ЮКӘДӘ ИКӘН ЧИКЛӘВЕК, ЯКИ НИЧЕК ИТЕП ТАРИХНЫ БОЗАЛАР


Әкрәм Бейешнын «Башкорт ха якынын тарихы һәм азатлык көрәше»* дигән китабын укыгач, автор белән бәхәскә керү уңайсыз, хәтта мөмкин түгел, чөнки монда полемика предметы юк. Китапның иң зур өлеше һичбер документларга, фәнни чыганакларга нигезләнмәгән, уйдырмалардан, легендалардан тора. Минемчә, моны һәрбер объектив фикер йөртүче галим генә түгел, гали укучы да әйтер
Шундый тәэсир ка га моңа кадәр кайбер башкорт зыялыларының бармактан суырып алган «хез-мәтләренә» Әкрәм Бейеш үзенеке тәрең өстәгән һәм шуларны бер гәртипкә-системага кигерергә тырышкан. Ләкин система урынына, татарларны бер дәлилсез тоташ сүгү опусы тугай.
Башкортсган хәлләрен шактый яхшы беләм. дисәм, хакыйкатьтән ерак китү булмас шул гүзәл илдә туып үстем, урта белем алдым Язмыш Казанга укырга китергәч тә Уфа. туган якларым белән тыгыз бәйләнештә тордым һәм әле бүгегг дә торам Ел саен диярлек кайтып йөрим. Үз жиремнсн ша глык тарына сөснәм. кайгыларына көенәм Соңгы елларда азатлык жилләре көчәя башлагач. Башкортстанда милли хәрәкәт киң колач алды. Халыкларның үз республикасы, аның тарихы белән кызыксынуы артты Бу бик әһәмиятле, чөнки үгкәннәрнс белү суверенитет, бәйсезлек өчен көрәштә стратегик юлны дөрес сайларга ярдәм итәчәк Объектив шулай, әгәр башкорт халкы бу көрәштә татар белән берләшсә, бер сафта барса, һичшиксез җиңәчәк (бу хакта мин 1992 елның ноябрь санын га «Сөембикә» журналында язып чыккан идем Кара «Бергә булсак жннәрбез») Бу аксиома. Кызганыч ки. кайбер башкорт туганнар моңа капма-каршы позициядә торалар, бергәлек потенциясен югалталар, үз халкына иксез-чиксез зыян китерәләр. Зәйтүнә Ханова. Саимә Гыйззәтуллина. Равил Ис тамшин. Марат Кол- шәрипов. Рәшит Шәкүров кебекләрнең гарнхка бармак аша гына карауларын ничек тә аңларга була әле Әмма Сәрия Миржанова Нәҗибә Максюгова кебек күренекле галимнәрнең. Булат Рәфыйков кебек абруй гы язучы тарный шул тайгак юлдан барулары, бик йомшак игеп әйткәндә дә. үкенеч гс
Сүземнән бераз читкә китеп булса да. психологик халәт (установка) һәм мотивлар турында кыска гына әйтмәкчемен Кешедә ныклы, көчле эчке ышану (бу гурыдан-гуры дөньяга карашка бәйләнгән) психо логик ха гәг бу га Шуның аркасында, кайберәүләрнең тирә-юньне генә түге г гарихн факт гарны да объектив игеп түгел. психологик халәт кушканча күрүе мөмкин Моның мисаллары адым саен Әкрәм Бейешгә формалашкан психологик ха гәг ярылып яга татар халкына соң дәрәҗәдә дошман тык. нәфрәт Әнә шу на күрә татарларга бәйле һәр факгны автор бары тик кара со печ аркылы үткәр.» Акны кара дип раслау юлына баса Уртача күләмле китабында тагарлар адресына 160 лап
Әкрәм Бейеш Башкорт халкының тарихы һәм азатлык көрәше Офс. «Китап». 1993, 352 би г Тиражы 30 мең.БАШКОРТ ХАЛКЫНЫҢ ТАРИХЫ ҺӘМ АЗАТЛЫК КӨРӘШЕ
мәртәбә кеше күзе күрмәгән, колагы ишетмә!ән пычраклар ата. Тагар турында бер генә уңай сүз дә әйтми һәм бер генә сөйләгәне дә документларга нигезләнмәгән! Без мона кадәр, татар тормышын, тарихын белми горып. казакъ Чокан Вәлиханов. белорус язучысы Иван Чигринов. яһүд кешесе Аркадий Крупняковка (Ч Вәлиханов «Избранные произведения». И Чигринов—•■Плач перепелки»; А Крупняков — «Марш Акпарса») безнең хакта булмаганны язтаннар дип үпкәли идек. Әмма татарны шактый әйбәт белүче Әкрәм Бейеш белән чагыштырганда, алар гөнаһсыз аккошлар гына булып күренәләр...
һәммәбезнең эшчәнлеге теге яки бу мо тивка яки берьюлы берничә мотивка бәйләнгән була. Хәтта күршенә кунакка керүнең дә сәбәбе бар. әлбәттә. Бейеш әфәнде дә китапны мотивларсыз язмаган. Бүтәнчә мөмкин дә түгел. Китапның эчтәлегеннән аларны якынча санап та чыгарга була. Менә алар: башкорт халкының бүгенге хәленә тирән борчылу, башкорт халкы күңелендә татар халкына нәфрәт формалаштыру, тарихны белмәү яки белергә теләмәү аркасында, ялгыш нәтиҗәләргә килү: татар халкыннан, аның тарихыннан үлеп көнләшү, тар күңеллелек. Мәскәүнең «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән мәкерле сәясәтенә, балык кармакка эләккән кебек, кабу.
Китапта әйткәннәрне тезис формасында санап та чыгып була (алар ярылып ята): дөньяда татар дигән милләт юк; монгол армиясенең гөп гаскәре явыз татарлардан торган, татарлар көнчыгыштан монголларга ияреп килгәннәр дә. җирле халыклар эчендә эреп беткәннәр, татарларның үз җирләре юк. үзәк аларга автономияне дә башкорт эшмәкәрләренең үтенүе буенча гына биргән, татар гомер буе башкортның иң явыз дошманы булган һәм ул бүген дә шулай, башкортка дошманлык татарның бозык канында, башкортлар бик борынгы, олы тарихлы, мәдәниятлы. күп санлы халык, тагар кырып торганга гына, башкортның саны кимү! ә барган; руслар татарларга караганда әйбәтрәкләр, әмма тора- бара алар да башкортка карата татарлар үткәрә торган сәясәтне тормышка ашыра башлаганнар; башкортның үз заманында зур. куәтле дәүләте, ханнары булган, аларны татар килмешәкләр юк иткәннәр, бүген шушы милли дәүләтне аякка бастыру өчен көрәш бара Укучым, мин монда бер генә сүз дә үземнән өстәмәдем. һәммәсе — авторныкы ..
Югарыда санап кителгән мотивларның һәрберсе бик көчле. Шуңа күрә алар психикага чамадан тыш нык басым ясыйлар. Ә билгеле ки. хисләр акылга хуҗа булганда, аек фикер йөртү кыенлаша. Боларны мин түгел, фән әйтә Мәсәлән. I а гарны бик начар итеп күрсәтү өчен, автор аңлы рәвештә төшенчәләрне бугаш- 1ыру кебек олы гөнаһка бара. 13 биттә: «Татарлар, каршылык күрсәткән һәр урындагы кебек, бөтен Башкортстан буенча аяусыз кан коярга тотынган», ди. Бейеш монда юри гафу ителмәслек ике зур төгәлсезлек җибәрә беренчесе - монголлар яу чапканда язылган рус елъязмаларында сүз монголлар турында бара. Ә «татар-монгол игосы» дигән тәкъбир шактый соң, XIX гасыр уртасында г ына фәнни әйләнешкә керә Моны автор беләдер кебек, әмма аның бурычы башка татарны хурлау Бу өлкәдә ул рус шовинистларыннан да уздырып җибәрә Икенчедән, ул чакта да. Октябрь революциясенә кадәр дә Башкортстан дәүләте булмаган, шуңа татарларның (әйдә, авторча булсын ди) бөтен Башкорг- сганны канга батырулары мөмкин түгел. Сорау туа нинди җирләрне тәшкил иткән соң Башкортстан дәүләте? Текстта бу хакта сүзләр бар. әмма фәнни дәлилләр генә юк. Әкрәм Бейеш Сәлим Тәрҗемәи. Ибне-Фадланга мөрәҗәгать итсә дә. алар башкорт дәүләте турында бер ни дә язып калдырмаганнар, ни генә әйтсәң дә алар — галимнәр бит...
Татарстанда яшәүче татар халкы башкортларга, башкорт халкына тирән хөрмәт белән карый, аны чын күңеленнән ихтирам итә Та гаре ганда 20 мең чамасы башкорг яши. Ә безнең президент аппаратында, җаваплы эштә Ишембайда туып үскән башкорт кызы Фирдәвес Бәширова (ире фамилиясе) эшли. Башкортлардан Казанда бик абруйлы рәссамнәр (мәсәлән. Абрек Абзгильдин. Рәшит Имаш зур галимнәр (мәсәлән. Казан технология университеты профессоры Наил Ганиев) яши. алар үз ана телләрен дә онытмыйлар Гомумән. Казанда кешенең милләтен тикшермиләр Уфага барып төшүең була, синең ата-бабан белән кызыксына башлыйлар. Тагар халкы лексиконында «килмешәк» (Әкрәм Бейешныңиң яраткан термин-төшенчәләреннән берсе) төшенчәсе юк Татарстанда 90 милләт кешесе яши. сорагыз шулардан. милләтне тикшерәләрме татар илендә'’ Махсус әйтәм. башкорг халкы бай тарихлы бик үзенчәлекле борыш ы халык. Теле, моңы бик матур һәм бай. Әнә шул халык исеменнән башкаларны кимсетү, хурлау егетлек түгел.
Әкрәм Бейешнын «дәлилләү алымнарына» шаккатарлык. Мәсәлән. 11 биттә: «400 мең кешелек г аскәрнен ин күбесе башкорт атлыларыннан торган» — ди. шуннан чыгып, ул чакта башкорт халкынын саны 2 миллион булган ди Аның белән бәхәскә кермичә генә. Владимир Чивилихинның 1982-84 елларда басылган роман-ххесенә мөрәҗәгать игмәкче булам («Память» романы күп телләргә тәржемә ителде Ана бәя бирүчеләр арасында галимнәр дә бар). Роман авторы Чыңгыз Бату армиясе 150 мен кешедән артмаган, һәр сугышчының оч аты булган (алмашка), чонки шуннан артык кешене дә. атларны да туйдырырлык азык булмаган ди. Моңа әле ышанырга була..
Әкрәм Бсйеш. татар тарафыннан Мисырга сатылган кешеләр (алар арасында башкортлар да күп булган, ди) ул илдә хакимлек иткәннәр, аларны мамлюк- лар дип атаганнар, ди. Башкорг җитәкчеләренең исемнәрен китерә Тагын шу т Бейеш белән һичбер бәхәскә керми. Олжас Соләймановнын «Аз и Я» дигән, бөтен дөньяны шаулаткан хезмәтенә күз салыйк. Китап болай ди «Кыпчак кабиләләре шулкадәр көчәйгәннәр ки. алар Мисырга бәреп кереп, дәүләт башына утырганнар Пиренеи ярымутравына. Франциягә барып чыкканнар Наполеон- ның лейб-гвардиясендә хезмәт иткәннәр Мәскәүдә аларнын каберләре табылды. Кыпчаклар без ул. дала кешеләре» Мин бу фикергә анлатма бирүгә алынмас идем. Чөнки болай да һәммәсе ачык
Әкрәм Бсйеш Алтын Урданы монголлар дәүләте дип күпме генә расларга тырышмасын, бөтен дөнья шуны белә: Алгый Урда татар дәүләте, безнең дәүләт. 1993 елның җәендә Казанда аның 750 еллыгына багышланган халыкара конференция узды. Анда катнашучылар бу бөек татар дәүләте тарихын һәрьяклап анализладылар. Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бату. Сарай-Бәркә шәһәрләре үз заманында иң зур һә.м затлы кала булганнар Бу дәүләтнең 100 ләп шәһәрләрендә акчалар сугылган. Мәдәният, әдәбият бик алга киткән Алтын Урданың күренекле шагыйрьләре әсәрләрен Казанда нәшер ителә торган «Мирас» журналы ай саен диярлек биреп бара Аларны кем дә монгол теленнән тәржемә итеп тормый, чөнки шул чорның татар телендә иҗат ителгәннәр алар1 Инде бу дәүләтнең чикләренә килгәндә, ул түбәндәгечә тарихи зарурилык аркасында. Алтын Урда дәүләте җимерелгәч. анын хәрабәләре өстендә Себе, . Казан, Әстерхан. Кырым ханлыклары (Нугай урдасы да) төзелгән Алар һәммәсе дә тагар ханлыклары Инде Алтын Урда яшәүдән туктагач. Башкорг дәүләте төзелмәгән икән, моның шулай ук тарихи сәбәпләре булгандыр Үкенечле ки. әлеге китапның авторы Алтын Урданы хурлау өчен, «башкорт галиме» (ул моны ишетсә, кабереннән сикереп торыр иде) Риза Фәхретдиннең гүбәндәге сүзләрен китерә «Чыңгыз хан балалары г|юнгә. мәдәнияткә, мәгърифәткә хезмәт итмәгән, алар үзләре җимергәннәрнең йөздән бер өлешен дә кире тергезмәгән»» Мөгаен, бу шулай булгандыр да. чонки сүз монголлар турында бара Әмма ботардан чыгып. Әкрәм Бейешнын ясаган нәтиҗәсе исләр китмәле «татарлар башкорг мәдәниятенең бәген булган казанышын токка чыгарган», имеш Алтын Урда таркалгач, әгәр Әкрәм Бейешкә ышансак, башкортларны казан татарлары ток игеп барганнар. 27 бигтә мондый «мәгълүматлар» китерелгән « Ирек сөяр башкорг халкы гагар золымына баш имәгән, гасырлар буе көрәшне туктатмаган. Исәпсез озак вакытлар буена аяусыз кыру аркасында башкорт халкы ун мәртәбәгә кимегән» Өстәп шуны гына әйтәсе кала бу хакта бер төрле д.» документлар юк. һәммәсе уйлап чыгарылган Ин гажәбе шул Казан ханлыгы руслар тарафыннан басып алынгач та. Казанда ир заты бөтенләй суеп бетерелгәннән сон да. татарлар үзләренең үтерү халәтен ташламаганнар, гнуны дәвам итү өчен башкортның үз җиренә күчеп у г ырт аннар икән ләбаса' Ә без. мәхлуклар, татарларның патша властьлары кысуыннан, миссионерлар золымыннан качып китүләрен генә белә идек Бер мисалы минем туган авылым Нәсибаш Аны татар иленнән качып-күчеп килгән II гаилә нигезләгән (1759 елда), күрше Карага- улы башкортларыннан жир сатып алганнар. шул хактагы документка ике як га. Уфа вице-губернаторы, баш землемеры да кул куйган Ав торга монын кебек документлар да билгеле булырга тиеш, чөнки алар Уфа архивларында сак тана.
Башкоргларнын рус дәүләтенә «вассалитет булып керүләрен» автор күккә чөеп мактый Монда безнең зшебез юк. урыс әйтмешли, «каждому свое- Җаны теләгән, елан ите ашаган Әмма бу очракта да автор «патшага тугрылыклы хезмәт итеп дәрәҗә алган морзаларны-алпавыг ларны» да «тешләмичә»» үтә алмый (34 бит) 37 бит тулысы белән «килмешәкләрнең», беренче чираты татарларның «пычрак битлеген ертып алуга» багышланган. Алай гына мени типтәрләр гагар тардан аерылып торганнар, гик хәзергеңә күпләре үзләрен гагар игеп таныганнар икән Их бу тагар шельмалнрны. үз милләтләреннән баш
тартмыйлар бит. ә? Әмма хөрмәтле укучы, шуның белән эш бетте дип. нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. 41 биттә мондый «ачышлар» ясалган: «Татар ханнарының хөкеменнән котылу башкортка һичбер җиңеллек китермәгән... бу җәһәттән руслар күп нәрсәне татардан алган. Алтын Урда кул астындагы төрле җирләргә таралган татарларның гамәлдә үз территориясе булмаган. Татарстан АССР территориаль автономиясе көрәшне белмәгән татарларның үз таләбе буенча төзелмәгән... башкорт эшмәкәрләренең соравы буенча гына төзелгән» Күпме зәһәрлек, наданлык бар бу сүзләрдә! Аларда бер генә дөреслек тә. тарихи документларга таяну да юк. Мәсәлән, татарларга Алтын Урда кул астында яшәү ихтыяҗы булмаган, чөнки, бәген дөнья тарихчыларының раславына караганда, Алтын Урда татар дәүләте. Икенчедән, татар халкы 450 ел буена бертуктаусыз үзенең бәйсезлеге. дәүләтчелеген торгызу өчен көрәшкән Бу хакта документлар бик күп, әмма язманын күләме аларны китерергә мөмкинлек бирми. 1905 елгы революциядән сон татарлар әллә күпме газета-журиаллар, китаплар чыгарганнар Театрлар эшли башлаган. Казан, Уфа, Җаек. Орск, Троицк. Оренбур кебек шәһәрләр татар мәдәнияты үзәкләренә әверелгәннәр. Минемчә, болар авторга да мәгълүм. Өченчедән, Татарстан АССР кемнеңдер соравы буенча түгел, нәкъ Башкортстан кебек үк. Мәскәү әмере белән төзелгән. Үзәкнең ye-карары башта түбәндәгечә була (бу хакта документлар бар!): «Ык елгасыннан алып Уфа. Стәрлетамакка кадәр (бу ике шәһәрне дә кертеп) булган территориядә (болар татарларның компактлы яшәгән җирләре) референдум үткәрелгәч кенә, әлеге җирләрнең Татарстангамы яки Башкортстангамы керүе хәл ителәчәк, халык геләге искә алыначак». Әмма Мәскәү аңлы рәвештә провокациягә бара: татар белән башкорт арасында даими низаг тудыру өчен, халык белән дә, аларның җитәкчеләре белән дә киңәшми, әлеге территорияне кертеп. 1919 елның 20 мартында Башкортстан автономиясен төзи Бу вакытта Казан губернасында аклар белән сугышлар бара Бер кемгә дә сер түгел: Башкортстан хөкүмәте Оренбурдагы бер авылдан Уфага күчеп килгәнче, бу шәһәрдә, гомумән, башкортлар яшәмәгән. Ул — татар шәһәре була. Болар һәммәсе дә китап авторына билгеле, әмма ул юри чынбарлык, документлар белән исәпләшми, чөнки алар аның схемасына туры килмиләр, ялган концепциясен челпәрәмә китереп ваталар Бейешиың тарихи очеркы, башыннан алып ахырына кадәр, аерым максатларга хезмәт итүче сәясәт кенә. Әмма бу сәясәт каш буйыйм дип, күз чыгаруга бик гартым. Чөнки Бейешның китабы, иң беренче чиратта, Башкортстандагы татар милли хәрәкәтенә каршы юнәлдерелгән. Шул көрәшне идеологик яктан ныгыту, аклау өчен язылган бу китап. Кызганыч ки, Уфада татар телен, мәдәниятен көчле кысу бара. Башкортстан Конституциясеннән «татар теле — дәүләт теле» дигән маддәне алып ташлау, нәшрият та татарча китаплар басылмау (татарлар сан ягыннан башкортлардан күбрәк), радио-телевидениедән татарча тапшыруларның бик аз булуы һ б — шуларның кире какмаслык мисаллары Башкорт станда 1 миллион 300 меңнән артык татар. Татарстанда исә 130 мең чуаш яши Радиобыз көн дә диярлек чуаш телендә тапшырулар алып бара. Концертлар бирә. «Сувар» дигән зур форматлы республика газетасы чуаш телеггдә чыга Дистә еллар буена Татарстан Язучылар берлегендә чуаш секциясе эшләп килде. Ә менә мин туып үскән Салават районында татарлар башкортлардан сан буенча аз гына ким булсалар да, район газетасы бары тик рус һәм башкорт телләрендә генә чыга Эш кәгазьләре дә, вывеска лар да — башкорт телендә...
Сүз дә юк, Татарстан Башкортстан җирләренә дәгъва ясамый, андый ихтыяҗ да юк. Әмма Бейеш кебекләр бертуктаусыз татарларның хисләрендә мәкерле уйнасалар, тарихларын фальсификацияләүне ташламасалар. Уфа татарларының 1919 елда үткәрелмәгән референдумны хәзерге көндә үткәрүләре бик гә ихтимал. Ә моның ни белән бетәсен бүген берәү дә фараз итә алмый.
Легенда тудыручыларның хыялый уйлары, фантазияләре иксез-чиксез булса да. чынбарлыкта алар сабын куыгы кебек шартлый торалар Мисалы: 50 биттәге «пассаж» «Башкортларның хан нәселен татар-монгол илбасарлары тоташ үтереп бетергән». Сорау булмаган ханлыкның ханнары буламы9! Монысы гына җитмәсә, укучыга тагын яңа «күчтәнәч»: завод салу өчен урысларга башкорт җирләрен татарлар сатып яткан икән бит (62 бит)., менә шундый икән татар килмешәкләре! Пошел! диясе генә кала. Монсы да аз икән, белегез татарлар белән бәйле урыслар да начарлар икән. Мәсәлән. Казан губернаторы А В. Волынский башкортларның санын икеләтә киметү өчен (әлбәттә, татар коткысына бирелү шаукымы бу!) эш башлаган. Урыс күрше әйтмешли, чем дальше в лес, тем больше дров. Әйдә 72 биткә күз салыйк әле: «Руслар мишәр белән татарны (әһәмият бирегез: янәсе алар аерым ике халык) һәрвакыт шымчы итеп
файдаланI ан» 73 бит: Урыс: « мишәрләргә үзләре басып килеп утырган башкорт җирләрен биргән, типтәр һәм әтәмбәйләрне (бобыли) башкорт халкын кыруда ихлас ка шашканнары өчен бүләкләп куйган» Әлбәттә, татарнын җан душы урыс булуы балигъ адәмнәргә генә түгел, хәтта бала-чагага да мәгълүм: 1552 елда Явыз Иван бөтен татар ир затын горн генә, шаярып кына суйган ич1 94 бит: мишәрләр башкорт явына кушылу урынына, «үз отрядлары белән башкортларга каршы чыкканнар» (мәсәлән. 1755 елда) Пугачев восстаниесе вакытында мишәр старшиналары патша гаскәрләрен яклаганнар» (105 бит) Шундый кешеләр була. эче. башы авыртса да. йокысы туймаса да. хатыны белән ызгышса да. акчасы бетсә дә. яңгыр яуса, яумаса да. күршесен гаепли Әкрәм Бейешнын хәле дә. кызганыч, нәкъ шундый
Автор хаклы рәвештә Салават Юлаев белән горурлана. Мин моны чын күңелемнән хуплыйм. Салаватка якташлык хисләрем (аныи туган авылы Юлай- Шаганай безгә 20 чакрым тирәсе. Хатыны Әминәнең туган авылы Калмак- лар безгә 5-6 чакрым гына булыр) йөрәгемә коч. дәрт бирә Салаватка районда беренче һәйкәлне бүтән берәү дә түгел, ә Нәсибаш татарлары куйды! Әмма объектив булу өчен, шуны да искә төшерик әгәр Дм. Фурманов «Чапаев» дигән роман язмаса. без легендар Чапайны белмәс яки бик аз белер идек Чөнки гражданнар сугышында Чапаев кебекләр аз булмаган Әгәр рус язучысы Степан Злобин Салават хакында тирән эчтәлекле, эмоциональ яктан көчле роман язмаган булса, мөгаен, башкорт халкының боек улы, гаскәрбашы. шагыйре Салават Юласв хәзерге дәрәҗәдә шөһрәт казанмас иде. Болар сүз уңаеннан гына Әкрәм Бейеш ни генә әйтмәсен (мәсәлән, ул татар һәм башка килмешәк халыклар русларга кушылдылар ди. кара. 114 бит). Пугачев армиясендә татарлар да бик күп хезмәт иткән. Аларнын ла беренче дәрәҗәдәге кыю җитәкчеләре булган Шул хакта документлар да җитәрлек сакланган Тик аларга таянып китап язучылар гына булмаган Шулай да. соңгы елларда күренекле язучыбыг Туфан Миңнуллин «Канкай улы Бәхтияр» дигән трагедия язды. Табигый ки. татар телендәге ул әсәр рус дөньясына үтеп керә алмады. Әгәр шундый китапны үл вакытында рус әдибе язган булса
Нәфрәт, дошман күрү өстенә. вөҗдан тезгенең дә ычкынса, «дошманына» әллә ниләр әйтергә була икән Китапның 131 бите нәкъ әнә шундый «озак гасырлар буена хакимлек иткән тагарлар, башка халыкны аяусыз кырып, сан ягыннан үзләре туктаусыз үскән Рус дәүләтенең власте астында алар башкорт кебек кырылмаган Гомумән, саннарын нык арттыру белән бергә гатарлар Башкорт станда да бик күбәйгән» Әй. Бейеш әфәнде, шуны да белмисез мени Санкт-Петербург татар сөяге өстендә тора. Сәбәп руслар арасында ташчылар булмаган диярлек, гатарлар әйбәт ташчы-төзүчеләр булганнар Петр патша аларны фин сазлыкларына кигереп тутырган. Күбесе шунда эшләп, үлеп калганнар. Бу хак га язучы, драматург. олуг ь артистыбыз Габдулла Шамуков «Казан утлары»нда язып чыккан иде Петр Беренче Иранга каршы сугыш алып барганда гөп коч татарлардан торган Югалту искиткеч зур булган. Мондый мисаллар бик күп Диссертация язганда, мин күп кенә гагар авылларында булып, икенче бөтендөнья сугышына киткән татарларның 70-80 проценты яудан әйләнеп кайтмауларын белдем (алар күбрәк пу лемстный расчетта. ПТРда хезмәт иткәннәр Ә иң зур югалтулар шунда була) Мәскәүдәге фәнни җитәкчеләрем моны белеп, шаккаттылар.’Татарның тарихы бөек җиңүләр, фаҗигале җиңүләрдән, коточкыч югал тулардан тора Бу яктан ул Россиядәге бердәнбер халык, әмма без. кайбер.»- үләр кебек, бер вакытта да елап утырганыбыз, фальсификация юлына басканыбыз юк Моңа безнең вакытыбыз юк Без эш агы. ижаг угында янабыз Шуңа күрә кайберәү лориең бүрәнә аша бүре куып, татар халкына пычрак агуы җирәнгеч хисләр генә г у дыра
Әйтмичә булдыра алмыйм Бейешгәге кебек башка халыкларга патология Дәрәҗәсенә җиткән күра ямаучылыкны моңа кадәр ишеткәнем дә. укыганым ла юк иде. Бу хакта Татарстанның берничә халык язучысы белән дә сөйләштем, алар да шулай диделәр
Әйдә, тагып авторга сүз бирик Китабының 172 битендә ул бо гай яза «татарларның бөтен корткычлык эшенә карамастан, башкорт г.гр тимер оста гы гын югалтмаган» Гажәп хәлләр: йорт саен йөреп, та тарлар башкортларга тимер бел,»п эш итмәскә. гигг кисәтү ясап йөргән икән гәбаса Русча әйткәндә, -при затемнении разума до чего оказывается можно додуматься Просто чудеса и не более» 180 биттә дә «ачыш» зур «Тагарлар башкортларны йотарга үз миг лотснэ кушарга тырышкан» Ялганның да ялганы, әлбәт тә Бүген Багнкоргстанда татарларга карага әнә шундый сәясәт үткәрелсә дә (югары га без аның төпле
мисалларын китердек) әмма бу тырышуларның нәтижәсе нуль булачак, чөнки һәр халыкка үз теле газиз. Бу — бәхәссез. Башка җирләрдә хәлләр ничектер, әмма мин туган авылда революциягә кадәр дә. 80 еллар башына кадәр дә. бер генә егетебез дә башкорт кызына өйләнмәде. Хәзер дә бу хәл юк дәрәҗәсендә. Нәтиҗәне укучы үзе ясар инде.
Китапның 187 битенә күз ташлыйк әле, нинди «ачышлар» бар икән: «Башкорт автономиясенең хас дошманы булып баштан ук татарлар калкып чыккан» икән Монда бер генә төгәлсезлек бар: татарларның башкорт автономиясенә каршы килүен дәлилләүче бер генә документ та юк! Тагын алга киттек тә. 196 битне ачтык ди: «рус, татар, чуаш һәм башка күчеп килгән крестьяннар... башкортны бетереп, калган-поскан жирен басып алырга ярсып киткән Алар башкортны өендә дә, урамда да, юлда да. кайда туры килә шунда үтергән, тоташ өй эче. авылы белән юк иткән!..» Болардан соң рус. татар, чуашларны һ. б. вәхшиләр дип атарга мөмкиндер. Тик шунсы гына: бу хакта да рәсми чыганакларны таба алмассың! Ә менә башка төрле документлар бар: сәнәк сугышы вакытында (1918 ел) 14 башкорт авылы кешеләре «кызыл Нәсибашка» (безнең авыл) ябырылып килгәннәр, «ирләрен сәнәккә алабыз, хатыннарының имчәк-ләрен кисәбез!» дип ярсыганнар, авылның дүрт ягыннан кереп ут салганнар. Бәхеткә, Блюхер армиясенең бер батальоны (командиры Туманов) халыкны коточкыч афәттән коткарып калган. Үткән үткәндә калсын, авылдашларым башкортларга ачу тотмыйлар, үзара дус яшиләр
Әкрәм Бейешкә «күктән саннар алу» бер ни дә тормый, фантазиясенең иге-чиге юк: аныңча 1917 елда башкортларның гомуми саны 1 миллион 400 мен кеше тәшкил иткән. 1917 1922 елларда башкортларның 57 проценты һәлак ителгән. Моггда бәхәскә керүе кыен, әмма автор кигергән саннарны расларлык дәлилләр күренми. Укучыдан гафу үтенеп, тагын бер шактый озын өзек китерәм. Мин аның эчтәлеген үз сүзләрем белән әйтеп бирсәм, күпләр ышанмас иде, чөнки муафыйкъ акыл моңа сәләтле түгел. . 295 биттә китерелә торган өзек менә шул: «Башкорт мәдәнияте, иң элек әдәбияты, башкорт язма телен гамәлләштерү (сүз 1924 ел турында бара) белән татар мәдәниятенең басымыннан котылган Ләкин бу хәл башкортны татар дошманлыгыннан коткармаган. Олысыннан алып кечесенә кадәр ботен татар башкортны данлы тарихы, үз теле, милли үзенчәлеге һәм милли горурлыгы булган өчен. һәм. гомумән, дөньяда яшәгән өчен мәңге дошман күргән һәм шул дошманлык һич тә бетми торган ажарлы бер үчкә әйләнгән» Шуны гына әйтә алам: бу сүзләрне дәлилләрлек бер генә факт та. документ та юк! һәммәсе дә ялган! Мөгаен, автор үзенең татарларга булган мөнәсәбәтен шулай читләтеп күрсәткәндер. Китапның эчтәлеге нәкъ шул хакта сөйли Миңа рус шовинистларының яһүдләр хакында язган гйячрак китапларын укырга туры килгәне бар Аларны Бейешнын татар халкына булган нәфрәте белән бөтенләй чагыштырып булмый Шовинист булсалар да. аларда күпмедер оят бар. ә бу китапта — юк. Автор шулай ук бүгенге башкорт мәктәпләренең һәм алардагы укучылар санының кимүе турында борчылып яза. Бу очракта аны аңларга була Әмма бу процесста «явыз татарның» бер катнашы да. гөнаһы да юк Киресенчә, элекке СССРда, бүгенге Россия Федерациясенең бер генә төбәгендә дә күрелмәгән хәл Башкортстанда булды: бик күп татар мәктәпләрен көчләп, бүтән телгә, ягъни, башкортча укытуга күчерделәр. Бу хакта ун меңнәрчә ризасызлык хатлары Уфага, бигрәк тә Мәскәүгә явып торды Әмма «кара эш» дәвам иттерелде. Безнең райондагы татар мәктәпләре (алар 7) моңың белән ризалашмыйча, русча укытуга күчтеләр.
37 еллар мәхшәре илебез халыкларын гына түгел, бәген дөньяны тетрәтте. Татар иҗат интеллигенциясенең 90 проценты (русларда 10 процент) юк ителде. Г. Ибраһимов, К. Тинчурин. М Галәү, Ш Усманов. Җ. Вәлиди. Ф Кәрими, Ф Сәйфи-Казанлы, һ Атласи, X. Габәши, М Крыймов. Н Хәким. Г Нигъмәти кебек йөзләрчә татар зыялылары Ежов, Берия жәлләдлары тарафыннан җәзалап үтерелделәр. Башкорт халкының ул еллардагы югалтулары шулай ук зур булды. Бу ике республика, хәзер билгеле булганча, җәзалаулар үткәрү полигоны игеп махсус сайланган. Моңа жирле халыкның мөселман кавеменнән булуы да тәэсир иткән дип уйланыла. Шуңа күрә башкортны күпләп юк итүне «татар шагыйре» (рәсми яктан татар шагыйре саналдымы соң ул?) Сәйфи Кудашка гына кайтарып калдыру хакыйкатькә туры килә алмый. Мин бу олы әдипкә тел тидермим, чөнки кулымда бер төрле дә документлар юк. Ә «теге хатын шулай әйткән иде» алымы белән эш игү көлке һәм көенечле нәрсә...
Бу мәсьәләгә махсус тукталмаска да булыр иде. чөнки татар халкының кайчан, нинди шартларда, нинди компонентларда оешуы, барлыкка килүе белән 158
галимнәр арасында шик тудырмый. ул мәсьәлә хәл ителгән. Бу хакта безнең кулда!ы документлардан тыш. кытай, һинд, фарсы, гарәп, европа чыганаклары куп. Донья га гарны беек дип а гын Әмма без мона карап масаймыйбыз Башкорт халкы горле компонентлардан барлыкка килгән кебек, тагар канында да күпләр каны ага Мәсәлән, гнуларның ин кочлссе кыпчаклар (бу яман башкортлар! а туганлыгыбыз шактый якын) болгарлар, фин-угыр кабиләләре һ. б Кайбер галимнәрнең га гарны болгар компоненты белән генә чикләргә тырышуы тарихи дөрес гүгел. Болгар дигәннән, аларнын теле шул ук гагар теле бит Нурихан Фәттахның «Шәжәрәмсен укыгач, көнчыгыш татарлары, болгарлар кебек үк. Урга диңгез тирәләреннән килеп чыкмадылар микән дигән уй туа Чыннан да кытай белән монгол арасында яшоюи. теле белән генә түгел, антропологик яктан да бөтенләй аларга охшамаган гагарлар ул якларга ничек, кайдан килеп чыктылар икән? Киләчәктә тарих мона җавап бирер дип ышанырг а кирәк. Татарлар мәсьәләсендә Әкрәм Бейеш рус шовинистларының: «ерак көнчыгыштан килгән татарлар русның мәңге дошманы булды, шуның өчен Казан хан гыгын юк итү табигый күренеш», дигән позициясен үзенчә яклый Аныңча, «Себер. Кырым. Әстерхан. Казан ханлыкларында татарлар, мишәрләр аерым-аерым төркем бу-лып барлыкка килгәннәр (316 бит) Болай дип сөйләнүләр фәнни яктан бөтенләй дөреслеккә туры килми Монда га тарларны бер-беренә каршы куеп, таркатырга тырышу кебек мескен сәясәт кеттә ята Бүтән бер ни да түгел!
Китапның 320 битендә автор гаг ын башкорт мәктәпләренең ачы язмышына туктала. Ул әйткәннәр нигездә дөрес Әмма авторның: «республикада башкорт мәктәпләре рус һәм тагар мәктәпләре күргән игътибарны күрми», дип әйтүе белән ул хаклы микән? Бәлки, автор башкортча укытуга күчерелгән татар мәктәпләренең хәлен күз алдында тоткандыр? Сүз унаенда. Татарстанда да бу өлкәдәге хәлләрнең мактанырлык булмавын әйтергә була Моннан 2 3 ел элек кенә Казанда бер генә татар балалар бакчасы да. мәктәбе дә юк иде. Бу тенденция район үзәкләренә, зур авылларга да үгеп керде Татарларның 43 проценты, катнаш никахта торып, башка милләтләргә, шул җөмләдән башкортлар! а да (Уфадаг ы туганнарым үрнәгеннән чьн ып әйтәм) балалар үстерәләр Әнә шуна күрә татар балаларының нибары 7 проценты гына үз ата-анасы телендә укый һәм сөйләшә. Бәла шунда, моның өчен конкрет кешене гаепләве дә авыр Хәлләр шулай Татарларның күп булса, дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яши Бу ла сәясәт еракларга «гасыр төзелешләренә» ун меңнарчә татарларны жыр-музыкалар белән озаттык, алар урынына. КамАЗ. Түбән Кама төзелешләренә шулкадәр үк урыс һ б. халык килеп тулды
Әлеге китапның соңгы юллары менә мондый «пафослы», «аккордлы» сүзләр белән тәмамлана: «башкорт җиде гасыр глек тагар явы җимергән милли дәүләтен торгызырга тиеш». Тарих, шул җөмләдән халыклар, милләтләр тарихы безгә буйсынмый юрган закончалыкларга кайтып кала. Бейеш күпме генә акны кара игеп күрсәтергә тырышмасын, тарих шуны белә: тагарлар бервакытта да башкорт дәүләтен җимергәннәре юк Чөнки андый дәүләтнең дөньяда булганы да юк. Ә татар дәүләтен икс мәртәбә: беренче мәртәбә монголлар, икенче мәртәбә руслар җимергән, юк иткән Беренчесендә бу эшне Багу хан. икенчесендә Явыз Иван «башкарган» Шулай булуга карамастан. гагар халкы монголларга да, русларга да үч тотмый. кайберәүләр кебек ялган гарнх язарга а тынмый Бер генә гагар язучысы да. гарихчысы да авыз ачып башкортка начар сүз әйткәне, язганы ток. Минемчә. Әкро.м Бейеш өчен генә башкорт халкына ачу тотмыйбыз һәм тотмаячакбыз да. Чөнки аерым кеше әле милләт дигән evr түгел, кем әйтмешли, агтан ала да.’кола га гуа Тагар халкы хакында Әкрәм Бейеш язганнар, югарыда әйткәнемчә, ялганнардан, тоташ фальсификациядән тора Объектив килгәндә, гагар халкының тарихы башкорт халкы язмышы белән гыгыг бәйләнгән Монгол да, урыс га безне туздырган Тоталитар система чорында интсккәннәрсбез дә гел уртак Чынбарлык шуннан гыйбарәт гагар халкы, югары мәдәният иясе бу тарак. бу ише г гектуаль байлыг ын барлык башка төрки халыклар, бигрәк тә башкорт туганнар белән уртаклашкан Казакь. кыргыз үзбәк гәрекмән, каракалпак һ 6 халыклары моның өчен тагар халкына тирән рәхмәт г.зрсн әй юләр Бүген дә Казаг ыстан. Урга Азия республикаларында меңнәрчә тагарлар ихлас күнегдән шул и мәргә хезмәт игәләр Гатарның мең еллык язма әдәбияты бар. ревогюцнягә кадәр татар телендә җәмгысы унбиш меню якын исем ю ки rail басылган Кл нан юрки халыкларда исә шул чор зчендә 600 исем дә чыккан Tai ар ха гкына килгәндә, аның башкорт туганнарына төрле өлкәюрдә күрсәзкон хезмәте иксез чиксез зур Шул ук вакытта башкорт зкет- ремисгтары арасында «татарларны куарга!» дигән лозунглар яңгырын Мин
аларга урта гасырлар тарихының гарәпләргә багышланган өлешен укырга тәкъдим итәр идем Анда мондый сүзләр бар: «маврлар (гарәпләр) Пиреней ярымутравыннан киткәч. Европа 500 елга артка тәгәрәде». Кыскасы, ут белән шаярырга ярамый Уфа татарлары өчен Башкортстая туган ил. Тарихи чыганаклар! а кара! анда, башкортлар кебек үк. татарлар да бер үк вакытта Урал тавы итәкләренә. Ai ыйдел буена килеп утырганнар. Явыз Иван Казанны алгач. Казан татарларының бер өлеше элек Көнчыгыштан килгән татарларга өстәлгәннәр Моны башкорт дәүләтен басып алу дип атау тарихи чынбарлыкка туры килмәү генә түгел, гаять аянычлы әхлаксызлык та
һәм СОҢ! ысы Мин татарның бер улы гына, шуның өчен халык исеменнән сөйли алмыйм. Әм.ма татар халкы, фальсификациягә корылган һәм милли низаглар китереп чыгаруга сәбәпче китабы өчен. Әкрәм Бейешне Гаагада урнашкан халыкара судка бирсә, хөкемгә тарттырса, һич тә гаҗәпләнмәм.

Реклама