КӨНБАТЫШ БАШКОРТСТАННЫҢ БОРЫНГЫ ТЕЛЕ

 

Урындагы фәнни, публицистик әдәбияпа төньяк-көнбатыш Башкортстан кайчандыр тоташы белән башкортча сөйләшкән дигән фикер яши Бу төбәкнең хәзерге 1еле (көнбагыш диалект дигәннәре) башкорт теленең тагар теле йогынтысына бирелүе нәтиҗәсендә акрынлап урнашкан, дип исәпләнә С. Миржанованың язуына караганда, монда өлкән буын кешеләре, имештер, һаман ла әле үз телләрен әзен кенә «татар теле» дип атамый Алар, әлбәттә, хәзер аны «башкор! теле» дип тә әйтә алмый «Үтебезчә тел инде», диләр Күп кенә авторлар телнең мондый хәлен җирле халыкның тарихы белән бәйләп аңлатыр!а тырышалар. Төньяк-көнба1ыш Башкортстанда. куәтле демографик процесслар аркасында, халык саны нисбәтенең үзгәрүенә ишарә ясала. Бу җәһәттән XVIII {асырның азагы XIX гасырның башы үзенчә бер чик итеп алына Шушы чиккә җиткәнче монда, татарлар арта барган хәлдә, башкортлар күпчелек саклап килгән. Шуннан соң, чикне үткәч, башкортлар акрынлап атчылык хәленә төшкән, ә тагарлар өстенлек алып киткән, диләр Беренче чорда татар теле өчен башкорт лашу. ә икенче чорда башкорт теле өчен татарлашу хас булган, дип исәпләнә Ахыр чиктә, төньяк-көнбатыш Башкортстанда татар теленең кулланылыш тарихы бик кыска, статусы ничектер тотрыксыз булып чыга Башкорт теле борышы, төп гел хәлендә торып кала Хәзер!е Татарстанның читендә, Атыйдел. Ык. Кама. Танып буйларында. I'l.inihopi геле xi\ гасырда һәм хәтта \\ гасыр башларчада ш аде кечеңдә булган, дип раслаучылар бар Ә дәлилләр’ Алар, әлбәт тә. җитәрлек түгел Төрле басмаларда, мәсәлән, үткән гасыр шагыйре Гали Чокрый белән бәйле мисал кшерелә. Ул Тәтешле районының Иске Чокыр авылында туган һәм. язуларыңча. үзен «ирәктс башкорты» дип araian. Аның у ты Гарифулла Кисков (шу тай ук шитьри. lapiiXH-HHOiрафик әсәрләр калдырган шәхес) үзенең бер кулъязмасын «Шура» журналы идарәсеннән. «телен тач башкортча икән» дип. кире кайтару лары турында язган. Анын татын шундый шшырь юллары бар: Бераз эбйзт /йм-т/ укыр бу.нам, Те /е башкорт, иодар I ярлы/. ди мр. Менә шуларны тарихчы М Колшәрнпов кына гүгсл. М Нәдсрюлов белән С Миржанона кебек фило 101 лар да «чокрыйлар башкортча сөйләшкән» дигән нәтиҗә өчен файдалана. Моның ише фактлар ниндидер сәяси максаты булган публицистк әдәбият өчен, бәлки, ярап та куя гыр Әмма алар i ыйльми нәтиҗә өчен ышанычлы iаяныч була алмын Га ш Чокрыйнын да. аның улы 1 арифулла Киековның да ятма ыры «кырык ПИЧӘ!» астында түгел Аларны алып у кырт а һәм ү I фикереңне булдырырга мөмкин Икесе до иске татар әдәби геле традиция төрен дәвам итә Гарифулла Кисков юкка гына «Төрки белгәннең күрке бардыр», димәгән Атасының та. УЛЫНЫҢ да иҗатында китапча чуар тел артында татарчалык ярылып ята Төньяк-көнбатыш Башкорт ci айның кайчандыр башкортча сөйләшүе турын- Д1НЫ төшенчә фоны исбатлау юлы бетон түгел, аксиома рәвешендә кертелә. Монын өчен бердәнбер нигез җирле халыкның тарихи язмаларда (һәм өлешчә хәзер дө) башкорт дип аталуы Ә борышы тел (җирлесөйләш) үзе нинди булган-’ Анын фонетикасы. грамматикасы нинди’ Моны еле беркемнең дә тасвирлап биргәне юк Ш\н 1ЫК10Н анын хәзер!е фәндә урнашкан «башкорт теле» төшенчәсенә МО1ҺН.ӘОӘ1С турында сүз а тып бару да читен Ныклап таяныр нәрсә юк У Безгә башта шушы борынгы сөйләшне ачыкларга тырышырга кирәк. (Шуннан аның кайсы телгә караганлыгын әйтү кыен булмас.) Ләкин моны ничек эшләргә? Ул сөйләшнең эзләрен каян, ничек табарга? Монда менә шулай «тикшеренү материалы һәм методикасы» дигән шактый четерекле мәсьәлә калкып чыга. Эшне, күрәсең, борынгы язмалардан башларга кирәктер. Фәндә аларны тел тарихын өйрәнү өчен иң уңай һәм ышанычлы чыганак итеп карыйлар. Төньяк- көнбатыш Башкортстан территориясендә үткән гасырлардан калган тарихи истәлекләр күп Бу исәпкә, аерым алганда. Пугачев хәрәкәте белән бәйләнешле документларны кертергә була. Табылган язмалар инде шактый өйрәнелгән дә. Казанда Ф. Фасеев. Ф Хисамова. Уфада Р Халикова кебек галимнәрнең хезмәтләре чыкты. Нәтижә нинди? Иске язмалар көнбатыш башкортларының сөйләмә телен күз алдына китерәме? Моны раслау кыен Өч төрле нәтижә билгеле: 1) Тарихи истәлекләр татар әдәби телендә (икенче караш буенча, иске төрки тел белән) язылган. Бу тел үзенең асылы белән ясалма күренеш: төрле кардәш (һәм кардәш түгел) телләрдән, диалектлардан, төрле тарихи катламнардан булган лексик, фонетик, грамматик үзенчәлекләрне берләштерә; 2) Иске язмаларда, шуның белән бергә, татарча сөйләм теле үзенчәлекләре чагыла. 3) Язмаларның башкорт теле белән туры бәйләнештә булуы ачык билгеләнми. Р Халикова, мәсәлән, гарәп әлифбасында з, с, һ авазларын билгели торган хәрефләр булса да. иске язмаларда башкорт теленең бу авазлары чагылыш тапмаган, ди Аларда башкорт теленең үзенә генә хас грамматик формалары да аерылып тормый. Күренүенчә, әлеге язмаларны безнең максатта файдалану уңайсыз: аларның җирле сөйләш белән бәйләнеше хәзергә катлаулы мәсьәлә булып кала Аларда табылган сөйләм теле күренешләре (татарчалык) шушы төбәккә хас булганмы, әллә әдәби тел белән бергә читтән (Казан ягыннан) килгәнме — моны ачык әйтеп булмый. Максатка туры килгән язмаларның булмавы төньяк-көнбатыш Башкорт- станның борынгы сөйләшен табигый бөтенлегендә (жөмләләр. тоташ сөйләм рәвешендә) күз алдына китерергә мөмкинлек бирми Ләкин сөйләшнең аерым билгеләрен эзләргә барыбер урын кала. Без монда, беренче тапкыр буларак, бөтенләй башка төр материалга таянып эш итмәкчебез. Патша администрациясенең Башкортстан тарихына караган бай архивы сакланган. Менә шунда көнбатыш башкортларының меңнәрчә исемнәре теркәлгән Ыру-кабилә. жир-су. авыл-шәһәр. гореф-гадәт, һөнәр-дәрәжә атамалары күп. Болар, билгеле, урысча транскрипциядә бирелгән, җирле сөйләш үзенчәлекләрен тулы көенчә сакламаган. Әмма мөһим фонетик (урыны белән — грамматик) закончалыклар урысча текстка системалы рәвештә күчә барган. Шулай итеп, без урысча эш кәгазьләрендә чагылыш тапкан жирле сөйләш үзенчәлекләрен барларга кирәк дип исәплибез. Тикшеренү материалы итеп XVII гасырның икенче яртысыннан XVIII гасырның соңгы чирегенә кадәр язылган рәсми документлар («Материалы по истории Башкирской АССР Москва 1936. 1949, 1956) алына (ары таба кыскартып МИБ). Бу төр язмаларның борынгы сөйләш үзенчәлекләрен билгеләү өчен ярарлык һәм өметле чыганак булуы беренче карашка ук күренеп тора. Әйтик, башкортлар арасындагы чуалышлар турында хөкүмәткә җибәрелгән рәсми кәгазьләрнең берсендә (1709 ел) бер үк төрки исемнең ике төрле язылышы игътибарны тарта: бер биттә —Кучюм. ә икенче биттә — Кусюм Хикмәт нәрсәдә? Сүз беренче очракта Себер татарлары ханы, ә икенче очракта Казан юлы башкорты турында бара. Документны төзүче урыс кәнсәчесе (Иван Топильский). аңлы рәвештәме- түгелме. барыбер, татар исемен ч белән, ә башкорт исемен с белән теркәп куйган. Документта, шулай итеп, шәхеснең кайсы халык вәкиле булуы, кайда яшәве белән бергә, тел үзенчәлеге чагылыш тапкан. (МИБ. 1936. 258—259 битләр) Мондый фактларны күпләп жыеп. системалы анализ ясасаң, аерым төбәкләрнең телен ярыйсы үк чамаларга була. Без караган чорда (100 елдан артык вакыт эчендә) якынча исәп белән 10 500 шәхеснең исеме теркәлгән. Шуларның 30—40 проценты — урыс, угыр-фин исемнәре, 60 70 проценты — төрки исемнәр Бу соңгы төркемдә жирле халык (башкорт) исемнәре 90 процент чамасы Калган өлешне күчеп килүчеләр (Казан татарлары, мишәрләр һәм башка төркиләр) алып тора. Тикшеренүче өчен менә никадәр материал! Билгеле, бу материал тулы күләмендә безнең максатка хезмәт итә алмый. Аны. беренчедән, территориаль яктан чикләргә кирәк була. Без монда тик төньяк-көнбатыш Башкортстанда яшәгән (башкорт булып теркәлгән) кешеләр- 158 йен исемнәрен алабыз. Икенче мөһим принцип безгә, югарыда күргәнебезчә, башкор г телендә бер төрле, татар телендә икенче төрле әйтелә (телләрне аера) торган исемнәр кирәк Аларны дүрт төрле фонетик тәңгәллек буенча сайлыйбыз 1 Татарча ч. башкортча с. Мәсәлән Чурагол Сурагол. Илчебай- Ил- себан. Балтач Балтае 2 Татарча с, башкортча һ. Мәсәлән; Сабанчы - һабансы. Сөяргол һөйәр- гол. Сарыбай һарыбай 3 Таг арча ж, башкортча й. Мәсәлән Җәлил Йәлил. Атжитәр Атйитәр. Җантимер Йәнтимер. 4. Таг арча ж. башкор 1ча ж. Мәсәлән: Хужа Хужа. Хажгалн Хажгали. Нәҗибә Нәжибә Торки исемнәрне урысча транскрипциядә ничек бирү мәсьәләсе теоретик планда махсус эшкәртелмәгән. Шулай да гамәли урнашкан принциплар инде бар Алар гөп (чыганак) тел үзенчәлеген мөмкин булган дәрәҗәдә саклауны күздә тота XVII XVIII гасырларда патша администрациясе документларында теркәлгән исемнәрне шул җәһәттән күзәтик Система өчен аларны югарыдагыча дүрт төркемгә бүлеп алабыз Татарча ч, башкортча с белән йөри торган исемнәр Урысча текстта (транскрипциядә) һәр ике вариант очрый Мәсәлән ч белән (жәя эчендә кабилә күрсәтелә): Акчуваш Юкачев (елдәк). Аккыш Тленчесв (шәмшәде). Казакай Чурашев (кацлы). Коштан Чулаков (дуван), Чураш Аювчин (танып). Котый Балгачев (су-ганып). Чаптар Сартыков (бүләр), Чермыгн Юсупов (гәрә). Тойчибай Сабана- св (гайнә). Чурагул Дускеев (ирәкте). Лачин Ибаков (каршен). Илчибай Буляков (балыкчы) с белән: Кусюм Якупов. Балтае Агышев (янәй). Каскын Татлыев (шәмшәле). Биксснтсй Тиктимскеев. Акман Аксурин (гәрә). Бабис Казакаев (дуван) Кайбер очракта с авазы з белән бирелә, мәсәлән Балтач Кузюмов. Козюм Беккенин (гәрә) Татарча с, башкортча һ белән йөри торган исемнәр Болар транскрипциядә тик с белән бирелгән Мәсәлен Сатлык Кучуков. Сарбай Илкеев (танып). Сарыбай Игиликов. Сарыбаш Аимбстов (ирәкте). Сагын Ьиккулов. Сармаш Урасв. Сююндук Уразаев. Сююш Бсккенин. Сыртлан Аитов (гәрә). Сатылган Бердыков (шәмшәле). Сагайдык Мусин (янәй) Суяргул Агабеков (бүләр). Арыкбай Сат- лыгаков (гчке елан). Исемнәрнең х. г белән бирелеше (башкортча һ урынына) бөтенләй очрамый Татарча ж. башкортча и белән йөри торган исемнәр Транскрипциядә ж авазының з яки дж белән бирелүен, ә й авазының үзгәрешсез катуын көтәргә була Чынында тарихи документларда з варианты өстенлек ала Мәсәлән Кннзя Ишимбсюв (гчке елан) Кинзибай Акчувашев (елдәк). Акзнгнг Карамшаков (дуван). Касым Зюванов (гәрә) i урынына д куллану бар. мәсәлән Тимяш Киндикеев (танып), ж кайвакыт ч белән бирелә, мәсәлән: Коштан Чумаков (кацлы). Муса га Чапаров (ирәкте) Башкорг гслендә ишарәле й варианты сирәк Мәсәлән Янсура Ногаев (елан) Ями г II гчигулов (луван). Янаберя Мусгаев (шамшаде) Ж—* тәңгәллеге г ранскрипниядә ачык аерылмый Татарча ж варианты, югарыда күргәнебезчә г бс гәп бирелгән Башкортча ж варианты транскрипциядә сакланмаган, з, й белән алмашынган Нәтиҗәдә исемнәрнең татарча һәм башкортча фонегик вариантлары бср-берсенә каршы куелмый башлаган Теркә нон исемнәрнен җирле сөйләштәге яңгырашын транскрипция нигезендә реконструкцияләп, гүбән tore исем текне төзергә мөмкин 1 Гранскрипциядә татар теле үзенчәлеген сак .аган (башкортча варианты очрамаган) исемнәр: 4 белән: Илче. Илчегә г. Илчебай. Илчсмбәт Көчкилде. Теләнче Чирмеш. Акчирмеш. Чувашай. Акчхваш. Урманчы. Б1кчыбай. Туйчы. Туйчыбай. Лачын. Ялчы. Борчак. Тыныч. Кичмәк Күчембай. Карчыга Яңгырчы. Каганчы.Чучка. Чулак. Алчокыр. Чура. Чуракай. Чүрәкәй. Чураш. Чурагол. Байчура. Бичура. Бикчура. Колчура. Томәнчура. с белән: Сабанчы. ( абанай. Сыртлан, Сакбай, Сатлык. Сатылган. Сатчыгак. Сатыш. Сандык. Сагындык. Сарбай. Сарыбай. Сарбаш. Сармаш. Сөзми. Сөендек. Сөярю г (. өеш. С оярмәг. Co гек. Сырым. Кансу яр ж белән: Кннжә. Кинҗебай, Жомак. Җобан, Атжитәр. Акжегег. Байжегет. Җома 2 Татарча да. башкортча да теркәлгән исемнәр Көчек-Көсөк. Балтач-Балтае, Күчем Күсем. Акчура-Аксура. Янчура-Йәнсура 3 Тик башкортча вариантта очраган исемнәр: Каскын. Корос. Бәбес. Бик- сәнтәй. Анализны дәвам итеп, татарча һәм башкортча яңгырашлы исемнәрнең кулланылыш ешлыгы турында фикер йөртергә мөмкин. Чура нигезле исемнәр 52, Сура нигезлеләре 2 тапкыр очрый. Көчек 18. Көсөк 3. Балтач — 4. Балтае— 7.’Күчем — I. Күсем 4 тапкыр теркәлгән. Бездә кабиләләр буенча да мәгълүматлар бар. Мәсәлән, янәй кабиләсенә караган исемнәр бөтенесе 89, шуларнын 78 е — татарча. Пе — башкортча. Бу саннар гәрә кабиләсендә 50 (40—10); елан кабиләсендә — 32 (30—2); танып кабиләсендә 22 (18—4); канлы кабиләсендә 15 (14—1); шәмшәде кабиләсендә 14 (12—2); гайнә кабиләсендә—6 (5—1). Моннан тыш елдәк кабиләсеннән 13. бүләр кабиләсеннән — 10. уран кабиләсеннән — 6. кыргыз кабиләсеннән 5 исем теркәлгән, шуларнын бары да татарча Шулай итеп, статистик анализ фонетик анализ материалларын тагын да көчәйтә Күпчелек исемнәр транскрипциядә тазар теле үзенчәлеген саклаган. Башкорт теле үзенчәлеген чагылдырган исемнәр бик аз (уннан бер өлеш). Күзәтүләрдән беренче нәтиҗә шундый: Тоньяк-көнбатыш Башкортстан халкының сөйләм теле үзенең мөһим фонетик үзенчәлекләре (төп яңгырашы) белән XVII—XV11I гасырларда ук хәзерге хәленә (татар теленә) якын булган яки бөтенләй туры килгән Бу сөйләштә чатнап торган татарча (яки гомумтөрки) ч авазы өстенлек иткән. С урынына һ куллануның эзе дә юк Ж авазы үзен сиздереп тора. Тагын шуны әйтергә була: бу төр үзенчәлекләр, тоньяк-көнбатыш белән чикләнмичә, көньяккөнбатышка да җәелгән дигән тәэсир туа Мен ыруларыннан алынган 82 исемнең 75е. юрмагы ыруларыннан алынган 28 исемнең 24е. табын ыруларыннан алынган 30 исемнең 28е татар теленә хас. Коньяк кыпчак ырулары тоташы белән гомумтөрки яңт ырашлы исемнәр (36 берәмлек) калдырган. Шулай итеп, көнбатыш Башкортстаннын моннан берничә гасыр элек үк, нигездә, татарча сөйләшүе турындагы нәтиҗә өчен җитди дәлилләр бар. Ләкин сүзне шуның белән чикләргә ашыкмыйк Монда хәзергә ачыкланмаган сораулар торып кала Без китергән ономастик материал, чыннан да, җирле сөйләш фонетикасын чагылдырамы? Ана ышанырга мөмкинме? Монда татар әдәби теленең һәм, гомумән. Казан ягы укымышлыларының йогынтысы юкмы? Бу сорауларга җавап бирү өчен XVII XVIII гасырлардан калган документларның нинди шартларда язылуын күз алдына китерергә кирәк. Без караган материаллар 1714 елга кадәр Рәсәй патшалыгының Уфадагы приказ йортында, шуннан соң Уфа провинция кәнсәсендә, аның Бөре. Каракүл, Минзәлә крепость (воевода) идарәләрендә. Оренбург губерна кәнсәсендә язылган. Арада үзәк хөкүмәт департаментларының рәсми кәгазьләре дә бар Документларның төренә карап, аларны язу тәртибе дә беркадәр аерыла. Аннары, документларның төзелеше вакыт үтү белән үзгәреп торган, камилләшкән. Шулай да бер мөһим үзенчәлек сакланган. Күпчелек очракта документны язган, юридик актта катнашкан һәм аңа шаһит булган кешеләр, тәрҗемәчеләр күрсәтелә. Эш кәгазе гадәттә шундыйрак сүзләр белән тәмамлана «Писал подьячий ( I Башкирец (...) тамгу свою приложил (...) У сей эаписн свидетели (...) Толмачил (...)» Безне монда документларны үз кулы белән язтан һәм юридик акт вакытында тәрҗемәче булып катнашкан шәхесләр кызыксындыра. Төрле чорда төрлечә подьячий, писец, пищей дип йөртелгән кешеләр кемнәр? Тылмач яки тәрҗемәче функцияләрен кемнәр үтәгән? Тарихи язмаларның гел үзенчәлеге (бигрәк тә төрки исемнәрнең транскрипциясе) шулар белән нык бәйләнгән. Документларны язу-теркәү белән шөгыльләнүчеләр (подьячий, писец, пищик) турында шуны әйтергә була. Алар барысы да урыслар. Татар теленә дә, башкорт теленә дә мөнәсәбәте булмаган кешеләр дип уйларга кирәк Алар янында һәрвакыт тәрҗемәче басып тору үзе үк шул турыда сөйли. Рус администрациясе рәсми язышу, кәнсә эшләрен чит халык вәкилләренә (төркиләргә) ышанып тапшыра да алмаган, әлбәттә. Тылмач һәм тәрҗемәчеләр мәсьәләсе беркадәр катлаулырак. Иң элек, шунысы игътибарны тарта: бу ике вазифа атамасы эчтәлекләре белән бер-берсенә бөтенләй үк туры килеп бетми. Аларнын үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Тылмач — телдән тәрҗемә ит үче. Даль сүзлегендә ул шулай аңлатыла да: «Толмач— переводчик с языка на язык: в большинстве случаев устный, словесный переводчик» Тәрҗемәче (переводчик) язма текст белән эш итә. Гомумән, шул эшкә сәләтле кеше Аерма эшнең ысулына гына да кайтып калмый Тылмач эчтәлекне үз сүзләре белән якынча аңлата, ә тәрҗемәче төгәл игеп күчереп бирә. Шунысы кызык, тарихи документларда тылмач булып күбесенчә урыслар, ә тәржемөче (переводчик) булып төркиләр теркәлгән Бу икс вазифа атамасы шәхеснең титулы рәвешендә бирелмәгән очракта да. урысларга карата «толмачил» төркиләргә карата «переводил» сүзләре кулланылган XVII XVIII гасырларда язылган эш кәгазьләре буенча билгеле тылмачлар һәм тәрҗемәчеләр 120 дән артып китә. Алар арасында төркиләр— 10—15 кеше, калганнары урыслар. Төрки исем-фамилияле тәрҗемәчеләрне монда тулысын- ча китерергә була Чит ил эшләре коллегиясендә Мөхәммәт Тәвкнлев. Уфа провинция канцеляриясендә Килмөхәммәт Ураков. Абдулла Кирәсв. Уфа воевода идарәсендә Ишмөхәммәт Рәхимголов. Карый абыз Рәхимголов. Уфа приказ йортында Сүнчәләй Кирәев. Оренбург губерна кәнсәсендә Роман Уразлин. Арслан Бикмәгов. Усман Арсланов кебек тәрҗемәчеләр эшләгән Эш урынын (җирле администрация идарәсен) билгеләү кыен булган очраклар бар Күрәсең, кайберәүләр тәрҗемәче вазифасын очраклы рәвештә генә башкарган. Кошер бистәсеннән Абдулла абыз Йосыпов. Казаннан Дүсәй абыз Ишкә- ев, Йосып абыз Ишбулатов. Оренбургтан Мәхмүт абыз Мәмәтбилов шундыйлар исәбеннән булырга охшый (боларны кайбер кәгазьләрдә мулла дип тә күрсәтәләр). Телгә алынган (төрки исем-фамилияле) берничә тәрҗемәченең татар булуы документаль рәвештә раслана. Мәсәлән. Килмөхәммәт Ураков турында «ясак түләүче тагар» («ясащный татарин»), Ишмөхәммәт Рәхимголов турында «йомышлы татар» («служалый Татарин») дигән мәгълүмат китерелә Роман Ура- злиннын чыгышы белән Свияжск өязеннән булуы күрсәтелә Бу заманда абыз мулла дәрәҗәсенә күтәрелгән Карый Рәхимголов. Абдулла Йосыпов. Арслан Бикмәгов. Дүсәй Ишкәев. Йосып Ишбутагов кебек шәхесләрне дә татар дип әйтергә урын бар. Исем-фамилиясе урысча булган тылмачлар арасында керәшен татарлары эзләргә була Мәсәлән. Уфа приказ йорты тәрҗемәчеләре Дмитрий Сюзмин һәм Дмитрий Вершинин «яңа чукынганнар исемлегеннән» («новокрешенного списку») дип күрсәтелә Тәрҗемәче Мишка Сокуровнын урыс булмавы төсмерләнә. Ул имза куйганда, өстәп, үзенең икенче (горки) фамилиясен яза (-Ширяев он жс». «Ширяев тож»). Урысча исеменең дә Мишка рәвешендә йөрүе үзенчә мәгьнәле. Кәгазьләрнең берсендә, текст зчендә. тагын бер керәшен тылмач («Мнкншка новокрешенный») телгә алына Шулай итеп, чыгышы белән татар булуы исбат танган тәрҗемәчеләр очрый Ләкин алар лиги ездә бер у грау Тәрҗемә белән шөг ыльләнүчеләрнен күпче теге (90 проценпан артыграгы) урыслар Бу факт үзе үк безнең тикшеренүдә файдаланылган ономастнк материалның транскрипциясенә татар йогынтысының ни дәрәҗәдә булуы турында сөйләп тора Хәлне гагын да ачыклый төшәргә мөмкин Безнең материалда горки исем- фамилияле тәрҗемәчеләр өлеше берничә проценттан аргмый Ул ла эзлекле рәвештә татарчалаштырылган берәмлекләрдән тормый «Ясак гүләүче тагар» Килмөхәммәт Ураков ку гынннан үткән тәрҗемәдә дә мәсәлән. Нугай юлы башкоргы Каскынов фамилиясе үзенең башкортча яшырашын сактатан Димәк, материалның ышанычлылыгы (транскрипциянең сыйфаты) күбесенчә урыслар арасыннан булган тылмачлардан тора Азар турында нәрсә билге те* Кайберләре!ген. мәсәлән, кайсы сословиедән булуы күрсәтелгән Иван Вяткин. Федор Валов. Филипп I оголен. Иван Бикегов. Ileip Золотухин. Матвей Брякотин сараи крестьяннары. Иван Никитин. Александр Гордеев. Иван Сундыре- нин. Федор Найденов драгун полкы хезмәт көрләре. А лсксей Каменев Оренбург казагы Боларныц тәрҗемәче һөнәрен ничек ү зләштерүенә килт өндә. монын урында өйрәнчеклек юлы белән барганлыгы билгеле Шундый бер документ иг ьтибарга лаек Безгә таныш тәрҗемәче Ки гмохәм- мәт Ураковныц әби патша Елизавета Петровна исеменә җибәргән мөрәҗәгате (1746 сл) Менә шунда. башка кайбер м.к.ьәләләр белән бергә, тәрҗемәчеләр мәсьәләсе куела Ураковны башка өязләрдән килгән тәрҗемәчеләр (урыслар) борчый Ул .1 тарның урындагы телләрне яхшы узләшгергән кешет.»р бу тм.твы турында яза. («Тамошних башкирских и татарских я тыков много не разумеют») Аларны жир тс халык воки г ларе («нс гамошних иноверцев») бе гэн алмаштырырга кирәклеген өйгә Ьх тагын шунын белән нигезләнә урысларга юрки телләрдән ГӘрҗемә итү. гомумән, авыр. Бу телләрдә һәрвакыт күпме бу гса ла тарап фарсы сүзләре очрый Мондый сүзләрне алар ашый га алмыйлар Ары таба җирле идарә консәләрендә урыслар арасыннан өйрәнчекләр тоту үзен акламый дигән фикер белдерелә (МИБ. Ill юм. 562 563 бигләр) 161 Бу чорда урысларга көнчыгыш телләрен укытуны күздә тоткан беренче проектлар 1ына төзелә. 1733 елда Георгнй-Якоб Кер «Көнчыгыш телләре академиясе» проектын тәкъдим итә. Бу. академик А Кононов сүзләренә караганда, кеше ышанмаслык (фантастик) проект була Анда, гарәп, фарсы телләре белән бергә, татар теле белгечләре әзерләү максаты куела Монын зарурлыгы шуның белән аңлатыла. Русия империясе Төркия солтаны, Кырым ханы, кыргыз, үзбәк, башкорт яклары белән татар телендә языша. Азия дәүләтләреннән укымышлы, итагатьле илчеләр килеп йөри, алар белән әңгәмә кору ихтыяҗы бар Көнчыгыш телләрендәге тарихи язмалар белән эш итәргә туры килә. Ниһаять, көнчыгышта империянең яшерен эшләрен алып бару өчен анда үтеп керерлек ышанычлы кешеләр кирәк Боларны урысларның үз араларыннан әзерләү максаты куела. Ләкин Кер проекты һәртөрле сәбәпләр белән тормышка ашырылмыйча кала. Урыслар!а татар теле укыту XVIII гасырның икенче яртысында гына башлана. Ул гимназия, университет дәрәҗәсендәге уку йортларына кертелә. Аның белән дини уку йортлары, хәрби училищелар шөгыльләнә. (Бу турыда А Кононовның Россиядә зорки телләрне өйрәнү тарихы» дигән китабында җентекле мәгълүмат бирелгән.) Безнең якта. Уфада. Оренбурда, Минзәләдә. Чиләбедә урыс мәктәпләре 1720 елдан эшли башлый. 1770 елдан аларда татар теле кертелә. Монда күбесенчә дворян, купең, казак һәм солдат балалары алына. Шушы чорда Оренбургта губерна учреждениеләре өчен (беренче тапкыр!) тәрҗемәчеләр әзерләү эше оештырып җибәрелә 1763 елда анда 10 кеше укый Димәк, безнең игътибарда булган документларда «татар йогынтысы» исбат- лаимый. Алар урысларга татар теле укытыла, тәрҗемәчеләр махсус әзерләнә башлаганчы язылган. Тикшеренүгә икенче бер юнәлеш бирергә дә мөмкин. Җирле администрация хезмәткәрләре арасында моңа кадәр әле телгә алынмаган зур бер төркем бар Аларны ыру (волость) старшиналары янындагы писарьлар дип йөртәләр. Болар үзләренең чыгышлары ягыннан кемнәр'' һәм җирле администрация документларын язуда ни дәрәҗәдә катнашканнар? Шунысы билгеле, писарьларны XVIII гасыр урталарыннан урыс администрациясе билгеләгән. Бу эш өчен, барыннан да биг рәк. дәүләт хезмәтендә булган, укый-яза белгән мишәрләр яраклы дип табылган. Мишәр писарьларны башкорт старшиналары янында укымышлы булышчылар гына түгел, урыс администрациясенең «күз-колагы» (яшерен агентлары да) итәргә тырышканнар. Уфа өязе писарьларының ант тексты сакланган Анда мондый сүзләр бар җирле идарә мәсьәләләренә кагылышлы указны (1763 елның 11 февралендә чыккан), һәр атна саен укып, старшиналарның исенә төшереп горырга Әгәр берәрсе (старшинамы- түгелме, барыбер) «император галиҗәнап ларының ихтыярына каршы эш кылса», шунда ук язма рапорт бирергә. Рапорт өстенә -яшерен» дип язылган булырга, һәм ул колониаль хакимият ышана торган кеше аркылы гына җибәрелергә тиеш Писарьлар шундый шарт ларны үтәргә ант итеп, кул куйган А ларның урыс администрациясе белән мондый мөнәсәбәттә булуы катгый сер игеп сакланган, серне ачкан кешегә үлем җәзасы яки бөлгенлек янаган (МИБ, III том. 542 543 битләр). Мондый миссия белән җибәрелгән кешеләрне урыннарда берсүзсез кабул иткәннәр дип булмый. Еш кына аларны кире какканнар, үз кешеләре белән алмаштырганнар. Әй волосте писаре йомышлы татар Абдулхәсән Йосыповның провинция кәнсәсенә язган хатында, мәсәлән, шундый бер вакыйга хәбәр ителә. 1772 елда провинция кәнсәсе аны волость писаре'игеп билгеләгән була 1776 елга кадәр тиешле икмәген һәм акчасын алып эшли. Ләкин шуннан сон ана түләүне туктаталар Писарьлыкка үз араларыннан булган кешене сайлап куялар (МИБ. V том. 545 бит). Тагын бер факт. Гайнә волосте старшинасы Туктамыш Ишбулатов Екатеринбургка яңа законнар әзерләү комиссиясенә язган рәсми хатында писарьларны читтән кигерүне туктатырга тәкъдим итә Урында да укымышлы кешеләр җитәрлек, дип яза ул (Үзәк тарихи архив материалларыннан. 109 нчы эш). Шундый каршылыклы көрәш баруына карамастан, бу чорда. XVIII гасырның урталарыннан, писарьларнын күбесенчә йомышлы татарлар арасыннан булуын танырга мөмкин. Аңа кадәр (безнең игътибарда булган документларның төп өлеше язылган чорда) патша администрациясе җирле үзидарә эшләренә артык тыгылмаган Ыру (волость) башлыкларын һәм аның хезмәткәрләрен урында сайлап куйганнар Инде волость писарьларының өяз. губерна кәнсәләреннән чыккан документларны язуда катнашуына килгәндә, шуны әйтергә була: алар, әлбәттә, күп 162 юридик актлар (мәсәлән, җир сату, общинага кабул итү) вакытында арадашлык иткән. Ләкин урысча документларны язу, юридик акг вакытында тәрҗемәчелек итү аларнын вагифасына керми Безнең тикшеренү объекты булган оиомастик магериа т писарьлар катнашлыгында татарчалашкан дип әйтү дөрес булмас иде Тарихи документларны язу шартлары белән танышканнан сон шундый фикер ныгый транскрипциядә бирелгән оиомастик материалның татарчалыгын «чит йотынIы» дип раслау өчен нитез юк Документлар күбесенчә урыслар кулыннан үткән. Татарлар катнашлыгы өлешчә генә Җирле халык исемнәренең «татарчалаш гырылуы» исбатланмый Алар, күрәсен. ишетү (яңгыраш» буенча теркәлгән. Безнең карашка, транскрипциядә җирле сөйләш фонетикасы чагыла Тупланган оиомастик материалла җирле сөйләш чагылуын башка (лингвистик характердагы) дәлилләр белән дә расларга мөмкин Барыннан да элек, күп кенә исемнәрнең язылышы төрле икәнен әйтер* ә кирәк Нинди дә булса традиция (кагыйдә) урнашып җитмәгәнлеге күренеп тора Мәсәлән. Исламгол (Изламгул. Ислангул. Истамгул. Сламгул); Чурагол (Чура- гул. Чюрагул. Черагул. Черет ул); Вәлит (Валит Увалит. У алит). Кылрас (Кад- ряс. Кодряс. Кудряс. Катрас. Кодряш); Омет (Умет Умят. Умют. Умят» Төлкечура (Тюлкучура. Тюлкучюра. Тулкучера. Толкучюра). М.кэгут (Мясогут. Мссотут. Мясегуг. Массгут. Мосегут. Мюсотут); Ибраһим (Ибрагим. Ибраим). Мирас (Миряс. Мряс). Толмач белән писец исемнәрнең яңгырашын үзләре «гота» алган дәрәҗәдә теркәп куйганнар Бер үк кешенең исем-фамилиясе күп кабатланган очраклар игътибарга лаек Әйтик. Танып волостеның Кыйтазы авылы башкорты Чурагол Туйгилднн 6 документта 52 тапкыр теркәлгән. Документлар герле вакытта (1709 елдан алып 1717 елга кадәр) төрле кешеләр тарафыннан язылган (Тәрҗемәчеләре Уфа приказ йортыннан Андрей Норкин. Любим Кондаков. Георгий Сокуров. Семен Кириллов. Уфа провинция канцеляриясеннән Андрей Вязмнтинов ) Мондый шартларда, билгеле, транскрипция бөтенләй бертөрле булып чыкмаган Исемне Чурагул, Черагул. ә фамилияне Тойгильднн. Тогильдин рәвешендә очратабыз Ләкин колакка ачык ишетелешле ч авазы (татар теле үзенчәлеге) тоташ сакланган. Башкортча с варианты бөтенләй ку манылмый Шәмшәдс волостеның Шалы авылы башкорты Ибраһим Көчеков 1706 ел белән 1719 сл арасында 5 документ га телгә алына (Тәрҗемәчеләре Уфа прикаг йортыннан Василий Кондаков Яков Кормщиков, Уфа провинция кәнсәсеннән Дмитрии Новокрешенов. Дмитрии Косаткин) һәм монда да шул ук хәл татарча ч эзлекле бирелә Гәрә волостеның Путай авылы башкорты Күзекәй Чәрләков 4 документка шулай (ч белән) кергән Документлар Каракүл бистәсендә 1738 1747 елларда теркәлгән, тәрҗемәче тәре Федор Валов. Семен Ведерников. Матвей Брякотин. Иван Бикетов. безнең мәгълүматлар буенча, сарай крестьяннары Татарча (яки гомум төрки) яңгырашлы исемнәр янында урыны белән аларнын башкортчалары очрау шулай ук үзенчә мәт ьнәле. Менә берничә документ I )Шәмшәде волосте башкорт лары җир сата (1709 ел) Арада Чычкан һәм Каскын исемле кешеләр бар 2) Янәй волосте башкортлары җир өлешенә кертә (1736 с т) Башкортларның берсе Акчура, икенчесе Күсем 3) Гәрә волосте башкортлары оброк договоры төзи. Аңа Туйчы белән Көсек кул куйган Татарчалаштыру у генә күр») бер принцип булса, барлык исемнәр дә тагарчалаштырылмас идемени' Бу соңгылары нишләп башкортча калыр иле икән’ Тарих материаллары белән танышып утырганда, җирле сөйләшне билгеләүгә (иденгнфикацияләүгә) турыдан-туры кагылышлы документлар килеп чыта Сүз ахырында укучы тар ш ыабарына шу ларны тәкъдим итмичә бу тмын Барыннан да элек, шул чор тәрҗемәчеләренең көнбатыш башкорт тары сөйләшен ничек бәяләвен белү әһәмият ле Алар аны татар те теннән аерматаннар Үзләре тәрҗемә иткән сөйләшне «татар теле» дип исәп тат өннәр Ү игәрен «татар теле тылмачы» («татарского языку толмач») дин атаганнар Тәрҗемәче гөр юри дик акт субъекты булып катнашкан очракта, аларнын ваэнфа исеме шу тай гулы итеп теркә лтән Мәсәлән, җир сагу турындагы документ га ганист. Бирскою городка татарского языку толмачу Любнму Гаврилову сыну Кондакову» (МИЬ 111 том. 51 бит); җирне уртагыннан шткәртү турындагы документта ■ гапткь татарскою ЯЗЫКУ толмачу Дмитрию Игнатьеву сыну Косагкину» (шунда \к 89 бит), бурычка акча биреп юру гурындаты документта «А порукою в юн каб.т тс писаны татарскою я тыку то тмачн Дмитрий Сюзмнн. Андрей Вязмнтинов. Иван Гаврснов» (Шуи та у к. 26 бит) Бу биш иссм-фами тня 5(1 тән документ та очрый Алар шәмшәдс. танып, каршен е тан. туван. уран, тайнә. бү тар. е т гак кабила таре сой төшләреннән тәрҗемә иткәннәр Башкорт булып теркәлгән кешеләрнең үзләренең дә жирле сөйләшкә мөнәсәбәте чагылган документлар бар. Әйтик, жир саткан вакытта «координатларны» аеруча ачык билгеләргә кирәк Әгәр топонимик объект жирле сөйләштә бер төрле, русча икенче төрле аталса, ул атамаларның икесе дә күрсәтелгән. Шул ук вакытта жирле атама алдыннан «татарча» («по-татарски») дип куелган Беркадәр сәер бу. ләкин факт Менә шундый бер документтан өзек: «Лета 1754-го года мая 21-го дня Байлярской волости башкирцы дали сию на себя запись в том. что отдали мы... старинные вотчинные свои рыбные ловли, озеро, по-татарски Юл- берды. а по-русски Лодеешное...» (МИБ. IV том. 80 бит). Янәй кабиләсе документларыннан (1753—1762 еллар) «Отдали мы вотчинные свои рыбные ловли, озеро, по-татарски Быргыдин. а по-русски Найдан» (шунда ук. 68 биг), «озеро: по-татарски Улу куль, а по-русски Дербешинское» (92 бит); «озеро, по-татарски Кишкинды. а по-русски Осакаревое» (143 бит); «озеро, потатарски Кииды. а по-русски Малой Сагадак» (204 биг); «озеро, по-татарски Кургу. а по-русски Сомово» (237 бит). Гәрә кабиләсе документларыннан (1762 ел) «...отдали мы... старинные вотчинные рыбные ловли, озеро, по-татарски Ялан. а по-русски Кабан» (238 бит); яки менә үзенчәлеклерәк очрак: «озерки, называемые как по-русски. так и по-татарски Бакаринские» (64 бит). Безнең карашка, монда «татарча» сүзе очраклы кулланылмаган Аны жирле сөйләш атамасы итеп кабул итәргә туры килә. Юг ыйсә жир хуҗалары исеменнән (беренче затта) язылган документта болай дип әйтү нигә кирәк? Бу урында «татарча» сүзен бары тик «безнеңчә», «безнең телдә» дип кенә аңларга була. Бер яктан, бу- бик табигый нәтижә. Көнбатыш Башкортстан халкы. Казан татарлары шикелле үк. болгар, кыпчак кабиләләренең берләшүе нигезендә оешкан. Телләрнең туры килүе мөмкин. Шартлар бар Ләкин безнең мондый нәтижә. икенче яктан караганда, кабул итү өчен уңайсыз. Ул стандарт түгел Монда, һичсүзсез, житди каршылык бар: халык үзе бер төрле, ә теле - икенче Гадәти «симметрия» өчен йә этноним, йә тел атамасы башка булыр!а тиеш. Монда, шулай итеп, фәндә күптән тикшерелә торыш мәсьәлә кузгала, «башкорт» сүзе бу урында этнониммы соң? Аны этноним итеп файдаланучылар патша администрациясенең рәсми документларына таяналар Анда көнба гыш Башкор- тстан кабиләләре, чыннан да. «башкортлар» дип теркәлгән Ләкин шунысы билгеле, урыс администрациясе жирле халыкны этник, этнографик (һәм. әлбәттә, лингвистик) төркемнәргә бүлү белән шөгыльләнмәгән. Аны. барыннан да элек, социаль төркемнәр кызыксындырган. Ул эш кәгазьләрендә сословие атамалары кулланган. Әлеге кабиләләр Рәсәйдә бердәнбер, үзенчәлекле башкорт сословиесенә кертелгән, жир мәйданы, ясак шарты буенча төп (этник) башкортлар белән бер исәптә йөртелгән. Мондый караш белән килешү-килешмәү укучының үз ихтыярында калсын Аны киләчәктә, һичшиксез, тагын да ачыклыйсы, өстәмә дәлилләр белән ньны- тасы бар Моның ише катлаулы мәсьәләдә, һәрхәлдә, катгыйлык була алмый Безнең материал фонетика өлкәсе белән чикләнгән. Без хәзергә үзебезне кызыксындырган борынгы сөйләшнең яңгырашы белән татар теленнән аерылмавын (гомумтөрки характерда булуын) ачык күрәбез. Бу нәтижә фәнни әйләнешкә кергән башка кайбер чыганаклар белән дә раслана. Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург бүлекчәсе архивында сакланып калган. XV1I1 гасырга караган кулъязма сүзлекләр шуңа бер мисал. Башкорт телчеләре аларны көнбатыш башкортлары арасында язып алынган дип исәпли Ләкин сүзлекләрдә башкорт теленә хас авазлар теркәлмәве, гомумтөрки фонетика чагылуы таныла Шуны исәпкә алып. Э Ишбердин төньяк-конбатыш Башкортстан сөйләшләрендә гомумтөрки ч һәм с авазлары борын заманнардан бирле үзгәрешсез (с һәм һ белән алмашынмыйча) кулланылган, дигән фикер белдерде Г Иосыпов. бу якта табылган борыш ы кабер ташларында! ы язмаларны өйрәнеп, тагын да кыркурак нәтижә ясады Аның фикеренчә. көнбатыш башкортлары телендәге гомумтөрки фонетик күренеш (әлеге ч. с авазлары). Казан татарлары йогынтысы гына булып калмыйча, болгар чорыннан ук килә булырга тиеш 1342—1343 елларда Дуван ыруы зиратына куелган ташта (хәзерге Кушнаренко районы) ч хәрефе бар («тарих ете йүз кырык өчдә»). Икенче ташта (1706—1707 еллар) «сикез». «тамгасы» сүзләре с белән язылган). Без монда үзебезнең нәтиҗәләрне көнбагыш Башкортстан сөйләшләре турындагы беренче гыйльми язмалар белән дә чагыштыра алабыз Алар XIX гасырның азакларында, моннан 100 ел элек, рус тюркологлары А. Бессонов һәм Н Катанов тарафыннан басып чыгарылган. Боларнын беренчесе Минзәлә. Бөре өязләре. Пермь губернасы, ә икенчесе Бәләбәй. Минзәлә өязләре башкортлары арасында булган Аларнын сөйләшләре, бер яклап. Калан татарлары, ә икенче яклап, көнчыгыш башкортлары теле белән мөнәсәбәттә карала Көнбатыш башкортлары Казан татарларына ин якын телдә сөйләшә, дигән нәтиҗә ясала Шул ук вакыг га кончьп ыш Башкортстанда бөтенләй башка (үзенчәлекле) тел урнашкан булуы әйтелә. Казан татарлары теле белән Көнбатыш Башкорстан сөйләшләре арасындагы аерма идән — изән. жакшы— яхшы, ким— кәм. төче — чәче, өйрә — үрә. ояг — 1.1Я1 кебек мисаллар аркылы күрсәтелә һәркемгә аңлашылып торуынча, мондый фонетик үзенчәлекләр көнбатыш Башкортстан сөйләшләрен Казан татарлары телечә кискен каршы куймый һәм башкорт теле белән ныклы бәйләнешкә кергә алмый. А. Бессонов белән Н Катанов моны яхшы аңлаганнар Алар көнбагыш башкортларын урыны белән «татарлашкан башкортлар» дип атарга мәҗбүр булганнар А. Бессонов белән Н. Катановнын замандашы - этнограф Д. Соколов (баш- Kopi тамгалары турындагы хезмәт авторы) көнбатыш Башкорш ш сөйләшләрен башкорт теле системасында карау белән, гомумән, килешен бегмәгән 5 г башкортларны, һич югы. ике зур төркемгә аера белергә кирәклеге турында яза Анын раславынча, беренче' геркем этнографик нигездә, ә икенче төркем Русия законнары. «Башкортлар турындагы положение» буенча билгеләнә Бу соңгы торксм (социаль хәле буенча башкорт сословиесендә булган кешеләр) өчтән бер өлешне алып тора Ахыр чиктә, шуны әйтәсе кала Тоньяк-көнбатыш Башкортстан сөйләшләре йөз сл элек тә. ике йөз ел злск тә. өч йөз ел элек тә татарча (яки гомум төрки) яңгырашлы булган Бу хәлне Казан татарлары йогынтысы дип кенә карарга ярамый Монда, күрәсең, борынгы бабаларның уртаклыгы үзен ныграк сиздерә Көнчыгыш башкортларына хас сөйләш үзенчәлекләре көнбагыш Башкортстанда җәелеп кигә алмаган Безнен материалда алар нибары уннан бер өлеш тәшкил итә Шулай булуы гаҗәп тә түгел Төп башкорт кабиләләре (гөнгәвер. үсәргән. борҗән һ б) XVII ЖҮ111 гасыртарга үзләренең хәзерге территориясендә төпләнгән була Көнбатышта аларнын аерым өлешләре генә калг ан. Көнбагыш Башкортстанда сөйләм теле, үзенең табигый үсеш юлыннан тайпылып, кискен үзгәрешләргә дучар булган икенче тел (татар теле) белән алмашынуга барып җиткән дип раслау кыен Безнен көннәрдә кайбер даирәләрнең. монда халыкны башкортча укытып, аны. имештер. «»лекке теленә кире кайтару» идеясе гарихи-лиш вистнк планда нигезләнә алмый

Реклама