Бу әсәрләрне дә Думави язган

Октябрьдән соңгы заманнарыбызда әдәби мирастан, бигрәк тә XX гасыр башы татар поэзиясе һәм прозасыннан, башлыча дөньяви эчтәлекле әсәрләр эзләп, шу зарны фәнни өйрәнү һәм халкыбызга җиткерү белән шөгыльләндек. Инде дөньялар үзгәреп китте, һәм менә күрәбез: безнең бу рәвешле эш итүебез бик ук дөрес булмаган икән. Чөнки революциягә кадәрге әдәбиятыбыз күгендә якты йолдызлар булып кабынган күренекле әдипләребез иҗатында шундый әсәрләр бар ки. аларда фани дөнья борчулары, адәм баласының уй-кичерешләре ислам диненә бәйле мотивлар, дини образ-сурәтләр ярдәмендә, аларның мәгънәви эчтәлекләренә нигезләнеп биреләләр. Кайбер әсәрләрдә исә (мәсәлән. «Дин вә мәгыйшәт» журналында) шагыйрьләрнең лирик герое тулысы белән дини кичерешләр эчендә яши. Әдәбият белемендә әле аз өйрәнелгән мондый күренешләрнең асыл сәбәпләре аңлашыладыр да гасырлар дәвамында татар халкының рухи тормышы, ә хлакый йөзе исла м өйрәтмәләре, фәлсәфи нигезләре белән тыгыз, аерылгысыз бәйләнешкә кергән Ислам дине татар милләтен авыр, фаҗигале заманнарда таркалып, эреп юкка чыгудан, инкыйразга тарудан саклап калган. Халык сулышына, аһ-зарына сизгер күңелле каләм ияләре моңардан читтә торып кала алмаганнар, әлбәттә. Әнә шундый иҗатчыларның берсе Нәҗип Думави (1883—1933). Моңа кадәр без аны 1905 ел революциясе тәэсирендә кулына каләм алган, иҗтимагый гаделсезлекләрне, сугышлар фаҗигасең куе. эмоциональ буяулар ярдәмендә оста сурәтләп биргән шагыйрь һәм прозаик сыйфатында күзаллап килдек. Әмма аның иҗат мирасында «Коръән». «Коръәннең зары». «Сәҗдә» кебек әсәрләр дә бар. Боларында ислам фәлсәфәсенә, дин тәгълиматына, өйрәтмә һәм йолаларына бәйле яклар ачык чагылыш табалар Тууына 110 ел тулган көннәрендә без күренекле татар әдибе Нәҗип Думавиныц шундый әсәрләреннән берничәсен журналыбыз укучыларына тәкъдим итәргә булдык. 

Коръән

Кайвакыт мии буш булам: нишлим хәзер9 Мин буш. димен; Әй күңел, син нишләдең? Мин бит әзер! Эш куш, димен. Шул вакыт күңлем куша Коръән тилавәт итмәгә1 , Шундый зур. шундый мөкатдәс эшкә кыям итмәгә4 5 6 . Инде мин хәйран булам ошбу вакыт үз-үземә. Җөмлә гыйсъяннар’, җинаятьләр төшәләр исемә. Мин ничек Коръән кодесне7 тотыйм бу кул илә. Хәлбуки, мин күнме гыйсъяннар кыйлам шул кул илә. ' Тилавәт итмәгә — укырга. 5 Кыям итмәгә керешергә. 1 Гыйсъяннар — каршылык күрсәтүләр, бозыклыклар. 7 Кодес — изге. Күпме ялганнар, ләгуләр* булмагандыр телдә, дим. Булмый, мин җөрьәт итә алмыйм, оятлы бәндә, дим Кыскасы. Коръән укылмый, мин шулай мәхрүм калам. Монда да бер зур гөнаһ булмасмы дип тагын янам «Нәҗип Думави шигырьләре» китабыннан 1912. Җир кортлары Дөньяның һәр бәндәсе бер туктамый гыйсъян итә Аннары ислах өчен хак әнбия ирсал итә8 9 10 11 12 . Бер-бер артлы күпме нәби', күпме рәсүл* килмәгән! Әмма һичберсе: менә яхшырдылар бит. димәгән. һәммәсе, зарый кыйлап: Раббсм. гаҗизмен, булмый, ди. Шулкадәр азган адәм: тыңламыйдыр, ди. күрми, ди Бәндәнең шунча явызлыктан һаман исрарене’ Күрдекеннән катыгь иткәндер6 нәби ирсалене’. Мин шулай уйлап торып бик шикләнәмен, куркамын. Әллә нишләр төсле каһәр безне без җир кортларын. Бер газап берлә килер дә җир шарын тотар кебек. Әллә кайда ыргытып бәрер, аны ватар кебек «Нәҗип Думави шигырьләре» китабыннан 1912. Моэюскә8 Мокътаза хикмәтемчә ошбу дөнья ин дамәт. Мотлакан, бер әсбәбә мине ирер һәрбер халәт’. Бәс. туганкай, әйт ачык: нәрсә сәбәп бу яэсенә'0 . Син әманмы" бервакыт пкьбаль12, бәхет килмәсснә 1 Летуләр буш сүзләр. 9 Ислах өчен хак әнбия ирсал итә төзәтер өчен алла пәйгамбәрләр җибәрә » Нәби пәйгамбәр 4 Рәсүл алла илчесе (пәйгамбәр) ’ Исрарене кирелеген, үзсүзлеген. * Катып» иткән тыйган. ’ Нәби ирсалене пәйгамбәр җибәрүне • Маэгоскә өметсезләнүче кешегә ■» Бу дөнья яшәгәндә шушындый хикмәт булыр һичшиксез, һәрбер халәткә бер сабОП кигерер мине я кенә өмегсезлсгеңә. " Оманме ышанасынмы. 12 Икьбаль уныш Юк. әфәндем, бик хатадыр, итмәгел алдан хөкем — Бундый хөкем дөньяда тик яңгылыш алган хөкем. һәр заманның үз башына аеры-аеры хөкме бар, Кыйл тәвәккел' раббеңа, ул нишләсә дә ирке бар. Яшь. матур, пакь чәһрәңез ник соң чытык көнен-кичен — Нәрсәгә ул? Кем елый соң. кем яна синең өчен? Юк. туган, бер кем дә янмас, бәндәнең һәркайсысы Мөбталә13 14 бер кайгыга —һәр бәндәнең үз кайгысы. Бәс, таләп итмә мәдәд15 һич бәндәдән хәсрәтеңә, Тик сабыр ит тә тәвәккел кыйл хода хәзрәтенә. «Нәҗип Думави шигырьләре» китабыннан. 1912. Сәҗдә Әй золым астында тапталган, изелгән пакь күңел! Дөньядан бизгән вә дөньяга бөтенләй ят күңел! Син чара тапмыйм дисең бу кайгыңа, бу дәрдеңә — Бар чара: син тик тәвәҗҗеһ ит16 тә каин кыйл17 раббеңа. Әй бөтен гомере усаллык берлән үткән карт җани18 19! Вөҗданың изсә изәр, курыкма, аның да бар җайый. Син бары бөк тә башыңны ит тәвәҗҗеһ раббеңа. Рәхмәте киңдер аның һәм шул лаек бит шаныңа’. Ул гали бит. ул газыйм20 һәм ул рәхим бит, ул барый21 — Чүп кадәр тормый аңарга нисбәтән дөнья шары. Кайвакыт мин шундый уйларга батам да аптырыйм; Аңламыйм, никтер күңел курка, вә дер-дер калтырыйм. Ихтыярсыз мин төшәм сыгылып, ятамын сәҗдәгә— Бер гараиб22 23 24, бер гаҗаиб хәл хис итәм шул сәҗдәдә. Кайда ул тормыш кыенлыктан ходайга зарлану. Кайда ул кайгы, гөнаһ, хәсрәтне монда уйга алу! Тик үтеп киткән күңел бердән, димагъ". баш эшләми. Дөньясы тулган, күңел ялвармый, һич шәй'2 эстәми. ' Кыйл тәвәккел тапшырыл. 14 Мөбталә дучар ителгән. 1 Мәдәд— булышлык, ярдәм. * Тәвәҗҗеһ ит йөзеңне юнәлт, борыл 17 Каин кыйл — тапшырыл (?). 18 Җани- җинаятьче ’ Шаныңа — дәрәҗәңә. ’ Газыйм—бөек 21 Барый—яратучы, алла. 22 Гараиб күрелмәгән, ишетелмәгән. 1' Димагь — ми. 24 Шәй — нәрсә. Тик күңелдә бер рәхәт бар: ул халикъ1 . мин мәхлукый. Ул бар иткәндер мине, мин мәхлукый һәм мәхрукый1 Тапшырылганмыз анарга, эстәмим бернәрсә дә. Ихтыяр анда, разый мин. ихтыяр, нишләсә дә. «Хәсрәт чаткылары» китабыннан. 1914. Бер генә секунд хатирәсе Һич ышаныч юк руза. намаз, зәкятләргә безем Таки анлар житмиләр рух-жанны пакьләргә безем Бездә бар фисыкъ-фөжүр’ шул рузачы. намазчыда. Бездә бар ялганчы, гайбәтче нәзер-ниязчы да. Син теләрсең гәр явыз күңлең ходаңны аючасын. Бәс, оныт бу дөньяның бар мәгънәсе, бар гаугасын Тик ходай алдына гезлән дә укы син тәсбихын. Тәсбихы пакь әйләсен кальбен* вә күңлең тәшвишен Шул халәггә бер гәвәжжеһ иР тә күңлең сыкрасын. Үкссп-үксеп, гәмле-тәмле күз вә кальбең егъласын Аһ, әгәр мин шул халәттә гомремә тик бер генә, Тәсбихын әйтеп, тәвәжжәһ әйләсәмче тәңремә. һич тә сыенмас идем рузам. намаз, зәкятемә. Шул җитәр иде кыямәттә минем нәҗатемә*. Басманыз пичәт «кяфер» дип. әй ашыкчан мөслимун’ Я уме мәхшәрдә* булырмыз кем вә кемнәр йаслимун’ «Хәсрәт чаткы /ары» китабыннан. 1914 Гаед коне Булса да миндә җыен кайгы вә хәсрәт упкыны. Изһар итмәм10, асла белгертмәм аны мин гаед көне Гаед көнендә көчләнеп булса да мин шат. мин рәхәт. Яшь вакьи tail бирле үтләшкән миңа ул шом гадәт. Халикъ яратучы, алла Мәхрукый җәзаланган Фисыкъ-фежүр начар эш. бозыклык Кальбен (торак. жан Тәнәжжеһ HI бер якка карап йозене ЮНАН Нәҗатемә котылуыма М өелнмун мөселман Я'.ме мәхшәрдә мәхшәр көнендә Йаслимун аллата буйсынган II ihap итмәм күрсәтмәм, ачын салмам Бар адәм көлсен, шаярсын, уйнасын -син ян. имеш. Шат. көләч чәһрәңне гаедтән син генә кызган, имеш. Юк. күтәрми вөҗданым, бу эш гөнаһтыр дим дә мин Нәкъ котырган төсле шатланам, көләм, уйныйм да мин. Ник бөтен дөньяга ут капмый, нигә янмый бары. Ник югалмый, тапталып бетми икән дөньяң малы? Истә дә юк. мин һаман шат. мин һәнүз уйныйм, көләм; Башкаларда шундый ук һәм шат вә рәхәтлек күрәм. Бәс. ходаем (нә зарар!), һәр көнне гасд кыйлса идең. Мин көлеп, уйнап кына һәр гаедие уздырса идем. «Хәсрәт чаткылары» китабыннан. 1914 Коръәннең зары Инде имкян’ юк. тәкатьсезмен, ышанмыйм сабрыма. Төрле яктан аттылар уклар — кадалды бәгъремә. Кайда ул зур шанлы пәйгамбәр Мөхәммәд — кайда ул? Тиз китер, алсын мине тиз. таптыйлар бит садрыма25 26 . Күпме истииҗасы юк27 җаһил28 29 итә Миңа һөҗүм. Күпме ялганчы тота, тарта мине үз кәйфенә! Аңлаган юк миндәге әсрар’ вә сөннәт алланы30 . Йөртәләр мөэминнәрен дә тик догалык урнына. Чын Камиллек бит минем тоткан юлым - ник белмиләр? Мөштәрәк31 32 33 34 35 сүз би I бу фәнчә: гаммәгә, яшь-картына. Исләре киткән «любовь» дип әһле әфкяр* барчасы. Ул «любовь»лар бит Камиллектән фәкать бер баб’ кына. Әй гәгалү'0 чын Камиллеккә — сәваэн бәйнәкүм" дип торам -һич аңлаган юк. игътибар юк хөкмемә. Мин беләм. син аңлыйсың, мәкъбүл булыр ошбу догам. Бәс. күбәйт Муса нәбиләрне лаекча шаныма36 «Хәсрәт чаткылары» китабыннан. 1914

Реклама