Догам

Гел бөекләр, гел матурлар Йөри күк гирә-якта Бөтен кешене яралам Җаным илһамлы чакта... Ходаем, канат бирче, дип Тели идем элек мин Инде менә үзем күккә Күтәрелгән кебекмен ...Үтә ул чак. Бар Дөньяның Ачыла да чын йөзе Җир икән биг, бар икән бит «Киенү», «ашау» сүзе. Тартылсаң да, талпынсаң да Аяклар җирдә» купмый Дөньялыкта, яшәр өчен. Ямьсезләнәсең күпме И тагын илһамлы мәлдә Булырга бераз гына . ..Ходаем, канат бир Мине Күтәр җирдән аз гына!. Догам «Ярлыкагыл,—дип,— үземне, Әткәм-әнкәмне, Ходам», Балачакта кылган догам Күр, инде онытылган!.. Безнең иманлы чакларга Охшамас шул балалар, «Гөнаһлыга—тәмуг» дисәң, Ышанмас шул балалар... Әй булсаң син, Теге дөнья, Галәмдә бер почмакта, Тәмугларда кайнап алгач, Керер идек оҗмахка. (Җирдә бит гөнаһсызлар да Яши алмый казасыз, Җир күтәрмәс гөнаһлылар Кала кайчак җәзасыз...) Әйе, ышаныч какшаган, Гөнаһлы безнең күңел... Гөнаһлы, әмма без әле Мәңге тәмуглы түгел. Түгел, Ах, Тукай ярдәме— Яралып килә догам: «Ярлыкагылчы үземне, Балаларымны, Ходам». Алда Алда әле, Әле күпне Күреп китәсе — алда. Бәхет белән бер-беребезне Тәбрик итәсе — алда. Кайгылардан бер-беребезне Юатасылар — алда. Берберебезне мәңгелеккә Югалтасылар — алда... Сизмәм... Хәлемне аңламый гөлләр — Торалар гел шатланып, Өзгәләнеп, өсләренә Еласам да капланып... Теләр идем хыянәтне. Нахакларны сизмәскә. Мин дә берчак булырмын бит Үлән, тузан йә чәчкә?.. Өзелмәс ул чак үзәгем, Башканыкын да өзмәм. Түшләренә кадасыннар. Йә таптасыннар—сизмәм... Бу төннәрдә -ай-йолдыздан Ала алмыйм күземне, Ачам Ай нурланган якка, Яктылыкка йөземне. Бу көннәрдә учым сузам Кояшка, ак болытка Нигә җан күккә тартыла, Үзем җирдә булып та?..— Мәңгелек иленә шулай Тартылган чакмы әллә? Күкрәктән чыгып, бер күккә Ашуы хакмы әллә?..

Реклама