Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Нәҗип Мәдияров

Сүз тәэсире Килеп кайчак, дөнья ямен боза Эч пошулы авыр минутлар. Андый чакта гүя каплап тора Күңел күген кара болытлар. Бу афәтне нәрсә китерә сон? Җан өшеткән мәкер тулы сүз Бу афәтне нәрсә бетерә соң? Җан җылыткан назлы, җылы сүз. Малай Нидер ясый: Маңгаена хәтта Бәреп чыккан Тир бөртеге Малай гынамы сон? Түгел, ул бит — Ни әйтсәң дә

Ир бөртеге

Ахыр чиктә Төшә Кояш офык өслегенә, Көн буенча балкып, нурланып... Баеганда алтын шарга охшап. Күренә ул шактый зураеп. Арабыздан кайчак шәп дус китә, Моң тудырып, һәм шул чагында Кешелеге, олы җцнлылыгы Ачык күренә бит аның да. Үткән чор авазы Чабата, башмак ясаулар беткән бит!.. Урманга да бу хәбәрне илтәләр... Ул күп агачларга тәэсир итмәде, Әмма сөенеп туймады юкәләр. Яраланган мәхәббәтем белән Гыйшык уты һөҗүменә бермәл Баш-аягым белән эләктем, һәм мин сөю империясендә Әсирлеген тойдым йөрәкнең. Акты гомер. Хәзер ул чордагы Хәсрәтләрдән качып, шыкланып. Яраланган мәхәббәтем белән Гашыйкларга карыйм сокланып. Бер дус менә мина ни сөйләде Хамелеон күк. йөзен алыштырып Йөргән икән дошман, дус булып. Ә гомерлек диеп сайлаганым Булып чыкты фәкать буш куык. Шуңа аны мин сугышсыз бирдем. Мәңгелеккә диеп чигендем. Юлыксам да язмыш афәтенә. Хыянәтне җиңеп сөендем Бәхетлеме, бәхетсезме алар? һич кенә дә анда эшем юк. Чөнки минем хыянәтчеләрне Кызганырлык җылы хисем юк. Кышкы әкият Үткәннәрне искә алып. Киләчәгемне уйлап. Авылдан китеп барышым. Карлы кыр юлы буйлап. Каршыдан исә ачы җил. Йөземә өрә-өрә Ул ахры китмәскә куша. Кире борыл, ди гүя. Юк. хәтерем калмый аның Кисәтү ясавына Читкә китеп яшәдем ич. Аңардан башка гына. Кыш сулышы — и җилкәем. Үпкәләвеңне оныт' Туган як хисле җанымны Салкының белән җылыт' Башын нигә иде икән? Сандугач сарый. өздерә. Меңнәр күңелен яулый. • Ә башы иелгән берәү Аңа колак та салмый. И тормыш! Миңа, берүк ул Кеше язмышын бирмә. Сандугач җырын да тыңлый Алмаслык итә күрмә! Үзгәргэнсец Елмаеп бирдең кулыңны. Кайткан юлымда очрап Бу минем өчен гаҗәп һәм Сәер тоелды ифра т Киткән чакта киресенчә. Карадың каш җыерып Минем кул һавада ялгыз Торды бит асылынып Уйлагансыңдыр монын. дип. Йорәте телгәләнсен Яхшыгамы, ямангамы' Димәк син үзгәрәсең Әхмәт Саттар Көздән бер мизгел Көзге күксел томаннарда Кошлар җыена юлга... Кибәннәр йоклый болында, Офыкка болыт кунган Миләш кызыл алка таккан. Нарат карыша җилгә... Яшь усактан — карт яфраклар Елыша дымлы җиргә. Күксел күзле көзем яна. Тынлыкта ялан, урман. «Язга тикле хуш!»,—дип әнә Кычкырып үтә торнам... Сабан туе Сабан туе, Сабан туе — Халык белән мәйдан тулы Сабан туе, Сабан туе... Җырлый урам, сайрый урман. Бие. җырла — безнең заман! Сабан туе — көрәш туе, Көләчлектә ярыш туе. Шулай булган гомер буе: Иң батырга сайрый кошлар. Иң багырны сайлый кызлар! Әхмәт САТТАР (1943) ж ырлар. шигырь.гар авторы Мәскаүдә яши. Тиргәмә син сабый баланы. Әйткәнеңне отып калмаса: Савыз ларга нинли су салсаң. Эчтәлеге шулдыр ләбаса Чыбык салсаң гына учак яна. Юмарт өләш син дә җылыңны Кешеләргә бүләк итәсе нур Яктыртачак барыр юлыңны Данлыйсың узган көннәрне. Яшисең үткәннәр белән Сабак ал син бер чишмәдән Суы кипкән, жапы үлгән