Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Нигә өшим?
Чит жирләрдә.
Җирсү күңелемне,
Казан, синең, йөрәк утларың Җылыттылар, җанны дөрләттеләр Кире борып үлем укларын
Ул вакытта
Җанга җылы бирде.
Казан, синең җиләс җилләрең.
Без сагынган кебек.
Сагындың син безне
Җылы хатлар язып җибәрдең.
...Ничә еллар инде кайтканыма.
Нигә өшим9 хәл юк атларга Әллә, Казан.
Йөрәк утларыңны
Бетердеңме биреп язларга?
Юл юк кеше булып атларга.
Басып торам барсын онытып...
Һәр гаң саен сайрый бер моңлы кош.
Кочып «Аккош күле» каенын
Мин дә ялгыз яшим, и моңлы кош
Ташып торган чагы кайгымның
Дошманың күп. диләр кәккүкләрем.
Кая китеп без те дусларым?
Кай чакларда якын дусларың да
Эшли икән дошман кушканын
Каеннарга сара моң-сагышым.
Урман эче моңсу — иңкүле.
Сайра, сайра, моңлы сандугачым «Аккош күле» бит ул моң күле
Сафуан МУЛЛА-ГАЛИ (1927) шагыйрь. «Сашм бирам». «Кезге балкыш», «Биздерсалар туган җиреңнән» исемле китаплар авторы Казанда яши
Сафуан
Мулла-Г али
...Иелде баш —
Тамды күздән яшем.
Алтмыш җидем үтте — ут йотып.
Бал йотмадым шул яшемә кадәр — Басып торам барсын онытып...
Гүрничә
Айга кара, айга кара — Ай бездән сезгә бара. Көн дә барып күрер идем, Их. якын булса ара...
Бер килеп тә чыкмыйсың бит. Саргайттың сагындырдың: «Себеркесез чабындырдың». Өзелде сабырлыгым...
Үзем барам яннарыңа.
Түзә алмыйм күрмичә. Бергә булсак, синең миңа — Җир өең дә гүрничә...
Түзә алмыйм күрмичә. .
Бик авыр шул...
Болгана күктә болытлар. Тагын күпме болганыр. Юлым ерак — баш өстемә Коеп ява боз-яңгыр...
Болыт гел бер җирдә тормый.
Болыт үтеп китәдер.
Тик йөрәгемдәге бозны Кем эретер икән бер?
«Эретәм». дигән «дусларым» Эретә алмадылар Алдандылар
Үзләре дә —
Тик мине алдадылар...
...Болгана күктә болытлар.
Болыт иле болгавыр — Йөрәгемдә эремәгән Бозны йөртү бик авыр шул, Бик авыр...
Бәхетем, таң атмадың...
Киңлекләргә очар идем Булса үз канатларым.
Җаным күпме талпынса да. Бәхетем, таң атмадың - Алсуланды офыкларың Кояш чыгар күк булып. Тик сине көн дә каплады Килеп бер кара болыт Ник ул болытны кисмәдең. Юк идеме канатың? — Ничә гасыр сине көткән Йөрәгемне канат тың...
... Канат сызның бәхете дә Канатсыз була икән Мин канатсыз яши алмыйм Азатлык игълан итәм. Азатлыгым канат булсын Киңлекләргә очарга!
Шунда гына үз бәхетем Килер мине кочарга - Киңлекләргә очарга!
Кичекмә!
Улларыңа юлдаш булсын тулпар. Кызларыңа булсын сандугач. Моңаясың, татар.
Саргаясың.
Чит җирләрдә илне сагынгач.. Канлы яшең гашны тишә синең. Тама-тама гамын кич-иртә. Өмет өзмә, татар.
Ничек 1ә
Кайт илеңә юлга кичекмә!
Изге синен кылган гамәлләрең. Ходай сиңа бирсен сабырлык. Эштә тиң юк сиңа.
Акылыңны
Илгә нигез игеп салырлык . Күгәрмәде көмеш күңелләрең, Тугры хезмәт ит ген гомергә Кайгы-хәсрәт булды сакчыларың. Сагыш белән булдың гел бергә. Гасырларны үтеп адашмадың. Гел якты гаң булды кыйблаң. Гомер бакый тыйнак булдың, татар. Тик бәхетләр генә ким булган..
Көтә сине ага-баба җире. Якташ, изге юлга кичекмә Алла юлдаш булсын. Явызлыкны Без җиңәрбез утлар кичеп гә Кайт илеңә, гатар. Кичекмә!