ГАЛИНУР АБЗЫЙ ЯЗМЫШЫ

Зәки Лотфулла улы Зайнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Эстә- рлебаш авылында крәспшян гаиләсендә туган. 1940—50 елларда Эстәрлебаш татар урта мәктәбендә укый. 1950 52 е парда )'з авылларында колхозда эшли, күрше Ку- ганакбаш җидееллык мәктәбендә математика укыта. 1952—55 елларда Иркутск шәһәрендә хәрби авиация техник учи лшцесендә укый, аны тәмамлап техниклейтенант дәрәҗәсе ала. 1955—58 елларда Ленинград хәрби округында авиация технигы булып хез мәт итә. 1958—63 елларда Рига шәһәрендә Югары хәрби ракета училии/есендэ укый һәм инженер-механик булып чыга 1963 е /да Казагыстанда махсус белем алып, атом һәм водород бомбалары буенча белгеч була һәм шу i юнәлештә 1967 елның февраленә кадәр хәрби частьларда эшли. 1967—70 елларда Рига Югары хәрби инженер-ракета училшцесендә аспирантурага I адыопктурага) укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап. 1970 елның апрелендә кандидатлык диссертациясе яклый. 1970—88 елларда Югары хәрби ракета училшцеләрендә өлкән фәнни хезмәткәр /ып эш ш һәм курсантлар укыта. 1981 елда полковник дәрәҗәсенә ия була. 1985 с Ida докторлык диссертациясе яклый. Оча торган аппарат шрның ныклыгы буенча язылган алтмыштан артык фәнни хезмәт- >әре бар. 1989 елдан бирле — запастагы полковник <• Мыжык - исемле беренче хикәясе 1978 елда «Чаян» журналында басыш Шул вакыттан бирле актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Хикәя tope һәм повестьлары тупланган оч китабы донья күрде «Үрләр аша». «Сугыш алды малайлары- -Полковникны озату» һәм башка әсәрләрен китап укучылар бик җылы каршылады. Бүгенге көндә ул яңа роман төгәлләп килә. 3. Зәйну л лин — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Июль аенда язучыга 60 яшь тула Ш\ i \ңай беюн каләмдәшебезне кайнар котлыйбыз һә м яңаданяңа иҗат уңышлары телибез.

 

Автобус маршрутлары кассасында Чаллыга билетлар беткән иде Ринат бинадан уйлана-уйлана чыклы. Ничек барып җитәр- 1ә? Иртәгә иртүк аңа Минзәләдә булыр!а кирәк би) Кичен Казан Уфа поездына утырырга карар кылды ул Автовокзалдан чыгып барганда кинәт кемдер аңа дәште: Син грузинмы? А Copay бик сәер яңгырады Ничек инде гатар егете Ринат грузин булсын Аннан сон. синец кем булуында автовокзалда кемнең ни эше булырга гиеш ди! Ринат сорау бирүчегә күтәрелеп карады. Өстендә кара эш плащы, аягында калын резин итекләр, башында колакчыннары күтәртеп бәйләнгән күн гышлы бүрек Үзе берничә көн кырынмаган, гик эчкече түгеллеге күренеп тора. Грузин түгел мин, диде Ринат, сорау бирүчене уран үтәргә тырышып Сорау бирүче абзый кеше алтмыштан узган булырга гиеш Төптән юан чыккан, ургача гәүдәле көчле зат. Юк инде, диде агай. ки1ми тор әле син Грузинлыгыңны нигә яшерәсең? Грузин син. Грузин булмагач, нигә дип андый зур фуражка киясең, ә? Ринат көлеп җибәрде: Бер дус скульптор тегеп биргән иде. Истәлек итеп киярсең дип Альфред исемле. Агайның күзләре очкынланды: Ул скульптор грузинмы? Түгел лә, минем кебек үк тагар Агай татарчага күчте: Әллә миңа син үзеңне тагар димәкче буласынмы? Ринат авызын ерып татарчалап җавап бирде Соң татар булмыйча, тагын кем булыйм ди инде мин Татар Агайның кәефе күзгә күренеп бозылды. Ул сүлпән генә тавыш белән әйгә куйды: Син болай да грузинга охшаган, өсләвенә аларныкы кебек кипке дә киен куйгансың әнә Ул өмете өзелгән кешедәй кулын селтәде дә китә башлады Шулчак яңа гына килен туктаган Әлмәт автобусыннан зур кипке. тәр кигән ике кавказлы килеп чыкты. Агай. Ринитның барлыгын да онытып, алар каршына ташланды Кавказлыларта шул ук сорауны бирде Сез I рузиннармы? Кылыч борынлы, таза гәүдәле ике кеше аңарга күз дә сирпемичә китеп бардылар. Гик агай аларпын юлына гиз аркылы төште Нигә җавап бирмисез! Сез грузиннармы ’ _ Кавказлы ларның берсе туктамый тына җавап бирле Слюш-шай, дарагуй! Зачем аскарбляеш. а? Разве ми пахужи на грузина-тарташа? У ди т даруги. а го секим башка будет Аси тип ми. аситин. Пунял?! Сәер абзый аларга юлны ачты да. кулына тоткан тартмасын күтәрен. автобуслар туктый торган җирдәге эскәмия төргә таба китеп барды «Нинди әкәмәт кеше булды әле бу бәндә? Нәсгәмә хәҗәт икән апарта грузиннар?» дип уйлады Ринат кызыксынып һәм баскан урыныннан кузгалмыйча геге кешене күзәтә башлады Абзый кеше, гскәмиягә барып утырды да. кулындагы кара тартманы ачын, аннан кечерәк кенә тальян гармун тартып чыт арды Гармуны кара һәм кызы т төстә икән Матурлап бизәлтән ике тын ты гармун и те Абзый кабаланмый гына тармун каешына кулын тыгын ун як кулбашына киде дә. кот термина гармунны сузып та җибәрде Автовокзалның көтте пычрак мәйданы кү т алдында кинәт ү и эрде дә куй ты' Көпә-көндез Катай ка тасында, сугышка кадәр һәм сут ыштан сон авыл урамнарында кичләрен башланып, тан атканчы йөрәк төрне өзгәли тортан урам көе моңы атыла баш тады Гармунның тавышы монты. көе тирән, ә I армунчысы ү тә дә оста уйный иде I альянда үзе лә а трак уйный белгән Ринат ә тете атайның искиткеч матур итеп уйнавын көн баш таптан та \к сизен а лды. Гармуннан агылган авы т көенә сихер тәнен, уйнаучы янына барып басканын үзе дә сизми ка тды Дөньясын онытып тыңлый Аның әчеп хәтер а тынматан билет та. Әлмәт тә. Мин тә. тә тә. автобус поезд тар та юк ите Ә кырынмаган агай беркемне күрми тә. ишетми тә Барлык яшәеше белән гармунга ике куллап ябышып алган да уйный да уйный. Бер татар көеннән икенчесенә күчә, өченчесенә... Бар да урам көйләре, бар да авыл көйләре. Тальяннан агылган татар моңнарында — җан тетрәткеч кайгы, сагыш... Әйтерсең лә инде гармун еламый, ә абзый үзе бөтен галәмне тутырып кайгысын сөйли. Азлап-азлап халык җыйналды. Таралды. Гагын җыйналды, тагып таралды Кешеләр сүзсез генә моңнарны тыңлый да. һәркем үз юлы белән салмак кына китеп бара. Кемдә, кемнең кайгысы! Мондагы кешеләрнең күбесе юлчылар. Юлчының юлда булганы хәерле! Байтак кына уйнагач, агай, һич көтмәгәндә, аз гына карлыкканрак тавыш белән, үзе уйнаганга кушылып җырлап җибәрде: Әй. егетләр, егетләр. Кайда безнең өметләр? Тирә-як тулы бәхетсез. Бар да минем кебекләр. Җырның сүзләре, җырлаучы агайның кара күзләре тулы сагыш Ринатны тетрәндерде. Ул аңлады: бу гармунчы абзыйның башкаена кеше йөрәге күтәрә алмаслык кайгы төшкәндер. Абзый җырын ничек капылт башласа, шулай ук капылт туктатты да башын күтәреп Ринатка карады: — Син. энекәш, миңа нәрсәдер әйтергә телисең бугай? Абзыйның бу сүзләре, син. энекәш, минем кайгым турында сораш, дигән кебегрәк яңгырады. Юк,—диде Ринат, — мин болай гына. Бик моңлы уйныйсың. Китеп булмый яныңнан, абзый. Гармунчы тамагындагы төерне авыр итеп йотты да зур учлары белән ике куллап тальянын сыйпады: Шушы сандугачны алырга дип килдем мин Казанга. Пропадаю мин. энем... Ринат ипләп кенә сорыйсы итте: - Нәрсә булды, абзый? Кайгың бик зур. ахрысы? Гармунчы кан баскан, кайгылы, сагышлы күзләре белән бер ноктага карап торды, эчке бер зур авырлык белән көрсенде: — Бердәнбер оныгымны үтерделәр минем. Үткән айда гына. Грузиядә... Ничек инде үтерделәр? - Кем белсен инде ничек икәнен?! Атыптыр, бәлки. Бәлки, танк астына тыкканнардыр. Солдат бит. Абхазларга ярдәмгә дип. Ельцин генераллары җибәргәннәр аны Грузиягә. Ринат абзыйга якынрак килеп утырды. Ә тегесе, ике куллап тальянын кочаклаган хәлдә, сүзсез генә утыра һәм аның һәр күзәнәгеннән кайгы, хәсрәт агыла сыман. — Бәлки, исәндер әле... Тәрле хәлләр була бит... Абзый Ринат әйткәнне әллә ишетте, әллә юк. Тагын азрак дәшмп утырды да. ниһаять телгә килде: — Исемем Галинур минем. Егерме алтынчы елгы үзем. Унсигезем тулмас борын алып киттеләр мине сугышка. Кызлар кулы да тотып карамаган идем әле. Немецкә каршы чыкмастан ел ярым сугыштым. Ике орденым, өч медалем, өч җәрәхәтем бар. Берсе каты җәрәхәт. Ярты кеше инде мин. тыштан бөтен күренсәм дә... Авылга кайттым. Сугыш бетеп ике ел үткәч кенә. Госпитальдән чыгып. Илле беренче елны гына өйләнерлек хәлгә җиттем. Кайтуын кайттым. Белем юк. һөнәр юк. Киттем чыгып калхуз эшенә, сәнәк, балта күтәреп. Шулай менә. энем, тормышлар... Илле икенче елны, декабрьдә хатын бәләкәч кенә бер малай табып бирде. Хатын болай әйбәт булды минем. Ашка-суга дигәндәй. Ир итеп саный, хөрмәт игә белә. Гомере буена каршы бер сүз әйтмәде миңа. Тик бер ягы гына... Галинур абзый азрак эндәшмичә утырды да. сөйләргә була ахрысы дигәндәй, сүзен дәвам итте: Хагын сугыш елларында торф чыгаруда эшләгән булган. Сазлыктан кәрҗин белән күтәреп торф ташыганнар Ат керерлек җиргә кадәр Саулыгы бик зәгыйфь иде Малай да. шунлыктандыр инде, кечкенә булды, бик еш авырды. Иллә дә акыра иде инде елап. Көн-тон Хатын бүтәнчә бала ки терәлмәде дөньяга Күренмәгән врачлар, әби-сәби калмады. Полтавага кадәр алып бардым бер карчыкка Шул хахул карчыгы әйтте. Башкача баласы булмас, диде. Малайны бик зур яфалар белән үстердек. Үсә торгач, аннан соң ныгып китте Үзем кебек гәптән юан чыккан егеткә әйләнде Унтугызы тулар-тулмас га өйләндердем мин моны Күрше кызына. Малай тракторист иде минем. Китте әрмиягә. Кайтуын көтеп алдык. Әй. киткән кебек иде дөньялар ямьләнеп, күзләр ачылып. Юк. булмады Галинур абзыйның йөзе каралып чыкты Иреннәре күгәрде. Ул калтырый башлаган куллары белән чытырдап тальянына ябышты Кайткач, малай яргы ел чамасы гына яшәде дә. үлеп китте. Исеме Шаһинур иде Ә оныкның исеме Хаҗинур. Без барыбыз да Нурлар Әрмиядән кайткач, малай бер генә көн дә эшкә чыкмады Барды да ятты, барды да яг гы Малайны күмеп өч ел үткәч, килен булган кеше икенчегә кияүгә чыкты. Яшь бит. Үлгән артыннан үлеп булмый. Кияүгә киткәндә минем хатынга: Шаһинурны әрмиядән кыйнап, имгәтеп кайтарганнар һавага чөен, артына утыртканнар. Шуңардан үлде ул, дигән. Да-а. мала-а-ай! Менә шулай, энем, эшләр! Килен авылдан ук китте чыгып икенче ире белән Мин яна кияүдән, слыйелый. тезләнеп, үтенеп дигәндәй оныт ымны сорап алдым Бөтенләйгә, үзебезгә үк. хатын белән икебезгә. Бирде бу кеше безнең малайны үзебезгә Гомерем буена рәхмәтләр укып, мин аңарга бары яхшылык кына телим Үстердек оныкны хатын белән икәүләшеп Шәп булып үсте Хаҗинур Үсте бу малай, унны бетерде. Зур укуга китмәде Ә укуы шәп иде Бик гә тарихны ярата торган иде . КамАЗ машинасында шофер булып эшләде Ике ел Без инде картлар. китмә әрмиягә. дин караган идем, тыңламады. «Дөнья күреп кайгам да. аннан сон авылдан беркая да китмичә сезне каран яшәрмен», диде бу. Әрмиягә киткәнче өйлән, дип тә карадык Юк. тыңламады. Солдаттан кайткач кызлар белән йөрисе бар әле. дип көлде. Ир тә өйләндерсәгез, йә кызлар белән йөрисе килә башлар, дигән була бу. Үзе көлә. Уен- көлкегә шөп иле малай... Үтерделәр грузиннар малайны Ә без карчык белән кемгә калдык инде хәзер’ Карт белән карчыкны кем карар” Үзем малай көенә сугыштым. улымны имгәтеп үтерделәр, оныгымны читтә үтерттеләр Берәр грузинны бугазыннан алыйммы әллә. дип. шуларны эзләп йөредем бүген Шуны эшләсәм, бәлки, йөрәк басылыр кебек Син ничек уйлыйсын, энекәш.’ Дәшмисен Барыбыз да дәшмибез шул Кыйный тар аталар безне, үтерәләр Без дәшмибез. Сагалар, кисәләр, талыйлар дәшмибез Ә бит безнең улларыбызны, оныкларыбызны үтертүчеләрдән бүген без кан костырырга тиешбез! Абзый ике куллап, малаен сыйпаган кебек игеп, тальянын сыйпый Аның йөзендә күңелсез генә елмаюга охшаш нәрсә ггәйда була Бу тальянны баҗайдан сатып алырга дип килгән идем Бир. мин әйтәм. яты а нан гармуныңны. Синен берәү бар бит инде Оч хакын гү тим мннәйгом Акча алмыйча т ына гогтырды. Түләрдәй бу кан. бирмим, ли Ходайнын рәхмәте гөшкере! Инде менә үзем уйныйм, ә җылап бу гмый I .т шнур абзый тальянына кушылып тагын җырлый башлады Әй. егетләр, егетләр. Кайда безнең өметләр?. ӨЗЕЛГӘН КЫЛЛАР ече капка шыгырдаганга Мәргүбә әби. утырган җиреннән кузгалмыйча гына, тәрәзәдән үрелеп карады. Ишек алдына күрше хатын Рабига, ниндидер таныш булмаган икенче хатынны ияртеп кереп килә икән. Кулына юл сумкасы тоткан, шәһәрчә киенгән, урта яшьләрдәге бу хатын әбигә таныш түгел иде. «Кем булыр икән?» дип уйлады әби. Шул уйлары белән бергә кузгалып, чоланга чыга торган ишекне ачып эндәште: Әйдүк, хуш киләсез! Үтегез өйгә! Мәргүбә әбинең пөхтәлеген яхшы белгән Рабига, болдырны узмас борын ук аягындагы галошларын салып, оекбаштан гына атлады... Болдырны узгач, кунак хатынга борылды: Әйдә. апа. үт! Син сораган кешеләрне белсә Мәргүбә әби белә инде. Нигъмәтулла бабайны җирләгәннән сон. безнең урам хакында иң күпне белгән кеше булып ул калды инде. Үт әйдә, үт! Кыстауга Мәргүбә әби дә кушылды: — Узыгыз түрдән, рәхим итегез! Кунакка түрдән, дивар янында торган диваннан урын күрсәтте. — Утырыгыз. Юлдан килгән күренәсез. — Рәхмәт.— диде хатын, юлдан шул мин. Еракганмын. инде юлга чыкканга бүген бишенче көн. Мәргүбә әби урныннан торды: — Кая. чәй әзерлим әле. Син. туганым, юынып ал. Рабига, бар. кайда юынырга икәнен күрсәтче үзенә! Юынып кергән хатын тагын диваннан урын алгач. Рабига сөйли башлады: Син тыңлале. Мәргүбә әби. Әллә кемне сораша ул. Ә мин белмим икән. Агы белән үтеп барган Сәлимҗанны туктаткан идем, ул да белми. Мәргүбә әбинең бернәрсә дә аңламаганын сизде дә. тагын аңлатырга тырыша башлады. — Колонкага суга дип чыккан идем. Халморза ике машина белән урманга утынга китте. Эшләгән кешеләрне ашатырга кирәк бит. Шулар кайтуга аш салырмын дигән идем. Су алып торганда менә бу хатын минем яныма килеп исәнләште дә сораша башлады. Ике сәгать инде йөрим авылыгызда, белгән кешене таба алмадым, ди. Инде менә таптым бугай, менә бу тыкрык белән киткән юлның исеме Чуаш юлымы, ди. Шул Чуаш юлы авылдан чыккан җирдә яшәгән Габдерафыйк бабайның йорты кайда, ди. Нигә ул йорт сиңа. дим. Ә ул әйтә, мин шул Габдерафыйк бабайның улы Зиннәтулланың кызы Венера булам, ди. Уйлап-уйлап карадым. Габдерафыйк бабайның андый исемле улы юк иде бит. Читтә йөргән теге свирсручник Гайнулласы да. аннан әле өендә дөнья көткән теге төпчеге Рәвил бит инде. Бүтән Габдерафыйкне мин белмим. Мәргүбә әби Рабиганың сүзен бүлде: Ярар. Рабига иркәм, син бар, ашыңны кара. Эштән кайткан кешене иң башта ашатырга кирәк. Кичеп чәйгә кер. шунда сөйләшеп бетерербез. — Әй. чыннан да. аш саласым бар бит әле минем. Кеше белән сөйләшә башласам, дөньямны оныта торган гадәтем бар шул... Ишектән кабаланып чыгып киткән күршесе артыннан Мәргүбә әби елмаеп карап калды да. диванда утырган хатынга борылды. Тартынып торма, сеңлем, иркенләп утыр. Улым бик әйбәт минем. улымнан да киленем шәп. Иркенләп утыр. көтелмәгән кунак бит син безнең өчен... Нәрсәдер әйтергә дигән җиреннән азрак үзен тыйды да. эчке бер җылылык белән өстәп куйды: К Кунакның да кадерлесе син безгә.. Исемең Венера бит әле? - Әйе. Әниең исәнме? Юк шул. Җирләгәнгә ел тулып үтте инде Ә-ә. шулаймыни?! Урыны җәннәттә булсын инде Әллә белә идегезме? Әтиеңне бик яхшы белә идем, иркәм. Әниең безнең авылга бер генә кайтып кипе бугай. Ул бит әтиеңнең икенче хатыны иде. Ә монда авылда Зиннәтулла абзыйның тәүге хатынының туганнары бик күпләр иде. Шунлыктан кайтмады Зиннәтулла абзыйның әнисе үгәй иде Камун булганга, әтиең бик өнәп тә бетерми иде. Онытылган инде, бар да истә юрамыни инде. Әниең миннән ике-өч яшькә генә зуррак иде шикелле Уникенче елгы иде ул. Үзең генәме, тагын туганнарың бармы9 Бер энем бар. Марс исемле. Алмалык дигән үзбәк каласында яши Әтине алып киткәндә яңа гына туган бала иде ул. Без монда ишетеп кенә белдек инде аны алганнарын. Аннан сон киче, аннан соң китте. Дус-ишләрен дә җыйдылар аннан Минем әти сугыш беткәнче утырды. Аннан соң гына чыгардылар... Венера сорау ка1ыш күз карашын Мәргубәдән алмады Апа. сез, чыннан да, белә идегезме минем әтине. Әнә бит Рабига белми. Син, иркәм, аңарга аптырама Кай вакытта белгәне дә белмәгән булып кылана. Ә Рабига, чыннан ла. белми ул. Читтән төшкән килен бит ул, безнең авылныкы түгел. Күңеленә авыр алма, синең әтиеңне белгән кеше бик аз калды авылда. Белгәне дә онытырга тырыша. Әле хәзер менә азрак йомшарды дөнья, ай-һай. элекләре хәтәр иде биг Картәтиен Габдсрафыйк бабай кырык алтынчы елны үлде Бик-ик йончып китте мәрхүм Үлер алдыннан бер атна кала, минем әтине чакырткан. Әти минем сугыш беткән елны көзен кайтты Синең әтиең Зиннәтулла абзый белән минем әти егерменче еллар башында, синен әтиең Гражданнар сугышыннан кайткач, берничә ел бергә эшләгәннәр ие Картәтиен. үләрен белептер инде, әтигә әйтеп калдырган Зиннәтулламның балалары табылып авылга кайтып күренсәләр, син. Ибраһим, аларга сөйлә инде безнең кем булганны, дигән Әтиегез токтыр инде хәзер? Алтмыш бишенче елны язын үлде Сиксәннең өстендә иде Күңелеңә авыр алма, туганым, сорыйм әле синнән.. Сора. апа. сора. Синең кайтуыңның сәбәбе нәрсәдә? Әнием үлер алдыннан әйтте. Кайтыгыз, әтиегезнең туган авылына. туганнарын табыгыз, йөрешегез, диде. Япа-ялгыз читгә йөремәгез. туган илегез, әтиегезнең авылы бар. туганнарын табыгыз, диде. Балаларыгыз! а күрсәтегез. диде. Энем Марс белән сөйләштем дә. башта мин к.1111ып ки гертә бу I гым... Әтиең туып үскән йорт урынын күрсәтербез, иркәм Бүгенге көнне анда әтиеңнең ата бер. әнкә башка булган энесе яши Төп йортта сезнең нәсел дөнья көтә. Утызынчы елны туган кеше ул Мин бу йортка килен булып төшкәндә ике яшьлек кенә ыштансыз малай иде әле ул. Әле дә исәнме? Исәплеккә исән инде, кая булсын Шул йорт та яши Мәрт үбә әби гиз генә ишегалдына чытып керде Рабига керә алмый. Ирләр утын алып кайтканнар Әйдә, чәй эчик әле Утыр якынрак Венера сумкасыннан бер төртек чыгарды Менә. Мәрт үбә апа. Ташкент күчтәнәче сиңа Өрек, җимешләр II и рәхмәт төш кере. Борын кычытып юра иле. шуңа булган икән 6 «К У »■ № 5 81 Чәй эчкәндә карчык үзенең белгәннәрен исенә төшерә-төшерә сөйләде. ...әтиең синең ябык кына чырайлы, озынча гәүдәле, чандыр кеше иде. Минем әти силсәвиттә сикритар ие. әтиең безгә еш кына кереп йөри иде. Сугыштан ул камисар. бәлшәвик булып кайтты. Ливәрвире дә бар ие. Сул кулының ике бармагы юк иде. - Уфа төрмәсендә сорау алганда, тимер ишеккә кыстырып, аклар изгән аларны. Әни сөйли торган иде... И-и бичара-а! Ул бахыр гомере буена күргән инде. Аклардан да. кызыллардан да. Бер безгә килгәндә, энем белән миңа зу-ур сары шикәр биргән иде. һич онытмыйм шуны. Шуннан бирле сары шикәр күргәнем юк минем. Төштә кебек кенә булып калды. Миңа ун яшьләр чамасында, әтиеңне эш белән каядыр күчерделәр. Әти әйтә торган иде. Зиннәт калага күчеп китте, дип. Картәтиең Габдерафыйк бабай калхузда эшләде. Тырмалар ясап, чабаталар үреп базарда сата торган иде мәрхүм. Каравылда торды. Мал тота торган иде инде, сыердан да өзелмәделәр... Өйләре еракмы моннан? Түгел, ерак түгел. Күрсәтермен өйләрен дә. урамнарын да. Энесе Рәвилне дә күрергә язсын. Әйдә, чәй эчик әле әйбәтләп, ял иткәндәй бул. Әтиеңне хәтерлисеңме соң? Мәргүбә әби Венераның күзләренә карамаска тырыша. Инде иллене узган бу хатынның күзләрендә сагыш-кайгыдан башка бернәрсә дә юк, ахрысы. — Әтине алырга төнлә килделәр. Яңарак кына биш яшем тулып узган иде. Идәндә шак-шок килеп басып йөргәнгә, китапларны шапыл- датыпшапылдатып идәнгә алып ыргытканга куркып уянып киттем. Елый башладым. Шуннан китап ыргытучыларның берсе миңа кәгазьгә төрелгән конфет бирде. Елама, дип башымнан сыйпады. Әтием ап-ак күлмәктән, кара чалбардан өстәле янында урындыкта утыра. Бер ноктага карап каткан. Мин елаганга да кузгалмалы. Ә әнием караватта дүрт айлык энемне кочаклаган хәлдә утыра. Ап-ак булып агарынган. Шуннан мин әтием янына барып, аның ике тезе арасына кердем. Кулымдагы конфетны аңарга күрсәтәм. Ә аның ике күзләре тулы яшь. Менә тама, менә тама дип асылынып тора керфекләрендә. Алып чыгып киткәндә күтәреп үпте дә. бәхетле бул. кызым, диде. Ай тулар-тулмаста «халык дошманы» дип атканнар үзен. 1956 елны тәүге хатыны юллап акландырды. Ул апа үзе дә утырган булган әти аркасында. Әнием, әтине башта Испанияда сугыша, дип алдалаган безне. Аннан соң Ватан сугышында һәлак булды дип сөйләде. Ә мин берсенә дә ышанмадым. Чөнки безне фатирыбыздан куалап чыгардылар. Аннан соң Ташкентка, әниемнең абыйсы янына киттек. Шунда ярлылыкта, кимсетелүдә яшәдек. Үзем бер украин кешесенә кияүгә чыктым. Бер улым, бер кызым бар. Әтиемнең бер генә фотосы бар. Беренче хатыны җибәрде безгә. Ул Гражданнар сугышы елларында кызыл командир булган. Аннан соң зур партработник булып эшләгән... Мәргүбә әби Венераның сөйләгәннәрен эчке бер гетрәнү белән тыңлый. Зиннәтулла абый атылган елны аның икенче улы туган иде. Шул бала бүген төп йортта хуҗа кеше. «Халык дошманы» Искәндәров Зиннәтулланы күп сүктеләр ул елларны җыелышларда, урамнарда, базарларда. Имешмимешләрнең иге-чиге булмады. Әтисе Габдерафыйк бабай күзгә күренеп картайды, бөкерәйде. кечеләнеп калды. Урамнарга чыгып йөрмәс булды. Аннан берничә елдан соң сугыш башланды. Кешеләрдә «халык дошманы Зиннәт» кайгысы калмады Инде менә аны кулга алганда туган балалар иллене узып киттеләр. Зиннәтулла абыйны белгәннәр аз авылда. Яшьләр аны белмиләр дә. Ә Венера нужалы үскән бала чагын, әтисен сагынганнарын, әтисенең ничек һәлак булганын энесе Марстан яшерүләрен сөйли... Каладан әллә кемнәрнсн явызлыгы аркасында биш яшенлә атасыз. Я1ИМ калып, инде чит-ят җирләрдән әтисе гуып үскән төн йортны эзләп кайткан, чәчләре агарып, инде картая башлаган бу хатынны башыннан сыйпыйсы, анарга җылы сүзләр әйтеп юатасы килә. Тамагына килеп өелгән төерне Мәргүбә әби көчкә-көчкә йотып җибәрде дә Венера алдындагы чинаякка үрелде: Кая. чәеңне кайнарлыйм әле! Рәхмәт, апа, җитте мина. Апа, әтинең туганнарыннан кемнәре Юк дияргә ярый инде Үзеннән зур кыз туганнары бар иде. үлеп беттеләр. Нәфисә түти үлгәнгә бер ун ел бардыр инде Ә Мәрфуга.тары аңардан да алдарак үлде. Яшь әнкәдән ике энесе бар Берсе хезмәт иткән җирендә калды Шунда яши Төп йортта төпчекләре яши Барып күрәсе иде шунысын. Мин бит шуларны эзләп кайткан идем. Алай теләген зур булгач, барырбыз. Тик мин сиңа авыр булса да әйтим инде, иркәм Атаңның ул энесе бик каты эчә Кара эчү белән эчә Аннан сон сине признавайт итмәс ул. Мин бит аның абыйсының сеңелесе Туганы бит Шулайлыкта шулай да ул. Бер бәхетсез кеше инде ул бичара Исеме Рәвил үзенең. Мәктәптә чакта бик шәп укыган иде ул Абыйсы «халык дошманы» булмаса. алтын мидәл бирерләр иле Шуны бирмәс өчен урыс теленнән язганына, бер хатасыз булса да. өчле билгесе куйдылар Пучырыгың ямьсез дигән булып Шуннан институтка барды, керәлмәде. Сынауларын гел бишкә биргән алмадылар. Икенче елны тагын барды, тагын алмадылар. Шуннан өченче елны барырга әзерләнгәндә ныкывыда эшләгән берәү әйггергән боларга бармасын, керә алмый. Абыйсы шулай-шулай булганга дин Бармады башкача Гомере буена калхузда кара эштә йөреде. Әтисен, әнисен каралы инде, карамады дип булмый Габдерафыйк бабай үлгәндә аңарга ундүрт-унбиш яшь иде Әтисен күтәреп мунчаларга йөретә торган иде инде бичара Аннан сон горабара эчә башлады Эчсә, холкы бик яман Хатыны да бер китеп, бер килеп яши инде шунда. Балалары алтау шикелле Күрәм дисәң, аз гына сабыр иг. иркәм Улым Марат кайтсын инде Аның белән барырсыз Минем улымны ярага ул, аңарга тими дә. каршы сүз дә әйтми Аннан минем улым кешедән тилертә лә юрган түгел ул. Әбинең улы. чыннан да, газа, ныклыгы күренеп юра юрган ир иде Ул өйгә кайтып кергәндә, аның белән бергә тынычлык, сабырлык, иминлек килеп кергәндәй булды. Исәнмесез! Кунак бар икән бездә, рәхмәт гөшкере' Шатлык бүген Әнисе аңарга кыскама гына кунакның теләген аңлатты Марат сүзсез генә әнисен тыңлады да Венерага мөрәҗәгать итте Белмим шул. апа. нәрсә эшләрбез икән Ул Дидү ягында айдан артык шабашта йөреп кайткан. Шул шабашниклар кичә дүртәүләшеп мат ай коляскасына аракы тутыралар иде Кеше танырлык түгелдер дип уйлыйм мин аны Туктале. улым, диде аның сүзен бүлеп әнисе Син алып барып. йоргларын күрсәт. Өйләре Зиннәт абый туган йорт түгел инде хәзер Рәвилнен кулы бик оста аның, үзе салган йорт Ә менә тәрәзәләре каршында ике зур. юан тирәк бар Менә алары инде Зиннәт абзый заманыннан ук килгән тирәкләр. Нәрсә ул т ирәк? ТҮПЫЛ .пачының татарча исеме Алар Зиннәт абый үскәндә үк булганнардыр Мин килен булып төшкәндә үк би-ик юаннар иде Бары- тыз, һич юты йорт урынын, шул тирәкләрне карап кайтыгыз Бер сәгать чамасы үтүгә. Венера белән улы кире кайттылар Анасының сораулы карашына Марат кулын т ына селтәде Мәрт үбә әби боеккан Венераның күңелен табарга тырышты Мунча яккан идем, хәзер өлгереп килә инде. Бик әйбәт итеп чабынып керерсең. Себеркесе, әтиең йөргән урман себеркесе. Венера елмайды: Мин бит чабына белмим, апа. Без яшәгән якларда мунча юк. ванна гына. Ы-ы. шулай бит әле. чыннан да. Ярар алайса, икәүләп керербез Үзем чабармын әйбәтләп. Йә киленне кертермен. Ул яшьрәк кеше, сиңа кулайрак булыр... Зур рәхмәт инде сезгә. Миңа китәргә кирәк. Таныш булмаган көемә сезгә күпме мәшәкать ясадым. Мәргүбә әби аны тынычландырырга тырышты. Бер мәшәкате дә юк. Син үз авылыңа, әтиең туып-үскән авылга кайткансың. Бар да әйбәтләнер, иншалла. Кунып китәрсең. Иртәнге юл хәерле була ул. Киләчәктә үзебезгә кайтып йөрерсез. Чит кешеләр түгел — әтиләр бергә дус булып яшәгәннәр, эшләгәннәр... Төнлә белән Мәргүбә әби нәрсәгәдер сискәнеп уянып китте. Аның колагына күрше бүлмәдән ниндидер ят авазлар ишетелде. Азрак тынлап яткач, әбинең йөрәген кысу биләп алды. Күрше бүлмәдә Венера, тавыш чыгармаска тырышып, мышык-мышык килеп кенә җылап ята иде... Иртән чәй эчәргә утырдылар. Марат эштәдер инде, күренми, дип сорады Венера. - Әйе. бер йомыш белән чыгып киткән иде Мин кайтмыйча китмәсен. диде сине. Хәзер кайтып җитә ул. Матае белән чыгып ычкынган иде таң тишеге белән. Чак кына сабыр ит инде син. Озатасы киләдер... Әбинең тавышында Венера ниндидер тынычсызлык авазлары сизгәндәй булды. Тик төпченмәде Шуның өстенә әби еш-еш кына урам якка да карап ала. нәрсәдер көтә иде. Чәй эчеп беткән чакта урамда матай тавышы ишетелде. Ишек алдына ук килеп кергән матай коляскасыннан кожан кигән чандыр, озын гәүдәле бер кеше төште. Аны күргәч. Венераны ниндидер тынгысызлык биләп алды һәм ул, йөрәге белән сизенеп, үзе өчен бер яхшы хәбәр көтә башлады. Әй, шәп бала да инде бу Маратым! Тәки тапкан кирәк кешене.— диде Мәргүбә әби, килгәннәргә каршы атлап. Үзе тиз дә йөрегән бит әле, рәхмәт гөшкере. Ишектән Маратка ияреп алтмыш яшьләр чамасындагы теге чандыр кеше күренде. Көр. ныклы ирләр тавышы белән сөйләшә дә башлады: - Исәпнәрмесез! Сездәме безнең өчен кадерле кунак! Кергән ир. көрәктәй зур кулларын исәпләшер өчен алга сузып. Венерага табан атлады. Тик исәнләшү урынына Венераны кочаклап алды: И-и-и туганкаем мине-ем! Мин бит синең әтиеңнең бертуган апасының улы Сәхипгәрәй булам Абзац мин синең. Әнине Зәйпә дигән авылга кияүгә биргән булган Габдерафыйк бабай. Шул авылдан мин. Таң аткач та Марат килеп житкән. Урам тутырып эзләп йөри безне. Киттек, иркәм, безгә. Зәйнәгә. Җиңгәң анда әллә күктә калды, әллә җирдә. Син килүгә әзерләнә, йөгерә. Әйдә, киен! * * * Венераны Сәхипгәрәй абзасы Зәйнәгә алып киткәнгә атна үткәч, бер иртәдә Мәргүбә әбинең ишеген шакыдылар. Керегез, кер, кем бар анда! Ишек бикле түгел. Ишектән Югары оч Әптер Габделхай күренде: Исәнлекме. Мәргүбә апа! Аллага шөкер! Син нәегә, урында эшләгән кеше кебек ишекләр шакып йөрегән буласың? Шакымыйча! Мин лә урынла эшлим бит хәзер Кайда тагын? Пажарныйга. төнге каравылга кердем. Сиңа йомыш белән килгән идем әле мин - Нинди йомыш, әй ген кара Сиңа теге утыз җиденче елны атылган Зиннәт Камунның кызы кайткан, кунакка дип ишеттем. Дөресме? Кай! гы да ди. Силен пи катнашын бар соң әле анарда? Бә-әй. булмыйча Зиннәт абый да Искәндәров. мин дә Искандаров бит. Без Iуганнар аның белән И-и Габделхә-әй! Мин бер дә ишеткәнем юк иде сезнең туганлыкны. Ничә буын? Соң син ишетергә! Син бит Түбән очта үскән кеше. Ә без Югары очлар. Безнең фамилия нинди, сорале син! Буындамсни эш? Нинди фамилиягез? Габделхәй матур итеп елмайган Мәргүбә әбигә шулай ук елмаеп карап җавап бирде: Искәндәров безнең фамилияләр Аларныкы да. безнеке дә Борыннан. Искәндәр бабайдан килә ул фамилиянең башы Озын сүзнең кыскасы кая куйдың кунакны? Кунакка алып киттеләр. Зәйнәгә Кем? Зиннәт абзыйның бертуган апасының улы Сәхипгәрәй дигән кеше Габделхәй башындагы кипкәссн арткарак этәреп куйды: Туганлыгы минекеннән өстенрәк, ахрысы Ярар Аның каравы минем фамилиям Искәндәров. Рәхмәт хәбәрләвенә Мин машина табып шул Зәйнәгә барып кайтыйм әле. Танышырга, өр-яңадан туганлашырга кирәк безгә. Өзгәләдсләр безне дистәләгән еллар буенча Туздырдылар ... УРМАН АША ЮЛЛАРЫМ... угыш башланырга биш ел калган булган Мине, дүрт яше тулмаган малайны, әнием кайда күтәрен, кайда атлатып дигәндәй. колхоз бәйгесенә алып барды Хәзер аңлавымча, ул бәйге- сабан туй алдыннан уздырыла торган бәйрәм булган Ягъни, сабан туена репе т и ни я Авылдан өч чакрымда таулар арасында урнашкан Гөмбазы дин йөртелгән бик матур урын иде Тирәк, карама, шомырт, зирек, өянке, усаклар белән ураты тын алынган тау итәгендә булды ул бәйге Минем искә кереп калганнардан көянтә асып, мөлдерәмә тулы чиләкләр күтәреп истерешкән. буйлы ыштан кигән ак сакаллы бабайлар булды Ә инде иң кызыт т.т «катыкка чумувны карау Безнең авы па Гражданнар сугышыннан калган «полковой ко- телмлар бар иде У тызар чиләк сыешлы ул зур казаннарны әллә аклар, әллә кызыллар ташлап киткән анысы билгесез Колхозда биш бригад һәм һәр брига ы а түрт - биш шундый казан бар Аларда эшләгән кешеләр- тә ант пешерәләр «Полковой котел»ларның берничәсс авылда әле дә булса саклана Менә шул «полковой котсл»гн яртыдан өстәрәк итеп катык тутырганнар Авын китмәсен өчен аз тына җиргә казып у тыртканнар Бер ап-ак сакаллы бабай шул катыкка зур биш тиенлек бакыр акча ташлый Illy т бакыр биш тиенне, катыкка баш белән кереп, авыз белән > тәктереп алып чыт арт а кирәк. Геләгән кеше би т тиңентен я таш ач ка та да. ике кулы С белән казан читенә тотынып, башы белән катыкка кереп китә. Аннан сон авызы белән теге биш тиенне таба, теле белән урыныннан кузгата, тешләре белән эләктерә дә алып чыга. Шуның өчен бер зур кабартма белән ике күкәй бирәләр икән. Безнең күрше. Папси Рәхиме теге биш тиенне эләктереп алып чыкты! Апак катыкка баткан Рәхим абыйны танырлык га түгел. Бер күкәйне энесе Нимигә тотт ырды, икенчесен миңа бирде. Шул яшелгә буялган күкәйне мин көне буена кулыма тотып йөреп, үзем дә яшелгә буялып бетә яздым. Көн кичкә табарак авыша башлагач, кайтырга чыктык. Җәяү атлыйбыз. Авыл ерак түгел, өч чакрым чамасы гына. Тик көне буена эссе кояш астында йөргән кечкенә малайга күпме кенә кирәк соң. Бик нык арыткан. Авыл ягына алып кайткан үрне меңү белән мин әнидән күтәрүен сорап елыйм, аның итәгенә ябышып, аякларына уралып, атларга комачаулыйм. Ул. бәлки, авырлы да булгандыр әле. Миннән соң бер малай белән бер кыз туды. Әни мине үгетләп тә. әрләп тә. артыма биргәләп тә ала. Тик мин «бирешмим», акыруымны дәвам итәм. Атларга көч юк. Әнине тыңлата алмагач, юл тузанына ятып, аякларым белән тузан туздырып акырам. Файдасы юк. Әни куркытып та карый: ЯI шунда, торып кал берүзең, төнлә белән үзеңне бүреләр ашап китсен менә! Тик үзе китми. Мин бер күзем белән генә әнине күзәтәм. Ташлап китсә дип шүрлим дә үзем. Шулчак без килгән яктан бер атлы арба күренде. Арба тулы хатын- кыз. бала-чага. Арбада өздереп-өздереп гармунда уйныйлар. Безнең янга килеп җиткәч, дилбегә тоткан ир атын туктатты да әнидән көлеп сорый: Нәрсә, җиңги! Кайтмаска тартышамы әллә? Баш күтәрәме? — Әйтмә инде, туганым! Я гыплар җылый! Арыды бик нык! Үзсүзле инде ул. Безнең нәсел бит. Әйдә, урын тапсаң, утыр! Тик арбадагылар безнең утыруга риза түгелләр һәм безне урын юк дип утыртмаска тырышалар. Шулчак, сары җиз белән бизәкләп эшләгән гармун тоткан абзый безгә ярдәмгә килде: - Кысылыгыз, кысыл! Инде бер кешелек урын табылыр. Кил. Мәрьям түти, утыр минем янга! Кысылып, урын табып әнине гармунчы егетнең уң ягына утырталар. Мин. ялгыз торып калудан куркып, әнинең итәгенә ике куллап ябышканмын. Гармунчы егет, әни утыра башлагач, уң кулы белән үрелеп минем күлмәктән эләктереп һавага күтәрә. Әни утырганчы, мин шул килеш ялан аякларны тырпайтып, һавада асылынып торам. Җылау. акыру дигән нәрсә онытылды. Әни үзе утыргач, мине алдына утыртты да. шуннан соң аг кузгалып та китте. Гармунчы егет гармунын сузып җибәрде. Гармунын өздереп-өздереп бик моңлы көй уйнады. Мин андый моңлы көйне башкача үз гомеремдә ишетмәдем. Өстәвенә, гармунчы абый гармунга кушылып җырлый да иде. Ул җырдан бары өч кенә сүз истә калган: Урман аша юлларым... i армунчы абый минем исемдә гомерлеккә калды. Аны сугыш башланганчы еш кына атлы арбага утырып йөргән чагында күрә идем һәм ул минем өчен бик якын бер кеше кебек тоела иде. Сугыш башлангач, ул шул ук җәйне фронтка китте. Мәктәп йортында гармунында соңгы тапкыр уйнады да. гармунын бөкерәеп беткән бер карт әбигә тоттырып кипе. Ул әби аның дәү әнисе булды, ахрысы. Бик карт иде ул. Шул китүеннән гармунчы абый сугыштан кире әйләнеп кайтмады... Гармунын алып калган әби сугыш елларында авыл өйләре саен кереп, каен себеркеләре сатып йөрсде. дару үләннәре бирә торган иде. Кечкенә, бокре гәүдәле ул әби ачыктан-ачык хәер сорамыйча, кәсеп иткән булып, ил өстендә тамак туйдырган икән. 1945 елның декабрендә әби исән иде әле. Хәтеремдә юк. аннан соң күргәнмендерме аны. юкмы’ Ул еллардан сон инде алтмыш елга якын гомер узды Шул вакыттагы кешеләрнең күбесе диярлек теге дөньяда инде Гомерем буена мин шул гармунчы абый уйнаган көйне исемә төшерә алмый интегәм. Төшемдә берничә тапкыр ап-ачык ишеттем ишетүен ул көйне. Тик уянганда тагып онытылган була. Менә-мснә яңгырый башлар кебек булып, күңелнең әллә кайсы бер почмагында ишетелер-ишетелмәс кенә чыңлап та куя Моң булып кузгала, йөрәк тибешен акрынайта һәм өзек-өзек кенә булып ишетелә дә кебек. Мин тын алуымны да туктатып. Ходайдан ярдәмнәр сорап, көйле дөньяга тартып чыгарырга тырышам Ә ул аз гына ишетелгәндәй була да тына. Тагын ишетелеп калгандай була, тагын тынып кала. Ә мин һаман аны тыңлап, эзләп йөрим. Гомер буена шулай. Күпме генә көйләп, моңланып, сыктап йөрсәм дә. ул җыр минем исемә гөшми. Бары тик гармунчы абыйның кара күлмәк изүенә бер- берсенә терәп, тезеп таккан ап-ак сәдәфләре. күн итеге һәм кап-кара төстәге, почмаклары сары җиз белән матур итеп бизәкләнгән моңлы гармуны гына истә калган, һәм... теге җырның өч сүзе: Урман аша юлларым. МӨНӘСӘБӘТ НИЧЕК БУЛАЧАК? гтгчегсләр» яңа партия төзиләр икән, дигән хәбәр район үзәге // I булган зур авыл урамнары буйлап таралып, кибетләрдә, киоск яннарында, су колонкалары тирәсендә, автобус тукталышларында байтак көннәр тикшерелә иде инде Исемнәрен турыдан әйтмичә генә, «тегеләр» дип аталганнарны халык яхшы белә Алар күптән түгел яшәүдән туктаган КПСС райкомының Беренче секретаре булып халыкны байтак тапаган, инде яше җитмешкә җитеп барган кечкенә буйлы пенсионер Булат Юлбарысов. аның белән Икенче булып эшләгән Тимерхан Гыйбадулин. сугыш елларында сугышка китмәс өчен тәмәке суы эчеп саргайган, хәзер инде капка төбендә тун. пима киеп, җәйге эсселәрдә дә үлә алмыйча утыручы Шадра Галимдар иделәр Сөйләнгән дөрескә чыкты яңа партия төзү өчен җыелыш га җыйдылар Элекке райкомның утырышлар залында. Азрак халык та бар Яшь кыз чагында ук райкомда кәгазьләр актара башлап, бик күп Беренче сск- регарьларне күргән. ГКЧП килеп чыкканчы пенсиягә китеп өлгергән Кара Зөһрә, райком га утыз елдан артык төнге каравылда йоклап гомер уздырган Логфыи абзый, чуаш Микалай белән Мукшы Микита иделәр Барысы да татарча яхшы белсәләр дә. җыелышны урысча алып барырга булганнар и ге. барып чыкмады Чуаш белән Мукшы килешмәде гәр Барлык жир гән урысларны куган заманда, диделәр алар, без нилектән а гарча сөй гәшергә тиешбез әле! Әйдәгез, уртак телдә татар телендә алып барабыз Кипе гәр гагарчалап Җыс тышны элекке Беренче ачты Иптәшләр! Яңа партия төзү өчен җыелган җыелышны ачык гип игълан шәм Кул күгәрәбез, иптәшләр! Төшерегез' Каршылар’ Юк' Битараф гар'’ Юк! Син. иптәш Яру глин, нигә тавыш бирмәдең’ Бу су т гәр каравылчы Лотфи абзыйга юнәлтелгән иде Мин бит партийный түгел илем. энем. Шунлыктан )авыш бирергә хокукым юк. Аннан соң бит минем мәрхүм әти дә заманында кыстыбый, сумса сатып кәсеп иткән. Шуның өчен утырып та кайткан булган... Беренче кулын селкеп туктатты. Ярар, алай булгач. Тик яңа партия создавать игкәндә без ул нәрсәләргә карап тормабыз дип уйлыйм. Шулай бит. иптәшләр?! Аста утырганнар бертавыштан «шулай, шулай» дип шаулашып алдылар. Җыелышны дәвам итәбез! Минем уемча, без президиум сайлап тормыйк инде, үзем генә алып барырмын дип уйлыйм. Залның иң ерак почмагында утырган Лотфый абзый уйлап куйды «Вәг бит кешенең шәплеге! Киткәненә сигез елдан артты, ник берәр җире үзгәрсен! Үзем алып барам, ди бит. Әллә бу коммунистлар картаймыйлар да. үлмиләр дә микән? Алай дисәң, соңгы елларда үлгәннәре дә күренгәли». Ана истәлекләргә чумып китәргә комачаулык итеп. Беренченең тавышы көчәйгәннән-көчәя: — Лотфый абзый! Син алгарак күченеп утыр инде! Хәзер бит теге коммунистлар заманы түгел. Бар җирдә дә тигезлек һәм демократия... Рәхмәт, рәхмәт, энем! Синең тавышыңны сәхнәдән ишеткәч җылыйсыларым килеп китте. И-и-э-эх. мин әйтәм. бар иде бит заманалар! Кая китте икән, мин әйтә-әм. теге җимереп паюклар алып яшәгән чакла-а-ар!.. Беренче аның зар-моңын тиз бүлде: — Сүз Тимерхан Гыйбадуллинга бирелә. Ул булачак яңа партия турында сөйләячәк. Берничә ел инде сүзгә сусап яшәгән Тимерхан Гыйбадуллин элеккедән дә салмаграк итеп сөйләп алып китте. Нотыгының башы болай иде: Әфәнделәр!!! Үзегез күреп торасыз, компартия ябылганнан сон, авылда вакуум барлыкка килде. Ә авыл картлары шул вакуумнан файдаланып, мәчет салабыз дип акча җыя башлаганнар. Торна Хаҗибе җыя ул акчаны. Халык бик күп бирә. Тик. безгә мәчет кирәкме, әллә яңа партияме? Яңа партия, иптәш-әфәнделәр! Яңа партия һәм ул социалдемократлар партиясе булырга тиеш! Да! Программасы төзелеп ята. Тик әле төзелеп бетмәсә дә. партия үзенең эшен башларга гиеш. дип уйлыйбыз. Лотфый абзыйдан башкалары, кирәк-кирәк. диделәр. Элекке вакытларны исенә төшереп, халык күп һәм шаулыйлар дигәнне аңлатып, элекке Беренче, алдында юрган элекке райком графинына кулындагы элекке райкомнан калган каләм белән берничә тапкыр кыска-кыска гына итеп суккалап алды. Графин тач элекке райком авазлары чыгарып чыңлады. Ул да чыңлыйсы килеп яшәгән, ахрысы тавышы яңгыравыклы һәм моңлы иде. Кара Зөһрәне, картаеп бетеп барса да. киләчәк күбрәк кызыксындыра иде. Нотык беткәч, ул беренче булып сорау бирде: Гыйбадуллин ип... э-э, әйе. әфәнде, диюем! Инде коммунизм төзүне дөрес түгел һәм аны төзеп тә булмый, диләр. Яңа партия нәрсә төзиячәк соң киләчәктә? Гыйбадуллинның җавабы томанлы һәм ачык түгел иде Ул үзе дә аңлап бетермәгән хәлдә, нәрсәнедер байтак кына бутады да. Беренченең тамак кырганын шәйләп алып, сүзен болай диеп бетерде: Французлар, немецлар, итальяннар, англиянекеләр белмичә генә социал-демократлар булып йөрмиләрдер әле. Нәрсә төзергә кирәк — аларга барып өйрәнербез. Кара Зөһрәнең, анда барырга кем акча бирер, дигәнен Гыйбадуллин җавапсыз калдырып, почмакта кул күтәреп утырган Лотфый абзыйга сорау бирергә рөхсәт итте. Энем! Син вакым дигән кебегрәк бер сүз әйттең Нәстәне аңлата сон ул’ Шуның эчтәлеген мина аңлатып бирсәгез иде. Үзе вакыф дигәнгә дә тартымрак яңгырый. Вакуум ул, Лотфый абзый, ваку-ум. Ай. миңа нәрсәгә сон аның исеме! Нәстәне аңлата сон ул? Бушлык дигән сүз ул. һавасы беткән дигән мәгънәдә Алай булгач, авыл картлары мәчетне бушлыкка салалар булып чыгамыни инде? Минем ишетүемчә, Әлмәчләр очындагы элекке биб- ләтик урнын сорап йөриләр ди биз Ул нишләп һавасыз \рын булсын инде? Беренче графинга сукты: Ярар. Лотфый абзый! Сиңа җыелыш беткәч, аерым аңлатырлар Хәзер сүзне паргиянен инструкторына. .. эһһем. эһһем. яна партиянең идеологына бирәбез. Элекке инструктор, сугыш елларында тәмәке суы эчеп. тун. пима киеп, сугышка китүдән качып утырган шадра Галимдар сүз алды Мин. ипгәшләр, яңа паргиянен рәисе итеп үземне тәкъдим итәр идем... Өстәл артында утырган Беренче урныннан сикереп торды Ул кызарып чыккан иде Ничек инде ул алай, син үз-үзеңне придлагать изәсең. Без бит башкача сөйләшкән идек кичәгенәк Галимдарның шадра биге шомарды. Ул сүзне кискен тотты Җиз те сиңа. Коммунистлар райкомында Беренче булып, безнең җанны күп ашадың, канны күп эчтең.. Сөйләшеп килгәннәр ахрысы, чуаш Микалай белән Мукшы Микига да икесе бер булып татарчалап кычкырдылар: Далуй. далуй Юлбарысовны. Күп эчте каныбызны! Далуй!!! Кычкырыш китте, бер-берсен мәсхәрәләү китте Шул чакта ишек ачылып, аннан дәү гәүдәле ике кеше күренде Әхмәз Тәкәч белән Канар Варис иделәр алар. Берсе җитмешне, икенчесе күптән инде алтмышны узган бу ике кеше бер эчә башласалар, авыл буйлап парлашып ун- унбиш көннәр буена туктамастан эчеп йөрүләре белән дан тоткан кешеләр иде. «Мине эзләп керде инде болар», дип уйлады Лотфый абзый, утырган урындыгына сеңеп юк булырга тырышып Чөнки өч көн алдан гына, авылның уртасына салынган Таш күпер янындагы киоск артында ул аларның бер ярты аракысын эчешергә ярдәм иткән иде Шунлыктан Лотфый абзац болар алдында «бурычлы» кеше булып тора Әхмәт Тәкәч белән Канар Варис, беркемгә дә игътибар итмичә, зур авылның алгы рәтендәге урындыкларга барып утырдылар Утырган уңайга тиз генә нәрсәдер турында үзара ике-өч сүз әйтешеп алдылар Пышылдашып кына Залдагылар бернәрсә дә аңламады Аптыраган Беренче аларга сорау бирде Аның хәтер шәп иде. кергәннәрнең фамилияләренә кадәр исенә төшерде: Иптәш Фаткуллин белән иптәш Рафиков! Сез кая кергәнегезне белеп кердет езме? Сезгә монда нәрсә кирәк? Әхмәт Тәкәч белән Канар Варис син дә. син. дип үзара азрак тарткалашып алдылар да. шуннан сон Тәкәч Әхмәт аякка басты: Мине монда Варис алын килде. Ә үзе сөйләргә теләми Миңа куша. Әйдә барыйк, ш. тыңлыйк әле шуларны. ди. Элекке чи коммунистларны ди Бүген кәстә уйлыйлар икән, белик әле. ли Яңа партия төзиләр икән алар, ш Ошаса, бәлки, без дә керербез, ди Капар-канар бит инде ул. нәрсә генә яггләтмәк кирәк аны! Йөз грамм омег игеп, мина ияреп йөри Бүген ә ге җитмәсә акчасы да юк Әхмәг Гәкәч кәефе кырылган ахириенә карап алды да дәвам итте Мои i.i у тырганнарны әй тәм, сез барыгыз да безне яхшы беләсез инде Теге каһәр гошкән коммунист лар райкомы исән-имин чагында, син Юлбарысов «нем. безне эчкечелектә гаепләп авылдан кудыртырга бу лышкан идең. Тик ул нумирың барып чыкмады. Теге гыкачыпы килеп чыгып, Ельцин сезне үзе куып таратты. Безнең брат ул Ельцин, кемне ничек итеп куарга белә ул үзе... Беренченең йөзе каралып чыкты: — Син, иптәш Фаткуллин. кыскарак тот! Тотты ди, тотмыйни! Көтеп тор! Аннан соң ни өчен миңа «син» дип дәшәсең син. ә? Мин синең белән мөселман авылларында син салдырган чучка фермаларындагы чучкаларны синең белән бергәләшеп көткәнем юк... Хәтәрләнгән күзләрен Беренчегә зәһәр итеп текәде: Кыскасы шул! Сез нинди яңа партия, нәрсә төзергә уйлыйсың дип сорамыйм мин. Сез төзи торган кешеләр түгелсез! Варис дус белән сезгә безнең соравыбыз берәү генә: яңа партиягезнең аракыга мөнәсәбәт^ нинди булачак? Варис белән мине шул вапрус кызыксындыра. Теге бик каты пахмилдән ничек итеп мучит ителсәң, менә шулай яфаланабыз белә алмыйча. Тагын бер кат сорыйм: сезнең яңа партиягезнең аракыга мөи$ сәбәте нинди булачак?!

Реклама