Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иҗат бакчам

(КАЗАН УТЛАРЫ- ЖУРНАЛЫНА БАГЫШЛЫЙМ )

Тәүге I апкыр. төнлә, ут кабызып. Битләреңне үбеп ачканда. Кем уйлаган, әйләнерсең, диеп Сине изге иҗат бакчама... Буразналар түгел, бер түтәлдән һәм бүтәннән мәхрүм чагында... Сабый хисләремнең өметләнеп. Ачылам-ачылам. дигән таңында. Кирәгең юк. диеп беркемтә дә. Кырыс, кыргый җилләр кутанда. Борнап яткан үксез орлыкларым Җир-туфраксыз өшеп туңганда. Сип ачылдың миңа бакчам булып. Түтәл бирдең үс дип. яшьнә, дип һәр кешегә тиеш үз бакчасы. Шшырь бакчасында яшә. дип... Син балкыт тын тар урамнарымны. Утларыңа рәхмәт яугыры! Синдә ләйсән булып тамган идем. Синдә койсын яшен-яшырым... Без синеке, диеп сарыла бүген Шш ъри сәйләннәрем муйныма  кипши шр ишгшры Кчмнда чши. Тәүге жырым синдә дөнья күрде. Соңгы жырым керсен куйныңа!.. /992. май. Шигырь сулап яшәсәң... Аккош канат кагынган Минем тәүге адымнан.. Шул мизгелдәме җаныма «Шигырь җене» кагылган Үзе бер сихер кебек ул. Үзе бер дәва сыман Аккошка күл. миңа жыр-моң Кирәк гел һава сыман... Җил дә шигырь, ил дә шигырь. Колак салсаң өненә... Күкләр миңа боергандыр Кал. дип, шагыйрь көненә... Мин ризамын. шигырь саен Кабат борнап яшьнәсәм... Ике гомер кичерәсең. Шигырь сулап яшәсәң 1989 * * ♦ Саумы. Яшьлек Йолдызлыгы!.. Вакыт тизлегендә Очып барган көйгә Мин дә Сиңа сугылып үткән идем. Мәхәббәтне кочып үпкән идем — Эзе калды Галәм иренендә... Булсам әгәр гик үз ирегемдә. Китәр идемме соң ул җәннәттән?!. Синең Йолдызлыкта гына икән Тигезләнеш таба ул Җан вә Тән... Аннан инде күпме очма син. Нинди үлчәнешләр очрасын! Тигезләнеш беткән. Тәнеңне — гел үзеннән читкә кага җан... Тартышалар: берсе чик-сызыкка. берсе чиксезлеккә... 1991 Сагыш диңгезе Ярсу чабыш атларыдай, берссн-берсе куа-куа. яр-су чите ташларыннан кояш габын юа-юа. тирәнлеккә һәм киңлеккә дучар булган дулкыннарның үзе моңлы, үзе шомлы, дымлы шавын мин тыңладым. . Ал җилкәнле нәни кораб, алсу офыкларга каран, чайкаламы шуңа күрә минем хәтер дәрьясында Ал яулыгым болгыйм аңа. яралы яр буйларыннан. Күзем алмыйм үзем һаман кыргый дулкын туйларыннан Баг ыремә утырып калган тормыш диңгезенең тозы, яр буенда утырып калган хыял диңгезенең кызы Ал җилкәнле нәни кораб, зәңгәр офыкларга карап, чайкаламы шуңа күрә минем язмыш дәрьясында... Шул җилкәннәр арасыннан җиләк кебек тулып пешкән, алма кебек өзелеп төшкән, гүзәл болан баласыдай, карап горам үз-үзсмә. шаһит булып һәр сүземә Дәрдмәнд моңы тамып калган зәгъфран төсле ак бүземә.. Ал җилкәнле нәни кораб, ерак офыкларга карап, чайкаламы шуңа күрә минем car ыш дәрьясында 1993 Ф() | )С 111ТӨЛӘр к ы ры «Фәрештә tap аяк басарга кыймый торган җиргә шайтаннар аты 1ып керә. » Инглиз макале Фәрештәләр кыры Кыяр-кыймас Колак са гам: Әллә былбыл җыры ’ Канатларым җәеп бастым сакка. Кара белән язып куйчы акка: Зинһар, чүпли күрмә, пычратма! Таптый күрмә, берүк, безнең хакка!! Шайтан халкы тулса, таптап изәр. Барча кошлары Ходайның бизәр... Зинһар, куркытмагыз, өркеп качмасыннар... Шайтаннарга капка ачмасыннар!.. Фәрештәләр кыры — изге җыры. Кара белән язып куйчы акка: Таптамагыз, зинһар, безнең хакка! Канатларым җәеп, бастым сакка... 1985 Шагыйрь һәм капитал Елыйсыңмы. Капитал? Көләсеңме. Капитал? - Банкротка чыкты Шагыйрь — беләсеңме. Капитал?... Базар түгел, кибеткә бармас булды. Капитал! Бу уенда иң оттырган Парнас булды, Капитал! Шигырь үзе зур байлык, түләсәләр. Капитал! Шаг ыйрьләр дә яшәр әле үлмәсәләр. Капитал! Шагыйрь халкы чыдам ул. «Әммамсе бар. Капитал! «Каләм ташламаслар» микән һәммәсе дә, Капитал?.. Сүз остасы кесәгә керми сүзгә, Капитал! Шигъри табышлар да «табыш» бирми безгә. Капитал! Шагыйрь ләкин — язудан барыбер бизми. Капитал! Милләт манарасын бизи Айлы ТукАй. Капитал! Миллионер Дәрдмәнд тә җырчылардан. Капитал! Үзе алтын чыгарса да, җыр чыгарган. Капитал! Чыгар дибез безгә дә бер җай әле. Капитал! Тукайлы. Дәрдмәндле булгач, без бай әле. Капитал! 1992 Күңелсез... Күңелле түгел безгә. Күңеллеме соң сезгә?! Безгә тагын да күңелсез Сезләргә күңелссзгә Бездә ник чиген хәлләр? Сезгә дә читен мәллә? Читеннән читән үрергә Читләргә кигик мәллә?.. Китсәм дә эчем ноша. Кайтсам да эчем ноша. Җыр язырга Ходай куша. Җырламаска кем куша'’ Сезгә ул кызык сыман Үз-үземне юксынам Эчең пошса, сәер икән. Чәйнең тозы юк сыман Күңелле түгел безгә. Күңеллеме соң сезгә?! Сизәм: сезгә дә күңелсез Безләргә күңелссзгә 1991 Ностальгия Бушан калган хушбуй савыты. Яшел су күк I онык пыяла Айкаллырып җанны яшьлек төсе Тонын калган төпсез хыялда. Бик сак кына ачсам бөкесен Җаша килеп сарыла таң исе Җитез-йөгерек адым Их. бер тагын ничек шундый очыш ясыйсы" Сирень исе сеңгән җиңел җил \ 1ым акрын авыр никтер җиң Яшьлек гөсе хушбуй шешәсендә. Яшьле яулык күлмәк кесәсендә 1988 Китек күңел Мин түгел бу минем шәүләм, аксый-туксый. интегеп, көч-хәл белән бара атлап... Асыл бәллүр китеге юл читендә ята аунап... Сагынамы үткәнен?.. Нәфис кулда мөлдерәвен. иреннәрнең үпкәнен... ...Калай табак калҗайса да, каралса да ярый эшкә. Булмаса да затлы табын, урын таба берәр төштә... Колагымда калай чыңы, йөрәгемдә — бәллүр моңы. . Рәнҗүме бу. үпкәме - Бәллүр гомере күпкәме?.. 1980. Кекин йорты. Иң соңыннан әйтеп китәрмен... Инде нинди чагың дисезме? Ниләр булды тагын, дисезме? Гомер буе истә сакларлык Иң бәхетле, серле чакларым. Толымнарның бушрак үрелгән. Күңелләрнең ешрак сүрелгән. Җанның мең кат үлеп терелгән Иң нәзберек, нечкә чаклары... Бу җиһанда хатын-кыз җанын Аңлатырга сүзләр җитәрме? Шундый көнгә килеп җитәрмен. Бер сер сезгә бүләк итәрмен. Иң соңыннан әйтеп китәрмен... 1987