МӘХӘББӘТ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Кочак иясе
Минем сагыну сиңа күчә бугай түзем тәмам дулый дигәндә пәйда буласың да әллә кайдан һәм аласың мине йөгәнләп.
һәм биклисең мине кысан, кайнар кочагыңа... Шундый сөясең мин ул чакта адәм түгел инде, мин ул чакта Кочак Иясе!
Ләкин синең кочакныкы гына! Башкаларга инде сыялмыйм, йөрәгемә чөнки сине керткән, сине йөрткән ике дөнья мин!
Гажәнкә калып торасың, жи талмыйсың төшенеп язмышымны тоттырырлык ние бар бу кешенең'’!
Йөрәгемә шырпы сыза, жанымда су кайната.

каннарыма таш тоз сала әйләнеп кайта-кайта.
Сүзе белән телеп ала, күзе белән бораулый... Елына бер елмайса да эрим, каршы торалмыйм...
Ничек аны Җир күтәрә, ничек өреп төшерми?!. Синең, әйе. күргәнең юк миндәй авыр кешене...
Ә шулай да бардыр миндә бер яшерен матурлык. Җир дә. син дә, кешеләр дә тартылырлык, татырлык...
Тынычлыгың киметсәм дә, бәхетсезлегең түгел мин... Яшь булып тулганмын икән, йом күзеңне, мин түгелим.
Үкенечләр ташы булып күкрәгеңне кысам икән, турай, тетрән — мин китәрмен, һәм кагылмам сиңа бүтән.
Бугазыңда утырсам мин уфтану төере булып ятлар үбүен су итеп ул гөерне йот та. оныт...
Үтенечнең барысын да үтә әле. үти алсаң, ләкин уйла: мин нишләрмен син барында синсез калсам?..
Кеше арасына поса-поса, кулны түгел, керфек кенә изәп. калган чакның кыска минутлары йөрәгемдә гомер булып үсә...
Ул гомердә күпме вакыйгалар: ачу. көнләү, елау, аһлар-зарлар күңелемнең ак, пакь китабына үкенечләр булып язылалар.
һәрбер хәреф кызган келәймәдәй. Нигә әле мина мондый язмыш?' Бу дөньяда әллә яшермичә сөеп була торган кеше азмы?!.
Син китәсең.. Мин каламын ялгыз.. Кем дә белми шулчак, әй. хәлемне — халык уртасында басып торам, «Яшерен сөю» дигән һәйкәл мени'
Битемдәге ерганаклар буйлап йөрде синең кайсы бармагын? Күзем сүнде... Җаныма син салган эзләрне мин кабат барладым.
Тәүге тапкыр кулың кагылган эз... Күз яшеңнең утлы тамчысы. Иренеңнән сеңгән дәртле тетрәү. Сүзләреңнең салкын кайчысы Күңел күзем йөрде эзләр буйлап. Ачылары күпме9! Татлысы! Кайберләре өтеп алсалар да. кагыласы килде, саклыйсы..
Битемдәге упкыннарга төште дерелдәгән җылы бармагың. Күзем йомып, күңелемне бикләп, мин үземдә сине барладым.
Мин кайчакта, кирәкмәгән сорау биреп, үз башыма гөрзи белән орам. Чаткы чәчри Йөрәгемә янгын каба - әй сызланам! Тешем кысып чыдап торам.
Күзләремнән эчкә таба, күкрәгемә, ташып ага үкенечнең сыек бозы Ялкын сүнә.
Күтәрелә булы төген үзе салкын, үзе ачы. үзе тозлы..
Югыйсә би! җавабы да кирәк булмый Килә шунда дөньясына кул селтәсем Катып калам.
һәм кычкырам 1авыш-гынсыз «Ник. йөрәюм. акылымны кимсетәсең?. »
Йокысызлык төнгә әйләндерде мине тәмам... һәм мин йокламыйм — йокы даруының төймәсе дип, ахрысы, мин кояш йотканмын.
Күз эчләрем көннән яктырактыр... Алка-алка төсләр уены...
Ә уйларым инде алҗып бетте куе яктылыкта коенып.
«Минем уйлар аны туйдыргандыр... Арыткандыр аны назларым...» Нишлисең бит — кышның башларына туры килгәч йөрәк язлары!..
Бөтен хисләр икегә һәм өчкә тапкырлана икән ул чакта... Учларына бармак кагылса да хис итәсең: «Мин бит кочакта».
Йә булмаса: «Бәлки, минем назым ул көткәнчә түгел, үшәндер?..» Мин күкләргә диеп уйлап чөям, ә ул аңа бары түшәмдер!..
Ә мин аңа куанычлы гомер вәгъдә иткән идем кайчандыр... Якты вәгъдәләрем минем, бәлки, күзләремә кереп качкандыр — күз эчләрем көннән яктырактыр... чәрдәкләнгән төсләр бәйләме... Йокысызлык мине тәмам изде, һәм мин инде төнгә әйләндем...
Нигә авыз иттем бу чишмәдән? Нигә суладым бу һаваны? Алар бары озайттылар гына сусавымның авыр дәвамын.
Нигә авыз иттем бу чишмәдән, эчеп бетермәгәч бар суын? — дулкыннары кереп авырайтты йөрәгемнең татлы ярсуын.
Нигә суладым мин бу һаваны, күрә торып куе болытын9.. Моңа кадәр минем йөрәгемдә нинди туйлар булган — оныттым.
Нигә авыз иттем бу чишмәдән, нигә суладым бу һаваны, дарулардан шифа табалмагач, агулардан эзләп дәваны?..
Сәрләүхәсез
Лидиягә
I
«Мин сине сөйгәндә син кемне яраттың?..» Бу сорау өстенә пичәмә кар ятты, ничәмә эреде, әйләнде ул парга... Без һаман элекке — һаман да без ярлар.
II
Безнең өй, мин беләм, һич җәннәт түгелдер — бөрешкән мендәргә күпме яшь түгелде, кандагы кайнарлык назларны киптерде. Нишлисең? Тормыш бу! Син - тере. Мин — гере.
III
Үпкәләр, үпкәләр! Кемнәрне өтмәгән! Чүмечләп эчтек без, чамалыйм бетмәгән, бетәчәк тә түгел, бетмәсен, үтмәсен җансызлар гына тик булалар үпкәсез
IV
Син хаклы Мин хаклы Икебез дә хаксыз. Була ул еш кына: җөп уйлар, ә так сүз. Шуңадыр, мөгаен, җаннарны аралап, ярыкка чөй сугып, шик-шөбһә ярала
Йөрәкләр авырта... Сәбәпләр төрледер. Кайчакта гади сүз куркыныч серледер. Кайчакта гайбәтнең агулы энәсе хисләргә яман чир чигәдер, күрәсең...
VI
Кешедә иң бөек хис нәрсә дигәндә, «Көнләшү!» дип әйтә курыкмый бу бәндә. Мин аны татыймын... Син аны татыйсың... Күнеккән чәчәкнең тату ул ят исен...
VII
Ә бәхет дигәнең һәркемдә үзенчә.
Ә безнең — безнеңчә! — дип әйттем мин ничә. «Ә безнең — безнеңчә» нәрсә ул дисеңме?
Ул—синең җисемең һәм минем исемем...
VIII
Артта юл озынрак... Алда юл — кыскарак. Җан, шуны күрептер, яшәүдә остара.
Ә яшәү ул - сөю! Мәңгелек формула! һәм моны оныткан соң чиктә хур була.
IX
Син мине сөйгәндә мин кемне яраттым? Мин җанны бүлгәләп галәмгә тараттым. Иң матур кисәген кем алган? Бу сорау канымны кайната, җелекне суыра...
Мине чиргә сабыштырдың сагыну белән сынап... Күз йомып алган чакта да мин сызланып юксынам, котым очып күзем ачам тизрәк күрергә теләп — син бит миңа бу дөньяда бирелгән сихри бүләк! Күрәмен дә онытамын гомер чорын, сәгатьне...
Син бит минем яшьлегемнең үлемсезлек сәләте...
Мин төн кичтем Өйдә түгел. . Җирдә дә түгел хәтта. Сөюнең гарше көрсиеI урнашкан бөек катта.
Ләкин берни хәтерләмим, чөнки берни күрмәдем, беркем белән сөйләшмәдем, чыкмадым һәм кермәдем
Мин эредем һәм таралдым галәм чиксезлегенә җирдәшләрем гаҗиз булып беткәндер мине эзләп.
Ләкин үзем яши бирдем бөтен бер аң, җан булып, дөньяның барлык ләззәте бер миңа гына гулды. .
Тамырларым, һәр күзәнәк бәлзәмләнде ләззәттә... Көнләшмә, тәңре, бит мин дә әйләндем үлмәс затка!
I Алла

Реклама