БОРЧУЛАР ҺӘМ ӨМЕТ ЯНӘШӘ

Безнең тормыш. Ул нинди? Әйе, беренче нәрсә кирәк дигәндә, һәр адәм баласы өчен иң тәүгеләре: һава, су, ашар өчен ризык, торыр өчен йорт, кияр өчен кием, дип әйтелә Шулар кирәк. Болар барысы да материаль нәрсәләр, кеше алардан башка бер көн түгел, бер минут та яши алмаска мөмкин. Мәсәлән, суларга һава бетсә, кеше дә үләчәк. Әлеге материаль кирәклек күпмедер тәэмин ителгәч, кеше үзеннән үзе жан ризыгына үрелә. Үзләрен-материалист дип атаучылар тәгълимат ларында төп фикерне нәкъ менә шул матди бөтенлеккә юнәлттеләр һәм моның белән ялгышмадылар да. Аларның максаты ашау-эчү. киенү һәм сексуаль теләкләрдән башкаларны оныткан кешеләр — «эш атлары» булдыру иде. «Эш атлары» тыңлаучан бит Әлеге эшче кешеләрдә Акыл-Аң, Җан-Pyx кебек нәрсәләр үтерелергә, һич югы йоклаган хәлдә тотылырга тиеш иде. Моның өчен иң шәп наркоз - киләчәк шәп тормыш турындагы коммунистик идеология булды. • Россиядәге тоталитар режим ахыргы патшаларга кадәр нәкъ әнә шуна омтылды һәм, йөз үк булмаса да. 90% моңа иреште дә. Интеллигенциянең кайбер алдынгы вәкилләреннән кала, йә кем үзбашка уйлады да, кем үз фикерен әйтергә жөрьәт итте? Безнең илдәге халыкны 70 ел буе тимер сандыкка ябып, бикләп тоттылар. Ватан тоташ бер төрмә хәлендә булып, «дәүләт кеше өчен түгел, кеше дәүләт өчен» дигән унитар принцип астында яшәттеләр Яшәмәдек —яшәттеләр! Фикер йозак астында булып, бер генә «бөек юл», бер генә «дөреслек», бер генә «тәгълимат» бар иде. Сиңа юлны сызганнармы- тавышыңны чыгарма, бар шул юлдан! Ә «тегеләр»некс ялган - шуны бел! Акыл-Аң. Җан-Pyx тимер келәшчәләргә кысылган кыршаудагы жәмгыятьтә әдәбият-сәнгать, гомумән, культура яши һәм үсә аламы9 Әйе, яши. зәгыйфь хәлдә булса да үсәргә тырыша. Асфальт юлны үлән тишкән кебек, язучы уе да карагруһ цензорлар калканын бәреп чыга ала. Кеше тәненә — булса да. жанына төрмә юк! Дөньяда иң ирекле нәрсә адәм үзе түгел, ә аның жаны. Әнә шуңа күрә бәндә баласы ач булса да. тук булса да, жан үзенең бервакытта да кол түгеллеген, ирекле икәнен һәрвакыт сизеп килә һәм жай чыккан саен моны сиздереп тора. Шуның ин көчле үрнәкләре әдәбиятта чагылды Күпме генә бумасыннар, әдәбиятның тыштан беленеп торган тын алуыннан башка эчке сулышы да бар. Ә Фикер әнә шунда яшеренә, әнә шунда ирекле уйлар ята. әнә шунда яшәп килә торган тәртипләрдән — ризасызлык, канәгатьсезлек Эчке сулыш подтекст кына түгел, әсәрнен көе-агышы, астан килә торган авазы, сак колак кына тота алган тавышы, ин зирәк һәм нечкә җаннар гына анлый-тоя-ишетә алган аһәңе дә әнә шунда Тик шулай да бу сулышның яшеренүе, бик тирәнгә төпкә китүе әсәр тукымасын тотрыксыз итәргә һәм күпләргә ул сизелмәскә момкин Шунын белән әсәр үзкыйммәтен югалтып, тәэсир итү көче кимүгә китерә Мондый артык яшеренеп язылган әдәбиятны телле, әмма тешсез әдәбият дип атарга була. Р Батулланын 60 нчы елларда коммунизмның мираж икәнен аңлатып язган «Мираж» әсәрен аңламадылар әнә. Ничек кенә булмасын, иң явыз цензура еллары да күңеленә нжат орлыгы салынган кешене нидер тудырудан тыя алмый. Үзе өчен генә язамы, башкалар өчен дәме, ижатчы гел рухи кинлек эзли, әгәр аны бик кыссалар, шул ук жанкүңел читкә тартыла, тәнне туган илен ташлап китәргә дә көчли. Моңа мисаллар рус әдәбиятында бик күп. Татар әдәбиятында да бар Революциядән соң, мәсәлән, Гаяз Исхакый Әнә шулай, система-режим-тормыш кысуына карамастан, кеше жанынын балкышы булган әдәбият яшәргә тырыша. Әмма бу бик тилмереп, бик авырдан яшәү Хәтта Совет чоры рус әдәбиятын күпме генә зур һәм бөек дип мактама. Россия СССРның Нобель премиясе лауреатлары Бунин, Солженицын. Бродскийны тудырды һәм үстерде генә, ә дөньям аларны Франция һәм Америка бирде. Ни кызганыч, иң зур бүләккә ия булган дүрт бөек язучыдан өчесе «социалистик оҗмахвтан чит илләргә «капиталистик гәмупжа качкан Җәннәттән дә качалар микәнни соң? Безнең тормыш әнә шундый ташлап качардай җәннәт иде Әмма илнең барлык гражданнары да эмиграциягә китә алмын, шуның кебек, бик күп язучылар да үз илендә калып, шунда нжат иттеләр Бер сүз белән әйткәндә, аларны илдән качарлык хәлгә китерүчеләр лә булмады, ү тләрс до күсәк күтәрмәделәр, Казаннан Аксенов чн г илгә китсә, аның белән бер>ә уйнап үскән Рөстәм Кутуй калды. Ә чын саф татар язучылары китү турында уйлап та карамадылар Алар моны дезертирлык итеп кабул иттеләр Тормыш нинди генә авыр, хәтта кабахәт булмасын Туган Ил, Ватан төшенчәсен татар язучылары һәрвакыт иң изге хис итеп йөрәк гүрендә сакладылар Ә бит бешен тагар тормышы тагын да ныграк кысылган, ныграк ватылган иде Ә аның әдәбияты? Безнең әдәбият. Ул кемгә кирәк? дәбият дигәч тә һәркемнең әдәбиятка аз булса да үзенчә карашы бар Иң беренче, әдәбият үз-үэенне танып белү чарасы ул Үзеңне чагылдыру чарасы да Икенчедән, әдәбият сүгләр диңгезе көзгесендә кешеләр тормышының чагылышы Әмма бу бәяләмәне -кешеләр- белән, бигрәк гә «үзең» белән генә чикләп калабыз икән, берьяклылык кына түгел, шактый ук беркатлылык та булыр, чөнки әдәбият теге яки бу халык тормышының образлар ярдәмендә тудырылган параллель тарихы да ул. авын чын 1 мәгънәсендә милли чагылышы Нәкь менә милли чагылышы Бүгенге көнне халык тормышын чаг ылдыру ике төп юнәлештә бара Верен чссс тәнкыйди юнәлеш Әле кичә генә яшәп килгән тәртипләрне, системаны, тоталитарчыларның халыкны изеп-таптап килүен күкләргә чөеп мажгаган «коммунизм җырчылары» бүген тулы бер хор белән аны кычкырып хурлаучыларга әй ындсләр Медальнең икенче ягын күреоттсларме? Киче «күн» иде. бү.ен «нлокм, ()., айте.е| мондый икейоалелекко. .„.рыкеы. идея..., ушоручан мака, ■шанга коры нан ОДНбИЯ! коч.е һ..м калык яр.пыр ый бу 1ЫР мнкаи һ..м шүны сы да .ажоп шул ук кея. бу еисүемадая жобер күрюн. ака бш..............он. киреле ........и кар., якларын еүккон Омиряа.. Гннкв, Нүрнкая Фонду Ая, Гыйложев Мокнммо. Моһлнев. Райн. Ьчу ия кебек юр алай уи шак ...» Hopмнлнр Алар элек ничек якалар, һаман да шулай тыныч кына мширеи ...вам игйләр Чөнки бу алар өчен янадык түгел Тәнкыйди юнәлештә япан, үзләренең яшьлек иманнарын югалтмаган, дөресрәге режим дегетенә бик үк буялмаган гаты берничә урта яшьләрдәге галантлы Ә авторларны да атамый ярамастыр. Марсель Галиев («Оҗмах ачкычы кемдә?»), Фәрит Гыйльми («Зәйтүнәкәй-акчарлагым»), Ринат Мөхәммәдиев («Кенәри— читлек кошы»). Әдәби иҗаттагы икенче юнәлешне «Милли агым», дип билгеләү дөрес булыр Нәрсә сон ул «Милли агым?» Бу чын-саф татарча, туган тел, халыкның гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, дине, милли берлеге, милли характеры өчен янып-көеп язылган әсәрләр Әнә шуларны ачыклау һәм күрсәтү. Аларга нинди идея салына? Егылган Милли Аңны күгәреп торгызу, җирдә яткан яисә сабый баладай мүкәләп кенә йөргән Милли Горурлыкны аягына бастыру Икенче төрле * томанласак, бу халык өчен, халык турында язу. Ифрат авыр мәсьәлә! Күренекле язучы Аяз Гыйләжев әйткәндәй, бездәге кайбер әсәрләрдә Әхмәт. Галия, Илшат, Ләйләләр урынына Алеша, Галя, Илья, Лена дип куйсаң да, барыбер үзгәрмәс кебек. Өстәвенә, күп кенә яшьләр үзләрен шулай дип йөриләр дә. Тормыш шундый —язучы шуны чагылдыра. Ләкин миллилек кирәк! Бүгенге әсәрләргә бәя биргәндә дә ин беренче миллилек каланчасыннан килергә иде. Әле искә алган мөхтәрәм язучыбыз да шуны хуплый. Безнен әдәбият икән -татар әдәбияты булсын! Ул тәүдә татар халкы өчен хезмәт итәргә тиеш. Гомумән, татар әдәбиятынын татар укучысы булмаса, кемгә кирәк ул? Беркемгә дә. Иң ахырда китап язучы кешеләр белән бер төркем китап сөючеләр өчен генә кирәк булачак бит. Монысы инде элитар әдәбият Күпмедер дәрәҗәдә ул да яшәргә тиештер, ләкин теле югалган, милли укучылары булмаган әдәбият — ул инде үле китаплар патшалыгы. Менә шуңа да әдәбият халык өчен яшәргә, ә халык үз әдәбиятын кайгыртырга тиеш. Шушыннан чыгып әйтә алабыз: бүгенге Көндә дә һәм гомер-гомергә әдәбият өчен иң зур проблема: Милләтнең этнос буларак саклануы' Милләтнең үсеше һәм чәчәк атуы! Әсәрләренә тотынганда, әнә шуны уйлап язарга тиештер язучылар. Бармы андынлар бездә? Бар. әлбәттә. Шул ук Аяз Гыйләҗевнын тәнкыйди планда язылган «Балта кем кулында?» романын гына алыйк Монда милләтнең манкорт өлеше - кулларында власть (балта) булганнар һәм милләтнең властьсыз чып татар олеше күрсәтелә. Алар, соңгылары — гади, инсафлы, иманлы авыл кешеләре. Бәрелеш әнә шулар арасында Мондый конфликт хәтта бер гаилә эчендә дә булырга мөмкин Язучы дөрес тотып алган: идарәчеләрнең бик күбесе милләтебезне үтерүчеләр иде. Халыкны — эшче, крестьяннарны изүчеләр генә түгел, ә Милләтне (!) үтерүчеләр. «Милли» язуның иң яхшы үрнәкләрен зур талант иясе Мөхәммәт Мәһдиев бирде: «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» һ. б Гомумән, аның һәр әсәреннән, хәтта повесть-романнарындагы һәрбер деталеннән Татарлык затлы хушбуй күк аңкып тора. Милли әсәр шулай булырга тиеш тә Ә бит болай язучылар күп түгел, әдәбиятны тулыландырып-жанландырып җибәрү өчен нәкъ менә шундый проза кирәк. Шул җитми... Тагы ниләр җитми? Пессимизм яки безгә ниләр җитми? ыннан да... Инде сүз алганбыз икән, әйләнми-чолганмый гына әйтик сон ниләр җитми безнең әдәбиятка? Шәхси фикерләребезне шәхестән башлыйк: иң беренче көчле шәхес җитми! Минемчә, проза әсәре — язучының башкалар турында язып, үзе һәм үз идеяләре турында сөйләве ул. Үзәктә шул умыртка баганасы тормый икән — әсәр аягүрә басып тора алмый. Шуңа да безгә иң әүвәл кыю фикер, яңа ачышлар, фәлсәфи анализлый белү җитми. Татар язучылары, бигрәк тә прозаиклары, философлар түгел. Эш аты булган татар халкы чын философларны аз тудырган Алары да үткән чорларда гына Кол халык ирекле уйлый алмый Бүгенге көнне бик аз шагыйрьләрдә генә сизелә фәлсәфә Ә бит Достоевский, Толстой, Сартр кебек классикларга һәм бүгенге дөнья әдәбиятының иң зур исемнәренә карап баксак, алар язучылар гына түгел, шактые философлар, күбесе- фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарлык уй- фикер җегәрлегендәге инсаннар Тормышны ике күз белән күреп язу бер нәрсә, ә шуна җиде күңел күзе белән карап, мәгънә табу, шуны әзме-күпме генә шәйләүчеләргә аңламаганнарын ачыклап язу — икенче нәрсә. Бу нәрсәгә омтылу аз бездә, татар прозаиклары күбрәк тирәнгә түгел, ә озынлыкка язалар Вертикаль кызыксындырмый—горизонталь! Ч Идеяләр төтендәй очкан, аяк астында тапталган чакта күпләр бигрәк тә югалып калды Әгергә бәзерне тырыштыру рәхәт иде. ә күрсәтмәләрсез язч. үзенә Идел этләү—бу куркыта, яисә көч җитми Тагын... Безнен язучыларда кыюлык юк Тәвәккәл таш яра. ди Безнекеләр ташка тотынмый, ә базардан көнбагыш алып чиртергә чаба аны булдырабыз' Безгә җиңел булсын, кабыгын яруга ук төше чыксын Ижат—таш ярып орлык табу, үз күнеленә шуны чәчеп үстереп, кешеләргә күрсәтү Артык тыйнак без. Куркаклык белән мескенлек янында рәттән басып торучы тыйнаклык бу. Руслар әйткән «Дерзать!» бездә юк дәрәҗәсендә Үзара батыр булсак та. бер-беренне батырып кыйнаганда көчле кылансак та. читләр янында эреп калабыз, йөзгә шундук мескенлек чыга. Шунамы. безнен әдәбият ияртүче түгел, гомер буе иярүче Иярүчеләрдән лидерлар чыкмый, аларны югарыда бик күрергә теләмиләр, трибуналар башкалар өчен Дөнья әдәбияты мөнбәрләре дә... Язучыга иң элек ирек кирәк, мөстәкыйльлек кирәк Татарстан ту.тысынча суверенитет алырга омтылган кебек, язучылар анык мөстәкыйльлеге өчен тырышып йөргәндә, үз ирекләре турында да оиытмасалар. начар булмас иде Сүз ижат иреге турында бара, чөнки ижатчы җанының ирексезлеге, бәхетсезлек һәм фажига булу остенә. әдәбиятны коллыкка төшерүче, имгәтүче нәрсә ул Өченчедән, татар әдәбиятындагы яман чирләрнең берсе булып форма ярлылыгы. жанрларның бертөслегс дә тора. Бездә бертөрле романнар, бертөрле повесть-хикәяләр Бик күбесендә ачык һәм оригиналь стиль сизелми Әйдәгез, мондый эксперимент уздырабыз: исемен куймый гына егерме язучының беркемгә дә билгеле булмаган берәр яна әсәрен, әйтик, әдәбиятчы иптәшкә (гади укучыга түгел!) бирик һәм, укып карагач, кайсы әсәр кемнеке икәнен әйтүен котик Ул кемнәрне аерып алыр иде дисезме? Иманым камил шул исемнәре йөзмсн тапкыр кабатланган Ә. Еникине. Г Бәшировны. М Мәһдиеңне. А Гыйләжевне. М, Галиевне тагын, күп дигәндә, биш*ун язучыны Калганнарын бутый баш лар. чөнки алар охшашлар Үз йөзләре булганнары без санап киткәннәре генә Дөрес тә бит! Бездә стиль, әйтү рәвеше, «нәрсә турында түгел, ә ничек язарга'’» дигән принцип начар эшләнгән Хәтта саллы фикерле көчле әдәбиятчылар да стиль дигән нечкә-юка катлаулы челтәр турында киңәеп сөйләшергә яратмыйлар Ә әсәрнең агышы-тоны. музыкальлеге-моңы'1 Гомумән, безнен әдәбият күбрәк коры сөйләп чыгуга гына корылган, бездә сурәтләү дигән нәрсә аз Иң кулланылганы хикәяләү алымы Әйтик, язучы берәр нәрсәне үзенчә күреп, үзенчә сурәтләп кенә каресын, «акыллы цензор редактор» хәзер төзәтә «дуга каш була мени? Ай каш. кара каш пжалысты. ә дуга каш бармый» Язучы бу кашны ни вакытта иик. ни өчен дуга итеп күрә, ул аггы уйлап та карамый Ә бит югыйсә барысы да герой характерына бәйләнгән, конктекстан аңлашыла Соң әдәбиятның бай.тыт ыматурлыгы да һәр язучының дөньяны үзенчә күрүеннән килә ләбаса Менә гпуна һаман ияләнә алмыйбыз әле Калып-стереотиптан чыта алмыйча җәфаланабыз Мин ничек күрөм син до шулай күр. янәсе Әлеге дә баягы 70 еллык идеология эше бу. Йөрәккә тия торган әрнеткеч һәм пессимистик уйларны ойтеп бетерик инде Күңелгә ошамаган як язучылар ифрат аз язалар Тиреслә озак кагынсаң гына энҗе чыгар дигәндәй, бик күп китаплардан берсе генә чын талантлы әсәр була һәм язучы төп шуның белән кешелек хәтерендә кала ич Чын профессиональ язучы ел саен бер китап бастырып чыгарырга тиештер Өнә французлардан Жорж Сименон үз гомерендә 600 том язг ан Бу безнен. ким диг әнлә. 50 60 татар язучысы язганга тора Ярый, кемдер детектив жанрга түбәнсетеп т«» карын ди Алай дисәк. Бальзакнын «Кешелек комедиясе» 120 томнан торырга тиеш булган. 51 генә яшь яшәп тә үл шуның йөзләп томын язган Нишләп аз язабыз'’ Чөнки безнең татар әдәбиятында профессиональ булып 10 15 кенә әдип яза. калганнары тамак туйдыру өчен төрле «рлор ь. ипләр... можбүрләр Югыйсә 7 миллионлы милләтнең, аз дигәндә '00 профессиональ язучысы һәм 6- 7 китап нәшрияты булырга тиеш Ә безнен бер миллионлы эстонлы парныкы кадәр дә юк Шулай бүлгач. ник язсынмескен татап ятучысы, язган кадерләрен кайда бастырырга ла белми тилмереп йөри ич ул» Язылмагач, әдәбият каян килсен, бигрәк тә бөек әдәбият? Ә бөек әдәбиятның 10 20 бөек язучысы будырт а тиеш ., Безнен проза мина гүзәл бер кызны хәтерләтә Ул гаҗәп матур анда «шомырт кара бөдрә чәчләр», «айдай кашлар», «карлыгандай күзләр» «чия иреннәр». Әлеге туташ ифрат «тыйнак», «сабыр», «итагатьле». Бу чибәркәй бик тә әдәби сөйләшә, теле матур, әмма... Көлеп җибәрә икән — аның тешсез икәнлеге күренә. Менә шулчак гүзәллек киңәт тоныкланып, төссезләнеп кала... Телле тешсез проза, телле тешсез әдәбият икән бу. Менә шушындый пессимистик уйлар миндә. Инде әллә оптимизмга да урын юкмы? Бар! Ник булмасын, бар!! Оптимизм. Кемнәр бар? өек тәнкыйтьче Белинский бервакыт: «Бездә әдәбият юк!»—дигән. Бу бит Пушкин, Лермонтов, Гогольләр иҗат иткән чорда! Бодайга китсә, башкаларга ни дияргә кала? Юк. Белинский ул вакытта француз әдәбиятының рус аңын яулаганын яхшы аңлаган (безнекен бүген рус әдәбияты яулаган кебек). Шунын өстенә аның хәтта Пушкин. Гоголь. Лермонтовларның да зур бер халык әдәбияты өчен аз диясе килгән. Иң кечкенә әдәбият та ике-өч исемгә генә атланып яши алмый. Шуңа күрә язучылар аз түгел, киресенчә күп кирәк икән. Сыйфат санга күчми, сан сыйфатка күчә Икенче төрле әйткәндә, ике-өч арасыннан бер бөек язучы табуга караганда ике йөз, өч йөз әдип арасыннан табуы җиңелрәк. Табу-эзләү мәгънәсендә түгел, ә прозаикның ачылып китүе, зур әсәр язып танылуы төсмерендә алына. Безнең татар әдәбиятына әдипләр килә тора, ачыла тора. Бар язучылар! Бар әдәбият! Барны бар диик әле Шундыйлардан берсе —Фоат Садри. Ул үзенең «Таң җиле» романы белән шәп прозаик буларак нәкъ соңгы вакытта гына ачылды да китте. Тапкан чикләвек төшен «Таң жиле»ннән! 'Әлеге авторның әсәрен укый башлауга, ничектер детектив жанр буларак төсмерләнде. Җанр үзе булмаса да, алымнары тартым иде. Шуңамы әсәрне «тешләп карамый» гына: — Йә, нишләрләр, табарлармы, утыртырлармы гаеплене! — кебек уй белән мәшгуль буласың башта Озак та үтми, автор гадәти генә башлаган (әле баш герой да ачыкланып бетми кебек) романның бөтен көчен-җегәрен бер калку һәм зур образ—Анага юнәлтә Үзәктә кылдай калкып Нуриасма гына кала. Барлык башка геройлар аның җан көзгесендә чагылып-яктыртылып күрсәтелә. Татар әдәбиятында болай да Ананы олылау — зурлау тәҗрибәсе нык яши, ә Фоат Садри үз героен легенда персонажы биеклегенә күтәрә язган Әсәр ахырында Нуриасма миңа әкият герое кебек тоелды, хәтта күпмедер җирдән аерылган Рух буларак күренде. Автор үз әсәрендә бер-берсенә бик нык бәйләнгән берничә сюжет линиясе белән эш итә: . I) Кешеләр тормышындагы Ялган. Бу Ялган ил буенча җәелгән, югарыдан килеп, һәр гаилә эченә кергән Менә шул Ялганның Хак-Дөреслек белән бәрелешүе Ана белән Бала арасында да бара. (Нуриасма һәм Мидхәт) 2) Милләт мәсьәләсе. Авылда торучы һәм чыкылдап торган татар хатыны булган Нуриасма гаиләсе милли таркалуга юл алган: полковник Шәрифҗан марҗа белән тора (әсәрдән сизелә: бу марҗа полковникны гына ярата, ә ананы санламый да. шуңа авылга кайтып та йөрми. Андыйлардан туган балалар, кояш көнбатыштан калыкса да, татар булачак түгелләр) гКызы Илсөяр үзбәккә чыккан («үзбәк кияү»нең балалары да үзбәк булачак, бу номер да һәркайсыбызга билгеле). Тәрбиягә алып үстергән улы Фәрит белән килене Нәсимәнең телсез (сөйләшә алмый торган) балаларын үзләрендә авылда калдырып теллегә (татарчага!) әйләндерү вакыйгасы да милләт мәсьәләсенә карый Авылда гына икән, саф милләт Татарлык шунда гына калачак! Бу уй-хис өчен башка оялар урын юк... Инде кече улы Мидхәтне Зөбәрҗәткә өйләндереп. Ана аларның ата-бабалар нигезендә татар булып калуларына ышана. 3) Гафу итү яисә итмәү концепциясе. Бу мәсьәләне дә автор Нуриасма образы аркылы икс төрле чишкән: гөнаһларың зур икән—гафу юк сиңа! Б Моның мисалы ирс ягыннан туган тиешле Бәрия Гөнаһларын булып, тәүбәгә килсәк. һәм бу кичерерлек эш икән гафу итәм. ярлыкыйм' 4) Илаһилык - Иман. Нуриасма. мәҗүсиләр кебек Җиргә һәм Кояшка табына Монда ЧУЛПЫ карчыгы багучы сүзләре дә сер-сихср. хәтта мистика белән өртелгән Үләр алдыннан чиста-саф. изге карчык Гыйзденисаттигә Коръән калдыруы да гаҗәп шәп символик күренеш (Әгәр бу китапны килене "Зөбәрҗәткә калдырса'’ Нигәдер күңел шуны тели!) Нуриасманы тагын да идеаллаштыру өчен әдип соңгы чиккә бара, үләргә яткан Ана төпчек улы белән килененең туйларын уздыруны сорый Типик хәлме бу’’ Әлбәттә, юк! Моны йола да. гадәт тә. этикет та кушмый. Андый вакытта сабыр гына көтәләр Бер сүз белән әйткәндә, Фоат Садриның «Тан жиле»ндәге Ана образы чын мәгънәсендә! е «татар хатыны» дигән зур төшенчәгә ня Бу китап татар хатынына Анага —мәдхия һәм җыр Җырны шагыйрь, композитор, музыкант, җырчы тудыра Соңгы вакытларда радиодан еш кына «Әнкәйнең догалары» җырын тыңлыйбыз. Ул 1992 елның иң популяр җырына әйләнде. Бу җырны шагыйрь Роберт Миннуллин. композитор Илгиз Закиров һәм җырчы Салават Фәтхетдинов кебек талантлы иҗатчылар халык күңеленә илттеләр. Ә прозаик Фоат Садри бер үзе -Тан җиле» «Ана турында Җыр» тудыручы шагыйрь, композитор, җырчы булды. «Таң җиле»н укып чыккач, күңелдәге күпмедер оптимизмга тагы бер дулкын өстәлде һәм Бслинскийга антитеза буларак: — Бар безда әдәбият, бар! дигән уй яктыра төште. Бар икәнен барыбыз да күреп торабыз. Аның барльп ын һәрдаим тоеп тору өчен әле бүген дә бик актив эшләгән Гомәр Бәширов. Әмирхан Еники кебек аксакалларны. Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев. Нурихан Фәттах. Гариф Ахунов. Миргазняп Юныс. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Мәдинә Маликова. Барлас Камалов. Вакыйф Нуру 1- лин. Мәгъсүм Хужин. Ләбибә Ихсанова. Зәки Зайнуллин. Гурий Тавлин. Әхсән Баянов кебек өлкән буын язучыларны. Рабит Батулла. Җәмит Рахимов. Айдар Хәлим, Тәүфикъ Әйди, Рәфкать Карами. Марсель Галиев. Фәрит Гыйльми. Ринат Мөхәммәдие». Әхәт Гаффар. Рашат Низамиев кебек урга буын әдипләрне, яшьләрдән Зиннур Хөснияр, Вахит Имамов. Заһид Мәхмүдилөрне. тагы да килеп, башка бик күп, бик күп прозаикларның әсәрләрен укып кына барырга кирәк Шуны да аклыйк: әдәбият гел бөекләрдән, йә уртакуллардан тына тора алмын Бөекләр дә начар нәрсә язып, уртакуллар да яхшы әсәр тудырулары их тимал Кем соң кемнең җанын ярып караган да. үлчәү тәлинкәләренә салып потенциаль мом киплекләрен белгән?! Кеше ифрат ссрле-сәер жан ул. һич көтмәгәндә яктырып- ачылып китәргә мөмкин Бигрәк тә иҗат эшендә Инде килеп, хәзер заманалар үзгәрде. Телле, әмма тешсез әдәбиятыбызга тешләр үсәсе генә калды Тәнкыйди тешләрме? Юк. тәнкыйди тешләр генә түгел. Сүз монда милли тешләр турында бара Телен үз артында моягс саклар Милли Тешләр Ирек тешләре Ил халык зыялылар, иҗатчылар берлегенең, бөтенлегенең кочс бу. Тешләү өчен түгел, яшәү өчен булган тешләр Менә шундый Аллегория! һәм дә. Тешле телсез мәкаләне шушында туктатсак га ярыйдыр дигән илем дә. ләкин ахырда үземне бик борчыган тагын бер нәрсәне өстәмичә каза а змыйм Алга киткән чит илләрдә ин кызыклы, иң көчле телевизион тапшырулар нәрсә турында дисез? Кинобоевиклармы'* Юк' Секс фильмнары’’ Юк һәм юк!! Киштәләрдән ишелеп торган төрле товарлар, машина яхгазар. океан дин тез буенда! ы ял итү күренешләре, донья буйлап круизлар, мнллиозтерларнын кызыктыргыч тормышлары, инде һич югында, сәясәт, дөнья хәлләреме Юк. юк. юк! Цивилизацияле илләрдә ин кыйммәтле, ин шәп зс зетдпшырулар китап турында. Әйе. әйе Аларда китаплар ла. язучылар да без тәтедән күп. Хәтта бик күпкә артык Газста-журналлар да хәттин ашкан Ә без исә китаптан. әдәбияттан читләшеп барабыз Менә безнең аҗи!абез кайда' Илдә рух үтерелмәсен

Реклама