Логотип Казан Утлары
Роман

ИРТЕШ ТАҢНАРЫ

Үзем Ту был ягы кешесе булсам да, ерак Өркез (Иркутск) каласында туганмын. Аца кадәр исә...
Бабам Зәнки, -җирсе! сарт булуы ар-касында, I әмере буе иза чит еп ялчылыкта яш<и ән. Чирек 1асыр дәвамында Тубыл белән Иркутск арасында байлар говарын ташы: ан. Олаучылар Тубыл- дан кыйммәтле гире-пушнина, замш бияләйләр алып китеп, Өркеттән кытай чәе, ефәк, мануфактура юян кайтканнар. Кайчат ында юлт а бишәр йөз аз чыгып ки!ә торган булган, сәфәрләре еллар буе дәвам иткән. Байкал күле тирәсендә тимер юл төзелә башла! ач, бабам шунда биш ел таш каерган. Кулдан коч киткәч, Өркемә, Метелев дигән купецта, ун ел дворник булып iop- I ан. Шул чапанда улы Камалнны, минем әтине, ү з янына алдыр! ан һәм аны камьн lei үче итеп урнашibipi ан. Әнкәм Закнр.»бану Татарстанның Uop.iai районы Өрә авылы Вәлит мәзин кызы булган. Өркет ятына бәхет эзләп килеп чыккан, әги белән алар танышып кавышканнар. 1917 елның 6 апрелендә юнья- I а мин KH.II әнмен. Н.к-елебсзнец башында Зәнки шәех-хужа юра. Октябрь революциясе. ярлы-ябагай. нужа куучы кешеләрдә як I ы өметләр уятып, әтинең колатына «capi.iapia жир биреләчәк!» дигән куанычлы хәбәр килен ирешкән, ул О1ын-О1ак уйлап юрма1ан, гаиләсен алып тут an якларга, Губыл районының Хужайлан авылына әйләнеп кайткан... Балача:ым. үсмер вакьиым шул авылда үтте. Башта Ту был да ШКМны һәм та tap не тучнлншесын бетердем, сонрак. 1940 елда, Төмәндә укы i у чыдар инсти- i утының фншка-ма тематика бүлеген тәмамладым. Сугыш башлаш анчы Төмәндә урта мәктәптә физика-математиканы укыт 1ЫМ.
1942 елның маенда үг ирегем белән сут ышка доброволец булып китгем, бик күп фронI юлларын үтеп, сутышны Приза шәһәрендә тәмамла тым. Танкларга каршы сугышучы взвод командиры идем. Беренче һәм икенче тәрәжә «Ватан сузышы», «Кызыл йолды!» ор-деннары. күпсанлы медальләр белән бү-ләкләндем.
Сузыштан кайткач 1омән өлкәсе мәктәпләрендә завуч, директор. Губыл район мә! ариф будет е мөдире булып ипләдем.
1957 елда «РСФ< I’ мәк т .итләренең атказаш ан укытучысы» тигән исем бирделәр. Бүгенге көндә пенсионер. 1убыл шәһәрендә яшәп ятам. Катан газета-журналлары белән тыгыз бәйләнештә торам, җирле матбугатта да очеркларым. сугышчан хатирәләрем озлексез басылып килә. Быел Төмәндә балалар өчен «Кайчыколак» дигән хикәяләр җыентыгым басылып чыкты.
Без яшәгән заманда, без гомер үткәргән җирләрдә укытучының роле ифрат зур иде. Шул үзем татыганнар, күргән-белгәннәр күңелемә тынгылык бирми башлаган чорда безнен төбәккә Казаннан бер төркем язучы килеп төште. Ф. Хосни, III. Галиев, А. Гыйләҗев- ләр белән очраш) минем тормышымны янаргып, үзгәртеп җибәрде. Укытучыларга багышлап, себер татарларының тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын сөйләп бирәсем килде. Әлеге фикер кырык ел буена миңа тынгы бирмәде, һәм, нәтиҗәдә, шушы әсәр туды...
Дөрес, мин әдәбиятның бөтен серләрен төшенеп җитә алмадым, үзебезнең якларда киңәш-табыш итәрлек белгечләр дә юк иде. Әмма бәхетемә күрә, талантлы, игътибарлы, ялкынлы язучы Аяз Гыйләҗев ярдәмгә килде, әдәби эшкәртүгә ул бик күп көч түкте, кадерле вакытын жәлләмәде. Аңа рәхмәтем чиксез зур. Икенче китапны басмага әзерләгәндә Аязның сәламәтлеге җитешеп бегмәгәнлектән, аның тормыш юлдашы Нәкыя ханым да зур ярдәм күрсәтте. Шул уңайдан аңа да тирән рәхмәтемне белдерәм. Эш дәверемдә, фольклор туплау, киңәш-табыш итүдә тормыш юлдашым Рәшидә олы ярдәм күрсәтте. Рәхмәт.
Аяз Гыйләҗев белән 29 ел таныш булуым, бертуктаусыз хатлашып һәм күрешеп сөйләшүләрем минем фикер агышымны да, дөньяга карашымны да үзгәртте. Мин үзем дөньяны тел алсу сыйфатларда гына күреп үскән кеше. Сугышта «За Родину, за Сталина!» дип атакага ташланучылар арасында мнн дә бар идем. Кулъязмамның беренче вариантын Казаша алып баргач. Аяз каран чыкты да беренче сабакны бирде: «Кызартма, кабартма, нәкъ тормыштагыча яз!»—диде. Мин шуннан соң үз тормыш юлыма, гнрә-юныә. җәмгыятебезнең төзелешенә, Сталинның кара эшләренә гәнкыйгь күз.тегеннән чыгып карый башладым. Үзебезнең себер татар авылларының тарихи үткәннәрен нит ездәнрәк тикшердем һәм халкыбызның трагик үткәннәре белән очраштым. Чынбарлыкны үз төсендә күрә башладым. Минем дөньяга карашымда булган бу үзгәрешләрне икенче китабымны укучылар тоярлар һәм у най бәяләрләр дип өмет итәм.
Кадерле укучым!
Тубыл-Иртеш буйларында яшәүче милләттәшләремнең тормышлары турында Себер халкы тарихында беренче булып язылтан шушы проза китабы аша чынбарлыкны җиткерергә бик тырышкан Алла бәндәсен, әгәр сезгә ошамаган яклары булса, кичерүегезне үтенәм!
Якуб ЗӘНКИЕВ.
Тубыл шәһәре. 18 апрель. 1994 ел.

I
угыш башлангач, ил күген хәсрәт болытлары томалап, күз яшьләреннән ташулар акканда, уртак хәсрәт, уртак кайгылар моңарчы тылда яшәп яткан Мөхәммәт Уразаевка да тәэсир итми калмады, әлбәттә. Хатыны сугышта, улы Шамил утның иң кызган җирендә —алгы сызыкта, хатлар сирәк килә, анда да чамадан тыш озак йөри Бу хәлләр берләшеп аның сынык күңелен көндез дә, төнлә дә биләп торалар, ул үз күңеленә хуҗа булырга омтылган, читләр тәэсире белән яшәмәгән кеше, ихтыяр көченең әкеренләп кими барганын сизенә башлады. Сугышка мөнәсәбәте ифрат үзенчә иде аның. Кайгырды, куанган чаклары да булталады Әһә. диде ул эченнән генә, дөнья совет властеның көчен, өстенлеген һәм какшамас бердәмлеген күрсен әйдә! Моңарчы икеләнеп, шигәеп маташкан илләр дә дөрес, хак юлны аера алырлар! Ленин төзегән дәүләтне җиңәр көч юк. булмас та!
Сугыш башланды, туктаганы юк — бара. Мөхәммәт бөтен ил белән менә-менә безнең гаскәрләр фашистларны үз җирендә тукмый башлар- 4
С
лар, дип көтә Юк кына бит. киресенчә, фронт хәлләре көннән-көн хәг әрләнә, көн туды исә радиодан Левитаннын канга тоз салучы гавышы гел бер үк сүзләрне тәкърарлый «Каты сугышлардан сон безнең гаскәрләр фәлән-фәлән шәһәрләрне, фәлән-фәлән авылларны калдырдылар»
Левитан авызыннан чыкканда бу сүзләр җанны өшетеп узсалар, улы Шамилдән килгән хатларда «чигенәбез, чигендек» сүзләре йөрәкне телгәләп, шомлы җил булып таптап үтәләр. Чигенүчеләр арасында аның йөрәк парәсе улы да бар. Саниясе, сугышка алынган врач буларак, алай ук ут астында йөрми юргандыр торуын Дары исе иснәгән Мөхәммәт лазаретларның тылдарак. тынычтарак булуын белә иде. Туктаусыз чигенеп барган очракта госпитальләрнең дошман кулына төшү ихтима- лын да уйлагач. Мөхәммәтнең тәне эсселе-суыклы булып китә дә. төн йокыларыннан мәхрүм калып озак-озаклап түшәмгә карап ята Йокылы- уяулы ята торгач, түшәм сугыш кырына әйләнә, әнә аның Шамиле мылтыгын кысып тотып, юк. алга түгел, артка йөгерә Йөгерәләр, качалар, туган җирне немец фашистларына калдырып качалар. Әнә теге, түшәм тактасының чокырланып торган дәү ботак эзендә Саниясенең ак халаты күренеп-күренеп китә...
Соңгы атнада да Мөхәммәтнең борчылулары артты- ни Саниясеннән, ни улыннан хат-хәбәр юк Ә радио һаман бер үк сүзләрне такылдый «Фәлән-фәлән шәһәрләр калды... Дошман фәлән шәһәрләрне чолгады»
Өйдә чакта тәрәзәдән күзен алмаган Мөхәммәт хат ташучының бо- лай таба килүен әллә каян күреп алды, аягына иске галуш элдереп, каударланып ук капка төбенә чыкты. Лыштыр-лыштыр килүче ананың сүрән чыраен, кулындагы сәер, юка гына хат букчасын күргәч коелып иңде.
Әллә?..
Хат якыннан, Тубыл шәһәреннән генә килгән икән. Мөхәммәт иңеннән җиргә төшкән кайры тунын иелеп алды да. шунда ук. капка төбендә, җил күзендә хат букчасын ачты. Хат бик кыска булса да көтелмәгән шик- шөбһәләр алып килде. Мөхәммәтне иртәгәге кәшә, сәгать тугызга. НКВД начальнигы бүлмәсенә чакырганнар иде Моңарчы бу дәһшәт оясына аны чакырып керткәннәре юк иде әле.
Колхозның егәрле, көр атларын берәм-берәм армиягә чүпләп торалар. Мөхәммәткә камыт суккан, ыңгырчак асты чиләнеп бозылган үшән алашаны җигеп чыгарга туры килде «Вакытында барып җитим. ул оешма адәмнәре соңга калганны бер дә өнәми!» дип. юлга таңнан чыккан иле. чиләнде Мөхәммәт юлла! Аты ике атлый да бер туктый, кычкырып каулый башласаң, күзләрен алартып бер карый да тәртәгә үк тибәргә тотына Арбадан төшеп. ат алдына чыгып, юлга дип алган бер бөтен икмәкне ваклап-ваклап каптыргалап. алдап кына эшне беразга җайлады Мөхәммәт. Шунда гына ул атның төне буе берни ашамавын, ач икәнлеген аңлады. Нишләмәк кирәк, кайда ипи иснәтеп, үр төшкәннәрдә чөмгереп куып шактый ара үттеләр. Бер иңкүлекне үткәндә ул аркалыкның бушайганын абайлады, төшеп ат башына таба килде Аркалыкны тыгызлап бетергәч, читкәрәк китеп алашага җилкәсе белән борылып җиңел йомышын үти генә башлаган иде. урманны сискәндереп мылтык гөрселдәде. Соңыннан хәтеренә төшереп, кат-кат уйласа ла әзен кенә әйтә алмады Мөхәммәт: пуля колак яныннан гына сызгырып үгеп киттеме. әллә аңа шулай тоелды гынамы?
Урманны чыккач, алаша холкын үзгәртте, күз тимәсен, арык бот мускулларын җыярга тырышып туктаусыз арбаны сөйрәде Йончып, ачыгып таш коймалар арасына кысылган тимер капканы ачып эчкә керделәр. Мөхәммәт тәртә очына дилбегәсен ташлады да икенче катка йог ереп диярлек менде.
Сугыш башлангач, мондагы хезмәткәрләр дә алышынып беткән булып чыкты, аны капитан Лапиков янына керттеләр Мөхәммәтнең кем
булуын белүгә. Лапиков урыныннан сикереп торды һәм бугазын киереп кычкыра ук башлады:
Уразаев? Мөхәммәт?! Син ничәгә чакырылулы идең? Тугызгамы. Ә хәзер ничә? Әйт!.. Син мине эшсез утыра дип белдеңме’ Юк-барга чакыра дип уйладыңмы? Мин. дәүләтнең иң җаваплы эше тапшырылган кеше, син йолкышны көтеп вакыт үткәрергә тиешме’..
Үз гомерендә мондый сүгенүне ишеткәне булмаган Мөхәммәтнең исе китте, сүзен әйтә алмас булды. Юлдагы хәлләр, атулар турында да әйтермен дип килгән иде, кая ул!
Лапиков самавыр сыман озак сүрелде, яңаклары тимгел-тимгел чуарланды. авызыннан чәчрәгән төкереге Мөхәммәтнең борын очына килеп сыланды. Мөхәммәт бар көчен, сабырлыгын җыеп:
Ә мин хәзер туп-туры райкомга керәм! —диде.
Лапиковның күзләре акайды, бугаз төере төртеп чыкты, ул үз сүзләренә буылып, йодрыкларын йомарлап Уразаев өстснә килә башлады.
— Үземне мәсхәрәләргә ирек бирмәм,— диде Мөхәммәт агарынып.
Мин сине!. Нәсел-нәсәбеңне! Ата-бабаларыңны! Кулак калдыгы! Кучем хан иярчене!.. Нәрсә сөйләп маташкан була бит!..
Әллә капитанның ачуы чыгып бетте, әллә Уразаевның сабырлыгы аны тыйды, ул урындыгына барып утырды, алдындагы кәгазьләрне бер урыннан икенчесенә күчерде. «Казбек» пачкасын алып тәмәке кабызды.
Якынрак кил! Бу хатларны күрәсеңме?
Мөхәммәтнең күзе дүрт булды: Лапиков өстәлендә хатыны Сания һәм улы Шамил кулы белән язылган ике хат ята иде.
Ничек килеп кергәннәр алар сезгә? — дип сорады ул. сүзенең мәгъ- нәсезлеген абайласа да. НКВДга хатларның нинди юл белән кергәнен белә ләбаса ул!
— Бу хатларның эчтәлеге хакында синнән алда райкомга мин хәбәр итәчәкмен! Анда аркаңнан сыйпамаслар! Менә күр. улың яза: «чигенәбез дә чигенәбез...» Хатының да шәп сайрый: «читен., авыр, яралылар берөзлексез килеп тора. . Сугышның очы-кырые күренми » Йә, ничек? Аналы-уллы коткы тараталар! Паникерлар!
— Ялган сөйләмиләр ич! Дөресен язганнар.
— Ах. син дә шул коткыга кушыласың икән әле! Коммунист! Укытучы! Гаилә башы!
Мөхәммәт үзенә адресланган кәгазьләргә үрелгән иде. Лапиков сикереп торды да хатларны сул ягында кукыраеп утырган тимер сейфка бикләп гә куйды.
— Юк.— диде Мөхәммәт әзрәк кенә бер катлы булып күренергә тырышып.— сез миңа шуны аңлатыгыз! Нигә шулай чигенәбез без. нигә дошманга йомшаклыгыбызны күрсәтәбез? Кешеләр җитмиме? Коралмы? Тәртип юкмы?
Син дошман! —дип бакырды Лапиков. НКВД стенасы артында шундый провокацион сораулар бирәсең икән, халык арасында ниләр генә лыгырдамыйсыңдыр әле!
һәм Мөхәммәт Уразаевны — Ялан авылының абруйлы мөгаллимен, сыналган коммунистын подвалга төшереп ябып та куйдылар
Ул исәнгерәп, һушы китеп ярым караңгы подвалда шактый утырды. Тышта караңгы төшкәнне чамалап, ачыгып, усалланып тимер ишекне ике куллап төя башлады. Куллары аргач туктады, аркасын салкын стенага терәп йокымсырады. Бераздан сак. әмма ап-ачык пышылдаган тавышка сискәнеп ишеккә якын килде. Ишектәге дүрткел тишек ачылды, тишек яктылыгында кәҗә сакал, аннары кәҗә күзләре шәйләттде
Борчылма, атыңа печән салдым. Сугардым. Коры аранга керттем,—диде кәҗә сакал. н
— Син кем?
, Кем дип. сиңа зыян салучы түгел. Хәтерләп кал. Кирәгем чыгар. С инең дә кирәк булып куюың бар.
Ничек тә булса райкомга хәбәр ит. «Ялан авылыннан Мөхәммәт Уразаевны камадылар», диген. Кем туры килсә дә ярый. Ә ат өчен рәхмәт. Онытмам.
Инде бүген моннан чыгармасларына тәмам ышанып, өстендәге юка бишмәтен җәеп идәнгә йокыга яткач. Мөхәммәтнең арган аңын яшен як I ысы кисеп үтте: тавышы таныш ич бу кәҗә сакалның!
Хәтер сүрүен ертып чыккан бу сәеррәк тавышның кемнеке икәнен тәгаен ачыклап бетерә алмаса да, тозакка төшкәч гадәттән тыш сагайган Мөхәммәт: «Кангалыев түгелме соң бу! Шул ич, шул мөртәт!» дип озак кына баш ватты.
Бераздан кәҗә сакал онытылды, тоткын чынбарлыкка салкын һәм дымлы подвалга әйләнеп кайтты. Иң әүвәле: «Шамилемә бер-бер авырлык килмәсме? дип изаланды. Хатларны кайда тоткарладылар икән.’ Фронт 1ирәсендәмс. әллә монда кайткач кынамы?» Чыбыкның бер очы Саниясенә дә тия калса... Ай-Һай, улы да. Саниясе дә гел-гел дөреслекне сөйләп күнеккән, намуслы кешеләр шул. Үткән хатларының берсендә улы: «Чигенеп үтеп барганда авыл кешеләре, карт-корылар, гарипләр, бала-чагалар бәргәләнә-бәргәләнә җылыйлар. Безне кемнәр кулына калдырып китәсез?!» дип сораганда, җир тишегенә кереп китәрдәй булам. Әти сез безгә гомер буе: «Сугыш була калса ул. әлбәттә, дошман җирендә барачак, безне җиңәр көч юк», дип тукып өйрәттегез Бүген исә без гуп-туры Мәскәүгә тәгәрибез. Арысландай егетләребез мылтык атарга да өлгермичә һәлак була. Унарлаган, йөзәрләгән әсирләр турында сүзләр йөри. Ни булды соң безгә?»— дип батырып язган иде Шушы кискен сорау, ачы хакыйкать Мөхәммәтнең йөрәген таламаса. бүген. НКВД бинасына керен, явызлыгы кыяфәтенә чыккан Лапиковка сораулар биреп ачылып китәр идемени? Башына тай типмәгән ич Мөхәммәтнең. Баш җитмәгән сорауларга җавап эзләп кенә маташа!
Ачыкканын, арганын, хәзерге сәгатьтә язмышының аяусызлыгын оныттырып Уразасвның колагында: «Үз җиребезнең бер карышын да дошмаш а бирмәбез!» дигән буш сүзләр яңг ырады Кем әйткән иде сон бу кушны җөмләне Мөхәммәткә?-Илгә, халыкка'.’! Әйткән кеше исенә гөшкәч, моңарчы табынган иманы какшагандай булды. Аны курку басты. «Мондый килбәтсез уйларга чумып яши бантласаң, бу подвалдан гомереңә чыгармаслар. Юк. юк. диде ул уйларында үзе белән үзе көрәшеп, илебез көчле, нык. Гражданнар сугышы елларында, утлы боҗра гчендә калсак га. күпме дошманны дөмбәсләдек! Көлләрен күккә очырдык!» Уразаев бер хакыйкатькә генә ышана фашизм җиңеләчәк, тар-мар ителәчәк. Хаклык, гаделлек безнең якта Читләр җиренә без басып кермәдек, сугышны без башламадык
Күңеленә батыр, чая уйлар килгәч. Уразаев үзен сугышчан сафта дип хис итен, нык-нык басып арлы-бирле йөри башлаган иде, маңгае белән шан каты бер нәрсәгә! Дивардан сөзгәк сыерның очлы мөгезе булып, тимер чөй тырпаен тора икән. Шуңа бәрелгән Уразаев Кан тибеп чыккан ярык маңгаен кулъяулыгы белән кысуга күңеленә тагын да дәһшәтлерәк уй иңде безнең шанлы т аскәр башлыкларыбыз калмаганмы әллә? Блюхер. Тухачевский. Якир. Егоровлар тезелешеп эзсез югалдылар, китаплардан, дәфтәр тышларыннан аларның рәсемнәрен үзе җыеп йөргән иде ләбаса'
Ике дөньяның олуг бәрелеше алдыннан тына аларның гаип булуы үзенә күрә бер шик тудырды. Ул Блюхерны күрен тә белә иле ич' 51-иче Блюхер дивизиясе Колчакны Себердән. Тубыл шәһәреннән себереп куганда үзе дә сугышларда катнашты. Совет властен урнаштырыр өчен күпме көч. егәр куйган маршаллар нигә дин Ана каршы чыктылар икән'* Әллә юктан бәла тагып юк иттеләрме аларны? Монда мантыйк юк ич' Кайда, кем тарафыннан бозылды бу мантыйк'’
Шуңа охшашлы җавапсыз уйлар Мөхәммәтнең уйлап туймас башына элегрәк тә килеп киткәли иде. Менә монда, чекистларның йорты астына поскан подвалда, уйлар тагын да аяусызланып җанны талкыйлар.
Басымчаклыкка өйрәтелгән акыл, ничәмә-ничә еллар Мәскәү коткысына ияреп күнеккән зиһен барыбер өстенлек алды. «Хәзер кемнән дә булса гаеп-кыек эзләп, көчләрне таркатып утыра торган заман түгел! Җиңеп чыккач кайда хата, ник чигенгәнбез, боларга ничек-ничек юл куелган икәнлеген тарих тикшерер! Саниягә дә. Шамилгә дә бу хакта ныгытып язарга кирәк әле, колакларына шул иманны гына элсеннәр. Тарих һәркайсыбызны үз урынына куяр».
Кичен Уразаевны дөбер-шатыр китереп Лапиков үзе ябып куйган иде, иртәнчәк таң яралып бераз вакыт узгач, аны теге кәҗә сакал ачып чыгарды. «Туңдыңмы?» — диде ул, үзенең Уразаевка теләктәш икәнен белдереп. Мөхәммәт көнгә чыккач аңа текәлеп-текәлеп карады. «Исемең ничек синең, кардәш, фамилияң?» — дип сорады. «Нигә сиңа минем исем?» — диде тегесе.
Болай җиңел генә подвалдан котылгач, Уразаев мәсьәләнең уңай якка борылганын сизенде һәм кереп, Лапиковтан Саниясенең һәм Шамиленең хатларын алмакчы булды. Капитан килмәгән иде әле. Кәҗә сакал кулы белән тәрәзәгә күрсәтеп: «Көтеп торма син аны. Кайчан килә әле ул!.. Килмәве дә бар. һаваны кара! Атың арык, юлың ерак, үзең ач. Юнь барында юлда була тор»,—диде.
Тәрәзәгә караса, Мөхәммәт имәнеп китте: тышта бурый-бурый яңгыр катыш кар ява иде. Өстенә иске бер чүпрәк ябылган алаша туңып- калтырап болдыр баганасын кимереп аны көтә. Чыннан да, юлда булуың хәерлерәк!..
Кәҗә сакал капканы ачты, кыяфәте өлкән кешенеке булса да, хәрәкәтләре шактый җитез иде әле бу серле адәмнең!
Ниһаять. Саниясеннән өзелеп көткән хат килеп төште. Ул үз дивизи-яләренең Дон елгасы буенда чолганышта калып каты сугышлар алып баруын, әлерәк кенә зур югалтулар, мең төрле җәфаларны җиңеп дошман боҗрасыннан котылуларын язган иде. Әнисен. Фаягөлен. Мөхәммәтен өзелеп сагынуын кат-кат әйткән. Йөзләгән сугышчыларга операция ясап аларны аякка бастыруын да яшереп тормаган. Дошманның мәкерле, явыз һәм көчле булуын искәртергә дә сүзләр тапкан! Мөхәммәт җанашының җылы кулы белән язылган, «цензурой проверено» дигән зәңгәр мөһер басылган хатны укып чыккач шаккатты. Ничек үткәргәннәр бу хатны?! Әгәр Лапиков кызып-кызып аңа тозак әзерләп маташканда хәвефле хәбәрләргә шактый бай хат аның кулына килеп эләксә... Нихәл итәсең. Саниясен бер бүген генә үзгәртеп, җанын алыштырып куя алмыйсын. Гадел яшәде, әллә нинди сугышларың булса да ул үз иманына хыянәт итә торган икейөзле, ике сүзле зат түгел!
2
-w--w”w- Ушы ТӨНДӘ Ул Ү3 тормыш юлын мәрҗән сыман итеп бер җепкә Д Д Д тезеп чыкты, йокламады. Баксаң, бу мәрҗән, язмыш дисбесе гел гәүһәр-якутлардан гына тормый икән. Ул шактый чуар булып чыкты. Уйлана торгач, аның кайбер буынтыкларына кап-кара ямьсез ташлар да кысылган иде... Әллә подвалда үткәргән шомлы төн. әллә Саниясе, улы исемен катыштырып Лапиковның куркытулары, янаулары аяусызрак булырга мәҗбүр иттеме аны? Бүтән чакта үз ха галарын акларга яраткан, хөкемен тирәнгә үк җибәрмәгән Мөхәммәт Уразаев бүген үз-үзенә хөкемдар булып аяусыз приговорлар да чыгарды
Менә аның бер тамырсыз калгач, муенына капчык асып, йорттан* йортка теләнеп йөргән чаклары. Ырсытдиннең мәрхәмәте аркасында 8
кеше булуы, белем алуы, дөнья тануы. Йомабикә байбикәнең кайнар куенын исенә төшергәч. Мөхәммәтнең маңгаена тир бәреп чыкты! Яхшылыкка яманлык кылды түгелме ул9 Мәрҗәннең киләчәк буынтыкларында Шамил Тиңсез сылу кызы Мәүлия.. Тормышын ал таң итеп бизәгән, шау чәчәккә төргән, хәсрәтләрен оныттырып, кайгыларын киметеп язмышының иң татлы мизгелләрен бүләк иткән Саниясе. Бәхетле таңда дөньяга аваз биреп туган, мәңгегә күңел түренә кереп утырган Фаягөле... Болары гадәти тормыш агышлары, Мөхәммәтнең җанын җылы I ып яшәткән изге хатирәләр.
Шуннан башланды, шуннан китте. Уразаевнын язмышы язгы ташу төшкәч Иртеш елгасы кебек убылып-актарылып, өйрәтелмәгән тай кебек анда-монда сугылып агарга тотынды! Колхозлар төзи башлагач, шактый зур, ямьсез алымнар ясалган түгелме? Утызынчы елда, бөтен авыл халкын җыеп, Сәмукъ ише хөрәсәннәр белән бер булып: «Калхуз гына аз безгә, даваегыз коммуна төзибез!» дип акырганда ул да авызын бәлшәй ген, ризалашып кул күтәрмәдемени? Шул ук ялкау Сәмукълар. мөртәт Чырык Абдрахманнар, үшән Тимержаннар авылга баш булып, урга хәллеләрне талап, куркытып йөргәндә нигә бер сүз дә әйтмәде икән?
Торадан килгән вәкилләр җыен юньсез, ярлы-ябагай эшлексезләргә таянып, 1ырышларны, урта хәллеләрне кычкыртып талаганда күләгәдә калучыларның берсе ул үзе — Мөхәммәт Уразаев түгел идеме9
Хәтерендә, талаган мал-мөлкәтне Бүре Рәхмәтулланың бушап калган дәү амбарына ташып өйделәр. Төнлә-төнлә затлырак әйберләрнең кая таба «аякланганын» Уразаев күрмәдеме? Күзе сукырайган илеме аның, «коммуна, коммунизмнар» белән саташып аңы томаланган идеме? Чаяланган. әрсезләнгән Чырык Абдрахман шул төннәрнең берсендә, сөргенгә озатуларын көтеп козы алынган Гафур хәзрәт ихатасына аяк басты. «Яман адәмнәр дөньяны басты, хәзрәт, сакалың аклыгына карап тормаслар, ил имамы икәнеңне саннамаслар. байлык-муллыгың этләргә ризык булмасын. Әйдә, ару кием-салымнарыңны, алтын-көмешеңнс алып китеп яшерим Сорап килерсең бөртеге дә югалмас!»—дип алдап-юлдап, болай да зиһене таралган ил агасының бар малын җыештырып алып чыгып киткәне икенче көнне үк ил арасында таралды. Ах. авыл халкын җыеп, оятсыз хәйләкәр төлкенең йөзен ергып көнгә чьнарган булса! Мөхәммәт бүген алай ук иманы белән тарткалашып ятмас та иде!
Хәзрәтнең көмеш кашыклары, абыстайдан абыстайга күчә килгән борынгы Алтын беләзекләре, алкалары бикле тимер сандыкка күчеп Чырык Абдрахманга ияреп киттеләр. Абдрахман шактый мул хәзинәне «ышанычлы» урынга яшереп кайтты. Иртәгесен Гафур хәзрәтне илдән куарга авыл активлары керде Сәмукъ, аның әрсез алабайлары, алтын- көмеш таптырып хәзрәтнең сакалын йолкып бетерделәр, таба алмагач, бар булган ризыкларын бөртегенә чаклы себереп алып чыктылар. Ризыклар да әллә кая китмәде, ипләп кенә Сәмукъ чоланына кереп баттылар Мулла гаиләсе белән ачыга башлады, шешенеп бетте. Бәхетләренә күрә. Өркеттән кунакка кайткан ерак кардәшләре Камил абзый, авыл советы рәисенә йөз тәңкәне сеңдереп, белешмә юнәтеп «ярлы-ябагай ходай колы Гафурны» үзе белән алып китте.
Ике-өч ел үткәч, Өркеттән Гафур хәзрәтнең өлкән улы Әхмәт кайтып төште Туп-гуры Чырыкларга барып керде. Чырык Әхмәтне күреп өнсез калса да. теле берөзлексез тегермән тартты
И балам, балакаем! Сез китүгә, кемдер НКВДга барын чаккан Илдә эт-кош бетәмени?! Безгә тентү керде Инде тапмадылар, инде KOI ылдык кына дигәндә, денсез Сәмукъ, икс дөньяның берсендә дә рәхәт күрмәсен мәлгунь! ындыр башына күмелгән тимер сандыкны казып чыгарды. Эт тә эт. Сәмукъ та искә җитез алабай икән
Мәхдүм Әхмәт телгә йомшак, холкы ипле егет иде Карышып сүз катмады, явызланмады Алай иткәндә дә комсыз Чырык егетне НКВД
белән өркетеп куйды. Әхмәтнең кире кайгырдык юл акчасы ла юк икән, Чырыктан чыгып, бик ерак кардәшләре Шәмсеруй апаларга керде, сөтле чәй эчеп, майлы ипи ашап тамагын ялгады. Шәмсеруй карчык сорашырга тотынса, тозны төбенә салмыйча тыела алмас җитез карчык — егетнең хәлен аңлап, «әткәң әрвахлар рухына дога кылсын» дип. егетнең хәлен җиңеләйтте, юллык акча бирде.
Мөхәммәтнең бер юлда адашып йөреп, икенче юл-сукмакларга ба- рып-бәреп кергән уйлары тагын колхозлашкан көннәргә борылып кайтты. Үлчәүнең ниндиенә салып карасаң да, кешелек тарихында Уразаевны ныклап ияртеп киткән, дөнья гамәлләренә баш-аягын катнаштырган ике генә вакыйга булып үткән ләбаса! Беренчесе— гражданнар сугышы булса. икенчесе авылда колхоз төзү иде бит. Сугышка яшьли килеш тартып алдылар аны, ә колхоз төзешкәндә исәйгән. күзе ачылган адәм иде инде ул Алай да ничаклы хаталар ясалган, күпме үкенечләр калган.
Җиде көн, җиде төн тарткалашты Ялан халкы, телләр аргач арага йодырыклар килеп керде, бер-берсенең җилкәсен төйделәр, күлмәк якаларын аердылар. Белмәгәннәр белгән булып кыланды, аңгыралар акылга өйрәтеп авылны ду китерделәр. Нәтиҗәдә, колхоз түгел, коммуна төзелде Атларны гына түгел, сыер-сарыкларны. кош-кортны берләштерү башланды. Авыл куштаннары, коммунистлар азынды, ә халык кан җы- лады. Коммунага каршы сыңар сүз ычкындырдыңмы, сине подкулачник ясадылар. Ә утызынчы еллар башында ягылган кара мәңгегә юылмады, нәсел-нәсәбеңнең тамырын корытты. Подкулачникларны. кулаклар җырына кушылган дип санап, авылдан сөрелергә тиешлеләр исемлегенә керттеләр. Моңарчы аяк терәп карышып, нык торганнар ахыр чиктә шул кара исемлеккә теркәлгәннәр, ике көн рәттән самогон сөременә чолганып өнсез-хәтерссз яшәделәр дә, «коммунага алыгыз», дигән гаризаларын тотып, ава-түнә, совет йортына килә башладылар. Чүлмәкчедән күрмәк- че. бүтәннәр дә аларга иярделәр. Шул көннәрдә Бүре Рахмагулланың бәрәңге бакчасына җыелган сыерлар, бер көн сөзешеп, ике көн коерык- ларын чәнчеп бакча тирәли чабышып йөрделәр дә. атна дигәндә коймаларны ватып-аударып Ялан авылын өметсез мөгерәүләренә күмеп үз йортларына таба чаптылар. Ошбу бәхетсез мәхлукъларның ачлыктан хәлләре киткән, өйләренә көч-хәл белән кайтып егылдылар Йосыфларның сыеры кайтып кергәч, Гыйззәтбану түти йокысызлыктан үтереп кычыткан күзләрен ышкый-ышкый сөтбикәсен чабып барып кочаклады.
Икенче көнне Эссәт әкә «коммунар сыерларны» замат арасында җыеп алырга боерды. Мөгезләренә бау салынган тоткын малларны көчләп коммуна абзарына илтә башлагач, тагын мәхшәр купты, сыерлар аякларын җиргә терәп черәшәләр, күзләре тонган, кайбер акыллыраклары җиргә үк сузылып ята. Алдан малны ирләр тарта, арттан сыер ко- ерыгына ябышкан хатыннар чәрелди. Сыер малы булмаган ярлы-ябагай бот чабып көлә-көлә капка төпләренә басып бу хәйран тамашаны күзәтеп тора.
Сәгьдетдин абзый: «Керәбез!»—ди, Гыйззәтбану түти: «Юк, мәңге юк!» ди. Аның кебекләр ачуланышып, ызгышып айлар буенча салкын түшәкләрдә аерым йокладылар. Ярәшелеп, куллар сугышкан, көтеп торган туйлар таралды, күрше-күршегә гомерлек кара дошман булып беттеләр. Әллә кайчангы, хан заманыннан килеп онытылган ызгыш-талаш- лар герелеп арага керде.
Сәгьдетдин әкәнең ике атын коммун абзарына алдылар Абзарга кереп улак башы кимерергә лә өлгермәде, бичара кырыкмышны авыл активисты Сәмукъ атланып йөрергә өйрәтергә кереште. Самогон исенә тынчыган Сәмукъны кырыкмыш якын да җибәрмәде, башын һава| i чөеп үргә сикерде, кушаяклап тибәргә маташты, авызлык тимерләре сафьян иреннәрен канатып бетерде. Явыз Сәмукъ кулындагы тай аюга әверелде. Сәмукъ тайны сигездән үргән каеш чыбыркы-елан белән чарлар! а тотын-
гач, курка-өркә коммунага керергә чабышкан Ялан кешеләренә мисал буларак, тиз генә баш бирмәде, рәнҗеде, үз сыртына беренче кем менеп утырт анын аңлады да Сәмукъ мәлгуньне чөеп ыргып ы. Сәмукъ тун итәкләрен җилфердәтеп өч тәртә буе еракка чәнчелеп барып төште, тай биек койма аша сикереп авыл аръятына чапты Анда сыеныр урын тапмагач, борылып кире кайтты, чыбыркысын айкап, бүредәй улап, йозе-биге шешенеп ямьсезләнгән Сәмукъны күргәч уңга сикерде һәм корсагы белән очлы казыкка кадалды..
И ул көннәр, ул көннәр! Көн туса әллә кайлардан ят. яңа хәбәрләр килеп ирешә Авыл эче гөрледән-төрле вакыйгалар белән тулган иде Тик торганда авылның мәшһүр сарнаучысы-жырчысы Сабира әбине бер такмак әйткәне өчен көпә-көндез милиционер алып кипе. Әби хатын-кыз җыелган җирдә каяндыр ишетеп калган такмагын, гадәтенчә, кычкырып әйткән икән Йөзе кара берәү каян аны НКВДга илтеп җиткергән диген!
Әйе. бәлтерәгән, авылның юанычы вә куанычы булган Сабира әбине чанага утыртып алып киттеләр Ишле нәбәрә-оныклары әнкәләренең иске бишмәт итәгенә ябышып: «Тимәгез безнең өннәбсзгә! Алып китмәгез әбиебезне!» — дип үкерешеп, җир тырнап, күз яшьләре коеп, кар өстендә кайсы яланаяк, кайсы яланбаш аунап ягып калдылар И заманалар! Ә Мөхәммәт, Мөхәммәт! . Чанада бөкшәеп утырган, орчык башы хәтле генә корткага карап: «Сабира әби. даһи Атабызга ничекләр итеп тел 1 идерә алдың?!» дип шелтәләп калды түгелме?!
Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе зурында ишеткәч, Ялан хатыннары буран булып куптылар, ачлыктан эчләре тактага әйләнгән, коерыклары букка каткан сыерлары янына чаптылар Мылтык тотып, һавага ага-ата картлыларына чыккан Сәмукъны очыртып җибәрделәр, таптап үттеләр. Булды ул чакта ирмәкләр! Мөхәммәт яши башлаган көненнән алып коммунаның ялгыш адым, пүчгәк нәрсә икәнен сизде, әмма бүтәннәр белән бергә тел яшерде Алай да җыелышта: «Тотар һәм ашатыр абзарлар булмый торып сыерларны туплау, җыю зур хата иде», дип бер генә җөмлә ычкындырды Сәмукълар. Тимерханнар колакларын үрә торгыздылар. Ни сөйли бу бәндә, кая чакыра'.’
Иртәгесен «Мөхәммәт Уразаев дошман җырын җырлаучы» дигән хәбәр райкомга барып керде.
Улы Шамилне сөннәткә әллә кайчан утыртканнар иде инде. Заманында бу хәбәрне берәү дә авызга алмады. Хәзер. Мөхәммәтне егарга җай көтеп торган агач активистлар шул гадәти вакыйганы купайтып, арттырып. чокын чыгардылар. Райкомга кереп тулган урыслар «аһ!» диделәр Җәһәт кенә бюро җыелды, сүзләр эсселе-салкынлы булды, «череп таркалган милләтче» Уразаевны партиядән тимер себерке белән себереп үк түккәндә, өлгер РОНО урыслары аны эшеннән дә куып чыгардылар.
Уразаев тәмам эреп төште. Өч көн дигәндә исенә килеп, юллык акча юнәтеп, бурычка батып Мәскәүгә Крупская янына юл алды Атна чамасы Мәскәү вокзаллары идәнендә аунагач, чиргә сабышып беттем дигәндә. Надежда Константиновна аны чакырып алды. Крупская ашыктырмады, ипләп кенә Уразаевның дәлилләрен тыңлады, бөртекләп сорашты. Уразаевның сүзе бер булды: «Әни карчык, күрше-тирә мөселманнары «әгәр Шамилне сөннәткә угыртмасагыз. аны бакмыйбыз да. карамыйбыз да!» дип кистереп куйгач, бу мөселман дөньясында күмәк кабул ителгән йоланы үтәмичә булдыра алмадым Сөннәт христианнарның нәниләрне чукындыруы белән бер дәрәҗәдә», дип аңлатты. Гражданнар сугышына катнашкан, большевиклар идеясенә һәрчак тугры булган бу кешене, беренче ялгышы өчен язмышын кырг өзәргә Крупская базмады шикелле, алай да, мөселман милли комиссариатына шалтыратып кат-кат сорашты һәм «Уразаевны партиядә вә эшендә калдырырга'» дигән яту тоттырып, ашханәдә тамагын туйдырып кайтарып җибәрде. Шулай тинтала булып йөргән арада Яланда коммуна төзелеп куелды
Әгәр подвалда төн үткәреп кайтмаса, Мөхәммәт Уразаевның хәтере, инде еллар тузаны астында калып онытыла башлаган бик күп вакыйгаларга әйләнеп кайтыр идеме икән? Тагын бер җайсызлыгы бар Мөхәммәтнең, бүгенге көндә ул япа-ялгыз калды. Иң якын дусты Әссәт әкәне вакытсыз югалтты ул. Менә кем аңа акыл да бирер, кирәк чагында аяп алып та калыр иде! Уйлар Әссәт әкә яныннан көчкә-көчкә аерылып Төнтек Мәхмүтҗанга барып ялганды. Ул адәмнең тәүге көннәрдәге кыланышлары күз алдына килгәч, көлемсерәп куйды Мөхәммәт һәм сул ягына борылып ятты.
Мәхмүтҗан гомере буе көтү көтте, тамагын җәен-кышын, авыл өстендә үткәрде. Морҗасы кыеш, капкасы авыш, коймалары чалыш иде бичараның. Бер өйләнде, ике, биштән арткач. Ялан киленнәренең санын оныттылар. Хатыннарның атна торучылары булды, ә берәвесе, аның койты ихатасын, әстәгъфирулла белән генә басып торган җил капкасын күргәч, «йомышым бар!» дип җимерек абзар артына кергән дә ындыр аша килгән җиренә элдергән. Комбедка рәис сайларга дигәндә... активларның исенә Мәхмүтҗан төшә. «Иң ярлы бездә кем? Мәхмүтҗан. Нигә ярлы? Аңа яшәргә, тормыш рәтләргә патша хөкүмәте ирек бирмәгән. Димәк, ул бүтәннәрдән бер башка өстен!»
Рәис булып алгач, чүпрәккә уралган мөһер Мәхмүтҗанның кат-кат ямалган кесә төбенә төшеп яткач, егет тагын бер тапкыр халыкны шаккатырды.'Үзе көтү көткәндә менеп йөри торган әшнәсе сары биягә атланып, баскыч такталарын дөбер-шатыр китереп идарәгә килеп керде. Аттан төшеп сары бияне янына ук тартып бәйләп куйды, үзе Гафур хәзрәт йортыннан «аякланып килгән» тирән көрсигә кереп чумды. Рәиснең җәлпәк чөгендердәй шәмәхә томшыгы гына күренеп калды. Ходавән- дәм, бүтән чакта авыз ачып берәүгә бер юньле сүз әйтә алмаган шушы апара корсакны хатын-кызлар кай җире өчен яраттылар икән9! Кай авылга барса да хатын ияртеп кайта иде бит. мәлгунь!
Авыл башы булып алгач, ниләр күрсәтер бу адәм тәганәсе?!
Хәтерли Мөхәммәт, онытканы юк. Рәиснең беренче боерыгы шул булды: колхоз амбарыннан ике пот бодай алып самогон кайнатырга! Яраннары кайнаганны көтәргә риза түгел иде. шул кичне үк бодайны (өч пот изеп алып!) бер чиләк ачыткыга алмаштырып та килделәр. Төркемләшеп таңгача, күкле-яшелле тавышлар белән «Зиләйлүк»не суздылар. Чиләккә чиләк ялганды, башлар түнде, мәҗлестәшләр сынсыз калып как идәнгә тәгәрәделәр. Арган, ачыккан, сусаган сары бия чинап Төнтекне йокысыннан уят ты. «Ә. синең дә эчәсең киләмени!?» дип рәис биягә чиләк гәбендә калган самогонны эчертте. «Дустым! Яланга хәзер без баш! Теләсәк пимә кылабыз! Эчәбез дә типтерәбез, типтерәбез дә сиптерәбез! Иртәгә үк торага кыз алырга барабыз. Дөнья безнеке!» Ул арада бия арт аякларын ерды, өтек коерыгын чак-чак күтәрде һәм чыжлатып хуҗасына һәм идәнгә тәгәрәгән совет активистларына су чәчрәтә башлады. Лычма су булсалар да. исерек куштаннар аны-моны сизмәде, авыз тирәләренә чәчрәгән әче бәвелне ялый-ялый куанышып мөгерәштеләр. «Вәт безнең Мәхмүтҗан егет ул, егылсаң да өлешсез калдырмый!» —дип мыгырдап берәвесе борылып ятты.
Шул көннән китте эчеш, бер мәҗлес икенчесен алыштырды, икенчесенә өченчесе ялганды. Келәтләр бушады, язгы чәчү килеп җиткәнен беркем искәрмәде. Атлар аркыланды, күпләре аякка басып тора алмады, аларны арканнар белән абзар өрлекләренә астылар. Авылда ачлык башланды Аннан-моннан җир тырмаштырып, чәчкәндәй итеп маташтылар, печәнгә төшкәндә җир хуҗалары, катырак җил искәндә урам киртәләремә тотынып йөри башлаганнар иде инде.
Шул чакта рәискә багышланган җыр чыкты. Имеш, ачлыктан теш казналары череп канаган Миңлекалыш абыстай болай дигән: «И замана-
лар. Сабира карчык юк... Әрәм иттеләр бахырны! Исән булса, бу «ыруны ул әйтер иде.
Төнтек безнең башыбыз.
Шырчай безнен ашыбыз Ир теш буе печәнлектә Кәл герәйде башыбыз!»
Җыр яшен тизлеге белән таралды авылда, атлар-атламас кына йөр!ән Минлекалыш кортканың яшен тизлеге белән авылдан очканын күрми дә калдылар. Сут а төшкән таш булды әбекәй, югалды Тагын сөйләделәр, карчык югалганын ишеткәч, салмыш Төнтек әбинең йортына кереп, улын, киленен «юатып йөргән» ди. «Кайгырмагыз, бер тамак кимеде, дип, сәви гкә рәхмәт укыгыз!»
Бу тамашаларга Мөхәммәт тә шаһит иде бит, һәммәсен белеп яшәде. Берни кыла алмады!
Кыска гына араларда Ялан авылында булды инде ирмәкләр!
Ә утыз җиденче еллардагы тоташ фаҗигаләр0 һәммәсе дә әле җаны геп-тере, көчле Мөхәммәтнең күз алдында булмадымыни?
Нигәдер күңеле бик күтәренке, чәк кенә шешә төбен каккан Азиз клубка барып керә Түрдә юлбашчыбыз Сталин портреты. Азизга Сталин ничектер кыеш-мыеш, чалыш-чолыш эленгән булып күренгән. Сурәте гурыларга теләгән Азиз. урындыкны якынрак тартып китергән һәм Сталин бабасына үрелгән Баскан урындыгы шулчак авып кигмәсснмс! Азиз сурәтнең бер почмагына тотынган һәм, гөнаһ шомлыгы, почмак умырылып та чыккан һәр урында уяулык күрсәтергә остарып килгән агач активлар моны да НКВДга җиткергәннәр. Өченче көн дигәндә һич гаепсез яшь егетне кара машина килен алып та китте. Шул китүеннән Азиз да хәбәрсез югалды Курка-курка гына: «Колымага алып киткәннәр икән», дип сүз кыстыручылар булды. Дию пәриенә һәр даим җылы кан кирәк, адәм каны, Азиз артыннан ук авылның иң уңган, иң эшлекле өч кешесен алып киттеләр. Сәгыйть әкә чыгып барышлый карчыгына әйткән ди: «һич гаебем булмагач, минем белән анда нишләсеннәр’ Сөреп бетерәсе җирем калды, чәчәргә кирәк, бодай ул соңарганны бер дә яратмый. Ьу бер аңлашылмау килеп чыккандыр Барып аңлатыйм да кайтырмын. Базарга кагылып сиңа яңа галушлар апкайгырмын. Мин кайтышка син мунча яга тор. утың-суыңны җәлләмә! Яме!»
һәм вәссәләм, шул китүдән җир упты Диюгә ризык булды Сәгыйть әкә Бераз торгач кына, язны җәй. җәйне көз алыштыргач кына «Тубыл төрмәсендә атканнар икән!» дигән шомлы хәбәре очып кайтты Асыл ирләрнең берсе дип белә иле аны Уразаев. ударник, хор күңелле, эшчән, нык беләкле кеше иде «Немецларга хәбәрләр җиткереп яткан, имеш Империализмның ялчысы булган!»
Инде кыш азакларында, Сәгыйтьнең карчыгын аулакта очраткач. Уразаев як-яг ын каранып кына сорау куйды:
Иреңне ни әчер алып киттеләр?
Белмим, мөгаллим Кортканың тавышы тонык, сүрән Өебез тимер белән ябылган, күршеләребез «андай йорт бәхетсез була», дин юрыйлар. Юкса, картым бик ирсемәк кеше иде. Таңнан таңга кадәр эшләде, ударник булды, намусын бозмады ач яшәсәк гә. бер уч иген ияртеп кайтмады Нахак бәлаләр яктылар финына. дип әби ярсып елап та җибәрде
Хәзер туларны уйлый да Мохәммәтней җаны әрни Мендәрдә култык астына башын тыгып Фаягөл йоклый, йомшак чәче болыт булып таралган Кайчак га көлен тә куя нарасый Мөгаен төшендә әнкәсен күрә торгандыр. Сагына, нык юксына бала.
омернең күпмесе үтте икән? Мөхәммәтнең гомере Иртеш суына В ’ кушылып акты, эзсез югалды. Бу тарихта синең урының кайда, “*■ Мөхәммәт!? Адәм баласының урынын үзе түгел, ул яшәгән чорның борылышлары билгели икән. Гражданнар сугышында ул әле яктылыкка ышанган, гомерен чиксез озын дип уйлап куйган гап-гади, беркатлы авыл мокыты булган икән Утызынчы елларның әче җилләре аның беркатлы ышануларын чәчеп-таратып бетерде. Хәзер кем булды Мөхәммәт?.. Хәзер аның аңында алмашу чоры бара, фикер белән фикер талаша, талаштан үтеп китеп сугышып та алалар уй-фикерләр. Хәзер сугыш бара, канлы бәрелеш Бу сугыш һаман җәелә, яңадан-яңа корбаннар сорый, бу сугыш бер Мөхәммәт Уразаевнын язмышына гына түгел, җир шарындагы һәрбер җан иясенең тормышына кагылып узачак...
Ул. мамыгы бер почмакка җыелып кантарланган мендәреннән чуен башын калкытып караганда авыр, ямансу таң яралган иде инде.
Гадәттә, таң аңа җиңеллек китерә иде. бүген киресенчә булды, ул тагын хатирәләр, ямьсез истәлекләр упкынына чумды...
Уразаев моңа кадәр ике тапкыр гариза биреп, үзен фронтка җибәрүләрен үтенеп сораган иде инде. «Сабыр итегез, кирәге чыккач үзебез чакыртырбыз».— дип җавап бирделәр. Сугыш чыккан мәлләрдә ачу- ярсуы ташып чыккач Мөхәммәт бер минут та илдә калырга теләмәгән иде. хәзер күңеле тыйлыкты. «Бер гаиләдән икәү фронтта, өченчесе монда калса да гөнаһ булмас, әбисе белән Фаягөлне мин китсәм кем карар?» дип эчтән генә уйлап алган чаклары да булгалады.
Инде тынычланып кына килгәндә аны райкомга чакырып алдылар. Кочкорович үзе кабул итте. «Иптәш Уразаев, көчегезне куяр урын табылды. Сугыш заемына язылу үткәрегез. Сезнең авылга кырык биш мең сум! Теләсә ничек һәм бик тиз шул сумманы урнаштырыгыз. Арттырып үтәсәгез дан һәм мактау булыр!»
Кырык биш төтенле Ялан авылы өчен бу коточкыч зур сумма иде. Ел дәвамында тир түгеп, бер тиен хак алмаган колхозчылардан мондый коточкыч зур акчаны ничек җыймак кирәк? Уразаевның икеләнгәнен Кочкорович күреп торды һәм авыр йодырыгы белән кызыл җәймә ябылган өстәлне төйде. «Әгәр бу мактаулы кампанияне өзсәгез, партбилетыгыздан колак кагасыз!»
Мөхәммәт белән бер вәкил ияреп кайтты. Кайтуга ук активларны җыйдылар, вәкил тәкъдиме буенча кырык бишкә тагын ике меңне өстәп, һәрбер йортка кырык җиде меңне бүлеп чыктылар.
Вәкил мондый эшләрдә чыныккан, хәйләкәр, хәйләгә маһир кеше булып чыкты. Планны сызыгын сызыкка тәгаенләп әзерләделәр «Мин бу заемга чын йөрәгем белән шатланып язылам!» —дип әйтергә Мөхәммәтдәмин дигән бер байгышны әзерләп куйдылар. Вәкил авызыннан сүз, тәкъдим чыккан саен шаулатып кул чабарга ике җиңгәчәйне ризалаттылар. Заемга шәп кенә язылгач, аларга берәр кило он бирергә булдылар. Ә вәкил, гегенең колагына пышылдады: «Ә синең меңеңнең ике нулен азакта сызып ыргытырбыз!»
Сугышның әче сулышыннан үшәнгән арык хатын-кыз, бөкерәйгән җилкәләрен күрсәтмәскә тырышып артка, почмакларга поскан карт-коры мәктәп бинасына кереп тулды. Бер-берсе белән баш кагып кына сәлам-ләштеләр. Сирәк сүз кагып хәл-әхвәл белештеләр һәм тын калып көтә башладылар. Берәү дә авыз тутырып: «Шөкер, аман яшибез!» дип авыз тутырып әйтмәде. Ходай сакласын, «шәплеген, аманлыгын» вәкил ишетә күрмәсен, җиде кат чишендерер! Җыелганнар буш җиңен бил каешына кыстырган вәкилгә, кәгазь кисәгенә кадалып каткан Уразаевка карап каттылар Вәкилнең баш очына халыклар атасы Сталинның бик үк зур булмаган сурәтен элеп куйганнар, аска «Барысы да фронт өчен, барысы 14
да җиңү өчен!» дин язып элгәннәр. Сүз бирелгәч вәкил җитез генә аякка басты.
Кадерле иптәшләр! Вәкил тавышыннан лампа эчендәге сүрән утлар атынып куйды. Мәкерле дошман безнең басу-кырларны таптый Безнең шанлы Кызыл Армия геройларча көрәш алып бара Фашистларның чучка танавыннан кан агыза. Бөек полководецыбыз иптәш Сталин җитәкчелегендә халкыбыз дошманны тар-мар итәчәк. Кайда Сталин анда җиңү! Яшәсен бөек Сталин!
Он вәгъдәсен алган хатыннар шашып-шашып кул чабарга тотынды, бүтәннәр кыяр-кыймас кына аларга иярде
Шаулатып озак кына кул чаптылар. Аннары вәкил даһи агабызны берүк сүзләрне кабатлый-кабатлый бик озак мактады һәм заем таратуга китереп терәде. Залдагылар алкышларның, кул чабуларның чамасыз озакка сузылыуын теләп утыралар, күзләр идәнгә текәлде Тынлык шактый дәвам итте. Гыйззетбану түти үз янында гырлап йокыга киткән Мөхәммәтдәминнең кабыргасына төрткәләп уятты, теге, уянып шап-шоп кул чаба башлады. Көлмәделәр, тагын да ныграк сагайдылар. Сүз Ура- заевка бирелде.
Ул бернәрсә дә сөйләп тормады, кемгә күпме акча салынуы турында исемлекне укырга кереште. Кайчагында, язу танымаган адәм сыман абынып-сөртенсп ала, кирәкмәгәндә йөткерә. тамак кыра, ахырга барып чыкканчы мөгаллимнең тәмам хәле китте Ул соңгы фамилияне укып бетерүне чак чыдап көтеп утырган халык, дәррәү урыннан купты, күтәрелде. зал явыз тычкан кер!ән умарта эче сыман бызлый башлыд. Арадан. «Ул чаклы акчаны каян алыек?» дигән ярсулы сүзләр, кискен тавышлар аерылып чыккалады. Уразаев нишләргә белмичә як-ягына каранды. Ул арада вәкил шау-шуга йокысыннан уянган Мөхәммәтдәмингә ым какты. Аягүрә басып, өстәлгә куш йодырыгын сугып-гөеп. шау-шу басылгач, аңа сүз бирде. Мөхәммәтдәмин, «менә күрәсезме абзагызны?» дигән сыман калкынды, бүтәкәсе бүлтәйгән каздай алгарак чыгып басты, бер колакчыны өзелеп төшкән куян бүреген учында аймап сүзне бөердән алып сөйли башлады:
Шулай, говарищлар, хөкемәтебезгә ярдәм кирәк, ягъни пумыш. Мин әйтелгән сигез йөз урынына мең тәңкәгә язылам Сезне булыповик- ларча суривнаваниега чакырам Без иптәш Сталин белән бергәләп бәдбәхет дошманны. һичшиксез, җиңәчәкбез, кәнишне. Ур-ра!
Шулай дип уң кулын югары чөйгәндә ертык тун җиңе салынып төште һәм нәп-нәзек беләге шәп-шәрә булып серәеп чыкты. Тун астында күлмәге дә юк икән бичараның. Алда утырган ике хатын һәм өстәл тирәли сарган куштаннар кул чапты. Ә авылдашлары: «Әллә ычкынган инде, бичара?» дип. бер-берсенә шигәеп караштылар. Гомер-гомергә тез тишегеннән тәне күренеп торган, хуҗалыгында мал-туар асрамагач, мәңге ачлы-туклы яшәгән бу байгыш ул меңне бетен сатып гүләр микән дип. телен тешләп сүзсез калды Ни уйлаганыңны әйтергә ярамый икәнен авыл халкы чамалый иде инде, кемнәрнеңдер теле кычытса да. авыз ачарга базмадылар Гыйззәтбану түти, он вәгъдә ителгәнен онытып. «Заемга язылу ирекле дидегез, языгыз мине алайса бер илле сумга! диде. Хег асыгыз, хег кисегез, мөгаллим, син исемлектә укыган мең тәңкә миндә юк!»
Вәкилнең сыңар кулы уңга-сулга очып һаваны телгәли башлады. «Сез нәрсә, ханым9 Илле сум! без сәдака теләнеп килдекме әллә? Партия карарларыннан көләсезме? Райкомны мыскыллыйсызмы?»
Моңарчы ияген учына салып, президиумда мыштым гына утырган Дәүләтша әкәнең дә моңсу тавышы ишетелеп калды: «Йәгез. җәмәгать, кемгә сүз бирәбез?» - диде ул.
Өннә апаның ниндидер сүзе бар кебек Баядан бирле кыптырдый. диде арадан берәү. Битләре тимгел-тимгел чабырын чыккан
хатын, аркасына таш төялгән кәрҗин күтәргән сыман, авыр гына калкынды. '
Фронтка ярдәм кирәк икәнен барыбыз да беләбез. Шуңа күрә һич карышусыз көне-төне эшлибез. Ач дип тормыйбыз. Менә мин дәүләткә 500 литр сөт. 50 кило ит. 100 йомырка, сарык малым булмаса да йон. тире тапшырам. Сыерым җәй буе чирләде, мантымады. сөте кәҗәнеке хәтле генә. Сөт заданием тулмагач, кызымның бердәнбер шәлен, башыннан салдырып алып Хәпчә әбигә кертеп 50 литр сөткә алмаштырдым. Аны хөкүмәткә тапшырдым. Бүтән сатар нәрсәм дә, алмаштырып алырлык малым да юк. Өем шып-шыр. Баш белән уйлап карагыз әле. мең сумны каян алыйм? Бер дәүләт ич ул — мең тәңкә! Боларын. мөгаллим, син үзең дә бик шәп беләсең. Нигә белгән килеш шундый тузга язмаган исемлек яздың?!
Уразаев каты ярмадан шунда авызында ботка пешерде:
Тырышып карарга кирәк булыр инде, —диде ул. Залдагылар сүзсез генә мөгерәп алдылар. Вәкил заемга язылуның ялгыш юлга кереп китүен чамалап тагын сикереп торды.
Сез, ханым, ни тугылыйсыз? Нинди ният белән халыкны бутарга маташасыз?! Сезнең сүзләр миндә шик тудыра. Әйе. шик. Әгәр ил буенча уңышлы баручы сәяси кампанияне өзсәгез, башыгыздан сыйпамаслар. Шуны аңлагыз!
Нишләп өзим? Чукрак булмасагыз, ишеткәнсездер: акчам юк. дим. Күрәм, бик ачык күрәм: сез советка каршы эшегезне астыртын алымнар белән алып барырга ниятлисез икән. Кем сезне котыртты?
Әстәгефирулла тәүбә, йә ходам! Мин нинди контр булыйм, ул ни дигән сүз?! Яз әйдә, мөгаллим, туй йөзегем исән — аны сатармын, бердәнбер ахак кашлы алкам бар, әйдә, китсен ул да! Бозавымны сатармын, итлеккә дип асрый идем. Бәрәңге белән дә үлмәм әле!
Тик тормаган күттә бәла бар, дигән халкыбыз. Өнне апа да үзен эчтән каргый-каргый кушылган суммага язылды да күз яшьләрен авылдашларына күрсәтмәскә тырышып чыгып та китте. Яхшы чакта итәкне җыю хәерле. Сатулаша-сатулаша тагын берничә кешене күндерделәр. Төн уртасы җитте, күрше йортта таң әтәчләре кычкырды.
Истә, бүгенгедәй истә: Уразаев теләсә-теләмәсә сыңар куллы вәкил кубызына биеде, аның җырын җырлады. Арткы рәтләрдән шыпан-шы- пан чыгып тайганнарны парлы пүнәтәйләр җибәреп, җылынырга өлгермәгән түшәкләреннән дөбердәтеп торгызып, сак астында дигәндәй, кире мәктәпкә алып килделәр. Әле юмалап, әле бакырып сөйләшкән вәкилнең күз төпләренә эре-эре эрен кунды, чырае ямьсезләнде, тамагы карлыкты, ул ике сүзнең берендә, «фашист тегермәненә су коясың», «халык дошманы, немец шпионы» дигән янаулы куркыныч сүзләр ычкындырды. «Шпион» дигәндә коты алынган Ялан кешеләре күнсә күнде, күнмәсә дә кул тамгасын салып, сыңар кулдан котылырга, тизрәк өйгә шылырга тырыштылар. Мескен солдаткаларның фронттагы ирләрен сагынып-җи- рсеп күз яшьләре коелып бетмәгән икән әле, башларын өстәлгә бәрә- бәрә, яулык читләреннән әче яшьләрен сыга-сыга, кәкере-бөкере хәрефләр белән имзаларын сырладылар.
Язылдылар заемга...
Сәгьдетдин абзыйның бу көннәрдә күзгә күренмәвен Уразаев баштан ук абайлаган иде. «чирләп киттеме әллә?» дип уйлады да. уен тышка чыгармады. Икенче көнне вәкил (ул фатирга Дәүләтша әкәләргә төшкән иде) күзен ертып: «Теге... төрмәдән кайткан... Сәгьдетдинме әле? Нигә күренми ул?» дип сорап куймасынмы. Совет йортына кешеләр килеп керде. Мөхәммәт туры җаваптан котылып калды. Инде исемлекнең соңгысы төзелеп, имзалар белән беркетелеп, яландылар берән-сәрән акча да китерә башлагач, вәкил тагын Сәгьдетдин хакында сорап куйды: «Кайда ул?» Иртәнге вак-төяк эшләрне карагач, вәкил Уразаевның ай-
васна карамастан, тагын бер пүнәтәй ияртеп Сәгьдетдин абзыйларга юл тоттылар. Керделәр. Сәлам бирделәр. Шыр ялангач өйдә үле тынлык. Ары-бире каранып, такыр сәкедә ял итеп утырганда мич артыннан кыштырдаган тавыш ишетелеп калды. Уразаев барып караса. Сәгьдетдин, балаларча бөкшәеп. башын тезенә терәп гөлбәчтә качып утыра икән! Сакалы дер-дер селкенә, үзе бизгәк тоткандай калтырый. Беломорканал- дан кайткан бичара биг! Сукыр бер тиен акчасы юк. карышып авыз ачарга ярамый, кайткан юлыннан момент җибәрәчәкләр. Вәкил килгәннән бирле ил күзенә чыгарга куркып шунда утыра икән Кергән дә кысылган, нуры коелган күзләре чак-чак кына елтырый. Мич арасы Уразаевның күләгәсе белән тулгач, аның куркуы тагын да көчәйде, хәленнән килсә идән ярыгыннан базга, базга гына түгел җәһәннәмгә төшеп олагыр иде. Бу арадагы бәхетсезлек хәлләрен күреп, күз яшьләренә коенып җаны ургый-ургый кайнаган Уразаев Сәгьдетдинне шул-чаклы кызганды, юкарган сирәк чәченнән кат-кат сыйпады.
Чык, Сәгьдетдин абзый, дөнья мәшәкатьләреннән качып котыл- мак юк, өлешеңне үзем түләрмен. Җаен тапсаң, берәр заман кайтарырсың, кайтара алмасаң да... бәхил!
Сәгьдет дингә җан керде. Заманында үз гаиләсендә Мөхәммәт нең улы Шамилне тәрбияләгән мәрхәмәтле зат бит! Уразаев моны оныта ала диме?! Сәгьдетдиннең имзасын алып, якын көннәрдә акча китерәчәгенә килешенеп. «Ялан авылында заемга язылуны арттырып үтәдек!»--телефон аша рапорт та биреп куйдылар.
Заем Ялан авылын кышкы йокысыннан уятты, кем ат җигеп күрше- тирәдәге хәллерәк авылларга, байрак кардәшләренә чыгын китте, күпчелек ата-бабадан калган йөзек-бсләзекләрне, балдакларны базарга илтте. Рәхәтләнде кала марҗалары! Нәселдән нәселгә күчеп килгән, аерым бер тантаналарда, туйларда гына көнгә чыга торган затлы әйберләрне ярты бәясенә сөзеп алдылар...
Атна буе ике ут арасында өзелгән Уразаев җиңел сулап куярга да өлгермәде, иртә-таңнан таралган хәбәр аны тәмам акылыннан шаштырды. Халыктан җыелган акчаны совет йортында. Дәүләтшә әкә утыра торган бүлмә шкафына нәни генә ачкыч белән бикләп калдырганнар иде. Иртән, акчаны юрата илтәбез дип җыенсалар, шкаф ачык, йозагы ватылган, акча юк. Бу хәбәр кара козгын булып йорттан-йортка очын кереп йөрде. Болай да күкрәк читлегендә чак сыеп торган йөрәкләр өзелеп төште. Сәгате-минуты белән Тубылдан әлеге дә баягы вәкил килеп җитте. Кашавай чанага ике ат җиккәннәр, вәкил янында ак тун кигән, кызыл чырайлы, сары салам чәчле милиционер да утырган. «Лапиков та килеп җигәчәк Әле дезертирлар ауларга китте «Мондаты хәлләрне ашык-пошык сорашкач, әле барып тотынырлык бер дәлил дә юклыгын белгәч. . «Авылда HI адәмнәр күренмәгән. Яланнан беркем, беркая чыгып китмәгән, димәк, карак га, акча да авылда булырга тиеш!» Вәкилнең хөкем карары каты булды: «Лапиков килгәнче без акчаны да. каракны да табарга тиеш!»
Идарә йортында тынлык. Мондый тынлыкны бозарга берәүнең дә йөрәге җитми Авызыңны ачасың икән төпле бер сүз әйт! Әйтерең юк икән гыңла. Вәкилнең сыңар кулы өстәлдә, ул җыелганнарның гең- кәсенә тиеп барабан кага. Шактый озак утырдылар. Дәүләтша әкә торып- горып ишек катыннан әйләнгәләп тә килә Уразаев озын аякларын идәнгә аерып сузып, калын аркасы белән бүрәнә диварга терәлгән, кымшанмый да, селкенми дә. күзгә күренмәс дәү кадаклар белән кадак- лаганпармыни мөгаллимне!. Вәкилнең сыңар кулы тик тормый, тук-тук итә, бу тукылдау арган, йокламаган яланлыларның чигәсен ката, куркыта. «Ташым!» дип кычкырып җибәрде берзаман вәкил Бүтәннәр сикереп торып өстәл тирәсенә җыйналдылар. «Мөгаен Сәгьдетдин эше бу! дип ашыгып сүз кушты вәкил, бер дә бүтән түгел! Гомере буе
совет властена каршы булган! Беломорканалга гаепсезләр эләкмәде анда! Әйдәгез, хәзер үк кулга алабыз Сәгьдетдинне». Вәкилнең хөкем сүзе шулкадәр кискен иде ки, бер мәлгә җыелганнар аптырап калдылар Моңа кадәр мич артындагы сулы чиләк яныннан китмәгән, кичен чөмергән самогоннан авызы кибеп интеккән милиционер салам чәчен бармаклары белән бер якка аралап салды да. «Кая барырга? Күрсәтегез?»- диде. Уразаев Сәгьдетдин абзыйның нинди бәлагә тарыганын аңлап, тегенең юлына аркылы төште. «Иптәшләр, иптәшләр!» диде ул кабаланып.— Ашыкмыйк әле. Бер гаебе булмаган кеше катына барып хата ясамыйк». Вәкил күзен алартып аңа карады. «Акча бар идеме? Бар иде. Нинди акча? Патриотлардан җыйналган заем акчасы. Авыл гора түГел. монда һәр бәндә күз алдында. Авылда кемнең кулы уйный ала? Мин моны «методом исключения» исәпләп чыгардым. Бердәнбер шикле кеше кем? Сәгьдетдин мөртәт!»
Йә, каршы төшеп ни әйтәсең инде бу бәндәгә? Сәгьдетдинне ничек аяп алып каласың... «Туктагыз әле Лапиков килер, «шаһитыгыз бармы, дәлилләрегез?» дип сораса, ни диярбез. «Факты булса, акты табылыр»,— диде милиционер тагын йотлыгып су эчә-эчә. Вәкил икеләнә калды, шуннан файдаланып Мөхәммәт болай диде: «Ашыкмыйк, сабыр гына уйлашыйк әле». «Нинди сабырлык тагын?» — диде кинәт ярылып,—сүз монда гади акча турында барса икән! Заем акчасын үзләштерергә бары тик дошманның гына кулы бара ала! Яланда дошманнар күпме? Ничәү? Моны исәпләп чыгару өчен гади арифметика да җитә!» Бүтәннәрнең аны ашыгып хупламаулары вәкилне әз генә шиккә төшерде, ул маңгаена шап иттереп сукты да. «Таптым!» — дип кычкырды. Хәзер үк минем янга теге... кем әле9 Заемга беренче булып язылган?» «Мөхәммәтдәмин», диде Дәүләтша әкә төкселәнеп «Шул инде шул. Тиз йөрегез!» Бу юлы Мөхәммәтдәминне чакырырга Дәүләтша әкә үзе чыгып китте, аның бу чишелмәс төеннәр чәбәләнгән урыннан, тәмәке сөременнән котылып торасы килде Озакламый мышнап, өзек-өзек тын алып Мөхәммәтдәмин дә килеп җитте. Вәкил кушуы буенча бүтәннәр чыгып торды, совет йортында алар икесе утырып калды. Вәкил беренче сүзеннән үк Мөхәммәтдәминнең бугазыннан эләктереп алды. «Болай дисең.. Төнлә, әллә таң алды ук булдымы икән, буаз сарыгыбызның хәлен белергә дип. ишегал-дына чыксам, ни күрәм: совет йорты ягыннан бик ашыгып Сәгьдетдин абзый кайтып бара. Кабалана үзе, абынып та егылды. Як-ягына карана... Ишетсен колагың: шушы сүзләрне кем сораса да әйтәсең, бутамасыннар, онытма1 Бүтән берни дә белмим, диген Безгә Сәгьдетдиннең төн уртасында яки таң алдыннан совет йорты ягыннан кайтуын күргән булу кирәк» «Кайтканмы соң ул?» «Кайткан, кайткан Кайтмаса. сиңа сүз әйттерер идек мени?» «Минем сарыгым юк шул, буазы да юк. кысыры да » «Ай. алла колы! Җилгә чыккан идем, сияргә диярсең.» «Төнлә чыгып га йөрмим мин...». дип Мөхәммәтдәмин нидер әйтә башлаган иде. кая ул. вәкил элеп алды тегене, селкеп салды! Тәки ризалатты мәхлукны... Хәзер тимерне кызуында сугарга кирәк иде. Мөхәммәтдәминне совет йортында, чираттагы кизү карамагында калдырдылар, калганнар төркем булып халык дошманы, карак, хыянәтче Сәгьдетдинне тотып кайтырга киттеләр.
Җәяүле буран, әллә кайлардан кузгатып алып килгән кар бөртекләрен өерли, ә дигәнче эзләрне күмә Акча югалган төндә дә шулай иде. ишек-шкаф ачык, ә эзләр юк. Эзләрне буран яшергән. Хәзер шушы шомлы төенне, шушы элмәкне Сәгьдетдингә сыларга дип бер-берсен уза-уза урам уртасыннан баралар. Төркемне кем күрсә дә шундук кача, йә өйгә кереп китә, йә лапас асты ышыгына күмелә .
Мөхәммәт Уразаев та бара. Бер-бер сәбәп габып аның да бу хәтәр ямьсез шөгыльдән ычкынасы килә. Авылның абруйлы кешесе, ил агасы булып килгән мөгаллим юк эш артыннан йөри. Гаепсез кешене чокырга 18
этеп төшерергә булыша. Кыен килгәндә аның улын. Шамилен карап торган изге җанны пычратырг-а бара Ул беренче тапкыр үзенең җаны кабул итмәгән эшкә дучар булуын ап-ачык итеп, шунда -җирдән себергән ак буран уртасыннан барган чакта аңлады. «Йә. нишли аласың! Вәкилгә карышып кара. Аның артында партия, закон, тагын әллә нинди көчләр тора. Син әнә шул аяк астында очып тәгәрәгән кар бөртеге Өрделәр исә. эрисең, югаласың...»
Шул ук юлдан, югалган эзләренә баса-баса алар совет йортына Сәгьдетдинне алып кайттылар. Ин алдан сыңар кулын киң селки-селки вәкил атлый, танау эченнән генә җыр да шыңшый бугай Аның кәеф күтәренке, ул шаг, заем акчасын урлаучыны тиз үк тотып алу, бу сиңа бәрән төчкерүе түгел. Батырлык дип атала бу!
Совет йортына кайтып керсәләр, юк Мөхәммәтдәмин! «Йортка чыгып керимче. кысталдым» дип чыгып китте дә борылып кермәде, ди, күз керфекләрен төтен кисеп бетергән кортка Йор1ка чабып чыктылар, юк Мөхәммәтәмин. Өенә барып керделәр, юк кына теге юньсез! Юклы- барлы ихатадан эзләп тә ингекмәдсләр. адәмне качырып торырлык эт оясы да юк иде Мөхәммәтдәмин нигезендә.
Әй котырынды вәкил, әй шаулады, әдәп саклап, сүз сайлап тормады, урысчасы шәп икән, аза-анасының гүр такталарын бәрә генә бу. беркемнән читснсенеп тормый..
Вәкил ни әтәчләнсә дә, Мөхәммәтдәминне эзләп таба алмадылар. Иртәгесен, караңгылы-яктылыда хәл беркадәр ачыкланды. Таңга кадәр кайда посып утыргандыр, таңда, әле йолдызлар яктысы сүнмәгәндә Мөхәммәшәминне Ялан авылына торадан килешли Лапиков алып кайтты. Заем акчасы югалганны белә, кабаланып килеп ятканда, каршысына килеп чыккан адәмнән шигәеп сораша башлаганнар, куркудан йөрәге алынган Мөхәммәтдәминнең өзә-төтә җавапларыннан соң дөбердәтеп авылга алып кайтканнар. Вәкил йодырыкларын йомарлан Мөхәммәтдәмингә ташланса да. Сәгьдетдин бичараны күпме талкыса да. алар бүген үз сүзләрендә iордылар, берсе: «Совет йортына якын да бармадым. аллам сакласын», дип черәшеп катты. Мөхәммәтдәмин авызыннан «күрмәдем, белмәдем, ишетмәдем» дигән сүзләр генә чыкты.
Лапиков вәкил Сидоренконың үз урынына кыҗрап йөргәнен белә иде инде. Сидоренконың НКВД начальнигын егарга тырышып вак-төяк уйдырмалар таратуын да ишегкәли иде. Алар байтак вакыттан бер-берссн күрә алмыйча астыртын дошманлашып яшиләр иде. Бу дошманлыкның файдасы яланлыларга ярап куйды, вәкилнең сүзен сүз итмәс өчен генә Лапиков аның дәлилләрен кире какты, уен какшатты һәм Сәгьдетдин дә, Мөхәммә!дәмин дә рәхмәтләр әйтеп өйләренә кайтып киттеләр Мич арасында төтеннән яшьле күзләрен сөртеп ярым акыллы кизү карчык кына: «Ник ирмәкне гиз бетердегез? Сез чәкәләшкәндә мәзәк иде лә!» - дип сукранып калды.
Мөхәммәг өенә кайтып кергәч, ишегалдында тугарылган атны күреп гаҗәпләнде. Өенә кереп, түрендә пешенә-пешенә чәй эчеп утырган кешене танып егылып кигә язды. Бу... теге вакыт та аның агын, үзен аяп алып калган НКВДньпг ат караучысы һәм йомышчысы ул Кангалыев дип уйлаган бәндә бит! Каян, ничек бу якка килеп чыккан, башы миңгерәүләнгән Мөхәммәт Уразаев аңардан ул хакта җентекләп сораша да алмалы. Тубындагы ярдэме-игьтибары өчен ул апа бурычлы иде. шуңа күрә артыгын төпченмәде, бәйләнмәде, чәй белән сыйлады Кыстаса да юлаучы куна калмады, исемен дә әйтмәде «Алла бәндәсе инде мин», дип көлде дә атын җикте.
Килеп чыгуына исе китмәгән иле Уразаевның. юлаучының китәр алдыннан җитдиләнүе, гел яшерүе, кабалана-кабалана. ишле кар яуганда, дөм караңгыда голга ашыгуы аны бераз сәерсендерле дә. шиккә дә төшерде. Мөхәммәт кайтканчы сәер юлаучы үзен «мөгаллимнең
ахирәте» дип белдергән һәм авыл хәлләрен бөртекләп сорашып та утырган.
Ни әйтсен карчык, ни әйтә алсын? Заем акчасы эзсез югалды, вәкил тагын әйләнеп килде, салам чәчле милиционер да аннан калмаган иде. Алар атна эчендә кан елатып, кешеләрне чиргә сабыштырып гагын бёр кат. дөрес бераз киметеп, акча җыйдылар, авылны талап чыктылар. Болай да бетәшкән Ялан авылы җан саклап кына язга чыкты.
4
өхәммәг Уразаев «фронтка бару» түгел, «фронтка качу» турын- м да хыяллана башлады һәм хәрби комиссариатка өченче гаризасын илтеп тапшырды. Җавапны аңа военкоматтан түгел, райкомнан ирештерделәр. Беренче секретарь Кочкорович аны ашыгыч чакыртып алды да. кай җирең кечи. сөйли генә! Сөйләми — сүгенә, сүгенү генәме соң нәгьрә ора. пыр туздыра! Коммунистларның атасы саналган. игътибарлы дип йөртелгән Кочкоровичның мондый зәһәр тавышка ия икәнен белми иде моңарчы Мөхәммәт. Ә үз тавышы? Үз тавышы үзгәрмәгән мени Уразаевның? Кочкорович: «Авылыгызда ничә коммунист калганын беләсеңме?» Алары да... һәм секретарь аты-юлы белән зәһәр итеп сүгенде. Баш очына Сталин сурәте эленгән, ян диварларда коммунизмның аталары Маркс, Энгельслар карап, тыңланып торалар, һәм Уразаев Яланда ничә коммунист барлыгын онытты, һич исенә төшерә генә алмый бит. Аксак... Яшьтән үк күрә карау... Тагын кем сон әле? Исемнәре дә хәтердән чыгып китте, каһәр!
Кочкорович җавап көтеп тормады. Уразаевның янында икәнен дә онытып телефонга ябышты Кемнедер чакырды, кемгәдер янады, сикереп торып: «Мин сине төрмәдә чертәм».— дип. «ямьле киләчәген» билгеләп куйды Райком бинасыннан чыкканда Мөхәммәтнең: «Барыбер китәм. барыбер!—дигән уе ныгый гөшкән иде. Үзенең шул уй белән килеп кереп. Кочкорович алдында чарасыз утырганын юлда кайтканда гына абайлады. Кочкоровичка аңа рәхәт, ул Уразаевны пыр туздырып сүгә дә җанын тынычландыра. Ә Мөхәммәт'7 Ачлыктан тилмергән, авыр хезмәттән йончыган, туя ашамаган, өс-башлары теткәләнгән солдаткалар белән сатулашып, юк акчаларын даулап утыру егет кеше эшеме?! «Юк. булмый мондый эш!» — дип кат-кат кычкырып кабатлады ул. Арык алаша: «Миңа эндәшәме әллә бу?»—дип. ялт борылып карый да. дил-бегә тоткан хуҗасының күңеле булсын дигәндәй лырт-лырт юраткан була. «Урыным фронтта!» дигән уен беркетә-беркетә кайтты Уразаев. Авыл якынайган саен аның һич бушый алмаган күңелен яңадан-яңа уй-фикерләр тыгызладылар. «Сугыш ерак ерагын, андагы хәлләр турындагы хәбәрләр Яланга көчкә-көчкә килеп җитә, әмма һәр тармакның, шул җөмләдән кырык биш йортның бар яшәеше, хәл-әхвәлләре әнә шул, әлегә бик еракта, әллә кайларда бара торган аяусыз сугышка барып тоташа. Әле кырык икенче ел гына, немецлар бөтен фронтларда алга баралар. Димәк, алар көчле, сугышка тиешенчә әзерләнгәннәр. Чын хәбәрләр бик сирәк килеп җитә. Сания белән Шамилдән хәзер үтә кыска, кысыр сүзләр генә килеп ирешә. Аларны да чакырып алып кисәттеләрме? Ярый әле. хат аларның исән-сау яшәүләренең шаһиты. Әзгә дә куана хәзер Мөхәммәт, әзгә дә риза булып яши.
~ Үз хатлары да кыскарды хәзер. Ни язарга белмәссең, ни язсаң да йөрәккә кан сава. Сугыш вакытының тыныч урыннарында да фаҗигаләр була һәм гел кабатланып тора икән! Яз1а чыгып, кыр эшләре башлангач. Ялан авылы өстенә килгән бәла-казаларны санап бетерерлек т^гел иде. Ачлы-туклы кышлаган сыерлар бозау салды. Берәмтекләп санап юрган атлар бер-бер артлы үлде. Сарыкларга ябышкан чирләрнең серен ача
алмадылар, сарык башларын кисеп торага озаттылар. Үләт базына илтеп ташлаган сарык гәүдәләрен төнлә-төнлә алып кайтып, кат-кат кайна 1ып пешереп бала-чагаларны ач үлемнән саклап калдылар. Авыл халкы элегрәк елларда кыш буена җитәрлек итеп балыгын тота, урманнан капчык-капчык чикләвек гашый иде. Ир-ат булмагач балык та тоттырмый икән, коерыгын күрсәтә дә төпкә чума. Эзләп тап син аны! Ә якыниирә урманнарда качкыннар, сугыштан качып калган дезертирлар күрснгәләгәч. урманга бала-чага гына түгел, хатын-кызлар да керергә курка башлады.
Калдык-постык көч белән, үпкәләре бугазга килсә дә зарланмыйча язгы чәчүне төгәлләделәр, җәйне үлән ашап, карлыган, шомырт җыеп җан асрап көч-хәл белән үткәрделәр Уракка төшкәч... язын җылынган өметләрне дә боз сукты. Суккан бер икмәкне хөкүмәт амбарларына ташыдылар Инде Иртеш аръягындагы басуда гына әз-мәз бодай калды. Сугышка кадәр ул басудан иген кайтарулар олы бер бәйрәмгә әйләнә иде Атлар, кешеләр очлы борынлы, озынча көймәләрдә аръякка чыгалар да. иген-таруны җыеп, сугып, бәйрәм ясап, гармун уйнатып, җырлар җырлап Иртешнең дулкыннарын кисеп бу якка ташыйлар иде Күпме җырлар җырланмагандыр Иртешне кичкән чакларда!
Кырык икедә бу эш тагын шул ук арык хатыннар, ныгымаган үсмерләр җилкәсенә төште...
Илдә тавыш-гауга барганда, хәвеф-хәтәр килгәндә яки сугыш чыкканда адәм балаларының күңеле сагая, сиземләү көче бермә-бер арга. Сугыш елларында күрәзәләрнең, багучыларның ишәюе бер дә хорафатләр- гә табыну түгел, ул адәмнәрнең үз арасыннан кемнәрнедер сайлап алып алга чыгаруы. Багучылар, күрәзәләр билгесезлек диңгезендә бата башлаган сыңар канатлы солдаткаларга канат куючы, җәрәхәтләрен төзәтүчеләр дә гүгел идемени’’ Саниянең әнкәсе ике көн рәттән, таң белән, уянуга Мөхәммәткә йөзен ачып күрсәтмичә генә авыр көннәр юрады. «Кияү, диде ул. -саграк бул. зинһар, төшләрнең бик ямьсезс керде Ике төн рәт гәп бер үк төш күрдем, аруга түгел бу. ходай сакласын», диде.
Инде соңгы көн. Иртеш аръягындагы иген урылган, сугылган, капчыкларга тутырылган. Бүген шул капчыклар авылга кайта. Авыл халкына өлеш тулардан чыкса гына, юк икән! Сакал сыпырып озын-озак кышка керәсе була. Калсаң каласың, калмасаң тәпи сузасың. Бакча бәрәңгесе уңды уңуын, мәгәр аның белән йөз төрле налог түлисе бар. мал-туар асрасаң да бердәнбер өмет бәрәңгедә, бәрәңге синең җаныңны саклап алып калырга тиеш. Шулай ук олы кодрәткә, чамасыз зур егәргә иямени гап-гади бәрәңге?
Уянып чыккач та Уразаев бәрәңге бакчасына күз сала торган иде. бүген карашы офыкларны басып торган иләмсез кара болытларга. ш ь- I и бары ой кыекларына кунып җыламсыраган нәзек җилгә төште. Ай-Һай. ямьсез көн! Иртеш үзәнендә ниләр кыландырмыйдыр бу көтелмә! он әрсез җил. мөгаен генә бүген бодайны бу якка гашып булмас Ул салкын су сибеп, аннан-моннан гына бит-күзен юыштырды да. эре-эре атлап идарәгә төшеп китте Дәүләтша әкәнең дә йокысын качырган икән җил. ул да килеп җиткән, нидер әйтергә теләпме, нидер көтепме телефон трубкасына карап каткан Ияк кагып кына исәнләштеләр, күзләр тышка, сәгате сукса да һаман яктыра алмаган кәшә текәлде. У i ара да булмады, идарә каршына яхшы ук көр, тимеркүк айгыр килеп туктады һәм таныш гәүдә тран!астан сикереп төште Әйе. бу ул. былтыр заем белән Ялан халкының җилкәсен кимергән вәкил Петр С идоренко иде Бу Рязань урысы каян, ничек бу якларга килеп чыккандыр, нәсел-нәсәбе кем. берәү дә белми. Җитез һәм шома кеше булып чык1ы Рязань урысы! Хәзерендә Кочкоровичны Төмәнгә олырак эшкә алалар, урынына шушы сыцар кулны калдыралар икән, дигән хәбәрләр йомык яшәп
яткан Ялан авылына да килеп җиткән иде. Район башлыгын алыштыру— патша төшереп, яңа патша кую белән бер дәрәҗәдә йөри. Монда тайга, Мәскәү ерак. Райком секретаре — алла да, мулла да, үзе үк җәза бирүче палач та...
Кулсыз керде, сыңар кулын киң чайкап кәнсәләрдәгеләргә сәлам бирде һәм телефонга төртеп күрсәтеп: «Шалтыраттымы?»—дип сорады. Мөхәммәт белән Дәүләтшә әкә сорамасалар да кем шалтыратырга тиешлеген чамалыйлар иде, икесе бер авыздан: «Ю-юк»,— дип суздылар. «Шалтыратыр! диде ниндидер тантана белән кулсыз,— бүген без аръяктан икмәкне чыгарып, дәүләткә тапшырып бетерергә тиеш! Бүген! Теләсәгез минем атны да алыгыз. Мин эш беткәнче монда булам». Бу аның: «Фатир ягын карагыз һәм хәзер үк тамак ягын кайгыртыгыз!»—дигән сүзе иде. Бүтән вакыт булса Дәүләтшә әкә күтәрелер дә, аякларының сызлавын сүгә-сүгә, ишеккә атлар, җәһәт кенә үзенә ияргән район вәкилен иртәнге чәйгә алып китәр иде. Бүген ашыкмады Дәүләтшә әкә, муенын борып тәрәзәгә карады һәм шул халәтендә озакка калды «Көн бозылырга тора, ай-һай, бүген Иртеш тирәсенә якын барырлык булырмы?» дип сүзенә куәт эзләгәндәй Уразаевка карап алды. Уразаев сүз кушарга өлгермәде, вәкил, йөзенә төчелек чыгарып: «Кочкорович көтә! Бүген кичкә ул Төмәнгә отчет бирәчәк Ул кушканны үтәмәү — җинаять!»
Вәкил белән сүз көрәштерүнең һичкайчан яхшыга илтмәслеген кат- кат сынап авыз канаткан Дәүләтшә әкә дә, Уразаев та авызларына су кабып утыра бирделәр. «Әйдәгез әле.— дип калкынды вәкил, — барыйк, карыйк Тик алдан ук кисәтәм, җил-яңгыр дип икмәк тапшыруны өзмисез! Таш яуса да, ут атса да план үтәлгән булырга тиеш.»
Каршыга искән җилне җиңә-җиңә яр буена барып бассалар... аста мәхшәр, өермә, акбашлы текә дулкыннар бер-берсен таптап узарга теләгәндәй ярсып куышалар, яр балчыгын ишеп чупылдыйлар, яр асларында аклы-сарылы күбек түтәлләре».
Болытлар тагын да куерып, якты көнне каралтып агачларның башларына тияр-тимәс кенә актылар. Ярда бәхәс кызды, вәкил рәисне төрле түбән сүзләр белән коендырды, Дәүләтшә әкә дә саклык кирәклеген онытып, аңа әче-әче җаваплар кайтаргалады. Әлегә битарафлык саклаган Уразаев әз-мәз җайлы сүзләр табып ике якны да сабырлыкка чакырды. Яр буенда, алардан йөз метр өстәрәк, юан-юан казыкларга борыннан да, ян-яктан да тартылып бәйләнгән көймәләр, бер-берсен ышкып ашый-ашый җил иркендә чайкалалар иде. Вәкил шуларның берсенә, иң зурысына сикереп төшкәч рәис тә, Уразаев та бирелделәр. Тракторчы Рәшидәне йөгерттертеп алып килдерделәр, аны ишкәккә утырттылар. Рәшидә белән шыпырт кына сөйләшкән Дәүләтшә әкә нинди сүзләр белән аны ризалаштыргандыр, нинди сүзләр табып җайлагандыр, Рәшидә ишкәкләрен күтәреп килде дә аяк йөзеннән суга керде һәм: «Мин әзер», диде. Вәкил. Дәүләтшә белән Уразаевның ава-түнә кергәннәрен карап торды да: «Мин монда калам. Секретарьга кирәгем чыгуы бар. Телефон тирәсендә булырмын»,— дип китеп тә барды. Ходайның кодрәте, фәрештәләрнең ярдәме булмаса, ай-һай. көймә аръякка чыгып җитә алыр идеме икән?..
Көймәгә унбиш капчык бодай тутырдылар. Рәшидәне ишкәккә утырттылар. Дәүләтшә әкә аръякта калып торырга булды, чөнки Шәмсеруй карчыкның йөрәк өянәге башланган да, хәлсез әбине ике ягыннан тотып ике үсмер кыз капчыклар тирәсенә чүмәш ге. Коерык калагын Эссөткә тоттырдылар. «Шәт-иншалла, чыгып котылырсыз.—диде Дәүләтшә әкә озатканда.— Монда чыкканда яман җил каршыга бәрә иде, хәзер арттан этәчәк. Ходага тапшырдык».
Болытлар чынлап торып укмаша алмадылар, әрсез җил аларны йөрт- те-йөртте дә бер читкәрәк куып таратты. Куркак, җитез болытлар арасыннан кояш нурлары да ялтырап күренеп калды. Җил көймәне дә болыт
дип белде, ахрысы, ярдан чак кына ерагаюга бөтереп алып китте Оча гына, унбиш капчык бодай белән эреле-ваклы алты кешене төягән көймә оча! Әле ярый, көймә шактый озын, бортлары биек. Рәшидә ишми, ул җил ирегенә бирелгән авыр көймәне туры тотарга тырыша, әле калкына, әле утырып аякларын көймә төбенә тери. Унике яшьлек, каурый кебек җиңел үсмер Эссәт-малай агарынган, тешләре кысылган
Бара көймә, җил аны куа. менә елганың уртасына җиттеләр шикелле, яр, ярда әрле-бирле йөренгән вәкил ап-ачык күренә Инде җигәбез, инде ярга барып бәреләбез дигәндә явыз җил егет-малай Эссәт кулыннан коерык ишкәген бәреп төшерде, көймә чайкалды һәм ярга яны белән борылды Борылган көймә буена биек, акбашлы. саллы су тавы китереп бәрде һәм тыелгысыз су көймә эченә ыргылды Бәләкәй Эссәт жан ачуы белән: «Уң якка тотыныгыз, тотын тизрәк'» — дип чәрелдәде. Рәшидә бер ишкәккә. Уразаев икенчесенә тотынып көймәне баягы сыман борыны белән ярга борырга тырыштылар. Ул арада ач дулкын улап тагын көймә кырына китереп бәрде, тагын су ташкыны эчкә кереп тулды, көймә чайкала һәм һаман бортлары аша сикергән су ташкынын үзенә җыя иде. Әле ярга өч-дүрт сажин бар. Тагын бер дулкын бәрсә.
Чыннан да. моңарчы котырынган дулкыннардан да хәтәррәк тагын берсе көймәгә китереп тә бәрде, ишкәкләре белән су каерган Рәшидә белән Уразаев суга чалкан барып та төштеләр Киемнәре суланып авырайган Уразаев авыр гәүдәсен күтәреп өскә калыкканда дулкыннар арасында Эссәт белән Рәшидәдән бүтән кеше юк. көймә үзе дә күренми, баткан иде Иртеш уртасына җитәрәк йөрәге готкан Шәмсеруй карчык гәпкә киткән, үзләре дә юньләп йөзә белмәгән, алай да бичара карчыкны кулларыннан ычкындырмаган чибәр кызлар Айсылу белән Мәликә дә дулкын кочагында югалганнар идс.
Фаҗига булган урынга бөтен авыл җыелды, олысы-ксчссе тәмам шашынып, бәргәләиә-бәргәләнә җылыйлар иде. Бигрәк тә Шәмсеруй карчыкны кызгандылар Аның аръякка чыгып, ашлык сугып, бодай җилгәреп йөрер чакларымы соң?! Кыз булып җитеп килгән Айсылу белән Мәликәнең әниләре тораташ булып һушсыз егылганнар иде Әз-мәз баш-күз алгач Айсылуның әнисе күкрәген төя-төя ыңгырашты «Әтисе кайткач мин аңа ни диярмен"’ Әткәсенең күзенә ничек карармын’ Ни җаваплар бирермен"’!» дип кабатлады.
Уразаев йөзәргә оста малайларны оештырып елым белән Иртешне аркылы-торкылы айкап чыкты. Елга Шәмсеруй әбине әллә кая алып китмәгән иде. аны тиз таптылар Җиңел-курач кызлар. Айсылу белән Мәликә, срак-сракларга китеп, тал тамырлары арасына эләгеп, икесе янәшә диярлек яталар иде. Ялан гына түгел, якын-тирә авыллар да кайгыга батты.
Вәкил булып килгән Петр Сидоренко көймәнең авып суга батуын күрүгә, гиз-1 из атын җиккән дә: «Ашыгыч эшләрем бар!» дип авылдан чыгып югалган иде
Чырык Абдрахман яраннары тарафыннан чамасыз нык мыскыллан- ган Сәрвәрнең әле чынлап торып аякка басканы юк иде. әнкәсенең шулай ямьсез вафат булуы аны тагын урынга саллы, егылды кыз. әнисен югалтуын ифрат авыр кичерде Мөхәммәт Уразаев армиягә китә калсам мәктәпкә хуҗа итеп Сәрвәрне калдырам, дип уйлап йөри иле. бу яктан аның планнары сүгелде.
Мәрхүмнәрнең өчесен уздыргач кына Иртеш йоткан унбиш канчык бодайны су төбеннән чыгару хәстәренә керештеләр Чумарга һәвәс дүрт малайга йөкләделәр бу гадәттән тыш авыр эшне Чумалар үсмерләр, гегеләй эзләп карыйлар, болай таба киләләр, юк кына бит капчыклар! Ә бодайны ка гдырырга ярамый' Малайлар зәңгәрләнеп, күгәреп беттеләр «Малайларны бетерәбез бит», диде Уразаев Дәүләттә әкәгә. Чумучы- ларг а берәр тустаган самогон йоттыргач кына аларга әз-мәз җан керде
Ниһаять, шактый иза чиккәч кенә, бодайлы капчыкларны берәм-берәм су төбеннән тартып чыгардылар. Ул көннәрдә Петр Сидоренконы телефонга бәйләп куйганнар диярсең, иртә таңнан кичкә кадәр өзмәс шалтыратып торды. Җитмәсә, шул монафыйк: «Шул давылда-жилдә игенне бу якка чыгарырга ашыкмаска кушкан идем. Уразаев белән Дәүләтшә рәис мине тыңламадылар»,— дип йөргән. Чүп өстенә чүмәлә—давылның күләгәсе мөгаллим Уразаев өстенә төште һәм бик озакка ягылып калды. Җыелыш саен, пленум саен аның исемен тугыладылар
Су төбендә ятып бүрткән, төс җуйган бодайны хезмәт көне исәбенә колхозчыларга тараттылар. Дәүләтшә әкә, Мөхәммәт Уразаев киңәшен тотып, «бодай дәүләткә тапшырырга яраксыз», дип акт төзетте һәм шушы хәлдән файдаланып, сер сыя торган колхозчыларга әз-мәз «су коенмаган» ашлыкны да шудырды. Алда озын-озак кыш. өметсез зәһәр суыклар, алар артыннан ук ашыгып-кабаланып яз киләчәк. Язга кадәр эш тотарлык адәмнәрне сакларга да кирәк иде. Дәүләт планы тулмаган килеш иген-таруны тарату үтә хәвефле, куркыныч эш иде, әгәр белә калсалар Уразаевның да. рәиснең дә башы очып кына төшәчәк иде. Әле дә. инде эзләр суынды дигәндә дә. Ялан авылына тикшерү килеп төште. Шикаятьне, мөгаен. Мөхәммәтдәмин язгандыр дип уйладылар. Казындылар. авыл халкының котын алып чокчындылар да моңарчы ындыр бригадиры булып эшләгән Хафиз әкәнең бронен алып, «иген тапшыруда сүлпәнлек күрсәткәне өчен», дип эшеннән кудылар. Урал шахталарына стройбатка озаттылар.
Язгы-җәйге мәшәкатьләр, кабатланып-өелеп бер-бер артлы килгән кайгы хәсрәтләр Уразаевны мәктәп тормышыннан нык ук ерагайткан иде. Каеп яфракларына беренче сары сарып, урман-болыннарга тут йөгергәч, бәрәңге сабаклары пәжеп ызаннарга егыла башлагач ул кинәт кенә мәктәбен исенә төшерде. Уку елы килеп җиткән ләбаса! Башка елларны сентябрь башы Уразаев өчен зур бәйрәм була торган иде. Быел исә уйлады да кара кайгыга чумды Яландылар яңа мәктәп салырга җыенганнар иде. Мәктәп проектын Төмәнгә барып Уразаев үзе эзләп, сайлап алып, бик шәбен — кәттәсен алып кайткан иде. Аннан-моннан корыш гырган иске мәктәпләреннән шактый җык күргәннән соң туган иде мондый якгы уйлар! Яңа мәктәпләре биек тә, якты да, җылы булачак иде. Сугыш аларның бу планнарын да бозып ташлады. Иркен урында күтәрелгән бура бүрәнәләре яңгырда-карда дымланып муртаеп утыралар әнә Яңа мәктәп турында авыз ача да алмыйсың, инде әз-мәз ремонт ясарлык акча бирсәләр, төзү материаллары табарга булышсалар... Уй- лаган-кискән, Уразаев иртәләрнең берсендә, җәй узып та көрәймәгән үшән атын җигеп торага китте. Укытучылар җәһәтеннән дә киңәшәсе булыр, ир-атлар калмады, өлкәннәр кинәт картаеп-муртаеп беттеләр. Гомумән, сугыш елларының кешелеккә, аерым адәмнәргә тискәре тәэсир ясавын Уразаев аңлый башлаган иде инде. Шушы Ялан-Тубыл юлында ялгыз гына грантаста барганда чакрым саен яңа ачышлар ясады ул. Әле сугыш башланганга алай әлләни күп вакыт та үтмәде, сугыш ерак, аның авазы монда килеп җитәчәк тә түгел, мәгәр ил. халык биреште. Ел дигәндә авыл үзгәрде дә куйды. Нужа бөтен халык өстенә ятса уртак рух сүнә, сүрелә икән. Рух сыну — халык өчен иң куркынычлы, җимерүче афәт икән. Рух сына — урман пожары кебек гел сикерә, берәүләрдән бүтәннәргә күчә, рух сынуга беркем дә каршы тора алмый...
Уйлар илләрне, чикләрне үтеп сугыш кырларына барып керә дә, Саниясен. Шамилен хәтерләп бер урында кайнап алгач, тагын Иртеш якларына борылып кайта, анда-монда адашып-саташып йөри лә мәктәп ноктасына кайтып туктала.
Үзе армиягә китсә, урынына Сәрвәрне калдырам дип уйлап йөри иде директор Уразаев, ул хакта читләтеп кенә Дәүләтшә әкә белән дә киңәш- кәләп алган иде. Бердән, кыз булдыклы, зиһенле. Икенчедән, чиреннән
арынып кына килгәндә, ике кулына тапшырылган олы эш аны вак-төяк хәсрәтләрдән, чагып-тешләп торган уй-хатирәләрдән коткарып торачак, һәр хәсрәтне бары тик эш белән генә җиңеп буласын инде Уразаев нык үзләштергән иде. Шәмсеруй карчыкның дөнья йөзеннән китүе Сәрвәрнең терелүен авырайтса да, аңа бердәнбер юл мәктәп Бүген укытучы, иртәгә директор. Ялан авылы балаларының өмете, тәрбиячесе Җимерелеп барган мәктәп, әле бер ягарлык утыны булмаган мәктәп, ишек- тәрәзә яңаклары калҗайган мәктәп... Алда салкын Себер кышы Ай- һай, боларның бөтенесен бичара Сәрвәр иңенә салып куярга ярар микән?.. Сәрвәр янына тагын бер. көчлерәк, баш бирмәсрәк хатын-кыз табып булмасмы? Ир затлары хакында уйламый Мөхәммәт, сугыш дигән җиде башлы дию ир-атларның үскәнен, калкынганын күзәтеп кенә тора, комсызланып йота бара аларны
Күз-күргән, очрашкан-белешкән. яратып-ошатып йөргән хатын-кыз педагогларны хәтереннән берәм-берәм, кабаланмыйча гына үткәрде Мө-хәммәт. Үшән ат. аның тирән уйларын түгеп-чәчеп бетермәс өчен дигән кебек, салмак кына атлап бара, үр төшкәннәрдә артын сикертеп лырт- лырт юртып та куя. Уйлар трантас тәгәрмәчләренә уралып тәгәриләр. Тормышы, көн-күреше тиз авырлашкан Ялан авылына яңа укытучы килерме? Килсә ни-нәрсәләргә ышанып килер9
Бу хакта өзеп кенә уйларга курка иде Уразаев.
Менә шәһәр урамнары башланды Авылдан шәһәргә килгән кешенең күзе үткенәя, хәерчеләрнең артканын күрде Уразаев. яңа култык таякларына өйрәнеп җитмәгән, авып-түнеп баручы курач солдатлар очрады аңа, мансиларның табак битләре күренеп калды, унар бала иярткән, киң итәкләре белән урам ташларын себереп баручы чегән хатыннарын күзгә ияртеп алды. Ниһаять, ул үзе эзләгән, үзенә бүген бик тансык кешене күреп алды һәм трантасыннан сикереп төшеп: «Миңнурый!» дип кычкырып җибәрде...
5
иңнурыйның беркемне дә күрәсе, беркемтә дә күренәсе килмәгән IV1 чагы иде. Сугыш елларының кагыйдәсе бер адәм балаларын урыннарыннан кузгатып бары тик нужа гына йөртә. Ике нужа очрашып бергә әйләнгәндә ул тагын да әрсезләнә, күңелнең иң тирән чоңгылларын болгатып-туздырып көтелмәгән хәсрәт-кайгыларны өскә күтәрә. Берәү дә ят очрашулардан шәфкать-мәрхәмәт көтми Очрашуга сүз сугыш билгеләгән усал эздән бара: кем югалган да кемнең үлү хәбәре килгән, кем тайгада адашкан да. кем Иртеш дулкыннарына батып үлгән?! Миңнурый торага бу юлы ярдәм-киңәш эзләп килгән иде. Аның ачык максат ы да, билгеләгән кешесе дә юк. әмма ул бу көннәрдә өендә, үз авылында кала алмады. Ачы хәсрәт аны юлга куды, таң яралганда авылыннан чытып киткән кыз хәзер башын кая куярга белмичә, зар- интизар булып, бер максатсыз тора урамында арлы-бирле йөреп тора иде. Кемнедер эзли, берүк вакытта үзен танытасы да килми, ары бара, бире килә, чуар яулыгын гаргыбырак куя. битен каплый. Була биг җанның шулай талпынган, бәргәләнгән чагы кемнедер эзләп зарыт асың да, йөзен яшереп адәм улларыннан качасың да! Инде өмегсезлеккә төшкән, инде барыр юлы тоташтан бикләнгән сизгер җаннар гына мондый хисне кичерәләр
Ничек танып, белеп алтайдыр аны Мөхәммәт абыйсы?
Язмыш байтышларны очраштыра. Миңнурый исә гомере буе нужа, кимсетүләр, мыскыллаулар белән көрәшкән сагышлы-монлы татар кызы иде. Язмыш аңа белә-белгәннән бирле мәрхәмәтсез булды Дәһшәтле мең тугыз йөз егерме тугызынчы елны аларны бөтен гаиләләре белән
Чиләбе каласыннан Төмән-Тубыл якларына, тайга уртасына кереп поскан Ростошь исемле урынга кудылар Әти-әнисе бай булганга да түгел, Миңнурыйның сөекле бабасы — ачык йөзле, озынча, төз буйлы Сөләйман мәчетнең мөәзине иде Активлар, коммунистлар җыелалар да шундый карарга киләләр: «дин-әфьюн, халык өчен агу, аны юк итәргә кирәк!» Манарасын кисәргә ниятләп мәчет тирәсенә кызыл авызлар туплана. Сөләйман мөәзин бу хәбәрне ишетүгә ау мылтыгын корып мәчет эченә кереп бикләнә һәм манарадан торып таза тавышы белән сала: «Изге урынны мәсхәрә итәргә беркемгә дә ирек бирмим, якын килсәгез, атам да үтерәм!» Шулай дип кычкыра да сүзенең уен түгеллеген белдереп мылтыгыннан бер гөрселдәтә. Көн утыра мәчеттә бикләнеп Сөләйман мөәзин. төн утыра, өч көн үтә, ул арада Чиләбедән кораллы кызыл отряд килеп төшә. Мөәзиннең һәм аның улы Минһаҗның кулларына богау салып типкәли-типкәли шәһәргә алып китәләр. Суд була Бабасын, әт-кәсен. бәген гаиләләрен Себергә сөрәләр. Җитеп килгән Миңнурый да Себер «сәяхәтенә» чыга Ят юллар, ят җирләр, ят кешеләр шыплап төялгән Себер юлы Гади юл түгел, газаплар, кимсетүләр юлы. Кайнар ризык пешерергә, чәй кайнатырга рөхсәт юк. Юл озын, төннәр чиксез, көннәр санаусыз. Конвойлар арасында усал сүзле, ямьсез күзле хәтәр марҗалар байтак. Сәфәрчеләр арасында күрше авыл мулласы, халыкның ничек-ничек интеккәнен, бала-чагаларның ашсыз, сусыз тилмереп чиргә сабышканын күреп. «Кызым-балам, без мөселманнар, кайнар чәйсез яши алмыйбыз. Су да кирәк. Динебез пакьлек ярата. Тукталган араларда юынып, чәйләп алсак иде», дип. йомшак, җылы тавышы белән биле вә муены бер юанлыкта булган конвой-марҗага эндәшкән икән, марҗа күзен агартып көлгән дә. ике дә уйлап тормаган, шунда, күз алдында хәзрәтне атып үтергән. Вагон «аһ» иткән. Алдагы тукталышта сакчылар мәет не вагон ишегеннән җиргә ташлаганнар да ашык-пошык карга күмеп киткәннәр.
Чиләбе тирәсендәге татар авылларыннан җыелган мөселманнарны Төмән карурманнарының берсенә китереп ыргытканнар. Салкын кыш. куерып ябалак кар ява. күз бәйләнеп килә Тирә-якта сүзсез гайга. Дәү-дәү юан кедр агачлары арасында җылынырлык йорт та, ышыкланырлык киртә-корта да юк Кайчандыр эшләргә маташкан такта яру заводыннан гайре бер ихата, бер корылма-бина юк икән. Заводны сала башлаганнар да контракт белән килгән эшчеләр таралганнар. Картлар ыңгыраша, балалар җылаша.
Агачларның аскы салынкы ботакларын кисеп, куышлар ясап, кар көрәп төнгә кергәннәр Уртага балаларны алганнар, ян-якларга ир-атлар тезелешеп яткан. Урман ят кунакларны тамаша итен төне буе ыңгырашкан Боларга башлык буласы кеше икенче көнне генә килеп төшкән. «Агач егасыз, такта ярасыз, йортлар саласыз. Кем дә кем рөхсәтсез китә икән гөрмә. Бөтенләй качарга җыенганнарга -үлем». Иң әүвәл, бөтен көчләрен җыеп әнә шул җирән мыеклы, чалыш күзле явыз адәмгә өй салып биргәннәр. Аннан соң гына үзләренә барак салырга тотынганнар. Тәбәнәк, озынча баракны иске-москы чаршаулар белән телгәләп-бүлеп ышыкка кереп урнашканнар Шунда ерак та түгел зират җире бүлеп алганнар, Чиләбе татарлары, динле вә иманлы мөселманнар, тайганың шытырдап каткан җирдән уелган ләхетләренә кереп мәңгелеккә юл алганнар.
Миңнурыйның бабасы үз илендә танылган оста булып, ул талчыбыктан күз явын алырлык кәрҗиннәр. бала бишекләре, каз оялары үрә торган иде. Авылларыннан куганда да әйбер-караларын дүрт почмаклы, капкачлы кызыл кәрҗингә тутырып алганнар иде. Кәрҗин исән-имин хәлдә тайга уртасына да килеп җиткән иде. Көн саен казынып, тикшеренеп йөргән комендантның күзе шул кәрҗинне күреп кызган бит. Бер көнне сорап куйды: «Каян алдың?» «Үзем үрдем». «Хәзер дә үрә аласың-
мы?» «Чыбыгы булса нигә үрмәскә?» Комендант Миңнурыйнын әтисе Минһаҗны атына утыртып якындагы күл ярына алып бара һи-и. андагы талларны күргәч, Минһаҗ телсез кала! Миңнурый тал кабыкларын кырып төшереп тора, әтисе көн яктысы сүрелгәнче сыгылмалы чыбыклардан кәрҗин үрә. Башта комендантка сандык, өч-дүрт кәрҗин аның бичәсенә, аннан туганнарына. . Беркөн кәрҗиннәр артып кала һәм Минһаҗ оста аларны, комендант рөхсәте белән, иң якындагы базарга күтәреп китә. Бер бара — кәрҗиннәрне суырып кына алалар, ике бара товар җитми! Заказлар мең! Тапкан акчага Минһаҗ азык-төлек, ит. он. ярма сатып алып кайта. Авылда бәйрәм. Талы бар икән күле дә бар дигән сүз. Минһаҗ төрле фасонда мурдалар үреп балык тотарга керешә. Баракка мич чыгаралар, саулар сөенә, чирлеләр терелә.
Көннәрдән бер көнне Минһаҗ базардан кызыл кикрикле, урак койрыклы, зәһәр тавышлы чуар әтәч алып кайта Адәмнәрдән кала беренче җан иясен тамаша кылырга бөтен халык җыйнала. Әтәч тә хәтәр, үзенең игътибар уртасында икәнен сизеп дөнья яңгыра гып «кикрикүк!» дип кычкырып та җибәрә. Җыелган халык таң кала «Минһаҗ Камалов сәгать алып кайткан!» дип әй куанышалар, әй куаналар!
Берзаман заводның гүгәрәк пычкылары зыңгылдап әйләнә, электр килә. Куылганнарга җан керә. Халык арта, этап белән дә куып кигерәләр, дөнья нужасыннан котылырга теләп байгышлар да төрле өлкәләрдән монда килеп сыеналар. Авыл киңәя, үсә. урамнар арта. Рәсәй мәмләкәтенә гомергә хас яман, кара гадәтләр дә кереп тула. Чиләбе төбәгенең мәчетле, иманлы авылыннан килгән шактый сандагы татар гаиләләре дә шушы чуар, усал геркем арасында эреп югалалар. Берәүләр чыдый алмыйча качып китеп төрмәгә эләгәләр, икенчеләр урыс исерекләренә баш биреп иманнарын җуялар, җыен эшлексез, җыен бушбугазлар авыл адәмнәрен буйсындырып, куркытып, малларын галап гомер уздыралар Моңарчы гел-гел күз алдында йөргән комендант хәзер өеннән чыкмый диярлек, чыкса аракыдан шешенгән күзләрен ача да алмыйча акырып-жикереп урам уртасыннан бер уза да тагын атна буе качып эчеп яга. Адәмнәр һаман өстәлә тора, һәр яңа дулкын элеккеләргә караганда явызрак, ярлырак, әрсезрәк була бара Кәрҗин үрергә дип тозлы суга салган талчыбыклар әллә кая югала. Елт а-күлләрдә мурдалар гөп дә чыга алмый урлап бетерәләр. Кибәргә элгән җирдән елымнар аяклана. Кетәкләрдә әтәч-тавыклар, абзарларда сыер малын тота алмыйсын .
Утызынчы еллар башында хәл тәмам мөшкелләнә, адәм балалары явызлыкның чигенә чыккан чүл бүреләренә әвереләләр.
Миңнурый үсте, зифа буйлы, озын толымнарын җилләрдә уйнатып йөрүче сылу кызга әйләнде. Аңа күз атмаган, ямьсез тәкъдим ясамаган ир-ат әз калгандыр урман авылында. Ләкин ул горур, кыю иде. беркемгә дә баш бирмәде, усал тәкъдимнәр ясаг аннарга нәфрәт белән карап үзенчә яши бирде. Аның терәг е гаиләсе, ат а-бабасы иде Ул бабасының ныкльп ына, чисг алы- гына, сүзен сүз итеп яши алуына сабый вакытыннан сокланып үсте. Мәчет капкасы гәбендә, кулындагы мылтыгын кысып тотып Чиләбедән килгән усаллар от ряды каршысында бер башы басып торган бөркет бит ул! Монда да ни кыенлыклар күрмәделәр, «ачтан үләбез, инде беттек!» дигән вакытлар килде, карт мөәзиннең теш арасыннан зар сүзе чыкмады Яшәү сүтелеп бетә дигәндә дә Аллага таянды, бер чакта да биш вакыт намазын калдырмады, өс-башын мөселманча пөхтә йөртте, ят кан-торган урыны да пакь, чиста булды. Эштән бушаган чакларында кураен алып ишегалдына чыгар иде дә моңлы татар-башкорт көйләрен уйнап дөньяны үзенә каратыр иле.
Төрле халык арасында татарлар ют алып калгандай булдылар, ә Миңнурыйнын бабасы үзгәрмәде, урыс гадәтләренә, урыс ризыкларына, урысча яшәү шартларына ияләшә алмады Ни ачыккан чакларда да гөмбә, помидор ише нәрсәләрне ашамады, дуңгыз иген күргәндә җирәнеп косар дәрәҗәгә җитте.
Утызынчы еллар уртасында тайга авылыннан берәм-берәм кешеләр югала башлады. Берәм-берәм дә алып киткәләделәр, төплә килеп, байтак башларны җыеп машинага төяп тә алып киттеләр. Дөнья аларны йотты, эзләренә үлән үсте. Ил белән өметсезлек килде Шул хәлләрдә дә бабасы Миңнурыйны укытырга тырышты. Бабасы ярдәме белән ул Тубыл педучилищесына укырга керде, аны тәмамлады. У i торада укыган елларда бабасы ачтан үлде. Миңнурый бабасының үз авызыннан өзеп аңа. студентка нәбәрәсенә бар тапканын ташып торганын соңрак, үсә төшкәч кенә аңлады.
Бабасыннан соң әтисе дә озак яшәмәде, олау белән барган җиреннән туңып, эченә суык төшеп кайтты да, атна да чирләмәде, кан төкереп вафат булды. Соңгы сүзе шул иде: «И кызым, балам! Тома ятим каласын Ничекләр яшәрсең бу караңгы дөньяда?»
Педучилищены тәмамлаган Миңнурыйны ата-бабасы җәфаланып үлгән тайга авылына җибәрергә теләгәннәр иде. кыз аяк терәп, черәшеп каршы торды. «Теләсә кая барам, әмма ләкин авылыма кайтмыйм!» — диде ул. Куркытып та карадылар кызны, үгетләделәр дә. әмма кызга бабасының ныклыгы, үҗәтлеге һәм үз сүзендә тора алу гайрәте күчкән икән. Аны Тубыл районына кергән, торадан унбиш чакрымдагы Бишнә авылына җибәрделәр. Миңнурый ялгыз-ялпы яшәп яткан Җәмилә карчыкта фатирда яши башлады. Җәмилә әби дә Казан арты авылларының берсендә яшәгән, ике ат, ике сыер тотканнар. «Байгуралар!» дип аларны да читкә сөргәннәр, мал-туарларын, йорт-җирләрен талап алганнар Җәмилә әби Миңнурыйны сөенә-сөенә кертте, сөенә-сөенә эшенә озатты, көлә-көлә каршылады. Миңнурыйның колагы тынып, җаны рәхәттә калды. Тирә-юньдә ят кешеләр, күбесе илдән куылган бичаралар булса да. монда күпчелек татарлар булганга, яшәү җиңелрәк иде. .
Шулай җайлашып. Җәмилә кортка белән чөкердәшеп, күрше-кар- шылар белән йомышка йөрешен, тату гына яшәп ятканда бәла көтелмәгән яктан килде. Ниндидер уңай белән авылга вәкил җибәрделәр. Сыңар куллы, чандыр, озынча буйлы Ибраһим Миңнуллин дигән бәндә иде бу. Килгән шәпкә үк ул мәктәпкә кагылып чыкты һәм шунда Миңнурыйны очрагты. Кызның чәчәк атып, тулып, дөнья күзен кызыктырырлык дәрәҗәгә җиткән чагы иде. Ибраһим, комсыз күзләре белән кызның бөтен яшерен җирләрен капшап: «Кичен клубта очрашабыз»,- диде. Кызның тәненә салкын су сиптеләрмени, чирканып китте һәм тыйнак кына: «Клубта ремонт».-диде. «Барыбер ачтырабыз аны!» — диде Ибраһим. Кичен, клуб мөдире, авызыннан гелән суган исе аңкыган карсак гәүдәле, кыргый мыеклы Әхәт килеп: «Вәкил сине чакырта Бүген клубта уен!»—дигәч кенә. Ибраһимның зәһәр карашын хәтерләп куркытып китте. Алай да бармады. Әхәт бер килде, ике. өченчесендә Ибраһим үзе дә килеп җитте «Кызый, чамала! Язмышың минем кулда!» — дип. һаман бер сүзне кабатлады. Бармады Миңнурый. куркытсалар да курыкмады, үзенең кыю тазар мәэзине нәбәрәсе икәнен тагын бер кат шул төндә исбатлады. Вәкилнең янавын тыңлап яткан Җәмилә әби. аяк эзләре тынгач, фатирчысының янына килеп утырды, кытыршы, рәхәт бармаклары белән Миңнурыйның маңгаен сыйпады. «Кызым, балам! Яман бәндәнең күзе гөшкән сиңа Ничекләр котылырсың икән?!» диде.
Тон ката йокы эленмәде Миңнурыйның моңлы күзләренә, һәм шул кичтән аның язмышы кискен борылыш ясый, явыз вәки i сыңар куллы иблис Ибраһим аның күләгәсенә әйләнә Хәзер Миңнурый элекке кебек кыю. тәвәккәл, туры сүзле була алмый: артта бер гөнаһсыз әүлияләр җәһәннәмгә тап булган юллар тора. Бабасы, әткәсе «сөрген сандугачы», халык дошманы. Өстенә шундый авыр, иләмсез ташлар явып юрганда бәхет турында уйлый, өметләнә аласыңмыни?
Менә быел да, яңа уку елына керәбез дигәндә, авылга кара козгын- вәкил Ибраһим килеп чыкты Янады, куркытты, өркетте, сүзләрнең ин-иң әчеләрен түкте һәм. башын кая куярга белмәгән Миңнурый. йөрәге ярсуына түзә алмыйча торага чыгып китте. Кемгә барып эндәшергә, кая барып таянырга белми торган чагы иде сылу татар кызының. һәркем кара багана булып күренә, һәр күз аның өчен мылтык көпшәсе тишеге. Кош сайравы да өметсез матәм булып ишетелә Шулай ярым адашып, ярым саташып тора урамнарын аркылы-торкылы гизгәндә Мөхәммәт абыйсы Уразаевны очратты. Уразасвның кыяфәте дә моңсу, сагышлы күренде. Кайчандыр әтисенең якыны диярлек булган бу дәү абзыкайны Миңнурый белә-белгәннән якын итә иде. Монда да әүлия бабасының йогынтысы, тәэсире булмый калмагандыр Бабасы «Уразай ул... кеше! Коммунистлыкка язылса да иманын югалтмаган зат. Себер сөргеннәрендә, бер-берсен ашарга, таптарга җибәрелгән адәмнәр арасында кеше булып калу ай-һай җиңел түгел!» дия иде бабасы
Таныдылар, күрештеләр, хәсрәтләрне бүлешергә күп сүз кирәкмени? Миңнурыйнын хәлен ярты сүздән аңлады Мөхәммәт һәм үзен көтеп торырга кушты: «Вак-төяк йомышларымны гына йомышлыйм», дип, РОНОга кереп китте. РОНОнын хуҗалык эшләрен башкаручы җаваплы кешесе Уразаевны ярты сүздән бүлде: «Аңладым, аңладым Ләкин, Ходам шаһит, бер дә генә ярдәм күрсәтә алмыйм. Әйдәлс. ышанмасан үзең кара». Ул Ялан мәктәбе директорын буш, салкынча складка алып керде, почмактан калай банка тартып чыгарды «Бу кызыл буяу. Бөтен байлыгым шул. Алсаң бирәм. Башкасына өметләнмә», дип кистерде Уразаев ярым җимерек мичләрен, су тамып торган иске түшәм так-таларын. җил сызгырын кереп торган тәрәзә борысларын күз алдына китерде дә, тирән итеп көрсенде һәм бер банка кызыл буяу күтәреп үзен көтеп зарыга башлаган Миңнурый янына чыкты
Уразасвның җимерек уйларының бер йомгагы булды. «Миңнурый. тот та безнең мәктәпкә кил! Үзебездә фатир торырсың. «Миңнурыйнын карашы бер мәлгә җылынып, нурланып алды да сүнде: «Ай. Мөхәммәт абый! Кем мине җибәрсен. РОНО ризалашса да геге козгын. Ибраһим вәкилне әйтәм. мине ычкындырмас. Йотам дигәндә авызыннан татлы калҗаны тартып алырга ирек бирә горган бәндәме ул! Мин Яланга, сезнең янга, рәхәтләнеп барыр идем дә. .»
Теле кычытса да Мөхәммәт актыккы сүзен әйтмәде, «мин тиздән сугышка кигәргә ниятләп торам» дигән уен белдермәде.
Соң гына, күз бәйләнгәч кенә Яланга кайтып җиттеләр Фаягөл әткәсенең кочагына агылды, кече якта, чуар пәрдә артында Мохлисә әбинең буыла-буыла ютәлләгәне ишетелде. Бу ютәл Уразасвның «Әйе. Миңнурыйны ничек гә булса әби белән бала катында калдырырга!» дигән уен ныгытты гына
Мишгурыйга урынны Мохлисә әби яткан бүлмәгә җәйделәр Әби белән 'кунак кызы шактый озак сөйләшеп, гәпләшеп яттылар һәм бер- берсен яратышып га өлгерделәр. Миңнурыйнын шушы җылы өйдә җаны тынычлык тапкандай булды.
Иртән Миңнурыйны ияртеп Уразаев мәктәпкә китте, икәүләшеп мәктәпне бер урадылар, ике Директор күргән-күрешкәннәргә кышы «безнең яңа укы г учы» дип таныштырды. Әйләнеп-тулганып йөргәч, кызыл буяуга да урын табылды бик тырышып, тигез төшереп тышкы ишекне кызылга буяп куйдылар. Ремонт шуның белән тәмамланды «Вәкил килә калса, кызыл ишекне күреп куаначак!» диде, мәктәп белән танышып йөргәндә гәүге тапкыр елмайган Миңнурый
Җәберләнгән кызның язмышын тиз арада хәл итәргә кирәк булса да. Уразаев атна узганчы торага җыенып чыга алмады Мәктәпкә утын китерәсе, бер очтан үз хуҗалыгына да ягулык гашып куясы бар иде Хәлсез карчык белән көчсез кызны утынсыз-нисез Себер кышына кертеп
җибәрсәң... Алла каргар! Райбашкармага кат-кат шалтыратып, аннан бер, моннан ике ат юнәтеп атна эчендә шактый утын ташып i а куйдылар. Дәүләттә әкә миһербанлык күрсәтте, мәктәп директоры ихатасына да утын ташытып куйды.
Түземсезләнеп көткән көн килеп җитте. «Яшь укытучы Миңнурыйны Ялап мәктәбенә эшкә җибәрегез» дигән гариза белән Уразаев РОНОга барды. Мөдир өйдә юк иде. Уразаев РОНОдагы күз күргән кешеләр белән ипләп кенә сөйләште, кадрлар бүлегенә кереп тиргә батканчы утырды. Сөйләшү авыр барды, инде хәл ителде дигәндә генә мөдир кайтып керде һәм эшнең асылын аңлауга җаны-тәне белән каршы төште. Уразаев суынып, кара сөмсеренә батып Яланга кайтты. Күз яшен күрсәт* мәсә дә. Миңнурыйга аның ни уйлавын белү кыен түгел иде. Үз авылыннан Яланны үтеп киткән юлаучы Ибраһим Миңнуллинның пыр тузып аны эзләтү хәбәрен җиткергән иде. Тагын ике көн үтте. Мөхәммәт белән Миңнурый утын кисеп, аны Мөхлисә әбинең лапас астына ташып өйделәр. Шунда, эш арасында Миңнурый Мөхәммәт абзасына өр-яңа вә бик сәер фикерен әйтте. «Мөхәммәт абый,— дип йомшак тавышы белән башлап китте сылу кыз. Мин чишә алмаслык табышмакка тап булдым. Сизәм. моннан ансат кына котылмак юк. Каядыр еракка китеп олагыр идем, җибәрмәсләр, мин һаман учетта. Паспортым юк. Авылга кайтасым килми. Ибраһимның төнлә-төнлә килүен күргәләделәр. Исеме- чабы чыккан мөгаллимнең ни абруе булсын? Ялан миңа бик ошый. Тын да, аулак та. Сездә килмешәкләр юк әлегә. Сез РОНОда: «Мин Миңнурыйга әйләнәм, аны Яланга алып кайтам», диегез. Шикләнмәгез, муеныгызга асылынырга да. кылган языгымны да качырырга җыенмыйм. Мин саф кыз. Үз өлешемә язган егет очраганчы шулай булып калырмын да».
Мөхәммәт бер агарды, бер күгәрде, кызның чая уеннан тәмам аңгыраеп калды. Исенә килгәч, җайлап кына кызның тәкъдимен кире какты. Хәбәр сәгате белән Саниясенә барып ирешәчәк, ил-көн алдында көлкегә калачак, хата эшләп адәм рневае булачакбыз, диде. Әмма кыз һәр ягын уйлап куйган булып чыкты. «Сания апа кайтыр, һәммәсен җайлап аңлатырбыз. Сез фронтка чыгып китәсе кеше. Мөхлисә әби белән Фаягөлне үзем карап торырмын. Җәберләмәм, хәзерге бәла-казалардан бергәләп котылсак кына инде...»
РОНОга яңа тәкъдим белән барды Уразаев. бер үк вакытта военкоматка кереп гариза да калдырып чыкты. Ул көннәрдә нәкъ аңа кирәкле хәрби часть Төмән коммунистик дивизиясе оеша башлаган иде. Уразаев шунда җибәрүләрен үтенде. РОНОда элекке укучылары Сәрвәр белән Нурияне дә сугышка алынган укытучылар урынына билгеләтте. Мәүлия биология өстенә немец телен дә укытырга булды. А. кызның бәхете: Миңнурыйны «кияүгә чыгу» уңаеннан Ялан мәктәбенә күчереп куйдылар.
Ахыр чиктә иң кыены нәни Фаягөле белән аның әбисен калдырып китү иде. Берсе бала, икенчесе зәгыйфь карчык. Әгәр Миңнурый. яннарында җитез һәм кече күңелле Миңнурый була алса. Мөхәммәтнең хафа богавында торган күңеле тынычрак булыр иде.
Мөхлисә әби ил язмышы хәл ителгәндә Мөхәммәт кебек ир-егетнең авылда ятуы мөмкин түгеллеген яхшы аңлый иде.
— Гитлер мәлгуньнең муенын сындырып. Саниям белән бергәләп тиз әйләнеп кайтыгыз. — диде ул, күз яшьләрен тыярга һәм яшерергә тырышып. Шамил улым да сау-сәламәт йөресен. Илдә чыпчык үлми. Хак язганы булыр, безнең өчен кайгырма. Фаягөл наныемны күз нурым итеп карармын. Хәерле юл. кияү.
Мөхәммәт Уразаев Мөхлисә карчыктан Миңнурый хакында берәр җылы сүз. фикер көткән иде. әмма карчык өйдәш булып каласы кыз турында аны-моны әйтмәде. Эчтән нык сыкрап булса да киявенә хәер- фатихасын бирде.
Рәхмәт сезгә, олы жанлы әнкәебез! диде күңеле нечкәргән кияү. Аннан Мөхәммәт үз әткә-әнкәсе белән саубуллашырга Фаягөлен ияртеп зиратка чыгып кит те. Миңнурый да аларга иярергә теләгән иде, тыелды, аның көпә-көндез Мөхәммәт абыйсы белән янәшә басып ил-күз алдыннан үтеп китәсе килмәде.
Аталы-кызлы шәрәләнгән каеннар, кояш нурларын эзләп күккә үрелгән мәһабәт кедрлар, купшы яшел чыршылар арасыннан боргаланып барган сукмактан тын гына бардылар. Унда күрер күзгә якын һәйкәл күренде. Мөхәммәт туктап аңа башын иде.
Бу ни, әгием?
Монда Сәрвәр апаңның әткәсе Эссәт әкә ята. Аны явыз бандитлар үтерде.
Калбәй әкәне үтергән фашистлар да бандигмы?
— Болары тагын да әшәкерәк, кызым
Фаягөл фашистларның һәм бандитларның кем булуларын бик яхшы аңлагандай: «Й-й, - дип сузып куйды. Уразаев янәшә яткан әти-әнисе янына килеп баскач, шактый вакыт уйга багып торды Аннары чүгәләде, каберләр өстеннән бармаклары белән аралап бер уч туфрак алды, аны сулышы белән учында җылытты, күлмәк аегыннан муенына эленгән ефәк янчыкка салды. Әткә-әнкәсе янындагы буш урынта карап көрсенде дә кызын җитәкләп, аска, бик күп эзләр сеңгән сукмакка каран кайтып китте. Фаягөл әтисеннән күзен алмады, әмма ләкин әтисенең күңелендә кайнаган уйларны аңламады. Сабый шул әле Әги-әнисе белән генә түгел, үзенә дип багышлап куйган буш урын белән дә саубуллашты Мөхәммәт Уразаев. Үзенең асыл сөякләре ата-ана кабере янында булуын, туган төягендә таралып ятуын тели иде мөгаллим, хәзер әнә куркынычлы юлга чыга. Тагын кайтып күрерме ул туган якларын, ямьле Иргеш буйларын?.
Күңелендәге ният ныгыган иде Мөхәммәтнең, хәзер һичбер икеләнүләргә урын юк, бүгенге авыр, хәвефле шартларда ул Саниясе. Шамиле янында булырга тиеш.
Кайтып керүгә аларны ишегалдында Миңнурый каршылады, ваемсыз Фаятөл үзләренең дөньяның иң моңсу почмагыннан кайтуларын онытып ягымлы йөзле апасының кочагына агылды. «Кемнең күңеле ничек икәнне балалар сизә!» дип уйлап куйды Мөхәммәт һәм икесен тышта калдырып өйгә керде. Юлга чыгар алдыннан кайбер нәрсәләрне җыештырып. барлап куярга кирәк иде. Авыл арасында җыелган җырлар дүрт дәфтәр булган икән. Бәетләр дә бар. Әмма аерата кирәкле, күз карасыдай сакланырга тиешле кәгазьләр сандык төбендә яталар иде Өлкәннәрдән җыйган истәлекләр, гәҗит-журналлардан кисеп алынган тарихи бе- лешмәләр-фак тлар Уратаевның аерым бер мактанычы иде Ул Себер татарлары тарихына батышлантан. күзенә чалынтан байтак документларны. ишеткәннәрен, күргән-белгәннәрен пөхтә и теп калын бер папкага туплаган иде Моңарчы кәгазьләрне берәүнең дә күргәне юк. Уразаев аларны якыннарына да белдермичә. Саниясенә дә ачылып китмичәрәк. шыпырт кына туплый барды. Аллам сакласын, авылның авызы тишек, Тубыл тирәсенә барып ишетелсә Авыл мөгаллиме, коммунистның хан заманнары белән мавыгуын белеп калсалар Бет ге баш, калды муен серәеп булыр!
Ул ясканып, нык кызыксынып, беренче тапкыр күргәндәй комарланып кайсылары искергән, чит-читләре кителгән кәгазьләргә йотылды Әбисенең. «Кияү, әллә чәйләп алыйкмы, балага йокларга вакыт!» дигән йомшак сүзләрен ике-өч тапкыр әйткәч кенә ишетте Чәй эчтеләр, гаилә белән эчкән кичке чәй һәрчак тәмле була, чәй янында Сания белән Шамилне сагынып телгә алалар, җаннары җылынып китә Кече якта урыннар җәелде, яшьләрне ияртеп әби шул якка чыгып китте Мөхәммәт лампа филтәсен бераз калкытып кәгазьләре өстенә иелде. Шул чакта
сискәндереп тәрәзә шакыдылар. Уразаев ялт кына күтәрелеп карады да таралып яткан кәгазьләрне тиз-тиз катыргы тартма эченә тутырып куйды, тартманы күренмәслек итеп ястык астына эшереп кертте. Шуннан соң гына сак атлап оялдына чыкты, тышкы ишекнең келәсен күтәрде. Кар- шысындагы адәмне танымады, аның шактый өшәнгән карт оулуын һәм нык ук аксавын гына абайлады. Яктыга кереп хуҗага йөзе борылгач кына ул ят кешенең кем икәнен аерды: әйе, бу ул ич, Тубыл НКВДсының подвалына ябылгач аңа көтелмәгән теләктәшлек күрсәткән, ничектер ярарга тырышкан ягымлы бәндә иде. Ягымлы дип, әгәр аның берсе өскә менгән, икенчесе аска җимерелеп төшкән сирәк кашларын, яңагындагы куе зәңгәр яра эзен, чалыш авызын күрмәсәң, ягымлы санарга да була иде. Беренче күргәндә каян алып бу гарип-горәбәне Канталыев дип уйлады соң? Шулай уйларга ни сәбәп булды? Канталыев зифа һәм купшы офицер иде ләбаса! Ә бу...
Керүче түргә узмады, картузын салып тезенә сугып какты, кайчандыр солдат иңендә йөргән, хәзер төймә тишекләре ашалган, җиң очлары кыршылган плащын җилбәгәй җибәреп, бераз тыңланды да кече якка башын кыйгайтып: «Әйдәләрме?»—дип сорады. «Йоклыйлар»,- диде Уразаев, үзе эченнән: «Миңнурый йокламаган булса ярар иде!» —дип уйлады. Керүче өзмәс көлемсерәп торса да, аның белән йортка ниндидер шом, хәвеф керде. Менә ул тәрәзәгә килде, пәрдәне күтәреп тышка карады. Шуннан соң гына өстәл янына килеп утырды. Уразаев аңа каршы якл ан урын алды. Бер-берсенә карашып шактый вакыт утырдылар шикелле. Килүче тагы да ягымлырак елмайгандай итте, әмма сагайган Уразаев аның тирән утырган күз почмакларында яшеренгән явызлык, тәвәккәллек утын абайлады. «Мөхәммәт Уразаев! — дип башлады юлаучы, тавышын сүндереп кенә,— карыйсыз, баш ватасыз инде, иеме? Үткән танышларыгыз арасыннан эзләп-аптырап кемлегемне белергә тырышасыз. «Шулай»,—диде Мөхәммәт туры карап, — төсмерлим дә сыман, тик менә, кем булуыгызны өзеп әйтә алмыйм». Кеше, тырнаклары яргаланган, буын- тык-буынтык бармаклары белән өстәлдә барабан какты да тагын да сүрәнрәк, шыпырт тавыш белән сүз башлады. «Интекмәгез. Бүтәннәр өчен мин алла бәндәсе! Ә сезнең өчен күптәнге танышыгыз Канталыев булырмын. Шикләнмәгез, мин ерак түгел, теге дөньядан да кайтмадым. Документларым тәртиптә, совет законнарын бер чакта да бозмаган, урта хәлле крестьян баласы. Эшләгән урынымны беләсез... Киткән кошлар бер әйләнеп кайта икән ул, Мөхәммәт Уразаев. Нигә кайттым дигәндә., миңа сез гомер буе бөртекләп җыйган кәгазьләр кирәк. Бөтенесен беләм! Синең һамал-һаман эзләнүләрен дә мәгълүм, чөнки мин һәм минем кешеләрем бер сукмактан диярлек йөргәнбез. Ләкин син мондагы кеше, табышларың күбрәк. Синдә булган мәгълүматлар миндә булса, мин әллә кайчан Күчем хан хәзинәләренә ия булып, дөньяның кендегенә әйләнә идем. Сез иртәгә сугышка чыгып китәсез. Күреп торасыз, мин сезнең хакта сез уйлаганга караганда күбрәк беләм! Әйләнеп кайтасызмы, юкмы, анысы Алла кулында. Шикләнмим, хан хәзинәсен мин сез белгәннәрдән башка да табам. Ие, табам! Мәгәр сездәге фактларга таянып тизрәк табам мин аларны! Миңа ашыгырга вакыт!»
Канталыев һаван пышылдап диярлек сөйләшсә дә тавышы торган саен ныгыды, соңрак үткер чалгы чыңлавына әйләнде. Белеп, Мөхәммәтне аяк астына салып таптарына ышанып сөйли иде юлаучы. Хәзер Уразаевка мөмкин кадәр тыныч, сабыр һәм акыллы булырга кирәк иде. Йөрәге калтыравын, күкрәге өстенә авыр таш төшеп ятканын һич тә сиздермәскә иде! Ул тирән итеп көрсенде дә:
— Хаталанасыз, господин-әфәнде,—диде ул. сүзләре арасына тыныш ясап. — Әйе. яшьрәк чакта тиле-тәүкәл булып казна эзләп чапкан чаклар булды. Ләкин шуны әйтәм: сездән өлгер кешеләр дә яши дөньяда! Документларның мин җыйган кадәресен быел яз ук алып киттеләр.
Кангалыев сикереп торды, кыска аягы ягына чайкалды һәм саклык кирәклеген дә онытып: «Кем ул? Кайда яши ул хайван?» дип кычкырып җибәрде Уразаев та турайды, тәрәзәгә карады, пәрдә ачыгыннан берәүнең чәбәләнгән озын сакалы күренеп китте Димәк, тагын да саграк булу кирәк аңарга! Канталыевның утлы күмергә баскандай сикергәләвенә эченнән генә сөенеп, ул баягыдан да тынычрак гавыш белән: «НКВД абзац алып китте аны, НКВД абзаң. Ертык кәгазь почмагын да калдырмадылар!» диде. Канталыевның чытырдап йомылган йодырыгы яшен булып аның күзләре турында уйнады. «Алдыйсың, мөгаллим, хәйлә корасың. Онытма! Теге чакта, урман кичкәндә дуган түбәсеннән утлы ук сызгырып үттеме? Бу —кисәтү иде. Сине ни көткәнен белдерү иде Онытма, шул ук юлдан иртәгә үтәсең бар. Кача алмыйсың, маташсаң, пуля сине момент эзләп табачак.»
Уразаев көчләп елмайды һәм НКВДның документларны кайчан алып китүен сәгате-минуты белән аңлатып бирде. Озак сатулашты Кангалыев: янады, куркытты, караңгы тәрәзәгә карап нидер ишарәләде «Яхшы, диде ул ахыр чиктә, НКВД алганмы кәгазьләрне, юкмы, ачыкларбыз! Син кигсәң, монда кызың кала. Документ урынына ул да ярап торыр.» Бу сүзләрне көтә иде Уразаев, Канталыевның соңгы дәлиле шул буласын чамалый да иде. Анда да бирешмәде Уразаев. сынмады, ниһаять, аның ныклыгын күреп Канталыев икеләнде шикелле, яңа хәвеф-хәтәрләр вәгъдә итеп янады-янады да чайкала-чайкала чыгып китте.
Канталыев үчегүе, янавы белән түгел, үзенең оятсызланып кемлеген ачып салуы белән Уразаевның йокысын алып китте Күрче син аны. юньсезне! Кемлеген әйтте дә бирде, тычкан-мәче уены уйнап тормады Шулай иркен ачыла ала икән кемгәдер таяна дигән сүз. Дөньяның агышына аркалана дияр идең, дөньяны кем белеп бетергән9 Бүген бер төсле ул, иртәгә меңгә төрләнә. Бер нәрсә шиксез: Кангалыев Уразаевның НКВДга барып үзен чагып йөрмәячәген тәгаен белә. Саниянең әнкәсе белән кызчыгы Фаягөлнең Ялан авылында ятим-ялпы калачакларын истә тотып ачыла Канталыев. Ялгыз түгел, кемнәредер бар. Максатлары ачык...
Әкрен генә урталай чатнаган башыннан төрле якка йөгерешкән фикерләрен җыеп, бергә тупларга дип утырган арада, кече як ишеге ачылды, аннан иңенә ак яулык салган Миңнурый килеп чыкгы. Уразаев сораулы күзләрен куркынган кызга күтәреп каралы «Мөхәммәт абый, диде Миңнурый. бармакларын бармаклары белән аралап. Кичерегез, мин һәммәсен дә ишетеп яттым. Бәйләнә башласа дип чыра пычагын да яныма алган идем.. Бәндәнең үзен күрмәсәм дә беләм сезгә куркыныч яный. Болай итик ул кәгазьләрне миңа бирегез, мин аларны ипләп кенә Җәмилә әби катына шудырырмын»
Шулай килештеләр. Уразаев кигеп аяк эзләре тынгач, торага ишле кешеләр барган бер очракта Миңнурый аларга ияреп Яланнан китә дә. Җәмилә әбисе янына кайтып, киңәш-табыш итеп, карчыкны кисәтеп кәгазьләрне шунда калдыра. «Безнең Җәмилә әби дөньяның һәр сызыгын аңлый торган әүлия карчык!»—диде Миңнурый, өметле нурлар балкыган күзләрен Мөхәммәт абыйсына тутырып карап
6
амалышта калган Бишик-Тура йортларын өч көн сугышып га ала К алмагач, шымчылары китергән хәбәргә Ермак га ышанды: бу йортларда хагын-кыз бәһасен бик шәп белгән Кучем ханның гүзәл бичәләренең берсе булырга тиеш! Татарларның шундый үҗәтлек, ныклык белән каршы торуын Ермак беренче тапкыр күрде Инде генә бетте татарлар, канга тузып теге дөньяга күченделәр дип уйлыйсың, тагын
3 «к У • 1»Ю 33
калкындылар алар, жир яныкларыннан чыгып ук яудырдылар, сөңгеләр, пычаклар тотып һөҗүм итүче урыслар арасына ерып керделәр. Өч көн то 1 аштан орыш барды! Ермак яраннары канлы бармакларын бөгә-бөгә корбаннарын санадылар. Татарлар тынмады, алар яу кырыннан үз кор-баннарын. урыс кулыннан үткән яугирләрен ташыдылар Кая куялардыр шәһит яугирләрен. белерлек түгел, әллә алдан әзерләнгән яшерен чокырларга. саклык базларына илтәләр инде? Күчемнең байтак көчләре Би- шик-Турага тупланган, дигән хәбәрләр дә раска чыга, ахрысы. Кырыс Ермак тар маңгаен җыерып авыр уйлардан газап чигә.
Күзгә төртсәң күренмәслек салкын октябрь төне ябырылды Анда- санда посып кына янган юаш учак утларын җил аудара. Урыслар бар булган көчләрен җыеп, явызланып, татарларга ләгънәт яудыра-яудыра тагын бер тапкыр күтәрелделәр. Дружина солдатлары кимегән саен Ермак кырыслана бара, алда ханлыкның мәркәзе Искер, татарларны аннан куып җибәрер өчен шактый көч кирәк буласын ул хәзер аңлый. Элегрәк алар т атар җирен җиңел генә яулап алыр кебек тоелган иде. Менә бүгенге бәрелеш ни күрсәтер!..
Урыслар күтәрелде, татарлар аларга каршы ташланды, кылычлар чыңлады, яралы атлар ыңгырашты, канга тузган яугирләр үлем ачысы белән тартышып җан бирделәр. Таң алдыннан сугыш тынган кебек булды, инде көн тәмам яктырып, сугыш кыры ап-ачык күренә башлагач урыслар гаҗәпкә калдылар: татар гаскәре эреп югалган, күзгә күренмәс булган. Урыслар чукынып бер-берсен тынычландырдылар: «Аларның шулай кача торган җир асты мәгарәләре бар!»
Акыллы Күчем хан ханлыкның язмышы Искер өчен сугышларда хәл ителәчәген белә иде. шуңа күрә ул Бишик-Туран ташлап китеп, бар булган көчне мәркәзе тирәсенә тупларга карар кылды..
Үз көченә, җиңелмәслегенә ышанган тәкәббер вә горур хан. кайчан исә бер Искер дошман кулына төшәр дип уйлап та карамый иде. Тәкәбберлек һәм горурлык ханнан яу башларына, гади яугирләргә дә күчеп, ханлыкта ваемсызлык чире дә йоктырган иде. Ермак килеп чыгып, һич көтелмәгән тарафта хан урдасының таралып китүенә дә әнә шул чир сәбәп булды. Себер ханы, ил агалары, руханилар, гаскәр башлыклары: «Аллаһе Тәгалә һәм Мөхәммәт пәйгамбәр кодрәте белән нигез салынган ханлык гомер- гомсргә. ахырзаманга кадәр исән-имин яшәячәк!» дигән ялгыш уй белән харап булдылар. Әле бу хакта ил белми, татарлар урысларны тар-мар итәргә ханның көче вә хәйләсе җитәчәк, дип ышанып торада. Хан үзе бүтәнчәрәк уйлый, бүтәнчә хөкем йөртә. Бирмәс иде ул күңеленең кәгъбәсе булган Искерне явыз урысларга, аяк та бастырмас иде!
Кырык ел дәвамында ханлык кылган Күчем Искерне данлы-шанлы мәркәз итеп төзегән иде. Дөньяның дүрт ягыннан, төрле төбәкләрдә төрле телләрдә сөйләшүче халыклар. Искернсң данын ишетеп шул төбәккә агылдылар Сәүдә кешеләре, руханилар, байлык артыннан куучылар, малтабарлар, маклерлар Искергә иркен үтеп кереп шунда урнаштылар, яшәп калдылар. Себер шәһәре һәркемне юмарт кабул итте Биш-ун кешесен иярткән Ермак та хан башкаласына иркен кереп, күзәтеп, үзенә кирәк урыннарда иснәнеп йөрде. Ханның байлыгы, аның алтын-көмеш. энҗе-мәрҗәннәре саклана торган җир асты сандыклары хакында Ермак күп риваятьләрне шул чакта ишетте. Риваятьләрне Азия-Ауропа илләренә тасма телләр, комсыз куллар ишәйтеп таратты. Шул хәбәрләр чакырды урыс гаскәрен татар җиренә! Комсыз Ермакка шул хәбәрләр көч-гайрәт өстәде!
Ханлыкның ахыр чиктә тар-мар ителәчәген, татарларга Иртеш буйларын йә ташлап китәргә, йә урыс явызларына кол булып изелеп яшәргә туры киләчәген бүген Күчем хан аермачык белә иде Искернен көннәре санаулы. ул илбасар Ермак кулына төшәчәк. Урысны җиңә торган көч юк. дәүләт диңгезләрдән диңгезләргә җәелгән. Урыс канында дөньяны басып алу ярсуы яна.
Ермак гаскәренең беркемне дә. бернәрсәне дә аяп тормаслыгын да белә Күчем хан. Ин әүвәл карт-корыны, бала-чаганы, хатын-кызларны дошманга бирмәскә кирәк. Көтү-көгү елкы, бүтән мал-туарны да урыска калдырырга ярамый Тагын бер-ике тәүлек кенә урысларны Искергә үткәрмәскә иде. Йа Хода, ярдәмче бул!
Кырык ел күз карасыдай җыелган, берәмтекләп тупланган хан казнасын нишләтергә? Күчем хан ил хәлен бик яхшы аңлый, әгәр казнаны урыныннан кузгатып күчерә башласаң, илдә шом таралачак. Яугирләрнең хәлен алачак. Урыс баскыннарының явызлыгы, кылган аяусыз җинаятьләре хакындагы хәбәрләр Иртеш дулкыннарына ияреп бөтен төбәкләргә җиткән, карурман эчләрендә, сазлык урт аларында утырган ерак йортларга да кара шом барып ирешкән. Күчем ханның казнасы т урындагы имеш-мимешләр урыс гаскәрләре арасында да нык таралган Яу башлыклары гына түгел, гап-гади укчылар да хан казнасына азау тешләрен батыру турында хыялланалар. Нишләргә? Казнаны кая. ничек игеп күздән югалтырга?..
Төннәрнең иң караңгысын, иң шомлысын сайлап, хан станыннан бер алай атлылар юртып чыкты Тик аларның кая нинди .максат белән юл тотканын ханның үзеннән башка, иң ышанычлы тән сакчылардан һәм ике-өч руханидан гайре берәү дә белми иде. Хан сәфәрне шулай итеп оештырды, әллә аның кешеләре хан казнасын яшсрелгән җирдән алып кайтырга ниятлиме, әллә киресенчә дошман күзеннән ераккарак качырырга тырышамы, татар арасына кереп кысылган урыс шымчылары да моны белми калды Атлылар алаенын Алтын Мөгез утравына таба юл тотканын гына абайлап калдылар. Көз. салкыннар еш-еш кабатланса да сазлыклар әле туңмаган, атлар кормаклары җиргә тигәнче багалар Киткәннәр арасыннан бик әзләре генә хан ягасына әйләнеп кайтты
Мәгәр алар үз бурычларын төгәл үтәделәр: хан казнасы турындагы имеш-мимешләр тагын да ныграк чуалды.
Урыс илбасарлары Искерне алгач, күзләренә кырып салырлык кына хәзинә өлешен күз күрерлек урыннарда калдырырга да кирәк иде. Ачкак- ларг а бер сөяк!
Тон. Себер ханлыгының соңгы төне. Татарларны, аларның гайрәтле ханын алда ни көткәнен әле беркем дә белми. Гайрәте кимемәгән хан гон уртасында чыгып, тән сакчыларының казнадан иң кадерле, ин кыйммәтле нәрсәләрне төяп китүләрен күзәтеп торды да дошман ягына карагын ук атты. Тыгыз җәяне тиз һәм җитез тартты ул. Ходага шөкер. Ходай ханнан көчне жәлләмәгән Әле берзаман әйләнеп кайтыр ул. кайгыр! Шул чагында аңа казна кирәк булачак! Дәүләтнең, дәүләтчелекнең нит езс казна!
Тора тирәсенә тупланган мал-туарны өер-өер кудылар, аяклы малны саклап калырга өметләнмәде акыллы хан. ул мал-байлыкның урыслар кулында калуын гына теләмәде. Шул көнне Себер сазлыклары, аҗдаһа булып елкыларны, сыер-үгезләрне йотты. Мал-туарның тавышы да. тзе дә калмады...
Күчем хан да Аксак Тимер кебек дошманнарыннан качып, соңгы көннәренә кадәр мәетләр аймагында гомерен тәмамлармы.’ Юк. юк. киңлекне сөйгән, рухы бары тик киңлеккә омтылган Күчем хан. шакшы күсе сыман, жир астына кереп посачак гүгел! Ул иркен Ишим далаларына чыгып югалырга ниятләде. Тик аның бу планын берәү дә белми. Ханның эзе дә беразга югалырга тиеш!
һәм данлы-шанлы Себер ханы Искерын ташлап чыкканда, гаң күге сыек кына агарып, чыгып килгән кояшның кылыч нурлары гөмбәзне телгәләгәндә Күчем хан җан ачысы белән күкләргә эндәште
Йә Тәңрем! Күрәсең, үз ирегем белән Себсрне бирмәдем, аны миннән урыс явызы Ермак алды!
Ил Шөһрәтен саклап. Себер татарларының ил агасы булып яшәгән, атлы-тунлы, йортлы-җирле хан «дала дүңгәләгенә» әйләнә, бер кавымга Ишим якларына чыгып югала. Ермак илбасарлары Исксрны талыйлар.
хан казнасыннан калган алтын-көмешләрне. бизәнү әйберләрен, кеш туннарны, кыйммәтле тиреләрне чинаша-чинаша бүлешәләр, сугышып бетәләр...
Искер бирелде, хан югалды, ә казнасы кайда?
Акыллы вә хәйләкәр Күчем хан алай посып ягу белән генә ризалашмый. Үзен күрмәсәләр дә, аның эзләре гел суынмый, кинәт ясаган һөҗүмнәре белән ул урысларны өзмәс борчып тора. Аның кораллы апайлары дала өермәсе булып урыс йортына бәреп керәләр дә җилдән җитез кыланып күздән югалалар.
Күчем хан мәркәзен ташлап чыкканга сигез ел үткәч. Себер воеводасы Кольцов-Мосальский шактый гаскәр туплап Күчемне эзәрлекли башлый. Алар Ишим елгасы тамагында очрашалар. Бу канлы орышта Күчем ханның ике кызы һәм улы урысларга әсир төшә. Хан үзе исән кала һәм Ишим далалары түрендә тагын эреп югала, һаман-һаман дәвам иткән, искәрмәс һөҗүмнәрдә күп сугышчыларын югалткан урыс патшасы Федор Иванович тота да күчемгә хат юллый. «Син татардан казакка әйләндең, ялгыз башың, кая барсаң да син куылган зат. Әҗәлең аргың- нан ияреп йөри. Мин үзем Себергә барып чыгарга риза, теләсәң, элеккеге йортларыңны, дәрәҗәңне кайтарып бирә алам тик буйсын гына, бирел!» дип яза патша. Әмма Күчем хан — Себер татарларының горур һәм гайрәтле хуҗасы — мондый тәкъдимнәрне, түбәнлеккә чакыруларны кабул итми, кире кага.
Нәрсәгә өмегләнә ул, кемнәргә таяна? Кызганыч, тарихта моңа җавап бирерлек дәлилләр юк, урыслар узган җирдә тарих эзләре таптала, аста, бик тирәндә күмелеп кала.
Ишим гамагындагы каты бәрелештән соң тагын җиде ел үтә. Инде бетте, иксез-чиксез сазламыкларда Күчем хан сеңде, дип кенә уйлыйсын юк. бетмәгән икән! Кадерле мәркәзе Искер тирәсендә хан тагын пәйда була. Нинди кодрәт, нинди өннәр чакырып кайтара аны? Без моны бсрчакта да белә алмабыз. Әгәр хан үз казнасын юллап кына йөргән дисәләр дә, моңа ышану кыен. Дөрес, катлы-катлы сугышларда йончыган. бар малын сугыш-бәрелешлергә тоткан ханның тормышы, көн- күрмеше әлләкем булмый, алтын-көмеш хәзинәләр бик тә ярап куйган булыр иде аңа! Малга кызыгып кына кайттымы икән горур хан?
1598 елда ялланган хыянәтче татарлар белән көчәйтелгән вә ишәйтел- гән урыс гаскәрләре Андрей Боевиков җитәкчелегендә. Обь елгасының уңьяк кушылдыгы тамагында, Ирмән каласы тирәсендә Күчем станына һөҗүм итәләр. Мондый аяусыз орышның Себер якларында тиңе булдымы икән? Сугыш өч көн. өч төн дәвам итә. Ханның иң гайрәтле, иң ышанычлы яугирләреннән йөз илле баһадир шушы дәһшәтле орышта һәлак була, йөздән артыгы су төбенә китә. Воевода мактанып патшасына хат яза: «Күчем ханны, ниһаять дөмектердем, хатыннарын, балаларын әсир иттем Обь елгасын аркылы-торкылы кичтем, урманнарны актардым. дәрьяларның барысын да тикшердем — Күчем ханның үзен беркайдан да таба алмадым». Мәскәүдә чиркәү чаңнары атна буе улый, татарлардан талап алынган алтыш-көмешләр белән бизәлгән чапаннар ябынган көрәк сакаллы руханилар аллага һәм ак патшага дан җырлап атна дәвамында бәйрәм иткәннәр.
Шул көннәрдә Күчем ханның эзе өзелә...
•k-w-y* имерелгән ханлыкның мал-мөлкәтен эзләү гасырлар буена дәвам итсә дә. аның төп казнасы табылмый, ач күзләрне буыннан- буынга котыртып килә. Халык хәтере кайчагында сак казнасы булмаса. анын даны гасырлардан гасырларга күчә килер илемени? «Эз
ләгән табар!» Әле аннан, әле моннан хан казнасына күзләрен кыздырып. ансат кына баерга теләүче сукбайлар килеп чыга, зур-зур калаларда фәнни экспедицияләр оеша, аларны күбрәк авантюристлар җитәкли. Эзләнүләр гел-гел нәтиҗәсез дә булмый, төрле урыннарда алгын-көмеш акчалар, беләзекләр, затлы чүлмәк ватыклары килеп чыга. Адәм сөякләре тулган чокырларга да юлыгалар эзләнүче ач күзләр
Донья белән нык мавыккан мөгаллим Мөхәммәт Уразаев Сорокин белән Кангалыев барын онытып та җибәргән иде инде. Нишлисең, аяусыз дөнья шулай корылган: яхшылар яманнар барын онытып та җибәрәләр, әмма усаллар яхшылар барлыгын һич кайчан да хәтердән чыгармыйлар Кәкере куллар, яман ниятлеләр җирдәге көнләшләре яхшы адәмнәрдән һәрвакыт. һәрдаим көнләшеп, кызыгып яшиләр. Сорокин да шундый җаннарның берсе иде. «Иң бәхетле адәм!» — дип бер чакта да авыз тутырып әйтә алмаган, язмышы тарафыннан нык ук кыерсытылган бу адәм. Себер урманнарында шактыйдан качып йөри иде инде Сугыш башлангач та ул үтә нык сөенде. Совет властен тар-мар игәрлек, дөньяны башка -ул теләгән юлга кертеп җибәрә алырлык көч бары тик Гитлерда гына дип исәпли иде Сорокин Сугыш чыгып, немецлар дулкыны Рәсәй өлкәләрен берәм-берәм кабып йота башлагач, ул үз тирәсендә җим тапкан берән-сәрән кешеләргә белдермичә генә Көнбатышка немецларны каршыларга әзерләнә дә башлаган иде инде Истә-оста югында Тубыл төбәгенә Урта Азиядән Канталыев кайтып төште. Канталыев урман серләрен белә, озакламый Сорокинны эзләп тапты. Очраштылар. Сорокин элгәре Кангалыев белән очрашкалаган да иде. хәзер исә кешеләрне хәтерләүгә искиткеч нык хәтерле адәм аны танымады. Шымчы. НКВД җибәргән мөртәт дип уйлап, чак кына теге дөньяга җибәрмәде. Кангалыев көлде генә: «Әгәр танырлык булсам, мин монда кайтып йори идемме?..»
Кангалыев олыгая төшсә дә һаман да хатын-кызга хирыс затсыз вә алама адәм булып калды. Урта Азиядә яшь кенә үзбәк хатынына кул салып, бу даны үзбәк арасында фаш булды. Башка милләт хатын- кызларын кыерларга ярагкан үзбәкләр үз кызларына кул салганны бер чак га да кичермәделәр Төннәрнең берендә. Канталыевның каяндыр кайтып килгәнен сагалап, баш га тимер таяклар белән аркылы-торкылы ярлылар. Соңра буй-буй дәү капчыкка салып сулы арыкка ыргыттылар Шунда тончыгып, мәңгегә онытыла иде Канталыев. ул барып төшүгә арыкта су кимеде, тора-бара агудан бөтенләй туктады. Эт жан иде Канталыев. тәне корыч, йөрәге тимерче күреге иде. тешләрен каната- каната канчыкны гиште. башта кулын тыкты, кул сыйган ерыкка гәүдәсе үк керен кит ге. Ярты ел чамасы шифаханәдә ятып чыкты. Докторлар аны ямадылар, тектеләр, йөзе-битс ганымаслыкка әйләнсә дә. гәүдәсе исән хәлдә кәшә чыкты. Ул арада сугыш башланды. Канталыев моны Ходаның аңа күрсәткән беренче мәрхәмәте дип кабул итте Онытмыйк, угрылар. мер юләр, явызлар да кыен чакларда Аллаһс Тәгаләне искә ала! Немецларның Урал аръягына. Рәсәйнең киң далаларына чыгып йөземле- кавынлы Ташкент тирәләренә килеп җитә алмаслыгып чамалый иде күнне күргән мөртәт Элегрәк ишеткән бер анекдот хәтеренә гөште. Революциядән соң караңгы авыл клубында каладан ки тгән бер адәм лекция укый икән «Менә, мадьярларда революция җиңде Германия кузгала! һиндстанда да революция көтелә...» дип санап киткән бу. Алдагы рәтләрдә утырып сасы тәмәкесен авызыннан чыгармаган берәү, башын чайкап аңа каршы төшкән. «Не. не будет этого», дигән Лектор зәңгәр күзләрен маңгаена меңгереп: «Ник алай дисез?» дип сораган «Җидов не хватит», дигән мужик Монда да шул. Рәсәйне басып алып бетерергә немецлар җитмәячәк. Урал аларны туктатачак. Димәк, аларны көтеп ятмаска, немецларны каршы алырга кирәк!
Бу хакта күп уйлады Канталыев. озак баш ватты һәм шул чакта Күчем ханның әкияти хәзинәсе аның исенә төште. Немецларны каршылап, аларга ничек ярыйсың да, нинди сүз әйтәсең? Төсең-кыяфәтең өтек, кесәң буп-буш, документларда син совет хөкүмәтенең ышаныч- лысы. гомере буе мәктәптә эшләгән адәм. Әйдә, немецлар урыс илен турый торсын, коммунистларны кырсыннар. Канталыев алар каршысы- на Күчем хан токымыннан, совет тарафыннан рәнҗетелгән, тормәләрдә кыйналган, имгәтелгән берәү булып барып чыгачак...
«Бабайлардан калган мал» белән ул һәркемнең ышанычын казаначак.
Сорокин әңгәмәдәшенең кемлегенә ышангач, ике як та алдагы планнарын һич яшермичә ачып салгач. Канталыевның тавышы үзгәрде: «Юк. юк. хәерче хәлендә герман вәкилләре арасына барып катнашу — шыр лилелек. Башта мал юнәтәбез, хәзинәне табабыз!»—диде. Тәки ышандырды Сорокинны. Сүзләрдән бигрәк, тәҗрибәле Сорокинны Канталыев җыйган кәгазьләр, язмалар, хәтирәләр кызыктырды. Ул да шул казнага юлыгыр өчен күпме гомерен сарыф итте, әмма Канталыев юнәткән документлар әлегә анда юк иде. Кулында булмаса да барлыгына хәбәрдар иде Сорокин. Ул үз җәһәтеннән аңа Чырык Абдрахмапнан ишеткән хәбәрләрне җиткерде. «Ялан мөгаллимендә кәгазьләр бар, танавы ис сизә аның, кәгазьләрдә юкка казынмагандыр»,— диде.
Ул төнне Сорокин арбада утырып калды. Канталыев мөгаллимне каз йолкыган кебек йолкырга керде. Әмма Уразаевның ныклыгы, каушамавы аны икеләндерде. Чырыкның энәне дөя. чаянны көя итеп күрсәтә алуын да белә иде. Алар, хан казнасына юл эзләп килеп, тишек чиләк тотып кайтып киттеләр. Шунысы җәл: Уразаев иртәгә сугышка чыгын китә. Бүген үк аның башын кыярга, яисә иң биек кедр агачына асып куярга да була иде. Канталыев шулай да итәр иде. Сорокин тыйды: «Бүре ни ач булса да үзенең даими биләмәләрендә ризык җыймас. Уразаев төбәктә билгеле кеше, аның үлеме шау-шу кузгатыр Болай да бу араларда безгә төрле яктан тозак салалар. Безгә казна табылганчы шыпырт яшәргә кирәк. Кесәң буш. гамагың ач икән—дәшмә. «Казна эзләүчеләрне бер йодрыкка төйнәп, һәммәсенә хуҗа булырга омтылган Канталыев тешен кысып, инде атылып чыгарга әзерләнгән сүзләрен йотты. Чыннан да, ул мал кулга төшкәнче үзара талашырга да. аерылырга да ярамый иде.
7
__ ания — Мөхлисә карчыкның иманлы, инсафлы, хыянәтсез, тор- л мышка әзерләнгән кызы. Аның күңеле якты, шәфкатьле, яраланган немец солдатлары ул хезмәт күрсәткән лазаретка эләккәндә, ул аларны да чиксез кызгана. Өлкән яралыга карап гел бер төрле уйлый: «И. бичара, бала-чагасы каладыр бу немецның!» дип куя. Күңеленә тагын кызы Фаягөл килә. Канга тузып, ыңгырашып, чит телдә саташып яткан яшь-җилкенчеккә карап Яланда калган әнкәсен хәтеренә ала: «И ходаем, бу немец та ата баласы бит. Кайдадыр аны да көтәләрдер!» Уйларын яшерергә өйрәнмәгән Сания янәшәсендәге иптәшләре белән чәкәләшеп гә ала. Юкса кайберәүләр. «Дару, вакыт әрәм итеп ятканчы, һәммәсен чокырларга тутырырга да кырып салырга!»- дип кычкыралар.
Сания солдат хезмәтенә эләгеп, фронт юлларында байтак гыйбрәтләр күреп үзгәрергә, яңача яши башларга тиеш булса да. аның әнкәсе тәрбиясеннән ычкынып китә алганы юк. Китмәс тә!
Дивизиягә килеп төшүгә, аны полк командирларыннан берәвесе «эзләп тапты» Килгән сылу хатыннарны чүпләп кенә торырга яраткан бу әрмән подполковнигына кемдер хәбәр җиткергән: «Чибәр бер гатарочка килеп төште. Бер кашык су белән йотып җибәрерлек! Подполковник
Саниянең «иңен-буен үлчәргә» үзе килеп житте. Саниянең сафлыгы, тыйнаклыгы, үз кадерен үзе белүе чыраена, буй-сынына чыккан иде. Подполковник турыдан бәрдерде: «Озын-озак сөйләшә торган заман түгел, без бүген бар. ә иртәгә суалчаннарга азык булачакбыз Миңа сылу юлдаш кирәк. Әгәр мине тыңласаң (әрсез әрмән Саниянең тулышып юрган нык күкрәкләренә кул аркасын тидереп алды), янымда калдырам Көчем җитә. Тыңламыйсың икән (сизгерлеген арттырган Сания бу юлы әрсезнең кулын сугып җибәрде), җәһәннәм суырып алыр сине» Подполковник майлы күзләрен уйнатып, мыек очларын мәзәк кенә кыймылдатып «татарочканы» кабып йотарга теләп кочагын җәйде Ә Сания лач игеп тегенең битенә төкерде. Әрмән агарды, күгәрде, нәгърә орды
Санияне сугышның иң хәтәр кызган җиренә алгы сызыкка кыр лазаретына җибәрделәр Сугышларда яраланган, миңгерәүләнгән со- лдат-офиңерлар әүвәл башлап алар кулына килеп керә иде. Көн юк. төн юк. ал-ял турында уйларга да вакыт калмый. Азык-төлек тә үз вакытында килеп җигә алмый. Килгән тәкъдирдә дә аны яралылар белән бүлешергә туры килә. Бүген лазаретта кырык кеше булса, иртәгә йөз илле солдат килеп керә! Иң кыены шул иде. дивизия һаман чигенә, инде чигенү тукталды, урнаштык бугай дип уйлап та өлгермисең, тагын төксе команда колакларны кисә: «Күченергә!» Ай. ул төнге чигенүләр, карлы-яңгыр- лы көннәрдә качып киi үләр Яралыларның әрнүле ыңгырашулары' Шундый язмышка дучар изүләре өчен яралыларның кемнәрнедер каргаулары Ул җан биреп ятучыларның соңгы тырпылдаулары!
Авыр һәм хурлыклы чигенүләрдән соң. Сания военврач булып хезмәт иткән дивизия Дон елгасы буенда оборона алды. Озаккамы9 Командирлар бер-берссн һәм үзләрен ышандырып: «Озакка!» — диделәр Ыжгырып куып килгән фашистлардан вакыт-вакыт котылып торсалар да. аяусыз дошманнар совет солдатларына икенче яктан һөҗүм башладылар. Боларыннан һич котылмак юк иде! Бөтен дивизияне бет басты Дивизия буйлап каты боерык таралды: «Тиф белән чирләүчеләр күренә башлады! Уяу булырга! Аерата эвакогоспитальләрдә, лазаретларда нәтиҗәле һәм ашыгыч чаралар күрергә!»
Солдатларның шытыр-шытыр кашынганын Сания байтактан күреп, борчылып килә иде. Тифы булмаса да. бете бар Кайгы төште Сания башына, гик нык борчылсаң да, нишли аласың?! Шулкадәр гиз һәм ашыгыч чигенгән аталар булды, авыл мунчалары моңаеп карап калдылар. Хатын-кызларның хәле бигрәк тә мөшкел иде.
Госпиталь тирәсенә кемнәр генә сыенмады, дошман чолганышыннан котылып чыга алган батырлар да бар арада, авыллардан үткәндә чигенүчеләргә ияргән аксак-гуксаклар да. ватык-потык машиналарда калтырап кил-килә миләре түнгән яралылар да. тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. «Армия түгел чегән таборы!» —дип сукрана иде доктор Фирс- ман...
Чигенә-чигенә госпиталь аулак, бик тын бер авылга килеп туктады. Элегрәк бик каты бомба гарасаты авылны кат-кат теткәләгән шикелле, сугыш эзләрен шактый калын кар каплап киткән, җан ияләре күренми «Мунча», диде Сания ахылдап. Кызганычка күрә, мунчаларның төзеге табылмады, алай да иң кирәге булды исән калган йортлар арасыннан бик кирәкле нәмәстәкәйне габып кайттылар. Әллә ферма булган монда, әллә ял итү урыны, агач биналар янып беткән, кисәү-бүрәнәләр күмергә калган нигезләр арасында дәү бер чуен шаң аунап яга иде. Ишеге исән, тыгыз' ябыла, кемдер: «Бет кыздырырга ярый ич бу!» дип кычкырып салган.
Кабыл-тибел брезент палаткалар кордылар Буш мичкәләрне авылдан табылган савытларны гөлдердәп агып яткан инештән су ташып тутырдылар. Тирә-яжтан гаш. кирпеч кисәкләрен җыеп, алар астына дөрләтеп учак яктылар. Кызып кызарган ташларны сулы савытларга
кертеп салалар да чаж-чож итеп пар сикертәләр, тәки су җылына! Ир- атлар палаткалар алдында чишенәләр дә яланаяк кар өстеннән сикерә- сикерә бетле кием-салымнарын тимер шанга тутыралар. Терәлеп торган дәү учактан ялкын телләре шанны кыздыра.
Өзлексез кашудан җәрәхәтләнеп беткән, купшакланган тәнгә сабынлы җылымса су тигәч, солдатлар ах-ух килеп уына башладылар
Ферсман, таза бәдәнле, биек маңгайлы, җирән чәчле яһүдә марҗасы: «Сонечка, син кереп карап чык, хәлсезләнеп ятучылар булмасын!» —дип ике мәртәбә кисәтте. Сания бурлаттай кызарып, йомык тавыш белән генә баш врачына каршы төште. «Бездә., мөселман хатын-кызларында андый гадәт юк», диде. Ферсман гаҗәпләнеп: «Син хәзер мөселман хатын- кызы түгел, син сугышчы, табибә!» - -дип кат-кат кисәтсә дә, Сания аны тыңламады.
Ул арада әллә ни булды, янәшәдә генә туңган җирне актарып, йокымсырап утырган агачларны чәрдәкләп аударып миналар ярыла башлады, шартлаган саен кар фонтаннары атып җир тетрәде. Брезент палаткалардан шәрәтән гәүдәләр чабып чыкты, Пожаркадан кочак-кочак кайнар киемнәрне чыгарып чөйделәр. Китте киемнәрне эзләү, буталыш, ызгыш- талаш Юынып өлгерә алмаганнар сабынлы тәннәренә эссе киемнәрен кигәндә, кызган төймәләр арык тәннәрне көйдереп-пешереп алды. Яра- лы-җәрәхәтле урыннарын әрнетеп яндырды. «Немец танклары моннан биш-алты чакрымда гына икән!» дигән хәбәр килеп ирешкәч, госпиталь бер кавымга тынсыз калды. Миченә әз-мәз җылы йөгерә башлаган йорт идәненә тезелеп яткан авыр яралылар да бу хәбәрне тиз ишеттеләр. Аннан да, моннан да: «Сестра, сестра!» — дип кычкырган авазлар, сүгенү, каргау тавышлары дөньяны ярды. Аларны тизрәк моннан күчерергә кирәк иде...
Кул-аягы һәм зиһене исән кешегә сугышның иң авыр мизгеле — чигенү Чигенү - билгесезлек ул. дошман кай яктан һәм ничек килеп чыгар да син җир шарының кайсы ярыгында җаныңны саклап кала алырсың?! Як-ягында ут. өстән дә ява ул, ян-яктан да. җир үкерә, ыңгыраша, сине тотып чөя. ә син чигенүче, коты очкан бөҗәккә әйләнүеңне сизми дә каласың.
Ләкин солдат чигенүеннән дә хәтәррәк нәрсә бар: ул язмыш синең кулыңа тапшырган яралылар белән чигенү. Солдат үзе һәм коралы өчен генә җавап бирә. Ә госпиталь-лазарет чигенеше Бигрәк тә шундый чакта, онытылып мунча кереп маташканда... Команда яңгырый: «Дошман кулында әсир каласыгыз килмәсә, ятрәк кыланыгыз!» Команда яңгырый, команда иясе шундук юк була, җиңел машинасына утырып каядыр сыза. Монда исә... бар булган атлар ашык-пошык җигелә, иң авыр яралыларны шунда чыгарып төйиләр. Алгы пыяласын пулялар тишкәләгән. канатларын ут дулкыны каерып ыргыткан бердәнбер полуторка дер-дер калтырый башлый. Аңа бәйләү материалларын, даруларны. актыккы азык-төлекне төйиләр. Такталар, төенчекләр арасына авыр гәүдәсен көчкә сыйдырып Ферсман менеп утыра. Кемнең әз генә хәле, егәре бар. алар иреннәрен канатып тешләп, яралыларны эвакуациягә әзерлиләр.
Машина югалды, инде ат дугалары да күренмәс булды, кем җәяүләп, кем шуышып бу хәтәр урыннан китеп югалдылар. Миче сүнеп суынган йортта иң авыр, иң хәтәр яралы биш-алты кеше калды. Алар үзләрен ташлап китүчеләр артыннан нәләт сүзләре озатып ятканда, ишектә шинель өстеннән ак халатын кигән Сания күренде. Аны күргәннәр сүгенүдән туктадылар, нинди дә булса өметле хәбәр кәгеп аңа текәлделәр. Йөзтүбән яткан ике солдат кына күз яшьләре аша язмышларын каргыйлар, алласын, фәрештәсен. Гитлерны бер очтан эттән алып эткә салалар иде. Мондый хәлдә Сания нишли ала?
Ул бер мәлгә генә югалып, аптырашта калып торды, ниһаять табигый көче, зирәклеге җиңде. ул яралылар укмашып яткан почмакка килеп яннарына гезләнде. «Зинһар, каушамагыз, курыкмагыз!- диде, хәзер машина борылып кайтачак. Бергәләп госпитальне куып җитәчәкбез. Сабыр гына ятыгыз, туганнар.»
Ыңгырашулар бер мәлгә тынган кебек булды, әллә атыш-шартлау тавышлары ыңгырашларны капладымы? Секунд саен хәлнең мөшкеллеген аңлаган Сания чарасыз иде: нишләргә? Яралыларның күзе аңарда, яралыларның өмете табибта. Монда озак юанырга һич тә ярамый иде. Китә дә алмый Сания, калырга да ярамый. Ул арада шартлау тавышлары тынды, гөчкереп-зарланып машиналар үтте, чыелдап машина туктады. ят телдә ирләр сөйләшкән сүзләр колакка эленде һәм яралылар яткан йортка дүрт немең килеп керде. Күнекмәгән күз аларның офицермы. солдатмы икәнен аермады, иллә мәгәр керүчеләр ачулы һәм үтә кырыс иде. Автоматлар белән юл салып алар әкрен генә яралыларга якынайдылар һәм Саниядән башкаларның хәле чамалы икәнен шундук абайладылар... Тәҗрибәле күзләр яралыларны капшады, тәҗрибәле куллардагы автоматлар бер тынга тырылдады да. яралы солдатлар эһ итәргә дә өлгермәделәр...
Немецларның озынырагы сул кулын сузып, изәп Саниягә алга барырга боерды, «шнель. шнель» дип каулады.
Чыкса! Дөнья актарылган, солдатлар анда да. монда да канга, карга күмелеп төрле рәвешләргә кереп җан биргәннәр. Юл уртасында дәү әрҗәле немец машинасы пуфылдап утыра, анда бөкшәйгән. төс җуйган, кайсы яланбаш, күбесе яланкул кызылармеецлар утыра «Әсирләр!» дип уйлап өлгерде Сания, озын немец аның җилкәсенә китереп төртте һәм үткер соры күзе белән аңар машинага менәргә кушты. Сания әрҗә читенә ябыш I ы. өстән кемдер аңа кул бирде һәм ул шушы өшәнгән бичара ирләр арасына менеп урнашты. «Әсирләр! Дошман кулына төшкән бичаралар!» диде ул үз-үзенә. Әле ул чакта үз хәлен, алда ниләр күрәчәген уйлый алмый иде Сания. Бу ниндидер ялгышлык, хата, уен гынадыр, менә-менә кемдер килеп чыгар да аны да. як-яктагы мәхбүс мескеннәрне дә йолып алыр кебек тоела иле.
8
лап белән, нәни кызчьпы Фаягөл белән хушлашу үтә авыр булды >1 Мөхәммәткә. Саубуллашу, аерылышу җанга шушы кадәр тәэсир игә дип һич уйламаган иде. Ир-ат югыйсә, җылады. Мохлисә әби дә өзмәс балавыз сыкты, яулык очлары күз яшенә чыланып бетте. Бер Миңнурый гына сабырлыгын саклады, мичкә арты белән сөялде дә иреннәрен тешләп Мөхлисә карчыкка да. Мөхәммәт абыйсына да карамаска тырышты. Әби белән баланы карарга. Мөхәммәттән калган кәгазьләрне югалтмыйча сакларга вәгъдәләр бирде
«Төшләргә кереп йөдәтер инде туган-үскән яклар!» дип уйлаган иде Мөхәммәт, кая ул. төшләр күрерлек йокы эләгәме урыс солдатына?.. Аны бертуктаусыз куалар, чак кына кыек атласаң да җәзалыйлар, төн юк. кон юк. сугыш уеннары уйнаталар. Ашау такы-токы. Юл. юл. юл! Ике атналык кыска курсларда чакта шактый иләделәр Мөхәммәтне, гәүдәсе юкаланып. буе тураеп калды егетнең
Күптәннән партия әгъзасы, гражданнар сугышының да кыйпылчыгын күргән, «сибиряк» дигән данлы исеме булган Уразаевны замполит иттеләр.
Юлда ике тапкыр бомбалар яңтыры астында калып, байтак юлдашларын югалтып, алгы сызык дигәненә якынлаштылар Формировкада чатында ук Мөхәммәт Уразаевлар полкын туплар һәм снарядлар белән
тәэмин итә алмыйча интектеләр. Фронт әнә якында гына, ә тупларны тартып йөртер өчен атлар да, машиналар да житми иде. Шуңа күрә алгы сызыкка күчкәндә полкны икегә бүлделәр. Мөхәммәтнең уттан ерактарак буласы килгән иде дә. беренче нәүбәткә эләкте. Замполит Уразаев беренче нәүбәттәгеләр белән Сосновка авылына килеп төште. Күз-баш алырга да өлгермәделәр, машиналар теркәлгән тупларын калдырып, полкның икенче өлешен һәм азык-төлекне алырга киттеләр. Бу бик куркынычлы хәл тудырды.
Машиналар бата-чума чак-чак кына үткән юллардан туплар тагыл- гын атлар кайчан килеп җитәр?.. Мөхәммәт мәшәкатьләргә баш бирмәскә. үз күңелен күтәреп, сөмсерләре коелган тупчыларга дәрт өстәргә тиеш иде дә. юк кына, уен үзгәртә алмаган йөзеннән аптырау галәмәтләре китми Тәҗрибәле солдатлардан берәвесе, чал мыеклы сибиряк Пахомов аның тирәсендә чуала. «Килеп капмадык микән без, командир?» дип кабатлый. Сугыш хәлләрен дөрес чамалый Пахомов. Полкның икенче яртысын тылсым белән тыртып китерер иде дә Мөхәммәт, сугышта тылсымның гайрәте юк! Алар дүрт күз белән көткән арада хәбәр алынды: «Дошман танклары якынаеп килә!» «Ничәү?» дип сорады Мөхәммәт. «Җитәрлек! диделәр аңа.— Утыз-кырыктан ким булмас!»
Расчетлар рәтләп урнашып өлгермәгән, элемтә чыбыклары сузылмаган. иртә гаңнан юл килгән солдатлар ач. Ач солдатның ачуы яман!
Уразаев бердән бербәйләнеш чыганагы радио аша бригада командирын эзләп тапты. Сосновкада Уразаевтан югары дәрәҗәле командирлардан берәү дә юк икән! Хәзер барлык җаваплылык аның өстендә калды.
Уразаевның каны кайнады, тик аны берәүгә дә күрсәтергә ярамый иде. Комбригның кыска вә кырыс «Ну?» дигән соравын ишетүгә. Уразаев хәлне яшереп, шомартып тормады. Эш шомартудан узган иде. Ул ачык текст белән командирына хәл-әхвәлне төшендереп бирде. «Немец танклары авылга һөҗүм итә, иптәш командир. Безнең снарядлар аз. Ашыгыч ярдәм сорыйбыз.» Рация бераз тынып торды да аннан комбриг әче боерыкларын яудыра башлады... «Миңа боерык түгел, снарядлар кирәк!» дигән сүз чак кына Уразаевның теленнән ычкынмады. «Бар булганы белән дошманга отпор бирегез! «Бер адым да чигенмәскә!» Бу минем сүз түгел, главнокомандующий иптәш Сталин боерыгы!»
Карлы урам-тыкрыклары белән тын гына утырган Сосновка авылында мәхшәр купты. Беренче, икенче батареяларны урнаштырып бетерделәр генә, авылдан ерак та түгел калкулыкта дошман танклары күренде. Гөрселдәтеп ата-ата каршыңа дошман танклары килгәндә җаның үкчәгә төшеп китсә дә ни әйтмәк кирәк? Танклар килә, ниһаять, ашыгып- кабаланып бу яктагы туплар да төчкереп куйды. Ике яктан да атыш башланды. Бар икән, тупчылар арасында осталар да. җебеп төшмәгәннәр дә бар икән. Менә бер танкны чәнчелдерделәр, икенчесе кара төтен- сөремгә уралып туктады. Өч!.. «Снарядлар бетте! Снарядлар!»— дигән тавышлар Уразаевка төрле яктан килеп ирешкәч, ул тагын рациягә тотынды. «Иптәш комбриг! Дошман безнең оборонаны өзде. Ярдәм кирәк, ярдәм!» дип кабатлады. Комбриг аты-юлы белән әче итеп сүгенде, немецларны сүктеме, әллә үзебезнең солдатларнымы, аңлашылмады. Баягыдан да яманрак итеп: «Бер адым да чигенмәскә! Гранаталар, ягулык шешәләре белән дошманны үткәрмәскә!»— дип кабатлады. «Якындагы нарат урманына чигенергә рөхсәт итегез. Шунда торып полкның калган өлешен каршыларбыз!» —дип ялварды Уразаев. Рация: «Уразаев! Сез паникер, маңка! Күзгә күренүгә, мин сезне агачакмын! Сталин приказын оныттыгызмы? Нык торыгыз! Туплар дошман кулына төшә күрмәсен и все!»
Комбриг үз приказы белән Уразаевның аягын-кулын бәйләп куйды. Әле ярый, танклары яна башлаган немецларның һөҗүме бер мәлгә
сөрлекте, алар. Кызыл Армиянең зур көчләре белән очраштык, дип фараз кылдылармы, туктап чигенә башладылар. Уразаев батареяларының бер аIарлык га снарядлары калмаганын белсәләрме алар!..
Туктап тору, чигенгәндәй итү гап-гади маневр булган икән, дошман танклары Сосновканы уртада калдырып ике флангка таралдылар һәм авылны чолгап ала башладылар. Уразаев ягыннан хәрәкәт юклыгын абайлап авылга бәреп керделәр, тупларны изеп-сытып үтеп тә киттеләр Расчетлар бер карышусыз һәлак булды. Уразаевнын сизгерлеге меңгә артты, ул калган кешеләрне боҗраның тоташып җитмәгән урыныннан алып чыгарга мөмкинлек барын абайлады. Тик тупларны нишләтергә0 Уйлап торырга вакыт бик әз калган иде. замполит. «Чигенәбез!» дигән карарга килде.
Рация эшләми, Сосновка төбәгендәге сугыш хәлләрен беркем белми, белә дә алмый, бер нәрсә шиксез: әзгә генә кичексәләр дә. немецлар әлегә исән калганнарны изеп бетерәчәкләр, һәр тарафта атыш тавышлары, туплар гөрселди, минометлар алмаш-гилмәш тавыш сала. Әллә үзсбез- некеләр, әллә дошманнар?
Исән калган тупларны сөйрәп, шашынып, дөньяның дүрт ягын каһәрләп. Уразаев кушканча чигенәләр. Каян, ничек аларның артларына төшкәннәр немецлар, алар үтеп китәргә җыенган авыл очы чигенүчеләрне ут ташкыны белән каршылады. Күп йортларны ялкын чорнап аллы, ялкын күңелләргә шом. өметсезлек өстәп сугыш хәлләрен тагын да кыздырды. Кар өстендә уннарча кара һәм соры киемле мәетләр аунап яга. Ул да булмады. Сосновка күгендә «Юнкерс»ларнын гөрслдесе ишетелде. Алар янып утырган йортларның тетмәсен теттеләр.
Уразаев үзләренең чигенә баручы пехота батальоннары белән кушылып ки! үләрен соңыннан гына аңлады. Немец солдатлары шул батальоннарны эзәрлекли калганнар икән ..
Тупларны коткарырга җай калмады, хәлдән тайган тупчылар коралларын сай гына карлы чокыр төбендә калдырып чабыша башладылар Ни эшләсен, алар артыннан Уразаев та чапты Егылды горды, горды егылды
Каен урманы Сосновкадан ике чакрымда гына булса да чигенүчеләргә җәһәннәм газаплары китергән карлы юл озын, чиксез озын булып тоелды Пехотачылар белән тупчылар аралашканнар, аларның да командирлары үлеп беткән, карлы урман ышыгына барын кереп, әз-мәз чәл алгач, карлыккан тавышлы, таза бәдәнле старшина кычкырып-кычкырып үзене- келәрне җыештыра башлады. Тупчыларның исән калганнары, габигый рәвеш I ә. Уразаев янына тартылдылар. Арада шактый каты яра алганнары да бар иде.
Уразаев белән ci аршина кыска-кыска гына сөйләшеп, киңәшеп алдылар. Әлерәк кенә: «Бер адым да чигенмәскә!» дип кискен командалар биреп торган комбриг та һәлак булган икән «Тылдан горыи акыру-бакыру җиңел дә ул!» дип эченнән генә командиры исеменә ләгънәт укыган Уразаевка чиген булып китте. Бу хәбәрне ана ci аршина җиткерде. Чигенүчеләрнең хәле беразга җиңеләйгән кебек бутса да урман авызында озак юанырга һич ярамый иде. Мөмкинлек барында немецлардан ерагаерга кирәк иде. Старшина да шул фикердә Пехотачылар сиксәнләп кеше булса, тунчылар нибарысы кырык ике кеше җыела алдылар
Кулда җигәрлек корал барында әле дошманга каршы торырга да булыр иде. корал юк! Ашыгын-кабаланып коралларны исәпкә алып чыктылар. Нәтиҗә бер: тизрәк-тизрәк дошман ягыннан ычкынырга кирәк! Коралсыз килеш камалышта калсаң беттең.
Себердә партизан отрядында йөргәндә Уразаев тирән карга ерып кереп хәрәкәт итү ысулларын яхшы ук өйрәнгән иде Төи урталары җиткәч о гряд карга чумып кереп китте Озак бара алмадылар, разведка! а киткән пехотачыларны куып җиттеләр Баксаң, алда немец граншеялары
сузылган, чигенүчеләр камалышта калганнар икән инде Әлерәк өстәлгән хәвеф-казалар. иптәшләре өчен җаваплылык тою хисе Мөхәммәт Ураза- евка хәл кертеп җибәргәндәй булды, старшина аны отрядтан җибәрмәскә теләсә дә. немецлар позициясе белән танышырга Уразаев үзе китте. Сак һәм тугры Пахомов аңа иярде.
Траншеяләр кардан гына казылган булып чыкты, якында гына мыдыр-мыдыр нидер сөйләшеп ике немец йөренеп торалар иде. Борынга тәмле тәмәке исе килеп бәрелде. «Җиңү исерекле! е белән саклыкны онытып җибәргән болар!»—дип уйлады Уразаев. Уң кул якта, кар басып бетергән өч-дүрт шактый зур йортлар шәйләнде. Мөгаен, болары урман хуҗалыгы биләмәләре иде. Немецларның бүтәннәре җылыга кереп йоклаган булырга охшый. Әгәр теге сакчыларны тавышсыз тынсыз йомдырсак...
Борылып кайтканда Уразаевның карары ныгып күңеленә береккән иде. Кыю старшина да аны хуплады, отрядны җыеп ике сүздә бурычны аңлаттылар. Старшина җитәкләгән биш кеше часовойларга ташланды һәм алар хәвеф-хәтәрсез генә отрядка юл ачтылар. Алдан иң хәлле яшьрәк солдатлар кузгалды, алар салган эзгә басарга тырышып бүтәннәр атлый, казлар кебек тезелеп үткән сукмактан, дәү себерке итеп бәйләнгән ботакларга салып яралылырны. хәлдән тайганнарны сөйрәделәр. Дүрт-биш чакрым үттеләр бугай. Күк болытлы, кар яктысына һәм старшинаның чамалавына гына ышанып бардылар. Бераздан җил күтәрелде, агач башлары тоташтан ыңгыраша, сөйләшә башлады. Җил болытларны таратты, күк йөзе ачылды, хәлсез сугышчылар йолдызларны бер-берсенә күрсәтеп юнәлешне ачыкларга тырыштылар. Йолдызларга карап юл сайларга туктагач кына үзләренең чамадан тыш аруларын сизенделәр. Өч-дүрт кеше карга авып йокыга да китте. Ничә сәгатьләр кар ерып килгән, өс-башлары лычма су булган солдатлар хәзер катып үләчәкләр иде. Егылганнарның шинельләре бозлы кабыкка әйләнде. Яту түгел, карга утырсаң да, ярдәмсез урыннан кубып та булмый иде. Отряд уртасында Уразаевның кискен боерыгы яңгырады: «Карга утырмаска һәм ятмаска! Каеннарны кочаклап баскан килеш ял итәргә!»
Авызларына ике тәүлек буена ипи валчыгы да эләкмәгән, тәртипсез, буталчык сугышларда йончыган, өметләре өзелә язган солдатлар аякларында чак кына басып торалар, кайберәүләр онытылып китеп тел өсләренә кар салалар. Авызга кергән карның телдәге соңгы җылыны куып чыгарачагын аңлаучылар, әйтеп-әйтеп карасалар да күпчелекне тыя алмадылар Аяклар тоташ дымланган киез итекләренә ябышып катты. Мондый чакта адәм улларын йокысызлык бик нык интектерә. Туп көпшәсе юанлыгы каеннарны баскан килеш кочаклаган сугышчылар алай да әз-мәз хәл алдылар. Каеннардан читкә китмичә генә аякларын тыпырдата. кыймылдый башладылар. Өлкәнрәк бер солдатның каенны кочагыннан ычкындырмыйча гына җиргә иңүен күреп алган Уразаев аның янына барып җитте. Солдат таш булып каткан иде. күзе йомык, битенә үлем сарысы яткан. Иң олы яшьтәге бу солдатны старшина да күзәт- кәләп тора икән, ул да килеп җитте, куен кесәсеннән фляга чыгарып тегенең авызына биш-алты тамчы спирт тамызды. Җаны бар икән бичараның, тереклек тәмен сизеп иреннәрен мүкелдәтә башлады. «Актыккысы!» диде старшина, буш фляга төбен кагып.
Таң атар вакыт җитте, ахрысы, каеннарны тагын да агартып, сыек кына яктылык иңде Уразаев шул чакта гына онытылып, йоклап китте. Шушы кыска гына арада да аңа төш керде. Саниясе мич тирәсендә бавырсак пешереп йөри икән... Өстендә күз явын алырлык зәп-зәңгәр күлмәк икән. Кәпәчтәй эре, сап-сары себер бавырсагын инде кабам дигәндә Уразаев чайкалып китте һәм баш очындагы ботакка ябышты. Аяк буыннары тәмам бушап калган иде. Ул уянып җитә алмыйча шак
тый вакыт исәнгерәп торды. Күзен ачты, каеннарга сөлек булып ябышкан солда глар уяна башлаганнар иде.
Уразаев тәмам уянып, бияләен салып, авырайган күз кабакларын уды. Әйе. менә бу еге1ләрнең язмышы Уразаев кулында диярлек Ул аларның өметләрен аклый алырмы, көче җитәрме? Ничек бу авыр хәлдән котылырга"’ Дошманның бер боҗрасын үтеп чыга алдылар. Аллаһе Тәгалә ярдәм итте. Моннан ары эшләр кая таба борылыр?
Солдатларның берсе каен тузы кубарып алып учак кабызып җибәргән иде, старшина шундук аның янына барып җитте. «Борын астында дошман.. Фашист хәзер төтенне күреп алыр. Кышкы урманда каен тузының исе дә еракка тарала. Сүндер!» диде.
«Үләбез бит, эчкә суык төште»,— диде солдат. Ул корык-корык ютәл-ләвеннән тыела алмыйча аптырады Аннан соң солдат ныклап кабынып та өлгермәгән учагына уч-уч кар ташлады. Учак чаж-чож килеп иренеп кенә сүнде. Кузгалырдан элек разведка җибәреп, барыр якны әз булса да тикшерергә кирәк иде. Уразаев: «Пахомов1 Син бар! Иптәшне үзең сайла!» дигән иде. арадан Жук фамилияле солдат атылып чыкты. «Мин барам, үзем!» Моңарчы замполитның күзенә чалынмыйча рак, гел читтә-читтә йөрергә тырышкан Жукка Уразаевның ныгытып караганы да юк иде. Таза бәдәнле, имән кискәдәй егет, бит алмалары кып-кызыл, янып тора. «Булдырыр бу!» —дип Уразаев уйлап та өлгермәде, бая учак тергезергә маташкан солдат ютәлли-ютәлли: «Жукны җибәрмә, командир!» дип кычкырды. Шактый каты яраланган, муенын канлы чүпрәкләргә ураган, төсе китеп барган солдат сүзен әйтеп тә бетермәде, аткан тавыш яңгырады. Атучы Жук иде, ул атты да якындагыларны читкә каерып сукмакка, отряд килгән юлга ташланды. Егетләр шуны гына көткәннәр диярсең, аны икс ягыннан каерып тоттылар, аяк чалып жиргә ектылар. «Тентергә, мөртәтне!» Уразаевныңтавышы бу юлы шактый көр чыкты. Старшина белән берничә солдат Жукның юл каичьпын актарып ташладылар. «Карагыз!» диде старшина кар арасыннан җемелдәгән нәрсә-караларны күрсәтеп Кемдер Жукка китереп типте Ул, яткан җиреннән: «Мин гаепсез! Мылтыгым үзе атылып китте. Ә бу капчыкны урамнан таптым!» дип чинады. Капчыктан бер бөтен ипи. ике дәү генә кисәк ак май. ярты литр самогон һәм алтын беләзек, бер балдак килеп чыкгы. Беләзекне кулдан-кулга йөртеп карадылар. Жукның барлык патроннары да исән иде Димәк, дошманга атмаган явыз1 Бер мөһим нәрсә Уразаевны шиккә төшерде. «Качарга җай барында, нигә дошман ягына чыкмаган Жук? Яралы солдат ник моңарчы шиген белдермәгән? Әллә бер-бер задание алып, отрядны озата киләме бу мөртәт Жук9» Сугыш әлифбасын әлерәк кенә өйрәнә башлаган замполит та. дары исенә күнегеп бетмәгән старшина да аптырашта калдылар. Пахомов кына «Юк итәргә кирәк явызны. Тикшерсп-нитеп торырга ара юк!» диде «Кичә шикләндем мин аңардан. Якасы белән яңагын каплан нидер күши иде!» диде солдатлардан берәвесе Жукның бүгән гаепләрен дә күргәннәр икән, бәлтерәгән карчыктан самогон таптыруын да. өлкән яшьтәге хатынны көчләп, икмәк урлап чыгуын да абайлаганнар «Нинди карарга киләбез?» диде кашларын җыерып Уразаев «Агарга кирәк аны1 Барыбызны да сагын бетергәнче юк итәргә кирәк!». «Хыянәтчене, кеше үтерүчене. көчләүчене җәлләү юк. үлсен!»
Сугыш шушы кыска гына арада үзенең бар дәһшәтен күрсәтеп өлгерә шикелле рөхсәтсез-нисез ут позицияләрен ташлап киг теләр. беркетелгән кора гларын калдырып качтылар Хәзер приговорсыз-нисез хә.гдә сугышчыларның берсен үлем җәзасына хөкем игәргәме’ Язып беркетергә, тавышка куярга ара да. мөмкинлек тә юк! Исән калдырырга ла ярамый Жукны ким дигәндә икәү саклап барырга тиеш. Ул үгездәй газа. яшь. көчле. Ризыктан өзелмәгән мөртәт. Кем саклый а тыр? Уразаев үзен урап алган, тездән, тубыктан карла басып торып, гөрле якка кыйгайган, җигү
сакаллы, ачулы күз читләре эренләп каткан отрядына күз йөгертеп чыкты Ул солдатларның берсенә төртеп күрсәтте дә: «По изменнику родины пли!» дип команда бирде. Жук ату тавышыннан да элегрәк карга капланды, аны шул яткан килеш аттылар. Хыянәтче бер-ике тартышты да тынып калды. Бер агач төбендә кардан кабер казыдылар һәм Жукны шунда төшереп өстән тигезләделәр Бу вакыйгадан сон бераз киеренке тынлык булып алды. Старшина Жуктан чыккан азык-төлекне яралыларга таратты. Хәзер разведкага китәргә тиешле ике сугышчыга майлы ипи кыерчыклары эләкте...
Уразаев, бер карарга килеп, старшинага эндәште: «Болай торып булмас, кузгалыйк, разведчикларны каршылыйк»,— диде. Шулай иттеләр Ярый әле көн җилсез, аяз туып маташа, разведчикларның эзләре алга чакырып каен араларында ярылып ята. Шылт иткән тавыш юк. Көн яктыра дигәндә урман өстенә шомлы тавышлар коеп самолетлар очып үтте, солдатлар самолет күзенә күренмәскә тырышып куак асларына сибелделәр. Тагын кар, дымлы киемнәр аны йотып кына ала. тагын өс-баш авырлаша. Чакрым үттеләрме икән, алда бар көчләренә ашыгып килүче разведчиклар шәйләнде. Аларны тыйнак кына хуплап каршыладылар. сүз көтеп тегеләрнең тирән күз чокырларына текәлделәр. «Авыл бар. диделәр алар бер-берсен бүлдереп. Берәр чакрым ара булыр. Авылда немец обозы тора Авыл тирәсендә олы юллар юк. Обоз нәрсә көтәдер, аңлап булмый. Ике олау атлар тугарылган. Чаналарда йөк, тартмалар, капчыклар. Солдатлар күренми, йоклыйлардыр, ахрысы.» Уразаев иптәшләренә карады. «Бәрәбез дә керәбез, диде кызып старшина Ризыксыз, коралсыз без болай бетәчәкбез! Ачлык белән салкын тәмам бетергәнче яшәп калыйк!» Уразаев үзе дә шулай уйлый иде.
Дөнья яктыра, ачыла. Гадәттә, укылган китапларда, каралган кино-фильмнарда авылда сеңеп йоклаган дошманнарны төн карасы эчендә бәреп кереп тар-мар итә торганнар иде. Уразаев алып барган йончыган солдатлар белән кичне көтәргәме? Аңа кадәр обозлар китеп барса? Яки мондагыларга өстәмә көчләр килеп кушылса? Гадәттән тыш бу һөҗүмне гадәти булмаган, һич көтелмәгән бер вакытта башкарып чыгасы иде! Беркем уйламаганда, яктыда шау-шусыз гына бәреп керәсең дә...
Соңгы патроннар, җиде граната, пычаклар, штыклар белән корыллан- ган унҗиде солдат авылга барып кергәндә ындыр артлары тын. урамнар буш иде Кышлакта, калку җирдә утырган авыл тирәсендә кар әзрәк иде. яуганы берен җилләр алып китеп,торганнар. Ындыр артлатып ике яктан урамга үтеп чыксалар, малахаен иягеннән үк кысып бәйләгән, алама тунын җилбәгәй җибәргән карсак кына бер мужик очрады. Сыңар күзле икән. Уразасвка сыңар күз дә бик җитә, бик ярап куясы, куркып ыштанын буямасын да, күргән-белгәннәрен сөйләп кенә бирсен. Тиз арада белештеләр Немецлар күп түгел, корал, азык-төлек китергәннәр дә кемнәрнеңдер килүен көтәләр. Өченче көн авыл аша немец сакчылары әсирләрне куып узганнар. Бүтәнчә гаскәриләрнең күзгә чалынганы юк. Староста да, полицайлар да юк.
Биш чәршәмбенең бер җомгасы була, диләр. Моңарчы бөтен уйлаганнары кыекка китеп торганда бу юлы Уразаевларга күн төшә түгелме? Ике йортта нибарысы җиде солдат!..
Сыңар күз географияне дә шактый шәп белә икән, ходаның рәхмәте төшсен, ике-өч сүз белән ул олы юлның кай тирәдәнрәк үткәнен дә. урын юлларның җайлыракларын бармаган бөгә-бөгә санап чыкты. Азактан кыенсынып кына: «Сез кайсы якка юл тотасыз соң?» дип сорады. Уразаев белән старшина йөзләрен, чытып, бер-берсенә караштылар. «Әлегә көнчыгышка», диде старшина. Сыңар күз район үзәгенең кай тарафларда булуын, өч-дүрт көн шул якка өзлексез гаскәр агылуын әйтеп оирде дә кинәт юкка чыкты. Ул ара булмады, кайдадыр ишек шыгырдады, бала җылаганы ишетелде. Уразаев немецлар кереп йоклаган берен
че йортка атылды, кызган, ярсыган солдатларнын икенче төркеме ишеккә бәреп кергән старшина артыннан иярделәр. Уразаев кулындагы гранатасын ыргытмады, өй хуҗаларын һәлак итәсе килмәде анын. ишектән бәреп гә керде: «Партизаны’» — дип акырып та җибәрде. Күнитекләрен. кыска I уннарын салып, чишенеп яткан немец солдатлары кайсы кайдан идәнгә 1әгәрәделәр. ых итәргә дә өлгермәделәр
Старшина солдатлары барып керәсе йортта хәл икенчерәк булды, иргә уянган ефрейтор, чалбар төймәсен каптыра-каптыра өялдына чыгып җиткән икән, ул өялды ишегендә совет солдатлары күренүгә ялт итеп артына борылып өлгерле, ишек келәсен элде һәм иптәшләрен уятып автоматына тотынды. Ләкин шашынган старшинаны туктатыр көч булмый. ул ишекнен күгәннәрен суырып чыгара, инбашын ике пуля тишеп узса да ефрейторны сугып ега. бугазына пычагын сала Бүтәннәрне анын иптәшләре теге дөньяга озата...
Газиз укучым! Сүзем дәвамында беренче тапкыр мин сиңа атап әйдәшәм! Ялан укытучысы Мөхәммәт Уразаевнын төнге маҗараларын сөйләвем озаккарак та китте шикелле. Гафу ит! Уразаевның тәҗрибәсе күбрәк булса, ул шушы дәһшәтле көнгә сугыш фәнен үзе катнашкан бәрелешләрдән чыгып өйрәнсә, тәүлектән артык вакыт эчендә ул бүтәнчәрәк хәрәкә г итәр иде' Телсез каен урманында ул кадәр солдатларын күмеп тә калдырмас, бер-бер нәтиҗәле чарасын тапкан булыр иде! Алай булмады шул, ул гәүге сугышына барып керде, беренче тапкыр явыз дошман белән бил алышты, җиңелде дә. җиңде дә. һәм аның беренче сугыш соңгысы да булды. . Отряды белән дошманның тагын бер боҗрасын өзү насыйп булды аңа. Әйе. ике олауга төялгән мылтык-гранаталар. туклыклы ризыклар ярдәмгә килмәсә, алар шунда, карлы-бозлы юлларда ятып калырлар иде Инде котылабыз, үзебезнекеләр ягына чыгып җитәбез дигәндә, төнге сугышта Уразаев каз ы яраланды. Кырда, карда саташып, канга тузып озак интекмәде, тугры Пахомов аны җилкәсенә салып алга атлады
Ике тәүлек ятканнан соң ул аңына килде, көзге сорап алды һәм карагач үзен танымады. Көзгедән аңа текәлеп сурайган озынча йөзле, җыерчыклы маңгайлы, чәчләренә нык ук әрсез чал йөгергән кырыс, сүзсез кеше карап яга иде. Госпиталь хәдимнәре арасында Сания исемле доктор юкмы дигән соравы икенче булды. Аның соравына каршы шәфкать туташлары баш кына селкеделәр. Авыр тән яраларыннан да ныграк булып, аның Сания исеме мәңгегә кереп урнашкан йөрәге сызлый иде
9
_ ашистлар Мәскәүгә ыҗгырып килгән көннәрдә Кара Елгада Бүре Рәхмәтулладан бушаган алачыкка Колгасар Сорокин бе- ләп унике дезертир кереп ояладылар Ялан тирәләрен. Ялан тирәсе юлларын өйрәнеп һәм күнегеп өлгергән Сорокин авы.па «сәяхәтләрен» ешайтты Моның үзенә күрә җитди генә сәбәпләре дә бар иде.
Унике гамакка шактый ризык кирәк, бу «урман отрядымның әчегә төп шөгыле, амбар-келәт басалар, сарык-бозау урлап кайталар Дөрес, сирәк кенә кулга төшкән самогон шешәләрен бушатып күзләре калайланган Сорокин үз гамәлләренә «сәяси» төс бирер!ә бик тырыша иде. Эчкәч тагын да усаллана торган «командир Сорокин» үзен дәшми-|ынмый да тыңлат ан дезертирларына ышанып бетми, аларнын «командирларына» ышанмавын да сизеп-белеп юра. Әлегәаңа каршы чыккан, ачыктан-ачык сүзен кире каккан кеше юк. Ул офицер, ул төрмә-. 1агерьларны үткән, советларның җәзасын итгыган булып исәпләнә, тнрә-якны аның кебек шәп белүче юк. Сорокинның тәҗрибәсе зур. ә тәҗрибә качкыннар арасында абруй ул, монда командирга буйсынмыйча ярамый
Сорокинның өмет зурдан иде! Немецлар Мәскәү капкасын кага башлауга, ул Себер урманнарына совет заманы белән ризалашмаган аңлы, акыллы кешеләр агылыр, дип көткән иде. Себергә сөрелгәннәр дә фронттан качып калырга тиеш ләбаса, Себернең үзендә яшәп совет хөкүмәтеннән кыен ашаган урыс-татарның балалары, якыннары да Сталин өчен кан коярга китеп бармаслар ич инде! Алай булып чыкмады. Сугыш башлангач та аның өтек отрядына килеп сыенган кайберәүләр, сугыш кызган саен, гитлерчылар Рәсәйне калҗаларга бүлгәләгән саен алар бүтәнчә уйладылар. Бер-ике көн сөмсерләре коелып, хәлсезләнеп йөрделәр дә. кая баруларын беркемгә дә тишмичә мыштым гына кедр урманнарыннан авыл якларына китеп бардылар. Китүчеләрнең берәвесен тотып алып, каен ботагына асып куеп та карады Сорокин. Ул юлдашларының кашлары җыерылуын, тавышларының үзгәрүен күреп сагайды, китүчеләргә бүтән хөкем чыгарырга ашыкмады. Китәләр икән, китсеннәр! Сорокин үз юлыннан тайпылучы кеше түгел. Болар бит авыл муҗиклары, ә Сорокин — офицер!
Янында калдырырга тырышу түгел, кайберәүләрнең отрядтан китүен дә тели иде командир. Аның янына беренчеләрдән килгәннәр арасында Ялан авылының тәкъвә кешесе Чырык Абдрахман да бар иде. Хәйләкәр, көндез йокымсырап кына йөрсә дә. төннәрен Абдрахман үзгәрә, тавыкларны кетәктән урларга дигәндә аннан да оста кеше юк!
Баштарак бик мәзәк булды. Чырыкка караган саен шаркылдап көләсе килә иде Сорокинның. Урманда беренче очрашканда кыяфәте үләр дәрәҗәдә көлке иде Чырыкньщ! Чәче генә түгел, кашы, сакал-мыеклары шомартып кырылган, ирлек кыяфәтен җуйган иде тәкъвә абзыкай. Коты очкан, нәни генә ботак шытырдаса да көл төсенә кереп, иреннәрен калтыратып догаларын укырга тотына иде. Алай да Абдрахман Сорокинга бик ярап куйды, тирә-якны белә, урман-юл сукмаклары аңа таныш, хәйләкәр, куркак булса да кушканны үти. Үтәмичә кая барасың? Яланга борылып кайтыр җае калмаган, авылы белән арасын кырт өзгән ышанычлы юлдаш иде...
Сорокинның иманы еш чатный, баштарак ул шушы якның карурман-нарында зур, кораллы банда төзеп совет властена каршы сугыш игълан итәргә җыенып йөргән иде. Бу планнары яңарак килгәннәрне дә, элегрәк килгән качкыннарны да җылытып килде. «Японнар тик кенә көтеп ята торган халык түгел. Японнар совет властенең кан дошманнары. Күреп торыгыз, немецлар Мәскәү-Ленинградны басып алуга, океан дулкыны булып японнар күтәреләчәк. Рәсәй ике фронтка да көч җиткерә алмаячак, аның эше хөрти, инде без дә оешып аның тылын таркатсак, тимер юлларын шартлатып, бозып бетерсәк, японнар Себер киңлекләрен җыр- лый-җырлый узачак!»—диде ул ике сүзнең берендә. Бу сүзләре тора-бара кимеде. Мәскәү тирәсендәге каты сугышларда немецларның коерыгы бозга каткач. Сорокин вәгазьләренең юнәлешен үзгәртте. «Күчем ханнан калган казнаны гына табабыз да... немецлар ягына авышабыз», дия башлады. «Хан казнасы!» дигәнне Чырык электән ишетеп белә, ә яңалардан байтагысының колагы үрә торды. Качкын отряд Алтын Мөгез тирәсенә баргалап йөрде, казындылар, чокчындылар, юанырлык әйберләр табылмаса да. алданырлык вак-төяк ияртеп кайттылар. Кышкы салкыннарда, зәһәр суыкта да катмый торган, мәгәр алдавыч кар кат-ламы астына кереп күренмәс булган төпсез сазлыклар эзләү эшләрен туктатты Язны көтәргә кирәк иде. Язга кадәр күп нәрсә ачыкланачак. Алырлармы немецлар Ленинград. Мәскәүләрне! Җайлы чакны көтеп яткан Квантун армиясе көнчыгыштан бәреп керерме9.
Чырык кышка кергәннән бирле саулыкка туймый башлады, гел зарлана, еламсырый, йокысы юк диярлек. Мондый җайсыз кеше качкыннар арасында җәфа, аннан ничек тә котылырга кирәк була. Чырык та үзенең артык кашык икәнлеген чамалый, тәҗрибәсе бар. артык кашыкның яз
мыш азагы ни белән беткәнен дә белә. Атачаклар аны. гәүдәсен урман киекләре кимерсен өчен чокырга ташлаячаклар. Ләкин Сорокин моңарчы Абдрахманны жәлләде. Картның соңгы атналарда диненә, алласына бирелеп китүе күңелен йомшартты, ахрысы. Яшьтән үк үтә гади гаиләдә тәрбия алган, үзе диненнән әллә кайчан жәяүләп качкан офицер аллага ныклап габынган кешеләрне әз-мәз хөрмәт итә иде. Аларның каргышы төшәр дип шикләнә иде ул. Аннары, ул Чырыкны авылга кайтарып җибәрмәскә тырышуының тагын бер мөһим сәбәбе бар иде. Чырыкнын теле тотанаксыз, мактанырга бик ярата. Телен бер чишсәме, бетте, һич туктатырмын димә! Күзләрен елтыратып, ияген атындырып буш тегермәнне әйләндерә дә әйләндерә.
Юк әле, аны отрядтан ычкындырырга ярамый. Дөнья хәлләре ачык-ланганга кадәр Сорокинның тылы гыныч һәм хәвефсез булырга тиеш. Ә Чырык таң туды исә сыктый, сыкрый: «Кайтарып җибәр син мине, улым!» Сорокинның «улым!» дип эндәшкәнне яратуын хәйләкәр Чырык белә. Аңа бик күптәннән беркемнең дә «улым!» дип зурлап эндәшкәне юк...
Чырыкның үзе генә белгән яшерен сере дә бар. Сорокин ике иптәше белән «ризык юнәтергә» шактый ерак авылларның берсенә сәфәр чыгып киткәч, песием-песисм генә булып әйләнгәләп йөрде дә. киек җәнлекләр салган эздән олы юлга таба чыгып йөгерде. Ул Тубыл белән Яланны тоташтыра торган юлга барып җитте. Өмете: шул юлдан үтүче бер-бер авылдашын очрату иде. Карлы юлдан үрәчәле нәни чана тарткан Нәсимә җиңгине күргәч, чыдамады карт, җылап җибәрде Авыл хәлләрен сорашты, «Хода хакына мине күрүеңне әйтмә, үзем дә әҗерен бер кайтарырмын», дип иелә-иелә күп вәгъдәләр бирде. Нәсимә Чырыкның бик ерак кына кардәше, зарсыз-моңсыз куркак кына карчык, торага кодагыйларына утырмага бара икән Ике-өч сүз белән авыл хәлләрен сөйләде Кем сугышка чыгып киткән дә. кемнең үлү хәбәре килгән. Сугыш еллары авызына шул сүзләр генә сыя иде бит Карчыгы Гөлҗамалның чирләп урынга егылуын Чырык Нәсимә карчыктан ишетте Озаклап, бөртекләп сорашырга иде исәбе, вакы гы чамалы икәнен хәтерләп, килгән сукмагыннан кире йөгерде. Сорокиннар кайгып җитә күрмәсен. Ризык эзләп киткәннәре соң гына, эт булып арып-галып. буш кул белән кайтып керделәр. Андый чакта Сорокинга сүз кага күрмә!
Чырык кырык ямаулы корама юрганына төренеп төне буе йокысыз ятты. Ул үз гөнаһларын кичерерлек, хаталарын акларлык дәлилләр табарга тырышгы. «Минем пи гаебем бар? Әйтик, кызның ризалыгыннан башка, шәригать кануннарын бозып, никах укыганмын икән. Тәңрем андый гына гөнаһны гафу иткәндер инде. Күргән җәбер-җәфаларым, ач бүре көненә төшеп монда интегүләрем, тәүбәгә килү булмадымыни? Авылдашларга килгәндә, аларга ни зыян-зарар салганым бар? Адәм җанын кыймадым, кулымны канга буямадым, урлашмадым Вак-төяк гөнаһлар бардыр-барын, йә кемдә юк алар? Ә күпме яхшылык кылдым9
Үлем-җитем булганда җиренә җиткереп, шәригать кушканча, соңгы юлына озаттым Хәзер авылда шәригать законнарын белеп кулланырлык кем калды9 Мәсг юарлык, кәфен тегеп, җеназа укырлык адәм дә калмады ич Яланда! Әйе. әйе. Ходаның хәере белән кайтыйм да китим авылга!»
Уе шушы җылы урынга җиткәч, йөрәге кысылып. Чырык куырылып куйды. «Ә колга? диде ул караңгы авыз эчен ялап Аннан ничек котылырга? Аның г озагыннан ансат кына ычкынырмын димә! һәр сукмакка капкыннарын салган ул! Татарчаны да белә бугай ул явыз Билем авырга, йөрәгем туктаусыз кага, дип алдына егылып ялынсам, әллә җибәрерме?!»
Тегеләй борыла Чырык. болайга әйләнеп ята. йокы алмый Иокы Ялап якларына ук. Гөлҗамал карчык янына ук качкан
Икенче көнне кайнар чәй белән корсакларын алдап, күңелне әз-мәз җылыткач, күзләрен читкә яшереп кенә Чырык Сорокинга эндәште. «Сорокин корша.—диде ул мескен тавыш белән, үзем сырхау, үзем карт. Бүген карчыгым төшемә килеп керде Кайларда тилмереп йөрисең син. карг. ди Мин. ди. җан бирә алмыйча ятам, ә син. ди. әллә кайларда йөрисең, ди. Әйе. әйе. әҗәл килгән мөселманны мәңгелеккә озатыр кеше дә калмады ич авылда.» Сорокин кырыс көлемсерәде: «Авылда буып атачаклар ич сине!» «Бумаслар!»—диде өметенең аяк астына төшеп изелгәнен күреп Чырык. «Моңарчы кайда качып яттың, дип бугазыңнан элеп алсалар?» «Нигә качып ятыйм ди? Салехардта минем туганнарым. абзам яши. Шуларда торып тордым, диярмен» «Ышанырлармы?» «Моңарчы ышаналар иде әле!» Сорокин озак уйлап горды да сорап куйды: «Сатмассыңмы безне?» Чырык сикереп торды: «Менә, икмәк өсте, сезнең хакта сыңар сүз ычкындырсам, ходай орсын». «Мин бу кешегә ышанмыйм! Ул безне сатарга җыена.— диде дезертирларның берсе Аның муенын монда Кара Елгада гына кыярга кирәк Әгәр сездән боерык булса, мин хәзер үк аның кара җанын җәһәннәмгә олактырам.» Сүзенең рас икәнен күрсәтергә теләп, дезертир билендәге пычакның кара күн тышын сыйпап алды. Чырык калтыранды, нинди дә булса яңалык көтеп зарыккан качкыннарның усаллыгын, кансызлыгын белә иде инде ул Нәзек тавышы белән Сорокинга ялынырга тотынды: «Улым, Сорокин господин! Сиңа иминлек, саулык теләп Аллаһе Тәгаләгә көн-төн ялварырмын».
Аллага таянып тәки җиңде Сорокинны Чырык. Колгасарның чытык чыраена ялкау гына елмаю чыкты.
Әй син. ходай кошы!— диде ул Чырыкның арык җилкәсенә йодрыгы белән дөп-дөп кагып.— Яланнан торып миңа тугрылыгыңны һәрчак раслый аласыңмы? Алсаң, җибәрәм.
Чырыкның чәчләре кыймылдады, чәч төбенә тир бәреп чыкты. Ниләр боерасың? Барын да эшлим!
Теләгәндә мин барып йөрерлек бер бичә табасыңмы?
Әллә ниләр уйлаган иде Чырык. әмма андый мәкерле сорау көтмәгән иде. Уйга калды. Сорокин тирәсенә сырышкан дезертирлар карттан көлә, мыскыллый башладылар. Чырыкның чуалган уйлары бөтенләй буталды. «Көткән мизгел кулдан ычкына бит, ычкына!» — дип сызланды ул эченнән генә.
Табам! —диде ул, Сорокинның үзенә сузылган учына шапылдатып сугып.— Авыл тулы солдаткалар. Кычытып бимазалый торган нәмәләре бардыр әле! Валлаһи табам, булдырам!
Сорокин Чырыкны бер читкәрәк алып китте һәм үзен-үзе ничек тотарга кирәклеген сөйләп бирде. «Авызыңнан берәр сүз ычкынса да. без сине казыкка утыртачакбыз. Мөгаллим Уразай йортын күзәт. Йорт- тагылар белән аралашырга тырыш.
Ике атнага бер тапкыр күл тирәсенә килеп чык. Безгә ау мылтыгы белән дары юнәтеп китер».
Чырык уйга калды. Хатын табылыр, дары белән мылтыкны каян тапсын?
Инде генә булды дисең, таң ярала дисең, шырт итә дә өмет өзелә!
Сорокин Чырыкның тел тешләп телсез калуын күреп, тагын бер тапкыр калак сөякләренә шап иттерде дә читкәрәк китте. Чырык барлык уй-сәләтен эшкә җигеп, уенда Яланның бер йортыннан икенчесенә сикерә- сикерә мылтык, дары эзли иде. Бераздан ул Сорокин янына теркелдәде:
— Табам, каһәр суккыры! Дарысын да мылтыгын да табам.
Караңгылы-яктылыда сәфәр чыккан Чырык Абдрахман туган-үскән төягенә, ата-бабадан калган нигезенә кайтып җитте.
Урманда, бүре өнендә җилкә кашып ятып, ул дөнья мазаларыннан тәмам аерылган икән! Карчыгы Гөлҗамал вафат! Гадәттә, тагарлар
мәетне вафаты көнендә үк куялар. Абдрахманның хәләл җефете, алдагы көннәргә соңгы өмете— хәләл карчыгы сәкедә ята Кышкы суыклар җирнең җелегенә үткән, ә кабер казып, ләхег алып җәннәткә юл ачарга Ялан авылында ир-ат калмаган икән, үсмерләр маташа-маташуын, «хәбәр көтеп торабыз, өлгер гергә тиешләр!» дип юаттылар Чырыкны
Аның күңеле тулды. Гөлҗа.малы тирәсенә барып, арык кулларын кушырып катып калды. Ясин чыгарга. Коръән аятьләрен карчыгына ишеттерергә геләде, теле әйләнмәде. Тәһарәтсез килеш. Бүре Рәхмәтулла алачыгының һәр күзәнәккә сеңгән сасы исеннән арынмаган хәлдә изге сүзләргге тәкърарларга ничек Чырыкның теле әйләнсен? . Әле генә, авыр аягын карлы юлларда сөйрәп кайтканда ул Аллаһе Тәгаләгә кат-кат ялварды: «И Ходаем, моңарчы кылган гөнаһларымны кичер, алдагы юлымны яктырт, иманымнан яздырма! Тәртипле генә яшәп, изге гамәлләр генә кылырга насыйп ит!» дип уен беркетте Кая монда тәһарәт алулар! Ул арада зират ган хәбәр иреште: кабер әзер икән!
Гөлҗамалны җирләгәч, шунда зиратка җыелган карчык-корчык, хатын-кызлар, үсмер кызлар алдында Абдрахман Сәрвәр туташка кылган явызлыгы, аңа. аның якыннарына, әнкәсенә китергән хафалар өчен гафу сорады. Кыйблага карап җылый-җылый ялварды.
И Аллам! Табигать кочагында яшәп, каһәрләнгән язмышка дучар ителгән кешеләрнең дә күңелләре нечкә, йомшак була. Гафу иттеләр Чырык Абдрахманны. «моңарчы кайларда йөрдең син?» дип төпченүче булмады, һәркемнең хәле хәл иде. Каргау түгел. Чырыкка ияреп балавыз сыгучы да булды, дөрес, сукбай картны жәлләп җыламадылар шикелле, зират капкасын керүгә, һәркемне моңсу хатирәләр көтеп тора, һәркем кайчан исә бер үзенең дә шушы кар күмгән таучыклар арасына килеп урнашасын уйлый. .
Ддвамы бар.