Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авылда кышкы төн

Балкый тышта — баганада электрик фонарь. Корт күчедәй, шул яктыда бөтерелә карлар. Нәни ут—Ай йолдызларның барын алыштырган. Бар дөнья якт ысын гүя бер үзенә җыйган! ...Җилләр —чыбыкларны сарган бәсне коеп тора. Күгәрченнәр кыекларда посып, оеп тора. Чикләвек Өлгермәгән җәен кызынып калырга. Көз җиткәч уйлаган киемен салырга. Ялангач көенә сикергән дә җиргә. Яңгырда чыланып: — Туңам.— дип тилмерә. Төньяктан җил өрә. кыш аяк киенә Ярый ла чикләвек очраса тиенгә. Куяъпмв кязап. 1954—1958. Казан. IKH. 1965. Минем әти Философ булмаган әти Ә минем кирәкне белеп, өйләнгән минем әти Галим дә булмаган әти. Ә мина жылы кирәккәч, мичләр салунын рәтен өйрәнгән минем әти. Җырчы да булмаган әти. Ә мина бишек силәсен зыңлап торганын ясарга өйрәнгән минем әти. Рәссам да булмаган әти. Ә мина салават күперен чыкта да күрә белергә өйрәтте мине әти. Шагыйрь дә булмаган әти. Ә мине көйгә кертергә бер-ике йомры сүзне өйрәнгән минем әти! Герой да булмаган әти Ә сугышта алган жосн хәтта миңа күрсәтмәскә өйрәнгән минем әги! Син Алла да түгел, әти. фәрештә дә түгел, әги Син бары әти. әти! Кыз бала йөгереп үткән. Тезенә бәрелгәч, башактан орлыклар чәчрәп киткән . Инде күнгән жәй икән! Кай арада яз үткән? Кайчандыр учымда йөрткән кыз үсеп буйга җиткән Инде күнгән жәй икән! Җанла мон әллә ниткән. Өлгергән бодай кырыннан кыз бала йөгереп үткән, йомрыланг ан тезләреннән орлыклар чәчрәп кигкән  камга. ПСИ. I1 *’ Ул көннәрне инде даулап булмый, сагынып кына була. Сөю ни икәнен белми гомерең узса, каплан да бер ела. Сүнгән еллар исәбенчә тезеп кара шәмнәр кабыз. Ку кешеләрне! Хет тынлыкта кал,— син. барыбер ялгыз... . Ул елларны инде даулап булмый, сагынып кына була. Үткән бөеклеккә кайтып булмый,— табынып кына була... Ишетәсеңме, ӘЛЛӘ җил бу? «Янсаң хөрлек көрәшендә, я кылычтай калсаң сынып,— офтанма бер дә! Заманалар Үзе килер юксынып .» Җаныңның ваклыгын сылтама заманга Куркырга, өркергә җай бар ул һаман да. Ә бит бар кешеләр шәхесен ватмаган, ГЖ1ИЛӘРГ Ә гимн Казни. ГКН. I97I. хаклыкны сатмаган, вөҗданны саклаган. Әйткәннәр: тарихтан түгелсәм гүгеләм, изелсәм изеләм, - әмма дә бөгелмәм! Үзләре сеңсә дә. рухлары калыккан Әнә шулар үлеме җан өрә халыкка. Асылыңны яшереп кыланма ни генә. - буыннар хәтерендә бары да чигелә! Җаныңның ваклыгын сылтама заманга.. Идел ага Идел ага. Пароходтан акчарлаклар, таллар кала, чиркәүле авыллар кала, карлыгачлы ярлар кала Идел ага. Күпме аккан ул Ра булып, Этил булып, Волга булып Зур дәрьяга халыклардан вәкил булып. Идел ага. Кешеләр буса, жәелеп ага. тулып aia Дулкын булып кына түгел, жыр-даепшнар булып ага Идел ага. Исе китми дәверләргә, ялганнарга Гамь кирәкме каберләре су төбендә калганнарга Идел ага. Ил барыбер Иделйортын онытмады. Ярларында яши бирә Идегәйнең оныклары Идел ага Без агабыз Арпа маяк, саллар кала Куллыкларда пристаньнар, яулык болгап ярлар кала гадил НАЗ каша. IКН. 1973. Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык! Героинялар көтте урамда... Шундый тансык бөек тилерүләр кануннардан каткан дөньяда* Бәрәкәтсез гомер, аһ. сүтелә! Вакыт белән дуэль. Ни чара1 ’ Бу таңнарны күбрәк күргән саен күңелне ник моң һәм шом сара9 Янарга да. батарга да риза эштә. өйдә, идеалларда Барыбер килә, күзләр аша килә олыгаю, күзләр аша. авыр аларга. ...Бер бөтерелеп без дә яшәп аллык! Героинялар көтте урамда Онытылып сөйдек, сөелдек бер* Йә. тагын соң ни бар дөньяда9 .. Каша I KII. 1976. Идел ага. Ул — мәңгелек. Кай елгалар кибеп кала... Иделең белән акканда җанда барыбер өмет кала. Күмәч пешерүчеләр җыры Сез кем дип сорыйсызмы? Күмәч пешерүчеләр без! Кешеләрнең йөзләренә шатлык төшерүчеләр без! Күмәч пешерүчеләр без! Күмәч кебек йомшак түгел, каты безнең кулыбыз: изә, баса, туглыйбыз; йоп-йомшак камырны кайнар мичкә юллыйбыз. Күмәчләрнең йөзе килсә, бөркелеп хуш исе килсә, нечкәрә күңелебез: сөенәбез, көләбез— бик сабый күңелле без. Күмәч пешерүчеләр без! Пешерәбез йөземлесен, мәклесен һәм мәксезен, түгәрәген, сырлысын... Табыныбыз мул булсын! Әйдә, кайчак он кунсын,: куллар камырда булсын! Тик эшебез уңганнарның хезмәте чаклы булсын, күзләрдә чаткы булсын, йөзебез якты булсын! Сез кем дип сорыйсызмы? Күмәч пешерүчеләр без! Без күп телләр белмибез, күп илләрне гизмибез, алтын белән диварларда язылмый исемебез, икмәк кебек гап-гади күмәч пешерүчеләр без! Эшебез, ай-яй, тыгын, сөйләшмибез артыгын, кабарт, из, бас тизрәк, әвәлә, сал тизрәк! . Күмәч кирәк! Күмәч кирәк! Эшчегә, язучыга да, саллар агызучыга да, очкыч җибәрүчегә дә, пыяла өрүчегә дә, терлек караучыга да, полярник, аучыга да, речьләр сөйләүчегә дә. Рәвил Фөйзчплин Казан. ТКН. 1977. чалгы көйләүчегә дә, БМО башлыгына да — барысына да, барысына да күмәч кирәк, күмәч кирәк! Кабарт, из, бас тизрәк, әвәлә, сал тизрәк! Күп кешеле зур чатлар, светофор-маяклар. машина-самокатлар авырсынмый юл бирсен! Әбиләргә, бабайларга, әтиләргә, әниләргә, сеңелләргә, энеләргә, абыйларга, сабыйларга чәйгә күмәч өлгерсен! Иртән дә күмәч булсын, көндез дә күмәч булсын, кичен дә күмәч булсын, урта бер җирдә табынның кояшы булып торсын! Сез кем дип сорыйсызмы? Күмәч пешерүчеләр без! Кешеләрнең йөзләренә шатлык төшерүчеләр без’ Сез кем дип сорыйсызмы'* Тәнгә, кул-аякларга көч-егәр бирүчеләр без! Сез кем дип сорыйсызмы** Тереклеккә гел яшәргә куәт бирүчеләр без күмәч пешерүчеләр без! Ә соң сез үзегез кем? Яңгыр Толымланып салынып төште Күк сагышы. Искәртү Каршы төшсә дус-дуска «Тел - - озын, гомер — кыска!» Көзге яңгыр Торналар китеп бара Кош канатлары орынгач, болытларның күңеле тулды. Картлар сүзе Ике хәзинә бар дөньяда: саклагыз! Каберстан аның берсе. Гел гөлдә булсын! Китапханә икенчесе. Күңелдә булсын! Базар болай да калыр... Кыя — текә. Җилләр — йолка. Кузгала таш... Кая басыйм? Колакта өн: менгәнсеңме— егылам дип, ярдәм сорап кычкырма син! Үзем кадәр Мин зур түгел. Мин — Үзем кадәр генә. Тезләнмә! Бәләкәй түгел мин. Мин — Үзем кадәр әле. Кизәнмә! Хыял ' ■I аш», и Җир өстендә ниләр бар? Әтиләр, әниләр 6ap.i Шәһәрләр бар, илләр бар. Урманнар бар, чүлләр бар... Җир асты да хикмәтле! Анда хәзинәләр бар. Алтыннар, көмешләр бар. Диңгезләр, инешләр бар... Күк катында ни юк дисез! Йолдызлар бар, айлар бар, яшеннәр бар, карлар бар... Ә Булатның күңелендә беләсезме, ниләр бар? Бар аның зур хыялы! Бәлки андый зур Биеклектә РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН Каин. ГКН. 1978. Каин. IKII. 1980. хыялның юктыр да әле булганы! Аны Җир дә белми әле. аны Күк тә белми әле, аны беркем белми әле!.. Беркөн килер, үсеп җитәр— , хыялын ул чынлык итәр! Ул хыялны Җир дә белер, эшкә ашуын Күк тә күрер! Әлегә ул серен саклап, нәни генә малай булып, чирәмлектә уйнап йөри. Тагын килде язлар... Үткән гомерләрне еллап түгел, гашыйк язлар белән исәплим Сау кеше өчен тагын язлар килде — бар назлары, дәртләре белән. Кемнен анда шатлык яше чыккан ак каеннын күкрәкләреннән? Кемнәр өчен икән тел апкайткан очар кошлар озын юл узып. Учларында гөлләр шытар кебек, ләйсәннәрдә торсак кул сузып. Кем күзләре бүген зәңгәр күктә? Гөрләвекләр кемгә ашыга? Кичен кәрәз карда нур үткәреп, чигү чигәр өчен ай чыгар. Кемнәр быел сөю ялкынында жаны белән жанга бәйләнер? Ә кемнәрнең җуйган сөйгәннәре рәшәләргә кереп тибрәнер... .Зәңгәрәйде күкләр Ачыклана төште төсләр, югалтулар, табулар... Тургай хыял булып өскә әйдәсә, үткән еллар тарта чабудан... Тик шулай да язын бүтән кәеф сулау җинел. йөреш - җиңел, тән... Шәфәкъларга баккан чактагыдан язгы 1аңны күргән күз бүтән! һәр иртәдә әле туа тора куанырлык мен-мен сәбәпләр. Күңелдә әле. яз басымын тоеп, бар өзгәләнә алыр күзәнәкләр! Җан гүрендә әле урыннар бар яңа шатлык, яңа i азапка Тик. алдашмый, җырларыңда кара гел кешеле якка, яз якка* Киан IKJI. 1*Ж1 ...Сау кеше өчен тагын язлар килде — бар гамьнәре, дәртләре белән. Кемнең анда сагыш яше чыккан ак каенның күкрәкләреннән?.. Чишмәләр саркып чыга да, дәрман-көч җыя-җыя, инешкә килеп коя... шунда исемен җуя. Инешләр чаба-чаба да, агымын тыятыя, елгага килеп коя... шунда исемен җуя. Елгалар ага-ага да, чоңгыллар уя-уя, диңгезгә килеп коя... шунда исемен җуя. ...Кешеләр яши-яши дә, саулыгын җуяжуя, киләчәге өчен Иленең җиренә башын куя... Бөек эш калдырганнарга Ил соңрак һәйкәл коя.