Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘДӘНИЯТЕБЕЗ САГЫНДАГЫ МӘДИНӘ

езнең арабызда дистәләрчә ел гомерләрен милли тарихыбызны, мәдәни-ятебезне өйрәнүгә, яктыртуга, пропагандалауга биниһая зур өлеш керткән олпат шәхесләр бар Шунысы куанычлы, алар арасында махсус тарихи, ижтимагый-туманитар белемгә ия булма! ан. зур фәнни дәрәҗәләргә. дан-шөһ- рәткә ирешүне максат игеп куймаган, жаваплы урыннар биләмәгән, әмма хал-кына хезмәт итүне тормышның кыйбласына әйләндергән, аны намус-вөҗдан эше дип санаган һәвәскәр зыялылар да очрый Мондый зыялылар үзләрен профессиональ белгечләр, тарихчылар дип күкрәк каккан, пичәмә еллар дәвамын га үткәнебезне чалыш көзгедә күрсәтеп кинән кайбер «фән әһелләре»нә караганда мәдәниятебезгә чагыштыргысыз дәрәҗәдә күп файда китерделәр Берәү гөр халкыбызның үткәненә, тарихына яла ятып, гамәлләренә дегет сылап яткан ia болар иң авыр шартларда да жин сызганып ата-бабаларыбыз рухын пакьладылар, аларның изге исемнәрен ха тыкка кайтару өчен көрәште ыр. милләтебезнең, бигрәк тә яшь буыннын кү теннән гафләт элпәсен салдыру ютында армый-талмый хезмәт иттеләр. Мондый иггузиасгларның эшчәнлеген чын мәгънәсендә рухи азаматлык, тарихи каһарманлык дип агарга мөмкин
Шундый мәгърур шөхесләребезнен, гасыр башы тәгъбире белән әйтсәк, милләт аналарының берсе Оренбур каласында ярты гасыр дәвамында игелекле гамәлләр кылып гомер кичерүче милләтпәрвәр Мәдинә апа Рәхимкулова булыр Элекке СССР География җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, педагог', армый-тал -
Б
мый эзләнүче, актив каләм әһеле буларак, яшәгән шәһәрендә генә түгел, ул төрки халыклар гомер сөргән байтак төбәкләрдә дә яхшы билгеле Урысча укыган башка халыклар да аны күп язмалары аркылы беләләр. Бу шәхеснең күпкырлы эшчәнлегенә шундый эчкерсез бирелгәнлек, сихри омтылыш, ижади муллык хас ки. аның хакында гомуми шәкелдә генә булса да каләм тибрәтмәсәк, заман- вакыт каршында зур гөнаһ кылынган булыр иде Беренче нәүбәттә бал кортыдай уңган, эшлекле замандашыбызның тәрҗемәи хәленә үзебез белтән күләмдә күз салып китәрбез.
Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкулова 1916 елның 30 июнендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Кыргыз-Миякә волостеның (хәзерге Башкортостанның Миякә районы) Олы Кәркәле авылында дөньяга килә Зур һәм бай тарихлы гаиләдә үсә. Бу гаиләнең көнкүреше, яшәү рәвеше, заманы өчен типик булса да. үтә гыйбрәтле. Ул зыялы татар кешеләренең, руханиларның, милләт мәнфәгатьләрен күз уңында тотучы эшлеклеләрнен совет чорындагы аяныч хәлен шәрехләү ягыннан бигрәк тә әһәмиятле. Шуңа күрә без тарихыбызда мәгълүм бер эз калдырган Рәхимкуловлар язмышына киңрәк тукталуны кирәк саныйбыз Мәдинәнең әтисе Фәтхетдин Галләметдин улы Рәхимкулов (1870— 1937) таза хәлле крестьян гаиләсеннән чыккан, яшьлегендә Мисырның Искәндәрия һәм Каһирә шәһәрләрендә тыйбб (медицина) институтында белем алган, берничә чит телдә иркенләп сөйләшкән укымышлы кеше була. Русиягә әйләнеп кайтканнан соң, ул башта патша хезмәтенә, ягъни гаскәргә алына. Хезмәт срогын тутыру белән үк туган авылына юл тота. Ләкин авылда авырулар булмау сәбәпле, аңа табиблык вазифасын калдырып торырга һәм икенче бер изге эш — балалар укытырга керешергә туры килә.
Бу чорларда, бигрәк тә 1905 — 07 еллардан соң, жәдидчелек. ягъни ауропача белем бирүгә йөз белән борылу, яңа ысуллы мәктәпләр ачу аеруча кин колач жәя. Укымышлы Фәтхетдин дә үзенең кадими (иске ысуллы) мәктәбен янача нигезгә күчерә. Балаларны сыйныфларга (классларга) бүлә, парталар, кара такталар һәм башка әсбап-жайланмалар, җиһазлар кайтарта һәр сыйныфта аерым мөгаллим булдыра. Ләкин бу яңалыклар фанатик элементлар, иске карашлы руханилар, «Фәтхулла хәзрәт»ләр тарафыннан үтә тискәре кабул ителә. Алар, анда мөселман баласыннан урыс ясап чыгаралар, дип, авыл халкын үз балаларын бу мәктәпкә бирүдән тыялар Мөгаллимнең икенче зур «гөнаһы» да фаш ителә Үзенең кызын урыс гимназиясенә укырга биргән өчен, мөхтәсиб карары буенча. Фәтхетдин камчы белән суктырыла. Табиб һәм мөгаллимнең үтә матур тавыш белән җырлавы да аны күп авылдашларыннан аерып торган. Ул олыгайганчы үзенең җырга һәвәслеген онытмаган Әлбәттә, иске фикерлеләр монысын да өнәмәгәннәрдер инде.
Заманында атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укыган мөгаллим үзенең укытучылык эшен рәсми һәм ышанычлы нигезгә салу өчен мулла булырга карар бирә. 1910 елда ул Уфага, Диния нәзарәтенә юнәлә һәм мөфти хәзрәтләре каршында тиешле имтихан тота, нәтиҗәдә имам-мөдәррис. ягъни укытучы- мулла исеменә лаек була. Бу гамәлнең зур гына файдасы тия: янача мәктәпнең язмышы уңай якка хәл ителә, балаларга сабакка йөрергә киртә калмый. Әлбәттә, имамлык чорында Фәтхетдин тиешле хәзрәт вазифаларын да үти, күләмле эшләр башкара халыкның демографик үсешен, никахларны терки, шәригать кануннары нигезендә гамәл кыла, Диния нәзарәтенә даими хисап-отчет биреп тора һ. б.
Совет чорында Фәтхетдин язмышы аяныч борылышларга тап була. Дин әһелләренә ясалган иләмсез басымга, кысрыклауга түзә алмыйча, ул 1924 елда үзенең муллалыгыннан мәҗбүри сурәттә ваз кичә. Инде җир эше. авыл хуҗалы-гыннан башка шөгыле калмый Мисырда алган тыйбб гыйлемен элекке мулла гомеренең соңгы елларында гына беркадәр куллануга ирешә Мәсәлән. 1930 — 35 елларда Фәтхетдин Рәхимкулов Самарканд ветеринария техникумында вахтер булып эшли һәм студентларга гайре рәсми рәвештә анатомиядән консультацияләр бирә Ә 1936 — 37 елларда үзенең төп белгечлегеннән, ниһаять, кыска гына вакыт рәсми төстә файдаланып ала: Сәмәрканд өлкәсенең Жизак шәһәрендә чәчәк салучы (оспопрививатель) һәм хинин белән дәвалаучы булып эшли
67 яшен тутырыр-тутырмас, Фәтхетдин абзый иң дәһшәтле елларда үлеп китә. Аның дөньядан совет хакимиятенә рәнҗеп үтүенә шикләнмәскә мөмкин: магди һәм рухи яктан шыксыз рәнҗетүләрдән тыш, аны тавыш бирү хокукыннан да мәхрүм итәләр Ул вакыттагы атама буенча. Фәтхетдин карт барлык гражданлык хокуклары киселгән кеше, ягъни, урысча әйткәндә, «лишенец» булып йөри.
Мәдинәнең әнисе. Фатыйма Гомәр кызы Козлова (1888— 1962) Казанда мәшһүр Кәримовларнын тире чимал җыючысы булган приказчик гаиләсендә дөньяга килә Лтасынын эш урыны хәзерге Башкортостанның Шафраново стан-циясе янындагы Сләк-баш авылы булганлыктан. Фатыйманың балалыгы һәм яшьлеге күбесенчә шул авылда үтә. Мәдинәнең әбисе ягъни Гомәр Козловның хатыны, авыл балаларына сабак укыта. 1906 елда Олы Кәркәледә яшәгән Фәтхет- дин Рәхимкуловның хәләл жефете. ике баласын ятим калдырып, вафат була. Шуннан сон 18 яшьлек Фатыйманы 36 яшьлек Фәтхетдингә димлиләр Никахлашу нәтиҗәсендә, яңа гаиләгә нигез салына. Яшь хатын, ягъни Мәдинәнең әнисе, гаилә традициясенә тугрылыклы калып, кыз балаларны укырга-язарга һәм кул эшләренә өйрәтә. Фатыйма укытучылык шөгылен 1929 елга кадәр дәвам итә. күп яшь җилкенчәккә аң-белем бирә. Димәк. Мәдинә Рәхимкулованын педагогик эшчәнлегс гаилә традициясенең бер чагылышы икән
1910 елда, ире Фәтхетдиннен беренче чиратта имам-модәррис булуына ризасызлык белдереп. Фатыйма авылны ташлап китә һәм Иж-Буби авылының мәшһүр Мөхлисә абыстай мәдрәсәсенә барып керә. Үз балалары белән берлектә, иренен беренче хатыныннан калган үги балаларын да ияртә Иж-Бубига Сләк- баштан. шулай ук балаларын алып. Фатыйманың әнисе дә килеп төшә Болар күмәкләшеп бер өй алып торалар, энжс һәм ука белән чигүнең зур осталары булганлыктан, бай укучыларның заказларын үтәп, кул эшләре белән үзләренең һәм балаларының тамакларын туйдыралар. Шул ук вакытта мәдрәсәдә дәрес алырга да онытмыйлар. Ләкин 1911 елның февралендә Иж-Буби авылы мәдрәсәсе патша хакимияте тарафыннан тар-мар ителә Фатыйма да. аның әнисе дә чарасыз калып, ирләре янына кайтып китәләр.
Мәдинәнең әнисе Фатыйма совет чоры вәзгыятендә үз урынын җиңелрәк тапкан булса кирәк 1917 елдан сон ул авыл советы депутаты булып китә, хатын-кызлар хәрәкәтен, батраклар комитетын җитәкли, комсомолларга булышлык күрсәтә, авылда наганлыкны бетерү кампаниясендә актив катнаша Бер мәлне Мәдинәләр авылы укый-яза белүчелек буенча кантон күләмендә хәтта беренчелекне яулый.
Рәхимкуловлар гаиләсе ишле була. Берничә бала сабый чакта ук дөнья куя. Исән калганнары турында берничә сүз. Мәдинәнең бертуган абыйсы Хәмит 1910 елда туган. 1941 45 елгы сугышта катнашкан, аннары институт тәмам иткән,
озак еллар укытучы булып эшләп, пенсиягә чыккан, хәзер Мәскәүдә яши Сәлимә 1912 елда дөньяга килгән. 7 класс бетереп, тегүчелек һөнәрен сайлаган, инде оныклар үстерү белән мәшгуль. Мөнҗия 1914 елда туган, юстиция хезмәткәре (адвокат) булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда Аггггары мәкаләбез каһарманы Мәдинә дөньяга аваз салган (1916). Энеләре Исмәгыйль (1923 елгы) үз теләге белән фронтка киткән. авыр яраланып, бер ел госпитальдә яткан, аннан инвалид булып чыкса да. яңадан алг ы сызыкка ыргылган Сугыштан кайткач, башта урта мәктәпне, аггггары нефть институтын тәмам иткән, нефть эзләүче булып ипләгән, техник фәннәр кандидаты. Уфа шәһәрендә әле дә булса жиң сызганып эшли
... 1929 ел керә. Сталин диктатурасының казык тешләре зәһәр шыкырдый башлаган чор инде бу. Фәтхетдингә. барлык иске һәм яңа «гөнаһларын» искә төшереп, күтәрә алмастай салым салалар Шушы жәза салымын гүләүдән гажиз калып, ишле гаилә. «бурычвны каплау өчен бар өй-каралтысыннан, мал-мөл-кәтеннән колак каг а Унөч яшьлек Мәдинәнең күңелендә җәрәхәт булып уелып калган иң әрнүле хатирәләрнең берсе әтисенең гаҗәеп бай китапханәсе белән бәйле. Барлык тартып алынган мөлкәттән ин кызганычы минем өчен шул булды, дип. ул бу турыда бүгенгәчә сыкранып искә ала Китапханәдә Фәтхетдин абзыйның үз вакытында Мисырдан алып кайткан анатомия һәм физиология буенча калын-калын китаплары, чыга башлаган көненнән алып җыелган татарча тәзит- журналлар. төрле телләрдәге проза әсәрләре, фәлсәфә буенча хезмәтләр, революциягәчә һәм совет чорында дөнья күргән, фәннең төрле тармакларына караган дәреслекләр, методик кулланмалар һ б була Барлык бу басмалар талаучылар (экспроприаторлар) тарафыннан өйнең гөрләп янган миченә ыргытыла. Учак тергезү өчен угын ишек алдында җигәрлек булса да. инквизиция өйдә үткәрелә. Хәер, бу жәза операциясе «сыйфат» ягыннан 1938 елдан беркадәр кайтыш була әле Асу-кисү-агу механизмы көйләнеп беткәч, җәзага юлыккан «дошманнарвнын китаплары инде урам учакларында көл ителә Мәдинә апа. ирония белән искәрткәнчә. яндырылачак китапханәдән сала агайлары Ленин «Искра»сын гына үз итәләр: махра төрү өчен аннан да кулай кәгазь табылмый Пушкинның нәни тартмачыкларга салып ипләнгән әкиятләре,
кечкенәлекләре сәбәпле, бу максатка җавап бирә алмын Ә тыгыз, авыр китаплар урыс мичендә дә начар яна
Кыскасы. Рәхимкуловларны. заманының бөтен җинаятьчел таләпләренә туры китереп, жәзага тарталар, «кулак гаиләсе» дигән мөһер сугып, читкә сөрәләр. «Кулак калдыгымның гаиләсе хәзерге Башкортостанның Әлшәй районы Чурай авылына килеп сыгына.
Иң сәерс шул булды, дип искә ала Мәдинә апа, налог салу һәм «рас-кулачивание» дигән галәмәт, ни хикмәттер, бик сайланмалы, сәер, төрле кешегә, авылга, районга карата төрле кимәлдә уздырылды. Әйтик. Чурай авылында бер генә атлы башкорт һәм аты гомумән булмаган тагар (Фәтхет- диннен туганы) кулакка чыгарылса, күрше Михайловка авылындагы урыс, бер көтү ат-сыеры. бай йорты, хуҗалыгы була торып та имин калды. Кемнәрдер гаиләләре белән Себернең төньягына сөрелде, чит-ят җирләрдә әҗәлен тапты, ә кемнәрдер, чыннан да бик мөлкәтле булуларына карамастан, дөньяның артына тибеп яши бирде «Кулакны сыйныф буларак юк итү» шигаре үтә гаделсез һәм эзлексез рәвештә тормышка ашырылды. Аның төп фәлсәфи мәгънәсен гади татар белән башкорт агае түгел, кремль идеологларының үзләре дә бик үк аңлап бетермәде шикелле, һәрхәлдә, аны тормышка ашыруда төпле бер тәртип юк иде. «Кулакны бетерү» еш кына үзмаксаттан чыгып, һәр авылның «тиешле норма»сын күздә тотып, ә күп кенә очракта көнчелек, ачу, үч алу нигезендә эшләнде. Бу өлкәдә җирле хакимият үз каланчасыннан торып эш итүне төп принцибына әйләндерде.
Шулай итеп, Мәдинәләр гаиләсе туган төбәкләреннән читкә сөрелә. Ләкин шушы вакытта Фатыйма апаның үз авылында активистка һәм озак вакытлар авыл советы депутаты булып торуы ярап куя Гаиләне. Фәтхетдин абзыйдан башка, гражданлык хокукларыннан мәхрүм итмиләр. Әмма дөнья көпчәгенең кая тәгәрәгәнен сизеп торган, лаеш шулпасын чүмечләп эчкән адәмнәр боларга Чурайны да тизрәк ташларга киңәш итәләр.
Әйтергә кирәк. Мәдинәләр гаиләсе әле чагыштырмача «ансат» котыла. Судан коры ук чыкмаса да. үлем-житем булмый. Ә менә Фәтхетдиннең бертуган энесе Сәхәбетдиннең язмышы, гомумән, фаҗигале тәмамлана. Казан укытучылар семинариясен тәмамлап, гомер буе үз авылында урыс классларында укыткан педагогны 1930 елда зинданга салалар һәм шунда кыйнап үтерәләр. Хатынын, бер яшьтән унике яшькәчә биш кечкенә баласы белән, морҗасыз кара мунчага куып чыгаралар Иң аянычы шунда: шактыен Сәхабетднн Рәхимкулов укучылары тәшкил иткән активистлар төркеменең үч алуыннан куркып, бу мескен гаиләгә берәү дә ярдәм кулы сузмый. Тиздән тол хатын һәм аның олы кызы кара мунча ләүкәсендә җан бирәләр, ә калган үксез сабыйларны балалар йортына озаталар. Әлбәттә, 1939 елда фин. 1941 елда герман сугышы башлангач, бу «кулак калдыклары». кыйнап үтерелгән «халык дошманнары» балаларының да кирәге чыга: аларны «туп ите» сыйфатында алгы сызыкка, үзләрен нахакка җәзалаган системаны якларга, канлы диктатураны саклап калу өчен ут эченә илтеп тыгалар.
Алай да Рәхимкуловлар төшеп калганнардан булмый Әйтик. Сәхабетднн абзыйның улы Хәсән фронттан кайткач. Казан медицина институтын тәмамлый, диссертация яклый, «восстановительная хирургия» дигән бүлектә эшли, үкчәләре белән алга басып торучыларны төзәтә. Галимнәр арасында үзен «Волжский Илизаров» дип йөртәләр икән. Хәзер Казанда яши
50 иче елларның урталарына таба элекке «халык дошманнары», аларның нәселе гаепсез табылып, рәсми төстә аклана башласа да. кулак дип сөрелгән, гражданлык хокуклары киселгәннәрнең нәсел-нәсәбеннән кара тамга һаман да юылмый әле. Шуңа күрә «лишенец» нәселе буларак күргән кагылу-сугылулары хакында Мәдинә апа да. аның туганнары да бүгенгәчә артык җәелгәннәре юк Автобиографияләрдә дә бу момент, бәладән башаяк дигәндәй, дистә еллар дәвамында читләтеп үтелгән. Хәлбуки, әлеге афәт үзенә бер аерым тема
Сүз уңаенда шуны искәртик, 1976 елда җирле район гәзитендә Рәхимкулов- ларның рухына дога сыйфатында, бу нәселнең мәгърифәтчелек эшчәнлегс турында мәкалә басылып чыга
Сөрелгән «кулак» балалары, кайда гына яшәсәләр дә, үзләренең «җинаять-чел» чыгышларын яшерергә мәҗбүр булалар, чөнки мондый «контрлар»ны ин кара эштән дә ике дә сөйләшеп тормыйча куалар Мәдинә 14 — 15 яшендә яңа төзелгән совхозда эшкә урнашу бәхетенә ирешә. Кара тиргә батканчы көлтә бәили ул анда. Ә.мма анда да озак юанырга туры килми. Кемдер үзендә мулла кызы эшләве турында совхоз директорына серне чишә, сыйнфый дошман токы-мын сыендыру өчен жәзага тарыячагына ишарәли. Эшче кулларга кытлык чамасыз зур булса да. «сыйнфый сизгерлек» күрсәтеп, җитәкчелек үсмер кызны эштән куып чыгара Мәдинәнең барлык абый-апалары да шул ук язмышны уртаклаша.
Алай да. туп урынына типкеләп йөртелүенә карамастан. Мәдинә Самар- Златоусг тимер юлына караган Дәүләкән станциясендә (татарча исеме Иткол) Ф 3, С.. ягъни фабрика-завод җидееллыгында, өч ел уку бәхетенә ирешә, шул ук вакытта элеваторда төрле эшләрдә эшли Ләкин эзәрлекләнгән гаилә әгъзалары даими эш урыны табалмыйлар. Төрле җирләрдән кат-кат куылгач. Рәхимкулов- ларахыр чиктә туган якларын бөтенләйгә калдырып. Кыргызыстан тарафына юл тоталар Сөрелүнең яна этабы башлана.
1932 ел. 16 яшьлек Мәдинә Кыртызстанның Бсловодск районы Кош-Төбе авылында башлангыч кыргыз мәктәбен җитәкли Апасы Сәлимә күршедәге кыргыз мөктрбенә эшкә урнаша Әниләре Фатыйма да шунда җыештыручы вазифасын үти Бераздан язмыш Мәдинәне Кыргызстаннын Югары Аларча авылына илтеп ташлый. Ул биредә дә кыргыз мәктәбендә белем бирә Сәләтле кыз вакытын бушка уздырмый: параллель рәвештә читтән торып педагогия техникумының икс курсын тәмам итә. Мөгаллимлек вазифасыннан тыш. Мәдинә, апасы белән берлектә, гәрчә сизелерлек уңышка ирешә алмасалар да. наданлыкны бетерү шаукымында актив катнаша, кыз балаларны II яшыән кияүгә бирү йоласына каршы чыт ып, халык арасында аңлату эшләре алып бара Тик сабый кыз балаларның ата-аналары. «карт кызлар» (16 -17 яшьтә!) дип. боларның күзләрен ачырмыйлар. үзләренә кияү чык.маячат ы белән куркыталар. 11 яшь иргә бару очен иң кулай вакыт, дип зәһәр чәчәләр .
1936 ел керә. Мәдинә Сәмәрканд шәһәренә күчеп килә. «Узтранс» автобаза-сына наряд бирүче булып урнаша, шул ук вакытта Үзбәк дәүләт университеты- нын кичке рабфагына аяк баса 1938 елның язында кыз рабфакны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм Казанга килеп, университетка укырга керә.
1941 елнын язында, матди хәле начарлану сәбәпле, Казан студенткасы Оренбурга барып төпләнә, андат ы педат от ия институтының соңгы курсында укуын дәвам итә. Озакламый дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, «кызыл» диплом ала. вуз юлламасы буенча Оренбур өлкәсе Мосгай районының Мосгай урта мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп җибәрел.) 1944 елда яңадан Оренбурга кайта, биредә 1953 елга кадәр кичке урта мәктәптә дәресләр бирә Шул ук елнын көзендә Мәдинә Фәтхетдин кызын без инде Оренбур авыл хуҗалыт ы институтында физика һәм электротехника кафедрасында олкән укытучы сыйфатында күрәбез. Биредән ул 1971 елда лаеклы ялт а китә һәр җирдә тулы омтылыш, бирелгәнлек белән эшләргә күнеккән Мәдинә ханым 1951 52 елларда кичке марксизм - ленинизм институтын бик муаффәкыятьле сурәттә тәмамлый, шул чорда (1952). заман таләбенә буйсынып һәм үзенең «кара», һичыогы «чуар» үткәнен йолу максатында большевиклар партиясе сафларына керә Институтта эшләү елларында кандидатлык имтиханнары тапшыра, бик кызыклы темага диссертация дә яза Темасы (татарчат а күчерсәк) болайрак яңтырый: «Революциягә кадәрте татар дини мәктәпләрендә табигать фәннәрен укыту һәм шул ук чорда Русиядә табигать белеме һәм төгәл фәннәр буенча татарча басылган дәреслекләр» Кызганычка күрә, сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле, безнең укытучыбыз диссертациясен яклый алмый кала. Хәзерге вакытта Мәдинә апа аны китап итеп әзерли
Мәкаләбез каһарманының биог рафиясен мөмкин кадәр тулырак яктырту максатында без Мәдинә апаның иң якын даирәсе, ягъни гаиләсе турын та та берничә сүз әйтеп китәрбез Аның ире Якуб Габдрахман улы Шабакаев 1911 елда элекке Сары тау губернасының Хвалыйп өязе Иске Карамалы авылында туа Оренбур педагот ия институтын тәмамлап, фронтка китә, аннан кайтканнан сон пенсиягә чыкканчы математика укыта Якуб ага Оренбурда сакланып калган соңгы татар мәктәбенең директоры була, башта аны үстерү, аннары коткарып калу, ягъни яптырмау очен арысланнарча көрәшә. Ләкин Никита Хрущевның, коммунизмга бер гел белән тизрәк барып җитәчәкбез, дип саташуы сафсата сатуы чорында. 1962 елда бу белем учат ы татар мәктәбе буларак сүнә Атты өстән КИЛГӘН фәрман белән юкка чыт аралар Якуб Шабакаев җыр-музыката да бик һәвәс, күп милли көй-җыр.тар туплаган, тасмага яки табакка яздырган, аларны төрлечә алга сөргән энтузиаст кеше Гаҗәп матур тавыш белән җырлап, озак еллар милләттәшләрен сокландыр!ан. куандырган шәхес Хәзерге вакытта, олы яшьтә булуына карамастан, татар китапханәсе каршында теләгән мөэмин-мөселманны Коръән үкырг а өйрәтә.
Мәдинә апаның татын берничә горурлыгы бар Берсе өлкән кыты Динә Шабакаева (1944 елгы) Ут 1962 елда Оренбурдагы урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. МГУ га (Мәскөү университеты) конкурс буенча үтә. чит телләр өйрәнә. студент чагында ук горле очрашу-жыслышларда инглиз һәм румын телләреннән тәрҗемәче вашфасын үти 1970 елда бу татар кызы Хеши
Харалдссон дигән бер Исландия егетенә кияүгә чыга. Яшь гаилә 1971 елда Исландиягә юнәлә. Хелги Мәскәүдә урыс теле буенча аспирантура тәмамлый, диссертация яклый. Динә ире ватанында төрле урта уку йортларында инглиз һәм урыс телләре укыта. Бу пар 1972 елда Исландия башкаласы Рейкьявикта үткәрелгән Спасский-Фишер матчы турында шахмат журналында урысча язып чыга, әлеге тарихи бәйге турында өлгер һәм кызыклы информация бирә. Икенче елны яшьләр Исфьюрдур шәһәренә күчәләр, гаилә санын ишәйтеп җибәрәләр. Бер-бер артлы икс кызлары туа, алар өлгереш һәм уңганлык ягыннан әти-әниләре һәм әби-бабалары йөзенә кызыллык китермиләр Мәдинә апа кызы һәм кияве янына Исландиягә бара (1973 — 1974). бу сәяхәтнең тә-эссоратлары турында «Исландия буйлап» дигән мәкаләләре белән «Совет Ба- шкортстаны» һәм «Южный Урал» гәзитләрендә чыгыш ясый 1974 елда Ха- ралдссоннар Норвегиягә күчеп киләләр. Башта университетта укыталар, аннары Хелги үзе бер институтның директоры булып китә. Динә белән Хелги озак еллардан бирле бик зур күләмле исландча-урысча сүзлек төзү өстендә эшлиләр икән. Мәдинә апа Норвегиягә дә ике тапкыр (1977, 1983) барып кайта, кызы исә гаиләсе белән Оренбурга икс елга бер кайтып йөри.
Мәдинә апаның икенче кызы —Диләрә Шабакаева (1946 елгы) урта мәктәпне, апасы кебек үк. көмеш медальгә бетерә. Динәнең дә. Диләрәнен дә сурәтләре «мәктәп алар белән горурлана» дигән плакат астында тора. Ләкин боларга алтын медаль бирмәс өчен барысын да эшлиләр, тиешле «бишле» урынына «дүртле» куеп, «татарка не может писать на отлично сочинение на русском языке» дип мөһер сугалар. Диләрә Ленинград университетының физика факультетын тәмамлый. аннары ясалма сүс фабрикасында эшли, белеме буенча шулай ук физик Игорь Поздняков дигән урыс егетенә кияүгә чыга, инде ике балалары үсеп буйга җиткән. Санкт-Петербургта яшиләр. Өлкән кызлары Настя математик, аспирантурада укый Улы Антон (1976 елгы), гомумән, вундеркинд. 1993 елда урта мәк гәпне тәмамлаган. Берничә ел буена Алма-Ата. Анапа. Мәскәүдә математика олимпиадаларында жиңеп чыккан 1993 елның июлендә Истанбулда халыкара олимпиадада шәхси беренчелектә зур уңыш казанып, алтын медальгә лаек бул- 1ан. Санкт-Петербург университетының механика-математика факультеты студенты Антон Поздняковның һәм дусларының җиңүе хакында «Санкт-Петербургские ведомости» гәзите язып чыкты (1993, 6 август).
Мәкаләбез каһарманының өченче йөрәк җимеше- Рәшид (1952 елгы) ин-женер-электрик. Бихисап техник һөнәрләре өстенә, аерым бер хоббие да бар икән Ул төрле рәвештәге самолет модельләре, планерлар ясау белән мавыга, фантазиягә байлыгы белән күпләрне җәлеп итәрдәй алтын куллы оста. Җитмәсә, дель- тапланеризмнан өлкә чемпионы да үзе
Мәдинә апаны атаклы кардәшләр мәсьәләсендә Аллаһе Тәгалә, гомумән, кыерсытмаган Аның туганнан туган (әтисе ягыннан) абыйсы Габдрахман Рәхим- кулов 1922 — 33 елларда совет илчелегенең Төркиядәге сәркатибе булып эшләгән. Җиде телдә сөйләшкән. 1959 елда вафат булган инде
Мәшһүр жәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Айдар Хәлим дә Мәдинә апаның туганнарыннан (оч туган кардәш) икән
әдинә Рәхимкулованың иҗади эшчәнлеге, нигездә, 1953 елдан, Оренбур авыл хуҗалыгы институтында укыткан чордан башланып китә Физика белгече буларак, аның тәүге хезмәтләре төгәл фәннәр юнәлешендә тәрәкъкый таба Ул институтның барлык факультетлары өчен тәҗрибә нигезен-дәге лаборатор эшләнмәләр әзерли, махсус кулланмаларның бөтен бер сериясен иҗат итә Дистәләгән мондый кулланмалар арасында без. мәсәлән, мондый исемдәгеләрен дә очратабыз (бу һәм моннан соңгы урысча хезмәтләрнең исемнәре тәрҗемәдә бирелә): «Микрометр белән үлчәү»’ «Чәчелмә каты һәм сыек жисем-матдәләрнең тыгызлыгын билгеләү», «Броун хәрәкәтен күзәтү» һ. б. 1962 елдан ул фәнни күзәтүләре белән матбугат битләрендә чыгышлар ясый башлый.
60 нчы елларның азакларына таба Мәдинә ханымның «төгәл» фәннәр фасылындагы чыгышлары иҗтимагый-тарихи юнәлеш белән үрелеп бара башлый. Үзенен төп белгечлегеннән читләшмәгән хәлдә, ул мәсьәләнең тарихи яссылыгына кереп китә, һәвәскәр краеведчылыкка таба ышанычлы адымнар ясЫй. Мондый характердагы материаллар исәбенә аның төрле җирле басмаларда дөнья күргән «Оренбур физика-медицина җәмгыятенең 1865-1912
еллардагы эшчәнлеге». «Оренбурлылар — беренче Менделеев съездларында катнашучылар». «Орснбурның «Тургайская газета»сы Д И Менделеев ту-рында». «Орск 95 ел элек», «Революциягәчә татар мәктәпләрендә химия буенча бер дәреслек турында». «Оренбур Татар укытучылар мәктәбе» кебек мәкаләлә-рен кертергә мөмкин. Шунысы гыйбрәтле. Мәдинә Рәхимкулова популяр мәкаләләренә «яшел уг» биргәндә беренче нәүбәттә Оренбурнын «Южный Урал» гәзитен үз итә. Шул басма битләрендә «урыс телле» укучыларны тарихи, иҗтимагый, мәдәни, милли мәсьәләләр буенча инде чирек гасыр дәвамында агартып килә. Колачы, офыклары һаман саен кицәя барган тикшеренүче бер үк вакытта «Совет мәктәбе». «Казан утлары». «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә»), «Чаян» журналларында, «Совет Башкортстаны». «Кызыл гаң». «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан»), «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») кебек популяр, зур тиражлы гәзитләрдә чыгышлар ясый Соңгы елларда яңа гәзит-журналлар дөньяга аваз салгач. Мәдинә ханым «Идел». «Шәһри Казан». «Татарстан хәбәрләре»дәй трибуналарны да үз «орбитасына» алды. Терекөмештәй актив, тиктормас бу шәхес төрле өлкә, район күләмендәге урысча һәм татарча гәзитләрен дә чит күрми. Аның дистәләрчә мәкаләләрен, күзәтүләрен, хәбәрләрен Оренбурнын «Комсомольское племя». «Булгар иле». Оренбур өлкәсе Саракташ шәһәренең «Путь Ленина». Күмертауның «Пуль Ильича». Ульянныц «Өмет». Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының «Күмәк көч». Самараның «Бердәмлек». Чиләбенен «Дуслык». Семипалатның «Иртыш» гәзитләрендә дә очратасың. Мәсьәләнең бер үзенчәлекле ягы да бар Торгынлык еллары дип исемләнгән чорда кайбер татарча басмалар, милләтчелектә гаепләмәгәйләре, дип аерым иркен сулыш белән язылган мәкаләләрне кире борганда, урыс телле гәзитләр Мәдинә апаның вакыты өчен байтак четерекле материалларын да аз бастырмадылар Бу җәһәттән тикшеренүче- красвсд башка татар зыялылары эшли алмаган гамәлләре белән дә танылды дияргә ярый
Мәдинә Рәхимкулова иярләгән актуаль темалар арасында татарларда мәгъ-рифәтчелек. мәшһүр уку йортлары, милли театр, матбугат, дәреслекләр, мәдәният учаклары, мәчетләр тарихы, дин. әхлак, тәрбия һ б мәсьәләләр бар Ул шулай ук төрле китапларга үзенчәлекле рецензияләр яза. юбилей уңае белән материаллар тезмәсе иҗат игә. үгетли, туры юлга өнди, кыскасы, журналистика жанрының түреннән урын яулый. Мондый фасылдагы иҗат җимешләреннән тынгысыз каләм иясенең кайбер мәкаләләрен санап үтү дә җигә: «Хатаны архив төзәтә». «Тәрбия дәреслекләре». «Милли моңнар». «Тукайга мәхәббәт белән». «Теле булмаса. халык та юк», «һәлакәткә ун адым». «Татар Каргалысы». «Ислам бүген». «Сабантуй», «Синең исемең». «Татарча сөйлә». «Китаплар китабы». «Хәдисләр дөньясында» һ. б
Мәдинә апа татарның атаклы мәгърифәтчеләре, галимнәре, сүз осталары, күренекле зыялылары турында бөтен бер образлар галереясс иҗат иткән кеше буларак та абруй казанды. Аның «казаныш» исемлегендә милләт каймагы дип аталырлык шәхесләрнең иң абрунлылары теркәлгән Менә алар Ризаэтдин бине Фәхретдин. Мифтахетдин Акмулла. Исмәгыйль Гаспралы, Дәрдемәнд. Фатыйх Кәрими. Габдулла Шонаси. Муса Биги. Габдулла Тукай. Габдулла һәм Гобәй-дулла Бубилар. Сәгыйть Рәмнев. Сәгыйть Сүнчәләй. Галимҗан Ибраһимов. Гобәйдулла Рәдүди. Котлы-Мөхәммәд Тәфкилев. Шәмсетдин Зәки. Нургали Надиев. Борһаи Шәрәф. Ильяс Кудашев-Ашказарскгш. Мирхәйдәр Фәйзи, Давыт Юлтый. Рәкыйб Рәкыйби. Салих Сәйдәшев. Афзал Таһиров. Якуб Хәлили. Салах Камал. Муса Җәлил һ. б Мондый күренекле затлар турында язу үзе үк иҗади офыклар киңлегенә саллы дәлил
Шулай да галимебезнең топ кыйблаларыннан берсе Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты икәнен аерым әйтергә кирәктер Бу өлкәдә Мәдинә апа биниһая зур. игелекле эш башкарды һәм башкарып кило Аны. минемчә, бер дә икеләнмичә. «фәхрстдинче»ләребезнең берсе дип атарга төпле нигезебез бар Иң әүвәл бастырган хезмәтләре турында. Р. Фәхретдиннең Россия Фәннәр Академиясенең 200 еллык юби кендл K.iiH.iiiisi.i (ГС>) хакын гагы магериа1 1974 ст га \к «Южный Урал» гәзитендә дөнья күрә. 1984 елда бөек галимнең бәрәкәтле эшчәнлеге турындагы язмалар «Совет мәктәбе». «Азат хатын» журналларында һәм шул ук «Южный Урал» гәзитендә басыла 1988 89 елларда галим иҗатын пропаган-
далау яна баскычка күтәрелә Мәдинә ханым Риза казыйга багышланган махсус җыентыкта (Уфа. 1989) берьюлы ике материал бастыра Беренчесе бер табак күләмле гоп те фәнни мәкалә, икенчесе тикшеренүчеләр өчен зур әһәмияткә ия булган Риза зт дин Фәхретдин хезмәтләренең бай библиографиясе
Әле ул гынамы соң! Мәдинә апа бик күп белгечләрнең теше үтмәгән, ифрат зур көч. күп вакыт сорый торган эшләрдән дә тайчынмыды. Бу хезмәтләре өчен генә дә ана гыйльми дәрәжә бирерлек 1975 елда галимәбез Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган 103 битле, эченә кыйммәтле унбер сурәт сыйдырган альбомны хәтерләткәнрәк хезмәт әзерли Ул хәзергәчә кулъязма хәлендә. Аннары атаклы якташының «Әхмәд бай» дигән китабын кириллицага күчерә (1978), аны урысчага тәрҗемә итә (1985), һәр икесен төпләтә, соңрак Оренбурда ике мәртәбә урысча бастырып чыгара (1989, 1991) «Исмәгыйль сәяхәте» дә күчерелеп, төпләнә (1982). Шуннан соң Р Фәхретдиннең тәрбия-нәсихәт мәсьәләләренә кагылышлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек әдәбе», «Тәрбияле хатын», «Гаилә», «Нәси- хәт-1». «Нәсихәт-П» кебек җәүһәрләр дистәләгән күмәк дәфтәргә хәзерге хәрефкә күчерелә. Ә менә Ризаэтдин Фәхретдиннең ифрат кыйммәтле «Җәвамигуль кәлим шәрхе» дигән хезмәтен кириллицага күчереп, Равил Үтәбай ярдәмендә басмага әзерләнүе үзенә бер каһарманлык. 605 бит күләмендәге бу китап 1984 елда тәмамланган һәм берничә ел элек Татарстан китап нәшриятына тапшырылган булса да, безнең белүебезчә, әлегәчә хәрәкәтсез ята. Ә кызганыч. Хәзер бу «китаплар китабы» М Рәхимкулова тәрҗемәсендә шушы елның 3 нче саныннан «Аргамак» журналында урысча чыга башлады. Мәдинә апа, галим Җәүдәт Миңнуллин белән берлектә, Казанда чыгарырга тиешле бер китап өчен Р Фәхретдин исеме телгә алынган һәм аның хакында язылган мәкаләләрнең зур бер исемлеген дә төзегән. Бөек мәгърифәтче-галимнен иҗатын, эшчәнлеген пропагандалау болар белән генә дә чикләнми әле. 1994 елның 23 гыйнварында Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсендә Р Фәхретдиннең 135 еллыгына багышланган фәнни конференция үткәрелә. Шунда тирән эчтәлекле доклад белән Мәдинә ханым чыгыш ясый
Конференция, махсус сәхифә мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайтмас өчен бу урында шуны да өстик. 1993 елның 28 ноябрендә югарыда исеме телгә алынган китапханәдә Дәрдемәнднең туган көненә һәм иҗатына багышланган зур кичә оештырыла. Мәдинә Рәхимкулова кичәнең түрендә утыра. Рәмиевләр гаиләсенә бәйле истәлекләре белән уртаклаша, хәтта аларның бергә җыелганда яратып җырлаган җырларын да көйләп күрсәтә, һәм, әлбәттә. «Яңа вакыт»та (1993, № 36) Дәрдемәнд һәм анын нәсел-нәсәбе турында кыйммәтле рәсемнәр фонында махсус сәхифә бирә.
һәвәскәр тарихчы-краеведның ин әһәмиятле иҗат җимешләреннән берсе — аның 1975 елда төзелгән 300 битле, 120 фотосурәтле альбомы. Ул «Оренбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсе» дип атала, мәгълүматларга искиткеч бай булуы белән аерылып тора. Та гар мәгарифе тарихын өйрәнүче галимнәр өчен чын мәгънәсендә хәзинә бу. Мондый характердагы кыйммәтле һәм күләмле хезмәтләрдән шулай ук: «Орснбурнын «музыка-драма» җәмгыяте һәм Шәрекь музыкасы мәктәбенең эшчән- леге» (60 бит, 20 фотосурәт), «Оренбур драматурглары» (100 бит һәм һәртөрле күргәзмә материаллар), «Оренбур татар театры режиссерлары» (160 бит, күргәзмә язмалар), «Музыкаль Оренбур ягы. Тарихи күзәтү» (95 бит. фотодокументлар). «Рәмиевләр альбомы» (120 бит, фотосурәтләр) дигән яхшылап төпләнгән кулъязмаларны күрсәтергә мөмкин Мәдинә апаның бер дә тик ятмый торган хәрәкәтчән архивында мәдәниятебезнең төрле тармакларына караган һәм ул үзе төзегән тагын башка төр альбомнар, бихисап төпләнмәләр, коллекцияләр, мәшһүр шәхесләр турында документаль язмалар, фотосурәтләр тулып ята Аларның исемнәрен, тематикасын санап кына чыгу да байтак урын алыр иде Гомумән. Галимәбезнең фатиры гүя Әбүгалисина белән Әбелхарис гыйлем эстәгән мәгарәне хәтерләтә Анда төрле-төрле китапларның, альбомнарның, төпләнмәләрнең. кулъязмалар-ның, фотоматериалларның һ б иге-чиге юк. Гарәп шрифтыннан хәзерге хәрефкә күчерү, проза һәм драма әсәрләрен, тарихи һәм дини характердагы хезмәтләрне тәрҗемә итү. төрле рәвештәге кулъязмаларны барлап, тасвирлап, пөхтәләп, тәртипкә салу да анын яраткан эше. җан азыгы Тынгы белмәс ханымның мәшһүр тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллинның 1924 елда дөнья күргән «Татар тарихы» китабын 250 дәфтәр бите күләмендә кириллицага күчерүе генә дә ни тора! Аннан башка да ул татар Оренбур драматургларының моңарчы беркайда да басылмаган. 1925—1968 елларда язылган (күбесе гарәп һәм латин графикасында) бик күп кулъязмаларны кириллицага күчергән, яисә машинкада бастырган, төпләгән икән Монысы үзе театрыбыз тарихын барлау, җуелган сәхифәләрне торгызу буенча бәһасез хезмәт.
М Рәхимкулованың эчтәлекле фәнни мәкаләләре турында да бер-ике сүз. Бу җәһәттән беренче чиратта Галимәбезнең язучы һәм журналист Лирон Хәмидул- лин белән берлектә язылган «Хөсәения» мәдрәсәсе» («Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» дигән китапта. Казан, 1992, 40 бит күләмле). «Казан утлары» журналында
(1992. № 7) басылган «Университетлар үрнәгендә». Е К Карпова белән берлектә ижат ителгән «XX йөз башы беренче унъеллыкларында Оренбур-Шәрыкъ халыклары музыкаль мәдәнияте үзәкләреннән берсе» («Актуальные проблемы музыкальной культуры народов Востока» дигән китапта Ташкент 1989). «Җәлилнең «Хөсәения чоры» («Казан утлары», 1975. № 2). Оренбур татар драма театры турында «Юл башында» мәкаләсе («Казан утлары». 1980. № 4) һ б. телгә килә. Алар барысы да фактик материалга бай булулары белән игътибарны жәлеп итә.
Гомумән, галимә — фәнни, фәнни-популяр мәкаләләр, хәбәрләр, парчалар, иәсихәтләр. кыскасы, журналистиканың төрле жанрлары, төрләренә караган 200 дән артык язма авторы. Ул гына житмәсә, хәзер кызу темплар белән әзерләнә торган «Татар энциклопедиясе» дә байтак мәкаләләр язып биргән Соңгы елларда анын публицистик, журналистлык эшчәнлеге бигрәк тә Оренбур каласында 1991 елда кабат торгызылган «Яңа вакыт» гәзите белән бәйле Хәзер абруе киң татар дөньясына таралып килә торган ошбу басманы М. Рәхимкулова язмаларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен Мин шәхсән Мәдинә ханымның бу гәзит битләрендә басылган 40 тан артык материалы белән таныш.
Даими эзләнүчән, ижат дәрьясына чумган бу киң колачлы тикшеренүче бер ук вакытта публицист та. тарихчы да. фольклорчы да. вәгазьче дә, дин белгече дә. археограф та. әкият сөйләүче дә Әкият дигәннән, аның «Миндрай». «Өч аккош» кебек үзе ижат иткән тылсымлы хикәятләре аеруча сокландыра Әле житмәсә. шагыйрә дә икән үзе. Кимендә дүрт дистә поэтик әсәр авторы Урысча яңгыраш алганнары да бар. Моңа үзенчәлекле, тормышчан фәлсәфә белән өрете- лгән шигъри юллар да дәлил. Мәсәлән:
Тәнен көчле көрәшләрдә җиңдермәсән. Җанын көчле әрнүләрен сиздермәсен. Бәхетле син зур байлыклар йөрми эзләп. Итсәң илгә кадәри хәл тугры хезмәт
Яки мондый мисал:
Тормыш бавын үргән булсан ике жептән.
Сүтә алмас аны сиңа дошман кеше Әгәр булса бер жеп картның тәжрибәсе. Икенче жеп булу кирәк яшьнсн көче.
Шагыйрә яшәешебезне агулап, киләчәгебезне корыта торган, хәятыбызга көннән-көгг ныграк киләп сара барган афәгкә. ягъни эчүчелеккә, сәрхушлеккә кара га да үзенең сүзен кистереп әйтә, бу яшел еланның зәһәр уг ыннан сакланырга өнди, «галижәнап» хәмернең үз авызыннан мондый котсыз сүзләр әйттерә
Чәчәм илгә әлегәчә фән белмәгән чирләрне.
Илле яшькә дә житкермим бура кебек ирләрне
(•Яңа хокеидар»)
Шул ук темага «эссе салып», әхлакый ягына басым ясап һәм рәсүлебезгә тугрылык, мәхәббәт хисе тәрбияләп, ул күңел кылының иң нечкәсен дә чиртеп куя:
Үз мәзһәбен исерткечтән тыйган.
Хөкеме булган каты-мөкәммәл. Аек халык илнең таянычы. Улым булса, кушам Мөхәммәд
(» Улым th. tea»)
Әлбәттә, Мәдинә Рәхимкулова яшен ташыдай актив жәмәгать эшлсклесе дә. Үзенең замандашлары, фикердәшләре Тәлгать Абдрашитов. Үлмәс Биляева. Зиннур Шакиров. Тәүфыйк Сабитов. Фатыйх Кыргызбаев. Якуб Сабитов. Якуб Шабакасв. Гөлсем Хәсәнова. Майя Сөләйманова. Рамзес Абдрашитов кебекләр белән бергә, ул милләт язмышына кагылышлы булган һәр адымның, күренеш-нең, вакыйганың үзәгендә кайнады яки кайный Кайнап кына да калмый, урта буынны, яшь-жилкенчәкие газиз халкына тугрылык белән хезмәт игәргә, аның бай тарихын, мәдәниятен, казанышларын өйрәнергә, пропагандаларга чакыра, милләтнең ометле киләчәге өчен нәтижәлс көрәшкә рухландыра Халкы язмышы өчен янып йөргән, аның тарихына, мәдәниятенә мөкиббән киткәннәргә тере өлге ул Мәдинә апа Менә берничә шундый мисал Алны-ялны белмәс ветеран 1990
елдан бирле шул ук елны ачылган 3 нче номерлы Оренбур педагогия училищесының татар һәм башкорт группаларында гарәп графикасын һәм гарәп теленең башлангыч курсын укыта һәм укытып кына да калмый. Үзе меценат, үзе учредитель буларак, ул бу училищеның татар-башкорт группаларындагы иң алдынгы студентлар өчен Ризаэтдин Фәхретдин. Дәрдемәнд. Фатих Кәрими. Мөхәммәтша Бурангулов исемнәрендә дүрт бүләк (премия) булдыра. Бүләкнең шартлары мондый икән: ул уку елы азагында иң яхшы өлгереш күрсәткән, тәртибе камил булган, җәмәгать эшендә даими катнашып килгән укучыларга бирелә. Бүләкләнгәннәрнең исеме училищеның махсус альбомына кертслә.жиңү- челәр елына кимендә бер тапкыр, алынган премиянең исеменә карап, ул шәхеснең тормышы һәм эшчәнлеге турында радио, телевидение буенча яки матбугатта чыгыш ясарга тиеш Премиягә лаек булучыларның саны өч яки аннан күбрәк, меценатлары исә төрле булулары мөмкин Күрсәткечләр тигез булган очракта өстенлек туган телдә югарырак баллга ия булган һәм премияне беренче мәртәбә алучыга бирелә Башлангыч чорында 200 сум дип тәгаенләнгән бу премияләр, инфляциягә нисбәтле рәвештә, ел саен үсә бара Әйтик. М. Рәхимкулова 1992/93 уку елының кышкы һәм язгы семестрларын уңышлы тәмамлаган студентлар — Әлфия Хәйруллинага (Дәрдемәнд исемендәге бүләк), Лира Мусаловага (Фатих Кәрими). Рәмзия Улумбековага (Риза Фәхретдин), Эльмира Агиевага (Мөхәммәтша Бургангулов) 2000 шәр сумлык, ә нимес курсыннан фәкать «бишлемгә генә укыган Тирбах Викториягә 3000 сум күләмендәге премияләр тапшырды. Ул вакыттагы акча курсын исәпкә алганда, кечкенә сумма түгел иде бу.
Мәдинә апа- Хөсәен Ямашев исемендәге көтепханәнең нигез ташларын салучылардан, аның эшендә иң актив катнашучылардан, биредә үткәрелгән конференцияләрдә, кичәләрдә, очрашуларда, әңгәмәләрдә әйдәп баручылардан берсе Ул милли-мәдәни, тарихи, иҗтимагый мәсьәләләр буенча күп мәртәбәләр җирле радио, телевидениедән чыгышлар ясаган һәм ясап торучы кеше Фатиры исә милләт проблемаларына җан аткан зыялылар өчен очрашу-гәпләшү урыны гына түгел, мәгълүм дәрәҗәдә штаб вазифасын да үти дияргә ярый Яше инде олы булуга, сәламәтлегенең шактый какшавына карамастан, ул бик күп фикер-дәшләре белән очраша, аралаша, хат алыша, бай тормыш тәҗрибәсе һәм гыйб-рәтле язмалары белән юмарт уртаклаша, газиз халкына тугрылыклы хезмәт итүчеләргә аналарча фатихасын биреп, игелекле гамәлләргә рух өрә.
Кимендә ун гасырлык төкәнмәс тарихы, мәдәнияте булган милләтебезнең йөзек кашына торырлык шушындый вәкилләре белән без горурланырга хак- лыбыз. Ә аның гаҗәеп бәрәкәтле эшчәнлеген. иңли алмастай фигълиятен. мөкатдәс омтылышларын барыбызга да затлы өлге итәсе иде. Мәдинә апа моңа бик лаек кеше Озын гомер, корычтай сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар Сезгә, фидакяр замандашыбыз!