендә мөстәкыйль педагогия институтлары оеша. М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институты базасында Мари политехник институты эшли башлый.
Кыскасы, тугандаш мари халкы мәдәнияте һәм халык мәгарифен үстерүгә актив өлеш керткән күренекле вәкилләрне Казан тәрбияләп җитештерә. Бу җәһәттән В. Васильев. В. Мухин, С. Чавайн, И Ключников-Палантай кебек зыялыларның тормыш юлы һәм иҗаты зур игътибарга лаеклы
В Васильевның бөтен аңлы тормышы Казан белән бәйле була. Казан Баш- кортстанның Яңавыл төбәгеннән килгән гади крестьян малаена университет белеме бирә, аның фәнни һәм педагогик эшчәнлеген үстерүгә булышлык итә. Ул җитмеш сигез еллык гомеренең егерме елдан артыгын Казанда үткәрә 1906 елда В Васильев мари телендә беренче «Марла календарь» төзи, мондый календарьлар җиде ел дәвамында даими дөнья күрә. Эчтәлеге, формасы белән ул Казанда татар телендә чыгып килгән К. Насыйринын календарьларына якын була. Без ныклы ышаныч белән әйтә алабыз: тугандаш татар халкының телен яхшы белгән В Васильев бу календарьлар белән дә таныш булгандыр Ул 1907 елдан Казан земство карамагындагы мәктәптә мари теле укытучысы булып эшли башлый. Туган һәм урыс телләре буенча төрле дәреслекләр, уку кулланмалары төзүдә актив катнаша.
Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте галимнең мари халкы этнографиясе мәсьәләләре буенча телдән һәм язма чыгышларына югары бәя бирә һәм 1908 елда аны үзенә әгъза буларак кабул итә. Бу мари галименең фәнни абруе үсүе, аның гыйльми-тикшеренү эшендә ирешкән хезмәтләрен югары бәяләү турында сөйли.
Ул 1918 елда Казан педагогия институты коллегиясе тарафыннан мари теле кафедрасы профессоры итеп сайлана. Совет властеның беренче елларында милләтләр халык комиссариаты каршындагы мари үзәк бүлегенең матбугат һәм мәдәният бүлекчәсендә мари телендә чыгучы басмалар редакторы булып эшли. В Васильев Идел-Урал буе халыклары мәгърифәтчеләре белән тыгыз бәйләнештә яши, аларның хезмәтләрен, әсәрләрен өйрәнә, бу эштә аңа җирле халыкларның телен яхшы белү зур ярдәм итә. Ул мари җырларын туплау, өйрәнү белән генә чикләнми, татар җырларын да көйләре белән бергә язып ала. аларны татар телендә төрле җыентыкларда бастырып чыгара.
В Васильев фәннең төрле тармакларына караган күп хезмәтләр яза һәм аларның шактые Казанда басылып чыга. Мәсәлән. 1906 елдан 1931 елга кадәр Казанда галимнең 50 ләп фәнни хезмәте, программа, дәреслек, методик кулланмалары дөнья күрә.
В Васильевның бай фәнни фикере, педагогик мирасы марилар өчен генә түгел, илебезнең башка тугандаш халыклары, шул исәптән, татарлар өчен дә кыйммәтле чыганак булып санала
Мари әдәбиятына нигез салучы Сергей Чавайннын тормыш юлы һәм иҗатын да Казаннан аерып булмый Беренче шигырен һәм хикәясен ул Казанда яза. монда анын беренче җыентыгы дөнья күрә Шулай итеп, беренче мари язма әсәренеп тууы да Казан белән бәйләнгән С. Чавайн Казанда 1904— 1908 һәм 1920— 1923 елларда яши. укый, иҗтимагый һәм иҗади хезмәт белән шөгыльләнә. «Дезертирлар» повестенда интернациональ полк военкомы, татар язучысы Шамил Усмановнын тулы канлы образын тудыра.
Мари профессионал музыкасына нигез салучы И Ключников-Палантай тормышы һәм иҗаты да Казаннан аерылгысыз Ул монда музыка училищесында укый, руханилар семинариясендә эшли. Казан документаль фильмнар студиясе композиторның якты истәлегенә багышлашан махсус фильм төшереп, җәмәгатьчелекне ифрат сөендерде
Беренче мари операсы «Акпатыр»ның авторы Э. Сапаев, беренче мари балеты «Урман легендасы»нын авторы А Луппов. музыка белгече. Н Седукин. күренекле мари галиме А. С. Петрушев һ б Казанда белем алдылар
Хәзерге вакытта Мари-эл республикасы композиторлар берле! ен татар музыкасын яхшы белүче, татар композиторлары, музыка белгечләре белән яхшы мөнәсәбәттә булган. Казан консерваториясен тәмамлаган композиторлар тәшкил итә. Татар һәм мари язучылары, педагоглары, тарихчылары арасында иҗади элемтәләрнең башлангычы революциягә кадәрге вакытлардан ук килә Күренекле татар галиме К Насыйрн үзенең хезмәтләрендә татар халкының мари халкы белән гасырлардан килгән дуслыгын чагылдыра 1900 елда галим-педагогның татар һәм мари халык әкиятләрен өйр&нүгә багышланган «Казан татарлары әкиятләре һәм аларны башка халыклар әкиятләре белән чагыштыру» дигән мәкаләсе басыла. К Насыйри танылган мари әдәбиятчысы-эгнографы Т. Семенов тәкъдим иткән әкиятләрдән файдалана «Известия Казанской епархии» дигән җыентыкта 1901 - 1904 елларда керәшен татары М Васильев тарафыннан мари халкының тормышына һәм көнкүрешенә багышлап язылган шактый гына очерк басыла. «Чирмешләрнең дини бәйрәмнәре». «Чирмеш масленицасы», «Чирмешләрнең язгы бәйрәмнәре» кебек .мәкаләләре бу яктан аеруча кызыклы
Мари сүз осталары Н Лекайн «Ата-бабалар җире». О Шабдар «Хатын-кыз язмышы». С. Чавайн «Мари ротасы». «Дезертирлар». Я Ялкайн «Шәһәр». «Алкар» дигән зур күләмле әсәрләрендә Татарстанга, татар халкына җылы мөнәсәбәтләрен белдерәләр.
Мари әдипләре тагар каләмдәшләрен һәрвакыт якын күрә «Хәсән Туфанга хат» (И Осмии). «Габдулла Тукайга». «Габдулла Тукай һәйкәле янында» (М Микай). «Габдулла Тукай». «Тукай Казанга кайта», «Тукайга кунакка». «Тукай исемендәге пароход» (М. Казаков). «Татар дустыма» (С Вишневский). «Фатх Кәримгә» (Г Мапсковский) әсәрләрендә бу дусларча мөнәсәбәтне бик ачык тоярга мөмкин. Я Ялкайн «Шәһәр» дигән әсәрендә Муса Җәлил образын иҗат итә.
Тагар язучылары да тугандаш мари халкы турында җылы фикерләр әйтәләр, анын күренекле вәкилләренә. Йошкар-Ола шәһәренә күп санлы матур әдәбият әсәрләрен багышлыйлар Бу яктан С Хәким, Г Бәширов. 3 Нури. С Шакир. Р Гәрәй иҗаты игътибарга аеруча лаек. Күрше мари халкы белән гомер буена аралашын яшәгән, анын тарихын, гореф-гадәтләрен, традициясен яхшы белгән С Хәким мари дусларына багышлап күп санлы шигырьләрен, мәкалә һәм истәлекләрен язып калдырды Анын «Кадерле почмак». «Юылган эзләр». «Мари кызы Улина». «Мари каргы Филипп». «Нәкъ салават күпере». «Тарлюк», «Өч өянке», «Күнелемнен яр!ысы». «Изге күршелек» кебек шигырьләре шул хакта ачык сөйлиләр Семен Вишневский Сибгат Хәкимгә багышлап язган «Халыклар туганнар» дигән шигирендә мариларның тагар шагыйренә булган җылы мөнәсәбәтен ачык чагылдыра 3. Нуриның «Чавайн чишмәсе», «Бәйрәмгә чакыру». С Шакирнын «Яраткан шагыйрем». «Йошкар-Ола яраткан шәһәрем». !’ Гәрәйнең «Безнең дуслык гасырларга саклансын» (мари егете Валентинга) кебек шигы-рьләре дә тугандаш мари халкына, анын күренекле улы Сергей Чавайнга тирән мәхәббәт белән сугарылган.
«Сот ы ел тарда калын гына ки ran булып мари халкының җырлары басылып чыкты Мин бу кигагигы дулкынланып һәм сокланып укыдым, дип язды татар әдәбияты лксака гы 1 омәр ага Бәширов Урман аша гына яшәүче шушы якын күршебезнең шундый бай һәм күңелләрнең нн нечкә кылларын чиертә торган шундый IHHI ьри хәзинәсен моңарчы белми йөрүемә хәтта уңайсызланып га куйдым Бу гаж.геп китаптан болыннарның чәчәк исе. нарат урманнарының сагыз
исе аңкып торадыр кебек. Алай гына да түгел, беренче карауга гади генә, беркатлы гына кебек күренгән бу җырларда мари халкының гасырлар буенча тупланган зирәк акылы, доньяның матурлыгын үзенчә күрә белүе көчле поэтик образларда күз алдына килеп баса. Шуннан чыгып мин лирик матурлыкны, сүзнең музыкаль яңгырашын яратучы һәр кешегә безнең мари дусларыбызнын шушы җырларын алып укырга киңәш итәр идем». (Г Бәширов. Бүген дә. иртәгә дә. Казан. 1974. 16- 17 битләр).
Татар-мари тарихы, мәдәни бәйләнешләрен өйрәнүгә мари һәм татар галимнәреннән М Гайнуллин. К. Сануков. Л. Арсланов. И Галкин. А. Луппов, Я Ханбиков. И. Иванов. М. Нигъмәтжанов. Ф Вәлиев. Н. Юзиев. Т Галиуллин кебек профессорлар. К Васин. П. Апакаев. Н Исанбаев. Э. Нигъмәтуллин. И Илалова. Р Әхмәтҗанов, Ф Гордеев. А Васинкин. А Китиков кебек фән кандидатлары зур өлеш керттеләр
Татар халкы Ким Васинны яраткан әдибе, халыклар дуслыгы җырчысы дип исәпли «Туган як тарихы һәм мәдәнияте» дигән курс буенча аның «Онар җирендә» дигән повесте, татар, урыс һ. б. милләт язучылары әсәрләре белән бергә. Татарстандагы урыс мәктәпләрендә дә яратып өйрәнелә. Танылган мари галиме, язучы Ким Кириллович горурланып дәү әнисенең әнисе Әтнә ягында туып үскән татар кызы булуы турында сөйли. «Минем каным составында татар каны да шактый бит Шуңадыр, ахрысы, татар халкы, аның бай мәдәнияте миңа туган халкым мәдәнияте кебек үк үз һәм якын», —ди әдип.
Без шулай ук профессор Леонид Арыслановка татар-мари халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт укыйбыз. Актаныш районындагы мари игенчесе гаиләсендә туып үскән галим хезмәт сөюе, тырышлыгы, тугандаш татар халкына, анын теленә булган тирән мәхәббәте нәтиҗәсендә илебездә кин танылган татар теле белгеченә әверелде.
Татар-мари театрлары арасында да иҗади багланышлар күп еллардан бирле килә. Татарстан театрлары, мәдәният йортлары сәхнәсендә мари драматурглары А. Волковның «Кызлар йөрәге». Н. Арбанның «Кара бүре» пьесалары нигезендә эшләнгән спектакльләрне татар тамашачылары бик яратып караган булсалар, татар драматурглары А Гыйләжевнең «Югалган бер көн». И Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә». Т Миңнуллиннын «Әлдермешгән Әлмәндәр». Р. Иш- моратованың «Тормыш юлында» пьесалары буенча эшләнгән спектакльләр дә мари тамашачылары күңеленә хуш килде
Күренекле галим, сәнгать фәннәре докторы Ф Вәлисвнең Татарстанда озак еллар дөнья күрә алмый яткан «Архитектурно-декоративное искусство казанских татар. Сельское жилище» (Йошкар-Ола. 1975). «Древнее и Средновековое искусство Среднего Поволжья» (Йошкар-Ола. 1975) монографияләрен бастырып чыгарганнары өчен мари җәмәгатьчелегенә рәхмәтебез бик күп.
Шәфкатьле Татарстан һәм Башкортстан туфрагы тугандаш мари халкына тугры хезмәт иткән һәм хезмәт итеп килүче алтмыштан артык галим, язучы, мәдәният хезмәткәрен тудырып үстерде Аларның күбесе татар һәм башкорт телләрен дә яхшы белә. Кайбер мари язучылары һәм журналистлары Татарстан, Башкортстан мәктәпләрендә укытты Шагыйрь Иван Осмин 1938 1940 елларда
Татарстанның Менделеевск районы Эльнет мәктәбендә мари теле һәм әдәбиятыннан сабак бирә Хезмәт герое Г Микай да заманында шушы мәктәптә эшли. Совет властеның баштагы елларында Әгерже районының Бим мәктәбендә М. Кузнецов. В Бельский. И. Ломберскийлар укыткан Йошкар-Олада гуып үскән күренекле лингвист В А Богородицкий эксперименталь фонетика буенча Казанда кабинет-лаборатория төзүгә, югары квалификацияле белгечләр хәзерләүгә зур көч куйды.
Татарстан һәм күрше Мари-ил республикаларында халык мәгарифе, фән һәм мәдәният зур үсеш юлын узды. Идел-Урал буенда яшәүче халыкларның, шул исәптән, татар һәм мариларның ерак гасырлардан килгән дуслыгы, үзара ярдәмләшеп яшәве яңа казанышларга ирешүнең мөһим шарты булып тора.
Фәнис ИСЛАМОВ, педагогия фәннәре кандидаты.