ХАН ОНЫГЫ ХАНСӨЯР


ТАРИХИ РОМАН
Артык баһадир Кыпчак даласына җыенуын хатыны Карлыгачка әйтмәде.
Кичә баһадирны Илһам хан үз сараена чакыртып алды да сарай хәрби мәктәбендә укыган тупчы азамат егетләре белән Карамалы кирмәне аша Саксин каласына сәфәр чыгарга кушты. Балигъ булган тупчы азамат егетләр аксакаллардан һәм ханнан фатиха алганнар иде инде, имтиханнарын да тапшырдылар — ханның алармы теләсә кай тарафка җибәрергә хакы бар иде. Әмерен әйтергә дәшкәч, Артык баһадир Илһам ханны тыныч кына тыңлап бетерде дә хан тынып калгач кына, тамак кырды. Янәсе, аның да әйтәсе сүзе бар.
Атна-ун көн элек кенә билләренә кылыч таккан азатларым Сак- синга юнәлсен, дидеңез, хан иям. Максатыңыз нидән гыйбарәт соң?..
Баһадирым,—диде, урыныннан кузгалып, Илһам хан.— Бездән янә 1ынычлык китәргә юра. Багучыларым җиткерделәр, үзе вафат булса да. Чыңгыз ханның баһадиры Сүбәдәй исән икән, ул гынамы, янә Болгар юлында, диләр. Җәйли-җәйли килә, имеш. Димәк, үз көченә үзе ышана. Мәгълүм булганы шул: җиңгәчәм каласына юнәлә икән. Саксин каласында баһадиры белән Акбикә җиңгәчәй утыра. Ипле генә идарә итәләр иде. Сүбәдәй дүрт төмән белән яу чыккан. Баһадир Бачман белән җиңгәчәйнең генә көче җитмәс дип куркам. Кыскасы, азамат егетләреңне, атка куйган тупларны сынап карарга мөмкинлек бар. баһадир. Үзеңә мәгълүмдер. Сүбәйдәй баһадир вак-төяк дошман түгел, ике тапкыр чагышып карадыгыз.
Үч алырга килә, димәк.—диде Артык баһадир үзалдына сөйләнгәндәй.
Бәлкем, үч алыргадыр да. Ике тапкыр килде, ике тапкырында да кыйнап җибәрдек. Ачулы ул безгә, баһадир, үчле. Җитмәсә тәүге орышта
Мөсэгыйт ХӘБИБУЛЛИН (1927)- прозаик. «Кубрат хан». -И.зчс,.) ү,1ем юк». «Шайтан каласы» һ. б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.
А
хатыны белән углын алып калдык, диде Илһам хан һәм ирен чите белән генә көлемсерәп куйгандай итте.
Менә анысын әйгмәсә. әйбәтрәк буласы иде дә, хан кадәр ханныц авызын каплап буламы Хак. Болгарда бер күзеннән мәхрүм калган Сүбәдәйнең Карлыгач атлы хатыны Артык кулында. Тату гына яшәп ягалар, угланы Ташбай да балигъ булды, җитмәсә тупчылары сафында менбашы. Алай да ханның шул хакта искәртеп куюы баһадирга ошамады, ул янә тамак кырды, әмма бу юлы дәшмәүне артыграк күрде, ахры
Карамалы кирмәнендә озын-озак юанма. баһадирым, — диде Илһам хан. һични булмаган кебек. Ә Артыкның йөрәге тамак түренә җитеп тибә башлаган иде инде. Алай да дәшми калмады.
Дөнья булгач төрле хәлләр була инде ул. хан иям. Әнә сез лә иш күгәрченнәрдәй марҗа ханбикә белән гөрләшеп торасыз бит. Мин дә Карлыгачымны яраттым
Ярату гаепме, баһадирым' - диде кинәт кенә Артыкның хәленә керергә теләгәндәй Илһам хан. Яратмау гаеп. Ярага белгән кешедә иман бар. диләр
Хан опыт ы Хансөярне дә алыйммы, хан иям?
Угланың Ташбайны да. хан оныгы Хансөярне дә алырсың, баһадирым Өч мен тупчы, алты мең җайдак ат. йөзгә якын олау сиңа. Бачман баһадир белән җиңгәчәйгә бүләкләр дә әзерләттем. Минем исемемнән тапшырырсың. Ә гүзәл кызлары Сөмбелгә бер сандык бирнә. Җиткән кыз бит инде. Миңа ул монда килеп киткәндә үк ошаган иде. якын иттем үзен. Сылу, акыллы, гүзәл.
Якшы. хан иям. тапшырырмын, дип. күкрәгенә кулын куеп, баш иде Арт ык.
Тупчылар өчен иң әүвәл син җаваплы, баһадирым Тик Бачман баһадир сүзеннән дә йөз чөермә. Саксин җирләренә ул бант. Җиңгәчәй аның сүзеннән чыкмый, диделәр. Иншалла. әле дә шулайдыр.
Баш өсте, хан иям. шулай итәрмен
Карале. Артык баһадир. Ташбай углан атасының кем икәнен беләме?
Анасы әйтмәгән булса, белми, хан иям. диде Артык, колак яфракларына кадәр кызарынып
Әйе. үпкәләрлеге бар Сүбәдәй баһадирның болгарларга. Болгар җирендә ике гөмән сугышчысы ягып калды, җитмәсә бер күзен югалтты, ул гынамы, сөйкемле хатыны безнең кулда
Кһм! дип янә тамак кырды Артык Илһам хан ялт игеп баһадирына күз төшереп алды да янә ирен чите белән елмайгандай итте
Аллаһы тәгалә язганны күрмичә кеше үлмәс, диләр биг, баһадирым. рәнҗемә ханыңа. Мин тугрысын әйттем Угланың Ташбайны, хан оньп ы Хансөярне узындырма Шул ук вакытта кимсетмә дә үзләрен Кимсетелгән кимсенер, узындырган узыныр, дигәннәр биг.
Якшы. хан иям Мин аларга чын мәгънәсендә атакай булырмын Син аларга моңа кадәр дә чын агакай булдың, баһадирым Аннары сиңа янә үтенечем бар. Артык баһадир, диде Илһам хан атакай каршына килеп, иңенә уң кулын куйды, күзләренә каралы Сәнегг гүзәл Карлыгачың һәрчак үзең белән далага чыга Җәйләү вакытында бер хәл. ә менә Саксинга аны алып бармасаң иде. Сүбәдәй белән күзгә-күз очрашуы бар дип әйтмим, күңелеңә авыр ала күрмә Әйе. җәйләүгә чыкмыйсың, баһадирым, кан дошманың белән орышырга барасың Үзеңне дә. тупчыларыңны да сакла Атка куйган тупларны нә урыс.гарда, нә маг улларда күргән кеше булмаган. Сәпең кулыңа Бопар халкы яңа корал тапшыра.
Якшы. хан иям. Мин ни генә бу гмасын, оланнарны сакларга гырышырмын Бер генә туп та дошман кулына эләкмәс
Илһам хан тәхетенә барып утырды, аркасын терәккә аударды, бер- гын дәшми торды. Ахырда, кулларын терсәклеккә куеп:
Орыш кырында герле хәл булуы бар. баһадирым Сакла тупчыларың Мин сиңа ышанам. Саксин каласы Болгар кулында калыр, иншалла. Ак юл сиңа, баһадирым Казнабашны күрми китмә. мин аңа һәммәсен дә әзерләргә куштым. Инде хуш, баһадирым. Синнән сөенечле хәбәрләр көтәм... ~
Аркасында ханның карашын тоеп. Артык баһадир ишеккә iaoa борылды, ә тәхет ягын саклаучы азатны узуга, тирләп чыккан маңгаен сөртә-сөртә: «Менә. Сүбәдәй, безгә тагын очрашырга туры киләчәк бит әле...» — дип әйткәнен сизми дә калды. Аның үзалдына сөйләнә-сөйләнә чыгуын күреп, айбалта тоткан каравыл азат башын чайкап куйды. Атакай баһадирның үзалдына сөйләнерлеге бар иде шул Чөнки ул әле бер генә орышка да кермәгән, яңа мыек төртеп чыккан егетләр белән корыч баһадир атын алган, инде ярты дөньяны яулап караган Сүбәдәй баһадир белән очрашасылары бар. Җитмәсә ул баһадир кулына утны-суны үткән сугышчылар. Хак. Бачман баһадир да төшеп калганнардан түгел, һәр мәргәне аткан угын очкан кошның күзенә тигезә. Әмма барыбер күңел тыныч түгел иде. Юк. Сүбәдәй белән күзгә-күз очрашудан курыкмады ул. Курыкканы хатыны Карлыгачтан иде. Ничекләр-ул аңа ялганлар? Әйе. ни генә булмасын, ул аны үзе белән алмаска тиеш. Әлбәттә, угланы Ташбай да бара дигәч, чат ябышыр, Артык чарасыз калыр... Тик барыбер ул аны үзе белән алмас. Хан әйткән өчен генә түгел. Ярамый аңа Саксинга барырга. Аллаһы тәгалә биргән язмышны бер гомергә ике тапкыр сынамыйлар. Ахыры хәтәр бетүе бар Ник дисеңме? Ташбаең бит аның угланы! Гәрчә Артык атасы канаты астында үссә дә, олан йөрәгендә үз атасы каны. Бабаларыбыз тикмәгә генә: «Куәтлек — атадан, мәрхәмәтлек анадан».— димәгәннәрдер. Хактыр. Ташбай угланы инсафлы, мәрхәмәтне дә ходай тәгалә тулык итеп биргән үзенә. Тәүфыйклылык исә адәм баласына ата-ана тәрбиясе белән керәдер. Аллага шөкер. Ташбай углан тәүфыйклы булып үсте, азмады-тузмады. ата-ана сүзеннән чыкмады. Ханның угланны менбаш итеп күтәрүе дә шуннан, моны яхшы белә Артык. Әмма кайчак, хан оныгы Хансөярнең дә ярдәме тимәдеме, дип уйлап куя. Углан хан оныгы Хансөяр белән бергә уйнап үсте, сарайның егетләр мәктәбенә дә бергә керделәр. Үсә- исәя төшкәч. тәмам аерып булмый башлады үзләрен. Карлыгач анасы моңа кинәнде. Артык та канәгать иде. Моның өсгенә ике дус янына Җик Мәргән угланы Юлдаш килеп кушылды. Өч тугандай өч углан сарай хәрби мәктәбен тәмамладылар, ул гынамы, тупчы һөнәрен үзләштерделәр. Аргамаклар сайларга да өчәү бардылар. Борышы төркиләр: «Ат сайлау җан сайлау», дигәннәр, ир-ат сүзе дә шуннан калган булса кирәк. Угланнарның атларын ошатты Артык атакайлары. Атлар алырга кыпчакларга барганнар иде, угланнарның олуг белгечләрчә ат сайлауларын күреп, куанып бетә алмаган иде Артык. Хан оныгы Хансөяргә карашы үзгәрәк булса да. баһадиры Җик Мәртәннең угланы Юлдашны беренче көннән үк үз иткән иде Артык. Ә бер гапкыр далага чыккач, теге олан җырлап җибәрде, үсмер егетнең күңеле тулы моңлы тавышын ишетеп. Артык тәмам таң калган иде Әле булса хәтерендә, шәкертләрнең барчасы да күзгә-күз карашып алдылар Моңа кадәр Юлдаш угланның үз ишләре алдында җырлаганы юк иде. ә монда гүя егет күккә ашты, гүя йолдызлар атылды, хәтта табигать тынып калгандай булган иде. Тәненең чемер-чемер итеп китүен, күзләре дымлануын, күңеле ни кылырга белми чәбәләнүен, өзгәләнүен әле булса оныта алмый Артык. Әнә шул күңел күзләре яңа ачылып, кызлар кулын тотмаган егетләрне ул Саксин каласына алын китәргә тиеш. Ук корбан сайламый, диләр, кем белә, угланнарның орыш кырыңда ятып калулары да бар иде. Куркуы аның шуннан иде. Җитмәсә Ташбай угланның атасы Сүбәдәй баһадирны күрүе мөмкин иде Бусы инде иң яманы, ул чакта яшәүдән яшәмәвең хәерлерәк булыр. Шушындый афәт булган хәлдә ничекләр Карлыгачы күзенә кантын күренер?!
Каланың Тау ягы урамына борылуга. Артык үзенә таба атлаучы Нисбах картны күрде. Мөхтәрәм картның кулында таяк, әмма сынын гөз тотып атлый, гадәттәгечә, үзалдына нидер сөйләнә. Артык аңа ераклан ук сәлам юллады.
Әс-сәламсгаләйкүм, ил карты! Исән-имин генә торамсың?
Ил карты туктады, таягына учларын куеп, күкрәгенә терәде. Әле булса бишвакыт намазга йөргән Нисбах каргны һич кенә дә туксаннан өстә димәссең: җилле йөри, җор телле, сүз эзләп кесәгә керми Нисбах картны аяклы тарих дип тә әйткәлиләр, аның чынлап та белмәгән нәрсәсе юктыр кебек. Сәере шул булды, сәламен алуга, ул Артыкны тәмам шаккаттырды.
Сүбәдәй бәдбәхет тагын Болгарга кузгалган икән
Сине шунда китәсең дип ишеттем. Артык баһадир. Ашыга төшкән хан, ашыга төшкән. Сүбәдәйгә каршы тәҗрибәлерәк сугышчыларын вә азатларын җибәрсен иде. Хәер. Бачман баһадир ул бәдбәхеткә каласын бирмәс, иншалла.
Аксакал, сер булмаса әйт әле. каян белдең минем Саксин каласына юнәләсемне?
Кһм! диде Нисбах карт, уч төбенә тамак кырып Ходай тәгаләдән һични яшереп булмый, баһадир. Әйе. тик ха тынышты ала күрмә Орыш ул хатын-кыз эше түгел. Калсын илдә. Иншалла. исән-имин әйләнеп кайтырсыз. Кһм, гик. ни. баһадир, угланнарын сакла. Аларда безнең киләчәк. Синең тупчыларыңда.
Картаймасаң картаймассың икән, Нисбах бабай. Ул турында кайгыртасың, ә бит... Артык уңайсызланды, тотлыгып калды Син. Нисбах бабай, зинаһар. кичерә күр. берүк Күрәм. исән-саусьш Сөякләрең шыгырдаганы да ишетелми әлегә. Аллага шөкер, һаман да азамат ирдәй хөкем йөртәсең. Сере нидә шуның?
Ага-баба канында баһадир Аннары Ходай тәгалә кулында, ил баһадиры Артык Сафлыкта вә пакьлектә. Ким куйганда ике тапкыр намазга утыр, бер тапкыр мунчага барып, бал белән сыланып, буы җылымса ләүкәгә ятып гор. ахыр хәлдән тайганчы чабын да кайтып, бер касә куе кымыз эчеп, йомшак түшәгеңә ят Уянгач, күз алдыңа гүзәл затлар кил гер. Хәер, сиңа ул затларны чакырып торасы түгел. Карлыгачың үзе алиһә, диләр.
Тамаша! Диде Артык, хәйран калып.
Бер акыллы баш болай дигән, баһадир әгәр дә мәгәр мин кырык яшьтән соң үземне саклаган кебек кырык яшькә чаклы саклаган вә сакланган булсам, ике гомер яшәгән булыр идем Ләкин Аллаһы тәгаләдән бу хакта сорарга оныткан икән Шуның өчен һәр адымың Аллаһы тәгаләгә тапшырып яса Сүбәдәй баһадирның даны бөтен төрки дөньясына таралган. Ике тапкыр болгарлар тарафыннан кыйналса, орышып туймаган икән әле Тәкъдирен эзләведер. Килсен Сиңа, баһадир Артык, бер киңәшем бар Саксинла Габдрахман атлы аксакал бар Күр син аны, миннән сәлам тапшыр. Игелекле кеше
Нисбах бабакай, мин синең игелегең гомерем буена онытмам һәр орышка синнән фатиха алып киттем. Аллаһы тәгалә саклады, исән- имин әйләнеп кайттым.
Нисбах карт бер кулы белән таягына таянды, икенче кулы белән Артыкның җиңеннән тотты.
Корыч баһадир атын алган сыңар күз Сүбәйдәне беренче тапкыр җиңүче Болгар булды. Саксинны бирмә. Саксинны алса. Болгарны күзли бантлар. Лачынны ук белән алмыйлар, лачынны җәтмәгә эләктерәләр, баһадир Азамат тупчы егетләрен яшьләр, кыюлар, дип әйтәләр Яшь йөрәк кайнар канлы була, орыш кыры Сабантуй мәйданы түгел, сакла үзләрен, ышаныч синдә Әйем. баһадир Артык, миннән фатиха. Ак юл сиңа! Сау бул!
Артык баһадир, Нисбах карт кузгалып киткәч тә, бертын баскан урынында калды. Бу ни була инде тагын?.. Сүбәдәй баһадирның илаһи көче белән Болгарга килүе булса, нигә Илһам хан бар көче белән шул тарафка юнәлми, нигә яңа гына билләренә кылыч таккан яшь тупчыларын җибәрә, гәрчә атакайлары Артык баһадир булса да'1 Бу хакта һични аңламаса да, өенә таба кузгалды, олуг хан аңа әмер бирде, баһадир буларак ул аны үтәргә тиеш. Бары гик шул. Тик менә Карлыгачы барам дисә, нә кылыр?.. Кай тарафка гына сәфәр чыкмасын, моңа кадәр бер тапкыр да ир-канаты Артыктай калмады. Сувар. Саксин, Җүкәтау калаларын әйтеп тә торасы юк. Хаҗитарханга кадәр ияреп барды ич! Әле калыр дисеңме?.. Әлбәттә. Ташбай уллары да һәрчак алар белән булды. Әле булса хәтерендә, Хаҗитарханга юнәлгәндә Ташбайга нибарысы җиде яшь тулган иде. Угланының атка атланып баруын күрер иде дә, Артык, күзләре дымланыр иде. Бала бит. сөйгән җефетенең угланы. Хатынны өзелепләр яратуы ниндидер җепләр белән угланга килеп ялганыр иде дә, чарасыз калып, йөрәге кысылып куяр иде. Карлыгач моны күрә, сизә-тоя иде һәм ир-канатын тагын да тансыклап сөяр иде. Әйе, алар гүяки бер энәгә саплаган җепләр иде: хатын да, ир дә, углан да... Хәзер менә алар аерылырга тиеш. Җитмәсә угланны орышка алып китә. Кемгә каршы дигән әле?! Сүбәдәйгә! Угланның чын атасына каршы...
Артык өенә ашыкмады. Уй сүрүен тиз генә өзәсе килмәде. Ахыр, тәмам истәлекләр эченә кереп чумды. Халык өзелми, үтә-сүтә тора, ә ул уйга баткан килеш, һични күрми атлый да атлый. Кай тарафка? Барыбер түгелмени.
Карлыгачны ул чынлап та яратты. Ул аңа бер арбада яткан чакта ук гашыйк булды, гәрчә әүвәл аңа өйләнү турында уйламаса да. Аңа рәхәт иде Карлыгач белән янәшә ятуы, гүя кан йөреше үзгәргән иде. Мәхәббәтнең булганына ул шунда ышанды, шунда инанды. Бар икән ул. сине тәмам сихерли икән. Бер-берсеннән качарга җыенгандай торган шомырт кара күзләрне, карлыгач канатыдай кыйгач кашларны күрер иде дә сулышы кысылыр иде Күбәләк канатыдай җилпенеп торган керфекләр, йомры ияк. күпер ген сусыл иреннәр, сул битендәге миң — барысы бергә елмаюга. Артыкның өстенә ишелеп килгән дулкындай тәэсир итәр иде. Өстендәге киеме дә үзгә, болгарныкына охшамаган, аягындагы башын чөеп торган итеге дә аны тәмам әкият кызы итәр иде. һәрхәлдә, арбада хәлсезләнеп ятканда аның җан өмете ул — Карлыгач иде. Артык әле ул чакта аның кем икәнен белми иде. Орыш кырында төрле хәлләр була, магуллар исә еш кына хатыннары белән яу чыгалар. Берәр меңбашнын хәләл җефетедер, дип уйлаган иде. Ә ул корыч баһадирның хатыны икән ич! Болгарлар тутый кошның үзен эләктергәннәр булып чыкты. Бу хакта аңа соңрак әйттеләр. Әмма Артык моңа бик үк шаккатмады. Алар җиңделәр. Сүбәдәй ике төмән сугышчысын, бөтен булган олавын ташлап качып китте, ә менә аның хатыны белән угланы алар кулында әсирләр. Булды бераз курку. Илһам хан үзе күз салыр дип шикләнде — танасы түгел, мәгәр олуг хан ул уйлаганнан күп тапкыр әдәплерәк булып чыкты. Хан Карлыгачны аңа бирде һәм үзе үк никах мәҗлесенә килде. Рәхмәтле иде Илһам ханга Артык. Әнә шулай ул Сүбәдәй баһадир хатынына өйләнде. Күп тә үтми Илһам хан аңа баһадир дәрәҗәсе бирде. Ул гынамы, сарай хәрби мәктәбенә атакай итеп алды. Гомер уза. ул хәлләргә дә шактый вакыт узды инде, ана күкрәгенә ябышып яткан бала да балигъ булды, ир!әгә-берсекөнгә сәфәр чыгачаклар. Инде ни язган ата белән угланга?.. Туган илләренә әйләнеп кайтырлармы?..
Карлыгачын ул беркайчан да сөеп туймады. Тансык булса булыр икән ир-атка хатын-кыз. Мөгаен. Ходай тәгалә берәүгә дә шушындый бәхетне бирмәгәнцер, дип уйлый торган иде. Әмма ләкин әнә шул тансык вә илаһи мәхәббәт аларга уртак бәхет китермәде. Ташбайдан соң Карлыгач балага узмады. Карлыгач гаепне үзенә алды, ул моны Артыкны
тынычландыру өчен эшләде бугай. Ләкин, һәр ир-аттагы кебек. Артыкта да ир горурлыгы бар иде. Хатынына бу хакта ачыктан-ачык сиздер- мәсә дә, кайчак зарлангандай итте, гүя чынлап та Карлыгачы гаепле иде. Ә би1 Карлыгач Сүбәдәйдән бала тапкан Димәк, хатын-кыз буларак. ул бала табарга сәләтле һәм аның гаебе юк. Гаеп ир-канатында, Артыкта. Баштагы мәлдә бу хәл өчен >чтән генә сызса да. Артык тора-бара күнекте тагын. Карлыгачына бу хакта сүз катмады, бөтен мәхәббәтен һәм ярату хисен угланы Ташбайга юнәлтте, әйе. гәрчә кан дошманы Сүбәдәйдән туганый белсә дә Хәләл җефете Карлыгач та ир-канатындагы бу үзгәрешне күрен, тагын да нарасыйланыбрак ана тартылды. Әнә шулай гомер үткәнен сизми дә калдылар Ташбайлары балигъ булды, инде хәзер үз атасына каршы орышка барырга тиеш ул
Йа Ходам, адәми за гына ниндәеп кайгы-хәсрәтләр генә өймисендә ниндәсн сынаулар гына куймыйсын һәм шул ук вакытта. Раббым, үзең үк сабыр игәргә, рәхимле вә миһербанлы булырга өндисең. Үлем дигәнең бер дә казык башыннан йөрми ләбаса, адәми татларың башыннан йөри... Үз яныңа алганчы, илаһи иман иткән адәмнәреңнең кайбер теләкләрен ошбу хәсрәтле дөньяда ук канәгатьләндерсәң дә. бәлкем тәмугыңамы, оҗмахыңак ы җыенуы да җиңелрәк булыр иде. Аталы-ут лан.ты орышка китәбез, сөйгәнебез анабыз илдә кала II.) язмыш көтә биредә аны да, нә язмыш кәгә без ир-атларны?.. Сугыш корбансыз буламы. Раббым'?
Кыен хәлдә калган иде Артык. Ул хатыныннан беркайчан ла. берни дә яшермәде, эчендәге тышында иде Ә монда ялганларга тиеш булачак. гәрчә ялганы изге ялган булса да Шул ук вакыт га орышка китүен әйткән хәлдә ни буласын да белә иде ул. Карлыгач алардан калмаячак. Ә анда Сүбәдәй.
«Юк Карлыгачка бу хакта әйтергә ярамый. Ярамый!» дип фикерен ньп ы т гы Арт ык
Ул ишегалдына керде, болдырга күтәрелде, ишек бавына кулын салды да бертын йөрәк кагуын тоеп, басып горды. Мәгәр Карлыгачы ир-каиагының кайтканын сизгән икән инде, үзе үк ишекне ачты, якты йөзе белән көлә-елмая:
Әтиләре дә кайт гы. әйдә, кер Нишләп урлашкан мәчедәй когың алынды? Күр инде, тәмам йөзе агарышан. Ул-бу булмагандыр бит? дип шикләнеп куйды хатын
Юк ла. болай тына, әллә нигә кәеф китеп тора, дигән булды Арт ык һәм. хатынының күзләренә туры карамаска тырышып, бусага аша атлады. Күр әле. күңелем теләгәнне сиздең инде әллә, анасы, ат ите исе чыккан.
Әллә беренче ген» ашавыңмы? дип шөбһәгә калды Карлыгачы Ир тәннән үк ат ите дин күңел кытыкланып йөргән идем, белеп торуыңны әйтәм
Ташбай кайтамы?
Җибәрсәләр кайтыр, диде кырт кына Артык
Бәс, син т үтелмени оланнарның атакайлары? Башка берәүгә олак- тырмагансыңдыр ич азамат егетләрең?
Хан дәшкән иде. Саксинга җибәрә Сугыш атлары алырга диме. дигән булды Артык һәм түгәрәк җиз тас белән җиз комган юрган почмакка таба узды Карлыгач аның янына сөлге тотып ки где
Баланы да алын кайтасың булган, бәлеш тә куйган идем, диде Карлыгач
Бәлешкә кайгыгт җигәр. Әзерләнә калдылар, дия-дия, Артык хатыны кулыннан сөлгене алды, бер очын иңе аша гашлап, кулларын сөртв-сөртә. гүр якка узды
Сөенче әйтәсе иткән идем үзеңә, диде артыннан атлаган хатыны Әллә нитә кәефең юк.
Кәеф китебрәк юра шул әле. анасы.
17
Инде һәммәсенә күнеккән иде бит, һич кенә дә нәкъ менә пичәмә еллар көткән сөенче булыр дип уйламаган да иде. чөнки Ташбае балигъ булды ич инде, тора башлауларына икенче дистә китте, пичекләр шул турыда уйламак кирәк, ә хатын дигәне аның алдына чыкты да дымлы күзләрен мөлдерәтеп бер карап алды да күкрәгенә капланды. Ни дип юрарга да белмәгән Артык, ярдәм эзләгәндәй, як-ягына күз ташлады һәм хатынын иңбашыннан кочып, тынып калды.
— Атасы, агасы дим, әйтергә дә оялам инде..
Артыкның зиһене ачылып киткәндәй булды, шайтан гына өметсез, диләр бит. ә ул адәм баласы, һәрчак өмет итте. Ләкин алай дип юрарга барыбер курык!ы. Унөч елдан артык бер түшәккә башларын куеп йоклыйлар ич инде, буласы итсә булган булыр иде. башка бер-бер нәрсәдер. Үзенә охшаган күлмәк-фәлән алгандыр да. шул әйберне күрсәтеп, ир- затын сөендерәседер, дип уйлады. Ләкин эче белән сизде: алай гына түгел, күзләрендә үк әллә ниткән шатлык мөлдерәп тора.
- Әллә соң, анасы?.. Картайганда дим?! — Хатынның битләреннән алды, учларында кайнарлык тоеп: Хакмы, анасы, дим?!
«Кунакларым» килмәде, кендек әби, балага узгансың, диде...
Күп бәхетләр тойды Артык, Сабантуйларда батыр чыккалады, уктан туры атып бүләк алды, кылыч-сөңге белән көрәштә өстен чыкты, ниһаять, атакай дәрәҗәсенә иреште—барысы да бәхет иде, әмма мондый бәхетне тойганы юк иде әле. Артык хатынын кулына күтәреп алганын сизми дә калды һәм кая илтергә белми өй эчен йөрен чыкты, ул да түгел, зырылдатып бер урында әйләндерергә кереште.
Башым әйләндерәсең ич. атасы, бу нишләвең инде тагын! — дия-дия, ир-канатына елышты Карлыгач.
Идәнгә бастыргач, ул аны янә кочагына алды һәм кайнар сулышын тоеп, битен-би гкә терәде.
- Күгәрченем минем, былбылым!..
Җибәр, атасы, чәй хәстәрләргә кирәк. Аш әзер. Бәлешем көяр...
Артык түргә узды, киез җәйгән сәкегә утырды һәм дисбесен алды. Дисбесен кулына алуы булды, сөенеч янына көенеч килде ул китә, ә Карлыгачы балага узган. Орыш кырында ятып калса?..
Кинәт күз алдына Сүбәдәй баһадирның йөзе килде. Ә бит ул аны күрде, якыннан ук күрде куе кара кашлы, озынчарак йөзле, сирәк сакаллы. Ул вакытта ике күзе дә исән иде әле. хәзер бер күзенә чүпрәк бәйләгәндер. Котсыз кеше түгел иде, хатын-кыз яратмаслык түгел. Карлыгач та беренче ирен онытмагандыр, гәрчә Артык янында ичмасам бер тапкыр да Сүбәдәйне теленә алмаса да. Өстә яткан, йөзгә баккан онытыламы соң! Хатын-кыз лабаса ул...
Ниһайть. Карлыгач табынга дәште. Табынга утыра-утыра Артык, юк-бар сәфәргә юл чыккандай:
Берсекөннәргә китәсе булыр, анасы. Угланның да өс-баш киемнәрен караштыргалап куйсаң иде. минекен дә.— диде.
Карармын-карармын, агасы. Әйдә, җитеш. Мондый хәл килеп чыкмаган булса, үзем дә сезнең белән барыр идем әле. Язмаган күрәсең. Аллаһы боерса, исән-сау әйләнеп кайтсагыз. Казан якларына барып киләсе итәрбез Әллә нигә шул якларга күңел тарта. Базарның кәттәсе анда икән бит хәзер...
Болгарда да базар Аллага шөкер итәрлек.
Анда кәттәрәк диләр шул, атасы Әмир Хаҗины бик тә ипле ия диләр, беркөнне Җик Мәргәннең угланы Юлдаш килгән иде. Мактап кына калмады, тәмам сайрады инде менә. Бик тә күңелле як икән. Ходайның хикмәте.
Ярар, анасы, исән-имин әйләнеп кайткач, барасы итәрбез. Кораб ялларбыз да... Ишкул бай әнә йөзләгән кораб тота. Акчасын гына түлә, тартучылары да бар, җилкәнчеләре дә...
— Илһам хан аның корабларына туплар куйдыртмакчы. дигән идең түгелме соң?
Булды андый хәл. Куйдыртам, дигән иде. Бәлкем, куйдыртыр да. Мин исә, анасы, атларга куйдырылган туплар иясе
Анда озын-озак югалмассыз, шәт?
Иншалла, тиз урарбыз,—диде Артык, хатынына туры карамаска тырышып.
Көннәр матур тора болай.
Җыен изге җан белән сәфәр чыгам, азамат егетләргә яңа унҗиде тулып ята. Нарасый балалар диярсең, һич гаепләре юк. Иншалла. барысы да әйбәт булыр. Кыпчакта ат күп, сайлап алырбыз да кайтып та җитәрбез. Син борчылма, анасы.
- Әллә соң барасы итимме, атасы? Кендек әби әйтә, атта йөреп, карындагы бала ныгый гына дигән була да соң
Куй шул әби сүзен, нә белә ул. Терк-терк селкетеп, нә кылырга җыенасың тагын!
Юк ла, болай гына әйтүем Ташбаемны да атта йөреп тапкан идем дим. таштай-тукмактай үсте әнә, берни дә булмас иде. дип кенә әйтүем, диде Карлыгач, бәлешне табынга куя-куя.
Ай-Һай. исе дә исе бәлешеңнең! Өстен кара әле. кызлар йөземени! Туктале, анасы, бир әле үзем кисим, дия-дия Артык пычакка үрелде.
2
индидер тылсымга ия иде хан оныгы Хансөяр. Башта ул кыласы эшен төшендә күрде, ахыр үсә-исәя төшкәч, гүяки һәр кыен очракта, аның колагына кемдер пышылдаган сыман, нәкъ кирәк гамәлгә юнәлеш-кәңәшен бирер иде. Бу хәл бик еш кабатлана башлагач, ул сакалы агарып, бары тик өйдә генә кабул итә башлаган хәмзә Хафиз янына китте. Күптән түгел генә хан сәркәтибе булып утырган мәһди сурәтендә!е бу кеше беренче сыйныфта укытып та йөрде. Хан оныгы Хансөяр аны бер күрүдә үз итте, беренче көннән үк ана тартылды Ошбу кеше сабак биргәндә шәкертләрнең берсе дә шылт итми тыңларлар иде һәм аннан ишеткәннәрен айлар буена сөйләп, хәйран калып йөрерләр иде. Мөгаллим буларак, мәһди Хафиз хан оныгы Хансөярне үзенә га-шыйк итте. Мөгаллиме аның төшләренә керде һәм һәрчак аңа ниндидер чарада кәңәш бирде. Төштәге кәңәшс тормышта һәрдаим чагылыш тапты. Бер уйлаганда искитмәле хәл иде. Әмма бу хакта хан оныгы Хансөяр хәтта якын дуслары Ташбай белән Юлдашка да әйтмәде. Бу хакта ул иң әүвәл туганые Кол Гали белән кәңәшәсе ине. Нинди шөһрәткә ия Хафиз мөгаллим.’ Нигә аны әүлия итеп күрәләр’ Үзе инде ул мәһди Хафизның әүлия икәненә инанган иде. моны туганые хәзрәтләре Кол Гали дә расласа, ул мәһдинең өенә йөреп, ары таба да сабак алачак. Ошбу кешедә суфыйчылык кына түгел, берәүгә дә билгеле булмаган ниндидер шөһрәт вә кодрәт бар иде. Ул табибләр янында табиб, суфыйлар янында суфый, изгеләр янында изге, хәлфәләр янында хәлфә, дәрвишләр янында дәрвиш Аяклы тарих дигән Нисбах карт та аның белән бәхәсләшергә кыймый. Туганые Кол Гали язган шшырь- ләрсн әүвәл аңа күрсәтә, диләр Әйе. хак булса. Чөнки туганые Кол Гали дә олуг хәлфәләр санында йөри, хәзрәт сыйфатында мәчет тә утыра. Хан сәркәтибе сарайдан китә, ары таба мөгаллимлектән дә баш гарта картлык галәмәте. Тик аның кебек акыл иясен Бо.парда 1абх кыендыр. Хәт та хан үзе дә атна саен Хафиз мөгаллимнең өенә барып, кәңәш сорап йөри, диләр. Хан оньп ы Хансөяр моңа ышанып җи!мәде. әмма шулай булса да бердә шаккатмас иде. чөнки Хафиз кебек кешене Болгарда 1абу чынлап га кыен иде. Тикмәгә генә халык «Мәккәдә Мөхәммәт. Болгарда Хафиз», дин әйтмидер. Хан оныгы Хансөярнең Кол Гали туга-
Н
имена юнәлүендә һичнинди сер юк иде. Ул аңа еш керде Озаклап сөйләшеп утырды, һәм тел төбеннән шуны белде: туганые әле булса атасы Хаҗига кияүгә чыккан Зөләйханы ярата икән Имеш, өйләнмәве дә шуннан. Бу хәлгә башта хан оныгы Хансөяр ышанмады, әмма туганые язган дастанны укыгач, нигәдер моңа ул да ышанган иде. гәрчә аның белән әңгәмәдә Кол Гали туганые ошбу хатын турында бер кәлимә сүз әйтмәсә дә Хикмәт шунда, ул бүген төнлә туганые Кол Галине төшендә күрде. Бу хәл атна кич төндә булды, ә атна кич төнлә белән кергән төш хак була, диләр.
Туганые төшенә болай керде: абасы елгага кереп бара, су түшенә җиткән, ә ул һаман керә дә керә, һәм иң гаҗәбе — йөзеп китми иде. Хансөяр үзе яр башында тора, үзе нигәдер кычкыра алмый. Кычкыра да сыман, тик тавышы чыкмый. Шул халәттә уянып китте, һәм бик озак гүшәмгә карап, күргән төшен хәтере аша уздырып ятты. Ахыр, яман төш күрдем, туганыемның хәлен белергә кирәк, дигән фикергә килде. Туганыена таба атлаганда ул күргән төшен кат-кат күңеле аша үткәрде. Хикмәт — күргән төшнең асылын белүдә иде. Хан оныгы Хансөяр аның туганые, сеңлесе Назлыгөлдән туган бала. Атасы Дәүран да дөнья арбасыннан төшеп калганнардан түгел. Идел белән Казан елгалары кушылган төбәккә Болгар каласына тиң булырдай кала күтәрде. Болгар дәүлә-тенең алыпсатарлары шул тарафка агыла хәзер.
Кол Гали туганые аны колач җәеп каршы алды, түрге өйгә әйдәде. Эчкәрс узгач, чәй табыны хәстәрләтте. бик озак сөйләшеп утырдылар. Туганые таштай-тукмактай сау-сәламәт иде күргән төше турында сүз башларга да кыймады. Бары шул гына.
Ә икенче тапкыр болай булды. Болгар каласына кызларын ияртеп Бачман баһадир белән Акбикә килде. Сөмбел атлы кызлары Болгарга килгәч, көтмәгәндә урынга кала. Беренче Нәүрүз бәйрәме иде. Бәйрәмгә туганые Илһам хан аларны да дәштерде. Хан оныгы Хансөяр гүзәл кыз Сөмбелне шунда күрде. Тик уйчан вә көләч рәвештә түгел, урынла яткан килеш: кыз кинәт каты авырып, тәне кызышып ята иде. Сарай 1абибы шунда йөри, әниләре, әтиләре барысы да кайгылы. Нәүрүз бәйрәме тәгаен хәсрәткә әверелгән иде. Акбикә өчен ошбу бала бердәнбер кыз. агасы Бачман баһадир өчен әйтеп зә торасы түгел. Ә бит ошбу баланы Сарбай хан кызы Акбикә олыгаеп кына таба соңгы бала, кадерлеләр- нең кадерлеседер. Кичәле-бүгенле генә уйнап-көлеп. Идел буйларына төшеп, бозлар кабарганны карап йөргән көләч вә шаг бала тәннәре кызышып, битләре алсуланып, сулышы кайнарланып урында ята иде. Алиһәдәй гүзәл кызның кинәттән урынга калуы сарай табибларын гына түгел, бөтен каланы кузгаткан иде. Кыяр-кыймас кына хан оныгы Хансөяр дә кызлар ягына үтте. Аны туктатучы булмады, чөнки беләләр иде инде, сарай вә тәхет ягына еш кына кергәли, Илһам хан һәм ханбикә Мәрьям бу баланы якын игә. хәтта табынга да дәшкәлиләр иде.
Хан оныгы Хансөяр кабарт ылып куелган мендәрләр өстендә битләре эсселәнеп яткан Сөмбел янына якынлашты Нәкъ менә якынлашты, чөнки авыру кыз янында табиблар урала, кыз балага нидер эчерәләр, бит-маңгаена кагылып алалар һәм эсселектән, һәм тән кайнарлыгыннан интеккән баланың хәленә керергә тырышып, баш чайкап куялар иде. Хаста баланың исә берәүне дә күрәсе килми, ул чарасыздан башын әле бер якка, әле икенче якка ала һәм ыңгырашып куя. Ни булды кичәле- бүгенле йөгереп йөргән балага берәү дә белми иде. Салкын i идеме, зәхмәт кагылдымы, әллә булмаса сихерләделәрме' Мең төрле сорау, ә җавап юк. Чибәрлеге вә сылулыгы исләр китмәле иле кунакка килгән кызның. Әллә соң күз тидеме балага, дип шикләнүчеләр дә булды, әмма моннан хаста балага ни җай да. ни җиңеллек.
Анасы Акбикә исә: «Мәне Аллаһы тәгалә каргады!» -дип. ир-канаты Бачман баһадирның йөрәген өзгәли. Әйе. ул бит әмир Хаҗидан Сарбай ханның гүзәл кызын тартып алып китүче Ул! Бәлкем, чынлап та
Аллаһы тәгаләнең каргышы төшкәндер Кыпчакларда булгаласа да. хатын-кыз урлау Болгарда сирәк була булмый диярлек Җитмәсә бит Акбикә кыз түгел, дөнья күргән әмир кадәр әмирдә кияүдә булган хатын Балигъ булган Җаббар угланы Ашлы каласында биләмәле әмир булып утыра. Әнә шул ана үзеннән шактый яшь Бачман баһадирга тагылып, атасы каласы Саксинга кайтып китә һәм картаеп барганда Бачман баһадирга тиңе булмаган гүзәл кыз таба. Исеме дә телдән төшмәстәй Сөмбел, гүзәллеген әйтеп тә торасы юк күзләр чагылмалы нурлы йөзле.
Табиб һични кыра алмады, баланың хәле торган саен авырая гына барды. Гүзәл кыз Сөмбел инде анасын да танымас булды Шуннан кем кәңәше бсләндер сихерче карчыкны китерделәр. Мәрьям ханбикә чакырткан бугай, ул йорсде. Әллә нинди шылтыравык әйберләр, әллә ниткән үләннәр белән баланы өшкергәндәй итсә лә. сихерче карчык та һични кыла алмады Шуннан соң Илһам хан имамны дәштерде. Сакалы биленә җиткән, өлкән яшьтәге хәзрәт килен кергәч, сихерче карчыкны арг як ишектән тиз генә озаттылар Хәзрәт, бисмилласын укый-укый. бала яткан сәке янына узды. Сөмбелне өшкерде, якын-тирәсендәге шайтаннарны куды. Хикмәт, бала бераз тынычлана төште башын як-якка чайкамый. ыңгырашмый башлады. Ахыр күзләрен ачты, су сорады
Илһам хан чишмә суы китерергә кушты Мәрьям ханбикә гел Акбикә янында булды. Апалары Зөбәрҗәт ханбикә вафа! булгач, сарай Мәрьям ханбикә кулына күчкән иде. ә ханбикә исә ни сәбәпледер Акбикәне һәм Бачман баһадирны якын итте, бәйрәм саен Болгар! а дәштерде, бердәнбер кызлары Сөмбелне дә үз кызыдай якын күрә иде Хәер, җитен килгән кызны яратмау, якын и|мәү мөмкин гүгел иле. һәммәсе аны яратты, һәммәсе аңа сокланды. Ә менә мөгаллимә Зөләйха! а өйләнгән әмир Хаҗи Акбикәсе Бачман баһадирга iагылып киткәч, сарай тирәсенә аяк басмас булды, аннары ике туган арасыннан ташу суы узган сыман иде бср-берсс белән аралашмадылар дияр юк. «Бүләсем бүлдек инде, абаем». дип булса кирәк. Илһам хан да Казан ягына йөрмәс булды. Дөрес. Илһам ханның Шайтан каласына әле булса эче поша, кала минеке булырга тиеш дип бара, әмма абасы әмир Хаҗи белән ары таба бәхәсләшәсе дә килми иде. чөнки йә урыслар, йә магуллар яу артыннан яу йөреп юралар берләшү хәерлерәк булыр иде дә. икесенең берсе башлан кул бирми, юрчә илгә афәт килгәндә берләшәсе.тәрен белсә lap дә. Андый афәт әлегә юк. димәк, бер-береңә баш бирми яшәп 1ә була икән Бу хакта хан оныгы Хансөяр хәбәрдар, әмма аның берьякка та кысыласы килми иде. гәрчә абасы Илһам хан шул хакта сүз кузгагкаласа да. Илһам ханны хан оныгы Хансөяр якын итте Ошбу хан явыз вә куәтле магулларны икс larncup илдән куган кеше иде Соңгы орышта хәтта үзе дә катнаша, яралана Кыскасы. Илһам ханның Болгар җирендә абруе зур иде Шулай булгач, дәүләтнең олуг ханын хөрмәт ит. ө i көннәрдән сабак ал, мөэмин мохигенә җайлаш, шул ук вакытта үзең сайлаган ю гдан ла тайпылма. Хан оныгы Хансөяр көннәрдән бер көнне Айга каран ант итте: нинди афәг-хәсрәтпөргә генә тап булмасын, ватанына, ил-халкына тугры калыр. Калганын исә Аллаһы тәгаләгә тапшырды язганы булыр. язмыштан узмыш юк.
Тик бернәрсәне белми иде хан оныгы Хансөяр үзендәге 1ы.тсым көчен Аңа Ходай тәгалә моңа кадәр үзе дә аңламаган тылсым көче биргән иде. Дөрес, бер тапкыр ул үз-үзепә шаккажан иде Әле булса хәтерендә, дәү әнисе урыша кан ач. аны дәштерде күрәсе Hire бугай оныгын. Кызлар ягына кергәне юк иде әле аның. Шуи та керде, шунда күрде ошбу як!агы җиһазны, гүзәллекне Башта ул «Әллә соң оҗмах шундый буламы.’» дип гаҗәпләнде. Җария кызлар йөгерешен йөри, берсен нэп-берсе матурлар, өс-башлары җемелдәп тора, кайберсендә өр- фә күлмәк, аякларында алтын вә көмеш йөгерткән җиңел чүәкләр Алар йөрмиләр. I үя йөзәләр сыман. Түр яктагы сәкедә дәү әнисе Зөбәрҗәт яга
Ул аны кул изәп үзенә дәште. Сәке тирәсен алиһәдәй кызлар уратып алган Барысы да елмаялар, көләч йөзлеләр. зифалар. Бсрмәлгә генә, бары гик бермәлгә генә хан оныгы Хансөяр үзен чынлап та оҗмахта итеп хис итте. Бары тик сәке янына килеп, дәү әнисе аның кулын алып, әүвәл яңагына, аннары маңгаена куйгач һәм шул мәлдә үк үзен яхшы хис итә башлагач, аптырап калган иде. Юк, үзе генә түтел. аны уратып алган җария кызлар да шаккаттылар авыр хастада яткан ханбикә оныгының кулын алуга, торып ук утырды һәм баллы чәй сорады. Ә бит телдән язып ята иде ләбаса. Моңа ул үзе шаккатмады, дөресрәге ул ни булганын аңламады.
Балакаем,—диде шул чакта ханбикә әбисе. Балакаем, изге җандыр син Кулың алуым булды, хәлем аруланды. Тамагыма үтмәгән чәем эчтем, зиһенем ачылып киткәндәй булды.
Дәү әнисе янә бәйнә-бәйнә нидер сөйләде, нидер аңлатты. «Изге кеше кагылуга, сукыр кеше күрә башлаган, урында яткан торып киткән, чукрак ишетә башлаган, имгәк атлап киткән тылсымга ия затлар була, диләр. Әллә соң синдә дә шул куәт бармы икән, балакаем?» -дигәне әле булса хәтерендә. Атнадан артык тамагына ризык алмаган ханбикәнен ашый башлавы хәбәрен җария кызлар шундук сарайга тараттылар. Әлбәттә инде, хан оныгы Хансөярнең тылсымы турында да онытмадылар. Тик ул чак га моңа бик үк игътибар игүче булмады бугай.
Әбисе вафат булып, аны җирләгәч, бу хакта бик тиз оныттылар. Мәрьям ханбикә жария кызларның беришен кияүгә бирде, беришен үз янында калдырды. Хәер, Хансөяргә барыбер иде. Тик әбисе янында булган бер хәлне янә онытасы юк. Көннәрдән бер көнне әбисе Зөбәрҗәт ханбикә янә дәштереп алды. Аны ишектән үк бер жария кыз каршылады, чөнки кызлар ягына керү катгый рәвештә тыела иде. әлбәттә инде, ир-агка, хәтта Илһам хан да ханбикә рөхсәтеннән башка ошбу якка бусаганы атлап керми иде. Ул килеп кергәндә әбисе изрәп йоклап ята, әйтерсең лә авырмаган да. хаста ла түгел иде. Җария кыз елмая-көлә аны түргә әйдәде. Кыз шулкадәр чибәр вә гүзәл күренде аңа. текәлеп, тегенең күзләренә карады. Кыз шундук елмаюдан туктады һәм аңа таба килә башлады. Сәке янында ханбикәнең йокы тынычлыгын саклаучы кызлар шым булдылар. Үсмер булса да егет ич инде, ничекләр оялмый, аннары ханбикәләре күрсә! Аллам сакласын, иртәгә үк сарайдан куар. Кыз килде дә хан оныгы Хансөярнең күкрәгенә капланды. Тәмам каушый калды Хансөяр, ни кылырга белми кыздан аерылырга итте, тик юк кына бит. кыз аны коча ук башлады. Шуннан коты алынып түгел, оялудан бугай: «Тукта!» — дип кызның колагына пышылдады. Кыз гүя айнып китте, үсмер егет нең күзләренә карады һәм йөзен ике кулы белән каплап: «Абау, нишләвем бу!» — дип, китеп барды.
Калган жария кызлар бу хәлне күреп, чышын-пышын көлешә башладылар, Хансөяр исә ни кылырга белми бүлмә уртасында тораташтай басып тора. Шунда бер чаясы: «Хан оныгы Хансөяр, мине дә кочагыңа алчы!» димәсенме Тагын көлешү вә үртәү китте. Әлбәттә, ханбикә әбисе йоклый иде, кызлар бик тә тыенкы вә тыйнак кыландылар, ләкин Хансөяр барысын да күрде.
«Күр әле моны, ахирәткәйләрем, әллә телен йотты инде, әллә Сәрвәр эретте инде үзен?» дип үртәүләрен дәвам итте кызлар. Хан оныгы Хансөяр кисәк кенә борылды да кызлар ягыннан чыгып китте. Ләкин сарайдан чыгып китәргә өлгерми калды, кызларның берсе аны куып җитте һәм. әбиең дәшә сине. Хансөяр, диде. Әйләнеп керде, ә әбисе һаман йоклап ята. хәтта уянып та карамаган. Хан оныгы Хансөяр үзе артыннан чыккан кызның күзләренә карады һәм тыенкы, әмма катгый боерулы рәвештә: «Син хәзер чәчең белән идән себерәсең!» диде. Теге бичара чынлап та иелде дә чәч толымнары белән идән себерә башлады. Кызлардан битәр бу хәлгә хан оныгы Хансөяр үзе шаккатты. «Тукта!» дип әйтер иде. кызга ачуы чыкты, әйтмәс иде: теге чын-чынлап чәче белән идән себерә.
«Инде тор! Минем яныма кил! Атың ничек?» дип сорады Хансөяр.
«Миңлесылу», диде кыз сабыр гына Гаҗәбе шул иде. чая кыз күидәмләнеп калган, ул нәрсә боерса, шуны кылырга әзер тора һәм бер дә көлергә дә. шаяр нарга да җыенмый иде кебек Хан оныгы Хансөяр тынычлана төште һәм түмәргә барып утырды.
«Инде хәзер минем яныма утыр!»
Кыз килеп утырды. Тын гына чәчен сүтеп үрә башлады. Сүтә дә үрә. сүтә дә үрә толымын. Хәйран калмалы хәл иде. Ә бит чаяларның чаясы иде бу кыз, бүрәнә ярыгыннан да көләргә юра иде.
«Моннан соң миннән көлмә»
«Шулай и Iәрмен, хан оныгы Хансөяр».
Кызны түмәрдә утырган килеш калдырып чыгып китүенә ул үкенү тойды Чөнки күп тә үтми әбисе уянып китә янә аны дәште рә. ә ул кай тарафка китүен әйтмәгән иде- аны бик озак тапмадылар Сәере шул булды, нәкъ ул түмәрдә у г ыр гып калдырган кыз килеп тапты аны Миңлесылу. Ә бит ул сарайдан чыгып китеп. Рабига күленә таба киткән иде Агачлар арасында уйланып йөрде. Гаҗәп хәл. кыз аны шуннан эзләп тапты һәм: «Әбиең дәшә сине, хан оныгы Хансөяр», диде дә китеп тә барды. Хансөяр сарайга ашыкты, кызлар ягына килеп керүгә, теге кызны үзе утыртып калдырган түмәрдә күреп, гаҗәпләнәсе иткән иде. Зөбәрҗәт әбисе үз янына дәшеп алды
Әбисе Зөбәрҗәткә бу юлы оныгының шифалы кулы да ярдәм итә алмады, ул Хансөяр белән саубуллашкандай ирен чите белән генә елмайды да баш очында ут ыргап абыстайга үзе үк ясин чыгарга кушг ы Әбисе Зөбәрҗәт якты дөньядан киткәч. Хансөяр әкрен генә ишеккә габа юнәлде һәм берьякта түмәрдә утыручы Миңлесылуны күреп, аның янына килде, акрын гына пышылдап «Торып кит моннан, мин сине уяттым!» диде. Сәере шул булды, кыз берни булмаган кебек торып китте Бары гик шул
Болар барысы да булган хәлләр Шул хәлләрдән сон хан оныгы Хансөяр үзендә үзе дә аңламаган көч булуын сизеп алган иде. Шуңа күрә булса кирәк, ул Бачман баһадир кызы сырхаулап яткан ятак янына килде, сак кына кызның бигенә кагылды һәм авыз эченнән генә: «Син хәзер күзләреңне ачасын һәм мина багасын, аган-анана елмаясың. Алар бик кайгыралар, син авыру түгел бит. шатландыр үзләрен. Син авыру түгел, син авыру түгел' .»
Пышылдап кына әйтте, ишеткәннәре ишетте, ишетмәгәннәре юк. әмма могҗиза булды: кыз күзләрен ачты, әтисе белән әнисенә елмаеп карады. Мөгаен, алгы ай буена кояш күрмәгән кеше дә болай шатланмагандыр. кызның анасы Акбикә куанычыннан җылап ук җибәрде. Бачман баһадир исә башта хан оныгы Хансөяргә шикләнебрәк караса да. кызының елмаю тәэсире белән барысын да онытып: «Аллага шөкер, барсын икән әле. ишет ген гозерем», диде.
«Син хәзер торасың да баллап чәй эчәсең Чәйне юкә чәчкәсе һәм кура җиләге белән куе игеп ясап килтеренез» диде хан оныгы Хансөяр Барысы да дияргә була аның боерыгын үтәргә ташландылар, күн гә үтми гүзәл кыз Сөмбел е гмая-колә утырган җирендә баллап чәй эчә иде инде
Шунда Акбикә анасы «Күр әлс моны, агасы. Назлыгөлнең угланы Хансөяргә рәхмәт әйг. Әллә тылсымга ия инде Сәламәтләнде бит. агасы, кызыбыз. Иншалла». диде
Ләкин шау-шу белән аның бу сүзләренә нг ътибар итүче әллә булды, әллә юк күмелеп калды
Әллә ясин чыгарга, әллә өшкерергә чакырылган абыстай гына: «Бала кеше чирләми тормый, тере где. иншалла. Аллаһы тәгаләнең кодрәте барчабызга да җигәрлек Димәк, тәкъдире җитмәгән балакайның. Раббыбызга рәхмәт әйтегез», шде
Юкә чәчкәсе, бал. кура җиләге белән чәй эчкәч. Сөмбелнең борын очына энҗедәй тир бөртекләре кунды, йөзендә елмаю хасил булды. Чит-ятлардан нигәдер беренче булып у г хан оныгы Хансөяргә игътибар
итте, энже тешләрен балкытып елмайды, рәхмәт әйтте, ул бит шушы егет тәэсирендә терелүен төшенгән иде. Коңгырт чәченең берничә бөртеге маңгаена төшкән, озын керфекләре кайтарылып, күбәләк канатыдай җилпенеп китә. Алгарак чыгып торган ияге - күр мине дигәндәй йөз- чыраена горурлык билгесе өсти. Күперенке иреннәре кипшергән, ләкин баллы чәйдән соң үзенә тартып дымланып торалар.
«Син бирегә, ил-җиребез Болгарга җиде елга, җиде тугай, җиде болын, җиде кала үтеп килдең, һәр күл буена туктап төнбоекларга сокландың, һәр чишмәнең челтерәвең тыңладың. Инде күңелең тынычлансын - шул чишмәләр кебек челтерәсен. Ят, ял ит, иртәнгә уянганда якты көнгә шатланасы итсәң, синнән дә бәхетле кеше булмас...»
Хан оныгы Хансөяр бу сүзләрне Сөмбелгә күңеленнән генә әйтте, әмма сизде-күрде кыз аны дикъкать белән тыңлады, гүя чынлап та ул аны ишетеп тора иде.
«Аллаһы тәгаләгә иман кылып, Газраил фәрештәдән баш тартып, көләч йөзең белән уянсаң, Нәүрүз-чәчкә бәйрәменә болынга төшсәң — Аллаһ синең чирең үзе үк җуяр. Хуш исле чәчәкләр арасында син үзеңне иң сәламәт, иң бәхетле кеше итеп тоярсың...»
Бачман баһадир кызы тыныч кына урынына барып ятты. Янында анасы гына калды.
Хан оныгы Хансөяр яңадан аны күрә алмады, азамат егет буларак, атларына туплар куярга дип, аларның барысын да Шайтан каласына алып киткәннәр иде. Ә алар әйләнеп кайтканда Бачман баһадирның сылу кызы Сөмбел Болгардан киткән иде инде.
3
лты мең ат, өч мең туп аты, олау белән Артык атакай азамат егетләрен Саксин каласына алып китте. Сәфәргә чыккан көн кояшлы һәм матур булды. Зәңгәр күктә тургай сайрый, болында исә көтүченең моңсу җыры ишетелә. Артык атакай игътибар итә башлады: Болгарда иң матур җырчылар — көтүчеләр. Болын-тугайлар шулай тәэсир итәме адәм баласына, әллә кеше үзе ялгызлыктан моңсуланамы?.. Ни хикмәттер, аңлавы кыен иде атакайга. Артык үзе дә җырларга ярата. Әмма ярага гына. Ә менә аны йотылып тыңлаучыны күргәне булмады. Үзе исә адәм авызыннан моң ишетсә, сабыры төкәнә башлый, күзләре дымлана. Былтырларны Илһам хан җырчылар туе уздырды. Көй чыгаручыларга, җыр башкаручыларга ат кадәр ат бүләк итеп бирде. Азамат егетләр арасындагы Җик Мәргән угланы Юлдаш бүген атланып барган атын хан кулыннан җырлый-җырлый алды. Менә хәзер дә ул, болындагы көтүченең җырлавын ишетеп булса кирәк, озын көйгә җыр башлады һәм шуның белән атакай Артык күңеленә сагыш моңы салды. «Бирсә бирер икән Ходай адәм баласына тавышны, хикмәт».— дип сокланып барды Артык атакай. Ә бит ул егетнең орыш кырында ятып калуы да бар. Йа хода, кайчан туяр икән бу адәм баласы сугыштан?..
Атна дигәндә Каргалы кирмәннәренә барып җиттеләр. Аларны хан угланы Булат каршы алды. Моңа кадәр Карамалы кирмәненең әллә ни хаҗәте юк иде. магуллар яу артыннан яу йөри башлагач. Илһам хан биредә дә гаскәр тотарга мәҗбүр булды. Булат әмир кирмәнне киңәйтү эшләре белән мәшгуль, Артык атакайга яңа ныгытмаларын, боҗралап өелгән туфрак-балчык өемнәрен күрсәтеп йөрде. Бу төбәктә Сүбәдәй баһадир бер тапкыр булып китте инде —җиңмәде дә болгарларны, җиңелмәде дә. әмма, койрыгы өзелгән кәлтә кебек, ярты гаскәрен югалтып китүе хак. Шуңа күрә булса кирәк, бу юлы ошбу сугыш чукмары Саксин- га юл алган. Ике тапкыр җиңелеп, ике тапкыр кыйналып та акылга утырмаса утырмас икән бу Сүбәдәй дигән мәлгунь.
А
Дөресен генә әйткәндә. Артык атакайның яңабаштан корыч баһадир Сүбәдәй белән очрашасы килми иде. Юк. Ташбаен югалтудан түгел. Артык атакай Сүбәдәй баһадирның көчен вә орышу сәләтен белә иде ошбу кеше һәр орыштан исән-имин котыла һәм үзенә дан өстенә дан өсти. Әйе. Болгарга ике тапкыр яу килеп җиңелде. әмма бит Болгарның үзенә яу килде, болгарлар ул мәлгуньнәр җиренә бармадылар. Иң гаҗәбе, җиңелә, мәгәр яу йөрүдән туктамый, әйтерсең Тәңресе алдында ант эчкән Кайчан баһадир Артык: «Әллә соң бу Сүбәдәй дигәне һаман исә Карлыгачын оны га алмыймы, шул хатынны янә кулына гөшермәкче- ме?» дигән шиккә дә калгалады. Алай дисәң, нигә Карамалыга килә, нигә туры Болгарга юл алмый?. Аннары нигә аңа Саксин? Карлыгачының болгарда булуын беләдер ләбаса. Былтыр гына Илһам чан дүрт магул шымчысын тотын астырды. Димәк. Болгарда тагын да Сүбәдәй баһадир шымчылары бар һәм ул мөртәт Карлыгачның кемдә икәнен белә, угланы турында ла хәбәрдардыр?.. Юктыр, булмаганны Бөтен дөньяны һәм андагы халыкларны буйсындырырга керешкән Чыңгыз хан баһадиры Сүбәдәйнен максаты башкадыр Болгарны буйсындыру һәм дәүләтен богаулан, ясак салу Карлыгач ни. Карлыгач кебек кызларны меңәрләп әсир игә. берсенә күзе вә нәфесе төшмәсә. берсенә төшәр иде. Тик менә угланы Ташбайны оныта алмыйдыр. Монысы хак булса кирәктер, кан биреп тапкан баланы җан биреп кенә оныгын булса буладыр Син әнә гелән кап бирмәсәң дә. углан өчен үлепләр юрасын, гәрчә баккан булсаң гына да. һәй, бу дөньяны, туктаса туктамас икән әйләнүдән!
Өченче гапкыр Болгарга яу кузгалган бу Сүбәдәй. Өченче тапкыр бәхетен сынамакчы. Тик бу юлы Болгар җирендә башың салып калмагаең. Сүбәдәй Мин сиңа каршы күрше-күләндә булмаган туплар белән барам. Ул тупларны тәкәббер әмир Хаҗи кешеләре ясый Сер әле ул. дөнья сере. Яван остасы килтергән, диләр дә ул тупны Болгар! а. тик бит аның янында болгарлы Бәкср эш итә, ул баш. чуенны да ул кайната Хак. бу коралның дошман кулына төшүе дә бар. синең кулга. Сүбәдәй Тик син аның җаена гиз генә төшенә алмассың. Болгар ул тупларны күрше урыслар яу килгәч кулланып каралы инде, тегеләрнең котлары алынды, ачудан Ашлы каласын яндырып киттеләр. Ләкин Болгар урыслардан моның өчен үч алачак әле. Туганаен үтергән өчен хан оныт ы Хансөяр яу килгән урыс кенәзе Изяславтан һәм Святославтан үч алырга ант игте. Артык атакай моны хуплады. Килер бер көн ошбу ат тарга куйган туплар белән урыска юнәлерләр. Үч үчкә илтер, дигән борынгылар, нишләмәк кирәк, без башламадык. Ашлыны яндырулары, бөтен хатын- кызларыбызны әсир итеп алып китүләре әле булса йөрәкне парә-парә өзә. Хан оныгы Хансөяр хаклы яу килгәнгә яу бармасаң. ул халык узына һәм үзен бар халык тан да өстен күрә башлый
Атакай, ошбу корал Карамалыда каладыр бит ’ дип сорады Булаг әмир, кирмәнне карап йөргәндә Бу хакта Илһам хан белән сөйләшү булма! .in иде, әмма Артык баһадир әмирнең сүзен аска калдырасы килмәде, бары тик:
Меңне үк булмас, биш йөзләп тупны калдырырмын, әмир диде.
Мин синнән Җик Мәргән угланы меңбаш Юлдашны сорар идем, баһадир, диде Булат әмир һәм баһадирның терсәгеннән алып, туктар! a кушты Искәр, баһадир. Сүбәдәйнен кисәк кенә Карамалыга борылуы да бар Ул явызга ышаныч юк. Инде бик авырга китә икән. Бачман баһадирга үзем ярдәмгә барырмын
Хуш. бигайбә. Аяла!а тапшырыйк, әмир, гик бит миңа бу хакта олуг хан-атаң берни дә әйтмәде.
Әти Болгарда, без Сүбәдәй баһадир каршында. Артык a 1 акай Саксин китсә. Карама.па калмас. Карамалы китсә - Саксин Мина калса. Сүбәдәй баһадир тагын бер гапкыр болгарларның көчен сынап карамак
чы. Хәер, аның максатын белүе кыен, шымчыларым җиткереп торалар һичкемгә һични сөйләми, уе-фикере көнгә берничә тапкыр үзгәреп тора икән.
— Әйе, каныкты Болгарга Сүбәдәй. каныкты.
— Атасына каршы орышка угланын да алып килгәнсең икән, баһадир?
Нәкъ шул сорауны көтмәгән иде Артык. Хәер, көткән иле, бирмәсә ярый дип тора иде. ә Карамалы әмире Булат гүяки аның чуанына басты.
— Баланы мин бактым, әмир. Тапкан түгел, баккан ихлас ата булыр, дигән борынгылар. Углан Сүбәдәйнең атасы икәнен белми, әмир Булат.
— Ләкин би г. Артык атакай, ачың бу хәлне белүе бар. диде Булат әмир баһадирның хәленә керергә теләгәндәй.
— Иң мөһиме миннән ишетмәсен, әмир.
-— Иң мөһиме ятлардан ишетмәсен диген, баһадир Артык. Ятлардан ишетсә, синнән гайрәте чигүе бар
Булмастыр, әйтә алмамдыр, әмир Булат. Кыстама. Авыр миңа. Мин аны илаһи атасыннан да якын күрәм, ул үлгәнче, үзем үләргә риза. Җир-малга туймаган, җәйләүгә җир даулаган, шуның өчен илләр яулаган. калаларны җир белән тигезләгән Чыңгыз хан вафат, бүген аның урынында угланы Үгәдәй утыра. Сүбәдәй баһадир хәзер аңа буйсына. Тәүге килүдә җиңелеп, икенче килүдә Җаек суын да чыга алмый чигенеп, өченче килүен Саксинга өмет итеп киләме баһадир. Әйе. әмир Булат, мин аның угланы Ташбайны атасына каршы орышка алып килдем. Төрки вә мөслимнәр өчен зур гөнаһтыр бу. Тик мин чарасыз, әмир, чарасыз. Бер минем углан гына түгел, өч мең азамат егет арасында кызлар кулын тоткан кеше дә юктыр. Орыш кырына керткәнче, мин аларны һич югы өйләндерер идем, әмир Булат. Ир-ат бер-берсен үтерер өчен түгел, хатын-кызны сөяр өчен, ил-халкьша дәвамын калдырыр өчен туа һәм яши. Яшәү мәгънәсе шулдыр ир-атның, әмир Булат.
Син хаклы, син хаклы, баһадир, бәхәссез. Тик адәм баласы нәфесен тыя аламы! Мин күрәзә түгел, күрәзә буласым да килми, магул- лар яу йөрүдән берни дә отмаслар. Еллар үтә-үтә булса да чарасыз калуларын, оныкларын бәхетсез итүләрен аңларлар. Тик соң булыр, әсәрләнергә, әрнешергә, үкенергә вә еларга оныкларына калыр. Ил атасының исән чакта дан тотасы килә.
— Иртәгә үк кузгалабыз, әмир Булат. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Язганы булыр. Ә менә сәиең корылмаларың миңа ошады. Тау боҗраң да. кирмәнең дә. дивар башына куйган тупларың да. Сүбәдәй түгел, кабереннән торып Чыңгыз үзе килсә дә. ала алмаячак бу кирмәнне.
— Алла боерса диген, баһадир. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы тәгалә.
— Син хаклы, әмир. Сакланыйк, кормаларыбыз ныгытыйк. Ил иминлеге коралда, әмир Булат.
— Камил коралда һәм иманда, баһадир. Ходай тәгалә төрки болгарларын иманнан аермасын ..
Җаек елгасына таба тупларны куйган а гларны эчерергә алып төшеп киттеләр, баһадир белән әмир ат куучы азамат егетләргә, көр атларга сокланып карап тордылар.
Өмет яшьләрдә, әмир Булат, яшьләрдә. Күрәсең атта ничек җилле йөриләр.
— Аның каравы сездә тәҗрибә, баһадир, осталык, хәйлә,— диде әмир Булат.
— Хәйлә —әйбәт, камил корал бигрәк тә әйбәт. Ир-ат сугыша -- корал орыша, әмир.
Сарай бусагасында аларны Булат әмирнең өлкән хатыны көтеп алды, ул аларны йомшак вә ягымлы тавышы белән эчкәре дәште, чишендерде, сөлге тотып торып юындырды һәм түр якка табыша алып
керде Аргык атакай әмир Булатның эчкәре якта тагын ике хатыны белән исәнләште һәм ниндидер бер мәлдә Булат әмирдән көнләшеп куйды Ир янында өч хатын да гүя тәгәрәп, аның һәр әмерен үтәп йөриләр иде Дөрес, әмерне күбрәк өлкән хатын бирә, ләкин тегеләре дә тик тормыйлар. бер-берсенен сүзләренә каршы төшмиләр, киресенчә, шундук килешеп. кыласы эшне кылып куялар иде
Ашап-эчкәннән соң аңа аерым бүлмәгә урын салдылар
Ястыкка башы тиюгә. Артыкның күз алдына Карлыгачы килде Юк. ул аның янына беркайчан да янә бер хатын алып кайта алмаячак, буласы хәл түгел бу Карлыгач аның бердәнбере Җитмәсә чыгып киткәндә булса да күңеленә нур көлтәсе салып куйды — балага узганмын, диде.
Әле булса хәтерендә: ул күңеленә охшар кызны бик озак көтте Күз салмаган кызы калмады, әмма әллә нигә йөрәге кабул итмәде Җик Мәргән баһадирының пичекләр Зәйтүнәсен сөюен күрер иде дә: «Шулай яратып буламы икәнни бу хатын-кызны?» — дип шикләнеп куяр иде. Соңыннан, Карлыгачына гашыйк булгач, төшенде, ниһаять, хикмәтле нәрсә икән ич мәхәббәт дигәнең гелән җирдән йөрми башлады, ятса ул, торса ул. Кыз түгел, бер балалы хатын; җитмәсә әсир ителгән хатын, ә ул исә гүя шашты, сөеп кенә туя алмый бит үзен. Янында ятканда сагынып интегер иде.
Ташбае тагын: «Әти дә, әтием!»не теленнән дә төшермәде, әллә инде әнисе дә өйрәне бераз.
Олан җисемле, куе канлы булып үсте Уктан барысыннан да оста алды, зиһене дә саф иде Орыш уеннарында бик күпләрне шаккатырыр иде. Очкан кошларны агып төшерде һәйбәт. Сабантуйларындагы атышта хан кулыннан аг бүләге алды бик шәп Кыскасы, олан ул үзе көткәннән дә күркәмрәк булып үсте. Хәзер әнә меңбаш. хан үзе фатихасын бирде. Дөрес, хан оныгы Хансөяр дә олан Ташбайдан калышмады, ләкин үзеңнеке үзәктә, дип юкка гына әйтмиләр икән шул. барыбер угланы өчен күбрәк горурланды, бигрәк тә хатыны Карлыгачка мактанды. «Ташбаем кебек оста мәргән юк шәкертләр арасында. Хан оныгы Хансөяр дә калыша төшә. Җик Мәргән угланы Юлдаш калынга хәтта», дип Карлыгачына рәхмәтләр укыр иде.
Хан оныгы Хансөяр дә аны еш кына гаҗәпкә калдырыр иде Әле Ташбайны да уздырып җибәрә, әле очкан кошка түгел, каккан баганага да тигезә алмый Дөрес, олан еш кына сабагын калдырды, әле Казанга, әле Канганга, әле Шайтан каласына китте Артык агакай каршы килмәде, чөнки Хансөяр хан оныгы иде
Ишләре кайчак хан оныгына көнләшеп карыйлар. Яшь чак га була торган хәл. моңа атакайның бик үк исе китмәле кара көнләшү түгел иде аның кебек булырга тырышу. Ләкин хан оныгы Хансөяр үз ишләре өчен генә түгел, а гакай Артык өчен дә сер губалы иде Зиһене үгкер. күзе очлы, кулы нык Көтмәгәндә аг өстендә могҗизалар ясый Тәвәккәл, әмердә карусыз, табигате йомшак. Әңгәмәдәше акыллы булмаганда бәхәсләшми, бары тик килешеп тора, ә инде әңгәмәдәшенең акыллы икәнен сиздеме аерып алып булмый үзен Кыскасы, хан оныгы Хансөяр үз ишләренең берсенә дә охшамаган яшь егет иде Шәкерт егетләр үзара аны сихерче, тылсымга ия. дип тә йөрештерәләр, ләкин Артык агакай моңа ышанмады, ышанмый Олан сәләтле, кешенең ни әй гергә теләвен ярты сүзеннән аңлый зирәк бала, шул гына Хәер, аның агасы да бик зирәк була хан кызы кадәр хан кызын ябыштырып алып кигә Балалары да ханбикәсен гартын алган, диләр Имеш. Туйбикә атлы хатыны бала тапмаган, ә моңа килгәч, углан тапкан. Мәхәббәт могҗизасы. шул гына, бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Ярагкан ярдан гына сәләтле вә зирәк балалар туа, диләр хактыр, күрәсең.
Яргы гасырга якын гомер иткән. орышларда өч тапкыр дошман коралыннан яраланган, әмма тәкъдир җитмичәме, әле бу гса атакай дәрәҗәсендә хәрби булып йөрү ошый иде Артык баһадирга Хәрбилек
аның канына сеңгән иде. Башка һөнәрне ул белмәде, белергә дә теләмәде. Аннары теләсә дә үз-үзе белән һични кыла алмады. Кендеге аның хәрбилеккә ябышкан иде. угланы Ташбайны да шул юлдан алып китеп бара Тик менә гомер дигәнең генә гелән кыл өстендә— Сират күперен кылыч йөзеннән үткән кебек һәр орышка исән ка- ламмы-юкмы, дип керәсең. Хәзер әнә үзе генә түгел, угланын да алып бара.
Тупчыларны озатканда оста Әхмәт үзе дә булды, һәр атка ике туп куелган, һәммәсен яңабаштан карап чыкты. Магулларның бу коралны га тын караганнары юк әле. тәүге күрүләре булыр нә отар Болгар? Туп шартлауны күрмәгән атлар өркиләр икән. Шартлауга өйрәтү өчен атларның гәмам күзләрен бәйләргә, колакларына мамык тыгарга туры килде. Тик бит Сүбәдәй ике-өч мең сугышчы белән генә килмидер, кимендә өч-дүрт төмәндер. Синең өч мең тупчыңны беренче орышта ук сибеп- тарагып 1 ашламасмы корыч баһадир Сүбәдәй'’ Иншалла, ташламас. Шуның өчен алданрак бара бит инде Артык алдан әзерләнү өчен. Дөрес, Карамалыдагы уйның анда ярамавы бар. алай да, алдан уйлаган ике огкан. диләр бит. Аннары туптан ике тапкыр атып булмый, бер агасың да олауларга таба чигенергә кирәк тупларны корырга һәм янә алгы сызыкка Юлга чыгар алдыннан Илһам хан: «Баһадирым, тупларны орыш кырында синен үзеңә сынарга туры килер. Ышанычым акласаң иде». — диде.
Бу таңда бик иртә уянды Артык атакай, егетләрен дә уятт ы. Ашады- лар-эчтеләр дә сәфәр чыктылар. Болай ашыкмый да кебек иде Артык, әмма хан оныгы Хансөяр сизгән икән, куып җитеп:
— Атакай, нигә болай ашыгабыз? дип сорады.
— Ашыгу түгел бу, тиз йөрергә өйрәнү, диде Артык.
Хан оныгы Хансөяр агакайның җавабыннан канәгать калдымы, тагын нидер әйтергә теләп тә әйтмәдеме, атын борды да егетләре янына китеп барды. Артык баһадир офык читенә күз ташлады: аяз иде көн. ник бер болыт кисәге күренсен. Димәк, көн кызу булачак, якты көндә Саксин- га җитү хәерле —җиллерәк баруы, димәк, дөрес.
Әле булса хәтерендә: угланы Ташбайга ун яшь тулганда баһадир Артык Сүбәдәй белән күзгә-күз очрашырга дип Карамалы ягына орышка китте. Ул вакытта баһадир түгел, мәгәр Җик Мәргәннең ярдәмчесе иде. Хан әмере шундый: баһадир орыш кырында ягып кала икән, гөмән белән идарә итүне Артык үзенә ала. Аллага шөкер кылырлык, ул орыштан Җик Мәргән дә. ApibiK ia исән-имин чыктылар. Илгә кайткач. Илһам хан аны баһадир итте. Яшерә алмый, аны баһадир иткән көнне сарайга Карлыгачы белән Ташбае да килгәннәр иде. Илһам хан аның иңенә баһадир тасмасын салгач, күзенә яшь йөгергән иде. Ә инде Карлыгачы белән Ташбае янына килгәч, куанып бетә алмады бәхетле иде Артык, артыгы белән бәхетле иде. Шул көннән, шушы ишелеп килгән бәхетне югалтмагаем, дип курка башлады һәм менә сынау көне килде — алар Сүбәдәй белән орышырга тиешләр.
Сакмар елгасы буена җиткәч, атларны углаута туктаттылар, тамак ялгап алдылар. Ризык көлчә белән казылыктан тора, үзләре белән әйрән йөртүчеләр дә бар. кымыз исә олауда, олау нык кына арттан килә иде. Ашап-эчкәч тә юлга кузгалдылар. Артыкның далада кунасы килми, тизрәк Саксинга җитәсе, Бачман баһадирны күреп, һәммә нәрсәне дә ачыклыйсы бар иде.
Ат өстендә барганда төрле уйларга биреләсең. Артык баһадир янә Сүбәдәйне исенә төшерде. Корыч баһадир беркемнән дә курыкмый килә. Димәк, үз көченә ышана. Ашыкмый гына җәйли-җәйли килүен Артык ошатмый, иллә һични кыла алмавыннан бераз эче поша иде. Ә бит бериш елгыр егетләрен җибәреп, нәкъ Җигүлеат таулары тирәсендә магуллар- ның котларын алганнар иде. Тик моны эшләү өчен вакыз тар калды шул. Сүбәдәйне йолыккалап торганда шәп буласы иде югыйсә.
Җиткерделәр Артыкка, олуг хан Үгәдәй әнә баһадиры Сүбәдәй ни сораса, шуны бирә икән Ә баһадир һаман Болгарны онытмый, чөнки ике тапкыр кыйналды үч аласы килә. Ярты дөньяны гизәп чыгып та җиңелү гарьлеген кичермәгән Сүбәдәй Болгарда ике төмәнсн, бер күзен югал I гы. Ары габа тагын кыйналды. Җитмәсә хатыны белән угланын алып калдылар Ачуы килерлек икән шул. Аннары олуг ханы алдында гына түгел, бөтен магул халкы алдында йөз-оятына калды. Болгардан җиңелеп кайткач, имеш. Чыңгыз хан алдына кем атыннандыр салдырып алган ияр ташлаган икән, ә күпне күргән Чыңгыз хан макталган баһадирына: «шул да булдымы бүләк?!» дип каш җыерган, имеш. Шуннан Сүбәдәй баһадир Чыңгыз хан алдында ант эчкән: йә Болгарны яулыйм, йә орыш карында я гып калам, дип әйтеп әйткән, диләр .
Җилле генә юырткан ат җаена уйга чумып бара Артык баһадир. Азамал егетләре аңардан бер тотам калмыйлар Ничәмә көн ат өстендә, ә аруның әсәре дә юк. Тәмам җанына тиде бу Сүбәдәй Ике-өч елга бер яу йөри. Болгар халкы күзенә ак төшердеме?! Хәер, анысы хактыр төшерде, сыңар күздән мәхрүм итте. Тик моның белән корыч баһадир Сүбәдәйнең ачуын гына китерде бугай. Ә бит Карлыгачы белән шул хәтле бәхетле яшәп киткәннәр иде. Артык кайчак өйдә әрле-бирле йөргән хатынына карап горыр-торыр иде дә: «Кил әле, күгәрченкәем, яныма!» дин, кочып, кулына күгәреп алыр иде. Ә тегесе шуны гына көткән кебек аның муенына сарылыр, кайнар сулышы белән «Батырбаем минем. Артыгым!» дип җанны эретер иде. Карлыгач үзе дә сөелә, шул ук вакытта соя дә белә шул. Онытып буламы андый мизгелләрне.
Янәшәсенә Ташбай угланы килеп юрта башлады
Атам, бер киңәшем бар Кояш баюга таба тәгәри. Әнә теге елга янында төп куныйк. Кичтән калага кермик, диде
Якшы, диде Артык угланга карамый гына. Боерыгым җиткер. Елга буена туктыйбыз. Ул арада олау да килеп җитәр
Елга буена туктагач. Артык су янына төште, итеген салып аягын юды. тәһарәт аллы. Аннары яр өстенә менеп, юл намазлыгын җәйде, ахшам намазын укыды. Ул арада бавырчылар казан элеп, аш хәстәрли башладылар.
Артык итекләрен киде дә яр кырыена утырды. Елга киң гүгел, алай да балыклар чума, якында гына үрдәкләр бакылдый. Азамат егетләре бер чи!кәрәк китеп, мәзәк сөйлиләр Көлешәләр. Эңгер инде, ул да түгел мәче башлы ябалак иңри башлады. Тора да иңри, гора да иңри Ниһаять, тәмам караңгы төште. Күк йөзеп йолдызлар чуарлады. Сәер хәл. Җигү- лсат таулары янында да шу гай күккә карап ягкан иде. Ул вакытта Артык берьялгызы иде Карлыгачы да. Ташбае да юк иде. Иртән сугышка керәсе иде. ә монда исә калага җитәр-җигмәс туктап калдылар Артык атакайның калага бүген үк барып керәсе килгән иде, ни сәбәпледер угланы килеп туктан ы һәм ул карусыз аның теләген үтәде. Шик юк. угланны хан оныгы Хансөяр җибәргәндер Хәер, хан оныгы үзе тәкъдим итсә дә. Apr ык агакай каршы килмәгән булыр иде. Иртәнге якта, якты көндә калага килеп керү хәерлерәк булыр
Арыган тәнне бик гиз йокы басты, үзеннән ерак түгел урнашкан җансакчыларын чакырып алды, каравылларны тикшереп чыгарга купи ы һәм аг ияренә башын салын, йокларга яг гы.
Артык уянганда азамат егетләре торганнар, йогерә-йогерә елга буена төшен баралар иде инде. Артык га торды, буыннарын язын алды да су буена юные, биг-кулын юды һәм яр өстенә менеп, бавырчысы хәстәрләгән габынга у!ырды
Шулчак кала яклап
һай-һай-һай! дигән аваз ишетелде. Ул да түгел, азамат егетләр иярләрен куя башладылар, атларына менделәр
Кайсыдыр моннан оран салды.
һай-һаи-һай!
Оран салучы меңбаш Юлдаш иде. Аның тавышы каршы яктагы калкулыкка барып бәрелде, елга буендагы талларга килеп орынды, яр буйларында бераз тибрәлеп торды да елга! а кереп чумды. Артык авызын кул аркасы белән сөртте дә. ашка амин тотып, сикереп торып басты һәм:
Атларга!—дип боерды. Бу аның туган иле. туган җире, туган дала башы. Әнә шул дала башын, туган җирен ниндидер Күрәлән елгасы буйларында туып-үскән. Артык өчен чит-ят булган Сүбәдәй баһадир яуларга килә.
Бирмәс ул аңа илен!
Бирмәс! Карлыгачын да, Ташбаен да бирмәс!..
4
ан оныгы Хансөярне көтмәгәндә атасы Дәүран Шайтан каласына чакыртып алды һәм ул көн буена каланың серләрен өйрәтте. Шул вакыттан башлап, кала кирмәнс хан оныгы Хансөяр өчен тәмам сер тубалына әверелде. Каланың өстәге тормышы, корылмалары, җир астындагылар белән чагыштырганда кечерәеп калды. Ошбу серле каланың җанлы тормышы җир астында икән ич! Шайтан каласында ул оста Әхмәт белән танышты, бик рәхәтләнеп сөйләшеп утырды. Тархан Бәкер угланы оста Әхмәт зыялы вә хөрмәткә ия кеше иде. Хатыны да ипле, чибәр һәм кунакчыл булып чыкты.
Кем кушуы буенчадыр, атасы ана төньюлларын да күрсәтте Бу юлларны бары тик атасы һәм әмир Хаҗи гына белә икән. Атасы аңа. оста Әхмәт тә хәбәрдар, дигән булды. Хан оныгы Хансөяр атасы кылган могҗизаларга исе-акылы китеп йөрде Барча төньюлларын да. андагы амбарларны да атасы ясаткан икән, ләкин боларның һәммәсенә дә әмир Хаҗи хуҗа икән. Хәтерендә: җир астына манара аша керделәр Икенче катка күтәрелгәч, атасы ниндидер таш кисәген боргандай итте һә.м шундук ишек пәйдә булды. Башын ия төшеп, шул ишеккә юнәлде, Хансөяр аңа иярде. Керделәр, атасы үрелеп кенә кисәү агачы алды, ут салды һәм кул изәде.
Атам, әтием.— диде ул ниндидер баскычлардан төшеп, тау куышына килеп кергәч.— Без кай җирдә?
Без борынгы бабаларыбыз бакыр кайнаткан тау куышында, углан,—диде атасы һәм алга атлады.— Барысын да исеңдә тот. мин сине ары таба бирегә әллә алып килә алам, әллә юк. Урыс үзенә, магул үзенә илгә яу йөри башладылар. Борын заманда ошбу куышта бабаларыбыз дошманнардан качып торганнар
Шулай зурмыни бу мәгарә?
Бик зур. Ошбу мәгарәдән өч якка өч гөньюлы китә. Берсе елгага барып чыга, яр кырыена ук. икенчесе — чуен кайнатучылар төбәгенә, өченчесе урманга Кашан урманы тарлавыгы аша бирегә бер төмән сугышчыны яшерергә була. Киптерелгән ит. азык-төлек бер елга җитәрлек. һәммәсе дә мәгарә тирәли кызылган амбарларда саклана. Менә бу мәгарәне әмир Хаҗи сиңа тапшырырга, барсын да күрсәтергә кушты. Мин әмиремнең әмерен үтим, углан.
Нигә соң, әтием, боларны әлегә кадар сер итеп сакладың?
- Кемнән?
— Әйтик, миннән.
Әниең белә, күргәне бар. Әмир Хаҗи белә, биредә хәтта торып- торып китә. Ә менә сиңа моны белергә иртәрәк иде әле. Хәаер балигъ булдың, билеңдә хан тарафыннан тагылган кылыч, миннән дә фатиха алыр көнең җитте. Әмир Хаҗи пә урысларга нә магулларга ышанмый. Шуның өчен ошбу мәгарәне сакларга кушты, һич югы халкыбызның берише сакланып калыр. Яу яшенле яңгыр кебек бит ул. килә дә яндыра- 30
Х
талый, бала-чага белән хатын-кызны әсир итә дә китә. Ә туган җир кала. Ил кала
Чуен кайнатучылар да биреләме.’
Чуен кайнатучылар бу мәгарәне дә, төньюлларын да белмиләр. Аларның эшләре башка. Әмир Хаҗи аларга яхшы түли, торулары Ка- шан каласында. Зарланганнарын ишетмәдем
Тупларны да биредә коялармы9
Биредә. Туп коючы Яван үлде, урнысы оҗмахтадыр, әйбәт кеше иде. Аның урынына тархан Бэкер углы Әхмәт калды.
Биредә кайчандыр Болгар бабай яшәгән, диләр. Әллә юри. әллә чын. имеш, ул әле дә күрснгәли икән.
Яшәгән, һәм күңеле саф вә ихлас кешегә әле дә күренгәли.
Хан оныгы Хансөяр чак кына көлеп җибәрмәде, әмма кисәү яктысында атасының җитди йөзен күреп, тыелып калды.
Aiасы аңа һәр гөньюлын күрсә г те. бөтен булган амбарларны, хәтта хәзинә-байлык амбарын да ачмыйча гына күрсәтте.
Бу амбарның ачкычын әмир Хаҗиның берәүгә дә биргәне юк. Үзе генә керә Кайчак шунда хәтта купа кала, диде у г
Амбарны син казыткансыңдыр бит?
Мин казыг гым.
— Казыган кешеләр исәндер бит?
Алар әллә кайчан җир куйнында инде, углан. Бу юлны белүләре аларга кыйммәткә төште шул
Мөмкин хәлме Бу бш
Мөмкин, углан, мөмкин. Әмир әмере Алар түгел, үзем дә куркып йөргән идем әле. Тик әмир миңа тимәде. Әйдә, әмирнең кабул игү куышына кереп чыгыйк. Мин аны гәгаен сарай кабул итү бүлм.ке итеп ясадым.
Тупларны монда коялар, беләм. Дары каян килә соң Болгарга?
Дарыны чин вә табгач сәүдәгәрләре китерә, углан. Аларның бер дә Болгар белән сәүдә итүне өзәселәре килми
Атасы бер ишекне ачты, ишек калын имәннән ясалган, авыр иде Авыр булса да бик җиңел ачылды кебек.
Хансөяр башын ия төшеп, алдан китте. Эчкәре керә-керә, андагы җиһазны күргәч, гаң калды. Тәмам тәхег бүлмәсе кебек иде Түр якта тәхет, тәхег Византия чүпрәге белән капланган, терәкләренә барс сурәте ясалган. Ике яклап түмәрләр куелган Түмәрләр ишеккә таба түбәнәя киләләр. Димәк, әмир Хаҗи абасы биредә дә нәкъ сараендаг ы кебек кабул игә кешеләрне
Хансөяр гүр якка узды, тәхетне капшады, сул яктагы кечкенә өстәлгә игътибар итте. Өстәлдә көмеш савытлар, чынаяклар, бик тә маг ур игеп нәкышланган кувшин Кувшин зур гына көмеш табакта утыра, суы да бар бугай, корсагы дымланган
Әмир Хаҗига нигә кирәк булды микән монда тәхег, агам’
Тәхетне мин ясадым, ана ошады Мактады. Мин кинәндем Ә хәзер, әйдә, азык-төлек куелган мәгарәләрне күрсәтәм Бетеп киг. Дары мичкәләре тутырылган мәгарә әнә теге почмакта, ә менә монда ук-кора.тлардыр. Мин сиңа мәгарә тчендәге амбарларның каргасын биреп калдырырга гиеш. углан Әмир Хаҗи әмере Әмирнең Шайтан каласын сиңа калдырырга исәбе. Әйдә, яңадан тәхег куышына керик Син Коръән Шәрифкә кулың куеп ант ит. углан Ошбу кала серен һәм мин биргән карганы берәүгә дә күрсәтмәссең Шайтан каласы ошбу көннән синеке, уг ган. Бу әмир Хаҗи теләге. Угланы Җаббар һәм кызы Энҗебикә Ашлы каласында һәлак булгач, каланы сиңа калдырырга булды Тик янә бер нәрсә өчен ант итәрсең Всеволод О гя Оя кенәзләре Святослав һәм Изяслав кс- нәзләрдән Ашлы каласын яндырган, хатын-кызларыбызны «юир иген алын киткән өчен үч алырсың.
Алар кире тәхет ягына керделәр, түр якка уздылар һәм кечкенә бәрхет җәйгән өстәлдә яткан Коръән Шәрифне күрде Хансөяр, өстәл янына тезләнде, сак кына кулын изге китапка куйды.
— Инде ант ит. углан.
Йа Раббым. мин мөэмин-мөселманнарыбызны рәнҗеткән өчен изге юлдан язган кяфер күршемез кенәзләреннән үч алырмын. Мин ул залим кяферләрне һәлак итәрмен. Җәһәннәм газабы тул булыр аларга. Йа Раббым. мәнем антымны кабул ит. Йа Раббым. ошбу Шайтан калам бәла-казалардан сакла, имин яшәргә фатиха кыл!..
Хак. үч үчкә илтер, углан, диде Дәүран атасы угланны юатырга теләгәндәй.— Ашлы хатын-кызларымызны бауга тезеп, әсир итеп алып киткәндә халкымыз кан-яшь түкте Анаң Назлыгөл боларның барысын да үз күзләре белән күрә. Коръән Шәрифтә: «Аллаһуга һәм Расуленә каршы сугышкан яки җир өстендә бозыклык кылган кешеләрнең җәзасы: үтермәк яки асмак. яки уң кулын, яки сул кулын кисмәктер, ягъни үтерүчене үтерергә, талаучыны асарга, ә талаучы- урлаучының аягын-кулын кисәргә, яки илдән сөрергә», дип тикмәгә генә әйтелмәгәндер. Аннары янә изге китапта: «Бу җәза аларга дөнья газабы, ахирәттә аларны тагын да яманрак җәза көтә», диелгән, углан.
- Тик бит шул ук китапта: «Берәү угрылык кылып, золым иткәннән соң тәүбәгә килсә, алган малны иясенә тапшырса һәм бөтен булган бозыклыктан баш тартса. Аллаһы тәгалә аның тәүбәсен кабул итеп, гөнаһын ярлыкар. Аллаһы тәгалә һәрчак ярлыкаучы һәм рәхимле».— диелгән бит. атам.
Әй углан, явыз кенәз ишләре бер гаепсез Җаббар бәкнең изге канын коялар, халкымызның иманын мыскыл итәләр, каланы көл итеп, пыр туздырып талап китәләр. Аллаһудан ярлыкау юк аларга. Була да алмый.
Каланы ничә кенәз яндыра?
Икс туган киләләр Святослав белән Изяслав. Мәрьям ханбикә аларның һәммәсен дә белә. Хәтга ул да каргады бәдбәхетләрне. Гөнаһка керәсем килми, углан. Илһам хан ул яуны белгән, дип. әйтеп әйтәләр. Имеш, абасына үч игеп, урыс кенәзләрен Ашлыга котырткан. Тик берүк бу хакта берәүгә дә сөйлисе булма. Кеше сүзе кеше үтерер, диләр. Аллам сакласын, юк гөнаһың бар итеп, вакытсыз тәмугка керерсең.
Атам, мин ул кенәзләрдән үч алырмын. Мин бу хакта изге китапка кулым куеп ант иттем.
— Яхшы, углан. Инде картага күз сал.
— Бу картаны кем сызды соң?
Мин. углан, мин. Җир асты каласының бары тик ике картасы бар. Берсе әмирдә, берсе миндә иде. хәзер синдә була инде. Сакла син аны. углан. Менә монда һәммәсе дә сызылган. Елга буена төшә торган төныолы да. урман тарлавыгына чыга торганы да. манарага юнәлгәне дә. Манара аша кергәндә сак бул. ишек бик гиз ачыла һәм бик тиз ябыла.
Аллаһымыз саклар, ипшалла. атам. Без бит. атам. Арт ык атакай белән Саксип каласына китәбез. Картаны үзем белән алыйммы?
Карта синеке, углан, яшереп калдырасыңмы, үзең белән аласыңмы ихтыярың. Мин ул хакта хәбәрдар, дошманны урыс ягыннан көткән идек, ә ул әнә кай тарафтан килә
Магуллар күчмә халык, диләр. Алар килерләр дә яндырырлар- таларлар да китеп тә барырлар, ә менә урыслар килсә, төпләнеп калулары да бар. Урысның күптән күзе кыза Болгарга, атам.
Күршең яман булганчы, сыерың кысыр булсачы. дигәннәр, углан. Яманлык яхшыга илтмәс аларны да. Бер чыкмаса бер чыгар. Аллаһы тәгалә оныкларыннан булса да үч алыр.
- Бирсен Ходай.— диде Хансөяр һәм чыгарга дип кузгалды.
зге китап өстенә кул куеп ант итсә дә. хан оныгы Хансөяр урыс тарафына юнәлеш ала алмады, бүген бөтенләй капма-каршы якка юл тота- Саксипга. Ул хәбәрдар иде Каракорымда тәхеттә Чыңгыз ханның Үгәдәй атлы угланы утыра Урыс кебек эчә икән үзе. Димәк, юмарт кеше, баһадирлары ни гели, шуны раслап торучы. Атасы заманыннан ук шөһрәткә ия Сүбәдәй баһадир уң кулында утырадыр. Бу хакга аңа Илһам хан әйткән иде. Илһам хан абасы аның белән ачыкган-ачык сөйләште, бернәрсә дә яшермәде. Шуңа Хансөяр аңа тар-тылды, олуг ханны ихтирам итте. Ә менә атасы аның хакында яман хәбәр җиткергәч, юмам уйга калды Чынлап та, дошман Ашлы каласын яндырып-туздырып йөри, хагын-кызларны бауга тезеп, әсир итеп алып китә, ә ошбу калага кул сузардай арада торган Илһам хан гаскәренә елга аша чыгып, дошманны куарга әмер бирми Агасы әйткәчтен. бер тапкыр очрашкач, хан оныгы Хансөяр абасы Илһам ханга туп-туры: «Агилы каласын яндырганны карап торулары яман булгандыр», дип әйтге. Кыю кыланды хан оныгы Хансөяр, әмма олуг хан моңа бер дә күтәрелеп бәрелмәде.
«Хак. Ашлы абам биләмәсе Хак, урыслар Ашлыга яу килделәр, таладылар, бик күп халкыбызны әсир итеп алып киттеләр Яман эш. Сугыш-яуны кәсеп игеп күрә башлаган урыс күршеләребез өчен гадәти хәлдер бу Ләкин минем аларны. бигрәк тә олуг кеггәз Всеволод Олы Ояның угланы кенәз Юркәйне моның өчен бер дә яклыйсым килми, киресенчә, мин күршеләребезгә ачулы, үч алырга жай көтәм. Шул ук вакытта абамны да аклыйсым килми: әлеге кадәр миңа Шайтан каласын бирми Шайтан каласы минеке Олуг ханмы мин. юкмы, хан оныгы Хансөяр! Шайтан каласын миңа биргән хәлдә, мин аңа ярдәмгә бару гына г үгел. урысларны әсир итеп тотып китерәсе иткән идем Берләшергә кирәк безгә, аерылышмаска. Ә без ил-жир бүлешәбез! Мин монда, хан оныгы Хансөяр, бер абам әмир Хаҗины гына түгел, үземне дә орышам Әйе. беләм, ул да хаклы түгел, мин дә. Ул да бант бирми мин дә байт бирергә геләмим. Ләкин кем кемго баш бирергә тиеш соң йола вә гореф-гадәт буенча олуг ханга түгелме? Ә олуг хан кем?! Аннары гайрәтле кенәз Всеволод Олы Оя күптән вафат, ә угланы Юрий белән мин солыхта».
Боларньщ барысын да ишетүе кыен и ге Әмма хан оныгы Хансөяр олуг ханга бер сүз дә әйтмәде Олуг кенәз Юрий хәйләкәр дә соң Солыхта булгач. Болгарга үзе килми, ә башка гуганнарын җибәрә. Имеш, аның аларга катнашы юк Бәлкем, юктыр да. Кеггәз. гәр дә үзара тату яшәмиләр, гәрчә адым саен чиркәүгә кереп. Ходай алдында тәре үбеп антлар итсәләр дә. Шул ук вакыт га аның Илһам ханны да аклыйсы килмәде Гаеп апа да. гәртәдә дә бар иде Әмма ана хәлнең асылына төшенергә бирмәделәр Саксин каласына алып киттеләр. Ә биг олуг хан белән сөйләшкәннән соң ашыгыч гөстә азамат егетләрен алып. Владимир ка гасына габа ку ига гырга ният иткән и га Гик биредән исән- имин әйләнеп кайтса, Ашлыга яу килгән кенәзләрпе ул барыбер эзләп табар. Табар да үч алыр Нинди юллар белән? Анысын нык ian уй гыйсы бар: сәүдәгәрләргә ияреп барырмы, алай бсләнмс. бөтенләй башка сурәттәме? Әйтик, гап-гади мосафир булыпмы * Ни генә булмасын, ул барыбер Ашлы каласы халкы һәм туганые Җаббар өчен үч алачак!
6
арамалы кнрмәнендә хан оныгы Хансөяр берүзе бер бүлмәдә кунды Булат әмирнең икенче хатыны Сарбай ханның гәпчек кызы икән, аны ни сәбәпледер колач җәеп, якты йөз белән каршы алды һәм аерым бүлмәгә озата килде Бүлмәгә кергәч, әйт ге
3. «К У.» N1 3
И
К
33
Борчылмагыз, балакаем. Сүбәдәй зур гаскәр белән килми. Бачман җизнәй аңа каласын бирмәс. Тупларыгыз белән сез дә килгәч... Табанын бик тиз ялтыратыр.
Карале, җиңгәчәй, сез бар нәрсәдән дә хәбәрдар икәнсез бит.
Хәбәрдар, балакаем, хәбәрдар Соңгы орыпгга үзем дә катнаштым ич. Теге мөртәтләрнең берсен әсир итен алын кайт тым. Элек Акбикә түлкәй дә яу саен ук-җәя асып чыгар иде.
Кызлары Сөмбел дә анасы кебек кыюмы?
Сөмбеләме, балакаем? Сөмбеләм минем оҗмах фәрештәсе ул. Аңа гашыйк булмаган егет калмады бугай инде. Саксинда дим. Мәргән кыз ич. Егетләр белән бер җайда ярыша. Кыз кешегә килешеп тә бет мидер дә инде, анасы да яшь чакта шулай булган ич. Әле булса хәтеремдә, уктан алганда барысын да уздырыр иде, егетләрне дә. Яраталар инде үзен, барысы да ярата. Кыз булу бер бәхет булса, чибәр булу икеләтә бәхет, диләр бит.
— Юл бик озын булды, тузанлы...
Әй. гелән онытып торам икән ләбаса Мунчага бар. хәзер үк кит Хәйретдин!—дип дәште ишек аша яшь бичә Хәйретдин дим. кер әле бире.
Ишектә дәү вә иләмсез гәүдәле, башына кәләпүш кигән ир-ат пәйда булды.
Хан оныгы Хансөярне мунчага алып бар. йомышчысы бул.
- Рәхмәт сезгә, байбикә, мең рәхмәт.
— Бәрәкалла, рәхмәтләр әйтеп торырга. Башта юын. чистарын, аннары чәй хәстәрләрбез. Хәйретдин дим. син анда салкын кымыз алып барырга онытма. Эссе мунчада кунакның сусап калуы бар. Себеркенең дә җиллесен сайла, әмир киштәсеннән ал. мәтрүшкә кыстырып бәйләгәнен...— диде дә яшь бичә чыгып китте.
Тик шундук яңадан ишектә пәйда булды.
— Балакаем, сөйкемле йөзең, татлы телең өчен рәхмәт.—диде.
Хан оныгы Хансөярнең күңелен шатлык хисе биләп алды. Ошбу җиңгәчәсенең холкы вә кешеләр белән мөгамәләсе Сөмбелгә дә күчкән булса, ул аны тагын бер күрәчәк. Саксин каласында уннарча халык яши, һәммәсенең үз урамы, үз тыкырыгы. Алай да күпчелеген кыпчаклар тәшкил итә. аннары болгарлар, әзәриләр. әрмәннәр, угызлар, хәтта горҗиләр дә. бөҗәнәкләр. угызлар, башкортлар да бар икән. Саксин — Идел Җаек буйларында яшәгән халыкларның уртак каласыдыр. Болгарга сәүдәгәрләр Саксин аша үтә. Базары булган каланың халкы да бай була.
Мунчадан соң тирләп-пешеп, баллап чәй эчеп утырганда хан оныгы Хансөяр моннан ике-өч ел гына элек Болгарда күргән Бачман баһадир кызы Сөмбелне күз алдына китерде. Тутасы дөрес әйтә, чибәр иде кыз. гәрчә гәүдә-сыны яңа гына түгәрәкләнә башлаган булса да. күзе булган кеше (бигрәк тә үсмер егет моны күрми калмады). Хансөяр дә күрде һәм берничә көн гүзәл кызның йөзен хыялыннан җибәрә алмый йөдәп йөрде, гүя кыз аны сихерләгән иде.
Шулвакыт аны әмир Булат дәштереп алды. Хансөяр битен-башын сөлге белән сөртте дә. хезмәтче Хәйретдингә рәхмәт әй ген. әмир янына ашыкты. Ул килеп кергәндә Булат әмир Артык атакай белән чәйләп утыралар иде. аны табынга кыстадылар.
Утыр әйдә, Хансөяр, утыр-утыр, тартынып торма. Без менә Ар1ык атакай белән Сүбәдәй баһадир турында сөйләшеп утырабыз әле. Сәер хәл. нә куа аны монда, ни калган аңа биредә? Ике тапкыр кыйнап җибәрдек бит инде.
Миңа калса, диде тезләрен чәнчеп табынга утырган хан оныгы Хансөяр. Сүбәдәй баһадир мәрхүм Чыңгыз ханның васыятен үти. Ау- ропа илләренә чыгу өчен Болгар магуллар өчен бугазга кадалган сөяк булып тора. Ә Чыңгыз хан мәрхүм угланы Җүсигә диңгезгәчә яшәгән халыкларны яулап алырга кушкан.
— Нинди диңгезгә?
Әдрән диңгезенә кадәр дип уйлыйм. Миңа бу хакта Кол Гали хәзрәтләре сөйләгән иде.
һы, һич булмас димә, бәлкем Сүбәдәй баһадирның уенда чынлап та шул хыял ятадыр, Артык атакай, син нә уйлыйсың’
Канга сусавыдыр. Каз каны эчеп йөри, лиләр бит. мөртәтне
— Кем әйт те? — дип сорады әллә юри. әллә белмичә Булат әмир
— Кһм. әмир, беләсең булса кирәк, аның хатыны миндә бит, Карлыгачым Сүбәдәй хатыны
һы. кичә үлгән булсам, бүген белми калган булыр идем, кичерә күр әмирең, баһадир. Кан эчә. димәк, кансыз, явыз ул адәм.
Явыздыр, явыздыр, анысына шигем юк. диде Артык атакай һәм. амин тотып, тора башлады.
Йокларга вакыттыр. Иртән иртәрәк кузгаласы итәрбез. Рәхмәт, әмир, чәең тәмам сөякләрне эретте.
Атакай чыгып киткәч, әмир Булат хан оныгы Хансөяргә бакты Атакайга ни булды?
— Кәефе ки ген тора. Угланы Ташбай, меңбаш дим. Сүбәдәйнеке бит. Атакай ул баһадирны угланы белән хат ыны артыннан йөрмиме дип шикләнә.
Менә сиңа мә! һич булмас димә, -диде кинәт кенә тынычланып әмир Булат. Тик ялгышмыйк әле. энекәш, ялгышмыйк Сүбәдәй баһадир хатын-кызга мохтаж кешеме Аяк астында уралалардыр әле. Аннары, илдә хатыны бар. диделәр, угланы. Сәүдәгәрләр барысын да житкереп торалар, иншалла. Тегесе моның икенче әйләнеп кайтуына тагын бер малай табып куйган, ди. Юк. Сүбәдәйгә хатын кирәкми. Сүбәдәй. мөгаен, мәрхүм Чыңгыз ханга биргән вәгъдәсен үтәргә телидер.
Бик ихтимал, диде хан оныгы Хансөяр
Менә нәрсә, хан оныгы Хансөяр. Алай-болай эшләр начарга китә икән, бирегә чаптар җибәрегез. Үзем киләм ярдәмгә Мин бу хакта Артык агакайга да әйттем, сиңа да әйтәм Ул онытса, чап (арыңны үзең юлла. Аннары мин аның тупларыннан да баш тарттым Ул монда биш йөз тупчысын калдырырга иткән иде. кирәкми Орышның яманы Саксин- да булачак. Инде бар. ял ит Иртәгә юл чыгасың
7
аксин каласы күренүгә, бер төркем азамаг егет алдан элдерделәр, әмма Артык агакай аларга тукталырга кушты һәм тупчылар олавын ур гага алырга, ике меңбашны алга җибәреп, уртага олауны кертеп, арттан Юлдаш мсңбашка барырга боерды
Ташбай меңбаш белән хан оныгы Хансөяр азамат егетләре белән аллан кит теләр. Аргык агакайның күңеле тыныч түгел иде Саксин белән ике ара якынайган саен. Сүбәдәйнс ешрак күз алдына кигерде Әле аг өстендә килеш, әле чабып бара. имеш, әле юртасында утыра. Тезләрен җәйгән, уң кулын тезенә куйган, буын-буын бармаклары кәкерәеп тора, сул кулында касә әллә кан эчә, әллә кымыз Ә менә йөзен төгәл генә гәгаенлый алмый Ташбай угланы алдан китте Күңел тынычсызлыгы, бимазалануы шул углан өчен ләбаса! Үзе генә килгән булса, үлсә дә үкенмәс иде. ә менә Ташбае Җитмәсә Карлыгачына, орышка китәбез, ул гынамы. Сүбәдәй белән күзгә-күз очрашачакбыз, дип әйтмәде Гомер булмаганны, аглар алырга барабыз, дип я пандалы
Әллә соң барлык азамат егетләрен дә хан оныгы Хансөяргә тапшырып. нинди булса сәбәп табып. Ташбай угланын илгә кайтарып җибәрсенме’ Юк. анда вөҗдан газабы гына кичерер наган алдында, орыш була калса кырда ягып калган егетләре каршында ’
С
Артык атакай җансакчысын дәшеп, меңбашларның хәлен белергә кушты һәм ашыкмаска боерды. Аннары икенче җансакчысын мулланы чакырырга җибәрде.
Олауда тирбәлеп кенә бармасын әле, ат менеп тиз генә мине куып җитсен, — диде.
Болгардан ук бергә чыккан, әмма олауда гына сәфәр кылган мулла ат менеп, янына килеп җиткәч, атлар атлаган көйгә:
- Саксин каласы еракмы әле, мелла?—дип сорады.
Калага килеп җиттек инде, кул сузымы гына калды, баһадир,— диде аптырабрак калган мулла
Артык алга бакты, чынлап та даланы бер итеп, Саксин каласы җәйрәп ята иде. Мәчет манаралары күккә баккан, күп булмаса да биекләр. мәһабәтләр. Ул арада Бачман баһадир егетләре килүчеләрне күрделәр бугай, кала яклап өермә кү тәрелде. бер төркем атлы алдан барган меңбашларга таба килә иде.
Әләмнәрне күтәрегез! Быргычылар, керешегез! — дип боерды Артык атакай.
Урра. урра. туганнар, кардәшләр! — дип кычкырышты азамат егетләр.
Бачман баһадир егетләре килеп туктауга, барысы да бер җай белән атларыннан төштеләр һәм күкрәкләренә кулларын куеп, баш иделәр дә ат башларыннан тотып, акрын гына тупчыларга таба кузгалдылар, һәр меңбаш тупчылары башында әләмнәр җилфердәде, быргылар ярсынды
Икс меңбаш та атларыннан төшеп, саксинлыларны көтеп алдылар Йа Хода, иң алдан дияргә була Бачман баһадир кызы Сөмбел килә ләбаса. Хан оныгы Хансөяр атын йөгән башыннан тоткан килеш, аңа таба атлап китүен сизми дә калды. Ни тамаша җиткән, ни тамаша үскән Толымнары түшендә, тәңкәләре зеңли, үзе елмая, күзләре елтырый.
Сөмбел!
- Хансөяр!
Әллә тагы икесе берьюлы кычкыргангамы, үз тавышларын үзләре ише I мәделәр, әллә соң йөрәкләре генә бер-берсенә шулай дәштеме! Күзгә-күз карап туктап калдылар, бермәлгә генә, бары тик бермәлгә генә өнсез тордылар. Беренче булып Сөмбел аңга килде.
Без сезне кичә көткән идек, хан оныгы Хансөяр.
Булат туганыйда булдык, җибәрмәде,- дип аклангандай итте Хансөяр Сәлам сиңа. Бачман баһадир кызы Сөмбел.
Сөмбел аның янына ук килде, камчы тоткан кулын иңенә куйды
Ул арада алар янына меңбаш Ташбай килде, баш иеп сәлам юллау урынына бер тезенә төште, кызның җилән чабуын үпте.
Саксин гүзәлләренә кәттин-кәттин сәлам!—диде ул.
Барыгыз да исән-саумы соң. Сөмбел?!
Аллага шөкер Әйдәгез, атланыгыз атларыгызга, алар сезне көтәләр. Капкалар ачык!
Барысы да атларына менделәр. Артык атакай килеп җитте һәм баш иеп кенә кызга сәлам бирде дә камчысы белән:
— Минем арттан, юртып кына! дип боерды.
Бачман баһадир кызы исә аргамагын арт аякларына бастырды һәм аты дүрт аякка басуга, сызгырып җибәрде, туры айгыр кош кебек алга очты, бары тик муенында! ы өрфә яулыгы гына очып калды, аны исә кыз артыннан кузгалган Хансөяр тотып алды һәм өрфә акъяулыкны әләм игеп күтәрде.
Саксинга! Саксинга!
Калага өйлә вакытында гына кереп беттеләр. Капкаларны япкач, сарайга таба кузгалдылар. Сарай болдырында аларны Бачман баһадир. Акбикә һәм кыпчак куштаннары, кала имамы көтә иде. Кунаклар сарайга якынлашуга, алар барысы гүбән төштеләр дә Артык атакайны һәм аның меңбашларын кушкуллап күрешеп, каршы алдылар. Аннары имам
сәфәр сүрәсе» әйт те. Бары тик шуннан соң гына азамат егет ләрне алдан әзерләп куелган йортларга озаттылар. Ьачман баһадир һәм Акбикә янында мелла Хакимҗан белән агакай Артык кына калдылар. Акбикә аларны сарайга әйдәде.
Шунда йөгерен алар янына бикә кызы Сөмбел килде. Артык кыз баланы күрде дә таң калды чибәр вә сылу иде кыз бала, хәтта Сөмбелгә мелла Хакимҗан да игътибар итте, ачкан авызын яба алмый торды бугай. һәм бүлмәгә урнашкач, юынып тәһарәт алгач кына, янәшәсенә килеп утырган атакайга
Ошбу баланы фәрештәләр үпкәндер, күз алмалы гүгел үзеннән, диде.
Кызлары чибәр, диде Артык ни өчендер Карлыгачын күз алдына китереп Андыйлар сирәк була Ходай тәгалә моңа барысын да ишеп биргән: йөзне дә. сынны да. мөлаемлекне дә.
Әйе. җиткән кыз. тәмам өлгергән Тәнендә җаны булган егетнең күзе төшмәсә. ул егетне табибка күрсәтергә кирәк булыр иле.
Күрмәдеңмени. Бачман баһадирның кайгысы кызында түгел, кайгысы йөзенә үк чыккан. Ишек гәбендә Сүбәдәй баһадир Аны монда нигә килә дип беләсең? Әнә шундый чибәрләрне бауга бәйләп, күпләрен богаулап Каракорымга озатырга. Әйтте миңа кала имамы. Бачман баһадир Илһам ханнан гаскәр сораган икән, ә ул өч мең тупчы җибәргән.
Бирешмәбез, баһадир, иншалла. бирешмәбез. Хәйлә белән булса да җиңәрбез
Дөнья илләрен талаган Сүбәдәй хәйләсез орышадыр, дип уй-ламыйсыңдыр. шәт. Ул бәдбәхеттә мең горле хәйлә бардыр Болгарда сөрлексә дә. башка халыкларны бик тиз җәтмәсенә эләктерә Ишеттек, җиткерделәр.
һич булмас димә, агакай Артык. Тик шайтан өмегсез. ли бит.
Мелла башың белән шайтаннар г урында сөйләп утырма әле Тизрәк ашка дәшсеннәр иле гә. табын янында киңәшергә иде нә кылабыз. Бачман баһадирның йөзеннән үк күрдем, ниндидер өметсезлек чалымнары бар сыман. Сүбәдәйнең кем икәнен барыбыз да беләбез. Аны җиңүе җиңел дигәннәр барысы да оҗмах га утыралар инде Мин җүләр һаман тарткалашам.
Бачман баһадир да.
Шул без икәү генә калдык бугай инде, ике баһадир. Калганнарын, урысларны әнә күнгән киез аегында тончыктырды. Сәүдәгәрләр җиткереп гора, барысын да ишетеп горабыз, кем. мелла Хакимҗан
Иншалла. Раббымыз калдырмас, ил басарга юл куймас.
Карале, мелла Хакимҗан. гиде дисбесен гарта-гарта Apr ык агакай. Хәзер безне аш янына чакырырлар, ягыш мәҗлескә Кем сый- фа г ында кабул ггтөрләр безне, ә ’ Бс гмисең’ Юк г ыр шул. юк г ыр Ә би г аңа Илһам хан гаскәр ышандыргандыр Гаскәрдә кимендә ике-өч төмән була. Син бит минем өчен мелла гына гүгел. рухи агам да. кинәшчем дә. сер саклаучым да. Әйг әле сер булмаса. Илһам хан Бачман ханнан хаг алганны сиңа әйттеме?
- Гөнаһка керәсем килми, баһадир, булмады андый хәл Ә мин. баһадирым. Бачман баһадирга ышанам
Мин дә ышанам Тик әллә нигә минем яңа гына мыек чыгын килгән егетләремне күрде дә йөзенә карашы пәрдә иңде диярсең, кара коелды. Бачман баһадирны мин белем, ул шундук уйлады орышчы.гар түгел болар
Ә тупларын?
Туплардан да шул авызларыннан әниләре сөте кипмәгән яшь гәр агачак биг инде, мелла Хакимҗан
Бар нәрсә дә Аллаһы тәгалә кулында, баһадир Артык Япанны күрербез Мәҗлестә меңбашлар да. ягъни угланнар да бу гыр биг'*
Артык атакай түр яктагы мендәргә күчеп кырын төшкән меллага күз ташлап алды. Сәер хәл. мелла Хәкимҗан аңа һәрчак җавап табар иде. Ялгышып та җавапсыз калмас. Ахыр чиктә Коръән шәрифкә таяныр. Аллаһы тәгаләгә юллар. Китап сүзләре белән бәхәс җебен ныгыту әйбәт, вәләкин тормыш җисмәсе җиргә якынрак тора шул. Бәлкем, ул Аллаһ чынлап та җирдә булган һәммә нәрсәне күреп, күзәтеп торадыр, хаким булмыйча гына хөкем итүе шуннандыр. Әйткән бит Коръән шәрифтә: «Теләгән кеше Коръән белән гамәл кылсын да. үзенә Раббысының җәннәтләренә бара торган туры юлны сайласын»,— дигән.
Кунак бүлмәсендә алар икәүдән-икәү генә, ни әйтсәң дә шаһит юк. Ләкин ни әйтә ала баһадир Артык мелласына? һични! Мелла һәрчак хаклы Тик хакыйкатьне һәрчак изге китаптан гына эзләү үзе хата түгел микән7 Шул ук изге китапта: «Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч килер, җәһәннәм чокырына орыр», димәгәнме. Димәк, изге китап берәүгә дә ялган сөйләргә кушмаган. Ә кайбер очракта изге китап сүзләренә таянып, акны кара дип өстен чыкканың ла бар синең, мелла Хакимҗан. Тик бу хакта синең белән бәхәсләшәсем генә килми.
— Артык баһадир, кешенең Аллаһ каршындагы хөрмәте биләгән җире вә байлыгы белән түгел, иманы белән үлчәнәдер, хак дингә инануы белән һәм изге гамәлләр кылуы белән.
һәй. мелла, синең белән әңгәмә вә гәп тотып утыру үзе бер дөньядыр, үзе бер гомердер. Алай да. нигә һаман мәҗлескә дәшмиләр? Әллә соң азамат егетләрем урнашкан өйләргә барып кайтасымы, мелла Хакимҗан?
Әйе шул.—дип кырын төшкән җирдән кузгалды мелла Хәкимҗан- Барып килү хәерле булыр, хәлләрен дә белербез.
Җансакчылары аларны озата барды. Ләкин ярты юлда аларга мең- башлар үзләре каршы очрады Иң алдан Ташбае килә Җилле килә, башын чөя төшкән, бер башка ишләреннән буйлырак. Угланын күрүгә. Артык атакайның янә йөрәге кысылып куйгандай итте.
- Безгә бара идегезме, атакай? диде хан оныгы Хансөяр.
Әйе. Әллә сезне дә мәҗлескә дәштеме Бачман баһадир?
- Юк, дәшмәде. Без. атакай, сездән кичке уенга чыгарга рөхсәт алырга бара идек. Бик әйбәт урнаштык, барысы да җайда.
Чыгарсыз,— диде Артык, мелласына карап елмаеп куйды.— Кызлар да буладыр инде анда. Кыпчак кызлары, чаялар, җорлар, чибәрләр...
Иә-йә. Артык, угланнарны ялыктырма, күп сорашма Оялтасың.
— Рөхсәт, рөхсәт, дидем бит инде.
— Урра! дип өчесе тиң кычкырганнарын, ахрысы, сизми дә калдылар. Ташбай угланының күзләре елтырап китүен күреп. Артык үзе дә шатланды.
һәр меңбаш. һәр йөзбаш. һәр унбаш үз кешеләре өчен җаваплы. Искәрдегез!?
Искәрдек, атакай!
«Менә шулай.— дип уйлады Артык, угланнар яныннан йөгереп китеп баргач. Шулай. Тормыш ул. Бүген күңел ачасыз, иртәгә, бик ихтимал, орышка керергә туры килер. Бәлкем әле кайберләрегезгә орыш кырында ятып калырга да туры килмәгәе Ташбай. Ташбай. Юк-юк. аның Ташбае шәһит китмәс. Аллаһы тәгалә аны саклар...»
8
такай буларак. Артык мәҗлес түрендә утырды Ул бик күп ашады, алга куйган бер ризыктан да баш тартмады. Бишбармак та ашады, кымыздан, әчә балдан да йөз чөермәде, чия төнәтмәсеннән дә. Аның онытыласы, сөйләшәсе килде. Мелла исә әче әйберләрдән бөтенләй баш тартты, бары тик ризык-нигъмәтләрдән генә авыз
А
иткәндәй капкалап утырды һәм күбрәк тыңлады. Ул яугир түгел иде. шунын өчен дәшми утыруны артыграк күрде Аннары Бачман баһадир янәшәсен 1ә утырган имам хәзрәтләре дә дәшми, ул да ризык-нигьмәт белән мәшгуль, әйтерсең дә бүген-иртәгә каланың һәм халыкның язмышы да хәл ителми иде Артык атакай тупчы егетләрен мактады, минем мең тупчым, дошманның бер гөмәненә каршы тора ала дип шапырынды. Күпне күргән, бихисап орышларда катнашкан, җиңү тантанасын, җиңелү гарьлеген җаны- гәне белән татыган, Ходай саклап, әлегә кадәр исән-имин яшәгән Бачман баһадир башкаладан килгән тупчылар башы Артык баһадирны тыенкы гына тынлап угырды. Кала башлыгы Бачман баһадир уйлана иде бәхәссез, кала кадәр каланы Сүбәдәй явыннан бер тупчылар гына коткара алмас, гәрчә Артык атакай шулай дип ярпачланса да. Кала имамы баһадир Бачманнан җавап көтте, кунакның шапырынуын ул да ошатып бетермәде, мәгәр сүз әйтергә кыймады. Атларга куйган гуйлар һәммәсе өчен дә яна корал иде. шунын өчен булса кирәк. Бачман баһадир да дәшми утыруны артыг рак күрде. Алай да сабыры төкәнде, әйтеп ку йды:
— Карале, баһадир, әллә соң иртәгә тупчыларың сынап карыйбызмы? Әйе. ядрәләр салмый гына.
Бик әйбәт булыр иде. дип сүзгә кушылды ир-канатып куәтләгәндәй Акбикә бичәсе. Артык баһадир мең тупчысын куяр, ә без бер төмән сугышчыбыз аңа каршы җибәрербез, атасы дим?
- Кһм, дин кисәк гамак кырды Apr ык. әмма сер бирергә теләмәде. Кһм, кем, ни. сылу бикәм. Мин риза Сынашыйк. Егетләремез дә чирканчык алырлар. Тик багучылар да булсын иде
- Алышучылар булса, Саксинда багучылар җигәрлек, баһадир. Бөтен төрки дөньясының ачык авызы бездә.
Килешле тәкъдим, бикәм, килешле, диде Бачман баһадир хәләл җефетен куәтләп
Алайса хәл иттек. Иртәгә иртәнге якта Аллага тапшырабыз?!
Тапшырабыз, баһадир. Әзерлә тупчыларыңны, диде Бачман баһадир сүзне төгәлләп.
Мелла Хакимҗан Артык баһадирның кыланышын табынга утыргач та килештермәгән иде. иллә каршы әй гергә кыймады «Әйдә, алышсыннар,—дип уйлады ул Кем белә, бәлкем, тупчылар орышта бөтенләй аргык чылбырдыр»
Мәҗлескә хан оныт ы Хансөяр чакырылмаган иде, мелла Хакимҗан шуңа шөкер кылды Чөнки Артык баһадир чынлап га узынуның чигенә җиткән, тыяр әмәл калмаган иде. Атакайның кыланышы хан оныгы Хансөяргә ошамас, бәхәсләшеп китәрләр һәм икесе тиң кәттә баһадир Бачман алдында мәсхәрәгә калырлар, дип борчылуы иде. Ул белә. Аргык баһадир дөньяви бәхәсләрдә сәяси осталыктан мәхрүм заттыр, гәрчә орыш кырында тәмам җен сыйфатына керсә дә. Олуг шәех тара фыннан баһадир Артык егетләренә мелла итен җибәрелгәч, ул тәмам коелып гөшкән иде Авылга җибәрсәләр, бер хәл. анда халык сабыр була, монда исә җыен яшь-җилбәзәк, җит мәсә сәяси яктан баһадирлары ташка үлчим Аның бер дошманы бар Сүбәдәй баһадир Бары тик аны белә ул. Бангка дошман ана дошман түгел Юк. Болгарның дошманы бер Сүбәдәй генә түгел, урыслар да бар Алар ла болгар тарның канын бик күн койдылар. Баһадир, телгә беткән булса да. мантыйк фикергә сәләт ie түгел, ә менә хан опыты Хансөяр бар яктан ла зиһенле, аңа биргән Ходай сәләтне Шулай инде, берәү тә ишелеп килә, берәүдән сүгелеп тора, ә җеп очы бер Аллаһы тәгалә кулында Ул нә кыла, шул булыр Илһам хан җибәргән тупчы егетләрнең хәрби уенда ук отылулары бар иле. шуның өчен мелла Хакимҗан кыяр-кыймас кына
Тикгорганда хәрби алыш җыены уздыру килешерме икән соң. бикә.’ диде һәм өстәде Кеше көлкесенә калмабызмы’ Саксинда ( ү бәдән шымчы тары да бардыр, күрерләр, баһадирларына җиткерерләр, һәр кешегә сакчы куя алмассың ич
— Алышу—азамат егетләрне сынау ул, мелла Хакимҗан. Әйдә, алышыйк. Бикә әйтмешли, минем егетләр дә чирканчык алыр, тупчылар да сынау узарлар. Магулларда ике орышның берсендә гуп кебек корал күренмәгән иле кебек.- диде Бачман баһадир.
— Сүбәдәй үзе кай тирәдә соң? Бик якын булса дим?.
— Багучыларым җиткереп торалар, Сүбәдәйгә бирегә җитәргә шактый бар әле Ашыкмый ул. жәйли-җәйли килә.
Димәк, көченә ышана, — диде моңа кадәр бер кәлимә сүз дәшми утырган имам.
Мин үз тупчыларыма ышанам. Яшь булсалар да ушлылар. батырлар. Иншалла, бу юлы да йөземә кызыллык китермәсләр.
Анысы хак. заманында урыслар явыннан Болгарны шул туплар гына саклап калды.
— Саклый алмады шул, атамыз Сәлим хан яучыларга өч мең ал- гын-көмеш чыгарып бирде.
— Аның каравы, бикә, урысларның өч мең сугышчысы кирмән буенда ятып калды.
Яу йөргән кенәзгә сугышчы ни ул,— дигән булды кайнарлана башлаган мелла Хакимҗан Алай да кенәз китте бит, китте! Димәк, курыкты, әнә шул туплардан курыкты. Болгарда хәзер махсус тупчылар бар Беришен без аларның монда алып килдек.
— Тик, кем, мелла Хакимҗан, алдан кычкырмасак нде. Сүбәдәй баһадир да дөнья арбасыннан төшеп калган адәм түгел ич!—диде кала имамы.
- Кычкырам, кычкырам, имам, кычкырам, чөнки хакым бар.
Бачман баһадир кәперәя башлаган Артыкка карап, ирен чите белән генә елмаеп алды, мәгәр сүз әйтмәде.
Азамат тупчы егетләрең яуда сынарбыз,— диде Акбикә— Йә. табындагы ризыклардан җигешеп утырыгыз әле Артык баһадирым, җитеш әле, әнә бавырын да кап, үпкәсен дә. Кызларым куырды.
— Сөмбел кызың дамы? Бикәм, дим?..
— Сөмбел кызым да, Сөмбел кызым да. баһадирым. Җитеш.
Кызыңыз чибәр, сылу. бикә, ай-һай. тормас ул сезнең җайда. Бигрәк килешле инде, балакай, фәрештәләр затыннан диярсең. Күрдем дә менә, билләһи. Карлыгачыма охшатып куйдым. Күзләре дә. үзе дә гел Карлыгач инде менә Җил кән икән инде кызыңыз. бикәм, җиткән. Угланнарын башлы-күзле итәргә теләп, яучылар җибәрүчеләр дә булгалаган- дыр инде, бикә?
— Булды, булды, баһадирым, кызлы йорт баллы була бит. балга чебен-черки кунмый торамы, диде Акбикә эчке бер горурлык белән гүзәл кызы Сөмбел өчен кинәнеп. Үзеңнең Карлыгачың ни хәлдә соң, баһадир?
Артык баһадирның йөзе ачылып китте.
— Рәхмәт, рәхмәт, бикәм. Карлыгачым белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп торабыз.— Үрелә төште һәм бикәнең колагына: — Балага узды, олгаймыш көнендә, диде.
— Бирсен Ходай, бирсен Ходай. Исән-имин дошманны җиңеп, ил- Болгарыңа әйләнеп кайтырга язсын, баһадирым.
— һәй. бикәм. Карлыгачым минем изге зат биг Йөзен намазлыктан алганы юк. иншалла. Аллаһыбыз ташламас, ярдәм кулын сузар. Менә сез олгаймыш көнегездә әнә нинди гүзәл бала таптыгыз бит әле. Уртак бәхег жан куанычы, ди бит.
— Ташбаең күрдем дә шаккаттым, баһадир. Тәмам ир-егет булган. Меңбаш икән үзе.
- Меңбаш. меңбаш. бикәм. Углан биленә Илһам хан үзе кылыч такты.
Нигә соң Карлыгачың да үзен белән алмадың?
Киләсе дә иткән иде. Әллә нигә тыелып калды шунда.
- Әллә сон Сүбәдәенә ran булырмын дип курыктымы, баһадирым'.’ Алай астыртын сөйләшергә өйрәнмәгән мин. бикәм
«һәе, менә ул Сарбай хан кызы Күр инде нинди сорау бирә дә. кай яктан кабыргага төртә». Артык тәмам айнып китте сыман, җайлабрак утырды, тамак кырды, әмма әйтер сүз тапмады. Күр инде, тәмам авызны томалады да куйды, җүнсез хатын, дип үзалдына зарланып алды Артык Тик дәшми утыруны да килештермәде, ир-ат ләбаса ул.
Чынын гына әйткәндә, курыктым, бикәм Карлыгачым — минем җанымдыр. Ташбай угланым тәнемдер Җаным белән Карлыгачым тоеп торсам. Ташбаем үз янымдадыр янә җаным тыныч
Ташбаең атасына кылыч күтәреп чыгармы сон, баһадир?
Ул аның агасы икәнен белми, бикәм
Ә белсә, белсә, нә кылырсың, баһадирым' Чарасыз кала күрмә, чарасыз дим. Әйт син аңа бу хакта
Булмастыр анысы, бикәм Куркам. Аннары нигә кирәк аңа моны белү. Мин атасы, мин бактым, мин кеше иттем аны
Ә җан җан аныкы, баһадир. Җан гартмаса да. кан тарта, диләр бит Сүбәдәй утыз-кырык мен сугышчы белән килә. Без бу хакта хәбәрдар. Җитмәсә, Ташбай кебек угланы янында Күлкәй. Илдә тагын бер малае калган, диләр. Тайчин атлы бут ай. шулай диде сәүдәгәрләр.
Сүбәдәй минем кан дошманым. Мин бары тик шуны гына белом, бикәм. Мин аңа, ул мина ошбу дөньядМ көн күрсәтмәс хәлдәбез. Кайчак уйга калам, бикәм, әллә, мәйтәм, Карлыгачын оныта алмыймы, шуңа яу йөриме Болгарга?
Ул очракта Сүбәдәй туры Болгарга яу йөрер иде. баһадир
Болгарга теше үтмәсә, Саксиннан башларга ниятләгән булса? Мин ышанмыйм аңа. ышанмыйм, бикәм. Күп халыкны алдады инде ул корыч баһадир Чыңгызы вафат, олыс түрәсе Җүси лә Ул һаман Болгар дип авыз суын корыта Үз башына гына булса ярар иде. бикәм
Тупчыларың берсе меңгә тора дидең бит. җиң син аны. баһадир, җиң. Җиңдә данга күмел'
Apr ык үз янына күчеп утырган бикәгә тәгаенләбрәк карады
Бу хәл бер минем тупчыларым кулыннан гына килмәс, бикәм Илһам хан. әмир Хаҗи чиггә торалар Менә шуны аңлап җиткермим мин Алай да мин Бачман баһадирга ышанам. Без аңа Саксин каласын бирмәбез.
Илһам хан безгә гаскәр ышандырган иде. баһадирым, ә ул тупчылары белән сине җибәргән. Саксин Сүбәдәй кулына төшсә. Болгар озак яши алмас, баһадир. Сүбәдәй барыбер Карлыгачыңа барын җигәр Ат астына аркылы ятмыйлар, алай гына котылып булмас Сүбәдәйдән
Инде соң. бикә, язганы булыр Тик мин каланы Сүбәдәйгә бирмәм. әйе. ат астына аркылы ятып булса да. каланы саклармын, бикә.
Сиңа Илһам ханга түгел, әмир Хаҗига хезмәт итәргә булган, баһадир Минем аңа ышанычым зуррак
Ул да безне читкә какмалы, бикәм. Туплар аныкы, корал аннан.
Гаскәр Илһам ханныкы, корал әмир Хаҗиныкы Ике туган ана бүлә Болгар-ана туган ил ул. баһадир шде Акбикә һәм Артыкны калдырып, күчеп утырды.
Хикмәт, ике туган ике юнәлештә хәрәкәт игә икән шул Тик максатлары бер ич и me Сүбәдәй кулыннан йолып алып кл ту. Сүбәдәйгә Саксинны алу җиңел кала далада Магул rap апа орышалар Урман- суларны яратып бетермиләр Бо пар каласы исә урман эчендә дияргә була Аннары чигенгәндә Сүбәдәй Саксиша кереп, у те белән бер кыпчак табибен алып китә Димәк. С аксин ю гы аңа таныш
Apr ык агакай тыенкы гына е гмаеп утырган Бачман баһадирга карады. Кем Саксинла гурә’ Бикәме. Бачман баһадирмы’ Бер Хода белә Кем генә булмасын, кала аларныкы Болгар төбәге. Сакларга кирәк каланы, бирмәскә Сүбәдәйгә. бирмәскә!
ртән уянгач. Артык баһадир кичә кич мәҗлестә булган хәлләрне күзаллап ятты. Әйе. кичә ул килешмәстәй күп сөйләде.
Табында без барыбыз да батыр, барыбыз да әтәч шул. Ул да кичә әтәчләнде. Баһадирга хас сыйфатмы бу? һич юк' Булган хәл өчен үкенү, үртәлү аңа соңрак тагын бер килде азамат егетләрен алышка чыгаргач. Иртән торып, алар янына ашыкты, алышка җыенырга боерды. Ә үзе күзәтә башлады. Азамат егетләре атакайларының боерыгын карусыз үтәргә керештеләр.
Туып килгән көн матур, күк йөзе аяз. дөнья шәме — кояш мөлдерәп күтәрелеп килә.
Артык җансакчысыннан атын соратып алды, атланды, тезелеп баскан тупчылары каршыннан йөреп чыкты. Ул алышка Юлдаш меңбаш тупчыларын алырга булды. Калганнары тамаша кылырга, гыйбрәт алырга тиешләр иде. Әлбәттә, ихлас дошман юк. ләкин бу хәрби уен алар өчен зур сынау иде Ул арада бер чаптары килеп тә җитте: Үргәнеч капкасы аша Бачман баһадир сугышчылары хәрби уен үтәсе җиргә китеп тә баралар икән инде. Җилле халык кыпчаклар, кай арала җыенганнар да. кай арада орыш үтәсе кырга юнәлгәннәр Артык атакай кулын күтәрде.
Азаматларым, угланнар! Шулай да үзеңезне орыш кырында дип уйлагыз. Курыкмагыз! Атаңызның йөзенә кызыллык китермәгез! Алга! Кузгалдык!..
Кыпчак халкын аңлавы кыен иде Бу халык беренче булып Болгарга кушыла. Болгар ханнары ни сәбәпледер хатыннарны телән кыпчак хан-нарыннан алалар. Шуннан туганлашу башлана. Икесе дә төрки халык, гореф-гадәт-йола бер. хәтта гора-бара дин дә исламга әверелә. Бары тик Илһам хан гына Үльдәмирдән Мәрьям атлы марҗа кызына өйләнде, һәм гомерен бер хатын белән уздырып ята. Булат угланы Карамалыда өч хатынга ия. ә хан кадәр хан. Ханбикәсе марҗа?. Әллә соң шуңа — хатыны марҗа булганга Саксинга гаскәр җибәрмәдеме Илһам хан? Бик ихтимал ич! Тикмәгә генә борынгылар: «Ир—баш. хатын муен».— дип әйтмәгәндер. Күрәсең, марҗа хатын ир-канатын Үльдәмиргә таба боргандыр. Чыңгыз ханның җиңелмәс баһадиры Сүбәдәйне һәм нойоны Җәбәйнс пыр туздырып, җиңеп кайткач. ни сәбәпледер. Үльдәмир кенәзе Юркәй Илһам ханга кораб-кораб бүләкләр җибәрә һәм борынгы бабала- рыча солых төзи. Имеш, «кайчан таш өскә калка, колмак бата», шул чакта ошбу солых бозылыр. Илһам хан әллә йомшаклык күрсәтте, әллә хатын йогынтысына бирелде килеште. Аксакаллар: «Ибраһим каласын кай 1 арып, әҗерен түләсен, шуннан солыхка тамгаң салырсың», дип әйтсәләр дә. Илһам хан солыхка тамгасын сала. Тик Юркәй кенәз үзе килмәсә до, күп тә үтми шул ук урыслар Ашлыга яу киләләр ләбаса. Илһам хан сәясәтен аңлавы кыен иде Артык баһадирга. Әмма ни генә булмасын, ул Болгар баһадиры һәм дошман кай тарафтан гына килмәсен - Артык алгы сафта булыр.
Артык атакайны меңбаш Юлдаш куып җитте.
Максатың бердер синең, меңбаш: укчыларны сибеп тарату. Калганы синең эш түгел. Бердәм һөҗүм сафын югалткан укчылар болгансалар, шул җиткән. Игелек сиңа, меңбаш Юлдаш.
Азамат егетләре сафка тезелә калды. Артык баһадир гамаша кылырга килгән Акбикә белән Бачман баһадир янына килде Сынбат гәүдәле, аз сүзле Бачман баһадир атыннан төшкән һәм имам хәзрәтләре белән нидер сөйләшеп тора иде. шуңамы. Артык туп-туры бикә янына килде, агыннан төште, сәлам бирде
Бачман мен тупчыңа биш мең укчы куйды, баһадир. Сынап карыйк, кем алдырыр Укчыларның максаты тупчыларга җитү Корбансыз булмас, корбансыз уен булмый.
И
Тупчыларым уктан алмаслар шәт. бикә?
Алмаслар, баһадир, һәр укчынын үз тамгасы Кем ала. жавабын да үзе тотар Андыйларны бездә таш атып үтерәләр.
Көгмәгәндә кала халкы уен үтәсе төбәккә җыела башлады. Моны көтмәгән Бачман баһадир белән Акбикә күзгә-күз карашып алдылар һәм икесе дә елмайдылар. Шаккатасы түгел иде. кыпчак халкы гомер-гомергә хәрби уеннарны яратты Бачман баһадир сакчыларына халыкны туктатырга. орыш кырына якын җибәрмәскә кушты. Ул арада кашыклар кактылар, бау суздылар. Ниндидер киез җәйгән арба китерделәр. Бачман баһадир бикәсе белән анда күтәрелде. Артыкны, мелланы, имамын дәшеп алды.
Артыкның күзе тупчы егетләрендә иде Халык шау-шу килә Ә тупчы егетләр тезелеп, сафка басканнар. Укчылар күренмиләр әле. Менә офык читендә өермәдәй җайдаклар күренде. Алар әле сибелделәр, әле жые шылар, әле таралдылар. Кайдандыр, җир астыннан диярлек баһадирның сылу кызы Сөмбел килеп чыкты, янында ахирәте. Бикә аларны арбага дәште. Сөмбел агасы янына килде, колагына нидер әйтте. Бачман баһадир хатынына күз сирпеп алды да. теге баш игәч, кызына ияк какты.
Акбикә эшнең нидә икәнен аңламаган, күрәсең, ир-канатына үпкә катыш караш ташлады.
Агасы, син рөхсәт иттеңме?
Барсыннар, уен ич. - диде ата кеше.
Кыз балаларны хәрби уенга... -дигән булды Акбикә, гәрчә үзе шушындый уеннарда катнашып үскән булса да. Тәмам ирдәүкә игеп бетердең инде үзен, атасы.
Ил язмышы бер ирләр кулында гына түгел, бикәм, хатын-кызлар кулында ла.
Артык баһадир бикә янынарак күчеп басты. Аңа нидер әйтергә һәм уй фикерен борып җибәрергә теләде, әмма тел очына җай сүз килмәде. Шулчак берәү
Киләләр, киләләр! — дип кычкырды.
Чынлап та. биек булмаган үртә меңләгән җайдак менеп баскандай булды, алар бертын гына туктап калгандай иттеләр дә яңадан кузгалдылар. Шулчак алар каршына Сөмбел белән ахирәте килеп җиттеләр. Сибелеп һөҗүмгә күчәргә җыенган гаскәриләр тук ran калдылар, берара тыз-быз йөрделәр. Apr ык күреп торды, гаскәрбаш менбашларын чакырып алды, атларыннан төшми генә киңәштеләр Шуннан соң гына яуга кузгалдылар
Юлдаш меңбаш та тик тормый, тупчыларына тагын да җәелебрәк басарга боерды һәм кисәү агачларына ут алдырды. Ниһаять, ат тояклары тупылдаган тавыш га тамашачыларга килеп иреште. Халык шаулаша башлады Киртәләргә бәйләгән атлар да тынычсызланырга югынды Кайсы тартылды, тезгенен өзеп, далага чыгып чапты, кайсы әрнүле кешнәде. Артык баһадир моңа бер дә борчылмады, аларның атлары гуп тавышына күнеккәннәр, өйрәтелгәннәр иде инде, ә менә Бачман баһадир атлары дулый башласалар, нишләр укчылар
Укчылар бик гиз якынайдылар. Юлдаш меңбаш кисәү агачларына ут алырга боерды Менә укчыларның ат башлары аермачык күренә, егетләрнең «урра!» тавышы яңг ырады Юлдаш меңбаш кулындагы кисәү агачын филтәгә төрпе һәм шундук укчылар ягында ыгы-зыгы китте, бериш җайдак кисәк кенә тук ran калды, беришенең аты дулады бөтенләй кире якка алып кит теләр. Ләкин шактый зур төркем, туплар төтенен ерып, якын ук килделәр. Җәяләрендә уклар. Тупчыларны гулганага алгач. Бачман баһадир уенны туктатырга боерды Ул Артык баһадирга карамады, арбадан төште дә укчылар башында килгән меңбашына таба кипе Apr ык шунда гына курдс. меңбаш ат башына кара чүпрәк бәйләгән иде күзен каплаган Ә күзе күрмәгән ат. кая кусаң, шунда бара
Артык та арбадан сикереп төште. Бачман баһадир артыннан йөгерде. Бу отылу иде. укчылар аз санлы булсалар да, тупчыларны тулганага алдылар. Хак, моңа кадәр туп гөрселдәвен ишетмәгән атлар гына түгел, кала халкы да курка калган иде, ләкин таптылар бит җаен укчылар, гулганага алдылар тупчыларны. Ул арада атасы янына Сөмбел кызы килде, атыннан төште. Аның ат башына кара чүпрәк капланган иде. ~
Уен бетүен аңлатып, баһадирның җансакчылары колгй башына бәй-ләнгән әләм белән хәбәр сала; халык гөжли, шау-шу, ләкин укчылар вә тупчылар янына халыкны җибәрмиләр
Атам, атам! — диде кыз әчисенә якын килеп, атыннан төшә- 1өшә Без аларны җиңдек, җиңдек! Бик тиз тулганага алдык.
Рәхмәт, кызым, алдырдыгыз, рәхмәт. Гатаулла меңбаш, хәзер үк укчыларыңны алып кит. Бачман баһадир кызына таба иелде һәм: Атларның күзләрен бәйләргә кем кушты? — дип сорады
Мин. атам.
Менә моны аермачык ишетте Артык баһадир һәм меңбашы Юлдашны дәшеп алды. Кай тарафтандыр хан оныгы Хансөяр белән меңбаш Ташбай килеп чыктылар. Ни өчендер Бачман баһадир аңа мөрәҗәгать итте:
Хансөяр меңбаш, ошадымы орыш?
Укчыларга дан дияргә генә калды, баһадир
Баһадир Бачман кызының иңенә кулын куйды.
Бүген ял. Бәйрәм Ул Артык баһадирга таба борылды.— Баһадир каршы түгелдер бит?..
Мин азамат егетләремә кичке уенга чыгарга рөхсәт бирдем инде, баһадир. Ә син үзең кара.
Син хаклы, баһадир. Ә без кичке мәҗлестә әлеге уеннан нәтиҗә ясарга тырышырбыз.
Бер уйлаганда, баһадир Бачман хаклы иде. Уен аларга ниндидер тәҗрибә өстәде. Киңәшергә кирәк. Бәлкем, тупчыларны алгы сафка чыгарырга кирәк булгандыр. Хәрәкәт итә-итә атарга"?. Хан оныгы Хансөяр дә күзәткәндер, Ташбай угланы да—алар ни әйтерләр иде икән?.. Тик аларга тияргә кирәкмәс. Кичке уенга чыксыннар, ял итсеннәр. Яшьлек ике килми...
Бүлмәсенә кайткач та. сәкегә сузылып, кулларын баш астына куйган хәлдә, бик озак уйланып ятты Артык баһадир. Тупчылары белән Саксин каласын шаккатырырга килгән Артык баһадир көлкегә кала язды. Күз ачып йомганчы Бачман баһадирның укчылары аның тупчыларын тулганага алдылар.
Ниһаять, аны мәҗлескә дәштеләр. Табында шул ук кешеләр. Кала имамы гына күренми Артык шул хакта сорагач, Бач.ман баһадир:
— Аны никах укырга алып киттеләр. Тарханымның кызы кияүгә чыга,— диде.
Җитешеп утырыгыз, кунаклар.— диде Акбикә, ризык-нигьмәтлә- рне күчергәләп.
Артыкның кәефе юк иде. кичәге җор телен гүя җил алган иде.
Рәхмәт, бикә, әллә нигә тамактан үтми тора. Мин укчыларны шулай тиз тупчыларга җитәрләр дип уйламаган идем, бикә. Ә ул әнә ничек булып чыкты. Укчылар күз ачып йомганчы тупчыларымны боҗрага алдылар.
Кызым Сөмбел укчыларга атларның күзләрен ябарга дип барып әйтмәгән булса, укчыларның тупчыларга килеп җитүләре икеле иле. баһадир.
Алай икән,— диде үзалдына сөйләнгәндәй, беренче тапкыр ризыкка үрелеп, Артык баһадир - Алай икән. Димәк, бу хәйләне сәнен гүзәл кызын җиткерә, бикә?
Ул җиткермәсә, башка берәү җиткерер иде. һәр чирнең үз даруы була, баһадир, бер дә исең китмәсен. Җитеш әнә. аша.
Меллам, син ничек уйлыйсың? Безне шулай Сүбәдәй баһадир да төп башына утыртмасмы?
Барысы да Хода кулында, баһадирым Алл аһ ы тәгалә ошбу кызга хәйлә җибәргән Күзен бәйләгән ат сукыр тавык бит ул. Кая кусаң, шунда бара.
Кһм. анысы шулайдыр тулаен, кем. меллам. Тик бит бу ысулны мөртәт Сүбәдәй дә куллана ала Кем әйтә ала. кала халкы арасында аның шымчылары булмагандыр, дип Димәк, безгә бер-бер башка чара кулланырга кирәк. Бәхәссез, алгы сафта тупчылар булырга тиеш, ләкин тупларын ату белән чигенсеннәр, алгы сафка укчылар чыксыннар. Төген арасыннан дошман килеп чыгуга
Мин дә шул турыда уйлап тора идем. Аргык баһадир, диде кала түрәсе. Тупчылар, укчылар, сөңгечеләр, аннары ыргакчылар Иң соңыннан кылыччылар ябырыла.
Бачман кардәшем, магул гаскәре башында корыч баһадир Сүбәдәй гора. Үзе генә киләме ул?
Угланы Күлкән белән Агасы Җәбәй нойон, аяклары сызлауга сылтап, яу йөрүдән баш тарткан, диләр. Багучыларым әйтүе буенча. Сүбәдәйнең безгә өч-дүрт көнлек юлы калган икән Ашыга төшсә, ике көндә килеп җитүе дә бар. Әмир Хаҗидан чаптар килде Җик Мәргән баһадирын ярдәмгә җибәргән.
Йа Аллам, бирсен Ходай, диде, мелласына күз ташлап. Арлык.
Болгарның олуг ханы Илһам сезгә безне юллады, баһадир
Бачман баһадир дәшмәде. ApibiK башын түбән иде Ул хаклы иде. Илһам хан Болгарның олуг ханы Иң әүвәл ил иминлегснә ул җаваплы иде югыйсә.
Борчылма, баһадир, ризык-нигъмәз бар. корал бар. Гаскәр әзер. Хак. мин. Сүбәдәй баһадир кебек, бер Саксинымнан дүрт гөмән сугышчы җыя алмадым, әмма өч төмәнгә якын ат менгән сугышчыларым бар Сүбәдәй баһадир белән беренче орышуыбыз гына түгел. Артык кардәш, иншалла. каланы саклап калырбыз
Аргык баһадирга, янәшәсендә бавырсак капкалап утырган мелла Хакимҗан пышылдап кына яңа хәбәр җиткерде
Баһадир кызы Сөмбелне азларның күзләрен бәйләргә хан оныгы Хансөяр өйрәткән, диделәр.
Инде амин тотарга җыенган Артык кырпачага яңадан утырды. Ләкин мелланың сүзләрен Акбикә дә ишеткән икән. Ул тыенкы гына
Ул бала бер тапкыр кызымны Газраил тырнагыннан алып калган иде инде, мелла Хакимҗан
Әйе, җинаятьме бу? Түгел, әлбәттә. Ләкин барыбер күңелне нидер тырнап алды. Артык янә амин тотарга җыенып, торып китәргә талпынды Юк. хан оныгы Хансөяргә үпкәләмәде ул Дөрес эшләгән Дошманның да бу ысулны уйлап табуы бар иде. 'I ик барыбер кәефе кырылды Җитмәсә. Акбикә хан оныт ы Хансөярне яклап утыра. Хыянәтме бу. җинаятьме? Бер Хода белә, бер Хода хөкем итсен Әмма аның да бу хәлгә бәһа бирергә хакы бардыр бит. Ул аның менбашы. аңа буйсынырга тиешле кеше'
Артык атакай, утырып, утырып, лиле сабыр тына Акбикә, баһадирның борсалануын күреп Гасабиланма. баһадир Яңалык әй тәм үзеңә, сөенче
Йа Хода, әйтә күр. бикәм, әйтә күр Сөенчегә сөенмәгән кешене күргәнем юк әле минем.
Баһадир, кичә кич миңа сәнең Ташбаең белән хан оныгы Хансөяр килен керделәр. Берсе мәнем кызым Сөмбелне җитәкләгән, икенчесе Айгөлне...
Йә-йә. бикә, ымсындырма инде алай Яшьләр арасында нә булмас Әллә соң кызларны рәнҗеткәннәрме, туна язмаганны’
Юк-, та. баһадирым, юк-ла, .Акбикә нр-канаты Бачман баһадир ятына күз төшереп алды. Агасы дим. син дә тыңла әле
Миндә дә булдылар алар, бикәм. Мин фатихамны бирдем инде.
Бик әйбәт, аталары. Бик әйбәт. Акбикә һични аңламый утырган, мәгәр күптән инде аңлаган Артык баһадирга таба борылды. - Баһадир, угланың миннән Айгөлне сорады. Хан оныгы Хансөяр мәнем кызымны алып китәм дип күркәләнде. Нишләем. мин дә риза булдым. Бактым да балаларга, елап та җибәрдем Яшем ага да ага менә, тыелып кына торасы иде дә. Кем яшь чакта гашыйк булмаган да. кем өйләнмәгән дә, кем кияүгә чыкмаган...
Карале, бикәм, мин кая соң, мин — атакайлары. Әллә соң мине риза булмас дип уйлауларымы?..
Ярый, хуш, аларны гына озаткан идем, каршыма тагын җиде егетең килеп басты, барысы да кызлар җитәкләгән. Бикәмез. безгә дә фатиха бирегез, дип торалар. Түзмәдем, күрдем дә үзләрен кычкырып елап га җибәрдем. Бәхетләре генә була күрсен инде.
Артык битен генә сыпырды да сикереп үк торды һәм әле булса чәйләп утырган мелласы Хәкимҗанга:
— Син нәрсә карадың, меллам, ә?! Нәрсә карадың?! Борын төбендә орыш. Ә синең егетләреңдә кыз кайгысы!
Кыз түгел, өйләнү кайгысы, баһадир, диде тыныч кына мелла Хакимҗан.
Сабыр ит. баһадир.—диде Бачман баһадир — Иртәгә синең тарафка тагын унлап егетең кыз ияртеп килмәгәе әле. Бикәдән фатиха алырга тагын килгәннәр, ата-аналары белән үк. Кызлар үзләре.
Кыпчак кызларымы?!
— Кыпчак кызлары, баһадир. Бездә кызлар бөтен азамат егетләренә дә җитәрлек, иншалла.
Бу, әлбәттә шаярту иде, Артык баһадир көлемсерәргә итте, әмма иреннәре тыңламады.
— Никтер егетләрең башта безгә киләләр, әллә синнән куркалар инде, баһадир? диде Акбикә, Артыкның күзләренә туры карап.
— Сез барысына да фатиха биргәнсез. Изге эштер, бәхәсләшәсем килми. Мәгәр мин бар бит әле — атакайлары! Бәлкем, мин дә фатиха биргән булыр идем.
Утыр әле. кардәш, утыр. Утырып сөйләшик. Инде болай килеп чыккан икән, килешик. Хан оныгы Хансөяр никах укытамыз. дип бара, угланың Ташбай да. калган егетләрең дә. Мин имамыма әйттем, бер ишне дә кире борма, дидем.
— Тор әле. меллам, тор. Ишелеп утырма. Синең дә никах укырга хакың бардыр бит?! диде Артык, үзе дә сизми сабыры төкәнә башлап.
— Йөрәккә йөгән салып булмый, баһадир. Өйләнергә теләгән егетләреңә каты бәрелмә, бәхиллегем юк!—диде Акбикә җитди төстә.
- Бикәм, диде, аның янына ук килеп. Артык. Бикәм, аппагым, мин риза, риза. Тизрәк угланымны күрәсем килә. Башта атасы белән киңәшкән булса соң. Айгөл дигән кызны җитәкләгән, дидең бугай, ул бала миңа ошады. Тик, бикәм, борын төбендә орыш ич Кайсы шәһит була, кайсы кала, дигәндәй...
— Яшьләрнең күңелләрен төшерү килешмәс, баһадир, диде бикә һәм Бачман баһадирга карап:—Без атасы белән уйлаштык-уйлаштык та табышкан яшьләргә иртәгә үк никах укытырга, туй итәргә булдык.
— Иртәгә үк, һич кичектерми?!
Иртәгә үк, һич кичектерми, баһадир Артык.
Ләхәүлә-вәләкуәтә, бикә. Туй ук, бу ни дигән сүз инде? Нә калым, нә бирнә, дигәндәй. Минем егетләрнең күтләрендә бер ыштандыр.
Мелла Хакимҗан тамак кырды.
Калым бар безнең, бикә. бар. Илһам хан бирде.— диде.
- Мелла хаклы, калым бар икән шул. Тик бит аны Илһам хан башка максат белән бирде. Нә ашарбыз, кем исәбенә яшәрбез?
Сабыр, сабыр ит әле, кем, мелла Хакимҗан. Сабыр изеп тор.
Рәсүлемез Мөхәммәд әйткән...
Торып тор дим. меллам, торып тор! Сүз миңа бирелгән, мин егетләрнең атакайлары Әйе. мин аларнын аналары да. аталары да. Минем янә бер сорыйсым килә бикә, килешерме бу хәл?
Нигә килешмәсен, баһадирым, нигә килешмәсен ди. Куанасы ит. угланың өйләнә Яшьлек ике киләме. Инде әйтмәсен әйттерәсең инде Алай-болай була калса, ичмасам. Аллаһым үзе сакласын, кояш нурында барыбызга да урын җитәрлек, ирләре шәһит булсалар, әйе. дәвамнары калыр, баһадир, дәвамнары. Ил куәте балада ич! Син үзең сон. кайдан таптың Карлыгачың? Орыш кырында түгелме?!
Артык кулларын җәйде
Тукта әле. тукта әле. бикәм, нигә сез мине үгетлисез. Үгетләмәгез сез мине. Миңа сез базарбаш Габдрахманны табып китерегез Мин ана акча бирәм. ә ул миңа кияүгә чыгасы кызларның ата-аналарына мал- бүләк табып китерсен Шул гына. Янәшәсендә басып торган мелласы, баһадирыннан бу сүзләр чыгуга, кулын күтәреп дога укып алды, аңа карап, һәммәсе дә дота укырга керештеләр Килешү шуның белән тәмамланды.
10
ртык баһадир өйләнергә теләгән барлык егетләр белән дә сөйләшеп чыкты, иң соңыннан хан оныгы Хансөяр белән угланы Ташбайны дәшеп алдЫ. Аңа калса, бу эшне алар башлаучы иде. Сөйләшә вә аңлаша торгач, шулай булып чыкты да. «Ярый, дип килеште ул эчтән тснә. Үз ярларын Саксинда тапканнар икән, бихуш. кавышсыннар Кияүгә чыта торган кызга кияү табу бер бәхет булса, орышка керә торган егеткә өйләнү икс бәхет»
Атакай Артык күрде’ өйләнәсе егетләр генә түгел, калган ишләре дә тырышын тупларын чистарталар, атларын карыйлар, ук-җәяләрен барлыйлар. кылычларын чарлыйлар Койма атна азамат егетләргә Саксин кызлары каран тора. Кызлар, тупчы егетләр бирегә килеп урнашкач га. тамаша күрергә килгәндәй, коймага килеп сарылганнар иде. Беренче көнне Артыкның моңа бер дә исе китмәгән иле. бүген исә кияү күзләргә килгән кызлар аның эчен пошыра башладылар Әмма күз алдына Ташбай угланы сайлаган, килен буласы кыз Айгөл килүгә, үзалдына елмаеп куйды. Сукыр түгел, күрде, күзәтте, атасының фатихасын алгач Ташбай үрле-кырлы тына сикермәде шатлыгы күзләренә генә гүгел. йөзенә үк бәреп чыкты. Ул атасы алдына тезләнде дә баш иле Артык аның башына кулын куйды һәм гүя тәненә ниндидер тетрәнү иреште Углан шатлыгы аңа да күчкәндәй булды. Әйдә, өйләнсен, бикә әйтмешли, ир китә, хатын кала. Ташбае орыш кырында ятып калса, һич югы Карлыгачына киленен алып кайгыр Аннары кыз тар тапкан угланнар киләчәктә ил терәге булачак ич Кем ут ир кеше? Ир кеше ил саклаучы, игенче, көтүче, гаилә башы, иң мөһиме, хатын-кыз канында дәвамын калдыручы Ди-мәк. иргә чыккан хатын и тис ил. ирне ир игүче икән бит Ил киләчәге хәзер алар кулында. Утлан чынлап та Айгөлгә гашыйк икән тигез гомер итсеннәр Ул тынамы, гашыйк кешене сөйгәненнән аерсаң, аның чирт ә сабышуы ихтимал И т данын, халык санын дәвам итү өчен бары тик бер тол бар ике затның мәхәббәт аша кавышуы Мәгәр бу хәл адәм баласы өчен үзенә бер тантана булсын иле. Юкса ил ирсез, халык дәвамсыз калыр Мелла хаклы, ир-ат чын егет икәнен орыш кырынла корал тотын кына расламый, аның иң зарур максаты хатын-кыз тәненә үз дәвамын сызын калдыру. Сиңа да килде ич ул бәхет. Артык Шу тай булгач, карасыннар Саксин кыз тары тунчы егетләрне, күзләсеннәр Кем дә кем өйләнергә тели иртәгә үк никах укыта башларга Каладагы бар мулланы чакырып
А
Артык азамат егетләрен дәшеп алды, барлык меңбаш. йөзбашлар да җыелгач, арбага менеп, аларга күз ташлады һәм бөер гүреннән чыккан тавыш белән болай диде:
Азатларым, кем дә кем Саксин кызларына өйләнергә тели, иртәгә иртән үк сарай каршына парлашып килсеннәр. Никах уку булачак һәм иртәгә үк туй да итәрбез. Куанычы — сезгә, мәшәкате миңа. Артык атакаегыздан сезгә ошбу изге эшкә фатиха!
Урра! Урра! кычкырды азамат тупчы егетләр. Очлымнар һавага очты, бер-бсрсен котлау, кочаклашу китте. Артык арбадан гөште, меңбаш лар атакай каршына килделәр.
- Рәхмәт сиңа, атакай,— диде хан оныгы Хансөяр.
Игелек сиңа, атаем,— диде угланы Ташбай.
Артыкның күзләре дымланды, читкә борылды, бармак очы белән яшь бөртеген сөртеп алды һәм калтыранган тавышын сизәрләр дип булса кирәк, җансакчысы тотып горган агы янына атлады.
Бүген кичке уенга, иртәгә никах укытырга.— диде хан оныгы Хансөяр, арбага менеп басты һәм шулай дип барчасына да кычкырды. Койма буена килеп сарылган кызлар да чыркылдаша башладылар. Артык атакай, тамак төбенә килеп тыгылган яшь төерен йота-йота. сарайга таба кузгалды. Туй мәсьәләсендә бикә белән киңәшәсе, Бачман баһадирны күреп, багучыларыннан килгән хәбәрне беләсе бар иде Иртәгәсе туйны Сүбәдәйнең бозып кую ихтималы бар иде.
11
ан оныгы Хансөяр аңа каршы алырга килгән көнне үк гашыйк булды Сөмбел аның күз алдында үсмер чакта авыру килеш сакланган. Монда исә җиткән кыз басып тора. Нурлы йөзеннән күзләрең алмалы түгел. Бөтен кыланышы, зифа гәүдә-сыны. елмаюлары, тулыланып киткән калку күкрәкләре күз ташлау белән үзенә җәлеп итә һәм әсирләндерә иде. Ул аны бу кадәр чибәрләнеп китәр дип уйламаган иде, баксаң күзең алмалы түгел ләбаса!
Сөмбел атыннан төште, аңа таба килә башлады. Юк. алиһәдер бу. кайчандыр бит очларына ут капкандай сырхаулап яткан кыз түгелдер. Хан оныгы Хансөяр аның кулына кагылды һәм кызның һәр буыны зеркүен. тоемлы хәбәр итүен сизүгә, чак кына аягына төшмәде. Ләкин моны меңбаш Ташбай эшләде. Үкенү соңрак килде. Ә бит ул да аягына төшә ала иде. Хан оныгы, янәсе, горур. Юкла. бер дә горур түгел, ул бары тик каушап кына калды. Кыйгач кара кашлы, зәңгәр күзле, кайтарылып торган керфекләре лепердәшеп куялар, бит очындагы миңе әле чокырчыкка бата, әле үзалдына елмая кебек. Сусыл алсу иреннәрендә кинаяле, мәгәр үз иткән мөлаем елмаю
Мәхәббәт аны әнә шулай үз ташкынына алып кереп китте. Ул аңа шул хакта әйтәсе итте, әмма тел очына бер генә матур сүз дә килмәде. Хансөяр тирә-ягына күз ташлап алды, барысы да күрешә, таныша Атакай угланы Ташбай да Сөмбел белән килгән кызга нидер сөйли, әмма ул да сүз таба алмый изалана, кызның коралларына соклануын аңлатырга теләп, әле хәнҗәренә, әле кылычына кагылып ала. Аларга Сөмбел дә игътибар итте.
Минем ахирәтем ул, Айгөл,- диде.
Егете меңбаш Ташбай. Мәргәнебез. Атакай угланы.— диде хан оныгы Хансөяр ни әйтергә аптыраудан.
Аннары алар сарайга таба кузгалдылар.
Хан оныгы Хансөяр ат га барган Сөмбелдән күзен ала алмады. «Мин аңа гашыйк, мич аңа бер күрүдә гашыйк», дип тәкърарлады. һәм шунда гына аңлады Саксинга ни өчен ашкынуын. Бачман баһадир кызын күрергә теләгән икән ич, күңеле тарткан. Ул бүген иң бәхетле кеше. Хак.
Х
күрүгә каушады, кызның җанын эретердәй татлы сүзләр әйтә алмады. Ләкин ана багар, аны күрер өчен Аллаһы тәгалә үзе аны бирегә алып килгәненә гәгасн инанды Сөмбел кебек сылуны аның очратканы булмады. булса да берәү дә болай әсәрләндермәде, күз явын алмады. Ул бер күрүдә Бачман баһадир кызына гашыйк.
Урнашкач, ген килгәч ул һавага чыкчы Күк йөзенә бакты. Аллаһы тәгаләдән үтенде шул кыз белән мин бәндәңне кавыштыр, дия-дия догалар укыды Күк йөзен чуарлаган йолдызлар арасыннан аның йолдызын эзләде, чөнки аңа балачакта «һәр кешенең үз йолдызы була, һәр кеше үз йолдызы белән туа»,— дип әйтә торганнар иде «Мин аны таптым, мин бәхетле, дин пышылдады ул. әйтерсең лә кем дә булса аны тыңлап тора иде. Күңелем күк йөзендә булса, күзләрем синдә. Сөмбел, синең йолдызында. »
12
ызлар тавында хан оныгы Хансөяр аны үзе эзләп тапты. Ташбай Айгөл беләчч Сөмбел яныччда иде инде.
Хәерле кич. кызлар!
Сине көтәбез, Хансөяр, диде Ташбай. Сөмбел тәмам таптыра башлады.
Менә ул мин. Сөмбел туташ.
Әйдәгез «Әйлән-бәйлән» уенына, диде Айгөл һәм Ташбайның кулынначч алды.
Бара чорыгыз, без хәзер, диде Хансөяр
Ә без. хан оныгы Хансөяр, елга буена төпчәбез. Төпчәсеңме миччем белән?
Сорап тора чагын, төшми буламы. Кыз үзе үк аның кулынначч алды, һәм алар йөгерә-йөгерә елгага чаба киттеләр. Яр өстснә килеп туктагач, сулышларына кабып бертын чордылар да. кыз егетнең күкрәгенә башын салды. Хансояр аччы кулына күгәрде һәм бер урынла зырылдатып әйлән-дерергә тотынды. Аннары аякларына бастырды ла күзләренә карады.
Мин сине ярачам. Сөмбел. Сөмбелем дим.
Мин дә. мичч дә сине ярачам, хан оччыгы Хансөяр.
Моннан ары мичч сине берәүгә дә бирмәм, берәүгә дә.
Мин синнән берәүгә дә китмәм, хан оныгы Хансояр Пәйгамбәреме» сораса да.
Мин синең калаң Саксиш а Сәмрау кош канатында очып килдем. Сөмбел
Мичч сиччечч бире киләсеңне төшемдә күрдем. Күргәч» төшемне анама сөйләгәч: «Гашыйк булырсың, балакай, чик багпың югалтма», диде. Ә минем ул башны юч ал тасым килә. Хансөяр
Илгә дошман килә. Сөмбел Яман дошман.
Дошманча каршы син яу чыгасың, син. Хансөярем
Минем орыш кырында ягын калуым бар, Сөмбел.
Гәкъдирдән узын булмый, хан оныгы Хансөяр Ләкичч без бүч ен бергә, минем синнән аерыласым килми Орышка мин лә синең белән чыч армын
Син хатын-кыз, Сөмбел. Асыл зачның максаты башкадыр.
Беләсең килсә, хан оныгы Хансөяр, борышы кыпчак хатын- кызлары дошман белән ирләр сафында орышканнар. Ир вә хатын бер затта булган
Борынгы бабаларыбыз чорында, бик ихтимал, шулай буачандыр да. Сөмбел Хәзер гаманалар үзгәрде. Кораллар камилләшә, орышлар яманлан» бара
( ин мине куркытасың, хан оныгы Хансөяр Кыз ечегснең күкрәгенә чаянды. чәүдәссн чигкәрәк аллы Карашы гөшге. Тик иртәгә бу
К
көн булырмы, кабатланырмы бу мизгелләр, хан оныгы Хансөяр1 Адәм баласы үлми ич. тәне кала җаны күккә аша һәм бала сурәтендә кире әйләнеп кайта. Орыш кырында ятып калсак ахирәттә бергә булырбыз. Орыш кырында, изге юлда һәлак булган кеше шәһит оҗмах иясе булыр, ди.
Хансөяр кызлар тавы ягына каерылып карады Ул тарафтан җыр тавышы килә, аерым кычкырган авазлар ишетелә. Яр астында тасма кебек сузылып яткан елга төсмерләнә. Кояш баеган тарафта офык кан төсенә кергән. Орыш кан коюдан тора, адәм канын коюдан. Алар бирегә иң яман корал алып килделәр туплар Кем исәбенә бетәр орыш. Магулларда туплар юк. диләр. Димәк, аларның дошманны җиңүләре бар. Илгә данны җиңүче китерә Тик орыш кырында адәм канын койган кешене данга күмәргә ярармы икән? Аннары бөтен дөнья халыкларын яуларга керешкән магулларны яңа корал гына туктата алырмы? Тупларны кулга төшереп, янә дә дәртләнебрәк, ку-әтләнебрәк илләр яуларга керешмәсләрме?. Бу хакта берәү дә белми, моны бары тик бер Аллаһы тәгалә беләдер. Тик. белгәчтен. нигә орыштыра микән адәми затларын? Бит аның кодрәте барысына да җитәргә тиеш...
Елга буенда утлаган атлар пошкырганы ишетелеп китте Яр буендагы таллар, әрем куаклары күңелгә ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән шом сала. Сөмбел дәшми, ул аңардан җавап көтә. Нинди җавап бирә ул аңа? Ул аңа гашыйк, ул аның өчен гомерен бирергә дә риза. Менә хәзер, шул мизгелдә үк. Тик бит ул гомерне бирү өчен башта игелеген күреп каласы иде.
Хан оныгы Хансөяр дәшмәде, ул кызның кулыннан алды да елгага таба төшә башлады, кыз карусыз буйсынды, ул да һични әйтмәде, әйтерсең лә йөрәкләре сөйләшә иде. һәм шулай да түгелме соң?! Кайнар куллары аша кайнар йөрәкләренә гүя җеп суздылар, алар гүя бер тән. бер җанга әверелделәр. Юк. йөрәкләр сөйләшкәндә сүз артыктыр Бер тапкыр аңа мөгаллиме кәтиб Хафиз: «Саф мәхәббәт йөрәккә кадалган уктыр», дигән иде. Сүз исә бу очракта йөрәккә кадалган укны тагын да тирәнгәрәк тартырга мөмкин. Туктадылар. Кыз аңа таба борылды, йөзенә бакты. Караңгы булса да. ул аның йөзендәге һәр үзгәрешне күрде, хәтта елмайган иреннәрен тойды. Кисәк ул чарасыз калды, кызның алдына тезләнде һәм аякларыннан кочты. Сөмбел тәмам гасабиланды. ни кылырга белми аның башына кулларын куйды һәм үзе дә тезләнде. Хансөяр аның ике битеннән алды, кулында, уч төбендә кайнарлык тоеп:
- Мин сине яратам. Сөмбелем.— диде.
Мин дә сине яратам, Хансөяр, мин сине көттем. Мин чарасыз, йә син мине бүген ал. йә суга ташла.
Ул елмайды, син әкият китабы битеннән төшкән хыялый җан. диясе килде. Ләкин алай дип әйтергә кыймады, кызның рәнҗүе, үпкәләве бар иде. Кинәт ул аны янә кулына күтәрде. Мәгәр кыз җылан кебек суырылып чыкты һәм елга буйлап йөгереп китте. Хан оныгы Хансөяр: «Егылырсың!»—дип әйтәсе иткән иде, исенә килде һәм аның артыннан ташланды. Куып җитте, кулыннан эләктерде һәм җиңел генә кулына күтәрде.
Мин сине хәзер дию пәрие сораса да бирмим. Берәүгә дә.
— Борын-борын заманда кардәшләребез Таман ярымутравында көн күргәндә. Боек Болгар дәүләте тәхетендә олуг Кубрат хан утырганда, Фәнәгүр каласында кызларны шулай кияүгә биргәннәр Кыз елгага таба йөгереп китә, ә егете аны куып җитәргә тиеш Куып җитсә, кыз аныкы, инде куып җитә алмый икән кичерә күрсен, димәк, кыз аны теләмәгән, йә егете дәртсез булган. Син мине куып тоттың, хан оныгы Хансөяр.
— Ләкин, Бачман кызы Сөмбел, кагыйдә буенча, кыз суга кереп аягын чылатырга тиеш булган. Син аягың чылатмадың мин сине тоттым. Димәк, син минем хатыным?!
Хагының, хан оныгы Хансөяр. Мин синеке. Алып кит мине моннан Сомбелнс үтеңнеке итәсең килсә, бер шарт сиңа, хан оныгы Хансөяр: агам-анама керен, фатихаларын аласың.
Без икәү керәбез алар каршына, Сөмбел Кулга-кул тотынышып. Гәрчә дошман борын төбендә генә булса да. мин сина әйләнәм, Сөмбел.
Хан оныгы Хансөяр кызны аягына бастырды, асыл ташлар белән бизәлгән беләзекле беләгеннән тотты.
Анам бүләге, мәхәббәт беләзеге,- диде кыз кулын алырга телән Бу беләзекне аңа беренче ире Әмир Хаҗи бүләк иткән. Әнием бу беләзекне, тылсым!а ия. дин бара Бермәлне Шайтан каласына баргач, анам шул беләзекне югалта Шунда анам ант иткән: беләзегемне тапкан кешегә ирем гашлап кияүгә чыгарым, дигән.
Кем тапкан соң беләзекне?
Бачман баһадир.
Бермәлне син дә аны югалтырсың, син дәме мине ташлап китәрсен?.. Каялс, карыйм әле шул тылсымлы беләзекне...
Салдырып алды, әйләндереп-тулгандырып карады-карады да елга чигенә ташлады. Сөмбел аһ! итте.
Анам бүләге ич. Хансөяр! Нишләвең инде бу?!
Хан опыты аны кочагына алды, күкрәгенә кысты. Ай калыкты, елга өсте көмеш төсенә керле
Мин аны хәзер табып алып чыгам.
Чишенә башлады Чишенде. Сөмбел аңа шаккатып карап торды. Куй. Хансөяр Булмаганны Мин аны болай гына әйткән идем Мин сиңа беләзегең габып бирәм, син бүген үк вәгъдә бирәсең. Мин сине болай да яратам, мин сиңа болай да кияүгә чыгам, хан оныгы Хансөяр.
Кыз аны туктат макчы ит ге. ләкин ул елгага кереп бара иде инде.
Монда комлык, сай Табам мин аны, табам. Иртәнгә чаклы эзләсәм эзләрмен, барыбер табармын.
Чума-чума бик озак эзләде Чыкты, тезләрен кочаклап бертын дәшми генә утырды. Сөмбелнең кәефе кырылган идеме, бер сүз дә әйтмәде. Тик бераз горгач кына:
Туңдың би г инде, зинһар, киен. Мин аны юри генә әйттем, Хансөяр, дип ялварды кыз.
Мин өшемим. Сөмбел. Минем йөрәгем ут яна Мәхәббәг уты. Үзең кабыздың, үзең үк аласыңмы? Табам мин аны.
Кереп кит ге, чумды чыкты, чумды чыкты. Сөмбел ни кылырга белми арлы-бирле йөренергә кереште. Анасы хикәятенә ышанып, җитмәсә аны гашыйк булган кешесенә сөйләп, бантына бәла алды. Ә бит аның беләзекне тапмавы да бар иде Шуннан беләзеккә сылтап.. Йа Хода! Бу турыда уйларга да куркынгач иде.
Хансөяр. Хансөяр дим, ташла инде, чык. Мин сиңа болай да кияүгә чьпам Анам да. агам да риза булырлар, алар миңа каршы килмәсләр Ышан' Хансөяр дим!
Кыз су читендә басып г ора, өзгәләнеп ялвара, ә ул һаман чума да чума. Сөмбел каударлана башлады, итекләрен салып, суга кермәкче итте, ахыр чарасы 1 калып, чишенергә тотынды. Әмма икенче мәлдә ояты килде. Эчке күлмәктән г снә кал1 ач. куллары белән үз-үзен кочаклап, беравык икеләнеп горды. Хансөяр аны әллә күрми, әллә юри күрмәмешкә салына, һаман чума, һаман беләзекне эзли. Кыз суга ук керә башлады. Су салкын түгел икән, һавадан җылырак Менә су биленә җитте, кемдер татлы итеп күкрәкләрен кытыклаган кебек тоелды. Рәхәт тә. куркыныч та иде. Бәген г әүдәсе суг а күмелг әч кенә, йөзеп ки г ге һәм егет янына ук килеп чумды. Су гәбенә гәпне капшанып, кулына каты әйбер тимәсме дип йөрде Өскә калыкгы. судан чыкты Нишләве инде бу хан оныгы Хансөярнең’ Тагын керде, биленә кадәр суга керг әч. аягына нидер кагылып киткәнне тойды да чырый, гагг җибәрде У г да гүгел, судан Хансөяр килен чыкты
Хансөяр жаным. котым алдын ич! Ташла, әйдә чыгабыз.
Хан оныгы Хансөяр дәшмәде, су читенә баскач кына уч төбен ачты. Менә мәхәббәт беләзеге. Таптым!
Хансөяр җаным, таптың, таптың! Мин синеке, синеке!
Хан оныгы Хансөяр аны кулына күтәрде, яр башына алып менде, аякларына бастырды. Әйтер сүз таба алмады. Киемнәре өстенә утырды. Сөмбел янәшәсенә чүмәште Ярымялангач тәннән калгач, бер-берсенә күз салгач, гүрчә караңгылык булса да. өнсез калганнар иде. Сөмбел аның муенына сарылды, озын юеш толымнары ике күкрәк арасында калды, аларны артка чөйде, кайнар сулышы белән егетнең тәнен пешерде. Егет калтырана башлады.
Син өшисең. Хансөяр?
Юк. өшемим, янам.
Кыз карусыз аңа буйсынды, аның һәр теләгенә бирелде.
— Сөмбелем, сандугачым-былбылым минем. Сөмбелем!..
Хансөяр. Хансөяр, мин сине яратам, яратам..
Аның ошбу татлы сүзләре егетнең күңел түрендә генә тукталып калмады, йөрәгенә үтте, ул бөтен тәне-жаны белән аңа тартылды, һәм кызны назлый-сөя башлады. Ачылып киткән күкрәкләреннән, битләреннән, кендек чокырларына җигеп үпте. Сөю-назга тансыклаган, ана сөюеннән башканы күрмәгән, мәгәр ана мәхәббәтеннән күп тапкыр өстен булган иркәләүгә вә назга кисәктән тап булган кыз соңгы мәлдә Аллаһыга ялварды «Йа Аллам, кичер мине Мин гөнаһ кылмыйм Мин аны бөтен жаным-тәнем белән яратам. Ул мине ала һәм мин чарасыз калып, аңа тартылам. Үзем, үз теләгем белән...»
Аллаһы тәгалә дәшми, чөнки пәйгамбәребез дә ошбу изге эшне гөнаһка санамаган. Изге эш гөнаһлы була алмый, дигән. Ләкин бит шул ук Аллаһы тәгалә биргән адәм баласындагы акыл, ярсу хистән күп тапкыр өстендер. Әйе. өстен. Алай булгач, ошбу яшьләр туктасыннар иде. нигә гөнаһ кылалар, чөнки никах укытмаганнар ич! Әйе. укытмаганнар. ләкин кавышулары эчкерсез, саф. илаһи, шуның өчен Аллаһы тәгалә аларны гафу итәр. Мәхәббәт ташкыны икесен дә чарасыз итте. Татлы дулкыннар әле йөгереп килеп йөрәккә тулды, әле зиһенне томалады. Тикмәгә генә борынгы балаларыбыз мәхәббәт алласын диңгез күбегеннән яралган дип әйтмәгәннәрдер. күрәсең.
Мәхәббәтнең татлы дулкыныннан соң гаҗизләнү хисе килде, кыз кайнар иреннәре белән аның йөзенә сыенды.
— Син курыкма. Сөмбелем.
Мин курыкмыйм. Хансөярем, курыкмыйм. Мин сине яратам.
Ул янә аның битләреннән, кашларыннан, керфекләреннән, күзләреннән үбә-үбә иреннәренә күчте, кайнар күкрәкләренә сыенды. Сыгылып килгән зифа сын. күк йөзендәге ялгыз ай. елга шавы, балыклар чупылдавы. гирә-яктагы шомлы авазлар бөтенләй башка төс. башка моңга әверелде. Алар икесе дә моңа кадәр саңгырау йөреп, яңа гына аваз ишеткән кешеләрдәй исәнгерәп калганнар иде. Ошбу бәхетне, ошбу татлы назңы икесенең берсе һични белән дә чагыштыра алмады. Тине булмаган бәхет ишелгән иде иңнәренә, күгәралмастай бәхет...
Соңыннан, икесе дә таралып, мәгәр кулларын-кулга куеп, бер-бер- сенең сүрелеп җитмәгән тән җылысын тоеп, сүзсез яттылар Икесе дә күккә баккан, гүя зәңгәр-күгелҗем күктән үз йолдызларын эзләп-эзләп гә. җирдән, әнә шул якынлыктан табуларына таң калганнар иде. Күр инде, ул йолдыз җирдә икән ич. янәшәсендә ята. Ә бит икесе дә сабый вә үсмер чакта ул мәхәббәт йолдызларын гелән күктән эзләделәр, һәр атылган йолдыз аныкы, аңа төшәр кебек иде. һәр атылган йолдыз анын язмышы кебек иде. Тикмәгә генә изге китапларда Аллаһы тәга ю һәр җан биргән кешесенә үз тиңен эзләтер, тапканы бәхетле булыр, ипмаганы байгыш кебек гомер буена иңрәр, димәгәндер.
Алар табыштылар, иңрисе юк Алар кавыштылар. Ә инде имам меллалар уйлап тапкан никахны соңрак та укытырлар, өлгерерләр Гашыйклар өчен бүгенгесе кыйммәт, бүгенгесе кадерле иле.
13
кенче көнне искитмәле хәл булды Болгардан килгән мелла Хакимҗан каршына йөздән артык азамат егет сөйгән ярын җитәкләп килде. Меллага атакай Артыктан һәммә кавышкан яшьләрт ә никах укырга әйтелгән иде инде Ул өйләнешергә теләгән яшьләрне нәүбәткә куйды һәм үз эшенә кереште.
Хан оныгы белән үз кызына Бачман баһадир никахны имамыннан укыттырды. Ләкин алар! а никах укылуга. Артык баһадир килеп керле, баһадир артында кулга-кул тотынышып, Айгөл белән Ташбай углан торалар иле. Имам аларга да никах укыды Шулай итен, тунчыларның күбесе Саксин кызларына өйләнеп, хатынлы булдылар. Артык баһадирга тупчыларын кызларның ата-аналарына җибәрергә туры килде Әмма кисәтте: иртән-иртүк җыен төбәгендә булырга тиешләр.
Никахлашу мәсьәләсенә килгәндә. Акбикә бигрәк тә канәгать иде. Ул бертуктаусыз елмайды. Артык янына килеп
Кинәнәсе иг, атакай, кинәнәсе ит. Угланың каламдагы иң гүзәл вә акыллы кызга өйләнә. Күрәмсең, киленең язгы тамчы судай чибәр Карлыгачыңа да ошар
Бикәм, бикәм дим. Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт Тик минем күңелемнән корыч баһадир Сүбәдәй кигми...
Бар. баһадир, котла балаларың, когла-когла.
Артык баһадир угланы Ташбай янына килде, Айгөлнең кулын үз учына алды, йомшак иде кызның кулы, әйтерсең, сөякләре дә юк иде
Төкле аягың белән, балакай.
Рәхмәт, әтием, диде кыз. Нәкъ шулай диде, «әтием», диде
Артык баһадирның янә күзе дымланды Колак яфраг ы аша йөрәгенә үтеп кергән бу сүт баһадирны тәмам гаҗизләнлерде. Бу сүзне аның кыз бала авызыннан беренче ишетүе иде Моңа кадәр хәтта Ташбай уг шны да аңа: «Атам, агакай», гына дип дәшәр иде. Ә бит ул үскән төбәктә агаларына нигәдер «әтием», диләр. Шуңамы гаҗизләнде, шуңамы күңеле нечкәрде Хәтта Ташбайга: «Углан, мина әтием дип дәшсәң икән», дип тә әйткән иде. әмма моңа нә хатыны Карлыгач, нә углан үзе игътибар итмәделәр Углан Ташбай аңа «атакай, атам» дип дәшүен дәвам и ire. Ә монда бу кыз бала авыз тутырып: «Әтием!» - диде.
Артык баһадир чарасыз калын, килененең бигеннән үпте һәм янә: Төкле аягың белән, балакай, дин кабатлады.
Шул җайдан Артык агакай һәр өйләнгән егетенә фатиха биреп, аларга изгелек теләп, йөреп чыкты Шуннан соң гына ошбу йоладан мәхрүм калган тунчы егетләренә юнәлде, һәм аларга әйткән беренче сүзе.
Ә сез нәрсә карадыгыз, Саксинда кыз бет темени'’ дигән сорау булды.
Агакайдан бу сүзне ишетүгә, бериш тупчы егет койма аша каран торган кызлар янына ашыкты Артык меңбапг Юлдаштан:
Болар кач киттеләр тагын'’ дин сорады
Ярәшкән кызларын дәшкәннәр иде. сездән фатиха алырга куркып торалар иле, атакай.
Артык кашларын җимерде. Хак. ул каршы булмады Ләкин бит болан ук булыр дип уйлап га карамаган иде Ул бер сүз әйтми сарайга таба кузгалды, үзенә ияргән җансакчыларына исә
Мелла Хакимҗанны табыгыз, егетләргә никахны монда килеп укысын, диде.
Сарай болдырында кала бикәсе аны көләч вә якты йөз белән каршы аллы.
И
Бикәм, минме акылдан шаштым, әллә тупчыларыма ул-бу булдымы. Әйе. тагын ун егетем өйләнә. Чеметегез әле үземне, төшемдә түгелме бу хәл, чынмы?
Акбикә Артык баһадирның беләгеннән алды, кеткелдәп көлә-көлә. сарайга алып кереп китте.
Куанасы ит, куанасы ит. кардәш Артык, диде аңа тәхет ягында утырган Бачман даһадир.— Меллаң балаларга бәхет өләшә. Куанасы ит.
— Бәхет!? ~
— Соң, бәхет булмый ни булсын, баһадир. Бак әнә йөзләренә, кояш чыкса да болай булмастыр. Ташбай угланың күктә, җиргә төшә алмый интегә.
Бөтен булган, Илһам хан биргән байлыгым тупчыларым өйләндерүгә китте, баһадир. Бүген-иртәгә орышка керәсе. Ә син. куан, дисең.
Шулай дисә дә, Артык өйләнешкән тупчыларына күз төшереп алды. Йа Хода, соңы хәерле булсын, яхшыга юрыйк. Барысы да бәхетле була алмас. Ходай тәгалә, бер бәхетсезгә бер бәхетлене бирермен, дигән. Ихлас күңелдән яратышып өйләнешкән булсалар, иншалла. арадан исән калучылары да булыр әле.
. Өйләдән соң туй башлана, баһадир. Акча сибәрбез, мин үз өлешем керттем. ~
- Мин дә Габдрахман картка әзерләргә кушкан идем.—Әйләнеп артына карады, беренче күзенә ташланган егетенә Бар алып кил тиңнәрне. Садрыйҗан.— диде.
- Сүбәдәй дип борчылма, баһадир,—диде Бачман түрә.— Ашыкмый әле ул.
Димәк, бездән төгәл мәгълүматлар көтә, карт төлке.—диде Артык.
Багучыларым җиткереп торалар, иртәгә-берсекөнгә генә килеп җил миләр әле.
Ай-Һай, Бачман кардәш, ул кыргый җанга ышану ярамастыр. Хәйләкәр төлке бит ул. Бер-бер хәйлә корып ятмыймы икән, һич булмас димә, кинәт кенә ябырылуы да бар. Багучыларың ышанычлы кешеләрме соң? Сүбәдәй баһадирның алдынгы алае белән кинәт кенә һөҗүм итүе дә бар. Аңардан барысын да кәгәргә була.
Чарасын күрербез, баһадир. Бүген туй итик. Сүбәдәй турында куеп юрыйк. Өйләнгән егет ике йөрәкле булыр, диләр. Ә Сүбәдәй турындагы шигең белән килешәм. Бик тә хәйләкәр кеше. Хәер, синен шигең, минем шигем дип кабул ит, баһадир. Туйлар башланганчы сөйләшеп алыйк әле, кардәш. Уз әйдә. утыр. Анасы, чәй хәстәрләтсәң иде.
Минем күңелдә борчу бар, баһадир,—диде Артык, утыра-утыра.
Алдагы орышны мин болайрак күз алдына китерәм, кардәш. Сәнең тупчыларың алга куярбыз. Ләкин туплардан аткач та аларны качырасы булыр, ә алгы сафка минем укчыларым чыгар. Сәнең тупчыларың исә ыстанга кайтып, гиз генә тупларын коралар һәм алгы сафка киләләр. Мин исә үз укчыларым җәя итеп, ике якка җәярмен. сәнең тупчыларың янә дошман каршына килеп басарлар.
Әйбәт уйланган, баһадир, килешәм. Аллага тапшырыйк.
Әйе. имам хәзрәтләреннән дә фатиха алыйк та, кардәш. Әйе. сөйләшкәнчә итәрбез. Инде хәзер туйны башлыйк...
14
ртык атакай нәүмизләнен, җыелган халык вә бала-чаганың аяк астына тәңкәләр сипте. Мәликә бикә аның янәшәсендә. Артык баһадир горур кыпчак хатынына рәхмәтле иде. Нәкъ менә шул хатынның әнисенең әнисеме, тагын да арыракмы, Саксин каласына пәрәнҗә керттермиләр. Шәрекъ мәмләкәтләренең күбесендә хатын-кызларны
А
ир-ат күзеннән саклап, пәрәнҗә бөркәндереп йөргәндә, Саксин хатын- кызлары нурлы йөзләрен ачып йөрүләрен дәвам игәләр. Саксин хатын- кызларын акылга утыртырга килгән гарәп имамнары ла һични кыла алмыйлар Саксин хатын-кызы ир-аттан йөзен яшерми вә капламый. Ә менә ир-ат алдында яулык очы белән авыз каплау борынгыдан килә болгарларда да бар Гарәп-фарсы тәкъваларына хатын-кызларының йөзләрен яшертү нигә кирәк булды икән9 Ташлап китәр дип куркуларымы9 Алай дисәң, сине яратмаган хатын белән торганчы, аның сине ташлап кит үс мең тапкыр хәерлерәктер, мөгаен. Диванага башын салган хасис вә хөсет кеше генә ваз кичсә кичәр гүзәллеккә багудан.
Бүген барысына да шат иде Артык баһадир. Барысы белән дә килеште, мәслихәтләште тупчы егетләрен өйләндерүгә каршы төшмәде. тәкъваланмады. Ә бит каршы да төшә ала иде. Әйтик, әүвәл олуг хан Илһамга чаптар җибәреп, аның фатихасын алыйк, дип киреләнә ала иде. Сыныкка сылтау табылмыймы9 Борын төбендә орыш тора, дип тә әйтә ала иде. Әйе. ахыр чиктә Юк. алай итмәде, кайбер килен төшәсе кызларга, бирнәләре җитмәсә, үзе булышты үзе кайгыртты, рәхмәт базардаш Габдрахманга. ул да ярдәмләште. Изгелеген онытмас. Базар- баш Нисбах картны белә икән, исемен ишетү белән, йөгереп йөри башлаган. Менә ул изге зат даны, чиге бармы данның, чиге юк икән ич. Ә бит ошбу дөньяда гән-таурәг.тәрен капларга бер кисәк киндер тапмаган адәмнәр дә бар. Саксин халкы ул хәтле Аллаһы тәгаләнең кашка тәкәсе түгел, бакты, күрде Артык бер байга икс дистә ярлы, дигәндәй Иллә насәрә-кяфер халыкмы әллә алар, бср-берсснә кул сузмагач. Саксин халкы да. һәммә шәрекъ кебек, ислам дөньясына йоз тота, кыйбласы да Мәккә вә Мәдинәдер. Гарәп-фарсы ирләре хатын-кызларының нурлы йөзләрен челтәр астына яшергәндә безнең бабаларыбыз моңа бармаганнар, аларга рәхмәт әйтергә генә кала, бигрәк тә ошбу мәликә хатын кебек Акбикәләргә. Болгар-Кыпчак халкының йөзе ачык, күңеле киң. җанга рәхәт телләре, иман-кыйблалары бар Мысыр вә Бохара. Багдад тарафларыннан килгән имам-хәзрәтләр хатын-кызга карата катырак будырта өндәп, нотык-вәгазь укып торсалар да. коткыга бирелмәгәннәр, ир ир рәвешендә, хатын хатын рәвешендә кон күрәбез, гәрчә бездә дә ирсаннар арасында ир санында йөреп, яулык бәйләгәннәре дә очраш- тыргаласа да. Иншалла. ошбу өлкәдә Идел буе төркиләре арасында хатыннары пәрәнҗә бөркәнмәгән өчен орап-шаран салып йөрүчеләр булмаган. Тыям дигәне тыярмын, бирәм дигәне бирерсм. дигәннәр бит. Күңеле азгынга бездә дә җай юк түгел, иш янына кушы табылып юра. Ул бүген Идел буендагы мәһабәт калаларның берсендә Чин һәм һинд мәмләкәтләренә йөрер юл өстендәге калада. Саксин каласын Сүбә- дәй юлбасарга бирү Болгарны бирүгә тиң булып куюы бар Тик менә Саксин кирмән-кальта буларак Болгар һәм Казан калаларыннан күпкә калыша. Сәер хәл. нигә олуг хан Үгәдәй үзе яу йөрми икән ’
Баһадирым, диде аңа җансакчысы Сәмигулла. янына килеп Бачман баһадир туйны башларга кушты Менә тәңкәләр, сибәрсез
Сәмит улда аңа табак белән тиеннәр сузды Бакыр тиеннәр арасында сирәк-мирәк көмешләре дә күренә иде
Киләләр, киләләр! дип кычкырдылар
Болдыр яныннан көймәле арба белән хан опыты Хансөяр үтен китте, бикә белән баһадир алар өстенә тәңкәләр сиптеләр Аннары угланы Ташбай, анын артыннан шундый ук арбаларда башка тупчылары Артык табактагы акчаларны сибеп бетерде дә артына әйләнеп, җансакчысына карады.
Тагын юкмы9
Бикә сибә ич' тиле Сәмиту тла
Ул арада арбалар узып та киттеләр һәр кыз сайлаган егетен кия үләргә үз җаена алып кит те Хан оныгы Хансөяр белән Ташбай арбалары сарай болдыры каршына килеп туктадылар Хан оныгы Хансөяр кә.тә-
шен күтәреп алды һәм йөгерә-атлый болдырга менде, аның артыннан бер тотам калмый Ташбай углан күтәрелде. Мәликә бикә каршына килеп туктагач, хан оныгы Хансөяр кәләшен аякка бастырды. Ташбай да Айгөлен Артык каршына куйды, һәм икесе дә баһадирның аягына төштеләр.
— Инде рәхим итегез, балалар, эчкәре үтик! диде Акбикә, Артык баһадирга күз сирпеп. Алып кер балаларны, баһадир.
Туй <абыны алдан хәстәрләнгән икән инде, кунаклар һәммәсе дә табынга утырыштылар, яшьләргә түрдән урын бирделәр.
Туй мәҗлесе башланды. Мәҗлес барганда Бачман баһадир Артык янына килде һәм аны үз бүлмәсенә алып чыкты.
Кайбер нәрсәләр турында киңәшәсе бар, баһадир. Яшьләр күңел ача торсыннар Без аларга комачаулыйбыз гына кебек һәе, баһадир. Сүбәдәй каладан ерак түгел, ыстан туктаган. Җай көтәме, башка бер-бер уе бармы, нигәдер кузгалмый. Чыңгыз ханның өлкән угланы Җүси үлгәч, аны үлтергәннәр дип тә сөйлиләр, хак булса кирәк, яшь хатыны тырышкан. диләр. Имеш, тегенең Җүси углан җирләрен угланына аласы килгән.
Мин дә аны шулайрак дип ишеткән идем.—диде Аргык баһадир, астындагы мендәрне җайлый төшеп.
Чыңгыз хан чин галиме ярдәме белән атаулы карар чыгарып калдырган икән.
— «Яса», диләр аны.
Әйе. шулай диләр. Шул «Яса»да унбиш яшьтән алып, җитмешкә чаклы ир-а г яу йөрергә гиеш. дип әйтелгән икән. Димәк. Сүбәдәй гаскәрендә каралар да шактый. Киңәш бир миңа, баһадир: калада калабызмы, чыгып орышабызмы?
— Борынгылар калама ябылганчы, даламда булсамчы, дигәннәр.
— Яхшы, баһадир. Инде әйт: каламызда кемне калдырабыз?
— Бикәне, баһадир.
— Гаскәр беләнме?
Менә анысын үзең кара инде, баһадир. Калаңа да, далаңа да син баш. Нә әйттең шул булыр.
Мин болай уйлыйм, баһадир Артык. Калада бикә кала. Янында зур булмаган алай булыр. Чөнки орышның хәтәре далада булачак. Саксин язмышы шунда хәл ителәчәк. Аннары минем азатларым да кальгага бикләнеп орышырга өйрәнмәгән.
Шыпырт кына алар янына хан оныгы Хансөяр килеп утырды.
Атакайлар, минем сезгә бер киңәшем бар. Хак әйтә, атакай, ил өстснә каза килгәндә калага бикләнеп яту килешми. Без бериш яшьләр белән мелла Хакимҗанны ияртеп, дошман ыстанына юл тотарга ниятлибез. Сәүдәгәрләр сурәгендә. Дөяләр, азык-төлек, товар булсын. Хак булса. Сүбәдәй баһадир сәүдәгәрләргә тими икән.
— Иә-йә, Хансөяр, дәвам ит диде сабыры төкәнеп Бачман баһадир.
Без дошман метанында ни булганны белергә тиешбез. Нинди максат белән килә Сүбәдәй?
— Максаты бер аның ил талау.
Әрвахлар әтрафына минем барасым килә. Серләрен белгән хәлдә...
Яңа күзле-башлы булдың түгелме, балакай, диде Артык
— Мин үзем белән ун егетне сайлап алдым.
Ә Сөмбел? дип сорады Бачман баһадир.
Сөмбел дә минем белән сәфәр чыга. Иншалла, барысы да әйбәт булыр
- Хатын-кызны йөретү ярамас, углан, диде Артык баһадир.
Хатын-кыз булмаса. аларның ышанмаулары бар. атакай.
Хан оныгы Хансөяр тезләнгән җиреннән торып басты.
— Фатихагызны бирсәгез иде, атакайлар?
Баһадирлар күзгә-күз карашып алдылар. Бачман баһадир бертын башын чайкап торды.
Сөмбелнең анасы риза булырмы икән соң. кияү балакай?
Булыр, атаем, сүз ил язмышы турында бара
— Кһм.--дип тамак кырды Артык баһадир - Кемнәр-кемнәр кузгалырга җыенасыз инде, меңбаш?
—Ташбай да бара. Дошман ыстанына үтеп. Сүбәдәйнс үлтерәм дип әйтте.
- Кемне үл!ерергә!? Сүбәдәйнеме?! Ташбаймы шулай диде, хан оныгы Хансөяр?! Ул бит
Беләм, агакай. Атага кул күтәрү зур гөнаһтыр Вәләкин
Шәригать вә фикъһы гыйлеме буенча ул моның өчен ахирәткә кадәр тәмуг га янар
— Агакай, аның макса ты башкадыр.
— Мин сәнең угланың дип аягына төшәргә исәбе юктыр бит?!
Аның бу мәсьәләне сезнең белән мәслихәтләшәсе килә, атакай
— Агага кул салу турында сүз дә булырга тиеш түгел. Ишетәсеңме, хан оныгы Хансөяр Үзе кая соң әле, үзе?! Ничекләр дошман өненә үтеп кермәкчс, ничекләр Сүбәдәй каршына барып басмакчы?! Нигә ошбу гөзернамә белән үзе килми9
— Ташбай бу хакта берни дә белми, атакай. Бу бары тик минем башымда туган уйдыр, атакай
Каян килгән мәһди, күрче! дип үртәлде Apr ык баһадир Артык атакай урыныннан купты, арлы-бирле йөреп килде
Уйлап карарга кирәк, баһадир, диде Бачман түрә
Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр бабаларыбыз.
Әйткән идем аны Ташбайның моңа башы җитмәс дип. дия-дия. әсәрләнеп йөрүен дәвам итте Артык.
— Бикә ни ди. сөйләштегезме?
Бу хакта без аның белән бергәләп уйлаштык, атам
Кем баш монда. Бачман баһадир! дип түрә каршына килеп басты Артык.
Ә син. Apr ык баһадир, тынычлан, сабыр ит. Меңбаш углан безгә үз фикерен җиткерде, ә безгә ипләп кенә, бар ягын да уйлап хәл итәсе, диде Бачман баһадир, аннары хан оныгы Хансөяргә карады Шулаймы, углан?
Сез хаклы, агам, хаклы Кызу канлылык орыш кырында гына әйбәт.
Юк, углан, кызу канлылык беркайда да әйбәт түгел, орыш кырында бигрәк тә. Утырыгыз икегез дә. Мине тыңлагыз.
Анам үз әмерен миңа бирле инде, атакайлар Менә ул. Хансөяр Артык агакайга бер төргәк бирде. Артык төргәкне сүтте, укыды һәм Бачман баһадирга текәлде Укыгыз, укыгыз әүвәл. диде Хансөяр Артык язмага күз йөртеп чыкты.
Бәрәкалла, мәнем тунчыларыма атакай кирәкми дә башладымыни? Үзегез-үзегезгә башмыни9! Нә кәңәш итү юк. нә уйлашу Тәвәккәлләгәннәр дә вәссәлам' Белсәң иде. хан оныгы Хансөяр Ташбай минем бердәнбер угланым Бу хакта барысы да белә. Ә менә Сүбәдәй...
Анысы кирәкмәс, баһадир, кирәкмәс, диде Бачман баһадир
Сүбәдәй баһадир үзе белән Күчкән атлы угланын алып кинән Орышта ул да катнашачак, ди. Ташбайның аны күрәсе килә, гиде хан оныгы Хансөяр
Ташбай яңа өйләнде
Мин дә. агакай Без сәүдәгәрләр сурәтендә ют чыгабыз һәм без дошман ысганына үтен керербез Анда язганы булыр
«Менә кайчан чыга башлады аксөяк гайрәте угланда», дип уйлады Аргык Инде утыра гына башлаган иде. янәгән аягүрә басты
Кем монда баһадир, хан оныгы Хансөярме, әллә Бачман баһадирмы? Синнән сорыйм?
Безне, атакай. Илһам хан Бачман баһадир кул астына җибәрде. Без аңа буйсынырга тиешбез. Ә баһадир безнең тәкъдим белән килеште, бикә гозернамә белән раслады. Дөяләр әзер, мелла риза, товарлар хәстәрләнә. Иртәгә торып, безгә сәфәр чыгарга кирәк.
«Менә сиңа меңбаш. менә сиңа хан оныгы Хансөяр. Барысын да сихерләде. Бачман баһадир кызын да, угланы Ташбайны да. бикә турында әйтеп тә торасы юк. хәтта нә сабыр кеше Бачман баһадирны да».— дип уйлады урынга утыра-утыра Артык.
Әйтерсең, авызына шайтан төкергән, теле-телгә йокмый, меллаң бер якта торсын Теге тел бистәсе тагын, ризалыгын биргән, Сүбәдәй ыстанын күрәсе килә. Күрсәтер әле ул күрмәгәнеңне. Корыч Сүбәдәй диләр аны. Уйнаштан туган җиде угланы каршына килеп басса да. үзенекен итәр.
Синең бераз кыбырсылый торган гадәтең бар иде, хан оныгы Хансөяр, иллә мәгәр болай ук булырсың дип уйламаган идем. Багам- күрәм син гелән җирдә түгел икән ич, җиде кат күктә. Хак, ил куәте ирдә, мәгәр акыл куәте хәйләдә бит. Сүбәдәй баһадир сезнең бу хәйләгезне беренче көнне үк ачып салачак.
— Ул чакта без аның гаскәренә ялланырбыз.
Аннары үз туганнарыңа каршы чыгарсың. Ялланган язларны Сүбәдәй алдан куа. диләр. Артында аның укчылары, алдында безнекеләр. Нә кылырсың? Туганнарыңны уктан алырсыңмы?.. Шул хакта уйладыңмы бераз?..
— Уйладым, атакай. Җиңү корбансыз булмый. Ант итәм, мин үз туганнарыма атмам.
Аргык атакай дәшмәде, дәшер әмәле калмады Ул торды да хан оныгы Хансөяргә юл бирде.
— Бу уй-ниятең белән атакаең уттан алып суга салдың, меңбашым. Мин үземне дәресханә җыештыручысы назир хәлендә хис итәм. Азамат шәкертләрем үзбаш уй-ният йөртеп, илаһи дөньядан шәһит китмәкчеләр. Мине ошбу калада мәгыйшәт хафасы күмде, хан оныгы. Күргән төшем, юраган уем хак булды. Кичә иртәнге якта төш күрдем имеш, кош икәнмен. 1ик бер канатым каерылган. Канатларым җилпеп күтәрелеп китмәкче генә итәм. юк кына, күтәрелә алмыйм, бер канатым сынык. Җитмәсә кан исен сизепме өстемә дала төлкесе килә. Тәкатьсез калдым. Кычкырам тавышым чыкмый. Шунда, Ходайның хикмәте. Җәбраил фәрештә күктән бау төшерде. Тотын ошбу бауга. Артык баһадир, ди. Ә дала төлкесе өскә сикерергә тора. Ул да сикерде, мине дә Җәбраил фәрештә күккә күтәреп алды. Шуннан кинәт канатым төзәлде. Оча алам икән ич Кай гарафка— Болгарыма очам икән. Уяндым да тын алырга куркып яттым. Нә булыр, бер Хода белә.
Төшең саташуга юрыйк, атакай, -диде хан оныгы Хансөяр.
— Әйе, әйе. Артык баһадир, төшкә ни кермәс. Саташуың гына булгандыр.
— Саташу гына булса икән ул. Иртән меллама әйткән идем... Әйтергә дә куркам инде..
Дошман Саксинны алыр Шулай дидеме мелла Хакимҗан. атакай?— диде хан оныгы Хансөяр.
Аның бу сүзеннән баһадирлар икесе дә аягүрә бастылар.
15
уйның икенче көнендә бөтен Саксин халкы елга буена чыкты. Ак киез өсгендә шәрәфәтле бикә, баһадир, атакай утыралар, алар кырында ук кала имамы, мелла. Табын тулы ризык-нигъмәт, кымыз-касәләр Яшьләр чак кына арырак утырышканнар, җырлыйлар, 58
Т
домбра зеңе. курай моңы ишетелеп китә. Туй җаенда яңадан табышкан яшьләр дә булгандыр. Тик өйләнешкәннәре дә буа буарлык иде инде. Саксин кызлары чәчәктәй киенгәннәр, күзләр камашырлык Яшь кәләшләр. бер кичлек хатыннар сайлаган ирләренең күкрәкләренә башларын куйганнар да күз яше белән саубуллашалар Иртәгә тупчылар каладан чыгып китәчәкләр, имеш, дошман белән далада орышмакчылар. шулай хәл иткәннәр.
Кызык туй булды бу. Бачман баһадир. Кайгы өстенә кайгы гына өстәмәдек микән дим. диде Артык баһадир.
Кайчак, баһадирым, бер-ике кичлек мәхәббәт гомерлек бәхетне алыштыра, диләр. Елашкан киленнәр күрсәм дә. мин бу яшьне шатлык яше дияр идем, диде Акбикә
Артык барысы белән дә килеште инде Аның күзләре Ташбаенда, угланы тирәсендә уралган зәңгәр бала итәкле күлмәк кигән, башына акъяулык чөеп бәйләгән килене Айгөлдә. Яшьләр кулга-кул тотынышып, арлы-бирле йөриләр. Ә ак киезләрдә табын корып утырган ага-аналар тын гына аларны күзәтәләр. Ага-аналар арасында әче балдан сәрхушләнеп киткәннәре дә бар. Ләкин ник бер җәнҗал чыгаручы булсын Шул тирәдә уралган бала-чагага уен-көлке вә шатлык. Алар, сәрхушләнеп йөргән агайларның ыштан бауларын чишеп җибәрәләр дә. вак балыклар кебек төрлесе төрле якка качалар. Ә кинәттән ыштаны төшеп киткән сәрхүш ни кылырга белми ыштанына ябыша, күтәрә, тирә-ягына карый һәм бәйләргә итә. Тик ыштан бавын бәйләү аңа җиңел түгел, бармаклар буйсынмый, ыштан кулдан ычкына, тагын төшә. Тагын уен-көлке башлана. Ахыр, чарасыз калган сәрхүш икекуллап ыштанына ябыша да таллар арасына сыпырта
Туй бәйрәме кояш офыкка тәгәри башлагач кына тәмамланды. Халык көймәле арбаларга утырып, калага таба агыла башлады Артык та Ташбай угланы арбасына менеп утырды. Кайттылар Бикә яшьләргә иң хозур яIакларын бирде һәр ишкә күзәтүче карчыклар билгеләнде. Имеш, кыз сафмы, кияү гәгаен ирме, һәм, гомумән, күз-колак булу өчен карчыклар куялар бугай төркиләр Артыкка андый бәхет тимәгән иде. ул бер балалы хатынга өйләнде, аннары беренче төндә аны тешсез карчыклар да сакламады. Хәерле булсын, ястык карбыз түгел, икегә ярмыйлар Бер ястыкка баш куеп яту үзе бер гомер. Гел ялгыз йоклаган егет янында алиһәдәй зат ятсын әле.
Мәгәр хан оныгы Хансөяр сүзендә торды: иртән-иртүк Үргәнеч капкасыннан кәрван сәфәргә кузгалды Кәрван адәмнәре арасында кичә генә өйләнешкән ике-өч гаилә дә бар иде. Бачман баһадирга багучылары җиткерделәр: Сүбәдәй гаскәренең яртыдан артык сугышчылары төрки гелдә сөйләшәләр икән Бу хәбәрне китергән азатына рәхмәт әйтеп озатуга. Бачман баһадир Артыкны чакыртып алды Күңеленнән карышып. әүвәл ризалыгын бирмәсә дә. Артык агакай угланы Ташбай белән килене Айгөлне озатырга үзе дә барган иде. Капкадан чыгып киткәндә атакай угланы Ташбайга
Оланнар, сез сәүдәгәрләр. Үргәнечкә ашлык, бал илтәсез Мелла Хакимҗан, сип алдагы дөягә утыр. Ашыкмагыз. Кала читенә сәйранга гына чыгу түгел бу, сез гаять җитди эш белән дошман ыстанына барасыз Инде кузгалыгыз. Алла юлдашыгыз булсын! диде.
«Углан! диде ул китәргә кузгалган кәрванга борылып карап, атын тыя төпне Углан!» дин өзгәләнде, гәрчә гслән үзалдына гына өзгәләнсә дә. Угланын җибәрергә күңеле һич кенә дә тартмаган иде Ләкин ахыр чиктә, үзе бик теләгәч, каршы төшәргә кыймады Барысына да хан оныгы Хансөяр гаепле, ул сихерләде балаларны Кәрван белән Сүбәдәй ыстанына керә. имеш.
Ни сәбәпледер Артыкның бугазына яшь төере килен тыгылды Ичмасам гел очына килгән саубуллашу, бәхилләшү сүзләрен дә әйтә алмады. Аннары менә ничә кон инде Ташбаена «Син бит. углан, әнә шу г
Сүбәдәйнең малае, мин сине тәрбияләдем вә бактым гына», дин әйтергә йөрде. Әйтмәде, сабыр итте. Аның ни әйтергә теләгәнен сизгән кебек. Ташбай үзе дә: «Атам, син борчылма, борчылма. Мин кайтырмын, кайтырмын, Аллаһы теләсә. Мин сине мәңге, мәңге онытмам»,- диде. Нәкъ менә шулай диде: «Онытмам». Эче сиздеме, кан атасының Сүбәдәй икәнен белүе идеме? Шул хакта сорарга дип авызын ачты, гик шундук тыелды, әйтерсең лә кайнар аш кабын, авызын пешергән иде. Аның каравы, күңелендә калганын хәзер тезде: «Ул сине үзенә охшатыр. балакай. Улым. дияр. Тик аңа карама. Син бит барыбер минеке, минеке. Мин сине бактым, мин сине кеше иттем!» —дип тәкърарланды ул эчке бер кайнарлану вә әсәрләнү белән. Хан оныгы Хансөяргә ачулы иде. шуңа карамастан, угланы алдында ана карата яхшы сүзләр әйтте, гәрчә күңеле белән теләмәсә дә: «Хан оныгы Хансөярне тыңла, углан. Аңарда пәйгамбәр акылы бар.— диде бит әле. Ул гынамы:—һәр кылыр гамәлеңне, атлар адымыңны аның белән киңәшеп эшлә».—дип үгетләде.
16
ошман җайдаклары сузынкы яссы калкулыкта күренүгә, Артык атакай тупчыларына кисәү агачына ут алырга боерды. Аның һәр әмерен меңбаш Юлдаш йөзбашларга. тегеләре унбашларга җиткереп торалар. Бачман баһадирның укчылары алар артында. Тупчылар дошманга туплардан атуга, кире чигенергә, ә аларның сафын Бачман баһадирның укчылары алырга тиеш. Бачман баһадирның мәргәннәрен күреп сокланган иде Артык атакай. Төз аталар. Тик бит Сүбәдәй баһадирның мәргәннәре дә дөнья арбасыннан төшеп калганнардан тормыйдыр. Корыч баһадирның мәргәннәре уннарча илнең гаскәрен тар-мар иткән сугышчылар. Гаҗәбе шул: корыч баһадир, гадәттәгечә, үзе белән хан токымыннан берәүне дә алмаган, хәтта абасы Җәбәй дә. аяклары сызлауга сылтап, ошбу яуга чыкмаган, диләр. Димәк, гаскәр башында берүзе. Тәвәккәл, тәвәккәл кеше, мәлгунь. Аның каравы унтугыз язына аяк баскан баш малае Күлкән үзе белән икән. Бәхәссез, ул угланын меңбаш иткәндер, бәлкем әле төмәнбаштыр да. Нигә әле гелән шул Сүбәдәй турында уйлый? Кем ул аңа? Кем?! Баҗай Менә кем. Карлыгачың Ташбаен кемнән таба? Шул корыч баһадир Сүбәдәйдән түгелме?! Хәзер әнә шул хатын Артыкның хәләл җефете, никахлап өйләнгән хатыны. Шуннан кем була инде сиңа Сүбәдәй? Баҗай. Димәк, син. Артык баһадир. үз баҗаеңа каршы орышка чыктың. Кайсыгыз алдырыр анысы бер Аллаһы тәгалә кулындадыр. Ләкин син аның белән барыбер орышырга тиеш булырсың. Канкардәш түгел, бары тик баҗай. Ә халык: «Кәҗә мал түгел, баҗай кардәш түгел». генә көлеп әйтмәгәндер лә.
Сүбәдәйнең нинди дингә йөз тотуын Артык белми. Мәҗүси затмы, үзенә күрә илаһи дине бармы ишеткәне булмады, һәрхәлдә, табынган дине бардыр. Аллага дога кылмыйча сугышка кермиләр. Борынгы урысларның Перуны булса, борынгы болгарларның Тәңреләре булган. Тәңре белән орышка кергәннәр. Тәңре белән үлгәннәр. Әмма Артык ашкайга җиткерделәр, Сүбәдәй мәрхүм ханы Чыңгыз төзеп калдырган «Яса»га табына икән. Имеш, баккан сурәте дә, табынган дине дә шул «Яса» икән. Тик алай гына түгелдер, җаны булган ир -хатынсыз, адәм баласы — алласыз яшәми, диләр. Тик бит Сүбәдәй Чыңгыз ханның баш угланы Җүси нойонның угланнарына агакай булып торган кеше, диләр. Ә тегеләр, Җүси угланнары, имеш, насәрә диненә табынганнар һәм әле булса табыналар, ди. Чөнки мөгаллимнәре уйгур христианнары булган. Чыңгыз ханның баш угланы хатын-кыз яраткан, күрәсең. Унлап хатыны ана ундүрттән артык углан табып бирә. Батый да. Урда да, Бәркә дә. Беркачыр да. Шәйбан да. Тангут та. Бәвел дә һәм калганнары да муеннарында тәре йөртәләр, дип әйтеп әйтәләр. Бу хакта Артык баһади
Д
рга Болгарда ук җиткереп тордылар Чыңгыз ханны, дошман ыстанына шымчы җибәрергә һәвәс булган, дип сөйлиләр, ул яккка килгәндә Илһам хан да Каракорымга шымчы артыннан шымчы җибәреп тора. Хак. Җүси угланының уйгур мөгаллимнәреннән сабак алуларын Чыңгыз хан ошатмаган һәм мөгаллимнәре кудырткан, дип тә авыз чайкаучылар бар. Тик моңа Apr ык ышанмады. Чыңгыз хан үзе надан булса да. ягъни укый-яза белмәсә дә, белемле кешеләрне хөрмәт иткән, аларга юртасы түреннән урын биргән. Ә инде Җүси угланына: «Без тамга танымый үстек, мин сезгә яргы дөньяны яуладым, тамга танучылар белән түгел, мәргәннәр белән». дип әйтеп әйткән, диләр. Димәк. Чыңгыз хан нә насәрә динен, нә ислам динен кабул итмәгән. Табынган динен бер Хода белә, ә менә үзенә күрә үз динен булдырган «Яса». Мелласы Хакимҗан бу хакта сәгатьләр буена сөйли ала, әйтерсең. Каракорымда булып кайткан Мелла Хакимҗан сүзенә ышансаң, бүген дә олуг хан Үгәдәй түрендә хөрмәткә ия имам Махмуд Ялави утыра икән Кем аны ошбу имам изге кыйблага өндәмидер дип әйтергә кыяр икән? Тик бит олуг хан Үгәдәй христиан диненнән дә бер попны үз янында тота икән ич Димәк, Магул ханнары бик еракка карап эш и гәләр. Теге йә бу диннән хакыйкатьсез эзлиләр, ә мелла Хакимҗан үзе үк «Хакыйкать бар нәрсәдән дә өстен», дип шапырына.
Кузгалдылар, киләләр.. Йа Аллам, ярдәмеңнән ташлама.
Дошман җайдаклары бик үк шауламый гына тупчыларга якынаялар. Теге яктан да, бу яктан да берәү дә уктан алмый. Үз көчләренә ышаналар, беренче тапкыр гына һөҗүмгә ташланулары түгел.
Дошман укчылары тупчыларга якынрак килергә тиешләр
Артык, йөрәге катырак тибә башлавын тоеп, күз алмый дошман җайдакларының хәрәкәт игүен күзәтте. Җайдаклар бер җәеләләр, бер җыелалар. Магулларда ат эре түгел, вак. мәгәр сәер алымы бар. төлке кебек юырта, шуңа ат өстендәге кеше зеркеми дә. Хәйләкәр, хәйләкәр Сүбәдәй, көтмәгәндә Iунчыларның сул ягында йөзләрчә җайдак пайда булды, ул да түгел, уң якта да дошман җайдаклары күренде. Димәк. Сүбәдәй Артыкның тупчыларын гулганага алмакчы. Артык баһадир артына әйләнеп карады: янәсе. Бачман баһадир моны күрәме'* Күрә икән, мәргәннәрен ул да җәя башлады. Магул яугирләре. «һүррә-һүррә'>- дип кычкырырга югындылар. Apr ык баһадир янында г орган җансакчысына барс төшерелгән әләмен болгарга кушты Шундук Артык атының аяк янына ук килеп кадалды, бөркет каурые белән җайланган ук бертын зеңләп горды
«Мөртәтләр, нә тамаша кыю кыланалар», дип Артык, баһадир булуын онытып, җәясенә ук элде.
Ләкин көтмәгәндә магуллар кире борылдылар һәм калкулык арт ына керен югалдылар Apr ык баһадир Бачманга чаптарын җибәрде «Нишлибез, магуллар кире борылды?» дип Чаптары әйләнеп килгәч: «Баһадир. урыннарыбызда калабыз. Сүбәдәй баһадир ермак яугирләрен җибәреп. безне сынап кына карады», дип әйтте, диде. Артык моңа ышанмады. Корыч баһадир мәргәннәрен тикмәгә генә кире бормас, дип уйлады Аллады, мөртәт, бер дә бүтән түгел, алдады. Туплар атканны күргәч гә. кире чигенде Димәк. Сүбәдәй гугглар хакында белде чынлап га корыч баһадир. Аргык өчен сер иде.
Бәхәссез, хан оныгы Хансөяр дошман ыстанына үтеп кергәндер Бәлкем дошман кулына эләккән егетләреннән берәрсе туплар турында Сүбәдәйгә әйтергә мәҗбүр булгандыр Югыйсә алар нишләп әле туплар янына җигәр-җигмәс кире борылдылар? Әллә соң чынлап та багучы ермак а.таен гына җибәреп карадымы Сүбәдәй? Бик ихтимал ич Ярый әле гуйган атарга өлгерми калдылар, юкса бәген сер ачылачак иде
Аргык. маңгаена кулын куеп, калкулык артына кереп юк булган магуллар тарафына карады. Тып-тын. әй герсең лә хәзер генә канлы орыш алдында да тормадылар. Язмыш диген син аны. Кай тарафларга килеп орышып йөри бу Сүбәдәй. Үз ханы васыятенә тугры калса калыр
икән кеше. Чыңгыз хан күптән гүр иясе, ә бу мөртәте аның уй-геләген тормышка ашырып йөри.
Баһадир Бачман хаклы булып чыкты Күп тә үтми, калкулыкта янә дошман җайдаклары күренде. Калкулыктагы тоташ ат-жайдак чылбырын күреп, Артык тупчылар алдыннан чаптырып узды. Янәсе, барысы да әзерме? Тупчылар аның боерыгын гына көтәләр иде.
— Тупчыларым, тупларыгыздан ату белән, ике якка аерылып. Бачман баһадир укчыларын алга чыгарасыз! Тагын кабатлыйм, бары тик аткач кына!
— Беләбез, беләбез, атакай!—дип кычкырды тегеләр.
Юлдаш меңбаш та ат өстендә Артык янәшәсендә бара. Аңа әйтелгән иде. тупчыларның бер канатын ул алып китә, бер канатын — баһадир үзе.
— Меңбаш,— диде Артык әйләнеп карамый гына. Олауларга җитүгә. тупларны корырга һәм минем боерыгымны көтәргә. Олаулар янына мин үзем килермен.
Яхшы, атакай, шулай итәрмен.
Кинәт дала уянды. Кылганнар арасыннан куркынып тургайлар, кош- корт күтәрелде, җәнлекләр өннәренә постылар. «Хр-р. хр-р!» кычкырулар. ниһаять, Артык баһадир колагына килеп иреште. Ул хәбәр салучы җансакчысына күз төшереп алды. Җансакчысы тупчыларга биреләсе билгеле хәбәрне бирергә әзер, тик иртә әле, иртә. Менә тоташ бер дивар булып килүче дошман җайдакларының йөзләре, киемнәре шәйләнеп күренә башлады. Артык сабыр итте. Магуллар ни сәбәпледер уктан алмыйлар, һаман киләләр иде. Бу юлы магуллар бер җәелеп, бер таралышып тормадылар, туры тупчылар өстенә киләләр. Каяндыр адашып калган карсак төлке җайдаклардан алдан чаба. Тик аңа игътибар итүче юк. Күзгә күренеп үлем килә иде. Артык кулын күтәрде, шундук әләм бер уңга, бер сулга җилфердәде. Икенче мәлдә инде гөрст-гөрст килә-килә бер-бер артлы туплардан ата башладылар. Дошман белән ике араны төтен күмде. «Хр-р, хр-рр!» кычкыра-кычкыра һөҗүмгә килгән магуллар- ның тавышы кисәк өзелде, аларны туплар шартлавы күмеп китте. Магул- ларның алгы сафы сүтелүен, яугирләр арасында ыгы-зыгы башлануын, төтен аша күренмәсәләр дә, Артык сизеп торды. Тупчылары ул әйткәнчә ике якка аерылып, артка чиктеләр, алгы сафка Бачман баһадир укчылары атылып килеп чыктылар. Төтен сүтелә төшкәч. Артык баһадир күрде, яугирләрнең кайберләре һаман һөҗүм итәләр. Артык баһадир егермеләп җансакчысы белән дошманга каршы кузгалды.
Аларны Бачман баһадирның мәргәннәре куып җиттеләр, узып, дошманга каршы ата башладылар. «Ур-ра!» тавышы яңгырады. Артык җәягә элгән угын алдан килгән дошманга атты. Ул күрде, теге башка арканга эләккәндәй артка каерылды, аннары ияреннәр ишелеп төшеп калды. Артыкка сугышчы дәрте вә гайрәте керде. Ул:
— Ур-ра! Ур-ра! — дип, атын дошманга каршы куалады.
Аны Бачман баһадир куып җитте һәм колакны яңгыратырлык итеп Тупчыларың янына, баһадир, тупчыларың янына1 — дип кычкырды. Артык шунда гына исенә килде һәм атын кире борды.
Үзәнлеккә чыптырып төшкәндә аны җансакчысы Ягъфәр куып җитте һәм:
— Баһадир, баһйдир, дошман курыкты, кире чигенде! — дип кычкырды .
Тик хәйләкәр Сүбәдәй чынлап чигенде микән? Сүбәдәй тикмәгә генә чигенмес, ул, мөгаен, Бачман баһадир укчыларын ияртеп алып китеп, тулганага алырга маташадыр. Тик Бачман баһадир да бирешмәс, анын да укчылары магуллардан ким сугышмыйлар.
Артык белми иде, Сүбәдәй иң батыр һәм иң кыю егетләрен аты- коралы белән һич югы бер тупчыны әсир итәргә җибәрә. Олы орыш кырында ачы сугыш барганда, магулларның батыр егетләре тупчыларга якынаеп киләләр иде инде. Нәкъ шул зур булмаган алай үзәнлектәге
тупчылары янына төшеп барган Артык баһадирга тап булдылар Магул җайдаклары аларны бик тиз тулганага ала башладылар. Артык баһадир һични аңламый янындагы егермедән дә артмаган җансакчыларына карады.
Боҗра булып басыгыз!
Ике як та бертын уктан алыштылар. Ахыр Артык кылычын суырып чыгарды, тулгана боҗрасын ерып чыгарга дип җансакчыларын ияртеп алга ташланды Берничә егете ятып калды, әмма Артык магулларга җитте. Кигге кылыч тан алыш, ук ташлау. Хәрби дәресханәләрдә алган бөтен сәләтләрен кулланырга мөмкинлек туды Тик дошман аның егетләрен дә берәм-берәм чүпли торалар иде Артык баһадир җансакчысы Ягъфәргә янәшәсенә килергә боерды, һәм алар уңга-сулга сслтәнә-сел- тәнә боҗраны ерырга ташландылар. Артык унлап дошманның башына җитте инде, гик аны Ходай саклады
Бирешмә, бирешмә. Ягъфәр. уң ягыңа, уң ягына бак. Ук ташла үзенә, ук!
Җансакчысы Ягъфәр хәрби мәктәптә иң оста ук ташлаучы иде. Икегә сындырылган укны нәкъ кеше күзенә ташлый. Ул шулай итте дә, дүрт-биш дошманны уктан алды. Артык баһадир да кылыч белән ике дошманны ияреннән ишелеп төшәргә мәҗбүр итте Шунда бер магул батыры сикереп ияр өстенә басгы һәм Артыкка таба чаптырып килә башлады. Артык хәтта аның кысык күзен, кабак йөзен, кычкырганда күренеп киткән сирәк тешләрен күреп алды. Башында очлымы юк. бары тик камалы бүрек, күрәсез. Ул иярендә сикереп аллы да бүре кебек Артык өстенә очты Нәкъ менә очты, чөнки Артык аның башына, ат ялы өстенә килеп төшкәндә, кылычы белән чабып җибәрде. Чабу тимәде, чиртү генә булды, әмма Артык аермачык күрде, дошманның йөзе икегә ярылган иде. Дошман ат ялына готына алмый калды, ат аягына төште. Куркып киткән ат артка чикте һәм яман итеп кешнәп җибәрде Артык бөтен кочен куеп эзәшесенә басты үзенә таба чаптырып килүче икенче батырга ыргылды. Янында Ягъфәр ток иде инде. Аның күзен кан басты, ул кылычын болгый-болгый әле берсенә, әле икенчесенә гашланды.
Кем үлем эзли, кем! дип кычкырды ул тамагы чатнардай итеп.
Нәкъ шул чакта, боҗраны ерып барганда, аның өстенә тагын бер яугир сикерде, бу юлы Артык чак кына кылычын аның корсак гурына куярга өлгерде. Гете бичара «аһ» ит те һәм үзен тишеп чыгарт ан кылычтан шуып төште. Әмма икенче берсе аны атыннан өстерәп төшерде. Җиргә төшкәндә үк хәнҗәренә үрелгән Артык дошманның бөеренә кадады
Аты беркая да китмәде, ул атланырга дип ияр башына тотынды, гик өлгере алмады, чажлап килгән аркан элмәге аның беләкләреннән кысып алды. Агы әрнешеп кешнәп куйды, ә аны аркан белән сөйрәп алып киттеләр. Артык бер кулы белән арканга ябышты, икенче кулы белән хәнҗәренә үрелде. Гик хәйләкәр җайдак атын кинәт сулга алды һәм ул әйләнеп төште Артыкның битенә кылган, әрем бәрелде, тәненә шайтан таят ы энәләре тулды Ул янә ун кулы белән арканга ябышты, чак кына тартылуга, хәнҗәренә үрелде. Кулы хәнҗәр сабына җитте, тотасы итте, тик шулчак кемдер аның ку тына камчы белән сукты Бармакларны гүя ялкын көйдереп алды, әмма хәнҗәр сабын эләктергән иде инде. Ул һични күрми, ләкин аны таккан атның җан-фәрман чапканын бераз абайлый иде Аңа тагын-татын камчы белән суктылар Артык ниндидер бер мизгелдә күзләрен ачты һәм яугирнең тагын сугарга кизәнүен күрен, бер көче белән ана хәнҗәрен ташлады. Хәнҗәр тегенең бут азына килеп кадалды. Ул аны ары таба күрмәде, нкекуллап арканга ябышты һәм әйләнеп китте Бу ысул белән ул ат га барган егетне егасы итте, тик ат кинәт туктады Аны уннарча яу тир боҗрага алдылар
Кабаланма, тупчы! шде ана саф төрки телдә сирәк сакаллы яугир Сип бодай да утыз сугышчымның башына җитең. Бәхетең, сине баһадирымыз үл герергә кушмады Юкса дала бүресенә каласы идең.
— Син кем?—дип кипкән һәм яргаланып, кан саркыган иреннәрен көчкә ачып сорады Артык.
- Кем булуым сиңа кирәк түгел, тупчы. Кайчандыр сезгә әсир төшкән татармындыр. Рәхмәт баһадирыма, мине сатып алды. Белеп тор, баһадир, минеп атым Котбый. Сине баһадир көтә. Хәзер без синен кулларына богау салабыз, кабаланма. Баһадирым Сүбәдәй миңа бер тупчыны булса да алып кайтырга кушты, мин сине алып кайтам. Егетләрең ятып калды. Син исән. Тор!
Сүбәдәй исемен ишетүгә. Артык алга сикерде һәм яугирнең ат астына керде, ияр тасмасына ябышты да ат корсагына типте. Ат үрле-кырлы сикерергә тотынды, яман итеп кешнәде, ахыр бер якка ауды. Яугир гөрселдәп берьякка төште, кулыннан кылычы ычкынып китте. Артык бер сикерүдә кылычка җитте, эләктереп алды. Әмма үрелеп күтәрелергә өлгермәде, әзмәвердәй гәүдәле берәү таш булып аның өстенә ятты.
Куллары каерылып бәйләнгәч кенә. Котбый дип таныштырган яугир аның янына килде һәм бар көченә корсагына сукты. Артык буш капчык кебек ишелеп җиргә ауды.
Ул күзләрен ачканда, кай җирдә ятуын абайлый иде инде. Аны әсир иттеләр, ул Сүбәдәй кулында. Артык җирдә ята. бераз колагы шаулый, кан саркыган иреннәре бер-берсенә ябышкан, куптарып булмый. Кемгә булса дәшәсе, су сорыйсы иде. Торды, аягына басты, шунда гына күрде— ыстан уртасындагы казыклар белән уратып алган божра эчендә икән. Боҗра тирәли сакчылар тора. Кымшанмыйлар да. әйтерсең лә тораташлар.
Артык теле белән ялый-ялый иреннәрен куптарды.
— Су бирегез миңа, су!
Тораташтай каткан сакчыдар кымшанмадылар да, әйтерсең лә аны бөтенләй ишетми иделәр. Артык тирә-ягына күз ташлады. Юргаларның исәбе-хисабы юк. Юрталарны авыл-авыл итеп куйганнар. Урта бер җирдә ап-ак киездән барысыннан да зур юр га. Сүбәдәй баһадир ныклы булса кирәк.
Юрта тирәли нүкерләр йөри, кишектиннәр. Аның кулларыннан богауны алганнар, күрәсең, ниһаять, кача алмавына инанганнардыр. Тәмам җеп өзәр хәле дә юк, һич югы су бирсеннәр иде. ичмасам азрак хәл керер иде. Әллә тагын ишеттеләр инде, хибесханәгә таба ике-өч кеше килә. Сакчылар аларга юл бирделәр. Өс-башлары килешсез, төкселәр, сары йөзлеләр. Берсе аңа агач чүмеч белән су бирде, икенчесе текәлеп карап тора дәшми, гүя сыный. Артыкның баһадир булуына ышанмыймы әллә? Хәер, ышанды ни дә, ышанмады ни. Артыкка ошбу адәм белән мал бүләсе түгел. Артык бер чүмеч суны йотлыга-йотлыга эчеп бетерде, кул аркасы белән авызны сөртте. Бу халык белән өлфәтләшергә язмасын, йөзләрендә нур юк. Бакты-күрде ич, һәр иләүдә каравыл-сакчы. Димәк, куркалар, чит-ят дала, куркырсыз да шул.
Алыгыз үзен! — диде берсе. Ул шулай диюгә, Артыкны ике яктан култыклап алдылар да далага таба өстерәделәр. Шактый бардылар, юрталар артта калды. «Далага чыгарып, бугазлап бүреләргә калдырмак- чылар»,—дип уйлады Артык. Аның үләсе килми иде. ләкин чарасыз калуын да күптән аңлаган иде инде.
Туктадылар. Тирән булмаган баз, анда дистәдән артык мәет.
— Бирегез үзенә көрәк,—дип боерды кишектиннәрнең берсе.
Артыкның кулына көрәк китереп тоттырдылар.
Менә бу базда синең азатларың ята. тупчы, әнә тегесендә син башларына җиткән безнең яугирләр. Күм шуларны. Күм-күм, югыйсә үзеңне тереләй күмәбез.
Артык азамат егетләрен киемнәреннән таныды. Тамагына яшь төере килеп тыгылды. Авыз эченнән генә дога укый-укый, яшенә тыгыла- тыгыла, азамат егетләрен күмә башлады. Хәле бетте, туктады, ләкин аңа шундук камчы белән сыптырдылар.
Үз азаматларын күмеп бетергәч, аргы базга күчерделәр Әнә йөзенә кылыч белән чирткән яугир ята. әнә кылыч белән кадаганы, әнә Ягьфәр уктан алганнары. Каны катты, орыш мәлләре яңабаштан күз алдына килде Ниһаять, күмеп бетерде. Аны бер читкә сөйрәделәр. Шуннан бер көтү ат куып китерделәр дә өч-дүрт тапкыр кабер өстеннән уздырдылар. Шуннан соң Артыкны кире алып кайттылар. Аның хәле беткән иде, хибесханәгә керүгә, җиргә ауды һәм шундук йокыга талды.
Ул уянганда кояш баеган, җир өстенә салкынча һава төшкән иде инде. Артык торып утырды, тезләрен кочаклап җылынмакчы итте. Тәүге сакчылар юк. алар урынына башкалары килгән, болары хибесханә тирәли әкрен генә йөреп торалар. Ләкин ник берсе сөйләшсен. әйтерсең лә авызларына су капканнар. Ниһаять, аңа ашарга китерделәр. Зур булмаган түтәрәм сарык ите Артык кабаланып ашый башлады, бер сакчының үзенә текәлеп, авыз чите белән елмаеп карап торуын күргәч кенә үз кыланышыннан үзе уңайсызланып куйды. Ит артыннан бер касә кымыз бирделәр. Артыкка тәмам хәл керде. Эңгер иңеп килгәндә тагын ике кеше килде. Бу юлы аңа тәләкә астылар. Бу хәлне беренче тапкыр күргән Артык карышмакчы итте, ләкин берсе шундый иттереп аның эченә типте ки, Артык сыгылып төште һәм яйә көч-хәл белән генә тураеп баса алды Инде теләсә нишләсеннәр Борынгы болгарлар агач тәләкәне качкын сыерларга такканнар. Димәк, бу магуллар аны хәйванга саныйлар.
Минем тышка чыгасым килә.
Каравылчының берсе эчкәре керде, аны ияртеп, бер читкә әйдәде. Хәзер генә тәләкәнең ни өчен куелуын аңлады Артык, чәркәгә гуры китереп куелган тәләкә бөтенләй атларга бирми, аякларны күчереп кенә барып була икән
— Әйдә, әйдә! дип ашыктырды сакчы
Шунда гына ярамасмы, яугир?
Утыр алайсаң. Утыр шунда.
Ләкин тышка чыккач, сакчы аны бөтенләй башка якка алын китте Мине кая алып барасың, яугир?
Баһадирга, баһадирга, әсир. Син шактый зур тутый кош икәнсең бит. Тупчы диделәр үзеңне.
Артык дәшмәде. Аның бөтен дикъкатен Сүбәдәй белән очрашу мәле биләде. Кан кайный, җан иңри, йорәк сыкрый. Тик нихәл итә ала Ул әсир, ул кол хәзер. Җәбер-золымга йөз тоткан, орыш кырынла күзгә-күз очрашырга теләгән Сүбәдәй каршына әсир исәбендә бара. Нигә тунчыларына ияреп китмәде, нигә калды, нигә Бачман баһадир әйтсә дә. кире борылып чапмады? .. Кимсенү, үкенү, үз-үзеңне тиргәү бары тик чарасыз калудандыр. Ул чынлап та Сүбәдәй кулында әсир Әй. тәләкәдән вә әсирлектән арынасы иде дә ат менеп, бөтен төрки дөньясын җиһадка чакырасы иде. Нигә берләшми бу төрки халкы, нигә берсе тегеңә, берсе моңа ялланып хезмәт итә? Идел-Җаек төркиләренең терәте булган болгарларны да бугазлый башладылар бит инде, һәм кем? Шул ук төрки халыклар. Кемгә ялланганнар диген? Теле-дине ят булган магулларга. Нигә аны әсир иткәндә, баһадир, диделәр9 Кем белә аны монда? Алҗыган рәвештә. Ходай тәгаләдән мәрхәмәт сорый-сорый. иләү уртасында кукыраеп утырган юртага таба шуышты Артык Нәкъ менә шуышты, атлый алмый иде, чак кына аякны киңрәк итеп атладыңмы, агач тәләкә чәркә сөягенә шундаен иттереп китереп ора, күз алларың караңгыланып китә Хак, тәләкәне кулга тотып га була, ләкин сакчы бирми, шундук аркага камчысы белән сыдыра. Әсир икәнсең кушканны кыл. Тикмәгә генә: «әсир кеше ким кеше, эт санына тиң кеше», дип әй т мәт өннәрдер, күрәсең.
Юрталарның исәбе-хисабы юк кебек Ыстан тутырып казан астылар, ахрысы, күзтә әче тизәк төтене исе тула башлады
Нигә калада түгел, кордаш? 5. «К. У.» № 3
65
— Без бирегә кала алырга түгел, җәйләүләр яуларга килдек, әсир. Безгә кала кирәкми. Калада син яшә. Хәер, син хәзер яшәр кеше түгел инде. Хәер, белеп булмый, туп серен бирсәң, баһадирның сине исән калдыруы да бар.
— Нинди туп сере?
— Болгардан килгергән туп серен, әсир. Сине меңбаш диделәр, тик син меңбаш түгел.
— Әйе, түгел,— диде Артык килешеп Меңбаш булсам, әсир төшмәс идем.
— Ә калаңызны бүген булмаса, иртәгә алырбыз, атаң коргыры зат. Сиңа минем бер дә күңелем ятмый. Син безнең унлап кешене шәһит иттең. Аягыңнан асып дала бүреләренә ташласы иде дә. баһадир сакларга боерды. Димәк, син аңа кирәк. Соңыннан безгә бирер ул сине, сорау алгач, теләгенә ирешкәч.
— Мин нигә баһадирга?
— Менә анысын үзеннән сорарсың инде, атаң коргыры җан. Тупчы ич син. Без сине тупчылар арасыннан аерып алдык.
- Кулымда коралым чакта туры килгән булсаң икән син миңа .
— Көрәшергә ниятең бармы әллә?..
— Ә нигә көрәшеп карарга да була. Тик башта тәләкәмне салдыр.
Сакчы сызгырып җибәрде, шундук хибесханәдәгеләр йөгерешеп кил-деләр.
— Ни булды, меңбаш?
— Менә бу өтекнең минем белән алышасы килә. Алыгыз тәләкәсен. Беркая да качмас, башы ике түгелдер.
— Йә,— диде каршында торган меңбаш. Кил. Барысы да күренә, ай калкып килә. Курыкма. Кил-кил!
Кирәкмәгән олпат гәүдәле, кап корсаклы иде меңбаш.
— Безнең Болгарда сөлге белән алышалар.
— Бирегез үзенә билбау! дип боерды меңбаш. Ул аякларын киңәйтебрәк басты. Артыкның якынайганын көтә башлады
Меңбаш. белеп торсаң иде. мин беркайчан да җәһилләргә баш биреп, бил бөгеп яшәмәдем. Эл сөлгең беләгеңә.
— Әтәчләнмә, тупчы, әтәчләнмә. Бик маһир булсаң, кил.
Артык тиз-тиз атлап килде дә меңбашның биленә сөлгесен ташлады, арттан эләктереп алды. Меңбаш та төшеп калганнардан түгел икән, тиз үк Артыкның билен кысты.
һәр икс батыр, ахылдый-ухылдый. әйләнә-тулгана. бил тартырга җай көтә башладылар. Сабантуй көрәшләрендә ничәмә-ничә тапкыр батырга чыккан Артык меңбаш сөлгесен биленә салуга ук аңлады - оста көрәшче бу. Җитмәсә әзмәвернең гелән биле дә юк кебек. Ул да түгел, Артыкның касыгына йодрыгын тыга башлады. Бу инде ким куйганда хәрамлау иде. Тик Артык га шул ук хәрәкәтне кабатлагач кына, меңбаш йодрыгын аның касыгыннан алды. Ә тамаша карарга яраткан халык җыелды да җыелды. Ай яктысы якты, әйтерсең лә көн үзе иде.
— Читкәрәк-читкәрәк китегез!—дип көрәшчеләрнең мәйданын ки-ңәйтергә тотынды берәүсе.
Шулчак ике баһадирны уратып алган халык икегә аерылды һәм. бу тамашаны күрергә баһадир Сүбәдәй үзе килә, дигән пышан ишетелде. Артыкның сулышы кысылды. Чынлап та Сүбәдәй үземе? Үзедер. Озын буйлы, сыңар күзен кызыл чүпрәк белән бәйләгән, башында камалы бүрек, кәкре кылычы билендә, өстендә көмеш җен белән тукылган сырма* халат. Артык аңа туры бага алмады, ул арада меңбаш аны тартып китерде һәм күтәрмәкче итте. Әйләнгәндә-тулганганда күрде Артык: Сүбәдәйнең ике ягында ике үзеннән дә җилкәлерәк кишектине', артында тагын берничә әзмәвер.
1 Кишскти н — баһадирның жансакчысы.
Баһадир кемгәдер ияк кагып кына ишарә ясады. Көрәшче меңбаш әллә Сүбәдәй баһадирны күрмәде, әллә күреп күрмәмешкә салышты, янә бер тапкыр Артыкның билен тартып китерде, күтәреп ормакчы итте, әмма Артык билен еландай боргалап, сөлгене аркасына шудырды. Алай да меңбаш аны күтәрде, мәгәр ора алмады. Артык гөрселдәп аның өстенә төште Шунда меңбаш аны яткан килеш бер читкә ташлады. Моны Артык һич тә көтмәгән иде, тәгәрәп үк китте Аягына басарга да өлгермәде, аның ике ягына ике кишектин килеп басты
Минем юргага! диде Сүбәдәй коры гына һәм борылды да. җирдә яткан меңбашына күз дә салмыйча китеп барды. Сүбәдәй юртасына кишектиннәрен узып китеп керде, Артыкны алып кергәндә ул түр яктагы мендәренә кырын төшкән иде инде. Юрга эче шактый якты, өч-дүрт җирдә майлы ут яна
Син кем?
Артыкны икс кишектинс баһадир алдына чүктерделәр.
Син кем. дидем түгелме сиңа?!
Икенче тапкыр шактый саф төрки телдә аңа сорау бирде.
Әйг. син кем! диде өченче тапкыр, камчысын кулына алып. Сүбәдәй.
Тупчы мин. баһадир
Баһадир ишекъяры торган кишектиннәренә карады, янәсе, чынлап та тупчымы. Тегеләре, күрәсең, Артыкның сүзен куәтләделәр.
Барысын да көткән иде Артык, ләкин менә шулай Сүбәдәйнең юртасында күзгә-күз очрашырбыз дип күз алдына да китермәгән иде. Кеше әйтеп, кеше ышанмастай хәл ул баҗасы Сүбәдәй алдында һәм нинди сурәттә әле әсир сурәтендә. Сүбәдәйнең йөзе озынча, өскә таба маңгае тараеп гора, киң кашлы, юка иренле Сакалы юк. димәк, йә үзе йолка. йә йолкы та. Өстендә көбә күлмәк, кылычы вә кынысы Бохара әмиренеке булса кирәк. Бохара осталары шулай нәкышлый кылыч сабын. кылыч кынысларын. Аягында ак итек, димәк, чи тиредән, чөнки итек башы тырпаен тора, итек кунычында хәнҗәр. Юргага яңа гына Артык белән көрәшкән меңбаш керде. Сүбәдәй аңа түрдән урын күр-сәтте.
Кай тирәдә эләктердегез үзен?
Туплар аткан тирәдә. Туп куйган атлары тайганнар иде инде, бу нишләптер бериш азатлары белән укчыларга ияртән булды Аннары без аны җай китереп бүлеп алдык. Тупчы гына түгел бу. баһадирым, йә меңбаш. йә йөзбаш. Егермегә якын яугиребезне теге дөньяга озатты. Менә очлымы, күрәсең ничек кәттә итеп эшләнгән
һәйбәт, диде Сүбәдәй. Үзеңә ал. Ә син әт. тупларны кем җасый?
Болгар ясый, баһадир. Бездә күп ул. бик күп.
Кымыз бирегез тупчыга.
Баһадирым, орышканда азамат егетләре сакладылар үзен
Меңбаш. диде Сүбәдәй һәм мендәргә утырды. Тупчылар мең- башы.
Сүбәдәй баһадир кымыз кигерүче кулыннан чин касәсен алды, бер уртлауда эчеп куйды
Тупчыт а да бирегез, диде ул кымызчыга карамый гына Ул да сусагандыр.
Җаны тәмам кипкән иде. Артык та нәкъ Сүбәдәйчә бер йогуда касәне эчеп бетерде. Әчкелгем сыекча бөтен эчәк-әгьзаларын рәхәтләндереп. эчкә коелды һәм шундук башына дымлы кайнар һава атыла башлагандай булды Иреннәре кипкән, җаны көйгән иде. кымыз эчкәч, хәле җиңеләйгән кебек булды Ул башын түбән иде дә бертын утырды
Йә. тупчы, нә әйтерсең миңгә?
Артык туп-туры Сүбәдәйнең күзенә күтәрелеп карады Сүбәдәйнең кан тамырлары күренеп тора, камчы сабы кебек муен сеңер тәре калык- 5* 67
кан. ишеп куйган аркан диярсең. Юртага төз гәүдәле яшь егет килеп керде. Өсте-башы әйбәт, үзен иркен тота.
Кем бу, атам?
Уз, утыр әйдә, углан. Син дә сорау ала аласың. Болгар меңбашы. Әсир алдык. Әүвәл, тупчы, диде, меңбаш икәнсең бит.
Егермедән артык яугирнен башына җиткән адәм бу, атам.
Шул. Димәк, тупчылар меңбашы. Атың ничек, меңбаш?
- Атым Болгар, баһадир.
Болгар. Ил исемен йөртәсең, димәк. Күлкән углан, әллә син сорау аласыңмы үзеннән? Баһадирны әсир иткән яугирләргә берәр бәлеш алтын бирергә Казнабаш. ишетәсеңме, һәр яугиргә.
- һәр исән калган яугиргә, атам.
Меңбаш кадәр меңбашны әсир итсеннәр әле. диде Сүбәдәй горурланган бер төстә.
Исән көйгә алырга кушмаган булсаңыз, баһадир, мин аның әллә кайчан җанын җәһәннәмгә җибәргән булыр идем.
Игелек вә дан сиңа, меңбашым. игелек вә дан!
«Менә Күлкән белән дә очрашырга туры килде».—дип уйлады Артык. аяклары ойый башлавын тоеп, бөкләнеп утырды. Күлкән бер ягы белән дә Ташбайга охшамаган. Ә менә атасында Ташбай углан чалымнары бар.
Инде меңбашны нишләтәбез, атам? -дип сорады Күлкән.
Ал син аны үзеңә. Сакла. Кирәк булыр әле ул безгә. Тик кара аны. нык сакла. Аның миңа кирәк булып куюы бар. Хәзер безгә, Котбый меңбаш. сиңа әйтәм. туплар куйган атларны кулга төшерергә кирәк. Үзеңә ошаган егетләрне сайлап ал да шул эшкә кереш. Мин Болгарны үзләре ясаган туплар белән алырмын.
Башта Саксинны алыйк әле. агам.
Саксинда без торабыз инде. Дала безнеке, каласы да безнеке булыр. Олан, барыгыз алып китегез әсирне!
Артык торды, ике кишектин арасында тышка чыкты.
һава салкынчарак иде. Аңа тәләкә элмәделәр: димәк. Күлкән оланга ышаныч зур. Күр әле син Сүбәдәйне, угланына безнең кебек «олан» дип дәшә. «Әллә соң үзе дә шивәле татармы? Карлыгач га бик тиз безнең як шивәсендә сөйләшә башлады ич», дип уйланып атлады Артык. Сүбә- дәйнең менбашларына кадәр төрки Котбый үзе ни тора. Араларында мөселманнар да бар. дигәннәр иде аны. хак икән. Хәер, борынгылар, яулаган халыкның телен белү — ярты җиңү, дигәннәр.
Артыкны зур булмаган юртага алып керделәр.
Биредә торыр, диде аны озата килгән меңбаш.— Бавырчы, әсирне ашат. эчер. Ә сез. яугирләрем. ошбу әсир өчен башыгыз белән җавап бирәсез.
Без аны сакларбыз, Котбый меңбаш. Кача-нитә калса, аягын сындырмый булмас.
Сакчылар меңбаш белән үзләрен эре тоттылар, димәк. Күлкән углан кишектиннәре, дип уйлады Артык. Түр яктагы намазлык хәтле генә, телгәләнеп беткән киезгә утырды. Эчтә аны ике кишектин саклый, тышта тагын сакчылар бар. Бавырчы касә белән шулпа, ит китерде, соңыннан су бирде. Шуннан соң беләк юанлык каен агачыннан ясалган, бер кеше басып торырлык кына хибесханәгә алып керделәр. Сакчыларның берсе Артыкны шунда кертеп яты. икенчесе ишек яры мендәргә утырып, дикъкать белән күзәтеп торды. Кишектиннәрнең кулларында корал юк. билләренә таккан хәнҗәр генә, итек кунычларында пычак. Ләкин тышта торганнарда сөңге-кылыч бар. Артык хибесханәдә утыра гына ала. Утырды һәм шундук йокыга талды.
Уянды ул ат пошкырганга. Юрта янына кемдер килгән, кишектин- нәр белән сөйләшә. Эчтәге кишектин сискәнеп китте, япма янында утырган ишенә төртеп алды. Артык юрта тишеге аша һавага карады. Кояш
чыгып килсә кирәк, һава зәп-зәңгәр. йолдызлар сүнгән Бераз баш авыртып тора, әмма түзәрлек. Ә менә йөрәк әрнешүгә, бәгырь телгәләнүгә түзмәле түгел, чигәләрне шаулатып сыза да сыза ачу һәм үкенү гайрәсе Әле ул Аллаһы тәгаләгә мөрәҗәгать итте, әле Бачман баһадир! а. Килсен иде бөтен гаскәре белән, ябырылсын иде Сүбәдәйгә һәм аны коткарсын иде. Бачман баһадирны тыңлап, ул әйткәч тә. тупчылары артыннан киткән булса, бу көнгә дә калмаган булыр иде. Үзе орышта катнаша, янәсе. Катнаштың һәм менә килеп каптың. Кемгә диген әле кан дошманы Сүбәдәй кулына. Туплар ясау серен белү өчен ул хәзер аның җанын алачак. Кайда хәзер Бачман баһадир, кайда тупчылары бер Хода белә. Сүбәдәй калада түгел, димәк, каланы ала алмаган Сүбәдәй тагын бер-бер хәйлә корып ята булса кирәк Бачманны җиңәргә, каланы алырга аңа Артык баһадирның тупчылары ирек бирмәде. Бусы хактыр Чөнки әсир төшкән бер генә кыпчак азаты да күзгә чалынмады. Аннары нишләптер Сүбәдәй. хәтта Бачман баһадирның гаскәр санын да сорамады Димәк, хәбәрдар, барысын да белә. Хәер, гаскәр санын гына түгел, тупчылар санын да беләләр булса кирәк, чөнки үзләрен бик иркен тоталар.
- һәй. кишекгиннәр. диде Артык. Минем тышка чыгасым килә. Янында йокымсырап утырган кишектин күзләрен ачты, аякларын сузып җибәрде
Сабыр ит, тупчы, сабыр ит. Хәзер мине алыштырырга киләләр. Алар сине тышка йөртерләр инде.
Чынлап та, күп гә үтми, юртага икс кишектин килеп керде, болары исә чыгып киттеләр. Алар үзара сөйләшеп алдылар. Артык аларның телен аңламады.
Кишекгиннәр. минем тышка чыгасым килә, дип кабатлады Артык.
— Эт намас!аның тышка чыгасы килә.— диде берсе
Юкса юртаныз сасытам.
Яныйсың, диде икенчесе һәм хибесханәнең ишеген ачты
Чык,— диде беренчесе. Чык. эт косыгы. Аннары тыштагыларга кычкырды: Хулан. Хулан дим. әсир тышка чыгам ли. каршы ал.
Әйдә, чыксын, диде, япманы ачып, тыштагы кишектин
«Күр әле боларны. кишектиинәре әллә гел төркиләр инде», дип уйлады Артык далага таба атлаганда.
Кылганнар арасына кереп утыргач. Артык кояшчыгышка бакый Кояш нурлары хатын-кыз чәчедәй күккә үрләгән иде Ул түшәктә сибелеп яткан Карлыгачының чәчләрен күз алдына китерде һәм тешен кысчы Нинди көнгә калды бит!.
Җитте сиңа, оема' дип ашыктырды кишектиннәрнең берсе.
Артык ашыкмый гына ыштан бавын бәйләргә тотынды. Каеры тын артына карады һәм йөрәге мерт итеп кипе. Ике юрга аша гына үзе озатып җибәргән сәүдәгәрләрнең дөяләре тора иде
Нәмә күреп кап ын анда, әйдә! диде кишектин
Сәүдәгәрләр дә туктайлар икән үзегезгә, диде Артык кузгала башлап.
Туктамасалар, туктатабыз аларны. Без аларга акчаны аз түләмибез
Болары кай тарафтан?
Каян булсалар да безгә барыбер, товар гына сатсыннар Йә. кузгал, нигә катып калдың!
Юртага кайтардылар, хибесханәсенә кертеп яптылар, ә Артыкка тынычлык килмәде дә килмәде. Нә Сүбәдәй угланы Кү ткәй килми. нә Сүбәдәй үте кызыксынмый Нинди мәгълүматлар алырга телиләр икән аңардан? Тупларны ничек ясауларын ул белми, хактыр Ә менә аларны ничек атларга куярга, ничек атарга ул осталарның остасы Әгәр дә мәгәр дөяләр угланнарныкы булып чыкса, алар Сүбәдәй ыстанындалар
Димәк, үз дигәннәренә ирешкәннәр. Ташбай угланы атасы Артык әсир төшкәнне ишетсә, харап — бер-бер ахмаклык эшләп ташлавы бар. Дөрес ул исемен Болгар дип әйтте, ләкин бит аны күрүләре ихтимал...
Менә бит ул язмыш дигәнең, кичә кайда иде дә. бүген кайда ауный. Бәхәссез. Артык баһадирның югалуын тупчылары да. Бачман баһадир да белгәннәрдер. Хәтта аны коткару өчен иң кыю егетләрнең дошман ыстанына килүләре мөмкин. Менә анысы зур хата булыр иде. Аллам сакласын. Сүбәдәй баһадир тирәсендәге юрталарга үтеп керәм димә, һавадан очкан кошларны уктан алучылар бар. Моның өчен баһадир иң мәргән, иң елгыр егетләрне үзендә кишектин итеп тота. Килмәсеннәр. бәхетләрен сынамасыннар, дип хәбәр итәсе иде дә. гик кем аша? Мсңбаш Котбыйга әйтеп караса? Әле сиңа шымчы кирәк булдымыни дип. ике дә уйламый кылычтан уздырыр. Болай да аның миңа ачуы зур, бәгъзесе утызлап азатының башына җиткәнбез икән ич. Юк сиңа. Артык баһадир, мәрхамәт нә Котбыйдан. нә Сүбәдәйдән. Гомер бакыеңа, хәтта үлгәч тә кыямәт көнгә кадәр үк тәмугта янасы кеше син. Ниндәен егетләрең дошман кылычы астына алып кердең бит. Ягъфар үзе җиде мәргәнгә торыр иде. Ул да ятып калды. Җитмәсә, үз кулың белән күмдең үзләрен, күз яшеңә тыгыла-тыгыла. билге ташы да куймыйча, чөнки магуллар кабер өстеннән көтү-көтү ат уздырдылар.
«Йа Аллам, үзең ярлыка бән фәкыйреңне, ярлыка, ярлыка...»
17
олгарда да. Саксинга килгәч тә. хан оныгы Хансөяргә берәү дә. тылсымга ия, сихерче ул, димәде. Сөмбелгә өйләнгәч, ул үзе дә бу хакта телән онытты. Аның бөтен дикъкатен, көч-гайрәтен гүзәл кыз Сөмбел биләп алды. Меңбаш Ташбай да яшь кәләшкә таргач. дөньясын оныткан кешедәй халәттә иде. Ул карусыз бар нәрсә белән килеште, бер тапкыр да хан оныгы Хансөяргә каршы төшмәде, гәрчә дошман ыстанына сәүдәгәрләр сурәтендә үтеп керүгә, әүвәл каршы булса да. икесенең дә туйдан соң үткән төннәре йокысыз булды, җитмәсә таң белән диярлек сәфәр чыгасы иттеләр — сәүдәгәрләр, имеш. Бары тик юлда барганда гына меңбаш Ташбай: «Хан оныгы Хансөяр үзе генә белгән маһирлыкка бирелде бугай».— дигән нәтиҗәгә килде. Ләкин соң иде инде, алар юлда, товар төялгән, дөяләр акрын гына атлый. Хәер. Ташбай хан оныгы Хансөяргә һәрчак ышанды, чөнки аның ялгышканы бик сирәк була, гүя күрәзәлек тылсымы бар иде үзендә.
Уй-теләкләре буенча татлы айлары сәфәрдә үтәргә тиеш иде. Кәрванда ун егет, унысы да өйләнгән, унысының да кәләшләре үзләре белән, бер мелла Хакимҗан гына ялгыз. Әмма аның да үз максаты: кыргый магулларны ислам диненә инандыру. Бар булган коралы: йомшак теле, сихри нотык-вәгазе йөрәк түрендә.
Тик алар ерак китә алмадылар. Сүбәдәй баһадирның багучыларына тап булдылар, ә тегеләрнең талканы коры булды, шундук үз ыстан- нарына борып алып керделәр. Хәер, егетләрнең максаты шул иде ләбаса: ничек тә булса ыстанга үтеп керү Хак. кәрванны туктаткач, ике яугир арасында бәхәс купты. Берсе: «Җибәрик сәүдәгәрләрне, туктатырга хакыбыз юк», дисә, икенчесе әллә сәүдәгәрләрнең яшь булуларына шикләнеп. аларны ыстанга таба әйдәкләде. Ыстанга җиткәч, аларны төрки баһадиры каршы алды һәм кай тарафка туктарга иләү күрсә гте.
Кәрван зур түгел иде. товарлары да ишелеп тормый, мәгәр, ыстанга сәүдәгәрләр килде, дигәч, килеп тамаша кылып китүчеләр шактый булды Болгардан китерелгән итек-читек. муенса-беләзек. алка-бөти кебек затлы әйберләрне бик тиз сатып бетерделәр. Бал һәм бодай ярмасын бик алмадылар Ул арада кич җитте, кунарга юрга куярга булдылар. Төннәре тыныч үтте, аларны берәү дә борчымады, әйтерсең лә дошман ыстанын-
Б
да да түгелләр идс. Иртән-иргүк торып. ашап-эчеп кенә бетергәннәр иде. арпа-тары һәм бал алырга төрле яктан сугышчылар җыела башлады. Ярмаларны күпләп алмасалар да. өйлә тирәләренә алты дөядәге товар сатылып беткән иде инде.
Кояш баю ягына авышкан гына иде, бер төркем кәттә кишектин- нәрен ияртеп, кәрван һәм сәүдәгәрләр янына Сүбәдәй угланы Күлкән килде. Углан янында саллы егетләр, киемнәре дә үзгә- ыспай киенгәннәр. үзләрен иркен тоталар Бигрәк тә Күлкән аерылып тора Өстендә кытай ефәгеннән тегелгән саргылт төстәге халат сыман кыска җиңле җилән, сәдәфләре алтын, башында камалы җиңел бүрек, көмеш белән нәкышланган кыналы кәкре кылыч сабында кулын гота. итек кунычында бер. билендә икенче хәнҗәре. Ни сәбәпледер Күлкән. килә-килешкә. күзгә-күз Ташбай белән очрашгы. Ташбай сизелер-сизелмәс кенә ана баш идс. Аннары Күлкән. киеменең затлы булуын күреп булса кирәк, хан оныгы Хансөяргә күз ташлады. Хансөяр кулын күкрәгенә куеп, кунак белән баш иеп исәнләште.
Сәнме кәрванбаш? дип сорады ул камчы сабы белән итек кунычына суга-суга. Хан оныгы Хансөяр соңгы батман балын сатып юра иде. Күлкән мөрәҗәгать итүгә, бар эшен гашлап, дикъкатен аңа юнәлтте. Ләкин игътибар итте. Күлкән карашын бөтенләй башка кешегә күчергән иле инде. Хан оныгы Хансөяр күрде. Күлкәйнең хәтта күз карашында нәүмизлек хасил булды, әйтер сүзе тел очында калгандай, бертын авызын ябалмый горды. Күлкән бераз аптырабрак, шул ук вакытта соклануын яшермичә, йөзен ачкан килеш дөя янында басып торган Сөмбелгә карый Күлкән углан артыннан, хәрби боерык алгандай, кишектиннәре дә Сөмбелгә бактылар һәм. шик калмаган иде. алары да яшь хатыннан күзләрен ала алмас булдылар. Күлкән камчы сабы белән Сөмбел басып торган тоя тарафына күрсәтте.
Дөя дә сатыламы? Кыз дамы?..
Хан оныт ы Хансөяр зиһене аша мең төрле фикер-уй узды, ул ха т ыны ят ына әйләнеп карамады, иллә сизде Сөмбел бераз елмаебрак Сүбәдәй угланы Күлкәйгә карап тора Вәйран багыр егет яшь хатынга бер күрүдә гашыйк булды, күрәсең. Моны Сөмбел үзе дә сизми калмады кү з төр барысын ла әйтә ич. күзгә сүз кирәкми. «Нәркәз зәңгәр күзләрен, тулган ай күк йөзләрен бер көн хаста, бер көн сау. үлә яздым, гүзәлем, дигәнме әле шагыйрь, бер сылуны күргәч? Ни генә булмасын. Күлкән угланның Сөмбелгә күзе төшкән иде инде. Гүзәл затларны күрмәгән егет түгел иде ул. Әйе. күрмәде түгел, күрде, хәтта берничә тапкыр җылы кочакларын да татыды, иллә берәүсе дә аны болан бер күрүдә күз карашы белән сихерли алмаган иде әле. Сүз әй терт ә теләп тә өнсез ка туы шуннан иде мондый гүзәлне аның күргәне юк иде. Хан оныт ы Хансөяр кәрван башы булса да бер читтә калды, егетнең дикькатын Сөмбе т биләде.
Каравыш кызмы, сатарга илтәсеңме? дип сорады кабат Күлкән углан, хан оныт ы Хансөяргә бөтенләй игътибар итми, ләкин ул аны ишегә-күрә иде. бары тик аның җавабына мохтаҗ түгел, телим икән, кызыңны каерып алып китом. дип аңлатуы иде. Моны хан опыты Хансөяр генә түгел, кәрван белән чыккан барысы да аңладылар. Чөнки Сүбәдәй баһадир угланы Күлкән хан оныгы Хансөярне бер чит гә калдырып. Сөмбелгә таба атлый иде инде Шунда тына хан оныгы Хансөяр каушый калды. Ул башта каударланып ана аркылы төшмәкче итте, ләкин Күл кәннен кишектиннәре аны бик тиз бүлеп алдылар Күлкән исә атлаган җайт а ук күзләре белән яшь хатынның тәүдә-сынын капшый н те инде Ни әйтергә тиеш аңа Сөмбел’ Белмәде. Тик ул каушамады Өйрәнгән и те ир-атның сөзеп каравына, бик исе китми иде Тик монда бит Сүбәдәй баһадир утлатты Күлкән һәм аның аша күп нәрсәгә ирешеп булачак Моны хан опыты Хансөяр генә аңласын иде Юкка гасабиланмасын идс. Сөмбел үзен юга белер Шик юк. Сөмбел ризалыгын бирсә тә. бирмәсә
дә. кәрванбаштан кызны үзенә сатуын сорар, һәм бәһадә дә тормас. Нә кылыр шуннан соң хан оныгы Хансөяр, аның җан кисәге, ире. ниһаять? Сөмбелнең йөрәге калтырана башлады, курку түгел иде бу, үзе өчен ул курыкмады, бер-бер хәл кылыр дип Хансөяре өчен борчылудан иде. Күлкән аны аласы итсә, әлбәттә, Хансөярдән сорап гормас, бер дә булмас димә, тартып та алып китәр, һәм хан оныгы Хансөяр һични кыла алмас.
Ә максаты аның ничек булса да дошман ыстанына үтеп керү ләбаса. Шуның өчен булса кирәк Хансөяр хатыны ягына карамады, ул күңел күзе белән күрде. Сөмбел карашы белән аны эзли, аның ризалыгын алырга тели, һич югы күзләре белән аңа нишләргә тиешлеген әйтсен иде! Күлкән тәмам аның янына килеп җитте, камчы сабы белән ияк астына кагылды, башын күтәрмәкче итте бугай, ләкин Сөмбел кинәт кенә дөя артына посты.
Хөрмәткә ия, нойон, хатыным ул минем, каравыш кыз түгел,— диде, ниһаять, акылына килеп хан оныгы Хансөяр. Бу вакытта Ташбай, хатыны Айгөлнең йөзен каплап, дөя артына яшерде. Ләкин Сүбәдәй угланы Күлкән Сөмбелдән башка берәүне дә күрми иде инде.
— Син аны миңа сатарсың, кәрванбаш,— диде тәкәббер генә артына каерылып Күлкән.— Мин сиңа яхшы түләрмен. Бөтен саткан малың бәһасе алырсың.
һәм Күлкән борылды да китеп барды, кишектиннәре аңа иярделәр, ләкин дүртесе калды һәм дөя артына поскан Сөмбелне күтәреп алдылар, берсе күтәреп җилкәсенә ташлыйм дип ымсынган иде. Сөмбел:
Мин үзем барам, кагылма миңа! — дип кычкырды Шуңа китеп барган Күлкән әйләнеп карады һәм кире килде.
Үзе барса, бик әйбәт. Бирегез кәрванбашка биш бәлеш алтын. Шулчак Ташбай атылып чыкты, Күлкәннең кишектиннәре кылычларына тотындылар. Хан оныгы Хансөяр аны туктатты.
Кирәкмәс. Ташбай. Туктал!
Акыллы фикер. — диде Күлкән —Акыллы фикер. Акыллы кәрванбаш. Ә синең белән очрашырбыз әле,— диде ул Ташбайга карап — Болгарда.
Ташбай тагын ымсынган иде, Хансөяр аның җиңенә ябышты.
Туктал диләр сиңа! — Аннары Күлкәйгә бил бөкте: —Гафу ит, нойон. Башы яшь әле аның.
Сөмбелне алып киттеләр. Ташбай меңбаш хан оныгы Хансөяр тирәсенә җыелган ишләренә карады.
— Нишлибез?!
Коралланыйк та,—дип башлаган иде берәүсе, Хансөяр аны туктатты:
— Онытмагыз нинди максат белән килүебезне Безгә аны Ходай җибәргән,— диде.
Барысы ла күзгә-күз карашып алдылар. Бу ни хәл инде, берәүнең хатынын алып киттеләр, а ул нәрсә ди?..
Ташбай баҗай,—диде хан оныгы Хансөяр.— Әллә сиңа Хода ике гомер бирдеме? Юкмы? Шулай булгач, тик тор. Алар безне күз ачып йомганчы юк итәчәкләр иде.
Нишләргә соң безгә, кул кушырып утырыргамы! Бүген синең хатының алып киттеләр, иртәгә минекен таларга килсәләр? Мин хатынымны синең уч төбеңдәге биш бәлешкә генә бирергә ниятем юк, хан оныгы Хансөяр.
Кем аңа йөзен ачарга кушты, үзе ачты, үзе! — дип үртәлде Айгөл.
Булды, куеп торыгыз.—диде алар янына килгән мелла Хәкимҗан,— Килешеңез, язмыштан узмыш юк. Иншалла, барысы да әйбәт булыр.
Хан оныгы Хансөяр меллага таба борылды, җилән якасыннан эләктереп алды.
Максатымыз турында онытма, хан оныгы Хансөяр. Сөмбел үзен кимсетергә бирмәс. Безнең максат дошман ыстанына керү, дидең ич. Үзең котыртучы Без кәрван белән Үргәнечкә дә. Хивага. Бохарага да дип чыкмадык, без дошман ыстанына үтәргә тиеш идек, фәрештәләр амин дигәнгә туры килеп үттек. Инде көтми хәлебез юк Беренче адым ясалды, хан оныгы Хансөяр
Син хаклы, хаклы, мелла, тагын бер кат сорыйм, гафу ит Мин кызып киттем, диде хан оныгы Хансөяр
Иртәгә безнең хатыннарны да тартып алсалар, биш бәлеш биреп! - дип атылып чыкты бер азат.
Үзең сатмасаң, сәнең хатынын берәү дә алмас, Сарбай азат. Сүбәдәй баһадир угланы хатын-кызга мохтаҗлык кичерә дип уйласагыз, бик нык хаталанасыз, балакайлар. Без ил өчен халкымыз өчен ихъя кыламыз Хазын югалту —баш югалтумы! Әйтмәсәм әйтим. Җибәренез мине Сүбәдәй баһадир каршына Хан оныгы Хансөяр, үзең илт Монда мин күрәм. ул ата. ул баш, ул хаким һәм ул хөкемдар. Сүбәдәй баһадир «Ясамга карап хөкем йөртә. Иншалла, Сөмбелгә берни дә кылмаслар.
Хыянәт ич бу! Үз хатының үзең бирү..
Биш алтынга түгел бит. биш бәлеш алтынга Бер бәлешкә мин җиде дөяң товарың-ниең белән сатып ала алам. Ташбай менбаш
Мелла хаклы, диде, ниһаять, Сарбай азат.
Тагын кабатлыйм, хыянәт түгел бу. Боерган итсә. Сөмбел безне дә Сүбәдәй кагына дәштерер. Менә шунда инде без сөйләшеп карарбыз Бер шагыйрь әйткән бит «Тылсым аның күзе, уйнак аның сыны, гулган айдыр йөзе, яралады җанны», дип. Сөмбел яралады Сүбәдәй угланы Күлкәнне. яралады. Хәзер ул угланның йөрәгеннән кан тама. Сөмбел аның катына бармаса, ул безне җибәрмәс.
Мелла, дим, оял бераз, диде Ташбай, гасабилануын яшермичә.
Оялырга мин сиңа хатын-кыз түгел, гәүрәтем күрсәтмим Сабыр игсңсз, оланнар, сабыр итеңсз. Сөмбел бер дә акылсыз бала түгел, ул хәлнең асылына шундук төшенде, чөнки дошман ыстанына безгә башкача керү мөмкин түгел иде. Мин ана серле дару бирдем Ул даруны капкан кеше гайрәтсез калачак. Иншалла. барысы да әйбәт булыр Яхшыга юрыйк, оланнар, яхшыга. Максатымыз онытмыйк, оланнар, макса!ымыз Әгәр дә мәгәр Сөмбел артыннан без лә Сүбәдәй иләвенә үтеп керә алсак., анда без нә кылырга белербез Мин пичекләр булса да Сүбәдәй баһадирны ислам диненә .түндерергә гырышырмын
Күлкән Сөмбелгә өйләнсә? — диде Ташбай, ни кылырга белмичә, йөренергә тотынды
Мелла Хакимҗан кулларын җәйде
Нишләмәк кирәк, нишләмәк кирәк, Ташбай олан. әйе. өйләнеп тә куюы ихтимал, үл чакта инде без баһадирга шарт куярбыз мөселманнарча никах укытып һәм угланны да ислам диненә дүндергәндә генә кыз аныкы булыр
Мөмкин хәлме бу. мелла?
Синең, хан оныгы Хансөяр, бер-бер башка тәкъдимен бармы’ Булса, әйт. Нәчарасыз калдык ләбаса! Безгә, оланнар, баһадир Сүбәдәй кулыннан гыныч сәүдә итү өчен фатиха алу кирәк Кайтып китсен ул иленә. Болгар белән тыныч сәүдә итсен.
Ә Сөмбел? диде Ташбай углан Кем сурәтендә бирегә килдең’ Сине бире! ә Илһам хан җибәрде түгелме?! Иләү агасы корыч баһадир Сүбәдәй!ә Болгарда нә кирәк? Ни өчен ошбу мөртәт өч-дүрг ел аңа яу йөри? Аңа ни җитми, ярты дөньяны яулады ич. һаман дала-көгүлекләр җшмиме? Җию. җитә аңа көтүлекләр, оланнар Мәрхүм ханы Чыңгыз васыятен үтәп йөри ул. Бер диңгездән алып, икенче диңгезгә кадәр җир- җәйлөүләр магулларныкы булырга тиеш Менә аларның гөп максатлары. гөп теләкләре. Инде менә безнең Иделемезгә килеп төртелделәр. Бездән үтсә, урыс кала, урысны да узса франклар, румнар Иа Ходам.
нәнди кодрәт вә гайрәт бирдең син ярым кыргый, ярым дуамал халыкка. Мөслим-мөселманнарын шушы гыйбрәткә баш иеп торсынмы?!
Сөмбелем, Сөмбелем, ахирәтем, кем кулына киттең? дип, Айгөл ир-канаты Ташбай күкрәгенә капланды да елап җибәрде.
Кичә кич белән генә, хатын-кызлар үзләре генә утырганда Сөмбел аларга әйткән иде: «Илем-халкым өчен мин үземне корбан итәргә дә әзсрмен, ахирәтләр, ә сез?» - дигән иде Котлары алынган яшь хатыннар ни әйтергә белми өнсез калганнар иде. Ничек инде кичәле-бүгенге генә кияүгә чыктылар ләбаса! Өзелешеп сөешкән, кочышып туймас чаклары ич!
«Абау, ахирәтем, гәүбә диген, як-ягыңа төкер, фәрештәнең амин дигәненә туры килүе бар», дип үртәлде Айгөл.
«Килсен! диде Сөмбел.— Килсен. Илем-халкым өчен калыпка уты-ртсалар да риза Тик туган җиремне яугирләр, баскынчылар гына таптамасын».
Шаккатмады хәл инде бу. Кулыннан тартып диярлек алып киттеләр, ә яшь ире уч төбенә салган биш бәлеш алтынга карап, торып калды. Мөмкин хәлме? Мөмкин икән ләбаса. Китте Сөмбел дошманга ияреп, калды өч-дүрт көнлек ире сөрәеп. Тагын бер хәл хәтеренә төште Айгөлнең. Сөмбелнең нә сөйләгәнен Хансөяр үзе дә ишетеп торган икән, моны күргән Сөмбел торды да ир-канаты аягына төште.
«Ир-канатым. ил-халкым хакына, нә кылсам да, сән бән хатының кичерерсең, нинди хәлдә дә кулыңа корал алмассың».
«Алмам-алмам, Сөмбелем. Ни сөйлисен син? Язмаганны...» дигән иде Язган булган икән ич!
Шунда хан оныгы Хансөяр хатынының битләреннән алды, күзләренә карады Хатынның күзләре мөлдерәп яшь белән тулган иде.
«Мин синең колың, Сөмбелем. Раббым мине чарасыз итә Алай димә. Сөмбелем. Ләйләм!..»
«Мәҗнүнем-Хансөярем Метаннарына үтә алсам, мин корыч баһадирны калабызга керүдән ваз кичтерермен. Ил-гавамсм хакына мин үземне корбан итәргә дә ризамын».
«Сине иблис котырта. Сөмбел,— дигән иде Хансөяр шунда—Сип намазга утыр, котыл бу уйдан, арын, Раббымыздан үтен».
Хатын-кызлар барысы да шыңшып елаша башлаганнар иде. Сөмбел аларны туктатты.
«Хатыннар, Аллаһы тәгалә безне рәхмәтеннән ташламас, иншалла, ил-каламыз кулдан язарга торганда кан-яшь түкмиләр, кулга корал алалар. Мән сайлаган корал—Сүбәдәй юртасына үтү Ил югалганда мәхәббәт белән исәпләшмиләр», диде шул чакта Сөмбел һәм елашкан хатыннарны гына түгел, тыңлап торган ир-атларны да шымга калдырды.
Җитмәсә шулчак Сөмбелне мелла Хакимҗан да яклап чыкты, һәм аларга озын и геп нотык укыды.
«Ислам шәригате, балалар, иң әүвәл Алладан ярдәм сорый Гавәм ничек аңлар, анысын без кайгыртырга тиеш, мөхтәрәм шәрәфле муллалар. Борынгылар: «Саф вә эчкерсез мәхәббәттә җәннәт төсе бар», дигәннәр. Әйе. хәдистән белгәнебезчә, шулай, ләкин туган илгә, туган халкыңа мәхәббәт бәндәгә булган мәхәббәттән күп тапкыр өстендер. Мәхәббәт дөньялыкта нур булса ахирәттә шатлык булыр, ди. Бачман баһадир кызы Сөмбел хаклы, балалар».
Ике-өч көн вә төн буена гыйшык табасыннан төшмәгән яшь хатыннар мелла нотыгыннан һәм ахирәтләре Сөмбел сүзләреннән соң иңке- миңке хәлдә калганнар иде. Йөрәкләре кушылган, чәчләре бәйләнгән ишләрне ничек тиз генә өзмәкче бу мелла. Моның өчен азмы ихтыяр көче кирәк. Бу көчкә ошбу сәфәргә чыккан барысы да ияме? Кушкан йөрәкләрне. бәйләгән чәчләрне үзе үк өзмәкче ич!
Шунда Ташбай меллага әйтте: «Мелла Хакимҗан. әйт әле. ниидәен илаһи көч мәие Айгөлдән аера алыр икән? Син, мелла, бәпсм күңелемә шом вә хәвеф салдың».
«Хаклык синдә, углан Ташбай, диде шунда мелла.- Никахлы ир белән хатын арасы Аллаһы тәгалә тарафыннан олуг сөннәт итеп караладыр. Үз туганыңа өйләнү хәрам булган кебек, никахлы хәләл-җефетеңне дошман кулына бирү дә зур гөнаһтыр».
«Бәс. мелла, шулай булгач, ниндәен маһирлыкка өндисең син безне?» дип янә чәчрәп чыккан иде Ташбай.
«Тыныч тормыш га гөнаһсыз юл сайлау кәттә сөнәттер. балакайлар. Иллә бүген без ил-гавәм язмышын хәл итү алдында торабыз. Сүбәдәй баһадир Саксин каласын кулга төшерергә дип килгән. Максаты яман. Каланы яулау белән гүзәл хагын-кызларымызны бауга тезеп. Каракоры- мга озатырлар, ир-атларымызны кылычтан уздырырлар. Ә инде даннары илләргә гаралган һөнәр осталарымызны билләренә тәләкә тагып, йә булмаса калыпка утыртып, хезмәтче итәрләр. Чөнки, оланнарым. Сүбәдәй баһадир имансыздыр, аның инанган иманы Чыңгыз хан калдырган «Яса» Ул бәндә нә ислам, нә нәсара диненә табынмый Бән Сөмбел ярдәме белән аның кырына үтеп керә алсам иншалла. аны мөэмин-мөселман игәрмен һәм ул изге дингә күчүгә, калаларыбызны яулаудан баш тартыр»
Мелла Хакимҗагг тынып калган иде. Ул бик озак дәшми торды. Нидер уйлады бугай. Ахыр: «Бүген һәммәгез. һәр гаилә үзегезгә чатыр корыгыз, иртәгә язганы булыр, оланнар Иртәгә безнең тарафка Сүбәдәй баһадир угланы Күлкән килә, диделәр. Мин аңа ияреп китәргә тырышырмын»
Кичәге бу сөйләшү хан оныгы Хансөяр өчен бик күптән булган хәл кебек тоелды. Ул берәүгә дә дәшмәде, берәүгә дә күтәрелеп карамады, кичә төн уздырган чатырына таба атлады Чагырга килеп керүгә, аның күңелен үткән төндә булган мизгелләр биләп алды Чатырны корып, урын җәйгәч, Сөмбел аның кочагына кереп эреде. Мизгел эчендә бер жан. бер тәнгә әверелделәр. Сөю вә сөешү, назлау һәм иркәләү шул чиккә җитте ки. хан оныгы Хансөяр эченнән генә мелла Хакимҗанга рәхмәт әйтте Ярый әле адәми затларга сөюгә вә сөешүгә чик-чама куймаган, юкса үз бәндәләрен иң кәттә бәхеттән мәхрүм иткән булыр иде Ул Сөмбелен гнул чикләргә җитеп сөйде вә назлады ки.хәтта жан-гайрәт тавышлары чыгарды. Әле ул үзен Мәҗнүн белән тигигәде. әле Сөмбеле өчен татлы сүзләр тезеп, былбыл булып сайрады. Сөмбеленә карата гыйшык дәрте шул хәтле көч-гайрәткә ия иде ки. гакылын югалтыр дәрәҗәгә җиткән чаклары булды Аның һәр теләгенә җылы вә талгын дулкын булып ишелеп килгән зифа сын. йомшак назга сусаган тән. күперенке янбашлар, сыгылмалы бил җанын эретте, рәхәти тылсым кочагына ташлады Шул кайнар тән. зифа сын. нечкә билме ил-халкы әчеп үз-үзен корбан игәргә әзер?! Юк. ул андый түгел, түгел! Сөмбел аныкы Аллаһы тәгалә тарафыннан ана язган, фәрештәләр килтергән бердәнбере, тиңе. Бу төндә хан оныгы Хансөяр ялкынлап янды, көйде вә көйрәде, гаҗизләнде, нәүмизләнле, мәхәббәт дәрьясына кереп чумлы, бал күлендә йөзде, һәм бертуктаусыз гәкърарлады: син чәчәктер, син сайрар былбылдыр, син алиһәдер, син җанымдыр
18
ргән ул бик иргә уянды. Хакимҗан мелла аякта иде инде Ул инде намазын укыган һәм баскан да бар юрталарлан да күркәмрәк булып күтәрелгән, түбәсендә ак кояш төшерелгән әләмгә каран юра. Хан оныгы Хансөяр аның янына килде
Син мине кичер, углан, диде мелла Хакимҗан аңа карамый гына Кичер меллаң, үртәлмә вә үпкәләмә.
Күлкән углан Сөмбелне көчләп үзенеке итсә, мелла?
И
Углан Хансөяр. Сөмбелнең билендә хәнҗәр, икс агулы ук. муенча бөтиендә әҗәл агуы бар. Ул үзен рәнҗетергә дә. мыскыл итәргә дә ирек бирмәс.
- Ул аны үлтерергә тиешме?
Юк. углан, ул аны үлтермәс. Ул аны Саксинга кермәскә үгетләр. Сөмбел бүген минем артымнан кеше җибәрергә тиеш. Мин калырмын. Ә сезнең килүегез хәерлерәк булыр. Ике корбан җитеп торыр. Булган товарларыгызны сатыгыз да китеп барыгыз. Сезгә калага кайтырга кирәк, -диде мелла Хакимҗан.
Шунда алар янына ике җайдакның чаптырып килүе күренде. Килеп җитүгә, аларның берсе:
Мелла Хакимҗан сезме? дип сорады.
Сезне углан Күлкән дәшә. Атланыгыз атка.— Яугир аңа җайдак атын бирде. Хакимҗан баш иеп хан оныгы Хансөяр белән саубуллашты.
Мелла Хакимҗан атка атланды, артына әйләнеп карамый алдан киткән кишектингә иярде. Ыстанга җитәрәк. кишектин ана:
Мелла, туры Сүбәдәй баһадир юртасына!— дип боерды.
Нык саклыйлар иде баһадирны, өч боҗра аша узды Хакимҗан. өчесендә дә аны атыннан төшерделәр, коралларын карадылар. Мелла аларга телен чыгарып күрсәтте. Янәсе, менә минем коралым. Кишектин- нәр һични аңламый бер-берсенә караштылар, ахыр кул селкеп, җибәрә тордылар.
Аттан төшкәч. Сүбәдәй катына җиткәнче аңа тагын ике җирдә тукталырга туры килде. Бу юлы аны капшап ук тикшерделәр, әмма хәнҗәр-корал түгел, чәч пәкесе дә тапмадылар. Ниһаять, юртага җиттеләр. Юрта ап-ак киездән корылган иде. Зур. биек һәм мәһабәт. Мелла Хакимҗан сакчы ачкан япмага таба атлады һәм горур төстә, башын чөя төшеп, мәгәр бусага-тупса аша зур атлап юртага килеп керде. Сүбәдәй- нең сул кулында Сөмбел, уң кулында угланы Күлкән утыра, алар тирәли куштаннары, төмәнбашлар булса кирәк. Мелла Хакимҗан Сөмбелгә хәтта күз сирпел тә карамады, туры Сүбәдәй каршына үтте, туктады, исән калган сыңар күзенә төбәлде. Чамалый иде мелла, ул биредә миһман түгел, корыч баһадир аны колач җәеп каршы алмас, шулай да күңеленә ачкыч табармын дигән өмет белән килүе иде. Бәхәссез, әүвәл Сүбәдәй Сөмбел белән кызыксыныр, аннары нинди дингә табынуын сорар Болай гына, сүз юктан сүз табып, чөнки мелланың кем икәне корыч баһадирга күптән билгеле булса кирәктер башындагы чалмасы ук әйтеп тора, нәсарә дине моңа ят. Меллага баһадир «Яса»га табына, диделәр.. «Яса» канун ич. «Яса» дин түгел. Мелла Хакимҗан иманы исә Коръән-Кәрим шартнамәседер. Аңлата алырмы сыңар күзен кызыл чүпрәк белән бәйләгән корыч баһадирга Хакимҗан аның өчен сер иде. Шулай да ул өметен өзмәде. Иң әүвәл: «Ля Илаһә иллал-лаһ!» дип авыз эченнән кабатлый-кабатлый. баш иде. аннары: «Мөхәммәдәр рәсү- лүллаһ». дия-дия. Сүбәдәйнең аягына төште Тик ул күңеленнән һич тә Сүбәдәй аягына төшмәде, ә Рәсүленә ялварды, аның хозурына баш иде.
Бары тик шул хәрәкәтеннән соң гына кояш нурыдай балкып утырган гүзәл Сөмбелгә карап алды. Күлкәнне күздән кичерде
Yibip. мелла, диде Сүбәдәй тәкәббер генә, камчы сабы белән буш мендәргә ишарәләде.— Утыр, сиңа минем сүзем бар.
Сүбәдәй баһадир. Чыңгыз хан кебек, сәүдәгәрләргә һәм имам-мул- лаларга тимәде, аларны рәнҗетергә кушмады. Яугир егетләре бу хакта беләләр. Сүбәдәй баһадир ислам дине белән үзе дә кызыксына иде. Әнә шул ислам дине дәүләт нигезендә яткан Болгарны өченче тапкыр яуларга килә бит инде, тик әллә нигә теше үтми. Бәлкем, аңа менә шул мелладан башларгадыр? Кешенең җаны-тәне үзендә булса да. уе-хисе вә аң-акылы менә шушындый меллалар кулында ич. Ахирәт көнендәге җәза вә оҗмах белән куркытып һәм кызыксындырып, дөньялыктагы җисми хәлләрдән, матди тормыштан рәхәт эзләмәскә, күп нәрсәдән баш тартырга кушалар
имам хәзрәтләре. Бу хәл белән килешер дә иде баһадир Сүбәдәй, ул укый-яза белми, нотык-вәгазьләрне бары тик поп вә муллалардан гына ишеткәне бар. Аллаһы тәгаләнең берлеге һәм башка жан ияләренә охшамаган булуы турындагы имам-муллалар. поп-дъялар жырына бик үк ышанасы килми. Алай да аларны тыңламыйча да калмый иде. Әйдә, сөйләсеннәр, аларның үз кыйбласы, минем үз кыйблам, ляп уйлый иде Монда сәеррәк бер хәл булды, кичә ана күзе-башы тонып утланы Күлкән килеп керде Имеш, ниндидер сәүдәгәрләрдән гүзәл кыз сатып алган. Угланы Күлкән юргасына килеп кергәч үк, төшенде Сүбәдәй. углан ихластан гашыйк, сатып алган кызына гашыйк, чөнки шатлыгы эченә генә сыймый, йөзенә ташып чыккан иде. әйтерсең лә өлгереп житкән кымыз.
«Нә булды, углан?» дип сорады Сүбәдәй
«Атам, мин үземә бик тә гүзәл-сылу кәләш сатып алдым».
«Кәләшне сатып алмыйлар, кәләшкә өйләнәләр, углан».—дигән булды Сүбәдәй, гамьсез калырга тырышып. Ул угланны ачулана ала иде Ана угланның: «...кәләш сатып алдым» сүзе ошамады Әйе. кайчан магулның кәләш сатып алганы бар? Булмады ул хәл. Нә Чыңгыз чорында. нә хәзер. Кирәк дип тапканда хатын-кызны төркем-гөркем Карако- рымга кудырды. Кагыйдә-канун буенча һәр яугир ике-өч хатын-кызны әсир итә ала. Иллә Сүбәдәй баһадир үз яут ирләренә үзләре белән хатын- кыз йөртергә рөхсәт итмәде. Шуңа күрә булса кирәк, угланның гүзәл кызны юртасына алып килүеннән дә бик үк канәгать түгел иде Шунда Күлкән углан атасы каршына тезләнде, маңгаен аның итек башына орды Угланның бу хәлгә җитеп кылануы Сүбәдәйнең күңелен йомшартты, ул аны күгәреп алды, утырырга урын күрсәтте.
Иә-йә, кирәкмәс алай, егет бул. Өйләнергә теләгеңме әллә?
Күлкән кызарынып чыкты, башын түбән иде. Сүбәдәйнең хәтер кәтүге сүтелеп кипе. Күп еллар элек ул үзе шушы якларда шашыр дәрәҗәгә җитеп бер асрауны яраткан иде Карлыгачны Ул хатын ана малай табып бирде. Тик бәхет кошын бик гиз югалтты Сүбәдәй бол! арлар белән орыш га җиңелеп, качарга мәҗбүр булды, ә угланы белән хатынын әсир иттеләр. Бу хәлне Сүбәдәйнең гомер бакыена онытасы юк.
Сәнең бу эшең миңа ошамый, углан. Ләкин мин сиңа.
Ул бик тә сылу, мин аңа гашыйк булдым, агам, гашыйк булдым Мин аны яра I T ым, атам, дип Күлкән яшьле күзләре белән атасының күзләренә карады.
Күрәм, чибәр, диде Сүбәдәй. Сөмбел ягына күз ташлап, сүлпән генә. Агаң сукыр түгел
«Сукырсың-, сукырсың, диясе килде угланның Сукырсың. күрмисең. Күрсәң, шундук рөхсәт игәр идең», дип эчтән өзгәләнде Күлкән углан.
Иртәгә яу кузгалабыз. Бачман баһадир тешле булды, бер селтәнүдә генә селкеп ташларлык түгел үзен Әллә ниткән гуплардан агып, иң кәттә мәргәннәремне кырды, һөҗүм сүрелде, яудагы гадәт и тәртип бозылды... Яуны туктатып торырга мәҗбүр булдым Шундый бер вакытта синдә кыз кайг ысы. углан Сүбәдәй күз тасмасын төзәтеп кунды, янә мелла белән Сөмбелг ә күз төшереп алды Ярый, гик озын-озакка сузма
Синең фатихаң кирәк, агакай
Туктале, олан Кыз мөселман бугай биг’ Сөмбел урынына мелла Хакимҗан «Мөселман, мөселман, баһадир», дип еш-еш ияк какты. Мелла, син нә әйтерсең? Мөселманнар кияүләп йөриләр түгелме соң?
Йөриләр, йөриләр, баһадир, диде янә ашыгыбрак мелла
Аннары никах укыйлар Әүвәл ага-аналарыннан рөхсәт алалар бугай әле.
Алалар, алалар, баһадир, дип тәкърарлап. баһадирның сүзләрен куәтләп горды мелла Хакимҗан Барысы да Хак Гәгалә кулында, баһадир.
- Менә миһман мелла да минем сүзне раслый, углан,— дип Сүбә- дәй һаман нидер әйтергә теләп, шуны суза килә иде.
Мелла Хакимҗан кыюлана төште. Ул бит Сүбәдәйне явыз, кырыс, чын мәгънәсендә зобани дип белә иде. Бит, тикмәгә генә корыч баһадир атын бирмәгәннәрдер үзенә, ә монда исә барысының да хәленә кермәкче. җитмәсә мелла Хакимҗан белән киңәшә. Шуннан соң мелла Хакимҗан кесәсеннән дисбесен чыгарды, тарта башлады, тәмам тынычланды.
— Баһадир, яшермим, сәнең хакта бик күп яман сүзләр ишеттек, иллә ялгышканбыз икән Инандык: рәхмәтле, киң күңелле кеше икәнсең. Безнең Рәсүлебез Хак Тәгаләне адәм баласыннан яшереп булмый, дигән, чөнки аның рәхмәте үзендә, дигән. Тәнремез хакына кичер мине һәм ошбу балаларны. Мин аларга....
Сүбәдәй аягүрә торып басты, юртаны бер итеп, арлы-бирле йөрергә тотынды.
— Рәхмәт. Тәңребезне олыладың, мелла.
— Ля Илаһә илләл-лаһ рәсүллуллаһы мөхәммәд! — диде мелла Сү- бәдәйнең салпы ягына салам кыстырырга теләп.
- Мин Тәңрегә генә табынам, мелла.
Без дә, без дә, баһадир,- диде ашыгыбрак мелла Хакимҗан.— Безнең борынгы бабаларыбыз Тәңрегә табынган. Болгар төркиләре өчен Тәңре шул ук Аллаһы тәгаләдер, баһадир.
— Тәңре дә күктә. Алла да күктә, шулаймы, мелла?
Күктә-күктә, баһадир, Аллаһысы да күктә, Тәңресе дә. Алар икесе бер ләбаса.
— Инде әйт. мелла, атың Хакимҗан дидең бугай, әйт: нишлибез бу балалар белән?
Баһадир Рәсүлебездә бер кол булган, атасы килгән дә Рәсүлемез- дән угланын сатып алмакчы иткән. Рәсүлемез аңа әйткән: бернинди дә акча кирәкми, угланның үз иркендә, тели китә, тели кала, мөселман динен кабул иткәннәр коллыктан азат ителәләр, дигән.
— Шуннан ни. мелла?
Шуннан, баһадир, углан кол Рәсүлебездә калган, атасы белән китмәгән.
— Сатып алган малдан, сине ничек чаласы, дип сорамыйлар, мелла. Кол ул хайванга тиңдер.
— Сөмбел атлы бала — мөселмандыр, баһадир. Үзе хәтле алтын түләсәң дә, Аллаһы тәгалә аны кол итәргә бирмәс, иншалла. Ислам дине адәм баласын кол игеп сатуны катгый рәвештә тыя. баһадир. Саткан кеше ахирәткә кадәр тамугта янар, ди.
Сүбәдәй баһадир түр яктагы мендәренә барып утырды, сирәк сакаллы ияген учлап тотты, аннары артына әйләнеп карамый гына:
Төптәңрем. чык әле бире.- диде.
Өстенә кат-кат чүпрәк каплаган, түшенә ялтырап торган бака кабыр-чыклары. җиз калкан таккан, табак битле, шәп-шәрә башлы төптәңре чыкты. Кыяфәте котың алырлык иде. Сүбәдәй баһадир аңа янәшәсеннән урын күрсәтте.
Төптәңре. син миңа, болгарлар Тәңремездән ваз кичкәннәр, ислам диненә дүнгәннәр. Тәңремезне Алла итеп, Мөхәммәдие аның илчесе итеп кабул иткәннәр, дип сөйләгән идең. Шулаймы?
Шулай, баһадир Сүбәдәй.
— Ә менә мелла Хакимҗан. сүз саен Тәңрене телгә ала. Бит Аллаһысы да. Тәңресе дә кеше күзенә күренмиләр...
Күренмиләр, баһадирым.
«Авыртмаган башка тимер таяк булды бу төптәңресе,— дип уйлады мелла Хакимҗан һәм пыштын гына Сөмбелгә: —Угланны алып кит!» диде.
Атам, диде тора-тора Күлкән углан. Без китик инде.
Сүбәдәй баһадир угланына һәм кызга янә күз төшереп алды.
Меңбашларны җый, углан, иртәгә яу чыгабыз.
Ә-ә. диде Күлкәй Сөмбел тарафына ымлап.
Кыз миндә калыр. Син миңа болгарлар кулындагы һич югы бер тупны алып кайт.
Тупчылар ирсаны безнең кулда бит инде, атакай
Миңа тупчылар ирсаны түгел, туп үзе кирәк. Мин аны Чин белгечләренә җибәрәм. Бар' диде Сүбәдәй коры гына
Күлкәй чытып китте. Баһадир бертын кыз белән меллага карап утырды, ул сыңар күзе белән, әйтерсең, икесен тиң бораулый иде. Шуннан соң гына бавырчысына:
Боларны әйбәтләп ашат. Табынны монда хәстәрлә, - диде.
Уртага ашъяулык җәйделәр, табынга түтәрәме белән ит куйдылар, куй ите. исе борынга килеп бәрелүгә, мелла Хакимҗан бисмилласын әйтә башлады
Кул чайкыйсы иле бит. баһадир.- диде мелла Хакимҗан
Бохара. Үргәнеч. Сәмәрканд руханилары белән күп тапкырлар бер табында утырган Сүбәдәй каршы килмәде, бавырчысына җиз таз белән комган китерергә кушгы. Мелла Хакимҗан бавырчы койган суда җиңен беләгенә кадәр сызганып, үзенә күрә битен юды. колак артларыннан бармаклары белән үткәреп, сөлгегә үрелде. Сөмбел дә кулларын юды Боларнын барысына да Сүбәдәй дикъкать белән карап торды Әмма баһадир да. төп тәңре дә кулларын да юмадылар, бисмилла да әйтмәделәр. Сүбәдәй түтәрәме белән ит кисәген алды да кимерә башлады.
Әйт әле. мелла, диде ул итне чәйни-чәйни. нигә син аш алдыннан авызың чайкап, кулларың юдың?
Авызыма иблис-тпайтан кермәсен дип. баһадир.
һэ. мелла, шайтан синең кулында утырамыни? Синең ачык авызыңа керәсе итсә, көнозынга җаен тапкан булыр иде. Мин менә ун елдан артты инде каз каны эчәм. Шокер итәм Тәңремә, тешләрем дә исән, кынам да коелмады.
Мөселманга кан эчү хәрамдыр, баһадир
Мөселманга хәрам икән эчмәсен, мелла Әмма миңа эчертә ярыйдыр.
һәр кешенең үз ихтыяры, баһадир. Бисмилла әйтсәң, ризыгыңнан канәгать калсаң, эчә бир. Тик Аллаһы тәгалә генә кабул кылсын
Майлы бармакларын чупыл-чупыл суыра-суыра Сүбәдәй баһадир ит ашады, итне бер дә симез дип тормады Мелла исә ит кисәкләрен сайлап кына капты, аны да алга куйган кымыз белән озаткалады.
Аллаһың кабул итмәсә. бу ит кая китә соң. мелла?
Шайтан шайтанны чакырыр, ди. баһадир. Үләт чире килгәч, беренче булып кяферлар кырылдылар Ә кул-авызын чайкарга гадәтләнгән безнең халык калды, бик азлары тына вафат булды.
Хак, булды андый хәл. диде әлегә кадәр бары тик ашап кына ут ырган топтәңре Аштан җирәнмәсен, берни дә булмый, инде җирәнәсең икән хәрам
Рәсүлемсз кул юмыйча, авызың чайкамыйча табынга утыруны бер дә хупламаган, баһадир Кул юмыйча, авызын чайкамыйча табынга утырган кешенең ашаган ризыгын шайтан йотып торыр, дигән
Шайтан йогып торгач, мин ничек гуям сон. мелла?
Димәк, гэнене файдага китми, баһадир Аллаһы тәгалә барысын да күреп тора
Рәсүлеңез деме? Ул да күзәтәме мине'’ диде Сүбәдәй кымыз чүмерә-чүмерә Сезнең Рәсүлекез. мелла. Мохәммәд булса, безнеке Чыңгыз хандыр Ут миңа «Яса» калдырды һәм мин шу т «Яса»га үлгәнче гугры калырмын
Мелла Хакимҗан. гиде сирәк-мирәк кенә табактагы игкә үрел- гәләп утырган Сөмбел. Кирәкми, баһадир белән бәхәсләшмә Монда сиңа хан табыны түгел
Шунда гына Сүбәдәй баһадир Сөмбелгә игътибар итте.
Нигә гүзәлебез ашамый утыра?
Ашый-ашый, баһадир, ятсына төшәдер. Мөселман хатын-кызына ир-ai алдында авыз күтәреп ашау...—дигән иде мелла Хакимжан. кисәк кайда утыруын абайлап алды.— Җитешеп утыр, бала, җитешеп утыр,— дип Сөмбелне кыстый башлады.
һы. —диде Сүбәдәй гаҗәпләнүен яшермичә.— Ашамаса, мин аны бавырчыма сыгындырырга кушам.
Аллам сакласын, баһадир. Ашый ул. Карале, балам, җитешеп утыр, тартынма. Бисмиллаң әйт тә алдыңа килгәнне аша.
Мелла Хакимҗанны әллә ишетте Сөмбел, әллә юк, ул тыенкы- салмак кына капкалап утырды, касәдән шулпа эчте.
Мелла Хакимжан. миңа, ошбу бала белән икеңезгә бер юрта куйдыртам. Тәңремез язган итсә, иртәгә без каланы алырбыз, Бачман баһадирны каладан куарбыз. Кала түрәсе Бачманны мин алдыма тез чүктерермен. Кала миңа ошады, җиде юл чатында Кай тарафка гына юл тотмасын, һәммә кәрван Саксинны урап уза алмый Мәрхүм атамыз Чыңгыз хан Бохара рухание Галәветдинне ил башында калдырды. Минем кодрәтем яклап, Аллаңа ялварсаң, мин сине кала имамы итәрмен. Әлбәттә, сиңа күз-колак булырга мин гаскәремнең бер өлешен дә калдырырмын. Җәбәй нойон ошбу Болгардан баш тартты. Бер җиңелгән илгә яңадан аяк басмам, дип ант иткән, имеш. Олуг ханыбыз Үгәдәй мәрхүм атамыз Чыңгыз хакына аңа шактый җир-жәйләү бүлеп бирде. Мин исә. Чыңгыз хан васыятен үтәү нияте белән, Җүси углан җирләрен киңәйтергә дип килдем. Ошбу бай вә сәйран җирләрне яулау мәнем төп макса!ымдыр. Тиздән Җүси хан угланнары үсеп җитәр, мин алар белән ары таба китәрмен. Чыңгыз хан васыятен үтәрмен. Хөрмәткә лаек Чыңгыз хан. хатын-кыз коткасына ышанып, үз угланына кул салдырды. Ханның ата вә угланны үзара вәсвәсәгә калдыручы яшь хатыны Хулан булды. Бинахакка үтерелүен белгәч. Чыңгыз хан ул хатынын ил-җиреннән куып җибәрде. Мән ул юлдан бармам, мелла. Бирегә мин Күлкән угланым белән килдем. Аның башы яшь әле. минем аңа тиз генә орчык башын бирәсем килми. Мин өмет итәм, Күлкән угланга да өлеш чыгар. Син. мелла Хакимҗан, угланымны тугры юлга салырга ярдәм итсәң иде миңа.
Илаһи озын нотыкны тыңлау мелла Хәкимҗанга авыр булса да, ул урныннан купты һәм маңгаен бәрә-бәрә Сүбәдәй баһадирга рәхмәт укыды. Бу аның ризалыгы иде. Карышу, шиккә калу бөтен эшнең җеп очын гына жуеп куюу бар иде.
Йә-йә, тор, мелла. Мән сиңга ышанам. Руханилар нинди дингә генә инанмасыннар, атамыз Чыңгыз хан теләген кабул иттеләр. Шуның өчен ул аларга тияргә кушмады. Төптәңрем, озат мелла белән кыз баланы яңа юртага. Сак куйсыннар. Яудан соң хәл итәрбез.
Юлбасар да, юлбуар да, сарбаз да түгел икән бит бу Сүбәдәй. Барымта йөрүчегә дә охшамаган. Яу килеп, максаты халыкны талап китү генә түгел, ил-җәйләүләргә ия булу теләге белән яна. Кинәт кенә куркыныч булып китте мелла Хакимҗанга. Ул Сөмбелне җитәкләде дә, берсүз әйтми, юртадан тизрәк ычкыну ягын карады. Ишеткәнен-ншетте, әйтәсен-әйтте бугай инде...
19
ары тик өченче көн дигәндә генә Артыкны Сүбәдәй баһадирга алып килделәр. Тәләкәсен алдылар, кул-аягын да бәйләделәр. Билгә таккан тәләкә, тышаудан да яман нәрсә, атларга да бирми иде. Менә язмыш диген син аны. кай тарафларга килтереп орды. Нә чара кыла ала соң ул хәзер? Аны уннан артык кишектин саклый. Качу турында
Б
уйлама да. Үз-үзенә дә кул сала алмый, кулында һич нәрсә юк Төнлә дә. көндезен дә күзәтү астында
Сүбәдәй баһадир аны нәкъ, тәүге көнгәчә, түр якта күн мендәргә утырып каршы алды. Баһадирның юртасын йөзләрчә кишектин саклый, төнлә берәүләре, көндезен икенчеләре каравыл тора
Аргыкны ишек яры калдырдылар, озын ботларын чәнчеп утырган Сүбәдәй аңа бертын карап торды.
Тупчы, диде ул. ниһаять, тыныч кына. Иртәгә мин каланы алырмын Мәнем сәнең кем икәнеңне беләсем килә Мәнем чирүемдә сәнең телдә сөйләшүчеләр бик күп. Меңбашлар да. йөзбашлар да. Ышанычлы. батыр кавем һәм Тәңрегә табыналар. Олуг хан Чыңгызның анасы да татар иде. үзе дә туталы-сеңелле татар кызларына өйләнде. Алар аңа җиде углан табып бирделәр. Барысы да үстеләр, батырлар. меңбашлар. Иллә хан булырга хаклары юк Олуг хатыны Чыңгызга дүрт углан калдырды, әнә шуларнын берсе бүген Каракорымда утыра
Аллаһы тәгалә барысын да күреп, барлап тора, баһадир. Үгәдәй хан турында мин дә хәбәрдар.
Якшы. тупчы Инде ары таба гыңла Чыңгыз хан тангутларнын пайтәхетләрен алган елны Сарысу елгасыннан ерак түгел җәйләүдә алтмыш биш яшенлә вафаг булды. Аны без туган җиренә. Өнән елгасы буена алып кайтып җирләдек. Әле булса хәтеремдә. Чыңгыз хан бик каты авырып киткәч, үз куштаннарын, баһадирларын, угланнарын юртасына дәште. Мин бахырыңыз да шунда идем. Ул авырлык белән булса да әйтте: «И-и сез. мәнем аркамдагы кабыргаларым кебек туганнарым, балаларым! Ишегсңез! Мин бүген гнул дәрәҗәгә җитеп җәфаланам ки. үземнең олуг халкымны җыю турында никадәр җәфаланган булсам, шулай җәфаланамдыр. Мин халкым очен тырыштым, шулкадәр тырыштым ки. өзәңге бауларым чыдамый өзелер иде. гимер каптырмалары сынар иде. Ләкин миңа бүгенге кебек кыен булмады. Халкымны җыяр вә туплар өчен капчыгыма кәҗә бәрәненең итен тагып чаба идем: ачыга, яна. сусый идем, ләкин бу кадәр кыен булмас иде. Адәм баласы гына түгел, яшен ташлары да ватыла, корыч та шартлап сына Мин дә үләрсм. безнең тәнебездә җаныбыз мәңгегә кала алмый. >► диде Ханыбыз безгә мәмләкәтне ничек сакларга, аның күрсәткән юлыннан ничек чыкмаска, яулаган халыклар белән ничек идарә итәргә васыятьнамә әйтте Бсг беразга тынып тордык. Авыр иде ана Шуннан баһадир Галәүтәй әйтте, «һай син, безнең җаныбыз булган хан! Элек очып барган карчыганың канатына утырган кеби йөри идең, инде шыгырдап барган арбага йөк булдың. Безне ятим калдырдың. Синең туган илең, сөекле халкың монда түгел, син хан булганчы ук хатының булган Бүртә дә. көй чыгаручыларың да. җырчыларың да. алгып тәхетен дә барысы да монда түгел, сине без туган илеңә, гадәләтне дөньяга чыгарган җиреңә алын кайтабыз Сиңа карап егълашабыз. » Ханым кебек, мин дә илемә китәрмен, тупчы Мин монда угланым калдырырмын Минем аны ышанычлы кешеләр кулына биреп калдырасым килә
Ни дия ала ул? Артык беркайчан да телгә оста булмады, ана мондый нотыкларны да тыңларга туры килмәгәндер, мөгаен Ул сугышчы иде Орышларда ул үз-үзен кызганмады, ин алдан кузгалды, һәрчак орыш күзендә булды, ә менә сүзгә саран булды. Әйе. нә әйтергә гиеш ул ана’ Баһадир дисә, күзе акаер, ат коерыгына тактырыр Артык бераз уйланып утырды, әмма башына бер генә җай фикер дә килмәде һәй. булса икән аның урынында мелла Хакнмҗан. йә булмаса хан оныгы Хансөяр, алар табарлар иде ни әйтергә сиңа. Сүбәдәй
Иә-йә. тупчы, мин җавап көгәм
Мин сугышчы, баһадир Артык башын күтәрде, туры Сүбәдәй- нең күзенә карады Сугышчы, гадәтгә. әмер кәгә. Синең болгарлар белән беренче орышуың гына түгел, беләсеңдер
81
Мин ул чакта нә Җигүлеат таулар төбәгендә, нә Җаек буенда болгарларда туплар күрмәгән идем, тупчы.
Туплар элек тә бар иде Болгарда, баһадир Тик аларны кирмән- калыаларга гына куялар иде. Хәзер әнә атларга куярга җайладылар.
Ярый, тупчы. Нәмәгә син Болгардан ала Саксин каласын сакларга килдең?
Саксин Болгарныкы, баһадир. Мине исә олуг хан җибәрде. Мин азат, ә хан әмере азат өчен аткан укка тиңдер, баһадир.
- Ул тупларны син ясый алыр идеңме?
Юк. баһадир, тупларны осталар ясый. Мин тупчы гына идем.
«Минем баһадир икәнемне белми, белепме юри сораша?»- дип уйлады Артык, оеган аякларын кузгаткалап алды.
— Сиңа хан күпме түли, тупчы?
Җитәрлек, баһадир, зарланасым килми.
Мин сиңа ике тапкыр артык түләсәм, риза булыр идеңме?
Туган илгә. Ватанга хыянәт итү иманнан язу белән бердер, баһадир. Моңа синең гаскәриләрең дә бармас иде.
Сәнең башы киселгән адәм гәүдәсенең уннан артык адым йөгереп барганын күргәнең бармы, тупчы?
Бар, баһадир. Мин бик күп орышларда катнаштым. Без, гадәттә, күрше урыслар белән сугыша идек, хәзер әнә сезгә тап булдык. Адәм баласында дошманга карата нәфрәт хисе ташкайда, башның гәүдәдән аерылып китүе дә ихтимал.
Ә синең башың әлегә үз җилкәңдә, тупчы.
Барысы да Аллаһы тәгалә кулында, баһадир. Без сезгә, сезнең җәйләүләргә яу йөрмәдек, сез килдегез безнең илемезгә. Ил-ватан өчен баш бирү мөселман кешесе өчен олуг дәрәҗәдер Чөнки орыш кырында туган илне яклап һәлак булган кешенең урыны оҗмахтыр.
Меңбаш Котбыйны дәш! — диде ишек яры торган кишектиненә Сүбәдәй.
Котбый меңбаш керде, бер тезенә төште.
Утыр, меңбаш Котбый. Утыр, утыр. Инде баһадирың тыңла, меңбаш. Сән имам булган кеше. Котбый. Шулаймы?
Имам түгел, баһадир, мелла булып йөрдем
Якшы. Котбый меңбаш, әйт әле миңа, орыш кырында ил-ватан әчеп шәһид булган яугирнең җаны чынлап та туры оҗмахка керәме?
Изге орышта шәһид булса, керә, баһадирым. Ислам динендә төрле мәзһапләрне, каләм шәрифне һәм шәригать кануннарын өйрәнү вә яттан белү заруридыр, баһадир, һәр мөселман белемгә омтылырга, гафил булмаска тиеш. Мөселманның күңеле хөр. тамагы тук булсын өчен ул тырышып эшләргә. Аллаһы тәгаләгә рәхмәтле булырга тиеш. Илгә золым-богау китерүчеләрне ислам диненә иман иткән мөселманнар яратмыйлар. гавәм хөрлеген яулаучыларга ләгънәт укыйлар. Мөслим кеше һәрчак мәдәнилеккә, азатлыкка омтылырга тиеш. Изге китабымыз Коръән-шәрифтә, һәр адәм үз туган җирендә, үз утарында көн күргәндә генә рәхмәтле булыр, диелгән. Аллаһы тәгалә һәр халыкка да бертигез итеп өлеш чыгарган, ләкин яманлык аларны бер-берсенә яу йөрергә котырта, изге китап исә яманлык кылган адәмгә яманлыгы үз утарына, үз иленә, хәтта үз гаиләсенә кайтыр, дип әйтеп әйтә. Аллаһы тәгалә, ошбу дөньялыкта мөселманнарны рәнҗеткән адәмнәргә рәнҗү китер- мәсә. моның өчен аларның оныклары утта янарлар, ди. Хактыр, ислам динендәге кайбер руханилар шәригать кануннарын бозалар һәм шуның өчен дөньялыкта ук Аллаһы тәгалә каһәренә юлыгалар...
Җитеп торыр, җитеп торыр, меңбаш Котбый. Күрәм. син олуг имамнарны да уздырасың. Беләм, син бик якшы мөгаллим. Әйе. бән начар шәкерт. Ярты сүзең аңлап бстермәсәм дә, кайберләренә төшендем: изгелек җирдә ятмаган кебек, кылган яманлык та сине куа йөрер икән. Тик җир йөзен ертып, анда икмәк чәчү. Тәңре яраткан хайван-җәнлекләр-
нс ризык I ан мәхрүм итү. суда йөзгән бер гөнаһсыз балыкны готын ашау изгелекме, менбаш?
Җир йөзендәге хәрам булмаган һәр хайван Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы тәгаләдән сорап безгә тапшырган ризыктыр, баһадир
Бар кит. менбаш. Котбый чыгып китте. Сүбәдәй Артыкка таба борылды Орыш кырында әмәл-чарасыз калган чаклар була, тупчы. Берәүләр кала күтәрә, икенчеләре җимерә Сез күтәрүчеләр, без җимерүчеләр. Без Тәңре яраткан һәммә нәрсәне җанлысын да. җансызын да үз хәленә кайтарып йөрибез. Адәм баласы бүре түгел, артыгын ашый алмый. Кыр-далалар. урман-сулар тереклек белән тулар, менә шунда оҗмах килер, тупчы Мине синең теге дөньядагы оҗмахың аз кызыксындыра. тупчы. Кеше ошбу дөньяда бәхетле булырга тиеш
Күр әле нинди фәйләсуф икән бу Сүбәдәй Карлыгач тикмәгә генә яратмаган икән үзен, гәрчә очар казны тотып чалып, канын эчсә дә. Җәнлекләргә, хайваннарга җәйләүләр яулап йөри, ә үзе күзен дә йоммый адәм баласын урталай яра.
Тупчы кымыз бирең. диде Сүбәдәй. аннары тагын: — Минем, тупчы, һәр халыкның телен өйрәнәсем килә. Когбый минем өченче мөгаллимем инде. Бапка ул да кулына кылыч тотарга кыймый йөргән иде. хәзер әнә меңбаш Чыңгыз атамыз әйтә торган иде: бәхет ул яулаган халыкның хатыннары өстендә гәгәрәп йөрү. дип. Хатын-кыз мәсьәләсендә атамыз ялгыша иде. хатын ишәйтүдән бәхет тапмады ул. Бәхетне мин дошманны алдыма тезләндерүдә күрәм Мин синең өчен юл өстенә төшкән күләгә түгел, илең өстенә килгән ияңдер. Саксин каласын мин алырым. Кирәк дип табам икән, сине алгы сафка меңбаш изеп баегырыр- мын. Син миңа, меңбаш. тупчы буларак кирәксен Мин ул тупларны барыбер кулыма төшерермен. Кичә без сәүдәгәрләрне туктаттык Үр- гәнечкә сәфәр тоталар икән, ә монда минем яугирләремә ярма-бал кирәк Акчаны мул гүлибез. Без. тупчы, буйсынган халыкларны рәнҗе гтер- мибез һәм үзебез дә рәнҗетмибез
«Сорарга иле үзеннән: сәүдәгәрләр кай тарафтан? Тик ярамас, эшне бозып куюым бар. Оланнар гына була күрмәсен. Йа Хода, оланнар булып. Сүбәдәй аларны үз каршына дәштерсә. угланы Ташбай белән киленен күрсә? Ләхәүлә вәләкуәтә. сакла фәкыйрең яман эштән. Ә бит синең угланың, Сүбәдәй. шул сәүдәгәрләр арасында. Тик син бу хакта беркайчан да белмәссең, һәрхәлдә, миннән», дип уйлады Артык, баһадирга туры карарга куркып, әйтерсең лә Сүбәдәй бу хакта аның күзеннән укып белергә мөмкин иде
Йә. тупчы, ризамы меңбашым булырга?
Мин ханыма тугры хезмәт итәргә ант иттем, баһадир
Ант итү баш бирүме, тупчы? Син ана тугры калырсың Ул да үз урнында калыр, миңа аның безгә буйсынуы, ясак түләп торуы гына кирәк Уннан бер өлеш табышын Каракорымга илтеп торса, аңа зыян- зәүрәт килмәс Инде орыша, карыша икән Үзенә үпкәләр ханың, тупчы
Мин уйлап карармын, баһадир
Озын-озак уйлама, тиздән яу чыгасы, тупчы Сүбәдәй кишек- тиннәренә ишарә ясады: Алып китегез әсирне! диде
20
pi ык өчен бик авыр мәл килде Төнозын уйланып чыкты, күзенә йокы кермәде Баһадир орышка хәзерләнә, үзебезнекеләргә җиткерәсе иде Бачман баһадирга, ә ул хибссханәдә утыра Сүбәдәй сакчылары үзеннән күзләрен дә алмыйлар Калада чакта оланнарның макса)ы белән бик үк кызыксынмады да. шуңа күр,) аяк терәп каршы да тора алмалы. Әгер ла магер ул пурген саүлагерлер алар булсалар, димәк, оланнар ысганга үтә алганнар. Ары таба нә кылмакчылар? ул 6» 83
A
күргән дөяләр аларныкымы? Инде ана нишләргә? Бер тезенә төшеп, Котбый кардәше кебек. Сүбәдәй каршына тезләнсенме?! Бәхетне шуннан күрә ич баһадир—дошманны алдына түндерүдән. Йа Хода...
21
ңай гына урнашкан иде Сөмбел мелла Хакимҗан белән, аның артыннан углан Күлкәйнең җиде кишектине килде. Җидесе дә яңа мыек чыгара башлаганнар, җидесе дә Сөмбелне күзләре белән ашарга торалар.
— Туташ, диде берсе юртага кереп.— Сезне углан көтә.
Сөмбел, рөхсәт сорагандай, мелла Хакимҗанга карады, теге түр якта китеп укып утыра иде. башын күгәреп әле ишек яры торган кишек- тингә, әле Сөмбелгә карап алды да ризалыгын белдереп, ияк какты. Ул ана кичтән үк барысын да өйрәткән иде инде. Сөмбелне алып китүгә, эчтәге кишектин бер сүз әйтмәсә дә. мелла белән кызны сакларга куйган кишектиннәр кызны туктаттылар.
— Кем рөхсәте белән алып китәсез кызны? — дип. бер сакчы Күлкән углан кишек i иненә аркылы төште.
— Углан кушты.
— Ә баһадир! Баһадирдан рөхсәт бармы?—дип кылычына ук ябышты кишектин. Мелла Хакимҗан да сикереп торды, кыз янына килде, һәм Күлкән углан кишектиненә:
— Безне бирегә баһадир үзе урнаштырды.— диде.
Аяк астында уралма дипме. Күлкән кишектине аның күкрәгенә төртеп җибәрде, мелла мәтәлеп диярлек утырган жиренә барып төште.
Сөмбел бер сүз дә әйтмәде, аңлый иде—әйтергә хакы юк. аны сатып алдылар, гәрчә мөселман булса да, мәгәр янагандай итте:
- Никах укытмыйча мин углан каршына бармас идем, кишектин,— диде ул сабыр вә тыныч кына.— Моны кылырга минем иманым кушмый. Аннары углан башта атасыннан фатыйха алсын иде.
Кишектиннәр икесе тиң кызга карап каттылар, тәмам телсез калдылар бугай. Моңа кадәр кулга төшкән кыз карусыз барысын да үти иде. ә бу ниләр сөйли? Мелла Хакимҗан тагын алар янына килде, тик бу юлы аны үзен саклаган кишек 1ин шундаен итеп төртеп җибәрде ки. теге мәтәлеп үк китте. Ул торганда, юртада Сөмбел юк иде инде. Хакимҗан ишеккә ташланды, әмма кишектин аңа камчы белән сыдырды.
— Сөмбел. Сөмбел, балакаем, дия генә алды ул. шундук аяк астына сыгылып төште. Китеп барган Сөмбел мелланың ыңгырашкан тавышын гына ишетеп калды Шул чакта. Сөмбел бәхетенәмедер, юртасыннан Сүбәдәй баһадир чыкты һәм Сөмбелне алып китеп барган кишектин- нәрне күрде дә. атына сызгырды. Аты килеп туктауга, сикереп атланды һәм китеп баручылар артыннан чапты. Бик тиз куып җитте Бер кишек- тингә камчысы белән сыдырды.
Кишектиннәр күз алдында кечерәеп калдылар, баһадирның ат аягына төштеләр.
— Кая алып барасыз кызны?
Бер кишектин башын күтәрде. Сүбәдәйгә карамый гына:
— Углан кушты, углан боерыгы, -диде.
Углан, диде Сүбәдәй. авыл-авыл булып туктаган ыстандагы юргаларга күз төшереп Алып китми торыгыз әле кызны. Минем юргага кертеп калдырыгыз.
— Баш өсте, баһадир.
Чаптырып килгән берәү күренде. Котбый меңбаш икән, ул килеп туктауга. Сүбәдәй:
Меңбаш Котбый, кызны үз кишектиннәреңә тапшыр. Кара аны, күз карасыдай саклагыз. Кызны минем юртага. нәрсә карап каттыгыз! —
У
дип камчысын күтәрде баһадир кишектиннәргә Орыш алдында торабыз. ә аларда кыз кайгысы. Югалыгыз күземнән!
Угланның кишектиннәрен гүя җил алды. Сүбәдәй баһадир атыннан төште, сорнай гәүдәсен икегә сындырып, Сөмбелгә баш иле һәм туп- туры күзенә карады. Сыңар күзе күкле-яшелле иде. карашы куркыныч Бик күп орышларда катнашса да. Сүбәдәй үзенә тиң батыр күрмәде. Нә уктан алуда, нә сөңгедә кадашканда, нә кылыч белән алышканда Сүбәдәй барысыннан да өстен чыкты. Углан Күлкәйне дә ул үзе кебек бар яктан да беренче игәсе килгән иде. угланның сеңере сыек булып чыкты Күбрәк юртасында ятты, китап укыды, хәрби уеннардан баш тартырга җай гына эзләп торды. Башта Сүбәдәй угланның бу хәленә ачуланды, аннары тегене үгетләп карады, янәсе, оят түгелме сиңа, кем угланы биг син. әмма Күлкәй атасын әллә тыңлады, әллә юк. бер дә үзгәрмәде. Моннан җиде-сигсз ел элек бу тарафларга килеп. Сүбәдәй баһадир Олуг Мөхәм- мәд шаһның атаулы гаскәрен туздырган иде. гөрҗи-әрмән сугышчыларын елганы буардай итеп чапкалап тутырды, алан-кыпчакларны. гайрәтле урысларны кыйнады Ахыр килеп урыс кенәзләре өстенә юрта челтәрен вә киез җәеп, табын хәстәрләтте һәм шунда аларны тончыктырып үтерде. Чөнки каршы торып канын кайнатканнар иле. Шуннан соң ул Идел буенда болгарларга ran булды һәм бик Kai ы кыйналды. Ул кый-налуны аның мәңге онытасы юк. болгарлар белән орышта ике юмән сугышчысы ятып калды, күзен чыгардылар, сөйгәне Карлыгачтан мәхрүм иттеләр. Менә шул болгарлар аны ике тапкыр кыйнадылар инде. Менә хәзер өченчесенә килде Нинди хатыннар таба һәм тәрбияләп үстерә бу болгарларны9 Менә шушы гүзәл кыз кебекләрме, шулармы батыр итә угланнарны?! Шулар. Менә шуның серен беләсе килә иде Сүбәдәйнең. Өченче iапкыр килә бит инде шул халыкны яуларга, һаман очына чыга алганы юк. ягъни ханнарын алдына тезләндерә алганы юктыр Тик монысы соңы булыр Җиңәр ул аларны. буйсындырыр Бирегә яу килгән саен Сүбәдәйнең күңелен үзе дә аңлап бетермәгән гарьләнү хисе биләп ала. Бу хисне ул. ошбу якка килгәч тә. гоя башлады Ул инде Болгарның Илтабарлары, баһадирлары белән таныш диярлек, шымчылары барсын да җиткереп торалар. Беренчесендә аны Бачман баһадир белән Илһам хан кыйнаса, икенчесендә Җаек буенча Булат әмир белән Apr ык баһадир тәпәләде. Саксинда исә Aprык баһадир белән Бачман баһадир гаскәр башында тора, диделәр. Бачман баһадирга Сүбәдәй баһадирның бигрәк тә ачуы зурдыр. Шул баһадир аны беренче тапкыр җиңүче һәм сыңар күзен чыгаручы Мөгаллиме Когбый Бачман баһадир исемен телгә алган саен Сүбәдәйнең аркасы чымырдап китә. Ниһаять, ул аны кыйнар, җиңәр һәм алдына тезләндерер Гик турыдан- туры орышып түгел, бу юлы ул аны хәйлә белән җиңәр Хәзер генә шымчылары җиткерделәр, багучылары исә расладылар: Бачман баһадир тупчылары һәм гаскәре белән ыстанга таба хәрәкәт игә икән Әйе, ул ыстанга килсен, аны камасын, ә Сүбәдәй баһадир аның каласын барып алыр. Бу уй башына килүгә. Сүбәдәй тәмам йокыдан ка гды Моннан да уңай җайны Тәңре аңа яңадан бирмәс, йә хәзер, йә боры гырга да кайтып китәргә һәм бирегә таба эз дә басмаска Йөрсеннәр әнә Җүси угланнары, балигъ булдылар, хан сурәтендә йөриләр Ә Сүбәдәй. абасы Җәбәй кебек, аяклары сызлауга сылтар. Теге вакыпа Илһам хан белән Бачман баһадир гөп гаскәрне ике тау арасына алдан кертеп тапаганнар иде Юк. Сүбәдәй яңадан андый кармакка капмас Бу юлы ул үзе Бачман баһадирны гозакка эләктерер: гаскәре белән калага таба ку па тыр. ә юргаларын һәм карт-корыны калдырыр Килсен Бачман баһадир, яу гасын җәйләүне
Менә шул хәбәрне алганнан соң һәм башында, ка гага яу чыгарга, дигән уй гугачгын. ул юртасыннан агылып чыккан иде Әлеге кызга тап булды’ Мсңбаш Котбыйга рәхмәт, ул бирде кала тарафына яу йөрергә дигән фикерне Когбый аның үзен генә гүгсл. угланны та укый-язарга өйрәтге. Заманында Чыңгыз хан угланы Җүсинен балалары уку һәм язу
белән бик мавыга башлагач, мөгаллим уйгурларны куып җибәргән иде, Сүбәдәй алай дип әйтергә җөрьәт итмәде. Гыйлемле кешеләргә ул һәрчак көнләшеп карый иде.
Сүбәдәй баһадир әүвәл угланы юртасына таба кузгалган иде. кызга күзе төшеп, кире үз юртасына таба борылды. Әйе. тиз арада төмәнбаш- ларны чакыртырга һәм үз нияте белән таныштырырга. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк!
22
үлкән угланда бөтенләй яу кайгысы юк иде. ул түземсезлек белән Сөмбелне көтте. Аңа ул беренче күрүдә үк гашыйк булды, йокыдан калды, төшендә күрде, ә инде атасы мелла белән кызга аерым юрта куйдырткач. үз-үзенә урын таба алмый изаланды: кишектин- нәре бущ кул белән кайтып кергәч, ул чак кына күтәрелеп бәрелмәде.
— Йә, нәмәкәйгә карап каттыгыз. Кыз кая?
Кишектиннәр үзе белән бергә уйнап үскән егетләр иде, күзгә карашып алудан ары китә алмадылар, корыч баһадир атакай алып калды, дип әйтергә берсенең дә кыюлыгы җитмәде. Әйткән хәлдә, атакайның угланы кишектиннәре дип тормыйча, камчы белән яруы да бар иде. Аннары кишектиннәр беләләр иде. Күлкән углан үзе дә атасыннан шүрли. шунлыктан атасының ачуы килгәндә күзенә күренмәүне кулайрак күрә иде. Атасының камчысын аның да татыганы бар иде. Аннары ул Чыңгыз ханның Җүси угланын агулатып үтерүе тарихын да әйбәт белә иде, аның атасы да шул ук юлны сайламас дип кем әйтә ала? Әйе. каршы әйтсә, кушканны эшләми башласамы?..
— Иә. нәмәрсә телеңез йоттыгыз. Кыз кая? — дип кабатлады Күлкәй углан һәм. терсәгенә таянып, күтәрелә төште.
Кызны атаң алып калды, углан,—диде, ниһаять, кишектиннәрнең берсе.
— Әйе. альт калды...—диде икенчесе пышан гына.
Углан сикереп торды, кишект иннәргә берәм-берәм камчысы белән сыптырды. Ике углан аягына төштеләр.
— Без. гаепсез, углан, гаепсез!
Углан үз юртасыннан атылып чыкты, атына сызгырды, өйрәтелгән ат чаптырып иясе янына килде. Күлкән атка сикереп атланды да җан- фәрманга атасы юртасына таба чапты. Юргадан йөгереп чыккан кишектиннәр атларына атланып, углан артыннан элдерделәр.
Йа Хода, кешеләрдәге яманлыклар кайта-кайта кабатланамы икән соң әллә9 Кем тарафыннан котыртылып кабатлана икән ул яман хәлләр? Шайтан шулай котыртамы, һәр адым артыннан бер тотам калмыйча иблис йөриме?. Бит Сәүдәгәр баһадир тормышында шуңа охшаш бер хәл булган иде инде, һәм нәкъ шул төбәкләрдә, һәм күптән дә түгел бит әле. Дөрес, ул чакта гүзәл кызны абасы Җәбәй кулыннан менбашы Хасдайга алып бирде һәм шул сәбәпле абасы Җәбәй белән дошманлаша язды, гүя ике туган арасыннан ташу суы узган иде. Тик монда биз үз угланы. Бүген гөнлә яу кузгалабыз дип. төмәнбашлар белән сөйләшеп кайтуга, юр- I асында кызны күрмәгәч. Сүбәдәй ни кылырга белми торды. Ул гынамы, ярсынган углан ике кишектинен яралаган иде. тегеләрне табиб карап йөри. Сүбәдәй нигәдер күтәрелеп бәрелмәде, киресенчә, мендәргә кырын төште, өстәлчектәге тулы касә кымызны үрелеп алды һәм теш арасыннан гына сөзеп эчә башлады. Угланы Күлкән кыпчак кызына шулай башы аягы белән гашыйк булды микәнни? Шулай дип уйлап өлгерә алмады, күз алдына Карлыгачы килеп басты, әйтерсең хәтер күгендә күк капусы ачылды. Ул аны шундаен чын вә ихлас итеп күрде ки. татлы мәлләре күз алдына килүдән ихтыярсыз ыңгырашып куйды Туган илендә калган хатыны Сөябелне ул беркайчан да Карлыгачны яраткан кебек ярата
К
алмады Карлыгач аны гүя сихерләгән иде Ятса ул. торса - ул күз алдында булды Ул аңа җаны-тәне белән тартылды, ниләр сөйсә дә. ниләр кыланып яратса да тансыклавы бетмәде, хәтта ул хатынның тавышы дәртен кузгатыр иде. Әгәр дә мәгәр утлан Күлкән аның кебек үк ошбу кызга гашыйк булган булса9 Нә кылырга тиеш ул9. Углан дөрес эшләгән, кызны сәүдәгәрләрдән тартып алмаган, биш алтын бәлешкә сатып алган. Тете вакытта Сүбәдәй дә ак чәчле кыз өчен абасына биш алтын бәлеш биргән иде. Җансакчысы Хасдай тик ул чәчби белән озак тора алмады, тангутларга яу баргач, биек кирмән дивары буенда ятып калды. Тангутларны җиңү магуллар өчен каһәрле булды, чөнки Чыңгыз хан кирмәндәгс бер генә җан иясен калдырмыйча суярга боерган иде. шуның кар> ышы төштеме, хан үзе дә шул тарафта дөнья куйды Әйс. бер Хасдай кайт ысы гына түгел иде Сүбәдәйдә. Хасдайны да ул Чыңгыз хан кебек арбага салып, туган ятына алып кайтты һәм хан кабереннән ерак түгел, үзләре уйнап үскән Диләгүн Булдак дигән тау итәгенә җирләде. Бу хәл милади белән 1227 елның унсигезенче августында булды, һиҗри белән 624 елның Рамазан аенда. Чыңгыз ханга үлгәндә алтмыш биш яшь иде, ә менә аның меңбашына. ягыти Хасдайга бары тик утыз тулып килә иде. Хасдайны күмтәч. Сүбәдәй кылган чәчле кызны ниндидер Бохара сәүдәгәренә сагын җибәргән иде. Гомер диген, әй'
Инде угланы белән нишләргә тиеш ул? Иртәгә орыш, ул исә кыз белән мавыга. Барып камчы белән сыртын каезларгамы әллә9. Тукта, тукта, нитә әле. Сүбәдәй. син кыздан берни дә сорашмадың’ Бәлкем, ул калада ни булганны беләдер9 Бик ихтимал ич Бәлкем, үлеп гашыйк булган углан, үзе дә белмичә, ил дәрәҗәсендәге тутый кошны кулына төшергәндер. Иртәгә яу Ыстанда карт-корыдан, бавырчы тарлан башка берәү дә калмас. Әллә соң яу җаен үзгәртергәме? Тик соң инде. Бачман баһадир бирегә таба хәрәкәт итә. ә ул төлкене алдавы җиңел булмас Әйс, ыстанда калганнар төне буена һәрберсе өчәр-дүртәр учак яксыннар Ә мин ул арада бөтен көчем белән калага ябырылам Хых. хикмәт бит. әй! Саксин каласын алып, тархан вә имам билгеләп. Үгәдәй ханга сөенче җибәрертә... Кала сәүдә үзәгендә. Тора-бара бөтен кәрван биредән узар Биредән исә Каракорымга байлык агар Шул ук вакытта Болгарга тол ачылыр. Менә шулай, Бачман баһадир, син хәйләкәр, әмма мин дә төшеп калганнардан түгел. Тикмәгә генә Корыч аты бирмәде миңа мәрхүм Чыңгыз хан а тамыз
Башта Сүбәдәй кыз артыннан кишектиннәрен җибәрергә иткән иде. нигәдер үзе барырга булды Кишектиниәре бер тотам калмыйча ана иярделәр
Юртага җиткәч, агыннан төште һәм ишеккә таба юнәлде. Башта ул туры эчкә керергә иткән иде. нигәдер тыелып калды, япманың бер почматын күтәреп кенә карады Бу ни бу'9 Кызның иңбашы ялангач. түр якта ни кылырга белми басып тора, утлан исә аңа габа бара, тәкин килеп тотынырга да өлгерми, кыз елан кебек аның култык астыннан чыгып китә кача. Алай да углан кызны эләктерде, тәкин кыз аны екты, су л кулын каерды да өстенә менеп утырды Сүбәдәй ни кылырга бетми яшьләрнең кыланышына исе китеп карап торды Ярый әле алар аны күрмиләр, тышта сак торган киптекгиннәр, баһадир күренүгә, шым булдылар. чөнки берсенең дә атакайның камчысын татыйсы килми иде Сүбәдәй камчыны җиде көн куй маенда кайнатып иштерде. ишкәч таты җиде көн кайнат тырды Шуннан соң камчы тәмам еланга әверелде Тигән җирне авырттырып кына калмый, көйдереп ала Кыз ба та утлан өстенә менеп утыргач, ул тамак кырырга иткән иде. әйдә, шаярсыннар дип япманы җггбәрде. чөнки кайчандыр үзе дә Карлыгач белән шулай ауман- тәүмән килер иде. . _
Кагылмассыңмы бүтән Сөмбелеңә! тип сорый иде кыз. Сүт»>- гәи аның тавышын үз итебрәк уг гаяга гәшүен гче белән ил
Юк-юк. Сөмбелем, кагылмам Күпме әйтсәң, шул хәтле көтәрмен
— Ничә көн? w
— Ике көн, өч көн, бер атна, ун көн, бер ай...
Кыз угланны җибәрде, ахрысы, тавышлары бетте. Сүбәдәй түзмәде, тагын япма читен ачып, эчкә күз ташлады. Шунда хәйрани бер хәл булды, кыз чит бер кыз түгел, гүя аның Карлыгачы иде. Төсе-йөзе дә, күзләре дә. гәүдә-сыны да.
— Сиңа. Күлкән. янә бер шарт куям,— диде кыз.
— Куй. мин синең ихтыярында. Сөмбел, куй,—дип ялынды углан.— Син минеке, мин сине биш алтын бәлешкә сатып алдым.
— Тәнемне, ләкин җанымны түгел, Күлкән. Көч белән атны гына өйрәтәләр, Күлкән.
— Дөнья көчлеләр кулында, Сөмбел.
— Көчсезне акыл белән, көчлене корал белән җиңәләр, Күлкән. Син минем хәтга кем икәнемне дә белмисең ич
— Юк шул, Сөмбел, белмим, —диде Күлкән торып утырды,— Кулны каердың, имгәткән булсаң,— дип зарланды.
Кыз акрын гына кузгалды да. килеп, угланның иңбашыннан сыйпады.
Инде беттеме? Минем кулларым да шифалы.
- Юып алгандай булды, Сөмбел. Әллә чынлап та кулларың шифалымы, күр әле. бөтенләй авыртмый башлады.
Минем кулым гына түгел, җаным-тәнем дә шифалы, Күлкән.
Юк, артык карап тора алмый. Үзләренчә, үртәшәләр. Үртәшсеннәр, әйдә, тик нигә: «Син кем баласы, атаң-анан кем?»—дип сорамый икән. Күренеп тора ич, гади-садә гаиләдән түгел бу. Тукта, махсус җибәрелгән кыз булса? Бачман баһадирдан барысын да көтәргә була. Ничә тапкыр авызың пеште инде ошбу Болгарда.
Түзмәде, тагын япманы ачып карады.
— Беләсеңме, Күлкән.— диде кыз угланның чәчләрен рәтләп.— Синең монда туганың бар бит.
— Нинди туган, минем туганым Тайчин илдә калды, яшь әле ул. Атам аны киләсе яуга алырга итә.
— Бер әкият сөйлимме, Күлкән?
— Сөйлә, мин әкият тыңларга яратам.
— Кил. утыр янымарак, сал башын тезләремә. Сал инде, курыкма, тимим мин сиңа Йа Аллам, мин синең колың дидем бит инде. Әйт әле. Күлкән, каян син безнеңчә бик оста сөйләшәсең?
— Чыңгыз хан исән чакта ук олуг ханның уң кулы мөселман Мәх- мүл Ялавач Каракорым буласы калада мәктәп ача. Мин шунда укыдым. Чыңгыз хан да ислам диненә табынучыларны яраткан, аларга ярдәм иткән, Үгәдәй хан да Мәхмүд Ялавачны уң кулы итеп тота. Дөрес, Мәхмүд беренче вәзире булса, Үгәдәй хан икенче вәзире итеп Юләй Чүтсәйне тота. Кытайлы диләр үзен. Йә, сөйлә инде әкиятең.
— Тыңлыйм, тыңлыйм. Котбый мөгаллим дә, синең кебек, һәрчак: «Йә. тыңла! —ди. Төрки телне су кебек эчсәң, атам миңа, кала салдырам, диде.
Борын-борын заманда,—дип башлады кыз һәм угланның маңгаена төшкән чәчләрен җайлады. Ошбу якларга гаять кәттә кодрәткә ия. курку белмәс, тәвәккәл бер баһадир күчеп утырган. Бу якның сулары вә елгалары, дала-урманнары аңа бик тә ошаган Шуннан ул үзенә җәйләү эзли башлый Тик кайсы төбәккә генә җәйләргә тукталмасын, иясе табыла. Янә ары китә баһадир. Көннәрдән бер көнне Кара Идел буена барып чыга. Кояш баеп килә икән инде, су буена туктап, кунарга була. Юртасын корып, кереп ятыйм гына дигәндә, моның кырына бер кыз килеп чыга. Кыз баһадирга хәтта борылып та карамый. Яр өстенә утыра да чәчләрен тарый башлый. Үзе кояшбаешка таба баккан. Баһадир кызның йөзен күрә дә гашыйк була. Башта ул аны су анасы дип белә. Чөнки кыз, дәшим генә дигәндә, йөгереп су буена төшә һәм киемен сала
да коена башлый икән. Баһадир тәмам өнсез кала. Әй йөзә, әй чума, әй су чәчрәтә кыз. үзе көлә, үзе егетне күрми Йөзеп туйгач, судан чыга да киемнәрен кияргә дип яр өстенә менә Бакса киемнәре юк. тагы да бакса янәшәдә генә юрта, тагы да бакса каршында диярлек баһадир егет басып тора Кыз чырыйлап кычкырып жибәрә дә йөгереп елга буена төшә һәм суга чумып күздән югала. И көтә, и көтә егет кызнын судан чыгуын, төн көтә, көн көтә, ә кыз судан чыкмый да чыкмый Шуннан юртасына әйләнеп кайта. Кайтып керсә, түр якта чәчләрен туздырып кыз утыра.
Син кем9 дип сорый баһадир кыздан.
Мин сине күптән көттем, баһадир, ди кыз.—Тәңрем мине сиңа язды, ә син килмәдең дә килмәдең, ди
— Шуннан, шуннан. Сөмбел9
Шуннан шул Баһадир юртага керә дә кыз янәшәсенә утыра Кыз аның башын тезләренә сала. Сала һәм: «Йокла-йокла. баһадирым, йокла таңнар атканчы», дип жырлый башлый Баһадир шундук йокыга китә Иртән уянса, берүзе икән, кыз да юк
- Төшендә күргәнме?
Юк кыз шунда булган, качып торгандыр. Аннары баһадирны хан чакыртып алган. Йлгә яу килгән икән.
Шуннан баһадир киткәнме9
Киткән.
Кыз шул юртада калганмы?
— Кыз аны әле булса көтә. ди. Тик баһадир килми дә килми икән. Ә бер көнне юргадан чыгып күккә бакса, баш очыннан бер кош очып бара һәм. аның турына житүгә, кызга хат ташлый Кыз хатны ала да сүтеп укый башлый, һәм мондый юлларны күр.»: баһадир орыш кырында ятып калган икән. Тик кызның шундый сихере бар икән, ул үлгән кешене терелтә ала. ди. Кыз атына атлана да орыш кырына китә, шәһит булган баһадирын эзләп таба һәм егетнең авызына зәм-зәм суын тамыза. Баһадир: «Бигрәк озак йокладым, нигә мине уятмады. Карлыгач?» ди Кыз аңа: «Син каян белдең минем исемем?» ди. Төшемдә күрдем, ди егет Баһадир егет тора да Карльначын кулына күтәрә, атына сызгыра, агы килгәч, атлана да кызны юртасына алып кайга Шуннан алар биредә көн күрә башлыйлар, тугыз айдан хатыны баһадирга углан таба. Аңа Ташбай дип исем кушалар Ташбай ел үсәсен ай үсә. ай үсәсен көн үсә, ди
Сүбәдәй түзмәде, оеган аягын күчерде, тамак төбенә килеп тыгылган яшь төерен йота алмый интекте. Шуннан япманы киң ачып, юркиа атлады.
Күлкән углан корт чаккандай сикереп торып аягына басты, ә Сөмбел ничек утырган булса, шулай калды, гик яулык чите белән авьвын гына канлагандай итте.
Углан!
Агам, кичер мине
Ни өчен? дип сорады сыңар күзенә килеп тыгылган күз яшен кул аркасы белән сөртеп. Ни өчен, балакай’
Атасының сыңар күзе мөлдерәп яшь белән тулганын күреп. Күлкән тагын да каушый калды. Корыч атлы, каты бәгырьле атасы күз яше белән елый, сүзен әйтә алмыйча интегә Атасының күз яше сирәк сакалы буйлап агып-тәгәрәп төшә, бермәл каешланып беткән күбәсенә эләгеп юра. аннары икенчесе килеп житүгә. ак киезгә тама иде Сүбәдәй һичкем нән ятсынмый, күз яшеннән оялмый, борылып. Сөмбелгә карады
Син кем. балакай?
Мин кол. атакай.
Кол Ташбайны каян беләсең?
Әкия1 тәге Ташбайнымы, баһадир9 Инәй сөйләгән иде
Инәң кая?
— Калада, баһадир.
- - Аты ничек? _
— Гөлбикә.—дип алдады Сөмбел үзе дә аңламаган уңайсызлану тоеп. Күлкәйгә күз ташлап алды.
А гам, син барысын да ишеттең?—диде Күлкән.
— Ишеттем, олан, ишеттем. Син кем баласы. Сөмбел?
Ятим бала мин. атам, шуңа мине сатып җибәрделәр. Кеше кулында үстем.
Карлыгач та әкият иясеме?
— Карлыгач та әкият иясе, баһадир. Нигә ул сезгә, атакай?
— Сорауны мин бирәм. балакай, мин!
Карлыгач атлы хатынны мин беләм. баһадир. Ул бер баһадирда кияүдә. Ташбай атлы углан үстерә.
— Угланга ничә яшь?
Күптән бәлигъ инде, атакай.
Угланның әтиләре вә әниләре исәнме'.’
Исәннәрдер, мин белмим, баһадир. Әгәр дә мәгәр мине җибәрсәгез. мин аларны эзләп табар идем, баһадир
— Сине җибәреп булмастыр, балакай. Сине Күлкән углан ярата. Ә мин Карлыгачны һәм угланым Ташбайны үзем эзләп табармын. Мәгълүматларың өчен рәхмәт сиңа, балакай. Белеп кал. мин сине яраттым, угланымны рәнҗетмә, яхшы хатын бул. Ә Болгарны мин алырмын, балакай, алырмын. Углан, инде атаңны син тыңла. Багучыларым җиткерделәр. Бачман баһадир бире таба килә икән, ыстанны |улганага алып, безне әсир итмәкче. Тик өлгерә алмый калыр, ул бире килер, мин урама юл белән аның каласына юнәлермен. Камасын ыстанны. әсир итсен карт-коры халкымны. Соңыннан мин аларны барыбер азат игәрмен. Ишетәсеңме, углан. Синең өстә тупларны кулга төшерү. Егетләреңне җый да һәйбәтләп аңлат. Таш яуса да туплар безнең кулда булырга тиеш, диген. Кызың торып торыр, өлгерерсең. Качмас ул. ышанычлы каравыл куй.
Атам. атам, диде Күлкән. Сүбәдәй алдына тезләнеп. Агам, алма миннән Сөмбелне, тимә аңа. Мин ана никахлашып өйләнермен.
һы диде Сүбәдәй. камчысы белән итек кунычына сугып алды. Каланы алгач, күз күрер, углан. Егет бул. Җебемә! Кыз синеке, аңа берәү дә тимәс.
Юртадан чыккач, чигәсе чыңлаудан чарасыз калып, бертын ишекъяры торган сакчыга карап торды.
— Кызны күз караң кебек сакла. Кычкырса-фәлән дә кермә. Үз җаен үзе белер. Кыз аның кулында, үзе алды, үзе ия.
— Баш өсте, баһадир.
23
өмбел өчен зур сынау көн мәлләре башланды. Ул үз максатына иреште дошман ыстанына үтте. Сүбәдәй баһадирны күрде, хәтта аның ниятен дә белде. Инде хәзер ничекләр бу хакта агасына хәбәр итәргә? Күлкәнне күктән төшкән бәхет итеп кабул итәсе иде дә. күңелен кытыклап, бимазалап торган Вазыйфасы бар. Киңәшергә мелла Хәкимҗаннан да аердылар. Аллага шөкер. Сүбәдәй баһадир аңардан мыскыл да шикләнмәде, бөтен булган хәрби серен сөйләп бирде. Тик моннан ни файда. Тиз арада атасына җиткерәсе иде калага борылсыннар. Сүбәдәй биредән төнлә үк. урама юл белән калага таба куз-галачак. Сүбәдәй баһадирга рәхмәтле иде Сөмбел, бөтен серен сөйлән бирде. Тик ничек моннан ычкынырга, ничек Күлкән угланнан котылырга?
Күлкәйнең тәгаен күзләре майланды, атасына биргән вәгъдәсен онытты да бугай, ялтыравык күзләре белән Сөмбелне ашарга җигешеп.
С
карап юра Сөмбел бит-йөзенә иннек-кершән ягу нияте белән түр яктагы чаршау ар гына керде, бизәнү әйберләре куйган тартмасын ачты.
Нә кылмакчысың. Сөмбел9
Бизәнәм. Күлкәй. Чыгып тор, мин хәзер
Мин бәхетле, Сөмбел. Син атама да ошадын. Ул миңа өйләнергә рөхсәг итте.
Үпкәләмә, атаң сине санга сукмый. Күлкән. Каты бәгырьле кеше Усал.
Гөрле чагы була. Усалга — усал, яхшыга — яхшы Чын мәгънәсендә каты вә корыч баһадир ул. Сөмбел
- Йә. чык инде моннан. Күлкән
Күлкән т еләр-теләмәс кенә чаршау артыннан чыкты. Сөмбел кечтеки генә хәнҗәрләр һәм агу яткан тартманың икенче катын ачты. Хәнҗәрләрне шундаен оста ата ул. кешенең йөзенә генә түгел, күзенә дә тигезә ала. Ләкин ул Күлкәнне үтермәс, аның бер гаебе дә юк. Ул аның бары тик кул-аягын бәйләп калдырыр. Аннары тышка чыгар, менә шунда инде кан коюы бар Аны туктатырга тырышырлар, ләкин ул алдан ук Күлкәйгә атларны иярләп, юрга янына килгерергә кушар Һич югы. далага чыгып йөрисем килә, дияр
Күлкән. атлар иярләп куярга куш әле. Далага чыгып керербез Нигәдер атта йөрисем килеп китте.
Әй. кем бар анда. Бүртә, дим. кер әле.
Кишектин керле, баш иде.
Ике ат иярләп кигер. Юрта янында торсыннар
Баш өсте, углан. Тик бит. атаң Сүбәдәй баһадир, яу чыгарга җыенырга куггггы Караңгы төшү белән, кузгалабыз, дип әйтеп әйтте.
Ә син мин кушканны эшлә.
Якшы, углан. Синең атың иярләнгән, тагын берне килтерермен Сөмбел. Сөмбел дим. Мин ягып горам, диде Күлкән
Тышта эңгер иңеп килә иде инде. Сөмбел чаршау артындагы утын сүндереп. Күлкән янына чыкты. Урында я га. аны көтә Сөмбел ишекъяры узды, чөйгә эленеп торган кыл арканны алды.
Нишлисең ул аркан белән?
Яныма куям. Кыл арканнан елан курка, ди.
. Нинди елан булсын монда.
Еланы булмаса. чаяны бардыр, диде Сөмбел һәм арканны сүгеп. ягак гирәли сузып саллы. Менә булды да. Инде күзләрең йом
Күз йоммыйча да караңгы гөште инде монда. Кил тизрәк!
Сөмбел җиләнен салды, ятак янындагы Күлкәйнең хәрби киемнәренә игътибар итге һәм яулыгын салды, түш каплагычнын бавын сүтте һәм Күлкән янәшәсенә яггы. Күлкән аңа үрелде, кочасы итте Ләкин Сөмбел аның кулыннан эләктереп алды һәм артка каерды.
Бир икенче кулыңны да. Күлкән.
Күлкән, шаярта дип булса кирәк, аңа икенче кулын да бирде. Сөмбел аның кулларын кыл аркан очы белән нык игеп бәйләп куйды. Гаҗәбе шул булды: Күлкәгг бер дә карышмады. Сөмбел тыенкы гына кычкыргандай ит ге. ай-вай килде Тышкы яктагы кишектиннәр көлешеп алдылар Сөм бел аһ-ух килде, әле Күлкәнне аркасына салды һәм өстенә менеп утырды, әле түше белән каплады.
Җитмәсме9 диде, шикләнә калып. Күлкән.
Юк әле. аякларыңны да бәйлим дә.
Йә-йә. кыланып кал. диде Күлкән күн ләмләнеп.
Менә шулай. Күлкән углан һәй-әй! дип кычкырды Сөмбс i һәм гиз генә яулыгына үрелде, аны күлкәннен авызына гыкгы
М-м. м-м-м. дип ауман-тәүмән килергә итте Күлкән
Син тик кенә яг инде. Күлкән. Хәзер мин синең киемнәрен киям Лә кннгскгиннәрең куркытам. Кенге куркытып, көлеп тормасыннар әле Минем алардан тәнем ояла.
— М-м-м-м.—дия-дия үрле-кырлы сикерергә тотынды Күлкән, мәгәр соң иде инде. Сөмбел тиз-тиз генә Күлкәйнең хәрби киемнәрен киле, тышка чыкты һәм туры ике атны тотып торган кишектин янына килде. Бер сүз әйтми атларны алды да. берсенә атланды, икенчесенең тезгененнән алды һәм җилле генә юртып кузгалып китте Нә сакчылар, нә ат янындагы азат аны танымады, күрәсең, углан үзе дип белгәннәрдер. Караңгы булса да бер сакчы.
— Угланны сыккан бу чибәр, аһ-ух килде, чырыйлады-чырыйлады да изрәп калды бугай. Ә углан атасына ашыктымы шулай?
— Нигәдер углан карсакланып калган кебек тоелды миңа. Үлҗәй. Сиңа дамы?
Мин аңа бакмадым Шундый кыз кочагында кечерәеп калса да гаеп түгел. Туктай.
— Сыгып ташларга сөлге түгел, менә кечерәеп калуы гаҗәп. Үлҗәй.
Бу вакытта Сөмбел атларын мелла Хакимҗан юртасына таба куалый иде инде. Аны ишектә туктатучылар да булмады, уздырып җибәрделәр. Күлкән углан дип белделәр бугай.
Мелла.—диде пышан гына Сөмбел.
Мелла Хакимҗан түр якта, кечкенә ут янында утыра, тезендә — китап. Сөмбел аның янына ук килде.
— Сөбханалла-машалла. балакай, нәнди кием синдә? Төшемме, өнемме?
— Т-с-сс. мелла, тиз киен Качабыз, мин атлар китердем. Мин сине, мелла, биредән чыгарып җибәрәм. калганын үзең кара. Атка атлангач, туры кояшбаешка таба кач. Мин аларны тоткарлармын Инде дикъкать белән тыңла, мелла Хакимҗан: әтием бирегә таба яу килә икән, туктат син аны. туктат та калага алып кайт. Чөнки атам монда таба килгәнне белеп. Сүбәдәй баһадир урама юл белән калага юнәлде. Аңладыңмы, мелла Хакимҗан? Тиз бул!
Сөмбел мелла Хәкимҗанны кулыннан тотып, юртадан алып чыкты
— Мине моннан күчерәләр.— диде ул кишектиннәргә.
Угланга кирәк булдыңмыни, картлач? дип көлде бер кишектин.
Атлар янына килгәч, мелла атка менә алмый горды, аяклары оешкан иде. Сөмбел аны атка атландырды да тезгенен бирле.
— Сак йөр. мелла.
Сөмбел дә атына атланды һәм шундук караңгылык эченә кереп эреде. Мелла атын туры кояшбаешка тотты. Ләкин һаман юрталар арасыннан барды, бетәсе түгел кебек иде бу юрталар. Ул күрде, юрталар янында халык аз. карт-коры гына. «Димәк, дип уйлады мелла Хакимҗан Сөмбел хаклы. Сүбәдәй баһадир сиздерми генә калага юл алган, ә баһадирымыз Бачман монда килә...»
Юргаларны чыгып китеп кенә бара иде. кемдер аңа кычкырды.
— һай. туктап тор әле. туктап тор!
Нишләргә тиеш ул? Туктаса, кая барасың дип сорарлар, туктамаса уктан алачаклар. Мелла атын тыя төште.
— Учак янына тот. учак янына!
Капты болай булгач, бер чара кала җан фәрман атны куаларга һәм качып котылып карарга. Сөмбел кая икән, кая югалды батыр кыз? Мелла туктамады. Магуллар коралларын җайлый, ат менә башладылар. Ыстанда ыгы-зыгы купты, шау-шу кузгалды Мелла Хакимҗан ат корсагына типте.
— Йә. малкай, алдыр. Әйдә алып чык бу мәхшәрдән фәкыйреңне.
Арттан куа киләләр. Ярый әле төн караңгы, ләкин көнчыгыш тарафта ай калкып килә. Ай калыкканчы бу тирәдән ераграк китәсе иде дә.
Куучыларның кулларында кисәү агачлары, кычкыралар, яныйлар. Мелла Хакимҗан атын куды да куды. Калага кайту өчен чак кына унга алырга кирәк. Болай туры Идел буена килеп чыгуың бар, анда инда харап, елга биредә киң. йөзеп чыгыйм димә. Ат та йөрәк кага башлады.
борынга i ир исе килеп бәрелде. Ай тәмам калыкты. Хакимжан артына әйләнеп карарга кыйды куучылар юк иде. Ул атын тыя төште дә күз яше белән елап җибәрде. Бара-бара тынычлана төшкәч кенә, янә артына әйләнеп бакты Ай яктысы якты дала буш иде. «Сөмбел, балакаем.— диде ул ни кылырга белми үкси-үкси—Син бит ир-егетләрдән дә асыл- рак булып чыктың. Сөмбел, дим!..»
Атын бераз атлатып баргач кына, малкай хәл алгач кына Хакимжан кала тарафына юл тотты
24
үлкәй угланның чит кулдагы кола айгыры кош кебек очты Сөмбел чама белән атасы Бачман баһадирның кайда хәрәкәт итүен белә иде. шунда чапты. Офык чите күгелҗемләнеп тора, күзгә төртсәң күренмәстәй караңгы, вәләкин хайван кай тарафка барырга теләгәндәй кала ягына элдертә Ай калка башлады Сөмбел инде берәүдән дә курыкмый Ул берәүгә дә тиз генә бирешмәс, гәрчә куып җитсәләр дә. Ләкин аны куучылар бөгенләй булмады, барысы ла мелла артыннан ташландылар. Аны җиткән булсалар кызганыч, мелланың нә коралы, нә көч-гайрәте юктыр Ахыр чиктә мелланың Сүбәдәй баһадир багучыларына барып кабуы бар иде Мелланы тотсалар да. Сөмбелне эләктерсәләр дә. магуллардан шәфкать көтмә, йә ат коерыгына тагарлар. һич булмас димә, йә таш атып үтерерләр, йә кылычтан уздырырлар Сүбәдәй үзе адәм баласын бер чабуда икегә ярып төшерә, дип сөйләделәр. Гомумән, бик күп гыйбрәт ле нәрсәләр ишетте Сөмбел ике-өч көн эчендә. Сугышчыларының күбесе, баһадирның каны тоз. йөрәге таш. диделәр. Ул үз угланына карага да шәфкатьсез икән. Сөмбел үзе күрде Ләкин баһадирны бөтенләй явыз дип тә әйтеп бетерәсе килми Чынлап та. явызга явыз, яхшыга яхшыдыр Керде бит әле угланы хәленә, керде. Имеш, ул шат. аларның икәүсен генә калдыра Хәзер иң мөһиме атасын табу. Дала таныш, гаскәр кадәр гаскәрне ничек гә табар Иң мөһиме, ул иректә, атасы җитәкләгән гаскәргә каршы чаба Бик кирәк те хәбәр илгә. Тик соңга гына кала күрмәсен иде. Атасы кайтып җитеш- мәсә. Сүбәдәй бөтен көче белән калага ябырылса, әнисе кулында калган азатлар гына Саксинны саклый алмаслар, капкаларны җимереп булса да калага керер
Башта Сөмбел киеменә әллә ни игътибар итмәгән иде. өстендә магул меңбашы киеме булуын абайлагач, курка калды Бит аны агасының мәргәннәре укка алачак Иллә нишләмәк кирәк, башка чара юктыр, ни генә булмасын ул атасын кисәтергә тиеш. Кыпчак халкы да Саксинда азайды. Сарбай ханның гүзәл кызы Акбикә Болгар ханы Сәлим угланы Хаҗига кияүгә чыккач, бу халык кавем-кавем Кашап. Казан. Юкәтау якларына күчеп утыра башладылар. Анасы Акбикә, атасы Бачман белән кайтып. Саксинга ия булып, тулы гормыш белән яши башлагач кына, калага иг куна башлый Кәттә гаскәр туплау да шунда гына башлана Хәзер зарланасы юк, агасы Бачман баһадирда менә дигән гаскәр, һәм \ г каланы дошман кулына бирмәс. Бачман баһадир белән Акбикә, кайткач тернәкләнеп китсәләр дә. Болгар белән араны өзмәделәр, елга ике-өч тапкыр кунакка йөрделәр Акбикә Болгар ханы Илһам белән дустанә һәм ярдәмчел шартнамә гөзеде һәм бер капканы бары тик болгарларга бирде Болгарлар калада үзләренә бер кәрвансарай күгәрделәр һәм үз базарларын булдырдылар. Болгар базарында иң кәггә алыпсатар лар сәүдә Hire Сүбәдәй баһадир Болгарга яу килә дигәч, анасы белән агасы киңәштеләр дә Җаск буена Булат угланга ярдәмгә бардылар Сүбәдәй җиңелен, борылып ки г эрг ә мәҗбүр булды Боларнын барысыннан да Сөмбел хәбәрдар иде Ата-анасы кызларыннан сәяси серләрен беркайчан да яшермәделәр. Бәлкем шуңа күрәдер. Сөмбел сугыш һөнәрен бик геләп
К
үзләштерде. Тик хәйләкәр Сүбәдәй бу юлы атасы Бачманны төп башына утыртмакчы. Атасы аның ыстанына юнәлгәч, ыстанында жыен әтрәк-әләмне калдырып, урамалы юл белән калага юнәлгән. Хәйләкәр түгел диген син аны. Сөмбел куалады атын, ул аның янасын да белде, кызганды да, хәтта кызганудан күз яше белән елады, әмма ул чарасыз иде.
Кинәт мөлдерәп тулып торган ай кара болыт астына керле һәм гүя далага каракош канатын җәйде. Ул да түгел, бүреләр улый башлады. Бүреләр ач түгелләр иде, далада орыш бара, җир өстендә калган мәетләрне ашый-ашый алар кеше итенә өйрәнгәннәр. Кеше исе аларның канын кайната, үзен-үзе белештермәс халәткә китерә. Кеше итен ашап караганда дала бүресенең адәм затының исен тоюга, күзләре тона, үләсен белештерми кешегә ташлана. Шуның өчен кораллы яугирләр дә ялгызлары чакта дала бүреләре белән очрашудан сакланалар иде. Дала бүресе, ялгыз җайдак күрүгә, иләмсез итеп улый башлый, ишләрен дәшә, ә инде бәгъзеләре ишәеп киткәч, җайдакны куарга керешәләр. Дала бүреләре улый башлагач та, яман хәл буласын күреп, Сөмбел атын куалый башлады. Аның исәбенчә атасының гаскәре шушы тирәләрдә булырга тиеш иде. Ләкин Аллаһы тәгалә, ике бәхеткә бер явызлык бирермен, дигән бит, ай болыт аегына керүгә, дала караңгыга күмелүгә, аннан да. моннан да дала бүреләре аңа таба килә башладылар. Сөмбел аларның гәүдәләрен күрмәде, ләкин аның артында йөзләрчә ут яна иде - - корбанын күргән бүренең күзләре йолдыз кебек җемелди икән. Бераздан ай болыт астын-нан чыкты, шунда гына күрде Сөмбел аның аты артыннан дистәләрчә бүре куа килүен. Сөмбелдә уннан артык хәнҗәр бар. өч-дүрт йолдызчык. Ул аларга болай гына бирешмәс, ләкин бит алар бик күпләр, шыксызлар, куркынычлар. Әнә бүреләрнең берсе ат коерыгына ябышмакчы, инде куып та җитте, инде сикермәкче, авызы ачык, тешләре ыржайган, күзләре яна. Сөмбел аны тагын да якынрак җибәрде дә бер хәнҗәрен ташлады. Хәнҗәр бүренең әллә тамагына кадалды, әллә маңгаена тиде, җәнвар яман чинап тәгәрәп китте. Бериш бүреләр аңа ташландылар һәм ботарлый да башладылар Әйе, дала бүресенең үз кануннары, кан исен тойдылармы. атасы-анасы вә туганы да дип тормыйлар, ботарларга керешәләр. Берничә бүре ян-якка чыкты, атның башына сикермәкчеләр. Сөмбелгә тагын ике хәнҗәрен ташларга туры килде, һәр хәнҗәр үз корбанын тапты. Ат мескен үзе дә курыккан иде. ниндидер инешне сикереп чыкты, Сөмбел чак кына һавада эленеп калмады, аяклары өзәңгедә булмаса, иярдән очып каласы иде. Ул куркудан ике куллап ияр башына ябышiы һәм атын тыя төште. Бүреләр нигәдер инеш аша сикермәделәр, кал-дылар Бүреләрдән тәмам котылуына инанганнан соң. Сөмбел тезгенен I артты һәм. төшеп, атының башыннан кочты да үксеп җылап җибәрде. Атның йөрәге дөп-дөп кага, аяклары калтырана иде. Сөмбел атның тезгененнән алды да сак атлап кигте. Атны тик тотарга ярамый, мескен хайван хәрәкәт итмәсә. ятып җан тәслим кылуы ихтимал. Шунда ул алда үзенә таба чабып килүче азатларны күрде. Үзе дә сизмәстән атына атланды, ләкин бичара ат акрын гына тезләнде ятарга әзерләнде. Сөмбел чак кына иярдән төшеп өлгерде —ат ятты, аякларын тырпайтып, көзән җыергандай тартыша башлады. Сөмбел атның башын кочты һәм янә үксеп-үксеп еларга тотынды. Ат үлеме аның бөтен уй-хисен, теләген вә максатын юып аткан иде. Ул арада үзенә таба килүчеләрнең ат тояклары тавышы аермачык ишетелде. Кыз торды, бер хәнҗәрен кулына алды, букчасындагы йолдызсыман итеп ясалган, дошманның йөзенә ташлый торган коралын барлады.
— Син кем? — дип кычкырды алдан килгән багучы аңа җитәр- җигмәс.
Сөмбел якташын сөйләм моңыннан ук таныды.
Мин Сөмбел, Сөмбел. Бачман баһадирның кызы! дип кычкырганын сизми дә калды.
Багучылар аның янына чатырын килделәр, килер җайдан атларыннан сикереп төштеләр һәм Сөмбел янына җыелдылар
Атын яндырдың мыни, балакай?
Яндырдым, менбаш Хәсән, яндырдым, -диде Сөмбел елый- елый Агам, атам кая? Мине тиз аның янына илтегез, менбаш Хәсән Меңбаш үзе белән килгән азатларның берсенә атын бирергә кушты. Сөмбелгә атка менәргә булышты, һәм алар Бачман баһадир хәрәкәт иткән гаскәргә габа чаптылар.
Гаскәргә җигорәк аларны янә бериш азатлар каршы алды, менбаш Хәсән белән җилле генә килүче Сөмбелне таныдылар да. сорап-нитеп тормыйча, аларга иярделәр Атасы, гадәттәгечә, алдан -җансакчылары белән килә иде, Сөмбел агасы янына җитте дә сикереп аттан төште һәм агасының күкрәгенә капланды.
Әтием, җаным, әтием .
Йә. йә. Сөмбел, тынычлан. Ни булды, син кайдан"’ Кияүләр кайтты, син юк. Мин ыстанга һөҗүм итәм дип чыккан илем инде.
Әгисм. диде Сөмбел һәм атасының күзләренә карады Әтием. Сүбәдәй баһадир син монда юнәлгәнне белгәч, урама юл белән калага китте. Тиз генә гаскәрең бор. әтием, аның каланы алып куюы бар. Мин бу хакта Сүбәдәй баһадирның үз авызыннан ишеттем
Ишеттегезме, жансакчыларым? диде Бачман баһадир. Тиз җигкерегез әмерем гомәнбашларга калага габа борылабыз
Бачман баһадирның җансакчылары килгән гаскәрбашларга баһадирның әмерен жут керергә таралдылар, Бачман исә атына а гланды һәм багучылар меңюашы Буран тайга дәште
Меңбаш. калага юнәл, күргән-белгән хәлләреңне җиткереп тор. Сак бул. Сүбәдәйнсп калага кергән булуы бар
Баш өсте, баһадир!
Ә без апаң коткарырга ашыгыйк. Сомбел. Әйдә, балам Тиз булыйк Апаң янында бары гик бер меңбаш калган иде. Сүбәдәй баһадир оч-дүрг томәггс белән калага ябырылды, анаң мен азат белән генә каланы саклый алмас. Кузгалдык!
25
уранбай багучылары калага җигәрәк Сүбәдәй яугирләренә туры килделәр Ике арада каты орыш башланды Ниһаять. Буранбай меңбаш яугирләрне гулганага алды, күбесе укка алсалар ла. тулганада калсалар да. магул яугйрләре бирешергә теләмәделәр, соңгы кешеләренә кадәр сугыштылар Буранбай меңбашка калган җидс-сигез яугирне аркан гашлап әсир игәргә туры килде Аркан ташлат иярләреннән суырып төшерелгән яугирләрнең ку гларын богаулап, менбаш Буранбай каршына китер к тар \и яктысы якты, һәр дошманның йөзенә багып була. Буранбай меңбаш әсир төрнең һәммәсенә дә карап чыкты, әйтерсең бер-бер танышын эзли иде Тик бу кешеләр аның өчен яг тар иле. һәммәсе дә җәйпәк кабак битлеләр. шыксызлар шикелле тоелды Мәгәр кайчан дошманның матур булганын күргәнен бар? Ил басарга килгән дошман матур вә күркәм була алмый Илбасарга карата булган нәфрәт аны сиңа әшәке игеп күрсәтә _
Кемнәр, кай гарафка юл тотасыз"’ дип сорады Буранбай ку г- лары артка каерылып бәйләнгән, барысыннан ла бер башка калкурак гәүдәле яут ирдән _
Күлкән углан кншектиннәрс без. менбаш. диде яугир
Сүбәдәй баһадир угланы Ку гкән яугир гәре. димәк Кай гарафка юл г о г а идегез сон’’ Аннары у г ган у те кайда ’ С езнен белән түгел и лемени
Ул ягып калды, меңбаш Моннан ерак түгел булса кирәк, ана ук гиде Исәп гүтелдер ул
Б
Буранбай азамат егетләренә җир астыннан булса да. исәнме, мәетенме табып. Күлкәнне китерергә боерды.
Тиз йөрегез, минем бу хакта баһадирга хәбәр итәсем бар! — диде.
Буранбай меңбашның берни егетләре далага таралдылар, мәет яткан төбәкләрдән Күлкәнне эзләргә керештеләр. Ул арада алар янына атасы белән Сөмбел килеп җитте.
Ни булды, меңбаш Буранбай?
— Сүбәдәй баһадирның Күлкән углан җитәкләгән яугирләренә тап булдык. Тулганага алып, орышырга туры килде, качарга иттеләр, беришен дөмектердек, менә боларын әсир иттек.
Ә Күлкән углан, Күлкән углан кайда! дип атыннан төште һәм Буранбай меңбаш янына килде Сөмбел.
Аңа ук тигән, диделәр, азатларым эзлиләр. Ятып калган.
Мин китәм,—диде Бачман баһадир. Угланның мәетен булса да алыгыз!
— Баш өсте, баһадир.
— Әгием. мин бередә калам. Минем Күлкәнне үз күзем белән күрәсем килә. Ул миңа... өйләнергә теләгән иде бит...
— Өйләнергә?!
— Соңыннан, әтием, соңыннан сөйләрмен. Бар. гаскәреңнән калма. Мин сине үзем эзләп табармын.
Буранбай меңбаш, кызымны сакла. Үзеңнән калдырма!
Яхшы, баһадир.
Буранбай меңбаш Сөмбел янына килде.
Хәерсез төн булды бу, Сөмбел. Сүбәдәй баһадирның калага юнәлүе чынлап хакмы?
— Хак тәгаләдер, меңбаш Буранбай. Бәлкем, ул андадыр да инде.
— Димәк, без аңа юнәлгәнбез, ул калага?..
Шулай булып чыга, меңбаш.
Хәйләкәр, хәйләкәр, баһадир., һы, күр әле ничек алдады. Инде хәзер боларны нишләтәбез, балакай? Мин багучы, минем аларны башыма бәла игеп йөретәсем килми. Бачман баһадир да бер сүз дә әйтмәде.
— Әйтте. Меңбаш Буранбай, әйтте, Күлкән углан шәһитме, исәнме, калдырмагыз, диде. Димәк, боларны да калдырмыйбыз, үзебез белән алабыз.
Ул арада Күлкән угланны табып китерделәр. Угланның иңбашына ук кадалган, ул аңын җуйган, ыңгыраша, су сорый. Буранбай меңбаш табиб артыннан җибәрде, ә угланны, чүпрәк җәеп, җиргә салдылар. Сөмбел аның янына тезләнде, маңгаена кулын куйды. Маңгае салкын иде Күлкәйнең.
Аның җан тәслим кылуы бар. меңбаш.
— Нишләмәк кирәк, балакай, орыш кырында үлем казык башыннан йөрми, алар минем дә дүрт азатымның башына җиттеләр, әнә күрәсеңме, ишләре кабер казып яталар?
Яугирләрне кем җирләр?
Без, без, балакай. Башта үзебезнекеләрне күмәрләр, аннары ма- гул яугирләрен.
Сөмбел Күлкән угланның кулын тотып карады, салкын булуын тоеп, битен битенә куйды. Ләкин Күлкәйнең бите дә боз кебек иде. Ул уч төбен угланның авызына куйды һәм келт итеп, күптән түгел генә авызына яулык 1ыгуы күз алдына килде, тәне калтырап китте, торып басты.
— Угын кем алды?
Мин,—диде бер азат алгарак чыгып.
Агулымы ук?
Юк, Сөмбел, агусыз иде. Укның иясе мин
Сөмбел меңбаш Буранбайдан кайнаткан кымыз серкәсе сорап алды һәм аны кулъяулыгына агызып, угланның ярасына каплады. Ул арада
табиб килеп җитте, беркемгә игътибар итми яралыны карарга тотынды. Табиб букчасыннан нәрсәләрдер алды, Сөмбел куйган яулыкны алып. Күлкән кесәсенә тыкты һәм яраны сихерләргә тотынды Табиб ярага катырак кагылдымы, бу зәһәр дару белән көйдердеме, углан Күлкән ыңгырашып куйды, аякларын кузгатты.
— Ул терелерме, табиб?
Упкынга очкан кешеләрнең бик сирәге чыга ала, балакай. Мин кулымнан килгәнен эшләдем, инде Аллаһы тәгаләгә калдырам
Без аны алып китәргә тиешбез, табиб. Сез безнең белән барырсыз Мин баһадир Бачман кызы
Баш өсте, балакай. Мин сине таныдым, таныдым, Сөмбел, балакай. Яугирнс минем арбага салыгыз, диде табиб
Без китәбез. Сөмбел. Мин сиңа унбашым калдырам. Түләк унбаш син азатларың белән баһадир кызы Сөмбел карамагында каласың. Кара аны, сак йөрегез. Без калага киттек.
— Кала дошман кулында булса? диде Сөмбел
Дошман кулында булса, Сөмбел, үз калабызны үзебезт ә дошманнан азат итәргә туры килер.
Сөмбел атына атланды һәм икс тәгәрмәчле арба артыннан атлатып кына барды Аның күңеле гүя икегә ярылган иде Ул Күлкәннс кызганды да, шул ук вакытта нәфрәтләнде дә. Ни өчен ул монда килгән, кемне эзләгән? Сөмбел беренче тапкыр ир-ат затына карла күңелендә кызгану хисе уянуын тойды һәм үзалдына оялып куйды Шундук күз алдына хан оныгы Хансөяр, меңбаш Ташбай, ахирәте Айгөл килде. Алар кайда икән хәзер?..
26
үп тә үтми таң атты. Бачман баһадир түземсезлек белән кала тарафына карады. Менә-менә багучылары күренергә тиешләр иде. Әгәр дә мәгәр Сүбәдәй баһадир каланы кулына төшергән булса, баһадирга ыстан туктыйсы гына кала һәм шулай булды да, кояш чыкканда кала ягыннан килүче багучылары күренде. Күңелле хәбәр кигермиләр иде багучылары баһадирларына калага Сүбәдәй баһадир кергән иде инде. Гомер буена уң кулы булып йөргән меңбаш Буранбай килеп җитте, атыннан төште, баһадир алдына бер тезенә чүкте.
Баһадирым, өлгерә алмадык. Сүбәдәй безне алдады, дошман калада.
Бачман баһадир кала тарафына карап беравык тын торды Нә әйтә ала иде меңбашына? һични Шик юк. Сүбәдәй аны чынлап та алдады Ләкин ихласи сугышып түгел, орыш кырында көчләр сынап түгел Нишләмәк кирәк, хәрбиләр өчен дошманны алдау мактауга лаек лаземдер Хәерле булсын, орышның гадел вә гадел булмавын Аллаһы тәгалә хөкем итәр Син. Сүбәдәй. калада, мин далада, урыннарны алыштык, ләкин орыш барыбер булыр Күзгә-күз очрашмыйча булмас
Тор. меңбаш Шунда ыстан туктыйбыз Җансакчыларым, корыгыз чатырым. Киңәшик
Тиз генә баһадирга чатыр кордылар Бачман аксакалларын чагырына дәштерде, төмәнбашлар да, багучы меңбаш Буранбай да кереп утырдылар Аксакаллар арасында әле Сарбай хан Тын елгасы бу и тарында ук җәйләгән чакта түрдә утырган Тургай да бар иле Ошбу аксакал йөзләрчә орышларда катнашкан, күп тапкыр яралаш ан. 1әкин һәрчак сәламә! калган, ходай саклаган. Бачман баһадир тамак кырды, аксакалларга һәм төмәнбашларына булган хәлне аңлатып бирде
Баһадир Бачман, диде беренче булып Тургай карт Сүоәдәи баһадир безне алдады, гәпсез чанага утырт т ы Безнең аның ыстанына таба юнәлүебез ялгыш булды. Баһадир, мин сине кисәттем бугай бит.
7. «К У.» № 3
К
калаң ялгыз калдырма дип. кисәттем. Инде хәерле булсын, алга багыйк: нә кыла алабыз? Хак булса, бүген-иртәгә әмир Хаҗидан Җик Мәргән килеп җитәчәк. Мин сиңа, баһадирым, киңәш итәм: бүген үк калага ябырылмаска, сабыр итәргә Яшермим. Илһам ханга мин ачулы, кайнар баш Артык баһадиры Сүбәдәйдә әсир, ә тупчылары яңа чирканчык алдылар Орышмыйк Сүбәдәй белән, күчеп китик моннан.
Бачман баһадир кимсенү кебек хис тойды. Аксакалның, бик ихтимал, аны кимсетергә нияте дә булмагандыр, әмма барыбер шулайрак килеп чыкты Бик борын заманда кыпчак ханы Әюп Болгарга килеп, Ибраһим хан белән солых төзергә тели. Имеш. Болгар сәүдәгәрләре Азак аша Судакка йөриләр, тик аларны урыс юлбасарлары бик еш талыйлар, тынгысызлап торалар. Әюп хан Болгар сәүдәгәрләренең исән-имин йөрүләренә иман итә һәм шул хакта сөйләшә. Тик бер шарт куя: азмы- күпме арпа-бодай биреп торыр Болгар, ди. Болгар ханы Ибраһим кызы Күркә Владимир кенәзе Юрий Долгорукта кияүдә булганга ышанмый, Әюп ханны һәм аның ишләрен агуларга куша. Әюп ханны һәм янә аның җиде әмирен зиратка илтеп күмәләр, чөнки Әюп хан мөселман була Шуннан соң кыпчак кан-кардәшләр урыс кенәзләренә йөз тота башлый, хәтта Дәште Кыпчак тәхетендә утырган Янтак хан урыс кенәзе Андрей Боголюб белән Болгарга (1164) яу килә һәм бабасы Әюп хан өчен үч ала. Бүгенге көндә кыпчак ханнары Болгарга йөз тота, алардан ярдәм көтә. Тик Илһам хан моны аңлый микән? Бит Сарбай хан заманында ук инде Дәште Кыпчак Болгар белән иңгә-иң килеп яши башлады. Соңгы елларда болгарлар белән кыпчакларны аерып та булмый инде, чөнки телләре, диннәре һәм гореф-гадәтләренә кадәр бердер.
Бачман баһадир тамак кырды, һәм икенче аксакалга карады. Янәсе, әйдә, Габдулла карт, син дә үз фикерең җиткер.
— Әйе. орышмый булмас, баһадир. Минем әйтер сүзем шулдыр. Тик уйлашыйк әле башта, баһадир. Аллаһы тәгалә үзенең берәр бәндәсенә игелек теләсә. Ул аңа башкаларның да хаҗәтен йөкләр, ди Миңа шунысы мәгълүмдер, баһадирның угланы Ташбай сылу кызымыз Айгөлгә өйләнде Әнә шул ир бала баһадир Сүбәдәйнең угланыдыр. Ташбай биредә, әмма меллабыз Хакимҗан белән кызыңыз Сөмбел Сүбәдәй кулында тоIкынлыкта...
— Сөмбел качып кайтты, аксакал, Аллага шөкер.
— Ә меллабыз Хакимҗан?
Мелла Хакимҗан да күптән ыстанда инде.— диде төмәнбаш Ко-ләхмәт.
— Ә Артык баһадир?
— Артык баһадир алар белән китмәгән иде. Артык баһадир үзсүзлелеге аркасында магулларга барып каба — әсир итәләр. Аның хакында берәү дә белми, аксакал.
Минем әйтергә теләгән сүзем шулдыр, баһадир: угланы бездә икәнне Сүбәдәйгә җиткерергә кирәк. Ул каланы калдырсын, без аңа угланын бирербез.
Бачман баһадир ирен чите белән генә елмаеп, түбән карады. Чөнки бу чараны кылу һич мөмкин түгел иде. Ташбай — меңбаш, хан тупчысы. Аннары аның атасы бар — Артык.
— Аксакал, Ташбай углан бары тик бер атаны - Артыкны гына белә. Бу мөмкин хәл түгелдер. Аннары Сүбәдәй дә моңа бармас. Ә менә аның үзе белән алып килгән угланы Күлкән бүген безнең кулда. Угланны меңбашым Буранбай әсир итте.
Менә монысы һәйбәт булган. Менә шуны шарт итеп куярга кәрәк Сүбәдәй баһадирга. Үзем барам баһадир каршына, үзем!—диде әтәчләнә төшеп өченче аксакал Әхмәтбай.
— һэ, куандырдыгыз, куандырдыгыз, кардәшләрем, баһадирыгызны. Мәнем калада бикәм калды, ул бүген Сүбәдәй баһадир кулында. Таш яуса да, мин Сүбәдәй баһадир белән орышырмын Җик Мәргән килеп 98
җитсә дә, җитмәсә дә Иртәгә үк. иртәгә үк калага ябырылабыз. Йә калам азат итәм. йә изге юлда шәһит булам. Хәзергә исә киңәшегез өчен рәхмәт, аксакаллар. Ә сез. гөмәнбашларым. орышка хәзерләнегез, Җи- һад орышы, йә исән калабыз, йә шәһит булабыз
Аксакаллар, гомәнбашлар дәшми-тынмый гына чыгып киттеләр. Баһадир Бачман чатырында берүзе калды Җиз табактагы кавын телемнәренә кагылучы да булмады. Хәер, тамак кайгысы идеме халыкта. Кан коймый диярлек, көч түкми генә хәйләкәр Сүбәдәй каланы кулына төшерде. Ис китмәле хәл иде ич' Нә кылырга тиеш баһадир? Әллә соң багучысы Буранбайны Сүбәдәйгә илче итеп җибәреп карасынмы? Угланы Күлкән безнең кулда дип? Тик корыч вә бәдбәхет баһадир моңа барырмы'’ Батыр менбашы Буранбайны кылычтан уздырмасмы? Уйланырлык иде баһадир Бачманга. уйланырлык иде Аның әле беркайчан да бу кадәр уңайсыз хәлдә калганы юк иде Каласын һәм бикәсен уч төбендә диярлек Сүбәдәйгә тоттырды ләбаса! Акылга сыймастай хата кылды.
Бачман баһадир аягына басты, чатыр чүпрәген ачып карады. Калкурак урынга чатыр корылган иде. шул төбәккә җилле генә ниндидер җайдаклар килә
Бачман баһадир чатырдан чыкгы, тураеп басты һәм җайдакларны көтеп алды. Алдан килгән егетләрнең берсе баһадирга җитәр-җитмәс атыннан сикереп төште, бер тезенә төште.
— Нә булды?
Сүбәдәй баһадир калада, Акбикә Мәликәбезне әсир иткән, үзе сарайга урнашкан. Баһадир. Түләк унбаш кызыңыз Сөмбел белән киткән ис, алар табиб белән Сүбәдәй угланы яралы Күлкәннс дә алып киткәннәр ие, аларны магул яугирләре әсир ит кәннәр, алар да сарайдалар. Орышканда унбаш Түләк егетләре белән ятып калган, батыр тик табиб. Сөмбел, Күлкән генә исән калган. Сүбәдәй аларның барысын да сарайга алган, беркая да чыгармый, чөнки угланы Күлкән бик тә авыр хәлдә икән.
Ярый, бар, ял ит, диде баһадир Бачман һәм борылып чагырына керде.
Хәлләр торган саен начарлана иде. Сөмбелнең янәбаштан Сүбәдәй кулына эләгүе, корыч баһадирның сарайда яшәве баһадирның 1әмам кәефен бозды. Бачман баһадир һавага чыкты Кояш баеп килә, иртәгә көн гуар-тумас ул бөтен көче белән үз каласына я> йөрер һөҗүм шул хәтле дәһшәтле булыр, Сүбәдәй кая керергә белмәс Каланың кайсы капкалары сыеграк икәнен Бачман белә, ул анда бик 1из үтеп керер һәм Айдагы кырышны, суешны күз алдына да китерү мөмкин түгел иде Бит калага кимендә өч гөмән дошман кереп тулган, моның өегенә кала халкы...
А хыры бар

Реклама