ЯҢА ИСЕМНӘР, ЯҢА ӘСӘРЛӘР...


• Ике яшь әдип үлде
• Хикәягә аерым игътибар
• Бездә кемнәр бар?
дәбиятыбызның проза тармагындагы яшь көчләр турында сүз башлаганчы. алар иҗат иткән кайбер әсәрләр хакында фикер йөртергә керешкәнче, мәсьәләгә турыдан-туры бәйләнеше булган шундый бер борчулы хәлне искә алмый мөмкин түгел. Соңгы ике ел эчендә татар әдәбиятының проза жанрыннан әле чагыштырмача яшь саналган талантлы ике язучыбыз китте Кире кайтмаска, бөтенләйгә. Сүз фажигале төстә әрә.м булган Фәрит Гыйльми һәм Альберт Сафин турында бара.
Болар икесе дә телне яхшы белүче, нечкә тоючы, тормыш күренешләренә карата сизгер күңелле һәм инде чын мәгънәсендә әдип булып жиглегеп килүче иҗатчылар иделәр Фәрит Гыйльми әле үткән елны гына безнең журнал укучыларын «Зәйтүнәкәй. акчарлагым» хикәясе белән куандырды. Кыска гына күләмле шушы бер хикәядә без соңгы еллар авылының чын тормышын һәм анын олы трагедиясен — бигрәк тә авылда калган яшьләрнең фажигасен күрә алдык. Колхозда бары тик центнерлар һәм тонналар артыннан 1ына куучы, шуңа ирешә калсалар бөтен җирдә макталучы бүгенге түрәләрнең асылда ни рәвешле яшәүләрен һәм аларның чынлыкта кем икәнлекләрен, аларның яшьлек матурлыгы, сафлыгы, аның олы максатлары белән көчле бәрелешен күрдек без бу язмада. Кызганыч, әсәрдә әлеге конфликт яшь кыз өчен үлем белән тәмамланды Әмма бу әсәрне укыган кеше күңелеңдә өмет ут ы барыбер сүнми Чөнки әле тормыш дәвам итә. Бүген халык желе!енә төшкән, үзенең бик якындагы киләчәген уйлый алмаган түрәләр дә бер заманны мескен хәлдә калачак бит! Гаделлек урнашачак бит әле! Кемнең ниләр кылганын халык искә төшерәчәк әле.
Ф Гыйльми хикәясе белән аерылышканда укучы күңелендә әнә шундый кичерешләр кала. Алар —бүгенге тормышта меңләгән кешеләр тарафыннан раслана алырдай хисләр.
Альберт Сафинның «Юлда» исемле җыентыгына кергән хикәяләре дә хәтердә озак сакланырлык. Арада иң кыскасы «Исәнме, әни» дигән хикәя шикелле. Берничә биттән генә торган шушы әсәрдә яшь буын вәкилләренә хас булган күңел катылыгы, якын кешеләреңә карата битарафлык тәэсирле күренеш аша нечкә ачылган. Аны бер мәртәбә укып чыккан кеше оныта алмас Ул күңел түренә, гүяки йөрәк ярасы булып урнаша, гел әрнеп йөри.
Әйе. әнә шундый югары сәнгатьчә әсәрләр яза алган бу каләм ияләре хәзер безнең арабызда юк инде. Татар әдәбиятының болай да шактый сирәк булган яшь прозаиклары сафы алардан соң тагын да бирешә, хәлсезләнә төшә. Мондый хәл күңелсез уйларны да көчәйтә. Ләкин, алмашка килүче яңа көчләр турында сөйләшә башлаганчы, әйдәгез әле. менә бу хакта да уйланып алыйк.
Табигать тарафыннан бирелгән шактый зур талантлы менә шушы икс каләм иясе нишләп соң татар әдәбиятының атаклы, көчле хикәячеләре булып китмәделәр? Әйдәгез. ча1ыштырудан курыкмыйк урысның Антон Чеховы әнә 44 яшендә бу дөньядан үтсә дә. үзеннән соң дистә-дистә том әдәби әсәр һәм бик күп 168
Ә
сайлы башка кызыклы язмалар калдырган бит Безнең талантлы егетләребез дә шул яшькә җиткән иделәр, ләкин нишләп соң алар бик аз әсәр калдырдылар'?9
Юк. бу сөаль — аларга гына кагыла торган сорау түгел' Бу — бүгенге татар әдипләренең барысына да. һәммәсенә дә кагыла торган сорау.
Билгеле. биредә «моның жавабы күптән билгеле бит инде!» дип мәсьәләнең үткенлеген киметергә тырышучылар яисә «аларның үзләрендә гаеп!» дип бу сорауның милли мәдәният өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңламамышка салынучылар яки чынлап та аңлый, төшенеп җитә алмаучылар да табылырга мөмкин. Чөнки торгынлык елларында алга килеп баскан үткен проблемаларны күрмәмешкә салышып урап үтәргә, яисә инде аны бик тә шомартырга, ай-һай. остарып беттек без! Хәтта үзебезнең яшәү яки үлемебезне хәл итәрдәй мәсьәләләрне дә күрмәскә өйрәндек без ул елларда. Аның шаукымы әле хәзер дә бик көчле
Шуңа күрә биредә безнең ике хикәячебезне урысның атаклы әдибе белән янәшә куеп карау бик тә кирәк! Ике төрле савыттан алынган ике тамчы сыман — Чехов язмышы һәм безнең ике яшь әдип язмышы ике халыкның ике төрле язмышын аерымачык күрсәтеп, кычкырып тора
Безнең әдипләрдә күп гасырлар буе колониядә яшәгән, үгә нык изелеп яшәгән халык язмышы, шундый кеше холкы Милләтнең талантлы вәкиле дә барыбер ярымкол хәлендә Бүгенге тормыш чынбарлыгы аны әнә шундый хәлгә куя
Шуның өстенә: талантның тиешенчә бәяләнмәве дә килеп кушыла. Ягыш бездә, татарда, яшьтән үк язу сәләте сизелгән кеше бары тик ижат эше белән генә шөгыльләнә алмый. Үзенең осталыгын бары тик шушы юнәлештә генә камилләштерә һәм әсәр ижат итеп, милләтне, укучыларны сөендерә алмый Татар әдәбиятының үлемсез саналырга тиешле әсәрләре тумыйча ук кала. Шартлар булмау, иҗатка олы ихтыяҗ күренмәү аркасында
Бу ике хикәяченең трагик язмышы турында уйланган вакытта татын шуны да басым ясап күрсәтмичә булмый: безнең матбугат әлегә кадәр «кыскалыкта осталык» дигән принципка каршы тора. Ягъни матбугатыбыз әлегә кадәр бары тик күләм өчен генә түли! Димәк, без авторларны күләм куарга үзебез үк мәҗбүр итәбез! Ә әсәрнең сыйфаты өчен түләү кая?!! Язучының чын осталыгына, олы талан гына бәя бирү кая?! Хикәячеләр нишләргә т иеш? Ә бит Тукай һәм Исхакый- лар. Чеховлар чорында бу һич тә алай булмаган' Шуңа күрә ул заманда талантлар табигый рәвештә ачылган. Димәк, безгә хәлне бу җәһәттән тиз арада төзәтү сорала.
Проблеманың тагын бер ягы бар Торгынлык елларында һәм әле соңгы елларда да без үзебезне тагып да ялкауландыра. рухи яктан үшәнләндерә торган мондый сүзне дә әйтергә бик яратабыз «һе, аларда бит ул! Син агайне, алар белән чагыштырма! Аларның хәл бөтенләй башка!» янәсе. Менә шулай диеп, шушындый бер тылсым белән үз-үзеңне юату, үз-үзеңне тынычландыру Юк' Хәзер инде безгә дә: «Аларныкы кебек булсын!» дияр чак җитте' Булсын! Татарда да зур талантлы әдипләр әдәбиятка бөтен көчләрен салып ижат итсеннәр! Үз көчләрен тормышның вак-төягенә түкмәсеннәр.
Бүген без сагынып искә алган ике язучы да кыска жанр осталары иделәр. Дөресен әйткәндә, күпмедер дәрәҗәдә, алар безнең нгьтибарсызлыг ыбыз корбаннары да булдылар Димәк, чын галанты гадел бәһаләү. анын кадерен югалтмау турында безгә ашыгыч рәвештә үк эзләнергә һәм аның юлларын табарга кирәк!
Уйлый китсәң, күңелсез фикерләр байтак кына җыела шул. Җитмешенче елларда зур гына омег уяткан яшь прозаикларыбыз да хәзер, егерме ел үткәннән соң, әдәбиятың бу иң' авыр йөген төпкә җигелеп тартучылар булып әверелмәделәр Ул елларда гомум соклану белән каршы алынган талантлы прозаик Азат Ганиев гә ике-оч повестьтан соң (яхшы әсәрләрдән соң!) шактый гына пассивлашты Хәер, анын яңа китабы, ниһаять, чыгып килә дигән хәбәр бар Азатча үзенчәлекле, диләр аны Көтик Бергәләп куанырга язсын!
Аның белән бергә әдәбият мәйданында күренгән Марсель Гали һәм Әхәт Гаффар да. Яңарыш чоры килгәч, прозаик буларак ничектер тыныбрак калдылар шикелле Дөресрәге, алар иҗади яктан үзгәреш кичерде буган Әхәт үзенең публицистикада көчлерәк икәнен сизде, ә Марсель Гали кыска хикәя жанрын уңышлы иярләде дияргә була Ләкин, әлеге дә баягы, һаман бер сүз дигәндәй: бездә ул жанрга тиешле игътибар булмаса. килгән авгорлар да анда озак гора алырлар микән? Кыска күләмле әсәрләргә күләм буенча гына гонорар бирү «хикәя язмагыз ссг- гнп әйтү белән бер бит инде ул!
Әйе. безнең бүгенге чынбарлыгыбызныңобъектив һәм субъектив кануннары әлегә әдәбияты үстерүгә булышмый Ләкин ана карап кына халыкның, мнлләт-
нен рухи ихтыяҗлары бетми, югалмый! Безнең татар укучысына бүген укырга әдәби әсәрләр кирәк. Хәтта әле бик кирәк! Менә шушы бушлыкны ничек тутырырга'.’ Ю1ыйсә безнең .халык көн-төн телевизор экраныннан күрсәтелә торган Америка фильмнарына ияләнеп бетәчәк. Андагы кебек сугышырга, алдашырга, урлашырга, булганны җимерергә һ.б. әшәкелекләргә бик тиз өйрәнәчәк ул. Әгәр әдәбият-сәнгать әһелләре бүгенге көндә татар милләте өчен рухи һәм әхлакый бушлык хасил итсә, шуңа канәгать булып торса!
Әдәбиятыбызның һәм. аерым алганда, андаг ы яшь көчләрнең уңышлы үсүе өчен мөһим тагын бер мәсьәлә бар әле. Сүз матбугатта әдәби әсәрләр һәм публицистик язмалар нисбәте турында бара Яшь иҗатчыга караш, аның хезмәтенә реаль ихтыяҗ сизелү дә шуңа бәйле. Минемчә, кайбер җитди генә басмалар бүген публицистика белән артыграк мавыга. Чоры да шундый: кычкыру. ярсу, өндәү боларнын һәммәсе инде тормышта болай да чамасыз күп. Хәзерге кеше алардан ничек итеп качарга, кая кереп котылырга белми! Бүгенге кеше үз яшәвенең кое киткәнгә, гармония бозылганга изалана, аптырый. Ә мондый эчке халәттәге кешегә исә әдәби әсәр күбрәк тәэсир итә. Образлы сүз ярдәмендә бүгенге кеше күңеленә үтү җиңелрәк. Киң катлау укучылар үзләре дә әдәби әсәрләрне яратарак төшәләр. Минемчә журналларның бүген ничек таралуы. ягъни тиражы әнә шул хакта сөйли.
Ә менә икенче яктан караганда. Яңарыш еллары килгәч, әдәби журналларның портфеле шактый юкара төште дип белам. Моның сәбәбе нидә?
Беренчедән, үзгәреш чоры башлангач, милләтне һәм җәмгыятьне борчыган үткен мәсьәләләр көн тәртибенә куелды Алар турында уйлану һәм язу байтак зыялыларыбызның акылын, вакытын биләде. Икенчедән, китап басу һәм матбугат эшендә дистә еллар буена чарлана килгән тәртип бозылу сәбәпле, китапларның дөньяга чыгуы вакыт ягыннан нык тоткарлана башлады. Ә бу исә иҗатчы кешегә зур тәэсир ясый, аны чыгырдан чыгара Өченчедән, нәшриятлар һәм газета-журнал редакцияләренең матди яклары бик нык кысылу аркасында, әсәрләргә гонорар түләү нык кимеде. Каләм иясе элек повесть яки роман бастырып, шулар хисабына тормышның очын очка ялгый алган булса. Яңарыш елларында аның каләм хакы көлке дәрәҗәдә аз килеп чыга. Иҗатчы башка чыганак эзләргә, читтә эшләргә мәҗбүр була Димәк, тагын әдәбиятка зыян.
Әле тагын җитди бер фактор бар Соңгы елларда доньяньгн рәте китү сәбәпле, бөтен җирдә сугышлар һәм зур социаль конфликтлар күбәю аркасында, иҗат кешесенең дикъкате ирексездән шуларга юпәлә. Аның игътибары таркала, уйлары чәчелә, сибелә. Тулаем яшәеш турында «тотрыксыз» дигән тәэсир көчәя. Байтак язучының күңелендә эчке ышаныч кими, киләчәккә өмет какшый Болар әдипне эчтән җимерә, какшата, аның рухи энергиясен киметә, хәлсезләндерә.
Саный китсәң, сәбәпләр тагы да булырга мөмкин Ләкин хәлнен авыр булуы ачык Хәер, бүгенге тормыш, бер-ике даирәдән кала, берәүгә дә җиңел түгел.
Әмма төп хикмәт шунда: мондый авыр чорда кеше күңеле тотрыклылык нигезләрен бигрәк тә нык юксына. Безнең тагар укучысы да үзенә көч бирердәй рухи азыкны бик көтә Бу милләтнең олы рухи ихтыяҗы.
Ә соңгы елларда матбугатта безнең иг ьтибарны җәлеп итәрдәй нинди яңа исемнәр һәм кызыклы әсәрләр күренде соң? Алар татар укучысының зиһенен нинди яңа уй-фикерләр. хис-кичерешләр белән баетты?
Яна исемнәр дигәндә, иң башта Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Факил Әмәк хәтергә төшә. Бу автор матбугаттагы беренче адымнарыннан ук эшкә шактый киң колач белән тотынды. Аның шигырь һәм пародияләре дә. эпиграммалары да булды, шулай ук әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм шаян хикәяләре дә күренде. Укылган язмаларның һәммәсе диярлек хәзер дә хәтердә тора. Минемчә, менә шушы нәрсә үзе үк байтак мәг ьнә сөйли. Димәк, ул чакта Факил Сафин исеме белән язган бу автор истә калырдай кызыклы язмалар чыгарган
Күптән түгел Факил Әмәкнең беренче китабы да басылып чыкты «Соңгы көз- дип исемләнгән ул Җыентыкка, шул исемдәге повестьтан тыш. шактый гына хикәяләр дә тупланган.
Кереш сүзендә автор безнең игътибарны үзенең юмористик хикәяләренә юнәлтсә дә. остазы дип Фаил Шәфигуллинны санавын һәм анын юлыннан барырга теләге барлыгын әйтсә дә. гнуның өчен күп коч салуын белдерсә дә — ул хикәяләрнең повесгька караганда йомшаграк килеп чыгуын әйтмичә үтеп булмый. Әйе. Факилнең хикәяләрендә матур һәм җиңел гел бар. юморга бик якын күренеш-ситуацияләр тасвирлана ләкин аларны укыганда, ничектер, яңалык тойгысы кичермисен. Шартлап, чатнап киткән юмор очкыннарын аз табасын. Икенчеллек тойгысы кала, остазга иярү сизелә..
Хәер. Факил Әмәкнең юмор язу һәм бастыру мөмкинлеген беркем дә чикли
алмый. Мин монда китаптагы юмористик хикәяләрдән чыгып кына әйтәм. Каршы
чыгучылар табылса, рәхим итсеннәр Ләкин шунысын да искә алыйк: авторыбызны»
үз холкы-табитате дә юмористларча түгел шикелле
Ә инде бу китапта топ урынны биләп торган «Соңгы көз» повестена килгәндә,
биредә эшләр бөтенләй башкача Монда инде без чын мәгънәсендә үзенчәлекле
иҗатчы белән очрашабыз Әсәрнең беренче битләрендә үк мона ышанабыз да.
Татарнын яшәгән нигезе авыл инде анын Хәзерге көндә милләт буларак исән
булуыбызны» да. туган телебезне саклап кала алуыбызны» да. әхлакый яктан
чистарак-сафрак булуыбызны» да һәм әле әйтсп-санап бетерелмәгән башка бик күп
яхшы сыйфат ларыбызның да нигезендә, төбендә авыл һәм анын тәрбиясе ята.
Әлбәттә, бүген күрсәтергә мөмкин булган байтак кына җитешсезлекләрнен дә: мисал
өчен, кешегә заманча чослык җитенкерәмәү, бер-бере» белән килешеп һәм җайлап
эшли, көн игә белмәү, бер-беренә ярдәм итмәү, җитәкчелек эшенә бик атлыгып
гормау. аңа авыр өйрәнү һ.б нәрсәләр дә авылга бәйле шикелле.
Факил Әмәк тә үз повестена җирлек итеп авылны ала Ә кайсы яктан күрсә тә соң
автор бүгенге авылны'' Яшь ягучы анда нинди көчләр бәрелешен күрә? Хәзерге
көрәшләрне» эчтәлеге аныңча нәрсәдән гыйбарәт?
1993 ел дәвамында «Казан утлары» журналы алып барган әдәби дискуссиядә
катнашучыларның күбесе Фоат Садриевнын «Тан жиле» романына тукталган иде.
Сөйләшүдә шул әсәр уңаеннан бүгенге авыл хәлләре шактый ачылды, андагы байтак
социаль тенденцияләр төсмерләнде Укучылар әсәрне байтак кына яктан
тулыландырды, анын фикер сөрешен киңәйтте. Факил Әмәкнен «Соңгы көз»е әлеге
романга күпмедер аваздаш дияргә дә була Ләкин бу әйбәт мәгънәдәге аваздашлык.
Ике җитди авторның бүгенге авылдагы конфликт ларга багышлап ике җитди әсәр
язуына һәм бср-берсен һич кенә дә кабатламавына «яхшымдан бүтән бер сүз дә әйтеп
булмый
Повесть болай башланып китә: колхоз рәисе Тимерхан әле яңа гына коньяктан
кайтып төшкән Ялдан Аңа кадәр ул « башта Казанда зур җыелышта булды Аннан
Мәскәүгә. РСФСР Югары Советы сессиясенә очты С ессия беткәч, өлкә комитетының
рәхим-шәфкате белән пайтәхеттә, ин зур түрәләр өчен салынган шифаханәдә
сәламәтлеген ныгытып аллы. Шифаханәдән чыккач Кырымга, ял йортына юллама
тоттырдылар »
Менә шушындый сүзләрне укыгач, пичәмә еллар буе бөтен ил халкы күз текәп
торган җитәкчеләр күз алдына килә Колхоз, район, өлкә һәм ил җитәкчеләре Гүяки
Тимерхан (җитмәсә әле үзенең исеме белән дә1) әнә шул бөтен түрәләрне» бер җыелма
образы буларак укучы хөкеменә чыгарылган
Әсәр идеясе җанлы тормыш, гере кешеләр аша ачыла «Гөлчирә, күз яшьләрен
кул аркасы белән сөртеп, әрнү кагыш гаҗәпсенеп, иренә карады. Әгәр Исрафилдә
ирлек горурлыгы дигән нәрсә булса, хатынының шушы минутта аны җаныннан
чыгарып агканын сизәр иде ул
Нәрсә булганын аңламый азапланасынмыни соң?1 диде хатын көтелмәгән
зәһәрлек белән Менә кара, күр1 Ул изүен чишеп җибәрде »
Яшь әдип сурәтләгән шушы кыска гына бер күренештә дә ничә кеше һәм ничә
горле коч бергә, тыгыз тупланган!
Монда ире тарафыннан яклана алмаган хатынның көчле нәфрәте ташый Юк. бу
нәфрәт чапанны көчләргә маташкан колхоз рәисенә генә түгел Әлеге нәфрәт
Гөлчирәне як ran берни ипли алмаган Исрафилгә дә' Ачуның менә монысы әле ин куәт
гссс гер ы Ни өчен дигәндә. үзен дә һәм үзенең хатынын да яклый алмаган әнә шундый
җебегән ирләр үсендер,» бит инде теге рәис ишеләр- не...
Хәер, андый Исрафилләрнең бүген кол хәлендә булуын искә алсан. бәлки, ул
колларның гаебе кими дә төшәдер. Кол хатынына колбиләүченең кул сузуы 1.1Ж.И1
түгел кебек бмп ин ю ул
Менә шулай! Әдәби әсәр үзенең бер күренеше белән генә дә безнең яшәүне ни
дәрәҗәдә тирәннән яктырта Кемне» кем икәнен әйтә дә бирә' Теге киң таралган
мәзәктәге шикелле инде илнең «хуҗалары» тирес түгә, ә «халык хезмәтчеләре»
машинада гына жи гдерә!
«Сонгы көз» авы I тормышын күп яклап колачлый Биредә рәис тир<эсенә
укмашкан кушган бс печ гәр дә. район лаг ы һәм Ка мндаг ы • гек сабакташ булган
җитәкчеләр дә бар Шулай ук г омер юлларын әле яңа i ына башлаган яшүсмерләр дә
һәм алар арасында без күреп үткән хатынның чибәр кызы Рәхилә дә Биредә Колхоз
рәисенең шома ерткычлыкларына каршы торырга тырышкан, баш бир
мәскә теләгән яшь мәктәп директоры да... Монда икенче бер яшь түрә 1 арафыннан
шактый гына «талкынган» кызны үзенә хатынлыкка алган авыл советы рәисе дә.
Колхоз хуҗасының шәһәрдә аерым фатирда типтереп, юлдан язган үз малае да...
Санадык, санадык та. хәзер инде барысын берг ә жыеп карыйк артык күпкә
китмиме соң? Кимчелек ачу. җитешсезлек күрсәтү белән без болай да еш мавыгабыз
түгелме соң?!
Юк. «Соңгы көз»ие укыганда андый тәэсир тумый. Киресенчә, безнең ха лыкны.
бш рәк тә гади халыкны, әнә шундый коллык хәленнән чыгару өчен әле. ай-һай. күп
кирәк' Хәтта үзенең газиз хатынын көчләүгә дә ризалашкан һәм каршы бер сүз дә әйтә
алмаган кешеләрне, чыннан да. Кеше итү өчен әле никадәр көч салырга кирәк булачак
безнең милли әдәбиятка, безнең матбугатка!
Монда әле ярдәмгә Фәнзаман Баттал сатирасы да. Зөлфәт Хәкимнең ачы итеп
көлүе дә. Фоат Садриның соңгы романы сымаң киң колачлы әсәрләр дә кирәк булачак.
Гамил Афзалның ижат ялкынын инде әйткән дә юк!
Әйе. Факил Әмәк бу повесте белән укучы каршындагы имтиханны уңышлы
тапшырды Аның ижатына хас уңай якларны бергә җыйнап карасак, мондый нәтиҗәгә
киләбез: автор заманча үткен мәсьәләләр күтәрә Әсәр безнең тарафтан бик мавыгып,
бирелеп укыла Аның повестендагы геройлар тормышчан, җанлы тере кеше сыман күз
алдына киләләр. Әсәрнең сюжеты киң колачлы, ана бик күп вакыйгалар сыйган Яшь
каләм иясенең язу теле дә ипле ага. Диалоглары тыгыз һәм үзенчәлекле. Төбәк сүзләре
әсәр тукымасында табигый яшәү таба.
Шул ук вакытта повесть безнең күңелдә уяткан кайбер теләкләрне дә әйтми
булмый Әллә инде замана чире чагыла: бу повестьта да тормышны өзек-өзек сурәтләү,
фрагментарлык теңкәгә тия Автор, болай эшләп, киңлеккә ирешмәкче, әлбәттә Ләкин
әйбәт агышлы реалистик проза алымы булгач, әлеге фрагментарлык белән килешүе
кыен Алар бер-берсе белән ярашмый шикелле Җитәрлек дәрәҗәдә уйланган булса,
минемчә, әсәр тоташ агымга да әйләнә алыр иде.
■ Соңгы көз»нең төп герое, тискәре тип Тимерхан үлеме лә төрле уйлар кузгата
Бер яктан караганда, күпме әшәкелек эшләгән әнә шул типның ахырда зират
коймасында асылынып калуы, шулай үлүе дөрес тә шикелле. Повестьның логикасы
укучыны шуңа алып килә иде. Бөтен әсәр буена Тимерханга ачуы кабара килгән укучы
моңа, бәлки, канәгать тә калыр Әмма бу мәсьәләнең без искә алырга тиешле тагын бер
мөһим ягы бар бит әле.
Тормышта һәм безнең күз алдында никадәр җинаять эшләгән кешенең болай
очраклы рәвештә генә үлүе бездә нинди фикер калдыра соң? «Күпме җинаятьләр
кылсаң да. барыбер бер килеп дөмегәсең син Ә без синең белән көрәшеп
маташмыйбыз, кулыбызны пычратмыйбыз».— дигән нәтиҗәме?!
Ай-Һай. укучыда мондый фикер уяту, аңа хәзер шундый әхлакый сабак, тәрбия
бирү тормышыбызны яхшыртырга булышыр микән?' Мин моңа бик тә нык шикләнәм.
Сүз уңаенда әйтеп китик: бер аксакал әдибебезнең моннан шактый еллар элек
басылган әсәрендә дә күп әшәкелекләр эшләгән берәүне, әсәр соңында, ат тибеп
үтергән иде Бик яхшы язылган ул әсәрнең менә шушы урыны ничектер күңелгә ошап
бетмәде. Менә хәзер биредә яшь авторда да явызлыклар эшләүчегә карата шундый
караш чагыла. Ике әсәрне бергә алып караганда нәрсә, нинди күренеш бу?
Табигатьнең бөек фәлсәфәсеме, әллә безнең коллык психологиясеме? Килешергә, баш
ияргә өндәүме’ Минемчә, авторлар соңгысына якынрак шикелле.. Әйе. түзү, чыдау
безгә хас инде ул!
Әмма Факил Әмәкнен әлеге повесте яшь прозаиклар иҗат иткән шг уңышлы
әсәрләр рәтенә керә. Бу авторның ижат дөньясы белән саубуллашкан вакытта аңа
даимилек, язу куәсе телисе килә Чөнки тормышта темалар, проблемалар күп. Каләм
иясен яна каһарманнар көтә.
Сиксәненче елларның ахырыннан башлап уңышлы рәвештә яза һәм басыла
килүче икенче яшь прозаик Флүс Латыйфи. Аның хикәяләр белән бер повестьтан
торган тәүге китабы «Кырагай» 1988 елда дөнья күргән иде. 1992 елда автор ••Ак-
карага тимәскә» дигән яңа жыенгык чыгарды. Үткән 1993 елда исә «Хыянәт» исемле
романы китап булып басылды
Яшерен-батырын түгел: моңа кадәр исемен ишетмәгән һәм үзен күрмәгән бүтән
автор булса, аның шундый аз вакыт эчендә өч җитди китап бастырып чыгаруына
шактый гаҗәпләнгән дә булыр идек. Ул язган әйберләрнең сыйфатына карата да
шундук шик уяныр иде. мөгаен Тумыштан ук скептик чырай алган кайберәүләр
бигрәк тә тантана итәр иде. Әнә ич элеккерәк елларда. Язучылар берлеге яшь
галантлар эзләгәндә. •<Бездә 700ләп язучы бар» дигән сүзгә ироник төстә елмаючылар
табылды Шуның кадәр язучы буламыни, янәсе’ Эшләгәч.
тзлнгеч. оештыргач була иде шул. була иде! Биредә дә шунын шикелле. Бет Флүс
Латыйфиның вакытлы матбугатта донья күрә килгән язмаларын укып белгәч, аның
нәрсәгә сәләтле икәне күз алдына раслана килгәч бер-бер артлы диярлек басылган оч
кигап бездә гаҗәпләнү тудырмый. Киресенчә, әдәбиятка чагыштырмача соңрак
килгән бу каләмдәшебезнең беренче уңышларына без сөенәбез генә
Хәзер инде ул язган әсәрләргә күчик Яшь прозаик үз иҗатында кайсы як. нинди
сыйфатлар белән алдыра
Ф. Латыйфинын беренче китабы өчен иң типик бер хикәяне алыйк. Анын исеме
«Чүчинкә». Аңлагансыздыр, төшенгәнсездер —биредә сүз авыл җирендә генә киелә
торган аяк киеме турында бара. Ә ул чүчинкәгә нинди фәлсәфә сыйдыра алган соң
автор?
« Мәскәүдән килгән группаның башлыгы доктормы, кандидатмы Өстәвенә яшь
гә. чибәр дә ди...»
Хикәя әнә шул хәбәр белән башлана, вакыйгалар шуның аркасында куера Чөнки
коллективта, нигездә, хатын-кызлар эшли. Алар арасында яше кырыкка җитсә дә
кияүгә чыкмаган Эльвирочка да бар «Ничек итсәм итәм. бу докторны үземә карагмый
калмыйм.- - ди ул хезмәттәшләренә, уенын-чынын бергә кушып».
Юк. хикәянең сюжеты каглаулы түгел Шушы унайдаи без һәрбер камил
әйбернең гади тоелуын да искәртеп үтик әле. Ә әсәргә күз салсак. Мәскәүдән килгән
тикшерүчеләр группасын Эльвирочканын элеккеге сабакташы Фәсхетдин җитәкләве
мәгълүм була. Алар кайчандыр институтта бергә укый башлаганнар, шунда бер җай
чыкканда. Эльвирочка Фәсхетдинне кинога чакырган Ә тегесе «авыл гыйбады»—
кинога ак чүчинкә киеп килгән! Шәһәрдә! Мона бик тә гарьләнгән Эльвира ул чагында
Фәсхетдин яныннан тая Дөресрәге, аны алдап китеп бара. Инде менә еллар үткән.
Эльвира һаман ялгыз, ә Фәсхетдиннең гаиләсе дә бар. ярат кап эшендә дә ул хөрмәтле
кеше
Менә шундый эчтәлек. Гади, әмма һич тә искерми торган мәгънә.
Әйе. чын татар укучысы чүчинкәле Фәсхетдиннәрне дә. кәпрәеп йөреп ялгыз
калган Эльвирочкаларны да яхшы белә Беренчеләре халыкны, илне туендыра,
киендерә Иң авыр эшләргә дә алар бара Дошман килсә дә илне якларга дип ин алгы
сызыкка алар барып баса, күкрәген куя Ә икенчеләрснең исеме Эльвирочка гына
булмаска да бик мөмкин Ьоларггыи женесе ир-ат булуы да бар. Исемнәренең дә
модный, заграничный булуы мөмкин Ләкин аларнын холык-табига- тьләре нәкъ менә
бу хикәядәге кызныкы сыман а тар гадилектән курка, чиркана, болар ялтыравыкка,
купшылыкка мөкиббән! Андыйлар читнекенә генә баш ия Болар данлы һәм дәрәҗәле
адәмнәрне генә күрә, санлый Гадилек болар өчен ин зур начарлык сыман кабул ителә.
Әмма татарның милли психологиясе бу карашны кискен кире кага. Ул
эчкерсезлекне, риясызлыкны. беркатлылыкны шәхеснең иң яхшы сыйфатларыннан
дип саный Кызык ә безнең белән күрше яшәүче милләттә «простота хуже воровства»
дигән сүз бар Менә бнг ул ничек аларча урлашсаң, кегпс таласаң да ярый, тик син гади
генә булма' Күргәнебезчә, без биредә ике горле караш. ике горле фәлсәфә бәрелешен
очра габыз. Ә киңрәк алып караган чагында. Боек Шәрык һәм Көнбатыш фәлсәфә тәре
ике горле яшәү, уйлау рәвеше бу
«Русгик» һәм «Кырагай» хикәяләрендә дә Ф. ЛатыЙфи безнен гагар укучысы
күңеленә хуш килә торган бу фикерне үстерә. дәвам игә Югарыда әйткәнебезчә һәм
кайберәүләр уйлаганча, биредә һич гә тарлык, татарлык түгел ә безнең милләтне
гасырлар буена тотып, саклап юрган асыл сыйфат гар хакында сүз бара Эльвирочка
тар холкы инде болай да көчәеп бара. Ул тенденция га тарны бетерәчәк, туздырачак
коч Ә безгә ата-баба юлыннан бүтән юл юк Аггы бары гнк замана сыйфатлары белән
гагын да ныгыту гына кирәк
Авгорнын әсәрләре үзебезнең халкыбыз сыман гади, ләкин тәэсирле сөйләмгә.
тормышчан күренешләргә һәм кешеләргә таяна. Яшь әдипнең теле кичерешләр һәм
күренешләрне ипле генә тасвирлап бирсә дә. хикәяләрнең агышы тыныч елга шикелле
җай гына сузылып китсә дә болар берсе дә әсәрләрдә сүлпәнлек, сайлык тудырмый,
укучыны үтеннән читкә тгәрмн Чөнки болар бетнең авыл яннарындагы ямъ-яшел
чирәмлек шикелле, талгын гына агып яткан нггеш кебек, тал-тирәкләрнең шфа
ыспайлыгы сыман гадилек Әнә шул гаоигагь күренеш- ләрс. никадәр генә карасак да.
һич туйдырмый, ялыктырмый бнг Ә күпме көчәнеп, баш вагын төзелгән таш
биналарга яисә һәйкәлләргә исә озак карап гора алмыйсың. Ни өчен? Чөнки алар
җансыз! _
Шунын шикелле. ЛатыЙфи әфәнде дә әдәби әсәрләрен безнен гап-гадн тагар
тормышыннан алып нжат ню. I адилсккә бөеклек бирергә омтыла. Икенче китаптагы
«Көмеш беләзек» гагын бер мәртәбә шуны раслый
Монда да сюжет җебе гап-гади чуар тавык «аягына уралып» сүтелә башлый «Бу
тавык үзенә иптәшкә дип калдырганы. Авылда бердәнбер чуар тавык әле ул. җитмәсә.
Бөтен күрше-тирәнеке озын торыклы, юан ботлы таза ак тавыклар. Инкубатор
тавыклары. Элегрәк Җиһан да шундыйларга кызыккан иде. Тик ата-бабадан калган
нәселне юк итәсе килмәде. Гомер буе шушы талымсыз чуар тавык белән көн күргән,
ләбаса. Аннан инкубаторныкыларның сәер ягы да бар икән йомыркасын теләсә кая
салалар, черләмиләр, утырмыйлар, чеби чыгармыйлар Әллә нинди кысыр тавык алар.
Чын тавык кебек тә түгел.»
Бу өзекне укыганда уйлый башлыйсың: биредә сүз тавык турындамы сон. әллә
хәзерге кешеләр хакында фикер йөртәме автор9
Сәнгатьле әсәрнең теле дә шундый инде аның Андагы күренешләргә кат-кат
мәгънә салынган була. Биредә дә без шул хәл белән очрашабыз. Кешелекне, милләтне
киләчәктә дәвам итә алырдай затлар хакында әнә шулай сүз башлый автор. Әсәрдә
гадилек һәм анын артындагы күп мәгънәлек, табигыйлек һәм образлылык бергә үрелә.
Хикәяләү рәвешендә реальлек һәм тылсым кушыла. Ләкин бөтенлек саклана, сәнгати
дөреслеккә зыян килми. Әсәрдән мондый идея чыга: олылар күңеле безнекенә
караганда күпкә баерак. тирәнрәк. Анда әллә никадәр мөһим хакыйкатьләр ята. алдагы
юлларда, киләсе елларда безгә бик тә кирәк буласы рухи хәзинәләр бар анда. Шуңа
күрә безгә ул рухи-әхлакый хәзинәләрне яхшылап үзләштерергә, киләчәккә үзебез
белән алып китәргә кирәк
Әлеге хакыйкать «картлар турында артык еш язасыз» дип гаеп ташлаучыларга
ышанычлы җавап шикелле дә яңгырый Безнеке сыман болганчык елларда, чыннан да,
картлар тәҗрибәсе икеләтә, өчләтә кыйммәтләнә түгелме соң?!
Флүс Латыйфи үзенең көчен повесть жанрында да сыный. Анын һәр ике
китабында да бу төр әсәрләр бирелгән. Ләкин аларда шундый кызыклы үзенчәлек
күзәтелә: беренче китаптагы повесть бераз сыеграк, ә хикәяләр көчлерәк булса, икенче
җыентыкта инде хәл киресенчә — биредә урнаштырылган ике повесть үзләре генә дә
мәгънә ягыннан да, күләм буенча да иң зур урынны алып торалар Кыскасы, авторның
күләмле әсәрләр иҗат итү буенча осталыгы арта бару күз алдында.
«Ак-карага тимәскә» дигән повесть безнең әдәбиятта моңа кадәр тасвирланмаган
өлкәне — республика радиосында эшләүче журналистлар тормышын күрсәтә.
Вакыйгалар торгынлык чорында бара Яшь журналист Рәис йөрәгендә Гаделлек белән
Ялагайлык. Намус белән Алдашу канга-кан килеп бәрелешә. Югарыдагыларга
ялагайлану буенча озак еллар буена зур тәҗрибә туплаган куштаннарның әле яңа гына
университет тәмамлаган яшь кешене нинди хәйләләр белән үз юлларына кертергә
маташуы әсәрдә кискен күренешләр аша бирелә. Гаделлек өчен көрәшеп йөргән
Рәиснең повесть ахырында каты кыйналып, хастаханәгә эләгүе исә теге түрәләрнең
һәм күпсанлы ялагайларның әле һаман да шулай яши бирүләрен раслый. Мондый
азак, әлбәттә, укучыны да сискәндерә, аның тынычлыгын ала. Чыннан да, демократия
чоры башланса да. әле безнең тирә-юньдә никадәр гаделсезлек эшләнә бит. Димәк,
Рәис кебек сатылмый торган журналистлар, көрәшчеләр әле күп кирәк безнең
милләткә.
Ф Латыйфиның икенче повесте — «Тәгәрмәчсез арба» Игътибар итегез: автор үз
әсәрләренә исемне бик тә уйлап куя. Биредә дә исем башта ук көйсез, авыр тормышны
искә төшерә. Сугыштан соңгы елларның яшүсмере — әсәрнең төп герое. Аның бәгырь
әрнүләре, җан газаплары, бөреләнә башлаган мәхәббәт хисләре китапта биттән биткә
озата бара, һәм аңа җылы, кешелекле хис иярә. Ә инде повесть ахырындагы менә бу
юллар: «Сагынам да уфтанып куям: бөтен тормышым тәгәрмәчсез арбага охшаган
икән ләбаса! һаман да шул тәгәрмәчсез арбаны сөйрәп яткан чагым...»
Бик күпләребезнең хәле, эчке халәте, бөтен язмышы диярлек чагыла түгелме соң
әсәрнең соңгы һәм моңлы аккорды булган әлеге юлларда?!
Авторның менә шушындый уңышлары турында сөйләгәннән соң, аңа булган
кайбер теләкләребезне дә җиткерәсе килә Татар зыялыларын борчыган бүгенге рухи
һәм әхлакый проблемаларга кыюрак үтеп керсен иде ул. Югыйсә, чыннан да, безнең
татар әдәбиятының иң күп әсәрләре авыл тормышына багышланган. Моны без уңай
факт буларак билгеләп тә үттек. Ләкин бит хәзер шәһәрдә дә миллионлаган тагар яши
Анда безнең укучы бик тә кызыксына торган зыялылар мөхите. алар тормышы бар.
Флүс Лагыйфиның дөньяны күрү һәм гаевнр алымнары татар зыялыларының бүгенге
яшәвен оста һәм тулы чагылдыра алыр иде. Мин бәлки ялгышамдыр: ләкин ни
өчендер шулай тоела — Флүс Латыйфи хәзерге көндә бүгенге татар зыялылары
турында яна роман язадыр шикелле.
Ип башта мәкаләләр, аннары хикәяләр язып каләм чарлаган, шуннан сон повесть
жанрында да кочен сынаган һәм матур гына нәтиҗәләргә ирешкән Ф Латыйфинын
романы донья күрде дигән идек Осталыкка акрынлап һәм ашыкмыйча.
каударланмыйча баруы аркасындадыр, күрәсең, уңышлар бу өлкәдә дә сөенер лек
килеп чыга. «Хыянәт» романы турында матбугатта бары тик уңай фикерләр I енә
әйтелде.
Юк. роман безнең милләтнең үткәне белән хәзергесен генә тоташтырмый. Анда
бер елга буенда янәшә яшәү тапкан, янәшә томер иткән ике милләт кешеләре
күрсәтелә. Урыс егете Александрның татар кызы Гөлйөземгә мәхәббәте әлеге әсәрдә
күл кенә киеренке вакыйгаларны бер жспкә терки. Әнә шул мәхәббәг хисе романның
буеннан буена укучы игътибарын жәлеп итеп тора
Безнен кайбер тарихи әсәрләрне уку зыялылар өчен генә кызыклы булса, шулай
итеп тарихи роман үз даирәсен үзе үк тарайтса, биредә исә авторның мавыктыргыч
хикәяләү рәвеше һәм бүгенге әдәби телнен казанышларына нигез ләнгән матур,
сыгылмалы сөйләме тарихи гема эченә кин катлау әдәбият сөючеләрне дә алып керә
Аларны гарих эчендә күрше авылда йөргән шикелле иркен һәм кызыклы сәяхәт иттерә
Әсәрдә укучы өчен писихологик һәм бүтән төрле киртәләр, каршылыклар тумый.
Кайберәүләр менә шул сәбәпле әсәрнең танып-белү ятыннан әһәмияте аз диярләр
бәлки. Әмма аларга җавап игеп без шуны әйтик тарих әдәбият эчендә эреп бет ми
икән, ул коры бер фән булып кына кала Ә әдәби әсәр тукымасында эреп бетә алса,
тарих үзенә мәтелек яшәү таба ала. Киләсе гасырларда да җанлана ала. яши ала. Әдәби
әсәр ул үлми юрган тормыш тудыра, иҗат итә
Флүс Латыйфи романының да төп уңышы әнә шунда Хәер, җитди бу әсәр
турында галимнәр дә, тәнкыйтьчеләр дә аерым тукталып фикер әйтерләр әле. Әдәби
иҗатка чагыштырмача күптән тотынмаган авторның гол башында ук мондый унышка
ирешүе бездә бик еш очрый торган хәл түгел бит.
Проза өлкәсенә яна авторлар бөтенләй уйламатан-котмәт ән яктан да килеп керә.
Әнә. Зөлфәт Хәким тагар эстрадасы йолдызы булган җирдән, бер дә кыенсынмыйча,
прозаик дусты Нияз Ак мал янәшәсенә сикереп төште Ни өчен бу ике исемне янәшә
куябыз чөнки алар икесе дә бер үк елларда проза ки таплары чыгардылар, һәм шәп
китаплар чыт ардылар! Ләкин биредә безнен сүз, яңа автор буларак. Зөлфәт Хәким
әсәрләре турында гына
Укучы бу исемне иң башта «Татарстан яшьләре» газетасында күрде шикелле.
Күрде һәм аның язганнарын шундук ошатты Моны редакция дә гиз чамалап өлгерде.
Зөлфәтнең язмалары бер-бер артлы тезелеп китте Арада сирәк- мирәк кенә
тозсызрак.тары яисә артык тупаслары, начар «ис килеп» торганрак- лары очраса да.
уңышсызлары һәм барып чыкмат аннары күренмәде. Кыскасы, бүген минем
уйлавымча, юмор һәм сатира өлкәсендәге беренче урынны Гамил Афзал алса, икенче
урын Фәнзаман Батталга эләксә, өченче урын, һичшиксез. Зөлфәт Хәкимгә тиеш! Әгәр
дә моңа шикләнүчеләр табылса, алар юмористның өр-яңа әсәрен «Агымсуда ни
булмас.. »ны укып карасыннар' Әлеге сатирик романның беренче юлларында ук кояш
жиз газга ошатыла. ә күктәге болыт исә. колак чистартырга дип иске матрастан
йолкынган мамыкка тиңләнә. Биредә авыл исеме дә та ги генә түгел Жырыклы «А тты
керәшен авылы уртасында яшәп тә әле һаман чукынма!ан татар авылы», ди моны
автор. Әсәрнең тәүге бигендә үк күрешән беренче герой милиция капитаны
Миңлебаев та бу авылның кичә сугышкан егетләрен эчтән тенә сүгә-сүгә: «Мин сезне
чукындырам!» ди-ди килә. Күрәсез. оста юморист кулына гләккәч. ни куркыныч
сүзләр дә бү тәнчә балкый башлый, көлдерә. зиһенне һич уйламаган тыкрыклар га
алып керә.
Татар дөньясында бик сирәк кунак булган бу сатирик роман фантастикага һәм
халык иҗаты әсәрләренә iiinciләшән. Әмма аны укытан чатында үз авылыңдагы кәмит
тор искә төшә Милли юмор һәр адымда гормышчанлыгын. ха- лыкчаплыт тан раслап
бара
Менә Су анасының бер үтенечен тенә тынлап батыгыз.
« Ә-ә-ә. тагын бер үтенечем бар икән сина Анысын әйтергә оялам Мәрданша,
өметләнеп, тезләре белән аңа таба шуышты:
Әйт. әйт. оялма! Мин бит сина яг кеше түгел! Әйт инде, оялма'
Су анасы бу үтенечен до әйтертә батырчылык итте Нуретдинегез! ә әйг, елгата
бү тән печ итмәсен!»
Күрәсез. автор ситуация тәр белән бик тә кыю эш итә. юмор дилбегәсен
ышанычлы ку гла тота Шуна күрә әсәр бер түмгәктән икенче түмгәккә гаять оста
«сикерә»
Яшь язучыга теләк төсендә шуны гына әйтәсе килә: авыл һәм көнкүреш
темасында яхшы ат уйнаткан сатира каләмен, бәлки, бүтәнрәк сферада да сынап
караргадыр ана? Мәсәлән, әле өр-яңа дөнья — бүгенге шәһәр тормышы бар. хәзерге
сәясәт кешеләре Сатира өчен менә дигән каһарманнар күренеп үк тора түгелме сон
Шундый сатирик романнар тагын да язылсын иде дигән теләк бу.
Әйе. халкыбызның галантлар чишмәсе, хәзер сирәгрәк булса да. каләм ияләрен
һаман тудырып тора. Әдәби иҗатка озак еллар буе мәхәббәт саклаган шәхесләр
үрләрен әкрен-әкрен генә яулый бирәләр. Яшь прозаик Мансур Шаһимәрдан дә әнә
шундыйлардан Моннан күп еллар элек аның бер хикәясе «Идел» альманахында
басылып чыккан иде. Безнең бик таләпчән әдибебез Нурихан ага Фәттах та әлеге
хикәяне матбугаттагы чьи ышында билгеләп үтте. Шуннан соң бу авторның төрле
жанрдагы язмалары республика матбугатында күренгәләп торды Ә менә 1992 елда
автор «Казан утларымнда үзенең зур күләмле беренче әсәрен бастырды. «Кеше күңеле
карурман» дип исемләнгән ул повесть.
Мансур Шаһимәрдәннең көче нәрсәдә’’ Моны ачыклау өчен башта аның пове-
стеннан өзек укып алыйк
«Ә сәгать ярымнан соң инде кичке тын һавада Әргәннең исерек тавышы
яңгырый
— Кияү-ү-ү! - һәм аны очкылык тотып куя.
- Әкрен. Вафатдин абзый, шаулама,—дип карый Габделбәр эсселе-суыклы
булып, як-ягына каранып. Әмма Вафа аның саен катырак кычкыра...»
Менә шушы кыска гына өзектә чын язучы сәләтенең байтак яклары чагылып ала.
Монда ике төрле холык-фигыль дә ялтырап китә. Монда әлеге холыкның бер сүздәге
төгәл бирелеше дә бар һәм шунда ук чын. кызыклы, каршылыклы тормыш үзе дә! Аны
инде бүтән бизисе дә. арттырасы яки киметәсе дә юк! Моны бары тик ничек булса
шулай кабул итәргә генә кала һәм тагын шуңа карап уй ланырга, фәлсәфәсен
чыгарырга.
Билгеле, әле Мансур Шаһимәрдангә әсәрне кора белү осталыгы җитми. Ул
үзенең күп санлы каһарманнарын бер «уенга» берләштерә, оештыра белми Әмма алар
аның әсәренә кергән кешеләр — һәммәсе до диярлек кызыклылар, гыйбрәткә һәм
мәгънәгә ияләр. Аннан соң авторда тел стихиясе шактый куәтле. Аның шомармаган,
ялтыратылмаган сөйләү һәм язу рәвеше үзенчәлекле һәм кызыклы. Ул җанлы
тормышны әнә шул җаилылыгы. кызыклылыгы белән әсәргә кертеп җибәрә ала. Шуңа
күрә аның повестен укый башлагач, ташлап булмый Әллә нинди зур вакыйгалар һәм
мәгънәләр тапмасан да —мавыгып укыйсын Кызыклы чынбарлык, үзенчәлекле тел-
сөйләм агышы тота, күрәсең.
Күптән түгел үткән семинарда өлкән әдипләр ана байтак кына киңәшләр биргән
иделәр. Хәзер инде яшь авторның әнә шул теоретик сабакларны язу өстәле янында,
үзең генә газаплана-газаплана үзләштерү чоры башланды бугай. Ягъни йөрәгең белән
күзгә-күз калып, иҗат дөньясы серләрен ачу һәм осталыкка өйрәнү дәвере.
Әйе. уңышлы тына иҗат итүче яшь прозаикларыбыз бар Ләкин аларнын
бөтенесе турында да биредә сүз алып бару мөмкин түгел. Ә менә югарыда
сөйләгәннәргә кыскача йомгак ясарга тырышсак, нинди нәтиҗә килеп чытар икән'’
Иң беренче нәтиҗә.мөгаен. шундый булыр: соңгы елларда әдәбиятка килгән яшь
прозаиклар үз әсәрләрен нәкъ менә татар халкына карап һәм аның күңелен, җанын күз
алдында тотып язалар Элеккерәк елларда кайбер яшь прозаиклар иҗатында чагылган
«әдәби космополитизм» боларга хас түгел.
Аннан соң болар ин элек традицион һәм реалистик прозаның озак еллар буе
сыналтан алымнарына таяналар Тел-стиль ягыннан да алар татар теленең габит ый.
халыкчан агышына йөз тота: бер әдәби чара өегенә икенчесен өеп «мөгез» чыгармый.
«яңача булсын!» дип һәм бары тик шуның өчен генә баш ватып көчәнми Болар ин
башта укучының күңеленә үтүне максат итә. төп көчләрен шуңа юнәлтә. Ә аның
фикер, зиһен ягына түгел
Мондый сыйфатлар, һичшиксез, хупланырга тиеш. Чөнки татар әдибе өчен ин
беренче һәм иң төп укучы булып татар халкы тора.
Билгеле, аларнын юл башлау вакыты замананың да авыр чорына туры килде.
Бүген тормыш кыенлыклары аркасында хәтта җитди генә әдипләр дә иҗаттан
тукталып тора бит әле Әмма яшьләр үзләрендә ин элек милләтебезнең олы рухи
ихтыяҗын тойсыннар иде Эчке омтылышлары, изге омтылышлары аларга иҗатта иң
беренче һәм төп таяныч булсын иде! «Татар халкы» дигән олы маякны алар һич кенә
дә югалта күрмәсеннәр!
Гомумән, «татар милләтенең рухи һәм әхлакый үсеше өчен!» дигән теләк, әнә
шул омтылыш бүген безнең барыбыз өчен до уртак максат, уртак юнәлеш булсын иде!
Әнә шул чагында тына безнең һәммә эшебез алга бара алыр

Реклама