Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ — ХӘЛФӘ


Танылган язучы һәм җәмәгать эш- леклесе Гаяз Йсхакыйның тәрҗемәи хәле турында сүз барганда әлегә кадәр әдипнең әдәби һәм сәяси зшчәнлегенә күбрәк игътибар ителде. Әмма әлеге шәхеснең татар мохитендә иң әүвәл «хәлфә» буларак танылуын билгеләү кирәк.
Гаязның «ысулы җәдид» тарафда-ры булуы аның гомуми караш-ышану- ларыннан килә Халык бәхетен аның мәгърифәте, әхлак-тәрбиясе аша аңлату булачак язучыны бик иртә уку-укыту эшенә керешергә мәҗбүр итә. Моңа тагын Чистайдан Казанга, «Күл буе» мәдрәсәсенә күченеп килгән яшь егетнең «ысулы жәднд»нең ялкынлы тарафдары. яңача укытуны яклап, шул юнәлештә эшләүче Һади Максуди кулына барып керүе дә зур этәргеч бирә Хәлфәсе артыннан яшь шәкертнең Әмир- хановлар мәдрәсәсенә күченеп чыгуы да үзеннән 11 яшькә өлкән булган мө-галлимнең көчле йогынтысы булу
турында сөйли
Инде «Күл буе» мәдрәсәсендә укыган вакытта ук Гаяз Бакчасарай шәһәрендә Исмәгыйль бәй Гаспиринский чыгарган «Тәржеман»ны җентекләп укып бара. Әлеге гәжит һәм аның мөхәррире турында Йсхакыйның әдәби әсәрләрендә, мәкаләләрендә җылы сүзләр еш очрый. Бу факт гажәп түгел. Чөнки бөтен татар дөньясында киң таралган «ысулы жәдид» исемен алган яңа укыту методының башлаучысы нәкъ менә Исмәгыйль бәй Гаспралы була һәм ул үз караш-фикерләрен тарату өчен «Тәржеман» гәҗитен киң файдалана. «Башларында Гаспринский торган хәлдә Фатих Кәримиләр бу хәрәкәткә тон биреп бара башлыйлар. Боларга Һади Максудыйлар. учительская школа мөгаллимнәреннән Шакир- жан Таһири кебекләр, шул ук мәктә-пнең шәкертләреннән Гаяз Исхакый- лар килеп кушылып, булышырга тотыналар».—дип яза Г. Сәгъди «ысулы жәдид» хәрәкәте ту рында / Татар әдәбияты тарихы.— Казан. 1926. 72— 73 66.)
1913 елның көз аенда Исмәгыйль Гаспринский авырып урынга егылгач, татар дөньясы өчен хәвефле бу көннәрдә Гаяз җитәкләгән «Ил» гәҗите редакциясеннән Бакчасарайга атаклы шәхеснең хәле турында төгәл мәгълүматлар үтенгән телеграммалар китә Гәжит битләрендә «Тәржеман» мөхәррире «бабамыз» дип атала Имзасы куелмаган. әмма стиле Гаязныкы икәнен күрсәтеп торган мәкаләдә түбәндәге юллар бар «Хәзер ул ялгыз түгел Бөтен Русия аның шәкертләре белән тулган, бөтен Русия мөселманнарының аңлы кыйсеме аның фикри идеясе белән ашлаш ан һәр туган көн татар тарихына аның исемен тирәнәйткәннән тирәнәйтә бара». («Ия». № 39. 2 сентябрь. 1913.) Ә инде Исмәгыйль бәйнең вафа- ты турында кайгылы хәбәр алынгач, Исхакый үзе һәм аның фикердәшләре
«Ил»дә мәкаләләр бастыралар: Н. Гас- рый — «Алтын багана егылды», М Фоат «Нәүмизлек». Гаяз «Бөек остаз Исмәгыйль бәк». Язмаларның исемнәреннән үк Гаспралынын әлеге яшьләр төркеме алдында кадерле, бәясе чиксез зур булуы аңлашыла
Югарыда саналганнардан кала Га- язиын татарны агарту, белем-мәгъри- фәтле итү юлына аяк басуына тагын бер җитди сәбәп бар Ул да булса әтисе Гыйлаҗ хәзрәт үрнәге. «Кызыл Армия» гәҗитенең 1919 ел. 10 июль санында бу кешенең үлеме турында басылган кыска гына хәбәрдә түбәндәге юллар бәян ителә: «Мәрхүм заманында Чистай һәм Казан әтрафында атаклы хәзрәтләрдән саналып, уку-укыту эш-ләрендә татар дөньясына күп хезмәт иткән кеше. Чистай шәһәрендә мәшһүр Закир ишан мәдрәсәсендә гыйлем тәх- сыйль кылып, шул ук өяздә Яуширмә авылында 45 еллар мулла булып торган. Үзенең 45 ел мулла булып торган бер заманында тирә-як авылларда бик күп мәдрәсәләр ачып, татарларны укырга өндәгән».
Гаяз Исхакый хәлфәлек эшен 1897 елда башлап җибәрә Әмирхановлар мәдрәсәсендә уку белән беррәттән, үзе дә дәресләр бирә. Яшь һәм талантлы егетне тиз күреп алалар 1898 елда ул Яңа бистәгә мөгаллимлек итәр!ә чакы-рыла. аның исемен татар җәмгыятенең алдынгы катлауларында еш-еш телгә ала башлыйлар. Гаязның эшчәнлеге белән «ысулы саутия»ның (авазга бәйләнешле метод, аваз методы) Оренбургтагы ялкынлы тарафдары, гатарны белемле, мәг ьрифәтлс итәр! ә җаны-тә- не һәм малы белән тырышучы Гани бай Хөсәенов тә кызыксынып тора Казанга агасы Әхмәт байга язган хатында ул Гаяз турында: «Казанга барып безнең хәлфә шөһрәт чыгарды», дип яза. («Гани бай» Борһан Шәрәф редак-циясендә Оренбург. 1913. 47 б.) Гани байның «безнең хәлфә» ди!ән сүзләре бил!еле бер фикергә этәрә. «1897 елның җәендә Мохәммәдсадыйк хәзрәт мәдрәсәсендә (Каргалы авылы) яңа ысул белән укытыр!а өйрәтү буенча җәйге курслар ачыла Оч ай дәвам иткән бу курслар! а Россиянең гөрле почмакларында! ы билгеле мәдрәсәләрдән икешәр шәкер: чакырыл! ан була Барысы 70 тән артык кеше җыела», дип яза М Гайнетдинов. («Народное просвеще-ние г татар в дооктябрьский пери-од» Казань. 1992. 134 б I Күрәсең, бу курелшэда Гаяз да катнашкандыр. Гани байның аны «безнең хәлфә» дип атавы да шуның белән бәйле булса кирәк
Г. Сәгъди Исхакыйны «Казан бае Габдрахман Галикәевләрнен мөгаллиме» диеп атый. Галикәев - Гани байның кодасы һәм алар арасында янача укыту, жәдид мәдрәсәләр турында фикер алышкан хатлар йөреп торган Хө- сәеновнын 1898 ел. 14 гыйнварда язган хатында мондый юллар бар «Мәдрәсәләр бик яхшы бара. Гаяз хәлфә бик тырыша, дип язгансың Гаяздан өмиде- мез күп иде. Инша алла, шулай булыр, дип торамыз Сәлам әйт Иҗтиһад кыла күрсен.»
1898 ел. 31 гыйнвар көне белән Оре- нбурдан Казанга агасы Әхмәт байга юлланган хатта да Гани бай Гаязны җылы сүзләр белән искә ала: «Садыйк кодаң куйган Гаяз хәлфә шикелле хәлфәләр кирәк. Алар шикелле булса, шөһрәт таптыра. Начар хәлфә белән эш йөртеп булмый.. .»
Шушы ук хатта, балалар укудан туктагач, Исхакыйны хәлфәләр укытырга кушу турындагы күрсәтмә-киңәшләр дә бар Матди чыгымнарсыз эш бармасын Гани бай яхшы аңлый. Гаязның хәлфәләр укытуына бәйле рәвештә ул түбәндә! ечә яза «Укыган вакытта расходын бирсәң, укыгач, укьпаннарына вазыйфа (хезмәт хакы) бирсәң, шунда тына эшен йөрер»
Әлбәттә, бу эшләрдә Гани бай Хө- сәеновларның шәхси файдасын бөтенләй дә күздә тотмаган дисәк, бераз ялгышырбыз Шушы ук хатта агасына үпкә белдер!ән сүзләр дә шактый. Ул Әхмәт байны Гаязга илтифатсыз булуда. «шөһрәт таптыручы хәлфәне» танып ала белмәүдә шелтәли «Садыйк кода Гаязны куеп, бик яхшы шөһрәт чыгарган дип ишетелә Сез безне күтә- рәсеңез килмәсә дә. кода күтәрде, ал- хәмде лилля Казанга барып, безнең хәлфә шөһрәт чыгарды. Син бу эшне эшләсәң, һәммәсе Хосәеновныкы (ягь- ни. Хөсәенов.зарныкы дип аң зарга кирәк Х.Р. буладыр иде»).
Гани бай янача укытучы мөгаллимнәренең. «ысулы жәдид»кә багьланыш- лы уку йортларының эшчәнлегеи һәрвакыт күз уңында гота һәм кирәк чакта киңәш бирүдән дә тайчынмый Г Сә- гьди: «Хәтта һ Максудын. Г Исхакый кебек ысулы жәдидче алдыш ы мөгаллимнәргә дә Гани бай җәдндчелек юлында тәрбияви киңәшләр бирә», дип яза
(«Татар әдәбияты тарихы» Казан. 1926 75 6.)
М Гайнетдинов мәкаләсендә гүбәндәге юллар бар: «Бер-бсрсмез! ә барышу» исә Гани Хөсәеновның педагогик системасында нигез принципларыннан берсе Үзара тикшерү, тәҗрибә алмашу яңа системадагы котылгысыз ким
II
163
челекләрне тизрәк бетерү эшенә ярдәм итәргә тиеш».
Бу юлларның хаклыгы Гани бай-ның хатларында раслау таба. Мисал өчен 1898 ел, 29 мартта Гаязга язган хатыннан бер өзек китерик: «Галимҗан хәзрәтнең мәктәбен күргәнен бармы9 Шуны да барып карарга кирәк. Ул әүвәлрәк укыта башлаган кеше, бездә юк нәрсәләр бардыр. Кирәген аннан да алырга ярый. Тиеш булганын үзең арт-тырырга да ярый». (99 б.)
Һади Максудыйта язган хатыннан «Үзеңез Гаязга барып карап йөри торгансыз дип торамыз. Барганытызның хәбәре бер дә чыкмый Сезләрдән тиеш иде, үзеңезгә якын дуст вә әшнә агай- эне муллаларны, шәкертләрне алып ба-рып күрсәтергә сездән тиеш иде. Бер адәм барасы килсә дә кыймый Сезнең үз мөгаллимегез, үз шәкердеңез, үз мә- дрәсәңез. Мондагы мәдрәсәләргә нисбәт артыкмы, кимрәкме? Шөһрәтләре яхшы чыгып тора». (100 б.)
Гани бай үзе дә мәдрәсәләр эшен тикшерү, өйрәнү максаты белән төрле шәһәрләрдә, авылларда еш була. (М. Гайнетдинов. Күрсәтелгән мәкаләдә. 137 б..) Күрәсең, шундый бер тикшерүдән соң аның Гаязга карашы берникадәр үзгәргән. Галимҗан хәзрәт Бару- дига 1898 ел, 2 мартта язган хатыннан: «Мөгаллимлеккә егет табуы кыен. Садыйк коданың Яңа бистәгә куйганы Гаяз мөгаллим бик үткен, бик зирәк егет, сөйләгәндә авызыннан утлар чыга. Шул егетнең дә ярар-ярамасына күз җитми... Гаязны бик яхшы дип әйтәләр. Яхшы юк Яхшыны күрмәгәндә бар да яхшы була. Безнең өлкән мәдрәсәне үзеңез күрдеңез. Ибтидаи 1 нче, 2 нче. 3 нче сыйныф дәрәҗәсендәге укыткан хәлфәләр шул мәдрәсәдән узганнары бар. Безнең читтәге хәлфәлә- ремез дәрдле егетләр, үзләре дә кушалар икән. Үзеңез Гаязның укытканын кереп күрсәңез, аңлар идеңез. Безнең мондагы өлкән мәдрәсәдән арткан кай җире бар икән? Үз белгәнегезне язып җибәрер идеңез». (88 б.)
Татар укытучылар мәктәбендә белем һәм тәрбия алуы «үткен, авызыннан утлар чәчә торган» Гаязның тынгысыз, туктаусыз үзгәреп тора торган холкын тагын да кискенләштерә, дөньяга күзен ача төшә.
Кайнар канлы, ялкынлы, кызу та-бигатьле Гаяз урталыкны сөйми, дөньяны тиз һәм кинәт үзгәртү юлын хуп күрә. Тора-бара күптән түгелге мәсләктәшләре. фикердәшләренең эшчән- леген инкарь итүгә кадәр барып җитә. 1902 елда язылган «Инкыйраз»да татар дөньясы үсешендә Хөсәеновларның эшчәнлегенә бик тыйнак бәя бирә. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китик: бу бәя Гаязның үз күргәннәренә нигезләнеп бирелә. Чөнки 1902 елда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлагач, ул «Хөсә- ениямгә мөгаллимлек итәргә чакырыла, бер ел дәвамында шунда урыс теле һәм табигать белеме укытучысы булып эшли. Мәдрәсәдәге уку-укыту, тәртип- тәрбия торышы белән ризалашмыйча, 1903 елда Казанга — университетка керү теләге белән кайтып китә. Әмма бу теләге тормышка ашмый кала, чөнки Гаязга Яуширмәгә кайтып, мулла булырга туры килә. Мөгаллимлек эшен ул биредә дә дәвам итә.
1916 елда мөгаллиме, остазы, күптән түгелге мәсләктәше һ Максуди белән дә аралары бөтенләй диярлек бозыла, һ. Максуди чыгарган «Йолдыз» гәҗитенең 10 еллык юбилее мөнәсәбәте белән Г. Исхакый «Сүз» гәҗитендә шактый күңелсез, ямьсез сүзләр язып чыга, һ Максуди да җавапсыз калмый. Ике мөхәррирнең бәрелешүен матбугат аша укучылар шактый вакыт күзәтәләр.
Артык озынга киткән бу «бәре- леш»кә Ф Әмирхан да катнаша. «Йолдыз» һәм Гаяз Исхакый» дигән мәкаләсендә ул җәмәгатьчелекнең симпатиясен тулысынча Гаяз ягына аударырлык фикерләр, дәлилләр китерә «Гаяз бер нәрсәгә ышандымы—ул инде аны башка һичбер нәрсә белән хисаплашмыйча әйтә дә бирә: Гаяз бер нәрсәне игътикад иттеме (күңеленә бе-ркеттеме). ул инде шунын юлында һәммә нәрсәне, һәммә кызыксызлык- ларны илтизам итә (өстенә йөкли) ала». (Ф Әмирхан Әсәрләр. Дүрт то-мда. Казан. 1989. 3 т.. 300 б.) Күренекле язучының кеше күңелен дөрес аңлап, оста бәяли белүенең ачык мисалы бу юллар. Гаязның холкын тасвирлаганда Әмирхан әйткәннәрдән артык сүзләр эзләп гору кирәкмәс. Исхакыйның фи-керләре, ышанулары, караш-мәсләклә- ре еш алышынуга карамастан, бер нәрсә үзгәрешсез кала: үзе аңлапмы, аңламыйчамы, Гаяз һәрвакыт «милләтче» булуында дәвам итә. ди мәкалә авторы, һәм гомеренең сонына кадәр дәвам иткән шушы «милләтче»леге. милләтпарвәрлеге, милләткә хезмәт итүе Гаязның нәкъ менә хәлфәлегеннән башланып китә. Шуңа да күренекле язучының бу
өлкәдәге эшчәнлеге, безнең карашка, аерым игътибар сорый.
Рхфня ХӘМИДУЛЛИНА, педагогия институты аспиранты.