ХАН ОНЫГЫ ХАНСӨЯР


27
аксин каласын ж и цел генә алып. Сүбәдәй баһадир сарайда угыра иде инде, аның янына атылып чаптар егете килеп керде Килеп керде дә баһадирның аягына төште
Баһадир, атакаем. Күлкән угланны болгарлар әсир иттеләр. Углан алыша да алмады, уктан яраланган иде
Бу «сөенчене» ки1ергән кишектингә Сүбәдәй камчы белән сыдырып җибәрим дигән иде. тыелып калды.
Югал күз алдымнан! дип кычкырды ул кишектиненә Әмма теге чыгып китә башлагач кычкырды Тукта! Кишектин коты алынып, баһадир!а таба борылды Котбый меңбашка әйт. угланны жир астыннан булса да табып алып кайтсын. Баһадир әмере, диген
Баш өсте, баһадир
Сүбәдәй камчы сабы белән, чыгып кит. дип ишеккә күрсәтте. Болай да ишеккә җитәр-җитмәс туктап калган чаптар егет, гиз үк чыгып китте. Шуннан соң гына сукыр күзен каплаган чүпрәген рәтләде һәм Акбикәгә утырырга урын күрсә! ге Чибәр вә горур иде бикә, ул ияген чоя төшеп, баһадир күрсәткән түмәргә таба узды, утырды, туры Сүбәдәй!ә карады
«Горур, тәкәббер, мәһабәт, гүзәл», дигән фикер!ә килде Сүбәдәй. Барысы белән якынлык кылмаса да. ул бик күп хатын күрде, ләкин бикә кебек тәкәббер хатынны беренче күрүе иде әле. Әйтерсең, ул Сүбәдәйгә килмәгән, ә Сүбәдәй аңа килгән «Тик бит инде сарай ла. кала да Сүбәдәйнеке. бикә жаным». диясе килде корыч баһадирның Әмма әйтмәде, бикә чынлап та сокланырлык иде. Горур халыктан курыкмаса да. аларны хөрмәт итә иде Сүбәдәй Хәер. Чыңгыз хан да шундый иде Аз тына үзенә тиң кеше белән очраштымы, аның белән тегене тин күреп сөйләшер иде. гәрчә соңыннан күбесенең башын кистерсә дә. Ә углан тур
Ахыры Башы журналыбызның 3 нчс санында
С
хата кылган, нигә кирәк булды икән аңа далага чыгу?. Кем кушкан. Шундук исенә төште: үзе орышка барабыз, син миңа һич югы «уп куелган бер ат алып кайт, димәдеме? Диде ич!
Бикә, көттерүем өчен гафу итегез. Мин сезне аңламыйм, бикә, нигә безнең белән орышмадыгыз? Дөрес, капкаларны да ачмадыгыз, орышмадыгыз да?
— Без сезне мөселманнар дип белдек, баһадир Изге ки ran i a. «Кылычлы икс мөселман очрашып сугыша башласалар һәм шунда берсе икенчесен үтерсә, үптергәннең дә. үлгәннең дә урыны җәһәннәмдә булыр», диелгән.
— Тик бит мин мөселман түгел, бикә.
— Мөселман булмасаң, мөселман кылганны кыл. баһадир, урының җәннәттә булыр.
Сүбәдәй ишекьяры торучы кишектиненә ияк какты, теге килеп бикәне алып чыгып китте. Сүбәдәй баһадир урыныннан купты, арлы-бирле йөренергә кереште. Гадәтләнмәгән идс ул ошбу зур бүлмәләргә, күркәм җиһазларга, аяк астындагы җем-җем иткән келәмнәргә. Аның гомере юртада узды һәм ул үзен юртада т ына гыныч сизә иде. шуның өчен юрта җыючы кишектиннәрен дәште һәм йорт уртасына юртасын куярга кушты. Юрта әзер булгач, шунда кереп, мендәренә кырын төште һәм шундук йокыга китте.
28
ртыкны, нә кысталса да. юргадан чыгармый башладылар. Бу хәлгә ул шикләнә калды. Эчтә утырган кишектингә. тышка чыгасым бар. дисә дә. тегенең бер дә исе китмәде, әйтерсең, аңа да әйтмиләр иле. Артык башта кычкырды, ахыр түзәр әмәле калмагач, беләк юанлык хибесханә таякларын тарткаларга кереште. Инде анда да сакчы кымшанмагач, аяк астындагы комны казый башлады. Тик сакчы шунда да аның ягына борылып карамады. . Магулларда тимер юк хәлендә, ләкин арканны сүс катыштырып, кылдан үрәләр, киртәләрне каен агачыннан әзерлиләр. Кояшта кипкән каен агачы гәмам чуенга әверелә, аны хәтта тиз генә кисеп тә булмый. Хибссханәнең киртәләре каеннан иде. һәр киртә чи каеш белән бәйләнгән чәйнәп тә әзен булмый. Тышта төн иде инде. Артык казыды да казыды. Юрта эчендәге кишекгин әллә түшенә ияген кадап йоклый, әллә юри шулай удыра. Шулчак тышкы якта ыгы-зыгы купты, кишектин башын күтәрде, бертын гаҗәпсенеп. Артыкка карап торды. Артык пи кылырга белми читлекне селкетергә тотынды. Ләкин читлекне казыклар белән кагып, ныгытып куйганнар икән Кишектин бертын утырды да. ни бар икән дип булса кирәк, чыгып китте. Ул да түгел, кире әйләнеп керде һәм юрганы бер итеп нәрсәдер эзли башлады. Менә ул читлек янына килде, читлек т аягына тотынды. Мизгел эчендә Артык аның кулыннан эләктереп алды һәм кишектиннең кулын ике киртә арасыннан тартып алды. Кишекгин аһылдый-ухылдый башлады, әмма кычкырмады. Ул ничек тә кулын кире тартып алмакчы итте, әмма Артыкта көч-гайрәт мондаен икс кишектин-гә җитәрлек иде.
- Чиш ишек бавын, чыгар мине, —диде Артык теш арасыннан ысылдап.— Тиз. югыйсә кулың сындырам.
Кишектин йөзен чытты, авызын ачып кычкырмак итте, әмма аваз чыкмады. Аргык кулны бора, каера башлады
Чиш ишек бавын!
Кишектин чарасыз калудан булса кирәк, авызын ачты, киселгән телен күрсәтте.
Чиш ишек бавын, мин сине үзем белән алып китәм. Балда-майда йөздерермен.
А
Кишекгин башын чайкады, әмма икенче мәлдә инде ишек бавын чишә башлады Чиште. Артык атылып читлектән чыкты һәм кишектинне бәреп екты, өстенә менеп кулларын артка бәйләде, өстенә киез ташлады. Ишеккә таба кузгалган иде. кире борылып килде, кишектиннен билендәге кылычын, хәнҗәрен алды. Тыш га шау-шу киләләр, кемнедер куалар иде. Артык кылычны биленә такты, ишекъяры эленеп торган садакны. җәяне алды, япма чүпрәкне ачып, тышка күз салды Ишекъяры бер сакчы йөри, ары таба һични күренми караңгы. Садакны иңе аша элде, җәяне дә. арканны биленә такты, сөяп куйган сөңгене кулына алды. Артык сак кына тышка а глады, сакчы борылгач кына, аның аркасына сөңге белән кадады Кишекгин аһ итте дә берьякка ауды Ыстанда ыгы-зыгы, тавыш эленеп юра. Ун адымнар чамасында киртәгә бәйләнгән иярле ат Артык ашыкмый I ына шунда таба атлады, чөнки ай яктысы якты, аны танулары бар иде. Ат янында кеше бар икән, ул атның тышавын чишеп маташа. Артык киерелеп, аның муенына кылыч белән сыдырды Баш өзелеп берьякка тәгәрәп ки1ге. Артык ат тышавын кылыч белән генә кисте дә күз ачын йомганчы сикереп атка атланды һәм сабыр гына, әмма атын тигез юырттырып, иләү читенә юнәлде. Ыстан хәрәкәттә иде. мондый чакта кемнең кай тарафка, ни өчен баруын исәпкә алучы юк. гәрчә кагыйдә буенча һәр упбаш. һәр йөзбаш. һәр меңбаш үз сугышчыларының кайда булуын, ни ипләп йөрүен белергә тиеш булса да Тик бу кагыйдә төн чирү өчен генә гамәлдә иде. Аны саклаучы кишекгин trap барчасыннан да бүрекләре белән аерылып торалар иде Аргык сакчы бүреген кимәгәнгә үкенеп куйды Гадәттә, ыстанны боҗрага алып сакчылар гора иде. бүген алар никтер күренмәделәр. Бу боҗрала торучы сакчыга тап булсаң, кайсы меңбашка. йөзбашка. унбашка каравың турында әйтергә тиешсен. Аллага шөкер, боҗрада сакчылар юк. димәк, ыстан күчәргә җыена күчәләр, дип уйлады Артык, атын куалап, далага чыгын сызды.
Әйдә, гулнарым. алдыр, алдыр. Коткара күр. Мине коткарсаң, хәлвә ашатып кына югармын үзеңне.
Кемдер аңа кычкырды, кемдер гуктатмакчы итте. Алай да иң читтә сакчылар бар икән, гәрчә дала башланса да. Аргык чак кына унга алды, таллар арасына шылды. Туктады, аттан төште, тынып калды, бары тик йөрәге генә гамагына җигеп ката иде.
Ат тоягы тавышлары ишетелде, талларга җиткәч, туктадылар.
һәм бераз караша лап тордылар да китеп бардылар Алар күздәй язгач. Артык таллар арасыннан чыкты да атына атланды
29
-w-V- ртән уянуга. Сүбәдәй баһадир бавырчысыннан каз каны сорады Д/И Җы тымса канны ул йотлыга-йотлыга эчте, аннары кул аркасы бс тән авызын сөртте дә ишекъяры торган кишектиненә җансак- чысы Чакайны чакырырга кушты. Теге килеп кергәч, аңа урын күрсәтте Сөйлә.
Угланны таптык, баһадирым Ун болгар саклый иде
Углан кайда?
Биредә, сарайда.
Нигә аны баштан ук шулай дип әйтмисен! Сүбәдәй каплы кул аркасын итек кунычына сөртә-сөртә сикереп торды, ишеккә юнәл- и- Ярасы гурмы?
Исәп кал гы. сон тәшә. .Авыр, мәгәр сөй тәшә Янында табиб белән бер кыг Бездә әсир булган кыз
Сүбәдәй әйләнеп карады, туктады.
А т ы ипчек ’ Сөмбелме?
Бс тмәлем, баһадирым
Баһадир сарайга ашыкты, ике баскыч аша сикерә-сикерә болдырга менде, каерып тышкы ишекне ачты, эчкәре узды, ишекъяры торган сакчы аңа кызлар бүлмәсен күрсәтте. Керә-керүгә түргә узды. Түрдә исә кыз ятагында углан Күлкәй ята иде, күзләре йомык, йөзе ап-ак. Уң кулына угланның бармагын тотып табиб утыра, сул кулында—әсир кыз Сөмбел. Сүбәдәй углан янына килде, маңгаена кулын куеп карады. Угланның маңгае ут яна иде.
— Табиб, ул исән калырмы?
— Ул исән калды инде, баһадир. Хәзер йоклый, тавышланмасагыз иде. Юл буе ыңгырашып кайтты.
— Якшы,— диде Сүбәдәй һәм ишеккә таба кузгалды, әмма чыгып барганда туктады. Сөмбелгә карап торды.— Кызны күз карасы кебек саклагыз! Углан үлсә, мин аның да башын кисәм.
Юртасына кайткач, ул меңбаш Котбыйны чакыртты, теге килеп кергәч, каршысыннан урын күрсәтте.
— Безгә, мөгаллимем, Бачман баһадирга илчеләр җибәрергә кирәк. Бирелсен. Бирелсә, мин аны кичерәм.
— Бирелмәсә. баһадир?
— Бирелмәсә. орышабыз. Далага чыгып орышабыз. Калада мин сугыша белмим. Инде мин аны әсир итәм, тотам икән — тиресен туныйм. Ул баһадир минем канымны күп кайнатты.
Шулчак юртага баһадирның чаптар егете килеп керде.
— Баһадир, ыстан күчкәндә Болгар тупчысы качкан. Бер сакчыны тончыктырып үтергән, икенчесенең башын чапкан.
— Тупчыны сакларга әпәне кем куйды?
— Углан, баһадир.
— Бар кит. күземнән югал. Тукта! Тукта!—дип кинәт бакырып җибәрде Сүбәдәй.
Такай чаптар кире әйләнеп керде.
— Углан егетләренә әйт. ул тупчыны таш астыннан булса да табып, минем каршыма алып килсеннәр. Меңбаш анда Бүртә бит?
— Баш өсте, баһадир. Җиткерермен.
Әйт үзләренә, тапмасагыз — баһадир ат коерыгына тактырачак, диең. Искәрдең!
— Искәрдем, баһадир.
Чаптары чыгып киткәч, Сүбәдәй әйтте:
— Хәер, нигә миңа ул тупчы? Бачманны җиңгәч, ул аларны үзе үк миңа китереп бирәчәк. Шулаймы, меңбаш?
Шулай, баһадир, шулай. Угланның хәле ничек, баһадир?
Шәптән түгел, ләкин табиб, аякка басачак, диде.
— Син аңа, баһадирым, бик каты бәрелмә инде. Егерме егете кырда ятып кала, үзе яралана. Каланы тупсыз да алдык бит әле.
Сүбәдәй бертын дәшми торды. Мөгаллим хаклы иде. нигә ул хәтле чәбәләнергә? Иң мөһиме — бала исән. Терелер.
— Табиб каян соң, мин сорамадым да?
— Бачман баһадирның табибы ул.
Сүбәдәй баһадир кишектине аша елгыр йөзбаш Җүзәкәйне чакырырга кушты. Җүзәкәй килеп кергәч, ул аңа әйтте:
— Углан кишектиннәре кулыннан Болгар атлы тупчы кача. Ул миңа исән килеш кирәк, елгыр Җүзәкәй. Иртәгә монда акчачыларым, йортчыларым, йомышчыларым, урын җәючеләрем, асыл кишектиннәрем килеп җитәр. Мин аларны барысын да калага урнаштырырмын. Котбый меңбаш. син базарбашларны, алыпсатарларын күр һәм әйт. Сүбәдәй баһадир каладагы тәүге тәртипләрне бозмай, һәммәсе ничек булган, шулай калыр, дип әйтеп әйтте, диген.
- Мин китимме, баһадир?—диде елгыр Җүзәкәй.
— Син аны җир астыннан булса да эзләп тап. йөзбаш. Юкса..
Юк. әйтмәде тел очына килгән сүзен. Әмерен үтәмәгән кешеләрне Сүбәдәй нәкъ Чыңгыз хан кебек җәзалады: көрәштереп билен сындыртты. Ләкин көрәшеп бил сындыручы Җүзәкәй йөзбаш үзе иде. Шуңа тыелып калды Сүбәдәй. Ул белә иде. Җүзәкәй кебек елгыр вә житез магул юк Җүзәкәй елан янында елан, үрмәкүч янында үрмәкүч, чаян янында чаян, юлбарыс янында юлбарыска әверелә ала. Сүбәдәй кишектиннәре арасында иң елгыр, ин хәйләкәр, иң житез яугир егетләр йөзбаш Җүзәкәй егетләре. Бу йөзбаш һәм аның яугир егетләре турында төрле имеш-мимешләр йөри Имеш, алар ырымчылар, сихерчеләр, тылсымга ия кешеләр Алар белән бәйләнгәнче, бәйләнмәгәнең мен артык. Аларның кайберләре күз буа. хәнжәр йота, ут каба Җүзәкәй йөзбаш яугирләреннән хәтта меңбашлар ла куркалар, төтәнбашлар да хәтта а.тарга бәйләнүдән саклана. Тегеләр үзләре дә үз дәрәҗәләрен белеп яшиләр һәрхәлдә, башка яугирләргә караганда балда-майда йөзәләр иде. Сүбәдәй баһадир ошбу йөзбашка бик сирәк әмер бирә, гадәттә алар ял итәләр Ә инде әмер алдылармы, җиренә ЖИ1 керен үтәмичә тынмыйлар. Шунын өчен Бүртә йөзбаш артыннан Җүзәкәйне җибәргән иде Сүбәдәй. Ул белә иде. әгәр дә мәгәр Бүртә йөзбаш аның әмерен теге йә бу сәбәп чыгып үти алмаса. Җүзәкәй башкарып чыгачак. Орыш кырында исә Җүзәкәй егетләре гел Сүбәдәй тирәсендә булдылар. Алар Сүбәдәй баһадирның гомерен саклау өчен дошман yi ына үз күкрәкләрен куярга да күп сорамыйлар иде. Сүбәдәй баһадир Җүзәкәй яугирләренә мул түли, чөнки аның гомерен генә сакламыйлар, данын да саклыйлар иде
Угланның бачманлыларга әсир төшүе, яралануы Сүбәдәйнен канын кайнатты, ачуын китерде Нинди шартларда, ничек бачманлыларга тап була углан9 Ул белмәде. Ләкин угланны коткарган кишектингә бүләген кызганмас Каланы алды, углан табылды, куанасы-кинәнәсе иде. әллә нигә күңел төшенке. Чөнки Бачман баһадир белән орыш булмады әле. Гаскәре исән, көчле, куәтле, тупчыларын да саклап калды һич булмас димә, иртәгә үк калага һөҗүм итүе дә бар. Бачман баһадирның кылыч йөзен Сүбәдәй ике тапкыр татыды инде, орыш кырыннан кача торган сугышчы түгел. Бачманны ул алдады, хәзер хәбәр ирешкәндер инде Сүбәдәй калада, бикәсе аның кулында. Шуннан соң нә кылыр баһадир9 Башын ташка орырга җигешеп, калага һөҗүм итәрме, жай көтәрме? Иртәгә үк калага һожүм итсә яман, Сүбәдәй рухи яктан әзер түгел, әле төн ыстан да килеп җитмәгән. ә менә бер-ике көн сабыр итсә. Сүбәдәй үзе далага чыгар. Орышыр. Орыш хәтәр булыр. Сүбәдәй бу хак га белә иде Каласын хәйлә белән кулына төшергән өчен Бачман баһадирның Сүбәдәй белән күзгә-күз килеп сугышасы килер Зарар юк. Сүбәдәй баһадир куркып калмас орышыр Орышыр һәм җиңәр Хәзер исә ничек тә каланы сакларга, юртачылар кереп бетүгә, капкаларны ябарга һәм ышанычлы сакчылар куярга. Шуннан аңа кала иясен җиңәсе һәм биредән куасы Гына калачак Бачман баһадирның әсир гөшкән гаскәрләрен Сүбәдәй һәр унбашка берәм-берәм бүлеп бирәчәк Бу өлкәдә аның тәҗрибәсе бар Тугыз арасына килеп тләккән әсир егет бик тиз сына һәм тегеләрдән калмаска тырыша Дөрес, кайбер әсирләр арасында качып китәргә маташучылар да булгалады. ләкин андыйларны тоткан хәлдә Сүбәдәй бар-часы күз алдында үзе үк кылычтан уздырды Гыйбрәт өчен һәм шуннан соң укбашларга таратылган әсирләр күндәмләнеп калырлар иде
Хәле арулана башлагач. Сүбәдәй белер әле углан бачманлыларга личекләр әсир төште икән9 Аннары Бачман габибе. теге чибәр кыз каян килен аның янындалар?.. Нәрсә ди бит әле ул кыз. имеш. Карлыгачны, угланы Ташбайны белә. Искитмәле хәл. Юк. моны тизрәк ачыкларга кирәк, чөнки ары таба болан яшәве мөмкин түгел Аның кайчандыр огегепләр яраткан һәм әле дә бәгырен телгәләп, хәтергә төшеп юрган Кар гыгачны. угланы Ташбайны күрәсе килә һәм бу хәлдә ана Тәңресе
булышыр. Әле булса күз алдында: Сөябел аны яуга җибәрмәс өчен алдына тезләнде, ялынды, ялварды, оялтты, янады, куркытты. Янәсе, яуга китә икән, ул угланы Тайчинны алып, күрше иләүгә китеп барачак. Сүбәдәй бер сүз дә әйтмәде, әйтер чамасы калмаган иде. Түзәргә булды, сабыр итте. Чөнки белә иде, Сөябел холкын күрсәтә, аны ничек тә алып калмакчы итә, ә Сүбәдәйне әллә нигә Болгар ягы тарта Карлыгачы. Ташбае төшләренә керә, чарасыз итә.
Яуга киткәндә Сөябел бу юлы да аны озатырга килмәде. Ул гынамы, угланы Тайчин белән дә саубуллаштырмады. Ләкин инде балигъ булган Күлкән угланын тыя алмады, Күлкән инде ата тәрбиясен алган иде. Хәер, исән-сау әйләнеп кайтса, Тайчин да аныкы булыр. Әйе. үсә-исәя төшкәч. Хәтерендә, Сөябел бик каһәрли башлагач: «Сөябел. ышан. Күлкән исән-сау булыр, мин аны күз карам кебек саклармын», диде. Усал һәм мәкерле җан Сөябел елаудан туктап, мыскыллы рәвештә: «Угланың түгел, үзеңнең күзең дә саклый алмадың әле».— диде Менә шунда инде Сүбәдәй түзмәде, тегеңә камчы белән сыдырды. Хатыны куырылып китте һәм сыгылып төште. Яңадан ул аңа бер сүз дә әйтмәде, хәтта күтәрелеп тә карамады һәм, әлбәттә инде, озатырга да килмәде. Шушы хәлдән соң Карлыгач аның төшенә тагын да ешрак керә башлады. Җитмәсә бу чибәр кыз, болай да бимазалы бәгырьгә гүя тоз сипте: имеш. Карлыгачны да, Ташбайны да белә!.
Бик ихтимал, язган булып Карлыгачын очратса, ул да аны яу йөрүдән тыярга итәр. Тик Сүбәдәй баһадирны яу йөрүдән туктата алырдай кеше тумагандыр шул әле, бер күзен генә түгел, бер кулын, бер аягын югалтса да, Сүбәдәй яу йөрер. Чыңгыз ханның, Җүси угланның васыятьнамәсен үтәр. Чөнки ул белә: яу йөрүдән бәхет тапкан кешене бу шөгыленнән туктатса үлем генә туктата алыр. Тик менә Сөябелгә биргән вәгъдәсен үти алырмы? Углан Күлкәнне исән-имин илгә әйләндереп алып кайтырмы? Монысы инде бер Тәңре кулында иде. Ул ни язган, шул булыр. Ә хәзергә бөтен көче белән Бачман баһадирга ябырылырга тиеш, һәм аның гаскәрен тар-мар итәргә - - җиңәргә!
Сүбәдәй баһадир көрсенеп куйды. Бачман баһадирны җиңәм дигән саен аның күз алдына ике тапкыр кыйналуы килде. Икесеннән дә шул Бачман баһадир тарафыннан кыйналды ич. Бусында да җиңелсә. Болгарга бара алмаса?.. Карлыгачы һәм Ташбае турында ишеткәч, күңел дигәнең сыкрап кына сызлап тора башлады. Бу сызлауга түзәр иде дә, Күлкәне кайгысы өстәлде. Дөрес, каланы ул бик җиңел кулга төшерде. Мәликә бикә хәзер аның кулында. Шуның өчен яугирләреннән кала халкын талатмады, тәртипләргә кагылдырмады. Меңбаш Котбыйга кат- кат тәкърарлады: «Руханиларга, һөнәрчеләргә, сәүдәгәрләргә, алыпсатарларга тидермә. Гомумән, каладагы тәртипләр ничек булган, шулай калсын. Мәликә бикәгә мин сүз бирдем һәм сүземдә торырмын Кем дә кем минем әмерем боза, тотып үземә китер, җәзасын үзем бирермен һәм бөтен кала халкы алдында җәзалармын Мәликә бикәнең сугышчыларын үзеңә ал, берәм-берәм унбашларыңа бүлеп бир. Кыл шуны. Котбый. сине моңа өйрәтәсе юк...»
30
ачман баһадир, иртәгә үк калага һөҗүм итәбез, дисә дә. кичкә таба гөмәнбашларына җансакчыларын җибәрде һөҗүм булмый, ди. Кич якта ул янә чатырына төмәнбашларып дәштерде. Шунда көтмәгәндә чатырга Артык баһадир килеп керде. Бачман баһадир гына түгел, чатырдагы барчасы да аягүрә торып бастылар, ни әй гергә белми аптырап калдылар.
Артык баһадир! — диде, ниһаять, Бачман баһадир
Б
Мин. баһадир, мин. — диде Артык һәм Бачман кардәше алдына үтеп, бер тезенә төште Кичер мине, баһадир
Бу ни дигән сүз тагын, баһадир! диде Бачман һәм аны иңнәреннән ютын торгызды, кочаклаштылар. Утыр, сөйлә. Бавырчы, кымыз кигер
Минем тамагым тук. мин егетләрем янында булдым инде, баһадир, диде Артык. Тупчыларым исән-саулар икән. Ташбаем да. хан оныгы Хансөяр дә. менбаш Юлдаш та куанып бетә алмадым, баһадир. Раббыбыз әйткән: иң я.ман нәрсә кешенең намусын, вөҗданын мәсхәрәләүдер. Мине мәсхәрәләделәр, туганнар, читлек хибесханәгә бикләп, тышка чыгармыйча мыскыл иттеләр Иллә Аллаһы тәгалә хәлемә керде, яман халыктан котылдым. Инде шул сыңар күздән үч аласы иде. кардәшләр. Сүбәдәйнең көче бар: куәтле, иллә без туган җиребездә, туган илебез вә халкыбызны яклыйбыз
Без иртәгә үк калага һөҗүм итәргә уйлаган идек тә сабыр итәргә булдык. Артык баһадир. Киңәшик, киңәшле эш таркалмас, дигәннәр. диде Бачман баһадир Кардәшем Артык, бәнем бикәм дә. гүзәл кызым Сөмбел дә Сүбәдәй кулында...
Каламыз да. диде меңбаш Буранбай.
Әйе. калабыз да. дип куәтләде Бачман баһадир. Минем башта Сүбәдәйгә илчеләр җибәрәсем килә. Артык кардәш.
Анысы кирәкмәс, баһадир. Сүбәдәй аларны кылычтан гына уздырыр. йә билләрен сындыр тыр
Минем аны. Артык баһадир, каладан чыгарасым килә. Орыша икән, далада орышсын.
Ул болай да каладан чыгып орышыр, канкардәш. Чөнки магуллар калада орыша белмиләр. Алары дала кирәк
Меңбаш багучы Буранбай хаклы, диде Артык, кымызга үрелеп Төмәнбашлар нигә дәшми утыралар соң?
Безгә дә далада орышу кулайрак. баһадирлар, диделәр беравыздан диярлек юмэнбашлар.
Якшы. диде Артык. Орышны сөйләшкәнчә алып барабызмы.’ Әүвәл минем тупчылар, аннары укчылар?
Әйе. Артык кардәш, диде Бачман баһадир - Тик бүген көнен билгелик. Багучы меңбашым. син нә киңәш бирәсең?
Берсекөнгә Сүбәдәй үзе чыгачак
Әйе. түзмәс ул. диде Артык баһадир Түзмәс. Аның безне җиңеп. Үгәдәй ханга тизрәк сөенче җибәрәсе килә. Ашыга хәтта
Димәк, килештек. Берсекөнгә, диде Бачман баһадир. Багучым белән Артык, сез калып торыгыз. Ә сез. төмәнбашларым. китә аласыз.
Арт ык белән Буранбай гына калгач. Бачман баһадир үзе үк касәләргә кымыз койды.
Артык баһадир. Сүбәдәйдә дүрт төмән чирү, миндә ике һәм синең Iунчыларың. Бу орыш безнең өчен хәерле бетәрме?
Мин күрәзә түгел, баһадир Мәгәр орышмый китүне дә якламас идем Моның өчен безне Илһам хан гына түгел, халык га мактамас
Син хаклы, баһадир. Аллага тапшырдык алайсаң.
Бачман баһадир салган кымызны эчеп куйды һәм бертын буш касәгә карап горды. Аның күз алдына бикәсе Акбикә, кызы Сөмбел килде Алар дошман кулында иделәр, онтылып уйга калуы чарасызлыктан иле бугай
Баһадир, диде Бачман баһадирның кайгысын уртаклашырга җыенып Артык. Раббимы т золымнан җәберләнгән кешенең каргышына киртә булырлык җәтмә юктыр, дигән Иншалла. без Сүбәдәйнс илсмез- дән куарбыз. Чөнки Аллаһы тәгаләнең иң яраткан сүзе азатлык вә иректер
31
агучылары. Бачман баһадир гаскәрен орышка хәзерли дип җиткерүгә, Сүбәдәй баһадир да чирүен каладан алып чыкты һәм Чыңгыз хан ысулы белән тезелергә әмер бирде. Дөрес, ул хәзер чирүен нәкъ менә Чыңгыз хан кебек тезми, чирүгә бераз тына үзгәреш керпе. Үгәдәй хан аңа һәр төмәнбаш янына бер нойон биреп җибәрде. Нойоннар орышларга катнашмыйлар диярлек, әмма табыштан икеләтә өлешне үзләренә алалар. Шуның өчен Сүбәдәй алар белән аралашмады да. табынга да дәшмәде. Сүбәдәй үзенә, нойоннар үзләренә көн күрделәр. Нойоннар үзләре белән хатыннарын да алганнар иде, тегеләр бер-берсеннән көнләшеп, үзара талашып яталар, таланган әйберләрне бүләләр икән. Сүбәдәй хәтта шул хәлдә дә алар арасына кермәде, гүя аның өчен нойоннар юк иде. Табынга һәрчак төмәнбашларны дәште, алар белән киңәште. Тегеләрнең хатын-кызга нәфселәре хирыс икәнлекләрен белеп, аларга каравыш кызлар җибәреп торды. Нойоннар орышта катнашмасалар да, сугышны күзәтергә яраталар иде. Саксинга җитеп, җитди дошман очрамаганга нойоннарның эчләре поша, таланган мал булмаудан зарланалар иде. Калага кергәч, тегеләр кибетләрне таларга, сәүдәгәрләрнең товарларын тартып алырга керешкәннәр Мсңбашы Кот- бый шул хакта хәбәр ирештергәч. Сүбәдәй нойоннарны сарай каршына куелган юртасына чакыртты. Нойоннарны Җүзәкәй меңбаш алып килде, чөнки Котбыйга: «Баһадир үзе килсен», -дип әтәчләнә башлаганнар икән. Әмма Җүзәкәй меңбашның талканы коры нойоннарның кулларын бәйләп алып килгән. Юргага кергәч, Сүбәдәй нойоннарның кулларын чишәргә кушты, кунакларга утырырга мендәрләр күрсәтте, кымызчыга дәште, үзе үк касәләргә кымыз койды.
Нойоннарның барысы да диярлек Чыңгыз хан гаиләсенә теге йә бу яктан кардәш, туган кешеләр, шуңа күрә Сүбәдәй аларның ачуларын китерергә теләмәде. Шул ук вакытта биредә кем икәнен дә сиздерәсе килә иде. Сүбәдәй баһадир ач бурзай кебек көн-төн авыл-калалар яулаганда, болар үз юрталарында хатын-кызлар өстендә ауныйлар. Хак тәгалә, ул үзе белән Җүси угланның Бату атлы үсмерен алып ки i мәкче иде. әмма Үгәдәй хан әллә нигә каршы төште, менә боларны такты. Корылтай шулай хәл иткәч, Сүбәдәй һични кыла алмады. Олуг хан Үгәдәй күп эчә. гелән арак1 сөреме томанында йөрер иде. Сүбәдәй аның бу кыланышын килештермәде, әмма каршы әйтергә дә кыймады—Үгәдәй хан мәрхүм Чыңгыз ханның иң яраткан угланы иде. Саксин каласына кереп утыруга. Сүбәдәй баһадир Үгәдәй ханга сөенче җибәрде Иртәгә Бачман баһадирның гаскәрен туздыргач, Үгәдәй ханга таланган малның иң зур өлешен җибәрер. Ә менә сорыкорт нойоннарга әллә нигә күңеле ятмый. Аракы эчә-эчә йөзләре шешенгән нойоннар кымыз эчкәч җанлана төштеләр, берсе тамак кырып хәтта сүз әйтмәкче итте, ләкин икенчесе аның кулына ябышты: дәшмә, янәсе. Нойоннарның болай да кысык күзләре, тәмам йомылып, сызык кына булып калган, зур корсакларын яшермичә, кукы- раеп утыралар. Сүбәдәй баһадир нойоннарга карап-карап торды да тегеләрне кызык итәргә булды. Юк. ул аларга сәүдәгәрләрнең малларына ташланган өчен бәйләнмәс, ул аларга тәкъдим ясар Өчесенең берсен калага тархан итеп куяр. Тик бер шарт белән: кайсысы арак эчеп исерми һәм һич югы аягында басып тора ала. шул кала тарханы була. Ә кала тарханы һәр сәүдәгәрдән, алып-сатардан ун өлеш товарның бер өлешен җыярга хокук алачак Бу хакча әйткәч, нойоннарның күзләре ачыла төште, ачкан авызларын ябалмый тордылар. Арак эчү мәсьәләсендә аларны уздыручы, ай-һай, булырмы икән юктыр, шуның өчен тизрәк арак китерүне сорадылар. Сүбәдәй чүлмәк белән арак соратты.
’ Арак — магулларның кымыздан ясалган көмешкәсе.
Б
Кигерделәр. Сүбәләй салды да бирде, салды да бирде. Тегеләр бушата гына тордылар. Ахыр үзләре эчә башладылар. Сүбәдәй көтте. Бер чүлмәк арак бетте, икенчесен китерделәр, өченчесен, бары тик дүртенчесен эчеп бетергәч кенә, тегеләрнең телләре көрмәкләнә башлады Сүбәләй тагын бер чүлмәк арак китертте Монысына көчләре җитмәде. Берәм- берәм ава башладылар. Бары тик берсе Кадан нойон күзен юндырып утыра бирле.
Кадан нойон, син җиңдең,— диде Сүбәдәй.— Тор. мин сиңа ярлык бирәм
Казер, казер, багатур. Казер
Кадак нойон тәгәрәп яткан нойоннарга күз төшереп алды һәм күтәрелә башлады. Башта ул тезләнде, аннары кулларына таянды, шуннан соң гына ястык кебек арт санын күтәрә алды. Тик менә кулларын ычкындырып, гәүдәсен турайтыйм гына дигән иде. каршындагы чүлмәккә капланды. Чүлмәк ватылды, нойонның йөзе ертылды. Кадан нойон яман итеп бакырып җибәрде.
Сүбәдәй баһадир кишектиннәрен дәште, нойоннарны хатыннарына илтеп ташларга кушты, ә Каданны табибкә күрсәтегез, диде. Тәмам бурсык хәленә җитеп симергән нойоннардан Сүбәдәй шулай котылды Ләкин котылып җитмәгән икән әле, икенче көнне иртән-иртүк аның юртасына Кадан нойон килеп керде. Чүлмәк ярган борыны шешкән, кашлары канга каткан, аскы ирене киселеп салынган, әмма үзен төз тота. Карашы усал, күзләре гонык.
Баһадир, мин җиңдем!
Җиңдең, җиңдең, Кадан нойон.— диде Сүбәдәй килешеп. У<ыр. сөйләшик.
Минем бант чатный.
Хәзер арак китерерләр.
Сүбәдәй бармак шартлатты, шундук чаршау артыннан чүлмәк белән арак чыгардылар. Сүбәдәй аракны касәләргә койды
Мин тархан булам, диде, касәне кулына алуга. Кадан нойон
Булырсың, булырсың, диде Сүбәдәй. касәсен кире куеп Тик бер шарт белән. Ошбу халыкның динен кабул итәрсең бер. Икенчедән, Бачман баһадир бикәсенә өйләнерсең. Ул хатын Сарбай хан кызы, аксөяк. Өйләнерсең никахлап, мөселманнарча
Мин риза, баһадир.
Мсңбаш Ко1бый керде. Сүбәдәй аңа күтәрелеп карады да ым кагып кына утырыр!а кушты
Мсңбаш Котбый, менә Кадан нойон, кала тарханы булам, ди. Син ничек уйлыйсың, башкара алырмы'.’
Әүвәл ислам динен кабул итәр.
Итәр-итәр. диде Сүбәдәй ашыга төшеп Эч әйдә, нойон. Әйе. чүлмәкне күтәреп эч Шуны бетерә алсаң, син тархан
Сүбәдәй баһадир Котбыйга күз кысты, ә Кадан нойон бер дә икеләнмичә, чүлмәкне күтәреп арак эчә башлады. Эчеп бетерде һәм берьякка тәгәрәп тә китте
Сүбәдәй габибен чакыртып алды һәм әйтте:
Кадан нойон уянгач, кадерле даруың салып бирерсең.
Якшы, баһадир, шулай итәрмен.
Когбый мсңбаш ишеккә таба кузгалды. Сүбәдәй ана иярде, ул угланның мөгаллиме буларак белә иде табибнең нәрсә бңрәсен, ул даруны салып биргәннән соң берәүнең дә якты дөньяга кире әйләнеп кайтканы булмады әле.
Тархан игеп ошбу калада мин угланым калдырырмын, мсңбаш Когбый.
Якшы, шулай игәрсең, баһадир, диде Когбый һәм өстәде Чирү орышка әзер, баһадир, сине кәгәбез
Сүбәдәй атына сызгырды, кола ат килеп туктауга, яшьләргә хас җитезлек белән атына атланды һәм Болгар капкасына габа чапты. Чирүне шул капка аша чыгарырга боерган иде.
Чирүне ул җәя рәвешендә тездерде, һәм ерак булмаган Бачман баһадир гаскәренә таба кузгалырга боерды Көч аңарда икеләтә артык һәм ул җиңәсене ышана иде.
32
ояш шактый күтәрелсә дә, ике якның берсе һөҗүм итмәде. Сүбә- Jtv дәй ни көтәдер. Бачман баһадир белми иде. ә менә үзе алдан ук төмәнбашлары белән сөйләшеп куйган иде баскан җирдән кузгалмаска, бары тик дошман һөҗүм иткәндә генә орышны кабул итәргә. Бачман баһадир, җансакчыларын ияртеп, орышка тезелгән гаскәриләре каршыннан ат менеп узды.
Кардәшләрем, азатларым! Дошман калабызны хәйлә белән кулына төшерде. Сөйгән хатыннарыбыз, нарасый балаларыбыз хәзер магул- лар кулында. Без калабызны дошман кулыннан алырбыз һәм хатыннарыбызны. нарасыйларыбызны коткарырбыз! Ур-ра! Кардәшләр, ур-ра! Туганнар! Аллаһы тәгалә безнең белән! Ур-ра!
Бачман баһадир гаскәриләрен урра кычкыртты, әмма һөҗүмгә кузгалмады. Төмәнбашлар. менбашлар белән шулай алдан ук сөйләшенгән иде. Уң канатта торучы Сөләйман бәк тә. сул канатка баскан Арыслан бәк тә, төп төмәнне җитәкләүче үзе дә. чак кына алгарак чыгып баскан тупчылар да баһадирның Ур-расын күгәреп алдылар Ур-ра тавышы Сүбәдәй баһадирга да барып иреште. Ул ак киндергә кара ай төшерелгән әләмен күтәрергә кушты, быргычыларына уйнарга боерды. Магуллар чирүе, шуны гына көткән кебек, һөҗүмгә кузгалды.
Атлар тупылдавы, ярсынган һөррә авазлары даланы уятты, йөрәкләрне ешрак кагарга мәҗбүр итте. Бачман баһадир белә иле. бүген менә шунда, туган каласының кырында кыпчак халкының язмышы хәл ителәчәк: йә җиңелә, йә магулларны куып җибәрә Ул чаптырып тупчылар алдында торган Артык баһадир янына килде һәм кисәткәндәй
Баһадир, ашыкма, якынрак җибәр! - дип кычкырып китте.
Бачман баһадир тоташ т ашкын булып килгән магулларның яу тирләрен ап-ачык күрә башлады, ләкин һаман гаскәрен кузгатмады Аның янында ук байракчы. Байракларына барс сурәте чигелгән. Төсе яшел, мөселманнар төсе, табигатьнең ямьле төсе
Артык баһадирның тупчылары гасабилана башладылар, ут алырга җыенучылар күренде. Артык алар каршына чыкты, атын арт аякларына бастырып, кычкырды:
— Тунчыларым, ашыкмагыз, минем әмерем көтегез!
һөҗүм ташкыны күзгә күренеп якынайды, нә сабыр булырга теләгән Бачман баһадир да тупчылар ягына карап-карап алды Вакыт кебек иде инде, аннан бер ярсыган дошманны тыеп та булмас. Ләкин Артык ашыкмады. Магуллар уктан ала башладылар, килеп җитәр-җитмәс комга уклар кадала башлады. Артык чаптырып тупчылары каршыннан узды.
— Ут алыгыз, ут!
Шул мизгелдә үк туплар гөрселди башлады. Магулларның алдан килгән җайдаклары бер читкә тайпылдылар, ә ташкын булып килгәннәре аларга бәрелер хәлгә калганда туктарга иттеләр. Китте ыгы-зыгы, һөҗүм туктады, дулаган атлар күренгәләде. Туплар төтене гаралыр-таралмас. Бачман баһадирның укчылары алга ыргылдылар Алар каушап калган магулларны укка ала башладылар. Магуллар чигенгәндә һични белән исәпләшмиләр, аларның кайберләре аттан егылганнары, йә бул маса аглары яраланып, ягып калганнары ишләренең иярләренә ябыша
лар. хәтта үз яугирләрен иярдән суырып төшереп, үзләре атланалар икән Магулларны бастыра барган Бачман баһадир моны үз күзе белән күрде Бачман баһадир укчылары каушап калган магул яугирләрен уктан бик оста чүпләделәр, хәтта мавыгып та киттеләр бут ай. куа чыктылар.
Боларның барысын да күзәтеп торган Сүбәдәй. беренче һөҗүмнең сүтелүен күреп, урт итен чәйнәде, бармак буыннары агарганчы камчы сабын кысты. Орыш кырында аның каушый тортан гадәте юк иде Ул бер тапкыр тулганган, кайсы-кая сибелә башлаган, орыш кырында чәбәләнеп ятып калган атларны, йөгерешен, һич югы ишеттең ияренә ябышып котылырга теләгән яугирләрен каран-карап торды да. ике як канатындагы Төмәннәренә әләм белән ишарә ясап, һөҗүмгә кузгалырга әмер бирде
Качын барган магулларны куа килеп, тәмам мавыгып киткән Бачман баһадир укчылары ике яктан да тулганага алырга килгән магул яугирләрен күрми калдылар. Бу хәлне күреп алган Артык баһадир җансак- чыларын ияртеп. Бачман баһадир артыннан чапты. Ул магулларны куа барган һәм орыша-орыша дөньясын оныткан Бачман баһадир янына ук җитте һәм:
Безне тулганага алалар, баһадир' дип кычкырды
Бачман баһадир, айнып киткәндәй, ззәңгесенә басып, тирә-ягына бакты һәм укчыларына:
Тулгана. Борылырга! дип әмер бирде
Аның әмерен меңбашлар йөзбашларга җиткерде, бачманлылар ашыгыч төстә чигенә башладылар Бу вакыт га ике яктан да тулганага килгән магуллар аларның юлын бүләргә тырышалар иде Тик аз гына өлтерә алмый калдылар, Артык баһадирның тупчылары атларын калдырып, тупларын корырга өлгергәннәр иле инде Алар уң яктан Бачман баһадир укчыларын тулганага алырга ташланган мат улларның каршына төштеләр. тупка ала башладылар Туп тавышына өйрәнмәтән атлар кайсы дулап китте, кайсы магул борылып кача башлады Бу хәлне күрен, бачманлыларны икенче яктан тулганага алырга килгән магуллар да кире борылдылар Бачман баһадир азатлары аларны янә куа киттеләр Баһадир үз дигәненә иреште, магулларны кала диварына кысрыкларга тотынды. Сүбәдәй чарасыз калды һәм яугирләренә кадата качарга әмер бирде Тик яугир.тәрнең барысы да кала капкасыннан керен бетмәделәр, капкаларны ятны тар Бачман укчылары төрлесе-төрле якка сибелгән магул яугирләрен куын җитеп укка алдылар, кылыч белән тападылар
Кирмән-кальга диварыннан уклар ява башлагач кына. Бачман баһадир азамат етстләренә кире борылырга боерык бирде
Орыш кырында меңнәрчә магул яутирләре ятын калса да. Бачман баһадир калат а керә алмады. Калага керү өчен соң иде инде. Кояш офык артына керен бара, тиздән көн сүнәчәк
Баһадир гаскәрен ыслаша борды, ә мәет җыючылар эшкә керештеләр Мөселман халкы буларак, алар орыш кырынла төшә мәет калдырмыйлар иде.
33
ртык баһадир, тупчылары янына кайткач, атыннан төште, кан каткан кылычын инешкә төшеп юды һәм чатырына керде, иңбашын дошман уты сыдырып киткән иле. табибны дәшәргә кушты
Табиб килде, ярасы зыянлы түгел иде. ниндидер яфрак каплан бәйләде дә китеп барды. Артык исә бавырчы кулыннан бер касә кымыз алын рттс дә чат ырымнан чыкты, калкурак җиргә куе.нан Бачман баһадир чатырына таба кипе Җансакчы тары аңа иярделәр Артык атарга борылмый т ытта
А
— Калыгыз,— диде һәм өстәде: — Мин кайтканда чатырда өч мең- баш та булсын, минем алар белән киңәшәсем бар.
Артык исә Бачман баһадирда озак тормады, әйләнеп тә кайтты. Меңбашлары өчесе дә чатырда иделәр инде. Бавырчы табын хәстәрләгән. Ашап-эчкәннән соң, әчкелтем кымыздан авыз иткәч кенә. Артык баһадир касәсен алдына куйды да ни өчендер хан оныгы Хансөяргә карады.
Йә, оланнар, нә әйтергә исәбегез?
Атам.— диде Ташбай углан. -Калада мәликә бикәбез, кызы Сөмбел.
Беләм, диде Артык, ул һаман хан оныгы Хансөярдән күзен алмаган иде әле Нә әйтерсең, Хансөяр меңбаш? Син хатыныңны ма- гулларга сатып калдырган икәнсең бит.
— Мин аны сатмадым, атакай, ул үзе китте.
Хак. үзе китте,— диде Ташбай.— Сүбәдәй ыстанына үтеп, баһадирның серен беләсе килгән иде.
— Белдеме соң?
— Атасы Бачман баһадирга Сүбәдәй баһадирның ыстанын ташлап калага юнәлүен җиткерүче ул, атакай.
— Әйе. диде Артык, касә читенә чирткәләп.— Кыю бала.
— Сүбәдәй баһадир безне, атакай, төп башына утыртты.— диде хан оныгы, — Хәзер сарайда утыра.
— Утыра,- диде Артык. — Утыра мәлгунь.
Чатырга сүзсез генә Айгөл керде, табынга утырды. Артык: «Моңа ни кирәк тагын?» дип уйласа да. килененә хәтта күз дә салмады.
— Безгә, атакай, калага үтеп керергә кирәк.— диде Ташбай.
— Соң сез анда бер тапкыр булдыгыз түгелме соң инде?
— Булдык булуын. Атам, син дә булдың ич анда.
— Әйе. мин дә булдым. Ләкин сез сәүдәгәр йөзендә, мин әсир хәлдә. Мин күргәнне сезгә күрергә язмасын, балалар.
— Атам,— диде Айгөл — Мин сарайга керергә җир асты юлын беләм.
— Җир асты юлын? — дип сорады Артык. Ул кулындагы балдакны салды, табын уртасына куйды.— Кайсыгыз шуны үрелеп ала ала?
— Мин.— диде Ташбай, әмма балдакка буе җитмәде.
Хан оныгы Хансөяр бик озак балдакка карап торды, аннары ашъяулыкны бөтерде дә тезләрен күчереп, балдакны алды.
— Әһә. ярый-ярый. олан. Йә. аңлат, килен, нинди җир асты юлы ул?
Дивардан ерак түгел бер ермак бар. шуннан туры сарайга үтеп керә торган юл бар. Капкаларны япкач. Сөмбел белән без сарайга һәрчак шуннан керә торган идек.
— Эһем, хан оныгы Хансөяр, син ни диярсең?
— Тәвәккәлләргә кирәк, атакай. Анам белән Сөмбелне коткарсак. Бачман атам өчен...
— Шым! Шым бул. олан. Хәзер син аңлат, килен. Ул юл кая барып чыга?
— Туры бикә бүлмәсенә, бикә ятагына, атам.
Хуш. хуш Шәрәфәтле бикәбезне вә аның кызын коткаруны зур дәрәҗәгә саныйм, оланнар. Тик башта мелла белән киңәшәсе иде. Аның белмәгәне юк. Ул да бит Сүбәдәй метанында булып кайткан кеше
Үзен чакырасыларын белгән кебек, чатыр ишегенә мелла Хакимҗан башын тыкты.
— Баһадир өйдәме?
— Кер әле, кер, мелла. Уз. утыр, диде Артык аңа янәшәсеннән урын биреп Әйт әле. мелла Хакимҗан. Сүбәдәй баһадир чирүенең төп халкы кайсы кәвемнән?
— Ерактанрак башлау хәерлерәк булыр, оланнар. Борынгы заманнан ук Туран дәүләтенә караган Өнән һәм Күрәлән елгалары буйларында
горек, манҗүр, магул халыклары тереклек иткәннәр. Сигезенче гасырның . урталарында уйгурлар, тугызынчы гасырның уртасында утызлар Үргән буйларын ташлагач, бүген магуллар биләмәсе булган төбәктә төркиләр * бик аз калганнар. Аларның биләмәләрен, ягъни җәйләүләрен магуллар биләгән. Аларның беришләрен татаби. бәгъзеләрен татарлар, бәгъзе- ләрен магул дип атаганнар. Борынгырак заманнарда аларны ак татар, кара тагар, тукыз татар, урман татарлары дип атаганнар Чыңгыз хан аларны берләштергәч, барысын да магул дип атый башлаганнар. Бер сүз “Ь белән әйткәндә, болар әнә шул татарлар, ягъни урман татарлары дип аталган магуллар безнең җиргә яу килделәр. Магуллар үзләре гаять дәрәҗәдә надан булалар, шуның өчен мөгаллимнәрне уйгурлардан алалар. Кыска гына вакыт эчендә Чыңгыз хан кырык алты төрек-магул кабиләләрен берләштерә һәм нәүбәттәге корылтайда аны олуг хан итәләр Әнә шул олуг ханның корыч баһадиры безнен Саксин каламызга керен утырды, бикәбезне һәм аның гүзәл кызын әсир итте Кылыгыз бер-бер хәл, оланнар, коткарыгыз мәликә бикәбезне вә аның кызы Сөмбелне.
Мелла Хакимҗан. нигә син бик борынгыдан башладың әле? Мин W синнән, бүген Сүбәдәй чирүендә нинди ыру-кәвемнәр бар, дип сорадым түгелме соң?
Җалаир, барлас, кәүчин. арлат. найман ырулары бардыр, баһадир. Барлас вә арлат ырулары төркиләр бугай бит?
Төркиләр, баһадир, ләкин безгә яу килгән төркиләр, күбесенең муенында гәре нәсариләр. мәҗүсиләр
ик Кайчанга кадәр төрки төркигә каршы сугышыр икән, мелла?
Мелла, моннан ерак түгел бер җирдән, җир асты юлы белән калага кереп була икән. Безнең шәрәфәгле бикәбезне вә аның кызын коткарасыбыз килә. Фатихаң бирсәң икән.
Баһадир Артык, Раббымыз әйткән: Аллаһы тәгалә иң гадел га- щ мәл хәрәкәг иткән гамәлдер, ә ин г угры к лысы мөэмин-мөселманнарны дошман кулыннан азат итүдер, дип. Аллаһы тәгаләнең җиһа- м ды гугры сүздер. Хак сүз биреп, гамәл кылган адәм генә изге юлда щ калыр, балалар. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. дип уң аяктан кузгалырсыз. Игелек сезгә, балалар Бачман баһадир кызы Сөмбел дошман ыстанында үзен егетләрчә тотты, мине коткарды. Ул балага мин торган д. саен хәйран калам. Барча ир-атларыбызда да ул кыздагы кыюлык.
батырлык, гәвәккәллек булса, Сүбәдәй безнен тарафларга аяк басарга да куркыр иде. Ак юл сезгә, балалар. Иншалла!
Мелла Хакимҗан горды да чыгып китте Артык егетләренә күз ! йөр ген чыкты.
Мин бу йөкне бер сезгә генә йөкләмим, оланнар. Үзем дә сезнең белән барам.
Без әзер, баһадир, без күптән коралларны, аркан-бауларны хәзерләдек инде, диде хан оныгы Хансөяр.
Якшы, хан оныгы Хансөяр. Сайлап ал үзеңә биш-алты елгыр ' егетең. Ташбай углан, син дә барасыңмы1’
Айгөл дә бара. атам, мин дә
Тик озын-озак җыенмагыз, ай калыкканчы төн юлына керен калырга кирәк Мин сезне инеш буенда көтәрмен, оланнар
Барысы да бергә җыелгач, Apr ык баһадир, миңа иярегез дин. алдан китте. Аргык офык чигенә күз гашлады. Офыкта күк кан төсенә кергән иде. «Йа Аллаһы. Мөхәммәдән-рәсүллуллаһи. офыгына кадәр канга буягансың, адәмнәрнең кан коюга Син дә риза түгелсеңме әллә? Бәзен тирә-юнь кан бит инде...»
Чынлап та, хәзер генә колагына дала бүреләре улаганы иреште, бүреләр үлгән агларны ботарлыйлар, кан исеннән исергәннәр, калкып килгән айга каран улыйлар һәм йөрәккә әллә нигкән шом салалар иде
Килене Айгөл йөгереп килеп, алга чыкзы
— Хәзер унга борылмак кәрәк. атам.
— Якшы. син алдан бар.
Бераз баргач, Айгөл кулын күтәрде, атыннан төште.
— Атларны шунда калдырабыз. Атлар янында кем кала?
Ташбай, син калсаң.— диде Артык һәм уңайсызлану тоеп, тамак кырды.
Юк. унбаш Газизҗан кала, диде Ташбай.
Төн юлын бик тиз таптылар. Айгөл аларны берәм-берәм төн юлына кертеп җибәрде. Шуннан соң үзе алга үтте һәм кисәү агачына ут салды. Аннары тәвәккәл төстә:
— Әйдәгез! — диде.
Артык килененә янә бер сокланып куйды. Алдан Айгөл бара, ана Ташбай ияргән, алар артыннан бер тотам калмый хан оныгы Хансөяр атлый. Шактый баргач кына. Айгөл кисәү агачын сүндерде һәм Хансөярне янына дәште.
— Хансөяр, бу юл туп-туры бикәнең идән астына килеп чыга. Ачар капкач нәкъ бикә ятагының сәке астына туры килә. Капкачны сак кына берьякка шуыт та чыгып тыңла, бикә беркайчан да утсыз йокламый. Ут булса да, булмаса да, мине алдан уздырып җибәрерсең. Аннан калган- нарыгыз күтәрелер. Инде бикә белән Сөмбел анда икән, мин аларны үзем алып төшәрмен.
Айгөлгә капкачны ачты. Хансөяр һәм аны алдан уздырып җибәрде. Айгөл сәке астыннан чыкты, колак салды. Бүлмәдә тып-тын иде. ут алмаганнар. Димәк, бикә кызлар ягында. Айгөл Хансөяргә таба иелде, чыгыгыз, дип ишарә ясады. Тәрәзәдән ай яктысы төшә, караңгыда күз өйрәнә төшкәч, кайбер әйберләр төсмерләнә башлады. Ниһаять, барысы да сәке астыннан мүкәләп чыктылар. Айгөл егетләргә чаршау артына посарга ымлады, ә баһадирны һәм Ташбайны ияртеп, ишекъяры килде. Шуннан соң гына Хансөярне дәшеп алды һәм әкрен генә ишекне ачарга кушты.
— Безгә кызлар ягына зур гына аралык аша үтәсе, ә анда тәхет ягы ишегендә һәрчак сакчы тора иде. Нишлибез?
Мин алдан чыгам, диде хан оныгы Хансөяр һәм, аяк очларына гына басып, ишекне ачты. Үзе чыкты да ишек пәрдәсе артына качты. Кинәт тәхет ягында ыгы-зыгы купты. Кемдер:
Ул минем хатыным! — дип кычкырды.
Бу ни хәл бу? Артык түзмәде, хан оныгы Хансөяр янына чыгып басты һәм пышылдап кына:
— Бар әле, карап кил.— диде.
Хәнҗәрен кулына тоткан килеш, аяк очларына гына баса-баса. Хансөяр тәхет бүлмәсенә таба атлады, һәм ишек янына җиткәч, туктап калды. Баягы тавыш тагын ишетелде:
Мин аңа өйләндем. Безгә никах укыдылар. Ә ул минем ягыма да керми. Алып керегез!
Кемдер ишеккә таба килә башлады, хан оныгы Хансөяр диварга сыенды. Аралыкта бары тик тәхет ишеге янында гына ут яна, ләкин ул күләгәрәк якта.
«Тәхег ягында кем? Кемгә минем хатыным?»- дип кычкырды, һич аңламады түгел иде Шулчак ишек ачылып китте һәм анда бер кишектин күренде. Хан оныгы Хансөяр аның борылганын гына көтте дә аркасына хәнҗәрен батырды. Адәм аһ! дип тә кычкыра алмады, ишелеп төште. Хан оныгы Хансөяр аны бер читкә тартып куйды һәм тәхет ягына керде. Артык баһадир аның янына килеп баскан иде инде Әллә тагын түшәмнән төштеләр. Хансөярнең кулыннан хәнҗәрен тибеп очырдылар һәм аның алдында ике кишектин пәйда булды. Артык чаршау артына посты. Кишектиннәрнең берсе Хансөярнең артына чыкты. Артык пәрдәне эшереп кенә җибәрде дә кишек гиннең аркасына хәнҗәр кадады. Моны күреп
алган кишектин тәрәзәгә ташланды, әмма барып җитә алмады. Артык аның аркасына хәнҗәрен ыргытты. Кишектин кинәт сөрлегеп куйды да чалкан төште. Иң сәере шул булды, тәхеттә кап-корсаклы бер нойон утыра иде. Ул Артык белән Хансөярне күрде дә гелән өнсез калды.
Авызына чүпрәк тык. Тавыш чыгармасын.
Хансөяр аның янына килде, идәннән күтәргән хәнҗәрен бугазына терәде.
Бикә кайда, кызы кайда?
Нойон әллә чынлап та өнсез калган иде. ымлап кына кызлар ягына күрсәтте. Ул арада Ташбай килеп керде, аның артыннан ук Айгөл.
Ташбай углан, бәйлә үзен, авызын томала Әйдәгез кызлар ягына.
Кызлар ягының ишегендә ике сакчы тора. Артык егетләренә, сабыр итегез, дип кул күтәрде. Хан оныгы шундук сизеп алды һәм кире тәхет бүлмәсенә йөгерде Ул тиз генә кишектиннең өс киемен, башлыгын салдырып алды, киде, борылып килде. Артык аны күрде дә хуплап ияк какты Хансөяр алдан атлады. Ике кулына ике хәнҗәр алды. Сакчыларга җиткәч, ул баш иде. кинәт ишеккә таба борылды, сакчылар аркылы гошмәкче иткәннәр иде икесенең дә корсагына хәнҗәр тыкты Йөгереп Артык килде, калганнары аңа ияргәннәр. Кызлар ягына беренче булып Артык килеп керде. Керүе булды, аның башына тондырдылар, ул исәнгерәп берьякка аулы. Аның артында басып торган Хансөяр баһадирга тәпәч белән суккан кишектиннең йөзенә йолдыз атты. Теге йөзен каплады да чүгәләде, ләкин икенче берсе Хансөяргә кылыч белән ормакчы итте. Хансөяр чак кына читкә тайпылып өлгерде. Ул арада Ташбай һәм аның егетләре кызлар ягына килеп тулдылар. Айгөл баһадирның башын күтәрде, битенә суккалады. Артык күзләрен ачты. Кызлар ягында каты орыш башланды. Бер кишектин җиде кешегә каршы тора иде. Ул әллә кайчан инде кылычын югалткан бәреп төшергәннәр, әмма аткан хәнҗәр, нә йолдыз үзенә тими, кай араладыр, күз ачып йомганчы читкә тайпылып өлгерә. Хан опыты Хансөярнең ике егете берчиттә исәнгерәп яталар. Ташбай биленнән нечкә кыл бау алып маташа, ә Хансөяр белән тагын икс елгыр егет кишектинне почмакка кысмакчы булалар. Ләкин киптек тип әле мәче кебек сикереп чыта, әле якын килгән берсен тибеп очыра Шунда хан оныгы Хансөяр тәрәзәдәге пәрдәне йолкып алды. Ташбайга унгарак тайпылырга дип ым какты. Хан оныгы пәрдәне төрде дә кишектин өстене ташлады, шул ук мәлдә Ташбай аркан элмәген җайлады Пәрдәдән котылырга теләп, кишектин гәүдәсен сулга алды, шулчак Ташбай аңа элмәкле аркан ташлады һәм кишектинне гартын екты Өченче бер егет аның корсагына кылыч белән кадады.
Бикә кайда? дип сорады хан оныгы Хансөяр, егетләрдән битәр үзеннән.
Ятак ягындалардыр. ятак ятында, дип кычкырды Айгөл
Ул һаман Артыкның башыннан тоткан, баһадир торырга итә. алар янына Ташбай йөгереп килде, атасын күтәреп алды һәм гүр яктаты сәкегә салды.
Ни булды, атам?
Исәңгерәтте. мәлгунь. Хәзер үтәр.
Бу вакыт та хан оныгы Хансөяр ятак ягына кергән иде инде. Ул килеп керүтә. Сөмбел чырыйлап кычкырып җибәрде. Хансөяр ялт итеп сул якка карады, чөнки күзенә ниндидер күләгә чалынган кебек булды һәм шулай да икән Ул бар көченә уң якка сикерде һәм сәке янына ук килеп төште, аның артыннан ук аяк очына сөңге килеп кадалды. Тора-тора ук Хансөяр киптекгингә хәңҗәр ташлады, ләкин теге читкә тайпылып өлгерде, һәм әкрен генә Хансөяргә таба килә башлады Кулында һични юк. ә кыю килә, димәк, көченә ышана. Хансөяр аңа сукмакчы итте, ләкин кишектин аның кулыннан эләктереп алды һәм идәнгә орды. Шулчак ишектә Ташбай күренде һәм тагын ике егет. Кишектин аларга таба китте, яман итеп
кычкырды да берсенең күкрәгенә, икенчесенең эченә типте, егетләр бөге-лешеп төштеләр. Ләкин исән калганы баш аша сикереп, кишектиннең артына чыкты һәм касыгына типте, бермәлгә генә кишектин сыгылып алды, шул чак хан оныгы Хансөяр айныды, ул кишектиннең янәшәсендә генә аягын күреп, каты игеп чәркәсенә типте һәм биленнән хәнҗәрен алып, күкрәгенә кадады. Түр якка барып поскан бикә белән Сөмбел аның янына йөгереп керделәр, икесе дә кочтылар да еларга тотындылар.
Тиз җыеныгыз, китәбез. Җыеныгыз. Айгөл, Ташбайны кара. Хан оныгы Хансөярнең күзе түр як га сәкедә яткан берәүгә төште.— Бу кем? Кем анда ята?..
Сүбәдәй баһадир угланы Күлкән. диде бикә.
Күлкән, баһадир угланы?!— дип гаҗәпләнде Хансөяр.
- Тимә аңа, Хансөяр, диде Сөмбел. Тимә. Ул авыру.
- Яхшы, калсын. Киттек. Ташбай. Ташбай. Син исән. Тор. Тор-тор. Китәбез. Егетләрне алабыз. Тизрәк. Килен керүләре бар.
Икс егетләре үлгән булып чыкты Ләкин аларны барыбер калдырмадылар. Артык баһадир көч-хәл белән булса да үз аягы белән атлады, Ташбайның да хәле начар иде, аны Айгөл тотып барды. Бикәнең ятак бүлмәсендә Сөмбел Хансөярнең түшенә капланды һәм үксеп-үксеп еларга тотынды.
Йә, тынычлан. Сөмбелем, тынычлан. Әнием, тынычландыр әле үзен.
Акбикә кызын култыклап алды, иңеннән кочты һәм юата башлады. Берәм-берәм төн юлына төштеләр. Барысы да чытып беткәч кенә, хан оныгы Хансөяр сөйгәне Сөмбелне күкрәгенә кысып, күз яше белән елап җибәрде. Аны берәү дә юатмады, берәү дә тыймады. Аның ни өчен елавын Сөмбе.тдән башка берәү дә аңламады.
34
икәнең югалуы, Кадан нойонның мәсхәрә ителүе, елгыр яугир Җүзәкәйнең үтерелүе Сүбәдәйне чыгырыннан чыгарды Ошбу яман хәбәр ирешүгә, ул. башына да кияргә онытып, сарайга чапты һәм беренче очраган кишектиненә бикә белән кызын эзлән табарга кушты. Баш киемсез, моның өстенә төсе-йөзе алышынган, җитмәсә сукыр күзенең чүпрәге булмаган баһадирны күреп, кишектиннәр генә түгел, юр- тачылар. җыештыручылар, каравыл торучылар да ни кылырга белми өтәләнә башладылар. Миркеi. туба, кыргыз, канык, карлукъ кавемнәреннән җыелган бу халык кыпчакларны яратып бетермиләр, аларның Сүбәдәй кадәр Сүбәдәй баһадирларына каршы торуларына гаҗәпләнәләр, чөнки магулларны җиңәрлек, аларга каршы торырлык көч юк дип уйлыйлар иде Ир-атлары баш бирмәү бер хәл. хатын-кызлары качып киткәннәр бит әле. Алар тарафында хатын-кыз ир-атка «Әйе». «Ярый» дип кенә тора каршы әйзү дигән нәрсә юк. Ә монда бикә кадәр бикә әллә ниткән юллар белән баһадирның иң елгыр йөзбашы Җүзәкәйдән качып киткән, ул гынамы. Җүзәкәй үзе дә һәлак ителгән, бикә белән кызын саклаган кишектиннәре дә. Бу хәлгә чынлап та шаккатмаслык түгел иде. Сүбәдәй баһадир сарай болдырына икс сикерүдә менде, каерып ишекне ачты, эчкәре узды. Аның артыннан йөзбашы Бүртә, аның кишектиннәре тагылды. Аратада ук ике сакчының бөкшәеп ятуларын күреп, йөзен чытты, мәетләрне алып чыгыгыз, дип әмер бирде һәм кызлар бүлмәсенә ашыкты. Ләкин монда да куанычлы күренешкә тап булмады, ишекъяры ике мәет ята. эчкә керсә, янә коты алынды идән уртасында елгыр кишектине ята иде. хәтта корсагына кадалган кылычы да гора. Сүбәдәй ятак ягына атлады, ишекне ачты, йөрәгенең ярсынып тибүен тоеп, бертын түр яктагы сәкегә карап торды, аннан угланы
Б
зәгыйфь тавыш белән: «Атам!» — дигәч кенә, исенә килеп, йөгереп сәке янына килде, угланы өстенә капланды да тынып калды.
Син исән, сиңа тимәгәннәр, олан, тимәгәннәр! дип кабатлады ул гасабиланып.
Атам, атам, алар Сөмбелне алып киттеләр. Сөмбелне. Ә ул бикәнең кызы булган икән, атам!
Нәрсә? Бикәнең кызы?! Шул кызыймы?!
Сөмбел Бачман баһадир белән бикәнең кызы, атам Мин аны яра!ам. таптыр син аны, атам, таптыр.
Күлкәйнең калтыравык тавышы, җан ачысы белән әйткән сүзләре Сүбәдәйнең ачуын гына кабартты. Кыз өчен ул аны орышып ташлаган да булыр иде, аның Бачман баһадир кызы икәнен белгәч, ни әйтергә аптырады, өнсез калды. Әнә кем килеп эләккән булган икән бит аның кулына. Ул кыз хәзер аның кулында булса, Бачман баһадир белән уйный белер иде. Әйе. тик менә нигә Күлкән углан ул кыз өчен өзгәләнә? Аннары табиб кая. кем карый угланны?
Табиб кайда, углан?
Мин аны гаиләсенә кайтарып җибәрдем, атам. Ул килер, киләм, диде.
Килмәс ул. углан. Чөнки ул Бачман баһадир табибе иде. Мин сиңа үз табибымны җибәрәм. Ә синең ул табибың качкан булса, мин аны табармын...
Аның гаебе юк. атам. Ул мине яхшы каралы.
Качкан булса, дим. Качмаган булса, яшәсен Хәлең ничек соң, углан? Нигә болай озак ятасың, яраң да авыр түгел кебек?
Күлкән зәгыйфь кенә кулын күкрәк турына куйды, дәшмәде.
Минем өметем өзделәр, атам. Сөмбелемне алып киттеләр Мин сиңа ул кыздан да гүзәлрәкне табармын, углан.
Миңа бүтән берәү дә кирәкми, атам. Миңа Сөмбел генә кирәк. Мин аны гына яратам
Бу юлы Сүбәдәй дәшмәде, торды да әкрен генә ишеккә таба кузгалды. Ул да кайчандыр Карлыгачын шулай яраткан иде. әйе. шулай ук булмаса да аннан башка берәүне дә күрмәде. Ул белә хәзер. Карлыгачы Болгарда, угланы Ташбай да. Язганмы Тәңре аңа аларны күрергә, язмаганмы Сүбәдәй белми иде, ләкин күңел түрендә һәрчак очрашу өмете яши.
Сүбәдәй аралыкка чыкты, тәхет бүлмәсенә таба китте. Анда тагы да хәтәррәк сурә1 көткән икән. Тәхет ягына берәү дә керергә кыймаган, хәер, үзе шулай тәрбияләде кишектиннәрен: кая гына булмасын, нинди җиргә генә кермәсеннәр, әүвәл үзе аяк басарга тиеш.
Ишекне каерып ачты, керде. Тәхет янында бер мәет тәгәрәп ята. ишекъяры берсе чалкан төшкән, кулларын җәйгән, әйтерсең лә яр өстенә ташланган бака. Тәхеттә авызына чүпрәк тыгылган, нечкә кыл бау белән куллары терәкләргә, аякларын урындык аякларына бәйләнгән Кадап нойон утыра. Аның башы берьякка салынган, күзләре акайган. Сүбәдәй Тәхет янына килде. Кадан нойонга кагылмакчы итте, әмма кулын шундук тартып аллы. Ул исән кебек иде әле. Артына әйләнеп карамый гына:
Чишегез үзен, алыгыз авызыннан чүпрәген, диде.
Кул-аякларын чишеп, авызыннан чүпрәген алгач. Кадан нойонны тәхеттән алып, идәнгә сузып салдылар.
Табибны чакырыгыз! дип боерды Сүбәдәй
Табиб килде, мәеткә иелде, яңакларына суккалады, авызына көзге куеп карады, аннары нойониың күзләрен йомдырды да торып басты.
Ул яңадан якты дөньяга әйләнеп кайтмас, баһадир Җир куйнына озатырга кирәк.
Сүбәдәй күзен дә алмый Кадан нойонга карап торды. «Ике көн элек кенә Кадан нойониың биргән агулан үлмәвенә гаҗәпләнгән иде. тәкъдире
ерак булмаган икән үзе үк эзләп тапкан».— дип уйлады Сүбәдәй. Кичә иртән-иртүк, берни булмаган кебек Сүбәдәй юртасына нойон Кадан килеп кергәч, чак кына аягүрә торып басмаган иде Сүбәдәй. чөнки ана ким куйганда атка бирә торган агу эчергән иде табиб, һәрхәлдә, аңа шулай диде. Ә нойон таштай-тукмактай аның каршында басып юра. Шул ук кап-корсагы, шул ук кабак йөзенә ябышкан чикләвек чаклы гына борыны.
— Син миңа бикәне кияүгә бирергә, тархан итәргә ышандырган идең, баһадир. А|амыз Чыңгыз хан әйткән сүзендә тора торган булган, ә син аның корыч баһадиры...
Булыр, булыр, нойон. Сарайга кер. тәхеткә утыр. Әйе. бүген үк утыра аласың. Никах укытырсың да бикә дә синеке булыр.
Шуннан соң берсүз әйгми. Кадан нойон чыгып китте. Сүбәдәй аны өенә, ягъни гаиләсенә кайтып китте дип уйлаган иде, ә ул. чыннан да, монда кереп, тәхеткә утырган, кишектиннәрдән бикәне таптыра башлаган. хәтта никах укырга мулла чакырырга кушкан. Сүбәдәй баһадирлары боерыгын алмыйча һични кылырга өйрәнмәгән кишектиннәре аңа колак та салмаганнар, әллә бар нойон Кадан. әллә юк алар өчен Шуннан нойон арак соратып алган, анысын биргәннәр. Эчкән, җырлый башлаган һәм бераздан тагын, мулла белән бикәне китерегез, дип кишект иннәрнең җаннарына тияргә тотынган. Бәлкем, бик теңкәләренә тия башлагач, кишектиннәре Сүбәдәйгә килгән дә булырлар иде. ләкин кишектиннәр башында торган йөзбаш Җүзәкәй аңа колак та салмаган. Ә бикә белән кызны сакларга иң ышанычлы кишектиннәре белән йөзбашы Җүзәкәйне куйган иде Сүбәдәй. Барысы да һәлак булганнар...
— Нойонны, һәлак булган кишектиннәрне далага чыгарып күмегез дә өч тапкыр көтү уздырыгыз.— диде Сүбәдәй һәм чыгу юлына борылды.
Юртасына кайткач, ул күз чүпрәген табып алды, бәйләде, сорап алып, җылымса яңа суйган каз канын озаклап эчте.
Юргага меңбаш Котбый керде.
Ишеттеңме. Котбый?—диде Сүбәдәй. мендәргә кырын төшеп.
— Без Аллаһы тәгаләгә каршы гамәл кылдык, баһадир. Безне Аллаһы тәгалә каһәрләде. Мөселман диненең кануннарын белмәгән надан вә гафил нойон бикә кадәр бикәгә өйләнергә маташкан. Әлифне таяк дип белмәгән адәм ич.
— Ул юк инде. Котбый. куеп тор Мин синең Аллаңа рәхмәтле, мелла меңбашым, әйе. рәхмәтле. Мине зур бәладән коткарды. Нойон Кадан Чыңгыз нәселеннән, кайт кач әллә ниләр сөйләп йөрер иде. Ә сәнең Аллаң аны үз янына алды.
— Йа Раббым, гөнаһларым булса, ярлыкый күр, —диде Котбый
— Куй син аны. меңбаш. куй. Сине углан көтә. Шәптән түгел аның хәле, меллам, шәптән түгел. Авыруы да юк кебек, ярасы җөйләнгән, юне таза, ә эчтән һаман сызлана.
— Гашыйк ул. баһадир. Сырхау дәрәҗәсенә җитеп гашыйк. Ул кызны күз алдында күрмичә, аякка басуы шикле аның, баһадирым.
— Юк, мелла, аны йә сихерләделәр, йә аңа зәхмәт кагылган, йә ук агулы булган.
— Ук агулы булмаган, табиб тикшерде.
Димәк, зәхмәт кагылган. Шаманны дәш. кусын җеннәрен
Котбый дәшмәде, чөнки Сүбәдәй шаманына күбрәк ышана иде.
— Угланны тынычландыра алса, рәхим итсен, баһадир.
Котбый белә иде угланның чирен — гашыйк ул бала, гашыйк. Аңа бернинди мулла да. шаман да, табиб та кирәкми, аңа Бачман кызы Сөмбел кирәк Авыр гойгы-кичерешләре. җан ачысы, сагышы бары тик шуннан. Әмма Сүбәдәй баһадир әйткәч, шаманны да җибәрми булмас Йа Хода. Аллаһы тәгалә биргән дәрманны шаманнан өшкереп кенә бетереп булса икән ул! Ходай аны барыбер кабул итмәс, углан шулай ук
сырхаулар, раббыбыз каршында бәндәнең сихәтләндерү өчен утлан гашыйк булган кызны киллеру лазем дә бит. бер кулына төшергән Бачман баһадир бикә белән кызын күз карасы итеп саклар Иншалла. утлан icpc iep. бер-бер жае чыгар, жаны тынычланыр. Угланның күңел шифасы, жан ачкычы Бачман баһадир кулында хәзер. Сүбәдәй. Бик ихтимал, калаң ганглап кигсән. ул сиңа кызын бирер. Тик белмим, синнән курка юрган баһадир түгел шул ул. баш бирмәс, кызын биру генә гүге.т. тынгылык бирми башлар. Ә без синен белән калада бикләнеп утырырга өйрәнмәгән. Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек җитми сиңа, корыч баһадир Шул сыйфаттан мәхрүм син. шуңа сине Аллаһы тәгалә торып-торып кыен хәлләргә куя. Әнә тагын иң ышанычлы йөзбаш кишектипең далага чыгарып күмдердең. Нәүбәгтә кем'.’ Угланын'’ Бодай кул кушырып калада ятсаң, кыпчак-болгар сиңа тынгылык бирмәс, чөнки алар гуган җәйләүләрендә, ә без килмешәкләр, җәйләү-елгалар өчен генә түгел, габигате өчен дә килмешәкләр.
Котбый меңбаш. шулай дип уйласа да. шаманны барыбер углан янына җибәрде һәм сарайны сакларга үз кишектиннәрен куйды. Тән сихәтлеге якгы күк йөзедер, дигән иде ана беркөнне табиб. Капкорсак нойоннарны күргәч, шулай диде. Бу адәмнәр күп тә үтми бирән чиреннән китәрләр, аларны илаһи җир үз куйнына алыр, чөнки хәрамга хирыс кешеләрдер, ризыкның кадерен белмиләр, тыгынганчы ашыйлар, сыгы- на-сыгына капкан калҗалары кире килгәнче туктамыйлар Ә бит табиб хакчы Аллаһы гәгалә. Ай. Кояш. Йолдызлар хасиятләрен белмиләр, кара көчләргә йөз тоталар Синең ул халыкка алып килгән рухи ризыгың камил вә үтемле булмаса. ул халыкны кылыч белән генә җиңеп булмый, ул барыбер гасырлар үткәч булса да гафилләрдән йөз чөерер Ә гафиллек магу шарда кәттәдер. Котбый мелла аларны изге юлга салырга алынды, ил ю торган саен өметсезләнә, юрган саен өмете өзелә. Хәерлегә булсын
Котбый меңбаш шаман юртасына үт ге. сөяк кимереп утырган когсыз йөзне утлан янына барырга, утлан бүлмәсенә ияләшкән шайтаннарны куарга кушты. Шаман бик гиз риза булды, җыена да башлады
Тик углан алай-болай зарлана башласа, борыл ла чыгып кит. тенкәсенә тимә, диде ул шаманны сарайга габа озатканда
Шулвакыт аны гагын Сүбәдәй баһадир үз чагырына чакыртып а глы Утыр әле, Котбый. утыр. Син миңа кәңәш ит. ары таба нә кылыйм
Хәрәкәт ит. баһадир. Туктаган атның аягына солы төшә Ә кала белән нишлим?
Безгә сәүдә юлын җайга салырга, калага ипле тархан табарга кирәк булыр.
Син хаклы. Когбый меллам, хаклы Заманында Чыңгыз атамыз тикмәгә генә мөселман имамы Махмуд Ялавачны уң кулында утыртмагандыр
Ник чакырткан идең соң. баһадир?
Бар син углан янына. Когбый Нигәдер ул шаманны куын җибәреп. сине чакырырга кушкан Юаг баланы, өшкер, догаң укы Шифан тисә. каланың имамы нгәм
Каланың имамы бар. баһадир Тимик ана. юкса яман бетүе бар Ха гык монда дин тардыр
Когбый чыгын киткәч. Сүбәдәй тәхет ягында аунап яткан кишектинпс күз алдына кигерде Бака кебек кул-аягын җәеп ята иде Димәк, кемдер шундаен нг герен күгәрен орган ки. гчендәге әгыалары өзелгәндер Авы» чигеннән аг ын чыккан канны күргәч, гомер булмаганны Сүбәдәй йөзен чөергән пде Кадап нойонны исә нечкә генә кыл аркан белән урындыкка бәй гәгәннәр Аркан нечкә дә түгел, калын да түгел, кулга уңай Корык ясарга менә нин ги бау кирәк», дип уйлады Сүбәдәй һәм кншектиненә гәхег ягындагы Кадап нойонны бәйләгән кыл бауны агын килергә
кушты. Кишектине бауны китереп биргәч, ул бик озак нечкә арканга карап торды, сүткәндәй итте. Иң эчтә чи каеш икән, каешны сүс белән катыштырып ишкәннәр, аннары кыл уздырганнар. Менә ни өчен нык икән бу кыпчакларның баулары...
Кишектинен дәште, бау ишүчеләр унбашын алып килергә кушты. Күп тә үтми юртага уртача буйлы, төп кебек юан гәүдәле, тоз күзле, җирән сакаллы бау ишүчеләр остасы килеп керде
Кавемең? — дип сорады Сүбәдәй.
Тохар, баһадир. Барласларга күрше күк төркиләр, борын заманда безнең бабаларымызны шулай атаганнар.
«Тагын төркиләр Әйе. юкка гына йөртмим икән шул Котбый мелланы»,—дип уйлады Сүбәдәй үз-үзеннән канәгать калып.
Син миңа менә шушы бауның серен ачып бир. Атың кем?
— Киндербәк атлы мин. баһадир,— диде җирән сакал.
Бау ишүче оста арканны сүтеп карады, тешләде, муенына ышкыды, ахыр аягына элмәк итеп элде дә бар көченә тартты. Аркан сузылмады да. өзелмәде дә.
— Йә, ничек?
— Кыпчаклар гомер-гомергә оста бау ишүче булдылар, баһадир.
Каладагы бөтен бау ишүчеләрне җый да минем чирүемә шундый арканнар иштер. Бәһәсеннән тормам. Аңладың?
Баш өсте, баһадир...
Юртага ышанычлы кишектиннәре килеп тулдылар.
— Нә булды?
Баһадир, без төн юлын таптык.
— Нинди төн юлы?
— Бикәнең йокы бүлмәсендәге сәке астында капкач бар. шуны ачып, төн юлы аша далага чыгып була икән, инешкә кадәр җитә.
— Кем тапты?
— Мин, баһадир.
«Менә син булырсың да Җүзәкәй урынына йөзбаш. дип уйлады Сүбәдәй Ләкин башта бер шартым үтәрсең. Миңа углан Күлкән гашыйк булган Бачман баһадир кызын урлап алып кайтырсың»
— Тыңла мине, яугир. Мин сине бүгеннән... Атың ничек?
— Тәкә Тимер, баһадир.
— Йөзбаш Тәкә Тимер, диде ашыкмый гына Сүбәдәй — Йөзбаш!
Кишектин шундук баһадир аягына сыгынды, маңгаен итегенә терәде.
Йөзбаш Тәкә Тимер, үзеңә елгыр яугир егетләр сайла Аннары бире кил. Мин сезне бер кызны урларга җибәрәм.
Мин аны беләм. углан Күлкән сатып алган кыз ул! —диде кишектин.
— Ашыкма, йөзбаш, ашыгып куян куалар, ә мин сезне Бачман баһадир кызын урларга җибәрәм. Бер аймы, ике аймы йөрерсез, тик кызны урламый кайтмагыз.— Сүбәдәй казнабашын чакыртты һәм һәр кишек- тингә унар бәлеш акча бирергә кушты —Акча бездән, азык-төлекне үзегез табасыз. Ак юл сезгә, кишектиннәр!
35
аксинга килгәч кенә белде Сүбәдәй: кыпчак-болгарларның хатын- кызлары сәяси вә хәрби эшләргә дә катнашалар, хәтта орышларда да күренгәлиләр икән... Бу хәлгә ышанырга да була иде: күптән түгел, углан Күлкән гашыйк булган кызы сәүдәгәр сурәтендә Сүбәдәй ыстанына үтеп керә, җитмәсә угланны үзенә гашыйк итә. Бу халыкның хатын-кызларында, үз тарафларындагы хатын-кызлардагы кебек, илаһи нур балкып тора. Чыңгыз ханның атасы Йүзәкәй баһадир да. Чыңгыз үзе
С
лә татар хатыннарына өйләнделәр, хәгта Сүбәдәй баһадир да татар халкының хатын-кызларыннан арына алмады, өйләнгән булса да Карлыгачны очратты һәм шундаен гашыйк булды ки. әле булса күз алдына килгән саен йөрәге кысылып куя. Ә менә магул хатын- кызлары ир-ai нын сәясәте, хәрби эшләре белән бөтенләй кызыксынмыйлар Шул сәбәпле гомер буена орыш-сугыш дип авыз суын корыткан, яудан кайтмаган магул ирләре белән хатыннар арасында рухи якынлык юк. ирләре өчен, орыш кырында ятып калса да. ул хәтле уфтанмыйлар, һәлак булган икән, дип елашмыйлар, бер дә икеләнмичә, күндәм рәвештә йә иренен энесенә, йә агасына кияүгә чыгалар Әмма кыпчак-болгар хатын-кызлары ир югалтуны бик авыр кичерәләр, ул гынамы, өч көн үткәч бер. җиде көн үткәч икенче, кырык көн үткәч өченче, елы үткәч дүртенче тапкыр мәрхүмне бергәләп, искә алу гадәте бар. Каян килә ошбу халыкның хатыннарына мондый тугрылык Сүбәдәй белми иде. Бит унтугыз язын тутырып. Кү.ткән углан да ил-җәйләүдә берәүгә дә күз тутырып карамады, гүя хатын-кыз аның өчен юк иде. Хәер. Сүбәдәй үзе дә бик соңгарып кына өйләнде, шуңа угланның кыланышына шаккатмады. Киресенчә, үземә охшаган, дип кинәнде. Ә менә монда килгәч, кыпчак кызын күрде дә капланды, хәзер әнә чиргә сабышып ята. әллә чын. әллә юри. бер Тәңре белә. Хак, Бачман баһадир кызы Сүбәдәйгә дә ошады. Сүбәдәй дә яратты кызны. Тик ул чакта анын Бачман баһадир кызы икәнен генә белмәде. Хәер, белгән булса нә кыласын да үз-үзенә аңлата алмас иде. әмма иманы камил, кулыннан ычкындырмас иде Чөнки ошбу кыз ике арала сәяси мәсьәләләрне хәл итү мәсләген уйнаячак иде. Әйтик. Күлкән угланны Сөмбелгә өйләндерер иде дә кала iүрәсе итеп калдырыр, ә үзе Бачман баһадир белән берләшеп. Болгар! а яу йөрер иде. Килешер иде Бачман баһадир, кабиләләрне берләштергәндә Чыңгыз хан да төрле чаралар кулланды Берсенең кызына өйләнде, икенчесенең кызын энесенә алды
Сүбәдәй касәдәге кымызга үрелде, эчте, касәне яНә кечкенә өстәлчеккә куйды. Хикмәт. Карлыгач шушы өстәл янына утырып, вак-вак кына уртлап, кымыз эчеп утырырга яратыр иде Карлыгач янында ул Сө- ябелен гелән онытыр иле. әйтерсең лә анын туган җәйләвендә хатыны да. баласы да калмаган иде Юк. Сөябел аны барыбер яратмады. Яуга киткәндә ичмасам бер тапкыр да озатырга килмәде. Карлыгач булса, өзәңгесенә тотынып басу капкасына кадәр барыр иде Шулай да Сө- ябелгә өйләнгән өчен беркайчан да үкенү тоймады Сүбәдәй. Ул аны әнә шул кирелеге өчен яратты. Сүбәдәйнсн һәрчак яу! а китәсе килде, ә Сөябел аны теше-тырнагы белән җибәрмәскә тырышты Ә менә Карлыгач булса нишләр иде икән? Җибәрер иде микән яуга, җибәрмәс идеме? Тукта-тукта, соң аны бире тарафларга Карлыгачы тартып китермәдеме? Ник сон әле Сүбәдәй Үгәдәй ханга керә-керә ялварды Теңкәсенә тиеп бетте Имеш, аның яуламаган илләре калды, имеш, ул җәйләүләрнең үләннәре билдән. Анда байлыкның чиге-чамасы юктыр, дип үгетләде, хәтта олуг ханның үзен чакырды И i-җәйләүдә Сөябелен кочканда кочагында Карлыгачын күреп «Әллә акылдан язам инде?» дип үз-үзенә шаккатмады мыни” Бу тды андый хәл. булды Чөнки янында Сөябсле, ә күңеле Карлыгач белән мөлдерәп тулган булыр иде Менә ул. ниһаять. Карлыгачы калган илгә киле!) җитте, кул гына сузасы да . Тик беренче орышта ук шактый яугирләрен югалтты Беренче вә икенче тапкырдагы кебек, кыпчак-болгарлар аны янә танырга теләмиләр. Ул төрле хәйләләр корыр!а. орыштан йөз чөяргә мәҗбүр Тик кайчанга кадәр болай тик ятырсың?! Котбый мелла сиңа хәрәкәттә бәрәкәт, димәдеме'.’ Каладан чыгар!а. сузышырга кирәк Сугышырга һәм Бачман баһадирны җиңәр! ә Сүбәдәй өчен башка юл юктыр
36
и өчен Бачман баһадир калага һөҗүм итмәде, ни өчен кулына бикәсе вә кызы төшүгә. Идел буйлап Болгарга юнәлде берәү дә аңардан сорарга кыймады, хәтта Артык баһадир да. Шулай ук җиһангир илтабарның Сүбәдәй баһадирдан куркуы идеме, әллә бер-бер башка уе бар идеме?
Бу сорау бер Артыкны гына борчымый, мөгаен һәр азамат егет, һәр унбаш. йөзбаш. меңбашны борчый иде бу хәл. Хан оныгы Хансөяр дә. Ташбай да. Юлдаш та, төмәнбашлар Сөләйман һәм Арыслан бәкләр дә баһадирның бу кыланышын аңлый алмадылар. Бикәсе белән кызы үз кулына төшкәч. Бачман баһадир барлык Илтабарларын чатырына чакырды һәм аксакалларына сүз бирде. Тегеләр исә карлыккан тавышлары белән: «Күчеп китәмез, Сүбәдәй безгә барыбер көн бирмәс».— дип утырдылар.
Бачман баһадир тарафыннан зур югалту иде бу. Кала кадәр калаң дошман кулына калдырып кит инде. Ләкин хәтта шунда да аксакалларга каршы әйтүче табылмады. Бачман баһадир бикәсе белән бергә картларга ияк кагып, алар белән килешеп утырды. Кыш айлары, йә булмаса яман көзге айлар булса бер хәл, җәй уртасы ич. далада ачык һавада торырга була. Дөрес, меңләгән сугышчыларны ашату-эчерү бик тиз куркыныч фаҗигагә вә афәткә әверелеп китүе бар, ләкин бит иртәгә үк һөҗүм итәргә мөмкин Ләкин Бачман баһадир барыбер үзенчә эшләде, икенче көнне иртән-иртүк гаскәренә Болгарга таба кузгалырга әмер бирде.
Бары тик бер көнлек юл киткәннән соң. Иделне кичеп уң як ярга чыгып, өч көн юл баргач кына. Бачман баһадир Илһам ханга чаптарын җибәрде. Анда да бикәсе белән генә киңәште, һич берәүгә бер сүз дә әйтмәде Чаптары мондый хат алып киткән иде «Мин хан иям. калам югалттым, сәнең ил-җәйләвеңә ыстан туктадым. Ошбу җирлә миңа кала корырга фатиха бирсәң иде. Бачман баһадирың».
Магулларның көч-гайрәтен ишетә торып, һәммә нәрсәдән хәбәрдар булган Илһам хан баһадирга ыстан туктаган төбәккә кала корырга рөхсәт бирә һәм хат артыннан ук осталар да җибәрә. Илһам ханнан хат алгач, Бачман баһадир аксакалларын җыеп сөйләште дә тагын өч көнлек юл өскә таба күтәрелергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Өч көн баргач. Идел елгасының текә яр өстенә ыстан туктады һәм меңбашларына:
Шул төбәктә туктарбыз. Каламыз шунда корырбыз, диде.
Барчасы да килеп җиткәч, иртәнге якта җыен җыйды, хәлләрне аңлатыл. Борын-борыннан күчеп вә җәйләп йөрергә өйрәнгән халык буларак, аксакаллар да, азамат егетләр дә баһадирларына каршы килмәделәр, шул көнне үк юрталарын утырта башладылар. Шуннан соң гына Бачман баһадир үз чатырына Артык баһадирны чакырып алды һәм аңа. Болгарга кайтып китәргә мөмкин, диде. Ләкин Артык баһадир аның тупчылар янына чыгуын сорады һәм, без биредән, Илһам ханнан рөхсәт килмичә, беркая да китмибез, дип җавап бирде. Баһадир янәшәсендә утырган бикәсенә карады, тегесе килешеп ияк каккач кына:
Ярый, баһадир, чыгармын, диде.
Тупчылар каршына ул бикәсе белән бергә чыкты. Ләкин баһадир нотык әйтергә җыенганны күреп, аның тирәсенә бөтен халык җыелды. Бачман баһадир арбага менеп басты, бикәсен үз янына тартып алды. Халыкка күз йөртеп чыкты.
- Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим! Газиз кардәшләрем, туганнарым вә азамат егетләрем! Без бабаларыбыз кулыннан алган һәм сакларга тиеш булган Саксин калабызны кан дошманыбыз Сүбәдәй кулына калдырырга мәҗбүр булдык. Аллаһы тәгалә ярлыкый күрсен безне Бабаларыбыз гомер-гомергә күчеп, ыстан туктаган җиргә авыл вә кала кора
Н
йөргәннәр. Без әле үзебезнен Саксин калабызга әйләнеп кайтырбыз Ләкин безнең яңа гаилә корган угланнарыбыз, балаларыбыз бар. Ошбу кала аларга булыр. Олуг хан фатихасын бирде. Мәнем киявем хан оныгы Хансөяр, сөекле кызым Сөмбел калага үзләре исем тапсыннар.
Сөмбел, Сөмбел булсын! дип кычкырды алда торган Ташбай углан
Аның артыннан барысы да:
Сөмбел. Сөмбел! дип күтәреп алдылар
Аталарыннан ерак түгел басып торган Сөмбел ир-канашнын куенына керде һәм күз яше белән елап җибәрде.
Бачман баһадир кулын күгәрде
Оланнар! Аргык баһадир һәм Илһам хан каршы килмәсә. мин ошбу булачак калага тархан игеп хан оныгы Хансөярне, базарбаш итеп Ташбай менбашны тәкъдим итәр идем
Ур-ра! Ур-ра. Ташбай базарбаш. Ташбай углан базарбаш!
Аргык баһадир, куш кулын күгәреп дога укый-укый. биген сыпырды Тик янә һични аңламады Яңа салынасы каланы оланнарга калдырып, үзе китә баһадир, ни кылырга җыена?
Баһадирның янәшәсендә торган бикә үрслегг кенә Бачман ир канагына нидер әйтте. Баһадир ана ияк какты Бикә өстендә зәңгәрсу бәрхеткә көмеш тукылган камзул, башында нәкышлап чигелгән калфак Болгари итек йөзенә җиткән бала итәкле күлмәге алсу-көрән төстә, калфак маңгаенда зур гына зөбәрҗәт таш Киеме шәрәфәтле хатынның нурлы йөзенә нур ост и иде.
Җыен таралгач. Артык баһадир Бачман кардәше янына килде, беравык ни әйтергә белмичә гасабиланып торды.
Үзең кай тарафка китәргә җыенасың соң, баһадир? диде ул. ниһаять, янына килеп баскан угланы Ташбай белән килененә һәм хан оныгы иңеннән кочаклаган Сөмбелгә карап
Без синең белән. Аргык баһадир. Илһам ханнан гаскәр алын. Саксиш а таба юнәлербез. Без Сүбәдәйгә гынгы бирмәбез, ул каланы үзе үк ташлап китәргә мәҗбүр булыр!
Каһәри. каһәри аңа. баһадир. Мин риза Ә оланнар сезгә атака егыздан фатиха Корыгыз каланы Аннары Саксинга кунакка килерсез. дия-дия Аргык әүвәл Ташбаеның иңеннән сөйде, аннары хан оныг ы Хансөяр янына килде
Бер киңәшем сиңа, олан Чакыр атаңны кала корырга Чакыр, үкенмәссең Аның кулында таш эри
Кәнәшегсз өчен рәхмәт, атакай, диде хан оныгы Хансөяр Ә хәзер безгә игелек теләгез, оланнар, диде Акбикә
37
та-аналарын озаткач, яшьләр Илһам хан җибәргән осгаларны кәгеп, чагырларда тордылар. Бачман баһадир беттән каладан чыгып. ияреп килгән халык өйләренә нигез дә сала башладылар
Берише урман кисәргә китте, берише ауга йөрде, көтү көтте Атна дигәндә Болгардан йөзләгән ташчы килде, һәм алар килү белән таш чыгара башладылар Хан оныгы Хансөяр каланы күз алдына китереп сызымнар сыгып утырды. Ул. зарыгып, атасы артыннан җибәргән чаптарын көпе. Агасы Дәүран килсә, ул аңа сызымнарын күрсәтер һәм. агасы килешсә, саран нигезен күгәрә башларлар иде Шул ук вакьпга бераз уңайсызлану да юя иде: нигә әнисен лә чакырмады? Ярый та у »е. мин дә барам, дисә, барам димәсә әйбәт килеп чыкмас Чөнки ут ата-анасыннан фатиха алмыйча өйләнгән иде Башта бу нәрсә аның башына ла килмәде, хәзер исә чаптары киткәч, ни өчендер барысын да
А
яңабаштан уйлады да үкенү тойды. Ташбайга әнә атасы, бер-ике атнадан анаң белән атаң көт, килеп төшәрбез, туй уздырырбыз, дип киткән. Шул хакта Сөмбелгә әйткәч, хатынының бер дә исе китмәде.
— Ә син тагын бер чаптар җибәр,—дип кенә котылды.
Икенче көнне хан оныгы Хансөяр әнисен дә чакырып, икенче чаптарын җибәрде.
38
үбәдәй атна буена каладан чыкмады. Багучы меңбашларыннан атна буена, җир астына төшеп югалгандай, эзе суынган Бачман баһадир гаскәрен эзләтте. Ары чаптылар яугирләре. бире чаптылар, ләкин берәү дә Бачман баһадирны шул чаклы гаскәр белән Идел аша чыгып китәр дип уйламады. Ә Бачман баһадир моны эздән яздыру өчен эшләгән иде. Хәер, кала Сүбәдәй кулында ич. Бачман баһадир җәһәннәмгә олакса ни. Дөрес, калага ул кереп утыруга, күп кенә сә-үдәгәрләр. алыпсатарлар, базаркәләр Болгарга юл алдылар. Моңа да шаккатмады Сүбәдәй, берәүне дә тоткарламады. Кала хибесханә түгел, бикләп тотып булмый, аннары ул үзе үк булган тәртипләргә кысылмаска кушкан иде бит. Сүбәдәйнең ничек тә кала халкының күңелен күрәсе, каланы яулап алучы түгеллеген аңлатасы килә иде. Иллә нишләмәк кирәк, халыкның берише аның хәленә керергә теләсә дә. күпчелеге аны аңламады һәм аңларга да теләмәде, гәрчә кала имамы: «Сүбәдәй баһадир безнең өскә Аллаһы тәгалә тарафыннан җибәрелгән, килешәек»,— дип хотбә әйтсә дә. Мелла Котбый кала руханилары белән сарай арасында йөрде, аның да ике араны килештерәсе килә иде. Тик менә калага сәүдәгәрләр керми башладылар, туры Болгарга юнәләләр. Туктатып борып кертсәң, тагын, магуллар сәүдәгәрләрне тоталар икән, дигән сүз таралачак. Аида инде Саксинны бөтенләй урап йөри башларлар Кала имамы бик тырышып, җомга намазы саен Сүбәдәйне игелекле вә шәфкатьле, ярдәмчел вә миһербанлы дип вәгазь укыса да. халык килмешәкне үз итмәде. Калага чыкса, капка тәрәзәләрен ябалар, кибет ишекләрен биклиләр. Кала имамы вәгазь укып торганда, меңбаш Мөхәли укчылары ниндидер бер кибетне талыйлар, җитмәсә бер ахмагы кибетченең хатынын көчли. Бу хәбәр килеп ирешүгә. Сүбәдәй йөзләгән кишектинен ияртеп, шул кибет хуҗасына китте Кибет иясе бик тә диндар мөселман икән. Кибет түбәсенә менеп баскан да:
— Әгәр дә мәгәр ошбу явызларны баһадир җәзаламаса, ошбу калада иртәгә үк берәү дә калмас! Бу Саксин халкы күргән нәрсә түгел, көпә- көндез хатыным көчләделәр, кибетем таладылар. .
Башта баһадир Сүбәдәй моңа бик үк игътибар итмәгән иде, кибет урамына икс яктан да халык җыела башлагач, янына Котбыйны чакыртып алды.
— Нә кылабыз?
— Шауларлар-шауларлар да таралырлар. Хәзер имам килә, мин аны алырга кеше җибәрдем.—диде, зур эш эшләгән кебек, башын чөя төште.
Ә кибетче түбәдән Сүбәдәйгә кычкырды:
— Аллаһы тәгалә сәнең хөкемең көтә, баһадир. Гадел хөкемдар булсаң, җәзала җаһил меңбашыңны.
Мөхәли меңбаш Күрәлән буеннан, Кәүчин ыруыннан, борынгы магуллар кавеменнән. Аны җәзаласа, нә әйтер яугирләре? Җәзаламаса да. кыен хәлдә калачак. Кибетче һаман акыра, хатыным көчләделәр, мөселманнар. булган хәлме бу бездә, дип дулый. Уктан аласымы әллә үзен? Аннары кибетчене генә түгел, җыелган халыкны да. Хәрәземне шулай иттеләр бит әле. халыкны куып чыгардылар да каланы яндырдылар Халык шундук шым булган иде. Кайберләрең утка ташлатсаң да ярый
С
Икенең берен сайла, баһадир. Йә җаһил меңбашыңның билен сындыртасың, йә үзеңә дошман өстисен. Без сине, баһадир, гадел адәм дип кабул иттек, расла үзең!
Күр әле моны, ниндәен акыллы. Теленә ни килә, шуны такылдый. Әйе. Чыңгыз хан заманы булса, ул да ике дә уйламый кибетчене генә түгел, халыкны да уктан алдыртыр иде. Тик бит хәзер заманалар үзгәрде, олуг хан Үгәдәй аңа кат-кат кисәтте: калаларны җимермә, халыкларына тимә, күндәм хөкемдар тап та тархан итеп калдыр. Ясак җыяр
Мелла Котбый. нишлибез? Мөхәли менбашны кайтарып җибәре- рем Ә менә кибетченең хатынын көчләгән яугирне халык алдында уктан алмый булмастыр
Уктан алма, син аны кибетченең үзенә бир. баһадир, тамагы тыгылсын.
Хак. кан ңыгару җәзасын Тәңре дә яратмый — Сүбәдәй артында торган кишекгиненә ишарә ясады. Мөхәли меңбашка бар. хатынын көчләгән яугирне биреп җибәрсен. Тиз йөрегез.
Кибетче, дип кычкырды Котбый. Хатыныңны көчләгән яугирне алып килергә баһадир кишектиннәрен җибәрде. Төш аннан, халыкны котыртма.
Кибетче геләр-теләмәс кенә түбәдән төште. Ул арада кибетченең хатынын көчләгән яугирне дә китерделәр Сүбәдәй яугирне күрде лә. җирәнен, ирнсн бүлтәйтте Шыксыз һәм кирәкмәгән җәйпәк йөзле, карсак бер бәндә иде Ияк очында берничә бөртек сакалы бар. тешләре сирәк, баһадирга караган да агыннан төшми тора.
Синме көчләдең кибетче хатынын?
Яугир башын кырын салды, тирә-ягына күз ташлады һәм «Нигә җыелган бу халык?» дигәндәй, гаҗәпләнүен яшермичә, янәдән баһадирга карады. Сүбәдәй белә иде. магуллар яулаган халыкның хатын-кызларын һәрчак көчләделәр, һәрчак рәнҗеттеләр һәм моның өчен Чыңгыз хан яугирләрсн беркайчан да җәзаламады. Ул гынамы, хан үзе дә ул нәрсәдән баш тартмый иде. Ләкин монда бөтенләй хәлләр башка бит Тәңре рәхмәте белән Сүбәдәй кала тарханы итеп угланы Күлкәйне калдырачак, ә аңа ошбу халык белән яшисе. Елгыр Түкә Тимер әгәр дә мәгәр Бачман баһадир кызын да алып кайтса, дөньялар бөтенләй түгәрәкләнеп китәчәк.
Төш атыштан! диде Сүбәдәй Төш. төш!
Яугир тәмам курка калды, магул аттан төштеме, ул инде кеше түгел, ул гүя дүрт аяклы хайван. Сүбәдәй кишекгиненә яугирнең атын, коралларын алырга кушты Шундук берничә кишектин яугирнең коралларын сөңгесен, кылычын, ук салатын. җәясен салдырып алдылар
Ал кибетче, ул синеке Телисең үтер, телисең асып куй. телисең хезмә г чең и i. диде Сүбәдәй Йә. бәхилме?
Ә товарларым? диде кибетче, курка төшебрәк
Товарларың иртәгә китерерләр, лиле Сүбәдәй һәм атына камчы белән сукты да борылып китеп барды.
Кишектиннәре аңа иярделәр, ә артында шау-шу купты Мәгәр Сүбәдәй әйләнеп карамады Ул гомерендә беренче тапкыр яугирен халык хөкеменә биргән иде
39
IV әҗлескә нойоннар i ы на түгел, каланың имамы һәм мөридләре 1 дә чакырылган иде Сарайның аш бүлмәсенә җәелгән мул табын гирәли бер якка нойоннар. икенче якка имам һәм аның мөрил- ләре кунаклаганнар. Сүбәдәй кунаклар алдындагы бизәкле касәләргә ш ыибар ит те Бушлар Кымы тчы аның әмерен көтә, ул әйтүгә, касәләр
гә кымыз коеп чыгачак. Имам вә мөридләр дәшми-тынмый гына күзләрен песи кебек ярымйомган килеш дисбе гартын утыралар, ә н<-ионнар исә. буш кулларын кая куярга белмичә, әле буш касәгә, әле ашъяулыкка кагылып алалар. Нойоннарның гасабиланулары Сүбәдәйгә ошамый, ул аларны. гомумән, яратмый, иллә нишләмәк кирәк, алар анын кунаклары, иркәдән иркәләре, кадерлелән кадерлеләре. Нойоннарның берсе инде җир куенында ята Нойоннар хәзер җыйган товарны өчкә генә бүлә башладылар. әмма нәфсе дигәнең корт бит ул. гелән бәгырьне кимереп тора, диләр. Сүбәдәй үзе—Тәңресе саклый — ул яман чирдән ерак юра. Кил-гәненнән канәгать, киткәненнән зарланмыйча көн күрә Тик менә Күлкән угланына бераз мал җыеп калдырасы иде. Үзе ул монда калмас, каласы түгел, ә менә угланны калдыруы бар. Әлбәттә, сихәтләнсә. Әллә нигә угланга һаман ит кунмый, үлми дә. терелми дә. дигәндәй, котны алып тик ята. Авызында һаман бер сүз — Сөмбел. Шайтаннан туган нәрсә булды инде ул кыз да, тәмам сихерләп китте бит егет не Нә шаман, нә имам, нә табиблар игә китерә алмыйлар бичараны. Бар өмет әнә шул кызда. Түкә Тимер кызны алып кайтса, ичмасам, иркенләп сулыш алыр иде. ә болай углан янына кергән саен бәгыре телгәләнеп чыга. Нойоннар гаҗәпсенеп сарай бизәкләрен, дивар нәкышларын күзәтәләр Мондый хозур вә мәһабәт сарайларда булган халыкмы, үзләрен тәкәббер тотсалар да. юртадан ары кая киткәннәре бар?1 Әйдә, карасыннар. Гамьсез кыланалар Кадан нойонны телгә дә алмыйлар. Үз кайгылары кайгы. Арак эчеп, симез ит сосудан башканы белмәгән нойоннар белән анын сөйләшәсе дә килми, бар хәсрәтләре мал җыю. Ә менә имам һәм аның мөридләренә берни дә кирәкми. Нәрсә инде бу. динме шулай сабырлата адәм баласын?
Сүбәдәй имән бармагын күтәрде. Кымызчы касәләргә кымыз коярга тотынды. Сүбәдәй касәне алды, күтәрде.
Нойоннарым. имам хәзрәтләре, мөридләр. мин сезне ошбу мәҗлескә кәңәшкә дәштем. Сез минем бер соравыма җавап бирегез: мин. Сүбәдәй баһадир. Саксин каласын яулап дөрес эшләдемме0
Нойоннар күзгә-күз карашып алдылар, әмма берәүсе дә авыз ачып сүз әйтмәде. Бары тик имам гына тамак кырды.
Акыллыны җүләрдән кылган эше вә гамәле аерыр, ди. кем. Сүбәдәй баһадир. Кан коймый диярлек каланы кулга төшерүең үлән сәне мактау кәрәк. тик менә хөрмәткә ия нойоннарың телләрен тештән, авызларын йомып утыралар. Нәмә җитми үзләренә, җыйган малларымы. алган хатыннарымы?
Шәп әйтте имам, рәхмәт үзенә, җилле төшерде, нойоннар. имам хәзрәтнең сүзләрен аңлап бе юрмәсәләр дә. төшенделәр бугай, берсе тамак кырып алды, касәсенә арак коюны сорады.
— Баһадир, кичерә күр. мин арак ярата төшәм
Сал нойонга арак. сал-сал.— диде кымызчыга Сүбәдәй.
Нойоннар арак эчтеләр, имам белән мөридләр теш арасыннан гына кымыз чөмереп утырдылар. Табында табак белән түтәрәм-|үгәрәм ш тора. Үрелүче дә юк —барысы да Сүбәдәйнең ни әйтүен көюләр
— Ирха Кара нойон сүзгә оста безнең, диде Текнә нойон
Мин иртәгә кайтыр юлга чыгам, баһадир. Олау бир Мина җыйган малым бик җиткән.
— Олуг ханга ни әйтерсең. Ирха Кара нойон? Баһадир, олуг хан безне көтә, чаптарым кәлде.
Сүбәдәй Ирха Кара нойонның олуг хан Үгәдәй кагына аяк тибен керүен белә, шуңа бер сүз дә әйтмәде, бары тик. олау булыр ул. булыр, дип ияк какты.
Тик төмәнең калдырырга туры килер, нойон Каланы кулга төшерсәк тә. дошманны җиңгәнебез юк әле. Бачман баһадирның көч җыен, әйләнеп килүе бар
Төмәнем берникадәр алтын бәлешкә калдырам, баһадир Якшы. нойон Ирха Кара, мин сина хан исәбеннән түләрмен Алайса минем төмәнем дә алып кал. мин дә кайтып китәм. диде Текнә нойон.
Якшы. шулай итәрмен. Текнә нойон, диде Сүбәдәй бер сүз дәшми утырган Бүчек нойонга күз төшереп алды. Бүчек нойон, син нәмәрсә дәшми утырасын'.’
КиIәргә теләгән кеше күп сөйләми. Мин төмәнем белән китәм. баһадир. Кар 1 ая барган саен кешенең куәте китәр, диләр.
Ләкин, акылы артыр, дигәннәр бабайлар
АрI канныкы артадыр инде ул. артмаганныкы артмыйдыр, баһадир Тик мин төмәнсез юлга чыкмам
Менә бусы бөтенләй көтелмәгән хәл иде Сүбәдәй өчен.
Бүчек нойон, төмәнең өчен акча ала алмам, дип курыкмасаң иде. диде имам хәзрәтләре Без аны кала халкыннан җыеп булса да бирербез
Кала имамы тагын бер тапкыр шаккатырды Сүбәдәй баһадирны, ул моны аңардан гелән көтмәгән иде Ә бит хаклы, иртәнге намазда имам хәзрәтләре кала халкына баһадирның гозерен җиткерер. Әгәр дә мәгәр кала халкы аның хәленә кереп, ошбу мөртәт ләргә кирәк кадәр акча җыеп бирсә Сүбәдәй өчен каланы алудан да зуррак җиңү булачак. Дөрес, ул акчаны Сүбәдәй халыктан болай да җыя алыр иде. әйтик, талан алса Чыңгыз заманы булса, ике лә уйлап тормас иде Тик бит хәзер шартлары бүтән. Аннары максаты бар: угланны Бачман баһадир кызына өйлән-дереп. гәхегкә утыртып калдырырга Имам хәзрәтләре аша Сүбәдәй баһадир каланы ут лаша тапшырыр да илтә таба кузгалыр Тагын бер тапкыр инанды: Болгар илен өч-дүрт төмән белән генә яулау турында уйлап та карарга ярамый Ошбу якларга яу чыкканчы бик нык әзерләнер- тә. чирү тупларга, коралларны камилләштерергә Әйе. кул астында ун-унбиш төмән чирү булганда гына Болгарга яу килергә мөмкин Тик бу кадәр чирүне Үгәдәй хан бирерме0
Нойоннарны һәм имам хәзрәтләрен вә аның мөридләрен озаткач. Сүбәдәй бик озак шул турыда уйланып ятты Аннары торды ла юртасына юнәлде, тик угланы исенә төшеп, кире борылды һәм Күлкәй яткан кызлар бүлмәсенә керде Сакта торган кишектиннәргә гик торырга ишарә ясап, гүргә узды, йокымсырап торган угланга кулын сузды Сак кына кагылды кебек, тик углан кинәт сискәнеп китте, аннары куырылып куйды.
Хәлең ничек, углан?
Түзәрлек, атам.
Нойоннардан котылабыз, углан, кала безнеке Китәләр, ризалаштылар.
Бирсен Ходай, диде углан, мөселманнарга хас Аллаһы тәгаләгә морәжәтать итен
40
—ман хәбәр Сүбәдәйтә нойоннары китеп бер атна үткәч килеп иреште Каракорымга юл алган нойоннарны болгарлар Җаек елт асы буенда көтеп юрганнар һәм бар җыйган мал-мөлкәтләрен талан, яу озата барган яугирләрне туздырып, нойоннарны әсир иткәннәр Коч-хәл белән котылып, ике яугир ошбу хәбәрне Сүбәдәйгә ирештергәч. Сүбә ын ачуыннан аларның икесен дә камчы белән ярды Бары тик ачуы басыла төшкәч кенә, тегеләргә арак салын бирергә кушты, сораштырыр- та тотынды
Кем талады, кем иде?
— Бачман баһадир. .
Сүбәдәй сикереп торды, арлы-бирле йөренергә тотынды ~
Каян барып чыккан ул анда? Бит Идел буйлап өскә таба киткән иде...
— Безгә анысы караңгыдыр, баһадир.
— Югалыгыз күз алдымнан!
41
лар чатырда яшәделәр. Кояш баеганны көтеп ала алмый интектеләр. Хан оныгы Хансөяр хатыны Сөмбелне кулыннан да төшермәс иде, тик аңа көнозын төзелеш мәйданында булырга, әмер- боерыклар бирергә туры килә, хәтта урман кисүчеләр янына да барып кайтырга җай тапмый иде. Моның өстенә Саксин каласыннан күчеп килгән гаиләләрне урнаштырырга кирәк иде. Саксин халкы күбесе өйләрне саманнан күтәрергә теләде, әмма хан оныгы Хансөяр аларга моны эшләргә кушмады. Биредә кышларның шактый салкын булуына сылтады, агач өйләр бурарга киңәш итте. Агач өйләр суктырыр өчен хан оныгы Хансөяр күрше чирмеш осталарын ялларга дип Ташбайны кодалап җибәрде. Бу халык бик күптән инде агач өйләрдә яшиләр, шуңа күрә осталары да күп, ялланып эшләргә яраталар иде. Урманнан бертуктаусыз бүрәнәләр кайта торды, осталар. Хансөяр сызымына карап, тархан сараен күтәрә башладылар. Хан оныгы Хансөяр атасы Дәүранны көтте, ләкин көтеп ала алмагач, үзенчә бурата башлады. Шул атнада анасы белән атасы килеп төштеләр. Корабта килгәннәр, осталар китергәннәр, бирнә-бүләк. кораллар, таш кисүчеләр. Әтисе белән әнисен каршыларга хан оныгы Хансөяр Сөмбелне дә елга бакалдагына алып төште. Кораб яр кырыена туктауга, беренче булып коры җиргә баскан Назлыгөл иң әүвәл киленен кочагына алды һәм күзләренә карады да үзенең яшь чакларын исенә төшереп:
Балакаем, синмени инде Хансөяр угланның хәләле? Йа Раббым, төкле аягың белән корабка кер. аннары бергәләп чыгарбыз,— диде.
Хансөяр белән Сөмбел корабка күтәрелделәр, анда әтисе аларга бүләк-бирнә сандыкларын тапшырды һәм хезмәтчеләргә сандыкларны алып төшәргә кушты. Дәүран килененә карап торды-торды да кай ягы беләндер кыз чагындагы хатыны Назлыгөлгә охшатып:
— Углан, атаң-анаңнан фатиха алмыйча өйләнергә ничек кыйдың?—дип көлде. Шуннан Назлыгөленең иңеннән алды да — Без дә шулай өйләнешкән идек, алма агачыннан ерак төшми икән, иншалла. безнең кебек тигез-тату яшәрсез, диде, һәм икесенең дә битләреннән үбеп, килен кешене кызарырга мәҗбүр итте.
- Кичерә күрегез, әтием-әнием. кичерә күрегез угланыгызны, бәхилләгез. Фатихагыз ала алмадым. Вәләкин Раббым вә мәхәббәтем шаһит, мин Сөмбелне яраттым. Атам, Сөмбел, хатта язган идем инде, Бачман баһадир кызы. Бәхилләгез безне.
Бәхилләми буламы, бәхилләми буламы, балакаем.— диде Назлыгөл оланнарның икесен дә кочып. Аталары, бәхиллибезме? дигән булды, кинаяләп.
Хан оныгы Хансөяр аталарын ярга әйдәде, хатыннарны алдан җибәреп. үзләре ярга баскач, ата кеше угланына:
Хатының гүзәл, йөзендә фәрештә нурлары балкый, иншалла. бәхетле гомер итәрсез,—диде.
Мин аны, атам, син әниемне яраткан кебек яраттым.
Дәүран-ата, әллә кайчангы хәлләрне исенә төшереп булса кирәк, тыенкы гына кеткелдәп көлеп алды. Аннары калага күз салды да. соклануын яшермичә:
А
— Хан сараен кем күтәрә? — дип сорады.
Хан сарае түгел лә. дигән булды хан оныгы Хансөяр.
- Искәр, углан, һәр өйне хан сараена тин итеп салсаң гына, калаң матур булыр, даны еракларга таралыр Кала яме анда яшәгән вә көн күргән халыкның йөзедер Матур мәһабәт өйләр кеше күңелен сафландыра. пакьләндерә. балакай Бу хактан нә генә гөзетсәң дә. онытма һәр нәрсәгә күнелең биреп тотынганда гына, һәр нәрсәне тәмам гашыйк булып башкарганда гына, кеше синең кулың тигән нәрсәләргә сокланыр Нурсыз өйнең эче дә салкын булыр, ди Акча-мал кем бирле’
Аты яман яугир Сүбәдәй баһадир Саксин каласын басты, атам Ил-малын алып, атам Бачман баһадир бире күчеп килергә булды Ләкин Сүбәдәй баһадирдан үч алу нияге белән тагын кала тарафына кайтып китте
— Мин бу хакта хәбәрдар, углан. Аларга Җик Мәргән килеп кушылган, Булат бәк ияргән һәм алар Саксинга юнәлгәннәр, дип әйттеләр Иншалла. магул яугирләрен куарлар һәм илемездә янә тынычлык урнашыр. Урыслар белән дә ипле генә сәүдә игеп ятабыз
— Әтием, калага Сөмбел исеме кушарга киңәш итте Бачман баһадир Исемне халык бирер, каланың салынуы хак булсын, олан
Бәген бирнә-әйберләр чагыр тирәсенә китерелгәч, килгән осталарны урнаш гыргач. кала халкы өчен үзенә күрә бәйрәм уздырдылар Яр өегенә жысн табыны җәйделәр. Казаннан килгән мичкә-мичкә әче балны тәгәрәтеп китерделәр. Каланың бар төбәкләрендә дә бу көнне бәйрәм иттеләр. Мелла Хакимжан манарасы күтәрелә башлаган мәчет янында кала халкына вәгазь укыды, килгән кунакларга хөтбә әйтте, кала салучыларга игелек теләде.
Шуннан уен-көлке, күңел ачу башланды. Кич ахшам намазы җиткәч кенә өйләренә, өйләре булмаганнары чатырларына, чатырлары булмаганнары яр аегындагы куышларга, куышлары булмаганнары шалашларга таралыштылар. Әтиләрен яңа корган чагырга урнаштыргач, хан оныгы Хансөяр хатыны Сөмбелнең күзләренә карап.
Әйдә Иделгә төшен, коенып менәбез, диде
Әй. мин оялам. Хансөяр
Кемнән?
Әнә ай калыкты, ай карап гора.
Ай! Ай үзе дә ялангач гәбаса
Булса ни. Аның каравы мин оялам
Алайса. Сөмбел, мин сине күгәреп алып гөшәм
Шулай диде дә хан оныгы Хансөяр Сөмбелне кулына күтәрде һәм йөгереп елга буена алып төште, аягына бастырды, үзе чишенә тә башлады
Мин куркам. Хансөяр •
Кемнән? Монда аждаһалар юк иле кебек
Алайса үзең чишен дә кер. гик мина карама
Кыз чагында син кыюрак идең, Сөмбел
Әйедер. бәлкем. Хәзер оялам да. куркам да
Хан оныгы Хансөяр суга керен кит те һәм йөзеп чума башлады Аның артыннан калку күкрәкләрен куллары белән каплан. Сөмбел керде һәм. су биленә җитүгә, йөзә башлады Су салкын гүгел иде мөхәррәм ае. көннәр jcce гора, кичләрен һәм төннәрен эсселек сүрелә төшсә дә. көнозын кояш кыздырган җир-су җылысын саклаган, коена торгач, гә- мам судан чыгасылары килми тордылар Коену тары төнлә белән бигрәк тә рәхәт икән Җылымса су тәнне йомшак кына иркәли, наглый и те
Чума-куыша. чыр-чу килеп коендылар, су чәчрәтештеләр, колешгс- ләр. Тагын йөзделәр, ә ай аларга көнләшкәндәй елмаеп карап торды Ул арада көмеш табактай жеме г гәп юрган ай болыт аегына чум ты С омбе г үзе дә сизмәстән «Ай!» дип кычкырып җибәрде дә каударланып яр
буена д аба ашыкты. Судан чыкгы, үзалдына өшеп киткәндәй калтырана- калтырана киенә башлады.
Сөмбел, Сөмбел! дип кычкырды Хансөяр Кая киттең син. Мин чыктым, мин куркам, син дә чык Хансөяр!
Хан оныгы йөзеп килеп судан чыкты, тиз-тиз генә киенде һәм җилкәләрен җыерып, өшеп-кал гыранып торган Сөмбелне кулына күтәрде дә йөгерә-атлый яр өстенә алып менде, аягына бастырды, битләреннән үбеп алды, кайнар сулышы белән кулларын җылытты.
Әллә өшедең?
Юк ла, әллә нигә калтырата. Хансөярем, әйдә, кайтыйк...
Хансөяр аны тагын кулына күтәрде, Сөмбел тынычланып, ир-канаты- ның муенына сарылды:
Хансөярем, миңа шундый рәхәт.
Мин сине шундый сагындым, Сөмбелем, шундый сагындым,— дия-дия хан оныгы хатынның беләкләреннән үпте, муен-колакларына Iел-иреннәрен тигезеп алды. Сөмбел ошбу назлауга, татлы вә рәхәти ыңгырашу белән аваз салды.
Чатырга кайтып, бер юрган астына кереп яткач, аларга тагын да ләззәтлерәк булып китте. Ашыйсылары да, эчәселәре дә килмәде, Ходай тәгалә аларга тән-җан тансыклавын биргән иде, сөешеп туймас хәлгә җитеп, аунадылар, кочыштылар Бернидән дә ояласы юк. ай да күренми, бары тик икәүдән-икәү генә. Алар ниндидер бер мәлдә икесе дә мәхәббәт мәҗнүненә әверелделәр. Сөю-назлауда, иркәләүдә вә үбешүдә бер-берсен уздырырга тырышкандай, әле укмаштылар, әле чалкан төшеп, хәлсезләнеп яттылар Рәхәт дулкынында чайкалгандай көймәдә яталар кебек, 1 атлы наз сүзләре күңелне җилкендәрә. җанны эретә, бер тән, бер җан итә икән. Кавышкан, кочышкан саен аерылыша алмый интектеләр. Җиңелчә, әмма тыенкы гына бер-берсенең ыңгырашуын ишетү икесен дә чарасыз нгте. бермәлне икесе бер матдә, бер җисем хәленә керделәр кебек тоелды. Тик кем әйтә алыр сөю вә яратуның чиге бар дип Кем бу халәттә үзе өчен рәхәти яңа бер дөнья ләззәте ачмый да. шуны кабатларга теләми икән. Кабатламас мизгелләр, хиссияте ташып торган тойгы, җисми 1еләктән туган мөлдерәмә наз вә сөю-сөелү кешене тәгаен чарасыз итә икән ич. Аңарда, бигрәк тә ир-атта гүзәл затын күтәреп күккә ашу теләге туа, шул ук халәткә омтылган кочагындагы сөйгәнендә шуңа таба талпыну тоеп, ул чынлап та үзен олуг куәткә ия җан дип хис итә. Мөгаен, шушы хис, шушы тойгы, кабатланмас мизгел кешене чын мәгънәсендә кеше итәдер, ә мәхәббәт. Аллаһы тәгалә тарафыннан адәм баласына бирелгән иң кадерле, шул ук вакытта иң нәзберек, иң зәгыйфь, иң нечкә, иң күркәм тойгы вә хистер.
Ул аны сөйде, назлады, тән-әгъзаларының һәр буынын, һәр ноктасын үбеп чыкты. Калку тыгыз күкрәк, песи борыны кебек төнлә дә җемелдәп юрган ими башын үбү аның өчен хәттин ашкан ләззәт вә хис тойгысы бирсә, аның ошбу назлавыннан Сөмбел күккә ашкандай хис итте үзен.
Хәләл ирем минем, Хансөярем,— дип күгәрчендәй гөрләде ул назга сусавын аңлатып.- Хансөярем, син мине беркайчан да. берәүгә дә бирмәссең...
Ир-канаты Хансөяр Сөмбелнең бу сүзләренә сискәнеп китсә дә, әйтер сүз таба алмады Бары тик зиһене аша кинаяле, шикле бер уй узды: «Нигә ул алай диде9»
Икесенә дә чатыр һавасы эсселәнеп китте. Алар бер-берсен бары тик күңел күзләре белән генә күрделәр.
— Сөмбелем-җаным. Син минем хәләл җефетем, син минем багалмам, алиһәм, карлыгачым, былбылым, Ләйләм...
Мөгаен, тикмәгә генә сөю-назлау, ярату вә мәхәббәт адәм баласына Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән, димәгәннәрдер, күрәсең. Борын- борын заманда, Адәм белән һаувага җан иңдергәндә әйткән. «Ошбу
якты дөньядан мәхәббәт вә сөю китмичә ахырзаман килмәс!» Ә бит бик дөрес. Җир йөзендә адәмнәрнең бер-берләрснә мәхәббәте булганда яшәү дәвам итәчәк.
Сүтелеп-таралып. кулын хәләл җефетенең нечкә биленә куеп ятканда хан оныгы Хансөяр әнә шунлый фәлсәфи уйларга бирелде Бала чагында ук аңа мөгаллимәсе Зөләйха кешеләрне ничекләр яратырга сабак бирде. Тәтеш шәех үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, хан сәркатибе мәһди галим Кәтиб Хафиз аның якты дөньяга күзен үзенчә ачты.
Үсә-исәя төшкәч. Кәтиб Хафиз аны еш кына үзләренә алып барды, ислам динен кабул иткән ха тыны Амата ана үз белгәнен сөйләде. Алармы н борынгы бабаларында аллаларның күп булуы, мәхәббәт алласы Афродита хакында сөйләде Аматага ышансаң, борынгы грекларның олуг аллалары Зевс адәми затны бер итеп яраткан икән Ир дә ул. хатын да. имеш Әмма гора-бара күзәтә икән Зевс. ошбу зат куәтләнә бара, һичкемгә буйсынмый, башка аллаларны санга сукмый һәм хәтта Зсвска яный башлый Шуннан Зевс моның куәтләнеп китүен күрен, батыры Гераклга моны акылга утыртырга куша Теге төшә дә ир вә хатын булып йөргән затны кылычы белән урталай яра икән Яра да яңабаштан икесенә дә җан өреп, икесен икс якка җибәрә Олуг алла Зевс Гераклның эшеннән канәгать кала Менә шуннан сон ошбу ике зат яңадан бер зат булу өчен ниләр генә кыйланмыйлар икән, әмма кушыла алмыйлар, ди Олуг алла боларга карап горган-тортан да: «Бер-берсен назлауны, сөешүне мәхәббәт дип атагыз», дип әйтеп әйткән, имеш Ир-ат белән хатын-кыз шуннан бирле бер затка әверелү өчен ничек кенә тырышсалар да. әлегә кадәр бер зат була алганнары юк. ди. Аның каравы, шушы мәхәббәт аша бу ике зат балалар таба башлаганнар.
Хансөяр яван хатыны Аматаның самими хикәятеннән тыенкы тына көлсә дә. Сөмбел белән сөешкәндә еш кына аның сүзләрен исенә төшерә иде. Амата ана әйтте: «Ихлас мәхәббәт эчкерсез була. Мәхәббәтнең кавеме дә, теле дә. дине дә юк Мәхәббәтнең кавеме, теле, лине сөю- ярату вә назлаудыр» Әйе. мөгаллиме Кәтиб Хафиз бикәсе Амата ана адәм баласына Аллаһы тәталә тарафыннан бирелгән иң гүзәл, ин күркәм, иң татлы сыйфатларның берсен мәхәббәтнең серен аңлаткан иде.
Мәхәббәт алласы хатын-кыз тәненә җитмеш төрле сөю вә назлау биләмәсе биргән, шуларнын җидесен тапканда да һәр ир-ат сөйгәнен бәхеIлсләрдән бәхетле итә ала Амата әйтүенә ышансаң, әнә шул җитмеш биләмәне тапкан һәм назлаган ир-ат кына Аллаһы тәталә яраткан якты дөньята үз дәвамнарын калдырырга хаклы, дигән иде яван хатын- кызы Аның шушы сүзләреннән соң хан оныгы Хансөяр һәр күзе төшкән хатын-кызга сокланып һәм тансыклап карар иде. Ә инде Сөмбелгә гашыйк булгач, тәүге сүзләрне беркайчан да онытмады Бик ихтимал. Амата әйткән куәтле затка әверелә алмагандыр, әмма Сөмбеле белән кавышкан һәм якынлык кылган саен үзендә: тәнеңдә, җанында үзгәреш тойды һәм ошбу үзгәрешне сөйгәнендә лә күрергә теләде.
Сөмбел боларнын берсен дә белми Амаганы күргәне дә. серле хикәятләрен тыңлаганы да юк аның Ә менә Ходай тәгалә кушынмы, сөйгәненең һәр на тын бик телән, бар оятын читкә куеп кабул итте. Бәлкем шуңа Рәсүлемез Мөхәммәдсөю вә назлауны, хатын-кызга ташыйк булуны гөнаһка санамагандыр Насара линендә бу хәл киресенчә ләбаса, һәр якынлык кылу гөнаһ. Димәк. Рәсүлемез мәхәббәтне изге нәрсә итеп кабул иткән Хаклы, мең тапкыр хаклы Рәсүлемез: саф мәхәббәт гөнаһ була алмый
42
ле анда, әле монда әүвәл буралар, аннары түбәләре яоылган <. J өйләр күтәрелә башлады. Кала салуны үз кулына алган әмир
Хаҗи остасы Дәүран булачак Сөмбел каласын Казанга охшатырга тырышты, гәрчә өйләрне, урам сузуларны бу урындагы жир йөзенә яраштырып урнаштырса да. Бер ай дигәндә тархан сараеның түбәсен яптылар. Ә инде Сәфәр ае азагында кибетләр эшли башлады, базар һәм сәүдә үзәкләре житеште, кәрвансарай утары өлгерде. Болгар, Казан. Кашан. Тубылгыiay, Җүкәтау, Сувар. хәтта урыс тарафыннан Владимир каласыннан сәүдәгәрләр күренә башлады, алынса гарлар ишәйде.
Бачман баһадир Саксин каласын югалткан. Сүбәдәй баһадирга калдырып киткән, дигән хәбәр Болгар дәүләтенең барлык калаларына ирешкән иде инде, шуңа күрә ирекле алайлар Бачман баһадирга ярдәмгә ашыкт ы, ә инде Сөмбел каласы салынуын һәм базар ачылуын белгәч, теге йә бу калада төпләнеп җитмәгән гаиләләр бирегә күчеп килә башладылар Хан оныгы Хансөяр аларны кабул итте, өй салырга урын күрсәтте һәм булдыралган кадәр акчалата ярдәм итте. Күчеп килүчеләр күбрәк кыпчаклар иде. Бозаулык. Кандыр, Кенәл. Саратау, Самара тарафларыннан күчеп килгән халыкка үзләренә урам салырга рөхсәт ителде Кем куа иде кыпчак халкын ошбу төбәкләргә? Билгеле инде магуллар. Сүбәдәй яугирләре нә игелекле булып күренергә теләсәләр дә. көтмәгәндә калаларга яу йөриләр, халыкны талыйлар һәм Саксинга таялар иде. Дүрт төмән яугирне ашатыр- га-эчертергә киендерергә кирәк иде, кала халкына бу хәл авыргарак килә башлагач, Сүбәдәй үзе үк тирә-якка яу йөрергә һәм кала-авылларны таларга рөхсәт биргән иде. Кыпчак-болгар халкының Сөмбел каласына күчеп килүләре шуннан иде. Күчеп килгән халыкка хан оныгы Хансөяр кинәнде дә. көенде дә Чөнки кыпчаклар күчеп китә башлагач. Сүбәдәй баһадирның Богырыслан кебек саф кыпчаклардан торган, тана-башмаклар үрчеткән төбәкләрне үз кул астына җыюы бар иде.
Ул арада Дәүран атасы белән Назлыгөл анасының китәр көннәре килеп җитге. Бакалдакка озата төшкәч, атасы Хансөярне бер читкә алып, бер киңәш бирде.
— Углан, күрәм-күзәтәм дә шиккә калам. Бу магул дигән халык һаман кыпчак-болгар халкын кысрыклый, һич булмас димә, ошбу тарафдарга да килеп җитәрләр. Шуның өчен гаскәр туплый башла. Төмән- башың бар — Ташбай углан.
— Киңәшең өчен рәхмәт, атам. Мин үзем дә шулайрак уйлап тора идем.
Әмир Хаҗи белән мин сөйләшермен, кирмән-кальга күтәргәч, туплар да җибәрербез. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы тәгалә.
Хан аныгы Хансөяр атасын баш иеп. килешеп тыңлап торды һәм. кораб әзер булгач, кузгалдылар. Әниләре белән саубуллашканда Назлыгөл әнисе елап та алды, Сөмбел дә күз яшьләрен яшермәде. Биредә торганда әтисенең әнисенә карата җылы мөнәсәбәтен күреп, хан оныгы Хансөяр күңеленнән бәхетле бер көнләшү хисе кичергән иде.
Хан оныгы Хансөяр базаркәләрдән. алыпсатарлардан, ки.п ән-киткән сәүдәгәрләрдән салым җыяр өчен әтисеннән бер кеше җибәрүен үтенде. Атасы ана. әмир Хаҗи белән сөйләшеп карармын, дип ышандырды.
Әгисе белән әнисен озатып куйганга атна-ун көн вакыт үтмәде, көтмәгәндә гаскәр олавы белән Бачман баһадир килеп җитте. Бачман баһадир олау-олау мал-байлык китергән. Бу кадәр байлыкны күз алдына да китермәгән хан оныгы Хансөяр, кич табынга утыргач, сорап куйды:
Атам, без сездән бу хәтле байлыкны өмет итмәгән идек. Инде халкыма кыш буена ризык булды, ачка үлмәбез, дип әйтә алам
— Кияү балакай, хәтереңдәдер. Сүбәдәй баһадир безне бик җиңел генә төп башына утырткан иде. Бу юлы мин аны кәкере каенга терәдем.
Бер үзем генә түгел, Булат бәк. Җик Мәргән Ә ул болай булды. Сүбәдәй баһадир нойоннарын кайтарып җибәрергә уйлый һәм үз дигәненә ирешә. Тик бер нойон, гаскәремне дә алып китәм. ди. Сүбәдәй нойон белән килешергә мәҗбүр була, чөнки ана олуг хан тагып җибәргән нойоннар комачаулыйлар, җитмәсә яулаганнан сон җыйган бөтен мал-мөлкәтне үзара бүлешәләр. Сүбәдәй аларны бер көн юл озага бара да кире Саксинга борылып кайта. Багучыларым мина моны җиткереп тордылар. Менә яулаган халыкларны талап Саксиннан кузгалган байлык белән Җаекка якынлаша нойоннар. Гаскәрнең бер өлеше ун ярда кала, бер өлеше аръякка кичә Олауларны чыгарырга керешәбез дигәндә генә, без ябырылдык. Орышсыз булмады, әмма бер генә олау да Җаекны кичә алмады. Олауларны да куна төшердем. Ә менә Җаекны кичкән яу тирләр нойоннарын да ташлап, бик тиз күздән яздылар. Без магул.тар талап җыйган бөтен байлыкны алып, сезнен тарафка килдек. Ә әсир төшкән нойоннарны Илһам ханга калдырырга туры килде, хан шулай теләде.
Мин сезнен өчен шат. диде хан оныгы Хансөяр. Шунда гына яннарында Артык агакайның булмавын искәреп алды
Ул хатыны белән бүген-иртәгә килеп житәр. диде Бачман баһадир. Кем, әтием?
Apr ык атакай, син шул турыда сорарга җыендын түгелмени.’ Ташбай углан кунаклар көгсен. Айгөл, сиңа да әйтәм
Без кәгәбез, кәгәбез, баһадир, диде Ташбай. Бигрәк гә Айгөл. Әниемне күрәсем килә, дип җанга гиде инде
Без сөйләштек, оланнар. Apr ык баһадир килгәч, без янә бергәләп Саксинга таба кузгалырбыз. Минем Сүбәдәйне Саксиннан куасым килә.
Илһам хан белән киңәшергә иде. агам, әүвәл.
Башта ханга кереп фатихасын алабыз Иншалла. хәлебезгә керер, әмир Хаҗига да сугылырга исәп юк түгел Әзерлексез юл чыкмабыз анысы Ярдәмгә килүчеләр дә ишәйде. Куарбыз без ул сукыр шайтанны, оланнар, куарбыз.
Илһам хан үзе дә барса икән, диде мелла Хакимҗан
Әйе шул, дигәндәй, барысы да Бачман баһадирдан җавап көттеләр, әйтерсең лә Саксин каласын Сүбәдәй баһадирдан азаг игү И гһам ханнан тора иде Бер уйлаганда мелла хаклы иде Сүбәдәй баһадир Саксинга юнәлгәндә ул Илһам хан каланы якларга гаскәр белән үзе ки нән булса, ихтимал, корыч баһадирны калага да кертмәгән булырлар иле Ләкин ни сәбәпледер Илһам хан үзе дә килмәде, хәтта гаскәрен дә җибәрмәде, бары гик бер-ике мен тупчыларын гына җибәреп когы гды һәм. нәтиҗәдә, Саксин каласы Сүбәдәй баһадир кулына күчте Хак. Бачман баһадир Сүбәдәй ысганына кузгалмаган булса, бик ихтимал, каланы кулында тота да алган булыр иде Хәзер соң инде, эш үткән, корыч баһадир калада утыра. Бүчек нойон бер төмән яугирен үзе белән алып китсә дә. тегеләрне болгарлар юлда туздырган булсалар да. магулларның төп көче Сүбәдәй кулында иде әле. Сүбәдәй баһадирның чирүенә җиңел караган илләрнең күбесе инде аның ат тояклары астында ягалар иде Бер уйлаганда. Чыңгыз ханның данын да нәкъ менә шул кеше күтәрүче иде Сүбәдәй баһадир. Тик бит. гадәттә, яугир җиңә, хан макгала. тип әйтәләр һәм шулай булды да. Сүбәдәйнең җиңүләре Чыңгызга дан кигерде, абруен арттырды, ә шушы җиңүләрнең башында йөргән баһадир бары гик «корыч баһадир» кушаматы алып, күләгәдә калды Әмир Хаҗиның да. туганы олуг хан Илһам ханның, хәтта Саксин каласы тарханы Бачман баһадирның да хатасы корыч баһадирга җитди гошман итеп карамаудан булды Хак Чыңгыз хан ку г аегында бер Сүбәдәй баһадир гына яу башында тормады Чыңгыз ханның баш ут ганы Җүси. Сүбәдәйнең абасы Җәбәй нойон, төрки тәрдән Гүяк бәк. угланнары > гә- дәй. Чыгыгай. Түләк, туганнары Хөчар. Алган. Чәчә бәк. Билге- гай һәммәсе чирү белән йөри, һәммәсе алгы сафта була һәм күбесе
орыш кырында ятып кала, ә даны, даны Чыңгыз ханга. Сәне милади белән 1223 елда Бохараны алгач. Чыңгыз хан шунда кыш чыга. Яз көне Сыр-Дәрья буйлап югары менеп. Кулай Башы дигән урында ауга йөреп ял итә. күңел ача. Ул гынамы. Иртыш якларында җәйләгән угланы Җүсине янына дәшә. Теге атасына һәдия-бүләк итеп егерме мең ат алып килә, һәм шул урында Чыңгыз хан корылтай уздыра, шул урынла рәхәт кыла, җәен җәйли. Ә бу вакытта Сүбәдәй баһадир белән абасы Җүси һәм төрки бәге Гүяк Кавказ. Днепр. Идел буйларында сугышып йөриләр - янә Чыңгыз ханның данын арттыралар. 1224 елда, кыш көнендә. Җунгариядә Чыңгыз ханга Сүбәдәй баһадир һәм абасы Җәбәй килеп кушылалар. Җипеп-җиңелеп кайткан Сүбәдәйне Чыңгыз мактамый, чөнки бик күп яугирдәрен югалткан, талаган малын калдырган була, әмма баһадирга һәм абасы Җәбәйгә бик алай күтәрелеп тә бәрелми, чөнки аңа дан яулап йөрүләрен белә, бары тик Сүбәдәйгә генә, анысын да шактый нык салып алгач, мәҗлестәге табын янында: «Корыч баһадирым!»—дип әйтеп әйтә. Бары шул.
Үләсе елны Чыңгыз хан, угланы Җүсигә тапшыр дип. хат язып бирә. Анда мондый юллар була: «Углан, Сүбәдәй баһадир яулаган илләргә бар да җир-җәйләүләрен билә. Атаң Чыңгыз».
Чыңгыз ханның мөһере сугылган хатны Җүси угланга илткәндә ул вафат булган иде инде. Бирә алмады Сүбәдәй баһадир Җүси угланга хатны. Ләкин хатны кадерләп, бөти итеп күнгә тегеп, муенына тагып йөрде. Сүбәдәй баштан ук Җүси углан кул астындагы баһадир иде. Җүси углан вафат булгач та, ул анда калды. Мәгәр Чыңгыз ханны үз кулы белән күмде. «Мине Борхан Хандук тау итәгенә күмегез» дигән сүзне дә хан аңа карап әйтте. Сүбәдәй күмү мәшәкатен үз өстенә алды диярлек. Угланнар авыр хәлдә сырхаулап яткан аталарына нәкъ менә Сүбәдәй каршында бер-берсе белән телгә килмәскә, бер-берсен тыңларга ант иттеләр, ягъни бармакларын канатып, каннарын арак касәсенә агызып, нәүбәтләп эчтеләр. Олуг хан итеп угланы Үгәдәйне дә Сүбәдәй булганда билгеләде. Ә бит хан булып баш бала Җүси калырга тиеш иде. тик ул бала юк иде инде — вафат, агулап үтергәннәр иде һәм кем диген - Чыңгыз ханның яшь хатыны Хулан... Чыңгыз угланнары арасында Җүси углан иң бәхетле, укый-яза белә торган бала иде. Сабакны аңа уйгур мөгаллимнәре бирде, дөрес, алар нәсаралар иде. ләкин Сүбәдәйгә алар- ның диннәре кирәкми иде ул чакта. Ислам һәм нәсара диненә ул соңрак игътибар итә башлады. Болгарга яу йөри башлагач. Сүбәдәй баһадир Җүси угланга Чыңгыз ханның әмерен китереп өлгермәде, әмма Чыңгыз хан мөһере сугылган, үз каны белән бармак баскан әмер кәгазен берәүгә дә бирмәде дә, күрсәтмәде дә. Ул аны догалык урынына үзендә йөретте. Хатны ул бары тик Үгәдәй ханга гына күрсәтте. Теге исерек баш атасының т амгасын күрсә дә. әлләни шаккатмады, шулай да Сүбәдәй сораган чирүне бирде.
Боларның барысын да белмәсә дә, мелла Хакимҗан ошбу булган хәлләрнең күбесен ишеткән иде инде. Шуңа күрә булса кирәк. Сүбәдәй баһадир чирүе зурмы, кечкенәме — җитди карады, бу баһадир белән буласы орышка җитди килде.
Бачман баһадирга: «Илһам хан үзе барса икән».— дип бары тик шуның өчен генә әйтүе иде.
43
иземләү һәм тоемлау хисе каян килә икән кешегә?.. Бер Ходай үзе генә беләдер. Сөмбелне соңгы вакытта елга буе"тартiы. Гүя аны кемдер дәшә, әйди, кәгә сыман, ә чарасыз калган, тәмам гасаби- лана башлаган Сөмбел коенасы булмаса да, елга буена төшә. Хансөяре
С
башы белән төзелеш эшенә кереп чумды, ә ул гелән берьялгызы Кай- себер көнне аңа бигрәкләр моңсу булып китә. Шушындый вакытларда Иделкәе аны бигрәк тә тарта, бигрәк тә әйди, дәшә башлый. Бармаса. елгага кереп чумып чыкмаса. төне төн түгел, йокысы йокы түгел, төне буена яман төшләр күреп, саташып чыга Ахирәте Айгөл исә. минем көмәнем бар. дип. өйдә утыра, булачак баласына кием тегә, бишек җырлары өйрәнә. Ир-канаты Ташбай бәләкәй арба белән бишек тә ясаткан икән. Ә Сөмбелгә торган саен моңсу, җан ачысы белән тулы тойгы-кичерешләре көннән-көн нәүмизләнә. нарасыйлана. әсәрләнә бара, чөнки балага уза алмый интегә. Инде ошбу якты дөньяда яшәү мәгънәсез бер мәгыйшәткә әверелеп бара. Күңел төшенкелеге йөзенә үк чыкты, иллә ире Хансөяре моны күрми, әллә сукырайды, әллә юри күрмәмешкә салынамы. Сәер хәл. елга буена төштеме, аңа җиңелрәк булып китә. Чәрелт и-чәрелти очкан акчарлакларга, яр кырында чөкердәшкән карлы! ачларга карап тора-тора да онытылып китә, уйлары еракка-еракка хыялый киләчәккә юнәлә Ә аның бөтен хыялы бала табу, үзен дә. Хансөярен дә бәхегле итү иде. Соңгы вакытларда үз-үзенә йомылды Сөмбел, юашланды, бәхетле үткән кыз чагы матур төш бу тын кына калды. Ә бит дәрманлы егетләрдәй чабып барган тулпарларны йөгәнләр, сикереп атланыр, ир-ат сафында кылычтан алышыр, очкан кошларны уктан алыр, гайрәтле айгырларга аркан ташлар иле. Соңгы вакыт га исә Сөмбелнең гүя канаты каерылды Кайчан һәм ни сәбәпле башланды әле бу төшенкелек?.. Әйе. ахирәте Айгөл килеп, чәйләп утырганда, көтмәгәндә түгәрәкләнеп килгән көмәнен күрсәткәч булды Көмәнен күрде дә ахирәтенең, гүя Сөмбелнең тәне буйлап яшен чаткасы үтте Нигә .шарда түгел ул көмән, нигә аны Ходай тәгалә шул бәхеттән мәхрүм игә’'
Йа Раббым. алай ук күңеленә якын алмаган булсачы Шул мәлдә гүя аның йөзенә камчы белән суктылар, гүя аны урамга куып чыгардылар Ул әнә шул гап-гади сәламәт һәм һәр хатын кияүгә чыккач була юрган көмәннән мәхрүм иде. Аңа Ходай бу Бәхетне бирмәгән микәнни?! Ә менә ахирәте Айгөлгә биргән, җитмәсә Сөмбелнең җанын көйдереп, кай ягы беләкдер каплап куйган казанны хәтерләткән көмәнен күрсәтеп, авызын ерып утыра.
Күр әле. күр әле. ахирәтем, әллә тибешә дә инде Тибешә, билләһи тибешә. Ташбай малай тели иде. бу тамаша тибешкәч, малай була Аллаһы теләсә, дип гөлдери.
Ахирәте Айгөлнең уе баласының кем булуында булса. Сөмбелнең уе әнә шул көмәннең үзендә булмавы кайгысында иде
Ахыр, беләсе килде: пичекләр сөешәләр, пичекләр якынлык кылалар икән. Бу хакта сорагач, ахирәте гаҗәпләнде, кызарынды, колак яфракларына I үя уг капты, әмма оялмады, йөзендәге нурларына нур гына өстәлде
Шуны да белмисеңме, жүләрем? диде ахирәте С өмбелгә сына улы караш iашлан. Әллә соң аерым йоклыйсызмы'* Беләсеңме, мин апын куйныннан да чыкмыйм Ксрәм дә эрим инде менә
Бергәлеккә бергә йоклыйбыз анысы, ахирәтем, дигән бу лды Сөмбел
Карале, сөя беләме соң үзе. фәрештә үпкән җиреңне таптымы'* Шаккатмады иде бу Айгөл, әллә ниләр белә, гаҗәпләнмәслек тә түгел иде.
Ул кай җирдә татын? дип сорады Сөмбел, күзләрен күтәреп карарга оялып, әмма чын вә ихластан, чөнки ул чынлап га фәрештә үпкән җирен белми иде.
һи-и. шуны да белмәгәч, диде җитмәсә борынын чөя төшеп Айгөл
Менә монысын һич тә көтмәгән иле Сөмбел Бсләм дисә белми, белмим дисә оят Ничек шул хакта сорамак кирәк, аннары Айто т каян белә у т хатын-кызның фәрештә үпкән нурлы җирен?
— Белергә белә анысы. Рәсүлемез рәхмәте белән барысына да төшендек. бер-беребезне сөеп туя алмыйбыз
— Ни җитми соң? Балага узмыйсыңмы? „
Йа Хода, сөйләшү бу кадәр тирәнгә китәр дип һич ю уйламаган иде Сөмбел, сүзне тизрәк икенчегә борырга теләп, табындагы ризык-нигъ- мәтләрне кузгаткалап куйды.
Әйдә, җитешеп утыр әле. Айгөл. Чәкчәгенә дә үрел, аша, сез хәзер икәү ләбаса, ятсынып торма. Әнә хәлвәсеннән дә авыз ит. бик тәмле, Бохара сәүдәгәреннән алдым, имамыбыздан өшкер геп китердем, дип мактады.
Сәүдәгәрләргә ышансаң, алар мактарлар, мүкне бал итәргә дә күп сора.маслар Мин хәзер базарга чыкмыйм, ахирәтем, Ташбай йөри. Эше дә шул булгач Мин үзем төшсез йөзем яратам. Хәзер базарда бар да бар, Аллага шөкер. Беләсең килсә, ахирәткәем, балага узгач, әллә ни булды үземә —үлән ашыйсым килә башлады. Яз көннәре иде. Сөярби җитешкән чак аны ашадым, күңел теләми башлады. Аннары ниндидер җөнле күкәй ашадым. Җирдә үсә. Зур да түгел үзе. Аннары кузгалак, балтырган.
Ахирәте әйткән бер үләнне дә яхшылап белми иде Сөмбел. Ул далада үсте ләбаса, ә Айгөлнең әтиләре Сувардан күчеп килгәннәр иде. Әллә нинди җөнле күкәйләр, җитмәсә җирдә үсә. Ул нинди ризык тагын? «Әллә шуларны ашамаганга балага узмыйммы'’»—дигән шиккә калды Сөмбел. Ләкин: «Тагын ни ашадың?» дип сорамады, сер бирмәде. Үлән ашап кына балага узсаң икән ул... „
— Ярый, амин тотыйк инде, ахирәтем. Үзең дә кил. Йә Ташбаем кайтыр. Беләсеңме, ул кайчак, җүләрем, көндезен дә мине тансыклый.
— Тәнең оялмыймы соң?
- Китсәнә, ахирәтем. Изге теләк лә ул. Нинди ояты булсын ди изге теләкнең. . Йә, хуш. мин китим инде. Үзең дә килеп утыр шулай...
Ахирәте Айгөл китте, әмма Сөмбел күңеленә тау-тау шом салып китте. Балага узыйм дисәң, әллә нинди үләннәр ашарга, ирең синең тәнендәге фәрештә үпкән җирең табарга, яратышканда көя күбәләге кебек янарга кирәк икән. Хансөяре назлаганда вә сөйгәндә Сөмбел янмадымы?.. Янды Хәтта кочагында эреп киткәндәй тоя иде үзен, әйтерсең лә Хансөяренең аңа булган мәхәббәте кояш, ә ул нур астында яткан балавыз иде.
Ә шулай да Сөмбел үлән ашарга булды — атна буена урманга йөрде, елга буендагы әрәмәгә керде, төрле үләннәрнең тәмен татып карады, хәтта катып беткән, инде чәчкә атып койган сөярби үләнен дә тапты, тазартмый-нитми авызында әчкелтем-төче тәм тоеп, чәйнәп йөрде.
Урманга, әрәмәгә ни өчен йөрүен ир-канаты Хансөяргә әйтмәде. Юк, ул аңардан курыкмады. Хансөяре аңлаган булыр иде, мөгаен. Ул илаһи, әдәпле, инсафлы, игътибарлы, тәүфыйклы. Аллага шөкер, ул яктан бәхете мөлдерәмә тулы. Тик менә икенче яктан?..
Син урманга берүзең йөрмә. Угырларга тап булуың бар.—диде Хансөяр көннәрдән беркөнне, аның урманга йөрүен әллә берәрсеннән ишетеп, әллә үзе күреп.
— Алар миңа тимәсләр, куркырлар. Мин коралсыз йөрмим.
Корал белән генә әллә ни кыра алмассың. Угыр беркайчан да берүзе генә йөрми. Аннары син хатын-кыз..
Минем алыптай егетләргә каршы торганым бар. Хансөяр. Борчылма минем өчен.— дип турсайган иде Сөмбел.
- Әллә үпкәләдең инде? Бәхәсләшмим, син кыю хатын. Бер түгел, ике-өч егеткә каршы торырлык. Кил әле минем белән көрәшеп кара. Кил инде. кил.
Син мине күптән җиңдең инде, Хансөяр. Тик...
Килде, янәшәсенә басты, иреннәре белән муенын үпте, назлап кына колак тәңкәсен тешләп алды, үбә башлады.
Мин сине яратам, яратам. Сөмбелем, үлепләр яратам
Мин синнән малай көтәм. Хансөяр. Әнә Айгөл өлгертеп ята инде Мин белом. Ташбай әйтте. Син дә миңа табып алып кайт Каян9 Урманнанмы?
Урманда булса, урманнан.
Ни әйгә ала иде иренә Сөмбел? һични Иң әүвәл ул курыкты, коты алынды Ире дә бала гели икән ич. ул гына түгел!
Мин бүген әче какымы, сөярби диләрме, шул үләнне табып чәйнәп йөрдем. Әче дә. татлы да кебек үзе.
Көз көнендә нинди сөярби булсын ди
Шул үләнне ашасаң.
Нинди үләнне. Сөмбелем, ни сөйлисең син'.. Тәмлеме сон үзе?
Телең йотмалы.
Телең дә йоттыңмы?
Менә ич гелем, йотмадым, сиңа да калдырдым, диде Сөмбел, телен чыгарып күрсәтте.
Хансөяр аның телен тешләмәкче итте. Сөмбел яшерде Көлештеләр. Аннары ир-канаты ишекъяры барып, келәне эләктереп килде.
Хансөяр, нишләвең бу? Көпә-көндез! Ничек оялмыйсың?!
Изге эшңең оя i ы юк. диде Хансөяр. Айгөлнең сүзләрен кабатлап.
Ир-канаты аның нечкә билен, зифа гәүдә-сынын. эчкә багып юрган кендеген шул көнне күрде. Сөмбел баш га оялды, үз-үзен кая игәргә белми куырылып килде, бары тик ир-канаты татлы итеп нәүмизләнә- кинәнә назлый башлагач кына, таралып китте Көпә-көндез булса да. сөелде-сойде Сөмбел, ояты турында да онытты...
Шуннан ул тагын елгага су буена төшә башлады.
Ул үзе дә белми ни өчен күңеле су буена тартканын Ләкин гөшмн дә булдыра алмады, һәр көнне көн уртасы җигүгә. Иделгә юнә гә. ә асраулары, хезмәтчеләре гүрә хатынына аптырап карап калалар Чөнки инде берәү дә елгада коенмый, су шактый суынган иде Сөмбел дә коенмады, бары гик итекләрен салды да тубыклары күмелгәнче суга керле, бармакларын маймычлар кыгыкл агайга рәхәтләнеп горды, ә кайчак кычкырып җибәрәсе килә иде. Кемгәдер зарланасы, кайгы-хәсрәген уртаклашасы. Шунда ул яр сөзәк җирдән төшеп килүче җайдакларны күрде Нигәдер ул алардап курыкмады. Гадәттә, азамат егетләр еш кына аг ларын эчерергә төшәләр һәм шуклашып, куышып-узышып киләләр Яр сөзәк җир урман яклап, чакырым тирәсе ара. Кояш әле баемаган, текин яр аегында лггер түшәлә башлаган инде. Җайдаклар якыная башлагач. Сөмбел комлыкта яткан итекләренә күз төшереп алды. Ләкин ни сәбәпледер сулан чыкмады Ир-канаты кала тарханы вә түрәсе Хансөяр әмир Хажидан базар- баш соратып алып, Ташбай угланны атакай игеп билгеләде, у i хәзер үзенә азамат егетләр җыя. аларны хәрби уеннарга өйрәгә иде. шулар дип белүе иде. Вәләкин егетләр якыная бантлагач, эчке бер тоемлау белән сизде, аңа таба ят кешеләр килә киемнәре генә түгел, ат-кораллары да үзгә. Сөмбел соңгы мәлдә ашыгыбрак судан чыкты, итекләрен кия башлады. Киде һәм торып басам гына дигән иде. колак янында ук ярсып йөрәк каккан ат сулышын юнды. Алдагы җайдак чаптырып ки гә-ки түгә, аны эләктереп тә алды, күгәреп ияренә дә аркылы салды С өмбел хәтта кычкырырга да өлгерә алмын калды Багыр егет агын борды һәм җан-фәрман урман ягына чапты. Сөмбел моны чамалап белде Аркылы төшкәнгәме. Сөмбел кычкыра алмады, кычкырса да тавышы чыкмады, хәер, чыкса да берәү дә ишетмәс иде Капланып ягу тан аның күңеле болганды, аяк-кулына терәк эзләп чәбәләнә башлады Кыз ур гауда бик күп егетлекләр күрсәткән Түкә Тимер йөзбаш кулыннан ычкыну мөмкин түгел иде Бары гик урманга килеп кергәч кенә, йөзбаш Түкә Тимер агын туктатты һәм егетләренә кызны иярдән алырга кушты
— Бачман баһадир кызы Сөмбел, диде йөзбаш Түкә Тимер гөрек сүзләрен вата-жимерә Сәне без Күлкән угланга алып кайгырмыз. Ул бик каты сырхаулый, Сүбәдәй баһадир, син дәваларсың, дип өмет итә. Үзең атланып барасынмы, бәйләп салыйкмы?
Икс аягы белән каты җиргә баскач кына, булган хәлнең асылына төшенде Сөмбел, гәрчә башта ук яманлык сизгән булса да. Әйе, аны урладылар, һәм Сүбәдәй баһадирның башкисәр егетләре урлады. Елга буена алты-җиде генә җайдак төшсә дә, урман авызында йөзгә якын яугир көтеп торган икән. Барысы да авызларын ачып. Сөмбелгә карыйлар. Кулында һичнинди коралы юк. булган хәлдә дә һични кыла алмас иде Бсрмәлгә чарасыз калды. Өметсезлектән чак кына җылап җибәрмәде. Кычкырсаң, һич булмас димә, авызыңа чүпрәк тутырып, бәйләп атка салачаклар. Бердәнбер чара—үзе атка атланырга һәм карусыз алар теләгән җиргә барырга.
Китерегез атыгызны, меңбаш Түкә Тимер.
— Бачман баһадир кызы мине белә! — дип гаҗәпләнде Түкә Тимер.
— Белә, йөзбаш, белә. Сүбәдәй баһадир Бачман баһадир кызы артыннан җыен әтрәк-әләмне җибәрмәс. Кыз урлауда, кеше җәбәрләүдә сиңа җиткән яугир юк дигән яманатың йөри. Мине Күлкән углан биш бәлеш алтынга сатып алганда син дә бар идең.
— Бар идем, хак. диде кинәнеп Түкә Тимер.
— Сиңа шунда Күлкән углан унбаш Түкә Тимер дип дәшкән иде.
— Дәшкән иде. Бачман баһадир кызы, дәшкән иде. хәзер мин йөзбаш. Күлкән углан иямдер. Атландырыгыз әсир кызны атка!
— Мин үзем атланам, йөзбаш Түкә Тимер.
Кузгалуга, йөзбаш Түкә Тимер атын Сөмбел белән янәшә алып китте.
— Куркасың, йөзбаш?
— Кисәтеп куям, Бачман баһадир кызы, качам дип уйлама. Үзем Болгар җирендә ятып калсам калырмын, әмма сине исән килеш бирмәм. Күлкән углан син киткәннән соң саргайды, йөзендә нур калмады. Сине таптыра да сине таптыра.
— Мин табиб түгел, йөзбаш.
— Табиб син. Бачман баһадир кызы, табиб. Атаң Бачман баһадир каласын биләгән өчен Сүбәдәй баһадирдан үч алды, илгә озаткан барлык байлыгын кире талап алып калды.
— Үз байлыгын кайтарып алу талау була димени?!
— Ул мал-байлыкка Саксин кебек ике кала салып булыр иде. Хак. бер каласын салып та ята. Тик баһадир үзе калада юк. диделәр.
Минем синең белән сөйләшәсем килми, йөзбаш. Син мине урлап алып киттең. Көчләп бәхет килми.
— Син сайрар кош. сандугач. Бачман баһадир кызы. Сайрар кошны читлектә тотучылар да бар. Читлектә утырырсың.
Сөмбел сырхаулап яткан Күлкәнне күз алдына китерергә тырышты. Болгар азамат егетләре килеп, аларны азат иткәндә Җүзәкәй яугирләре белән сугышканда да. тегеләр җиңелеп, кан эчендә ятканда да Күлкән кычкырмады, һәм курыкмады да бугай. Аңа барыбер иде кебек. Тик әнисе белән Сөмбелне алып чыгып киткәндә генә, торырга, нидер әйтергә ымсынгандай итте. Иллә барыбер кузгалмады, бары тик күзләре генә яшь белән тулды. Ул иреннәрен кыймылдатып. Сөмбелгә «Китмә, китмә. Сөмбел!» дияргә җыендымы, дидеме. Бәлкем шуңа. С өмбел'Күлкән өстенә ыжгырып килгән хан оныгы Хансөярне туктаткандыр. Ул мәлдә авыру Күлкәнне кызганса да, дошман күрде Шуңа да карамастан, Хансөяргә аны үтерергә ирек бирмәде. Ни өчең? Үзе дә белмәде, һәм ир-канагын тыеп калуда беркайчан да үкенү тоймады. Хәзер исә үзен урларга кишектиннәрен җибәргән өчен ул ана ачулы иде Хак. ул аңа үлем теләмәде, шул ук вакытта нәфрәтен дә яшермәде.
Шунда туктыйбыз, елганы таң аткач кичәрбез.—диде йөзбаш Түкә Тимер. Иделнең яр башына туктап, атыннан төште.— Төшегез, ял итегез, байбичә
Урланган хатын-кызларның үз-үзләренә кул салганнарын, суга таш-ланганнарын күп иТпетте Сөмбел, ә менә үзен дә урларлар дип һич кенә дә күз алдына китермәгән иде. Бу хәлне кеше авызыннан ишеткәндә урланган кызлардан көнләшү кебек ят хис туар иде. Бары тик Юк. үз-үзенә кул да салмас, суга да батып үлмәс. Ул аның каршына барыр һәм аны яратмавын турыдан-туры күзенә бәреп әйтер. Җыласын. аягына төшеп тәгәрәп үлсен, нә тәнен, нә жанын бирмәс. Ни өчендер Сөмбел Күлкәй угланнан курыкмый иде. Теге вакытта өстенә атланып, кул- аякларын бәйләп, авызына чүпрәк тутырып киткән мәлен күз алдына китерүгә, хәтта чак кына кычкырып көлеп жибәрмәде. Ни генә булмасын, йөрәгенең гүрендә авыру вә сырхау угланга карата кызгану хисе ята иде. Шул ук вакытта белә иде: аның сөйгәне бар Хансөяре Башка аңа һичкем кирәкми! Ул аны үлепләр ярата, ансыз торуны күз алдына да китерә алмый. Тик биг әле аны Хансөяреннән урлап, канатларын каерып алып киттеләр. Ул хәзер урланган кыз гына түгел, әсир ителгән хатын ләбаса.. Күлкәйнең атасы алар өчен кан дошман. Сөмбел күңелендә Күлкәйгә карата ачы нәфрәт булмаса да. Аны хәзер Күлкәй гарафына алып кайталар. Инде нишләргә тиеш булачак ул? Иделне кичкәндә суга ташланыргамы? Аны бәйләмәделәр, күз карасы кебек сакласалар да. кул-аягы иректә ич!
Гадәти йокы. Ияргә баш куеп кына, урланган халәгең белеп, йокыга китә алсаң икән Хансөяре нишли икән анда? Хезмәтчеләре. Идел буена төшеп китте, дигәч, йөгереп елгага килгәндер. Сөмбел. Сөмбелем! дип кычкыргандыр. Йокламады, күзләре генә камашып алды бугай, аны уяттылар да. Берничә корт һәм кымыз бирделәр. Сөмбел т еләр-т еләмәс кенә эчте, тозлырак корт кисәкләрен авызына капты Ул әле булган хәлгә һаман ышанып җитми иде. Гслән төшендә генә кебек. Урманнар, таныш болыннар, әрәмәлекләр, тугайлар арт та калды. Иделне кичкәч, бик озак ниндидер тарлавыктан бардылар. Аннары далага килеп чыктылар Дала таныш иде Сөмбелгә. «Хансөярем, кая син! Батыр Ташбай, нитә син азамат егетләрең белән дошманны куа чыкмадың? Куып җиткән, тапкан булыр идең әле», дин үртәлде Сөмбел, иксез-чиксез дала киңлегенә күз ташлап.
Дулкынланып торган тоташ кылганнар арасыннан көнозын бардылар. Атлар җилле тоыпгты. йөзбаш Түкә Тимернең тизрәк калага җитәсе, Сүбәдәй баһадирга. «Йөгең үтәдем, баһадирым!» дип әйтәсе килә иде. күрәсең Булдырды бит. урлады биг Бачман баһадир кызын, сүзен сүз итгс. Әйе. мак такырлыгы да бар икән шул
44
ачман баһадир кызын урлап алып кайттык, дип сөенче җиткергәч. Күлкән угланнан битәр. Сүбәдәй баһадир ныграк кинәнде Кызны алын кайткан яугиргә бил каешын салып бирде, кочаклап үпте. Гомер булмаганны кыланды Сүбәдәй Кыланырлыгы да бар иде Бачман баһадир кызы аның кулында, димәк. Күлкән углан аякка басачак, чөнки сырхау бала: «Сөмбел. Сөмбел», дин авызыннан да өзми иде Инде, һичшиксез, угланны Бачман баһадир кызына өйләндерәчәк. Кияүдә булган моңа, гомумән, игътибар итмәде Сүбәдәй. Бал искерми кыз картаймый Аның кулында җи т меш г үзәлгә т орырдай кыз бала иде Калганын вакыт хәл итәр. Бәлкем әле. тәкәббер баһадирның кодасы ук булыр. Ул аңа утланып өйләндерер, кала имамыннан никах укытыр, аннары шәрәфәтле бикә белән тәкәббер баһадирны туйга дәшәр Кил
Б
сәләр яхшы, килмәсәләр дә, исе китмәс, туй барыбер булыр. Аннары угланы да. ниһаять, тынычланыр, терелер, йөзенә нур кунар. Югыйсә аштан калды, саргайды, чак кына кузгатсаң, сөякләре шылтырар сыман. Күлкән угланны Котбый меңбаш тәрбияләде, ислам динен кабул итәр, әле дә авызыннан Аллаһысын вә Раббысын төшерми, мөгаллиме Котбый үз дигәненә иреште, хәерлегә генә була күрсен. Инде инанды Сүбә- дәй: Болгарга кул сала алмастыр. Болгарны өч-дүрт төмән яугир белән генә яулыйм димә. Ә менә Саксинны Күлкән угланына биреп калдырыр. Ары таба уйларга куркынычрак иде. Чөнки үжәт вә үз көченә нык ышанган тәкәббер Бачман баһадир һаман тынычлана алмый икән әле. Шымчылары жит кереп торалар. Тәңре шаһит. Дөрес. Бачман баһадирның, ул киткәч, килеп Күлкән угланны үтерүе дә бар. Ләкин имам хәзрәтләре үзе никах укыган һәм кавыштырган гаиләне бозарга ирек бирерме"’ Бирмәве дә бар. чөнки кыска гына вакыт эчендә Сүбәдәй сәүдә эшен җайлап җибәрде, халыктан җыясы ясакны бермә-бер киметте. Аннары үзе белән килгән татарлар да ислам динен кабул иттеләр, күпләре ялгыз хатыннарга йортка кереп, яшәп яталар Котбый мелла тырыша, Сүбәдәйне Саксин халкына яман итеп күрсәтергә теләми иде. Сүбәдәй үзе дә, ислам динен тәгаен кабул итмәсә дә. мәчеткә кергәли, дога укый, белмәсә дә кушуч белән сакалын сыпырып утыргалый. Шәригать кануннарын таныган өчен үзе белән килгән татарларны биредә калдырырга булды Сүбәдәй. Дөрес, ул әле бүген-иргәгә генә Каракорым- га чыгып китәргә җыенмый, әмма алдан уйлаган уй хәерлегә була, диләр бит, уйлап кую зыян итмәс. Шуның өчен үткән атнада хәлифәгә бүләкләр төяп, илчеләр җибәрде. Моны ул кала имамы киңәше белән эшләде һәм ялгышмады бугай, күрде-күзәтте: Саксин халкы аңа ул хәтле нәфрәт белән карамый башлады.
Сүбәдәй һаман исә урында яткан углан янына керде һәм: Сөмбелең монда, алып кайттылар.— диде.
Углан башта торырга дип калкынды, әмма куәте житмәде. күз яше белән елап жибәрдс. «Менә монысы кирәкмәс иде». - дип уйласа да. Сүбәдәй угланга бер сүз дә әйтмәде. Углан ятагы янындагы түмәргә утырды.
Ул-л, би-иредә то-орыр, атам.— диде яшь аралаш Күлкән углан Торыр, торыр, каравыш кызлар куярбыз.
Ю-ук, кирәкми каравыш кызлар, атам, беркем дә кирәкми. Ул үзе генә торсын Күрше бүлмәдә йоклар
Якшы. син дигәнчә булыр. Тынычлан. Әле кайтып кына килә. Сөенче генә житкерделәр. Иртәгә биредә булыр. Монда аның сөт инәсе бар икән, шуңарда берәр көн ял итәр, аннары алып килербез.
Мин йоклый алмам инде, атам.
Ә син сана. Котбый мөгаллим сабак биргәндә өйрәткән саннарны кабатла да кабатла, кабатла да кабатла.
Якшы. шулай итәрмен, атам.
Борчулы иде углан. Ярасы да онытылды, ә бер дә алга киткәне юк. Меңбаш Котбый. углан гашыйк, дип бара. Шул да булдымы чир. Гашыйк. имеш. Гашыйк кеше күзгә күренеп сүреләме, әйтерсең кемдер канын суыра иде. Атасы кебек каз каны эчсә иде ичмасам Каз каны түгел. Котбый мөгаллиме чучка ите бирергә дә кушмый. Ярамый, имеш. Авызыннан кире килмәс иде әле. Каракорымда бик исәпләшеп тә тормас иле. һичьюгы сагындырыр иде. монда ярамый, халыктан яхшы түгел.
Иртәгә керер, дидеңме әле. атам?
Иртәгәме. берсекөнгәме булыр, кайта инде, кайта. Сөенәсе ит. сытылып ятма.
Мин куанычтан җылыйм. атам.
Күлкән тагын нидер әйтергә теләде, әмма әйтмәде, атасына карады. Угланның күзләре эчкә баткан, яңак сөякләре төртеп тора иде
Атам, жомга көннәрдә булса да мәчеткә йөрисеңме?
Каргалыйм, олан, баргалыйм. Син сакалын кырдырыр илен, углан Кәләш көтәсең, ә ул гүзәл бала, күз алмалы түгел
Чибәр, диде бер сүз белән Күлкән һәм юка иреннәре елмаюга җәелгәндәй итте
Аннары чәчең дә алдыр. Килешлерәк киемнәр ки. Син. углан, үпкәләмә, яугир түгел инде син хәзер, кияү егете. - Күлкән углан янә нидер әйтергә дип авызын ачты, мәгәр янә әйтмәде. - Котбый меллаң яныңда кунамы?
Куна, рәхмәт ана, диде олан. Мин барысын да син дигәнчә эшләрмен, атам
«Бу ни хәл инде, нинди жебегән углан табып бирде миңа Сөябел? Кемгә охшап шулай бетеренке бу олан?» — дип уйлады Сүбәдәй. ишеккә таба кузгалгач. Бер уйлаганда, ис китмәле хәл иде. Атасы «корыч» кушаматы йөртә. ә угланы урыныннан кузгала алмый ята. Әмма хагы- нахагы күз алдында — углан аныкы, күзе-йөзе, гәүдәсе-сыны. дигәндәй, хәтта сөйләшү гамәле дә. Кызык. Ташбае кемгә охшаган икән.’ Ул угланны меңбаш. диделәр. Ул болай жебеп тормыйдыр. Карлыгач кебек ут өерәдер. Карлыгач анасы соя дә. сөелә дә белә иде. Сүбәдәй аны шул чикләргә җитеп яратты, шашам ахры, дип курка калыр иде. әле булса күз алдына килсә, тәннәре чымырдап китә. Хикмәт, кеше гомерендә гелән кабатланмас мизгелләр дә була икән. Сөябел катында ул беркайчан да шундый халәттә калмады Ә Карлыгачта исә. әйтерсең, ниндидер мәхәббәт сихере бар иде. Гел күз алдында. Сөябел исә гелән булмаган да кебек Дөрес, кайчак көчләгән мәле күз алдына килеп китә Тик шул хәлдән соң кәеф кенә кырыла. Сөябелнс көчләү мәлен Сүбәдәй һәрчак оялып күз алдына китерде. Әйе. рәнҗетте ул аны. мәсхәрәләде. Бәлкем, шуңа аны Соябел өзелеп көтмәгәндер. Өчәр-дүртәр ел йөреп кайтыр иле. ә ул ичмасам бер тапкыр да юрта алдына каршысына йөгереп чыкмады. Ә менә никахсыз хатыны Карлыгач, кайтып төшсә, юргадан йөгереп чытар, килеп өзәңгесенә тотыныр һәм күзләренә карап: «Ашарга әзер, Сүбәдәй. әйдә, кер», дияр иде Бары тик шул. Әмма шуңа ла Сүбәдәйнең җаны треп китәр иде Әйе. татар кызлары әнә шулай әсир иттеләр магул батырларын Мөлаемлек илеме бу. гыйффәтлелекме, тыйнаклыкмы, әмма нәкъ шул сыйфатлары белән жанны эретерләр иде. Магулларның күбесе татар кызларына өйләнеп, тегеләр ирләренә итәк тутырып бала үстерәләр иде Шуның өчен магул нойоннары вә батырлары татар кызларына өйләнү өчен мал да. байлык та кызганмадылар Бу хәлдән хәтта атаклы Чыңгыз хан да читтә калмады, туталы-сеңелле татар кызларына өйләнде. Хәер. Чыңгыз ханның атасы Йүзәкәй баһадир да татар кызына әйләнгән була. Чыңгыз ханның үзендә дә татар каны ага иде. Сүбәдәй дә әнә бу хәлдән читтә кала алмады яу йөргәндә булса да татар кызына тан булды һәм өйләнде, тегесе хәзер аңардан читтә анын баласын үстереп, балигъ иткән. Сөйләделәр Сүбәдәйгә. Йүзәкәй баһадир татарларга каршы яу йөри, бер татар батырын әсир итә Ул аны богаулап җәйләвенә алын кайта Тагар батыры аның унлап егетенең башына җиткән була. Тимерхан атлы бу батырны алып кайткан көнне Йүзәкәй баһадирның беренче баласы туа. һәм җитмәсә малай Йүзәкәй баһадир әлеге батырның көч-гайрәте. җан-куәте угланына күчсен дин. татар батырын үтерә һәм аның исемен үз угланына куша Тимерҗан Соңыннан Тимерҗан Чыңгыз хант а әверелә, даны ерак-ерак илләргә тарала һәм аның данын таратучы янә Сүбәдәй Шуннан соң тагар батырының гайрәте исеме белән бергә Чыңгыз ханга күчмәгән дип әйтеп кара'
Күлкән аты да ару. кайчандыр, нәселләрендә шундый аглы батыр булган, тик әллә нигә угланы бер дә батырга тартмый Шуңа ла карамастан, ул аның угланы, аның каны Ташбаен әллә таба, әллә юк. Күлкәнс
исә янында. Ул аны сәламәтләнү белән Бачман баһадир кызына өйләндерер һәм калада тархан итеп калдырыр. Бары тик шул.
45
үу үлкән аны көтте, төшләрендә күрде, төннәр буена күз алдыннан ГХ. җуя алмыйча, түшәмгә карап ятты. Биш бәлеш алтынга сатып алган каравыш кызына шулай гашыйк буласын белгән булса, бик ихтимал, алмаган да булыр иде. Иллә алмыйча да булдыра алмады шул. Күрде дә капланды. Биш бәлеш алтын гына түгел, ун, унбиш бәлеш алтын түләргә риза иде. Күрде дә гүя дөньясы асты-өскә килде, йөрәге тәгәрәп аяк астына төшеп китте, күзен ала алмас булды. Ул баштан ук ялгыш I ы. Имеш, кызны көч белән яулый. Ә ул кыз әнә кем баласы булып чыкты, шуннан кызда тәкәбберлек, шуннан чаялык һәм кыюлык. Хәтта каравыш кыз дип белгән чакта да ул барысына да риза иде—изсен, сытсын, кул-аякларын бәйләсен, ниһаять, ат кебек тышаулап ташласын, тик китмәсен генә иде. Ә ул качты, китте. Ә инде Бачман баһадир кызы икәнен дә белгәч. Күлкән тәмам чиргә сабышты. Шуннан ул аны эзләргә кереште. Тапты. Куанычыннан нә кылырга белмәде, һәм тагын югалтты. Чакырган булса, ул аның белән җәһәннәмгә китәргә дә риза булачак иде. чакырмады. Хәер, хәле-гамәле дә аның белән китәрлек түгел иде. җитмәсә кул сала яздылар, әле дә ул кыз саклап калды, ул тидертмәде.
Егет яралы иде, ярасы бетте, җөйләнде, ә менә рухи хастасы төзәлмәс чиргә әверелде. Каты яралы чакта да Күлкән яра әрнешүеннән ыңгырашмады. әрнүе йөрәк ярасыннан — Сөмбелне югалтудан иде. Бу мәхәббәт ярасы иде. Аның мәхәббәт ярасын беренче булып мөгаллиме Котбый күрде. Башта ул, үтәр дип булса кирәк, егетнең атасына әйтмәде, соңра Күлкән һаман саргая, сүрелә башлагач, әйтми дә булдыра алмады.
Котбый мелла Сүбәдәй баһадирны бәрелер-сугылыр дип уйлаган иде. теге исә меңбашын шаккатырып, угланның хәленә керде, кызны урлап алып кайтырга иң елгыр егетләрен җибәрде. Кызлар урлый-урлый халык теленә чыккан Түкә Тимер озак көттерми йөз яугире белән чыгып та китте.
Түкә Тимернең Сөмбелне урларга китүен ишеткәч. Күлкән беренче тапкыр урыныннан торды, барып, тәрәзәдән карады. Рабигыль-әүвәл аеның башы иде. Үләннәр саргайган, анда-санда пәри тубалы тәгәри, гүя бер-берсен куышалар. Кем куа үзләрен? Көзге җилдер. Тик менә адәм баласын кем куа икән? Ни эзли, ни җитми аңа? Җир-җәйләүме. елга- сулармы, иге-чиге булмаган даламы? Күлкәнгә ошбу яклардагы дала ошый иде. Ни өчен? Сөмбел монда туган вә үскән булгангамы9 Сөмбелне күргәч, саргая башлаган дала да аңа хозурлыгын җуймады, һәр шайтан таягында, һәр чәчкәдә, һәр кылганда, хәтта әрем куакларында да Сөмбелнең йөзен күрде. Ни булды аңа, кай ягы белән сихерләде аны Бачман баһадир кызы? Ятса—ул, торса—ул. Йөзенә зәгъфран төсе иңде, моңсуланды. үз-үзенә йомылды, гүя уй-хис ташкыны эченә кереп чумды. Кем әйтә алар икән гашыйк кеше дивана түгел дип?! Дивана ул. әмма гакыллы дивана, инсафлы вә тәүфыйклы. Гашыйк адәм беркайчан да башкаларны рәнҗетмәс, җәберләмәс, тел тидермәс, нәкъ шул мәлдә күккә ашар халәттә була, нәкъ шул мәлдә ул зур ачышлар, тиңе булмаган могҗизалар ясарга сәләтле затка әверелә Гашыйкның иңендә көн-төн изге фәрештәләр утырыр, ди. һәрхәлдә, шулай ди Котбый мелла. Ул бәян иткән «Фатиха», «Фил», «Күрәем», «Магун». «Кәүсәр». «Кафирун», «Насыр». «Тәббәт», «Ихлас», «Фәләкъ». «Нас». «Сөбһанә- кә», «Әттәхиягу» сүрәләрен, Аллаһүммә салли, Аллаһүммә барик. Раб- бәнә, кунут, әмәнтү, аятел-көрси догаларын кем өйрәтер иде. Сүрәләрне күңелдән уздырганда, догаларны укыганда Күлкән күңеленә нур өстенә
нур коелганны тоя. гүя анын иңендә чынлың та фәрештәләр утыра иде. Сүрә-дог аларга тирәнтенрәк төшенә барган саен Күлкән атасыннан ера- 1ая барды. Инде бик күп нәрсә хакында ул анын белән килешми, тик бу хакта күзенә бәреп: «Атам, син ялгышасын!» — дип әйтергә генә кыймый иде. Атасының атнага ике-өч тапкыр каз каны эчүе, кулын-авызын чайкамыйча табынга утыруы аның гәмам җанын кыйный иде.
Менә бүген дә. сөенче әйтергә кергән атасының кул аркасында каз каны күреп, йөзен чыткан иде. Ә бит. шәригать кануннарын өйрәнгәнче, атасының бу хәленә гелән игътибар итми иде. Ул аның тизрәк чыгып китүен теләде. Ә инде атасы чыгып киткәч, көрсенеп куйды
Бик ихтимал, нәкъ менә шуның өчен Сөмбелне алып кайту сөенчесен кинәнеп каршы алмады, куанычын күрсәтә башласа да. тыелып калды Агасы чыгып киткәч. Күлкән урныннан торды, тәрәзә канатын ачты һәм дала яклап искән саба җиленә йөзен куйды Беренче тапкыр шатлыгы күкрәгенә сыймас булды, ихтыярсыздан: «Сөмбелем, Сөмбел!» дип сөйләнде.
Углан Күлкән янына аны беренче көнне үк алып бармадылар. Сәер халәттә иле Сөмбел. Ул беренче көнне инәсе янында кунды. Елашты тар. серләштеләр Ишскъяры икс сакчы, йортта дүрт-биш яугир йөри Сөмбелне саклыйлар. Сүбәдәй баһадир сакчыларын нык кисәткән, күрәсең, хәтта тәрәзәгә күз гөшергәләп алалар, өйдәме, янәсе
Икенче көнне Сөмбелне Күлкән янына алып килделәр. Сөмбел анын белән тыенкы гына исәнләште. Күлкән исә бер терсәгенә күтәрелеп, аны каршы алды, хәтта саргайган йөзенә алсу нур кунды.
Мин сине көттем. Сөмбел, диде Күлкән
Сөмбел ияк каккандай итте дә үз бүлмәсенә узды. Керә-керүгә. ятак бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. Бернәрсәсенә дә кагылмаганнар, сөлгесенә кадәр элгән җирдә тора, урындыгы да үз урынында. Сөмбел ятагына утырды, бертын тәрәзәгә карап торды. Ахшам намазыннан соң ана бавырчы аш китерде һәм Сөмбелне күрде дә аһ итте. «Балакаем, син каян, кем алып килде?» - дип сораша башлаган иде. Сөмбел иреннәренә бармаган куйды, янәсе, шым бул. Шуннан сон кычкырып
Мин яратмаган аш китергән булсаң, ашамыйм, диде.
Бавырчының ике күзе дүрт булды, габатын һәм китергән ризык- нигъмәтләрен кечкенә өстәлгә куйды да пышан тына.
Сөбханалла-машалла. балакай, нинди җилләр ташлады үзеңне* Ярый, әйтмә. У т ыр. аша. ашың суынганчы, дип. борылды да чыт ып китте
Бавырчы Сөмбелнең нинди аш яратканын белә иде. һәммәсен дә китерде, чәй янына бавырсагын да. балын да. хәлвәсен дә куйды Гамагы ачкан икән. Сөмбел һәммәсеннән дә авыз итте, туйганчы ашады, шуннан соң гына, гадәттәгечә, көмеш кыңгыравын зеңләтте. Хезмәтче керде, күкрәтеиә кулын куеп, баш иде
Нә йомыш, байбикә?
• Нинди байбикә булыйм мин. нигә миңа алай дисең?
Сүбәдәй баһадир шулай дәшәргә кушты, байбикә
Бавырчы керде, бушаган савыт-сабаларны алын китте, хезмәтче хатын таз белән комган китереп, авызын чайкатты, кулларын юдырды
Күлкән угланны ашаттыгызмы?
Ашамый ул. әллә нигә тамагыма аш үгми. дип зарлана. Бавырчы Сөмбелнең колагына иелә төшеп Бүген азрак чемченеп утырды ичмасам, диде
Сөмбел тәрәзә каршына күчеп кенә утыртан иде. ике мөриден ияртеп. Котбый мелла килеп керде
Әссәламегаләйкем! Төкле аягын белән, балакай Әйсм. төкле аягың белән, дия-дия. түр яктагы түмәргә барып утырды. мөридләре кырттача җәй тән киезгә тезләнеп дога кылдылар
— Вәгаләйкем әссәлам. мелла.— диде Сөмбел.
— Дога кылыйк, балакай.
Дога кылдылар. Котбый мелла тамак кырды, сакалын сыпырып куйды, аннары йокы бүлмәсенә күз йөртеп чыкты.
Рәхмәт инде Күлкәй угланга, һичбер нәрсәгезгә тидермәде. Дисбесен тарта башлады Сөбханәкәл-лаһүммә вә бихамбикә вә тәбарәкә- мүкә вә тәгалә җәддүкә вә җәллә сәнаүкә вә лә илаһә гайрүкә. Ягъни, балакаем, сәне мактыйм. Аллаһым! Сәне бөтен кимчелек сыйфатлардан пакълаем вә сәңа хәмд кылып, гел мактауда булырым. Сәнең мөбарәк исемең бик тә бөектер. Килеш, балакай, язмышың белән. Сәнең өчен бер егет саргая Кер хәленә. Кулыңнан килгәнне эшлә. Раббәнә атина фид- дунья хасәнәтен вә фил ахирәти хасәнәтен вә кыйна газабеннар. Ягъни, Әй. Раббымыз! Безгә дөньяда игелек бир. Безне җәһәннәм газабыннан рәхмәтең белән коткар. Хисап көне килгәч, мине вә атамны вә мөселман кардәшләремне ярлыка.
Кая кала имамы, нигә мелла Котбый аның янында, мөридләре кемнәр. килү максатлары нидән гыйбарәт? дигән сорау Сөмбелне борчыса да. асылда, аларның ни өчен килүләрен чамалый иде әйе. ул язмышы белән килешергә. Күлкәйнең хәленә керергә тиеш.
— Мин тыңлыйм сезне. Котбый мелла.— диде Сөмбел, яулык очы белән каплаган авызын ача төшеп.
Сиңа, балакай, олан Күлкән гашыйк Үлепләр гашыйк. Тәмам саргайды углан. Сәне көтте. Чык син аның янына, сөйләш, тереләй гүргә кертмә бичараны. Аллаһы тәгалә барыбызны да ярлыкар, адәм баласы кылмаган нәрсә түгел, адәм баласының тулы бәхете хатын-кыз кулында, дигән бабаларыбыз.
— Мелла Котбый. минем никахлы ирем бар ич. Ул әлегә мине талак әйтеп аермады, гөнаһысын кая куярмын?
— Сәне ул сатып алды, балакай. Ирең үзе үк сатып җибәрә. Бу хәл талак әйтүгә тиңдер. Әйе. Ходай тәгалә сиңа рәхмәтен биргән инде, балакай. Син әсир, бала Әсир качса кул китәр, ди.
Мин аңа биш бәлешен кайтарып бирермен. Котбый мелла.
— Сөбханалла, әйтмә алай дип. балакай. Кәлимә-и шәһадәт. ягъни таныклык ителде, дәген. Мәкрух. ягъни ярамаган эш кылма, берүк. Күлкән оланны хәләл ирең дип кабул ит. бу хәлне изгелек итеп күңелеңә сал. шайтан коткысына бирелмә. Кылган гамәлеңне ялгышка чыгарма. Син. бәнем уемча. Аллаһы тәгалә насыйп иткән адәмеңә кайттың. Әлхәм- делилла. барысы да бихуш булыр. Тынычлан, әмәл-чарасызга бирелмә, барысы да әйбәт булыр, тәскирәнамә дә язылыр. Шәригать кануннарын бозарга Аллаһым сакласын. Тикгорганда җиһадка чакырма, балакай. Килеш. Рисаләне тезеп, китапка теркәп, мөһерен сугарбыз, бездән калмас.
Сөмбел дәшмәде. Ул уйланды. Нигә бу бәхәс аңа? Мелла белән бәхәсләшү, аның белән тартышу аны чарасыз гына итәчәк. Золымга йөз тотучы Котбый мелла түгел, Сүбәдәй баһадир. Имеш, угланы аңа үлепләр гашыйк булган да. Сөмбел аның янына чыкмаса, мәңгегә күзләрен йомачак. Шуннан ни?! Сүбәдәй баһадирның угланы үлмәсен дип. аңа кияүгә чыгарга тиешме ул? Йа Хода, нинди кайгы-хәсрәтләр генә төшми икән бу хатын-кыз башына! Бу мелла узаман Сүбәдәй баһадирның урында сырхаулап яткан угланын тәмам әүлия ясады. Илләр, калалар җимереп, кан-җан коеп йөргән кеше әүлия була аламы!? Юктыр, һәр халыкның ил-җае. туган теле, гореф-годәте һәм иманы белән хисаплашмаган кеше изге була алмый Моны гына Сөмбел белә, аз яшәсә дә. кешеләрне аерырга өйрәнде. Тик килешмичә нәчара кыла ала ул?.. Кем аны биредән коткарып алып китәр дә. кем юлга чыгарыр9 Үлемме?.. Юк. Сөмбел моңа бармас. Үзеңә кул салып кына язмыштан котылып булмый. Сәнең каһәрле үлемең киләчәк буын туганнарыңа каргыш булып төшәр, һич югы. алар бәхетле булсыннар.
Мелла Котбый, углан тынычлансын, мин бүген үк аның янына чыгармын. Кирәк икән көннәр буена янында утырырмын, әкиятләр сөйләрмен. Шикләнмәгез, кулымнан килгәннең барысын да кылырмын.
Эль хасил, балакай, эль хасил. Бик әйбәт, бик күркәм фикер. Йә. балакай, амин тотыйк та без китик инде. Игелек сиңа, балакай. Иншалла, барысы да әйбәт булыр.
Хушыгыз.
46
л берәүдән дә курыкмады, хәтта Күлкән угланның атасы Сүбәдәй баһадирдан да. Көтмәгәндә аңарда хатын булу хисе уянды. Чарасыз калудан түгел, макса ти юнәлештә, гәрчә моның ихласлыгына үзе үк ышанып җитмәсә дә. Әмма чаткысы бар иде инде, күңеленең төпкелегендә чәчрәп йөри башлаган иде. Сөмбел үзенең чибәр һәм зифа сынлы булуын белә, аңа үсмер чакта ук сокланып карарлар иде Аллаһы тәгалә аңа барысын да мул итеп биргән иде. Гүзәллекне дә. акылны да. уйчанлыкны да. хәтта кыюлыкны да. Сөмбел үз дәрәҗәсен үзе бик яхшы белә иде. Ләкин бүген ул магул баһадиры Сүбәдәй кулында әсир. Иллә кыпчак халкының гүзәл кызы лабаса ул! Аңа хәтта хан оныгы Хансөяр гашыйк булды һәм чарасыз калып өйләнде. Әлбәттә. Сөмбел дә аны ярап ы. шунсыз кияүгә чыкмас иде. Тик менә аны ни сәбәпледер хан оныгы Хансөяр биш бәлеш алтынга дошман кулына сатып җибәрде. Хак. моны Сомбел үзе теләде, дошман ыстанына үтеп керү өчен шул юлны сайлады Күрдс-күзәтте ич. Хансөярнең аны җибәрәсе килмәде, ләкин дошман ыстанына үтеп керергә теләгән Сөмбелне туктата ала идеме ул! Юк ич. Туктата алмас иде дә. туктамас иде дә Сомбел. Ул хәтта Күлкәннән дә курыкмады. Үз-үзенә ышанычы шулкадәр илаһи иде ки. соңра Күлкән кулына килеп эләккәч, теге аны үзенеке итәргә ниятләгәч, хәтта көчли башлагач, чын мәгънәсендә курка калган иде. Ярый әле. Күлкән аңа ышанды, барысын да уенга кайтарып калдырды. Ләкин Сөмбел уен уйнамый иде инде. Аның күңелен бары тик бер уй пичекләр генә булса да Күлкән кулыннан ычкынып, качып ки1 ү. Аллага шөкер, җае чыкты, ул Күлкән угланның киемнәрен киеп кача алды Ә бит. теләгәндә. Күлкән аны җибәрми дә ала иде...
Сөмбел исә инде беләсен белгән иде: магулларны туктату мөмкин түгел, хәйлә беләнмс. орышыпмы, алар барыбер үз дигәннәренә ирешерләр. Шуның өчен ошбу дошманга атасы Бачман баһадир гына түгел, Илһам хан да җитди карарга тиеш. Күп санлы чирүе, хәрби тәҗрибәсе, камил коралы булган магуллар бер Саксинда гына туктап калмаслар, гора-бара Болгарга да җитәрләр. Дошман ыстынында булгач. Сөмбел әнә шуны аңлаган иде. Аны Хәрәзем һәм Бохара мөгаллимнәре укытты, ул дөньяви хәлләрдән хәбәрдар иде Инде кияүгә чыгу хәленә килгәндә. Хансөярне күргәнче ул берәүгә дә гашыйк булмады. Әллә бар иделәр аның өчен алар, әллә юк. Хан оныгы Хансөяргә күзе төшүе дә көтмәгәндә Болгарга кунакка баргач булды Авырып ятканда аның янына хан оныгы Хансөяр керде Кулы белән битенә, аннары маңгаена кагылгач. Сөмбелгә әллә нәрсә булды, әйтерсең лә шул сыпыруы белән бөтен булган сырхавын алып ташлады. Әле булса хәтерендә, гүя аңа канат куйдылар, ятактан күтәрелегг. очып китәр төсле иде. Шул мизгелдән ул аны яратты. Аңа әлегә үзе дә аңлап җиткермәгән мәхәббәт килде
Ул аны көпе. Ул килде һәм алар әйләнештеләр. Туй булды. Ә икенче көнне диярлек алар сәүдәгәрләр сурәтендә дошман ыстанына юнәлделәр Әле сөешүдән тәннәре сүрелмәгән, җаннары аерылмаган иде Аларга аерылышырга гуры килде Бер мөгаллиме аңа әйткән иде: «Җисми гансыклау килер дә китәр, дәрәҗәң төшермә, намусың аяк аегына салып таптарга бирмә», дигән иде
У
Сөмбел һәр көнен, һәр мәлен кат-кат күз алдыннан уздырды. Күлкән углан алып киткәндә хан оныгы Хансөяр аңа нидер әйтергә теләде бугай, әйтте дә түгелме, тик ул аны ишетмәде генә. «Кеше үз-үзенә ирекле, тели — китә, тели — кала» —дидеме? Ни генә булмасын, барысы да артта калды инде. Ул хәзер әсир, углан Күлкән кулында әсир ул...
Сөмбел әкрен генә Күлкән углан ягына таба кузгалды Баш иелгән, күңел теләми, аяклар тартмый. Ә бит күптән генәме әле бүлмәсеннән йөгереп чыгар иде дә болдырга басып, чыгып килгән кояшны каршы алыр иде. Барысы да бетте, жимерелде. асты-өскә килде .. Иллә ул исән ич әле, рухы нык. күңеле вә тәне саф. Димәк, көрәшергә була. Әйе, ул теге юлы углан Күлкәнне төп башына утыртып качып китте. Тик бит ул аны рәнҗетмәде, мыскыл итмәде. Күлкән аны кичерер. Аннары, хатын-кызда, ким куйганда, мен төрле хәйлә булырга тиеш. Меңе үк булмаса да. синдә аның чиреге бар. Аллаһы тәгалә Адәмне яралырга җиде сәгать вакыт сарыф итсә, һауваны яратырга аңа алты сәгать вакыт та күп булган, диләр. Кем соң һаува? Нигә ул оҗмахка чыгу белән явызлык һәм изгелек алмасын ашый да алтын табакка салып Адәмгә китерә? Адәм алтын табактагы алманың яртысы ашалган булса да, алып ашый һәм шундук һаувага гашыйк була. Соңгысы янә билгеле, яманлык һәм изгелек алмасын ашаган өчен Аллаһы тәгалә аларның икесен дә оҗмахыннан Җиргә сөрә. Моны исә Иблис бик теләп башкара, чөнки ул Адәм белән һауваны яратмый торган була — бигрәк тә гашыйк булып яратышуларын килештерми.
Кем соң ул Адәм? Сөмбел янына кереп барган Күлкән түгелмени?! Әгәр дә мәгәр агасы җиңә алмаган Сүбәдәй баһадирның угланын, Сөмбел тыныч юл белән изге юлга төшерә алса? Олуг мөгаллиме әйтә килә иде ич: адәм баласы һәрчак изгелек кылырга омтылыр, гүзәллеккә сокланыр, дөреслекне эзләр, дип. Башкача булганда чынлап та ошбу дөньяда яшәү мәгънәсе бер халәткә әверелер иде. Бәлкем, аңа Ходай тәгалә Күлкәнне терелтергә кодрәт бирер, һәм ул Сөмбелнең хәленә керер, аны ригая кылыр һәм алар бары тик дуслар булып китәрләр. Әйе, башта ук ул аңа шарт куяр -алар ир белән хатын түгел, бары тик... Шуннан, шуннан ни? Үз муйның үзен үк элмәккә тыгасың түгелме?..
Кайчан ир белән хатынның дус кына булып бергә яшәгәннәрен күргәнең бар? Дусганәлек ошбу ике затта барыбер тора-бара мәхәббәткә әверелә түгелме? Әтиең белән әниең язмышы сиңа мисал түгелмени!
Бусаганы атлады, түрдәге ятакка күз төшерде, елмайды.
— Саумы-исәнме, Күлкән. Син миңа үпкәләмисеңме?
— Сөмбел, җаным, үпкәли буламы!—дип яктырып китте Күлкән, чөнки Сөмбелдән моны һич тә көтмәгән иде.
— Син үзең генә?
— Үзем генә, Сөмбел, сине көттем. Ю-ук. мин сиңа үпкәләмим, Сөмбел. Уз, утыр. Мин торалмыйм шул, әллә нигә хәлем юк. Әллә иңемә кадалган ук агулы булды инде...
Шул мәлдә Күлгән ягына дүрт кишектин керде, ишекъяры тезелешеп бастылар. Сөмбел аларга ялт итеп карады да Күлкән янына узды, ятак янындагы түмәргә утырды. Кишектиннәр аңа ошамады, чырае караңгыланып китте. Кишектиннәрнең бил каешларында кылыч, хәнҗәр. Итек башлары өскә карап тырпайган, йөз-кыяфәтләре җәйпәк, сакаллары юк, бармак башы хәтле генә борыннарының тишекләре алга карап тора. Шуңа күрәме, барысы да бер анадан туган игезәкләр кебек иде. Күлкән углан кишектиннәргә охшамаган. Очлаеп килгән йөзле, яңаклары бераз төртебрәк торса да, йөзе мөлаем, төз борынлы, иреннәре сизелми дә.
— Нә кәрәк сезгә?
— Атаңыз җибәрде, углан.
— Хәзер үк чыгып китегез! Ишетәсезме, хәзер үк!
Кишектиннәр борылып чыгып киттеләр. Сөмбел үзалдына елмаеп куйды һәм Күлкәйгә карады
— Рәхмәт сиңа. Күлкән.
Сөмбел тыныч иде. һәрхәлдә, тыныч булырга теләде.
— Мин сине көттем, Сөмбел Төннәрен йоклый алмый көттем
— Көткәнсеңдер дә бит. Мине урлап алып килделәр түгелме9
Син генә мине коткара аласың. Сөмбел Меллам Котбый. мәчеттә Аллаһы тәгалә хуҗа булса, өйлә хатын-кыз. ди. Синең килүең миңа шифа булачак, мин моны күңелем белән тоям. Сөмбел. Сине күргәч тә. җаным тынычланды Ышансаң ышан, ышаимасан ышанма, бүген төшемә дә кердең әле. Бусаганы атлап кергәндә үк ошбу якта оҗмах кошлары сайрый башлады. Син аны ишетмәдең, ә мин ишеттем. Сөмбел. Котбый мелла, изге кешеләрне фәрештәләр озатып йөриләр, ди Син изге җан. мин моңа ышанам, моңа минем иманым камил Мин сине юксындым. Сөмбел, бик тә юксындым. Сагышландым, саргайдым һәм менә син минем янымда Юксыну таптырыр, ди. Минем юксынуым сине эзләтте, таптырды. Раббыма рәхмәт укыйм.
Сөмбел урыныннан кузгалып. Күлкәйнең күзләренә карады һәм шун- даен сагыш, шундаен мәхәббәт күрде ки. кулы белән битенә кагылганын сизми дә калды. Бу хәл ничектер нәкъ менә хан оныгы Хансөяр ул сырхаулап яткандагы кебек килен чыкты
Син терелерсең. Күлкән. Менә әйтте диярсең, терелерсең, һәм без синең белән кулга-кул тотынышып далага чыгарбыз.
Бу ни хәл бу. ни сөйли ул?! Улмы. Сөмбелме бу?!
Сөмбел тагы да текәлебрәк йөзенә карады һәм бу юлы инде угланны кызганудан йөрәге кысылып куйды. Угланның ике күзеннән дә мөлдерәп яшь ага иде Яшь бөртекләре бите буйлап тәгәрәшә, ә чыраенда елмаю төсмерләре. Сөмбел чарасыздан Күлкәйнең күкрәгенә башын салды.
Мин сине шундый көттем. Сөмбел. Бик тә көпем Килмәсәң. үләсе идем, диде Күлкән калтыранган куллары белән Сөмбелнең башыннан сыйпап.
Инде Сөмбел күңеленә кызгану хисе мөлдерәп тулды, йөрәген тетрәтте, ул үзенең дә күзләре яшь белән тулганны сизми дә калды.
Син үлмисең. Күлкән. үлмисең
Күлкән күзләрен Сөмбелнең яулык очына сөртте, аннары йөзен яулык почмагы белән каплады да тынып калды. Көчен җуйган, гайрәг вә сәламәтлектән мәхрүм ителгән, хөсетлектән азат ир-атны кызгану һәр хатын-кызга хас сыйфат. Кызгану хисе аша яратмаган кешегә кияүгә чыккан, итәк тутырып аңардан бала гапкан ха гын-кызларны да очрагыр- га була. Хатын-кыздагы кызгану хисе тигез мәхәббәттән көчлерәк гә булуы ихтимал. Ләкин кызгану аша аңа бирелеп, аны ярага башлаган хатын-кыз. ир-затында үзенә гиң көч вә гайрәт күрә башладымы ул аның белән бер көн дә iормаячак Гәп сихәтлеге кешенең рухи дөньясы, аның сәләтдер. Рухи хаста кешеләрне догалар укып, аякка бастырган адәмнәр бар. Ходай тәгалә биргән сәләттән мәхрүм ителгән бәндәләр, гадәттә, үзен уратып алган мохитка рәнҗүле булалар, бу халәткә төшүенә кемнедер гаеплиләр, кемнедер каһәрлиләр Катлаулы, четерекле гомер юлы уза адәм баласы Бәгьзесе Аллаһы тәгалә биргәнгә, сәләтенә күрә көч салып гомер итсә, бәгьзеләре хөсетлеккә, көнчелеккә йөз тотып, гадел булмаган юлларга кереп китәләр Андый кешеләр Аллаһы тәгалә биргән изге вә якты гойгы-хисләрдән мәхрүмдер, аларга хөсетлек, явызлык хас. Ир-агны бары тик хагын-кыз бәхетле итте һәм ары таба да шулай булыр. Нинди генә шартларда яшәмәсеннәр, күркәм холыклы вә шәфкатьле хатыннардан мәхрүм ир-атлар иң бәхетсез кешеләрдер. Уйга- хискә. изге тойгыга һәм саф мәхәббәткә йөз тоткан ир-ат кына ошбу дөньяда бәхетле була ала. Ир-ат бәхете күркәм холыклы хатын-кызда.
Бу хакта азмы-күпме Күлкән белә иде Менә ни өчен ул. янына Сөмбел килеп утыруга, тылсымлы кулы белән йөзенә кагылуга, үзендә моңа кадәр булмаган сихәтләнү тойгысы уянуын сизде Әйтерсең лә
бәген тән-әгъзаларын кемдер уята башлаган, туктаган хәрәкәтен кузгатып җибәргән иде.
Кызгану хисеннән Сөмбел дә мәхрүм түгел иде. сырхаулап яткан Күлкән аның нәкъ шул хисенә килеп орынды. Ул аның халәтенә керергә теләде, җаны-гәне белән аның сихәтләнүен, аякка басып, йөреп китүен күрәсе килде, һәм сизде-тойды, үзе дә Күлкәйнең илаһи мәхәббәтенә битараф кадалмады. Берәүләр кеше күңелен көч-гайрәт белән яуласалар, икенчеләре хиссияти мәхәббәт аша яулый алалар икән. Чөнки адәм баласына гайрәт көчен Аллаһы тәгалә үзенең рәхмәт нурыннан алып бирсә кирәктер. Югыйсә каян килер иде аңа кызгану хисе?
Сөмбел аның дөп-дөп тибеп, кинәт тынып калган һәм тагын зәгыйфь кенә тибә башлаган йөрәген тыңлады һәм үзендә ошбу кешегә карата кызгану хисе ныгый барганын тойды. Ул шуны белде: Сөмбел киткәч, егеткә бик тә. бик тә авыр булган, җитмәсә яралаганнар үзен. Шуннан соң бөтенләй өметен өзгән. Тән ярасы бик тиз төзәлгән, ә менә йөрәк ярасы. Сөмбелгә карага булган мәхәббәте. Сөмбел моны аның күз яшеннән, саргаеп вә сулып калган йөзеннән, сагышлы тавышыннан тойды. Мөгаллиме аңа бер тапкыр әйткән иде: «Хатын-кыз изге хисләр өчен туа. шуның өчен аның кылган ниятләре әхлакый яктан изге булырга тиеш». Ул — хатын-кыз. аның да нияте изге, ул аңа ярдәм итәр, дәвалар, тәрбияләр, сәламәтләнүен теләп, догалар укыр. Таш йөрәкле түгел ул. Агачлар вә үсемлекләр дә бер-берсен дәвалый, ә ул — кеше, җитмәсә хатын-кыз.
Син нигә болай аз ашыйсың. Күлкән?
Син кушсаң, мин ашармын. Сөмбел, ашармын.
47
у хәбәр Сүбәдәй баһадирга килеп ирешкәч, ата кеше сөенеченнән ни кылырга белми арлы-бирле йөренергә кереште. Беренчедән, бу хәлгә ышанып җитмәде. Әйе. ничек инде кан дошманы баһадир Бачман кызы аның газиз сырхау угланы белән бер табында ашарга риза булсын, ди. Монда ниндидер хәйлә-мәкер юкмы икән? Инде ихластан икән, моны күктән төшкән бәхет-сәгадәт дип кабул итәргә һәм бу хәлне үз күзе белән күрергә ниятләде. Димәк, кызны урлап дөрес эшләде ул. Хәер, мондый хәлләрдә Сүбәдәй баһадир бик сирәк ялгышты, буласы орышны да ул алдан күрә белде, әйтерсең лә аңа ин кыен чакта Тәңресе ярдәмгә килә иде. Кирәк чакта ул чигенә белде һәм көтмәгәндә тагын һөҗүм ит те. Шулай җиңде әрмән-гөрҗиләрнең берләшкән чирүен, шулай җиңде алан-кыпчакларны, шулай җиңде урыс вә кыпчакларны. Ә менә болгарларга һөҗүм алай килеп чыкмады, әллә инде Тәңресе йөз чөерде, әллә бер-бер халыкның каргышы төште. Башта болгарлар аның олауларын таларга керештеләр, аннары чирүнең иң батыр яугирләрен ике тау арасына алдап кертеп тападылар. Булды андый хәлләр. Хәзер исә Сүбәдәй аларны кәкре каенга терәп куйды Бер калаларын да кулга төшерде. Инде хәзер ничек бу караны кулдан ычкындырмаска? Хак. әлегә кадәр магуллар ил-калаларны кылыч белән яуладылар. Хәзер исә тел вә вәгазь коралын да эшкә җигәргә вакыт. Кала имамының нотыгы Сүбә- дәйгә ошады, моннан үзенә күрә бер нәтиҗә ясады: кайбер калаларны үгет-нәсихәт белән дә яулап була икән. Атакулы ханнары Чыңгыз моны әллә кайчан күрә алган имамнарга һәм сәүдәгәрләргә тияргә кушмаган Шуның өчен Сүбәдәй баһадир мелла Котбыйны хәрби эштән азат итте, сарай мәчетенә мулла итеп куйды. Әгәр дә мәгәр болгарларның калаларын җиңел генә кулга җыя башласа, имам кебекләргә баш орырга туры килер Имам-муллалар аша халыкның күңелен яуларга була икән ич' Аңа хәзер яугирләрдән торган чирү генә түгел, имам-муллалардан
Б
торган руханилар да кирәк булачак, һәм Сүбәдәй моны эшләр, малын да, байлыгын да кызганмас. Диннең никадәр кодрәткә ия икәненә Сак- синны алгач кына инанды ул. Дин халык күңеле икән, күңел көзгесе, адәм баласының иманы, илаһи дөньясы вә мәгыйшәте
Сүбәдәй баһадир, кулларын баш астына куеп, тәхет бүлмәсенең түр яктагы сәкесендә әнә шулай уйланып ятты. Килгән мәлне йорт уртасына юргасын куйдыртып. шунда торып караган иде. өч-дүрт кичен биредә кунгач, Бачман баһадирның йокы урыны ошап китте, гелән чыкмас булды, түшәктә аунады, һәм яугирләрен дә, халыкны да тәхет ягында кабул итә башлады. Тәхеттә утырып, кешене кабул итү аңа шулхәтле ошап китте ки. Котбый мелла белән кала имамы «Баһадир, сиңа керәсебез килә»,— дигәч: «Мин тәхет ягында булырмын».— дип әйткәнен сизми дә калды
Имам белән мелланы ул тәхеттә утырып каршы алды, ияк кагып кына исәнләште дә ике яклап, берсеннән-берсе тәбәнәеп торган түмәрләргә утырырга кушты. Тегеләр икесе ике якка утыргач, канәгать калып, тамак кырды.
Баһадир, диде кала имамы, каламыз сәнең кулга күчү сәбәпле, мәдрәсәләрсмезгә балалар сабак алырга йөрми башладылар. Яугирләре- ңнән куркалар Мәдрәсәләргә кереп, мулла-мөдәррисләремезне мыскыл иткәннәр, һәммәсен дә куып чыгарып, мәдрәсәләргә кереп урнашканнар. Болгар-кыпчак халкы ислам диненә йөз тота, ә безнең изге китабымыз Корьән-Кәримдә гафиллек бер дә макталмый Әйе. кһм. баһадир Сүбәдәй. мәдрәсәләремезне яугирләренез бушатсалар икән, оланнар сабак ала башларлар иде. Халык ризасызлык белдерә, баһадир. Гадел түрә хаклыкка омтылыр, дигәннәр борынгылар.
Үзенең бөек халык вәкиле икәнең белә иде Сүбәдәй. Ләкин әнә шул илләрне, йөзләрчә халыкларны буйсындырган халыкның язмасы юк. Мәрхүм Чыңгыз хан үзендә булган уйгур мөгаллимнәрен лә куып җибәргән иде Ә монда кала имамы әллә ниткән балаларга сабак бирә торган мәдрәсәләр дип саташа. Нә әйтергә тиеш ул аңа Котбый мелла бу чакта ни уйлый икән? Бит магуллар һәм аларның угланнары мөгаллимнәрдән сабак алмасалар да. укый-яза белмәсәләр дә. йөзләрчә халыкларны буйсындырдылар, ясак түләргә мәҗбүр иттеләр.
Сүбәдәй ияген чөя төште. Котбый меллага карады, янәсе, йә. син ни әйтерсең?
Баһадирым, магуллар бик борын заманнан ук рун тамгаларыннан да. чин тамгаларыннан да баш тарткан халык Мәгәр атамыз Чыңгыз хан үзе белән һәрчак чинлы Җәлү Чүтсәй белән имам хәзрәтләре төркиле Мәхмүд Ялавачны вәзирләре итеп йөретте. Хәтерем ялгышмаса. бүгенге көндә имам хәзрәтләре Мәхмүд Ялавач чиннар илендә вәли вазифасын үти. Ошбу кеше, баһадирым, атамыз. Чыңгыз хант а «Яса»ны дәфтәргә төшереп бирде. Искәргән булсаң кирәк. «Яса» безнең һәммәбез өчен мәгыйшәт кануныдыр Гафил һәм укый-яза белмәгән кеше «Яса»ны безгә җиткерә алмас иде Укый-яза белмәгән кеше ничек «Ясамнын кануннарын төгәл үтәсен, ди Шуның өчен, баһадирым, оланнарга сабак бирү зарури нәрсәдер Килеш һәм меңбашларыңны җыеп әйт юргаларына күчсеннәр, шәкертләрне мәдрәсәләренә кайтарсыннар Имам хаклы
Хикмәт, мелласы хаклы иде. Чирүендә дә бит яртысыннан күбрәге төркиләр. Аларның шактые үз тамгаларын белә. «Яса»ны тактадан укый ала Күбесе татар кызларына өйләнеп, магуллар да татар балалары үстерә башладылар Ни гаҗәптер, магул татар кызына өйләнсә дә. татар мат ул кызын алса да. балалары татарча сөйләшә, чөнки татарның язу тамгалары бар
Мин рита. имам хәзрәтләре. Яугирләрем иртәгә үк мәдрәсәләрне бушат ырлар
Сүзгә оста түгел иле Сүбәдәй. ләкин Котбый мелла һәм кала имамы белән аралаша-аралаша сүзнең тәмен белә башлады. Канатлы кош икән
ләбаса ул сүз дигәнең. Юк. агулы ук Килеп тисә, тәмам әсир итә. Шаманы әнә сүз белән кешене үтерә дә. терелтә дә ала бит. Айлар буена түшәк гә яткан угланы нишләде әнә кызның татлы сүзләреннән — тәмам җан керде үзенә, сөйләшә, ашый башлады. Бер сүз терелтте бугай аны яратам, дигәндер. Алай ук әйтмәсә дә, хәленә кергәндер, җылы сүзләр әйткәндер. Адәм баласы өчен иң тылсымга ия сүз яратам. Күлкән углан шуны көтә бугай Бачман баһадир кызыннан. Тик бит ул ир-ат. Чын ир-ат һәрчак атта булырга тиеш. Иң асыл ир-ат Чыңгыз хан иде. Сигез яшендә атка менде, алтмыш биш яшендә аттан егылып төшеп үлде. Бусы — Сүбәдәй баһадир белгәне. Чыңгыз хан дус-ишләрен сайлаганда да хәрби атта оста алышуына карап сайлады. Ул һәрчак орышка омтылды, илләр яулау аның өчен кәсепкә әверелде. Мал үрчетү, иген игү аның өчен ят нәрсә иде. Әйтерең бармы. Чыңгыз хан да ялан җиңү тантанасы кичермәде, җиңелгән һәм дошманыннан койрык чәнчеп качкан чаклары да булды. Тик барыбер сугыштан бизмәде. Корылтай җыйган саен җиңүләреннән бигрәк, теге йә бу дошманнан җиңелүенең сәбәпләрен тәфсилләп сөйләр иде. Җиңүне ул үтәр бәхеткә тиңләде, җиңелү минем өчен мәңгелек көенеч, дип үртәлде. Бәлкем, җиңү бәхетен Чыңгыз хан үзечә тойгандыр, чөнки чиктән ашып комсыз иде. «Яулаган дәүләтең балаларыңнан да газизрәк күреп саклаганда гына озын гомерле булырсың»,- - дияр иде. Сүбәдәй баһадир аның фәлсәфи сүзләре аңламады, ул хәзер дә бар нәрсәне дә аңлап бетерми, ләкин беркайчан да комсызлыкны яратмады. Бу мәсьәләдә алар Чыңгыз хан белән икесе ике ярда басып торалар иде. Моннан соң Сүбәдәй Чыңгыз хан кылган явызлыкларны кылмас, шуның белән ул үзе яулаган татарлар, төркиләр, әрмән-гөрҗиләр, алан-кыпчаклар, урыслар, болгарлар арасында абруй казаныр. Аның тарихы нәкъ менә шул Болгар иленнән башланыр. Чөнки аның монда язмышы — Карлыгачы. Ташбае, ниһаять, Күлкән гашыйк булган Бачман баһадир кызы.
Имам хәзрәтләре һәм Котбый мелла чыгып киткәч. Сүбәдәй баһадир кишек тиненнәи йөзбаш Түкә Тимерне чакыртты һәм. теге килеп кергәч, төмәнбашларга. меңбашларга боерыгын җиткерергә кушты мәдрәсәләрдән яугирләрен чыгарсыннар, һичбер балага тел-кул тилермәсеннәр, мөгаллимнәрдән гафу үтенсеннәр. Кем дә кем аның әмерен үтәми — җәзаны үзе бирәчәк.
48
у отбый мелла шаг иде — Сөмбел Күлкән углан белән бер табында AV утырып ашый. Бу хакта Сүбәдәйгә җиткергәч, корыч баһадир куанычыннан арлы-бирле йөренергә тотынды
Әйбәт, диде ул. бөкләп тоткан камчысы белән итек кунычына суга-суга. Әйбәт, Котбый мелла. Рәхмәт сиңа.
Тик. баһадир, кызны көйгә китерүе кыен булды. Кыз үзсүзле, тәкәббер, горур.
Бер йөгән кигезгәч, адәм баласы гына түгел, ат булып ат беркая китә алмый, шундук сабырлана, иясенә буйсынырга мәҗбүр була. Син, Котбый мелла, аларны инде калдырып тор. мәдрәсәләреңне җайга сал. мөгаллимнәрне тынычландыр. Ислам динендәгеләр белем алу изге эш дип баралар икән, изге булсын, ярдәм ит, булыш. Кыскасы' меллам, мәдрәсәләрне мин синең кулыңа тапшырам.
Аллаһы тәгалә ошбу игелегеңне онытмас, баһадир. Саксин халкы да. иншалла.
Минем белән килгән татарларны да мәчеткә өндә. Болгар-кыпчак белән телләре бер дияргә була, өндә үзләрен, динең кабул итсеннәр. Мин аларны үзем киткән хәлдә дә биредә калдырырмын, сакласыннар каланы. угланны.
- Изге ният, изге ният. баһадир. Барысы да әйбәт булыр, иншалла. Котбый мелла баһадирның аягына төшәргә иткән иде. Сүбәдәй аны туктатты.
Килешми, килешми, мелла. Без үз кешеләр ич. Син минем угланымны укырга-язарга өйрәттең, якын киңәшчем, килешми... Бер теләгем бар сиңа, мелла, зинһарлап сорыйм. Бачман баһадир кызын күзеңнең яздырма. Берүк барысын да үзең кара, берәүгә дә ышанма
Яхшы, баһадир, шулай итәрмен. Мин күз-колак булырга мөрид- ләрсм куярмын.
Тик кара аны, минем кишектиннәргә комачауламасыннар
Шулай итәрмен, баһадир, мин аларга әйтермен, комачауламасыннар.
Имам хәзрәтләренең хәле ничек?
Зарланганы булмады. Ул ике хатын белән тора икән. Мөселман ир-затларына дүрт хатынга кадәр өйләнергә мөмкин.
— Кем шулай ди?
Изге китапта әйтелгән, изге китапта, баһадир.
- Дүрт хатын белән торырга китапларга язмыйчы да була, мелла. Атамыз Чыңгызның хатыннары җидедән узган иде.
Кһм. дип гамак кырды Котбый мелла. Мин бахырыгыз өйләнсә дә. ярар бит. баһадир?
Болгар хатынынамы?
Болгар хатынына йортка керергә ният бар. баһадир.
Йортка керергә булгач, юл хатын, димәк, кешедән калган
Адәм баласының тән-жаны үзе белән, баһадир. Эш килешүдә, мәхәббәт 1 ә.
Сүбәдәй: «Нәрсә ул мәхәббәт?» дип сорамады, ул аның ни икәнен белә иде Карлыгачы Аның мәхәббәтенә кул сузымы гына ара калган иде. гайрәте җигмәде. Ләкин ул аны барыбер табар.
Йорт-байлыгына күзең кызлымы, мәхәббәтең төштеме?
Икесе дә бар. икесе дә. баһадир.
Син анда орыш кырынла шәһиг булган кыпчакларның хатын- нарына минем та iарларны да кодаларга онытма.
Онытмам, баһадир. Онытмам, оныта буламы. Мин бит биредә каласы кеше.
Сүбәдәй баһадир мелла Котбый янына килде, иңенә кулын куйды.
Син минем мөгаллимем генә түгел, рухи атам да. Когбый мелла. Мин синең изгелеген онытмам. Саксин халкы белсен иде. магуллар моннан китәргә дин килмәделәр.
49
езмәтчеләр арасыннан Сөмбел моң-зарын сөйләр өчен таныш кеше эзләде. Ләкин аңа Когбый мелладан башка берәүне дә якын җибәрмәделәр. Күлкән белән ишегалдына йөрергә чыкканда да аны күзәттеләр, таныш кешесен очратса да. сөйләшергә ирек бирмәделәр. Үз сарай ишегалды, үз кешеләре йөри, ә ул берәүгә дә якын кил.» алмый. Кемдер сакчыларны һәркөн алыштырып гора Күлкән бик гиз йончый, озак йөреп булмый Менә бүген дә. көн аяз һәм матур булуга карамастан, алар болдырга таба борылдылар. Сөмбел өчен туган сарае, монда күренгән кешеләр һәммәсе ят иде инде, әйтерсең лә аның йорты, аның туган ое дә гүгел, гәрчә һәркөн таныш терәкләргә, йөзләрчә тапкыр ишек бавына югынса да. хәтта үзенең ятак бүлмәсе дә ят иде Ул белә, маг у шардан качып китү мөмкин зш гүгел Шуның өчен ул сабыр игәргә булды Аннары ул Кү гкәнне дә бодай г ына ташлап китә алмый иде инде Яңа аякка басып йөри башлады, ул аңа хәзер гслән сабый белән бер ләбаса.
Х
Сизде-күрде Сөмбел: көннәр кышка таба бара, гүя табигать йокларга җыена — агач яфраклары коела, үләннәр саргая. Ишек алдына Күлкән белән саф һава суларга, бераз аякларны яздырырга чыккан саен ни өчендер Сөмбел ир-канаты Хансөярне исенә төшерә. Ниләр кылып ята икән бичара? Эзлиме Сөмбелен, суга батып үлде дип, яр буена килеп, көннәр буе моңаеп тора микән?..
Аз гына вакыт арасында да Сөмбел ире Хансөярен исенә төшерде, зәңгәр күккә бакты, галәмгә күз салды, һаваның сафлыгына, кояшның җылылыгына, җилнең булмавына сөенде вә кинәнде. Күлкәнгә карап алды, хәленә керергә теләп:
— Арымадыңмы, кермибезме?—дип сорады.
Күлкән туктады, кояшка йөзен куйды һәм нурларында коенгандай ләззәтләнеп, күзләрен йомды.
— Арыдым, Сөмбел, керик инде. Хәзер, хәзер чак кына кояш нур-ларында коенам да. .
Шунда Сөмбел аркасы белән тойды, аларга кемдер карап тора. Сөмбел бөтен ихтыяр көчен җыеп, әйләнеп карамаска тырышты. Ләкин сабыры текәнде, түзмәде, әйләнеп карады. Әлбәттә, бу Сүбәдәй баһадир иде. Сөмбел борылып карауга, Сүбәдәй китеп барды. Ул хәзер атасының тәхет ягында утыра, кешеләрне дә шунда кабул итә. Сөмбел сарайга ут та сала ала, моның өчен аны җәзаласыларын да белә, әмма әллә нигә кулы бармый, гүя кемдер тотып, тыеп тора иде.
Болдырга менгәндә Күлкән туктап ял итте, хәле юк иде әле. Сөмбел аның кулыннан тотып, бертын көтеп торды. Ябык, чандыр, бармак сөякләре төртеп тора иде Күлкәйнең. Кызлар ягына кергәч, мич янына килделәр, һәм Сөмбел егетнең боз кебек кулларын учына алды.
— Әллә өшедең инде, Күлкән?
— Бик тә өшедем, Сөмбел.
— Әйдә, ят, өстеңә тире юрган ябыйм.
Киемнәрен салдырды, яткырды, өстенә тире юрган япты.
— Сандал куярга урын юк, мичне дә якмыйлар.— дип зарланды Күлкән.
Сөмбел мич ягучыны чакырды, мичкә ягарга кушты.
— Ә син. Сөмбел, уңган, барысын да беләсең.— диде Күлкән тыенкы гына елмаеп.
— Әйт әле, Күлкән, синең тереләсең, сәламәтләнәсең киләме?
Килә, килә. Сөмбел, бик тә килә.
— Бүгеннән мин сине көненә ике тапкыр һавага алып чыгам. Ишетә-сеңме. ике тапкыр. Аннары көнгә дүрт мәртәбә ашатам...
Хезмәтче утын кертте, мичне кабызып җибәрде.
Күбрәк як. юкса угланга суык,—диде Сөмбел.
— Ярый, байбикә, шулай итәрмен.
— Мин сиңа байбикә түгел. Кем сиңа шулай әйтергә кушты?
Баһадир, баһадир, байбикә.
Әгәр дә мәгәр тагын бер тапкыр миңа шулай дип дәшсәң, чыбык белән суктырам үзеңне.
Кичерә күр, балакай, Мин, баһадир кушкач кына шулай дигән идем.
Аның исеме Сөмбел. Хикмәтулла, ишетәсеңме, Сөмбел.
Аңладым, углан, Бачман баһадирның кызы Сөмбел атлы иде.
— Ул хәзер дә Сөмбел.
— Әйе, Сөмбел, Сөмбел, углан Күлкән.
— Куй. кирәкми.— диде Сөмбел күтәрелә башлаган Күлкәнгә.
Дөнья белән идарә итүне Аллаһы тәгалә башта хатын-кызга биргән. диләр. Ләкин алар вәгъдәләрендә тора алмаганнар, шуннан дөнья белән идарә итүне ирләр үзләренә алганнар.—диде Күлкән ' Ир-атның хатын-кызга карата тәкәбберлеге шуннан. Кылыч күтәреп бер-берсенә яу
чабалар, кан коялар, илләр яулыйлар, калаларны җимерәләр, иллә бәхетнең хатын-кызда икәнен белмиләр
Син беләсеңме? дип сорады Сөмлел. ана Күлкәйнең фәлсәфәсе ошады һәм ул үзалдына елмаеп куйды —Ә син кызык кына фикер йөртәсең. Күлкән.
Ир-атны бәхетле итүче яу чабу түгел. Сөмбел, ир-атны бәхетле итсә, бары тик хатын-кыз бәхетле итә ала. Хатын-кызның вазифасы исә ир-затына бер булса да бала табып бирү, аның гамәлен бизәү, балаларын тәрбияләүдә ир-атка ярдәм итүдер
Сөйлә-сөйлә. Күлкән. матур сүзләр сөйлисең, тыңлаган саен тыңлыйсы килә.
Күлкән сөйләде, ә ул инде күңеле белән Хансөяре янында иле Бәхетле идеме ул Хансөяре белән? Бәхетле иде. Әйе. ахирәте Айгөлнең көмәнен күргәнгә кадәр Соңыннан ни булды соң? Берни дә булмады кебек, шулай ук сөештеләр, гик күз алдыннан инде һич тә ахирәтенең йөзендәге мөлдерәп торган бәхет вә сәгадәт нурын гына җибәрә алмый изаланды. Иренә карата битараф та кала алмады, шулай ук инде тәүгечә ярата да. сөя дә белмәде, наз-сөюдән тәүге көннәрендәге кебек ир-канаты кочагында эремәде
Сөмбелендәге бу үзгәрешне сиздеме, күрдеме сон Хансөяре?! Юк. күрмәде дә. сизмәде дә шикелле. Ул. бичара, хатыны аны шулай ук ярата дип белде, күрәсең. Ләззәт коесына чумар өчен генә ир-аттан сөелгән вә назланган хатын-кызның поты бер тиендер Аның исеме фәхишә Андый хатын-кызга Аллаһы тәгалә матур тормышка ишарә ясар, әмма аңа беркайчан да ихласи мәхәббәт тоярга мөмкинлек бирмәс, ди
Күлкән өй җылынуга изрәп йокыга киткәч, үз ягына чыкты, сәкесенә утырды. Мөгаллиме аңа әйтер иде: «Хатын-кызның бәхете инсафлы ирдә булса, ир-атның бәхете гыйффәтле туташ вә хатындадыр» Күлкән. бичара. аны ярата Сөмбел сукыр түгел, барысын да күреп тора Ул аңа һәрчак сокланып карады. Хәтта әнә шул карашында да самимилек ярылып ята иде Ябык, чандыр, күзләре эчкә баткан, авызын ачса, үпкәсе күренер кебек, ә яра гам дип өзгәләнә Менә кем ярына китереп орды аны язмыш. Бөтенләй уйламаган, күзалламаган, төсмерләмәгән һәм көтмәгән хаста адәм кагына. Торган җире хибесханә түгел иде. ләкин аермасын да күрмәде Сөмбел Ул. гүя. читлектәге кош иле Аны. гүя. урманнан тоттылар һәм читлеккә китереп яптылар. Ә бит иректә иде. сайрар кош иде.
Кем аны урлады? Нигә?..
Сүбәдәй баһадир яуг ирләре. Күпкән углан өчен Корыч баһадир аны угланына кияүгә бирер!ә гели Кызы аша Бачман баһадирның ышанычын яуламакчы Тик барырмы моңа атасы?! Юк. тагын бер тапкыр юк! Инде нишләргә тиеш ул? Упкынга ташлансынмы, әллә булмаса хатын- кыз буларак язмышы белән килешсенме’ Килешсә ни булыр да. килеш- мәсә пи булыр'* Хәзер аның көннән-көн рухы ьә акылы ныгый бара Юк. ул суга да. упкынга ла ташланмас, үз-үзенә кул да салмас, ул җай көтәр, боерган итсә. Килер аңа ярдәм. Аллаһы теләсә, килер Ул хәзер, гүя. табигатьнең Аллаһы тәгалә тарафыннан изге эшләр кылырга яратылган бер бөртегенә әверелде. Ул әүвәл генә чарасыз иде. хәзер ихтыяр көче ныгыды, ул хәзер бернидән дә курыкмый
Сөмбел Аллаһы тәгаләгә мөрәҗәгать итте: Раббым. рәхимле бул бәндәнә. дип үтенде, белгән догаларын укыды Шунда тәрәзә аша кыйгак-кыйгак кычкырган очар казлар гавышын ишетте Йөрәге ашкынып тибә башлады Ул сикереп торды да тәрәзәгә килеп капланлы һәм тагын кыр казларының моңсуланып кычкыруларын ишетте. Күңеле тулышты, бше буйлап ага башлаган яшьләрен сизми дә калды Күз яшьләре тып-гып тәрәзә гәбенә тамды, сагышлы күз яше иде алар
-уу» еше күңелен яулау өчен аның белән ким дигәндә атна-ун көн бер ГХ. 1абынга утырып ашау вә эчү, күрше булу кирәк икән Атна-ун көндә син аның кимчелекләрен күрәсең, нинди аш яратканын, фәлсәфи фикерен, уй-теләген, максатын чамалыйсың. Сөмбел аның үзеннән ни теләвен белгән иде инде. Аңа бары тик көтәргә калды. Күлкән углан моңа кадәр Сөмбелгә очраган берәүгә дә охшамаган иде. Ул һәр яктан барысыннан да аерылып торды. Фикер сөреше дә. фәлсәфи уйлары да. мәхәббәткә мөнәсәбәте дә башка иде. Аның тәненә ит куна башлады, күзләрендә нур кабынды. Ул аны һаман кызгана иде әле. Сөмбел аны ир-ат итеп күрмәде, һәрхәлдә, күрмәскә тырышты, ул аның өчен гүя тәрбиягә алган бала иде. Шул ук вакытта күрде-сизде. Күлкәндә ниндидер үзгәреш башланды.
Кичке аш вакыты җитте. Сөмбел Күлкән ягына чыгарга җыенганда ишек шакыдылар.
Керегез! диде Сөмбел, нигәдер каушый калып.
Бу мин. Сөмбел, мин Мин сиңа айгөл чәчкәләре алып кердем. Шул чәчкәләр кебек гүзәл бит син, чәчләреңнән дә шундый хуш исләр килә.
Үзе елмая, битләренә алсу төс кунган, күзләре елтырый. Сөмбел чәчкәне алды, борынына якын китерде һәм ярсулы хуш истән чак кына башы әйләнеп китмәде.
Каян алдың мондый хуш исле чәчкәләрне. Күлкән?
— Базардан. Матурмы?
— Матур гына булса икән, хуш исеннән исереп китмәле. Рәхмәт инде. Якын ук килде, битеннән үпте.— Мең-мең яшә!
— Бу айгөлдә минем сиңа мәхәббәтем дә. өметсез гыйшкым да, сабырлыгым да, сабырсызлыгым да. Сөмбел.
Сөмбел чәчкәләрне күкрәгенә кысты, тагын бер тирән итеп хуш исле чәчкәләрне иснәде, аннары ятагына куйды.
Тиздән ат менеп далага чыгарбыз. Сөмбел. Куышырбыз.— диде Күлкән. Мин сине узалмам. шулай да калышмаска тырышырмын. Аннары кылганнар арасында йөрербез. Мин ул кылганнарны диңгез дулкыннарына охшатам, Сөмбел. Дулкыннар ярларга, кыяларга килеп орынсалар, кылганнар бер урында чайкалалар да чайкалалар. Кайчан мин аларны кызганып та куям, җиргә бәйләнгән алар, дулкыннар кебек кузгалып китә алсалар иде дә...
«Кем син. Күлкән? Нигә сорамый-нитми йөрәгемә килеп керәсең? Ә бит минем ирем бар, хәләлем Хансөярем. Ничекләр мин аңа хыянәт итим?! Бүген кемне ярата ул? Күлкәйнеме? Мөмкин хәлме? Юк. ул аны бары тик кызгану аша ярата. Хак, ул аңа хыянәт итмәм дип ант итмәде, кол сурәтендә ич ул хәзер. Ошбу Күлкән нә теләсә, шуны кыла ала.
— Мин сине яратам. Сөмбел. Син килмәгән булсаң, мин әллә кайчан гүр иясе булган булыр идем инде. Ходай тәгалә минем догаларым кабул итте син минем янда. Котбый мелла: «Аллаһы тәгалә язганны күрми- кичерми бәндә ошбу дөньядан китмәс», ди торган иде. миңа да Ходай сине күрергә, бергә булырга язгандыр. Мин синең янда, мин чарасыз...
— Күлкән, Күлкән. тынычлан. Мин синең янда ич Әйдә ашарга чыгабыз. Китергәннәрдер инде.
Сөмбел, Аллаһы тәгалә сине миңа язган Язмаган булса, сине бөтен магул гаскәре җыелып та китерә алмаган булыр иде.
Күңел домбрасының гүя бер кылы шартлап өзелде, бәгыре парә-парә килде Сөмбел әкрен генә кузгалды, урынына менеп ятты.
Кил бире, Күлкән.
Углан өчен таулар ишелде, җирләр упты. бозлар китте. Күлкән ни кылырга белми аны үбә-сөя башлады. Аннары битенә битен куйды да
тынып каллы, ахры тагын күз-кашларыннан. битләреннән, муеннарыннан үпте, калтыранган куллары белән изү бавын чиште Күлкәйнең үтә күренмәле калтыранган кулларын, бармакларын күреп. Сөмбел аны күкрәтенә кысты
Нишләвең инде. Күлкән. Күлкән дим.
Мин сине яратам. Сөмбел. Мин синең әсирең, синең колын, бауга бәйләгән колының.
_ Сөмбел чарасыз калды, аның һәр теләгенә ирек бирде һәм күзләрен йомды. Аны гүя Хансөяре коча, сөя иде. һәрхәлдә, ир-канатын күз алдында тотарга тырышты. Күлкәннең һәр хәрәкәте кочуы-сөюе. назлавы үзгә иде. Ләкин яг түгел, ят итеп кабул итмәде. Нечкә озын бармаклары белән йомшак кына сыйпый, назлый һәм шул хәл белән Сөмбелдә хиссият дулкынын кузгатып җибәрде.
Башта вәгъдә бир, Күлкән. Соңыннан мине җибәрерсең Яме?
Минем сине тотарга хакым юк. Сөмбелем. Китәргә итсәң, мине алып китәрсең. Мин синең белән качармын. Мин синең әсирең, мин синең колың. Сөмбел.
Күңеле белән Сөмбел Идел буендагы Хансөяре чатырында иде. ә чынында исә аны Сүбәдәй угланы Күлкән назлый, чарасыз калып сөя вә иркәли иде. Тора-бара хәтта Күлкәннең тавышы да ир-канаты Хансө- яренекспә охшый башлады. Биг-йөзендә күз яше тойгач кына, айнып киткәндәй булды Күлкән елый иде. күз яше белән елый. Сөмбел аны күкрәгенә кыегы, каты итеп кысты.
Мин сине яратам. Сөмбелем, яратам!
Сөмбелнең гамат ы кипте, Күлкәнгә нәрсә булса дә әйтәсе, аны тыны-чландырасы килде.
Күлкән, Күлкән. елама, елама. Мин синең белән ич. синең белән. Мин беркая да киiмим. китмим. Тик әтиеңә әйт: безне сакламасыннар, без әсирләр түгел.
Түгел, түгел. Сөмбел. Котбый мелла әйтте, сәне Бачман баһадир кызы кочуга, син терелерсең дип. Мин терелдем, терелдем, Сомбел
Дәшмә, күп сөйләшмә. Күлкән. Ял ит. Син таза-сәламәт ир. син кодрәтле, гайрәтле һәм татлысын
Соңыннан ул бөяттәй йомарланып, ике учын тез арасына кыстырып, оҗмах кошы тоткан сыман тын гына уйланып ятты Гаҗәп, аның тәненә чынлап та кош керен оялаган кебек иде. Сөмбел әкрен генә гәүдәсен сузды, Күлкәнгә таба борылды. Күлкән күзләрен йомып, мәрткә кижән кебек, тынсыз ята иде Сөмбел курка калды, аны селеккәләргә тотынды
Күлкән, Күлкән, уян дим, уян Әйдә, ашарга чытабыз.
Мин ашамыйм бүген, минем ашыйсым килми Мин хәзер үлсәм дә үкенмим Син минем сылуым, күз нурым, бердән-берем
Син ятып тор. Күлкән, мин хәзер Мунча ятарга кушам.
Куш. мин мунча яратам, диде Күлкән аның кулына ябышып, җибәрми торды.
51
өмбел үлем турында уйламады, үлемнән курыкмый башлады ул. Үлем аның өчен түгел, ул аңа кагылмый, башкалар курыксыннар, дип уйлый иде Саксинга урлап китергәч, аңарда үзе өчен курку башланды Чөнки бөтен җаны-гөнс белән тойды, аңарда икенче җан ионда булды Ә менә анын баласына җан биргән ир-зат үләргә тиеш Тик ничек? Ничек кул күтәрер ул аңа? Бит кочагына үзе керде, үзе иңде! Ул гынамы, моңа кызгану хисе аша барды һәм бу хиснең әле дә күңелен ташлап киткәне ток. Ләкин бит чәчкәләр үлә. Күлкән дә анын өчен бары
С
тик чәчкә иде. Ә чәчкә кыска гомерле була. Аллаһы тәгалә һәр кеше күңеленә җиде тапкыр күз сала, дип әйтәләр. Ходай шаһит, ул монда үзе теләп килмәде, аны урладылар. Шулай ук Ходай шаһит. Күлкән аны көчләмәде, үзен алырга үзе ризалык бирде — ятим калмас өчен, хатын- кыз буларак халкы алдында үз вазифасын үтәү өчен. Дөрес, бу бәхетне ул ир-канаты Хансөярдән дә ала алган булыр иде. ләкин хәләле моңа сәләтсез булып чыкты, ә Ходай тәгалә аңа Күлкәнне язган икән. Хатын- кыз исәя башлауга өч хакыйкатьне онытмаска тиеш: тапкан баласын көрәшкә әзерләргә, үз бәхетен табарга ярдәм итәргә, белем бирергә. Аллага шөкер. Раббысы аңа бала иңдерде, димәк, хатын-кыз буларак ул үз бәхетен тапты, һәм кемнән? Кан дошманыннан.
Аның ягына бавырчы керде, сабыр гына ашарга дәште, әмма Сөмбелнең ятагында йоклап ятучы Күлкәнне күреп, авызын ачып кагып калды.
— Ул вафат, балакай?
Юк. ул йоклый, бавырчы. Бар эшендә бул. Мин хәзер аны уятырмын.
Минем сиңа сөенечем бар. балакай. Атаң бире таба яу килә икән, Сүбәдәй баһадир, утка баскан мәче кебек, кая керергә белми башлады. Гаять кәттә көч белән килә икән атаң, балакаем.
Сөмбел аның янына килде. Күлкән ягына карап, кычкырып сөйләшмәскә кушты.
— Кем әйтте?
Имам хәзрәтләре, балакаем, имам хәзрәтләре. Чынлап та киләләр. ди. Якыная башлауга, имам хәзрәтләре капкаларны ачып куярга кушты. Ә син моннан, балакай, хәзер үк кит. хәзер үк! Сүбәдәй баһадир атаңа каршы чыгарга чирүен җыя. калада ыгы-зыгы Имам хәзрәтләре сиңа инәң йортына качып торырга кушты. Мин аның йомышын гына үтәдем, капкалар ачып йөрергә минем көчемнән килми..
Сөмбел йөрәге кага башлавын тоеп, изрәп йоклап яткан Күлкәнгә карады.
Мине туктатырлар бит. бавырчы?
Мин сиңа кишектин киемнәре алып килдем. Әйдә, бирәм.
— Хәнҗәр дә китердеңме?
— Хәнҗәре дә бар. уклар да. Кулдан ата торган уклар.
Сөмбел бавырчыга ияреп кызлар ягына чыкты, кече якка кереп кишектин киемнәрен киде, каймалы бүрек киде.
— Эңгер иңеп килә, ишегалдына чыкканда артыңа әйләнеп карама, минем алдан барырсың. Мин табак күтәреп чыгармын. Әйдә!
Кишектиннәрнең аларда әллә кайгылары булмады, үзара бәхәсләшәләр иде, бавырчы белән Сөмбел алар яныннан үтеп киттеләр, берсе дә туктатмады. Күрәсең, бавырчыны озатып йөрүче кишектин дип белгән-нәрдер. Кала урамнарында исә аларга гелән игътибар итмәделәр. Сөт инәсе йортына җиткәч, бавырчы капка шакыды, кемдер капка шудыр- гычын эшерде, капканы ачты.
— И-и бәбекәем.—дип кочагына алды аны сөт инәсе.
Мин киттем. Мөсәттика. киттем, диде бавырчы һәм йөгерә-ат- лый йорт яныннан китеп барды. Сөмбел аңа хәтта рәхмәт әйтергә өлгерми дә калды. Капканы япкач, инәсе аны өйгә алып керде һәм:
— Сал әле шул зәхмәтләрнең киемнәрен.— дип. Сөмбелне чишендерә башлады.
Сөмбел чишенде дә сәке кырына утырып:
— Инәки. төшемдәме, өнемдәме бу0 -дип сорады.
— Өнеңдә, өнендә, бәбкәем. инәң янында, исән-сау кот ылуыңа кинә-нәсе ит Әйдә, башта дога кылыйк әле...
агучыларыннан болгарлар хәрәкәте турындагы хәбәре ирешү белән. Сүбәдәй баһадир төмәнбашларын чакырды һәм орышка җыенырга боерды. Тәртинле гаскәриләр буларак, иртәнге якта Сүбә- дәйнец чирүе җыелган, аның әмерен көтә иде инде Сүбәдәй исә гаң атар-агмас угланы янына чапты һәм кишектиннәренә күз дә салмый кызлар ягына узды. Углан кызлар ягында юк иде. Сүбәдәй үзалдына елмаеп куйды, гәрчә елмаер чагы булмаса да. «Димәк, дип уйлады ул, углан белән урланган кыз уртак тел тапканнар Бачман баһадир бик кысырыклый башласа, ул аның кызын арбага бастырып орыш кырына алып чыгар. Әлбәт гә, кыз янына угланны да бастырыр һәм оран салулыларыннан баһадирга җиткерер: углан белән кызы никахлаштылар, ир белән хатын булып торалар. Сайла, баһадир, минем белән орышасыңмы. карендәшләсеңме? Орышсаң кызын да китәр, чирүең лә кырылыр, инде акылыңа килеп, минем шартым кабул итәсең икән мин балаларны калада калдырам, вәгъдә бир. син аларга кул салмассың һәм калаңны да үзеңә калдырам. Тик бер шарт белән: углан Күлкән тархан булып утырсын»
Риза булырмы гаять зур гаскәр туплап килгән Бачман баһадир, юкмы Сүбәдәй белми иде. Ләкин уйлаган эшен ул җиренә җиткереп башкарыр.
Киереп ишекне ачты, түр яктагы ятакта, күпертелгән түшәктә, җылы гире юрган астында угланның берүзе йоклап ятуын күреп, шикләнеп куйды. Әмма үз-үзсн тынычландырырга теләп, тышка чыга торган кече ишекне ачып карады анда берәү дә юк иде. Шуннан баһадирга каушау килде. Ул мич араларын, чаршау аргларын тикшереп чыкты, сәке астына күз ташлады, шуннан когы алынып, углан йоклап яткан ятак янына килде. Угланның маңгаена кагылды. Күлкән аның кулын тотып алды һәм күзләрен дә ачмый назланып
Сөмбелем, җанкисәгем, диде.
Күлкән, Күлкән! Тор әле!
Күлкән сискәнеп уянып китте, күзләрен почмаклатып. агасына бакты Сөмбел кая. атам?
Мин аны синнән сорарга торам әле. Кая кыз? Кыз түгел ул, хатын, минем хатыным, атам Синең хатының, диде Сүбәдәй. ирен чите белән елмаеп, һәм ятак янәшәсендәге түмәргә утырды Сөмбел качкан Ишетәсеңме, углан. Бачман баһадир кызы качкан, синең хатының!
Ул качмады, атам, качмады Ул монда Кая булса чыккан гынадыр.
Бәлкем, диде Сүбәдәй битараф бер кыяфәттә, гәрчә углан әйткәнчә булуын бик теләсә дә
Агам, эзләт инде Сөмбелне, дип күтәрелде Күлкән һәм. ятактан төшеп, кабаланып киенә бантлады.
Дөрес эшлисең, тизрәк киен Каланы ташлап китәргә туры ки т мәгәе Бачман баһадир каласына кайта. Орышка әзерлән.
Атам. Сөмбел чынлап та качканмы'”
Табарбыз аны. углан Киен дә кишектиннәрең янына чык Күрен үзләренә Хәзер кояш чыга. Бачман баһадир калага якынлашып киләдер инде Без маг уллар калада орыша белмибез, чыгып орышырга туры килер Җыен! Хәлен ничек” дип сорады ага. угланга карамын гына
Әллә нигә ашыйсы килә
Алгы якка чык. аша. җыен Мин киттем. Болгар капкасы янында булырмын
«Әллә соң Саксинны алын ялгыштыммы?» дип уйлады, агын җай гына юырттырып Болгар капкасына таба барганда. Сүбәдәй баһадир
Б
Чирүенең һәр төмәне капкалар янына туктаганнар иде инде, аның әмерен көтәләр. Сүбәдәй артына әйләнеп карады, үзеннән бер тотам калмый килүче кишект иңнәрен күреп, тынычлана төште. Алар арасында Котбый мелласын да күрергә теләгән иде ул, тапмады Котбыйны. әллә тагын җир упты үзен. Хәерле булсын, Котбый аны ул хәтле борчымый. Ә менә Бачман кызының кинәт кенә югалуы сәер иде Ничекләр юкка чыкты кыз, кишектиннәре ничек күрмәгәннәр? Искитмәле хәл иде Хак, ул сакта торган кишектиннәрен җәзалый да ала иде, башка чакта булса шулай итәр иде дә, тик хәзер вакыты ул түгел, һәр кишектине санаулы, аларның һәрберсе ике яугиргә тора лабаса.
Илгә кайтып киткән нойоннарны кулга төшереп, бер батман алтынга ия булып. Бачман баһадир Идел буена яңа кала кора, дип җиткергәннәр иде ич инде, шуннан соң Сүбәдәй баһадир тынычланып калган иде. Ә баһадир Бачманның үз исәбе үзендә булган икән, тагын каласын кайтарырга килгән. Тик аңа каланы Сүбәдәй тиз генә бирмәс, орыш каты булыр, далада булыр ул орыш. Ә Сүбәдәй далада сугыша белә. Анын үзеннән ике тапкыр күп санлы дошманны да алдына тезләндергәне бар. Хак, Бачман баһадир белән алай килеп чыкмады, каты чикләвек булды кыпчак җиһангиры, ләкин Сүбәдәй баһадир да дөнья арбасыннан төшеп калганнардан түгел. Тәңре шаһит, бик сирәк җиңелде ул...
Хак, Сүбәдәй теге вакытта бераз ялгышты. Бер төмән гаскәрен каты маңгай Бүчек нойон алып китмәгән булса, аңа бүген җиңелрәк булыр иде. Ләкин нәчара, үткән эшкә — салават. Аннары Котбыйның югалуы. Ул гынамы, мәчеткә йөреп, ислам динен кабул иткән татарлар: «Без мөсел-маннарга каршы чыкмыйбыз».—дип Сүбәдәйне тәмам чыгырыннан чыгара яздылар. Ярый әле үзләрен кылычтан уздыра башламады, үзара орыша башлаячаклар иде. Тәңре саклады, алар да акылга утырдылар, берише коралланып килде. Ләкин шиге бар иде Сүбәдәйнең: болар беренче орышта ук Бачман баһадир ягына чыкмаслармы? Бик ихтимал ич. Тик Сүбәдәйгә ышанудан башка чара калмаган иде. гәрчә Котбый мелланы тапмаса да, татарлар кораллангач. Сүбәдәй тынычланды. Татарлар кыю, курку белмәс халык, хөҗүмдә һәрчак алгы сафта булырлар, кирәк чакта чигенеп, кирәк чакта дошманны тулганага алырга да күп сорамыйлар. Алай да Сүбәдәй базар яныннан үткәндә Шәрекъ мәчетенә күз төшереп алды. Аннары нидер исенә төшеп, атын мәчеткә таба борды. Аның кара исәбе буенча. Котбый мелла анда булырга тиеш иде. Мәчет тирәсендә мәхшәр. Халык дулкыны әле бер якка орына, әле икенче якка сугыла. Имам хәзрәтләре халыкны тынычландырырга тели, әмма ләкин аңа һич кенә дә игътибар итүче юк.
Шәрекъ мәчете каланың урта бер җирендә, нәкъ базар янында. Базарда исә кем генә юк. Сәүдәгәрләре дә. алучысы да. ачыкавызлар да. караклар да. кесә талаучылар да, тамаша кылучылар да. алыпсатарлар да — барысы да бар биредә. Иң гаҗәбе: бу халык тәмам сарык көтүе диярсең, шау-шу килә, акыра-бакыра. һичкемне тыңламый. Ошбу мәйданга килгән саен Сүбәдәй үзендә ислам диненнән көнләшү кебек хис тууын сизә. Шул хәлгә җитеп дингә табынырга буламы? дип гаҗәпләнүе иде. Көнчелек хиссияте Котбый мелла белән бәхәсләшкәндә тагын да көчәеп китәр иде. Нигә, әйтик, ул табынган Тәңре, аның шаманы, ягъни төптәңресе артыннан бер дә болай шашынып йөрми халык? Ә бит Тәңре диненә алты мең еллар бар инде. Ислам диненең туганына, ташка үлчим, ярты гасыр да юктыр әле.
Сүбәдәй баһадир кишектиннәренә халыкны тынычландырырга боерды, ә тегеләр тынычландыра беләләр иде. берничә кешене укка алуга, шым булдылар.
Халык тынычлануга, Сүбәдәй түр якка үтте, ззәңгесенә баса төшеп:
— Татарлар, минем горур татарларым! Мөселманнар! Мин сезнең мәчетләрегезне япмадым, имамнарыгызны кылычтан уздырмадым. Ара
гызда татарлар булса, сез аны мина күрсәтегез! Күрсәтсәгез, моны Аллаһыгыз да. мин лә аларны кичеререм Татарлар, мөселман булып, чалма кигән яугирләрем. хәзер үк таралыгыз да коралланып. Болгар капкасы янына килегез. Мин сезне көтәм. туганкайлар Көтәм Без сезнең белән илләр яуладык, җәйләүләребез киңәйттек. Бу җәйләүләрне без үзебез өчен түгел, сезнең өчен дә яуладык Коралларыгызны алыгыз да...
Без. баһадир, хәзер мөселманнар инде Чакырма безне. Без мөселманнарга каршы орышка чыкмабыз! -дип кычкырды берәүсс
Безгә мөселманнарга каршы орышу гөнаһ Безнең Аллаһыбыздан каһәр аласымыз килми! дип икенчесе атылып чыкты
Сүбәдәй иң оста мәргәннәренә ияк кагып кына ишарә ясады, янәсе нәрсә карап торасыз, алыгыз укка тел бистәләрен. Кишеггиннәр җәяләрен тарттылар, ике мөселман татарның чалмалары тәгәрәп китте, әмма алар янына берәү дә ярдәмгә килмәде, ярдәмгә килгәннәрне янә укка алулары бар иде
Шунда кемдер
Кыр денсезләрне. кыр кяферләрне! дип кычкырмасынмы
Халыкка шул җитә калды. Мәйдандагы татарлар бөтенләй коралсыз килмәгәннәр икән, кишектиннәр белән уктан алыша башладылар, ул арада уктан алган кишектиннәргә халык ябырылды. Китте мәйданда суеш-кисеш. ыгы-зыгы, гауга-тавыш Мәргән кишектиннәрне халык дулкыны урап алган, мәргән яугирләрне атларыннан сөйрәп төшерәләр, сыталар, изәләр, үзләре дә кырылалар
Сүбәдәй баһадир жансакчы кишектиннәрснә аралык ясарга кушты, тегеләр халыкны икегә аеруга, атын шунда юнәлтте. Сүбәдәй мәйданнан чыкты да туры Болгар капкасына чапты, аның Мөнкә төмәнбатины алып килеп, халыкны уктан алдырырта исәбе бар иде. капкага җитәрәк бу уеннан кире кайтты Чирүе аның әмерен көтә икән Килә-килүгә Сүбәдәй баһадир капкаларны ачарга, далага чыгып, төмән-төмән басарга боерды. Ул арада аның янына үз кишект иннәре белән Күлкән углан килеп җитте
Чирү агым судай капкалардан далага агылды. Сүбәдәй яңадан мәчет мәйданына барырга кыймады. Бу аның өчен гелән көтелмәгән хәл булды. хәзер генә ул. чирүе капкадан чыга башлагач кына, мәчет янына туктаганы өчен үкенү хисе тойды Нигә кирәк иде ана кырмыска оясына таяк тыгарга'’ Ялгышты Ләкин сон инде, хәзер капкадан чыгарга да орышка әзерләнергә Сүбәдәй баһадир үз янына угланы Күлкәйне чакыртып алды. Угланның берни булмаган кебек атта утыруы, һични булмаган кебек дошман киләсе якка карап торуы аны тагын да тынычландырды
Атам. атам, киптек тиңнәрең Сөмбелне тапмадылармы'’
Сөмбел турында орыштан соң. углан, орыштан соң.
Яхшы. атам, диде углан, атасы белән килешеп
Сүбәдәй ана янә гаҗәпсенеп карап алды Шаккатмады хәл иде. ай дигәндә ниндидер бер чәчби кыз түшәктән башын күтәрә алмаган баланы аякка бастырды да куйды Рәхмәтле иле Сүбәдәй кызга, ул аны тапкан хәлдә дә үлем куркынычына куймаячак иде
54
WW ирүе далага чытып беткәч, олауларга чират җитте Ниһаять ола- удар да чыт ып бет ге. Сүбәдәй баһадир өзәңгесенә басып, бик озак калага карап торды.
«Нитә ут салдырмады ул калага? Нигә яндырмады? Моңа хәтта үзе дә җавап таба а тмады Бәлкем, тагын киләсене ышангандыр. Бик ихтимал ич Чөнки Болгарга өч-дүрт төмән белән генә килергә ярамаганга ул тәмам инанган иде ипле
Күңеле сизә, ул әле бу калага әйләнеп киләчәк. Киләчәк һәм тәхеткә угланы Күлкәйнеме, кече улы Тайчиннымы утыртачак. Хак. Тайчин угланын Сөябеле бирергә теләмәс, ләкин Сүбәдәй аны барыбер алып килер Чөнки Тәңре һәр магулны орыш өчен яраткан. Магул бәхетне бары тик орышта гына табачак, тыныч тормыш ят аңа, аның өчен тыныч тормыш тормыш түгел.
Кала күздән язганчы киткәч кенә, Сүбәдәй баһадир ыслан туктарга боерык бирде, чөнки кояш кичкә таба авыша башлаган иде инде. Юр- тачыларның юрта корасы, бавырчыларның аш саласылары бар иде. Сүбәдәй баһадир яугирләрен күздән кичерү теләге белән угланы Күлкәйне һәм исән калган кишектиннәре белән чирүен карарга кереште, һәм яугирләреннән канәгать калды. Дөрес, татарлардан меңнән артык кеше калада калган иде. Болар яуда ятып калган кыпчакларның хатыннарына йортка кергәннәрдән, әмма нишләмәк кирәк. Сүбәдәй алардан үч алырга өлгерә алмый калды. Бачман баһадирга ачулы иде ул. Иң җанын кыйнаган кеше, мөгаен, шулдыр. Ничә тапкыр орышалар бит инде. Олуг Мөхәммәд угланы солтан Җәләлетдин Чыңгыз ханның шулай җанын кыйнаган иде. Бик озак эзәрлекләде Чыңгыз Җәләлетдинне, әмма берничә елдан соң гына гаскәрен тар-мар итте. Анда да Җәләлетдинне кулга төшерә һәм алдына тезләндерә алмады: җиһангир солтанны ниндидер тегермәнче, җиде алтын бәлешкә алданып, үз тегермәнендә качып ятканда суйган иде. Килер бер көн, Сүбәдәй баһадир, боерган булса. Бачман баһадирны алдына тезләндерер.
Кич якта, юртасы янына кайткач, учак каршында әнә шулай уйланып утырды Сүбәдәй. һәм юртасы әзер булгач, менбашларын дәшергә кушты. Аның елгыр яугирләрен тагын бер күздән кичерәсе килә иде.
Сүбәдәй зур юртасының түр башына кунаклады, янәшәсендә Күлкән угланны утыртты, һәм тезләренә кулларын куйды да
Мәгълүмдер, меңбашларым. без ошбу калада шактый яугирләре- безне югал ггык. Калада калучылар да булды. Килешик, без әле бу калага янә килербез һәм безгә хыянәт иткән һәр яугирне кылычтан уздырырбыз,— диде ул. һәммәсенә дә күз ташлап.
Меңбашлары орыш кырындагы кебек: уң канаттагылар — уңга, сул канаттагылар—сулга утырганнар иде. Моны килештерде, чөнки Чыңгыз хан да шушындый тәртипне яратыр иде. Әйе, орыш кырында гына түгел, табынга утырганда да һәммә кеше үз урынын белергә тиеш — тәртип шуннан башлана. Шулай да сизде, тойды: корыч баһадир әкрен генә меңбашлары алдында абруен җуя бара иде. Баһадир күптән инде тәүге усаллыгын югалткан, аз гына гаебе булган өчен дә яугирне кылычтан уздырмый, гафу итә. кичерә белә, баһадирның йомшаруы бигрәк тә Саксин каласын алгач башланды, яугирләре арасында моны төрлечә юрарга тырышучылар булды, әмма төп сәбәбен яугирләре түгел, Сүбәдәй үзе дә белми иде. Чөнки баһадир Саксинга килгәч. Карлыгачы турында ишетте, ул гынамы, угланы да исән-имин икән, аннары гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, угланы Күлкән Бачман баһадирның кызы-на гашыйк булып, тәмам чиргә сабышып, урынга калды, ярый әле тылсымга ия кыз угланны аякка бастырды, юкса яугирләре арасында Сүбәдәйнең абруе тагын да түбәнгәрәк тәгәрәячәк иде.
Бачман кызын тапмаулары, аны кулдан ычкындырулары Сүбәдәйнең кәефен нык кына бозды. Кишектиннәрен җәзаларга иде дә, әллә нигә кулы күтәрелми, тагын да абруен төшерүе бар. Аннары мәчет мәйданындагы көтелмәгән кырышны исенә төшерәсе дә килми. Орыш югалтусыз буламы. Сүбәдәй баһадир ла ул. Аның кем икәнен яугирләре бик яхшы беләләр. Баһадирның серле рәвештә бертын дәшми утыруы, сыңар күзе белән бораулагандай һәр меңбашына күз төшерүенә тыныч төптәңренең дә сабырын төкәндерде. Төптәңре тамак кырды, әмма бер кәлимә сүз әйтмәде. Юргага ярканат очып керде һәм күз иярмәс тизлек белән.
шәмнәрне сүндерергә теләгәндәй, очына башлады Кемдер аны кулы белән бәреп төшерде, ике канатын да өзеп, юрта авызына ташлады
Тиле кош. диде Сүбәләй. Фикерне өзде.
Кош түгел ул. безнең рухыбыз. — диде төптәңре Ә синең тиле беткән меңбашың аның канатларын өзеп атты Безгә аны Тәңре үзе җибәргән булгандыр. Бу хәл бик сирәк була, баһадир.
Төптәңре. синең рухың шул ярканаты булса, мин синнән иртәгә үк йөз чөергән булыр идем Күк-кояшнын кодрәте ярканатында булуына мин ышанмыйм Тузга язмаган сүз сөйләп утырма, диде Сүбәдәй. төптәңре ягына карамый гына
Тәңребез куәте күк йөзендәдер, хак. ләкин ярканат аның рухы булуы бар, баһадир.
Ярканаты ул бары тик ярканаты, төптәңре Мин татарларның ислам диненә күчеп, калада калуларына, мөселманнарга каршы кылыч күтәрмибез, дип әйтүләренә аһ орып утырам, ә сип ниндидер нә тычкан, нә кош булмаган җанны Тәңре рухы дип баш катырасың, төптәңре Мин сине аңладым, төптәңре. син төптәңре түгел, ә шамакай Хәтереңдәме, атамыз Чыңгыз хан үз төптәңресен ничек юк игге0
Ләкин мин атамыз Чыңгыз хан төптәңресе түгел, баһадир. Мин синең сүзеңә аркылы төшмәлем, сиңа каршы кешеләр кот ыргып йөрмәдем Мин ничек тә татарларны Тәңре динендә тотарга тырыштым. ә алар барыбер тыңламадылар, мәчеткә йөри башладылар, безгә мәчеткә йөрергә баһадир үзе рөхсәт бирде, диделәр. Нәтиҗәсе күз алдында, меңләгән татар калада калды . җитмәсә, йөзләгән кишектинеңнең башына җиттеләр. Ярканаты шул мөселман татарлар кулыннан һәлак булган кишектиннәреңнең рухыдыр, баһадир.
Сүбәдәй дәшмәде. Төптәңре белән бәхәсләшү аңа кыеп иде Ләкин Чыңгыз хан алар белән сөйләшә дә. көрәшә дә белә иде Әле булса хәтерендә Сүбәдәйнен. төптәңре бик узына башлагач, ул аны үз юртасына чакыртып аллы да ни өчендер туганы Тәмут-төпчек белән булган бәхәсләрен хөкем итәргә кереште Төптәңре туганын алдына тезләндергән. ни өчендер гафу үтенергә кушкан икән. Туганы Тәмут иртәнге якта Чыңгызга килеп бу хакта зарланды. Сүбәдәй барысын да ишетеп горды Төптәңренсн әтисе Мөнкә дә килгән иде. Чыңгыз ханның атасы Йүзәкәй нең меңбашы булган кеше
«Син шаман, мин хан. диде аңа Чыңгыз Син минем эшемә кысылма, төптәңре»
«Мин. хан. бары тик Тәңрегә буйсынам Тәңре миңа барлык ылыслар белән идарә итәргә кодрәт бирде. Синең белән дә Шаман күк белән ике арада тора, синең белән дә идарә итә. димәк Әйе. син дә минем кешем, хан»
«Ләкин бер кешегә ике хаким әмер бирә аламы.’»
«Горурларны мин тыя төшәм. кимсетелгәннәргә рухи көч табарга ярдәм итәм. хан».
«Син минем туганым Тәмугны мыскыл иткәнсең, нойоинар карап торганда алдыңа тезләнергә кушкансың».
«Кирәк тапсам, сине дә тезләндерермен, хан», диде шаман
Чыңгыз хан төптәңренсн әрсезлегенә түзә алмады, кишектиннәрснә шаманның билен сындырырга кушты. Юк. ул ана туганы Тәмут белән көрәшергә боерды, әмма төптәңре баш тартты. Шуннан Чыңгыз хан ым белән генә кишектиннәренә боерды шаманның билен сындырырга Шаман үлде дин кереп әйткәч, атасы Мөнкә утланнын бүреген күкрәгенә кысып, кычкырып елап җибәрт ән иде Гөп тәңрене халык ярата, кимсетелгәннәр аннан ярдәм эзлиләр иде Шуның өчен Сүбәдәйгә шаманның мәетен яшертен юртадан алып чытып, тау битенә илтеп күмәргә кушты Моны Сүбәдәй бик тиз башкарды. Ә иртән халык шаман мәете яткан юргага килгәндә, ул буш иле инде Алар янына чыккан Чыңгыз хан
«Шаманның безгә кылган явызлыгы шулкадәр күп булган ки, ул аны безгә күмәргә дә бирмәгән. Тәңребез үзенә алган», — диде, һәм халык шундук таралды. Мәнем шаманым да миңа каршы сүз әйтә башлады, инде мин нишләргә тиеш? Шаманның билен сындыртыргамы, кылычтан уздырыргамы? Җитмәсә орыш алдыннан?.. Янә бер гыйбрәтле хәл хәтерендә Сүбәдәй- нең. Көннәрдән бер көнне атасы юртасына баш углан Җүси кайтты, һәм атасын кинәндерде: «Мин, атам, орышмый гына дүрт-биш халыкны буйсындырдым», диде. Чыңгыз хан ничек дип сорап тормады, ә нойоннар- га угланын мактый башлады һәм шунда Җүси угланына Сүбәдәй баһадирын бирде. «Синең беренче баһадирың, киңәшчең булыр»,—диде. Сүбәдәй баһадир яшермәде, әле дә яшерми. Җүси угланны яраткан иде. Углан чынлап та акыллы, белекле, кеше хәленә керә горган, үткен фикерле адәм иде Нәкъ менә Җүси угланнан кешеләргә мәрхәмәтле булырга, кимчелекләрен вә ялгышларын кичерә белергә өйрәнде Сүбәдәй. «Җүси углан нишләр иде икән, җәзалар идеме шаманны, әллә игъгибар итмичә, үзе белән йөртер идеме икән?»—дип уйлады Сүбәдәй. Ләкин җавап таба алмады.
Безгә бүген яугирләр кирәк, төптәңре. ә син ниндидер ярканатны рухыбыз дип утырасың. Оял бераз, диде Сүбәдәй, бу юлы инде төптәң- ренең күзләренә туры карап.
— Кәңәшем бар сиңа, баһадир. Җибәр мине найманнарга, кыргызларга. Мин сиңа күпме телисең, шул хәтле яугир яллап китерәм.
«Шуннан соң җүләр баш дип әйтеп кара төптәңрене! Җүләр түгел, башын диванага салып йөргән кешегә дә охшамаган. Тик ничекләр тиз арада җыймакчы ул яугирләрне? Ара якынмы?»
— Син хаклы, төптәңре, һичшиксез, хаклы. Тик найман-кыргызлар кайда да, без кайда, ә дошман инде кул сузар арада.
— Килешергә кирәк, баһадир, шаман белән,— диде төмәнбашы, мең- башлары да ияк кагып утырдылар.
— Моның өчен кимендә йөз бәлеш алтын кирәк булачак, меңбаш- ларым. Миндә бу хәтле байлык юк. һәммәбездән җыйсак кына инде.
Меңбашлар күзгә-күз карашып алдылар. Кемнең дә җыйган вә талаган алтыннарын бирәсе килми иде. Аннары хәйләкәр шаманның бар алтыннарны җыеп, кая булса таюы да бар иде. Алай да Сүбәдәй меңбаш- ларын сынарга теләде, янчыгын чыгарды, табын уртасындагы табакка биш бәлеш алтын ташлады. Барлык меңбашлар да теләр-теләмәс кенә янчыкларын чыгардылар, кайсы бер, кайсы ике бәлеш алтын куйды.
Сүбәдәй баһадир табакны алды, төптәңрегә бирде.
— Үз вәгъдәи үзең тормышка да ашыр, төптәңре. Җый яугирләр, килтер бире.
Төптәңре табакны алды да юртадан чыгып китте.
— Ак юл сиңа, төптәңре. — диде ишекъяры утырган меңбаш.
— Иртәгә орышка. Без җиңәрбез, меңбашларым, мин сезгә ышанам. Ял итегез.
55
ртада икәүдән-икәү генә калгач. Күлкән углан тамак кырды. «Сөмбел турында сорарга җыена'.’» — дип уйлады Сүбәдәй һәм гора башлады. Угланга кыен иде. ул моны аның күзләреннән үк күрде. Хәер, нигә гаҗәпләнәсе, Карлыгачы белән Ташбаен югалткач, үзе дә ни кылырга белми өзгәләнгән иде Аннары: «Илемдә мине Сөябелем көтә»,—дип үз-үзен алдап та карады, булмады, кайтты, күрде Сөябелен, әмма күз алдыннан бер генә көнгә дә Карлыгачы белән Ташбае китмәде.
— Минем Сөмбелем табылыр микән, атам? — диде углан.
Ул шулай диюгә. Сүбәдәй аңа әйләнеп карады һәм дәвамчысының күзләрендә яшь күреп, аптырап калды.
Әллә табибны чакыртыйммы. Күлкән?
Миңа үз табибым кирәк, атам Сөмбел.
— Бачман баһадир кызы синең табибың идемени, углан? Ул синең хатының түгел идемени’’
Шулай диде дә Сүбәдәй юргадан чыгып китте. Юк. ул угланны ачуланып ташлармын дин курыкмады, куркуы башка иде тагын чиргә сабышыр. Сырхавы кузгалса, ул ни кыласын белми, тәмам чарасыз калырмын, дип уйлавы иде.
Сүбәдәй баһадир юртасыннан чыкты, кичке салкынча һаваны күкрәк тутырып сулады да бавырчысыннан каз каны сорады
Китер әле. казларың бардыр бит?
Бар. баһадир, бар. Саксиннан күп игеп алдык.
Кайнар вә аеры тәмле исле канны ул бер күтәрүдә эчеп куйды һәм юргага кире керде.
Ятыйк, йоклыйк. Иртәгә орыш. Орыштан соң Сөмбел турында кайгыртырбыз, углан, диде ул, Күлкән ягына карамаска тырышып. Ләкин углан аңа җавап бирмәде. Күлкән йоклый иде инде Сүбәдәй утларны сүндерде, киез өстенә ятты, өстенә тире юрган ябынды
56
ояш чыгарга өлгермәде, болгарларның хәрби тезмәсе күренде Болгар гаскәре тартылган җәя рәвешендә баскан иде Чыңгыз хан ысулы. Тупчылары күренми, артка куймасалар. алда юклар. Шуңа күрә Сүбәдәй үз чирүен уң катта т ны да. сул кана т ны да җәеп салды, әйтерсең лө болгарларны тултанат а алырт а җыена иде Ун алымга бер яугир куйды, ә аз гына кала төшеп тагын бер яугирне бастырды. Шулай итеп магуллар- ның чирүе күп санлы булып күренде Ләкин моңа карап, болгарлар тезмәләрен бозмадылар һәм беренче булып һөҗүм дә итмәделәр Сүбәдәй дә беренче булып һөҗүмт ә ташланырга җыенмый иде Ул көт те һәм кирәк дип таба икән, кичкә чаклы көтәр. Тәүге орышта болгарларның укчы яугирләр арасында болгавырлык китереп чьпардылар, хәтта чигенергә гуры килде. Хәзер бу хәл кабатланмас, сирәгәйтеп тезелгән яугирләрне тупка алу бермә-бер кыенлашыр Аның яут ирләре болгарларны тулганат а алырга т иеш. калганы осталык эше. Сүбәдәй баһадир үзе бик сирәк орышка катнашты, ул орыша башлауга, идарә игүнең шундук җеп очы югалыр иде. Шуның өчен ул бүген дә орышка кат нашмас. ә алга гөмәнбашларын куяр, тик угланны i үгел Күлкән угланны кичгән үк олаулар белән оза т ып яхшы итте, сәламәтлеге начар, кәефе юк. аннары сихерләнгән бер хәлдә тел очында һаман баһадир Бачман кызы Сөмбел Хак. җаны түзмичә, баһадир Бачматшың орышка катнашып китүе бар. Менә ул чакта инде Сүбәдәй дә аңа каршы кузгалыр, түзмәс Тете орышта Сүбәдәй тупчыларны кулга төшерә алмады, әмма бу юлы ул аларны ничек гә кулга төшерергә тырышыр Олуг хан Үгәдәй алдында ул бары тик туплар белән генә акланса аклана алачак Ни т енә булмасын, ул Бачман баһадирны Саксинга кер т мәскә т ырышыр Аннары качкан хәлдә дә кызы Сөмбел дә ка. таладыр Сүбәдәй анда әйләнеп кайтыр һәм ул сихерче кызны эзләп табар. Бачман баһадир орышка катнашканда, иң елгыр киптек тиңнәре белән ул аңа каршы чыгар Бу чак т а ул хәтта меңбаш Түкә Тимергә дә әйтмәде Ләкин меңбаш аның һәр 6oepi.ii ын үтәр. Хәзер дә ул аның янында тора, дикъкать белән болгарларны күзәгә Хәтәр булыр орыш, чөнки болгарларга тун лар бар. аннары Бачман баһадир буш кул белән генә үз каласын кайтарырга дин килмәгәндер хак. Сүбәдәй баһадир янә бер мәртәбә тезелеп баскан яут ирләрен.» күз төшереп алды һәм меңбаш Түкә Тимергә
Менбашым. әгәр дә мәгәр мин кишектиннәрем белән дошманга таба кузгалам икән, ярдәмгә кил!
5 «К У.» № 4 65
— Баш өсте, баһадир. Килермен!
Яңа боерык алган меңбаш, ат тоягыннан балчыклар чәчрәтә-чәчрәтә, яугирләрен урап килде. Сүбәдәй баһадир әледән-әле көнчыгыш тарафына күз төшереп алгалады. һичбернинди өмет тотмый, мәгәр күз карашы һаман шунда тартыла. Имеш, шаман найман-кыргызларны җыеп килмиме? . Юк, әлбәттә. Ул әле даланы да узмагандыр, аңа әле барасы да барасы, аннары җыясы да җыясы. Орыш кырында төрле хәлләр булуын искә алып. Сүбәдәй углан белән олауны Каракорым тарафына озаткан иде. Алар инде Җаек елгасына җитеп киләләрдер. Ул ничәк тә угланның орыш кырыннан ераграк китүен тели иде. Үзләре җиңелгән хәлдә һич югы алар котылыр иде. Ләкин бу хакта Сүбәдәйнең уйлыйсы килмәде. Шул ук вакытта күңелендә үзе дә аңлап бетермәгән борчылу бар иде. Менә ничәмә тапкыр болгарлар белән орыша инде, ичмасам шуларның бер генә баһадирын да алдына тезләндерә алганы булмады. Кайчак: «Нинди баш бирмәс халык!»—дип тә уйлап куйгалар иде. Тик барыбер барысын да орыш хәл итәр. Ахыр чиктә, яугирләренә ул качарга боерыр, әйе. качарга һәм яңадан һөҗүм итәргә.. Кем белә, бәлкем ул тагын бер җиңү тантанасын кичерер, теге вакытта урыс-кыпчак гаскәрен җиңгән кебек. Унлап кенәзне юрта челтәре астына салып өсләренә киез җәеп, эчә-эчә тончыктырып үтергәннәр иде. Бачман баһадирны да шундый үлем көтүе бар. Аннары нинди халык бу кыпчаклар. Әле урыслар белән күршеләр, әле болгарлар белән. Сибелеп-таралып яшиләрме шулай, үзара татулыклары юкмы? Шулайдыр, татулыклары юктыр. Чыңгыз хан да бит үз угланын теге дөньяга озатты. Хак. үзе түгел, хатыны котыртуы буенча, әмма бу хакта хан белмәдемени?! Белде. Күрмәмешкә сабышты. Биредәге кыпчаклар гаять борынгы халык, дип мактана имамнары. Имеш, борын-борын заманда аларның бабаларының бабалары «Саколар ошбу төбәктә көн күргәннәр. Сәер халык. Бүген сез көн күрсәгез, иртәгә магуллар көн күрер, җәйләү кала түгел, дивар куя алмыйсың.
Түзмәде болгарлар, кузгалдылар. Сүбәдәй дә быргычысына ишарә ясады.
— Каршы кузгалырга, һөҗүмне көтмәскә! Хүр-рә!
Ике меңбашка болгарларның тупчыларын бүлеп алырга әмер бирелгән иде. алар тупчыларны тулганага алырга ташландылар. Сүбәдәй, калкурак җиргә баскан килеш, орыш кырын күзәтте. Ул күрде. Болгар тупчылары туплардан аттылар да тау ышыгында торган олауларга таба чигенә башладылар. Меңбашлар аларны куа киттеләр. Ләкин болгарларның төп көче булса кирәк, аларга аркылы төште, чәчелде, сибелде, болгана башлады орыш кыры. Сүбәдәй кашына кулын куеп, орыш кырына карады. Янына килеп туктаган Түкә Тимер меңбаш:
— Тупчылар баһадиры Артык бу. баһадир. Тупчыларын коткар- макчы.
һәм коткара да бит, меңбаш. Коткара. Әнә безнекеләр сибелә башлады, чигенәләр түгелме соң?
— Кузгалыйммы, баһадир?
— Бергә-бергә, меңбаш. Кая миңа охшаган яугирең. бастыр аны калкулыкка. Ә үзең минем белән, минем белән!
Сүбәдәйнең йомык күзенә чүпрәк аша салкын һава керә, бераз өшеттерә, ләкин ул салкынны сизәр хәлдә түгел, атына камчы белән сыдырды да кылычын суырып чыгарды.
— Хүр-рә!
Ул белә иде, аның артыннан кишектиннәре, меңбаш Түкә Тимернең яугирләре кузгалдылар. Кишектиннәре дә. меңбаш яугирләре дә тәмам башкисәрләр. Аларны һичкем туктата алмас. Теге якка да, бу якка да уклар ява башлады.
Хүр-рә! Хүр-рә!
Ә каршы яктан бөтенләй башкачарак кычкырдылар:
У р-ра. У р-ра!
Менә болгарларның алдынгы сафлары белән менбаш яугирләре орыша да башладылар инде. Сүбәдәй баһадир атын бер читкәрәк алды, китеп барган тупчыларның артына төште. Ләкин моны күреп алган бериш болгар гаскәриләре аңа каршы кузгалды. Килер җайдан Сүбәдәй баһадир кылычын уң кулдан, сул кулга күчерде һәм каршы килүче болгарның башына чапты Ул аңа әйләнеп карамады, икенчесенә кизәнде, аны чабып ияреннән төшерде, өченчесе каршыга килә иде. аңа сугарга ирек бирде, калканын куйды, икенче әйләнеп килгәндә җай китереп ботына чапты Болгар акырып кычкырып җибәрде, шунда ул үзенә таба килүче Артык баһадир төркемен күрде. Алдан кылычын болгый-болгый яшь сугышчы килә, аның артыннан баһадир. Сүбәдәй моны аның оч- лымындагы каурыйдан белде.
Ташбай, Ташбай, баһадирны миңа, миңа калдыр! дип кычкыра иде.
Сүбәдәй баһадирның гүя йөрәге җиргә төшеп, ат тоягы астында калды. Ул атын кинәт берьякка борды һәм кача башлады.
Барыгыз да минем арттан, борылабыз! дип кычкырды ул арттан килгән кишектиннәренә. ләкин кишекгиннәрнең күбесе болгарлар белән орыша башлаган иде инде.
Сүбәдәй кылычын кынысына тыкты, ук-җәясен алды һәм артына борылып, үзен куа килгән болгар баһадирына атты. Тимәде Сирәк була торган хәл иде. Икенче угын куучы калканына тотты. Сүбәдәйнең мизгел эчендә йөрә1е нәфрәт белән тулды Гадәттә, ул беркайчан да дошман атын укка алмый иде, моңа ул яугирләрен дә өйрәтте, нинди генә җайсыз хәлгә калма, хайванга ук атма, аның бер гаебе дә юк. һәм ул шулай иде дә. Бу хәл Чыңгыз хан чорында да язылмаган канун кебек сакланды, магуллар атларны укка алмадылар Ат алар өчен дошман түгел иде, ә сугышчы «Ләкин Сүбәдәй бүген беренче тапкыр үзенең иманын бозды куа килгән баһадирның атына атты. Ат кинәт сөрлегеп куйды, болгар баһадиры баш аша атылып төште. Ләкин икенче бер болгар сугышчысы аның атын укка алды. Ук ат корсагына кадалды Ат кинәт туктады һәм берьякка ава башлады. Сүбәдәй болгарлар белән орыш га бер гапкыр бу хәлгә калган иде инде, эзәңгесеннән аякларын алды һәм берчиткә ыргылды. Шундук аның янына Түкә Тимер килеп җитте һәм
Баһадир, атлан! дип кычкырды
Ул арада магул сугышчылары болгарларны кисеп аллылар һәм Сүбәдәй белән менбаш ган аерып, орыша башладылар Калкулыкка әйләнеп кайткач, Сүбәдәй үз урнында калган яугирне атыннан гартын төшерде һәм сикереп атка атланды, орыш кырына күз ташлады. Эшләр харап иде. магуллар качалар, кайбер төбәкләрдә орыш дәвам итсә дә, чигенәләр иде инде
Сугыша-сугыша чигенергә! дип әмер бирде Сүбәдәй Ул инде үз хәленә кергән, боерык бирер халәттә иде Ләкин очлымы кояшта ялтыраган, үзен куа килгән һәм: «Ташбай. Ташбай! Баһадирны миңа калдыр!» дип кычкырган җайдакны һич кенә дә күз алдыннан куа алмалы. «Углан» диде түгелме соң? Әллә соң ул орыш кырында чынлап га угланы Ташбай белән очраштымы? Йа Тәңрем. бу ни хәл инде?! Ул бит чак кына Ташбай угланын укка алмады... Сүбәдәйнең йөрәге кысылды. магуллар күзгә күренеп кача башладылар Чаптырып Түкә Тимер менбаш килде
Баһадир. Монки төмәнбаш яугирләре белән кача, нә кыламыз?
«Димәк, тагын болгарлардан җиңелдек!» дип уйлады Сүбәдәй һәм атына камчы белән сукт ы
Ике көн. ике төн буена кача-кача чигенделәр, бары тик Җаек елгасын кичкәч кенә, Сүбәдәй яугирләрен бер җиргә җыярга, ысган туктарга әмер бирде Бер төн ыстан туктап кунгач кына. Сүбәдәй, ниһаять, әрнеп.
эшнең асылына төшенде ул тагын бер тапкыр болгарлардан җиңелде, тагын бер тапкыр качты. Алда Каракорым. яланаяк чабып үскән Күрә- лән елгасы буйлары, угланы Тайчин, хатыны Сөябел иде...
Олуг хан алдында ни дип җавап тотасын Сүбәдәй баһадир белми иде әле. Ләкин бер хакыйкать ачык иде аңа: болгарларны яуларга утыз- кырык мең яугир белән генә килү магуллларга янә җиңү китермәячәк. Камил корал һәм кимендә йөз, йөз илле мең яугир булганда гына ошбу тарафларга кабат яу килү магулларга җиңү китерәчәк.
56
у бары тик аның сере иде. Магуллар каланы ташлап китсәләр дә, Сөмбел яшеренгән җиреннән чыкмады, кеше күзенә күренмәде, гәрчә инәсе:
— Балакаем, калага атаң гаскәрләре кайта, җыен, каршы алырга чыгабыз,—дисә дә.
— Инәки. мунча як. минем әүвәл чистарынасым, юынасым килә. Аннары уйлашырбыз, дип инәсен аптырышта калдырган иде.
Инәсе мунча якты. Сөмбел мунчада озаклап берүзе юынды, Болгардан китергән каен себеркесе белән рәхәтләнеп чабынды һәм пакьләнеп, алгы якка чыгып бераз хәл алгач кына «балакае»нә теләсә, шуны эшләргә әзер торган инәсенә әйтте:
Кабаланма, инәки. кабаланма. Без котылдык. Азамат егетләребез дә исән-сау әйләнеп кайтсалар шул булыр безнең бәхет.
- Йа, Хода, балакаем, атаң сабырлыклары бардыр үзеңдә, шулай итәрбез, шулай итәрбез, иншалла. барысы да әйбәт булыр. Теге. ни. Хансөяр кияү дә үз алае белән килгән икән. Ходаем, рәхмәт инде, рәхмәт, сакладың, сакладың халкыңны.
Мунчадан соң яңа киемнәр киеп, бит-йөзенә иннек-кершәннәр сөрткәч кенә, тынычлана төште Сөмбел һәм ни сәбәпледер үзалдына көлемсерәп куйды. Йомшак ак киез, кырпача һәм мендәр ташлаган түрдә утыра, ә һәр әгъзасында ниндидер үзе дә белеп бетермәгән үзгәреш башлануын тоя. Сәер тойгы иде бу Сөмбел өчен: куанычлы да, куркыныч та. Тик бит моны ул үзе теләде, кызгану хисе аша үзе аның кочагына иңде. Хак. күңел төпкелегендә сыкрауга хас ят хис көйри. Кайчак ул үзен Һарун әр-Рәшид хәлифәнең хатыны Зөбәйдә итеп күз алдына китерә. Тарихчылар хәлифә хатыны Зөбәйдәне гүзәллеге, ягымлылыгы, татлы телле булуы белән аңа тиң хатын юк иде, дип раслыйлар. Шул ук вакытта юмартлыгын да читкә куеп калдырмыйлар. Чөнки тиңе булмаган гүзәл шәһәрне ул салдыра. Тәбриз дип аталган бу калада бигрәк тә хәлиф ял итәргә яраткан, имеш. Әйе. милади белән 733 елда вафат булган гүзәл хәлифә хатыны Зөбәйдә түгел ул, була да алмас. Ләкин бит аның исеме белән кала сала башладылар, салдылар да инде, анда бүген меңләгән гаилә яши, сәүдәгәрләр өзелми һәм каласына исән-имин әйләнеп кайтса, ул тагын-тагын да бик күп изгелекләр кылыр, һәм бу изгелекләрне ул ир-канаты хан оныгы Хансөяр аша эшләр. Тик моңа кадәр аның күзенә күренәсе, барысын да түкми-чәчми сөйлисе бар шул әле. Ул хәлен анасына әйтер, әйтми чарасы юктыр, ә менә ир-канаты Хансөяргә әйтү ярармы? Аңлармы ул аны, хәлемә керерме, аннан соң... мине элеккечә ярата алырмы?.
Аның язмышы анасы Акбикә кулында иде. Юк. Аллаһы тәгалә кулында. Раббысы нә язган —шул булыр. Сөмбел хәзер үз язмышына үзе җаваплы түгел, ул үз язмышын Аллаһы тәгалә кулына тапшыра. Ул гүя язгы көннәрне көтеп алучы очар кош. һәрхәлдә, шул халәттә ул. Хәтерендә. яз килдеме, далага чыгар иде дә күктәге тургай моңына хәйран калып, тыңлап торыр иде. Моның өстенә вак кына ерганакларның елгага ашкынуларын күрер иде дә кулларын селкә-селкә күккә ашар сыман иде.
Б
Эченә тулган шатлыктан, хәйрани табигать моңыннан сихерләнер вә тылсымланыр иде. Аны бөтен кыпчак халкы яратты, аңа сокландылар. Шушы сөйкемлелеге һәм тиңсез гүзәллеге аша ул хәтта дошманны да җиңде. Аны богаулап Каракорымга озатмадылар, ат коерыгына такмадылар. Ә бит мондый хәлләрне дә күргәне булгалады аның. Ул явыз дошманның угланын үзенә гашыйк итте Ул аны үзенең гүзәллеге, сабырлыгы, тыйнаклыгы һәм нәүмизлеге белән саргайтты, чарасыз итте
Фикер чылбыры өзелде, зеңләп идәнгә төште, ишектә инәсе күренде, шатлыгы йөзенә чыккан, күзләрендә яшь
— Балакаем. Ташбай углан, Ташбай углан килде!
Мин нишлим, инәки?
Чык әйдә, каршы ал. Ул сиңа сөенче китергән. Дошманны җиңгәннәр. аннары Айгөле малай тапкан, түбәсе күктә
Хансөяр. Хансөяр кая соң. инәки?
Ул дошманны куа киткән Сүбәдәй баһадирның башына җитми кайтмыйм, дип әйткән, диләр.
Инәки. инәки! Сөмбел сәкедән төште, инәсенең күкрәгенә килеп капланды һәм сулкылдап елап җибәрде. Инәки!
Ни булды, балакаем, ни булды? Елама, шатланасы ит. Атаң дошманны җиңеп кайта. Әллә шатлыктан елыйсыңмы9 Ела. ела. күз яше мең чирдән коткарыр, ди. Күз нурым минем .
Инәки. инәки. мин иремә хыянәт иттем, инәки!..
Абау, балакаем, абау, тәүбә диген! Як-ягыңа төкерен
Сөмбелнең күзләренә карады һәм барысын да аңлады инәсе. Сөт имезгән күкрәгенә кысты, бик озак башыннан сыйпады
Мине алар кол иттеләр, инәки Урладылар, рәнҗеттеләр.
Син исән-сау бит. балакаем. Килеш. Хатын-кыз башы күрмәгән нәрсә >үгел. Чит ир-ат белән якынлык кылу, саф йөрәкчән булса, җир өстеннән үткән болыт күләгәсе генә ул. Аллаһы тәгалә ярлыкар, үз теләгең белән моңа бармагансыңдыр...
- Үз теләгем белән, инәки. үз теләгем белән..
Әй. балакаем, алай икән, нишләп тә булмый инде Фәрештәләрең хөҗрәңә ул адәмиеңдә исемен язып куГнан булгандыр, балакай Язмыштан узмыш юктыр. Бер дә уфтанасы HI мә. Әйдә, әнә кереп тә килә инде, кузгал, җиңүчене каршы алыйк

Реклама