Логотип Казан Утлары
Публицистика

Аурупага яу сәфәре


ышыз хан үлгәннән сон матәм ике елга сузыла 1229 елда, ка- ганньщ кече улы. вакытлыча хаким булып калзан Тули яна юлбашчы сайлау һәм бүтән дәүләт мәсз>әләләрен карау өчен корылтай җыя Каганның васыяте буенча, олуз хан итеп Чыңгыз ханның өченче улы Үтедәй раслана. Үз слой тәхеткә утыруга кырык козз буена каршы килә Аны Тули белән берлек io ханзадәләр, гаскәр баш-лыклары. нойонпар үгетлиләр. Яна каган каршында беренчеләрдән булып абыйсы Чыгтай баш ия Шулай ук Үге- дәйгә акыл иясе Йәлү-Чутсайнын да сүзе үтә
Чызн ыз хан үлгәннән соң, вакытлы хакззм кул астындагы мәмләкәттә ззке ел буе бернинди чуалышлар купмый, үзара ыззыш-талашлар, бүлгәләнүләр до күренми Бу инде монгол империясенә нигез салучы һәм гәпле кануннар кертүче боек җиһангирның тотрыклы тәртипкә буйсындырып ан дәүләт-ми- рас калдыруы хакында сөйли. Абыйлары барында кече тузанны тәхеткә менгерү монголларда сирәк очрый торган хәл. Әмма җиһангирның сайлаза- ны уңышлы чыга. Кыска вакытта гына хакимлек итүенә карамастан. Үтедәй
Чышыз нәселенең иң гадел һәм укы-мышлы каганнарының берсе була.
Иксез-чиксез киңлекләргә җәелгән мәмләкәт җиһангирның соңгы елларында дүрт улуска бүленә Өлкән хатыны Бүртәдән туган дүрт улының санына карап зззулай хәл изелә. Җучига зө- ньяк-көнбатыпз тараф Алтайдан Җа- екка кадәрге җирләр тия; коньягы Эму-Дәрья һәм Арал диңгезенә барып тоташа Чыгтай өлешенә Әму-Дәрья- ның коньяз ы Төркестанпың бер өлеше. Әфганстан, Фарсыстан, Кавказ арты керә Үгедәйгә асыл монгол йортының бөтен көнбатыш ягы. Җунгарня. Көнчыз ыш Төркестан бирелә. Тули карамаз ына нанман җирләре, монгол норгынызг көнчыгышы. Таш от һәм Цзинь дәү төтенен яулаш ан өлеше кала.
Чынзыз ханнан калган йөз егерме тугыз меңлек гаскәрнең (ү з васыяте бу-енча) йөз дә бер менс «мең батыр» гварднясе Ту.тш ә бире зә «Мен ба з ыр» гвардиясе белән гангот кабиләсеннән чыккан Чаган идарә изә Унбиш яшендә ул әсирлеккә эләгә, Чыңгыз хан Чаганны өенә Бүрзә зәрбиясенә алып кайта. Бүрзә аны «бишенче улым» дип йөртә
Дөресен әйтик, без Юнан, Рим, Москву доверено караган могьлүмаз.зарны күбрәк беләбез. тарихта бернин.ш эз калдырмаган, эшчән, зскләре чамалы король. панналарның, хәтта аларнын сөяркәләре исемнәрен хәтерлибез, ә үзебезнең аза-бабалар язмышына караган чорлар, аннан-моннан з ына йолкынып, эзлексез языла килде. Тарихны эзлекле өйрәнү өчен анын чишмә башына зошәрз ә, дисбе кебек, бер җепкә тезеп карый белү сорала. Шул чакза I ына тарих үзенен яшерен сереп-доз асын ача. бибаһә мнрас-хәзинә сакланган мәгарәләрнең ачкыч-зылсы- мызз бирә.
Ә безнең чишмәбезнең бер зармазы- нда мәһабәт кыя булып Чыңгыз хан, анын варислары, баһадирлар юра. Алар әмереннән дөнья, гасырлар хәрәкәткә килгән. Шунзя белми зорын, без мен еллык зарнхыбызньз гадел аңлау һәм кабул игү биеклегенә ирешә алмая- чакбы з.
Менә зпуларны искәр з ә бу кадерле хезмәт...
Дөньяда хакыйкатькә якын шу ндый сүз йөри: Чыңгыз хан турында яззазз кеше озак язнәми. диләр. Ирәнжәп Ха- ра-Дауан, көчле шәхес буларак, зомерен кыскарту исәбенә булса да, бу олы эшкә тотынган. Шунысын да искәртик: урыс галимнәре зарихны берьяклы, үз сәяси-иҗтимагын кү злегеннән чыгып, ялгап дазз сөремендә язсалар. Ирәнжәзз Хара-Дауазз исә монголларга кан-кар- дәш милләт вәкиле буларак, шулай ук кайчакларда ар зык хис-тәэснрзә бирелеп ала. Ләкин ул барыбер күрәләтә ялганлау юлына басмый. Ни генә булмасын. анызз бу хезмәте татар-монз ол тарихындагы шушы чорза з адел бәя бирүдә урталыкны табарга ярдәм итәчәк.
Ирәнжәзз Хара-Дауаннызз бу олуз хезмәтен мнзз бик мавыз ып тәрҗемә кылдым, һәм ул якын киләчәктә китап булып дөнья күрер дизз өметләнәм. Ә журнал укучыларына шушы әсәрнезз бер бүлеген — Чызн ы з хазз варисларының Ауру паз а яу сәфәрен чаз ылдырз азз өле-шен тәкъдим итәбез.
Тагын Тули кул астына дүрт мең кешедән торган отряд бирелә. Бу дәр- бән-ойрат кабиләсеннән торган чирү белән Хотуга бәк җитәкчелек итә. Әлеге кабиләнең монгол мәмләкәте каршында һәртөрле казанышларын искә алып, бәкләрне, меңбашларын үз арасыннан билгеләп кую хокукы бирелә (Чыңгыз хан гаскәре белән ойратлар бик күп яуларда катнашалар. Җунгари- ядә яшәгән ойратлар кабиләсенә хәзерге көндә Идел-Дон арасында. Төньяк Кавказда. Хаҗитархан. Ставрополь өлкәсендә яшәүче калмыклар да керә.
Чыңгыз хан (1155—1227)
Әби патша вакытында Убуши хан ой- ратларны кире Җунгариягә алып киткәч, бу кабиләнең Көньяк Россиядә калган өлеше «калмык» дип атала башлый).
«Мең батыр» (мен ураҗи) Чыңгыз хан васыяте буенча сугышта катнашмаска. ә җиһангир табуты куелган Бур- хан-Халдан тавын сакларга тиеш була
Калган варисларга егерме сигезәр мең яугирдән торган гаскәрләр кала Шулардан дүрт меңе (тугыз мең тирмә белән), өч бәкне дә кертеп. Җучи хаки-млегенә бирелә. Аның гаскәренә күп санлы урыслар, чиркәсләр, кыпчаклар, мажар һәм башка кабилә кешеләре ку-шыла (Рәшид-эт-Дин).
ньнәр. гадәттәгечә, кыр сугышында җиңеләләр, әмма көчле ныгытылган кальгаларга бикләнеп, бик каты кар-шылык күрсәтәләр Чыңгыз хан әйтеп калдырган васыять буенча. Сун дәүләте белән үзара килешү төзегәч кенә җиңү монголлар ягына авыша башлый. Ниһаять. 1235 елда журҗәннәр династиясе җимерелә. Алтын патшалык (Суннарга бирелгән өлешен санамаганда) тулысы белән диярлек Монгол мәмләкәтенә кушыла.
Цзиньнәрнең җиңеләсе билгеле бу-лгач. Җәләлетдингә каршы гаскәр җи-бәрелә Чармаган җитәкләгән бу гаскәр, артык көчәнмичә генә, җиңүләргә ирешә, яуланган җирләрне кабат кайтарып ала. Җәләлетдин көрдләргә кача һәм шунда үтерелә Моннан соң инде монголлар хакимлеге Төньяк һиндста- нга кадәр җәелә. Солтан Бабыр тара-
Эчке Монголиядә Чыңгыз ханга куелган һәйкәл
Корылтайда җиһангир варислары үтәп чыгарга тиешле өч мөһим мәсьәлә карала: 1) Төньяк Кытайны буйсын-дырып бетерү; 2) һиндстаннан калкып. Көнчыгыш Иранның бер өлешен яуларга өлгергән һәм фарсы тәхетенә өмет сузган Җәләл-эт-Динне юк итү; 3) Ау- рупага яу чыгу.
Кытайда бу чорда монголларның хәле мактанырлык булмый Мукали үлгәннән соң. заманында Чыңгыз хан яулаган җирләрнең хәтсез өлеше кулдан ычкына
Кытайга каршы оештырылган яңа сәфәрдә гаскәр белән Үтедәй хан үзе җитәкчелек итә. Ул күп яуларда сыналган абыйсы Жәбә нойонга таяна. Цзи-
финнан монда башкаласы Дәһли булган «Бөек Могол» династиясе башлана Әзәрбайжан. Көрдестан. Кавказ арты һәм Анадулының бер өлеше Монгол империясенә керә Хәзер инде өченче бурыч атларны Aypynaia карату бурычы алга куела.
Көнчыгыш Аурупага сәфәр 1222— 1223 еллардагы һөжүм вакытында ук алдан хәл ителеп куела, һәм бу жирләр Жучи өлешенә билгеләнә Ләкин анын үлеп китүе сәбәпле, төбәк белән идарә итү анын улы Багуга кала Аурупаны яулауда төп көч-максат Батуга төшә Чынгыз хан нәселеннән тагын бу походта Үтедәй улы Гүйүк. Тули улы Мәң- гү һәм Чыг гайның уллары Бандар белән Кадан катнаша Багу чирүнең юлбашчысы итеп куела. Анын ярдәмчесе итеп кайчандыр Көнчыгыш Аурупанын «һавасын иснәп» кайткан Сүбүдәй билгеләнә. Болар барысы да Цзинь кампаниясеннән соң. 1235 елда уздырылган Корылтайда хәл ителә Походка ике ел буена бик ныклап әзерлә-нәләр.
Ә бу вакытта урыс кенәзләре. кө-нчыгыштан нинди күкрәү-яшен килә- сен гамьнәренә дә алмыйча, үзара су- гышып-ызгышып яталар. Аларның таркау. низаглы яшәү рәвешләре хакында монголлар бик яхшы беләләр. Әйе. кснәз Владимирның ваемсыз варислары Калка елгасы буенда нинди сабак бирелгәнен бик гиз хәтердән чыгаралар шул.
Җеп очлары Сүбүдәй кулында булган үткен шымчы һәм күзәтчеләр Көнчыгыш Аурупада гына тукталып калмыйча. тагын да арырак үтәләр. Вене- цианлылар аша Сүбүдәй Аурупаның һәртөрле иҗтимагый катлаулары белән бәйләнешкә керә Рэггк фикере буенча. Папа үзе дә Сүбүдәй өчен буй җитмәс арада тормый «Папа бер якка да катышмаска залынмы. юрки \ш- яне христианлаш г ыруда олуг ханга ирек куямы’’ Ни булса да. Папа изге сугыш иг ьлан итүне һаман суза, ул кузгалганда инде бик соң була. Көнбатыш халкы монголларны Рим (Герман) императорына каршы котыртып ул китерде дип. Папаны ачыктан-ачык каһәрли» (Рэнк)
Ләкин бу вакыйгалар хакында сүз алдарак булыр, ә хәзергә монголларның Русиягә яу чыгарга җыенган чагын күрәбез. Генерал Иванин фикерен- чә, Багуның алдаг ы җиңүләрен. Чынгыз ханныкы кебек үк. кырт ый батырлыкка яисә гаскәрнең күп сантылыг ына бәйле дип кенә карап булмый Монда чирүнең ныклы гөзелеше, тактик әзерлеге, до-шманның рухи һәм маг ди халәтен алдан өйрәнүе, шулай ук югары хәрби җитәкчелекнең сәнгатьле алымнар кул-лана белү осталыгы да зур урын тота, һәрьяклы белешмәләр, безненчә әйтсәк. баш штаб офицерлары юртажилар тарафыннан туплана. Плано Карпинн мәгълүматларына караганда, монголлар Аурупаны унсигез ел эчендә яулап алырга карар кылалар Димәк. Аурупа хакындагы белешмәләр алдан ук жые- лып анык план инде төзелгән була
Шулай итеп Русиягә каршы «татар- монгол һөҗүме» дигән а гама алган яу әзерләнеп бетә Бу яунын юнәлеш би-рүчесе. акыл иясе Сүбүдәй баһадир була Кайбер белгечләр язуынча, ул «хәр- бн-оператив» үзәк белән идарә итә
Русиягә якынлашкан армиянең саны хакында төпле чыганаклар юк Урта Азия сугышында Чынгыз хан ике йоз утыз мең кешелек гаскәрне җитәкли. бу очракта да шуннан артык булуы һич мөмкин түгел. Әлбәттә, ул чордан соң инде унҗиде ел вакыт үткән, монгол мәмләкәтенең чикләре дә киңәйгән, халык саны да арткан Ләкин Көнчыгышта Кытай, көньякта Фарсыстан чиген сакларга кирәк, әле Сун һәм һннд- стан яуланмаган
Курыкканга куш күренә, урыс елъя-змачылары Бату чирүен «исәпсез-хиса- псыз» дип. «ат тояклары астында жир тетри, ыңгыраша», дип язалар Җиңеп, ыргытып килгән дошманга карата мо-ндый бәя бирү табигый, әлбәттә Хәер, генерал Иванин Бату гаскәриләренең саны ал гы йөз меңгә житкән. дип яза Бәлки бу сан Русиягә генә түгел. Көн-чыгыш Аурупага каршы 1241 елгы ка-мпанияне дә күздә тотып әйтелгәндер Бату Кара диңгез буе далаларында ике ел булып. Көнчыгыш Аурупадан үз ха-кимлеген урнаштырганнан сон. чынлап та чирүен һәртөрле күчмә кабиләләр хисабына көчәйткәндер Генерал Иванин Багу гаскәренең этник ягын өйрәнеп. анда монголлар бер йөз алтмыш дүрг меңнән артмый, ә калганы Чыңгыз хан дәверендә яуланган кабилә яу- гирләреннән тора, ди Ләкин Чыңгыз хан үлгәннән сон. Русиягә сәфәр чыкканчы тугыз ел вакыт үтә һәм бу дәвердә Жучи улусы чикләрендә бернинди дә сугыш булмый, шуңа күрә 1236 елда яңа яуланган кабиләләрдән дүрт йөз мең гаскәрине берничек гә туплау мөмкин түгел
1236 елда Русиягә бәреп кергән Бату гаскәрендә 122 дән 150 меңгә кадәр кеше булган Бу - дөреслеккә гуры килә Бүлгәләнеп беткән, таркау урыс ке- нәзлекләрен туздыру өчен бу сан артыгы белән житкән Бату гаскәренең күп өлешен Жучи улусына керг ән мөсс-
яманнар алып тора. Монда шулай ук мәрхүм Жучинын гаскәре дә. Чыгтай. Тули һәм олуг Ү1едәй ханның да хәрби көчләре була. Җәмгысы—тулы монгол чирүенең өчтән бере.
1236 елның иртә язында гаскәр Ир- теш елгасының югары агымыннан һәм Көнбатыш Алтайдан кузгала Киң фронт белән тарихи Җаек-Каспий капкасыннан чыгып, июньдә инде Иделгә китеп җитә. 1223 елгы орышны онытмаган Сүбүдәй, гаскәрнең бер өлешен алып. Кама болгарларына «сабак укытырга» китә. Теге чакта болгарлар Сүбүдәй белән Җәбәне шактый талкып җибәргән булалар Менә хәзер шуның үчен алу көне җитә. Болгарлар бөтенләй кырылып бетү алдында кала. Төп гасхәр алдыннан бик аз санлы болгарларны гына махсус азат итеп җибәрәләр. монгол явы хакында дәһшәтле хәбәр тарату өчен тере шаһитлар буларак кына аларны исән калдыралар
Әмма бу очракта әлеге шаһитларның әллә, ни тәэсире булмый, урыс кенәзлекләре чигендә монголлар гел каршылыкка юлыгып торалар Батуның буйсыну таләп итүенә каршы ке- нәзләр аның илчеләрен кыйнап, мәсхәрә итеп җибәрәләр. Киевтә дә Мәңге белән җибәрелгән илчеләрне шулай кыйнап кайтарганнар иде бит.
1237 елда инде Бату урыс җиренә 1223 елдагы кебек дуслык-килешү эзләп түгел, ә ясак салырга һәм колларга ия булырга дип килә.
Сүбүдәй болгарларны кыерлаган арада, төп көч белән Бату кыпчак, бур- тас, мукшы, чиркәе җирләрен, Русьның көньяк чикләрендә Каспий һәм Азов диңгезләре арасындагы киңлекне яулап өлгерә. Шушы менә дигән далага тара-лып. Бату 1 аскәре ел буе кинәнеп ала
Кыш башында монголлар Рязань кенәзлеге чигенә килеп җитәләр. Бер-кемнән ярдәм алмаган Рязань кенәзе гаскәрен кырда тар-мар итеп. Пронск шәһәрен билиләр. 1237 елның 21 декаб-рендә. алты көнлек штурмнан соң. Рязань каласы бирелә.
Бату кыш уртасында Русиянең тө-ньягына үтеп керә. Мондагы күлләр, елгалар, баткак сазлыклар, кара ур-маннар аша бары тик кышын гына үтеп буласын Багу алдан ук өйрәнеп кузгала.
Стратегик яктан чыгып караганда, башта көньяктагы урыс кенәзлекләрен яулап бетереп, аннары гына төньякка күчәргә кирәк түгел иде микән'’ Бу сора-уга генерал Иванин бәхәскә урын кал-дырмаслык җавап бирә. Әгәр Бату башта Коньяк Руська һөҗүм ясаса, төньяктагы көчле кенәзлекләр каршы торыр өчен ныграк әзерләнергә өлгерерләр иде. ә инде көньяк кенәзлекләр сугышны кабул итмичә чигенерләр дә төньяклар белән кушылып өстәмә көч тупларлар иде. Бу шартларда инде сугыш халәте яз1ы кар суларына кадәр сузылыр, атлы гаскәр бик кыен хәлдә калыр иде Иң дөрес юл — төньяк кенәзлекләрен кыска арада тар-мар итү. Кышкы сәфәрнең үз кыенлыклары да бар. Атларга фуражны җирле халыктан каерып алып кына котылырга була. Унай Я1 ы шул: дошман кышын саклану чарасы күреп, тирән чокырлар казый алмый.
Рязаньнан сон Бату Коломнаны ала. Мәскәүне бик тиз 1енә тез чүктереп. амбар-складларны бушатканнан сон. монголлар 123Х елның 3 февралендә башкалага — Владимирга килеп җитәләр. Дүрт көннән шәһәр бирелә. Рязаньнан Мәскәүгә, аннан Владимирга маневр ясап. Бату уң яктагы иң көчле дошман — Суздальнең олуг кенәзе Юрий биләмәсен әйләнеп үтә. аның төньякка чигенер юлын кисә. Шулай ит- мәсә. кенәз Юрий Бөек Новгород һәм Псков гаскәрләре белән кушылыр иде. Үз янтыгына көтмәгәндә һөҗүм ясалмасын өчен Бату Торжок шәһәре ягына махсус отряд җибәрә.
«Суздаль гаскәре төньяктарак төп-ләнер өчен әйләнү юллар эзләргә мәҗбүр була, шуның өчен. Сити елгасы ярына чигенеп, урын җайлый. Әмма Батуның оста, җитез хәрәкәте олуг ке- нәзнең әзерлеген боза»(М. И Иванин). Дүртенче мартта олуг кенәз бик уңайсыз шартларда яуга чыгарга мәҗбүр була. Сити елгасы буендагы орышта олуг кенәз һәлак була, гаскәре бөтенләй диярлек кырып салына.
Озакламый Торжок белән Тверь шәһәрләре тез чүгә. Бату хәзер инде Бөек Новгородка юл тота. Ул псков- лылар барып кушылмаслык юл сайлап бара. Ләкин март азагында, кар җепши башлагач. Новгородка 200 чакрым кала гаскәрне көньякка бора.
Бу очракка карага да М. И Ива- нинның үз фаразы бар:
«Новгородка ул апрель уртасында килеп җиткән булыр иде. ләкин бу тө-бәкләрдә кай елны март аеннан ук елгалар боздан арчыла башлый, үтеп булмаслык җепшек кар баткаклыклары пәйда була Монголлар Рязаньнан мен чакрымга якын ара кар ерып, юл сабып үтәләр. Бары тик дала халкының атлары гына мондый юлга түзә ала. хәер, алар да күпне кичергәндер: алда әллә ни көтә кара урманнар. Новгород сазлыклары, сугышчан шәһәрне камау. . Новгород тирәсендәге юеш үлән-
нэп дала атлары күбенеп кырылмас идеме?! Камау озакка сузылса, гаскәрне ничек туйдырырга? Шулай итеп Бату Новгородка 200 чакрым ара калгач, хәлнең аяныч булачагын аңлый. . һәм нинди бай калжаны -- сәүдәле Новгород белән Псковны калдырып, гаскәрен кире бора. Ул чорның бай шәһәре Смоленск та шул сәбәп аркасында исән кала»
Багуның кире кайту юлы хакында елъязмалар бик саран мәгълүмат бирәләр. Козельск шәһәренең алты кон буе батырларча саклануы хакындагы легенда аша Бату г аскәренсң шул төбәктән кайтырга чыгуын белеп була. Аннан гаскәр кыпчак далаларына. Донның түбән .и ымына таба төшеп китә
Шул елның Николин көнендә (бер төрле тарихчылар 9 май. икенчеләре — 6 декабрь диләр), озакка сузылмаган камалыштан соң. Киев алына. Шәһәр җимерелә, яндырыла, халкы кырып са-лына (монголларның аяусызлыгы ки- евлеләрнен Чыңгыз нәселеннән ханзадә җитәкчелегендәге илчеләрне үтерүе өчен үч алу белән аңлатыла). Моннан соң инде монголлар. Галиция кенәзлек- ләрен буйсындырып. Карпат тауларының итәгенә барып җитәләр. Шулай итеп Русь җирләрен яулау төгәлләнә.
Урыс кенәзләрен тулысынча буйсы-ндырып. ясак түләү шарты куйганнан сон. үзенең тылы турында борчылмыйча. Бату Аурупаны яулау кебек олы бурычны тормышка ашырырга керешә
Бу авыр походтан соң, монголлар атларны да. гаскәриләрне дә ашатып ял иттерү өчен бөтен шартлары да булган Кара диңгез буе далаларында ике еллап гомер уздыралар. Бу дәвер хакында ла елъязмаларда әллә ни мәгълүмат юк. Бары тик коньяк кенәзлекләр- нең иң көчле шәһәре Чернит овны камаган вакытта монголларның зур-зур ташлар ыргыг г ырулары билгеле.
1240 елда Киев бусагасына кара бо-лыт булып монгол чирүе якынлаша. Ни өчен бу кадәр көч кузгатыла? Югыйсә бит ■ урыс шәһәр тәренең ана- сы»н азрак санлы гаскәр белән дә алырга мөмкин иде. .Хикмәт шунда. Киев Көнчыгыш Аурупа илләренә ачыласы капка, аннары инде гаскәр алга ыргылачак алыр хәлгә җитә Сәяси халәт моңа уңай килеп гора. Аурупа илләре хакимнәренең үзара тартышкан чагы. Папа исә үзенең мәртәбәле дәрәҗәсе белән азиат дошманнарына каршы көчләрне берләштерә алыр иде дә. әмма ул катгый карарга килүне һаман суза.
Карпат итәгендә Бату хәрби киңәшмә җыя. гаскәр башлык тары Аурупа- га һөҗүм игүне хуплыйлар Моның өчен сәбәп тә чыгып тора Маҗарстан монголлардан кырык менлек гаскәре белән качып киткән кыпчак кснәзе Кунга сыеныр урын бирә. Ә монголлар кыпчак ларны үзләренең ясакчылары һәм коллары дип саный Багу Мажар- стаи короле Бе га IV тән кыпчакларны кайтарып бирүне сорый, әгәр инде ты- ңламаса. сугыш ачачагын әйтеп, уль
тиматум җибәрә. Бела бу таләпне кире кага. Бәхәс корал теленә күчә. Монголлар, һич тә кыенсынып тормыйча, гаскәри көчне Мажарстан белән күрше илләргә дә жәеп җибәрәләр. Ян-якта дуслык мөнәсәбәтләренә бик үк атлы- гып тормаган халыкларның кораллы көчләрен болай гына калдыра алмыйлар ич алар.
Польшага күзәтчелек өчен, күпмедер байлык та талап кайту максаты белән, Киев тирәсеннән ук берничә отряд җибәрелгән була. 1240 елда бер отряд Люблинга җитә, аннан табыш эләктереп. Галиция аша яңадан Киевкә кайталар. Икенче отряд Сандомирне талап чыга. Краковка килеп керә, тик анда унышсызлыкка очрый.
Эшләр болайга киткәч, инде уң ка-натны ныгыту кирәклеге ачыклана. Бу максат өчен ике көчле отряд бүлеп бирелә: аның берсе Польшага, икенчесе Силезия белән Моравиягә юл тота. Сул канаттан ярдәмгә шундый ук отряд Трансильвания аша Китә. Бату кул астындагы төп гаскәр Киевтән Будапештка кадәрге иң кыска араны сайлый. Карпат тауларын үтеп чыга. Уң һәм сул канаттагы отрядлар ул оборона сызыгын үткәндә ярдәм итеп торалар. Ә инде Мажарстанда алар төп көчкә килеп кушылырга тиеш булалар.
Әлеге бурыч уңышлы үтәлә. Польшага бәреп кергән Бандар җитәк-челегендәге отряд Шиллов тирәсендә полякларны хәлиткеч җиңүгә ирешә, аннан соң монголлар Краковны янды-ралар. Одер елгасын кичеп. Бреславль- гә һөҗүм итәләр. Үз халкы бу шәһәрне алдан ук яндырып, ташлап китә, бары тик кальга эченә тупланганнар гына бик каты каршылык күрсәтә.
Лигнин янында, Кацбах елгасы ярында полякларның ярдәмгә килергә зур көчләре туплана икән, дигән хәбәр алынгач, Бандар гаскәренә Бреславль ныгытмасын камауны туктатырга бое-рык бирә, ике отрядны да туплап, до-шманның утыз меңлек кыр гаскәренә каршы бара. 1241 елның 9 апрелендә Лигниц янында аяусыз каты бәрелеш була. Яу кырында алман һәм поляк рыцарьларының каймагы юк ителә. Монголлар да шактый күп югалтуга дучар булалар, ләкин барыбер җиңү Барларга насыйп була. Орыш кырында җинү рыцарьлар ягына авышкан бер мизгел булып ала, әмма монголлар, каушап калмыйча, үзләренең гадәти алымын кулланалар. Бу хакта соңыннан поляк, алман елъязмачылары шаккатып язалар. Аларга ул гадәттән тыш булып күренә Монголлар бу очракта да таралып чигенә башлыйлар, дошман хәрби тәртибен бозып, чәчелеп, аларны эзәрлекләп килә Монголлар, кинәт борылып, дошманны өлешләп- олешләп юк итә. кыра башлый. Шушы ук алымны Калка елгасы буенда урыс кенәзләренә каршы да кулланган булалар Монголлар, хәрби осталыклары буенча. Азиядә беренче урынны тота. Хәзер инде Лигниц сугышыннан соң, Азиянең хәрби сәнгате Аурупаныкын- нан күпкә өстен икәне мәгълүм була. Монголларның рыцарьларны җиңүе аларның бөтен Көнбатыш Аурупаны яуларлык көчкә ия икәнлеген раслый.
Шулай итеп Польша һәм аны яклаган Тевтон ордены Бату гаскәре тарафыннан сафтан чыгарыла. Лигниц тирәләрен талаганнан соң, монголлар Моравиягә ябырыла. Чехия чикләренә кадәрге араны утка тотып, кылыч белән турап чыгалар. Чех короле Вацлав ачык кырда яуга чыгарга җөрьәт итми, читтә сак корырга, күршеләрен үз ягына аударырга ниятләп, илен ташлап китә. Ныгытмалы шәһәрләр Брно, Оломуцны сакларга ул кыю воеводасы Ярославны калдыра. Тәвәккәл воевода үз бурычын батырларча үти, әмма монголлар тукталып калмыйлар, алар-ның мәсләге — җиңүне хәрәкәттә эзләү, шуңа күрә көчле каршылык күрсәткән кальгаларны әйләнеп үтәләр дә. Мажа- рстаннын йөрәгенә житеп килгән Батуның төп көченә кушылырга ашыгалар.
Король Бела IV Карпат сыртларында сак көйләүгә ныклы әһәмият бирми. Бату вак отрядларны сытып. 1241 елның мартында «урыс капкасы» аша Карпатны үтеп. Мажар тигезлегенә килеп чыга. Юл уңаенда шәһәрләрне ала- ала корольлек башкаласына юл тота. Ике канаттан хәрәкәт иткән отрядлар да, төньяктан һәм көньяктан тау тезмәләрен үтеп, шушы үзәнлеккә төшәләр. Көньяк, ягъни сул канаттагы Ка- дан кул астындагы о гряд Трансильва- нияне тез чүктереп кайтып төшә.
Король Бела үз иленең һәммә тара-фына кынысыннан чьи арылган канлы кылыч тоттырып атчабарлар җибәрә. Ләкин аның болай гаскәр тупларга дигән нияте барып чыкмый. Чөнки аксөяк һәм гади халык арасында да корольнең дәрәҗәсе түбән төшкән була.
Ашыгыч кына туплашан i аскәре бе-лән король Бела Будапештка кереп бик-ләнә. Үтә дә саллы ныгыт ылган бу шәһә-рне шактый озакка сузылган кан дәрьясы коймыйча гына алырга кодрәт җитми. Ләкин монголларга күп гарнизон тупланган мондый көчле ныгытманы аркада калдыру да файдага түгел. Нишләргә? Бердәнбер юл кала, кальганы саклаучы гаскәрне ничек тә кырга
алдап чыгарырга Ике ай буе дивар читендә ropi аннан сон, монг оялар үзлә-ренең күп сыналган, хәйләкәр хәрби алымын кулланып, ниятләренә ирешәләр. Калкулык өстендә торган Багу дошман ягына карап шатланып кычкыра «Болар минем кулдан ычкына алмый, әнә ничек, эт абзарындагы кебек өерелешкәннәр1» Тнссаныц кушылдьп ы Сайо елгасы ярында, нәкъ Си ги елгасы буенда урысларны кырган кебек, дошманны бер яктан оста әйләнеп үтеп, мажар гаскәрен ci ып салалар Хорва i -маҗарлардан торган алтмыш биш мең кешелек i аскәрнең илле алты меңе яу кырында ятып кала
Король үзе Далмациягә кача.аның туганы Коломан-Хорватия герцогы яралана һәм шул җәрәхәттән сихәтләнә алмыйча үлеп китә.
Бу җиңүдән сон инде җиңел генә кулга төшерелгән Будапешт талана, кылыч белән тураклана, ут гарасатыннан көл-күмерю әйләндерелә Качып кижән мажар королен эзәрлекләү өчен Кадан җитәкчелегендәге о гряд билгеләнә. Төп гаскәр исә Маҗарстанның иркен далаларында кышлар: а кала
Бу чорның мошол гаскәре хакында бүгеню көнгә кадәр сакланган кыйммәтле тарихи чьпанак бар. Аны шул елларнын шаһиге. 1алим. Сплитнын архидиаконы язып калдыр! ан «Алар кыска буйлы, киң күкрәкле Тышкы кыяфәтләре шөкәтсез сакалсыз чырайлары җәлпәк, тупыйк борынлы, чепи күзләре бер-берсеннәи ерак урнашкан Киемнәре суык та. яңгыр да үткәрми, ике кат тиредән, мехы тышка әйләндерелгән. кабырчык сыман Баш киемнәре күннән яки тимердән Кораллары кәкре кылыч, калкан, ук һәм җәя. ук очы тимердән яки сөяктән, безнекеннән дүрг бармакка озынрак Ак яки кара байракларының ат кылыннан эшләнгән чуклары бар. Атлары бәләкәй, әмма бик чыдамнар, дагаланмаган килеш тә, кыр: ый кәҗә кебек, әллә нинди тар-лавыкларны үтәләр, өч тәүлек тоташ чапканнан соң да аз ризык ашап, аз ■ ына ял итүгә, тагын сафка басалар. Кешеләре дә азык-төлек я!ын бик кайгыртмый шикелле, бәләкәйдән үк кырыс шартларда тәрбиялән!өннәр, күрәсең Ипи ашамыйлар, бар ризыклары ит. ат сөте (кымыз), ат каны эчәләр Үзләре белән бик күп әсирләрне йөртәләр Ин күбе кораллы куман нар (кыпчак lap) Аларны гаскәр ал-дыннан алып баралар, яу кырыннан тегеләрнең тайчаныр! а теләгәннәрен шунда ук сизеп алып үтерәләр Мои юллар үзләре сут ышка бик теләп керми тәр һәлак булганнарын табутсыз гына күмәләр Алар кичә алми!ан елга юк. Зур елгаларны камыш көймә яисә һава өреп кабартылган бурдюк белән йөзеп чыгалар Чатыр-тирмәләре киндердән яисә күннән. Алар коточкыч күп санлы, ләкин урдаларында бернинди кычкырыш-талаш. ыгы-зыгы күрмәссең. Алар газап-интег үие ирләрчә кичерәләр, үҗәт сузышалар-
Шул арада король Бела Загребта ун ай вакытын бушка уздырмый, монголларга каршы көч туплауны үзалдына максат итеп куя Хорватия белән Дал- мациянен бер өлеше ул чакта Маҗар- стан карамагында була Бела үзенең илчеләрен бөтен Көнбатыш Ауру пат а Папа! а. Фридрих II тә. Чехия. Франция һәм Италия: ә җибәрә. Бары гик Нападай гына хат килә Ул монголларга каршы көрәшүгә фатиха бирә Бела гаскәриләренең I өнаһларын ярлыкауны Алладан сораячагын белдерә
Кадан отряды 1241 елның рашту-асында Дунай бозын кичә. Бела эзлә-реннән Славония һәм Хорватия җирләрен гадәттән трш тизлек белән үгеп. За|ребны сугышып ала. Әмма король тагын качып өлгерә Кадан Далматин калыасы Клиссаны штурмлый, король шунда яшерешән дип уйлый, тәкин Бела күршедә, су белән каймаланган Тро! ир кальгасында була Кадан анда хәбәрчесен җибәрә Хәбәрче калы а дивары янына килеп хорва! телендә болан дип кычкыра: «Җиңелмәс гаскәр башлыгы Бату хан әмерен җиткерәм безгә чит каннан булган корольне һәм анын яраннарын тотып бирегез, шул чак!а I ына сезгә тимәячәкбез»
Король Бела корабка утырып мате-рик! ан китеп өлгерә. Әдрән (Адриагик) диңгезнең Кралевац дигән кечкенә бер утравына туктала, аннары Рабе утравын сайлый Кадан исә Клиссаны яулагач. Үтедәй каганның үлеме турында хәбәр ала. һәм бу ике калыаны да калдырып, кайту ягына кузгала Отрядын бүлеп, диңгез буйлап җибәрә: хозур диңгез яры на урнашкан Свач. Дрнвас!. Pai узу (Дуб-ровник) шәһәрләре у л ка тотыла Ә Ка i таро шәһәре тәмам җимерелә Босния талана, отряд Албания. С ербия. Болт ар-етан җирләрен тетрәтеп Багу белән ку-шылырга омтыла-ашыга. Бу илләрнең халыклары мошол явыннан калын ур-маннарга. тау араларына качып котыла
Төп гаскәриен кышлавыннан (агын бер отряд Австрия!ә фураж табу һәм ил эчендә шымчылык итү максатында җибәрелә. Бу отряд Ненштаг шәһәренә җитә. Венага куз суэымы ара кала, андагы халыкның бәхетенәдер, отрядны төп гаскәр туплашан урыша чакыртып алалар Шу ый итеп Багу армиясе Ду-найны кичә. Болгаре танга керә, монда
аңа үз отряды белән Кадан килеп кушыла. Бату Острогон, Белград, Весп- рим һәм Джур калаларына һөҗүм ясый Бу хәл 1242 елга туры килә.
Менә шунда Бату Үтедәй каганның 1241 елда үлгәнен ишетә. Кичекмәстән ул ханзадәләр белән киңәшмә җыя, монда төп мәсьәлә итеп яуланган Көнчыгыш Аурупа илләре һәм кальгалар штурмлаганда кулланылган бик күп санлы әсирләр язмышы карала. Киңәшмәдә шундый карарга киләләр: әсирләрне кырып бетерергә, яуланган илләрне үз хөкеменә калдырырга һәм гаскәрне Кара диңгез буе даласына алып чыгарга. Ә Бату үзе Корылтайда яңа каган сайлауда катнашырга тиеш була. Бату җитәкчелегендә киңәшмә кабул иткән карар тулысынча җиренә җиткереп үтәлә.
Гаскәр Бату әмере буенча Дунай тамагында җыела, монда барлау үт-кәрәләр Бу урын очраклы рәвештә сайланмый Хәрби киңәшмәдә Молдова һәм Болгарстанны Бату улусының көньяк-көнбатыш чиге итеп билгеләргә дигән карар чыгарыла. Бу улуслар белән идарә итү өчен Чыңгыз нәселеннән булган төмәнбәк Нугай билгеләнә. 1248 елда Нугай хакимлеген Сербия дә таный. Әлеге чик буе өлкәләреннән тау тезмәләре китә: Балкай сыртлары, Альп таулары дала кешесе, көтүчеләр өчен бернинди дә кыйммәткә ия булмый. шуңа күрә бу төбәкләргә үз көннәрен үзенчә күрергә мөмкинлек бирелә
Шулай итеп монголның атлы гаскәре томырылып биләгән көнбатыш чикләр Әдрән диңгезгә килеп терәлә. Кат- таро һәм Клиссо. Хорватиядә Загреб каласы. Вена тирәсендәге Нейштат шәһәреннән инде монголлар үз теләге белән кире борылалар.
Монголларның ат тоягы астында калмаган Аурупа илләре Үгедәй каганның үлеменә бурычлы. Маҗарстан кампаниясе вакытында коточкыч дәһшәт тудырып, күкрәп килгән монгол чирүенә ул илләрнең берсе дә каршы торырга җөрьәт итмәс иде
Мондагы яулар монгол гаскәренең тарихында данлы сәхифә калдыра.
Бату гаскәренең Карпат аша үтеп Сайо елгасы буендагы хәлиткеч җиңүенә кадәрге сугыш театры җәмгысы 4—5 айны эченә ала. Шушы кыска гына арада Аурупаның ике көчле мәмләкәтләре Польша һәм Маҗарстан гаскәрләре юк ителә, өченче ил— Чехиянең чирүе сафтан чыгарыла, ә инде икенчел дәрәҗәдәге дошман гаскәрләрен әйтеп торасы да юк Бу җиңүләрдә, әлбәттә. Чыңгыз ханның үзе күтәргән көрәштәше Сүбүдәй мөһим рольне уйнагандыр. Чөнки бу һөҗүмнәрнең планын ул төзи, гаскәр башына куелган яшь ханзадәләргә дә ул оста юнәлеш бирә. 1241 елгы яу шуны ачыклый: Аурупа чирүе тыгыз сафларда гына сугышырга сәләтле, аларның тупас, дорфа хәрби җитәкчеләрен елгыр, хәрәкәтчән, монгол гаскәрен шанлы җиңүләргә китергән бөек Чыңгыз ханның өйрәнчекләре, инде күпме яуларда сыналган чал чәчле гаскәр башлыклары белән чагыштырырлыкмыни!
«Көнбатыш Аурупа сәфәрендә мо-нголларның зур, көчле гаскәре Чыңгыз хан стратегиясенә тугры кала: дошман-ның көчен таркатып, ваклап-өлешләп юк итү. Русиядә дә уңыш казанган бу алым Польшада да югары кимәлдә кулланыла. Чөнки монголлар бөтен дәүләт белән кубып сакланучы көчкә тап булмыйлар. Русиядә дә үзәктән таралырга омтылу үзен сиздерә, кенәз- ләр үз биләмәләрендә вотчина хуҗасы булырга омтылалар, ал арда дәүләти һәм милли бердәмлеккә омтылу хисе җитлекмәгән була. Бу хәл Польшага да хас». (Г. Е. Грум-Гржимайло).
Аурупада «татарлар» дигән кушамат тагылган монголлар коточкыч тәэсир калдыра. Бу — кеше кавеме беркайчан да кичермәгән гарасатлы афәт дип бәяләнә. Моны көнбатышның кайбер архиерейлары Алла тарафыннан җибә-релгән җәза дип христиан карусызлыгы белән кабул итүләре хакында дулкын-ландырырлык итеп Матиеву Парие язып калдырган «Алланың ихтыяры белән җибәрелгән золым ташкыны безнең өстән хакимлек иткәндә, соңгы яңалыкларны тыңлагач, королева Блапш (француз, короленең әнисе) кычкырып җибәрә. «Король Людовик, улым, сез кайда?». Король әнисе катына килеп: «Әнкәм, мин сезнең карамакта»,— ди. Шул чак ана тирән сулыш ала, күз яшенә буылып, нинди бәла якынлашканы хакында хатын-кыз буларак хәвефләнеп бәян итә: «Улым, түзеп булмаслык тавышлар ишетелә безгә, мондый куркыныч мәлдә нишләргә7 Без барыбыз да, изге чиркәү белән бергә татарлар кулыннан бетәргә хөкем ителгәнбез!» Король хискә бирелмичә генә, сагышлы итеп әйтә куя: «Илаһи күкнең юатуы безгә таяныч бирә. Әгәр татарлар монда килеп җитәләр икән яки без татарлар артыннан яшәгән җирләренә барабыз икән, барыбер — без күккә ашачакбыз» Король әйткәннең мәгънәсе шул: «Без аларны җиңсәк тә. җиңелсәк тә барыбер, диндарлар, газап чи-гүчеләр буларак. Алла катына менәчәк-без» Корольнең шушы мәгънәле сүзе
Франциянең аксөякләрен генә түгел, бөтен шәһәрләрнең гали халкын да рухландыра»
Аурупа шәһәрләрендәге кебек үк. Парижда да куркыныч афәтне туктатуны сорап гыйбадәт кылына 1245 елда Папа Иннокентий IV Лионда киңәшмә үткәрә, менә шунда инде монгол каганына алт-мыш биш яшьлек монах Плано Карпи- нины илче и геп жибәрерг ә дит ән карарга киләләр. Аурупаны иңләп баручы мон-голларның әлегә яуланып алынмаган ил башлыклары белән мөнәсәбәтләре дә башка. Мисалга монгол каганының фра-нцуз короленә мөрәжәг а ген китерик
«Тәңре исеме белән миңа буйсынырга боерам, король Людовик, гантаналы игълан ит: 1ынычлык телисенме, әллә сугышмы9 Күк ихтыяры гамәлгә ашып, бөтен дөнья мине җиһангир игеп таныгач, җирдә илаһи тынычлык урнашачак, бәхетле халыклар шул чакта безнен ни кылганыбызны күрәчәкләр! Әгәр син Тәңре әмерен кире кагарга жөрьәт игәсең икән, жирем ерак, тауларым биек, дәрьям тирән, сездән курык- мыйм. дисең икән Тәңре авырлыкларны җиңеләйтеп, ерак араны якынайтыр да безнен кодрәтне сиңа күрсәтер!»
Мәгърифәтле, гуманлы каган Үгс- дәй үлгәннән соңгы вакыйгаларга аз гына тукталыйк Анын әйтеп калдырт ан хикмәтле сүзе бар «Хан-хаким матди байлык туплау хакында кайгыртырга тиеш түгел, теге дөньядан барыбер әй-ләнеп кайта алмыйсың, шулай булгач, кылган эшеңне кешеләр йөрәт ендә хәзинә игеп калдыр » Үтедәй каганның бу сүзләре чынбарлыкта кылган эшләре белән һич гә аерылмый. Үтедәй үлүгә аның тол хатыны Түрәкә мәмләкәт белән идарә игүне үз кулына ала Тәхеткә кемне утырт у мәсьәләссндә дан яра т кан Түрәкә кулы уйный Ьату ил башлыт ы сайлау Корыл таенда катнашырга теләмичә Идел буе даласында торып кала. Жучи (Алтын Урда)улусында һәртөрле оешгыру-дәүләт эшләрен кайгыртып йөри Идел буенда, хәзерге Хаҗитарханнан (Әстерхан) ерак түгел урында мөселман осталары тарафыннан .Алтын Урда башкаласы Сарай гозе тә башлый
Каракорымда Корылтай 1246 елда тына җыела. Түрәкә ханбикә теләте бу-енча. тәхеткә Үтедәйнен улы Гүйүк сайлана Ул нибарысы икс ел хаким лек итеп кала
Гүйүк үлгәннән сон. I24X елда, тагын ил башлыт ын сайлау мәрәкәсе кузгатыла Бусында инде Ьатунын чиггә каласы килми, ул Онон елт асы буенда җыелган Корыri.iiii.i кайта һәм. аның ихтыяры буенча, тәхеткә Тү линен олы улы Мәнгү сай тана
Чыңгыз йортының өлкәне Батунын Мәнгүне сайлаганда йогынтысы никадәр көчле булганлыгына әлеге юллардан сон инанасын Вильгельм Рубрукка Мәнгү каган болай ди:
«Кояш җиһанны ничек яктыртса, минем белән Батунын да ха кими көче шулай бөтен халыкларга тарала Без бер баштагы ике күз кебек, ике булса да. икесе дә бер тарафка карый»
Сарай шәһәрендә Батунын илчеләрне ничек кабул итүе хакында Плано Карпининын кызыклы язмасы бар. Үз күзләре белән барысын тамаша кылган Карпини болай дип яза: «Хатыннарының берсе белән Багу, император кебек. тәхеттә утыра. Анын туганнары, уллары һәм кенәзләре уртада, аннан еракта, түбәндәрәк эскәмиядә утыра- тар Калганнар арырак җиргә урнаша Ирләр уң кулда, хатын-кызлар -сулда. Илчеләрнең дә урыны сулда Без дә. үз эшебезне кылып, сулга урнаштык Тик. безне уңга күчерделәр »
Бату 1256 елда үлә Улы Сартак та үлү сәбәпле. Алтын Урда тәхетен Батуның энесе Бәркә ала. Ул мөселман динен кабул иткән беренче хан
Боек хан итеп Мәнгүне сайлау уңы-шлы чыга Аның дәверендә Монгол мәмләкәте тагын да нытый һәм чикләрен киңәйтә. Мәнгү хан Коньяк Кытайда сугышлар алып бара (Сун империясен тулысынча анын энесе Кубыдай буйсындыра)
Мәнгү хан икенче энесе һөләгүне Алгы Азияне яулап бетерергә җибәр.) 1252 елгы бу яуга һөләгү бик җентекле әзерләнә
Монгол гаскәре үтәчәк төбәктә кө-түлекләр кагылынматан килеш торсын өчен. Каракорым белән Бишбалык (Хантай сырты) арасындагы. Тунгай тауларыннан көнбатыштарак яшәүче күчмә халыкка тиз арада бу үзәнлекләрне калдырып китәргә боерыла Шулай ук юлларны төзәтергә, тирән сулы елгалар аша күперләр салырга әмер бирелә Фарсыстанда бик күп күләмдә он һәм шәраб әзерләнергә тиеш була Кытайдан катапульта, ташатар. «грек уты», авыр уклар ата торган машиналарны эшләтү өчен мен кешелек белгеч осталар чакыртыла.
Беренче бурычы итеп ул исмәгый- лиләр орденын тар-мар китерә (12561257 еллар) һәм Багдад хәлифәтен яулап ала. Сәләхет диннең тут аннан туганы. Сүриянең күп өтешен бкләгән Насыйр һөләгүгә буйсынуын белдер.) (1259 1260 еллар)
Кубыдай ханның хакимлек иткән чоры (1260 1265) монгол мәмләкәтенең чәчәк аткан дәверенә туры килә.
дип таныйлар күп тарихчылар Аның кул астына иксез-чиксез җирләр, Ауру- паның өчтән ике өлеше, Азиянең бөтенләе диярлек керә. Башкаланы ул Хан- балыкка күчерә.
1283—87 елларда Югаргы Бирма, Тонкин, Югаргы Кохинхина һәм Зонд архипелагы монгол хакимлегенә буй-сындырыла.
Кубылай хан чорында Монголиягә Будда дине үтеп керә Чыңгыз хан ва-рисларыннан беренче булып ул. галим Пагмалама йогынтысы белән. Будда динен кабул итә. Моңа кадәр әле Мон-голиядә шаманлык («карашажин») хөкем сөргән була.
Дөнья тарихында зурлыгы ягыннан чагыштырырлык мондый биниһая олы империя бүтән булмый.
Искәндәр Зөлкәрнәйн (Александр Македонский), Наполеон Бонапартлар-ның җиһанны яулау хыялы Кубылай хан вакытында монголлар тарафыннан гамәлгә ашып бетә яза. Монгол мәмлә-кәтенең сәяси колачы нинди киң булуны XIII гасырның бөек монгол Корылтай-ларында катнашучылардан чыгып кына да бәяләргә була. Әлеге югары фо-румнарда бөтен Урда, Төньяк һәм Көн-чыгыш Азиянең аксакаллары, урындагы хакимият эшлеклеләре. урысның олуг кенәзләре, грузин һәм әрмән патшалары, сәлҗүк солтаннары. Кир- мән һәм Мосул атабәкләре катнашканнар Монгол хакимлегенең үзәгенә административ һәм сәүдә эшләре буенча бөтен кыйтгалардан агылганнар
Троян дәверендә Рим империясе дөньяви әһәмияткә ия була Аның ва-рисы— Византия империясе Юстиниан чорында чәчәк ата. Рим һәм Византия көнбатыш һәм көнчыгыш культурасын берләштерә, әмма Византия таркалганнан соң бу роль Монгол мәмләкәтенә күчеп, җир эшкәртү — диңгезчелек, күчмәлек—дала культурасын берләштерүче көчкә әверелә. Монгол йогынтысы Кытайдан алып Балканга чаклы җәелә, римлеләрнең җир әйләнәсе (orbis terrarum) Византиянең Икумен (Җиһан) дип йөртелгән мәмләкәте, боларныкы белән чагыштырганда, бер кишәрлек булып кына кала.
Монгол мәмләкәтенең менә дигән халыкара хәлен аның аерылгысыз өлеше саналган Алтын Урда да ачык ча-гылдырып тора.
Кубылай хан хакимлек иткән чорда хәрби уңышлардан тыш, тыныч тормыш коруга да зур әһәмият бирелә, фән һәм әдәбият үсә. Аның дәверендә хан каналы казылып бетә. Үз кул астындагы халыкларга ул мәрхәмәтсез карамый. Монголларның «азиат мәдәнияте» Аурупаныкыннан бер ягы белән дә артка калмый, киресенчә, кайбер өлкәләрдә. бигрәк тә хәрби сәнгать үсешендә, алга да китә.
Кубылай хан Азияне соңгы кары-шына чаклы яулап бетерергә теләпме. 1274 елда Япониягә ыргылып карый. Ләкин Цусима бугазында давыл куба, күп санлы флот, гаскәриләр белән бергә диңгез төбенә китә Утрауларга урнашкан Япон илен яуларга тырышу, берничә гасырдан соң, нәкъ шушындый аяныч нәтиҗәгә китерә. 1904— 1905 елларда шул ук Цусима утравы янында урыс эскадрасы җиңелүгә дучар ителә Бу инде җиңүләрдән баш әйләнгәннән соң җиңел генә Японияне буйсындырып, диңгез державасына әй-ләнәсе килү кебек хата сәясәт нәтиҗәсе. Әмма Алла-Тәңре Японияне бирми...
Монгол мәмләкәтенең бик эчкәре яшеренгән йомшаклыгы — аның үз та-бигый чикләреннән гадәттән тыш киң-леккә җәелүе. Аурупага килеп җиткәч, тагын да яңа илләрне колачлыйсы килү кебек табигый теләкне авызлыклап. Бату зур акыллылык күрсәткән иде.
Ә Чыңгыз хан үлгәннең беренче унъеллыгында киресенчә була. Азиядә дәүләт чикләре табигый кысаларыннан бәреп чыгып Фарсыстан, һиндстан. Кытайгача җәелә.
Кубылай ханнан соң монгол код-рәтенең йомшый башлавы сизелә. 1369 елда милли Миннәр династиясе идарә-челегендә Кытай аерылып чыга 1380 елда Мәскәүнең олуг кенәзе Дмитрий Донской Куликово кырында татарларны тәүге тапкыр җиңүгә ирешә. Ләкин моның белән алар әле тиз генә монгол хакимлегеннән котыла алмыйлар, шулай да., киләчәктә азатлыкка омтылу өметенә канат куярдай рух алалар.
Мәмләкәтнең башка төбәкләрендә дә улус белән идарә итүчеләр үзәкләш-терелгән хакимияттән аерылу сәясәтен үткәрәләр. В Бартольд фикеренчә, таркалу сәбәбе — күчмәннәрнең икътиса* ди нигезен тәшкил иткән ыруларның таркалуында.
Шәхси тормышны бәйләп торган ыру милекчелеге хан нәселенең милекчелеге саналып, дәүләтчелеккә дә күчә. Нәселнең болай баюы аның бер әгъзасының икенчесеннән бәйсезлегенә, бердәмлекне җуюга китерә Яуланган өлкәләрдә аерым бер ханзадәләр, эне- абыйлары ярдәменнән башка да үз хакимлеген урнаштырырга кызыга башлыйлар: бөтен халык табынган. Чыңгыз хан кебек кодрәтле шәхес тотып тормагач, ханзадәләр әкренләп үзләре аерым дәүләт башлыклары булып ала
лар. Ә бу инде туган белән туган арасында кан коюга китерә» (В Бар- in II..II
Шулай итеп монгол тарихында бүленү башлана, ә бу инде таркалуга, тора-бара империянең җимерелүенә якынлаштыра
Монт ол мәмләкәте таркалуының Грум-Гржимайло башка сәбәпләрен дә күрә, дәүләт белән үзәкләшкән идарәне җую, административ һәм суд хакимле-генең аралашып бетүе, өзлексез сугышлар аркасында әхлакның тупаслануы. Ә инде Кытайдагы монгол династиясенең бетүе кәгазь акчаның инфляциягә килүеннән була. Тарихта беренче гап- кыр Кубыдай хан тарафыннан кертелгән кәгазь акча реформасы башга сәүдәнең үсешен тизләтә, ләкин тора-бара ассигнацияләрне күпләп чыгару кризиска кигерә.
Әгәр монгол империясе «дала хакиме» булып кына яшәсә, көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка кадәр. Аурупа һәм Азияне кисеп үткән географик дөньяга Чыңгыз хан нигез салган иде бит, оныгы Бату төгәлләгән иде. менә шушы дала киңлекләрен генә биләсә, монгол мәмләкәтенең язмышы бәлки башка юлдан китәр иде. Дәверләр үткәч инде монгол ханнарының бу җирләре «Ак патша»га күчә, безнең көннәрдә бәйсезлеккә ирешкән байтак җөмһүриятләрне тәшкил итә
Мондагы халыклар кайчандыр Чыңгыз хан һәм аның варислары кул астында шушы үзгә бер географик дө-ньяда күчеп йөргән халыкларның нәселе. Шулай итеп, бу ил географик як- ган гына түгел, этнографик яктан да Чыңгыз ханнан Русиягә вә башка мәмләкәтләргә күчкән мирас булып тора.
Болгария һәм Сербиянең вассаллыгы
әскәү Русе Монгол империясенә йөз елга якын бәйле яшәсә дә. монахларның кыска, әмма ха галы язган елъязмаларыннан кала, урысларның бу дәвер хакында гарихи хезмәтләре юк Хата дип юкка әйтмәдем, мисал өчен Калка елгасы буендагы сугышны елъязмачылар 1224 елга кертәләр, ә ул. бүтән ышанычлы чыганаклар буенча. 1223 елның 31 маена туры килә.
Ә инде монголларның Балкаңда булулары хакында бөтенләй аз язылган Аурупаның монголиягә барган сә-яхәтчеләре Плано Карпипи. Рубрук, Марко Полодан кала гарихи язмалары бөтенләй юк Югыйсә бит Азиядә шул чорның замандашлары. Шәрекъ тарих-чылары. фарсы, гарәп, кытай язучы- әдипләре тарафыннан иҗат ителгән күпме хезмәтләр дөнья күргән Монголларның үзләренең дә тарихчылары би- лг сле.
Ни очен юк? Моны бик гади аңлаты-рга мөмкин Ул чакта әлегә яшь Аурупа. борыш ы Азиягә караганда рухи җәһәттән дә. матди җәһәттән дә. культура ягыннан да түбәнрәк баскычта торган.
Урыста, оитрәк гә Балкан славян-нарында укый-яза белү тик монастырь-ларда яшәүчеләрдә генә, ул да әле яралып кына килгән хәлдә була
Бу очракта Болгарстан һәм Сербиянең Монгол империясе белән үзара багланышы хакында бүгенге заман бо-лгар. серб, хорват һәм далмат әдәбн- ятында әз-моз генә күренеп киткән мә-гълүматларга нигезләнеп йөгертеп кенә үтәрбез.
Инде белүебезчә. 1241 елның декаб-рендә Бату бөек монгол ханы Үгедәй- нең үлеме һәм үзенең Каракорымга Корылтайга кайтырга тиешлеге турында хәбәр ала Шуның өчен гаскәр Вена г ирәссннән һәм Әдрән диңгезе буеннан җыеп алына. Дунай тамагында гаскәрне барлау үткәрелә. Киңәшмәдә Молдова белән Болт арстаннан кала яулап- тан башка җирләрне үз ихтыярларына калдырырга карар кылына Кара диңгез алды җирләренә Чыңгыз йортыннан томәнботе Нугай идарәче итеп куела Тарихчылар язуынча, ул бик акыллы һәм тәвәккәл булган.
1241 елда болгар патшасы Иван Асен 11 үлә Аның дәверендә дәүләт бер учка тупланып өлгерә Асеннан сон Болгарстан белән аның регентлары идарә итә, ләкин бу дәвердә, беренчелекне даулап, төрле өлкәләрдә үзара тарт калашу лар башлана 1242 елда Ну - г ай бәк кабул иткәндә Болт арстан таркалу алдында тора Нугайга Алтын Урда ханнары идарәчесенә, болгар патшалары Коломан. Михаил Асен 1257 елга кадәр ясак түләп торалар Аннан соңгы чор турында белешмәләр юк 1265 елда Константин патша .Алтын Урда ханы Бәркә һәм Нугай бәк белән, вассал дәрәҗәсендә. Византиягә яуга бара. Константинга моггың өчен бернинди ташлама ясалмый, ул моннан бернинди дә файда күрми, дип яза болгар галиме Ников (Ников Смилец пат
М
шалык иткәндә урта гасырларда татар- болгар мөнәсәбәтләре. Гадишняк. Сов. унив. 1919—1920, София).
Болгар патшаларының бөек монгол ханнарына вассаллыгы хакында Рубрук та теркәп калдырган.
Болгар-монгол мөнәсәбәтләре ха-кында болгар тарихи истәлекләрендә бернинди дә чыганаклар юк, бу — ул чорда болгарларның укый-яза белмәве белән аңлатыладыр, ди галим Ников Ул үз хезмәтен язганда Византия тарихчысы Пахимер истәлекләреннән файдалана.
Шулай итеп, 1265 елда Нугай бәк үзенең күпсанлы гаскәре белән Дунай тамагында болгарлар белән кушыла да Византиягә каршы яу чыга. Ни өчен соң әле Нугай бәк болгарлар белән Византиягә каршы бара? Сәбәбе бик гади: Византия императоры Михаил III Палеологка сәлжүкнең элеккеге солтаны Изедин килеп, Ирандагы монгол ханы һөләгүгә каршы сугышырга ярдәм сораган була. Монголның бу көчле ханына каршы барырлык дәрманы булмаган император Изединне кулга ала, аны берничә ел әсир хәлендә ябылуда тота. Аның тәхеттә утыручы туганы Рукнединнең үтенечен дә Византия императоры җавапсыз калдыра.
Шуннан соң сәлжүк солтаны Рукне- дин. вассалы буларак, көчледән көчле кыпчак, ягъни, Алтын Урда ханы Бәр- кәгә мөрәҗәгать итә. Царьградта әсир-лектә яткан абыйсын коткарырга ярдәм итүен үтенә. Мисыр солтаны Байбары- стан да Бәркә хан шундый ук үтенеч ала. Менә шуңа күрә дә ул Нугай бәк җитәк-челегендә гаскәрен Византиягә озата.
Монгол-болгар гаскәрләре Палеолог VIII гаскәренә көтмәгәндә һөҗүм итәләр, император үзенең яраннарын, тәртип кысаларыннан чыккан гаскәрен ташлап чигенә, Мәрмәрә диңгезе буендагы Чанос авылына кача, аннары көймәгә утырып Царьградка килә.
Сәлжүкнең элеккеге солтаны Изедин үзенең күпмедер яраннары, казнасы белән Енос кальгасында көн итә. Монгол-болгар гаскәре Марица елгасы тамагына урнашкан бу калыаны уратып ала һәм үзенең таләбен белдерә. Изединны яраннары белән кальгадан чыгаралар, шуннан соң гаскәр кальганы тынычлыкта калдыра Мопгол-бол- гарлар Фракияне туздырып, кайту ягына чыгалар.
Византияне җиңгән Нугай бәк 1264—65 елның кышында, әсирлектән котылган Изединне. аңа ун мең төрек әсирен ияртеп. Добружадан Сарайга озата. Бу отряд белән җитәкчелекне Сары Салтыкка тапшыра.
Шушы походтан соң инде Нугай бәк, җиңүче сыйфатында, Византия им-ператоры Михаил Палеологның кызы Ефросиньяга өйләнә.
Гарәпнең Рукнедин. Байбарыс, Ел- муфадел кебек тарихчылары, Бәркә хан. үлеме алдыннан, Нугай бәкне Ца- рьградны алырга һәм Изединне котка-рырга җибәрде, дип язалар. Ә калган мөселман тарихчылары исә — Ән-ну- вәйри, әл-Макризи. Мостафа әл-Җәнә- би, Абелфад Изединне коткаручы Мән- гү Тимер дип баралар.
Бәркә хан һәм анын варисы Мәңгү Тимер үлгәннән сон Алтын Урдада үзара талаш-ызгыш-чуалышлар кузга- лгалап тора. Монголиянең көчле үзәк хакимияте ныклыгын җуя башлый. Бу дәвердә Бәркә ханның оныгы, бөек Чыңгыз нәселеннән булган кенәз Нугайның дәрәҗәсе бермә-бер арта.
Дипломатик һәм хәрби яктан ис-киткеч сәләткә ия. Византияне җиңүче кенәз Нугайның Кыпчак-Алтын Урда ханлыгында йогынтысы гаять зур була. Кара диңгез буйлары, Дунай һәм Днепр тамагы. Көньяк Русь, шулай ук Болгарстан һәм Молдова җирләренең идарәчесе буларак, ул Алтын Урда ханнарына тулысынча буйсынуны да «оныта» башлый Мәңгү Тимердән соң аның власте аеруча ныгый төшә. Кыпчак ханлыгында һәм Монгол мәмләкәтенең югары даирәсендәге туктаусыз ызгышлар шөһрәт һәм хакимлек яратучы, зирәк Нугай бәкне күп нәрсәгә ымсындыра. Сарай ханнарын ул куя, ул төшерә башлый. Кыпчак мәмләкәтендә ул ханның үзеннән дә зуррак ки- мәл тота, шуңа күрә аның Балканга йогынтысының никадәр көчле булуы хакында әйтеп тә торасы юк. Аның Византия императоры кызын хатынлыкка алуы гына да Мош олия. Византия, Балкан дәүләтләренең халыкара мөнәсәбәтендә абруйлы урын тотуы хакында искәртә.
Ул чакта монгол отрядлары Византия буйлап үз өйләрендәге кебек йөрделәр, дип яза Пахимер.
XIII гасырның туксанынчы еллары-нда Нугай бәк тагын да зәһәрләнә. Балкан дәүләтләренең патшалыклары берәм-берәм аның кул астына төшәләр: менә алар—Тырново патшалыгы, Ви- динское, Браничевск исемле бәйсез ке- нәзлекләр, Серб корольлеге..
Чиксез көчкә ия Нугай бәк Тырново тәхетенә менәргә болгар патшаларына фатиха бирә Аның көчле йогынтысы бигрәк тә патша Тертерий I вакытында югары кимәлгә җитә. Тертерий кызын Нугай бәкнең улы Чокага кияүгә бирә, ә улы Светиславны Нугай
бык урдасына нәзер итеп жибәрә Бу инде ышаныч казану дигән сүз. Монгол ханнары үзләренең вассалларына карата һәрчак шундый алым кулланганнар. Руснын боек кенәзләре дә. болгар патшасы да. серб короле Мимотин дә бу гадәтне кабул итеп алалар.
Тертсрий үзенең кызы һәм улын ко-рбан итсә дә. нишләптер Нугай бәк ана салкын карый Тертсрий хәтта, тәхетен калдырып. Византиягә качып китәр! ә мәжбүр була, ләкин аны император Андроник кабул итми Шулай итеп бо-лгарның элеккеге патшасы, качак миса-лында. Әдернә каласының бер читендә яшәргә хөкем ителә, күпмедер вакыт тан сон византиялеләр аны тотып зинданга ябалар
һәр нәрсәнең үзенә күрә сәбәбе бар: ике бояр фиркасенең башлыклары Тертерий һәм Смилец арасында барган ызгыш-көрөштә соңгысы жиңеп чыга Ана Нугай бәк ярдәм иткән була Ос'та дипломат буларак, ул берсенең лә үсеп китүен теләми Менә ни өчен Нугай бәк Тсртерийгә кырын караган икән
Болгарияне гез чүктергәннән соң. Нугай бәк үз кочен Сербия! .) җәелдерергә уйлый. Серб короле Милготинны Тертсрий кызына дипломатик өйләндерү (1287) генә җитми әле монда (икенче кызы Нугай бәк килене)
1292 елда гына Сербия үз өстеннән Нугай бәк хакимлеген таный
Сербиянең Монт олиягә буйсыну сә-бәпләре мондый: Нутай бәкнең вассалы Виндинск кснәзс Шишман. болгар һәм монгол гаскәрләре башлыгы буларак. көтмә!әндә Сербиягә басып керә, илне талый, архиепископ монастыре- нең дә зиннәтле байлыгын чистарт мак- чы була. Моңа җавап рәвешендә Серб короле Видинны яулап ала Ә кенәз Шишман. көймә белән Дунайны кичен, качып китә. Король Мимотин. Шишман кенәзлегс белән гена канәгатьләнми. күрше Ьраничевск кснәзлсгснә. ят ь- нн. Нугай бәк вассаллыгына да кул суза.
Елъязмачы серб епископы Даниил теркәп калдырганча, кснәзләр Бранн чевский һәм Шишманскин Нугай бәккә килен серб кенәзеннән зарланалар, моңа җавап итеп Нутай бәк шунда ук гаскәренә атларны иярләр!ә боера Монгол, кыпчак алан, осетин, урыс тардан торган аглы Iаскәр Сербияне гар- мар итәр!ә дип кузгала. Король Мимотин. бу кадәрле чирүгә каршы юра алмасын аңлат ач. Нугай бәккә бай бүләкләр төяп вәкилләрен жибәрә. ү зеиси сүзсез буйсынуын белдер.) Нугай бәк. ышанычлы булсын өчен, корольдән ун-җиде яшьлек улын варисы Стефатт- ны, күренекле боярлар белән бергә, үзенә бирүне таләп итә Бу теләк канә- гатьләндерелә һәм Нугай бәк. разый Калып, гаскәрен кире бора
Дөнья тарихында барлык славян-нарның да берләшү мизгеле бер генә була. Бу — Батунын Көнбатышка. Әд- рән диңгез, Сплин г-Загреб-Вена сызыгына кадәрге арага сәфәреннән сон Бөек Монгол мәмләкәте кул астында берләшү чоры
Монгол мәмләкәте тарихының әлеге заманы шуның белән әһәмиятле: ул үз кул астында кончы: ыш славяннарны (урыс) балкан славяннары белән берләштерә Русия үзе XVIII XIX гасырларда инде, күпме генә тырышса да. моңа ирешә алмый Күп төрле Балкан сугышлары да. Русиянен Сербияне яклавы аркасында чыккан Ауру па сугышы да коньяк славяннар белән уртак тел табуга китерми.
«Монгол империясенең балкан сла-вяннарына карата сәяси йогынтысы урысларныкына караганда оешканрак, ачык мәгънәдә була, днп расларга мө-мкин» (П Н Савицкий)
Әлбәттә, заманында Византияне жншән Нугай бәк үз вассаллыгындагы кенәзлекләргә басып кергән Серб королен болан гына калдырмаган булыр иде Нишләсен, нәкъ шул чорда аның Алтын Урда ханы Туктай белән арасы кискенләшә. Туктан шулай ук Чыңгыз нәселеннән була Ул Нугай бәкнең бәйсез сәясәт алып баруын кичерә алмый Нугай бәкнең .хакимлеге отыры көчәя бара, ул инде ханнардан ераклашып, үзгә юнәлеш алмакчы. моның өчен гә- хегтәтеләр аңа сабак укытырга күптән кыҗрап яшиләр, ниһаять, бу миссияне үтәү Туктай хан җилкәсенә төшә.
Каганлык (хәзерге Одесса тирәсе) янында хәлиткеч орыш башлана. Тук- г ай хан кенәз Ну т ай г аскәрен челпәрәмә кигерә Нугай бәкнең яугирләре яулан- ган олкәләрдагг җыештырылган булса. Туктай ханныкы электән дан-шоһрәт казанган монгол-татарлардан тора Яу кырында карт кенәз Нугай яралана, чи-генеп барганда Туктай ханның яугирс куып җитеп, аны агып үтерә. Бу тарихи көн 1299 елның 28 сентябре
Шуннан соң инде Нутай бәк ндарә- легендәте җирләргә Алтын Урда хан-нарының туты хакимлеге җәелә Ду-найдагы Саикҗи (Ис-акча). Болгар- сганнын «Тимер капка» (Дс.мнркапу) Туклан ханның о лы улы Бот илбәккә тия. икенче улы Ирбасси Бут елгасы буйларын били
Нугай бәк үтерелгәннән соң. аныи урдасында купкан ыт ы-зьн ыдан файда-ланып. серб варисы Стефан үзенең бо
ярлары белән качып китә һәм туган җиренә исән-имин кайтып егыла. Серб елъязмачысы Даниил сурәтләгәнчә, Стефанның исән икәнен берәү дә белмәгән, илгә кайтып төшүен берәү дә ышанып көтмәгән була.
Күпмедер вакыттан сон, ул, Стефан Деганский булып, Сербия тәхетенә менә Шунын белән Сербиянең монгол мәмләкәтенә 1292 елдай 1299 елга кадәр сузылган вассаллыгына чик куела
Туктай хан белән орыштан соң Нугай бәкнең улы Чока, исән калган иң ышанычлы мең сугышчысы белән Бол-гариягә һөҗүм игә. 1299 ел азагында Тырновоны яулап ала һәм тәхеткә утыра. Болгар патшасы Тертерийныц кияве буларак, ул үзенең тәхеткә хокукы барлыгын раслый Чока белән бергә Тертерийныц улы Светислав га кайта. 1301 елнын 6 октябрендә Чока буып үтерелә Бер чыганаклар буенча аны, имеш, Светислав үтерә, икенче чыгана-кларда - Туктай хан кушуы буенча яһүд палачы үтерә, диелә. Соңыннан Чоканың башын Кырымга, Туктай ханга юллыйлар. Шулай итеп, бол> ар тә-хетендә. азга гына булса да (ике ел) Чока, бөек Чыңгыз ханның оныгы утыра. Бу бәхәссез тарихи факт, дип яза галим Ников.
Болгариягә монгол йогынтысы 1242 елдан алып 1301 елга кадәр., нибарысы 59 елга сузыла.