Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шагыйрь Нур Гайсимга — 80 яшь


Яфракларын сслки-селки Шаулый карурман Бер кечкенә малай бара Урман юлыннан Үзе ашыга, үзе карый Тирә-ягына Ике кеше килеп чыкты Анын янына
Шулай башланып киткән бер шигырь бар иде балачакта безнең— дәреслек- ләребездә, һәм без аны бик яратып, яттан сөйләп йөри идек. Шигырьдәге малай- Олег исемле, ул, әлбәттә, чын патриот һәм советча сак, аңлы пионер: үзенә очраган теге «ике кеше»нең шпион икәнен чамалап алып, аларга «көнчыгыш ягын көнбатыш дип күрсәтә» дә, штабка чаба һәм аларны тоттыра.
Беркатлы, саф сюжет Шикле кешеләр эзләү, аларны фаш итү чоры бу. Без шуларны бернинди икеләнүсез кабул итеп үстек. Без —шул чор җимеше
Төне буе Нур Гайсинны укып, Уянылган соңлап барсыннан.—
дип яза шагыйрь Марсель Галиев тә үзенең балачагы турында. Менә без өйрәнгән чынлык, менә — безнең дәвер поэзиясенең кайбер хикмәтләре! Хәзер, әлбәттә, моңа ышану кыен, әмма ул чакта без укучылар гына түгел, шагыйрьләр үзләре дә бу чынлыкка — «мәңгелек, бөек совет хакыйкате»нә ихлас мөкиббән иделәр ләбаса! Ә бит әлеге шигырь авторы Нур Гайсинның (Нурулла Әхьяр улы Гайсин) үз тормышы да бер дә әкияти-шигъри булып башланмый: 1914 елның 2 ноябрендә хәзерге Башкортостанның Чакмагыш районы Әхмәт авылында туып, җиде яшьтән тулы ятим калып, авырлыклар күреп үсә ул... Укырга омтыла: башлангыч белем алгач. Уфада телеграфистлар курсында укын, Баймак. Зилаир районнарында элемтәче, телеграфист булып эшли, аннан Зөя шәһәре төзелеш институты, соңрак Казан педагогия институты рабфакларында белем ала, укытучы булып эшли һәм шунысы кызык студент елларында ук аның бер-бер артлы китаплары («Ватаным өчен». «Зәңгәр күктә» һ б.) басылып чыга башлый, утыз җиденче еллар—татар әдәбиятының асыл вәкилләре юкка чыгып, әдәбиятка яшьләр килгән, әдәбият үзе дә «яшәргән» чорлар бу! Аннары Ватан сугышы. Фронтта взвод һәм батарея командиры булу._ 1946—52 елларда Казан татар театры училищесында директор урынбасары булып эшләү. Яңадан Совет Армиясендә хезмәт — бусы инде Ерак Көнчыгышта. 1952—53 елларда Аннары тик язучылык хезмәте. Ватанга, партиягә хезмәт итү.
Гадәти биография, «совет чоры кешесе»нең типик гомер юлы... Бүгенге күзлектән караганда, бәлки, яшьләрне уйландырырлык, кайбер алданулар белән узган кеше, халык, ил язмышы Бәлки, чын бәхет — иҗади гомердәдер? Чыннан да. Н. Гайсин —ике дистәгә якын китап авторы Нигездә — балалар өчен шигырьләр. пьесалар һәм «Кызыл ыштанлы малай» кебек документаль повесть, хикәяләр. «Таза Мортаза» кебек популяр китаплар, җырлар.
1950 елдан ул Язучылар берлеге әгъзасы.
Гыйбрәтле, озын гомер иясе Нур аганы 80 яше белән котлыйбыз. Әйе, гомер урманы, «яфракларын селки-селки», шаулый да шаулый әле. Анда бүген дә нәниләр, бүгенге көн геройлары йөри, мөгаен!