Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ ҺӘМ НӘСИМИ


уг үт йөз башы татар әдәбиятын Г. Тукай, Дәрдемәнд, Ш Бабич, Н Думави. М ААГафури, һ. Такташ
кебек күренекле шагыйрьләрдән башка күз алдына китереп булмый. Шул рәттәй, давыллы романтик
һәм гыйсъянчы Сәгыйть Рәми- ев тә үзенчәлекле иҗаты белән аерым бер урын алып тора. Анын шигъри
дөньясында рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятлары йогынтысы күзгә ташлана Шулай да С Рәмиев
шигырьләрендәге Көнчыгыш классик поэзиясе традицияләренә тукталып китү бүгенге көндә
әһәмиятлерәк булыр. Чөнки хәзерге вакытта тагар әдәбияты үзенең көнчьпыш тамырларына янадан
әйләнеп кайта башлады
Фарсы-тажикның, гарәпнең урта гасырлар классик әдәбияты күп кенә гөрки. шул исәптән татар
шагыйрьләре өчен дә үзенчәлекле осталык мәк гәбе булды. Көнчыгыш классикларының XX йөз башы
татар шагыйрьләре һәм язучылары иҗатына булган йогынтысы турында күп кенә тикшерүчеләр әйтеп
үткәннәр иде инде. Көнчьпыш Яңарыш чорының фәлсәфи, социаль, эстетик һәм этик идеяләре XX йөз
башы татар әдәбиятында моңарчы булмаган искиткеч зур көч белән янадан барлыкка килә Моны Г Халит,
X. Мнннегулов. Р Ганиева хезмәтләре раслый «Татарларның Фирдәүси, Хәйям, Низами. Гаттар. Руми,
Сәгъди, Нәваи һәм башка урта гасыр шагыйрьләренең бөек әсәрләрен белүләре Идел һәм Урал буе
укучыларының шактый зур интеллектуаль дәрәҗәсе. татар әдәбиятының бөтендөнья цивилизациясенең
ин тот ары казанышларын үзләштерергә сәләтле булуын күрсәтеп тора», дип яза хәзерге чор галиме
Хагыйп Миңнетулов
Сәгыйть Рәмиев гарәп, фарсы телләрен. Көнчыгыш, бигрәк тә фарсы әдәбиятын Сәгъди, Хәйям.
Хафиз. Рудаки һәм башкалар әсәрләрен яхшы белгән. Шуңа күрә, һичшиксез, урта гасыр Көнчыгышының
күп кенә шатыйрь һәм фикер ияләренең С. Рәмисвкә йогынтысы булган Бу хакта шагыйрьнең иҗатын
өйрәнүче К Гыйрфанов, Г Халит. Ш Садрстдиновлар язып үткәннәр иде инде
Көнчыгыш классик поэзиясендә пантеизм идеясе аерым яңгыраш казанды. Алдыш ы карашны
чагылдыру чарасы, кайчак хәтта хөр фикерлелек һәм атеистик идеяләр хезмәтен үтәгән урта гасыр
пантеизмында алла һәм җиһан күтәренке рухлы бербөтен игеп санала Моңа кадәр аллата тына кайтарып
калдырылган бар нәрсә, алар аңлатканча, табигать җимеше дип игълан ителә. Кеше «затвтан. «җан
иясе»ннән яңа мохит тудыручы, аны барлыкка кигерүче алла дәрәжәсенә күтәрелә
Зирәклек һәм матурлык җәһәтеннән югары дәрәҗәдә торучы Көнчыгыш Фәлсәфи поэзиясенең
күренекле вәкилләренең исемнәре суфичы тык белән бәйле Бу фәлсәфи юнәлеш артына кара
реакционерлар да. алдынгы фикерле кешеләр дә яшеренә торган булганнар Нәкъ менә соңгылары
мөселман илләрендә Яңарышны чагылдыручылар исәбенә керә. Суфичылык мөстәкыйль фикер йө ртергә
һәвәс кешеләрне үзенә һәрчак тартып торган. Суфичылык атамасын куллану ислам чикләрендә калып,
чынбарлыкта аннан читкә чыгарга мөмкинлек гә тудырган Шуңа күрә мөселман дөньясының күп кенә
эшлекле.тәренең суфичы тык йогынтысын читләтеп үтә алмаулары бер лә гажәпләндерми. Бу хакта совет
Көнчыгыш белгече Е. Бертельс язып үткән иде (Е Бертсльс. Очерк истории персидской литературы Л.
1923. 52 б). Ибн-әл-Фәрид. Җәләлетдин Руми. Җами һәм батика күп кенә күренекле шагыйрьләр
суфичылык вәки гләре булганнар
Татар әдәбияты да суфичылык йогынтысыннан читтә кала алмый Суфичылыкның урга гасырларда
татар җәмгыятенең идеолог ик компоненты булуы һәм
үзенең чагылышын әдәбиятта табуы турында Рафаэль Мөхәммәтдинов та язып чыкты («Мирас». 1993 ел.
№ 12. 86 б.). Бу юнәлешнең яңадан көчәюе XVII гасыр азагы һәм XVIII гасыр башына туры килә.
Мәсәлән. Мәүлә Колый. Утыз Имәни. Шәмсетдин Зәки һәм башка шагыйрьләр иҗаты суфичылык
хыяллары белән сугарылган. Ләкин XIX гасыр урталарына суфичылыкның татар әдәбиятына булган
йогынтысы кими төшә һәм бөтенләе белән югала дип әйтергә була.
XIII—XIV гасырларда Әзербайжанда. суфичылык нигезендә, ул чорның барлык алдынгы
карашлы кешеләрен берләштергән хуруфизм барлыкка килә. Хуруфизм бары тик ике дөньяны
Галәм белән Кешене генә таныган. Әзә- рбайжан тарихы һәм әдәбияты белгече Зумруд
Кулизадә хуруфизм һәм аның вәкилләре турында түбәндәгеләрне язып үтә «Хуруфистлар
гыйбадәт илә түземлекне кабул итмиләр, алар буйсынмыйлар, буйсынырга чакырмыйлар да.
Алар уйлаганча, кеше бөек һәм аның һәрбер теләге гамәлгә ашырга тиеш. Хуруфизмнан
гыйсьян рухын аерып алып булмый» (3 Кулизаде Хуруфизм и его представители в
Азербайджане.— Баку. 1973. 71 б). Хуруфизм. ул чор акыл ияләрен кызыксындырган иң зур
юнәлеш буларак, күп кенә Көнчыгыш, аерым алганда. Әзәрбайжанның талантлы шагыйрьләре
иҗатына шактый зур йогынты ясаган. Хуруфизмны яклаучыларның берсе Көнчыгышның ши-
гъри һәм фәлсәфи фикеренең күренекле вәкиле әзәрбайжанлы Сәид Имадеддин Нәсими иде.
.
Суфичылык белән хуруфизмның төп фикерләрен ачыклау безнең өчен бик мөһим, чөнки
Нәсиминең дөньяга карашы шулар йогынтысында калыплашкан. Ә Нәсиминең дөньяга
карашының төп нигезе исә бөтен ижаты дәверендә пантеизм иде. Биредә Көнчыгыш классик
фәлсәфи поэзиясенә һәм. барыннан да элек, хуруфизм белән пантеизмга мөрәҗәгать итү дә
очраклы гына түгел. Бу традицияләр. Ш. Садретдинов билгеләп үткәнчә. 1905 ел революциясе
нәтиҗәсендә яңа көч белән Сәгыйть Рәмиев иҗатында яңара һәм шәхес идеаллары белән тыгыз
үрелә. Нәсими иҗаты исә безнең өчен С. Рәмиевнең гыйсьянчылыгын анлау юлында куәтле
чыганак булып тора. Сәгыйть Рәмиевнең рухи һәм иҗади эзләнүләренә гыйсъянчылык. Хәйям.
Хафиз. Нәсими һәм башка шагыйрьләр иҗатындагы бунтарь һәм атеистик фикерләрнең бигрәк
тә аваздаш булулары турында Р Ганиева хезмәтләрендә ачык әйтелә. «Моны заман таләп итте
XX йөз башы татар дөньясында. Көнчыгыш поэзиясенең бу сыйфатларын үзләштерү
әһәмиятле бурычларның берсе иде»,—дип яза ул (Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. 3 том.
К.. 1986. 524 б.)
Кешене илаһилаштыру. аның матурлыгын күтәренке рухта җырлау Көнчыгыш фәлсәфи
поэзиясенә хуруфизм һәм Нәсими шигырьләре барлыкка килгәнче ук хас булуына карамастан,
нәкъ менә Нәсими тарихка Кеше җырчысы, аның иҗаты бөтенләе белән һәм аерым алганда,
һәрбер газәле. Кешегә мәдхия булып керде. Бу хакта 3. Кулизадә алда әйтеп үткән китабында
яза.
Нәсими күк. С. Рәмиев тә үз чоры өчен бик укымышлы, белемле кеше булган Ул
Көнчыгыш классик поэзиясен, рус. аның аркылы Көнбатыш Европа әдәбиятларын бик әйбәт
белгән Гарәп, фарсы, рус телләрен су кебек эчкән Мәдрәсәне бетергәч. С. Рәмиевне шунда
фарсы телен укытырга калдыралар Аның Көнчыгыш шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен
фарсыча яттан сөйләп йөрүе турында замандашлары язып калдырган. Рәмиев рус язучыларын
яратып тәрҗемә иткән Шагыйрь исеме белән татар әдәбиятында яна сыйфатлы, кешенең
бөеклеге һәм матурлыгына дан җырлаучы, актив романтизм барлыкка килүе бәйле Мондый
романтизм татар әдәбиятына алга китү өчен бик кирәкле булган.
Нәсими өчен Кеше «галәмнең тирәли әйләнә торган үзәге»,— дип әйтеп үткән иде
азәрбайҗан шагыйре Микаэль Рафили («Литературный Азербайджан». 1939 ел. № 11. 43 б ).
Нәсиминең шигырен укып карыйк
Мин хәрәкәтсезлек терәге, ләкин көн артыннан көн. ел артыннан ел Минем тирәли кояш
әйләнеш ясый, йолдызлар әйләнә.
« Үз-үземне мактау»
(биредә һәм башка очрак зарда русчадан сузгә-сүз тәрҗемә безнеке - Ч 3
Нәсими Кешене Галәмгә тиңли. Галәм аның сурәтендә — бөеклек, үлемсезлек. мәңгелек
хәрәкәт. Галәм образы С. Рәмиев поэзиясенә дә үтеп керә, ләкин инде икенче төрлерәк, һәм бу
табигый. Галәм сурәте Рәмиев өчен бер мәгънәле генә түгел Бер яктан ул — якгылык
чыганагы, шагыйрьнең җаны яши торган урын, ул аңар бәхет, камиллек, теләктәшлек эзләп
ашкына:
Күрәм гали вә шатлыклы.
Галәм алда, бар ул алда Минем тик бер тәнем монда. Үзем күктә, мәләк анда
«Курам гали...»
Ләкин шул ук вакытта, чынбарлыктан дошманнарын таба алмыйча. Рәмиев янә 1 алам сурәтенә
мөрәжәг ать итә. Хәзер инде галәм ша! ыйрь өчен жир белән берлектә ана каршы тора торган көч
(«Дөньяга». «Кеше»).
Кешене илаһилаштыру. башкача әйткәндә -алланы кешегә әверелдерү С. Рәмиев иҗатына да хас.
Шаг ыйрьнең «мин — алла» дип раславы безгә Нәсиминең «алла кеше улы, кеше ул бөек» дигәнен
хәтерләтә
Әзәрбайжан әдибе М. Дадаш-задә болай ди «Нәсими алланы инкарь итми, ислам кануннарына
каршы кеше күңеленә» урнаштыра» (Дадаш-заде М Азербайджанская литература. М . 1979 53 б ) Аның
белән килешми мөмкин түгел:
Мин. Нәсими. алла белән тоташмын. һәм үлемсез мин. мин алла үзе!
«Синең куз.1әрең<>ә»
«Алла» дигән ши!ырендә Сәгыйть Рәмиев гә алланы тулаем кире какмый, киресенчә, ул анарга гына
баш ия Ләкин, алланы зурлап. Рәмиев һич кенә дә үзендә кешене түбәнсетми. Кеше белән алланы тиңләп,
кешене алла дәрәжәсенә күтәрә.
Белам тик; бу җаным аннан
Яратылган, мин ул. ул мин
Әйтеп үгәргә кирәк. Рәмиев «мин алла» дип. Нәсими кебек аерым бер тәгълимат таратучы булмаган.
Нәсиминең поэзиясе белән фәлсәфә күп дәрәжәдә дингә, руханиләргә ялкынлы протест ул. Рәмиев
гыйсъянчылыгы исә аллага каршы көрәш түгел, ә бәлки, татар әдибе Хәсән Хәйри язганча,
«индивидуалистлык бунты, шәхеснең «эчке алласын» ачуы, «мин»лекне даулау иде» (X Хәйри. Һади
Такташ. К.. 1984. 33 б.).
Кеше Нәсими өчен дә, Рәмиев өчен дә зур көчкә ия. ул үзеннән өстен хакимнәрне танымый
Солтан да. шаһ га син. алла да син. син барыннан көчле.
Нәсими. «Носихет».
«Мин» димен мин. «мин» лиднсөм.
Миңа бер зур көч керә.
Аллалар, шаһлар, кануннар Булалар бер чүп кенә
С. Рәмиев «Мин».
Нәсими дә. Рәмиев гә һәркайсы. һәр кешегә түгел, ә азат, иң боек тәртип кешесенә дан жырлыйлар
Нищие. Бальмонт. Җәбран кебек. С Рәмиевнен замандашлары да үг ижаг.гары белән нәкъ шундый
кешене данлыйлар. Нәрсәдән гыйбарәг соң кешенең гчке иреклеге’ Рим философы, стоицизм вәкиле
Сенека сүзләренә карагайда, «кешеләрдән дә. аллалардан да курыкмауда. Үзенә үзен хужа булу бәя биреп
бетергесез бәхет» (С Сатыбекова Гуманизм Аль-Фара- бн Алма Ата. 1975. 45 б) Нәсими белән Рәмиевнен
лирик геройлары алладан да. патшадан да. кешеләрдән дә курыкмый. Алар үзләренә үзләре хужа. алай
гына да түгел. алар жир һәм галәм хуҗалары Бу хак га безгә Нәсиминең Н Гребнев русчага тәрҗемә иткән
«Источник жизни». С Рәмиевнен «Мин» дигән шигырьләре әйтеп тора.
Нәсими белән чагыштырып караганда. Рәмиевнен лирик герое хәрәкәтчәнрәк шәхес Бу очрак га ул
Гомәр Хәйямгә якынрак Рәмиев чынбарлыкка ләгънәт яудырып кына калмый, ул баш күтәрә, күтенә дә.
алласына да каршы чыга
Жирсуын ла яндырыр һәм
Күк гарен ватар илем'
«Дчньчга»
Булыр бер көн: ватар, көл итәрмен Гарше көрси, соман, тәхетеңне!
«Маҗид сүзе».
Ләкин Рәмиевнең лирик героенын җимерүе— төзү хакына. Башка халыклардагы
Рәмиевнең замандаш шагыйрьләре иҗатлары да яңа тормыш хакына иске тормышны инкарь
итә.
Нәсиминең фәлсәфи поэзиясендә кеше идеалы — өндәүче, фикер иясе, үзенең асылына
төшенгән кеше—кеше-алла. һәм шул ук вакытта ул —үзенең чәчәк аткан җәннәтен җирдә
тапкан гади бер кеше Рәмиев тә җәннәтне күктән эзләми, ул да аны ахирәттә түгел, бу
дөньяда тапкан:
Аяк баскан җирем барсы
Гөлстан бер. җинанлардан.
«Алла.»
Пантеистик суфичылык кешегә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләгән.
Пантеистлар матурлыкны һәм мәхәббәтне бөтен галәмне җанландыручы илаһи көч итеп
аңлаттылар. Барлык кыйммәтнең үлчәме итеп Нәсими дә мәхәббәтне сайлады. Нәсими илаһи
яктылыкны Матурлыкта күрә, ә матурлык үзенең гәүдәләнешен шагыйрьнең сөйгәнендә
тапкан. Аның җирдәге матурлыгында — Алла үзе:
Җаным, синең күңелеңдә алла үзе яши.
«Җаным, синең куңелеңда...»
Алла, Кыйбла, Мәккә гыйбадәтханәсе, хур кызы. Коръән сурәсе, дип дәшә Нәсими
сөйгәненә — гади җир кызына:
Син хур кызы, син — Коръән сурәсе.
Алла дип әйтергә кирәк сиңа, Ялгыш, кеше, дип атыйлар сине.
«Син — хур кызы»
С. Рәмиев тә олы, саф мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлый. Ул да гади жир кызы
алдында баш ия. аңар үзенең иң нечкә хисләрен илтеп җиткерү рухы белән яши («Ул».
«Син», «Җәмилә», «Кайвакытта уйлыймын мин ..»). Рәмиев сурәтләвендә хатын-кыз җирдә
һәм җиһанда булган барлык матурлыкны үзенә җыйган («Ул»). Сөйгәне хакына Рәмиев
бөтен кануннардан баш тарта, бары тик аңар гына табына («Җәмилә») Рәмиев өчен сөйгәне
—үзенең «мин»е белән бертигез рәвештә аңа җан өргән илаһи зат:
Мине утка аткан да —син.
Мине суга салган да —син.
Утта янсам, суга батсам.
Тартып алган аллам да — син!
«Син».
Урта гасырларда ук Көнчыгыш шагыйрьләре хатын-кызны ир-аттан рухи яктан
көчлерәк дип санаганнар. Хафиз газәлләреннән күрәбез ки: шагыйрь Сөйгәне алдында аның
бөеклеге һәм чын мәгънәдә Хатын-кыз булганлыгы өчен баш ия:
Беркем алдында да баш имәгән идем,— Ул килә башласа йөзтүбән егылам
«Күңел — ул нибары савыт...»
_ Рәмиевкә кайтсак. Ш. Садретдинов болай дип яза: «Ул гади татар кызы образын иҗат
итеп, аны Ләйлә. Ширин. Зөләйха дәрәҗәләренә генә түгел. Алла образына хәтлек күтәрә,
аңар табына, аның өчен үлә һәм яңадан туа»
Хатын-кызны дәрәҗәләү Рәмиевнең прозасына да хас .Аның пьесаларының берсе шулай
атала да. «Яшә. Зөбәйдә, яшим мин!» (Шагыйрьнең хатын-кызны яклап чыгуының
кыюлыгын, бу теманың ул чор өчен татар әдәбиятында яңа
булуын шуннан гына да күреп була: әлеге пьесанын бер тиражы руханилар таләбе белән яндырыла)
Рәмиев үзенең ижаты белән кешелек дөньясының хатын-кызга никадәр бурычлы булуын
күрсәтә белде. Күп кенә татар тикшерүчеләре, гади татар кызын аллага тиңләп, ана дан җырлау
безнең әдәбиятта 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә генә мөмкин булды, дип килделәр Ләкин без
мондый фикер белән килешеп бетә алмыйбыз. С Рәмиевкә һәм башка XX йөз башы
шагыйрьләренә кадәр. X гасырның беренче яртысында ук Габделжаббар Кандалый гата р
кызларына дан җырлаган. Аның хатын-кызга багышланган күп кенә шигырьләре, үгет-нәсихәт-
тән азат булмаса да. алар арасында хатын-кызны яктылык нуры, хур кызлары белән чат ыштыр!
аннары да аз түгел:
Күрдсксм сагьәт җиһанда китде зольмәт, килде нур. Йә кояш сән. йаки ай сән. йаки
җәннәт эчрә хур'
«Бер тамссем caPup y.tca...»
Кандалый иҗатында фанатиклыкка каршы протест та. кеше өчен бәйсезлек теләге дә.
алланын үзе белән бер дәрәҗәдә булырга омтылыш та яңгырады («Бу илләрдә торып калсам .»).
Шәхеснең уянуы, үзенең кешелек дәрәҗәсен аңлавы инде ул чорга ук хас булган А
Сибгатуллина. Габделжаббар Кандалый тормышта да. иҗатында да гыйсъянчы булган, дигән
фикерне уздыра Кырыгынчы елларда язучы М Гали «татар әдәбиятында С. Рәмиевкә кадәр
аллага каршы мондый көчле формада бунт түгел, «каш астыннан караш» та булмаган», дип язып
чыкты. («Совет әдәбияты». 1940 ел. №4 104 б ) Ләкин без аның белән килешә алмыйбыз Көчле
рәвештә баш күтәрү булмаса да. Г. Кандалый иҗатын карап үтү безгә Сәгыйть Рәмиевкә кадәр
үк «каш астыннан караш» татар әдәбиятында булган дияргә тулысынча хокук бирә
Мамед Ариф Нәсимшә багышланган мәкаләсендә яза «Мәхәббәткә, хатын- кызның
матурлыгына дан җырлап, шагыйрь укучыларны чын мәгънәсендә галә- мкүләм гомуми
нәтиҗәләргә юнәлтә» («Бакинский рабочий». 1973 ел. 13 март) Аның белән килешми мөмкин
түгел. Нәсими безне «чын мәгънәдә гомуми нәтиҗәләргә» юнәлтә икән. С. Рәмиев исә хатын-
кызга ин зур өметләрен баглап, аңар милләтне яңартучы һәм саклап калучы миссиясен йөкләп,
гомуми нәтиҗәләрен дә әйтеп бирде
Бетмә надан, туг яңадан Мәгърифәтле анадан
« Таң вакыты»
Милләтне саклап калучы хатын-кыз образы ул - милләт сулышы (мәсәлән. Ф Әмирхан иҗаты),
өстәвенә заман сулышы идс Әйтик, рус әдәбиятында А Блок «Стихи о Прекрасной Даме» бәйләмендә
камилләштергән. Вл Соловьев күгәреп чыккан Вечная Женственность.
Нәсими үз дәверенең әхлакый яктан камил булмавын бик авыр кичергән Шул сәбәптән шагыйрь
иҗатында суфичылык һәм читләшкәнлек мотивлары барлыкка килә Дөньяга нәфрәт белән карау, аның
яраксызлыгын аңлау хисләре өстенлек ала Бердәнбер котылу чарасы дөньяны кире кагып, ташлап
китүдә
Бу фани дөньяны калдырам, чөнки тапмыймын мин хакыйкать
«Бу фани доньчны ка /Рырач »
Нәсиминен дөньядан читләшүен тикшерүчеләр болай дип.аңлаталар шагыйрьнең туган иле
өчләтә изелү аркасында күп очракта кешеләрдә кешелеклек үтерелгән, өметләр нәтиҗәсез кала торган
булган
Дөньяда хакыйкать булмау С Рәмиев иҗатында да гирән кичерелеш таба Сәбәпләрнең берсе
реакция булса. «Тәсәлла». «Талдым» кебек шигырьләрен Рәмиев 1916 елда жандармерия анардан
яшерен агент ясарга җыенган вакытта Уфада яза. Бу фаҗигале вакыйгалардан соң Рәмиев поэзиясендә
талчыгу һәм читләшкәнлек мотивлары барлыкка килә Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шагыйрь
алардан арына алмый. 1917 ел борылышын да кабул итми
«Ямь» шигырендә Рәмиев котылу чарасын. Нәсими кебек, фани дөньядан кигүдә күр,» Монда без
Рәмиевнсң Нәснмидән кискен аермасын күрәбез. Әгәр дә Нәсиминен лирик герое зирәгрәк, тынычрак
булса. Рәмиевнеке. киресенчә и .KV.»H т
ялкынлырак, стихиячел һәм ихтыярсызрак. Ул бу дөньяны Нәсими кебек сабыр нәфрәт белән
калдырмый, ә бәлки дөньясына ләгънәт ора, сугыш белән яный
«Күңелле булмадым...» шигырендә Рәмиев туудан бирле ук үзенен юлдашлары кайгы һәм
моң булулары турында яза Галәм үзе анар көчтән килмәслек авырлыклар йөкләгән Шуңа күрә
шагыйрь бөтен галәмгә ләгънәт ора. Рәмиевнең ләгънәтләре. Нәсими белән чагыштырып
караганда, бөтен галәм масштабын ала:
Нәләт барлык мина каршы
Туган йолдыз һәм айларга.
«Кеше».
Карыйм үз йолдызымны, тик табалсам.
Табам нурсыз, сүнәр төсле тора ул, Җиһанга бер бикяр ләгънәт ора ул
«Күңелле булмадым...»
Рәмиев хәтта титаник шәхесләрнең дә ялгыз баш күтәрүенең җәмгыять алдында көчсез
булуын белми кала алмаган, әлбәттә. Аның лирик герое дөньяга һәм галәмгә ләгънәт әйтә, ә
үзе шул ук вакытта ул нәләтләрнең, файдасыз һәм буш икәнен таный («бикяр ләгънәт...»).
Әгәр дә төшенкелек мотивлары күп очракта башлангыч Нәсимигә генә хас булып, аның
иҗатында өстенлек алмаса, Рәмиев иҗатында исә моң-зар. дөньядан китү темасы, яңа таң
атуына ышану, матурлык алдында баш ию һәм бәхеткә сусау белән беррәттән. соңгы «Сүзем
һәм үзем» («Үзем») дигән шигыренә хәтле үтеп керә Ләкин С. Рәмиев бөтенләе белән
пессимизмга бирелә, дип әйтергә ярамый Юк. шагыйрь идеалы — гуманистик идеал
Пессимистик мотивлар чагылдырган шигырьләр рәтендә «Мин», «Син», «Ул». «Җәмилә». «Ул
йоклый», «Ул торды» дигән, яшәү дәрте бәреп торган шигырьләр барын да онытырга ярамый.
Рәмиев реакция хөкем сөргән елларда кешегә, кешенең көрәшергә сәләтле «мин»енә дан
җырлады Рәмиевнең Кешесе эзләнүләрендә нык торды, ул беркайчан да якты көннәр килүенә
өметен ташламады:
Әллә әйләнер микән җил һәм исәр татлы вакыт9
«Алданган».
Кешене камилләштерү, аның рухи һәм әхлак йөзен тагын да яхшырту теләге -барлык татар
язучылары һәм шагыйрьләре өчен дә уртак сыйфат Рәмиев- иең дә лирик герое, дөньяда
явызлык хөкем сөрүенә карамастан, камиллеккә һәм гармониягә омтыла:
Нигә уйлыйм тәгали мин
Дәнилек җир тутырганда?
«Талдым»
С. Рәмиев сурәтләвенчә, камиллеккә илтә торган юл бик үзенчәлекле: ул газаплар аркылы
үтә. Шуңа күрә шагыйрь үзенен күңелен матурлыкка барып җиткәнче сызларга, янырга өнди
Сызла, сызлап, син мәхәббәт
Ялкынын гөлләр яса,
Мәиге хәсрәт һәм кара төн Елларын көннәр яза'
«Сызла, күңлем».
Нәсими. кешене бернинди чикләр белән киртәләп булмый, кеше рухы бернигә дә сыймый,
дип әйтеп килде. XX йөз башында шагыйрь Сәгыйть Рәмиев та кеше иреген чикләүгә каршы
чыкты:
Юк. канәгать итми күплем'
Тар мина чикле иман.
«Киң иман».
Үзенең тәгълиматы өчен Нәсими гомерен бирде аның тиресен тереләй туный лар.
Шагыйрьнең тормышы газаплы булды. Нәсими безнең күз алдыбызга барыннан да элек
буйсынмас һәм баш имәс шәхес булып килеп баса
XX йөз башында Сә1ыйть Рәмиевнен ижаты белән баш күтәреп чыгуы да зур кыюлык иде.
Нурсыз реакция елларында ул үзенен иҗатында Көнчыгыш классик поэзиясенен иң күркәм
йолаларын яңарта алды. Нәсими артыннан башка чорда һәм башка халык арасында Рәмиев
кешенең «минпен аллага тиңләде, кешене җир һәм күкләр хуҗасы дип игълан итте
Рәмиев иҗатында гыйсъянчылык мотивлары яна көч ала. Com ы елларда шагыйрьнең
эзеннән баручылар да шактый булган. Мәсәлән. Ш Бабич. М Гафури һәм башкалар С. Рәмиевтән
соң гыйсьянчылыкнын иң күренекле вәкиле булып һ. Такташ санала.
Көнчыгыш классик поэзиясенең ин яхшы традицияләренә таянып башка күп кенә татар
шагыйрьләре дә ижат иткән. Мәсәлән. Г Тукай. Дәрдемәнд, Ш Бабич һәм башкалар.
XX йөз башы татар әдәбиятында хатын-кызны, мәхәббәтне идеаллаштыру да. милли үзаң
үсеше турында әйтмәгәндә. Көнчыгыш Яңарышы традицияләренең дәвамы булып тора.
Көнчыгыш әдәбиятының (бигрәк тә урта гасыр) күп кенә вәкилләре поэзиясе дөнья! а
фәлсәфи караш чагылдырган кебек. С. Рәмиев шигырьләре дә дөнья! a фәлсәфә күзлегеннән
үзенчәлекле бер караш
Сәгыйт ь Рәмиев иҗатын бигрәк тә Имадеддин Нәсими йөзендә гәүдәлән- дерелгән
Көнчыгыш классик фәлсәфи поэзиясе фонында карау безгә Рәмиевнын ижади
мөстәкыйльлеген, аның иҗатының милли һәм бөтендөнья әдәбиятының гомуми үсешендә алып
торган урынын танырга мөмкинлек бир,» Нәсими һәм Рәмиев иҗатында булган охшашлык
белән беррәттән. җитди аермалар да бар. Аларны тарихи процессның урынчыл аерымлыклары
һәм шулар аркасында барлыкка килгән милли-тарихи үзенчәлекләрне китереп чыгара
Көнчьпыш поэзиясенең күренекле шагыйре Нәсими иҗаты күп әдәбиятлар, бигрәк тә Урта
Азия халыклары әдәбиятларының үсешенә зур йогынты ясады Без бүген һич шикләнмичә
Нәсиминсң һәм аның фәлсәфи поэзиясенең тагын бер әдәбиятка татар әдәбиятына, аерым алып
әйткәндә Сәгыйть Рәмиев иҗатына уңай йогынты ясавы т урында әйтә алабыз.