Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСЛАМ БЕЗНЕҢ ТАРИХЫБЫЗДА ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫБЫЗДА

Дистәләгән еллар дәвамында безнең тормышыбызда атеистик идеология хакимлек итте һәм ул халкыбыз аңыннан ислам динен куу өчен бөтен тырышлыгын куйды Шушы максатларда рәсми пропаганда ислам дине кануннарын бозып күрсәтергә тырышты, аңа пычрак атты, аның барлыкка килүе, тарихы һәм жәмгыять тормышындагы роле бозып күрсәтелде. Бу пропаганданың асыл максаты ничек кенә булса да. исламны жәмгыять тормышында һичнинди уңай роль уйнамаган тискәре күренеш итеп танытуга кайтып кала иде. Бу пычрак пропаганда исламны, аның тарафдарларын сәяси эзәрлекләүләр белән беркетелде һәм көчәйтелде. 80 еллар азагында илдә жәелгән яңарыш — дингә, шул хисаптан исламга карата да бүтәнчә карау мөмкинлеген тудырды. Ислам безнең тарихыбызда бик борынгыдан кергән һәм халкыбызның тормышында зур роль уйнаган рухи корал 922 елда Идел буена Багдад хәлифәлегенең илчелеге килә һәм шушы уңайдан үткәрелгән тантаналар вакытында ислам Европаның көнчыгышында аякка басып килә торган яңа дәүләтнең— Идел-Кама Болгарстанының рәсми дине дип игълан ителә Бу вакыйга безнең бабаларыбыз болгарларның исламга күчүе йомгагы иде. Ә күчеш X гасырдан күп элек башлана Ш. Мәржани «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар» дигән хезмәтендә болгарларның исламга X йөздән күп элек тартыла башлаулары турында сөйләүче ышанычлы дәлилләр китерә һәм алар арасында дәвалаучылар кыяфәтендә дингә өндәүчеләр йөргәнлеген әйтеп үтә. Болгарларның гарәпләр белән аралашулары гарәп-хәзәр сугышлары вакытында ук башлану мөмкинлегенә ишарә ясый Шушы характердагы фактларны һәрьяклап тикшергәннән соң. болгарларның исламга күчә башлаулары Һарун әр-Рәшид һәм Мәэмүн хәлифәләр идарә иткән чорларга туры килә дигән фикерне әйтә (Мәрҗани 111 «Мөстәфад әл-әхбар». I т. Казан. 1987. 52—57 бб ). Бу хәлифәләрнең беренчесе 786—809 елларда, ә икенчесе - 813—833 елларда идарә иткән булалар. Димәк, болгарлар исламга VIII гасырның азагында һәм IX гасырнын башында ук күчә башлыйлар. IX гасырда болгарлар арасында ислам йолаларының яхшы ук киң таралуы турында археологик тикшеренүләр дә сөйли, һәм, ниһаять, Иран географы Ибн Рустәнең болгар авылларында мәчет-мәктәпләр булуы турында язып калдырган хәбәре Бу хәбәр дә IX йөзгә карый. Әлбәттә, инде IX гасырда ук бөтен болгар халкы мөселман була дип әйтергә ярамас. IX йөздәге болгар зияратларында мөселманнар белән мәҗүсиләрнең каберләре аралашып ята. Бу турыда Е. А Халикова үзенең «Мусульманские некрологи Волжской Булгарии» дигән хезмәтендә ачык дәлилләр китерә (Казан. Д /986).Ш. Маржами язган һәм болгарларнын исламга Һарун әр-Рәшит. Мәэмүн хәлифәләр заманында күчүләре турында сөйләүче чыганаклар мөгаен, болгарларнын аерым төркемнәрен генә күздә тотадыр Русьнын христианлыкны кабул итүенә багышлап чыгарылган бер мәкале «Выбор князя Владимира» дип исемләнгән иде Русьтан аермалы буларак, болгарларнын исламны кабул итүе патшаларының шушы динне башлап сайлавы нәтижәсе түгел иде Алар халык буларак үзләре акрынлап шушы дингә тартыла Башта аларнын бер төркеме, соңыннан башкалары шзшы динне кабул итә. Алмыш ханның исламны формалашып килә торган дәүләтенең рәсми дине дип игълан итүе мәгълүм тарихи агышның табигый йомгагы була. Болгарларнын исламны кабул итүенә алардаг ы икъгисади-ижтнмагый һәм рухи үсеш китерә Шуның белән бергә аларнын нәкъ менә исламны кабул итүләрендә араларында мәҗүсилек заманында таралган ышанулар да үз ролен уйный Башка төрки халыклардагы кебек үк. болгарлар арасында да. тәнре идеясе кин таралган була Шушы идеологиянең үсеше, әйтергә кнрәк. болгарларны бер алла фикерен кабул итүгә турыдан-туры этәрә дә Ә бер алла фикере ислам тәгълиматының асылын тәшкил игә Әле хәзер дә татарлар арасында тәнре төшенчәсенең ходай төшенчәсе белән беррәттән Алланың синонимы булып кала бирүе шуңа күрә очраклы хәл түгел. Әйтелгәннәр болгарларнын нәкъ менә исламны кабул итүенең эчке сәбәпләре Әмма моның гышкы сәбәпләре дә бар Болгарларның якын күршеләре славяннар һәм угыр-фин кабиләләре бу вакытта мәҗүсилектә яши Христианлашкан Европада грек-рим чоры мирасы онытылган, ә кешеләрнең аңында схоластика сөреме кин таралган була. Гарәп-мөселман дөньясы исә IX-X1 гасырларда чәчәк агу чорын кичерә. Бу чорда анда бик кызу рәвештә антик дөнья калдырган мирасны үзләштерү бара Антик заманның Сократ, Плагон. Аристотель. Плотин. Пифагор. Эвклид. Гиппократ кебек зур акыл ияләренең әсәрләре гарәп теленә гәржемә ителә. Фәлсәфә буенча зур-зур трактатлар, фәнни хезмәтләр языла, әдәбият һәм эстетик фикер үсә. шәһәр тормышы кайный Гарәпләрнең бу казанышлары бабаларыбызның игътибарын үзенә жәлеп итми калмый һәм исламны кабул итү өчен билгеле бер алшарт тудыра Болгарлар тормышында һәм аларнын варислары Идел буе татарларының тарихи язмышында ислам әһәмиятле һәм күпьяклы роль уйнады Бу турыда сүз алып барганда, беренче чиратта, идеология система буларак исламның үзенчәлекләрен күз алдына кигерү зарур. Ислам - дөньякүләм таралган диннәрнен берсе Бантка диннәр кебек үк. ана да үз кануннары, кагыйдәләре хас Әмма аньш эчтәлеге бу догматика, норма һәм символлар белән чикләнми Исламның башка ягы да бар Ул киң планлы һәм күпкырлы мәдәни-идеологик система, дөньяга карашның гулы бер формасы Үзенчәлекле ндеөлогик система буларак, ул үзендә дингг карашлар белән бергә фәлсәфи төшенчәләр тезмәсен дә. социаль һәм этик концепция.мрне дә берләштерә. Ислам шулай ук җәмгыять тормышын, кешеләрнең көндәлек ин-гамәл тотышларын, аларнын үзара мөнәсәбәтләрен билгеләүче кануният га. Мөселман дөньясында ижтимагыйсәясн. этик һәм фәлсәфи мәсьәләләрне хәл итү. аларнын таралышы ислам билгеләгән тышча эчендә барды Фикһс гыйлемен алып карыйк Фикһе гыйлеме, гадәттә, исламның хокук тәгълиматы рәвешендә таныла Әмма фикһс чынлыкта бер хокук мәсьәләләре белән генә чикләнми. Ул үзендә җәмгыять төшенчәсен,» кагылышлы бик күп проблемаларны берләштерә Хокук мәсьәләләре белән беррәттән ул. шулай ук. фәлсәфәне дә. илаһи тәгълиматны да. сәясәтне лә, әхлак мәсьәләләрен дә. мантыйкны һ.»м гел гыйлемен дә тикшерә Шәригать белән дә эш шулай тора Гадәттә соңгысын хокукый һәм әхлакый нормалар җыенгыгы дибрәк күзаллыйлар Әмма кик и.ганда алганда, шәршать үз алдына кеше штгәеимнен бетеш якларын да яхшылык-ямннлык күзлегеннән чыгын бизмәнләү бурычы кун. Шунын белән бергә, ул үз эченә кеше яшәешенең ин төп сәбәпләрен ачу. анын универсум белән бәйләнешен һәм табигатен өйрәтү вазифаларын та ала Димәк, фикһс гыйлеме дә. шәригать гә иҗтимагый, фәлсәфи, хокукый һәм әхлакый проблемаларның барысын колачлый һәм аларга җавап бирергә тырыша Исламнын болГар-татар тарихында тоткан урыны анын шушы кин колачлы мөдәнн-ндеологнк система булуы белән билгеләнде дә. Хәзер болт арларның исламны кабул итүләренең әһәмиятен күрсәтүче кайбер факторлар Беренче гөп. болгарларның Урта Иделдә ныклап тамыр җәюе Идсл-Кама регионында болгар дәү тәтенең формалашуы белән янәшә бара һәм ислам бу дәүләтнең идеологик һәм хокукый нигезләре вазифасын үти. Болгарларның исламны кабул итүенең әһәмияте беренче чиратта шушының белән билгеләнә дә Дәүләт дине дип игълан ителгәч, ул аерым кабиләләрнең мәжүсилек белән бәйләнгән йолаларына каршы көрәшне уңышлырак үти башлый һәм бу кабиләләрне бердәм дәүләт хакимияте тирәсенә туплауга ярдәм итә. Икенчедән, ислам шулай ук болгарларның, аларга якын башка төрки һәм төрки булмаган кабиләләрнең бердәм кавем-милләт булып берләшүенә идеологик алшарт булды һәм болгарларның бу динне кабул итүенең икенче зур әһәмияте шушында. Болгарларның элеккеге мәжүсилек диннәре аларны берләштерү юлында ныклы терәк була алмады. Моның өчен аның идеологик нигезләре дә, оешасы да юк иде. Ислам исә идеологик яктан да, оешу ягыннан да нык үскән дин буларак болгарларда бердәм мәдәният формалашуга нигез ташлары сала һәм алар арасында барлыкка килгән милли үзаңның аерылгысыз компонентына әйләнә Ул формалашып килүче бу халыкны идеологик яктан берләштерә, болгар җәмгыяте әгъзаларын бер-берсенә өзелмәслек җепләр белән бәйли һәм бу милләткә дәүләтләре юкка чыкканнан соң да, башка исем астында булса да, үзен саклау мөмкинлеген ача. Өченчедән, исламны кабул итү болгар җәмәгатьчелеген ул вакытта дөньякүләм алдынгы урында торган гарәп-мөселман мәдәниятенә якынайта. Болгарларның бу мәдәният белән танышлыгы әле исламның Урта Иделдә рәсми дин итеп игълан ителүенә кадәр үк, болгарлар арасына ислам үтеп керүнең беренче адымнарыннан ук башлана. Гарәп чыганакларында сакланып калган бер хәбәр шул турыда сөйли. Бу хәбәрне язып калдырган автор гарәп-мөселман мәдәниятенең күренекле вәкиле әл-Җаһизны 200 биттән торган һәм болгар ханына адресланган хатында Алла Китабы турында бер сүз дә әйтмәүдә гаепли. Бу дәлил болгарларның инде IX гасырның беренче яртысында ук (әл-Җаһиз шул чорда иҗат итә) гарәп дөньясы белән дини якган гына түгел, мәдәният мәсьәләләре буенча да күпкырлы бәйләнешләргә кергән булулары турында сөйли Ислам дәүләтнең рәсми дине итеп игълан ителгәч, болгарлар белән Багдад хәлифәлеге арасында икътисад һәм сәүдә өлкәсендә, сәясәт һәм рухият өлкәсендә дә ныклы элемтәләр урнаша Нәтиҗәдә Идел буена ул заманда гарәп дөньясында үсеш алган фәнни- фәлсәфи фикерләр һәм әдәби әсәрләр үтеп керә. Ислам кабул ителгәч моңа кадәр болгарлар арасында таралган чөй (рун) язуы гарәп язуы белән алыштырыла һәм болгар язма мәдәниятенең нигез ташлары салына. Гарәп телен һәм язуын белү Идел-Чулман буйларыннан чыккан төркиләргә гарәп телендә иҗат ителгән бай әдәби мирас белән танышу мөмкинлеге ачты. Ә бу үз нәүбәтендә болгарларда фәнни-фәлсәфи фикер тууында, болгар мәдәниятенең вә мәгърифәтенең үсүендә, әдәбият ядкәрләре иҗат итүдә мөһим роль уйнады Тарих безгә Шәех Әхмәт әл-Болгари, Әбу ибн Идрис әл-Болгари, Борһанетдин Ибраһим бин Йосыф әл-Болгари, Әбу Мөхәммәд Садыр ибн Галәветдин әл-Болгари, Хуҗа Хәсән әл-Болгари кебек олы галим вә фәлсәфәчеләрнең исемнәрен китереп җиткерде. (Кара Мәрҗани Ш. Мөстәфад әләхбар. I т. Казан, 1897, 78—83 бб.). Бу галимнәрнең хезмәтләре Болгарстан- ның үзендә дә, шулай ук аннан читтә дә киң таралган була. Ягкуб ибн Ногман әл-Болгариның әле XI гасырда язылган «Тәварихы Болгария» исемле китабы турында, мәсәлән, гарәп сәяхәтчесе һәм укымышлысы Әбу Хәмид әл-Гарнәти һәм киң карашлы галим Зәкәрия Казвини бик җылы сүзләр язып калдыра. Хажи Әхмәт әл-Болгариның «Әл-Җамиг», «Әт-Тарика» һәм «Әл-Фаваид» дип исемләнгән китаплары бөтен Якын вә Урта Көнчыгышка тарала. Таҗетдин ибн Йуныс әл-Болгари фармакология буенча «Әт-Тирьяк әлкәбир» исемле китап язып калдыра. Фәлсәфә, илаһият гыйлеме (богословие). . тарих, медицина һәм фармакологиядән тыш, болгар галимнәре астрономия һ б. бик күп фәннәр белән дә шөгыльләнәләр. Әл-Гарнәти калдырган мәгълүматларга караганда, болгар галимнәре күк җисемнәре турында тикшерүләр алып бару максатында төньякка бик еракларга барып җитә торган булалар. Әле монгол яуларына кадәр үк болгар әдәбиятының Кол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» кебек гүзәл әсәрләр иҗат ителә. Мәдәниятнең мөһим өлеше — мәгърифәт. Ислам канаты астына тартылу болгар-татар мәдәниятенең бу мөһим өлешенең нигез ташларын салуга да мөмкинлек тудырды. Исламны кабул иткәч үк болгарлар арасында уку-укыту эшендә билгеле бер система туа Мәчетләр каршында яшәп килгән мәктәпмәдрәсәләрдә дин сабаклары белән бергә дөньяви гыйлемнәр укытуга да әһәмият бирелә. Әл- Гарнәтиның ерак Андалусиядән улын Болгарга укытырга алып килүе үзе генә дә бу илдә уку-укыту эшләренең яхшы ук югарылыкта торганлыгы турында сөйли. Уку-укыту эшләрендә Болгар заманында урнашкан бу традиция Алтын Урда дәверендә дә. Казан ханльп ында да дәвам итә. Ш Мәржани ул вакытта Казанда зур мәдрәсә эшләгәнлеге турында яза Бу мәдрәсә шәкертләренең ул замандагы гыйлемнәрнең тулы комплексын өйрәнергә мөмкинлекләре була Әле болгар чорында урнашкан традиция буенча шәһәрнен һәр мәчете каршында мәктәп эшли. Уку йортлары Казан ханлыгының авылларында да күзәтелә М Худяков язуына караганда, ул вакытта Адай авылы мәдрәсәсе бик данлыклы була. 35 ел дәвамында аның мөдәрисе булып Ишмөхәммәт бин Тугмөхәммәт эшли Бу мәдрәсә озак еллар яши һәм үзенә бик күп укучылар тарта ( Худяков М. Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» Казан. 1923 162 б ) Дүртенчедән, ислам мәдәнияте- асылы белән шәһәр мәдәнияте Ислам мәдәниятенең бу үзенчәлеге Идел-Чулман Болгарстанында да үзен сиздерә Биредә дә күп кенә шәһәрләр барлыкка килә һәм үсә Бу шәһәрләр матди һәм рухи мәдәният учакларына әйләнәләр Идел-Чулман Болгарстаны җирендә археологлар тарафыннан 150 дән артык шәһәр калдыклары табылган /Р. Г. Фахрутдинов. Археологические памятники Волжско-Камской Бу згарии и ее территория Казан. 1975 190—191 бб). Бер-бер артлы Болгар дәүләтенең башкалалары булып торган Болгар һәм Биләр шәһәрләре бигрәк гә нык үсә Соңгысы, мәсәлән, үзендә яшәгән халыкның саны һәм мәйданы буенча ул заманның иң эре шәһәрләреннән саналган Киев. Париж һәм Владимирны узып китә. Идел-Чулман Болгарстаны шәһәрләрендә мәһабәт архитектура корылмалары калкып чыга, сарайлар, мәчетләр, үзәк җылыту системасы булган ташпулатлар салына. Шәһәрләр үсеше исә рухи тормышнын да үсүенә илтә Шәһәрләр үсеше белән шулай ук җитештерү көчләренең, кәсепчелекнең, һөнәрчелекнең, сәүдәнең үсүе дә бәйләнгән Болгарстанда чуен кою башлана һәм камилләшә, чүлмәкчелек һәм күн эшкәртү һөнәре үзенең үсешендә яна адымнар ясый, тимерчелек осталыгы яна баскычлар яулый Болгарлар инде XIV гасырда ук. Европада беренче булып, яхшы сыйфатлы чуен коя башлыйлар Бишенчедән. Ислам кабул и гүнең болгар сурәтләү сәнгате өчен нәтиҗәләре үзенчәлекле һәм каршылыклы булды Ислам, билгеле ки, кеше вә хайваннарның сурәтләрен ясауны хупламый Шунлыктан исламны кабул нгкән болгарлар арасында кеше һәм хайван образларын сынлы сәнг ать чаралары белән гәүдәләндерү туктый. Ә мондый сәнгать аларда ислам кабул иткәнче яхшы ук үскән була Шул ук вакыт сәнгатьнең гамәли төрләре, мәсәлән, ювилерлык сәнгате, күнгә һәм тукымага чигү, бизәү сәнгате яңа үсеш ала. Кульязма китаплар таралу бизәү сәнгатенең яна төрләре, аерым әйткәндә, китап бизәүне һәм каллиграфик язмаларны үстерә. Гарәп-мөсслман дөньясы белән алышбиреш итү архитектура үсешенә дә яңа этәргеч ясый Сәнгатьнең яна төре кабер ташлары бизәү барлыкка килә һем зур үсеш ала Төрки халыкларда таш һәм башка төрле билгеләр кую күптән кил.» Орхон-Енисей һәйкәлләре һәм кыпчак далаларында очрый торган балбаллар шуның дәлилләре Болгарларда бу киләчәк (традиция) каберләргә матур итеп бизәлгән ташлар кую рәвешендә үстерелә Бу ташларда болгар бабаларыбызның әхлак һәм матурлык төшенчәләренә бәйле фикерләр чагылыш таба. Алтынчыдан, мәсьәләнең тагын бер кыры исламны кабул иткән болгар жөмгыятснен әхлакый карашларыңда үзгәрешләр Диннәрдә теге яки бу рәвештә гомумкешелек әхлак нормалары чагыла Алар гаделлек, шәфкать, мәхәббәт, әхлакый камиллек, гуманизм идеалларын алга сөрә Бу исламга да кагыла. Болгарлар арасында тарала башлау белән ислам иҗтимагый яшәеш мәсьәләсендә мөҗүцглек дәверендә урнашкан карашларга каршы этчекле көрәш алып бара, кыргыйлыкны, шәфкатьсезлек һәм көчләү* күренешләрен гаепли, яңа әхлакый карашлар таралуы өчен тырыша Бу болгар-татарларның тормышында күпкырлы тәэсир ясый, аларны әхлакый үсештә яна баскычларга күтәрә, тарихларына һәм тормыш-көнкүрешләренә яңа эз сала Җиденче, г.ж. һәм. ниһаять, ислам кабул игүнең халык язмышында, анын үзен этник берәмлек буларак саклый алуында уйнаган роле XIII гасырдан бантлап Идел-Чулман буйларына кабат-кабаг биниһая авыр җәбер-золым ябырыла. ил өстеннән давыл-өермәләр үтә. халык коточкыч тетрәнүләр кичерүгә дучар ителә Мондый дәһшәтгләрнен беренчесен монгол яулары китерә Бату хан гаскәрләре Болгарстан җирендә җимерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар, тапталган кырлар калдыра, иксез-чиксез кеше каны коела.Шулай да Болгарстан халкы үзен саклап кала ала Соңыннан да Чышызхан токымнары болгар җиренә кабаг-кабат ябырылалар Болгар тәмам җимерелгәннән соң да бу халык Чулманныд төньягында яңа җир эшкәртү һәм һөнәрчелек үзәкләре тудырды, үзенең традицион мәдәниятен үстерде. Бу шартларда ислам халыкны берләштереп тотуда, анын этник бөтенлеген һәм үзенчәлеген саклауда хәлиткеч коч булды. Ислам мәдәнияте вәкилләре буларак болгарлар Хәрәзем белән бергә Алтын Урда мәдәниятенең формалашуында да, ул биләгән кин далаларда яна һөнәр һәм сәүдә үзәкләре барлыкка килүдә дә зур роль уйнадылар. Ахыр чиктә, бу далада яшәгән мәҗүси кабиләләр нәкъ менә Болгарстан һәм Хәрәзем тәэсирендә ислам кабул итә. Казанның явыз Иван тарафыннан яулап алынуы борынгы болгарлар токымына—инде урыс елъязмаларында татарлар дип атала башлаган халыкка яңа авыр сынаулар китерде. Урыс тарихчысы М Худяков бу яулап алу вакытында Казан халкы өстенә биниһая жәбер-золымнар төшүен, күбесе кырылуын, монда туган матди һәм рухи мәдәният ядкәрләрснең юкка чыгарылуын күрсәтеп үтә. «Басып алынган Казаннын халкын үтерү-кыру. дип язды ул. —урыс 1арихынын коточкыч сәхифәләреннән берсен тәшкил игә... Православие гаскәриләренең казанлыларга каршы оештыр!ан тәре походы тарихта тиңдәше булмаган кан коюлар һәм ннсани корбаннар белән тәмамланды... Чиктән тыш күләмнәрдә өзелгән кеше гомерләреннән, елгадай аккан күз яшьләреннән, Казан халкы өстенә төшкән коточкыч җәбер-золым, газап һәм кайгылардан тыш, хәсрәт белән тулган 2 октябрь көне (1552 елда Иван IV тарафыннан Казаннын алынуы көне) төрле буыннар тарафыннан озак еллар буена тупланган мазериал байлыкларның, аулак урыннарда кадерләп сакланган мәдәният ядкәрләренен һәм көнкүреш кирәк-яракларының рәхимсез төстә юкка чыгарылуына кигерде. Алар барысы да аяусыз рәвештә ватылды, җимерелде, аяк астына салып тапталды». /'Худяков М. Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар. Казан. 1923. 153—154 бб). Икенче бер урыс тарихчысы, Казан университеты профессоры Н Н Фнрсов басып алынган халыкка карата патша һәм аның яраннары сәясәтен тасвирлап, болай дип язды: «Казан төбәгенә урыс алпавытлары һәм монастырьлар үтеп керү белән җирле халыкны системалы рәвештә дини яктан эзәрлекләргә то тындылар. Бу эзәрлекләүләрне даими төстә православие руханиларының йогынтысын тоеп яшәгән илбасар Иван IV үзе башлады. Ул татарларның мәчетләрен җимерде, ә яңаларын торгызуны тыйды. Мәскәү руханилары бу төбәкне гадәттән тыш үзсүзлелек белән чукындырырга кереште». (Фнрсов Н. Н. Татарстанның уткәне. Казан, 1926 26—27 бб.). Нигезе Явыз Иван тарафыннан салынган бу милли кысу һәм эзәрлекләүләр патша хөкүмәте тарафыннан татарларга карата гасырлар буена үткәрелгән сәясәтнең үзәгендә ятты. Бу сәясәт Казан җирендә үзенең тулы чагылышын тапты. Асылы белән ул ачыктан-ачык шовинистик характерда булды һәм болгарларның токымы булган татарларны мөстәкыйль халык буларак юкка чыгаруга юнәлдерелгән иде Бу максатта җирле халыкның теленә, диненә, мәдәниятенә һәм горефгадәтләренә каршы көчле эзәрлекләү сәясәте үткәрелде. Патша хөкүмәте һәм анын урындагы сатраплары татар халкына карата социаль, экономик, милли, сәяси һәм хокукый басым режимы урнаштырдылар Халык барысын да татыды камчысын да. казак нагайкасын да, төрмәсен дә, сөрген-себерләрен дә. Татарларга каршы хәрби командалар өстерелеп торылды. аларның гыйбадәтханәләре һәм изге урыннары җимерелде, традицияләре һәм милли хисләре мәсхәрәләнде Татарларның зыяратларыннан кабер ташлары алынып чиркәү һәм монастырьларның нигезенә салынды, китапханәләр яндырылды, башка мәдәният учаклары һәм истәлекләре юкка чыгарылды Шундый чаралар ярдәмендә патша самодержавиесе татарларның милли* үзаңын юкка чьп арырга тырыша, аларның үз тарихларын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен онытуларына ирешергә теләде. Шушы жәбер-золымнарга карамастан татар халкы үзен, милли хосусиятләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап кала алды. Бу очракта да без тулы ышаныч белән, халыкның милли аңына сеңгән ислам хәлиткеч роль уйнады, дип әйтә алабыз Халыкның милли мөстәкыйльлеген саклауда нәкь менә ислам идеологик терәк вазифасын үтәде. Патша самодержавиесе һәм миссионерлар көчләп христианлык таккан бер чорда татарлар исламда этник, рухи һәм мәдәни бердәмлекләрен саклау чарасы күрделәр. Татарларның милли үзенчәлекләрен саклауда мөселман мәктәпләре зур роль уйнады. Идел буе татарлары, көчле эзәрлекләүләргә карамастан, уку-укыту мәсьәләсендә әле болгар чорында урнашкан градициягә турылыклы булып калдылар. барлы-юклы сәрмаялары исәбенә мәктәпләр тоттылар Бу үз чиратында халыкка билгеле бер күләмдә укымышлы булырга ярдәм итте Моны миссионерлар да танырга мәжбүр булды. Әйтелгәннәр исламның болгар-татар тарихында, урыс патшалары һәм миссионерларның басымына карамастан, этник бердәмлекләрен саклауда унай роль уйнавы турында сөйли. Әмма тормыш каршылыклы, иҗтимагый күренешләр дә күпкырлы Тарихи агышның билгеле бер чорында берьяклы рухи юнәлеш тоту татар тормышында үзенен тискәре якларын да күрсәтә башлый’ Монда да патша хөкүмәтенең татарларга карата үткәрелгән сәясәте тәэсире бар Бу сәясәт татарлар арасында патриархаль мөнәсәбәтләрне конссрвапияләүтә. халыкны замана фәненнән һәм мәдәниятеннән ераклашуга этәрә, кешеләрне милли бөтенлекне саклау өчен тормышның инде артка калган формаларына һәм традицияләргә ябышып ятарга мәжбүр итә, массалар арасында дин әһелләренең үткәнгә ябышып ятучы консерватив катламы тәэсирен көчәйтә Хәлне мөселман дөньясында соңгы гасырларда тамыр җәйгән күренешләр дә катлауландыра. Кайчандыр фән һәм мәдәният үсешенен алгы сызыгында торган бу дөнья тора-бара зәгыйфьләнә Кешеләрнең анын нярүчәнлек сөреме биләп ала, уткән заманның бөекләре әйткәннәргә сукырларча ышану тамыр жәя. тәнкыйди фикер йөртү эзәрлекләнә башлый һәм хәзерге заман кешеләренең мөстәкыйль фикер йөртү мөмкинлекләре кире кагыла Моңа фәнни-фәлсәфи эзләнүләрне гаепләү өстәлә, догматизм, схоластика, фанатиклык тамыр жәя. Бу күренешләр татарлар арасына да үтеп керә. Акрынлап мөселманнарның үз араларыннан бу торгынлык һәм тунлык чиреннән арынуга, ижтиматый яңарышка әйдәүче көчләр үсеп чыга. Бу көчләрнең алдынгы сафына татар халкының уллары килеп баса Габделнасыйр Курсави (1776- 1812) шуларның беренчеләреннән иде Ул ныклы дәлилләр белән иярүчән- лсккә каршы чыкты, һәркемнең аек фикер йөртергә, иҗади эзләнүләргә хокукы барлыгын яклады Г Курсави эшен күренекле мәгърифәтчебез тарихчы галим һәм фәлсәфәче Шиһабетдин Мәржани (1818-- 1889) дәвам иттерде, иярү һәм табынуны көчле тәнкыйть уты астына алды, кеше гакылына ирек даулады Ш. Мәржаниның тәнкыйди ысулы халыкның тормыш юлында үткәннән калган киртәләргә каршы, аны фән, мәдәният, сәнгать казанышларына якынайтуга юнәлдерелг ән иде Шул ук вакыт Курсавн дә. Мәржани дә бу чы! ышлары белән һич тә исламнан аерылмадылар, халык алдында торган мәсьәләләрне дини нигездә торып анализладылар, үзләренең дәлилләрендә изге китапларга таяндылар Курсави белән Мәржани эшчәнлеге тагар халкы тарихында тирен п калдырды. үз халкы турында борчылучыларга, анын барыр юлларын ачыкларга тырышучыларг а маяк вазифасын үтәде Үткәннән калган рухи мирасны яңадан бәяләүдә яна адым җәдитчеләр тарафыннан ясалды Бу хәрәкәт безнең төбәктә улан гасырның соңгы чирегендә тамыр җәйде һәм анын асылы Исмәгыйль I аенралы. Риза Фәхретдинов. Фатих Кәрими, Әхмәтһади Максуди, Шәмсетдин Күлгәси. Габдерәшит Ибраһимов. Галимҗан Баруди. Муса Бнтисв. Хәсәнгата Габәши. Һади Ат таен һ 6 нггчәнлегендо һәм иҗатында ачык чагылышын тапты Җәдитчеләр арасыннан татар революцион демократиясенең Га лиәсгар Камал һәм Гаяз Исхакый кебек вәкилләре. татар демократик мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре чыкты Җәдитчелек асылда бик катлаулы иҗтимагый хәрәкәт булды Ул үзенә төрле төсмерләрне туплаган иде Җәдитчелекнең эчтәлеге, анын вәкилләренең эшчәнлеге, a rap үз алдына куйган бурычлар бу хәрәкәт үсешенең барлык баскычларында да бертөрле булып калмады Илдәге хәл үзгәрү белән бергә җәдитчеләр эшчәнлегсиен эчтәлеге дә үзгәрә барды. Беренче адымнарында алар бары мөселман мәктәбенә һәм анда уку-укыту эшләренә үзгәрешләр кертү идеясе белән чыктылар Җәдитчелек үзенен исемен до мәктәптә яна ысул (ысулы җәдит) белән укытудан алды. Тора-бара җәдитчеләр иҗтимагый тормышның башка якларын үзгәртер!ә кирәклеген дө аңлый башлый Җәдитчелек үсешенең соңгы баскычы инде чорның бөтен социаль һәм идеология проблемаларын, гнул исәптән дини һәм илаһи төтълимаг мәсиэләләрси дә колачлый иде Җәдитчеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә тагарлар арасында дини әдәбият белән берропән фәнни әдәбиятның да дәрәҗәсе артты, татар телендә арифметика, география фишка, биология, гигиена, тарих һ б фәннәр буенча китаплар тарала башлады Җәдитчелек хәрәкәтенә яңа. реалистик әд.юияпгын беренче адымнары да. сөнгати фикерлә тәнкыйди агым формалашу да. хатын-кызлар арасында хөррняг хәрәкәте дә нык бәйләш ән Шулай да җәдитчеләр алдында торган проблемаларның иң мөһиме мәктәп мәсьәләсе. яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе Җәдитчеләр бу очракта милләтнең ягмышы. анын киләчәге яшьләр кулында икәнлеген аңлап, яшь буынны ничек итеп тәрбияләүгә бәйләнгәнлеген белеп эш иттеләр. «Тәрәккыят заманыбызның иң зиядә дикъкать ителәчәк вә иң бөек гыйбрәт алыначак җәһәте дә - ысул тәгълим вә тәдрис җәһәтедер,—дип язды Ш Күлтәси.— Шул ысул тәгълим вә тәдрисләрне җиңеләйтү аркасында хәзерге заманның алга киткән мәмләкәтләре меңнәрчә галим-голяма вә әдипләр, хакимнәр вә табибләр, йөзләрчә инженер вә астрономнар, географлар вә тарихчылар, химия билгечләре һәм диңгезчеләр, сәясәтчеләр һәм яхшы хәзерлекле хәрбиләр, игенчелек һәм сәнәгать белгечләре җитештерделәр» <Күлтәси Ш. һәйяте җадидә. Казан. 1896 5 6.). е Мәктәп мәсьәләсендә җәдитчеләр белән кадимчеләр арасында бик кискен кө^әш җәелде Бу көрәш үз тирәсенә киң җәмәгатьчелек игътибарын да җәлеп итте Кадимчеләр уку-укыту мәсьәләсендә иске тәртипләрне саклау тарафдар-, лары буларак чыктылар, ә бу эштә яңалык кертүне ислам кануннарыннан тайпылу дип санадылар Җәдитчеләр исә мәктәп эшендә реформа үткәрүне алга сөрделәр Алар мәктәпләр эшенең мөселманлык таләпләренә нигезләнгән булырга тиешлегеннән һич кенә дә баш тартмадылар. Әмма мөселманлыкны саклау белән бергә алар мәктәпне заман гыйлемен, фән казанышларын тарату учагына әйләндерү кирәклеген дә алга сөрделәр. Җәдит мәктәпләрендә дин сабаклары белән бергә татар һәм урыс телләре дә, математика да, тарих та, география дә, башка дөньяви фәннәр дә укытылды Шулай итеп җәдитчеләр мөселманлыкка тугрылыкны саклаган хәлдә татарлар алдында хәзерге заман фәнен һәм мәдәниятен үзләштерү юлы да ачтылар. Җәдиди мәктәпләрдә дөньяви фәннәр белән бергә дин дәресләре дә керүе революциягә кадәр татарлар арасында уку-укыту мәсьәләләре яктыртылган хезмәтләрдә. җәдитчелек бу өлкәдә бернәрсә дә бирмәде, җәдит мәктәпләре кадими мәктәпләрдән берни белән дә аерылмадылар, дигән уйдырма таратылуга бер сылтау булды. Әмма мондый хезмәтләрнең авторлары җәдит мәктәпләреннән татарның Г Тукай, Ф Әмирхан, С Рәмиев, һ Такташ кебек зур әдипләре, культура эшлеклеләре чыгуын, бу мәктәпләрнең гади халык балаларына җиңел ысул белән укырга-язарга өйрәнү, табигать һәм иҗтимагый фәннәр нигезләре белән танышуга мөмкинлек ачуын читләтеп үттеләр. Аннары шул җәдиди типтагы мәдрәсәләрнең берсеннән зур язучыбыз һәм күпкырлы галимебез Г Иб- раһимов та чыккан иде бит. Галим һәм язучы Нәкый Исәнбәт тә, күренекле шагыйрь Хәсән Туфан да шул ук мәдрәсә шәкертләре. Болгар-татарлар тарихында исламның тоткан роленә бирелгән бу кыскача бәядә аны халкыбыз тарихыннан җиңел кул беләи генә аерып алу һични белән дә аклана алмый торган бер нәрсә дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә Ул, күренүенчә, безнең милләт булып формалашуыбызда һәм үсешебездә хәлиткеч роль уйнады, мәдәниятебезнең нигезендә ятты Халкыбыз өстенә төшкән һәм озакка сузылган җәбер-золым елларында, кан коюлар, мыскыллаулар белән бәйләнгән христианлаштыру шартларында аңа үзен-үзе саклауда рухи таяныч булды, һәм бүген дә, әгәр киләчәккә үзебезне милләт буларак сакларга теләсәк, без аны күңелләребездә йөртергә, өйрәнергә, анын әхлакый идеалларын үзебезгә маяк итеп алырга тиешбез. Милләт буларак безнең киләчәгебез шуңа бәйләнгән.