Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ШИГЪРИЯТЕННӘН


Казакъ халкынын мәшһүр шагыйре Мәгҗан Жомабаев 1893 нче елнын 26 нчы июнендә Акмулла төбәт енсн Булаев аймагында дөньяга юыә. Бик иртә укырга, изарга өйрәнеп, Кызылъяр каласының атаклы кешесе Мөхәммәтҗан Бегишев мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. 1910 нчы елда Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга килә.
1906 1916 нчы еллар эчендә бу югары уку йорты төрки халыкларга 950 ни ары белемле асыл ир-егетләр тәрбиялән бирә. Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан, Шәехзадә Бабич, Солтан Габәши, казакъ Мл жан Жомабаев, Үзбәк Ширмөхәммәтов, Сәлиев, адыгәнлс Керашов, Халъков, кыргыз Аралбаев кебек олуг затларнын исемнәре шушы мәдрәсәгә бәйле.
Аларны әдәбият белеменнән Галимжан Ибраһимов укыта.
Әдипмен 1911 нче ел,да язып тәмамлаган «Казакъ кызы» романыиын эншрафы иген тә шәкерте Мәгҗан Җомабаевнын шигъри юллары алынган:
Кин дала, күрәсем гуй, ана жаткан, Җебәктәй җәсел чүшә бизен җанкан. Аскар тау, балдай татлы сулары бар, Ана шул анам иде мине тапкан.
Шәкергепен зирәклегенә сокланган Галимҗан Ибраһимов ана: «Монда син алырдай белем тәмам, хәзер сина яна юл сайларга кирәк» дип, 1913 нче елны акынны Омбыз а укытучылар семинариясенә җибәр,».
1913 16 нче еллар Мәгжанззыц дөнья һәм урыс әдәбияты беләзз җенләнеп, изз юг ары нзизъри биеклеккә күтәрелгән е.влары. Азгын алдында яна бер галәм ачылгандай була. Гете, Толстой, Гейнс, Горьким, Верлен, Мережковский, Бальмонт, Брзосов, Блок, Сологуб менә анын ул елларда укыгазз һәм тәрҗемә изкән, теленнән тознермшән авторлары.
Мәзҗанззыц 1912 нче елда Казанда басылын чыккан «Чулпан» ншырьләр мәҗмугасы да 1'а.шмҗан Ибраһимов ярдәме белән мәйданга килә.
Октябрь фетнәсен йөзли ән, меңләт ән чордашлары кебек ул да канатланып каршы.зый. 5 г-ялкын эченә агыла. Алдануын ул 1929 нчы елда Мәскәүд.и е Бузырка төрмәсенә килен керү беләзз аңлый. Ун елза Каре.тияз ә сөрел.». 1935 нче елда М. Горькинз а хат язын, азат ителә. Ике ел Кызылъяр мәкт.збевздә урыс теле һәм әдәбияты укыта.
1937 елнын декабрендә яңадан кулз а алына һәм 1938 елда атын үтерелә.
Анын язмышы, остазы Галимҗан язмышы кебек, әнә шулай фаҗигале тәмам була.
Жомабаев.зар бер атадан, бер анадан җиде ир тузан, җиде кыз туган булалар.
Үзен генә түгел, «халык дошманы» тузаннары буларак алартзы да Сзализз палачлары аямаган...
Узз ан ел зззш ымрь-акыннын йөз еллыгы нде. Без бу санда анын иҗатыннан берничә үрзьж тәкъдим изәбез.

Мәгҗан Җомабаев
Ут
Көннән туган баламын,
Яндырамын, янамын,—
Көнгә генә багынам.
Үзем—көнмен, үзем—ут, Сүзем, кысык күзем ут,-— Үз-үземә табынам.
Җирдә ялгыз тәңре — ут.
Уттан башка тәңре юк.
Ялкын йомшак сөядер,
Сөйгән җирең—көядер,— Ялмап-сыйнап юмалар.
Очраганны ут кылыр,
Ут кабынып юк кылыр.
Аның аты—Ут булыр.
Мин дә утмын — кабынам.
Ут—син, Тәңрем,—табынам.
Адәм — күкнең ялкыны,
КыСЫр сулыш аркылы
Ялкын йоткандай тоям.
Гаиләм, өем, котыма,
Тиңсез тәңрем-утыма
Вакыт-вакыт май коям.
Май коямын — ут лачын
Күккә җәя колачын...
Көйде елан чорналып,
Көйде аждаһа ялманып —
Яндың, чыгар кем синнән?
Чынында мин үзем—ут.
Кысык кара күзем—ут.
Мин уттанмын, ут миннән.
Яндырамын, янамын,
Уттан туган баламын.
Караңгылык батканда,
Кояшы калыкканда
Көн утыннан туганмын.
Йөрәгемне, җанымны,
Иманым, вөҗданымны
Ялкын белән юганмын.
Йөрәгем, җаным да—ут, Иман, вөҗданым да—ут!
Ут яндырып туганга, Бугазымнан буганга
Караңгылык — дошманым.
Шул явызны юк итсәм,
Сукыр күзен ут итсәм
Үтим Тәңре кушканың:
Алып чыккан Алтайдан Балкайгача — Кытайдан —
Барган юлым ш^л булыр...
Көннән туган баламын,
Яндырамын, янамын.
Үзем — Кояш, Үзем—Ут.
Сүзем, кысык күзем—Ут.
Үз-үземә табынам.
Җирдә ялгыз Тәңре—ут.
Уттан башка Тәңре юк!
Балаиың кабер ташына
Кайгырмагыз бу сабыйны үлде, диеп, Тач кызыл гөл мизгел җитми сулды, диеп. Бәхете юк зарлы ата-ананың Янар-янмас шәм-чырагы сүнде, диеп.
Ис китәрлек: җирне ташлап киткәненә — Чын бәхеткә иртә барып җиткәненә,— Изге өең — җайлы җәннәт түреннән Урын алып, ата-анасын көткәненә.
Пәйгамбәр
Устремляя наши очи На бледнеющий Восток. Дети скорби, дети ночи.
Ждем, не придет ли наш Пророк
МЕРЕЖКОВСКИЙ
Көнбатышны караңгылык каплаган, Кояшы батып, яңа таңы атмаган. Көнне төнгә әйләндергән пәриләр Үз тәңресен табан илә таптаган.
Көнбатышны караңгылык каплаган, Ник бер йолдыз калсын күктә батмаган; Төн баласы, үз изгесен үтереп, Табанында изә-изә таптаган.
Конбатышны караңгылык каплаган, Бер җан да юк караңгыга эләкмәгән; Белүче юк иман нәрсә икәнен, «Корсак» дигән сүзне алар ятлаган.
Тон баласы. . Тон юлына тошкән ул,
Син сакау, дип, Муса телен кискән ул, Тәңресенең сөекле улы Гайсанең Тетрәнмичә уртлап канын эчкән ул.
Төи баласы төи киемен ябынган, Аллага, юк, газазилга табынган. Инҗил ягып, алтынга башын иеп, Гаделлек көтә корсактан-карыннан.
Төн баласы гомерең тәмам таң белән, Кабил углы авызланган кан белән.
Табынырга эре җанвар күрдисә, Саубуллашырга да әзер җан белән.
Юк, түгелми ярыннан ашса да су, Юк, үтерми сөюдән ташкан агу, Төн баласы, күтәреп түр өлгене, Күзеңне сал — көнбатыш ул кан агу.
Күзгә төртсәң күренмәслек кара төн, Иңрәүче кем, көлүче кем—әллә кем? Алай итәр, болай итәр дә китәр, Ул кем булыр? Төн баласы кара җен!
Кап-кара төн. Төн баласы иңридер.
Иңрәүченең берсе уннан бередер.
Сыгынды, сүрелде, тагын аһ итте, Кара төндә тагын нәрсә күрердер.
Кап-кара төн. Шагыйрь күзе моңлана.
Кап-кара төн. Кайгы, кан уйнап ала. Кайгы белән кара канга тончыгып Төн баласы авыр уйлар уйлана.
Заманында углы көннән һун* туган, Утлы һуннан утта уйнап мин туган. Йөземне һәм кысык кара күземне Туганда ук ялкын белән мии юган.
Бик кайгырма, сукыр чор, дип, килде зар.
Мин Көн улы, күземдә Кон нуры бар.
Мин киләмен, мин киләмен, мин киләм— Көннән туган, һуннан туган пәйгамбәр.
Сукыр чорны, күрмим димә, күзем, күр?! Көнчыгыштан таң беленә инде, күр.
Таң да туа, мин дә туам—пәйгамбәр, Көт син мине, «ләхәүләңне» укы бер?!
Көнчыгыштан таң беленә — мин киләм.
Күк күкрәде. Мин күкрәдем күк белән.
Җирнең йөзен караңгылык каплаган, Җир йөзенә нур бирәмен. Көн бирәм
Кап-кара төн. Хәсрәт тулы җир җыры,
Кап-кара төн. Иңрәп егълый төн улы.
Көнчыгышта ак алтын бер сызык бар:
Мин киләмен, мин—пәйгамбәр,— Кон улы.
Татарчага Мөдәррис ӘГЪЛӘМ күчерде.