Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЕХЛАР ЗАМАНЫНДА


Бу язма 19/9 елда Чистой типографиясендә гарәя имлясында аерым китап итеп чыгарылган. Безгә калса, әлеге язманың актуаль-леге югалмаган. Чонки Октябрь инкыйлабына, большевиклар хаки.-ш- ятенә караш һәм бәһаләүләр нык үзгәрде. Илдә гражданнар сугышы кабызу, аклар-кызылларга бүленеп, канга-кан бәрелешү шушы гарасат чоңгылына килеп эләккән һәркем очен фаҗига иде.
СССР дигән империя таркалгач та әнә бу гигант биләмәнең байтак тобәкләрендә «кайнар нокта»лар барлыкка килде, гражданнар сугышы кабынды. Болары инде бүгенге коннар фаҗигасе. Фаҗ агалардан исә гыйбрәт ала белү дә кирәк...
Авторның тел-стиль үзенчәлекләрен сакларга тырыштык. Яз-маны журналыбыз очен, бүгенге алфавитка күчереп, Әзәл Яһүдин әзерләде.
әкаләм чехлар турында, шул вакыйгаларга мөнәсәбәтле булганга, азрак читкә китеп, авылыбызда чехларга кадәр үткән эшләрне языйм әле. Керенский хөкүмәте җимерелгәч, бераз вакыт шуристларнын (советларның) хөкем сөрүе һәркемгә мәгълүм. Нәкъ шул вакытта Яушнрмәдә анархия хөкем сөрә башлады. Авылыбызның куштаны, тнрә-якта дан тоткан Шәйхетдин Җамалстдинов дигән кеше (Николай вакытында провокатор иде), талаучы шайка оештырып, коралланып, өй саен кереп, талап йөри башлады. Төнлә белән ирсез хатын-кызларны мәсхәрә итүдән дә тартынмадылар Шайкага каршы нәразынлык көннән-көн куәтләнеп, һәркемнең авызыннан: «Бу каракларны ничек бетерергә, ничек болардан котылырга?» дигән тавыш бик еш ишетелә башлады. Болар шулай талауларында дәвам нтеп килгән вакытта. Октябрь инкыйлабы (революциясе) башланып, большевиклар хөкүмәт сөрә башлагач, караклар: «Большевиклар боярларны таларга рөхсәт итәләр», дип, эшләгән кабахәтлекләрен большевиклар өстенә ташлап, тнрә-яктагы боярларның нәрсәләрен өйләренә ташып бетерделәр. Болар котырып йөри торгач, ниһаять, актык сәгатьләре сукты.
Сәбәбе болай
Чистайда бер итек кибете таланып, урлаучылар Яушнрмә караклары икәне беленеп, авылга байтак милиция килеп халыкка. «Без шундый эш белән килдек», дигәч, караклардан тәмам туйган халык, бик тиз арада җыелып җитеп, мәгълүм карак Гафиятулла Сөнәгатуллам йортын камап, каракны тотып, итекләрнең кемдә икәнен әйттереп, аны шундук җәһәннәмгә олактырдылар Җыелган халык «Боларның башлыгы Шәйхине бетерергә кирәк!» дип Шәйхи йортына барды. Шәйхи Чистайда булып, малайлары да качканга, йортыннан урланган нәрсәләрне алып чыктылар. Соңра халык шул ук төнне кем боярга барган, һәркайсыннан бояр нәрсәләрен алып, бергә җыйнап, каравыл куйдылар Ул төн байтак каракларны кулга алганнар иде. Иртәгесен алардан җавап алып, барсын да җәһәннәмгә озаттылар.Бояр нәрсәләрен тәмам җыеп бетергәч, авылыбызның аңлы сыйныфлары арасында, бу нәрсәләрне урнаштыру өчен бер оешма төзелеп, «Шура» дип исем бирелде. Авылыбызның алдынгы сыйныфларыннан Гаяз әфәнде Садыйков фронттан ялга кайткан иде. Аңлы кешеләрнең теләве буенча, шураны алып барыр өчен рәис итеп Гаяз әфәнде Садыйков сайланды. Аңлы кешеләр, авыл картлары үтенгәч, Гаяз әфәнде дә каршылык күрсәтмичә, кабул итеп, шул ук көн эшкә кереште Бояр нәрсәләрен бәгьзеләрсн юнь бәһа белән фәкыйрьләргә, бәгъзелә- рен торг белән сатылып, 9 меңнән артыграк акча җыйналып, җәмгыять кулына алынды. Шулай бик яхшы эшләп килә торгач, шуралар бетерелеп, эш башына ныклап утырган совет хөкүмәтен дә күрдек... Соңра Гаяз әфәнде волостька рәис итеп сайланды. Ул, шулай булса да, волостьтагы эшен дә, авылда үзенә тиеш булган эшне дә камил гайрәт белән үтәп килде. Укучы әфәнделәр! Сез тагын уйламагыз- «Элекке караклар башлыгы Шәйхи Чистайдан авылга кайтып әүвәлгечә талап йөргәндер», дип. Юк, аны югарыда язылган шура төзелгәнче ү>, Гаяз әфәнде, Чистайга барып, төрмәгә яптырды. Янә төрмәдән чыкты, янә яптылар. Яуширмә авыл советы гаять тәртипле рәвештә эшләп килә торгач, менә бервакыт вәхшияна сурәтендә чех бандалары мәйданга килеп чыктылар. Авыл кулаклары һәм аларга ияргән надан халык чехларны күктән төшкән фәрештә кебек каршы алды. Бераз гына гаиб булып (югалып) торган большевикларны сүгеп, чехлапны гарепкә күтәрделәр., «Большевиклар байларны талыйлар иде, безгә дә көн килде. Болар үз кешеләребез, болар таламаслар, боларга солдат та бирәбез, җир үзебезгә кайта»,—дип дөнья сасыттылар. Хәтта: «Киләсе елга мөгаллим- мөгаллнмәләрен дә куабыз, аларны куган өчен чехлар бер сүз дә әйтмәсләр. Карга карганың күзен чукымый бит! Менә искечә рәхәтләнеп торабыз»,—дигән сүзләр дә күп кешедән ишетелә иде. Ярый, чехларга солдат та бирделәр, эшләр теләгәнчә бара...
16 нчы август көн гаять матур, өйлә алдыннан халык югары очка агыла. Нәрсә бар икән, дип мин дә киттем. Юлда очраганнардан: «Югары очта җыелыш бармы әллә?» — дип сорыйм.
— Юк, Гаязларны алырга килгәннәр,— диләр.
— Кемнәр?
— Солдатлар. Гаязны, Вафаны (Гаяз әфәнденең агасы) Гайсәне, Маһруй Мусасын, Габдрахман Әхмәди малаен. Тагын Садыйкны (Гаяз әфәнденең энесе) алып китәчәкләр икән,— диделәр. Алай икән, дип кызурак киттем. Менә Хәлил- рахман Муллин пулаты (хәзер народный дом) янында кораллы солдатлар күренде. Капкадан йортка кердем. Ат караучы бер солдат янына бер агай туктаган. Бүреген башыннан алып култыгына кыстырган, яланбаш, солдат каршында бил бөккән, башы чак кына җиргә тимәгән. Берничә мәртәбә баш игәч, солдат:
— Сиңа нәрсә кирәк? — дип сорады.
— Мона, господин, минем бертуган энем тарантасымны көчләп алып чыкты.
— Югал моннан, без аның өчен килмәдек, менә кемнәр большевик, гнуларны әйт? - дигәч, агай борылып чыгып китте. Мин бу кеше урыска бу кадәр бил бөккәнче Аллага шулай сәҗдә итсә, Алла моңарга бәлки яңа тарантас та бирер иде, дип, ачынып, югары мендем. Пулатта Гайсә Кәбиров, Муса Сафин, Гаяз әфәнде вә Муса Садыйковларны бер җиргә бастырганнар. Өстәл янында бер-нке алтын погонлы утыра, Габдрахман Әхмәдиевне көтәләр. Бераздан, ишек ачылып, Габдрахман Әхмәдиев килеп керде:
— Товарищи! Зачем меня звали?
Бер калын корсаклы солдат (помещик Бутлеров):
— Товарищей утопили и остальных будем топить,—днде. Габдрахман Эх- мәднев агарып китте. Мин, аларга әүвәлдән дошман булганга, бу сүзләренә янә бер кат дошманлыгым артып, чыдый алмыйча, чыгып киттем, потрсбитсльгә кердем Иптәшем мөгаллим Һади әфәнде Валиуллин да яныма килде. Сөйләшеп тора торгач, әлеге «Калын корсак» кибеткә керде дә: «Болар арасында кемнәр большевик?»—дип сорый. Һади әфәнде: «һичкем, алар арасында Габдрахман Әхмәдиев чахутошный, җыенда йөткереп, халыкны йөдәткәнгә, большевик дип әйткәннәрдер», дип көлгәч, «Калын корсак» чыгып китте. Бераздан арестован- ныйларны төшереп олауга утырттылар. Гаяз әфәнденең велосипедына алтын погонлы берәү атланып, кузгалып та киттеләр. Шул вакытта чехларга каршы бер сүз әйтергә халыкның икьтидары булмады. Боларның китүен кайсылары яхшы күрә, кайсылары кызганып: «Әрәм булдылар мискиннәр»,— диючеләре дә бар иде Шулай аптырап торганда, Муса Садыйков күренде. Халык аны чорнап алды. Сөйләвенә караганда, авылны чыкканчы ук аны төшереп калдырганнар. Боларны
жемиәр күрсәткән, шуларны да әйткәннәр (күрсәтүчеләр — авылыбыздан) Җыелган халыкка Һади әфәнде белән Салихҗан хәзрәт, болан тору ярамын, советны сайлап, алар артыннан кешеләр җибәрергә кирәклеген аңлаткач, халык җыелып советны яңадан сайлап, иске нсеме «Шура»ны кайтардылар. Шундук Һади әфәнде белән Салихҗан хәзрәт Хәмндине сайлап, арсстоваиныйлар артыннан җибәрделәр. Делегатлар Чистам комендантына кергәч, аларга илтифат итмәсаләр дә: «Сез нинди кешеләр? Нишләп йөрисез?» дигәннәр. Делегатлар эшне сөйләп биргәч, комендант: «Сез безне әллә большевиклар дип белдегезме? Без делегат- фәләннәрне признавать итмибез, моннан соң андый эш белән йөрмәгез!..» -дип ансат кына җавап биргәннәр. Делегатлар кайтып шулай сөйләгәч, авылдан приговор җыеп, шул приговор белән Габдерәшит Әхмәднсвне җибәрделәр. Габдерәшит Сәмигулла Салиховны күреп сөйләгәч: «Иншалла, бернәрсә дә булмас, мин аларны чыгарырга тырышырмын»,- - дигәч тә, берәр көннән Салихов Уфага киткәнлектән, Габдерәшитов эшс тагын тузылган. Оч көн эзли торгач, эшнең очын табыл, аңарга: «Яуширмәнең фәлән-фәләневләрне оправдать итәргә, алар-ны чыгарырга. Шәйхи Җамалстдиновны ябарга (Шәйхи, чехлар килгәч, чыккан иде). Фәкать народный суд кына карап узасы бар», дигәннәр. «Следственный комиссиядә зарарлы нәрсә тапмаганнар. Иртәгә иртүк чыгарырлар», дигәннәр. Сонра Әхмәдиев, төрмәгә барып, тоткыннардан сөенче алган. Иртә булып, кнч тә җиткән, болардан хәбәр юк. Ниһаять, бер атна вакыт көтеп Әхмәдиев авылга кайтты «Иртәгә кичкә, иншалла, авылда бу .гырлар», — диде. Иртәгесен кайтачак кешеләрне бөтен авыл халкы, хосусан аларның егерме икедән артык ятим балалары шатлык белән көтәләр. Кич тә җитте, үтте, икенче кон үтте, болардан хәбәр юк Менә ике көннән, Гаяз әфәнделәрне (82 кеше) Самарага судка алып киткәннәр, дигән хәбәр ишегелдс. Бер коннән соң аларны Самарага җиткәндә суга ташлаганнар, дигән хәбәр килгәч, бичара, хөррият корбаннарының ятнм калган балалары, кан елап, аталарының кайтуыннан өмнд кисеп, бәдбәхет Николай ялчыларына ләгънәт укып калдылар Авыл халкы да аптырауда, чөнки Шәйхи чехлар белән авылга кайта (авылда Шәйхинең йортын җимергәннәр иде), 75 мең сум түләү сала икән, дигән хәбәрләр дә таралды Халык «Менә чехлар нишли? Ай, большевиклар тизрәк кайтсалар иде!» дип, большевикларны сагына башлады. Берәр атна вакыт үтте, хөррият корбаннарыннан хәбәр юк...
5 сентябрь, көн матур. Иртә чәйдән соң урамга чыктым. Тагы халык югары агыла... Мин янә кемнәрне алырг а килделәр (безнең авылдан янә 40 кешене бүген, йә иртәгә килеп алалар, дип кәгәләр иде) икән, дип аптырап торганда, Муса Садыйков ат белән төшеп бара. Мин: «Нәрсә бар?» дип сорадым. «Гаяз абзый кайтты бит», диде. Өйләдән сон күрешә мендем. Гаяз абзыйның өе халык белән тулы иде. Суга ташланганлыгы белән Гаяз әфәнденең нке күзен кан баскан. Аның сөйләве болай:
Чистайга якынлашып урман янына җиткәндә солдатлар тукталдылар. Әлеге калын корсаклы солдат: «Үрдәк. Бере ата үрдәк!» ди. (Анысы, албәгтә, мин). Мина шулай карарлык та Чөнки өстә күи тужурка, баш га каракүл нанята, аякта итек. Калын комиссар: «Пока заку ската җитәр», дин, безне шундук аг чакчы булдылар. Фәкать башка солдатлар’ «Ьоларпы Чмстайга җиткерәбез», .тип, ирек бирмәделәр. Без алег ә исән калдык. Чисташа барып кердек. Народным армия бәйрәме көне иде. Безне гарнизон начн тьнигына китерделәр. Ул анда булмагач, комендантка оиигылар. Комендантка кергәч, әлеге калын солдат алга чытып, честь биреп: «Менә сезгә дүрт үрдәк, «боларны заку ската китердек», дип мактанып алды. Комендант та шатлытыннан колсн җибәрде: «.Хәзер үк мин ата үрдәкне агар идем, ләкин пуля әрәм була, бер пуля 7 тиен тора», диде. Сонра безне тентеп, минем 7S0 сум акчамны алып, төрмәгә озаттылар. Велосипедым да анда калды. 1 өрмодә тугыз көн яттык. Анда безнең тормышның ничек үткәнен, кеше үтерүчеләр иркендә бу.тып, безне һава суларга да чыгармауларын һәркем аңласа кирәк.
Ал гы көннән сон бераз төрмә йортына чыт арын Кызылъяр волосте Яуширмә авылыннан килгән мәгълүм «үрдәкләрагә самосуд булуы аңлашылды. Ниһаять, шул көнне 2# августта кнч сәгать дүргтә безне, 82 кешене пристаны а алып төшеп киттеләр. Бер пароходның трюмына төяделәр. Нарохо.ткя баржа тагып Лаешка алын киттеләр. Мурзиха белән Ласш арасында егерме сигез комиссарны, икешәр- нкешәрләгт тентүгә дип чакырып алып, юк иттеләр. Аларны юк игүләрен мин бик ахшы белгәнгә, иптәшләргә: «Иптәшләр! Бу чех бандалары безне икешәр-нкешәр чүплән бетерерләр. Болардан котылу чарасына керешик (баскыч янында, гүбән акта нкс юнйер каравылчы иде). Бу юнкерлариын берсеннән мылтыкны мин алам,
икенчесеннән бүтән берәү алыгыз. Оскә чьи ъш без тегеләргә ут ачарбыз, сез дә безнең арттан чьи арсыз, ничек тә аларны кырын бетерербез (алар 12 кеше иде)»,— дмп әйтсәм дә, курыккан кешеләр белән берни дә эшлән булмады. Ахрысы, безгә тегеләр артыннан барырга туры килә, дни чын күнелдән иман укырга тотындым. Чех бандитлары: «.Менә бусы — Внльһельмның чын хезмәтчесе», дин, мине еш- еш кына килеп кыйнаганлыктан, туганым Вафа абзый: «Энем, күңелгә авыр алма, синең актык сәгатьләрен сугарга якын калды. Бәлки безне (4 кешене) калдырырлар да. Васыятеңне әйт: кемдә алачагың, кемгә бирәчәген бар. Портын кемгә кала? һәркайеын әйт, мин үтәрмен»,—диде. Мин васыятьләремне әйтә бардым. Вафа абзый кенәгәсенә азып алды. Сонра бер бандит килеп: «Обыска бетте, арестантларга ятарга мөмкин»,— дигәч, йокы алмаса да, йокларга яттык. Иртә тордык, 26 август иде ул көн. Пароход Лаешка туктаган. Лаешта зобаниларга охшаган алты чехка безне тапшырырга, Шәйхи сүзе белән, дусты Бутлеров дигән алпавыт килгән иде. Чехлар безне пароходтан (56 кешене) алып, бер зур баржа трюмына керпеләр. Без урнашкач, икешәр-нксшәр бастырып безне тентеп, акча һәм кыйммәтле киемнәребезне алдылар, сонра допрос башланды.
Бер бандит:
— Сезнең арада кем яһүд? — дип сорады.
Бер яһүд укытучысы чыгып:
— Мин,—диде.
— Ә син каян килдең?
— Мәскәүдә ашарга булмагач, балалар белән Вятски Полянкага җибәрелдем, диде.
Шулай диюенә:
— Ах, неме11кмы шпион!—дип яңагына салып җибәрде теге. Аның аргыннаи икенчесе, өченчесе хасил бер сәгатькә якын кыйнадылар. Бичара, тәмам хәлдән тайгач, бер урынга барып егылды. Соңра бер донской казак төшеп, әлеге укыту чынын чалбарын салдырып, камчы белән 25 мәртәбә суктырды. Суккан вакытта, бичарадай, кап шаулап югары сибелә иде. Соңра яһүдне баржаның урта борысына (баржат а са лган калын бүрәнә) яткырып безне (55 кеше) тезеп, бер бандит безгә карап- «Менә бу яһүд сезне юлдан аздыручы һәм Русиянс сатучы, шуның өчен сез менә бу таяк белән берәрне сугарга тиешле. Кем дә кем жәлләп сукса, үзенә шул көн булачак!» дип, әүвәл ул үзе бер мәртәбә сукты. Моның соңында берәм-берәм безне китереп суктыра башлады. Мнңа рәт җиткәч, иптәшемә сугар вөҗданым кабул итмәгәнгә, әкрен суккан идем, бандит: «Әһә, син комиссар, комиссарны кызганасынмы әле?» дип, таяк белән җилкәгә шулкадәр каты сукты, үземнән гаип булып күпмедер вакыт тордым. Ярый, 55 кеше берәр су гып чыккач, бичараның кузгалырга хәле юк. Шунын өстенә: «Тиз, тиз тор!» — дип торгызып йөртә башладылар үзей. Бераз йөргкәч, бер алтын погонлы кеше сорады: «Еврей, тәмәке тартасынмы^»
- Юк, тартмыйм.
- Тарт! Мин хәзер тәмәке бирәм. Ярый, алай булгач, бирегез, тартам.
Япон штыгын китереп, очын яһүднен авызына каптырды да: Шулай авызың белән тот, мин ут кабызам, диде.
Билгеле, яһүд теше белән штыкны очыннан тешләп тора алмады. Ике солдат килеп берсе башыннан, берсе тамагыннан бик каты кысып тоттылар да әлеге погонлы штыкның бер башыннан әкрен-әкрен генә түбән таба баса башлады. Бичараның кычкыруына илтифат итүче юк. һаман җан алуларын дәвам иттеләр. Бераздан яһүднен аскы ике теше сынып, өске икесе каерылып чыкты. Сонра әлеге бандит штыкны алып:
Немецка хезмәт иткәндә яхшы булгандыр, менә без аны кайтарырбыз әле, еврейски морда!» — дип, борынына суга башлады. Борыныннан кисәк-кисәк ит чәчрәп китте.
Яһүд чыдый алмады, җан көче белән ачынып:
Ах сез, серб бандалары, бродягалар! Ник мине болай газаплыйсыз, ник тизрәк үтермисез?!—дип кычкырып җибәрде. Борыны тәмам ашалып беткәч: «Мине тышка чыгарыгыз! -дип сорады, ике солдат аны баржа өстенә чыгардылар. Бер кырыйга барып тышка чыккан булып, үзен-үзе ул суга ыргытты. Чехлар пароходны туктатып 10 вшновка белән бичарага 12 мәргәбә залп бирделәр. Мескеннең гәүдәсе су өстенә тәмам тетелеп калыкты. Бу безнең арабызда чехлар тарафыннан иң кыз> аныч рәвештә утере л!әп кеше иде. Соңра әлеге бандитлар баржа астына төшеп:
- Ах вы, немецкие шпионы, әле барыгыз да качарга уйлыйсыз икән, барыгызны эт урынына атарбыз! — дин, төрле начар сүзләр әыгә-әйгә байтак вакыт
кыйнадылар. Соира безне бер почмакка җыеп утырттылар да үзләре күмәч белая ит ашый башладылар. Безгә, эткә ыргыткан шикелле, күмәч-ит кисәкләре ыргытып, без, өч тон ашамаган, үлә башлаган ачлар,— алып ашым башлагач, бандитлар:
- Әле синен ашыйсын килә икән! Кем кушты сана алып ашарга?! — .дин, берәм-берәм чакырып, кыйнап, ничә кон ашамаган кешеләрае яртышар сәгать бер утыртып, бер торгызып интектерделәр.
29 август, кичке сәгать алты иде, калканнарыбызны азарга тотындылар. Арабызда 24 кеше народным армиягә язылган булган. Башта ук ял ярны аерып алдылар. Аларны, чехлар ягында актык тамчы каннары калганчы сугышырга, һәрвакыт чехларны сакларга сүз алын, бер кырыйга утырттылар. Боларнын гафу ителүләре аңлашылды. Безнең арадан язылырга теләүчеләрне дә язып народный армеецларга куштылар. Без ун кеше калдык. Безнең арадан картраклардан язылырга теләүчеләр булса да, никтер язмадылар: «Син вемейһәргә яхшы хезмәт иткәнсең, безгә дә яхшы хезмәт итәргә сүз бирсәң, сине дә язарбыз», — дигәч, ими: «Кайчан минем елгыларны мобилизовать итәрсез, шулвакыт мин сезгә хезмәт игәрмен», дигәч, бандигнын күзләре акаеп, котырынып, кул бомбасы алды да култык астыма куеп:
— Менә ачкычны борырмын да, синең елгылар мобилизовать ителер», диде. Ничектер, ачкычны бормады. Безне, ун кешене бергә җыеп, «Яуширмәдәя бишәү Гааз Садыйков, Муса Сафин, Гайса Кәбиров, Габдрахман Әхмәдмев, Вафа Са- дыйков немецләргә хезмәт итүләре өстенә, Яуширмәнең Шәйхетдин Җамалет- диновның йортын туздырып, анын нәрсәләрен тал агайлыклары өчен гаепләнәләр (моннан без Шәйхи доносы белән бу конгә төшүебезне аңладык). Лаештан фәлән- фәләневләр, өч урыс телефон чыбыгын кисүдә, ике урыс, матрос (флотский) булулары очен гаепләнәләр, дип бер бандит бугазын киереп кычкырды. Шундук народный армеецларга икмәк бирүләреннән безгә ни булачагы анланды. Үзара бәхилләшен, иман укып, әҗәл котеп калдык. Сәгать унберне сукты. Жан алучылардан 4 кеше төшеп безне икешәр-ккешәр тезделәр. Оскә менүгә киемнәрне салдырырга тотындылар. Мич үлем исереклеге белән төймәләремне җилкәдән эзләп торганда бер бандит: «Немецкий шпион, төймә җилкәдә булмый, менә монда була!» дип, яңакка бер менеп алып, төймазәремне күрсәтте. Ярый. Мин киемнәрне салып бетерүгә, кайсы күп тужурка, кайсы итек, кайсы каракүл бүрегемә ябышып, бүлеп алдылар. Без тәмам күлмәк-ыштаннан калып, кычкырып иман укый башладык. Арадан берсе кызганды булырга кирәк, боларны калдырсак, ничек булыр икән, дисә дә, сүзе эшкә ашмады. Бераздан әлегесе минем ягпа килеп: «Күпме акчаң бар, бир, коткарабыз!» дшәч, минем тужурка белән подкладка ярасында 209 сум контора акчасы бар иде, шуны тиз үк алып бирүемә, старший- лары күзен акайтып: «Ах, сволочь! Көндез обыск вакыгыцда ник бирмәдек?» дин, мылтык приклады белән күкрәгемә китереп бирүгә, егылып кмпем, авыгдан кан килә башлады. Мине торгызып Муса Сафин яшана бастырдылар, старшимлары кулында тимер чыбык әвәли башлады. Мин, болар бомба белән өздерерг ә яки электр белән үтерергә тели, күрәсең, дип күземне кулым белән кашларга мәҗбүр булдым. Менә кулны артка каерып телефон чыбыгы белән бәйләргә тотын.тылар. Шулвакыт, Муса Сафин мина карап: «Энем, Гаяз, дөнья бездән кала, ахрысы, төрле вакыт булгандыр, бәхил булышыйк, Алланы онытма!» диде.
Безне баржаның кырыена бастырып, әлеге сгаршийлары килеп, кулы белән җилкәбездән этеп, Иделгә бәреп төшерде. Кечкенә генә пароход, баржасын өстерәп, полный ход бара. (Безнең батасы урын, Тәтештән 18 чакрым узып, Тәтеш белән Самара арасы икәнлеге иртән беленде.) Бәреп төшерүгә төпкә үк кигү уйланса да, гомер бетмәгәнгә каршы, тиз үк оскә чыгылды. Авыма су керә. Тизрәк үлү нияте белән күп-күп су йота башласам да, үлү уңайсыз булганга, ни булса да булыр дип, бик каты кулны тарта башладым. Бераздан тимер чыбык бушан кулны тартып аллым. Муса Сафин 10 сажин чамасы чигтә быкырдый иде. Тизрәк янына йөзеп бардым дв: «Муса абзый, мин алегә котылдым, сине дә котылдырып булмасмы?» дип азапланырга тотындым. Бичара: «Миннән бепе инде, туган», дин иман укый иде. Ун минут кадәр азаплансам да тимер чыбык очын таба алмадым, авы м я су тула башлады. «Муса абзый, мин киттем, син дә минем арттан калма!» дидем. «Бәхил бул, туган, миннән булмый ин_к», ди ге. Төи караңгы. Иделнең кырые күренми. Пароходның тоткан юлыннан чамалап, кирәк якка йөзеп киттем. Бераз баргач һава яктысы белән Идел кырыеңда аг ачлар күренде. Кырыш арак чыгып үлим, бәлки берәрсе табып, күмеп куяр, дип йозә башладым. Байтак вакыт үтте, башым каты нәрсәг ә бәреш әч, кулым белән тотып карасам, Идел нры икәнлек аңлашылды. Үрмәләп алга киттем. Урман арасы иде.
Бара торгач, печән кибәненә барып чыктым. Хәлем булмаса да, печән кибәненә баш сыярлык тишек ясап, шунда атылдым. Башым эчтә булса да, тән тышта калганга, бик өши башладым. Бераз вакыт үтте, әтәч тавышлары ишетелә башлады. Башымны кибәннән алдым. Күктә йолдызларны күреп Хода! а шокер иттем. Монда калып туңып үлүдән бнгрәк, чехлар кулына төшү куркынычлы икәнен унлап, ничек тә төнен бер авылга җитәргә кирәк, дип алга атладым. Ләкин, никадәр генә азаплансам да, юлны таба алмагач, икенче кибәнгә барырга мәҗбүр булдым. Гәүдәм күмелерлек итеп казып печәнгә кереп яттым. Бераз вакыт үтеп, тан якынлашты. Мин торып киттем. Юл белән бара торгач, печән чабучы урыслар күренде. Мин болардан юлның кая барганын сорар өчен яннарына китсәм дә яланаяк, яланбаш, күлмәк-ыштан су булганга, әллә нәрсәдән курыккандай, чабып киттеләр.
30 августының таңы атты, көн яктырды. Бара торгач, бер урыс очрады. Юл сорадым. Гәрчә курыкса да, моннан берәр чакрым су тегермәне барлыгын аңлатып, тиз генә китеп барды. Озак та үтмәде, тегермәнгә җиттем. Ачлык белән туңуның чигенә ирешкәнгә рөхсәт сорый тормадым, ишек ачып тегермән өенә кердем. Урыс белән марҗа йокыдан торганнар, мине күрүгә агарып киттеләр.
— Зинһар, миннән курыкмагыз, мин бәхетсезлеккә очраган саф гражданин,— дигәч, кабул күреп, мич башына мендерделәр. Бер стакан сөт белән икмәк бирсәләр дә, тешләр карышканга, икмәген ашый алмадым, өскә тун яптылар, йокыга киттем.
— Товарищ, торыгыз! — дип урыс уятты. Ойне җылытканнар. Самавыр кайнап өстәлгә менгән. Үземне өйдәге шикелле хис кылдым да чәйгә утырдым. Чәй янында минем нин.’Ш кеше икәнлегемне аңларга геләвен белдергәч, мин болай җавап бирдем:
Мин Лаешта торам, бәгъзе бер сәбәпләрдән гаиләм белән чехларга ияреп китәргә туры килде. Пароходта кеше күп булганга,-артыкларын баржага төяделәр. Без Тәтештән үткәч, баржага ут кабынып яна башлады, һәркем үзен коткарыр өчен киемнәрен салып сута төштеләр. Менә мин дә шундый кеше хәзер. Җәмәгатьләрем кандадыр, белмим,— дигәч, урыс миңа карап:
— Товарищ, сез дөресен сөйләгез! Миннән курыкмагыз. Сез берәр үлемнән котылган кеше булырга кирәксез. Чөнки кулыгызның җәрәхәте шуны күрсәтә. Мин тегермәнгә чыккач, сезнең кебек судан котылып чыккан берәү миннән юл сорады. Мин, юлны әйтеп биргәч, нинди кеше икәнлеген сораштым. Ул:
— Без чехлар тарафыннан сута салындык. Әүвәл бер яшь татар белән карт татарны сута салдылар, алардан соң безне — бәйләүче чех исерек булганга, рәтләп бәйли алмады, мин котылдым, иптәшем үлде,— диде.
Мин дә дөресен сөйләп бирдем. Чәйдән туйдым, сәгать тугыз тулган иде. Урыс мина карап:
— Товарищ! Мин үзем бер авылдан яңа гына монда килеп урнаштым. Сезгә бирергә артык киемем юк. Моннан ике чакрымда Зеленовка дигән авыл бар. Үзем сине шул авылга кадәр озатырмын, дигәч, өйдән чыгып киттек. Урман араларыннан бераз баргач, авылга якынлаштык. Урыс, кире борылып, кайгып китте. Мин дә судан чыккан киемнәрем белән күлмәк-ыштан, яланаяк, яланбаш авылга барып кердем.
' Көн матур иде, һәркем өйдә. Урам буенча киттем. Яланөс булганга, минем артымнан байтак балалар, байтак яшүсмер урыслар җыелганнар иде. Каршыга йөгән тоткан бер урыс килеп җитеп:
— Нәрсә карап барасыз, ул да сезнең кебек бер кеше бит!—дип балаларны таратты да мине үзе белән алып китте. Оенә кердек.
— Ашыйсың киләме? — дип сорагач, мин хәлне сөйләп бирдем. Мина күп ашарга ярамат анлыгын әйтеп бераз кайнаган сөт, бераз ризык бирде. Хатыны каядыр китеп югалды. Урыс минем нинди кеше икәнлегемне сораштыргач, мин дөресен сөйләп бирдем. Ул да совет хөкүмәте вакытында, бер огделда комиссар булып, хәзер чехлардан качып ята торган кеше икәнлеген сөйләп бирде.
Бераздан хатыны кайтып:
— Мунча өлгерде, мунчага барыгыз!—дигәч, мине мунчага алып китте. Курка-курка гына чыксам да, дөрестән дә, мунчага кердек. Мине чишендерде. Үзе киемнәрдән калганга, мин куркыбрак калдым, урыс та сизеп алгач: "
— Бер дә курыкма, бу мунча синең өчен генә ягылды, дип, мине ләүкәгә мендереп яткырды. Чамалап нар сала торды. Шулай байгак вакытлар үгкәч, юын.тырып, чиста күлмәкләр биреп, мунчадан алып чыкгы. Сәгать уникеләрдә киткән идек, сәгать дүрттә кайттык. Кайнаган сөт эчереп мине йокларга яткырып, кич булгач, чәйдән соң мине үзенең Федор исемле туганына китерде:
— Менә син бу кешене яхшы сакла, мин урманда, фәлән жирдә булырмын,— дип чыгып та китте. Иртән торгач, мине өенә чәйгә алын китте. Чәйдән сон:
— Менә, товарищ! Хәзер һәркайда фронт, бик куркыныч. Советлар килгәнче миндә торырсын, нәрсә тапсак шуны ашарбыз, гаеп итмәссең, дю >»ч, мин калырга разый булып, бергә урманга киттек. Көн буе урманда торып кич кайттык. Тамак туйдыргач, янә Федорга тапшырып үзе каядыр кигте.
Яттык. Йоклап булмый. Миңа: «Әгәр абзый да үлгән булса, мимнән сон янә 45 кешене а.гып китсәләр, теге мәлгунь Шәйхи кайтып, ятимнәрне бөтенләй ач калдырыр, үзем кайтсам, дус-иш аркасында, бәлки, берәр эш эшләп булмасмы? Кайтсам, ничек булыр икән?» — дигән исәп төште. Байтак уйланганнан сон кайтырга карар бирдем. Иртәгесен, мәгълүм товаришка карарыммы сөйләп биргәч, никадәр җибәрмәскә тырышса да, бик сорагач, риталашты. Өскә кияргә кием, башка иске фуражка, кечкенә капчыкка икмәк, кыяр, йомырка вә шу нык кебек нәрсәләр салып, юл азыгы итеп, миңа бирделәр. Кич булгач, миңа бер ат нуктасы тоттырды да үзе белән а.тып китте. Төнлә сигез чакрым ара озатты да:
— Товарищ, юкка китәсең, чехларга эләкмәсен ярар иде, дип елап, үзенең фамилиясен әйтеп калды (Иван Сверичков). Мин ат эзләүче булып киттем. Бераздан бер урыс авылына җитеп, анда йоклап, иртән сәгать 7 дә чыгып китеп, ниһаять, Йөрткүл исемле мөселман авылына килеп җиттем. Корбан бәйрәменен беренче көне иде. Мөселман авылына кергәнгә шатланып китеп Яушнрмәгә кайткан кебек булдым. Күс тә бармадым, капка ачык иде, берсе корбан тәкәсе тунап тора, мин моңардан чәй эчеп чыгарга сорадым. Җавап мондый булды:
— Баш кәгазең бармы? Хөкүмәт кешеләрне кәгазьсез кертергә кушмый,— дигәч, тизрәк сызу ягын карадым. Берничә җирлән сорап карасам да җылы сүз ишетә алмадым. Ышаныч баглап кергән мөселман авылыннан могцым эш күргәч, рухым гаять төгггеп китте.
Ял итәргә берәр урыс авылына җигү уе белән ал~а киттем. Озак та үтмәде, бер авылга җиттем. Ул да татар авылы булып чыкты. Берничә кеше корбан ашы ашап чыгалар булса кирәк, барысы да кызарганнар иде. Шул кешеләрдән чәй эчәргә сорадым. Араларыннан камалы гун кигәне: «Моның язуы бар микәй? Нинди кеше икән?» дип сөйләнсә дә, арадан бер начар киемлесе:
- Бүген аны тикшерә торгап көн түгел, дип чәй эчәргә алып китте. Корбан суймаган булса да, күршеләрдән шулпа алып чыгын, авыз иттерде. Тамак туйгач, мина юл күрсәтеп, озатып җибәрде.
Ниһаять, Чуаш Матагына китеп җиттем, бер чу аштан:
— «Базарлы Матак»та эшләр итчек? дип соравыма:
— Анда бернәрсә дә юк, дип җавап биргәч, туры артымнан кычкырып туктатты:
— Товарищ, кая барасын? Синец киемнәрен дә әллә нинди, син Матакка барма, анда чехлар кругум цепь кунганнар, язусыз кешеләрне аталар, диде.
Мин, рәхмәт укын, Матакны сулга калдырып киттем. Караш ы төшәр а-ыын- иан Ташбиие дшән мөсе.гман авылына килеп җиттем. Кырыйдагы бер фәкыйрь йортка кердем. Фәкать бер карт кына өйдә. Үзе дә хәер-сәдака белән генә туенып тора икән. Салкын корбан шулпасы ашатты. Ут кабызырг а теләсә дә мин кабызмавын үтендем. Ашап торганда күршедән бер бала керде. Мин качарга теләсәм дә карт:
— Курыкма, ул үзе дә шундый, дигәч, качмадым. Шул баланын атасы белән агасы, бу картныц утлы барысы унлап кешене бу авыл мөселманнары чех квферләрснә биреп җибәргәннәр икән. Мин балага:
— Сезгкц авыл тынычсыз икән, андый-мондый ип булса, мина хәбәр итәрсең, дидем.
Йокларга яттык. Бераздан бала йөгереп керде дә:
Абзый, сгягсн нинди кеше икәнеңне белергә киләләр. Куштаннар җыелып старосгаг а киттеләр, тизрәк кач! дигәч, мин каушап киттем. Бала:
Курыкма, абзый, әйдә, минем белән! дип алып чыгып китте. Мине курку алганнан-ала бара, змрат бик якын, халык шаулый. Бераздан тавыш басылыш. Әлеге бала килеп җитеп:
Абшй, ин,»е син турыга барсац, Чаллыга барып җитәрсең, дип юл күрсәтте. Мин киттем. Өйлә җиткәч, ял ип У« белән борчак чүмәләсенә утырдым. Йокыга кителгән, күземне ачсам, караңгыланып киткән. Миңа шунда төнне үткәрергә туры килде- Чаллыга җигеп бер танышка кердем. Ул мине ике көн кунак иткәч, туган илем Яуширматә китерде. Төнлә сәгать өчтә өйдә булып, ходага мең-мең шөкер иттем».
Гаяз әфәнденең сүзе шушында тәмам. Ниһаять, Гаяз әфәнде кайтты. Авылга шатлык тулды. Аны чехлар алып киткәндә көлеп калган кешеләр һәркайсы елап күрешергә килделәр. Чит авыллардан да күпләр килде. Өч көнгә кадәр күрешә килүче өзелеп тормады.
Шул көн бер бала тарафыннан Шәйхинең кайтканы оешмага хәбәр ителде. Сөйләүләренә караганда, Шәйхинец кечкенә баласыннан. «Әллә әтиең кайттымы?» дип сорагач. «Кайтты. Иртәгә солдатлар алып кайта да тагын бик күп кешеләрне, атларын әйтеп, Чистайга озаттырам, дип әйтә икән», —дигән. Икенде алдыннан Яуширмә авылы чолгап алынды.
Йәстү алдыннан өенә тентү төшерелеп, Шәйхине сандыктан табып алдылар. Шулай итеп, аның фетнәсеннән котылдылар.
Хәзерге көндә Гаяз әфәнде Кызылъяр волостендә һәм Волость мөселман комиссариатында рәис булып эшен дәвам иттерә. Авылны да хәтереннән чыгармый, һәрвакыт авыл кешеләрен, шулар жөмләсеннән, үзен суга салдырырга сәбәп булучыларга да дус мөгамәлә итеп, һәрвакыт юл күрсәтә Авылыбызда халыктан бурычка акча җыелып, 35 мең сумга Казаннан двигатель алынып, хәзер биналар корылып ята. Бу да — Гаяз әфәнденең гайрәте һәм авыл ярлылар комитетының халык белән яхшы мөгамәләсеннән килеп чыккан нәрсә.
Шулай, Гаяз әфәнде чехлар тарафыннан вәхшиянә рәвештә суга ташланса да, Алладан вакыт җитмәгәнгә күрә, сәламәт котылды. Фәкать ирек каһарманнарының ятим калган егерме икеләп балалары, канлы яшьләрен агызып, аталарын көтәләр. Никадәр көтсәләр дә, алар кайтмый инде. Алар вәхшиләр тарафыннан корбан ителделәр. Аллаһе Тәгалә аларның рухларын шат, каберләрен киң итеп, ятим калган балаларына сабыр җәмил ихсан итсен!