ГАЯЗ ИСХАКЫЙ: Идел-Урал милли азатлык хәрәкәтенең бөек юлбашчысы


оннан йөз ел элек, 1878 елның 23 февралендә Идел-Урал төрек- татар халкының бөек язучысы, мәшһүр матбагачысы һәм сәяси юлбашчысы Гаяз Исхакый якты дөньяга күзләрен ачкан.
XIII гасырның беренче яртысыннан XV гасырның ахырына кадәр ике йөз илле ел буе Русияне хакимияте һәм идарәсе астында тоткан кодрәтле һәм мәдәни Алтын Урда дәүләте булган. Аның табигый һәм кануни варисы Казан ханлыгы, урысларның вәхши һөҗүмнәренә каршы тора алмыйча, 1552 елда җимерелгән, әмма һичбер вакыт бу буйсындыруга килешмәгән, шактый вакытлар баш күтәреп, бәйсезлеген кире кайтарырга тырышкан.
Гали АКЫШ (1918) — журналист. күренекле җәмәгать эшлек лесе. «Идел-Урал дәгъвасы һәм Совет империализмы» (Истанбул. 1963), «Идел-Уралда хоррият моҗадәләсе» (Истанбул. 1985) китаплары һәм алман, инглиз, татар, торек телләрендә басылган күп кенә мәкаләләр авторы, Ботендәнья татар лигасы рәисе, татар милли мәҗлесенең мактаулы әгъзасы Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яши.
XX Тәсдикъ итү—раслау.
М
Без, бәйсезлек көрәшчеләре, Гаяз Исхакый сызган милли азатлык хәрәкәте юлыннан ахырга кадар барырга сүз бирдек һәм аны милли азатлык хәрәкәтенең символы итеп кабул иттек. Шулай итеп, милли азатлык хәрәкәтенә яна кушылачак миллиятче яшьләребезгә Гаяз Исхакыйдан үрнәк һәм илһам алуларын теләп, һәм шул ук вакытта Төркиянең бөтен катламнарына аны таныту максаты белән бу мәкаләне язуны изге бер бурычыбыз дип беләбез.
Сөекле Идел-Урал өлкәсенең ачы язмышын күргән һәм бәгыре белән тойган Гаяз Исхакый, өзелеп яраткан төрек-татар халкын бәйсезлеккә, иркен тормышка һәм социаль бәхеткә ирештерү теләге һәм максаты белән гомерснен соңына кадәр көрәшергә карар бирг&н һйм моңа төгәл 60 ел гоме; н багышлаган. Алла биргән сәләтен һәм талантын милләт бәхете өчен көрәштә куллануы һәм бу бөек идеал хакына шәхси иреген, хәтта саулыгын да кызганмавы безнең күз алдыбызда булды. Мәрхүмне якыннан белүем һәм аның белән бергә эшләү бәхетенә ирешүем сәбәпле, аны объектив бер сурәттә күрсәтерлек һәм анын хакында фикер йөртерлек дәрәҗәдәмен дип ышанам. Чөнки 1938 елдан алып 1954 елга кадәр Г. Исхакый белән бергә эшләп, аның белән якыннан танышу, шәхесендәге тирәнлекләрне яхшырак аңлау, һәм, ниһаять, аның кушуы буенча, милли азатлык хәрәкәтебезне дәвам иттерү вазифасын үз өстемә алган елларда остазымның язмаларын анализларга форсат таптым.
Сөекле халкын иреккә, муллыкка һәм бәхеткә ирештерү максаты белән көрәшкә ташланган Г. Исхакый, 76 еллык гомеренең нәкъ 60 елын милли азатлык хәрәкәтенә багышлады, ягъни ул үзеннән соң 60 еллык көрәш тарихы калдырды. Югарыда телгә алганыбызча, Г. Исхакый турында фикер әйтү өчен аның белән таныш булу гына җитми, аның күп санлы әсәрләрен уку, әңгәмәләрен тыңлаган булу һәм мәкаләләрен өйрәнү шарт.
Г. Исхакыйның милли идеалы өчен көрәшендә түбәндәге өч сыйфаты мәйданга чыкты: әдиплеге, матбагачылыгы, сәяси юлбашчылыгы.
Хәзер аның шул өч сыйфатын аерым-аерым карыйк
аяз Исхакый әдип буларак 45 хикәя, роман һәм сәхнә әсәре белән Казан татарлары әдәбияты тарихының алтын чорын барлыкка китерүчеләрнең беренчеләреннән. Сәнгатьнең бер тармагы булган әдәбиятны Гаяз Исхакый үзе миллиятче идеализм фикеренә бәйләп карый, ягъни «фикер өчен сәнгать» принцибына хезмәт итә. Беренче әсәре «Тәгаллемдә сәгадәтмтә Г. Исхакый сөекле милләтен ислам дөньясының артта калуына сәбәп булган фанатизм кебек хаталы күренешләргә каршы көрәшкә чакыра Аның бөтен әсәрләрендә фикер хаким. XIX йөзнең икенче яртысында. Казан татарларының уяну дәвере башланганга, яшь әдипнең беренче әсәрләрендә ул дәвергә хас фикерләр өстенлек итә. 1905 елда тиран урыс патшалыгы Япония тарафыннан җиңелгәннән соң, бөтен Рәсәй буйлап яңа бер хәрәкәт башлана. Г. Исхакый да, ул заманда башланган милли хәрәкәт һәм революцион агымның тәхнре астында, әдәби әсәрләренә шул чорның уяну фикерен кертә. Бу вакытта 30 яшенә якынлашкан һәм урыс патшалыгына каршы актив көрәшкә күтәрелгән әдип. Идел-Урал төрек-татарларының шанлы үткәненнән илһам алып, әсәрләренә милләтенең киләчәге өчен кыюлык чыганагы булырлык фикерләр сеңдерә иде. Мондый куркусыз, кыю хәрәкәтләр патша хөкүмәтенең игътибарыннан читтә кала алмый иде: әдип, берничә мәртәбә кулга алынып, төрмәгә ябыла, төньякка сөргенгә да сөрелә. Әмма идеалыннан чигенү һичбер вакыт хәтта уена да кереп карамаган яшь язучы куркып калмый, төрмәдә дә әдәби әсәрләр язуын дәвам итә Мәсәлән, «Зиндан» исемле әсәрендә, тоткын хәятенең тыштан күренгәнчә һич кенә дә начар түгеллеге, киресенчә, иң камил сәяси мәктәп булуы хакында кистереп әйтә «Зөләйха» исемле әсәрендә исә, Исхакый көчләп чукындырылган бер мөселман гаиләсенең фаҗигасе турында сөйли һәм шул гаиләнең иске диненә кире кайту өчен көрәшен сурәтли. Г. Исхакыйның революционерлык чоры 1918 елга кадәр генә дәвам итсә дә, ул аннан соң да социаль хокукны һәм демократик социализмны яклаучы булып калды. 1918 елда кызыллар Идел-Урал өлкәсен хәрби көч белән басып алып, анда коммунистлар режимын урнаштыра башлагач. Г Исхакый инде коммунистлар партиясе эзәрлекләвенә дучар була һәм, ниһаять, Ватанын калдырып китәргә мәҗбүр ителә. Мөһаҗирлск хәятендә Исхакый армый-талмый әдәби эшчәнлеген дәвам итте. Бу чорда яз1ан иң зур әдәби әсәрләреннән берсе «Дулкын эчендә» драмасы Монда Г. Исхакый үзенең самими һәм тирән уйлы бер төркиче булуын ачык итеп уртага куя Бу әсәреннән кала тагын «Өйгә таба» романында да төрки берлек фикерен алга сөрергә тырыша. 1922 елда татарча язылган бу роман ике тапкыр Төркня төрекчәсенә тәрҗемә
Г
ителгән. «Җан Баевич» исемле комедиясендә исә, әдип европалашырга тырышкан надан бер сәүдәгәрнең көлке язмышын укучы һәм тамашачы хөкеменә тапшыра. «Утыз еллыгым» исемле әсәре белән әдип, әдәби эшчәнлегенең утыз елын хатирәләр шәкелендә укучыларына тәкъдим итәргә теләгән.XXI
Икенче бөтендөнья сугышы бөтен әсир төркиләрнең милли идеалының җимерелүе һәм өметләренең киселүе белән тәмамланганга, язучы Г. Исхакыйга мөһаҗнрлектә булган милләттәшләрен өмет уты белән яктырту вазифасы төшә. «Олуг Мөхәммәт» исемле тарихи драмасында Г. Исхакый, милләтенең дан- шөһрәт тулы үткәнен җанландыра һәм киләчәге хакындагы өметләрен үзенә генә хас ышандыргыч ысул белән сеңдерә. Иң соңгы тәрҗемә әсәре — «Казан тарихы» басылмаган. Кыскасы, Исхакыйның бөтен әдәби әсәрләрендә әхлак, игелек, хөррияткә мәхәббәт белән бергә, урта хәлле һәм бай сыйныфның кимчелекләрен тәнкыйтьләгәндә дә, үзенә тартып торучы зирәклек һәм үткен акыл өстенлек итә.
аяз Исхакыйның әдәби эшчәнлеге хакында белгеч сүзен әйтүне әдәбиятчыларга калдырып, аның матбагачы һәм сәяси юлбашчы сыйфатларын карыйк. Бу фикеребезне төгәлләп, тагын шуны гына әйтәбез: хөррият сөюче буларак, аны бөек төрек шагыйре һәм әдибе Нәмикъ Кәмалга, әхлакчы буларак, француз язучысы Бальзакка, реалист буларак, тагын бер француз язучысы Эмиль Золяга охшата алабыз Ватаныбызны басып алган урыс империалистлары һәм аларның фикердәшләре 45 әдәби әсәр биргән Г. Исхакыйны яшь буыннан яшереп тота. Аның әсәрләре коммунизм идеологиясенә һәм Совет режимына каршы дошманлык рухында язылган дип тәкърарлана. Чынлыкта исә, Г. Исхакый бөтен әсәрләрендә халык бәхете өчен көрәш максатын күздә тота. Урыс империалистлары һәм аларның куштаннары, урыс өстенлегенә хезмәт итмәгән һәр әдәби әсәрне үз режимнарына каршы дип кабул итә. Мюнхендагы «Азатлык» радиосы менә инде дистә еллар буе Г. Исхакыйның шактый әсәрләрен татар телендә пропагандалый, ватандагы яшь буынны аның әсәрләреннән мәхрүм итмәүне үзенең бурычы дип саный. Бу өлкәдә татар-башкорт редакциясенең бөтен хезмәткәрләре, үзләренә төшкән бурычны үтәп һәм бу изге вазифаны чын күңелдән башкарып, милли көрәш рухын сүндермичә дәвам иттерәләр. Г. Исхакыйны сәяси язучы яки матбагачы буларак анализлаганда, анын 55 еллык матбугатчылык эшен һәм бу озак вакыт аралыгы эчендә ул тугрылыклы калган төп принципларны монда искә алу урынлы булыр дип саныйм. Аның иң бөек төп максаты -халыкчылык. Авыл имамының улы булган Гаяз Исхакый һәрчак халык арасында кайнаган, соңгы сулышына кадәр халык өчен яшәп, халык белән бергә булу теләген үзенә максат итеп алган Халыкчылык принцибының иң әһәмиятле ягы — социаль хокук. Г. Исхакый бер яктан патша хакимияте идарәчеләренең, икенче яктан, кайбер байларның халыкка карата эшләнгән хаксызлык- ларын бетерү юлында көрәште һәм бу изге көрәштә күп төрле каршылыкларга очрады. Сәяси язучы яки гәзитче буларак Исхакыйның икенче төп принцибы— ялкынлы миллиятчелек. Анын өченче төп принцибы исә — оптимизм. Югарыда әйткәнебезчә, Г. Исхакый өмет хәрабәләре өстендә яңа бәхетле тормыш төзү эшенә бирелгәнлек, осталык күрсәтә алучы бер рух рәссамы иде. Менә шул өметне югалтмау үзенчәлеге Г. Исхакыйның иң өстен ягы да инде.
Г Исхакый гәзитчелек эшен 1900 елда 22 яшендә башлый. XX гасыр кергәндә милли уяныш үз нәтиҗәләрен күрсәтә башлаган, әмма патша хөкүмәте татар-башкортларга әле милли матбугат чыгарырга рөхсәт бирми. Әмма төркиче фикер иясе кырымлы Исмәгыйль Гаспралының «Тәрҗеман» гәзите бу вакытта бөтен Русия төркиләренә милли рух иңдерергә тырыша. Гаспралы, патша жандармериясе шиген уятмас өчен саклык күрсәтергә мәҗбүр булганга, Г. Исхакый мондый астыртын матбугатны җитәрлек түгел дип таба һәм рухындагы халыкчылык, социаль хокук һәм миллиятчелек принципларыннан илһам алып, «Тәрәкъкый» исемле яшерен гәзит чыгара башлый. Бераздан социаль хокукның татар халкы арасында урнашуын таләп иткән радикаль характердагы бу гәзнтне патша хөкүмәте яптырса да, Исхакый өметсезлеккә бирелми, 1902 елда «Хөррият» исемле тагын да радикальрәк характердагы, социаль хокук дәгъва итүче яшерен бер журнал чыгара башлый. Мөхәррир бу журналда, изү астында иңрәгән, социаль һәм дини яктан хокуксызлыкка дучар булган сөекле милләтенә хөррият кояшының туачагын хәбәр итә. Нәкъ менә 1904 елда кечкенә бер сылтау белән Русия белән Япония арасында сугыш кабынып китә һәм бөтен дөньяны хәйран калдырган бер вакыйга була. Ул чорда Бөек дәүләтләр сафында
XXI Бу кулъязма әсәре, кызганыч ки, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында кайбер кәгазьләре белән бергә югалган.
154 •
Г
урын тоткан Русия императорлыгы яңа гына күтәрелә башлаган Япониядән җиңелә Г Исхакый 1942 елның 13 февралендә Истанбулда «Төрки мәдәният берлеге» исемле җәмгыятьтә сөйләгән бер лекциясендә бөек Руснянең кечкенә бер Япониягә җиңелү вакыйгасы турында болай ди: «Азияле японнарның урысларны ачы җиңелү!ә китерүе, үзләренең дөньяны идарә итү өчен яратылганлыкларына инанган колонизатор аурупалыларнын һәм христиан дине белән Аурупа мәдәниятен Көнчыгыш милләтләре арасына җәелдерү өчен Аллаһы тарафыннан сайланганлыкларына иман китергән империалист урысларның акылын алды.» Г. Ис- хакыйның моннан ярты гасыр элек сөйләгән бу сүзләре бүген дә актуальлеген югалтмаган. Чөнки көнчыгыш дөньясы бүген дә, бер яктан, христианлык акылы, икенче яктан, Совет империалистлары пропагандасы тәэсире астында, Кытайның дөнья тынычлыгы өчен зур куркыныч тудыруына ышана. Югыйсә, чынлыкта Русня үзе дөнья тынычлыгы һәм иминлеге өчен иң зур куркыныч тудыручы булуында дәвам итә.
1905 елда Русия Япония тарафыннан җиңелгәннән сон, коллыкта яшәгән милләтләр арасында иң мәдәни саналган фнннәр һәм полякларның кораллы баш күтәрү юлы белән сәяси һәм социаль хокукларын яулап алырга тырышулары күренә. Бу вакытларда бөтен Русия төркиләре һәм, шул исәптән, татарлар да милли мәгариф, матбугат, театр, әдәбият һәм сәяси оешмалар мәйданга кигерүдә күптән омтылган кайбер хокукларын яулый башлый. Милли матбугатка рөхсәт бирелгәнне күргән Г. Исхакый, бөтен барлыгы белән «Таң» һәм соңыннан «Таң йолдызы» исемендәге гәзит чыгара башлый. Алар, эчтәлекләрендә халыкчылык, миллиятчелек һәм революционерлык рухы ачык билгеле булмаган- лыктан, басылуларын дәвам итә алсалар да, жандармерия Г. Исхакыйнын революционерлыгыннан курка һәм аны кулга ала, аннары гәзитләрен дә туктата. 1906 елда кулга алынган Г Исхакый дусларына «Тавыш» гәзнтен чыгару турында күрсәтмә бирә, әмма «Тавыш»нын да Исхакый эше булуын белеп алган хакимият, татар халкын хакимнәргә каршы күтәрүеннән курыкканга, аны Идел-Урал өлкәсеннән ераклаштыра, ягъни гәзитнең чынлыктагы баш редакторын ерак төньякка Архангельск шәһәренә сөрә. Ташкын йөрәкле революционер Гаяз Исхакый сөргендә бер елдан артык калмый, дуслары ярдәме белән сөргеннән качып, чагыштырмача хор булган Финляндиядә бераз сулыш ала. Аннан форсат табып, Истанбулга килә һәм мәсләктәш матбагачылар белән бәйләнешкә керә.
Г. Исхакый Истанбулда яшәгән дүрт ай эчендә, 1908 елда игълан ителгән Икенче конституциядән соң Төркнядә мәйданга килгән азатлык хәрәкәтенең юлбашчылары белән берлектә бер журнал чыгарырга омтылса да, нәтиҗәсе күренмәгәнгә, 1909 елның башында ялган паспорт белән ватанына кире кайта һәм гәзитчелек эше белән шөгыльләнә башлый. Петербургта яңа бер журналда эш алып барган вакытта, урыс жандармериясенең яшерен агенты булган бер язучы белән бәрелешкәннән соң, кулга алына һәм яңадан элеккеге сөрген урыны булган Архангельскнга җибәрелә. Исхакый Төньяк боз диңгезеннән 40 км гына ераклыктагы Мезсн поселогында сөрген җәзасын үткәргәндә 1913 елда Романовлар нәселенең тәхеткә утыруына 300 ел тулу мөнәсәбәте белән амнистия игълан ителә. Г. Исхакый да туган авылы Яушнрмәгә кайта, соңыннан татарларның мәдәният һәм сәясәт мәркәзе Казанга килә Татар яшьләре анын кайтуы хөрмәтенә театрда әсәрләрен сәхнәгә куярга хәзерләнә. Әмма жандармерия революционер Г. Исхакыйнын Казанга килүен тыеп, аны кулга алу чараларын күрә. Казандагы татар театрында куелган үз әсәрен тамаша кылганнан сон, Исхакый яшь миллиятче татар зыялылары ярдәмендә чорма аша качып китеп, ул заманның яшь язучысы Ф Әмирхан фатирында яшеренә һәм кулга алынудан котылып кала. Г. Исхакый, Казанда калуның куркыныч икәнен белгәнгә, Уфага китә Монда да жандармнар эзәрлекләвенә дучар булгач, Петербургка юнәлә. Монда ул янәдән гәзит чыгару эшенә керешә. 6 7 еллык әсир, сөргенче һәм качак хәятеннән соң да кыю рәвештә гәзит чыгара башлаган Гаяз Исхакый турында Идел буе төрск-татарларынын боек милли шагыйре Габдулла Тукай «Мөхәрриргә» исемле шигырен язды. Бу гүзәл шигыре белән Тукан 6 еллык аерылу хәсрәтен һәм язучының матбугат хәятенә кире кайтуы белән бәйле чиксез шатлыгын белдерде Бу шигырен язганнан соң 2 ай үткәч, Тукай вафат булды Әнә шулай бөек шагыйрь белән боек язучы шәхсән танышу мөмкинлегеннән мәхрүм калдылар. Бераздан Г. Исхакыйнын яңа гәзитснә дә ябылу куркынычы яный Әмма көрәшче бернинди авырлыкларг а да бирешмичә, «Ил» исемле бер гәзит чыгарырга тотына.
Патша Русиясе заманында мөселманнардан бары тик Идел буе һәм Кырым татарлары гына мәҗбүри хәрби хезмәткә алына иде. 1914 елда Беренче дөнья
сугышының башлануы белән, хөкүмәт авыр хезмәтләрдә куллану өчен Төр- кестандагы кардәшләребезне дә тоташтан мобилизацияләп, сугышка җибәрә башлый. Әмма тәртипсез һәм кешелеклелектән мәхрүм шартларда яшәү авырлыгында калган төркестанлылар баш күтәрә һәм бу хәрәкәт хөкүмәт тарафыннан канлы рәвештә бастырыла. Патша хакимиятенең мондый кешелексезлеге Русня мөселманнары арасында тискәре реакция тудыра. Г. Исхакый «Ил» гәзитс битләрендә, Дәүләт Думасында игълан ителгән протест белдерүен тиз арада бастырып чыт ара. Патша хөкүмәте бу протестның киң таралуыннан курыкканга, сугыш вакытында игълан ителгән хокуктан файдаланып, гәзитне яптыра. Ару-талуның, куркуның һәм өмстсезлеккә төшүнең ни икәнен дә белмәгән Исхакый, бу юлы «Сүз» исемендә яңа гәзит чыгара башлый. Тора-бара зурая барган Төркестан баш күтәрү хәрәкәте һәм залим урыс патшалыгы чиновниклары кулланган кырыс чаралар турындагы хәбәрләр «Сүз» гәзитендә дә шунда ук басыла. Бу үзәк өзгеч хәбәрләр бөтен Русня төркиләрендә патшага каршы нәфрәтне тагын да көчәйтә. Ниһаять, патша хөкүмәтенең бу вәхшилеген анализлау өчен бер тикшерү комиссиясе төзелә. Бу комиссиягә Исхакыйның «Сүз» гәзнте редакциясеннән дә бер кеше катнаша. Шулай итеп, патша хөкүмәтенең вәхшилеге турындагы хәбәрләр «Сүз»дә бер дә киметелмичә басыла һәм моннан соң аны укучылар саны да кинәт артып китә. Әмма гәзитнең киң күләмдә таралуы һәм шулай итеп, Исхакый шөһрәтенең бөтен Русня төркиләре арасында таралуы урыс гаскәрләренең төньяк фронты әмерчесе генерал Куропаткиниың игътибарын җәлеп итә. Гәзит ябыла. Моннан соң Г. Исхакый патша хөкүмәте дошманнарының бер юлбашчысы итеп кабул ителгәнгә күрә, инде аны Мәскәүдә яшәү мөмкинлегеннән дә мәхрүм итәләр.
1914 елда башланган Беренче дөнья сугышына Русня Айя-Суфия мәчетенә тәре кую, Истанбулны, диңгез бугазларын кулга төшерү хыялы белән керә. Тик 1914 елда алманнарга каршы Танненберг сугышында урыс гаскәрләре, 1915 елда Чанаккалада каһарман төрек гаскәрләренә каршы сугышта инглиз һәм француз гаскәрләре дә җиңелүгә дучар була. Хыяллары чәлпәрәмә килгәнен күргән Антанта дәүләтләре, инглиз һәм француз колонияләрендәге урыс патшалыгы хакимияте астындагы милләтләрнең таләпләренә буйсынырга мәҗбүр була.
Патша Русиясе җиңелә. Ягъни 1917 елның февраль аенда Русиядә демократик революция була. Бу уңайлы форсаттан файдаланырга кирәклеген белгән Исхакый һәм аның иптәшләре эшкә керешә — Мәскәүдә «Ил» гәзитсн яңадан чыгара башлый. Бу уңайлы вакыйгадан файдаланып, 1917 елның май аенда Мәскәүдә гомум Русня мөселманнарының Беренче Корылтае җыела. Г. Исхакый Корылтай президиумына сайлана. Аның «Ил» гәзите гомум Русня мөселманнарының беренче корылтае матбугат органы була. Кыскасы, Исхакыйның «Ил»е төрек-татарларның милли мохтарият игълан итүләрендә әһәмиятле роль уйный, соңыннан Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе белән Милли Идарәнең дә матбугат органы буларак тарихка керә.
Г. Исхакый 1918 елның башларында Мәскәүгә килеп, «Ил» гәзитсн Казанга күчерү эше белән шөгыльләнгәндә, большевиклар Мәскәүдә ныгый һәм «Ил»не конфискацияләп, анда төрек коммунистлары юлбашчысы Мостафа Сөбһн җитәкчелегендә төрекчә «Дөнья» исемле бер гәзит чыгара башлый. Г. Исхакый революция дошманы рәвешендә хөкемгә тартылырга тиеш булса да, Мәскәүдәы качып китә ала.
Качак Г. Исхакый 1919 елда Себернең Кызылҗар шәһәрендә дуслары Фуат Туктар һәм Гомәр Терегулов белән берлектә «Маяк» исемле бер гәзит чьи арырга керешә. Гражданнар сугышы бөтен мәмләкәт буйлап җәелгәнгә, ул гәзитнең бары тик 30 саны гына дөнья күрә. Шулай итеп Г. Исхакыйның горбәт хәяте башланды. Ул 1919 елның ахырларында Ерак Көнчыгыш юлы белән башта Аурупага, соңыннан Төркиягә китә. Төркнядә 1925 елдан 1927 елга кадәр «Төрек йорты» журналына мәкаләләр язу белән шөгыльләнә.
Гаяз Исхакый 1927 елда Төркиядән китеп, Берлин һәм Варшавада яшәде. 1928 елдан 1939 елның ахырына кадәр 11 ел буе «Милли юл» журналын чыгарды. «Милли юл» журналы Идел-Урал төрек-татарларының 11 томлык милли көрәш тарихы һәм милли энциклопедиясе буларак урын алды. Бүген барлык галимнәр бу журналны мөһим тарихи чыганак итеп куллана һәм киләчәктә дә шулай кулланачак.
Г Исхакый 1933 елда Ерак Көнчыгыш илләреннән Кытай, Япония һәм Кореядә төрек-татарлар яшәгән төбәкләрне карап йөрде, соңыннан аларны бер үзәккә бәйләде һәм 1935 елда Маньчжуриянең Мукден шәһәрендә атналык «Милли байрак» гәзитсн нәшер итә башлады. Бу басма Рокыя Мохәммәдншнең
баш мөхәррирлегендә 1945 елга кадәр өзлексез чыгуын дәвам итеп, мөһаҗнрлек- тә яшәгән татар яшьләрен милли рухта тәрбияләү эшенә зур өлеш кертге. Бу юлларны язучы да, «Милли юл» журналы белән «Милли байрак» гәзитеннән илһам һәм үрнәк алып, милли азатлык хәрәкәтенә хезмәт итәргә ашыкты.
Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләре Г. Исхакый язмышында да тирән эз калдырды. 1945 1952 елларда Истанбулдан аерылмаган Исхакый, журналист сыйфатында файдалы бер хезмәт таба алмаганга, әдәби эшчәнлек белән чикләнергә мәҗбүр булды.
~ 1953 елда Көнбатыш Германиянең Мюнхен шәһәренә китеп, анда «Милли байрак» исемле өч айлык бер журнал чыгара башласа да, каһәр төшкән рак авыруы җанын һәм тәнен кимергәнгә күрә, кире Торкиягә кайтырга мәҗбүр булды. Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Анкарада яшәгән кызы—хөрмәтле профессор Сәгадәт Чагатайның өендә вафат булды. Гәүдәсе Истанбулга китерелеп, 24 июльдә Әдернәкапы зиратына җирләнде.
Мәрхүм 76 еллык гомеренен 55 елын матбагачы буларак үткәрде һәм шуңа күрә Идел-Урал татар матбугатының атасы дигән исемне алырга лаеклы иде. Ул «Тәрәкъкый», «Хөррият», «Таң», «Таң йолдызы», «Тавыш», «Ил», «Сүз», «Ил сүзе», «Маяк» һәм «Милли байрак» гәзитләрс белән «Милли байрак» журналларының баш мөхәррире, оештыручысы була. Совет матбугаты озак еллар буе халык дошманы итеп яшь буынга танытырга маташса да, татар-башкорт халкының зур күпчелеге аның сансыз хезмәтләренә зур бәя бирә. Бер гади кеше башкара алмаслык эшләрне авыр шартларда тормышка ашыру бары тнк Исхакый кебек бөек затларга гына хас. Бу чынбарлыкны бөтен төрск-татар халкы акларга һәм аннан үрнәк алырга тиеш.
Кайбер кешеләр юлбашчы булып туа. Инглиз фәлсәфәчесе Кэлнл әйтүенчә, милләтләрнең тарихы ул милләт юлбашчыларының тәрҗемәи хәлеңнән гыйбарәт. Гаяз Исхакый менә шундый кешеләрнең берсе иде
Казан губернасының Чистай өязе Яүшнрмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән Гаяз Исхакый башлангыч белемен туган авылында ала, соңыннан Чистай һәм Казан мәдрәсәләрендә, учительская школада укый Шулариы тәмамлагач, туган авылына имам итеп билгеләнә. Әле башлангыч мәктәп елларында ук сәләте сизелеп торгаи Г. Исхакый гади бер авыл имамы гына булып кала алмый иде. Учительская школада укыганда ук «Шәкертлек» дигән бер яшерен оешма төзеп, ул яхшы оештыручы булачагын исбат итә. Соңыннан, әдиплек һәм матбагачылык эшләре белән беррәгтән сәяси эшләргә дә актив катнашырга керешә. Уку елларында төзегән «Шәксртлек»не үстереп, аның программасын тагын да киңәйтеп, «Хөррият» исемле сәяси бер оешма мәйданга кгперә һәм патша хөкүмәтенә каршы актив көрәш алып бара башлый. Япониядән җиңелгән Руснядә патша идарәсенә каршы хәрәкәтләр көчәйгәч, Икенче Николай хөррият манифестын игълан итәргә мәҗбүр була. 1905 елның 30 октябрендә Руснядә беренче конституция кабул нтелә 1906 елда шуңа таянып, Русня тарихында беренче тапкыр парламент Дәүләт думасы барлыкка килә. Русня мен еллык тарихында беренче мәртәбә конституцион идарәне кабул итә. Дума сайлауларына кадәр үк Руснядә башта яшерен, соңыннан ачыктан-ачык бер шәкелдә сәяси партияләр төзелә. Югарыда әйтеп үткәнебезчә, Гаяз Исхакый да «Шәкертлек» исемле яшерен оешмасын киңәйтеп, программасын хәзерләп, «Хөррият» исемле бер сәяси оешма мәйданга китерә. Думага сайлаулар башлангач, Г. Исхакый якын дуслары татар дин галиме, Оренбурда чыга торган «Вакыт» гәзитс мөхәррире Риза Фәхретдин углы Габдрахман, адвокат Фуаг Туктаров, адвокат Шакир Мөхәммәдьяр һәм химик Мәхмүт Алмай белән берлектә «Хөррият» оешмасын тагын да киңәйтеп, социализм рухында «Танчы» нссмле бер партия дә оештыра. Урыс революцион социалистлар партиясенең татар җирлегенә туры килгән статьяларын «Хөррият» партиясе программасына өстәгән мөстәкыйль татар социалистлар партиясе «Таңчылар» хәленә килә Исхакый җитәкчелегендә төзелгән «Таңчылар» партиясе чынлыкта социалистлар партиясе була Ләкин бу партия Карл Марксның интернационализмын. сыйнфый көрәш принципларын һәм террорны кискен бер рәвештә кире кага. «Таңчылар» партиясенең нигезе һәм топ максаты, социаль, экономик һәм сәяси яктан изелгән торек-татар халкының хокукын даулау һәм социаль мәнфәгатьләрен яклаудан гыйбарәт иде Фин һәм поляк социалист партияләре Руснядән аерылып, мөстәкыйль дәүләтләп төзү максатына омтыла, ә Исхакыйның «Таңчылар» партиясе Руснядә җөмһүрият төзү һәм ул җөмһүрият эчендә татарларга һәм гомумән бөтен Русня мөселманнарына урыслар белән тигез хокук яулау өчен көрәшкә баса Татар халкы арасында «Таңчылар» партиясе зур дәрәҗә казана, чөнки ул социаль, экономик
һәм сәяси таләпләре белән халыкны рухи һәм матди яктан алга җибәрү максатын куя.
1906 елда булган сайлаулардан соң Русня мөселманнары Дәүләт думасына 38 депутат сайлауга ирешә. Икенче Думада 45 мөселман депутаты була. Алар аерым төркем төзи. Болардан 14 с Исхакый җитәкчелегендәге «Таңчылар» партиясенә карый. Алар барысыннан да элек җир реформасы уздырылуын алга сөрә һәм эшчеләргә социаль страхование кертелүен таләп итә. Думадагы урыс, поляк, фин һәм украин депутатлары тагын да зуррак таләпләр белдергәнгә, 1907 елда министр Столыпин Икенче Думаны куып тарата һәм депутатларны кулга алдыра. Шул ук елда яңа сайлаулар үткәрелә, әмма бу юлы мөселман депутатлар саны 10 га гына кала. Таңчылар партиясе һәм аның юлбашчысы Г. Исхакый режимга каршы хәрәкәт итүдә һәм революция хәзерләүдә гаепләнә һәм, алда язылганча, ерак төньяктагы Архангельск өлкәсенә сөргенгә җибәрелә.
Г. Исхакый Беренче дөнья сугышында Русиянең җиңелүен тели. Ниһаять, көтелгән көн килеп җитә. 1917 елның февраль аенда демократик революция була. 365 еллык ачы әсирлек чорыннан соң иркен сулыш ала башлаган төрек-татарлар, бу уңайлы хәлдән файдаланып, башта милли-мәдәни, аннан соң миллн-сәяси һәм тулы бәйсезлек өчен көрәшләрен көчәйтә.
Февраль революциясеннән соң патша тәхеттән ваз кичә һәм вакытлы хөкүмәт төзелә. Вакытлы хөкүмәт Русиянең төрле районнарында барлыкка китерелгән мөселман комитетларының һәм сәяси партияләрнең лидерлары белән бәйләнешкә керә. 1917 елның 14 маенда Мәскәүдә Русия мөселманнарының Беренче гомуми корылтае җыела. Г. Исхакый ул корылтайның җыелуында зур~ роль уйнаганга, корылтайга катнашкан 900 кеше тарафыннан президиумга сайлана. Корылтай башланганнан соң, Вакытлы хөкүмәт вәкиле буларак котлау сүзе белән чыккан профессор Котляревскнй, мөселманнарның мәгариф, социаль про-блемаларыннан һәм аграр реформадан бигрәк, дини темаларга һәм Русиянең киләчәктә дә бүленмәс бербөтен буларак калуының мөһимлегенә туктала. Мә- скәү Корылтае президиумы әгъзасы Гаяз Исхакый, Вакытлы хөкүмәт вәкиле Котлярсвскийның чыгышына җавап сүзендә: «Профессор Котляревскнй Русия мөселманнарының кайгысы бары тик дини мәсьәләләрдән генә гыйбарәт булып кала дип ышанып, бик нык ялгыша. Русня мөселманнары бу ялгышны төзәтү юлында бер төрле хәрәкәттән дә тайчанмаска, кирәкле чараларны кулланырга тиешләр»,— ди. Мәскәү корылтае 11 көнгә сузыла, карарлар кабул иткәндә Исхакый бик зур активлык күрсәтә.
1917 елның июль аенда Казанда Русия мөселманнарының өч корылтае булып уза; Бөтен Русия мөселманнарының Икенче гомум корылтае, Хәрби Шура корылтае, Дин галимнәре корылтае. Саналып үткән өч корылтай тарафыннан уртак бер карар кабул ителә. Ул карарга нигезләнеп, «Эчке Русия мөселман төрек-татарларның милли-мәдәни мохтарияте» игълан ителә. Г. Исхакый мох- тарият игълан ителүдә зур роль уйный һәм бу юлы социализм фикереннән бигрәк Русня эчендә төрек-татарларның милли берлек фикерен яклый. 1917 елда мох- тарият игълан ителгәннән соң, Г. Исхакый Русия мөселманнарының үзәк совет әгъзасы булып Петербурга китә һәм анда Вакытлы хөкүмәт әгъзалары белән күрешә. Очрашудагы төп тема Оештыру мәҗлесен хәзерләү һәм шул ук вакытта Уфада Идел-Урал төрек-татарларынын милләт мәҗлесенә булачак сайлаулар мәсьәләсен тикшерү була. Очрашулар уңышлы тәмамлана һәм Исхакый аннан Казанга кайта. Казан татарлары милли язучы, мөхәррир һәм сәяси юлбашчыны борынгы төрки йола буенча ипи-тоз белән, бөек каһарманга лаек бер ихтирам һәм ярату белән каршы ала. Казанда милли төрек-татар җөмһүриятенең нигезләре төзелә башлый. Гаяз Исхакый 1905 елда Нижний Новгородта, Ука елгасында, пароход палубасында җыелган мөселманнар корылтаенда «Таңчылар» пар- тиясенеңЧолбашчысы рәвешендә мөселман иттифакы (партиясе) белән бер фикергә килә алмаган була. Әмма 12 ел үткәч, Исхакый элекке «дошманнары» белән уртак тел табу мөмкинлегенә ирешә һәм шулай итеп, төрек-татар халкы арасында аның дан-шөһрәте тагын да арта.
1917 елнын ноябрь аенда Уфада төрек-татарларның Милләт Мәҗлесе җыела. Өч министрлык белән ике комитеттан гыйбарәт Милли Идарә исемле Идел-Урал хөкүмәте төзелә. Әгәр Идел-Урал дәүләте тулысынча мөстәкыйльлеккә ирешсә, Исхакый аның тышкы эшләр министры булачак иде.
Төрек-татар халкы Идел-Урал Милли Идарәсен төзү белән мәшгуль булганда, большевик революциясе кабынып китә һәм Русиядә эчке сугыш башлана. Бер яктан ак урыслар, икенче яктан Ленин җитәкчелегендә тупланган һәм тора-бара көчәйгән коммунистлар Идел-Урал өлкәсен юк итү максаты белән башланган
көрәшләрендә берләшә, ягъни үзара дошман ак урыслар белән Большевиклар Идел-Урал идарәсен юкка чыгару өчен бер фронт кора. Яшь Идел-Урал Милли Идарәсе ике дошман арасында кысылып калуына карамастан, көрәштән ваз кичми. Биш полктан гыйбарәт булган Милли гаскәр инде күптәннән бирле Исхакый тарафыннан алга сөрелгән «Корбансыз бәйрәм булмый» принцибыннан нлһам, Алтын Урда тарихыннан үрнәк алып, ике фронтта сугышка керә. Әмма ял1ыз башы калганга, өстен дошман көчләре каршысында авыр югалтуларга дучар булып җиңелә. Шулай итеп, Идел-Урал өлкәсе урыс коммунистлары тарафыннан буйсындырыла. Милли Идарәнең, ягъни мохтар Идел-Урал хөкүмәтенең әгъзалары, шул исәптән Исхакый да, урыс большевиклары тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. Әмма Исхакый һәм аныц берничә иптәше, форсат табып, Ерак Көнчыгыш юлыннан Солых конференциясендә катнашу максаты белән Аурупага китә.
Исхакый, Аурупада берничә ел калганнан соң, Төр ки яг ә килә. Әмма тумыштан ук юлбашчы идеалист көрәшче булган Исхакый, ул заманда Төркиядә эш өчен уңайлы тирәлек таба алмый. Шуңа күрә, читтә таяныч булдыру максаты белән Варшавага китә һәм 1928 елда иптәшләре белән берлектә Идел-Урал бәйсезлек комитетын төзи.
_ Аның уставының 1 нче маддәсендә: «Комитетның төп максаты - Идел-Урал бәйсезлсген яклап ахыргача көрәшү», диелгән. 10 нчы маддәсендә исә: «Төркня җөмһүриятенең яшәвенә һәм бәйсезлегенә каршы булганнар: Идел-Урал, Төркестан, Кырым, Әзербайҗан һәм Төньяк Кавказның бәйсезлек дәгъвасына зарар китерер! ә тырышучылар, төрки берлеккә каршы тар кабиләчелек хәрәкәтләре оештыручылар, гомуми төркилеккә зыян китерүче оешмаларга әгъза булып торучылар президиум карары белән комитет әгъзалыгыннан чыгарылачак»,- днелә.
Идел-Урал бәйсезлек комитетының Төркестан, Әзербайҗан, Кырым һәм Төньяк Кавказия комитетлары белән тыгыз берлектә җитди эш алып баруы, империалист Совет хөкүмәте тарафдарларының игътибарын артыгы белән җәлеп итте. Мәсәлән, мәрхүм якташым һәм фикердәшем Хәмит Рәшит 1955 елда Истанбулда Исхакыйның якты истәлегенә багышлап чыгарылган китапчыкта «Мирсәет Солтангалисв хәрәкәте мәйданга чыгарылганнан соң, Казанда басылган «Чаян» журналында урнаштырылган бер мәкаләдә, Мирсәет Солтангалиев тарафыннан төзелгән Туран хөкүмәтендә Гаяз Исхакый тышкы эшләр министры вазифасын алырга хәзерләнде», дип хәбәр ителә. Бу язудан аңлашылганча, Исхакыйның эшләгән эшләре Советлар берлегендә көчле кайтаваз барлыкка китергән.
30 нчы елда Варшавада Идел-Урал, Төркестан, Әзербайҗан, Кырым, Төньяк Кавказ, Украина, Белоруссия, Грузия һәм Көнчыгыш Карелия вәкилләрен эченә алган бер блок барлыкка кнлдс. Польша хөкүмәтенең ярдәме белән төзелгән бу блокка Прометей исеме бирелде. Милләтче-халыкчы юлбашчы Г. Исхакый Идел-Урал бәйсезлек комитетында да. Прометей блогында да бөтен күңелен биреп, 1939 елга кадәр өзлексез тырышып хезмәт итте.
Татар халкының тугрылыклы улы Гаяз Исхакый 1933 елда Ерак Көнчыгыш илләрендә таралган хәлдә яшәгән төрки- татарлар янына бара. Анда Идел-Урал торск-татарларының милли мәдәният мәркәзен төзи. Аның бу эшләре, һичшиксез, үз нәтиҗәсен бирә. Бу уңышка ачуы килгән ак һәм кызыл урыслар берләшеп, 1934 елның 11 февралендә Токиода җыелган конгрессны тарату, һәм хәтта Гаяз Исхакыйны үтерү максаты белән урыс полковнигы Порутиковның командалап ы- нда хәрәкәт итсәләр дә, япон полициясенең килеп җитүе һәм хәзерге көндә Истанбулда яшәүче ике татар ха тышының фидакярлеге аркасында гына чигенергә мәҗбүр булалар. Аңлашылганча, Совет хөкүмәте белән моһаҗир урыс оешмалары ндсологик караштан бер-берләренә кан дошманы булса да, урыс булмаган милләтләрнең мәдәни бәйсезлек хәрәкәтенә каршы берләшә иде. Полковник Порутиковның бер үк вакытта Совет агенты да булганлыгы соңыннан аңлашылды Гаяз Исхакый, Ерак Көнчыгышта яшәгән татарларның милли мәдәният мәркәзен төзегәннән сон, 1936 елда кабат Аурупага кайта.
1933 елда Г Исхакый. Идел-Урал бәйсезлек комитетының төп принципларын һәм татар халкының кыскача тарихын аңлаткан «Идел-Урал» исемле бер кит an яза һәм аны урыс, поляк һәм француз телләренә тәрҗемә иттерә. 1939 елның сентябрь аенда Икенче дөнья сугышы кабынгач, Исхакый Варшавадан китә. Моннан сон бераз вакыт Лондон һәм Парижда яшәп, 1940 елның уртасында Торкнягә килә.
Икенче донья сугышының беренче елларында нацистлар ана үзләре белән эш алып барырга тәкъдим итсәләр дә, Исхакый бу тәкъдимнәрен катгый рәвештә
кире какты. Моның белән бәйле бер вакыйганы искә төшереп үтәргә телим. 1942 елның эссе бер июль көнендә, Исхакый мине Истанбулдагы өенә чакырган иде. Киттем Анда Анкарадагы Германия илчелегеннән ике кеше бар иде. Гаяз Исхакый мине шаһитлек өчен чакырган булса кирәк. Алманлылар сүз башлады. Алар, Германия гаскәре белән берлектә хәрәкәт итәчәк Идел-Урал легионы төзеләчәген хәбәр итеп, Исхакыйны Бәйсезлек комитеты рәисе буларак, легион төзүдә ярдәм итәргә чакырдылар. Гаяз Исхакый бу тәкъдимгә каршы килеп, «1) Идел-Урал дәүләте өчен хокукый гарантия, 2) Корылачак легион өчен хәрәкәт азатлыгы һәм мөстәкыйль команда составы, 3) Идел-Урал Бәйсезлек комитетына мөстәкыйль милли хөкем органын төзү мөмкнилеге бирелү иң әһәмиятле шартлар булып тора»,—дип, үз тәкъдимнәрен алга сөрде. Алманнар киң хокук таләп иткән бу тәкъдимнәр белән килешә алмый иде һәм шул сәбәпле ике арада бернинди дә аңлашу була алмады, һәм гомумән Гаяз Исхакый алманнарның җиңелүгә дучар булачакларын әле 1939 елда ук әйткән иде.
1942 елда Германиядә корылган Идел-Урал легионында вазифа алган кайберәүләр әйтүенчә, имеш, Исхакый 1943 елда алманнар белән бергә хезмәттәшлек итәргә теләгән, әмма алманнар бу тәкъдимне кире каккан. Бу бертөрле дә мантыйкый нигезе булмаган бер сүз. Әле 1942 елда, алманнар бөтен фронтларда җиңү арты җиңү яулаган бер вакытта, алар белән эш алып барудан ерак торган Гаяз Исхакый, 1943 елда, алманнар Сталинградта җиңелүгә, көньяк фронтта зур югалтуларга дучар булганнан соң, хезмәттәшлек итү уенда ничек булсын икән?
Г. Исхакый Икенче дөнья сугышында алманнар белән берлектә урысларның да җиңеләчәкләренә инанган иде. Әгәр америкалылар һәм японнар зур тарихи хаталар ясамаган булса, Икенче дөнья сугышы без теләгән рәвештә тәмамланачак иде. Аңа да карамастан, дөньяда һичбер самодержавие режимының мәңгелек булмавы хакында чынбарлыкны онытмаган Исхакый, үзеннән соң килгән буынга васыять итеп, үлеменә өч көн калгач, шушы юлларны язучыга әйтеп торып, Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәгән мәрхүм имам Хәбибрахман Шакирга (Болгарый) бер хат яздырды. Ул хатның эчтәлеге белән биредә сезне дә таныштырабыз.
Анкара, 1954 ел, 19 июль.
Хөрмәтле Хәбибрахман хәзрәт!
Мин 26 майдан бирле Анкарада. Бераз вакыт хастаханәдә яггым. Инде кызымда яшим. Аллага мен шөкерләр булсын, кызым һәм киявем мине бик яхшы карыйлар. Алардан бик ризамын. Минем хәлем бер дә яхшы түгел. Аягымның шешләре үземне идарә игәргә комачау итә. Шу на күрә минем саулыгымның яхшы булуы турындагы хәбәрләргә ышанмагыз. Бер могҗиза булмаса, сулар сулышым бу айда, бәлки дә бу атада киселәчәк. Мин дә гөнаһлы башымны Алла рәхмәтенә соначакмын. Мин мөселман ата-анадан тудым һәм мөселманча тәрбия алдым. Кануни караштан мин төркимен, һичбер төрки кавемгә дошманлык эшләмичә, бөтен гомерем буе үземнең халкым - төрки-татар халкының уңышы һәм бәхете өчен хезмәт иттем. Бу эшләрне эшләгәндә һичбер төрки кавемгә зарар китермәдем. Әгәр минем хаталарым булган икән, кардәшләрем мине гафу итсеннәр, хакларыны халәл итсеннәр. Үз арабыздагы тагарлык, башкортлык, мишәрлек һәм нугайлык юлларына кермәдем. Кулымнан килгәнчә, тар кабиләчелектән качтым. Минем фикеремчә, Татарстан белән Башкортстанны бер-берләреннән аеру да һәммәсен җыен берләштерәчәк Идел-Урал Милли Идарәсен юк игү өчен уйлан чыгарылган Совет шайтанлыгыннан башка бер нәрсә дә түгел. Минем ышануымча, Совет буйсындыруы астында изаланган 40 миллион төркинең киләчәк! ә сәяси яктан конфедерация шәкелендә берләшүе, ул да булмаса, уртак мәдәни берлекне югалтмыйча, ягъни уртак мәдәнияткә ия буларак, Ауру на Берлегенә тигез хокукта керүе, Аурупа Берлеге гаиләсендә дәрәҗәле урын алуы ин дорес юл булачак. Тәнре сезләргә барлыклы тормыш игүне һәм Ватаныбыз Идел-Уралның азат булуын күрүне насыйп итсен, дигән догада калам. Мәхәлләнең бөтен кешеләренә, берсен дә аермыйча, соңгы сәламнәремне җибәрәм.
Ихтирам белән Гаяз Исхакый.
Өстәмә: Бу хатны Галиулла Акыш исемле мнллиятче яшь егет язды, чөнки үземдә хат язарлык көч юк. Язылганнарны минем фикерем итен кабул итегез. Гали Акыш — минем иң ышанычлы ярдәмчем.
Сәламнәр белән Г. Исхакый.
Бу хат язылып өч көн үткәннән сон, Гаяз Исхакый мәңгелек дөньяга күчте.
Мәрхүм юлбашчы Г. Исхакыйның бу васыять хаты ничектер совет матбугатына да үтеп кергән һәм табигый ки, үзләренчә яктыртылган. Мәсәлән, татар совет философы Камил Фаснев 1971 елда Казанда рус телендә басылган «На путях пролетарского интернационализма» исемле хезмәтенең 250 нче битендә болан дип яза: «Гаяз Исхакый 1954 елның 19 июлендә үлем түшәгендә ятканда яздырган бер хаты белән, Гали Акышка, урыс хакимиятендә яшәгән 40 млн. төркине мөстәкыйль сәяси берләштерүне тормышка ашыру вазифасын тапшыра.» Бу җөмләдән аңлашылганча, Совет хөкүмәте һәм аны яклаучылар һәртөрле чаралардан файдаланып, чит илләрдә яшәгән актив миллиятче көрәшчеләрнең шәхси хатларын да кулга төшереп, аларны бозып күрсәтел, үз максатларында кулланырга тырышкан. Икенче яктан, мондый эшләре белән, Совет хөкүмәте идарәчеләре чит илләрдәге урыс булмаган милләтләрнең азатлык хәрәкәтен дәвам итүләренә кайгыруларын ачык күрсәтә. Чынлап та, Гаяз Исхакый тарафыннан башланган Идел-Урал азатлык хәрәкәте һәм 1953 елда анын да катнашы белән барлыкка килгән «Париж блогымның хәрәкәте дәвам итә. 1930 һәм 1939 еллар арасында, Варшавада эшчәнлек күрсәткән «Прометей» фронтының дәвамы булып саналган Париж блогы бик авыр шартларда да кыю көрәшә, урыс булмаган милләтләр өчен үзбилгеләнү хокукының табигый хокук булуы турында бөтен дөньяга хәбәр сала, изге дәгъвадан ваз кичмичә яшәвен дәвам итә.
Әдип, матбугатчы һәм сәясәт көрәшчесе Гаяз Исхакый моннан йөз ел элек туган. Минем бу язмамны да эченә алган аны искә алу китабының басылуы кеше кадерен белү билгесе булачагына инанам. Әйе, Исхакый үз халкы торек-татар халкының бәхете һәм үсеше өчен 60 ел буе армый-талмый хезмәт итте һәм тирән бер тарихи эз калдырды Без, ягъни азат илләрдә яшәгән бәхтиярләр, үз бөекләребезне искә алу һәм аларга багышланган китаплар чыгару мөмкинлегенә иябез... Совет хакимиятчеләре Исхакыйны «буржуаз миллиятче һәм капиталистлар ялчысы» дип телгә ала. Югыйсә, югарыда да әйткәнебезчә, Гаяз Исхакый яшьлегендә социалист иде һәм гомеренең соңына кадар халыкчы һәм социаль хокукны яклаучы идеалист бер кеше булып калды. Исхакый Марксизмны инкяр итүе, сыйнфый көрәшне кабул ит» әве һәм урыс мәдәниятенең өстенлеге шовинистик фаразына каршы торуы өчен, урыс империализмын тормышка ашыручы Совет идарәчеләре һәм алар аклылар карашынча, Совет режимының рәхимсез дошманы санала. Бу чынбарлыкны милләтебезнең яшь буыны яхшы белергә тиеш Бу мөнәсәбәттә, мәрхүм Гаяз Исхакыйны яшь буынга таныту ин изге бурычыбыз Шуның белән бергә, Төркестаннын бөек юлбашчысы Мостафа Чокай углын, Кырымның бөек улы Җафәр Сәйдәхмәтне, Әзәрбайҗаннын мәшһүр лидерлары Мөхәммәт Әмин, Рәсүлзадә, Мирза Бала һәм Ваһап Йортсөярне, Көнчыгыш Төркестаннын бөек лидеры Әмир Буграны искә алу һәм алардан үрнәк алу кирәклеген яклау да изге бурычыбыз
һичбер золым мәңгелек булмаган кебек, Совет империализмы да җимереләчәк. Мәсәлән, урыс революциясе баласы, урыс тарихчысы Андрей Амалрик, 1969 елда яз>ан «Советлар Союзы 1984 елга кадәр яши алачакмы9» исемле әсәрендә, урыс императорлыгы бүлгәләнәчәк, дигән фикерне ышандырырлык тарихи дәлилләргә таянып, ачык итеп әйтә. Бөекләребез тыныч ятсын, димәк, Руена импералнзмы бу йөз елның ахырына таба көчен югалтачак.
Безнең бурыч, бездән алда килгәннәрдән мнллм хәрәкәт байрагын кабул итеп алганыбыз кебек, бездән соң килгән буынга ул изге байрагыбызны тапшырудан гыйбарәт.
II.

Реклама