Логотип Казан Утлары
Публицистика

Р. ФӘХРЕТДИНЕВ ШӘҖӘРӘСЕ


алкыбызның күренекле фикер иясе Р. Фәхрегдиневнен шәхесенә кагылышлы һәрбер яңа мәгълүмат аны хөрмәт итүче кешеләрдә кызыксыну уята. Галимнең үзе язган шәҗәрәсе һәм бу шәҗәрәнең Нәҗип Фәхретдинен төзегән варианты «Казан утлары» журналында (1984. № 1 166— 168 бб.) дөнья күргән иде. Шуннан соң 10 ел вакыт үтте, инде менә әлеге шәҗәрәләргә кайбер ачыклык вә төзәтмә кертү мөмкинлеге дә туды.
Р Фәхретдинев шәҗәрәсендә Юлдаш бабай аерым урын тота. Шәҗәрәнең элек төзелгән вариантларында аның Шырдан (хәзерге Зеленодол районына кергән һәм Каюм Насыйри туган) авылыннан күчеп килүе хакында языла. Р Фәхретдинев ерак бабасының Кичүчат авылына кайчан күчеп утыруын телгә алмый, ә Н Фәхретдинев исә. бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, 1656—1657 еллар дип күрсәтә Архив (Русия борынгы актлар дәүләт архивы. 350 ф.. 2 тасв, 3801 с. б.. 1359—1360 бб.) чыганаклары исә Юлдаш картның хәзерге Әлмәт якларына күчеп килүе бер гасыр соңрак булганлыгын раслый. Мәскәүдә без өйрәнгән өченче ревизия (1762 ел) материаллары (шунда ук, 350 ф, 2 тасв., 3801 с. б., 1359 1360 бб.) Юлдаш Йшкәевкә 1762 елда 72 яшь тулганлыгын күрсәтә. Димәк, ул 1690 елда туган, ә 1656—1657 еллар турында сүз альт бару урынсыз.
Кичүчат авылы рәсми чыганакларда беркайчан да Юлдаш авылы дип йөртелмәгән Н Фәхрегдиневнен: «1918 елга кадәрле авылның чын исеме «Юлдаш» булып, кемдер Кичүчатына үзгәрттергәи».— дигән фикере дөреслеккә туры килеп бетми Кичүчат авылының бер өлеше Юлдаш урамы яисә очы дип йөртелүе бәхәссез, ә менә аның тулаем исеме элек тә шулай булган Н. Фәхрегдиневнен югарыда күрсәтелгән фикерен ревизия материаллары һәм статистик әдәбият кире кага
Юлдаш Ишкәев Кичүчат авылында 1747—1762 еллар арасында төпләнә. Документта 1747 елдан соң аның Керкәле авылыннан күчеп утыруы хакында әйтелә. Керкәлегә чаклы Кичүчагта да бераз яшәп алгандыр, бәлки, ләкин мона ачыклык кертә алырлык документлар юк.
Саф татар авылы Шырданнан күчеп килгән икән, Юлдаш бабайның татар икәнлеге болай да аңлашыла шикелле. Әмма документларга таянып фикеребезне бернинди шик калдырмаслык итеп әйтү зыян итмәс. Чөнки Башкортстан матбугаты битләрендә элегрәк күренгәләгән имеш-мимешләрнең тагын бер калкып чыгуы ихтимал Уфада кайберәүләрнең шушы юнәлешгә эзләнүләр алып баруын беләбез Монда типтәрләрнең башкорт кавеменнән чыкканлыгын «исбатлап» диссертация яклануын да искә алсак, мәсьәләнең гади түгел икәнлеге аңлашылыр. Кемнәрдер әнә шулай татар-башкорт арасына чөй кагарга тырыша. Кемдер безне тарихи дөреслектән читкә алып китеп буташтырырга маташа икән, көчле дәлилләр белән ялгыш фикерләрнең таралуына вакытында чик кую мөһим. Р. Фәхретдинев мирасы татар һәм башкорт халыкларының уртак хәзинәсе, бу зур шәхеснең милләте кем булуына карамастан, әлеге гаҗәеп байлыкны түкми-чәчми бергәләп һәм гадел өйрәнсәк, ике як та отар гына.
1762 елгы ревизия материалларында Юлдаш бабайның милләте күрсәтелмәсә дә, типтәр сословиесендә торганлыгы ачык чагыла «Типтәр»ләр турында тарихи язмалар күп. Дөррия Рамазанованын «Казан утлары»нда (1993, № 8) басылган «Урал буе татарлары: геле һәм әдәбияты» исемле зур күләмле мәкаләсен һәм Дамир Исхаковның аерым китап булып чыккан «Татары» (Яр Чаллы, 1993) хезмәтен аерым билгеләп үтәргә кирәк Авторларның икесе дә. архивлардан озак еллар дәвамында эзләнүләр алып барганнан соң, типтәрләр турында тарихи
Х
дөреслекне гулы чагылдыруга ирешкәннәр Шунлыктан, типтәр мәсьәләсенә аерым тукталып тормыйбыз Авторлар ачык раслаганча, типтәр сословиесе күп милләт вәкилләреннән (татар, мари, чуваш һ. б.) торган. Шулай ук башкорт сословиесенә дә башкорт, тагар һәм башка милләт вәкилләре кергәнлеген документлар раслый.
Юлдаш картнын һәм Кичүчат авылы халкының милләте татар, сословиесе типтәр була. Типтәрләр 1855 елда башкорт сословиесенә күчерелгәнлектән, авыл кешеләренә бирелгән рәсми документларда, сословиесен күз алдында тотып, «башкорт» дип яза башлыйлар Моны Р Фәхрстдиневкә 1906 елда бирелгән паспорт раслый.
Юлдаш Ишкәев яшәгән заман төбәктәге татарларның зур өлеше типгәр сословиесендә исәпләнгәннәр, шуның белән беррәттән. аларны. милләтен күз алдында тотып, татар дип йөртү традициясе 18 гасырда да яши. соңыннан исә сословие билгесе өстенлек ала. Моның шулай булганлыгын күп кенә документлар чагылдыра.
«Материалы по истории Башкирской АССР» (Том 4, кисәк 2 М . 1956 156 б ) исемле җыентыкның 1764 елга караган документында Кичүчат һәм шул тирәдәге башка авыллардагы «типтәрләр» милләтләре белән аталганнар, ягъни тагарлар дип күрсәтелгәннәр. Алар арасында Кичүчат авылыннан Юлдаш Ишкәев тә телгә алына
Юлдаш Ишкәев һәм аның документта теркәлгән авылдашы Исмәгыйль Киләев ярыйсы гына хәлле кешеләр булганнар Кичүчат авылы янындагы инештә һәрберсенең бер ташлы тегермәне эшләгән. 1762 елга чаклы Юлдаш картнын ниндидер бер дәрәҗәгә (староста, старшина һәм башкалар) дә ггя булуы мөмкин
1762 елгы ревизия вакытында Юлдаш Ишкәсвнсгг4 улы теркәлә Иң өлкәне Аккол (43 яшь), икенчесе Бикмәг (36 яшь), өченчесе Морадым (34 яшь), дүртенчесе Мөхәммәт (21 яшь) Аккол һәм Ьикмәт гаиләле, беренчесенең Рахманкол (17 яшь), икенчесенең Сөбханкол (17 яшь) исемле уллары була Бикмәт һәм Сөбханкол, соңгысының улы Сәйфетдин һәм оныгы Фәхретдиннәр аша шәҗәрә Ризаэтдиша барып тоташа
5 иче ревизия (1795 ел) материаллары Сөбханкол Бикмәтевнең Нәдер волостенда дәрәҗәле кеше типтәрләрнең 4 нче командасы старшинасы икәнлеген күрсәтә. Бәлки башка ревизия (6 10 ревизия) материалларында. Сөбханкогнып улы Сәйфетдин һәм оныгы Фәхретдин хакында да әһәмиятле мәгълүматлар бардыр, аларны барлау киләчәк эше.
Р Фәхрегдинев һәм Н Фәхретдиневләр гозегән шәҗәрәләрдә Юлдаш бабайның дүртенче улы Мөхәммәт телгә алынмый Аккол Биккол дип, Морадым Морад дип күрсәтелә Шәҗәрә гасырдан гасырга, телдән телгә күчеп килгәндә кайбер исемнәр онытылуы, яисә башкачарак формада әйтелә башлавы да мөмкин, шуңа күрә гаҗәпләнергә кирәкми
Р Фәхретдиневнен мирасын һәрьяклап өйрәнү сорала Кызганыч ки. бу эш өлегө үзагымына куелган Р Фәхрстдиневкә багышланган фәнни конфе ренңияләр оештырып һәм аның күпсанлы хезмәтләрен бастырып, бу ипкә киң колач бирәсе иде
Таһир КӘРИМОВ, тарих фәннәре кандидаты