Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатирә

Кызыл таудан сулда Ята Ает Кулы Шушы Ает Кулы Балачагым юлы һәрбер карышына. Ташы, үләненә Хәтер булып сеңгән Минем күргәнем дә: Атлап үткәннәрем. Кәгү көткәннәрем, Атлар тарталмаса. Арба эткәннәрем. Шаһит ларым азмы Әнә кылган, әрем. Хәтеремне җуйсам. Күгәрерме гарем? Авылдашлар мине Итмәсләрме үги? Шушы бер хис һаман ‘ Бәгыремне ш и Нур ӘХМӘДИЕВ (1946) шагыйрь. <• ЛАдар. "fiat чагыры* һ б китап.шр авторы. Проза асорюреЛз яза Әлмлтп» чит Әхмәдиев Хәтер кузы өтә Мием күзәнәген. Туган якны җирсү — Бетмәс өянәгем: Кимчелегемме бу. Әллә горурлыгым? Таулы сукмаклардан — Шигырьләргә юлым. Кызыл таулар — кәгъбәм, Парнас итеп киләм, Сәҗдә кылган җирем, Туфрагыңны үбәм. Бәхетемнең чиге — Шушы җиргә басу... Ает кулларында Кичке эңгер — алсу. Соңгы кузы көйри — Шәфәкъ янып ята... Җаным тагын бер кат Киләчәккә кайта. Каһирә таңы Тәрәзәне ачтым азан керде, И илаһи аваз! — Г арешкә Алып очар кебек хәзер мине, Иңнәренә алып, фәрештә. Көчәйткечләр аша килгән өнме. Әллә күкләр шулай дәшәме? Затлы ефәк булып, илаһи моң Төреп алды бөтен шәһәрне. Хак мөслимин ничек уянмасын. Җаны барлар тыныч, юк, ятмас. Каһирә бит! Әлмәтләргә кайтсам. Таңда мине азан уятмас. Этләр өрер. Азан урынына Сәрхушләрнең килер тавышы. Каферләнә барган туган җирдә Җиңел түгел татар язмышы... Азан моңын көчәйт, көчәйт, тәкъсир, Туң бәгырьгә үтсен — тыңласын. Сикереп торып намаз укыр идем. Ни үкенеч — белмим догасын... Нәрсә кирәк, ниләр кирәк икән Иманыңа кайтыр өченгә? ... Әсәрләнеп тыңлыйм азан моңын. Гаҗәпләнеп сихри көченә Жаным җирдәме соң. гарештәме Атитый алыр хәлдә түгел мин Асылыма таба бер адым бу Намаз аша кайтам бүген мин Ит изгелек, көт явызлык, диләр. Нәрсә соң ул, ни ул явызлык? Гомер буе көрәшеп тә, шуңа Кидертәлми кеше авызлык Ара-тирә җиңгән чаклар була. Куанычы шундый минутын! Әшәкелек барыбер онытыла. Изгелекне исә онытмыйм' Ник берәүләр явызлыкка бара Изге эшләр өчен яралып? Намус итеп эләр ап-ак җаны Дсгег кебек бетә каралып Андыйларга этлек стихия. Тормыш тыныч икән чирли ул. Күпме кешеләрне т үргә кертә. Юк намуска хисап бирми ул. Оялу ни төшенә дә керми. Нәҗес изү бөтен шөгыле. Кайсы яктан кайчан пычак тыга. Бер ходайга т ына билгеле Изге эшләр өчен ирек бирми Мин-минлекме, әллә хөсетлек? Эче тулы ату булганнарда Кайдан калсын шәфкать, егетлек? Изгелекне бүтән кылмам дисең һәм бозасың тагын сүзеңне. Явызлыкка каршы явыз булсаң. Хөрмәт итмәс идеи үзеңне. Таш атканга ашың белән җавап Кайтаралу олы җаннарда ...Син изгелек кылып йөргән чакта План кора кемдер алдарга. Йөз ел элек, йөз мең ел да элек Явызлыктан и та чиккәннәр Ул чакта да кояш көлеп торган. Агач яшел булган, күк зәңт әр Офыкларым якты, рәхәт миңа Шатлыгыннан кояш көлгәнгә Мин куанып яшим әле ярый . Үч аласым килми кемнән дә