Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

РОССИЯ ХОКҮМӘТЕ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ ТАТАРСТАНДА 21 июньдә Чаллыга Россия Федерациясенең хөкүмәт делегациясе килде Министрлар Советы Рәисе В С Черномырдин җитәкчелегендәге кунакларны Бигеш аэропортында Татарстан Президенты М Ш Шаймиев. Республика Югары Советы Рәисе Ф X Мө- хәммәгшин. ПремьерМинистр М Г Саби ров һ б каршылады В С Черномырдин «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенсн күптән түгел генә янгын булган дизель двигательләре заводы эшчеләре һәм инженер-техник хезмәткәрләре белән очрашты, интерклубта махсус кинәшмә үткәрде Анда Россия һәм Татарстаннын әлеге заводны торгызуга турыдан туры мөнәсәбәте булган министрлык һәм ведомстволары, банклар, проскт-төзу оешмалары катнашты Киңәшмәдә Татарстан Президенты М Ш. Шаймиев чыгыш ясады Россиянең хөкүмәт делегациясе. Татарстан Республикасы җитәкчеләре Алабуга ав- юмобиль төзелеше мәйданында һәм җөмһүриятебезнең башка төбәкләрендә дә булдылар Очрашулар соңында Тагарстан- Россия арасында кайбер мәсьәләләр буенча хөкүмәт ара килешүләргә кул куелды ХАҖ КЫЛУЧЫЛАРНЫ КАБУЛ ИТҮ Казан Кремлендә Җөмһүриятебез Илба- шы Минтимер Шоймисв Мәккә һәм Мәдинәгә барып кайткан хаҗ кылучылар белән очрашгы Алар арасында Татарстан Республикасында мөселманнарның дини идарәсе рәисе мөфти Габдулла хәзрәт Галиулла, галимнәрдән Мирза Мәхмүтов. Тәлгат Галиуллин һ б бар иде 'Хаҗга барлыгы 167 кеше барды һәм алар унҗиде тәүлектән сон әйләнеп кайт тылар Очрашу барышында кунаклар үзләренең Согуд Гарәбе ганында. изге җирләрдә алган тәэсирләре белән уртаклаштылар ӘХМӘТ ЯСӘВИГӘ БА1Ъ1ШЛАНГАН ФӘННИ ФОРУМ 26-29 майда Төркиянсң Кайсери шәһәрендә мөселман төрки халыкларның уртак шагыйре, суфичылык идеяләренә нигез салган Хуҗа Әхмәт Ясәвинең 900 еллыгына багышланган Халыкара симпозиум үткәрелде Аңа дөньяның барлык төрки дәүләтләр һәм республикаларыннан галимнәр чакы рылгпн иде Бу фәнни форумда Татарстан нан академик'М I Зәкиен Хуҗа Әхмәт Ясәвинең татар әдәбиятына йогынтысы, татарларда суфичылык идеясенең социаль һәм рухи нигезләре турында доклад ясады Академик Әбрар Кәримуллинның доклады исә Әхмәт Ясәви әсәрләренең Идсл-Урал буенда таралуы, популярлыгы, шагыйрыген «Диван хикмәтиенең Казанда басылу тарихы турында булды Төрки халыкларда Ясәви әсәрләрен беренче булып татар нәширләре китап итеп чыгарган, аның «Диван хикмәте Казанда унга якын басма булып дөнья күргән Төрки халыклар арасында бу әсәр 1917 елга хәтле бер тапкыр Ташкентта, бер-ике тапкыр Төркиядә генә басылган булып чыкты. Бу форумда хәзерге көндә Анкара университетында татар теле буенча дәресләр бирүче профессор Фәрит Хәкимҗанов та катнашты Аның доклады «Әхмәт Ясәви вә Идел буе әдәби теле» дигән темага иде Халыкара симпозиум. 1994 елны Хуҗа Әхмәт Ясәви елы дип игълан итүне сорап. ЮНЕСКОга мөрәҗәгать кабул итте ИКЕ ИЛ ГАЛИМНӘРЕ ОЧРАШУЫ Төркия Республикасы Фән һәм техника дәүләт комитеты (ТЮБИТАК) чакыруы буенча. 7-12 июнь көннәрендә Татарстан Фән нәр академиясе делегациясенең Төркиягә рәсми визиты булды Делегация составында Җөмһүриятебезнең Фәннәр академиясе Президенты М X Хәсәнов. академиянең баш гыйльми сәркатибе И Б Хайбуллин, физика лгергетика 1юм җир турындагы фәннәр бүлеге акадсмик-сәркагибе Н А Сәхибуллин бар иде Визит вакытында ТЮБИТАК һәм Татарстан Фәннәр академиясе арасында фәнни хезмәттәшлек турындагы шартнамәгә кул куелды ДУСЛЫК ЭЛЕМТӘЛӘРЕ НЫ1 ЫИ Чит төбәкләрдә күрше республикада рда. өлкәләрдә яшәүче кан кардәшләребез, милләттәшләребез белән үзара элемтәләр көнноп-көн ныгый Быел язын, мәсәлән. Та тарстандй Удмуртия көннәре. Пермь өлкәсенең Барда районы көннәре шаулап-гөр гәп узган иде Июнь аенда исә безгә кунакка тугандаш Башкортстаииың Янавыл районы хезмәтчаннәре. сәигатькәрләре килде Атар Казанның Вахитов районы һәм Саба райо нында булдылар А иная алла тына татар- станлылар. аерым алганда. Саба районы вәки з ларс. Янавы г җирендә ямьле очрашулар үткәреп кайтканнар иде «БО.Л1 АРИЯ-1ATAPCI АН» ҖӘМГЫЯТЕ Софиядә «Болгария-Татарстаи» җәмгыяте төзелде Оештыру җыелышында катна шкаи сәяси иллеклеләр. Болгария яитсддиИҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан генциясе вәкилләре, бизнесменнар: яңа оешма һәр ике илдә бара торган демократик үзгәртеп кору шартларында Болгария белән Татарстан арасында дуслык мөнәсәбәтләрен саклау һәм үстерүгә булышлык итәр, дип белдерделәр. ТАТАР ДӨНЬЯСЫ ГАЛИ АКЫШНЫ ХӨРМӘТЛИ Татар мнлли-азатлык хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе. Бөтендөнья Татар Лигасының Президенты. Татар халкы Милли Мәҗлесенең почетлы депутаты Гали Акшның тууына 75 ел тулуга багышлап, ошбу елның 24 июнендә М Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында юбилей кичәсе үткәрелде Татар халкы Милли Мәҗлесе, Бөтендөнья тагар конгрессы Башкарма Комитеты, Бөтеитатар иҗтимагый Үзәге һәм «Ватан» җәмгыяте тарафыннан оештырылган әлеге истәлекле кичәдә Г. Акышның шәхсән катнашуы, аның ■ ыйбрәтле тормышы вә эшчәнлегенә багышланган чыгышлар һәм татар сәнгать осталары концерты нур өстенә нур булды. ӘМИНӘ ҖӘЛИЛ ЮБИЛЕЕ «Моабит дәфтәрләре» белән дөньякүләм танылган каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең хатыныңа — Әминә Котдус кызына — 21 июньдә 80 яшь тулды Шул уңайдан Казанда, М Горький урамында! ы 17 нче йортта— заманында шагыйрь үз гаиләсе белән яшәгән фатирда (хәзер биредә музей) Әминә ханымны туган көне белән котлау тантанасы булды Занылган язучы-җәлилче, «Татарстан» журналының баш мөхәррире Рафаэль Мостафин, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ринат Мөхәммәдиев. геройшагыйрь исемендәге премия лауреаты Илдар Юзсев һәм башкалар юбиляр адресына каннар тәбрик сүзләре әйттеләр һәм аңа Казанның атаклы «Мелита» мех- сәүдә берләшмәсе оста куллары тарафыннан тегелгән затлы бүрек бүләк иттеләр ГЕРМАНИЯДӘ — «САК-СОК» АВАЗЫ Германиянең тавыш яздыру студиясе Чаллыдагы «Сак-Сок» фольк-рок группасы белән килешү төзеде. Хәзер ул беренче пластинкаларын яздыра Татар җыры Германиядә генә түгел, тиздән башка илләрдә дә яңгырар, төрле кыйтгаларга сибелгән милләттәшләребезгә бер-берләре белән җыр ярдәмендә аралашып-аңлашып яшәргә ярдәм итәр УФА-КАЗАН ДУСЛЫГЫ Башкортстан хөкүмәте Уфада «Нур» татар дәүләт геатрын ачу хакында карар кабул игкәч тә. аның җитәкчеләре Казан театр училищесына эшлекле тәкъдим белән изделәр. Аларны Татарстан һәм Башкортстан мәдәният министрлыклары да хуплады. Нәтиҗәдә. кңлешү төзелде: Казан театр училищесы «Нур» өчен актерлар әзерләячәк, ә Казан театрларында эшлисе актерлар Уфада бию һөнәренә, ягъни хорео!рафнягә әй рәнәчәкләр Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җәй башында «Нур» татар дәүләт театры артистларын кабул итте. 21-30 июнь көннәрендә кунакларыбыз Казан тамашачыларына Т. Гыйззәтнең «Башмагым» музыкаль комедиясен. М Фәйзинең «Адашкан күңел». Ф Сәйфи-Казанлының «Ямьсез тормыш». Г Каюмовның«Ач күзеңне, монда мин!» спектакльләрен күрсәттеләр, һәр спектакль зур уңыш белән барды ГАЛИМНЕҢ ЯҢА КИТАБЫ Күренекле тарихчы-археолог Равил Фәхертдиновның «Татар угълы татармын» дигән яңа китабы дөнья күрде Ул йөз мең данәдә Чаллыдагы «КамАЗ» газета-китап нәшриятында басылган Китап Чаллы сәүдәгәрләре бертуган Рәфис һәм Нәфис Ка- шаповларның. шулай ук Илфат Гыйльма- зовның матди булышлы: ы белән чыгарылган. Аны халкыбызның үткән тарихына кагылышлы рәсемнәр белән бизәүдә рәссамнардан Рәис Шаһи. Фаил Исламов катнашкан. шунда ук бүгенге көнебезне сурәтләүче фоторәсемнәр дә урнаштырылган Китап милләттәшләребезгә бушлай таратыла. ЧИСТАЙ — ФЛОРИДАГА АКШның Флорида штаты Татарстанга заказ бирде Чнстайның «Шәрыкъ» фирмасы америкалылар өчен махсус эшләнгән сәгатьләр чыгара башлады Алар диңгез һәм елга суднолары өчен әзерләнгән һәм дөньякүләм таләпләргә тулысынча җавап бирә.

Реклама