Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин әкият кебек дөрес идем

Мин әкият кебек дөрес идем. Дөрес иде яшәү-гамәлем Бер I үзәлнең матур тезләренә Төртелде дә сынлы каләмем. Мин бу чынлык кебек ялган идем. Ялган идем үзем, сүзләрем. Ә мин хәзер әкият тә түгел. Хикәят тә түгел Үзгәрдем. Мәңгелек үкенеч Күпме ярлар үкенечкә калды. Уйлыйлардыр инде, пешмәгән. Сискәненләр кайчак уянасың Аягүрә күргән төшләрдән. Күпме ярлар сөелмичә калды, Калды, әйе. үбслмичә дә. Юкса, күктән йолдыз өзеп бирер Чаклар иде үрелмичә дә  Күпме ярлар безгә болдырлардай. Балконнардан калды кул изәп. Без хан булалмадык. Кай ханнарга Булды икән алар кәнизәк? Күпме ярлар перроннарда калды. Ә без, имеш, дөнья куганбыз. Бер кайтырбыз, дидек. Ә үзебез Кайтмаска дип киткән булганбыз. Күпме ярлар калды ятлар белән. Күпме ярлар калды... сазап та. Ә үз ярың гел ят була барды, Әверелде яшәү газапка. Күпме ярлар йөрәкләрдә калды. Исемнәрен куштык җырларга. Бездән соң да. бәлки, яшәр алар Без юксынып көткән чорларда. Күпме ярлар сөелмичә калды. Калды, әйе. үбелмичә дә. Юкса, күктән йолдыз өзеп бирер Чаклар иде — Үрелмичә дә... Элегия Син җәйләрдә калдың... Ә мин менә Синсез генә китеп адаштым, һәрчак тугры юлдаш булды миңа Бәхетсезлек атлы адашым. Син җәйләрдә калдың... Арабызда Упкын булып инде көз ята. Күңелләрең нигә бикле һаман. Күңелләрең нигә йозакта? Юк. шакымыйм ишек-тәрәзәңне, Ачмасыңны беләм болай да. Арабызда — упкын. Ике ярда Сак-Сок булып Сөю моңая. Син җәйләрдә калдың. Ник соң әле Тәрәзәңне синең боз саргай. Кем ул анда бозлы тәрәзәңә Безнең сөю рәсмен ясаган? Кемдер, бәлки, безне кызганадыр. Кем телидер, бәлки, көләргә. Мине кәгеп күшеккәннәр гүя Тәрәз төбеңдәге гөлләр дә. Куеныма алып җылытсам да. Эремәс күк бозлы карашың. Тәүбә итү кирәк Ү гкән чакта Сөю белән Нәфрәт арасын Я!им калган Сөю каршысында Тәүбә итү кирәк бетгә дә... Тапканыңны җуя күрмә икән. Ә җуйгансың икән Эзләмә. Мине шагыйрь иткән кызга Коймаларга акбур белән язып Тутырдылар безнең исемне. Сабый идек Канат очларыбыз Сабый чакта ук шул киселде. Сабый гына идек Ә аннары Өстебезгә тормыш ишелде. Лк кәгазьгә бүген каным белән Язып куйдым синең исемне Исемеңне кабат яд иткәнгә Үпкәләрсең, бәлки, каргарсың Тик барыбер син җырыма минем Тугзак ана булып каласың. ӘЛЛӘ... Әллә мин сиңа гашыйкмы. Әллә син миңа i ашыйк Икәү генә белгән җырны Йә. булмаса. башлыйк Әллә син телсез калгансың. Әллә мин өнсез инде . Икәү генә белгән серне Күккә күмдем, тиле ЯЛГЫЗЛЫК Ьүлмәмә ки теп кердең дә Имәнеп кит те бүлмәм «Ул килде», дип пышын гына Сукранып алды күгән. «Ул килде», дип серле генә Кеткелдәп куйды ишек. «У 1 килде», дип баш очымда Тирбәлде үксез бишек. Килгәнсең икән —уз. әйдә, Йәрәгемдә юк бигем. Сагайма да — бишегемдә Хәтер ул ауный минем. Тартынма, чищен, кил миңа, Юк уемда азгынлык. Кем башыннан үтмәгән ул,— Түремнән уз... ялгызлык. Без адаштык бугай... Ф. Д. Адаштык га өнсез калдык. Өнсез калды төн. урман. Бу төн. ахры, безне кабат Кавыштырмаска туган. Тыпырчына җанда мәңге Әйтелми калыр сүзләр. Ябалдашлар арасыннан Йолдызлар тора күзләп. Керфегеңә кунган Ай да Бармак яный күк безгә. Төнге күбәләкләр генә Оча үз күгебездә. Көн күзеннән яшеренеп. Каптык төн тозагына. Ә мизгелләр кабатланмый. Мизгелләр уза гына. Ә гомерләр уза безнең Тыелган бәхет эзләп Бәхетсез бәхетлеләр без, Бәхетле бәхетсезләр. Йөрибез төнге урманда Ике җан качкын кебек. Артыбыздан пар күләгә Шаркылдап кала көлеп. Хәтердә калган сурәт Укылган китап күк ханым. Кырын Я1ып ятагына. Китап укый. Мәче белән Эте ауный як-ягында. Китапта яшьлеге анын. Үз яшьлеге — узмаганы. Үз бәхете, үз тәхете. Үз базары, үз заманы .. Донья инде йоклый күптән. Тик йокысы килми аның Таушалган бетселләр кебек. Ятагында ауный ханым О мин сине яратмаска булдым ...Ә мин сине яратмаска булдым. Яңартмаска булдым үткәнне. Мәңге әрнер яраң булып калсын Күзләреңнән соеп үпкәнем Мәңге әрнер ярам булып калсын Иренемә тамган яшьләрең Син үзеңчә дөрес сөеп кара. Мин үземчә дөрес яшәрмен Мине көтеп тик ялгыша күрмә. Йөрәгеннән ташла чыгарып Ходай сиңа сабырлыклар бирсен Сак-Сок сагышына чыдарлык. Мин дә сине сагынмаска булдым. Табынмаска булдым мәңгегә... Сөюгә мин ясин чык I ым бүген. Кем озата барыр кабергә Озатучы, белом, табылачак. Кем ябышыр, белом, көрәккә. Тик мин сине борчымаска булдым. Мин Сөюне күмдем йөрәккә Нотиҗә Урчан бирс.т ана натур /ыгын. Ку /tap саф < i <арын сипкәннор. һ ТАКТАШ «Урман кынаЗи юйлүкләр, Гөл жа маллар бу тын У л җырларда яши һаман да Табигатьтә урман кызы иде, Урам кызы итте замана. Сөю атлы чаптарга алдан язылган мәрсия Дөнья бит минем дә Гөнаһлар булгандыр. Гөнаһлы бу дөнья Миңа да тугандыр. Булгандыр минем дә Чыгымчы чакларым Сөю атлы чая Ак яллы чаптарым Аранда күптәннән. Күптәннән — яралы Камытлы кайгыдан Каралды яллары Канатлы иде ул Кистеләр канатын. Яралы җаныннан Кан акты... кан акты.. Аннары ыңгырчак Салдылар биленә. Чыбыркы чыжлады Сыртында: «Тибенмә». Колынлы иде ул — Чалдылар колынын. Төшендә күрә тик Колынлы болынын. Төшендә күрә тик Ак яллы чакларын. Җанара. тәнара Бәйгедә чапканын. Бәхетле иде ул Тапты да... югалтты... Көнчеләр җанына Хөсетле ук атты Ирекле иде ул,— Ә хәзер йөгәнле.. Бигайбә Ярылса Йөгәнсез йөрәге Бигайбә...