Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРА ТАРИХТАН БЕР ЛӘҮХӘ


рак Сахалин утравыннан Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә хат килде. Русча язылган.
Хат эчендә тагын бер хат: кәгазе искергән, саргайган, өзгәләнгән Анысының датасы: 1945
ел, 6 март. Хат Сахалинга язылган һәм менә кырык биш ел буе шунда сакланган. «Бу мине.м
әнием мәрхүмәдән калган кәгазьләр арасыннан чыкты, белүемчә, аны әнинең атасы, ягъни
минем дәү әтием язган Ул язучы булган дип сөйли иде. әнием», дип я та татарча белмәүче бер
туташ.
Искергән хатның ахырында имза бар: «Сине сөеп атаң Зәбиров Укмасн»
Әйе, бу хатны XX 1асыр башында өч-дүрт китап чыгарт ан. әдәбиятта һәм тәнкыйтьтә
үз урынын алган шагыйрь Миргазиз Укмаси язтан.
М. Укмасиның исеме теге кара елларда байтак вакыт телгә алынмый тора Безнең заман
укучысы бу исемне 1945 елда «Совет әдәбияты» журналында тына күрә. Аннары КПССның
XX съездында Сталин-палач фаш ителгәч, татар әдәбиятында зур вакыйга була: «Татар
поэзиясе антологиясе» (1956) чыта Анда инде искә алынырта тиешле булган бик күп
шагыйрьләр, шул исәптән М Укмасн да бар Игътибар итик әле: шәхес кулыьпт каты
тәнкыйтьләп, авыру идеологиябезгә кислород ордергән XX съезд 1956 елнын 14 25 февраленда
эшли. «Татар поэзиясе антологиясе» наборта шул елнын 26 августында тапшырыла, главлит
(ул чордагы цензура) 25 октябрьдә рөхсәт имзасын куя
М. Укмасиның биотрафиясе шунда беренче тапкыр донья күрә Әмма шәхес- культының
өрәге яши әле антологиядә М Укмасиның әсәрләренә сүз башы язган Мөхәммәт ага Гайнуллин
да бу т урыда әйтми Орәк көчле дә соң 1986 елда чыгарылган «Совет Татарстаны язучы тары»
дигән белешмәдә дә М. Укмасиның шәхес культы корбаны булуы турында ләм-мим Югыйсә.
20—40 елларда кайда булган ул, әсәрләре ник күренмәгән аның'’
Шагыйрьнең оныт ы (исеме Нелли, үтенең татарча белмәгәнлегенә бик уфтана) язган
хатта М Укмаси биот рафиясспэ кагылышлы байтак мәгълүмат бар М. Гайнуллин төзегән биот
рафиядән безгә мәгълүм инде М Укмаси Балык Бистәсе районының Укмас авылында 1884 елда
туган. Саба ятында Сатыш мәдрәсәсендә укыган (алар алты-жидс ел буе мәдрәсәдә мине.м
әтием белән шәриктәш булганнар, әт и аны олылап искә ала иде).
Ә Сахалин хаты ниләр ача соң?
М. Укмасиның хатыны Заитовлар кызы булган Зантовларнын тарихы гыйльми
китапханәләрдә Әйт ик. университетныкында Анда шул ук Балык Бистәсе районы (элек Лаеш
оя те) Күгәрчен авылы мулласы Мохәммәгфат их мулла Мөхәммәтҗан Зантов әл-Күтәрмени
әл-Лаеши әл-Катани дигән авторның бер китабы саклана Ул 1900 елда Кәримовлар
матбагасында чыккан Исеме «Хәллүл мушкуләти фи кыйфияти тәкәүннү галәми» Ягъни
«Галәмнең яшәешенә кагылышлы мәсьәләләргә җаваплар» М Укмаси хатынынын әтисе булып
чыта бу автор Әмма мулла абзый фәнгә бераз хилафлык кертә бу хезмәтендә Җир әйләнми ул.
ә кояш сәҗдәгә китә, ди Тюрколог Н И Ашмарин моны бик нык тәнкыйтьли «Татар әдәбият ы
хакында» дигән хезмәтендә ул Орешпрг 1413 ел, «Вакыт» матбагасы! мондый
китапларны «ысуле җәдидкә каршы чыккан» китаплар тип атый һәм схоластиканың алдынгы
фикер үсешенә байтак зарар салганын әйтә (3 бит)
Е
Күгәрчен авылы исә Укмас тирәсендә генә икән.
Кем ул. кем ул шагыйрь Миргазиз Укмаси? Нинди төбәк ул бу яклар? Башта М Заитов,
аннан М Укмаси һәм инде шактый тынып торгач... Роберт Әхмәтжанов. С Шәкүров,
бертуган Равил һәм Рөстәм Фәйзуллиннар, Хәлим Җәләлов. Р Шәрәфиев, Кадыйр
Сибгатуллин һәм тагын әллә кемнәрне язган онык Нелли дә шул төбәкнең тамырларын эзли
бит. Хатның Язучылар берлегенең аппаратында эшләүче М Шиһаповка килеп керүе дә
очраклы түгел кебек Ул да — шул төбәктән «Ни чыкса, шулардан чыга» дигән бер әйтем бар
безнең Казан артында.
М. Укмаси матбугатта 1906 елда күренә, ягъни татар матбугаты ачылгач та. Шул ук
елда ул беренче китабын да бастыра. Аның шигырь җыентыклары турында гулы мәгълүмат
М. Гайнуллин тарафыннан төзелгән инде, монда аны кабатлап тормыйбыз Ләкин М.
Укмасиның ә^әби тәнкыйтьтә дә катнашуын моңарчы телгә алган кеше юк әле Аның
мәкаләләре «Йолдыз»да очрый. Аз санлы мәкаләләрендә ул татар әдәбиятын чүп-чардан
чистарту кирәклеге турында әйтә. Тукайга ияреп, әдәбиятта тәнкыйть кирәклеген кабатлый.
«Әдәбият сәхнәсенә теләгән шәхес хәйванын куа да чыгара.— дип борчылып яза ул.— Сак-
чы-фәлән булмагач, ник болай иттең?—дип әйтүче берәү дә юк. һәм ул сакчыны без бүгенгә
кадәр кирәксенмәдек тә, булганын да тәкъдир итмәдек. Китапчылар өчен булса — аның
булмавы мәтлүб (теләнгән). Алар хәзерге рәвештә булганда һәр мөхәррирнең заренә кәеф
мәшият (кәефләре теләгәнчә) хак биреп, мөхәррирләрне үз кадрильләренә биетәләр.
Изге фал булсын: берәр ел чорында татар дөньясында тәнкыйтьчеләремез сирәк-мирәк кенә
ялтырый башладылар. Бәгъзе әсәрләрнең яңагына яхшук сугып куйгалыйлар Мондый
тәнкыйтьләрдән Галиәс- гар Камал жәнаблары белән Галимҗан Ибраһимов жәнабларының
каләмнәрендә яхшук өмид күренә». Тәнкыйтьнең әдәбият үсешендәге ролен билгеләп, автор
Европада әдәбият бары тик тәнкыйть аркасында гына алга киткәнлеген әйтә («Йолдыз»,
1911 ел, 706 сан).
Шагыйрь буларак, М Укмасины үз заманында Г Тукай телгә ала 1910 елда Шәрекъ
клубында сөйләгән лекциясендә ул М Укмасиның «Килен» шигыре халык иҗаты нигезендә
язылганлыгын әйтә һәм аны трибунадан укый
М Укмаси зур шагыйрь булганмы соң? Юк, алай түгел, ул—урта кул. Тукай аны халык
иҗатына якын булганы ягыннан гына искә ала. М Укмасиның шигырьләре шәкертлек,
бәетчелек тирәсендәрәк, тагы да М Гафури. Н Думави, 3. Бәшири тирәсендәрәк әйләнә.
Ләкин кайвакытта. Г. Ибраһимов әйтмешли: «авызыннан энҗеләр дә чәчелеп» куя.
Агыйделнең агым суын кичкән чакта, Туя алмый
дәрьясыннан эчкән чакта И Ходаем, бер нәрсәң дә
кирәк түгел. Үз җанашым исләремә төшкән чакта.
Шуны язган кеше шагыйрь түгелмени?
Хәер, мәкаләмнең бурычы ул түгел. Бурычы — шагыйрьнең биографиясендәге ак
тапларга төс бирү Инде Нелли туташ язганнарны сөйлим. Недлинен әнисе — М Укмаси
кызы, ерак Сахалинда үләр алдыннан болай сөйләгән.
М. Укмаси Сталин төрмәсенә эләгә (елы күрсәтелмәгән) Аны Чистайга озаталар Шул
ук көннәрдә Заитовлар нәселен дә кырып чыгалар Заитовларнын Өфедә эшләүче, ике
институт тәмамлаган улларын төрмәгә альт юк итәләр, өч бала белән калган хатынын 1957
елга кадәр эшкә алмыйлар.
Миргазиз аганың да хатыны һәм ике кызы кала. Озак та үтми, хатыны авырып үлә. Ике
кызның берсе — Гайшә исемлесе шулай ук авыру була. Ятим калган шул ике кызны Укмас
авылы җитәкчеләре урамга куып чыгарып, йортны советкамы, колхоз идарәсенәме алалар.
Укмас авылының юньле бер хатыны бу балаларны үз йортына алдыра. Ләйлә исемле кече
кызы (Недлинен әнисе) әтисен эзләп Чистай төрмәсенә барып чыга Яшь кыз төрмә
начальнигына кереп елый: әни үлде, әтине чыгарыгыз, ди. Әллә шуның тәэсирендәме,
күпмедер вакыттан сон шагыйрьне төрмәдән чыгаралар. Ул ашыгыч рәвештә генә Укмас
авылына керә, теге хатыннан балаларын әлегә карап торуын үтенә, үзе юкка чыга. Бераздан
балаларын альт китә. Казанда фәкыйрь тормыш башлана. (Еллары билгеле түгел). Өйләнә,
үги ана теге ике ятимәне яратмый. Ләйлә ФЗӨне тәмамлауга, Казанны ташлап Ерак
Көнчыгышка китә Үги ана белән фәкыйрь әти кулында авыру Гайшә кала Ләйлә әтисе белән
хат алыша. Менә шагыйрьнең Сахалинга язган хаты. Хат 1945 елның 6 мартында язылган.
Рус графикасына
шагыйрь жита алмаган. Чистай төрмәсе - мәктәп классы түгел. Хатны дөресләп Һәм
кыскартып күчерәм. 1 1
«Кызым Ләйлә, сагынып сәлам соңында синең соңгы яман 21 февраль тарихлы
хатынны алдым, мин ана кадәр сина хат язган идем... Үзем сәламәт, төшләр белән car ашма.
алар наданлык, син культурный булыр! а тиеш... Мин үткән хатымда сине Казанга кайтару
мәсьәләсен куйдым... кайтасы булсан. яз. вызов җибәрермен, аны шунын өчен әйтәм. вызовны
агып та. син кайтмасан. вызов артыннан йорү мина ансат түгел, шуңа күрә конкре!ный жаван
яз. Казанда бөтен нәрсә арзан, тормыш уңай. рәтле булсан. бирермен, рәхәт яшәрсен. Мин
хәзер татарның атаклы язучысы, безнең алты көннәребез бик якты, бөтен халык дошманы
булган герман пычракны без. советлар иле. итек астына салып таптадык, безнең хөрмәтле
Сталин якты кояш күк һаман югары күтәрелә һәм Наганыбызны да күтәрә. Без бәхетле, син.
кызым, зарланып язма, үттеләр инде, безнен Ватан бөтен жир шарында иң зур урынны би.тн.
ал без. гөл без. Мин кичә картайсам да. бүген яшь, шат һәм рухлы, минем кызым да шундый
булырга тиеш.
Кызым! Бу кәгазь — апаннын дәфтәре. С иңа хат язганда йүри шуны алдым, рәсем һәм
язулары да аныкы, бу кәгазьдән апан исе килә. анын истәлеге булсын дип жмбәрәм. Моны
сакла, ул сиңа истәлек. Апан больница! а кергәндә анын чәчен кискәннәр иде. мин аны алып
кайттым, сина бирермен дип. Ул миндә исән саклана, ул минем ин кадерле нәрсәм. Син хат
язарга бик ялкау, мин карганган. минем бер хатыма каршы биш хатың булырг а тиеш. Син язг
ан хатларында 2 биттән сон 4 бит куясын, жүләрләр аз табылырлар, дөньяда ин яхшы нәрсә
—искренность, шулай булмаган кеше, алдыйм дип үзе алдана. Сине сөеп атаң: 1әбиров
Укмаси. 1945 ел. 6 март».
Дәфтәрдән каерып алган кәгазьнең дүртенче битендә зоология дәресеннән рәсем. Буявы
уңган инде. Миргазиз агай шәрехләмәсә. нәрсә икәнен дә беләсең юк. Әти кеше исә. үлгән
кызын сатынып. рәсем астына бодай дип язган «Монда апаннын язуы. Черепахаларны һәм
микробларны эшләгән рәсеме. Хуш. кызым. Мин әле озак яшим. Ватаным өчен язып бетерәсе
күп кенә хезмәтләрем бар».
Бичара авыру кызының рәсем астында язу «Сеть фиброцитов в е шик юн желудке
черепахи обработана Ад № 03»
Бу хакта мин кайбер шәрехләр бирергә тиешмен
«Мин хәзер татарнын атаклы язучысы» Бу - нәрсә? Мактанумы, ялганмы* Кызын
алдаумы?
һич юк Күпме сдлар «идән астында» яшәюн шагыйрь 1945 елда кинәт кенә «Совет
әдәбияты» журналында басыла башлый. Егерме биш елдан соң! 1945 елда аның әлеге
журналда Ленин». «Җиңү бәйрәме», «Безнең бишек». «Тукайны сагыну». «Каюм абый
Насыйри» әсәрләре басыла Иә. әйтегез әле. бүгенге кайсы язучының «Казан утларыянда бер
елга биш тапкыр әсәр бастырганы бар9 Биш елга бер күренеп алсаң, рәхмәт әйтерсең'
Тоткынлыктан чыккан әдип өчен нинди зур бәхет ул! Димәк, әлеге сүзләрендә ул хаклы
Иптәш Сталинны мактау. Чын күңелдәйме'’ Казан шәһәре 1945 елда шулай, шагыйрь
әйткәнчә, бик җиңел. рәхәт яшәгәнме* Миргазиз ага ялган сөйлиме’ Бу катлаулы мәсьәлә
Моңда берничә факторны истә тотарга кирәк
1. Хат «закрытая зона»га Япония чигенә бара Әле «империалистик Япо ния» белән
исәп-хисап өзәссләр алда август аенда Хатның авторы элеккеге сәяси тоткын Илдә цензура
яши Хәтерлисезме’ Фронттан килгән хатларда өчкырлы печать була иде: «Просмотрено
военной цензурой» Сталинны. Казанны мактау кабат тормәгә керәсе килмәүдән
2. 1945 елда тормыш рәхәт булганмы? Төрмәдән иреккә чыккан кешегә
тормыш, һичшиксез, рәхәт Ачмы син. ялангачмы эш анда түгел Ин әһәмияг- лесс - - иректә
,
...Шуның өстенә шагыйрь һич тә көтмәгәндә елына биш тапкыр гонорар ала Гонорар ул
ШУНДЫЙ акча - ул гел инде хезмәт куймыйча гына килеп кергән сыман була' Әйе. М Укмаси
1945 елда бәхетле булган Шунын өстенә әле «Совет әдәбияты» журналында анын тагы икс
материалы ята. алары 1946 елда басылачак
Шат ыйрь ялганламаган
М Укмаси 1946 елның көзендә үлә. Шуннан алда гына аны Язучылар берлегенә әгъза
итеп алган булалар Бездәге алак-шалаклык 1956 елда чыккан «Татар поэзиясе антологиясенме
анын үлгән елын 1974 дип күрсәтәләр Кеше кадерен белмәүнең бер мисалы инде бу
Недлинен хатында тагын нинди мәгълүматлар бар? Аның әнисе Ләйлә үзенең бөтен
тапкан акчасын Казанга, әтисенә җибәреп барган. Кием-салым белән посылкалар җибәргән.
Үги ана исә боларны сатып, байтак акча туплаган. 1946 елда Миргазиз ага. паралич алып,
түшәккә егыла. Ләйлә Казанга кайтмый, үги ана белән мөнәсәбәтләр киеренке була.
Бары тик 1962 елда гына Ләйлә, үзенең кызы Неллине ияртеп, Казанга кайта: әтисе
яшәгән йортны эзләп табалар Бишбалта бистәсендә Аларны өлкән яшьтәге бер карчык өенә
алып керә, чәй янында менә ниләр сөйли.
М. Укмаси түшәккә егылгач, аның янына бер язучы килеп йөри Карчыкның әйтүенә
караганда, гомеренең соңгы чорында Миргазиз ага фантастик әсәрләр язган, арадан берсе —
айга сәяхәт турында Килеп йөргән язучы — Миргазиз аганың, имеш, кулъязмаларын
үзләштергән Озак та үтми, үти ана да үлә. Мәетен озатып, өен җыештырганда аның түшәге
астыннан бик күп акча табып алалар.
Нелли ул вакытта татарча бераз белгән әле. Хәзер исә бер авыз сүз белми һәм моңа
уфтана Үзе, күрәсең, укытучыдыр — чөнки хатында бер генә орфография хатасы юк. Казан
ягы татарларыннан торган бер поселокта эшли. «Бабам ничә тел белгән, ә мин, аның оныгы,
нибары рус телен генә беләм»,—дип сыкранып яза ул.
Недлинен бик тә, бик тә Укмас авылын күрәсе килә! Әнисе сагынып искә ала торган
була бу авылны.
Бу кызның хатларында—шагыйрь язмышы, милләт язмышы...
Аянычлы, күз яшьле язмышлар. . Әйткәнемчә, бабасының хатын ул Язучылар берлеге
идарәсенә җибәргән «Письмо высылаю. Татарии оно нужнее»..