Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕЛЛАРЫМНЫ БИЗИ ШИГЪРИЯТ


Чынлап та, шаярып та
Тик торганда кашларыңны Сикертмәсәң ни була? Каш сикертеп, йөрәгемне Җилкетмәсәң ни була?
Без тиң түгел ич, дип, тагын
Өркетмәсәң ни була?
Үз итмәвең ярар да ди.
Чит итмәсәң ни була? ..
Вакыт
I
Башы да юк аның, ахыры да. Ул мәңгелек чиксез дөньяда. Гадәмнәрне безнең уй сыйдыра, Ә ул сыймый хәтта уйга да.
Ул дөньяда һәр нәрсәгә ана; Тудырган ул Җирдә безне дә. Тудырган ул безнең тын хисне дә, Шау-шу белән тулы сүзне дә.
Тудырган ул безнең дошманны да, Дусларны да, Хөрмәт, үчне дә.
Тудырган ул кеше батырлыгын һәм куркаклык биргән кешегә Тудырган ул җиңү, җиңелүне.
Тигезлек һәм тигезсезлекне.
Тудырган ул хаклык, хаксызлыкны, Гаделлекне, гаделсезлекне.
2
Вакыт — карак, хисаплашып тормый, Барысын да урлый дөньядан.
Көрәш аша алган бәхетне дә һич качырып булмый аңардан
Әнә шундый шуклыклары белән Кешеләрне кызык итә ул;
Безнең өчен иң кадерле булган
Яшьлекне дә урлап китә ул
1964
Гомер иткән нигез
Күчергәннәр картны яңа йортка. Чирәм баскан иске өй эзен. Шулай да ул бик еш карап китә Үзе гомер иткән нигезен
Нәрсә тарта икән аны монда? Сөенечме, әллә кайгымы? Сугышларга киткән вакытымы? Әллә аннан кайткан чагымы?
Киләдер ул әллә хыялланып Очратырга егет чакларын Кыңгыраулы атта бар авылны Шаулатып кыз алып кайтканын.
Күңелендә бәлки дөнья куйган Шул җанашын сагыну көчледер. Әрнү тулы, сулган күңеленә Монда дәва табылыр төследер.
И замана! Эзе генә калган
Челтәрле, зур, сары капканың. Карап юра абзый сүзсез генә Үзе салган нигез ташларын.
Ул бит шушы йортны гөрләтергә Ялыкмыйча, көн-төн эшләгән
Күчергәннәр картны яңа йоргка, Ә йөрәге аның күчмәгән
1968
Сөенә басу
Чал табигать куйды бу якларга Болытларның юлын йозаклап: Быел тагын иген кырларыннан Яңгырсыз ай узды озаклап.
Килде явым (ярсу болытларга Кучер итеп җилне-давылны),— Йөз меңнәрнең айлар буе сусап, Көтеп алган тансык яңгыры.
Үрләрне күр. анда уҗымнарның Иркен сулыш алган хөр көне. Сөенә басу дошман яуларыннан Исән калган дәүләт шикелле.
1973
Тойгы
Бара идем яшьлек сукмагыннан, Очар коштай булып синең янга. Канатланып кайтып китә идем, Җылы алып шигъри хисле җанга.
Йөргәнем юк хәзер ул сукмактан. Йөри фәкать якты уем гына. Тоям кайчак синең миңа булган Бик күптәнге кырыс җылыңны да.
1977
Гомернең бер мизгеле
Хәсрәтләрдән, юкса, арынган чак. Шатлыкларга барып абынган чак. Үземнеке түгел, дусларымның Кайгылары белән кайгырган чак.
1978
Автографың
Үкенечле булыр идемени. Күңелемә язып калдырмасаң Утлы карашыңны?
Еллар аръягына үткәч, Кабат-кабат
Ни өчендер искә алам шуны.
1980
Яшьләр җыры
Урамнарга җыр таратып Үтәселәр бар әле.
Күңелләрдә моң яңартып Китәселәр бар әле.
Чит-ят җирләрдә зарыгып Ятасы лар бар әле.
Урам көйләрен сагынып Кайтасылар бар әле.
1988
Аңлый башладың кебек
Шаяртып кынадыр инде. Тәрәзәдән су сиптең. Шул суны сибүең белән. Йөрәгемне ут иттең.
Су түгелдер ул сипкәнең.
Шаярту утыдыр ул.
Шаярту утына поскан Ярату угыдыр ул.
Ниһаять инде син мине Аңлый башладың кебек. Озак санламаган идең. Санлый башладың кебек.
Сөю яшене яшьнәде
Чыгып синең суыңнан. Яшьнәде ул. ә күкрәве Булыр әле соңыннан.
1990
Сагындыра
Сагына идек бит Бала вакытларны. Карап сабыйлыкның Гүзәл якларына.
Сагындыра хәзер Инде үсеп җиткән Балаларыбызны ң Бала чаклары да.
1991
Сиздермим
Утта ялкын.
Миндә дә...
Суда —дулкын, Миндә дә...
Янсам янам, Батсам батам, Сиздермим бер Кемгә дә.
Ялкын сүнде. Миндә дә...
Дулкын тынды. Миндә дә... Сүнсәм сүнәм. Тынсам тынам, Сиздермим бер Кемгә дә.
1993
Яшьлек аланы
Безне бермәл зурлап көтеп алды Яшьлек дигән гомер аланы.
Кердек аңа.
Бала чаклар белән Мәңгелеккә өзеп араны.
Ул аланда чын мәхәббәт дигән Дәрьяларга кереп коендык.
Гыйшык уты белән дөрләп торган Учакларга килеп җылындык.
Күпләп эчтек сөю шәрабләрен, Айнымаслык булып гомергә. Их, нишлик соң, насыйп түгел икән Ул «оҗмах»та озак йөрергә.
Сугарылып яшьлек дәрте белән. Яшәр өчен сөеп-сөелеп. Ары киттек гомеребез буйлап, Мәхәббәткә төптән җигелеп.
Еллар уза.
Кайчакларда, нигә Киттем аннан диеп үкенәм. Кирегә юл югын белә торып, Шул аланга кабат җилкенәм.
1993
Кайчагында...
Зурдан кубып, яңа җырлар эзләп Чыгып йөрим иген кырларына. Ияреп кайта чалбар балагына Кайчагында фәкать сырлан гына.