Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ӘСӘРНЕҢ ТАРИХЫ

«МИТ АКСА- АТЛАС»

Адәм баласының гомерендә алтын укага торелгән бер чоры була. Пикассоның андый чоры хәтта берничә зәңгәр һәм алсуга манылган чорларыннан тыш кубизм, кыргый халыклар сәнгате белән мавыгу вакытлары. Шундый чорда кояш аеруча көчлерәк яктырта Кошлар моңлырак сайрый. Кешеләр сиңа гел елмаеп кына карыйлар сыман тоела. Тирә-юньдә тоташ көләчлек. Шул алтынга манылган алсу-зәңгәр чорның 24 сәгатенә сыйган шатлыкны тигезләп таратсаң, ул алтмышлар тирәсендәге гомернең ким дигәндә ун елына җитә алыр иде... •■Одесса" ресторанын без ул чакта «Лондонский» дип атап йөртә идек Иван Бунин, Александр Куприннар монда яшәгән заманда ул чыннан да «Лондонский» дип аталган булган Виктор Петрович Смирновның беренче тапкыр капитанлык дәрәҗәсендә диңгездән кайткан көне иде. Без рестораннан чыктык та, портка төшү өчен. Потемкин баскычына таба юл тоттык. — Әйдә, миңа сугылып чыгабыз.—диде Смирнов баскычтан аска төшә башлагач.— «Митакса-Атлас» алып кайткан идем. Шуны «сытыйк» әле. — Лаеклы закускаң бармы соң? — Табабыз аны.—диде Виктор Петрович тыйнак кына. Чит илләрдә йөреп кайткан чакларда капитанның суыткычында — балык уылдыгы, краб, сервилат, хәтта устрица һәм артишок шикелле деликатеслар булуын мин яхшы белә идем. Шулай да сорадым' — Конкретно нәрсәң бар соң? — Хәтта коньякның классик закускасы бастырма да бар. Без бит кайтышлый Истанбулга кереп чыктык. — Юк. Витюля.—дидем мин.— «Матакса-Атлас»ны мин бары тик персик кабып кына эчә алам — Ну и сноб та икәнсең инде. Кайчан өйрәнеп өлгердең? «Чолым» пароходында эшләгәндә геросфера юарга бирелгән сасы спиртны тюлька белән заку- скалап эчкәнне тиз оныткансың икән. «Чолман» — Поти белән Мариуполь арасында күмер һәм марганец мәгъдәне ташучы штрафниклар пароходы иде. Смирновны аттестация вакытында характеристикасына помполит Кирюшин «партия һәм хөкүмәт сәясәте турында сарказм белән сөйли» дип язган да шуннан соң, аның визасын ябып, «Чолман»га җибәргәннәр иде Ул чакта Виктор белән без бер сыныкны икегә бүлеп ашадык, авырлыкларны бергә күтәреп, шатлыкларны урталай бүлешеп яшәдек «Җылымса» еллар килгәч, Викторны кабат чит илләргә йөри торган корабка күчерделәр һәм ул бер-ике ел эчендә капитан күперчегенә күтәрелеп. «Муром» исемле зур лайнерны йөртә башлады Персик татарча шәфтәлу дип аталамы әле? Шулай, ахры, ләкин ул сүз инде үлгән һәм без аны. бик күп башка татарча исемен югалткан әйберләр белән беррәттән. «персик» дип йөртәбез. Гадәттә, коньякны имән мичкәләрдә өлгертәләр. Тау битенең кояш караган ягында үскән ялгыз имән кәүсәсеннән ясалган мичкәдә Грек коньягы «Митак- са»ны исә кипаристан ясаган мичкәләрдә әзерлиләр. Шуңа күрә «Митакса»ның тәм нәзбереклеге, аннан бөркелгән назлы хуш ис үзе бер могҗизага тиң. Ул чорда Одессаның кибетләрендә теләсә нинди җимеш була иде. Без персикның яңа гына өзеп алынганын эзләп Привозга киттек. Һәм теләгәнне таптык та Сәяхәттән кайткан мариман кесәсенә янчык салып, кулына сумка тотып йөрергә ояла Җимеш хуҗасының төрергә кәгазе юк иде. Кесәләремне актара башладым һәм ресторанга керер алдыннан гына сатып алган «Моряк» газетасының соңгы санын чыгардым — Күрсәт әле. соңгы битенә нәрсә язганнар? Виктор, газетаны кулымнан алып, укырга кереште. А БЕР ӘСӘР ТАРИХЫ — Константин Паустовскийның 70 еллык юбилеена конкурс игълан иткәннәр. Кыска хикәя язарга Беренче бүләк 500 сум—диде дустым белдерүне укып чыккач — Кара ничек юмартланганнар. Өч айлык эш хакы бит бу Язарга кирәк Витек. Язабызмы? — Әгәр син язган хикәя оченче урынга эләгә алса, бүләккә мин бер шешә «Мартеллөстим—диде -Муром-ның капитаны — Син бит беләсең минем Па- устовскийны яратканымны. Паустовскийның егерменче елларда -Моряк- газетасының баш редакторы булып эшләгәнен син ишеткәнсеңме икән9 — Белмичә,—дидем мин—Бөек прозаикның нинди эчемлек яратуын гына белмим Мин үзем -Фундадор-ны -Мартелл-дан югарырак куям Без ул чакта Виктор Смирновның каютасында таң атканчы диярлек сөйләшеп утырдык. Аерылышу хакында сүз чыкса, гадәттә урысча -разошлись как в море корабли-, диләр Хак сүзләр иртән -Муром- теплоходы Бомбей портына юл тотты. Без әле Одессада тагын ике тәүлек тордык һәм ямансу бер таңда Мисырның Александрия портына юнәлдек. Дустым белән куешкан бәхәс, алып килгән бодайны Александриядә бушатып, балласт белән Могадишо портына арахис тояргө барганда гына исемә төште һәм Кызыл диңгездә — күк йөзе тоташ йолдызлардан торган бер тондә урыс телендә -Железный слон- дигән хикәяне язып та ташладым. Язган нәрсәне кат-кат үзгәртеп, редакцияләп камилләштерү турында белми идем әле Язып бетерү белән хикәямне конвертка салып ябыштырып та куйдым Икенче конне без диңгездә Одессага кайтып баручы «Фараб» исемле кораб белән очраштык -Фараб-ның рейска алган оны беткән иде Радиотелефон белән сөйләшкәндә алар инде дүртенче тәүлек иписез, бары тик макарон һәм консерва белән тукланып торулары турында сөйләп зарландылар Без аларга он бирергә булдык һәм -Фараб-тан шлюпка төшерделәр Шлюпка безнең янга килеп туктагач онга остәп мин диңгезчеләргә «Моряк- газетасына адресланган хатымны да тапшырдым Диңгездә йозгөндә көннәр үзара укмаша да вахталарга бүлгәләнеп, очсыз- кырыйсыз тасма рәвешендә ага-агыла башлый Диңгездә үткән гомерне конлөп тә, хәтта айлап та үлчөпчутлап булмый Туган илдән чыгып китү һәм кире әйләнеп кайту Гомер шул берәмлек белән үлчәнә Оч ай. алты ай тугыз ай Кайчакта уп берәмлекнең күләме елга сузыла Һәм синең газиз гомерең сиңа бары тик бөр. бер генә тапкыр Аллаһе Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән яшәешнең, шундый зур-зур кисәкләргә ярчыкланып кыскарып тора 1962 елның җөе иде Пушкин урамының тротуарыннан пароходчылыкка таба атлап барам -Моряк- газетасының редакциясе урнашкан йорт Одессада яшәгәндә бу йортта Пушкин торган Шул йортның тәрәзәсеннән диңгезчеләр газетасының җаваплы сәркатибе Евгений Косоногииның башы күренде — Иптәш Юнысов. сез нигә бүләгегезне алырга килмисез9 — Нинди бүләк ул? — Конкурста беренче урынны алган өчен, билгеле Кемнең кайсы урынны алганын газетага да басып чыгарган булганнар икән Миңа беренчелекне биргәннәр Икенче урында «Аркадии Гайдар-ның механигы Аркадий Хасин очөнчелөкне пароходчылыкта инженер булып эшләүче Базоөв (исемен оныттым) алган А Хасин хәзер Одессада яшәүче зур язучы Базоөв төньяк Кавказда яшәүче бөр халыкның (кайсы халыкныкы икәнлеген ачык кына әйтә алмыйм) данлыклы шагыйре СССР исән чакта Одесса, чыннан да Э Хемингуэйның -Праздник, который всегда с тобой- исемле китабында күрсәтелгән Парижны хәтерләтә иде Конкурска катнашуда Виктор Смирновның да өлеше булуы турында әйтеп узган идөк бит Аның язмышы турында да әйтеп китү кирәктер Мин аны озак еллар очрата алмадым Вьетнам сугышы чорында америкалылар Тонкин култыгын миналар белән бикләп куйгач, ул корабы белән шунда ябылып калып елдан артык ятты Соңрак Брежнев сәясәтенә тел тигергәне өчен аны партиядән чыгардылар Совет чорында дөресрәге партия хакимияте вакытында партия әгъзасы булмаган кешегә кораб белән идарә иттермиләр иде Минем дустым Витя да озак еллар эшсез калып, бик авыр шартларда яшәде Мин икеме өчме ел урыс телендә хикәяләр яздым -Тимер фил- исемле беренче китабыма кергән хикәяләр тулысынча диярлек урысчадан үзем тәрҗемә иткән әсәрләр иде Шулай гамьсез урысча хикәяләр язып азапланганда ни сәбәптәндер, мин кинәт кенә тукталып калдым. Бу тойгы төнлә йокымсырап ятканда уянды. Эчне ачыттырып, бәгырьләргә тиеп үземнең туган телемдә нәрсәдер язасы килү бугазымнан тотып алды да бик озак җибәрмичә торды Бу чакта инде мин егерме ел гел урыс арасында, гел урысча сөйләшеп, урысча уйлап, көндәлектә тулысынча диярлек -өлкән абыйлар-ның гореф-гадәтләрен тотып һәм алардан бер ягым белән дә аерылмаска тырышып яшәп килдем Татар мәктәбендә тоташ йөреп бары тик биш кенә ел укып калдым. Алтынчыда һөм җиденчедә, әйтергә оят. кыш урталарында, колхоз эше беткәч кенә йорештергөләдем Безнең Исергәп мәктәбе, минем бу турыда язганым да бар. искиткеч бер уку йорты иде Аның атмосферасы белем алуга, гыйлем эстәүгә гаҗәп тәэсирле иде Исергәп мәктәбе бүгенге көндә дә көчле мәктәп фидакяр педагоглар дисеңме, тәрбияви тәэсир дисеңме, әхлак һөм тугрылык кануннарын үзләштерү дисеңме, анда боларның барысы да мәктәп атмосферасының үзенә сеңгән Мин укыганда да шулай иде. Ләкин, кызганычка каршы мин мәктәптән бөр бик зур кимчелек белән чыктым: туган телне сөяргә, аны ихтирам итәргә һөм күз карасы шикелле сакларга өйрәнә алмадым Бу эштә кем гаепле булган: мин үземме, әллә безгә ана теле укыткан педагогмы9 Минем үземнең исә педагогны гаеплисем килә Ул бар көчен диярлек дөрес вакытында тәртип саклауга, кагыйдәләр ятлауга тотып бетерүче каты бәгырьле бер укытучы иде -Безнең ой өянке астында иде...» исемле хикәяне язарга утырганда, мин өткәм-өнкөм телен тулысынча булмаса да җитмеш-сиксән процентка онытып бөтергән булганмындыр Шуңа карамастан хикәяне бер утыруда диярлек язып ташладым. Каядыр җибәреп бастыру турында уйламаган идем мин Эчемә чиктән тыш күп кирәксез күзәтүләр, уй-фикерләр. тойгылар җыелган иде булса кирәк Алар миңа тыныч кына яшәргә комачаулыйлар иде Хикәя язуның сәбәбе — шулардан котылып, бушанып калу һәм җанга тынычлык табу максаты гына иде - Безнең өй өянке астында иде -не -Совет әдәбияты- журналына энем Вахит җибәргән һәм аның бер сүзен дә үзгәртмичә диярлек шундук басып та чыгарганнар иде Журналның баш мөхәррире Газиз Мохәммәтшин "Язган әйберләрегезне һәр очракта безнең журналга җибәреп торыгыз»,— дип миңа хат салган Утыз елга сузылган иҗат эше дәверендә минем мондый хатны икенче тапкыр алганым булмады Әгәр иҗат юлында очраган газапларны алдан белгән булсам, мин кулыма каләм алыр идемме икән? Белмим Иҗат эше адәм баласының тәкъдиренә охшашлы Ул Җиденче кат күкләрдә хәл ителә Мәсәлән минем белән бер чорда яза башлаган әдипләрнең күбесе егермеутыз-кырык китап чыгарырга өлгерделәр Ә мин —биш китап авторы Юк. көчем комга сеңгән су шикелле исрафка китә дип кимсенмим мин Әдәбият күләмдә түгел сыйфатта Мине сыйфат мәсьәләсе борчый Кайчакта тон урталарында уянып шул хакта уйлыйм. баш ватам, газапланам. Миңа нәрсәдер җитми Канәгатьлек хисе юк Әллә коч җитмәү бу әллә талантсызлык? Җир йөзендә ир-егетне тулысынча канәгатьләндерә аны җаны- тәне белән беркетеп җибәрмичә тота торган ике көч бар хакимият һөм Иҗат Баш идертү. буйсындыру һәм шушы юл белән минминлеккә күтәрелеп идарә итү ир җенесләрнең канында һәм күзәнәкләрендә, ахрысы Бу халәт безгә хайванлык чорында ук кереп калган Көтүнең юлбашчысы булу өчен язларын болан үгезләренең сугышканнарын күзәткәнегез бармы сезнең? Шул ук хәл Рөсөйнең парламентында спикер, аннан да көчлерәк хәлдә президент сайлаганда сурәтләнә түгелме? Хакимияткә омтылуның аяусыз кыргый көчен бары тик иҗат, яшәвеңне һәм гомереңнең һәр мизгелен иҗатка багышлап яшәү генә җиңә ала Адәм баласын җир йөзендәге әшәкелекләрнең күбесеннән коткара алучы көч —Иҗат Пакь, хәрәмсез, мал табуга бәйләнешсез —изге Иҗат һәм шул Иҗат дигән нәрсә дә миңа тулысынча канәгатьлек китерә алмый Кемгә дә булса кирәкме икән минем иҗатым? Чын әсәрме икән, әллә бары тик имитация фальшивка халтурамы икән мин язган нәрсәләр9 Менә шулар борчый мине' тынгы бирми, газапландыра. н ■ Югалтуларымның иң зурысы-иҗат эше минем холкымны бозды Элек мин йомшак күңелле, көләч, мөлаем кеше идем шикелле Дошманлык хисе миңа 166 иияигкп?. Л Afle *° лымДа очраган кеше әхлаклымы. түгелме иманлымы. МПНК1Н ftonlo бу мөсьөлө мине болай ук каты борчымый иде Борчылулар Апмк1йия гя,,ГӨНӘ чиклөнми але Нәрсә ул әдәбият дигән сорауга да җавап таба auuiunavQ а3аПЛаныл ЙОрим МИН БеЛМИМ НИГӘ КИрӘКТвр ИНДв ШуШЫ НӘрСӘНв ачыклау ә минем ачыклыйсым килә нөрсө с°н ун әдәбият? Адәм баласының ялгышулар тарихымы? л Ли _ лГышУДан котылу юлын эзләп адашып йөрүеме? Әллә ул ялган Mironon \,1ИКать өшекелвк белән яхшылык арасындагы күренмәс һәрдаим Ү;.г®р®п Th яшереп Т°РУЧЬ1 чикне эзләү газаплары гынамы? Кайчакта әдәбият Кяп?л1 г ӨМ П| Р^- 3а1) бары тик сүз тылсымы гына булып тоелып китә Им-том' ьәддога I ипноз' Җиденче кат күкләргә ялварып бәхет эстәү Әдип бу сорауларга. һичшиксез, җавап табарга тиеш. Башкача ул ничек иҗат итә алсын? Ничек яши алсын ул шушы сорауларга җавап тапмыйча? Сүз тылсымы Аһәң! Моң' Җирсү' Сагынулар' Җан сыкрау' Алар нинди шартларда, нәрсәдән туа? Иорәк әрнү' Бәгырь сыктау' Тынгы таба алмыйча вөҗдан әрнү! Шушы хасталарга диагнозны әдип куймаса кем куя алыр? Адәм баласы нигә бәхетсез? Нәрсә соң ул бәхет? Җанга азык ял кирәк булу гынамы? Җавап юк БУ турыда күптөрле кагыйдәләр бар Кагыйдә—шул ук җавап таба алмыйча газапланудан туган өнсезлек Әдәбият фәненә фәнни эзләнүгә без чарасызлыктан ташланабыз Адәм баласын терелтә дә үтерә дә ала торган чын әдәби сүз менә нинди була «... Ай күрдем аман белән авызым тулды иман белән куеным тулды Коръән белән, бу айларда вафат булсам, үткәр, Аллам иман белән - Соңгы елларда китап кибетләрен урамнарга, базарларга куелган өстәлләрне оем-оем китаплар басты Детектив, порнография кешене ничек итеп ботарлау. эчөгеләрөн агызып, тиресен тунап үтерү турында язылган -матур- әдәбият Укучы шуларга ябырылды Безнең буынга кадәр килеп җиткән бер боек аңлатма бар иде —Китап Сүзе Коръән айөтлөре дә Габделҗәббар Кандалыи шигырьләреннән алынган тәгъбирләрдә Дөрдемәнднең Кораб-ындагы юлларда Китап Сүзенә керә иде. Бездән соң килгән буыннарга мәгълүмме икән бу Боек мәгънә? Ялымны калдырып, төнге йокымны үземнән үзем урлап утыз елдан артык китап язып чиләнгән елларыма борылып карыйм Җиңел генә башланып киткән старттан соң бәлки миңа гөл «өлкән абыйлар» телендә язарга кирәк булгандыр? Тургенев әйткәнчә, -боек һәм гайрәтлетелдә Алпавыт Иван Сергеевич чорында ул тел. чыннан да. боек һәм гайрәтле булгандыр? Бүгенге кондө шул телдә Штаниннар. Грачевлар, Хафизовлар һәм Җириновскийлар сөйләшә Саранча явы шикелле минем туган җиремә ябырылган шәҗәрәсез һәм токымсыз әтрәк- әләм дә нәкъ шул телдә үзенә остенлек даулый Шуңа остәп, Шәһри Болгарны Казан каласын саклаганда шәһит киткән бабаларыбызның васыятьләрен эстафета итеп киләчәккә алып китәргә тиешпе газиз балаларыбыз да тулысынча диярлек шул Явыз Иван һәм Аксак Каратун теленр күчеп баралар түгелме? «Язмыштан узмыш юк- дигәннәр борынгылар Бу дөньяның күп бик күп газаплары язмышны белмәүдән һәм тәкъдирнең күрөзөчел авазларына колак салырга теләмәүдән барлыкка килә Мин үзем дә бу хакыйкатьне кызганычка каршы, бик соң, гомер узып киткәч кенә аңладым Әткөм-өнкәм телендә язуны максат итеп куйгач, миңа шул телдә сөйләшүчеләр арасына кайтып яши башларга кирәк иде Кырык тугыз ел гел урысча сөйләшеп гел урыс һәм урыска әйләнеп беткән -тарихи уртаклык- тудырган милләтләр арасында яшәү дәверендә минем бишек җыры Ык суының талгын агымы белән кергән туган телем бюрократлар шивәсе манкортлар лексикасы астында калып сытылды гарипләнде -Тозлы җил» исемле китабымны мин урысчага тәрҗемә итеп карадым һәм аңладым -туган телдә әйтелгән сүзнең эчтәлегенә тәңгәл килгән сүзне -өлкән абыйлар- теленнән табуы ифрат кыен Күбесе бөтенләй юк диярлек -Мөселман» сүзе — туган телдә изгелекнең бер билгесе Ә урысчасы? -Басурман- аларча иң әшәке, бетерергә, юкка чыгарылырга тиешле кеше Хәтта бер гөнаһ сыз -сабантуй безнең милли бәйрәмебез дә —урысча әйтелгәндә, эчеп-исөреп сугышып йөрү, бер-береңне дөмбәсләүне аңлата Көнбатыш Европа. Америка һәм башка чит ипләрдә берниче тел белү культуралы һәм белемле булуның даими бөр шарты булып санала Яшь чагым да мин дө телләр өйрәнергә берничә телдә сөйләшә алу бәхетенә ирешергә омтылдым Хәзер аңлыйм язучының теле бары тик бөр катгый рәвештә бөр генә булырга тиөш Китап яза торган төл ул бөтенләй икенче тел Адем баласының иманы ике булмый бит. Аның намусы да. язмышы да һем Алласы да бары тик бер генә була Әдипнең теле дө шул категориягә керә Аллаһе Тәгаләдән бәхет сорый, бала тәрбияли һәм беренче мәхәббәтне сөйгәнеңә аңлата торган тел — Ана теле бары тик Ана теле генә булырга тиеш Картайган көнемдә генә аңлау дәрәҗәсенә ирештем мин шушы хакыйкатьне. Ә бит бу турда Җиденче Кат Күкләр күптән аваз биреп торган булган Без бит ашыгабыз. Безнең тыңлап торырга вакытыбыз юк. Без кыбырсыйбыз Кабаланабыз. Куркабыз Ирексез.яшәү. колониаль шартлар, коллык калдырган җәрәхәтле эзләр бу Адәм баласы телсез яши алмый Тел аңа сөйләшү өчен генә түгел рухлану өчен дө өметләнү һәм куаныч табу өчен дө. кыскача әйткәндә, тулысынча үзеңне кеше затыннан икәнлегеңне тоеп яшәү өчен дә кирәк Без. татарлар, тел аркасында фаҗигале хәлгә юлыкканбыз. Туган тел әкренләп онытыла. Алай гына да түгел, әткөм-әнкәм теле күзгә күренеп шиңә парга әверелеп һавага очкан су шикелле, күренмичә юкка чыгып килә. Тел белән бергә безнең мең еллар туплаган тарих авазлары, әхлак кагыйдәләре, җанга рәхәт тынычлык биреп торган рухи гимн—туган телнең шифалы һәм моңлы тавышы югала. Туган тел югалган урыннар бушлыкка әверелми Ул урыннарга манкорт теле, манкортлык агылып керә Әгәр татар теленә урыс Лев Толстой. Владимир Соловьев һәм Александр Пушкин әсәрләрендәге теле керсә, мин курыкмас, сөрән сугып азапланмас та идем. Югала барган туган тел сүзләре урынына бүгенге рәхимсез сәясәт, куркытуга һәм оятсызлыкка көйләнгән хакимият тудырган шыксыз салкын манкорт шивасе тула лабаса. Шушы процесстан саклану безгә искиткеч авыр һәм катлаулы Урыс телендә язылган классик әсәрләрне укыган кеше белә, бу бөек һәм гайрәтле телгә берничек тә битараф калып булмый. Телисеңме-юкмы. ул сине җәлеп итә һәм син аны ирексездән ярата башлыйсың. Урыс теленең тирәнлегенә ирешкәннән соң сиңа тагын бер хакыйкать ачыла татарларга каратй күп гасырларга сузылган рәсми дошманлык, урыс дәүләтенең даими сәясәтенә әверелгән татарларны юкка чыгару максаты аларның теленә сеңгән һәм шушы яшерен дошманлык тәэсирен син һәрдаим тоеп торасың. Әдәбият тарихында Владимир Набоков һәм Иосиф Бродский шикелле ике телдә иҗат итеп икесендә дө зур уңышлыкларга ирешкән әдипләр бар Набоковны мин ике телдә дө укыганым бар Бродскийның инглиз телендә язылган шигырьләре белән таныш түгел Мин аның ике телле булуына 6epds шикләнеп карыйм, чөнки -алар» үзләренең тавыкларын күркә хәтта төва кошы итеп күрсәтә беләләр Инглиз теле белән урыс теле арасында дошманлык та. бүләсе мал да юк Бәлки бу ике телнең башлары бер казанга сыя да торгандыр Ә минем менә гомер буе урыс теле белән мавыгуым бөек әсәрләр укып шатланырга мөмкинлек бирүе белән бергә, иҗатымда зур югалтуларга дучар итте. Мәкаләмдә мин шуны аңлатырга тырыштым. Аңлата алдыммы икән, белмим.

1993 ел. февраль. Мөскөү