Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДЕЛ—УРАЛ БУЕНДА МӨСЕЛМАН МӘДӘНИЯТЕ

 

сәнгатенә хас бу н ан сти ть барлыкка китерүче универса ть Л сыйфат ларны ача Мөселман дөньясы сәнгатенең уртаклыгы вакыт ягыннан да. майдан ягыннан да күренә Билгеле бер сыйфат тары уртак булган мөселман мәдәнияте тарихи якган оешкан географик төбәкләрнең һәм милли сәнгать мәктәпләренең үзенчәлекләрен дә үз эченә ала Мөселман дөньясында үзенчәлекле географик төбәк дип казан гаг арларының милли мәдәнияте формалашкан Урга Идел-Урал буйларын агарга мөмкин Ислам дине 922 елда рәсми рәвештә кабул ителгән бу төбәккә карага «мөселман сәнгате» дигән атама, безнеңчә халык авыз иҗаты, милли гореф-гадәтләр белән бәйләнүдән бигрәк югары катлауларның зәвыклорсн һәм рухи ихтыяҗларын чагылдырган шәһәрчә профессиональ, сәнгати-һонәри традицияләргә карый Әмма мөселман мәдәниятенең йогынтысы бу якларны Рәсәй яулап алганнан соң авылларда үсә башлаган төрле һөнәрләрдә до чагылыш таба Ул һөнәрләргә элеккеге шәһәр мәдәнияте һәм һөнәрчелеге традицияләре нык йотынгы ясый Идел-Урал буенда мөселман мәдәнияте сыйфатлары п текле рәвештә Идел Кама Болгарстаны (X XIII гасырлар). Алтын Урда (XIII-XIV гасырлар). Казан ханлыгы (XV-XVI гасырлар) кебек дәүләтләрнең үсеш чорларында һәм Рәсәйтә бәйлелек дәверендә чагылыш таба. Тагар-болгар мәдәниятенең үсеше Якын һәм Урта Көнчыгыш. Кырым һәм Кавказ аргы, барлык гарәп-мөселман дөньясы мәдәниятләре белән тыгыз аралашып бара Бер үк вакытта татарларның төрле төбәк төркемнәре үзара йогынтысы, сәнгатьтә бердәм милли стиль форматашу дәвам и гә. Нәтиҗәдә. Идел буе татарларының үзенчәлекле мәдәнияте форма таша. Билгеле бер тарихи заманда ул мөселман мәдәниятенең гомуми үсеш кануннары белән сыйфатлана Идел болгарларының гамәли сәнгать әйберләрендә гарәп язмалары күренә башлау төбәктә мөселман йогынтысы көчәюнең беренче дәлиле Бх язулар мәҗүси болгар кабиләләре арасында ислам дине таралу белән бер үк вакытта барлыкка килә Ислам динен кертүнең баштагы чорларында гарәп тиш горки рун язуы белән янәшә кулланыла Иң борынгы ипләнмә тәр XIII т асыша карый Борынгы Болт ар шәһәрләре каберлекләрендә (Олы Тархан Гонки I Измор һ б VIII-X гасырлар) бо пар осталары язган гарәп я *х тары шу тай ук рун язу парына охшаш тамгалар белән бизәлгән эшләнмәләр табылды Алар гарәп язуынын болгарлар га әле ислам дине рәсми кабул ителгәнгә хәтле үк кулланыла башлавын раслый. _ 7'’! 732 елларда Төньяк Кавказдан Идел буена килгән кайбер болгар кабиләләренең (сувар. берсула) инде мөселманнар булганлыгы мәгълүм Идет болгарлары арасында ислам линенең әле р>гсми рәвештә кабул ителгәнгә кадәр үк таралуы хакында 913 елла Гаркави һәм X гасырның бүтән гарәп авторлары, әйтик’ Әхмәт ибн-Фадын га хәбәр игә Идет елгасы Идел Болпгрстанын Каспий шшезеннән көньяктарак яшәүче Халык тар белән бәй гәп торучы ин гоп юл тарный берсе бута Шушы бөек елга кәрван голлары күп тасырлар буена болгар тарның, гарәпләрнең. иранлыларның. Мәдәниятебез тарихына шулай ук Якын һәм Урта Көнчыгышмын бүтән халыкларының бер-берсе белән тыгыз аралашуын тәэмин итеп тора Идел буенда Болгар һәм Хазар дәүләтләре арасында, бигрәк тә, ислам динен тараткан чорда (VII1-X гасырлар), элемтәләр тагын да ныгый төшә Язма мәгълүматларга караганда. Хазар юнанлыгының утыз мәчетле башкаласы Итилдә мөселман сәүдәгәрләре, һөнәрчеләре һәм ялланган солдатлары яши. X гасырда. Хазар дәүләте Хәрәзем мәнфәгатьләре йогынтысында яшәгән заманда, исламны аның хакимнәре, элеккеге яһүдиләр дә кабул итә. Идел Болгарстаны шулай ук Хәрәзем һәм анда кабул ителгән мөселман йолалары йогынтысында була Идел Болгарстанына илчелек җибәргән Багдад хәлифе мөселман горефгадәтләрен жәюне максат итеп куя. Мөселман мәдәниятенең сыйфатлары, мөгаен. Алтын Урда чорындагы болгар-татар архитектурасы үсешендә иң нык чагылыш тапкандыр. Идел Болгарстаны гаять зур империянең бер өлеше, ә Болгар шәһәре бер үк вакытта Алтын Урда башкаласы булып та китә 1722 елда Петр I килгән вакытта монда житмешкә якын таш корылма сакланып калган була Алар арасыннан Жәми мәчетнең «Кара ташпулат» диванханәсе. Кече манара, Хан төрбәсе. Олы һәм Кече төрбә хәрабәләре әле дә исән Алар һәммәсе дә Борынгы кала урынында XVIII йөздә нигез салынган урыс православие монастыре хаҗәтләре өчен файдаланылган. Хәзерге вакытта кала мәйданында архитектура-сәнгать тыюлыгы булдырылган, таштан салынган истәлекләрне яңарту һәм саклап калу чаралары үткәрелә. . Әл-Бәлхи, нбн-Рустә. ибн-Хаукәл һәм бүтәннәрнең язмаларыннан ул заманнарда ук Болгарның сарайларга, мәчетләргә, мәдрәсәләргә, кәрвансарайларга, мунчаларга һәм башка корылмаларга ия гаять зур кала булуы мәгълүм. Алтын Урдага кергән илләр белән тыгыз мәдәни элемтәләр XIII-XIV йөзләрдәге Бол- гарстанның сәнгате һәм архитектурасында яна сыйфатлар барлыкка килүгә ярдәм иткән Болгарстан. Алтын Урданың бер өлеше буларак, сәлжүкләрнең Кече Азиясе, мәмлекләрнең Мисыры. Сүрия һәм Кырым белән тыгыз сәяси, мәдәни һ. б. элемтәләр тота Яңа элемтәләр Болгар каласы һәм Алтын Урданың бүтән калалары архитектурасында ачык чагылыш таба һәм, киресенчә, төрки (болгар-кыпчак) сыйфатлары мәмлек Мисыры сәнгатендә очрый Археологик казулар вакытында табылган Мисыр тукымалары, чигелгән әйберләр, бизәнгеч- ләр, тәңкәләр һәм бүтән нәрсәләр, болгар биналарының конструктив-декоратив системасындагы Мисыр архитектурасы элементлары кебек үк, үзара мөнәсәбәтләрнең дәлиле булып тора. XHI-XIV гасырлардагы корылмалар мөселман архи- • лектурасына хас күләм-пространство нисбәтләреңчә салына Алар сәлжүкләр чорындагы Кырым. Кече Азия һәм Кавказ арты архитектура мәктәпләре истәлекләрендә дә очрый. Бу гыйбадәт һәм хәтер корылмаларының төзелешен сәнгати үзенчәлекләрен тикшерүгә байтак галимнәрнең хезмәтләре багышланган. Аларны җентекләп анализлап тормыйча, шунысын гына әйтеп үтик сакланып калган биналар, күбесенчә, квадрат рәвешендә төзелгән Мөселман архитектурасына хас булган тромплар аша алар куб рәвешендәге нигездән сигез һәм уналты кырлыга күчеп, ярым шар рәвешендәге гөмбәз яки пирамида рәвешендәге чатыр белән тәмамлана Алар арасында Җәми мәчете озынча өчпочмак рәвешендә булып, биш рәт аркылы 6ai аналар белән бизәлгән, өрлекләр белән ныгытылган Мөселман мәдәнияте сыйфатлары «Көнчыгыш классицизм» принципларында чагылыш таба. Биредә композициянең үзәкләштерелгән алымнары һәм архитектура биналарына геометрик формалар бирү, шулай ук болгар биналарын гөмбәзләр, чатыр, ярым гөмбәз һәм пирамидалар рәвешендә төзү, баганаларга аркалар кую. «мәмлекләрдәгсчә» . өчпочмаклы кыеклар һ. б кулланыла. Сакланып калган материаллар, шул исәптән археологик материаллар да. архитектура декорацияләренең төрле төрләре булуы хакында сөйли. Болар фреска бизәкләре, эчке диварларны, төрбәләрне майолика, мозаика белән бизәү, ташны кисеп бизәү, гипстан кою. Бизәкнең геометрик сызыклар, үсемлекләр рәвешендәге формалары, «куфи», «нәсх» стилендәге гарәп язулары белән бергә, биналардагы ишек-тәрәзә уемнарын, кәрниз һ б кебек аеруча мөһим өлешләргә игътибарны юнәлтү өчен кулланылган Болгар архитектурасының ташка чокып ясалган бизәкләре композициясенең югәллеге һәм ачыклыгы белән аерылып тор1ан XIII-XIV гасырлардагы Якын һәм Урта Көнчыгыш архитектурасыннан аермалы буларак болгар корылмаларында мойолика белән тышлау, порталлар- ны челтәрләү кебек декоратив чаралар, күрәсең, зур урын алып тормаган. Таш һәм кирпечтән салынган корылмаларның таштан уеп. гипстан коеп эшпәнган бизәкләре тәэсирле булуына күбрәк әһәмият бирелгән Ташка чокып бизәк ясау сәнгате, бигрәк тә. болгар-татар каберташларында (XVI-XVI1I йөзләр) ачык күрено. алар купшы орнаментлар һәм гарәп язулары белән бизәлгән. Гарәп язулары каберт ашларның алгы, арткы, ә кайвакыт, хәтта ян якларын да каплаган Ташка чокып бизәк яса! анда ин яраткан мотивлар гөлчәчәк, хөрмә агачы, чәчәк һәм яфрак сурәте, бәхет төеннәре һ б. булган. Аларнын күбесе Якын һәм Урта Көнчыгыш сәнгатендә киң таралган, әмма алардан аермалы рәвештә, болгар бизәк композицияләре иркенрәк шәкелле, күп төрлерәк, формасы буенча капма-каршы һәм азрак стильләшкән. Алар кануннардан һәм искелек тенденцияләреннән күбрәк азат Якын Көнчыгыш. Урта Азия орнаментларында! ыча Болгар бизәкләре композиция ягыннан гадирәк, аларда абстракт геометрик сурәтләр юк дәрәҗәсендә. Мондый бизәк системасы декоратив-гамәли сәнгатьнең бүтән I әрләренә хас Кече Азия. Азәрбайжан. Кырым һәм Идел Болгарстанынын сәлжүкләр һәм Мисыр момлекләрс чорында! ы мөселман таш корылмаларына хас «сәлжүк бароккосы» сыйфатлары Казан ханлыгы архитектурасында һәм сәнгатендә үсеп китә. Әмма болгар сәнгатенең стиль сыйфатлары төрлелеге кисеп эшләнгән архитектура декорациясе, кану нар белән кысрыкланмаган орнамент ясау системасы XVI11 - XIX йөзнең агач мәчетләре һәм чокып язылган кабергашлар бизәлешендә дәвам итә. Баштарак Болгар әл-жәдид исемен йөрткән Казан каласы. Алтын Урда һәм Идел Болт аретаны традицияләренә таянып. XV XVI йөзләрдә ин нык чәчәк ату чорын кичергән Идел буе мөселман мәдәниятенең үзәген*» әйләнә Я зма чыганаклардан Казан ханлыгында мәдәни, рухи һәм дини тормышның чәчәк атуы, анык атаклы муллалары, мәдрәсәләре булуы мәгълүм Муллаларның күбесе Иранда. Бохарада һәм Самаркандта белем алганнар Суфилар шигъриятенең һәм төрле Һөнәрләрнең, мәһабәт архитектураның, декоратив сәнгатьнең чәчәк агуы да билгеле Бу чорда ханлык белән Госманлы Торкиясе арасында ин тыгыз элемтәләр урнаша Кайбер төрек архитекторлары һәм һөнәрчеләре Казанда, хан сарае каршында эшли Татар риваятьләрендә, урыс елъязмаларында чагылып. Казан Кремле корылмалары, шул исәптән. Кол Шәриф исеменә бәйле Жәми (аның күп катлы сигез манарасы булган). Нур Гали, Хан мәчетләре, зур мәдрәсәләр, китапханәләр, төрбәләр, хан сарае турындагы мәгълүматлар безнең көннәргәчә килеп җиткән. Алар ак таштан һәм кирпечтән салынганнар. Мәчетләр ханлыкның авылларында да булган. XVIII йөздә Казан губерниясендә булган француз рәссамы һәм сәяхәтчесе А. Бар ханлык чорындагы бер авыл мәчетенең хәрабәләрен ясап калдырган Рәсем буенча аркалары булган өч рәт баганалы корылманың озынча өчпочмак төсендәге планын ачыкларга мөмкин Үзәк гыйбадәт кылу залы кирпеч гөмбәз белән капланган. Бина ике катлы һәм манаралы Манара анын көньяк-көнбатыш почмаг ына тоташкан Манараның сигез кырлы өске өлеше «мәмлек кисеме- аша дүрт кырлыга күчеп, түгәрәк белән тәмамлана Бинаның дивар тары таги белән кирпечне аралаштырып салынган, болай итеп төзү Алгы һәм Кече Азия архитектурасында киң таралган була. Казан ханлыгының архитектурасы турында Касыйм шәһәрендә (хәзер Рязань өлкәсе) сакланып калган истәлекләр буенча да хөкем йөртергә мөмкин Болар цилиндр рәвешендәге таш манара, ул ярым шар-конус формасындагы гөмбәз белән (болгар корылмалары тибында) тәмамлана икенчесе шулай ук таштан салынган Шаһ Гали төрбәсе. Аның фасадын Коръән сүрәсе һәм төрбөнен салыну датасын күрсәткән (1555 ел) таш пли тә бизәгән Казан Кремлендәге археологик табышлар бу чорда үсеш алган декоратив сәнгать төрләре турында сөйли Алар арасында гарәп орнамеглары белән бизәлгән алебастр плитәләр. майоликалы чынаяк кирпечлар. чокып бизәлгән таш үрнәкләре Казан ханлыгының орнамет сәнгате турында без сакланып калган кабергашлар буенча да хөкем йөртә алабыз XV - XVI гасыр башы архитектурасында һәм сәнгатендә яңа сыйфатлар күренү татар мәдәниятенең мөселман халыклары йогынтысы астында үсүе белән бәйле була Биредә Госманлы Төркия мәдәнияте аерым роль уйный Ул тагар җәмгыятенә яңа com а ти фикерләр үтеп керү белән бәйле яңа күтәрелешне барлыкка китер» Болгар архитектурасының кырыс геометрик форма тарын Казан дәвере мәһабәт һәм хәрәкәтчән композицияләр. конструктивлыкны декоративлык. сәлжүк бароккосы алмаштыра Алар шулай ук Кече һәм Алгы Азиядә. Азәрбайҗанда. Кырымда һәм олешяә Урта Азиядә ачык чагыла Татар архитектурасында! ы яңа казаныш тар ханлыкның ныгуына бәйле иде Әмма ми т ш архитектура 1552 елда Каганны урыс дәүләте яулап алганнан соң тулысынча юк ител.» һәм, бары тик XVIII йөздә Екатерина II нен таш мәчетләр 12 <К У ” № 6 177 һәм югары катлау өчен таш йортлар салырга рөхсәт биргән Указыннан соң гына. Казан. Уфа. Нижгар, Сембер, Әстерхан һәм Рәсәйнең башка губернияләрендә яна матур корылмалар барлыкка килә Болгар һәм Казан татар архитектурасы казанышлары халыкнын агач корылмалары йөзендә үсүен дәвам итә, анда ике кыеклы түбәнең уртасыннан күтәрелгән манаралы мәчетләр салына. Татар дәүләтенең сәяси яктан жиңелүе Идел буенда мөселман мәдәнияте зәгыйфьләнүгә китерә Әмма үзләренең дәүләтчелеген югалтса да, Идел буе татарлары этник мөстәкыйльлекләрен югалтмый. Алар мөселман Көнчыгышы белән мәдәни, сәүдә һәм бүтән төрле элемтәләрне өзми Сирәк очрый торган китаплар, кулъязмалар Ираннан. Төркестаннан килә, тукымалар, бизәнү әйберләре, савыт-саба Урта Азиядән. Төркиядән һәм Азәрбайҗаннан кертелә. Дини белем бирү югары дәрәҗәдә була һәр татар авылында мәчет, ә мәчет каршында мәктәп яисә мәдрәсә яшәп килә. Нигездә гарәп телендә укыйлар Болгар һәм татар декоратив-гамәли сәнгатен өйрәнүдән мөселман мәдәнияте үсешенең гомуми закончалыклары ачыклана Урта гасырлар мөселман дөньясында туган сәнгать стиле универсаль була бара, ул матурлык критерийлары, сурәтләү кануннарының уртаклыгында чагыла. Сурәтләүнең «мөселман» кануны (хәлифәт кануны дип йөртелә) сәнгати һөнәрдән туры бәйлелектә була һәм сурәтләү нормаларын, гамәли сәнгать төсендә, каллиграфия һәм орнамент нормалары белән якынайтуны максат итеп куя Мәсәлән, сәнгать үзенчәлегенең үсеше, мөселманнардагы кебек үк, монголларга кадәрге болгарлардагы, өлешчә, Алтын Урдадагы тасвирлыктан орнаментальлеккә, шартлы декоративлыкка таба бара. Чынбарлыкны реалистик сурәтләү белән бәйле мәжүсилек мәдәнияте мотивлары, зооморф тематика (болгар металлы, бизәнү әйберләре, керамика) нигездә XIII—XIV гасырларда кысрыклап чыгарыла һәм болгар орнаментикасы өчен характерлы «хайван стиле» (зооморф мотивлы сюжетлар) үсә, гарәп әлифбасы язуы үз урынын органик рәвештә үрелгән чәчәк һәм геометрик композицияләргә бирә. X—XIII гасырларда болгар орнаментына геометрик сызыклар, аерым алганда, симметрия, үзәкләштерелгән композицияләр, бизәкне түгәрәк эченә урнаштыру, декорациядә геометрияләштерелгән куфины файдалану хас була Гамәли сәнгать әсәрләрендә гарәп бизәкләренең таралуы — шуның нәтиҗәсе- Болгар сәнгатен геометрияләштерү, барлык мөселман Көнчыгышындагы кебек үк, каберташ, төрбә бизәкләре таралуга китерә. Алтын Урда сәнгатендә ул гамәли сәнгать архитектурасы әсәрләрен бизәүдә актив кулланыла. Язулар орнаментның состав өлеше булып китә, чәчәк бизәкләре белән тулыландырыла («чәчәк атучы куфи») һәм алга таба эчтәлеге буенча гомуми бизәккә әверелә Каллиграфик язу биналарны һәм каберташларны бизәгәндә кулланыла, куфидан һәм нәсхтән күчкән формалар металл әйберләрдә — беләзекләрдә, көзгеләрдә, Коръән савытларында чагылыш таба XVI гасырдан алып «чәчәк стиле» татар сәнгатендә тирә-як дөньяны сәнгатьчә чагылдыручы бердәнбер диярлек форма булып китә. Декоративлык сыйфатының үсеше мөселман сәнгатендә гомуми таләпнең эволюциясен дә күрсәтә. Ислам рәссамының дөньяга карашы, аның иҗади рухы формалашу шуның белән бәйләнгән. Көндәлек тормышны ничек бар. шулай сурәтләүдән тайпылып, эчтәлеге белән шартлы бизәкле композицияләргә, асылын образлы күрсәтүгә күчү сәнгатьлелекнен зарури критерие булып санала. Бизәкле-декоратив сурәтләүнең үсүе болгар-татар сәнгатендә абстракт эчтәлекле мотивлар таралуга ярдәм итә. Үсемлек бизәге схемалаштырыла. аның өлешләре абстрактлаштырыла Әмма абстрактлаштыру табигатьтә булган үсемлек төрләреннән килә. Еш кына бер тупланышта чыгышлары буенча төрле мотивлар берләшә. Идел буе болгарлары һәм Казан татарлары сәнгатенә хас үзенчәлекле сыйфатлар нигездә жирле флораны чагылдырган үсемлек мотивларын кимрәк стильләштерүдә, бизәк композицияләре уйлап чыгаруда һәм кабул ителгән үрнәк белән тыгыз бәйләнмәгән образларның төрлелегендә чагыла. Мөселман сәнгатендә билгеле бер сәнгати гомумиләштерү формасы төсендә абстраклаштыру бизәк сурәтләренең күптөрле булуын күздә тота, бу татар мәдәниятендә дә чагыла. XIX йөзнең бизәнү әйберләрендә чәчәк бәйләме (гравировка) формасындагы сурәт рәссам фантазиясе тудырган үсемлек мотивларыннан тора, рәссамны үсемлек дөньясының реаль образын тасвирлау түгел, ә аның гомуми фәлсәфи эчтәлеге кызыксындыра Урта Азия мөселман халыклары сәнгатендә абстрактлаштыру XIII—XIV йөзләр өчен хас. ә шул ук вакытта Казан татарлары сәнгатендә ул соңрак чагыла, чөнки аңарда дини тәгълимат белән бәйләнмәгән халык авыз ижаты нигезләре көчле була. Казан татарларының мөселман мәдәнияте сыйфатлары XVIII йөз урталарыннан шактый үзгәреш кичерә, бу вакытта Көнчыгыш, бигрәк тә Урта Азия халыклары бслан тыгызрак мәдәни һәм сәүдә элемтәләрен көйләү мөмкинлеге туа Урыс мәдәнияте йогынтысы даирәсендә булганлыктан, көчләп чукындыруга дучар шслеп, татар халкы үз көчләрен ислам динен саклауга туплый. Роле көчәя барган ислам дине этник, милли үзан факторы булып китә Рухи мәдәния пә дини башлангычның көчәюе, көнчыгыштан килгән товарлар һәм көнкүреш әйберләре кин таралу белән бергә, татар сәнгатендә яна традицияләр урнашуга этәргеч бирә Гарәп язмаларының. Коръәннән цитаталарның бизәнү әйберләрендәге, чигелгән әйберләрдәге тоткан урыны киңәя Гарәп язулары шамаилләрне. китап япмаларын бизәүдә, бизәгггечләрдә (беләзекләр һ б) мөстәкыйль рәвештә кулланыла. Аларның эчтәлеге еш кына дшш-магик мәгънәдә «явыз» көчләрне куучы һәм күз тиюдән саклаучһг бөти төсендә файдаланыла Әмма XIX йөзнен икенче яртысыннан алып сәнгать әсәрләрендәге гарәп язулары элек чагылган стиль билгеләрен югалта, каллиграфик язунын кимүе белән бергә кулъязуның охшашлана баруы күзәтелә (әйтик, каберташларда). Реаль мот ивларның күренүе (чәчәкләрне, күбәләкләрне һ б охшатып сурәтләү) гамәли сәнгать әйберләрендә язмаларның мәгънә һәм бизәү ягыннан әһәмияте кимүгә һәм XIX йөз ахырында тәмам юкка чыгуга китерә XVIII йөздән Урта Иделдә мөселман мәдәнияте нигезләре ары таба үсә һәм гәрчә соңрак XIX йөз ахырында XX йөз башында татар сәнгате урыс һәм Европа мәдәнияте белән актив сугарылса да. урта гасырларда форматашкан мөселман мәдәнияте традицияләре юкка чыкмый Бу чорньпг халык декоратив сәнгатендә азәрбайҗан һәм госманлы төрекләре сәнгате белән уртаклык сизелә. Шулай итеп, татар мәдәниятен шактый ерак заманнардан Идел болгарларының ислам динен кабул итү көннәреннән алып күздән кичергәндә, менә мондый төп нәтижәгә киләсең: анын үсеше мөселман мәдәнияте белән үрелеп бара Урта Идел буе мөселман сәнгате һәм архитектурасының үзенчәлекле үзәге булган. Ул үзенең тарихи җирлегендә борынгы төрки, иран һәм эллин сыйфатлары (болгар-алан мәдәниягс традицияләрендә) чагылыш тапкан болгар сәнгате нигезендә үскән, формалашкан Бер яктан, мөселман сәнгате стиле, кануннары һәм, икенче яктан, этник традиция, бер-берсс белән керешеп, татар мәдәниятенең милли үзенчәлегең билгели Нәтижәдә. безнең алга Көнчыгыш мөселман халыкларының йогынтысы чагылган үзенә бертөрле матурлык системасы килеп баса. Татар мәдәниятенең мөселман тык гәкирендә үсүе аның йөзен күп гасырларга билгеләгән тарихи чынбарлык булды Шуна күрә Идсл-Урал буе халыкларының мәдәниятен, сәнгатен һәм архитектурасын өйрәнгәндә аларның зтннк традицияләрен генә түгел, гасырлар буена формалашкан мөселман мәдәнияте традицияләрен дә искә алырга кирәк Милли үзаң күтәрелә барган безнең көннәрдә татарның сәнгатн традицияләрен яңарту, мөселман Көнчыгышы белән өзелгән бәйләнешләрне торгызу омтылышы күзәтелә. Яна заман мәчетләрен проектлаганда Татарстан архитекторлары сәнгать әсәрләренә символиканы, декоративлыкны кертә, мөселман сәнгатенә хас булган сыйфатлар белән бизәкле һәм ритмик композицияләр төзи, аның абстрактлылык асылын үстерә. Алар Көнчыгыш миниатюралары традицияләренә мөрәҗәгать игә, шаманлләрдә каллиграфия сәнгатен аякка бастыра, татар язмаларын стильләштерә. кириллица белән язылган язмаларны гарәп графикасына яраклаштыра Мөселман мәдәниятенең хәзерге заман сыйфатлары татарның төрле эгник төркемнәрең берләштерүче башлангыч булып китә Алар хәзерге заман профессиональ тагар сәнгате милли үзенчәлегенең дә бер нигезе булып хезмәт итә