Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛПАТЛЫК

Өлкән яшьтә иде ул Шулай да аны һич кенә дә карт, дин әйтергә тел әйләнми. Туксан дүртенче сәнәсендә i итүенә карамастан. тормышны сабыйларча ярата. алда! ы елларга өмет-ниятләре турында дәртләнеп сөйли ул. Үзем күреп белгән кешеләрдән кемгәдер охшатам мин аны Кемьяһүдләрнен мәшһүр Виктор Шкловскиена бик тә тартым ул ике замандаш та эре гәүдәле, тик Шкловский аңардан буйга бераз кайтышрак Икесенең дә башлары бик зур Тормыш дигәнең бу башларны уйлар дәрьясына күп манчыган, бу башлар үзләре дә дөньяны уйлар дәрьясына сш коендырган. Тавышлары да ох-шаш мәйдан тоткан ике замандашның Хәзер до, оңгәмәләрсбсзнен язмаларын кабат тыңлаганда да. мин аның калын тавышына рәхәтләнеп сокланам бу тавышта калтырауның нәни тирбәлеше агаеның тулы бер гасыр чамасы яшәвен Бакый Идрис угьлы Урманче ул Россия Федерациясенең халык рәссамы. Татарстанның Тукай бүләге иясе Табигать аңа сәләтне өеп биргән Ул скульптор. рәссам. I рафик, сәхнә бизәүче, архитектор Болары аның югары биеклекләргә менгән, тур бүләкләр һәм мактаулы исемнәр белән билгеләнгән ижаты өлкәләре Сүз җаеннан шуны да әйтик, җәмәгатьчелек фикере буенча, аның олы-олпат хезмәте әлегә бнк тә саран бәяләнде Чонки ул революция турындагы уйдырмаларны күкләргә чөюче һәм Татарстанның нык үскән социализмга атылып керүен мактаучы картиналар ясауда катнашмады Шундый бнк зур һәм чамасыз тупас карыша тарның берсен хәзер дә хәтерлим әле алда маршал Грсчконын могтәбәр фш урасы, ул урындагы шулай ук олы гәүдәле эшлеклегә чиратта!ы байракны тапшыра. Ә тирә-яктагылар дәррәү кубып кул чабалар йөзләре күркәм, күңелләре нечкәрүдән күзләреннән яшь агарга тора Хәзер бу картина кайда икән? һәм мондый соцрсалнзмның һәр квадрат метры безнең юмарт казнабыз! а күпмегә төште икән? Аны үз кадерен генә кайгыртучы. алырга мөмкин булган бүләкләрнең инде барысын ла эләктергән кешеләр ясавын искәртсәк, моңа тотылган чыгымның чамасызльнын чамалавы кыен булмас Андый- ларга эчтәлек, гаделлек дигән төшенчәләр ят, аларта ясарга гына булсын Власть башында торучы кайбер агайларның үг исемнәрен мәңгеләштерергә омтылышлары да шундый картиналар әвә гәнүгә этәргеч иде Үз кадерен генә кайгыртучы һәр җитәкче агай, flo әлеге сыман картинада горур сурәтләнеп, яки. кем әйтмешли. ашагып иялөштерелгән берәве тарафыннан китап яздырып, ин киме бер ялт айдан портретын ясатгырып. тарихта эз калдырырга кызып-дәртләнеп теләде. Мина менә мондый хәл турында сөйләгәннәр иде Түрәләр кәнәфиендә генә утырырга күнеккән бер ханым, иртән ишеге төбенә килеп туктаган «Волга»га чыгып утырыр алдыннан, кунак бүлмәсендәге үз портретына мөкиббән китеп карый икән. Анда ул, дөрес, бөтен буена түгел, ә бил тиңентен генә сурәтләнгән, әмма кулында җитәкче булуның бер билгесе—телефон төребкәсе бар икән! Үзенә күрә аутотренинг, көн буена җитәрлек кодрәт җанга салынды ягъни
Ә Бакый ага куштанланмады. Аңа мондый эшләрне тәкъдим дә итмәделәр. Чөнки чын рәссамның карашы, ясалма ялтыравыкны үтәли ярып, тирәнг ә-еракка җитә Ышанасың икән — мондый эш тапшыра калсаң, горур кыяфәтле ат айның рухи бушлыгын һәм тәрбиясезлеген күрүе бик тә ихтимал Бакый Урманченың. Рәсем сәнгатендә моңа мисаллар шактый. Әйтик, испан сарае даирәсе тормышыннан алып ясалган мәшһүр картиналарны искә төшерү дә җитәдер. Халык Бакый Урманченың тиңе булмаган шәхес икәнлеген үзе исән чагында ук таныды. Хәер, исеме үк «Кем соң ул?» дигән сорауга урын калдырмый торган кешеләр гомер-гомергә булган һәм киләчәктә дә булачак. Әгәр фамилиядәшләр турында сүз бармаса, Жуковның, Тукайның. Чайковский- ның, Репинның, мәсәлән, кем булуын аңлатып торасы юк Бакый Урманче, дигәндә дә шул ук хәл. Иң киме - Иделдән Тянь-Шань тавы тармакларына хәтле арада аның кемлеге турында, дәрәҗәле исеме булу-булмавы турында, академияләргә сайлануы-сайланмавы турында сорашмыйлар. Бакый Урманче шул җитә! Ә татарлар, башкортлар, казакълар, үзбәкләр, уйгырлар, бу исемне ишеткәч, сәнгати образлар тезмәсен күз алдына җәһәт китерәләр. Әмма Бакый Урманче фаҗигале «төньяк циклы»н да эченә алган тулы бер шигърият дөньясы да, мөстәкыйль фәлсәфә дә. музыка белән һәм аның җаны — халык җырлары белән мавыгу да бит әле. Шулай ук аның публицистикасына, Шәрыкның күп халыклары мәдәниятен тирәнтен үзләштерүенә тиешле бәя - югары бәя бирергә хаклыбыз, һәм бу бик тә зарур. Боларга анын фарсы, гарәп, торек телләрен белүен дә, инглизчә һәм французча сүзлексез укый алуын да кертик.
Урманченын әсәрләре Казан, Ташкент, Алма-Ата, Мәскәү музейларына һәм галереяларына куелган, анын әсәрләре поселок һәм шәһәрләр урамнарын һәм мәйданнарын, театрларны һәм мәдәният сарайларын бизи. Анын тиңдәшсез әсәрләре дә бар. Балхаш бакыр эретү комбинаты комплексындагы архитектура әсәрләре, скулыпуралары, һәр тагар ксшесенен күнел түренә урнашкан боек Тукайнын Кырлайдагы тарихн-әдәби музей-заповеднигы бизәлеше, мәсәлән, шундыйлардан.
Бакый аганы матбугат та таныды. Аның туксан еллыгы уңаеннан уздырылган фәнни конференция материаллары буенча, Казанда хәзерге заман өчен һавалырак һәм сәеррәк исемдә — «Октябрь тудырган сәнгать» («Искусство, рожденное Октябрем») дигән исемдә мәкаләләр җыентыгы чыгарылды. Анда күп кенә кызыклы материаллар китерелә, аерым алганда, рәссам турында Татарстанда гына да җитмештән артык хезмәт-мәкалә басылуы турында әйтелә Шул китапта ук искәртелгәнчә. юбиляр үзе дә утызга якын мәкалә язган икән. Бу мәкаләләрнең тематик колачы 1аягь киң егерменче еллар уртасында татар җәмәгатьчелеге өчен көн кадагында саналган телне реформалаштыру проблемаларыннан алып Казандагы борынгылык истәлекләренең эшләнү-төзелү вакытын күрсәтүгә һәм архитектура даһие Корбюзье иҗатын дәртле бәяләүгә хәтле сүз бара аларда. Мәкаләләр арасында сынлы сәнгатьне үстерү, замандаш рәссамнары иҗаты, рәсем сәнгатенең музыка белән бәйләнеше турындагылары да бар. Сүз жаеннан Бакый Урманче белән күренекле татар музыканты Нәҗип Җиһанов арасында ихлас һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булуын да әйтик
Шулай да минем ул чакта мәдәниятебез аксакалы янына баруым аны кабат күрү һәм аның сәнгатьнең серле дөньясы турында тәфсилле һәм кырт борылышлар ясап сөйләвен тыңлау өчен генә түгел иде. Урманченың тормышында һәм иҗади биографиясендә табышмак сыйфатындагы моментлар шактый иде. Ул чакта болар турында тәгаен әйтеп бетерелмәде, аның язмышының кайбер чуалчыкларын томанга төрергә тырышыла иде. Бу очракта менә мондый хәлне мисал итик. Урманченын беренче татар скульпторларыннан булган М Байкиевка багышланган мәкаләсе 1929 елда басыла, ә чираттагы зур мәкаләсе 1960 елда гына чыга. Утыз ел буена «тел йотарга» нигә «ант эчкән» сон ул? Алай дисәң, иҗади хезмәтләре исемлегендә утыз бишенче елда һәм аннан соңрак язылганнары да теркәлгән бит. Ә аның үзе турында Татарстан матбугатында алтмышынчы еллар уртасында гына языла башлый
Хәер, укучыны кызыксындыру максатыннан, читләтеп йөреп, төрле төеннәр төйнәү кирәкмәстер. Героебызның үз холкьшча, турыдан сөйлик.
АКЫЙ ИДРИС УГЬЛЫ УРМАНЧЕ егерменче елларда «солтангалиев- челек»тә (бу политик каһәр татар һәм башкорт халыкларының берничә буыны өстендә янап торды) гаепләнеп юк ителгән яки рухи көче бетерелгән татар зыялыларының менә дигән кавеменең безнең көннәргәчә исән калган бердәнбер вәкиледер, күрәсең. Ул —гарәп графикасын бетерү уңаеннан Сталинга һәм партия өлкә комитетына 1927 елда сиксән ике татар зыялысы исеменнән җибәрелгән хатка имза куючылардан реабилитациягә чаклы яшәгән бердәнбер кеше Аның имзасы илле бишенче булып тора — «Ирекле рәссам Бакый Урман- че». Бу хат татар мәдәниятен аның борынгылыгына балта чабудан, тарихи тамырларын оныттырудан саклап калу өчен кыю омтылыш иде Барлык халыкларның рухи мәдәниятләре интернациональ бердәмлеген, хәтта аларның тулысы- нча кушылуын зарыгып, ярсып көтүчеләргә, моны революцион кысу юлы белән хәл итүчеләргә каршы саллы ору иде ул. Хат Галимҗан Ибраһимовнын латинлаштыруга һәм бу эшкә җитәкчелек итүчеләрнең «морзалыгы»на каршы соңгы алышуы белән бер үк вакытка туры килде Г. Ибраһимов төгәл билгеләгәнчә, нәкъ менә «морзалык», ягъни руслашкан кайбер морзаларның туган телне һәм мәдәниятне онытуы бик күпләрне борчый иде. Әлеге сиксән ике партиясез зыялы һәм читкә һич тайпылмас коммунист Галимҗан Ибраһимов латинлаштыруның юлда әле туктап кына алу. ә юлның ахырында кириллица булачагын алдан сизәләр. Хикмәт моның кайчан эшләнәчәгендә генә иде. Шул чакта ук инде «Нигә тартып-сузып торырга, сразы рус алфавитына күчәргә кирәк!»— дип тамак ертучылар да булды. Хәзер— мәгълүматлары чамалы, әмма митингларда өлгерлек күрсәтүче, «манкорт» сүзен еш кушып сөйләүче кайбер эшлеклеләр татар мәдәниятен яклауда үзләрен юл яручылар итеп санаган чакта тарихыбызның бу фаҗигале сәхифәсен искә төшерү зыян итмәс. Теге заманда бу кыю зыялыларга үлем җәзасы янавын онытмыйк Аларнын батырлыгын танып, якты истәлекләренә башларыбызны иик
Бакый Урманче. югарыда әйтелгән хатка кул куйганы өчен, дәһшәтле «СЛОН»да (Соловецкий лагерь особого назначения) чиге юк кебек тоелган дүрт елын уздыра. Аның эзе дә калмый торган «лагерь тузанымна әйләнүе бик тә ихтимал иде. Хәтта шулай булган очракта да (гефү-тефү!) Урманчега татар мәдәниятен саклаудагы хезмәтләре талантлы һәм өметле рәссам, сәнгать беле- мен-мөгарифен оештыручы булып тарихка керергә җитәр иде Бәхеткә каршы, язмышы башкача булды Мантыйкка нигезләнеп аңлатырга тырышсаң да. монда җай килү очраг ы зуррак урын тотуын танымыйча мөмкин түгел Классик анализ методы һәм партиялелек принцибы монда көчсез булып кала
Ә Бакый Урманчега. чыннан да. күп гапкыр җай килеп тора, кем әйтмешли, аның өстенә имәннең чикләвеклссе еш ава 1928 елның җәендә, мәсәлән. Казан художество училищесы остаханәсендә эшкә мавыгып кунып калуының да файдасы тия аңа Казанга эш белән килгән күптәнге танышы, хәтта дусты Мирсәет Солтангалиев белән очрашмыйча кала ул. Солтангалиев исә Сталинның «автономияләп! герү». дөресрәге, халыкларны сегрегацияләү планына каршы торучыларның иң көчлеләреннән санала. Бу чакта партиядән чыгарылган Солтангалиев сәяси тормыштан читкә кагылган була. Шушы килүендә Мирсәет. Урманчелар белән очрашырга теләп. Бакыйның квартирасына да керә. (Күп кенә артистлар һәм рәссамнар яшәгән бу йорт Островский урамы башында була, хәзер ул йорт сүтелгән). Бакыйның энесе Һади Шәрык халыклары Коммунистик университетында Мирсәет Солтангалиевнең лекцияләрен тыңлаган була, укытучысының күп фикерләре белән килешә ул. Әйе. Мирсәет белән Һади очрашалар һәм төн буе сөйләшеп утыралар Солташалиевнең исә һәр адымы органнар тарафыннан теркәлеп барыла, һәм шымчынын белдермәсендә, «икесе дә өйдән иртән сәгать сигездә чыктылар», дип күрсәтелә Бакыйга бу очрашу турында әйтмиләр Моны ул дүрт елдан соң гына, «җәһәннәм үк булмаган жирләр»дән әйләнеп кайткач кына, ссңлссс әйтүеннән белә.
ГЕРМЕНЧЕ еллар уртасына Урманче сәнгать серләрен эзлекле һәм тәфсилле үзләштерергә өлгерә. Моңа ирешүдә Югары художество-техник институтта укуы. Казан художество училищесында бөек рус рәссамы Фегпин белән аралашуы аеруча ярдәм итә һәм. ул 1928 елда ук татарнын төпле Профессиональ белемле зур рәссамы булып санала
Б
Е
Шулай да, бу чор турында сөйләүдән элгәре, анын тормыш юлы башына әйләнеп кайтыйк әле. Чөнки нәкъ менә шул чишмә башы аның гажәеп-искиткеч язмышында күп нәрсәне аңлатырга нигез була. Аннары аның тормышының бу вакыты турында әйтеп бетермәүләрдән һәм яшереп калдырулардан тукылган пәрдәне күтәрү дә тиешле. Күптән түгел генә кешенең ышанычлы булуы аның пролетар-крестьян чыгышы белән билгеләнә иде. мондый затны изгелек каймасы үзеннән-үзе ураткан итеп санала иде Әгәр аның ата-анасын Ходай Тәгалә башка сыйныфтан яки катламнан яраткан булса, бу зат зур һәм файдалы эшләр башкарса да, аның чыгышын сөйләүдән тел йотылды. Мондый хәл үзәктән читтә хәтта көчлерәк тә иде. 1989 елда чыккан китапта да, мәсәлән. Бакый Урманче авыл укытучысы гаиләсендә туган, дип раслана. Аның әтисенең бер хезмәтен- һөнәрен истә тотканда, бу, бәлки, шулайдыр. Ләкин Идрис Урманченың Сембер губернасындагы Буа өязенең кечкенә бер авылында дин хезмәтчесе булуын әйтүнең һич тә ояты-гөнаһысы юк Хезмәттә һәм бәйрәмнәрдә татарлар, руслар, чуашлар бердәм булган бу төбәк халык тануына ирешкән җәмәгать эшлек- леләрен һәм мәдәният осталарын күп бирде
Бакый Урманче үзенең остаханәсендә.
Сүз җаеннан шунысын да әйтик. Хәзер без диннең дә. дин хезмәтчеләренең дә җәмгыятьтә ят-чит ор булмавына акрынлап күнегәбез, руханиларның дин тотарга өндәүләренә, гыйбадәт кылучыларның күбәюенә гаҗәпләнмибез. Күптән түгел генә бит әле «мәчет», «мулла» сүзләрен колакка ят яңгырата идек Нәкъ менә гыйбадәтханәләр кешеләрдә югары әхлак тәрбияләвен оныта идек. Диннең уңай көч-кодрәте татар авылларында аеруча сизелде. Уналтынчы гасырда дәүләтчелеген югалткан, димәк, милли белем бирүне җайлау мөмкинлеген югалткан халыкка дин тугры хезмәт итте, дини мәктәпләр һәм мәдрәсәләр белемлелек- гыйлемлек һәм мәдәният формалаштыруда үзәк урынны тоттылар һәм бу изге эштә муллаларның өлеше бигрәк тә зур булды.
Идрис мулла булачак гаилә башлыкларының нәкъ менә остазы булган, аларга хәреф танытып. Коръән өйрәтеп белем биргән, тормыш итү кагыйдәләрен үзләштерергә булышкан. Ә укырга өйрәнгән яшьләр. Коръәнне кат-кат укудан тыш, башка китаплар белән дә кызыксыналар. 1905 елгы революциядән соң. татарча уннарча газета-журналлар чыга башлый. Оренбургта бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр чыгарган, танылган әдәбиятчылар һәм фикер ияләре Риза Фәхретдин һәм Фатих Кәрими мөхәррирлек иткән «Вакыт» һәм «Шура» бигрәк тә киң таныла. Татар вакытлы матбугаты үзәктән ерактагы авылларга да барып җитә «Шура» журналын Идрис хәзрәт тә алдыра. Әйе. Бакыйга иҗади сәләт чаткыларын үстерүгә уңай шартлар була Кызыклы шәхесләр белән дә еш
очраша ул. Шулармын берсе турында Бакый ага елмаеп искә алган иде: «Безнен авыл сабан туена әтинең дусты. Буа мәдрәсәсе шәкерте Һади килгәч, авыл әзмәверләренең, бу шәкерт барлык бирнәне дә алачак, батыр да калачак, дип йөзләре кара яна иде». (Булачак күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласига табигать биреп тә күрсәткән сон—ул баһадир гәүдәле була, һәм 1937 елда тикшерүче! ә. сорау алу беркетмәсенә: «Атласов хәлен җуеп егылды», дип язар өчен, яман да нык тырышырга туры килгәндер...)
Тирә-юньне сурәтләү белән Бакый бик яшь. ж кызыксына башлый. Бә.жн. мона, дип искә алды ул бер очрашуда. Коръән сүзләрен оста каләм белән гарәп хәрефләрендә керештерен-бизәкләп язы.п ан шамаилләрнен дә тәэсире булгандыр, аларны һәрконне күреп юрасын, алар һәр өйдә бар иде бит. Сүз у наеннан әйткәндә, шамаилләрю Бакый ага юмере буе битараф булмады, аларны соңгы көннәренәчә язды. Шуларнын берсе миндә дә бар. Анда гарәпчә керештереп язунын чиксез борылма-бо! елешләрендә—оеганын нәфис каллиграфиясендә хор омтылышы сизелеп юра.
Ә маэстроның үз тормышында дин нинди урын тотты сон? Бакый Урманче бик гә диндар кеше иде Аның диндарлыгы турында соңгы ун елларда рәссам белән бергә гомер иткән, ижат кешесснен рухиятен әйбәт аңлаучы һәм үзе дә сәнгатьне белүче Флера ханым да дәлилләп сөйли. Әмма аның динлелеге. соңгы сәгатенәчә Исламның төп боерык-күрсәгмәләрен төгәл тотса да. тыныч иде. йоланы риялы үтәүдә түгел иде. уйлап-нитеп тормыйча фанатиклыкка бирелү түгел иде. Ул берәүгә дә динне көчләп тагарга тырышмады, дишә һәркем, язган булса. Хак Тәгалә ихтыяры белән килә, дип санады Дин мәсьәләләрендә анын даими әңгәмәдәше, гаять үзенчәлекле карашлы һәм сугышчан тыелгысызлыктан читтә торучы Зәки хәзрәт булыр иде
QOQ ЕЛНЫҢ җәйге төнендә өендә кем кунып китүен Бакыйның белмичә
V £ О калуын әйткән идек инде Шушы вакытлардан сон. фаҗигале вакыйгалар котырына башлый, алар Урманчега да саллы итеп бәреләләр Бу вакыйгаларны ике яктан килеп карыйк Беренчесе рәссамның боларга карашы. икенчесе архивтагы яшерелгән мәгълүматлар.
Егерменче еллар ахырында сәяси хәлнең милли мәсьәләдә чагылышын күз алдына китерү өчен, икенчесеннән башлыйк. Сталин конкурентларын хәзергә әле сәяси яктан гына юк итә бара, милли кадрларга да сакланып сугарга ниятли, моны Исламга яңа һөҗүм белән бергә алып барырга була, һәм ул. егерменче еллар башында! ы кебек, татарларны беренче нәүбәттә күз унында тота. Татарлар арасында гражданнар сугышыннан ук Шәрыкта бөтендөнья революциясенең алдынгы отряды булу башта татарларга бирелгән чактан ук партиянен югары даирәләре белән якыннан элемтәдә торучы эшлеклсләр шактый була. Бу рольне хуп күреп, татар функңиоисрлары Урга Азияне советлаштыруда күп хезмәт куйдылар Дөрес, аларны тиздән властьның югары кәнәфиләреннән селтәп ыргыта башладылар калганын төп халык түрәләре хәл итәргә тиеш иде инде
Ахыр килеп. Сталин һәм аның тарафдарлары тоташтан күмәкләштерү башлау алдыннан милли кадрларга карата куркуга салырлык сәяси акция кулланырга булалар Кырым Үзәк Башкарма Комитеты башлыгы В Ибраһимовка оештырылган хөкем һәм аны 1927 елда ату көтелгән нәтиҗәне бирмәве дә истә тотыла Милли кадрлар арасында илдәге хәлгә карата канәгатьсезлек көчәя бара 1928 ел ахырында 1929 ел башында татар, башкорт һәм кырым-татар эшлек- лсләрен һәм зыялыларын күпләп кулга алулар башлана Бу хәрәкәтне сәяси якган формалаштыру һәм аңа җитәкчелек итү ОГПУның фактик башлыгы I енрнх Яг одага (Менжинский еш авырый) һәм Емельян Ярославский™ йөкләнә Шул ук вакытта. Сталин инициативасы буенча. Политбюрода мөселманнарның активлыгына юл куймау турындагы мәсьәлә берничә тапкыр тикшерелә. Әлеге хәлләр бу акциягә зур әһәмият бирелүен раслый Ә егерменче еллар башында шәхси мәктәпләрдә динне өйрәнү рөхсәт ителгән була. Хәзер исә чираттагы чикләүләр куела, мәдрәсәләр ачу тыела Башка диннәргә карата да тыю чаралары күрелә
Инде Бакый аганы тыңлыйк. Аның сөйловен магнитофон тасмасына язып алган идем.
«Минем миемә килделәр. Бармаклары белән генә ымладылар, мои га чык ягъни. Шәп аг җигелгән гаранiаска угырггылар. (Рәссам, онытылып китеп, шул
1
хәлне уйнаган кебек: «Читтән караганда, бу матур бушандыр,— дип әйтеп куйды.— Яхшы ат ипле генә юырта. ә тарантаска җайлап утырган ике егет тыныч кына әңгәмә корып баралар). Оемә алып кайттылар. Тентү ясадылар, рәсмилек өчендер, күршедә яшәүче артистка Арапованы пүнәтәй итеп чакырдылар. Моннан соңгы юл билгеле инде — ул «Кара күл»гә, эчке төрмәгә илтә».
Бакыйны анда озак тотмыйлар, сорау да алмыйлар. Дөрес, аны бер тапкыр ОГПУның мондагы түрәсе Дмитрий Кандыбин янына алып керәләр, әмма бертөрле дә сорау бирмиләр һәм аны тиздән Мәскәүгә җибәрәләр. Бер шаг ыйрь белән бергә алып баралар Бакыйны. Алар сөйләшмиләр диярлек — бер-берсен- нән. сер алу өчен юлдаш ителгәндер, дип шикләнәләр Соңыннан, инде Солов- кига китерелгәч, алар бу хәлне көлеп искә төшерәләр
Урманчены Бутырка төрмәсенең гомуми камерасына ябалар. Монда аның танышлары да шактый икән Берничә ай үтеп китә. Бакый, кулга алынуының сәбәбе төрек илчелегендә эшләүче танышым Шәфиевтән әйбәт буяулар табып бирүен соравым булгандыр, дип уйлый. «Моны, бәлки, контрабанда белән бәйлиләрдер, —дип баш вата ул,— чит илдән яшереп кертелгән товар алырга җыенуда гаепле саныйлардыр, бәлки?»
Мин Урманче турындагы документларны үзем күрдем. Хәл җитдирәк һәм куркынычрак була Яшь рәссамнан, энесе Һади белән бергә, Солтангалиевчеләр- нең Казандагы яшерен группасында торган, дип шикләнәләр. Сиксән ике кеше хатында аның имзасы булуын да искә төшерәләр Әлеге хат исә бу вакытка инде контрреволюцион документ булып санала. Дөрес, имза салучылар 1928 — 1929 елларда, хаттан ваз кичүләрен әйтеп, газеталарда тәүбә итәләр (әмма ки бу тәүбә итүне, дошманның үз теләкләрен яшерергә тырышуы, дип бәялиләр) Урманче исә газетада тәүбә итми, ул, керсез рәвештә, миңа тәкъдим итмәделәр бит, ди.
Бакый Урманче (утырган, сулдан икенче) шәкертләре һәм дуслары арасында (1928 ел). Аның сул ягында — язучы Мирсәй Әмир.
Ә Бутырка төрмәсендә татар кешеләре ишәя бара Казанда Мәхмүт Бөдәйли һәм Мидхәт Борындыков Солтангалиевчеләрнең «күзләре» итеп бәяләнәләр. Югыйсә алар сәяси эшчәнлекләрен күптән ташлаган, инде хуҗалык эшләрендә эре җитәкче урыннарда булалар. Ләкин алар электә үзенчәлекле һәм зур эшлек- леләр бит Бөдәйли —әдәбиятчы. Урта Азиядә дәүләт органнарының күренекле эшлеклесе. Монда ул «Красный Восток» политпоезды составында килә. Ә бу поездны аннан соң Коминтернның Шәрык бүлеген җитәкләгән Георгий Сәфәров алып бара Юлга чыгар алдыннан Бөдәйлинс. Г. Сәфәров һәм А Балабанова
белән бергә. Ленин кабул итә. Г Сәфәров РСФСРның Хәрәзмдәге илчесе вазифасын (бу вазифа үзе сәеррәк, әлбәттә) үти. М Борындыков исә Мирсәет Солтангалисвнең туганы Ул бригада комиссары, аннары Наркомнацта Сталиннын шәхси секретаре Татарстан республикасының Мәгариф комиссары булып эшли. Аларны, 1923 елда Солтангалиевне кулга алганнан сон. аны яклаганнары өчен, сәяси мәйданнан читләштерәләр Алты елдан сон аларны да кулга алалар Кискен һәм үткен сүзгә хирес Мәхмүт Бөдәйли Бутыркага эләгүен күрше камерада! ыларт а бик гажәеп ысул белән җиткерә Бакый ага бу хакта менә болай исенә төшергән иде «Иртән камерадан тизәк-сидекне чыгару өчен ишек ачылгач, коридордан кинәт көчле тавыш ишетелде: «Ә Бөдәйли кайда монда? Аны монда китергәннәр, дигәннәр иде бит. » Бу исә Мәхмүтнең үз тавышы иде» Бераздан алар очрашалар Башта камерада, аннары Солов- кида.
ИЗДӘН, документларга караганда, татар эшлеклеләре өстеннән төп процесс өчен «фигурантлар» сайлап алына Шуның белән беррәттән, хөкем итмичә генә, сигез елга хәтле җәза бирү хокукы булган Махсус киңәшмә аша үткәрү өчен, ун-унбиш кешелек төркемнәр оештырыла. Бу киңәшмә «Милли фирка»да торуда 1аепләнүче кырым татарлары зыялылары, шулай ук Баку мусаватчылары («Тигезлек») эшен аерым хәл итә. Ягода һәм Ярославский имза куйган «Солтангалиевчеләр эше»нен йомгаклау документында «заговор»нын киң таралган булуы турында әйтелсә дә һәм «Шахта эшс»нә охшаш процесска әзерлек башлар: а тәкъдим ителсә дә. сәяси инстанцияләр, беренче чиратта Сталин үзе. зур тавыш күтәрмәскә карар итәләр.
Ниндидер сәбәпләр аркасында, процесс, хәтта ябык рәвештә дә. булмыйча кала. Бәлки, оператив ысул белән тупланган материаллар бик тә «ясалма» тоелгандыр, ә бәлки, бүтән сәяси сәбәпләр табылгандыр Ничек кенә булса да, «Солтангалиевчеләр эше» буенча кулга алынучыларның барысын да ОГПУ коллегиясе аша үткәрәләр Ә ул чакта бу коллегиянең гаепләнүчеләргә үлем җәзасы бирү хокукы да була Җитмеш алты кешедән (берсе тикшерү барганда үлә) егерме бер кешене бу исәптә Солтангалиев. Мохтаров, Мансуров. Фирдәвес бар атарга хөкем итәләр, калганнарын төрле срокларга тоткынлыкка ябалар Мансуроиның хатыны Р А Сәгый говада (хәзер инде ул вафат) иренең Бутырканың үлемгә хөкем ителгәннәр камерасыннан язган хатлары саклана иде. Ул гаделлек онытылмаячагына һәм исән калачагына ышануы турында яза. Беренче ай үлем җәзасы үтәлүен көткәннән соң (рухи яктан тәмам сындыру максаг ы беләкдер. күрәсең), аларнын барысына да, БҮБКның Калинин кул куйган карары нигезендә, үлем җәзасы ул чакта ин зур срок булган ун ел лагерьда тоту белән алыштырыла
РМАНЧЕНЫҢ истәлекләреннән аңлашылганча. ОГПУ 1930 ел башында jr ук инде аның белән кызыксынмый башлый Бу исә ана уңай килү өстенә «чикләвекле имәннең чира гтаг ысы аву» дип бәяләнергә мөмкин Ни әйтсәң дә, үл икенче дәрәҗәдәге терән. сәясәтче түгел, «Солтангалиевчеләр заговорымның киң таралган булуын күрсәтергә тырышу өчен генә исемлеккә кертелгән булгандыр Гаҗәпкә каршы, хөкем карары бик тә гадәти игълан ителә Аны Өметҗан Алмаевка чакыралар, ул үзе моны, сорау алыргадыр, дип уйлый (Алмаев исә 1928 елда. Айзенберг. Дьяков һәм Болдаев белән берлектә, «милләтчеләр» процессын әзерләүгә турыдан-г уры җитәкчелек итә Монарчы ул Татарстанның беренче хөкүмәте әгъзасы, республика хәрби комиссары була, аннары ЧКнын үзәк органнарына эшкә җибәрелә ОГПУнын шәрык бүлегендә эшли. Солтангалиевне җентекле тикшерүдә якыннан катнаша ГБ лейтенанты Ә Алмаев, «сул милләтчеләрнең контрреволюцион оешмасында катнашкан өчен». 1937 елның 14 июнендә купа алына һәм. НКВДнын һәм прокуратураның махсус комиссиясе күрсәтмәсе буенча. 20 сентябрьдә атыла Ул 1956 елда реабилитаци- яләнә) Алмаев һәм Урманче 1919 елдан ук таныш булалар һәм берара үзләрен дуслар игеп гә саныйлар УрманчсныН. кайчан сорау ала башлыйсыг инде, дип кызыксынуына каршы Алмаев, ип белән кызыксынмаганрак кыяфәттә, хәзер инде бер нәрсә гә кирәкми. ди һәм документа* кул куюын сорый Бу исә хөкем карары була Биш сл. Очрашу азагында Алмаев, монын бик җинсл җәза икәнлеген Искәртеп, ют аягына кофе яки чәй эчәргә тәкъдим игә Урманче
Т
— Кофе.- ди. һәм Бутыркада булуы турында сөйләвем тәмамлап:— Ул вакытлар өчен башка да китермәгән эчемлек бит.— дип ихластан әйтеп куя Бакый ага.
Гомумән, утызынчы еллар башында үзенең афәтле маҗаралары һәм эшне кем алып баруы, үзләрен кем «саклавы» турында сөйләгәндә, Урманче ачуын кабартмый иде. «Алар үз эшләрен эшләделәр, мин үз эшемне».—диде ул. Бәлки, вакыт дигәнең кискен бәяне йомшарткандыр, ә бәлки. «Солтангалиевчеләр эше»нә мөнәсәбәтле тоткыннарның барысы да 1937 - 1938 елларда җәзалап үтерелгән булуы да моңа тәэсир иткәндер. Урманче тикшерү камераларында һәм төрмәләрдә соңыннанра^хөкем сөргән «әкәмәтләр»гә кагылмады. Законны тотарга тырышкан булу 1936 елгача сакланды бит әле.
1989 ел ахырындагы сөйләшүләр язмасыннан тагын өземтәләр китерик.
«Соловкша жнбәрәселәрен әйпеләр. Озак алып бардылар. Әмма башта ук туры Соловкнга җиткермәделәр. Кемь исемле күчерү лагере бар иде, шунын «Разноволокн» дигән лагпунктында ел чамасы торгыздылар».
Шушы пунктта ул Татарстан хөкүмәтенең элеккеге башльп ы һәм аның урынбасары Гасыйм Мансуров һәм Кашаф Мохтаров белән очраша. Алар үлем җәзасыннан котылып калган булалар Ул чакта яңадан тәрбияләү идеясен тормышка ашыру уе була, тоткыннар партиягә чын күңелдән туг рылыкларын намуслы хезмәтләре белән исбат итәргә тиешләр ягъни; аларнын баш миләрен шәпләп торып «юу» өчен күп санда мәдәни-гәрбия учреждениеләре ачыла. Соловки яңадан тәрбияләүнең төрле үрнәкләрен сынау буенча үзенә күрә полигон ролен үти Анда тоткыннар катнашында хәтта махсус журнал да чыгарыла.
Миңа әтинең дусты Мәхмүт Бөдәйли белән берничә тапкыр очрашырга туры килгән иде. Аның Соловки турында тәфсилле бизәкләп сөйләүләре Урманче сөйләгәннәр белән туры килә. «Первая жертва генсека» исемле китабымда беренче тапкыр басылган фоторәсемдә дә алар бергә: лагпунктның «Перековка» стена газетасы редколлегиясе әгъзалары Бөдәйли, Мансуров, Борындыков һәм рәссам Урманче.
Бакый Урманче утрауларга килеп эләккәндә, анда «солтангалиевчеләр» шактый җыелган була инде Аларнын кайберләре инде җәнлек үрчетү фермаларында һәм суүсемнәрдән агар-агар (әче полисахаридлар катнашмасы) табу лабораториясендә эшлиләр. Сүз уңаеннан, бу лабораториядә мәшһүр Флоренский да бераз вакыт эшләп ала. Бакый ага, анын белән аралашу-арала- шмавым ту рында төгәл әйтә алмыйм, диде. Кайберәү.гәрдән аермалы буларак, ул истәлекләрендә төгәл һәм таләпчән иде. Еш кына ул:
— Монысын анык кына әйтә алмыйм,—дип кырт кисә иде.
Партизаннар хәрәкәтендә күренекле разведчик һәм язучы Петр Верши- гора тупланган мәгълүматларны бервакыт өч төргә бүлгән иде: «фараз кылам», «егетләр әйтә» һәм «үзем күрдем» Ә минем әңгәмәдәшем «үзем
күрдем»гә таяна иде.
һәм тагын Урманче тавышы.
«Соловки турындагы иң әйбәт ха-тирәләрем — Мяг-островта балык тотуым турында. Шулай ук Гасыйм Мансуровный мине үз урынына ак һәм кара- көрән төлкеләр үрчетү фермасына лаборант итеп урнаштыруы турында Аның үзен материкка күчерделәр, ә аннары Мәскәү — Идел каналын төзергә җибәргәннәр» Монда режим үтә кырыс булмый, һәм Урманче. бик үк яшермичә, төньяк табигате күренешләрен, төрле рәсемнәр, портретлар ясый. Боларны ул лагерьда исән-имин саклый, азат ителгәндә сак аша да алып чьпа, әмма иректә аларны югалта. Тәмам хәлдән тайган рәссамнын Канаш тирәсендә зур юл кәрҗннен урлыйлар, ә кадерләп сак-.iai ан рәсемнәре шунда була. Бакый ага иҗатында бу темага кабат әйләнеп кайтмый, зур югалту турында безнең соңгырак әңгәмәлә-
Бакый Урманче (сулда/ Нәҗип Җиһанов һәм Габдулла Шамуков белән
ребездә дә искә алырга теләмәде. Ләкин бу югалтуны бик авыр кичерүе сизелә иде. Ә Сояовкида у г ыруы турындагы шигырьләре сакланган Нечкә лирика белән сугарылган бу цик лда, иректән мәхрүм ителү турында тамак ертып ярсымыйча, язмышка һәм җәберләүчеләргә каһәр уку ап-аермачык 1931 елда Мяг-островта язылган шигырьләреннән берничә юлны мисал итеп китерик
Салкын диңгез Ялгыз утрау
Черегән чыршы вә каеннар Мүк арасы Күңелемдә кайнар уйлар, сүнгән нурлар Уйлап утырам бу карангы алачыкнын корымланган почмагында.
Килер бер вакыт, дим өметләнәм мин. без шул фаҗигале заманның ихлас шигъри таныкламасын Татарстанның ике дәүләт телендә дә. шәт. укый алырбыз. lOQ*! ЕЛДА «Солтангалиевчеләр»нсн кайберләренен язмышы яхшы якка 1 беркадәр үзгәрә башлый. Өлкән яшьтә һәм сәламәтлеге какшау булу
сәбәпле, һ. Атласины азат итәләр Туберкулез авыруы көчәйгәч һәм Үзәк Комитетка берничә хат язганнан соң. Солтангалиевне чыгаралар (Күп кенә татар тоткыннары, үз башларына төшкән җәфаларда аны гаепле санап, ана сагаеп карыйлар) Җәзаны җиңелрәк режимы кичерү өчен. Борындыков һәм Бөдойлине материкка җибәрәләр, группаның икенчел дәрәҗәдәге кайбер әгъзаларын азат ук итәләр Әмма бу хәл. соңыннан күренгәнчә, озак дәвам итми Соловкида лидерлардан Мохтарон. Енбаев. Фирдәвес, яшьләрдән Һади Урманчс һәм тагын берничә кеше кала 1937 елда. Ежовның чиксез әкәмәтләре вакытында, аларның барысын да шунда атып үтерәләр Бакый Урманчс энесенең язмышы турында почта аша ана җибәргән җылы киемнәре кире кайткач төшенә
1933 елда рәссам үзе дә Казанга кайта. Ләкин монда да хәл катлаулы була. Бакый электә! е якын танышларының да үзенә кырын карауларын сизә. Элеккеге политзек булу келәймәсе кешеләрне үз һөнәре буенча эшләүдән тыя. Шул ук Һади Ат лаен, укыту эшенә у рнашыр) a Kai-Kai тырышып караса да. теләгенә ирешә алмый, һәм ул ОГПУг а. йә эшкә керер) ә булышыгыз, яки кире у тыр>ыг ыз, дин мөрәҗә) ать итәртә мәҗбүр була. Ана эш бирәләр, ләкин үз белгечлеге буенча түгел Ул да шулай ук: «Шул үзе инде бу. мөгаен, аны тагын алып китәрләр!" ди юн сага юл ы чыш-пыш ларны еш ише ы һәм бу сүзләр, кызганычка каршы, дөреслеккә чыга
Бакый Урманчены да үз юллары көт.) Яраткан Казахыннан китәргә мәҗбүр була ул. Мәскәүдә. ә аннары, сөрелгәч. Урта Азиядә эшли Алтмышынчы еллар башында Казанга тагын кайга һәм аның тормышында һәм иҗатында яна чор башлана. Әмма монысы инде тәфсилле аерым мәкалә язуны таләп итә
Бакый ага арабыздан күнгән түгел кигте. Нәҗип Җиһанов га вафат булды Аларның язмышлар).! төрле, һәркайсы үз кырында ит ен икте Ләкин һич икеләнмичә шуны әйтергә тиешбез алар икесе дә егерменче гасырда татарлар арасыннан сент агь өлкәсендә зур талантлар Бәлки, алар кемнәргәдер комачау да кылт аннардыр. Аларны үзләре янында мактап та. үзләре IOI ында көнләшеп, усал яманлаучылар да булгандыр Ләкин аларның татар халкының талантлы шәхесләре булулары бәхәссез*
Бакый Урманченың җәм)ыягьнен рухи юрмышында ют кан урынын чыпчыклап бәяләү өчен, күпмедер вакыт узуы кирәкчер. күрсен. Канчаюа беркатлы уйлап: «Бакый Урманчс — татарның Коненковы!»- шләр. Бездә гасырлар) а сузылган «икенче сортлылык» һәм «ятимлек» чире бар инде ул. ча)ыш)ыруыбыт белән тел кемгәдер ялагайланырга )ырышабыз. Солтангалиев— «мөселман Троцкие». Сәгыйдуллнн «татар Бухарины» янәсе... Ә бит бу шәхесләр башкалардан күчереп төшерелгән р.эсем дә. аларның копиясе )ә түзел. Алар ү зләре бар! һәм Бакый Урманчс бетнең мәдәниятебезнең мөстәкыйль һәм бик зур күренеше, олы вакыйгасы. Шулай булгач, аның ядкарен саклау һәм одна) МАЛЫН. )аны» лаеклы зурлау буенча җитди һәм төпле эшләр башкарылыр) а тиеш. Хәзер)ә нсә бу ипләр һич I ә кан.н а) ьләнерлек түгел.