ШИГЫРЬЛӘР

Ашыктырма, гомер
Ашыктырма, гомер. Юллар алда Читен юл үтелми ашыгып Таудан аерылдың, мин туганда, кыяфәтсез соры таш булып: Хыялдагы сынны таш эченнән чыгарам дип сине, күп еллар һәр көн. һәр ел чүки чүкеч белән сине матурлыйм, дип бу куллар Сөзәк түгел юлым, ашыктырма, алда — кырыс таулар үтәсе.. Йөрәгемне генә тик талдырма бер күрермен биек түбәсен. Ашыктырма, якты дөнья төсе әле сиңа ныклап сеңмәгән. Яшьлекнең дә дулкыннары көче вакытында ташып бетмәгән Алгы көнгә әле түлим ясак, көтмим күктән бәхет тешәсен: Пигмалиондай. таштан үзем ясап, килә— гере сының сөясем
Хуш кайттың, туган тел
Хуш кайттың. туган тел! Хуш кайттың Иделгә Иделдә халкымда яшәргә мәңгегә. Туган тел Иделгә жыр булып тоелыр: авазыннан илгә, яңгыр-нур коелыр Нурланыр тирмәләр күңелләр гөмбәзе Җир иңләп, челтерәр туган тел чишмәсе Чишмәләр тавышын жиде җир ү I кәрер Җанга үз моңнарны
җиде җил күтәрер.
Хуш кайттың, туган тел, Хуш кайттың Иделгә, Иделнең — үз булып, Җанына сеңәргә!
Хуш кайттың — Сембергә!
Ник ТОТЛЫКТЫМ
Ник тотлыктым, кая бикләнде җыр? һәр мизгеле бәйрәм — яз кая?
Болыт, болыт... җанга тия яңгыр.
Ялгыз күңел сула, моңая.
Мәрт йокысы баскан тын көннәрем, кош каурые җилпеп уятмый.
Җилләр качып үбә җәй гөлләрен, күңел кураемны уйнатмый.
Миңа бәхет биргән, көч иңдергән җил дә качкан кая ул йөри7 «Капъйотмланган тормыш ыргагы тик эләктереп, җанны өстери.
Үз-үземнән сорыйм кабат-кабат: нишләде җыр? Нигә югалды?! Ахры, йолдызларым бирә сабак: «Чиксез бәхет — үзен җуя ул». .
Кача алсам иде
Нәни чакта ук мин үзгә идем, һич яратмый идем юашны... Чума идем һаман, тотам диеп, күл төбендә йөзгән Кояшны. Чаба идем, басам өстеңә дип качкан күләгәмнең артыннан. Әни көлә иде: «Ялгышкан бит,— бу кыз — булган малай затыннан».
Мин бүген дә, тузан каккан төсле, ике кулга тотып Җир шарын, гамәлдәге барлык кара көчне кояр идем- кагып тузанын...
Ялгыш теләкләр дә яши инде — җан ишеген ахры киң ачам.
Нәни чакта качкан күләгәмдәй Шуннан качсам иде ичмасам...
Ульяновск (Сембер) шәһәре

Реклама