РӘССАМНЫҢ УРЫНЫ ТҮРДӘН

Табигать күренешләрен төшермәгән рәссам юктыр ул дөньяда Яшь татар рәссамы Илдар Бикбулатов та бу жанрга еш мөрәҗәгать итә. Әмма анын иҗатында шәһәр пейзажы, дөресрәге — Уфа каласы күренешләре өстенлек алып тора Гәрчә ул үзе 1953 елда Белорет шәһәрендә туып үссә дә, 70 нче еллардан бирле Уфада яши Сәнгать училищесында укый, аннары үзенен осталыгын Сәнгать институтында чарлый. Республика, зона һәм илкүләм күргәзмәләрдә катнаша. 1990 елда Санкт-Петербургта ТАТАРТ исеме белән узган күргәзмәдә Илдар тамашалы ихтирамын казана Татар сәнгатендә легендага әверелгән «Чыңгызхан» оешмасы әгзасы булган бу яшь автор үзенә генә хас сәләткә ия авангардчы рәссам буларак шөһрәт казана Анын укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу әсәре «Комач төсендәге мәчет» дип атала Уфада булган кеше, әлбәттә, аны шунда ук танып ала. Хәлбуки, автор һич кенә дә бу мәчетнең фотокүчермәсен төшерүне максат итеп куймый, әмма үзенең эчке кичереше ярдәмендә аның образын, үзгә-үзенчәлсклс эмоциональ төзелешен тулы канлы итеп тасвирлый Монда күпмедер дәрәҗәдә француз импрессионистларының нинди дә булса образны билгеле бер вакыт мизгелендә ачып бирү традициясе чагыла Рәссам мәчетне комач төсендә итеп кичке шәфәкъ нурында күрә Гомумән, анын иҗатында бу алым төрле төсләр яссылыгында кабатлана рәссамның бер рәсемендә мәчет күгелҗем-зәнгәрсу нур эчендә, икенчесендә ул ап-ак төстә һәр юлы мәчет манарасы, ярымай яңа ягы белән ачыла, һәр юлы кабатланмас һәм үзгә Шәһәрдә бүгенгәчә сакланып калган бердәнбер бу мәчет образы бер картинадан икенчесенә күчеп килә Шунысын да әйтик, ул архитектура корылмасы булудан бигрәк — символ Шәһәрнең, татар мәдәнияте традицияләренең яңадан тууын аңлауга бер ачкыч Шул ук вакытта халык хәтере ул Анда халыкның узганы һәм киләчәге чагыла. Картинаның композициясе төс таҗлары тәэсиренә корылган Зәңгәр, ак, кызыл төсләр бәйләмен куллану — гомумән шәрскъ мәдәниятенә хас традиция Моның өчен мисалны ерактан эзләп йөрисе дә түгел, борынгы сөлгеләрне генә күз алдына китерегез. Ал-кызыл төсләр фонындагы нәкыш-чәчәкләр кемнәр күңеленә генә канат куймаган икән? Ә зәңгәр һәм ак төсләр бәйләнеше һәр авыл йортына таныш. Димәк, рәссам да тикмәгә генә бу алымны искә төшермәгән. Шул рәвешчә, ул, мәчет образыннан файдаланып, бүгенгене болгар-татарның ерак гасырлардан килгән традицияләренә илтеп бәйли Шәрекъ белән багланыш, барыннан да әүвәле, әсәрнең тематикасына, бөтен деталь-образларның орнамент-бизәк аша ачып бирелүенә килеп тоташа. Монда һәммәсе туры сызыклар, гомумиләштерелгән формалар аркылы ачып бирелә Әлбәттә, И Бикбулатов пейзажларында беренче карашка милли хәрәкәт сизелми кебек Әмма шунысы ачык, алар тиз арада, бер карауда гына туган образлар түгел Аларда — рәссамның тирәнтен уйлануы, безнең тарих, безнең мирас Илдар Бикбулатов әсәрләрендә шулай ук сүзләргә урын юк Кешеләр дә. башка персонажлар да тасвир ителми аларда Рәссам үз фикерен архитектура, йортлар, урамнар—кыскасы, шәһәр күренеше аша җиткерә Кыскасы, бу рәсемнәрдә чор сулышы, ерак тарих эзе.. Рәссам безне рухи дөньяда үз урыныңны ачык тоярга һәм милли хисеңне кадерләп сакларга чакыра 

Реклама