ИКЕ ТӨРГӘК — ИКЕ ЯЗМЫШ

Сәлам, дустым! Таныш булыйк: мин яшь укытучы, ягъни пединститутны яңа гына тәмамлаган «юеш борын» «Юеш борын» булсам да. бер авыл мәктәбенә директор урынбасары итеп куйдылар әнә үземне. Ийе. димәк, сәләтем бар Ә кәк же Хәзер минем алдымда бөтен укытучы үзләре, «юеш борын». Ийе Пеләш башлы сәрхүш Рафик Сөләйманович та. өстәленә менеп укучы дәфтәрләрен өстән генә күзәтүче Васил Хөсәенович та, склеротик Әминә Габдулловна да. сөт белән күкәй кебек ризыкларны уңайсызланып булса да укучылардан җыючы ялгыз пенсионер Илһам Хәсәнович тә, кайбер җире чирле булу сәбәпле җыелышларда да аягүрә басын торучы Борһан Фагыйхович та Ийе, әйтәм ич, бөтенесе минем алдымда юеш борыннар, чөнки алар миңа буйсына Ә мин җитәкче Бервакыт мөхтәрәм директорыбыз кайсы яктан килеп үлчәсәң дә тигез размерлы гәүдә иясе миңа чираттагы мөһим вазифа йөкләде Мәктәп артындагы чамасыз тулган бәдрәфне бетереп, яна тәһарәтханәгә мөмкин кадәр тирәнрәк чокыр казырга кирәк иде. Ә нәрсә, була ул Мин идарә И1ә белем. Әй. кем анда сәрхушләр, склеротиклар. ачлы- туклылар, чирлеләр, өстәлгә үрмәләп менүчеләр һәм башка зәгыйфь сәвит укытучылары живо! Көрәкломнарыгызны алыгыз да минем янга җыйналыгыз! Безне бөек зш көтә киләчәк көнне кайгыртып. мәңгелек чокыр казу! Кызу эш башланды Мин. әлбәттә, элеккеге коммунистларча, ә хәзерге демократларча үрнәк күрсәтеп, бер метр чамасы җирне беренче Фаяз ФӘИЗ (1956) — яшь язучы. тарҗешзче Проза агоре пезон жгрназда беренче тапкыр катнаша Казанда яши С булып үзем казыдым. Аннары Аннары эш китте инде. Әйе... Җыен имгәкләрне куып, ул чокырны үз кулларым белән Америка кыйтгасына барып җитәрлек итеп казыдым. Ийе... Эш тәмамланды диярлек. Чокыр төбеннән тырпаеп чыккан ниндидер тимерне суырып алдым да өскә ыргыттым. Миңа буйсынучылар тимерне шундук җентекләп тикшерергә тотындылар. — Авыр дип мыгырданды мәгънәле тавыш белән сәрхүш Рафик Сөләйманович. Ач пенсионер Илһам Хәсәнович табылдыкны иң әүвәл тешләп карады, аннары тагын да мәгънәле итеп: t — Иптәшләр, тимер бу,—диде. — Кая ул, кая?—дип кызыксынды тимер кисәгенә күзе төшкән сөекле Әминә Габдулловнабыз. — Басып торганмы ул, ятыпмы?—дип үз сөален бирде көрәк тоткан Борһан Фатыйхович. — Тикшерергә кирәк аны.— дип кырыс кына йомгаклады өстәл өсте башлыгы Васил Хөсәенович. ...Тимер кисәге, чыннан да, күрер күзгә сәер күренә йде. Ул авыр, тутыккан, ләкин һаман да нык, сынган чалгы яисә кылыч рәвешендәрәк иде. Табылдыкны агачка ыргытып карадым — «чек» итеп кенә кадалды бит черек нәмәрсә! — Райүзәктә бер юләр бар,— дип хихылдады Рафик Сөләйманович.— районыбызның данлы тарихчысы. Тегенди-мондый чокырларда казыну — нәкъ аның эше. Аның янына бар, ул бу тимер кисәген, һичшиксез, борынгы грекныкы дияр, хи-хи!.. Киңәш өчен бер ярты, начальник... Ярар, буш шешә авызын яларга әзер торган Рафик абзый, рәхмәт, кәнишне, киңәшең өчен. Ә нигә9 Иртәгә үк райүзәккә барырмын да... Тәки барып чыктым. Районыбызның данлы тарихчысы Сәет абый Әхмәтҗанов. табылдыгымны бераз вакыт тикшергәннән соң, дулкынланды: күзләре нурлана, куллары калтырана. — Бу нәрсә икәнлеген беләсеңме, улым? — дип сорады ул киеренке һәм тантаналы тавыш белән. «Эһем... Теге хәмер колы хаклы булып чыкты микәнни? Бу абзый, чыннан да, борынгы грек әйберен тапкан кебек кылана». — Бадам, бу бит борынгы болгар кылычына бик охшаш әйбер Бабаларыбыз кулында булганлыгы ихтимал моның. Борынгы болгар кылычының бердәнбер нөсхәсе Хельсинки музеенда гына саклана бит И .балам, Казанга бар, белгечләргә күрсәт бу табылдыкны, тикшерсеннәр, карасыннар. И балам.. Аның дулкынлануы миңа да күчте. Менә бит нәрсә булып чыкты. Эш хәйран җитди икән ләбаса. Болгар Бөек Болгар шәһәре. . Сувар. Биләр Җүкәгау Ибраһим... Ак Сарай... Ничек әле? Итил суы ака торур. Кыя төби кака торур... Чү. Күз алдыма болгар алыбы пәйда булды. Менә ул Идел буена килеп басты. Карашы—елганың аргы ягында, кулы — кылыч сабында, кылычы - кынында. Калкан тимерендә шәфәкъ нурлары чагылып уйный. Аты-аргамагы бер урында тотып кара аны! муенын дугадай бөгеп кешнәп ала, җиңел тоякларын җиргә бәрә. Аргы яктан зур көймә якынлаша. Ай-һайлап, ишкәкчеләр су көмешен урталай ярып алалар. Болгар алыбы елмая, кыныннан кылычын чыгара һәм аны һавага чөеп куя: «Мин килдем, дуслар, мин сезгә җиңү турыһда хәбәр алып килдем!» — дия сыман... — Әй, син, бәдрәф нәчәлниге! Баганага бәреләсең бит, күзлегеңне ватасың, дим, мырый!. Бу безнең мөхтәрәм, ыспай директор тавышы Мәктәпнең күгәреп беткән йөк машинасына утырып авылга кайтышы икән Кызмача Янәшәсендә ниндидер хатын. - Әй, шәһәр чебене' Күрше авылда да бәдрәф чокыры казырга кирәк, диләр. Барасың мәллә? Бәлки, бу юлы инде бер чүлмәк алтын акча табарсың, ха-ха-ха!.. — Хи-хи-хи! — дип кушылды аңа нечкә тавышлы, кып-кызыл иренле хатын... II прель ахыры иде бугай. Язгы сулар ташып, елгалар кузгалган чак Идел елгасында да ат күтәрерлек бозлар ага иде әле Паром йөрми икән. Кара мыеклы каравылчы паромны, эре бозлар агып беткәч кенә йөри башлар, диде. Идел суы ага торды. Эреле-ваклы бозларның мәһабәт йөзүе мине ни өчендер уйга-моңга салды. Әбием җырлаган көй исемә төште Киң Иделне кичкәндә. Беләгем талды ишкәндә. Тулган Айга елап карыйм. Балалар искә төшкәндә Тузан туздырып бер «КамАЗ» машинасы килеп туктады Нәрсә, йөрмиме әллә паром9 дип сорады түбәтәйле шофер егет Күрмисеңмени9 Тьфү, ләгънәт! Чаллы aina барырга туры килер, ахры Ерак булса да... Кабинадан чыгып, егет тәмәке көйрәтеп җибәрде Җил Идел суы ага тора Иделне кичсәң, Казанга туп-туры юл синең алла. Хәер. Казанга гуры юл бар микән ул? Чү Идел ягыннан мотор тавышы ишетелде. Әйе, безгә таба зур көймә якынлаша иде. Бозлардан читләшеп, «Прогресс» дигән моторлы көймә безнең ярга килеп туктады Көймәчеләргә ниндидер төргәк сузып, ике егет җиргә гөште. Баксаң, ул төргәктә аракы икән Минуг та узмагандыр, ике көймәче «гол-голт» итеп хәмерне чөмерә дә бантладылар Бераздан: Әйдә, кем теге якка чыга9 дип кычкырды «бравый» гавыггглы көймәче егет Нибары бер яргы! Әйе бит, Витька? Даром-шаром' Икенче көймәче дә берьюлы җанланып китте И-их, Ильдуска-а. живем, мать твою' дип тыпырчынды сары чочлссе һәм җырларга кереште: — Еду тиха-а па Волги-и.. Парень, ну ты че. бу Витьканын миңа эндәшүе иле. Вали пузырь и прыгай в наш ковчег, а то без тебя якорь поднимаем Еду тихп-а па Волти-и. И ни знаю, куда приплыву-у Казан! Кайла син. пайтәхетем9 Йөрәгем сиңа ашкына, нурлы, моңлы Казан' Ә син Ә син нигәдер якынлашкан саен ерагаясын А Түземсезлек дигән сыйфат миңа тынгылык бирми, һаман тизлек кирәк Тизрәк, тизрәк, тизрәк, аһ, тизрәк! Өлгерим, дип, гомер буе ашыгам. Яратырга, ләгънәтләргә, фида кылырга, аңлатырга, аңларга һәм аңламаска өлгермим дип куркам... Менә бүген дә ашыгам. Чаллы аша Казанга бару минем өчен гаять ерак, озак сәфәр булып күренә Җитмәсә, күз алдымда - рәхим итегез, ике батыр көймәче егет Тик Тик... Аракы юк ич минем, каһәр... Аракы... • — Эй, парень, я тебе деньги дам, перевези,— дип сорап карыйм. — Мы денег не пьем. Верно, Ильдусик? Придется отчаливать. — Погоди!.. А если найду? ' « — Находи!—дип кызганды мине Витька дигәне.— Мы с Ильдуской пыдаждем малость. Еду тиха-а па Волги-и, Еду тиха-а-а па Волги-и-и!.. Мин тәмәке пыскыткан шофер янына йөгердем. — Дустым! Йә. тыңла инде сүземне, сиңа да акча бирермен. Якындагы күрше авылга барып, аракымы, нәрсәме табыйк инде, ә? — Юкка маташасың, брат, ташла ла бу чучкаларны Әйдә, лутчы Чаллы аша элдертәбез, күп алмамын, янмыйдыр ич? — Яна шул, дускаем, яна!.. — И-их... Төштең башыма. Ярый, киттек, тик алдан ук әйтәм: ярты сәгать кенә вакытым бар. Әйткән сүз — аткан ук. Киттек. Шуннан? Шуннан... Ни әйтим соң?.. Бөтендөнья күләмендә танылган Бөек юллар бар. Кытайдан безнең борынгы Ватаныбыз аша узган Бөек ефәк юлы булганы хак. Көнчыгыштан Европага сузылган тәмләткечләр юлы мәгълүм. Варягларның грекларга кылган бөек юлларын беләбез. Викингларның Альбион утрауларына кадәр сузылган Бөек юлы булган. Кубрат хан углы Гәспәрухның Балкан җирләренә бәхетле һәм фаҗигале бөек юлы булганы — хак. Төркиләрнең Бөек каганатлар юлы мәгълүм. Урыс патшалыкларының бөек империя юлын беләбез һәм аның ачысын татыйбыз. Әмма... Әмма Бөек аракы юлы кайсы илдә вә кайсы мәдәни тарафта бар икән? Әйе. сез дөрес уйлыйсыз: бернинди цивилизация дә белмәгән Бөек аракы юлы безнең ил буенча гына еландай боргаланып бара, һәм гаепсез корбаннар исәбенә чамасыз симергән гыйфрит бу юлдан тантаналы рәвештә атлый. Хәер, гыйфритның башы һәрвакыт аек. чөнки хәмер ерткычның йөрәгенә, күңеленә генә сеңә, башы аның һәрвакыт аек. Башы аек, күңеле исерек явызны ничек туктатырга? Кемнең көченнән килә бу? Көймә бозлар арасында йөзә. Минем кулда ике төргәк; берсендә— тимер табылдык, икенчесендә—аракы — Еду тиха-а па Волги-и. Еду тиха-а. Тиха! Б-р-р! Ильдусик, куда заворачиваешь, падла? Бозлар ага. Көймә әле сулга, әле уңга борыла, йә артка чигенә, йә алга сикерә, «кырт» итеп бозларга тиеп китә. Әйләнеп-тулганып бозлар ага, бихисап бозлар кәрваны Яз Җиһанга җылылык, назлылык рәхәте төшкән вакытта салкын боз кисәкләре Иделне баскан. Агып бетәрлек түгел шикелле Көймәчеләр куркудан айный башлады, маңгайларына тир чыкты без чираттагы бозлар агымының нәкъ уртасына кергәнбез икән Ат кадәрле бозлар, көймәне сытарга җыенгандай, хәвефле хәрәкәтләнә Менә Витька, ишкәген алып, бозларны читкә этә-төртә башлады Үзе сүгенә. Икенче яктан янә икенче бер боз кисәге якынлаша — A-а, черт! Көймә чайкала. Витька, миңа икенче ишкәк тоттырып, ярдәм игәргә куша, нәрсәдер кычкыра. Кулымдагы төргәкләрне утыргыч өстенә куеп, мин дә бозлар һөҗүменә каршы көрәшә башладым. Дың!.. Дың! «Прогресс»ның башы кинәт өскә таба күтәрелде, көймәнең бар гәүдәсе тетрәнде, аннары уң.якка ава башлады Аягым тайды Мин дә авам микәнни? Боз кыйпылчыклары кайнаган су сулышы йөземне салкынайтты. Витек, держи этого придурка! Витька миңа таба ыргыла Егылмас өчен утыргычка ябышмакчы булам, ләкин эскәмия дә, урыныннан чыгып, минем егылу хәрәкәтен кабатлый башлый... Аягымнан көчкә тотып алып калдылар үземне.. Җил. Бозлы Идел суы ага. Кояш. Тыныч Көймәнең моторы гына дерелди Башымда берсеннән-бсрсс авыррак уйлар. Кулымда нибары бер төргәк. Их. нигә ике төргәктән нәкъ менә кылыч кисәге төрелгәне Идел төпкелен сайлаган? Миңа үз табылдыгым кадерлерәк иде Ишә мин дә кылыч артыннан бозлы суга дөмекмәдем икән? Кулымда аракылы төргәк. Ярга чыккач, мин шушы хәмерне, әлбәттә. Витька белән Ильдусикларга бирдем Хезмәтләре өчен, янәсе Ә Идел суы әле дә булса тыныч кына агып юра иде Хуш, дустым! Таныш булыйк

Реклама