ҖАВАП БИРЕР ЧАК

В. НУРУЛЛИН ИҖАТЫ ТУРЫНДА УЙЛАНУ
Вакыйф Нуруллинның «Җавап бир. кеше!» дигән бик әйбәт повесте бар. Әйбәтлеге нәрсәдә, дигәндә, ул укучыны борчылдыра һәм үз яшәешенә тәнкыйть күзе белән карарга мәжбүр итә. Әлбәттә, үткәннәргә тәнкыйть белән карау бүтән язучыларга да хас сыйфат Шундый хистән башка ижади үсеш, каләм көченең ныгый баруы мөмкин түгел
В. Нуруллинның әдәбияттагы уңышлы адымы «Шинельсез солдатлар» повесте (1963) белән башланды Уңышның сәбәбе - язучы каләменең ихласлылыгында. чынбарлыкны булганынча сурәтләвендә иде Сугыш чоры авылыпын хәлен белергә теләсәң, бер дә аптырап торма, тот та шушы әсәрне укып чык Дөрес, әсәрдә ара-тирә ясалма урыннар да тешкә тиеп ала Мәсәлән, сугышка китүчеләрнең менә мондый җыр сузулары уйлап чыгарылган кебек:
Китәбез шул. китәбез.
Без китмичә кем китәр? Илне дошманнардан азат Без итмичә кем итәр?
Иманым камил, болай җырламады алар. Ут эченә барып керәсе кеше ул җырларны кызылга манып тормый, турыдан ярып сала
Китәргә калгач китәрбез.
Атларга авыр итәрбез Каллык авыр заманага Бәхсгсез бала икәнбез
Сугышта хәбәрсез югалган Искәндәрнең. Герой исемен алып, ун көнгә кунакка кайтып китүен дә әлеге образны күтәрү өчен ясалган уңышсыз алым дип бәяләргә мөмкин Шуны истә тотыйк, әдәби образны күкрәгенә тагылган орден- медальләр зурайтмый, бәлки аның кешегә хас жанын ачып бирү калку итә Шуна күрә. Искәндәрнең сугыштан кайтуын тасвирлау! а кара! анда, аның киткән чакта! ы үз-үзен тотышы көчлерәк тәэсир калдыра. Сугышка китәсе көнне дә ул колхоз әйберләрен ташып йөри, соңгы сәгатендә генә өенә кереп ашап чыга, машинасына утыртып, авыл халкын урам әйләндерә
Исән булсам кайтырмын, кайта алмасам үпкәләмәссез, дип китеп бара Шушы күренештә Искәндәрнең нинди егет булуы табигый генә ачы.'пан да куйган Хатыны Нәсиханың ул югында ирләр белән чуалуы, шул юлда дөньядан китүе оста сурәтләнә Искәндәрне Герой итү менә ни өчен кирәк булган их. Нәсиха, Нәсиха. әйбәт кенә торсаң, сине әнә нинди бәхет көткән, дип әйтергә теләгәндер автор. Юк. мең тапкыр юк! Тимер-томыр ялтыравыкка кара! анда кеше үзе кирәгрәк, кадерлерәк Күрәбез, әсәр бинасына сыйфатсыз кирпечләр кереп калса, берникадәр зыян кил.»
Cyibiru чорында авыл кешеләренең фронпагылардан һич тә ким жәфа күр- мәгәнлекләрен язучы уңышлы күрсәтеп бирде Монысын тиешенчә бәяләргә кирәк Чөнки бу вакы!ларның авылын шомартып сурәтләүләр белән дә очрашыр! a туры килгәләде
Равил исемле үсмер малай авызыннан хикәяләш ән хәл-әхвәлләр кемне генә битараф калдырыр икән'’ Автордай әсәрнең дәвамын язуын үтенеп килюн хатлар шул I урыда сөйли иде. Гадәттә. бу рәвешле өстәп язулар уңышлы ук чыкмый Әмма бу очракта «Әгәр син булмасаң «повестенда В Нуруллин моның киресен раслады Биредә инде без Равил белән сигезенче сыйныф укучысы буларак очрашабыз һәм физика -ма 1 ематика фәннәре кандил а I ы. үзе эшли ropi ан өлкәдә Дәүләт бүләге алу дәрәҗәсенә күгәрелгән i алим буларак асрылышабыз «Равил язмышы ничек булып бетте?» дигән сорауга укучылар тулы җавап алалар Шулпасы кыйммәт, бу җавап мавык 1ыр1ыч сюжет һәм сәнгать чаралары ярдәмендә бирелә.
В
Равилнең Рухиягә булган хисләрен эзлекле, укучы тоярлык кайнар итеп бирү В Нуруллин каләменең камилләшә баруын күрсәтә иде Никадәр сафлык, тыйнаклык бу үсмерләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә! Күпме хис өермәләре, күңел каршылыклары алып килә кешегә яшьлекнең бу гүзәл чоры Равил йөрәгендәге тойгылар давылының бер көчәеп, бер сүрелеп торуы моның шулай икәнлеген ачык күрсәтә.
Әмма автор әлеге образны тудыруда эзлекле түгел. Бу бигрәк тә Равилнең үзенә хас булмаган «йомыкыйлык» сыйфатын бик тырышып аңа та! арга теләүдә күренә Катлаулы хәл-әхвәлләрдә, кызлар һәм иптәшләре белән мөнәсәбәттә ул нык холыклы, үз-үзенә ышанучан. олылар белән сөйләшкәндә дә уйларын дәлилле итеп әйтеп бирә белүче, физик яктан көчле үсмер итеп сурәтләнә Мондый малай йомыкый булырмы? Андыйларны, гадәттә, «ут егет» дип атыйлар. Шунысы бар. аңарда үтә инсафлылык көчле. Бу аны артык адымнардан саклап тора һәм егетнең башкалар алдында абруен күтәрә.
Равил белән Рухия мәхәббәте — үкенечле мәхәббәт. Шулай булмаса. алар турында язып тору кирәкмәс тә иде. Чөнки бәхетле мәхәббәт — чатак-чотыклар- дан мәхрүм була, сюжет төзү өчен уңышлы җирлек булып хезмәт итә алмый. «Бәхетлсләр барысы да бер төрле, бәхетсезләр һәрберсе үзләренчә бәхетсез...» Гомер уртасында бу икәүнең бер-берсе өбелән хат языша башлаулары да әлеге сюжетның дәвам итүен күрсәтә Кем белә. В Нуруллин ул геройлары белән тагын бер «яшәп алыр» бәлки?
Шулай да. лирик повестьның тукымасыннан төртелеп чыгып торучы бер күренеш канәгатьсезлек калдыра. Ундурт-унбиш яшьлек Рухиянең үз әтисе өстеннән төрле җирләргә шикаять язып утыруы бик ятышлы кабул ителми. Андый хәл булмас дип әйтәсем килми. Павлик Морозовлар үрнәгендә тәрбияләнгән яшьләребез кулыннан килмәгән эш булмады. Тик биредә ул ятрак тоела.
Авторның «космополитизм» сүзен урынлы кулланмавы да әсәрнең дәрәҗәсен төшерә. «Татар теле укытучысы: «Такташның «Җир безнеке булыр. Ачулансак, шлем киертербез айга да» дигән шигъри юллары космополитизм рухы белән сугарылган».—дигәч, «Юк. апа, Такташ дөрес язган, менә күрерсез әле, озакламый аның хыялы чынга ашачак!»—дип кычкырып, галимнәр тарафыннан әйтелгән һәм дәреслектә басылып чыккан фикер! ә каршы килүен бик җентекләп. иренмичә сөйләп чыкты». Биредә «космополитизм» сүзе «космология» тәгъбире белән бирелергә тиеш иде. «Космополит» сүзе бөтенләй икенче мәгънәне белдерә бит. ягъни туган халкына, аның мәдәниятенә чит рухлы тәрбия алган, үз элгәрләреннән аерылган кешене шулай атау гадәткә кергән Бу мәгънәне хәзер Ч Айтматов иҗат иткән «манкорт» сүзе белән атау да гадәткә кереп бара. Әнә шагыйрь Равил Фәйзуллинны укып карыйк әле, ул ничек мәгънәле итеп әйтә:
Космополит түгел. Шөкер Минем Халкым да бар, ил дә. Ватан да. Мин тынычмын: «татарныкы» диеп Төртеп күрсәтмимен ал таңга
Шундый ук игътибарсызлык башка урыннарда да очрап куя «Ике урам арасы»нда авыл хуҗалыгы техникумы тәмамла! ан Кифаяны «ю1ары белемле һөнәр иясе» дип атау да - чак кына уйлап бетермәү нәтиҗәсе, «һәлакәт» әсәрендә сыер савучы Рәйхананы да «ханым» дип атау тормышчан түгел. «Ханым» кебек затлы сүз ул елларда кулланылса бары тик зыялылар арасында гына булгандыр Минем үземнең сыер савучыны «ханым» дип әйтүләрен ишеткәнем булмады Әйтелгән тәкъдирдә дә ул мыскыллык төсмере генә бирә иде. Автор үзе әйткәнчә, «ир-атлар белән шактый чуалган» Рәйхана да «ханым» булудан ерак тора. Дөрес, соңыннан ул үзенең гаделлеге һәм аналарча киң күңеллелеге белән ихтирам уята.
Әдәби әсәрдәге һәр сүз үзенә тиешле йөкләмә ала. шуңа күрә язучы аларны куллануга аеруча саклык белән якын килергә тиеш
В Нуруллин тормышны яхшы белә. Әтисез үсү Равилнең холкы калыплануга никадәр тәэсир итүен ышандыргыч итеп күрсәтә ул Малайларга атаның ирләрчә үрнәге, акыллы киңәшләре бик әһәмиятле. Безнең Равил исә әнисе кочагында, башка хатын-кызлар чолганышында үсә Әллә ничә елга бер очрашкалаган Искәндәр абыйсы, шифаханәдә ятканда бүлмәдәш булган Хатип ди1ән кешенең акыллы киңәшләре ана әнә ничек ярдәм итә! Әтисез малайның китек күңелен рәнҗетүчеләр күп бу дөньяда. Шуны чынбарлыктагыча күрсәтү әсәрнең яңгырашын көчәйтә Шул ук вакытта дөньяның яхшы кешеләре дә бихисап Сугыш утларын кичкән мәктәп директоры Хәнифә Вәлиулловнаның малайга өлкән
сыйныфларда укырга акчаны үз исәбеннән түләп баруы да укучы күнелен йомшагын җибәрә Гомумән, бу ханым кешене аңлый белүе, хәл-әхвәлләрне дөрес бәяләве белән хөрмәт уята. Миңа ул сугыштан соңгы елларда үземә шундый ук ярдәм күрсәткән укытучыларым Ниса Хафизова. Галия Ногманова. Гөлсем Хөсәенова. Зәки Гайнанов. Каим Җиһаншин кебек укытучыларымны хәтерләтте. Миңа сугыш ятименә кайсы күлмәк, кайсы бишмәт, кайсы ботинка алып биреп (үз акчаларына!) никадәр игелек кылдылар бит алар Андый кешеләр онытылмый, күңелне гомер буе җылытып тора Баксан, бу игелекле ханым да әдәби герой гына түгел икән бит. ул чын кеше булган' «Ике урам арасы» исемле документаль әсәрдә Хәнифә Вәлиулловнанын татар әдәбияты укытучысы икәнлеге дә әйтелә.
Тормыш юлында Хәнифә кебекләр очраган кеше адашмый, ахыр чиктә максатына илтә торг ан сукмакка төшми калмый, «һәлакәт» повесте исә бу яктан капма-каршы фикерләр уята. Юлга чыктыңмы, сине төрле хәтәрләр сагалап кына тора. Гомер юлында да шулай Әнә Фәләх тә байтак еллар гнома гына бара мәктәпне уңышлы тәмамлагач. Мәскәү институтларының берсенә барып керә Үзе яратып йөргән Роза да аңа карата битараф түгел. Димәк, гомер юлының маг ур киләчәккә барып чыгачагына омег тотарга була Ләкин тормыш юлының як-ягында кешене ымсындырып торган нәрсәләр дә аз түгел Шулардан менә болары аеруча хәтәр байлык колы булу, җенси теләкләренә баш була алмау, исереклек, әхлаксыз юллар белән түрәлеккә үрмәләү Тик кешенең күңеле нык булса, әхлак кануннарына ихтирам белән караса, әлеге хәтәрләр яныннан күз йомып үтәргә аның ихгыяр коче җитә Әнә гнул эчке ныклыгыңның аерым мәлләрдә йомшарып куюы гомер бәясенә торырга да мөмкин Наилә. Гасиме кебек, ир-ат аулауның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән хатын-кызлар, күрер күзгә тәртипле генә Фәләхне дә үз кубызларына биетәләр В Нуруллин ир-атны мондый йөгәнсез аздыргычлардан сакланырга өнди, андый вакытлы мавыгуларны мәхәббәт беләгг бутарга ярамаганлыгын искәртә. Моннан бнр-ике сәгать кенә элек үбешеп гуя алмаган Гасимәнен. Фәләх бәхстссзлсккә юлыккач, гыныч күңел белән өенә кайтып китә алуы бик гыйбрәтле күренеш Фәләх акыллы кеше Әлбәттә, бу хәлләрдән ул I иешле нәтиҗәне ясар Тик эш бик катлауланып өлгергән шул үзенең аяг ы сынган, машинасына килеп бәрелгән мотоциклчы егет вафат булган, хатыны Розаның исә иренә булган соңгы ышанычы да шартлап өзелгән. Боларның һәммәсенә сәбәп бер йөгәнсезлек Азгын хатыннарны вакытында танып алып, алардан читләшә белмәү Мондый нәрсәләр, әйе. әдәби әсәр битләрендә генә түгел, тормышның үзендә дә кешегә бик кыйммәткә төшә
Тик бер генә нәрсә күңелне борчый автор Гасимәне талантлы җырчы дип тәкъдим игә. шуның белән артистлар турында гайбәт сөйләргә яратучылар тегермәненә су коя Ә Еникинең Рәшидәсе («Рәшә») Зөфәр иркснә ачлык-ялангачлык нәтиҗәсендә бирелә, ләкин соңыннан укучы күз атдында үзен аклый ала Гасимә исә галантын пычрак белән буйый Чынлыкта Гаснмәләрнс теләсә нинди һөнәр ияләре арасыннан табарга мөмкин иде бит Сумкасы гулы хәмер, затлы ашау-эчү әйберләре булу хәгга аны сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә ныграк якынайта Чын сәнгать кешесе андый була алмый, була икән, ул инде талант түгел. Талант һәм азг ынлык бер-бере беләгг сыеша алмый торган нәрсәләр, минемчә
Дөресен әйткәндә, әхлаксызлыкның тамырларын сәнгать кешеләре арасыннан түгел, өске катлаулардан эзләргә кирәк иде А Гыйләжев «Балта кем кулында?». Р Мөхәммәдггев «Кенәри читлек кошы» родганнарында шулай иттеләр дә. «Үзгәрүчеләрне» әнә ничек тулы итеп күрсәтеп бирде бу ике язучыбыз.
Үзгәртеп коруларны аклау өчен кайчакны «алга таба болай яшәргә мөмкин түгел иде» дигән дәлилне кигерәләр Ә менә киләчәктә дөрес итеп дөнья күрү ничек булачак, ул турыда рәтле-башлы гына сүз әйтү юк Дөрес, коммунист җитәкчеләрнең кыланышы кырга сыймый башлаган иде «Үзгәртүне» (дөресрәге булганны җимерүне) башлап җибәргән Горбачев га. үзе күтәргән күсәкнең бер очы ахыр чиктә үз башына төшәр дип һич гә уйлап карамагандыр'
Күреп килдек соңгы унъеллыкта партиянең халык алдында абруе юк чамасында иде Коммунистларның җитәкчелек ысу тларынын яраксызлыгын, үсешне тоткарлавын күрсәтеп бирүгә язучыларыбыз да өлеш кертте Шулар рәтендә В Нуруллинны да атарга мөмкин 197б 79 еллар арасында (әле партиянең, кем әйтмешли, «ыжгырып юрган» вакытында) ул «Аккан су юлын табар» дигән повесть язды Минем фикеремчә, турыдан-туры ачык итеп әйтел мәсә дә (әле ул елларда моны эшләү мөмкин түгел иде), әсәрнең объектив эчтәлегеннән килеп чыккан нәтиҗә бер Шәйхи кебек райком секретарьлары җәмгыятьнең муенына
асылган авыр таш иде. Үтәлмәгән планны үтәлгән итеп югары оешмалар алдында яхшы атлы булып күренү дисеңме; авылның, районның язмышын чүп мисалына да күрмичә, хезмәт урынын шәхси мәнфәгатьләрдә файдаланумы, үзенә ошамаган очен генә менә дигән булдыклы кешеләргә көн күрсәтмәүме— һәммәсе дә булды. Партия билетын калкан итеп, шуның артында әхлакка хилаф гамәлләр кылуны табигый эш дип санаган Шәйхиләр читтән карап торган кешегә никадәр чирканыч тоелды. Шунысы куркыныч иде — кемгә дә булса кара гамәл кылынган- да партия оешмасы секретаре «райком беләм килешенгән» диде, райком исә обкомны сылтау итте, ә тегесе — үзәк комитетны. «Эт эткә, эт койрыкка» дигәндәй, сүзнең иясен табарга мөмкин булмаган хәл барлыкка килде. В. Нуруллин әсәрдә моны үтемле итеп күрсәтеп бирде. Шәйхиев кебекләрнең җәмгыять өчен авыр кискә булып әверелүенең алшартларын ачыклады.
Бу урында һәммәбез дә уйланырдай бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсем килә. Автор әлеге әсәрен җитмешенче елларның икенче яртысында язган. Анда Булат Вәлиев райком секретарена: «Синең шикелле намуссызлар партиядә җитәкче булып утырганда мин үземне партия әгъзасы дип саный алмыйм!»—дип чыгып китә. Ләкин мин, бу әсәр турында язып чыккан һәм В. Нуруллин иҗатын бераз бел! ән кеше буларак, повестьның ул еллардагы басмаларында мондый сүзләрне хәтерләмим.
Җитмешенче-сиксәненче еллар җитәкчеләре, берсеннән-берсе уздырып орденнар алды, күкрәкләренә Герой йолдызлары такты, котырына-котырына оҗмах мисалыдай йортлар салды. Әмма болар намуслы хезмәт нәтиҗәләре идеме соң9 Юк. ди В Нуруллин. Ул әлеге фикерен Булат белән Шәйхи мисалында нигезли. Булат орден алуга егерме дүрт елга сузылган фидакарь һәм намуслы хезмәте белән лаек булган. Шәйхи исә Герой йолдызын (әсәрнең унбиш ел элек язылган вариантында ул хәтта райком секретарьлыгыннан да төшеп кала) Булат кебекләргә иркенләп эшләргә ирек бирмәүе белән яулап ала. Бу районда «астына су керә» башлагач, икенче районның беренче секретаре итеп күчерелә. Әлбәттә, соңгы вариант дөреслеккә якынрак. Тик дөреслек үз вакытында җиткерелсә яхшырак буласы бит.
Моның белән нәрсә әйтергә телим: элек язган әйберләребезне хәзергегә яраклаштырып сипләмик. Алар да, үзебез кебек үк, шул вакыт җимеше. Мәгълүм әсәрләрне үзгәреш чорына «боруга» караганда, Г. Тукай әйтмешли, каләмнәр иркенәйгәч, элек әйтә аямаганнарны яңа әсәрләрдә языйк. Чөнки «заманча» сүзләр, фикерләр иске тукымада барыбер аерылып тора. Әсәр уйланганда ук анда теге яки бу карашны үткәрү өчен нигез булырга тиеш
Ә менә авыл картларының мәчет бинасында механизаторлар училищесы ачуга ризалык бирмәүләрен, аны изге дип санауларын атеизм афәте хөкем сөргән бер вакытта искәртеп үтү, татар баласының үз ана телендә укырга тиешлеген яклап чыгу һәм тагын шундый «баш китәрлек» мәсьәләләргә кагылып үткәндә В Нуруллинның милли рухны яклавын хәзер дә рәхмәт хисләре белән билгеләп китәргә кирәк.
Әйе, әсәрнең исеме үк диалектик характерда — «Аккан су юлын табар». Язмыш — хәрәкәттә генә була ала. Хәрәкәт исә вакытлы нәрсәләрне, ясалма каршылыкларны читкә этеп калдыра, үзе белән алга таба барыр! а сәләтле, киләчәге булган, мәңгелек күренешләрне генә ала. «Җавап бир. кеше!» повестын- дагы Ханәфи образы да әнә шулай юл читенә тибәрелгән кеше Ул, алтмыш яшенә җиткәч, үзенең үткәннәренә йомгак ясый һәм... шул узылган гомерендәге бер генә эшен дә уңай бәяләми Синең турыда башкалар әллә ниләр әйтергә мөмкин Аларның белеп әйткәне бар, белмәгәне. Әмма үз-үзеңә шундый рәхимсез хөкем чыгару — бик аяныч Дөрес, Ханәфи дә, һәркемгә хас булганча, гомеренең шушылай заяга узуына, мәгънәсез булуына кемнәрнедер гаепле итәргә тырыша. Ләкин ахыр чиктә һәммәсе дә үзенә кайтып кала Моны акылы белән аңлау аның күңелсез картлыгын тагын да бәхетсезрәк итә. Ханәфинен фаҗигасе шунда ул, кешеләр арасында яшәп тә, картлык көнендә япа-ялгыз калган икән Юк, ул урманда яшәми, авыл уртасында, болын кадәр өйдә тора Тик ана керүче дә, чыгучы да, кайтучы да, китүче дә юк. Капка төбендә утырса да, үтеп-китеп йөрүчеләр, әгәр ул үзе башлап сүз катмаса, дәшми генә узуны мәгъкуль күрәләр
Безнең кешеләр алай ук усал түгел, алар гафу итүчән. миһербанлы, дип. В Нуруллин белән бәхәсләшәсе дә килеп куя. Әмма кабат кайтып уйлангач, авторның әйтергә теләгәннәре белән ризалаша башлыйсың. Халык — мәрхәмәтле, кии күңелле, рәхимле. Ул әле дә Ханәфигә комачауламый, аның эшенә катышмый, шул ук вакытта битарафлык күрсәтә Хатыны белән малае да анардан өметләрен өзгәннәр, бу авыру, ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ кеше өчен артык хафаланмыйлар.
Ханәфи нинди гамәлләре белән үзен кеше өчен ин яман хәлгә — ялгызлыкка дучар иткән? Капка гәбендә утырган килеш ул көнен шул хакта уйланып уздыра
Кеше үзенең бәхетле картлыгын яшьтән үк әзерләр! ә тиеш Ханәфи нишләгән? Баш1а ул да дөрес юлда булган Сугыштан да лейтенант дәрәҗәсе алып, күкрәгенә медальләр тагып кайта Әгәр ул колхозчы, эшче, яисә укытучы булып эшләсә, бәлки, әйбәт кенә бер кеше булып яшәп тә китәр иде Тик ана районда финагент эшен тәкъдим итәләр. Берничә ел шул хезмәтне башкару аның кешелек сыйфатларын юкка чыгара
Сугыштан сонгы һәм илленче еллардагы финагент кем ул? Ул — крестьянның бугазыннан алып налог түләтүче, түли алмаганнарнын терлек-туарын, анысы да булмаса, өендәге күзгә күренердәй сонгы әйберләрен алып чыгып китүче Бер сүз белән әйткәндә- жандарм Мондый «эшне» теләсә кем башкара да алмый Ханәфи үзенең кая, нинди мохиткә килеп кергәнен белгәндер, риза булган икән, димәк, мондый каты бәгырьлелеккә ул эчтән күпмедер әзер булган дигән сүз.
Укучы күрә: Ханәфигә намуслы яшәү өчен мөмкинлекләрне ходай үзе биргән Аның хатыны Хәлимә кебскне. бар. эзләп кара Ирен өрмәгән җиргә дә утыртмый, тәрбияле йөртә, кибетче булса да. сатып алучыларның бер тиененә дә керми. Ханәфи дә. күңеле йомшап китеп, авылда ялгыз калган әнисе турында уйлана башлый Ниһаять, ул гаиләсе белән авылга күчеп кайта Ана колхозда рәислек эшен тапшыралар Әмма финагентлык гадәге монда да артыннан калмый Кеше исәбенә айнымыйча сәрхушләнеп йөрүе, колхоз байлыгын үзенеке белән бутавы. күзенә чалынган һәр матур хатын-кызны ауларга омгылуы аны әкренләп түбәнгә тәгәрәтә.
Хәзер ул үзе кайчандыр рәнҗеткән кешеләрнең якты чыраена тилмереп утыра Исмәгыйль исемле малайның арбасын печәнс-нис белән ут төртеп яндырган. Каюмга авыру әнисен шифаханә! ә алып бару өчен ат бирмәгән һи. саный китсәң, бихисап аның явызлыклары Ләкин иң зур гөнаһысы авылны таркатуы Аның мәктәбен бетерүе, явызлыгы белән кешеләрне авылдан биздерүе /Хракы. зиналык белән генә мавыккан кешедә нинди затлылык булсын’ Бу бәндәнең дә эчс шулкадәр явызлык белән тулган, хәлен белергә килүче бердәнбер кеше Нурмын! а әле бүген дә борылып карамаслык дәрәҗәдә мәкерле сүзләр әйтеп жирәрө
Кеше сөймәс шушы бәндәнең кыланышларын күргән укучы Хәлимә белән аның улы Хәсәннең изте күңеллелегенә сокланмый калмас. Үзләренә никадәр җәбер китер! ән Ханәфигә алар ел саен бәрәңгесен утыртышып, казып бирәләр Моның янына пенсиясе дә өстәлгәч, яшәп ята теге. Ләкин мондый тормышны яшәү дип әйтеп буламы икән? Бары тик җан саклау гына бу. Номенклатуршик- ларның берсенә В Нуруллин әнә шундый җәза бирә
Әйе. партия номенклатурасына бер кереп алгач, мондый кешеләр гомер буе җитәкчелектә сөйрәлеп йөрделәр. Колхоз башлыгы булырга хәлләреннән килмә- сә. андыйлар белән авыл советы рәисе урынын ямадылар, анда да берни майтара алмагач, бригадир иттеләр. Халык шулардай күпме михнәт күрде В Нуруллин. жәм1 ыятеоезнен ярык тагарак алдында калуын күреп. «Җавап бир, кеше'» дип чан сукты. Әмма хәзер бу хәлгә кем җавап бирә? Юк андый кеше Менә шунысы иң аянычы да инде Җимерергә осталар күп. юктан бар игүчеләр генә бик сирәк
Язучы буларак, В Нуруллин да үткәннәребез турында уйлана, бүлешебез очен борчыла Каләм көче ярдәмендә җәмгыятебезне рухи савыктыру, киләчәгебезне өметле итүгә үзеннән өлеш кертергә омтыла Әлбәггә. язучы эшчәнлегенен бу якларын уңай бәяләү белән бертә. аның хәзерге көнебез мәсьәләләренә сизгеррәк булуын да телисе килә Кулында язучылык каләме булган кешедән халкыбыз күбрәкне көтәргә хаклы

Реклама