Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨХӘММӘТ ГАЯЗ ИСХАКОВ


Урыс әдәбияты тәэсирендә буын ныгыткан талантлы реалист язучы М. Г. Исхаков 1878 елның 10 февралендә Казан губернасының Чистай өязе Яүширмә авылында туа. Атасы авыл имамы була. Малайны яшьли хәреф танырга өйрәтәләр: алтыда ул инде тотлыкмыйча Коръән укый. 1889 елда аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Өч елдан ул Казанга, Галләм хәзрәт мәдрәсәсенә күчеп килә. Мәдрәсәне тәмамлагач, Исхаков бер ел чамасы мөгаллимлек кыла, аннары Татар учителләр мәктәбенә укырга керә. Казанда Исхаковка китап җене кагыла: сентименталь романнар авторы, төрек язучысы Вәҗиһи әсәрләре белән мавыга; Җюль Верн романнарын кат-кат укый, шул дәвердә үк Лев Толстойның О. С. Лебедева тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителгән «Гаилә бәхете» белән таныша; урыс телен бу вакытта ул әле җитәрлек дәрәҗәдә белми. Казанда ул беренче мәртәбә театрга бара һәм Антроповның «Адашкан утлар»ын тамаша кыла.
1897 елда беренче әсәрен яза — «Тәгаллемдә сәгадәт»тә белем алуның бәхет китерүен гәүдәләндерә.
М. Г. Исхаков театр өчен дә яза. Аның беренче пьесасы «Өч хатын берлә тормыш» була. Әсәрне ул болай иҗат итә: Казанда спектакль кую уе белән янган публицист Заһид Шамил татар (учителләр) мәктәбе укучылары С. Максудов һәм М Г. Исхаковка пьеса язуны үтенеп мөрәҗәгать итә. Пьесасы өчен сюжетне Исхаков тормышта булган бер вакыйгадан ала.
Хатын-кызлар көнкүреше һәм рухи халәте белән Исхаков балачагыннан ук таныш. Анасының ахирәт тутакае аларга килгән саен ачы язмышыннан зарлана. Исхаковның анасы, остазбикә буларак, авылда ихтирам ителә, аның белән киңәш-табыш кылырга килгән хатын-кызлар бусагадан бер дә өзелеп тормый. Табын янында алар чәй эчә-эчә күңел бушатканда, самавыр артына поскан малай мыштым гына гәпләргә колак салып утыра.
Халык тормышына тоташып, М. Г. Исхаков халыкның сөйләм телен әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешә һәм «татар әдәби теленең атасы» дигән ат казана.
М. Г. Исхаков хикәяләрендә, романнарында һәм драмаларында татар гаиләсе һәм иҗтимагый тормышындагы кимчелекләрне камчылый, хатын-кыз хәлен, руханилар әһәмиятен һәм бүтән үткен мәсьәләләрне чагылдыра. Әсәрләрендә төп аһәң—җиңелчә яки әче көлү, мыскыл итү.
Мондый алым Исхаковның гәзит мәкаләләрендә аеруча ачык гәүдәләнә. Публицист буларак ул татарлар арасында беренче урынны тота. 1905—1906 елларда социаль рухлы «Таң», «Таң йолдызы» гәзитләрен нәшер итә. Әмма тиздән моның әҗәрен татырга туры килә—М. Г. Исхаков тормышында ирекле һәм ирексез каңгырап йөрүләр дәвере башлана. 1913 елның көзендә Архангельск сөргененнән кайтарылгач, ул Петербургта «Ил» гәзитенә нигез сала, анда инде ул кыю рәвештә халык ихтыяҗларын сүрәтли. Социалист халык мәнфәгатьләрен эзлекле яклаучыг әверелә.
Үзенең тануынча, ана урыс язучыларыннан Тургенев һәм Л. Толстой; чит илнекеләрдән—Кнут һамсун, Мопассан һәм О. Уйалд күбрәк йогынты ясый.