ИСЕМНӘРЕ ДАНИЯ

Ул — Камал театры артисткасы. Таланты кояшлы яш ыр төсле. Үче җитез, моңлы, ягымлы, образга керә, яши, ышандыра Дания Нуруллина катнашкан күптөрле спектакльләрне карагач, мин шундый фикер! ә килдем һәм үтемнең утыз сл буена алып бара торган көндәлекләремә шулай кыскача гына язып та куйдым. Дания унөч яшьтән әнисез калган, абыйсы белән җиңгәсе кулында үскән. Сигезенче сыйныфны тәмамла! ач. ул Казан театр училищесына укырга керергә килә, һәм хәзер! е заман теле белән әйткәндә, «дөбердәп җимерелеп тошә» Ул хакта соңрак сөйләрбез Хәзер без аның бер спектаклендәге уснын.| I салыйк. Камал театры сәхнәсендә Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе бара Дания гөп рольдә Шәфәкъ образын иҗат итә Биредә шамакайланып га. танышын белән уйнап та, боргаланып-сыргаланып йөреп, кеше көлдереп тә булмый. Шәфәкъне спектакль азагында авылдашлары караңгы далага, ач бүреләр янына озаталар. Әмма анарчы әле аның мәхәббәте, жаннарны айкап ала торган мәхәббәте бар Адәм баласының тирән кичерешләрен, күңел тибрәнешләрен ничек үз жаны аша уздыра Дания0 Героиня булып беренче мәртәбә уйнаучы, театр училищесы студенты Дания Нуруллина ничек итеп тамашачыны тетрәтерлек образ тудыра алды соң әле? Театр сәнгате ветераны Ширияздан ага Сарымсаковны тыңлап карыйк: «Артист геройны аңлый һәм тоя белергә тиеш. Дания исә уз героеның фаҗигасен аңлый белде, эчке дөньясын жаны-тәне белән тоя алды. Нәтижәдә Шәфәкъ образын бербөтсн итеп уйнап, үзенең яхшы зәвыклы булуын ачты Алыйк, мәсәлән. Шәфәкъ-Даниянең сә- хһәгә аш алып чыгу күренешен Хәрәкәтләре шундый җиңел, гәүдәсе шундый сыгылмалы, уйнак Гүя. үзе уйнаган образның кичерешләрен, рухи халәтен кичереп аңлата ул. Гүя, мәхәббәткә хаклы булуын тою хисе шулай очындыра, җилкендерә аны. .» Бу характеристиканы «Ай тотылган төндә» спектаклен сәхнәгә куйган ре- .жиссер бирә Дания Нуруллинага Менә шушы гади-гадәти сүзләрдә без Даниянең. артистка буларак, талантына хас беренче билгеләмә белән очрашабыз яхшы зәвык Зәвык төшенчәсе артист өчен аның беренче адымнарыннан ук бил!елс булырга тиеш. Зәвыксыз артистлар йә тамашачыны уңайсыз хәлгә куярлык итеп арттыраларшамакайланалар, йә инде кайнар хисләрне табш ый кайнарлыкларына тикле алып менеп җиткерә алмыйча, куәте чыгып беткән шампан шәрабы төсле «пышшш» итеп кенә сүнәләр. Театр училищесы студенткасы Дания сснлебез, димәк, беренче зур ролендә үк үзенең яхшы зәвыклы артистка, ак белән караны, яхшы белән яманны асра белә торган сәшать кешесе икәнен раслап, тамашачы алдында беренче зур имтиханны узды. Урыслар андый чакта «Молодчина! лиләр, ә без. татарлар: «Егет икәнсең'» дибез Егет икөнсен. Дания! Беренче ролеңне сгетләрски башкардың, гәрчә, училищега кергән чагында «сгетләрски» җимерелеп төшкән булсаң да! У Инде без хәзер тае чактагы «җимерелүнең» сәбәпләрен дә әйтеп бирик Дания үскән йортта 8 бала була. Дания төпчекләре 56 яшендә. 1959 ел ны әнисе вафат була. Менә шул елларын. 13 яшьлек үсмер чорын ятимлек дип саный Дания. Тик әле ятимлеккә кадәрле алар өендәге гөрләп торган заманны да онытмыйк. Әти-әнисе җыр-бию яратучылар була Даниянең. Әнисе ай саен диярлек туганнарын чакыра, чакырып кына калмый, өйне җыр-бию белән тутыра. Ул елларның матурлыгын, илһамлынурлы сәгатьләрен гомерендә дә онытасы юк Даниянең. Искож ягында, 114 нче мәктәптә укый Дания, абыйсы белән җиңгәсендә торып укый. Шул чорда ул Казанның ничәмә-ничә культура сараена биергә йөри. Искождан башлап Ленин исемендәге культура сараена тикле барып җиткән чаклары була. Әллә ничә төрле транспорт белән барырга кирәк бит ана. Жаныңда ашкыну бар икән, җаныңда бию дәрте бер дә сүнми яши икән, барасың инде, җаным Сигезенчене тәмамлап, театр училищесына килгәндә, сине биетеп карамыйлар—син балет театрына яки Җыр-бию ансамбленә килмисең. Син барыннан да элек авыз тутырып, җайлы итеп шигырь сөйли белергә тиеш. Сүз дигән хикмәтле нәрсә синең авызда «ботка пешерү» төсендә түгел, ачык һәм һәркемгә дә аңлаешлы булып чы гарга тиеш. Имтиханнарны кабул итүче Празат Исәнбәт, аңа йомшак кына итеп: — Үсә тош. сеңлем. - ди Бер ел буена «үсә» Дания, нәрсәдә көчсез икәнен аңлап үсә. һәм, ниһаять, теләгенә ирешә: театр училищесына студент булып керә Дания Нуруллина үзе уйнаган икенче спектаклендә яңадан-яна сыйфатлары белән ачыла. Аларны без табигый ихласлык, роман гика дип билгели алыр идек Театр училищесын тәмамлаган елны (бу 1966 ел буладыр), Дания Нуруллина Нәкый ага Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» трагедиясендә Айсылу образын иҗа г итә. Шәфәкъ белән бер чамадарак образ дип исәпләргә була моны Әмма биредә фаҗига инде гашыйк кызның акылдан шашуы белән психологик тирәнәя. Чын, ихлас, табигый хисләрдән тулышкан, дөньяның яме, гүзәллеге булган Айсылуны, битенә корым ягып, урам йөртәләр, хурлыйлар аны, кимсетәләр, битенә төкерәләр, кыскасы — саф күнелле кызның җанында тукыналар. Мәхәббәтнең ак сөлгедәй сафлыгы кара дегеткә батырына. Айсылу кайгы-сагышны, халык алдында, урамда кимсетелүләрне күтәрә алмыйча акылдан яза. Сафлык алиһәсеннән. романтик югарылыктан исәр кызга әйләнү бик авыр психологик күчеш таләп итә. Күгәрченнәр төсле гөрләп. назлы күкрәк тавышы белән сөйләшә торган Дания-Айсылу көлә башлый Шашып-шашып көлә Айсылу- Дания. Шул чамасыз, шашкын көлүе белән тамашачының җанын телеп-те- леп ала Тамашачы авыр итеп көрсенә, күз яшьләрен тыя алмыйча, тавышсыз елый, чөнки сабыйларча саф күнелле, садә җанлы, табигый-ихлас кызыкайның юләрләнүе безне ^етрәтә... Дания ханым Нуруллинага 1980 елны бүләк иткән «Кырлай егете» китабына Нәкый ага Исәнбәт шундый сүзләр язган: «Кадерле Даниягә, «МиркәйАйсы- лу»дан башлап, күпме әсәрләремдә гүзәл образлар иҗат иткән сөекле Даниягә тагын да уңышлы, шатлыклы көннәр, бәхетле гомерләр теләп: автор Нәкый Исәнбәт. 26 декабрь —80. Казан». (Соңгы суз гарәп шрифтында язылган). Чама хисе... Ихтимал, Дания, актриса буларак, чама хисен югалтмавы белән ота торгандыр. Ул сәхнәдә иҗат иткән дистәләрчә образ ышандыра, үзе артыннан ияртеп, сине дә шул героиня дөньясына алып кереп китә, шул Мохиттә яшәргә мәҗбүр итә. Н. Фәттахның «Кол Гали» трагедиясендә Чәчәк, Б Горбатовның «Бер төн»ендә Варя, В. Шукшинның «Эшлекле кешеләр»ендә Соня. Г Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми»ендә Фәүзия, Т. Миннуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендө Гөлфинә, К. Гольдониньгн «Хатыннар гайбәте»ендә Катэ — татар, урыс, итальян хатын-кызлары. Холыклары ягыннан, күңел кичерешләре ягыннан, болын чәчәкләре төсле, төрлесе төрле персонажлар: фаҗигале һәм сөенечле, сабыр-са- лмак һәм җилбәзәк-уйнак. кайнар җанлы яки салкын-битараф, ут өермәсе яки мәгърур-тәкәббер. Шушы холыкнын. шушы капма-каршылыкның һәммәсен сәхнәдә тудыра Дания Нинди генә кием кимәсен — аңа килешә Беренчедән, ул сылу гәүдәле, шул сылулыгын аңлы рәвештә, сәхнә өчен дип саклый белә, аның гәүдәсендә кием капчыктай асылынып тормый, икенчедән — киеменә карап ул героинясының холкын таба, чама хисен беркайчан да югалтмый; йөреш-торышында, башны текә тотуында яки сагыш-моннан иңрәп, басынкыланып калуында, җаннарны кинәндереп көлүендә, гөлдерәп сөйләшүендә- барысында, барысында ул чын, ул уйнамый, арттырмыйкиметми. адәм баласы кичерә торган тойгыларның ка- мил бер сөземтәсен тулы бер төгәллек, осталык, хәтта мин әйтер идем, виртуозлык белән, жан җылысы белән тамашачыга илтеп җиткерә Мисал өчен ул уйнаган спектакльләрнен бер-икесен генә күздән үткәрик. Туфан Миниуллиннын «Әниләр һәм бәбиләр»ендәге Гөлфинә Гап-гади бер авыл Хатыны. 12 баланын әнисе. Алчак күнелле. самими-садә. шул ук вакытта сабыр да. түземле дә. ашыкмаучан табигатьле дә. Бу хатын бала табу йортындагы әйбәт атмосфераны, йомшак- җылы могамәләне тудыручы булып күңелгә керә бара. Башка әниләр ана сыена. аңардан кинәш сорый Ул — чын мәгънәсендәге авыл хатыны: гадилеге белән дә. күңел пакьлеге белән дә Ә бит. уйлап баксаң. Дания авыл кызы түгел. Шәһәрдә туып, шәһәрдә үскән, үзара сөйләшкән чакта, көндәлек тормышта кирәксә авызыннан ут чәчә, кулында ут уйната торган булдыклы, җитез. ашкын хисле, тәвәккәл холыклы Казан кызы. Ничек сон ул авыл хатыны образын шулхәтле дә төгәллек белән сәхнәгә алып чыга алды? Моңарчы югарыда санап киткән сыйфатлар булышадыр аңа Мин шулай дип уйлыйм Югары зәвык. Табигый ихласлык. Чама хисен югалтмау Болар өстенә тагын искиткеч тырышлык. зур хезмәт кую. эзләү-эзләнү Әйе, чамасыз зур хезмәт аның образларын чынга әверелдерә, табигать бүләк иткән кояшлы талантын тулы көченә ачарга мөмкинлек тудыра Хезмәт дигәннән, моннан унберунике сл злек Эльмира Шарифуллина. «Гаилә һәм балалар» конкурсында катнашып. Дания ханымның, кызы Айсылу белән бергә, уз өйләрендә аш-су әзс- рләвен. баласына ни рәвешле хезмәт тәрбиясе бирүен бик тәфсилләп язып чыккан иде «Социалистик Татарстан» гөзитендә басылган ул очеркны мин күптән укыган булсам да. әнисе белән кызының сөйләшүе күңелг ә кереп калган. Шушы көнгә тикле онытылмый Бәлкем, мин ихтирам иткән артистка тормышы белән бәйле булганга онытылмый торгандыр « Рольләрне өйдә дә өйрөнәм мин. ди Дания ханым Өйрөнәм дә сөйләп, уйнап карыйм Андый чакта үземне төгәл г отарга тыпышам һәр хәрәкәтем, һәр адымым белән кызым Айсылуга үрнәк буласым килә » Болан булгач. «Әниләр һәм бобилөр»дәге Гөлфинәнен ни өчен уңышлы, җанга ягышлы булып чыгуы аңлашыла төшә бит әле Талант үзе генә, әгәр ул хезмәт вә тырышлык белән кушыл* маса,— тора-бара сүнәргә, тоныкланырга. бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин. Чын мәгънәсендәге зур талантка ия кешеләр аны саклый да. үстерә дә беләләр, тормыштан сәхнә өчен кирәкле бизәкләр, детальләр, янаданяна халәтләр. мимикалар ззлиләр «Әниләр һәм бәбиләр»дәгс Гөлфинә. бала табу йортындагы башка әниләр төсле үк. ак халаттан. Әмма анын артка чөеп бәйләгән ак аулыгы, муенындагы бармак башы чаклы сары гәрәбәләре Гөлфинәне коеп куйган авыл хатыны итә дә куя Ниндидер ялтыравыклы ак мәржән дә. энҗе дә такмаган. брошки да кадамаган, эре-эре сары гәрәбә таккан, ул әллә каян күренә, ул әллә каян ук Гөлфинәнен эчкерсез, беркатлы авыл апае икәнен әйтә дә тора Димәк. Дания хатыннын күзәтүчәнлеге дә. иншалла. җитәрлек икән Гәрәбә дә.‘артка чөеп бәйләгән чытыр ак яулык та. сөйләшү рәвеше дә барысы да шушы роль өчен. Ак яулыкка аеруча тукталасым килә Аклык төрки халыкларында сафлык, пөхтәлек билгесе. Ак яулык, ак алъяпкыч, ак сөлге, ниһаять, ак күнел! Болар безнең халыкта борынборыннан сакланып килгән гадәт. Төрки халыкларында хөттакн мәетне соңгы юлга озаткан чакта да актан киенү гадәте булган шул ук сафлык билгесе Бездә бит мәет өстендә акырып елау да юк. мәет яшь диш езен- дә коеначак, дип куркыта иде авылда карчыклар Менә шушы кием билгеләре янына Дания ханымнын кызы Айсылу белән булган әниләрчә җылы, таләпчән мөнәсәбәтен дә китереп кушсак. Гөлфинә образы безнен алда тәмам ачылып бетә яза. Шушы унайдан тагын бер тормыш хәлен әйтми китеп булмастыр Дания сенлебез 1971 елны кияүгә чыга, театрдан китә Менә шунда инде анын өчен дөньядагы бизәкләр тоныклана, язы яз түгел, жәе жәй түгел дигәндәй, тоташ яңгырлы көзгә, тогаш суык кышка әйләнә анын гомере Радиодан берәр спектакль яки артистлар чыгышын гыңлыймы. телевизордан Камал театры артиеглары спектаклен трансляциялиләрме йөрәкләре өзелеп төшәрдәй була Даниякәйнсн Икс сл буена ул өйдә утыра, бәби таба, аны бага. һәм. ниһаять 1973 елны кабат театрга әйләнеп кайта Шуннан ары анын театрдан киткәне юк [ормыш булгач тормыш инде төрле хәлләр булгалый. Дания ханым сөекле кызы Айсылуны ялгызы үстер,» Әмма күңелен төшерми Кызын китектән ялгыз үстерүенең сәбәпләрен ул берәүгә дә сөйләп йөрми, шул исәптән, мин дә ул хәлнен асыл сәбәпләрен белә алмадым Ничек кенә кыен булмасын, ул багалмасын тәртипле, тәрбияле һәм әдәпле кыз итеп үстереп җиткерә. 20 яшендәге Айсылу, әнисенең сөекле баласы, минем анлавымча. быел тормыш корып җибәрергә ниятли. Ихтимал, әнисе хакындагы әлеге язма дөнья күргәндә ул инде кияүгә чыккан булыр Без аңа бәхетле тигез тормыш телик Айсылу сеңлебез әнисен гел сөендереп кенә торсын! Дания ханымның театрга килүенә быел 27 ел тулды. Училищеда укыган елларын да кертеп исәпләсәк — 30 ел Озын гомер Шул гомердә Дания Нуруллина утыздан артык спектакльдә уйнаган. күпчелеге—төп рольләр, героинялар Аларның портретын эзләп тапканчы. аларның күнел хисләрен аңлаганчы күпме борчылу*мәшәкать- ләр кичерергә туры килмәгәндер аңа Ә рольләрдә ул ничәмә-ничә мәртәбә каргалган, кимсетелгән, күз яшьләре түккән, ничәмә-ничә мәртәбә, яз тургайлары сыман, канат кагып, күкләргә ашкан; ничәмә-ничә мәртәбә мәхәббәт утларында янган, аерылу, кире кагылу газапларын кичергән, ничәмә-ничә мәртәбә үлем белән очрашкан! Ай-Һай. озын артист гомере! Гади бер обыватель гомеренә караганда биш-ун мәртәбә озынрактыр, кызыграктыр, мәгънәлерәктер сәнгать кешеләренең тормышы Тар карашлы бәндә, бер ел эчендә тормышын көйләү артыннан чабып, 365 көннең узганын сизми дә кала. Ә артист? Бер ел эчендә генә дә нинди кайнар дулкыннар уза аның җаныннан. нинди каршылыклар, икеләнүләр, уңышсызлыкка очрау, мең газап белән табылган бәхетле минутлар уза! Үзебезнең язучылык һөнәрен генә алып карыйм. Зур-зур романнарны язган чагында кемнәрнең генә «шкурасына» керергә туры килми Нинди генә хисләрне. газапларны җан аша уздырырга туры килми Татьяна кияүгә чыкты, дип җанын кая куярга белми йөри Пушкин Украин язучысы Коцюбинский бәләкәй кызы үлеп яткан чагында, ә-әә, адәм баласының йөз сызыклары менә ничек үзгәрә икән, дип күзәтә, ә газиз баласының иң авыр минутларында да «каһәр суккан язучылык һөнәренең» килеп тыгылуын каргап бетерә алмый. Ә артистлар? Алар бит көн саен, сәгать саен диярлек эш көнендә генә түгел, ял көннәрендә дә башка бер кеше, тулаем бер образ тормышы белән яшиләр, ул булып уйлыйлар, ул булып йөриләр, ул булып фикер йөртәләр. Мине, мәсәлән, Дания Нуруллинанын итальян бичәсен уйнавы кайчандыр таң калдырган иде Италиядә зур бер комедия мәктәбе тудырган Карло Го- льдониның «Хатыннар гайбәте»ндә Дания Катэ булып уйнады Дания-Катэ- ның темпераменты, мимикасы, кул-аяк хәрәкәтләре, өзлексез динамикада, өзлексез пулеметтан аткандай сөйләвендә Италия хатынкызларынын үз-үзләрен тотышы тирәнтен ачып бирелгән иде. Дания Нуруллинаны бу рольдә татар хатыны дип тә. марҗа дип тә әйтеп булмый, бу нәкъ менә коеп куйган итальян бичәсе иде. Мин моны бик ышанып әйтәм, чөнки шуннан алда гына мин Италиянең атаклы балалар язучысы Джанни Родари белән хатынын һәм унбиш яшьлек кызларын Татарстан буйлап йөрткән идем. Гап-гади гына хәлләрдә дә Джанниның хатыны, кызы шундук бик кайнарланып сөйли, кулларны бутый, йөзләренә әллә ниткән мимик үзгәрешләр кертәләр иде «Соңгы корбан» (А. Островский) спектакленнән бер күренеш Сулдан Дания Нуруллина— Юлил Тугина. Ф Ильская— Глафира Фирсовна. Ф Халитов —Флор Федулыч. Мин үзем дә ул мәсьәләдә тынычсабыр кеше түгел Шуңа күрәдер Джанни Родари: «Сезгә каян килгән ул итальяннар темпераменты, сез кулларны шулкадәр күп бутыйсыз, сөйләгән чакта шундый кычкырып, ашкынып сөйлисез. сезне тыңлаган чакта мин үземнең Италиядәге, Римдагы күршеләрем- не иска төшерәм», дип дусларча көлгән иде ул миннән Инде менә Даниянсн итальян бичәсенә әйләнеп кайтыйк Кем дә кем Дания Нуруллинанын уйнавында Катэнс күргән. аңардан сон бер генә артистканың да итальян кызын шундый темпераментлы, шундый кабатланмас образ итеп күргәне булмагандыр Мин моны һич кенә арттырмыйча, гадельсез бәя бирәм дип курыкмыйча, күңелем кушканча әйтем Аның уенындагы осталык, көчку- әт, житезлек-виртуозлык бөтен сәхнәне биләп алган, бөтен сәхнәне тутырган, сәхнә үзе дә, андагы декорацияләр дә юкка чыккан иде Кабатлап әйтәм: Дания Нуруллинанын сәхнә тормышына табигыйлек хас Бу, әлбәттә, аның, эчкерсезлегеннән, юмарт күңелле, ихлас-саф җанлы булуыннан киләдер. Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясендәге Чәчәк исемле кыз очлы кама бүректән, күз явың- нь/ алырдай затлы күлмәктән, күзләре дөньяга зур булып, т аҗәпләнеп ачылган мәхәббәт алиһәсе «Чәчәк» исеме аңа бик гә туры килә, чөнки аның бар бул- мышы кояшка керфекләрен ачып җибәргән гүзәл чәчәкне хәтерләтә Ә менә Таҗи Гыйззәтнең «Ташкын- нарпындагы Зәмзәмбану исә усаллыкның, ныклыкның, башбирмәс үҗәтлекнең коеп та куйган бер үрнәге. ДанияЗәмзәмбануны тынлаганда-караг анда тәннәр чымырдап китә, чәчләр үрә тора Бер үк артистканың шулчаклы нәфислекне дә, чамадан ашкан явызлыкны да сәхнәдә гәүдәләндерә алуына таңнар каласың Сөнгать белгечләре артистларның диапазоны турында сүз йөртергә яраталар Трагик артист, комик артист дигән төшенчәләр бар алар телендә. Бу төшенчәләрне сәнгать белгечләре уйлап чыгармаган Алар тормыштан, сәхнә тормышыннан алынганнар Мин үзем, мәсәлән, Равил Шәрөфиевне берничек тә трагик образда итеп күз алдына китереп карый алмыйм Дөрес, аның андый образларга да кереп караганы булды, тик гомер буена сәхнәдә Шәрәфи мәзәкләрен күреп өйрәнгән тамашачылар ул бик җитди, хәтта ки трагик образ булып чыккан чакта да, артист сәхнәгә аяк басу белән көлә башлыйлар, чөнки Равил аларны гомерлек көлү жа сна көйләгән Эне шул көлүләре, дөресен әйткәндә, вакытсыз вә урынсыз көлүләре белән тамашачылар Равил Шә- рофиевнец трагедиясен җимерәләр Дания Нуруллина икс якны да буллдыра фаҗш a тор Дв, мәзәкләр дә сыя аның күңеленә Жинеллек-уйнаклык белән бергә, аңарда сабырбасынкылык. моң-сагышлар да янәшә, тигез хокуклы булып яши ала Бу очракта без Дания Нуруллина хакында ул киң диапазонлы, зур колачлы иҗат кешесе дип авыз тутырып әйтә алабыз Аның бу сыйфатын хатын-кыз язучы Э льмира Шарифуллина бик дөрес тотып алган Моннан ун ел элек. 1983 елның март аенда «Азат хатын» журналында бастырган «Яңгыркаем, яу, яу'» исемле мәкаләсендә ул бодай ди «Артистканың иҗатын ачыграк күрү өчен, ул уйна!ан рольләрнең кайберләрең чагыштырып карау кирәктер, бәлки Кайсы пландагы геройлар аның иҗатында көчлерәк яңгырый сон? Мәсәлән, бер якта бөтен милли колоритны җыйган, искиткеч тыйнак, оялчан. садә Шәфәкъ Айсылу. Чәчәк рольләре, икенче якта - усал, зәһәр. оятсыз Зәмзәмбану ишеләр. Әлеге рольләрнең яшәешендәге, эчке дөньясындагы каршылык җир беләгг ңүк арасы кебек. Әмма һәр ике яктагы геройлар уңае да, тискәресе дә тамашачыга тиешле кондициягә җиткереп, тулы канлы образлар булып тәкъдим ителгән Бу инде, берсүзсез, артистканың актерлык осталыгын, киң диапазонлы булуын билгеләүче дәлил» Эльмира Шәрифуллина фикере белән тулысыңча килешәм, әмма ул әйтеп бетермәгән бер нәтиҗәне ясауны кирәк дип уйлыйм Дания Нуруллина иҗат иткән образлар уңаймы, тискәреме, комикмы. трагикмы аларны башкарган чакта Дания ханым җанындагы шигъриятне дә өсти Менә шул җандагы шигърият аның образларын сәнгатьчә югарылыкка, сәхнә осталыгына күтәрә, менә шуңа күрә без ул обзарларны уңай яки тискәре итеп түгел, тулы канлы итеп, чын кешеләр итеп, безнең таныш дусларыбыз яки таныш дошманнарыбыз итеп кабул итәбез, алариын бәхеткә китергән финаллары да. фаҗигагә алып чыккан соңгы язмышлары да безне битараф калдыра алмый ’ Инде үзенең туган йортына әйләнгән Галиәстар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшзәү дәверендә Дания Нуру глина күп мәртәбәләр рәхмәт сүзе дә ишетте. Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә дә лаек булды Тик эреләнмәде, борын чөймәде Аны беренче мәртәбәсендә театр училищесына кабул итмәгән П разит абыйсына җанында үпкә сакламады, киресенчә. аңа рәхмәт ге. булды, ник дигәндә ул аны гырыш хезмәт юлына. чын артистлык юлына өндәде, үзе сәхнәгә куйган «Татар хатыны ниләр күрми», «Кичер мине, әнкә спектакльләрендә әйбәт рольләр бирде, өстәвенә — образларны җанландырудагы хәлиткеч моментка, персонажлар психологиясенә басым ясый-ясый, үзе уйнап күрсәтә-күрсәтә өйрәтте Празат Исәнбәттән тыш аңа өлкән агасы Фоат Халитов бик нык ярдәм итте. Баш режиссер Марсель Сәлимҗановтан да, ул театрга аяк баскан чактагы баш режиссер Ширияздан ага Сарымсаковтан да. үзе белән бергә театрга килгән яшьтәшләреннән дә күп игелек күрде. Дуслык- иптәшлек хисе яшәгәндә генә театрда иҗади атмосфера туачагын ул җаны- тәне белән аңлады, әнә шул дуслык- иптәшлек тойгылары, театрдагы бердәмлек һәм ярдәмчеллек аңа Юлия Ту- гина (А. Островский «Соңгы корбан»), Ирина (Н.Погодин «Баһадирлар»), Варя (Б Горбатов— «Бер төн»), Кадрия (А Абдуллин «Унөченче председатель»), Тәнзилә (X. Вахит - «Оныта алмасаң, нишләрсең»), Айса (Ә. Баян — «Күзләре нинди иде»), Фаягөл (А Гыйләжев — «Китмәгез, тургайлар»), Гөлбану (Н. Исәнбәт — «Хуҗа Насретдин») кебек җитди зур образлар тудырырга мөмкинлек бирде. Данин Нуруллина «Ташкыннар» (Т. Гыйззәт) спектаклендә Зәмзәмбану ролендә. Театр, Камал театры аның икенче туган йорты, шулай булып калачак та. Дания ханымның актерлык хезмәте спектакльләрдә роль уйнау белән генә чикләнми. Сәхнәдән яки радиодан ул шигырь укыганда таң калып тыңлыйсың, туган телебезнең матурлыгын, об- разлылыгын. аһәңен артистка тавышының матур тембры, логик басымнарны нәкъ урынына китереп куюы, ашкынулы темпераменты белән безнең аңыбызга сеңдерә. Күңелдә еллар буена йөргән уйфи- керсм бар әгәр моңарчы Татарстанда нәфис фильмнар студиясе булса, Дания Нуруллина күптән инде дөнья йолдызы булыр иде. . Дания Нуруллинаның артистлык хезмә те хакындагы материалларны туплап. үзем күргән спектакльләр хакындагы әүвәлге фикерләремне кәгазьгә төшергәннән сон, мин аны, үзе белән кара-каршы утырып сөйләшү өчен өебезгә чакырдым Очрашу-сөйләшү урынын Язучылар берлегенә дә. Мәдәният фондына дй билгеләп караган идек, никтер алары барып чыкмады Йә Даниянең репетициясе вакытына туры килә, йә мине берәр оешмага җәмәгать эше белән чакырып алалар. Ә вакыт уза тора, вакыт кадерле. Ниһаять, ул үзе безгә килде. Ноябрьнең беренче салкын көне иде. Җанга тигән жепшәк карлардан, бәйләнчек салкын яңгырлардан соң, температураның 19 градус салкын икәнлеген хәбәр итте радио. Әнә шул суык көнне Дания безгә килеп керде. Үзенә бик тә килешле күгелҗем төстәге, затлы мехтан тегелгән күперенке якалы пальтодан, шундый ук йомшак затлы мех бүректән,— бит алмалары алсу, янып тора, күзләрендә очкыннар биешә. үзе күрешә, үзе көлә. Матур итеп, ихластан көлә, Шаһидә апасына, минем хәләл җефеткә мөрәҗәгать итеп: И-ии. кеше мәшәкатьләп йөрим инде шунда! Бу ямьсез заманда минем генә кайтымы инде сездә, туганкайларым ... -ди. Аның белән болай бик якыннан танышкан да. үзебез генә аерым табынга утырып чәй эчкән дә юк иде әле. Без бит аның сәхнә тормышын гына белә идек, сәхнәдә ул уйнаган рольләргә карап ихтирам итә идек Инде менә күрештек. Чүкердәшеп чәй эчтек Озаклап эчтек чәйне, озаклап. матур итеп сөйләштек. Ул безгә гадәти тормышта үзен тотуы. ягымлы-күркәм булуы белән бик ошады. Без аның хакында «Әйбәт кеше. чын татар баласы, ә сәхнәдә җуелмас үз урынын яулап алган халык артисткасы».— дигән фикердә калдык.

Реклама