Логотип Казан Утлары
Сатирик роман

АГЫМСУДА НИ БУЛМАС...

Беренче кисәк

Тау артыннан, җиз таз сыман ялтырап, кояш килеп чыкты. Шул ук таунын артыннан, колак чистартырга лип иске матрастан йолкыш ан мамыкны хәтерләтеп, болыт кисәге пәйда булды, һаман ла шул т аунын артыннан, аның и юге буйлап сузылган юлда пзан осре куп юрый, бер мотоцикл күренде Мотоциклда тнрә-яктагы кешеләрнең. хайваннарның һәм кош-кортның котын алып торучы участок инспекторы милиция капиюны Минлебаев утыра иде Җырыклы авылы кешеләре белә: тау артыннан кояш килеп чыкса кон туа. әгәр лә инде гау артыннан капитан Миңлебаен килеп чьи а икән йә җинаять эше. йә башка герле беркетмәде-актлы мачавык гуа. Теге болыт кисәге дә. участковыйнык юлы якчы булсын тип. кояшны капламыйча, гиз-тиз генә читләтеп урман ягына ашыкты. Ә кояш исә. чиксез куанып, инспекюрнын погоннарында, фуражка кокардасында, китель төймәләрендә чагылды. Зәй буе әрәмәсеннән чыккан кигәвеннәр дә аңа бәрелмәскә тырыштылар Кешеләр яши торган һәр планетаның үз кояшы булган кебек, һәр авылның үз участковые бар Җырыклы авылын да ходай милициядән мәхрүм HIмәгән Әнә ул Килә! Инспектор Минлебаев күрше авылда яши Аның карамагында җиле авыл. Алты керәшен авылы уртасында әле һаман да чукындырылма! ан татар авылы Җырыклы яшәп ята. Керәшен авылларында гәргип. Эчүен эчәләр, ләкин сугышмыйлар Урлыйлар, ләкин тотылалар. Көчлиләр, ләкин өйләнәләр Көмешкәне гаже» шәп куалар Кичләрен көмешкәнең куе һәм яше i че-мөше ■ че исе Зәй әрәмәлекләренә. Җырыклыдан көньяктарак шау тап чорча и урманнар! а иңә Звлфат ХӘКИМ (I960) чзучы. драчатур. иуырчы Эстрада чыр/ары роккачпр илуат ита Татарстан китап нтиричтында «Ышанырга кирте» исе и ie сатира һич юмор китабы басы >ып чыкты Казанда чиш Т Гади кеше ул исне химкомбинаттан килә дип уйлый. Ә Минлеоаев- ның борыны аны-моны аера — бу ис аңа таныш һәм якын. Күн иснәде ул керәшен авылларындагы көмешкәне, күп эчте. Юк. керәшен халкы әйбәт халык. Сүз тыңлаучан халык Ә менә Җырыклы авылы. Бу татар авылы белән участковыйның сугышы мәнге дәвам итәр, ахрысы. Явыз Иван да чукындыра алмаган авылны бер участковый җиңә аламы инде, йә?! Бу авылда гел сугышалар. Матавыклар юктан гына килеп чыга. Керәшеннәрдән көмешкә куарга өйрәнделәр дә. хәзер инде «остазларыннан» да шәбрәк ясыйлар хәмерне. Бу авылдан ел саен берничә яшүсмер төрмәгә утыртыла. Әйтерсең лә ел саен ул мәктәптә бер-икс кеше укып белем алып кайтырга тиеш. Җырыклының җор күңелле, пычак телле, мәзәккә бай һам сугышчан халкы арасында капитан Миңлебаев нигез салып урнаша алмады. Керәшеннәр белән тынычрак дип. күрше авылда яши. Участок инспекторы капитан Миңлебаевның тәрҗемәи хәлен дә, шәҗәрәсен дә. кайсы яклардан икәнлеген дә. туган елын да. хәтта исемен дә беркем белми, һәм үзе дә сөйләми. Халык телендә ул-—«Миңлебай», ә үзенә «иптәш Миңлебаев» дип дәшкән булалар. Аның хатыны һәм мотоциклы бар. Әнә шул ике әйбердән төшми инде ул. Дөрес, аның мотоциклы хатынына караганда тазарак, матуррак. Хатыны исә. гомере буе участковый белән яшәп, шыр сөяккә калган һәм иске велосипед рамын хәтерләтә. Аларның балалары юк һәм булмавы яхшырактыр да, чөнки милициянең эше куркыныч бүген исән, иртәгә юк дигәндәй.. Илдә ятимнәр болай да күп. Әйткәнемчә, участковый Миңлебаевны участковый дип беләләр һәм дә моны махсус рәвешлә исбатлауның кирәге юктыр. Мәсәлән, чыбыркының чыбыркы икәнен, этнең эт икәнлеген исбатлап торуның кирәге юк лабаса... Нишләп бүген кояш белән бергә торган соң әле ул?.. Нәрсә булган икән Җырыклыда?.. Миңлебаевның кыяфәте шулкадәре яман, әйтерсең лә ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан участковый игеп яратылган һәм тәртип урнаштыру вазифасы белән күктән шушы мескен Җиргә төшерелгән. Аның итләч чырае мотоцикл дырылдавыннан мыймылдап селкенә, борын, бит алмалары. өч катлы ияк һәм күз төбендәге саргылт капчыклар дер-дер килә. Нишләп аның чыраеннан нәфрәт чәчри? Ник яралмый Миңлебаев кешеләрне? Нигә аның үзен дә кешеләр дошман итә?.. Бу сорауга җавапны калын-калын китаплардан да табып булмастыр. Җавапны'күп еллар үткәч кенә табачаклар. Әле хәзергә аннан куркалар, шуңа күрә хөрмәт итәләр. Ни гаҗәп: дошман да күрәләр, хөрмәт тә итәләр! Мотоцикл нигә Җырыклыга бара — әйтер вакыт җитте. Мицлебаев- ның бу сәер авылга ни сәбәп һәм ни йомыш белән баруын мин сезгә хәзер үк әйтеп бирәм. Кеше дә үтермәгәннәр анда, янгын да чыгармаганнар, беркемне көчләмәгәннәр дә... Кичә кич белән клубта сугышканнар Яшьләр... Сугышканда клубның тәрәзәләре кырылып төшкән, тышкы як ишеге кубып очкан, клуб алдындагы багана ауган һәм урамда өйгә кайтмый исәңгерәеп йөргән дүрт сарык тапталып үлгән. Ә сугышучылар- ның үзләренә берни булмаган. «Чукындырам, барыгызны да утыртам! дип уйлап бара инспектор.— Унбишәр тәүлек белән генә котылмассыз бу юлы!» Чукыну дигәннән.. Алты керәшен авылы уртасында бердәнбер чукынмый калган авыл — Җырыклы дип әйткән идем инде мин Аның чукынмавының сәбәбе хакында халык телендә төрле риваятьләр, имеш- мимешләр йөри. Имеш, чукындыручылар килүен ишеткәч, авыл халкы урманга качкан булган. Кемдер әйтә: авыл, коралланып, чукындыруга каршы торган, ди... Кемнеңдер әйтүе буенча, имештер, ул заманда бу 4 тирәдә шушы Җырыклы авылы гына булган Тирә-якта сазлык та әрәмәлек кенә Шул сәбәпле бу төбәккә поплар, солдатлар керергә курыкканнар, батырчылык итмәгәннәр Ә менә бу алты керәшен авылы, имеш, ул вакытта әле булмаган. Алар чукындырылып монда китерелгән угро- фин кешеләре, имеш Бу имеш-мимешләрнсн кайсысы дөрестер, әйтүе кыен Моны хәтта мотоциклы белән татар авылын таранларга килүче капитан Минлебаев та белми Ничек кенә булмасын, авыл чукынмаган. Көчле халык! Көчле холык' Шунысы кызык ниндидер бер капитан шул авылны җиңәргә маташа1 Майор да түгел ичмаса Ничәмә ел ипле тырыша, ләкин юк. булмый Авылның холкы ничек булган —шулай калган Күрәсең, шул дуамал холыклы, сугышчан булганга чукынмаган бу авыл Менә шулай һәрвакыт каршы торырга, сугышырга аны язмыш, яшәеш үзе өйрәткән. Кызу канлы, сугышчан булмаса. ул авылнын дине дә. дене лә. җыры- моңы, хәт та исеме дә исән калмаган булыр иле Минлебаев моны аңламый. Чөнки ул башка милләт кешесе. «Участковый» дигән милләттән ул. Участковыйлар күпсанлы һәм интернациональ милләт, һәр милләтнең үз сыйфатлары була. Мәсәлән, грузиннар кәкре борынлы, гөскә-бигкә кара халык, якутлар кысык күзле, табак битле. Участковыйларнын чырае итләч, усал һәм кызыл була Аларнын милли киеме милиция формасы һәм күн нанка Алар гөрле телдә сөйләшәләр һәм күн телдә сүгенәләр. Бихисап күп булсалар да, илебездә участковыйлар җитми, шуңа күрәдер инде тәртип юк. Колхоз саен берәр инспектор тына бик аз. урам саен кирәк. Әнә бит авыл хәтле авылга мотоцикл Миңлебаевның берүзен генә алып бара Иманым камил. Минлебаев кичәге сугыш чукмарларын авызлыклар һәм тиешле җәзаны бирер Ул авылга килсә, тикмәгә килми Апыц мотоциклы авылга килеп җигә инде. Ләкин мин аны авылга җиткәндәрәк калдырып торам, чөнки хәзергә әле ул мина ла. укучыларым. сезгә дә кирәк түгел Барсын ул авылга, язсын беркетмәләрен, төзесен актларын болар барысы да апыц эше. Мин бит җанны өшетерлек бер вакыйганы сөй.тәмәк булам. Ә капитан Минлебаев турында бераз мәгълүмат бирү кирәк иде. чөнки бу маҗара тарда ул да катнаша Ничек кенә катнаша әле' Тузанга баткан мотоцикл өстеннән очып баруыбыз фәкать Минлебаев белән танышыр өчен генә булды Миңлебаевның мотоциклы җәйге иртәне ертып Ют ары оч урамына килеп кергәндә. Түбән оч урамы буйлап ике ир кеше авылдан чытып баралар иде Аның берсе отып гәүдәле, кара чәчле, ябык, озынча битле һәм кылыч борынлы иде. Бу Гаделша Икенчесе тәбәнәк буй ты. пеләш башлы, кысык күзле һәм җәенке борынлы иле Монысы Мәрданша булыр Мәрданша белән Гаделша балык тотуга бик хиреслекләре белән тирә-якта танылган кешеләр. Авылдан ике чакрым чамасы ераклыкта бормаланып аккан Зәй елгасы булмаса, аларнын бу мескен дөньяда томер кичерен яту тары бөтенләй мәгънәсез булыр иде Көннәр буе кармак салып у тырырта мөмкинлек булсын өчен а тар икесе дә каравыл чы булып эшлиләр Мәрданша ферма каравы тчысы. Гаделша мәктәпне саклый. Каравылчылар дин Соңгы тапкыр каравылда кайчан булганнарын a lap хәтерләми тор дә инде Карак кеше ур гыйсы әйберне барыбер ур тый инде аны. чөнки таманы шундый урлашмыйча яшәп булмый Инде кырыкны тутырсалар да. Мәрданша белән Гаделшаны сабыйлык бөтенләй ташларга уйламый Әнә бит. уттай кызу эш өстендә. көн-төн хезмәт таләп итүче җәй уртасында дуслар, җил-җил аглап. авылны чыктылар һәм инде әрәмәлеккә дә якынлаштылар. Әнә инде Зәй дә күренә Аларга соңгы вакытта хәтта бармак буе шыртлака да эләкми башлады Зәй елгасында биш-алты балык кына калганын алар осями иде шул. Бу юлы да, көн буена бернәрсә дә тота алмагач, ике дус. е. паларны пычратучы заводларны, ГЭСларны каргый-каргый, кайтырга җыена башладылар. Ул заводларны. ГЭСларны имынны елга буена салырга кирәк микәнни инде? диде Мәрданша ачынып. — Әй, белгән юк инде... бетерделәр елганы, -дип өсләп куйды Гаделша. Әйберләрне җыеп капчыкларга тутыргач, кайтып китәр алдыннан тәмәке көйрәтеп алырга булдылар. Әти мәрхүм әйтә торган ие...— дип тагын сүз башлады Мәрданша. Зәйдә элегрәк балык мыжлап тора иде дип.. Бер утыруда берәр чиләк тота идек ди торган ие... Гаделша авызыннан бер бүрек ачы төтен чыгарды да Әй. алай ук булмагандыр инде,—диде. Мәрданша аның сүзләренә игътибар итми дәвам итте: Ә1И мәрхүм әйтә торган ие... Зәйдә эре-эре балыклар гына түгел, зәһәр еланнар, хәтта Су анасы да бар ди торгание. - Әй. әллә ниләр сөйләп утырмасана, диде Гаделша урыныннан кузгалып. —Әйдә кайтабыз. Яр өстенә менгәч, дуслар күңелсезләнеп калган Зәй буйларына күз ташлап, тагын кат-кат офтанып, зарланып куйдылар. Елгага күз салгач. Гаделша кинәт кулындагы кармак таягын төшереп җибәрде. — Мәрданша, кара әле! - диде ул, куак артына чүгәләп. Егерме адымнар чамасы читтәрәк. ярдагы тал төбендә, баеп килүче кояшның соңгы нурларында назланып, бер шәрә хатын утыра иде. Ул, балыкчыларны әллә күрмичә, әллә күреп игътибар итмичә, суга карап, алтын тарак белән гузган чәчләрен тарый башлады. Аның табигатьтә сирәк очрый юрган искиткеч матур тавышы ниндидер җыр җырлый иде. Ишстслеришетслмәс ул җыр су аккан көйгә әллә тирбәлә, әллә ага иде. Ахирәтләр өнсез калдылар. Шәп бу! дип пышылдады Мәрданша, куак төбендәге «күзәтү пунктымна урнашкач Әйдә, якынрак барыйк әле.- һәм дустының күлмәк җиңеннән тартты. Гаделшаның шул Су анасы шикелле бер хатыны бар иде инде. Ул дулкынланудан сулкылдаган башын чайкады: — Юк. Мәрди, ычкыныйк яхшы чакта... Су анасы бит бу! Кырык яшенә кадәр ялгыз яшәгән Мәрданша Су анасына гашыйк булды. Әрәмәлек арасыннан барганда чыбыкларның битне камчылавы да. чебен-черки талавы да сизелмәде аңа. Әрәмәне чыккач авылга йөгергәндә дә ул. берни аңламый, инстинкт буенча гына Гаделша артыннан чапты. Зәй буеннан кайткач, гадәттә, ике дус Мәрданшаның ярлы гына •җиһазланган өенә кайтып көмешкә эчәләр. Бу юлы да гадәткә хыянәт итмәделәр. Тик хәмерне стаканнарга салып куйгач, эчәргә ашыкмыйча. Зәй буендагы күренештән айный алмый утырдылар Менә бу могҗиза ичмаса! диде Гаделша, бер стакан «утлы суны» каплап, шатыр-шотыр суган чәйни башлагач Мәрданша бик озак дәшмәде. Ниһаять, ул эчеп куйды да. чыраен сытып: А-а-ах. бигрәк каты булган монысы, диде. Тегесе дә шундый иде. диде Гаделша, ипи кисәген тозга ма- i нып. Син хәмерне ясый беләсен инде анысы i _ Мәрданша белән Гаделшаның иң яраткан шөгыльләренең берсе (балыкчылыктан соң) тамак чылату иде , Эчкечелекнең беркайчан да абруе булмады, аракы эчүне бездә бер. кайчан да хупламадылар Ләкин бу ике дусның эчүе бөтенләй икенче төрле иде. Баш миен көмешкә белән томалау алар өчен күңелләрне бер I халәттән икенчесенә күчереп тору гына иде. Бу вакытлыча үзгәрешнең беркемгә зыяны тигәне ток. Алар өчен тормышның төксе бертөрлелегеннән котылып торуның бер чарасы гына иде бу. Вакыйганың башы 1980 елга туры килүен дә әйтсәм. Мәрданша белән Гаделшаның аракы белән дус булуы табигый хәл булып күренер. Бу вакыт га аракы һәм суган исе ил өстендә куе болытлар булып тленен юра иде. Шуңа күрә. Мәрданша белән Гаделша минем язмамда көмешкәсамогонны бик еш куллансалар гаҗәпләнмәгез ул вакытларда өстәл артында бераз «утлы су» кабып кую сулыш алу кебек зарур нәрсә иде. Чөнки шул чукынчык аракы Минлебаевлар кыскан сулышларны ачын, кан тамырларын киңәй ген җибәрә, беразга гына булса да бәгырьләр сызлавы басылып гора иде Татын яртышар стакан йотып куйгач. Гаделша бик озак гел шартлатып. аһ-ваһ иген утырды. Мәрданша гына дәшмәде. Дусты җәен балыгыныкы кадәр зур авы тын ипи һәм яшел суган белән дыңгычлап тутыргач, ниһаять, гелтә килде: Карале, Гаделша, ул хатын чыннан да Су анасы идеме соң'1 Җавапны озак көтәргә туры килде Авыздагы мул ризыкны тиз генә җебетерлек селәгәе юк иде Гаделшаның Кружкадан су йотарга туры килде Авызында сүзләр чыгарлык ара хасил булгач, ул җавап бирде Су анасы булмый I абдулла Тукайның «Су анасы» дигән шигырен укыт аның юкмыни1 ’ Нишләп булмасын Соң. шулай булгач Мәрданша гатлы иген елмайды Пеләш булганга күр.», аның елмаюдан ачылып киткән йөзе башы белән кушылып, гаҗәеп аһәңлек тәшкил итә иде Бераз исерә төшкән булса да. Гаделша дустында ниндидер сәер үзгәрешне шәйләп алды һәм аңа шикләнеп, гаҗәпләнеп карап торлы Чөнки дустының чырае искиткеч яктылык сирпи иде Аның сирәк тешле авызыннан көлдә мәмрәп пешкән бәрәңгедән күтәрелгән пар шикелле булып биш сүз треп чыкты Бигрәк чибәр иде Зерә качтык Гаделша иптәшенә аптырап карады: Нишләргә иде соң таты?. Мәрданша татында татлырак итеп елмайды: Янына барырга иде. танышырга иде һе. акылдан яздың мәллә?! Шәп-шәрә килеш ул синең белән танышын торыр идеме’! Дустының сәер сүзләренә игътибар итмәгән дә булыр иде ул Тик менә әллә нишләде бит бу Мәрди Бөтенләй кыяфәте үзгәрде, күзгә күренеп икенче кетпетә әвере где Әйе. Мәрданшаның >чке дөньясы актарылды Яшүсмер вакытта гына тоелган хисләр кыймылдап куйды Канның йөреше үзгәрде Дәрт һәм гәрман тойды Мәрданша Самогон шаукымы гына түгел бу' Ул Иблис суыннан исерү башкача була Мәрданша сикереп горды да. әрле-бирле йөренә баш талы Аннары яңадан ки теп өстәл артына утырды Гаделша! Зәй буендаты җәйләүдә сыер савучы хатыннар ипли бит диде ул. өзгәләнеп Шуларнын берәрсе булмады микән' Тегесе рәхәтләнеп киерелеп көлеп җибәрде. м Юк ла. Син. Мәрди, әллә ычкындың инде Андый зифа оуилЫ сыер савучыны кайчан һәм кайда күргәнең бар? Валлаһи. Су апасы иде. Мәрданша бер ноктага текәлеп катып калды. Пеләш башы буйлап чабып йөргән чебенгә дә исе китмәде аның. Гаделша урыныннан кузгалды. Ярый. Мәрди, кайтыйм инде мин өйгә. Минем өйдә үземнең Су анасы бар биг. Тагын эчеп кайтканың дип тавыш чыгарыр инде. Мәрданша сискәнеп китеп. Бик озак аны-моны аңышмыйча утыргач. Ни дисең син. Гаделша?—дип сорап куйды. — Өйгә кайтам,—диде Гаделша күңелсез генә кыяфәттә. Мәрданша аны. җиңеннән тартып, урынына утыртты. — Туктале. кордаш, ашыкма син... Менә синең хатының бар. Чүкердәшеп. балалар тәрбияләп, мәгънәле тормыш белән яшисез. Ә менә мин мескен кеше чөнки мин ялгыз-ятим... Миңа бит инде кырык яшь... — Ник соң өйләнмисең? Зерә теге Су анасы белән танышмадык, диде Мәрданша һәм кырык ел буе җыелып килгән ачу белән өстәлгә китереп сукты. Өстәлдәге шешә ауды. Гаделша урындыгында сикереп куйды. Мәрданшаның башы буйлап сәяхәт кылучы чебен бөтенләй юкка чыкты. — Бәрәч, кордаш, әллә гашыйк булдың инде син? — дип сорарга батырчылык итте Гаделша, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп. Юаш холыклы дустының ярсыганын бик сирәк күрә иде ул. Белмим. Гаделша, аны күргәч әллә нишләдем мин. диде Мәрданша бераз тынычланып Моңа кадәр шәрә хагын күргән кеше түгел бит мин. йөрәгем атылып чыгамы дип торам Зәйгә балык тотарга күпме йөрдек бит Нишләп моңарчы бер тапкыр да очраганы булмады икән аның?.. _ Йә. йә шәрә хатын күрдем дип... ул кадәре шашынмыйлар инде,— диде Гаделша кырыс кына. Мәрданша кабалана-кабалана стаканнарга көмешкә салды. Тот әле. туган. Мин хәзер, ахрысы, Зәйгә китәрмен. Гаделша чүт кенә тончыкмады: Нәрсә?.. Тиле тәре1 Төнләме?!. Дура-р-ак Гашыйк... булгансың син. . валлаһи, йөри күрмә! Карале моны Шәрә хатын күрдем дигәч тә... Мәрданша стаканындагы көмешкәне кабып йотты да караватына барып ауды. Карават шыгырдап-ыңгырашып куйды. — Шәрәлектә мени эш. диде ул киерелеп Бигрәк сылу иде бит. Гаделша исерә башлады. — Мәрданша!—дип дәште ул дустына. — Нәрсә? —дип ыңгырашты карават. — Йоклыйсыңмы әллә? - Юк Нинди йоклау ди инде хәзер. —Мәрданша торып утырды. Җүләрләнмә инде, диде Гаделша, караватка барып ут ыргач. Бөтен тынычлыгымны алды бу Су анасы, кордаш. Әллә нишләдем аны күргәч. Гаделшаның күңелендә шик-шөбһә калмады ахири дусты башаягы белән гашыйк булган. Шактый гына исерә төшсә дә. иптәшен тынычландырырга, юатырга һәм ниһаять нинди дә булса киңәш бирергә үзен бурычлы дип санады. Алар бик озак тып-тын гына утырдылар Теге яшел чебен генә, без-з безз килен, тегендә-моида очкалады. Кинәт Гаделша: Мин сиңа бер киңәш бирә алам.— дип аваз салды — Йә-йә. нинди киңәш? Гаделша сүзне дәвам и гәргәме, юкмы дип бераз уйланып ут ырды даСу анасын өенә алып кайтасың киләме? дип шартлатып сопап куйды. * Ник алай дисен? диде кырык яшьлек мәхәббәт колы, куркуга калып. Син әйт. киләме, юкмы9 Килә! Гаделша авызын кыйшайтып елмайды да. мыскыллы тавыш белән: һе. киләдер шул, дип куйды. Әйг инде тизрәк, берәр чара уйлап таптың мәллә? —диде Мәрданша. аны җилтерәтеп. Гаделша серле итеп елмайды. Тыңла алайса. Габдулла Тукай шигырен хәтерлим дидең бит.. Кайсы шигырен? Кайсы шигырен, кайсы шигырен дип ачуланып кабатлады Гаделша «Шүроле»не түгел биг инде. «Су анасы» дигән шигырьне. Әйе. мин аны хәтта яттан да беләм. Гаделша кабалана-кабалана дәвам итте: Белсәң бик әйбәт! Алайса исендәдер, анда бер малай Су анасының алтын тарагын урлап кача Әйе. әйе. хәтерлим Су апасы ул малайны куа чыга Әйе, әйе... Көндез Су анасы авылга керер!ә курка һәм ул төнлә килә дә. геге карак малай яши юрган йортның тәрәзәсен шакый Дуслар, берсе сойли-сөйли. икенчесе аны тыңлап. үзләре дә сизмәс тән карана! iaii яңадан өстәл янына күчеп утырдылар Шуннан? диде Мәрданша, түземсезләнеп Гаделша аптырап китте: Син нәрсә, берни дә аңламадың мени әле9 ! Юк. Сал алайса тат ын! Бу юлысы көмешкә стаканнарга тутырып салынды Син киңәшеңне әйт. диде Мәрданша, стаканнар бушагач. Ачуланма. Мәрди, син үзең пеләш, үзеңнең кармак очы кадәр дә акылын юк Ютыйсә пеләш кеше акыллы булырга тиеш бит инде ул Син. кордаш, пәкь Тукай шигырендәге кебек эшлә Ничек9 Берәр көнне. Инде чыдамын калмаган икән, иртәгә үк. Зәй буена, шул без кармак салып утыра торган урыша барып, куак арасына кереп кач Су анасының сулан чыгып чәчен тарый башла) анын көтеп утыр. Әйе. Пажалысты. әйе дип пичәт сутын утырма, яме ату фикер чуала само! онын би! рәк ка i ы Ярар. ярар, гафу ит! Су анасы. яр>а чыгып, кояшта кызынып, чәчләрен тарап утыр: анда. анын алтын тарагын ярга куйган моментны чамалап утыр Кәк гүлкс гарагын янына куя. син нәкъ Тукай шигырендәге кебек, качып утырган урыныннан ерткыч сыман атылып чыгасын да. анын таракны эләктерәсең һәм әрәмә буйлап авылга чабасың Аңладыңмы9 Аңла тым. Гаделша, шк менә урлашу әйбәт булыр микән9 Гаделшаның бу сү эләргә ачуы кабарды И-и-и. син, кордаш, нншләнгер кинә! кенә чиегныйланын кит ген ә ле Эскер! гән са гам ур пайсың биг Басудан чөгендер чәлдергәндә дә урлашу начар нәрсә дип (ормыйсын Мәрданша аклана башлады һе. у I от совхозныкы. Ә алтын таракның иясе, хуҗасы бар Кеше әЙберсен урлый алмыйм мин Әле белән юк Су анасы кешеме, әллә балыкмы Аннары. Мәрди iyi.ni. гапомни. рас инде син гашыйк булгансың икән, жинаять- мазар дип тормаска кирәк. Мәхәббәт ул страшный нәрсә. Алдаусыз, җинаятьсез чын мәхәббәт булмый. Үзеңә кара... Бу синен бердәнбер чараң... Ихтыярың бәрәңге! Бу сүзләрдән соң ул. дүрт сәгатьлек лекция укып чыккан профессор кыяфәте белән, урыныннан кузгалды. Туктале. китмә! дип кычкырды Мәрданша. Әллә янына барып. йөрә1емне ачын салыйммы? Гаделша тагын утырырга мәҗбүр булды. Юк. Мәрди, диде ул ягымлы тавыш белән.- шәрәтән утырган чак га янына синең сыман шыксыз ир кеше килеп чыкса, коты алыныр аның. Син алай итеп эшне бозып ташлаячаксың. Ярар алайса, - диде Мәрданша түземсезләнеп.—таракны эләктердем ди... Әйттем бит инде: таракны алып, авылга таба йөгерәсең. - Шуннан? Шуннанмы.. Әгәр дә чын-чынлап Су анасы икән, ул синең артыңнан йөгерергә тиеш. Тукай шигырендәге кебек Ничек дип чаба әле ул?.. «Бир расчссканы. хайван!» — дипме? Мәрданша кеткелдәп көлеп куйды. — «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак! Ник аласың син аны. ул бит минем алтын тарак!» - дип кычкыра ул. — Вәг. Авылга җиткәч, йодрык күрсәтеп янар да. ул кире Зәйгә кайтып китәр. Беттеме шуның белән?—диде Мәрданша, гаҗәпләнеп. Бу мизгелдә ул яраткан уенчыгыннан мәхрүм калган сабый баланы хәтерләтә иде. Бетмәде, сабыр ит. Аннан соң төн җиткәнне көт Тукай шигырендәге кебек, төн җиткәч, ул синең йортың янына килер.. Тәрәзәңне шакыр. Син әзерләнеп тор! Матуррак киен, ислемай сөрт, бераз өеңне җыештыр. Теге бәрәңге саткан акчага алган проигрывателей исәнме әле? Аны хәзерләп куй. патаму што хатын-кыз музыка ярата... Тәрәзә шакып, ул синнән алтын тарагын сорар. Мәрданша, мескен, йөрәген тотты: — Уф. килер микәнни?! — Килә. килә, нишләп килмәсен ди. Син аңа шул чакны әйтәсең: «Кадерлем! Миңа синең тарагың кирәк түгел., миңа син үзең кирәк!» — дисең. Гашыйк булуыңны аңлатып бирәсең. Чәй эчәргә өйгә узарга тәкъдим итәсең. Ну. кыскасы, үзең җайлап-юмалап эш итәсең инде... Барысы да үзеңнән тора өең янына килеп җиткән хатынны ничек тә чакырып кертә алырсың инде. — Куркам! - диде гашыйк мәҗнүн Син түгел, мин үзем дә курка башладым әле.— диде Гаделша дустының бәргәләнгән күңеленә шом өстәп. Аның анда Зәй төбендә ире юк микән?.. Килеп, йортыңа ут төртмәгәе... Тукай шигырендә аның ире юк бил. диде Мәрданша, үзен дә. иптәшен дә тынычландырырга тырышып. Гаделша бу фикерне хуплады: - Әйе шул. мужигы булса, теге малай артыннан да үзе чабып йөрмәгән булыр иде. мужигын җибәрер иде. Мәрданша сикереп торды. — Тәвәккәллим мин. туган! Рәхмәт сиңа! Ул дустының кулын шытырдатып кысты. Түлке нәкъ Тукайдагыча эшлә.—диде Гаделша, гашыйк булудан тәмам үзгәреп киткән һәм бераз исәрләнгән дустын кызганып Иң мөһиме - аны төнлә авылга китерү' Аңладым, рәхмәт! — Кайчан барасың? Иртәгә үк! Ә I.IO йөрмисенме. Мәрди"’ Юк! Барам, барам' Ярар алайса, юлың уң булсын! диде Гаделша, ишек төбенә килеп җиткәч. Сау бул! Хуш иттек. Үзе генә калгач. Мәрданша ин элек кулларын угалап аллы. Аннары җырлап каралы, ләкин җыр чыкмады Ярсыганда, нык дәртләнгән вакытта җырлап булмый Мәрданшаның уенча, гашыйк кешенең ярсуы җаннан һәм тәннән ин элек башка горле ысул белән, башка юллар белән чыгарга тиеш Шуннан соң гына аның күңеленнән чып-чын җыр чыга ала. Шуңа күрә, бу минутларда Мәрданшадан әле җыр кәгү дәрес түгел. Аңарда бу вакытта коточкыч үзгәреш бара: күңелендә, йөрәгендә, баш миендә, җенси әгъзаларында Җырлыйсылары алладыр әле аның' Ул стаканга гутырып көмешкә салды, аны голт-голт итеп эчеп бетерде һәм. чишенеп тә тормыйча, спектакль алдыннан оркестр чыгарган тавышлар белән шыгырдый торган караватка йөзтүбән капланды Җырыклы авылы өстендә янә галибанә яктырып гаң ат ты Авыл мәш килә башлады Кемдер эшкә китте, кемдер үзенә печән хәзерләү белән мәшгуль булды. Бала-чага кызык һәм уен эзләп, җәй кочагында ары чапты, бире чапты Теге сугыш чукмар тарын район үзәгеннән килгән милиция машинасына Мититебаев үзе санап төятте Гаделша махмырлан иза чикте Кыскасы, тормыш дәвам итте Мәрданша тына бу тормыштан, бу дөньядан ваз кичкән иде. Төпне ул уяулы-саташулы йокымсырау белән үткәрде Иртәнге якта ул. ниш- гәпгер. баш төзәтү турында уйлап та карамалы Мәхәббәт хисләре шулкадәре коч.те иде ки. хәтта битен юарга да онытып. Зәйгә ашыкты Чыт тап килүче кояш, үзенең игезәген күргән сыман, гаҗәпләнеп, аның пеләш башын ялап-ялап алды. Бу юлы Мәрданша хәтта башына да кияргә оныткан иле Зәйгә! Зәйгә' Бәхете шунда аның! Аның да бәхетле булырга хакы бар лабаса Гаделшадан кай төше ким аның? ...Су буенда бер җан иясе дә күренмәде Мәрданша кармагын болганчык суга селтәп салды ла. күз кырые белән генә теге гал төбен күзәтә башлады Бик озак утырды ул Күзләре арып бетте, аяклары һәм арт саны оеды, башы әйләнә башлады, күңеле болганды. Инде кояш үз мөнбәренең иң югары ноктасына менеп кунаклады һәм аның нурлары Мәрданшаның пеләшеннән таеп китми, баш миенә кадалып керәләр иде Аның башында кайнаган ун тар. нурлар гәэсирендә татын да ныграк кызын луама т тандылар Ул. хөкем ителгән кеше сыман, утырды да угырлы Көн кичкә авышты. 1ӘКИН мәхәббәт романы һаман да әле башланмый бимазалады Чү' Йә ходам"' Бервакыт әлеге дә баягы Су анасы килеп чыкмасынмы' Әнә ул гал төбенә урнашты да. ниндидер матур көн көй п< бантлады Мәрданшаның сулышы кысылды, йөрәге кай тадыр чигә тир-кеидә кушаяклап тибә башлады Нинди гүзәллек! Нинди аяклар, нинди күкрәкләр' Буй-сыны ярда үскән зифа таллар көнләшерлек Әйтерсең тә якты җәй көнендә тагып бер кояш килен чыкты Мондый хатын бс тән мазутлы су тон төрендә дә яшәрт.» риза булырсың! Мәрданша, куак тар арасына посып, а ттын таракны урларга җайлы вакытны көтә башлады. Озак көтәргә гуры килмәде. Су анасы тарагын жиргә куйды да, онытып булса кирәк, суга чумды. Мәрданша куак арасыннан мәче сыман атылып чыкты һәм алтын таракны эләктереп, һавадагы кигәвеннәрне дә узып китеп, әрәмә буйлап авылга таба очты. Әйе! Нәкъ Тукайдагыча бара эшләр! Борылып караган иде артыннан Су анасы чаба! Мәрданша аның тавышын да ишетте чәм. Ул чып-чын Су анасы иде Әкиятләрдә генә очрый юрган Хәзер инде инспектор да Мәрданшадан курка баш гады Шулай, берберсеннән куркып, алар бик озак утырдылар. Дөресрәге, участковый Мәрданшадан түгел. ә вакыйганың үзеннән куркыбрак калды Ә Йорг хуҗасының куркуы катлаулырак иде монда инде ми гиңиядән өркү белән бергә сойтән ярдан колак кагу куркынычы да котны ала и те Ниһаять. Миңлебаен үзенең участок инспекторы икәнлеген исенә төшерде һәм аңарда курку дигән нәрсә шул арада юкка чыкты Хатын-кыз суда да бар микәнни? диде ул. ни әйтергә белмәгәч Су анасы булгач, суда яшидер инде, диде Мәрданша Инспектор горган йөри башлады Әйгәм бик сәер күренгән иде ул хатын мина Мин үзем дә аңардан шикләнгән идем Анын башы артында я\ тык белән капланган чүмәләсе бар иде чәчен җыеп куйган булгандыр инде, күрәсең Исем- фамилиясе, адресын сораштыргач та. бутала-бутала гына жавап оирде Менә бу могҗиза ичмаса. Син ул су җанвары белән ничек уртак тел табалдың соң?.. Нинди уртак тел табыйм ди. Мин аның белән сөйләшергә да өлгермәдем Төнлә өемә килсен дип. мин аның алтын тарагын чәлдердем дә әллү! Миңлебаев Мәрданшаның каршысына килеп басты. - Да-а-а. гражданин Мәрданша, минем участогымда мондый хәл беренче тапкыр, беләсең килсә... Ул бик озак башын чайкап торды- Ы слушай. Мәрди, син аңа ничек гашыйк булдың? Су анасы балыг түгелме соң ул?.. Балыкка охшаган идеме соң? диде Мәрданша ачу белән. Юк алай. Ну шулай да... аннан бераз күл балыгы исе килеп киткәндәй булган иде. Юк. юк. ул дөньяда иң чибәр хатын-кыз. Чибәр, чибәр, сүз дә юк.— диде участковый һәм тагын Мәрданшаның каршысына утырды. Шундый чибәр малны ничекләр үзеңнеке итә алдың син? Үземнеке италмадым әле мин аны! Нишләп ышанмыйсың сон сип миңа?.. Миңлебаев ямьсез итеп, хахылдап көлеп куйды - Кая. күрсәт әле. нинди тарак соң ул? Мәрданша сандыктан таракны алып бирде: — Менә ул. Да-а-а. дип сузды инспектор,— менә бу расческа ичмаса. Тик. амавый. синең чәчең дә юк бит Бу алтын бөтен авыл халкынын тешләренә җитәр иде. Ха-ха-ха. Ярар, тарак белән аңлашылды ди — Таракны ул папкасына гыгып куйды—Син менә аның язган гаризасын укып кара әле. Игътибар белән укы. җентекләп укы. Ул биргән кәгазьне укыганда Мәрданша Казан трамваенда барган сыман дыр-дыр калтырый башлады, һәм көмешкә кугандагы шикелле шабыр тиргә батты. Иптәш капит... Ул... бит... м... м...монда.—дип мөгрәде ул һәм гариза кәгазен кулыннан идәнгә төшереп җибәрде.— Ул бит монда... Мәрданша өч ай буе минем белән яр буенда яшәде дип тә язган. Авырга узганымны белгәч, ташлап качты, алтын тарагымны да алып китте, дигән?! Чеп-чи ялган бит бу! Миңлебаев рәхәтләнеп көлде. — Мин ышанам сиңа, диде ул. көлеп туйгач. — Тик монда шаһитлар да бар шул. Җәйләүдәге сыер савучылар синең балык тотып утырганыңны гел күреп йөргәннәр Алар судта шаһитлар булып барачаклар. Сине яр буенда күргәннәрме? Күргәннәр! Су анасының тарагы синдәме'’ Синдә! Тарак — вещественный доказательство! Гариза бармы? Бар! Шул җиткән, гражданин Мәрданша. Хәзер законнар хатын-кыз яклы бит. син шуны белмисеңмени?.. Мәрданша кинәт җанланып китте: Су буенда күргәннәр дип. Анда Гаделша да йөрде балык тотып... Шул тирәдә Саңгырау Нуретдин дә сыер көтүен көтеп йөри, аңа калса. Миңлебаев өстәлгә китереп сукты: Стоп! Аларны телгә аласы булма! Групповой чәпәргә могут. Үз өстсңә генә алсаң, яхшырак булыр үзең өчен әйтәм монысын, якын итеп, якташ итеп. Әйе. группа белән кылган җинаять өчен катырак җәза бирәләр. Ләкин бу очракта башка төрле җитди сәбәп тә бар иде Гаделшаның урганчы малае шин заводыннан участок инспекторына ел саен берничә покрышка урлап алып кайта иде. шуңа күрә Миңлебаев Гаделшаны читгәрәк тотарга тырышты. Ә Саңгырау Нуретдингә килгәндә.. Ул тинтәктән хатын-кыз белән чуалу буламы соң инде. Карчыгы белән дә тыныша алмый, этле-мәчеле яшиләр әле. Мин биг ул хатын белән хәтта таныш та түгел, диде Мәрданша. Инспектор Мәрданшага таба сузылды һәм серле итеп елмайды Сөйлә әле, Мәрди, ничегрәк булды? Ничегрәк таныштыгыз? Иптәш капитан, иптәш Минлебаев. диде Мәрданша өзгәләнеп. белмим мин ул хатынны Танышыр өчен генә урладым мин аның тарагын да Ярар. ярар, бөгештермә, менә бит гариза язылган. Ул идәннән гариза кәгазен алып, өстәлгә куйды. Син исеңә төшер әле әллә соң аның чибәрлегеннән, рәхетлекгән бөтенләй хәтереңне жуйдыңмы? Чыннан да әллә сон мин аның белән бераз чуалып алдым микән ’ диде Мәрданша, уйга калып Миңлебасвның махмырлы күзләре ялтырап куйды. Сөйлә әле. сөйлә. Пратакул өчен түгел монысы Юк. юк. искә төшми. Төшәр, гөшәр... Уголовный эш ачылгач, ба-а-арысы да исенә төшәр, гражданин Мәрданша Анын тавышы кинәт элеккечә һәм гадәт төгечә усал яңгырады. Кайда маташтыгыз?*.’ Мәрданша ничек аңлатырга белми иза чикте. Маташмадык та. нитмәдек тә... Минлебаев тагын юмалауга күчте: Мин бит инде сиңа чиг-ят кеше түгел. Сөйлә инде, башка хатыннар төслеме ул. әллә . асубыймы. ә?.. Хе. хе Дөресен генә әйткәндә, аңардан мин үзем дә баш тартмас идем Мәрданша сикереп торды О-о-о. Мәрди, әллә көнләшәсең дә инде?.. Да-а-а. пичәмә ел тар милициядә эшләп, участотымда мондый вакыйга беренче тапкыр Утыр әле. утыр, сөйлә инде ничегрәк булды? Ну. кайнар, дәртле нәрсәдер ул чукынчык, ә?.. Белмим, диде Мәрданша битараф тавыш белән, каян белим мин анын ниндилеген? һе. каян белим, каян белим Ә корсакка ничек узган соң ул алайса’’ Көтүче Саңгырау Нуретдиннән түгелдер бит1 . Мәрданша сискәнеп китте Аллам сакласын! Берүк Нуретдин чуала күрмәсен Су анасы белән Алайса Мәрданша көнләшеп үләчәк Ул уйга батты һәм шактый вакыт шулай кукраеп утыргач Туктале! диде. Әллә соң чыннан ла миннән узды микән ул авырга? Бервакыт бик каты чирткән иде Калкавыч юк булды Кармак таягы дырылдый башлады Әллә кармак аша берәр ничек бүллы микән1 Ул. жаван көтеп, катып калды Ләкин Минлебаев сексопатолог та. гинеколог та түгел иде. шул сәбәпле бу сорауга жаван бирә алмады Ул милиционер иле. шуңа күрә, болай диде: Белмим, белмим. гражданин Мәрданша, кармак ашадырмы, бармак ашадырмы, әллә башка нәрсә аркылыдырмы Ярар, сөйләрсең әле. ба-а-арысын да түкми-чәчми сөйләп бирерсең һәм. нидер язмакчы булып. кәгазь өстен.» иелде Мин бит ул хатынга кагылмадым, дин еламсырады Мэрлап ша Алтын таракны да аның белән танышыр өчен генә урладым Тукай шиг ырендәт е кебек Тукай шигырендәге кебек дип үчек гәде инспектор Хәзерге хатыннар Тукай заманындагы кебек түгел шул. агайне Хатын-кыз и белән бер ул хәзер Хатын-кызга аңа а итмен т кына кирәк «Атимсти» сү ген ишеткәч. Мәрданша, сикереп торды да. ар.ты-бир те йөренә баш лады Ниһаять, аның башына бөтен ир-атның котын ала юрган «алимент» сүзенең чын мәгънәсе барып жигге һәм у i VJ.IHMHHI 1 Нинди ә.тиминт? диде Миңлебаевка рәхәт иде Кантың син. браг, диде ул Алиментка бирәчәк у т сине Мәрданшаның күңелендә кинәт кенә өмет яшене чагылып кипе һәм аның агарынган йөзендә шатлык балкыгандай булды. Ул инспектор янына йөгереп килде; Ә өйләнсәм?.. Миңа күптән өйләнергә вакыт бит инде Син гафу ит кәнишне. ну андый чибәр ханымның синең ише калхузникка кияүгә чыгасына чыра пычагы белән суйсалар да ышаначагым юк. - Әлиминт дисең инде алайса. Иптәш капитан... егерме биш процентмы әле ул? Әйе. егерме биш процент, диде инспектор, папкасын алып китәргә җыеш ач. Фуражкасын кигәч ул кинәт борылды да. курыккан кыяфәт белән өстәп куйды. — Юк. Мәрди, егерме биш процент кына түгел... Игезәкләр булыр дисенмени? диде Мәрданша пышылдап. Минлебаевның күзләре акайды. Игезәкләр генәме соң. Мәрданша... Үзең уйлап кара Су анасы булгач, ул бит., уылдык чәчәдер! Йөзәр мең уылдык! Бу сүзләрне ишеткәч. Мәрданша аңын югалтты һәм. автоген белән кисеп төшерелгән зур тимер кисәге сыман шапылдап, идәнгә ауды. Су анасы судка килмәде. Процессны кичектерергә булдылар. Мәрданша ябыкты, муен тамыры тирәсендәге чәч бөртекләре агарды. Су анасы тагын күренмәде. Судны дүрт мәртәбә күчерделәр, ләкин гариза язучы юк та юк. Зәй буена җибәрелгән тикшерү комиссиясе бик сыек җавап алып кайтты; Зәй ГЭСы суны бугач, елга инеш кебек кенә калган. Имеш. Су анасы Кама елгасына киткәндер... Ләкин Казан галимнәре Кама һәм Идел мазут белән, төрле химикатлар белән бик пычрана, шуңа күрә ул елгаларда хатын-кыз түгел, дуңгыз да яшәрлек түгел, диделәр. «...Су анасы Каспий диңгезендәдер...» — дигән фараз өлкән суд тикшерүчесенең башында дүрт рюмка коньяк эчкәч туды һәм. машинистка тарафыннан алты данәдә басылып, дөнья күрде. Географияне өчлегә генә белгән прокурор бик озак дөнья картасы тирәсендә йөрде һәм Африка кыйтгасыннан Кама белән Иделне эзләп җәфа чикте. Әлеге дә баягы тикшерүче аңа ярдәмгә килде Зәй Камага. Кама Иделгә. Идел Каспий диңгезенә барып тоташа иле. Прокурор бик озак, шикләнеп, картага карап торды. — Идел Кара диңгезгә коя иде түгелме соң? — диде ул. гаҗәпләнеп. Юк. юк. Каспийга. — диде тикшерүче. — Елгаларны бору турында сүз алып барганнар иде бит Брежнев заманында... Әллә Иделне Кара диңгездән Каспийга борып өлгерделәр микән? диде прокурор, аптырап. Юк Элек тә Каспийга коя иде. дип җавап бирде тикшерүче. Прокурор өлкән тикшерүченең зиһенлелегенә сокланып, аның хезмәтенә уңай бәя бирде һәм; Димәк. Су анасы Каспий диңгезендәдер! диде. Шунда инде аның урыны. Диңгез диңгез инде ул. Зәй кебек болганчык инеш түгел. Шул ук көнне өлкән тикшерүченең бүлмәсенә капитан Миңлебаев белән Мәрданша килеп керделәр. Хөкем эше туктатыла дигәч. Мәрданша нишләргә дә белмәде сөенергәме. көенергәме... Җинаять эшенең туктатылуы әйбәт тә бит тик менә. Су анасы юкка чыгу гына йөрәкне сыкрата... Миңлебаев күз кыскач. Мәрданша, кесәсеннән конвер1 чьи арып, тикшерүчегә сузды. Күпме соң монда? диде тикшерүче конвертны кабул итеп. Өч мен. дип җавап бирде Миңлебаев Мәрданша өчен Тикшерүченең йөзе яктырып китте һәм ул дустанә рух белән бодай диде: Ну тапкансың гашыйк булыр нәрсә Шулай бик чибәр идемени? Мәрданша дәшмәде Башка вакытта чамалап гашыйк бул! Путчы бөтенләй гашыйк булмаска кирәк Гашыйк булмыйча гына, мәхәббәтсез дә яшәп була бит. Шулай бит. иптәш Миңлебаев? Канишне. дип җавап бирде инспектор Тикшерүченең бу кечкенә лекциясеннән сон Миңлебаев сүз алды Моның язмышы ничегрәк булыр соң инде? —Сүз Мәрданша Iурында бара иде. Әйтерсең лә аның тәкъдире прокуратураның өлкән тикшерүчесе кулында иде Ә бит чыннан да шулай' Шунын кулында! Тикшерүче елмайгандай итте - Су анасының кайда икәнлеге билгеле түгел Судка дүрт тапкыр инде килмәде Минемчә, эшне туктатып булачак Мәрданша сикереп торды Зинһар, туктатыгыз! Туктатырга булыр диде хөкемдар Тик менә тагын бер хген чамасы кирәк булыр Шулай дин әйтеп бетерүе булды. Мәрданша җәһәт кенә куен кесәсеннән соңгы мең сумын тегеңә чыгарып бирде: Менә зинһар өчен алла хакы өчен бөтенләй туктатыгыз. бетерегез бу эшне! Тикшерүче акчаны кесәсенә тыгып куйгач: Ярый, мин прокуратурада бөтенесен җайлармын, диде Туктатып булыр, пожалуй, бу эшне Шулай игеп, бөтен бул1ан акчасын прокуратурада калдырып. Мәрданша судтан һәм закон чытырманыннан котылган кебек булды Ә тикшерүче исә тиз генә арада мондый кәгазьне оештырды: « Алтын таракны урлаганны күрүче булмаган Мәрданшаны угры зыкы гаепләү дәлилсез » Алгып 1арак прокуратурада калды Әйе. Мәрданша суд җәзасыннан котылды Ләкин сөю газабыннан, сагынудан мәңге котылып булмас, ахрысы Зәй гөбәген тикшерергә барган комиссия елганың хәл-әхвәле турында дөрес бәя бирде Зәй елгага охшамаган иде инде Бетерделәр елганы Бе I ерделәр г абиг a 1 вне Ил басарга килгән гаскәр кебек, тау артыннан калыккан кара торбалардан химкомбинатның агу-томаннары инде бик күп еллар буе гирә- якнвг агулый Яшьләр шәһәре дип төзелгән соп-соры. шыксыз таш каланың бөтен пычрагы, чүбе Зәй буена китереп аударыла. һәм шул чүплек базыннан таралган яман исне иснәгәч, бу дөньяда гүзә i Су апалары, сихри гавышлы кошлар, кара урманнар, шаян Шүрәлеләр һәм. гомумән, әкият барлыгына ышанмый башлыйсың Шуңа күрә. Су анасы ерак диңгезгә җиткәндер тигән хәбәргә барысы да ышандылар. Мондый болганчык инештә ничек яшәмәк кирәк” Сорау алулар, тикшерүләр, судка чакыру гар Мәрданшаның җелеген киптерде Инде акча «төртеп» кайткач, милиция белән ниләр гәмамланды шн уйлаган иде ул Әмма я ггышты Com ы бср-икс ай гчендә йокысының да рәте калмаган иле. ниһаять, бүген сабый ларга гына хас булган гаглы йокыга галлы һәм үзе сыман «үләрләр генә күрә юрган гөш күрә башлады. Имеш, аның өенә Су анасы килеп кергән Исәнме. Мәрданша, диде ул искиткеч матур һәм якгы тавыш белән Бик арыдыңмы, кадерлем? Мәрданша аңа таба атлады. Исәнме, матурым! Мин сине шундый сагындым, шундый көнем. Миңа синең алтын тарагың кирәк түгел, миңа син үзең кирәк Нишләп син юкка чыктың? Инде сине бер тапкыр гына булса да күрер өчен судларына да, җәзаларына да риза булган идем. Су анасы да аңа таба атлады. Беләм. матурым, беләм. яратасын син мине. Мин дә сине өзелеп яратам бит. Мин сине күптән күзләп йөрим. Син балык тотып утырган чакларда мин сине һәрвакыт ерактан күзәтә идем. Мәрданша аның алтынсу чәчләренә кагылды. - Чынлапмы? Әйе, Мәрданша, синең белән танышасым килгәнгә чыгып утырдым бит мин ярга. Мине килеп кочарсың, үбәрсең дип.. Ә син башка юл белән үзеңнеке итмәкче булдың мине. Ләкин мин сиңа үпкәләмим. Мин сине өзелеп яратам, шуңа күрә сине ачулана алмыйм. Чибәрем, нишләп соң син мине алай бик нык яраткач, андый ямьсез гариза яздың? Әй. Мәрданша, минем тизрәк сине үземнең ирем итәсе килде Сезнең законнар ул яктан бик җайлы бит. Берәрсен үзеңнең ирен итәсең килә икән — шаһитлар табасың да, гариза язасың... - Алайса без бер-беребезне аңламаганбыз,- - диде Мәрданша шатланып. Икебез дә яхшы ният белән начар юлга басканбыз. Әйе шул. Нишләп качтың соң син? Әй. Мәрданша, сезнең участковыегызның да күзе төште бит миңа. Теге вакытта синең өстән ул миңа гариза яздырды да. бәйләнеп теңкәмә гиде. Мине үзенеке итмәкче булды. Үземә якын китермәгәч «Алайса безнең елгада эзең дә булмасын! Бу минем участок!»—диде. Менә ничек икә-ә-ән... Ә ник шуларны судка килеп сөйләмәскә?.. Мәрданшадан читенсенеп. Су анасы башын читкә борды. Прокуратурада да миңа кызыгып йөрүчеләр бар шул. Мин бөтенесен үлчәп, тирән игеп уйладым да. Камага киттем. Камада, үзен беләсең, фенол. Авырый башладым. Аннан Иделгә ычкындым Син хәзер Иделдә яшисең мени? Юк Иделдә минем ни туганнарым, ни дусларым юк. Каспий диңгезендә яшим мин хәзер. Анда бертуган апам бар. Сине генә бик сагынам. Мәрданша! Кайт соң монда! Юк Инде бу хәлләрдән соң кайталмыйм. Кичер... Мин сиңа килгәләп йөрермен.. Су анасының һәр әйткән сүзе өй эченә яктылык сирпеде. Йорт нигезе белән кузгалып, диңгез уртасында чайкалган кебек иде Мәрданша шундый рәхәт тирбәлү тойды. Кинәт ишегалдында чыр-чу килгән бала-чага тавышы ишетелде. Нинди бала-чага анда? Синең балаларың, диде Су анасы, серле елмаеп. Карале, мин сиңа нинди матур Су балалары таптым. Мәрданша тәрәзә янына барды һәм тышка карагач, чак кына авып китмәде. Әстәгъфирулла! Нишләп бик күп соң болар, минем өемә дә сыеп бетәрлек түгел?.. — Без. Су аналары, уылдык чәчәбез бит. дип җавап бирде гүзәл хатын горур тавыш белән. Мәрданша аптырашта калды. Матурым, ничек син миннән авырга уздың соң? Без бит синең белән бер тапкырда . теге., ни. . нитмәдек... йокламадык9 Су анасының тавышына үпкәләү төсе керде Сез, ирләр гел шулай, диде ул, иреннәрен турсайтып Яраткан ешсдәп йокламыйча да авырга узып була ул Мәхәббәтен көчле булу ирәк Я par кан кешен турында көне-төне уйлап йөрисең дә. корсаклы •улын куясың... Кызык икән, диде Мәрданша, бик кызык икән... Син чынлап а мине яратасыңмы? Яратам! Алар кочаклаштылар, һәм инде йорт кына түгел, бөтен дөнья iaйкала иде. Тарагың прокура гурада, дин пышылдады Мәрданша Аны шнан алып булмас инде. Су анасы кинәт аның кочагыннан шуып чыкты һәм артка чигенде Аһ1 Ул бит минем әбиемнән калган тарак иде. Безгә. Су аналарына тараксыз һич ярамый. Алтын тараксыз мин Су анасы түгел бит! \лгын тараксыз мин беркем дә түгел! Беттем мин! Үтердең син мине! Мәрданша да өзгәләнә башлады: Бәгърем, гафу ит мине! Мин таракны ничек тә кире алырмын Чин аны сиңа кире тапшырачакмын. Ышан миңа! Су анасы авыр сулап куйды Мин бит алтын тараксыз яши алмыйм, син шуны белмәленме- ги?.. Белмәдем шул. Надан бит мин... Ну, син кайгырма. Тарагыңны. 1ИЧШИКССЗ. кайтарып бирәчәкмен. Ант итәм! Шул вакытны гөр килеп, өнгә Су балалары тулды. Алар, чыр-чу килеп сикерешә, уйный-шаяра башладылар. Ниндидер заманча көй яң- ырады. Су балалары Мәрданша тирәли биергә тотындылар. А гарга Мәрданша да кушылды. Бии торгач, ул хәлдән тайды. Кинәт күк күкри башлады, яшен яшьнәде, Су анасы һәм балалар юкка чыктылар. Мәрданша, шабыр тиргә багып, уянып кигте. Күк күкрәү һәм яшен яшьнәүләр тикмәгә булмаган икән Мәрданша күзләрен ачканда, карават янында Миңлебаев басып тора иде Мәрданша, йокысыннан һәм күргән төшеннән айный алмыйча, шы- I ырдый-шыгырлый, сукрана-сукрана көч-хәл белән торып утырды Участковый аның белән янәшә урнашгы һәм иңеннән кочты. Ыслушай. Мәрди, бер идеям бар. дин башлады ул сүзен Мәрданша башын чайкады Юк! Чөнки соңгы вакытта ул суд мәшәкатьләреннән һәм инспекторның горле идеяләреннән бик нык йончыган иде. Инспектор аны тыңларга да теләмәде: Юк димә әле син! Тыңла иң элек. Гариза яз! Нинди гариза тагын? Тарак минеке дип яз. Балык тотканда яр буенда таптым диген Ике шаһит булса, эшне ерып чыгабыз. Эшне ерып чыгалсак, без аны бүләчәкбез, шаһитларга да өлеш чыгарырбыз Кирәк гүгел миңа алтын, иш мыгырдады Мәрданша Дурак! һаман гнул хыялый булуыңнан арына алмыйсыңмыни эле. пеләш гөрс? Әйе. арыналмыйм Тьфү! Шыр дивана икәнсең, валлаһи! Ү ген я»! Минем йокым килә, диде Мәрданша һәм. караваты ямьсез игеп шыгьгрдагыгг. сузылып яны Тор әле. тор' Миңлебаев аны җилтерәтеп торгызды Мин би инде булачак шаһитларны да таптым. Хәзер алар монда килеп җитәләр Кемнәр алар? ’ Берсе синең дустың Гаделша, икенчесе көтүче Саңгырау Ну} ретдин. Мәрданша коч-хәл белән урыныннан кузгалды, бик озак чалбарын’ күлмәген киде. , Шул арада Гаделша да килен керде. Саулармысыз! Уз әйдә, утыр,- диде Миңлебаев. -Онытмадыңмы нәрсә (акыл, дарга тиеш икәнеңне? Онытмадым.—диде Гаделша. Ул хәтле кабатлауга! Йә. кабатла әле. > Ул сүзләрне инде мин гүрләргә кергәнче хәтеремдә саклармын Мин әйтергә тиеш. «Әйе. балык тотканда дустым Мәрданша яр буендг алтын тарак тапты. Тарак аныкы!» > Дөрес! диде участковый. Гаделшаның хәтере яхшы булуга чиксез куанып Кайда теге гыйбат?— Ул йөгереп тәрәзә янына килде.- Ә әнә килә, сөйрәлеп. ’ Курка-курка гына Саңгырау Нуретдин килеп керде һәм. исәнләшер нитеп тормый түргә узып, урындыкка утырды да томанлы күзләрет идәнгә текәде. Миңлебаев барып Нуретдиннең колагына кычкырды: ( Нуретдин абый! Онытмадыңмы прокуратурада ни дип әйтергә кирәклекне? Нуретдин бик озак дәшми утырды да: Ә???—диде. Тагын да катырак кычкырырга туры килде: Онытмадыңмы, мәйтәм, тарак турында ничек сөйләргә? Нуретдин телгә килде: Юк. онытмадым. Тик менә кайсысы тапты дип әйтергә кирәклеген генә хәтерләмим Мәрданшамы, әллә Гаделшамы . Миңлебаев кызып китте: Чукрак тәре! Дүрт сәгать буе репитиция ясадык бит инде. Мәрданша ташы. Мәрданша! Гаделша тапты дисәң, буталачакбыз.. Мәрданша тапты! Аңладыңмы? Мәр-дан-ша! Кем? дип кызыксынды Нуретдин. Мәрданша тапты!!! - дип акырды инспектор, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып. Аның тавышыннан хәтта түшәм ярыгыннан шыбырдап туфрак коелды. - Аңладым, диде көтүче, ниһаять, сакал-мыек баскан тупас чыраен сыгын -Әллә соң мине алып барып йөрмисезме? Хәтерем дә кәкәй. Миңлебаев аның тирәсендә бөтерелә башлады: Юк. юк. Нуретдин абзый, алай димә Син бит җәйләү көтүен көтәсең, ул тирәдә синнән башка кеше йөрми. Син. Нуретдин абый, давай, киреләнмә инде. Узган елны ике сыерың күбенеп үлгәнне оныттыңмыни’. Мин сине шул ике сыер өчен подсуд җибәрә ала идем... калдырдым бит. Тыныч кына, кычкырмыйча гына әйтелсәләр дә. Саңгырау Нуретдин бу сүзләрне ишетте. Әстәгъфирулла. әстәгъфирулла. дип пышылдады аның төссез иреннәре. Миңлебаев бераз йомшара төште. — Син. Нуретдин абый, давай, ярдәм ит инде Онытма: Мәрданша белән Гаделша балык тотып утыралар иде. мин алар янына тәмәке сорарга бардым диген Шунда Мәрданша миңа алтын тарак табуы турында әйтте диген. Нуретдин абый, алтын тарак безнеке булгач валлаһи. сиңа да өлеш чыгачак. &>ү> Мәйтәм, алтын тарактан сиңа да өлеш чыгачак Төрмәдән өлеш чыгачакмы ’ дип сорады Саңгырау Нуретдин. Төрмәдән түгел, алтыннан өлеш чыгачак, дин кычкырды участ- 'ОВЫЙ. Кәгүче авыр сулап куйды. [jv Минлебаев папкасыннан кәгазьләр алды Мәрданша, кил. утыр. Гаризаны мин язган кәгазьдән ку череп яз. Әйбәтләп яз нәкъ минемчә итен '« Лышык-, (ышык борынын гартын, Мәрданша яза башлады. көтүче белән N аделша бик яман эшкә готынуларынсизенеп, үлле-мәлле гып-тын утырдылар. Ярый, дуслар, диде Минлебаев. ишек катына җиткәч, кайчан «•арырга кирәклеген хәбәр итәрмен Әзер торыгыз, каушамагыз’ Менә мин дә килеп эләктем бу матавыкка, диде Гаделша мили- гионер чыгып киткәч. Бу матавыкны башлаучысы да син диде Мәрданша 'N Әй. Мәрди туган, гафу ит инде Кем уйлаган менә болай килеп .^.ыгар дип Ачуланмыйм ла мин сиңа. Башымда гел икенче уйлар. Су '«насын cai ынам. төшләремә кереп йөдәтә. !һ. Әй, Мәрди, син дә бик хисле чыпчык булып чыктың. Минем бер ю бу участковый маташтырып йөргән пычрак лигә катнашасым килми iK' Мин да ничек котылу ягын табарга уйлап угырам әле Куркам мин бу ЛII гәп Мәрданша, гуган, минем дә күңел гармый. мина ла андый байлык кирәк түгел. Әллә баш тартыйкмы? Юк инде, син Миңлебайны беләсең бит Аннары гомер буе тып- I ылык бирмәс Тынгылык бирмәс дип Болай да аннан игелек күргән юк инде. Юк. Мәрди. Миңлебайга каршы килерлек коч юк инде ул бездә I lypciдиннең шыпырг кына өйдән чыгып киткәнен алар сизмәделәр дә Ишегалдында аның «Иаһ-һе» дип төчкергәне ишетелгәч кенә ике дус чукрак KOI үченең дә бу кәнитилгә килеп кергәнен исләренә төшерделәр Нуретдин абый сөйлисе сүзләрен бу тан бетермәс микән’ диде Мәрданша Юк. теге күбенеп үлгән ике сыер хәтереннән чыкмаса. буталмаска шеш. дип җавап бирде Гаделша Ярый, йокла, кинем мин Сау булып тор! Тыныч йокы! Йокы 1ЫПЫЧ буламы соң инде минем Ярар. ярар, бик бетеренмә әле син. кордаш Шулай иген. «Алтын гарак» операциясе башланды Аның җитәкчесе милиция капитаны Миңлебаен. ә афераны башкаручылар Мәрданша. Гаделша һәм Саңгырау Нуретдин иде 1920 ел иде. Җырыклы авылы аша чигенүче Колчак армиясе калдык* laры үгеп бара Нәкъ шул вакытта, чәчрәп-акырып. дөньяга Саңгырау Нуретдин килде. Тутан чакта бала ү гснең тууына каршы килә бугай Шуңа акырып елый ул. Күрәсең, сизә үзе яшисе дөньяның ннндилеген Илне коткарырга дип күтәрелгән гаскәр, өметне өзеп, көньякка билгесеглеккә габа юл гог гы Төньяктан Пегроградтан җанны ошетер* тек салкын, ачы җи г неге Җырык падан Көнбатышка габа барсаң Мәскәүгә килен чыгасың Ә Көнчыгышта кызыл тап атып килә иде канлы тан' Ник кирәк булгандыр ходайга Нуретдиннең шундый коточкыч заманда, канлы илдә һәм. ниһаять, шушы хәерче планетада тууы — белмим. Анысында минем эшем юк. Ул туганда сәвит милициясенә дә өч яшь кенә иде әле. Өч яшьлек кенә булса да. көчле иде ул. Нуретдиннең әтисен шул милиция юк итте. 1921 елгы ачлыкта бу вафасыз дөньядан әнисе дә китеп барды. _ Нуретдин тырыш нәрсә булып чыкты - икенче яше белән барганда ул япьятим калса да, ходайның рәхмәте һәм әнисенең сеңелесе Хат имә апа ярдәме белән исән калды. Нуретдин үзен белә-белгәннән бирле көтү көтә, һәм үзен белә- белгәннән бирле беркемнән юньле сүз ишеткәне юк. Аны Ватан сугышына алмадылар, ләкин сәбәбен беркем дә белми. Кемдер әйтә, ул тумыштан саңгырау иде ди. имеш, шуңа күрә солдатка ярамаган. Кемдер әйтә, юк. аның колаклары юынмаудан, колак тишекләренә пычрак тулудан гына ишетми ди. Кемдер әйтә. имеш, ул акылга бераз зәгыйфьрәк. Әйе. җентекләбрәк күзәтсәң, барысы да бар Нуретдиндә: саңгыраулык та. шапшаклык та, бераз акыл сайлыгы да. Ләкин аннан башка Зәй буйларын күз алдына китереп булмый. Көтүче Саңгырау Нуретдин булмаса. табигатьтә гармония-тигезлек югалып. әрәмәләрдә. Зәй буендагы мохиттә аһәңдәшлек җимерелер кебек Аның чыбыркысы шартлап куюы, сыерларга әшәке итеп сүгенеп кычкыруы. аның резин итеге эченнән чыккан куе авыр ис. аның тәмәке төтене, аның Зәй елгасына чапор-чопыр печ итүе — болар барысы да кошлар сайравына, таллар шаулавына, су чылтыравына кушылып, бер- бөтен гармония тәшкил итә һәм табигатьнең һәрнәрсәсе, һәр күренеш үз урынында булуы бу очракта тагын бер мәртәбә исбатлана. Кеше ничек бар — шулай кабул ителергә тиеш! Үзенә генә хас сыйфатлары. гадәтләре булмаса. ул Нуретдин булмас иде. Ә бу дөньяга Нуретдин кирәк. Кирәк булмаса, ул тумаган да булыр иде. Нуретдиннең берничә ел төрмәдә утырганы бар. Сугыш вакытында булган ул хәл. Ни өчен, нинди җинаять өчен андый җәзага дучар булганын беркем дә белми, хәтта үзе дә аңламый калган. Кемдер әйтә, Сталин турында начар сүз әйткән, ди. Үзеннән сорагач, юк. әйткәнем булмады, ди... Кемдер әйтә. Герман җиңсен иде дип теләгән, ди. Үзе әйтә, юк, алай теләгенем булмады, миңа кайсы җиңсә дә барыбер иде ди. Кемдер әйтә, сугышка бармас өчен саңгырауга сабышкан да. шуңа төрмәгә тыгып куйганнар, ди. Ә Нуретдин үзе монысы да дөрес |үгел. ди. «Ничек инде төрмәдә ни өчен утырганыңны белмәдеңмени?» - дигәч: «Каян белим мин?... Алар бит гел урысча гына сөйләштеләр», ди. Шулай итеп, гади генә көтүче булса да, олы гәүдәле, түгәрәк йөзле, тукмак борынлы Нуретдин шактый гына серле һәм сәер зат иде. Аның үзе шикелле үк сыңгырау карчыгы бар Икесе дә чукрак булганга күрә алар бер-берсен аңлап яшиләр. Аларның балалары да бар. Тик дөньялар бик киңдер инде, күрәсең, — алар кайсы кая таралып беттеләр, күренмиләр. 1920 елны Нуретдиннең әтисе, гаиләсен төяп, чигенеп баручы Колчак гаскәрләренә ияреп китмәкче иде. Яңа туган бала гына аны ерак һәм авыр сәфәрдән туктатып калдырды. Кем белә, бәлки шул вакытны китеп барган булсалар. Европага ук эләгү насыйп булыр иде. һәм үзенең ачы итеп сүгенүе белән бөтен әрәмә җәнлекләрен өркетеп торган Саңгырау Нуретдин бүгенге көндә берәр Көнбатыш илендә танылган фермер яисә мал-туар асраучы миллионер булыр иде. Юк шул, булмады... Колчак гаскәре артыннан тузан гына күтәрелеп калды Һәм Шүрәле каргаган төбәкнең адәми затлары, кайсы участковый булып, кайсы көтү- 30 чс булып, кайсы гагын башка герле хайван булып, шушы зур. пычрак һәм тынчу базда үзенә урын таты Яшәп калдылар дип әйтәсем килми, чөнки яшәү фәлсәфи һәм бөек сүз. Яшиләр дип этәсем килми. Ходай җан биргән икән инде - яшәлә ул Яшәү кешедән тормый Кеше фәкать нидер эшли генә, ул бары тик нәрсәдер кыла, кыймылдый Яшәргә хөкем ителгәч, яшәлә инде! 1920 ел иде. Колчак гаскәренең калдыклары Көньякка таба юл тоттылар. Шул вакы г ны, әлеге вакыйг алардан бихәбәр сабый киләчәктә Саңгырау Нуретдин булып таныласы адәм баласы, бәргәләнә-бәргәләнә. шыр ярып кычкыра иде Нуретдин Миңлебаевның ышанычын аклады бернәрсәне дә бутамады да. бозмады да, нәкъ аллан сөйләшенгәнчә әйтте дә бирде Прокуратура алтын гаракны ходайдан килгән гаиб хәзинәмасы диебрәк бәяләмәкче иде. Имеш, ул хәзер дәүләт байлыгы. Ләкин гаракның иясе булган биг. Ул бит җирлә күмелеп ятмаган. Җайлады Миңлебаев барысын да. Процессны җиңеп чыктылар, һәм ал1ын гаракны Мәрданшага тапшырдылар. Шул ук конне аның йортында дүрт «ахири» җыелды участок инспекторы Миңлебаев, Мәрданша. Гаделша һәм Саңгырау Нуретдин. Капканы. ишекләрне бикләделәр, тәрәзәләрне капладылар Миңлебаев хәтта морҗаны да томаларга кушты Җиңеп чыкгык бит. ә диде участковый, караватка авып Молодцы! Син генә. Мәрди, ык-мык килдең бигрәк нык каушадың Ә менә шаһитлар үзләрен шәп тоттылар Ул горын утырды. Нуретдин абый бигрәк тә маладис булды. Хаха-ха! Шартлатып әйтте дә бир те «Таракны Мәрданша ташы, тарак аныкы» Нуретдин сүзнең үзе турында барганын шәйләде һәм Ә ??? диде Маладис мәйтәм, син булмасаң. бу эшне җиңеп чыга ямый идек Нуретдин дәшмәде. Прокурор үзе дә кызыккан иде. ахрысы, таракка, диде Гаделша. һе, кызыкмый ни Шуңа күрә дә бит инде ул аны хәзинә малы дип оформить итәргә матапны Ха-ха-ха. юк шул Закон буенча тарак Мәрданшага тиеш Пажа.тысгы, шаһит тар бар Инспектор кинәт чыраена җитдилек чыгарды һәм пышылдауга күчте: Мәрданша. Гаделша! Карагыз әле. нишләп без алтынны дүрт өлешкә бүләргә тиеш соң’! Теге чукрактан котылырга кирәк. Ун сум җитәр аңа Бу вакытта чукрак, суд шаукымыннан арына алмый, исәнгерәеп. котсыз калын, тып-гын т ына ой почмагында утыра иде Мәрданша белән I адслша дәшмәде зәр. Ун сум җигәр аңа. дип кабатлады Мчңлебаев һәм кесәләрен капшый башлады Ун сум. һәм бер шешә самогон җигә инде аңа Карале, минем үзем белән юк икән. Гаделша, синең юкмы ’ Юк Мәрданша, биреп гор ун сум Баедың инде хәзер барыбер Мәрданша шкаф гартмасыннан ун сум акча алып, инспекторга бирде Миңлебаев акчаны һәм өсгә гдә юрган бер шешә көмешкәне көтүчегә тот гырды да аның колагына кычкырды Нуреддин абый, хезмәтен өчен рәхмәт! Менә сиңа ярдәмең өчен Бар кайт' Кеше тәртә сөйли күрмә алтын тарак турында Теге күбенеп үлгән ике сыер г у рында оныгма! Бар. расчет синең белән! Көтүче, беркемгә дә серне ачмаска ант биреп, рәхмәтләр укый-укый. акчаны чалбарының бер кесәсенә, шешәне икенчесенә урнаштырып. ишеккә таба юнәлде. Ишек төбенә җиткәч, ул тагын бер мәртәбә күкрәген тутырып: Рәхмәт! диде. Чөнки былтыр ике сыер күбенеп үлгәч төрмәгә утыртмаганнары өчен ул үзен Миңлебаев алдында гына түгел, бөтен кешелек дөньясы алдында гаепле һәм бурычлы итеп саный иде. Өстәвенә, төрмәдән ул үлемгә караганда да ныграк курка иде. Чыгып китәр алдыннан аңа ун сум. бер шешә көмешкә өстене биш-алты папирос та бирделәр һәм бу кичне Җырыклы авылында гына түгел, бөтен районда Саңгырау Нуретдиннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Миңлебаевтан исән-сау котылу аның бәхетен бермә-бер арттырды. Гаделшаны да өлештән мәхрүм итәргә исәбе юк түгел иде Миңлсбаевның. Әмма ләкин Гаделша, биш класс белем иясе һәм берничә тапкыр Казанда булып шактый «дөнья күргән» кеше буларак, гыйлем ягыннан участок инспекторыннан калышмый һәм алдана торганнардан түгел иде Шуңа күрә тарак өч өлешкә бүленергә тиеш булды. Миңлебаев. кулларын угалый-угалый, әрле-бирле йөри башлады. — Ха-ха-ха... Нишләп сезнең сөмсерегез коелды әле, ә?!. Сез хәзер таракны ничек бүлү турында уйлагыз. Ул папкасыннан алтын таракны алды, әйләндергәләде. бик озат сокланып карап утырды, соңыннан таракны хәтта үбеп тә алды. Чыннан да. ничек бүләбез соң аны. кисәбезме, сындырабызмы?- дип аваз салды Гаделша. Мәрданша тәрәзә янына барып басты да: — Теләсә ничек бүлегез! — диде. — Ярар. ярар, бала-чага булма! - диде Миңлебаев — Киреләнмә. Гаделша да дустын тынычландырырга тырышты: — Әйе. Мәрданша туган, бик бетеренмә инде алай. Барыбер бүтән күренмәс инде ул. Су анасын әйтәм Кесәңә килеп кергән алтыннан баш тартма инде син. Миңлебаевка җитә калды: — Әнә. акыллы кешедән акыллы сүз чыга. Сиңа нәрсә, алтын кирәк түгел мәллә?.. Кирәк түгел! Кадалып китегез алтыныгыз белән! дип ярсып кычкырды Мәрданша, кинәт борылып. Миңлебаев тынычрак эш итәргә кирәк тапты һәм ясалма ягымлылык белән: Кызма әле син. Мәрданша, диде. Минем сиңа нинди начарлыгым тигәне бар? Оныттыңмыни, салам урлап тотылгач та җәзасыз калдырдым Совхоз басуыннан чөгендер чәлдерүеңә дә күземне йомам... бәзен авыл урлый барыбер дип. . Самогон кууыңа бөтенләй сүз әйтмим. Тынычлан! Мин сине аңлыйм, суд матавыкларыннан арыдын сип. Ял ит, хәл ал... Бик бетеренмә, кордаш, дип ифрат та җылы итеп өстәп куйды Гаделша. Инспектор урыныннан кузгалды: _ Мә. таракны бикләп куй Минем күрше авылга барып кайтасым бар. Иргәгә каладан инструмент алып кайтырмын, төнлә таракны аккуратно өч өлешкә кисәрбез. Аякларын көчкә сөйрәп. Мәрданша таракны сандыкка илтеп салды. — Арыдым мин. чынлап та.. диде ул сыкранулы тавыш белән. Ничего, ничего, дип куйды Миңлебаев киерелеп Ярый, егетләр, киттем мин. Ызначит. иртәгә төнлә бүләбез. Участковый артыннан ишек ябылгач, Мәрданша җан ачысы белән: Хайван1—дип пышылдады һәм барып караватка ауды. Гаделша йөгереп барып карават читенә утырды — Мәрданша, тынычлан, зинһар. Алтынны бүләрбез баеп китәрбез Җүнле кием алып киярсең, шифоньер алып җибәрерсең Баегач, сиңа әллә нинди чибәр кызлар карый башлар әле Мәрданша сикереп горды да. төкереген чәчә-чәчә, кычкырырга то> тынды: Кирәк түгел мина башка чибәрләр! Су анасын яратам! Анын I тарагын кисүгә мин риза түгел Анын тарагын үзләштерү минем өчен мәхәббәтемә хыянәт итү белән бер. аңладыңмы? Соңг ы сүзләрен кычкырганда ул инде дустының күлмәген түше турыннан йомарлап тоткан иде Гыйшык мәҗнүннең калтырап торган көчле кулларыннан азат булгач. Гаделша тыныч кына сорап куйды: Алайса нишләмәкче буласын?.. Минме? Иртәгә иртүк Зәйгә барам да. таракны суга ыргытам! Гаделша сискәнеп кит ге. Аның болай да зур коңгырт күз алмалары киңәйде, башы у1ырып муены бөтенләй юк булды, кабарынкы иреннәре дердер калтырый башлады. Тилердеңме әллә? диде ул. котсыз калып Әйе. тилердем! Анын каравы намусым чиста килеш калачак Алай минем җаным тынычрак булачак Мәхәббәтем алдында да гаебем бераз кимеячәк. Ә Миңлебай? Нәрсә Миңлебай?!. Миңлебай белән киңәшмичә?! Төкерәм мин синең Миңлебаеңа! диде Мәрданша, мәсхәрәле елмаю белән авызын җәеп Нишләп әле мин аның белән киңәшергә тиеш?.. Алай димә. Ул участковый... Ул сиңа моны гафу итмәячәк Нишләгә ала сон ул мине? Мин аннан курыкмыйм! Мин хәзер беркемнән дә. бернәрсәдән дә курыкмыйм! Ой эчендә бик озак вакыг тынлык хөкем сөрде. Теләсәң нишлә, дин телгә килде Гаделша. Шулай да алтынны елгага ташлау ярамас Гафу ит. кордаш, бар кайт әле син Ярый, ки! 1ем. Карале, миңа үпкәң юктыр бит? Юк. юк, бар инде кайт Гаделша чытып киткәч. Мәрданша караватына йөзтүбән капланды һәм шунда ук йокымсырап та китте. Күп гә үтмәде, сагашып. берсеннән- берсе куркыныч төшләр күрә бантлады Имеш. Су анасы килтән дә. Мәрданшаның биш-алты бөртек чәчен алтын тарак белән тарый, ә күзләрендә нәфрәт Шулвакыт кинәт йорг эче Су балалары белән тула тәүдәләре Су анасыныкына охшаган, ә башлары нәкъ Мәрданшаныкы шикелле пеләш Балалар, ашарга сорап. илаулап еларга тотыналар. Бакча ягындагы тәрәзәдән Саңгырау Нуретдин чыбыркы сабы белән янап, ямьсез итеп ыржаеп көлен тора «Утыртам барытызны да!» ди Шуннан сон коточкыч кыяфәтле, лайла битле, ботак-чатаклы аяк-куллы әллә нинди су җанварлары әйтә керен тула һәм барысы ла берт авыш тан кычкыра башлый «Бир таракны! Бир таракны!» Мәрданша кара тиртә батып уянып кит те һәм сикереп торып, чолан га чыкты мискине күтәрен, салкын катык чөмерде Кабат ул йокыга китә алмады. «Нишләп әле мин үземә мондый зур гөнаһ алам? дип уйлады ул. Нуретдин авыл кешеләренә сөйләсә... Сейләмәсә дә инде бик ямьсез килен чыга бит әле бу Нишлим мин ул алгын белән'’ Акчам, аллата шөкер, ипигә, тәмәкечә җитеп бара » Дөресен генә әйткәндә. Мәрданшаның Су анасына карага булган мәхәббәте элеккедән дә ныграк кайный иде Алтын таракны ялган юл белән үзенә алуны мәхәббәткә хыянәт игүгә тиңләде ул Иртәнте кояш лапас түбәсенә менеп кунаклагач. Мәрданша, сандыгын ачып, сатин чалбар өстендә ялтырап яткан гаракны алды ла. ашыгып чытып китте Матур әйбер күрсә, кеше һәрвакыт аңа якынлашырга тырыша, якынлашкач үзенеке итәргә тели. Шул матур нәрсә инде тоттым дигәндә гена | кинәт ерагаеп куйса, йөрәк тагын да катырак җилкенә һәм шул гүзад әйбер тагын да затлырак булып күренә. Матур, гүзәл, затлы дигәннән.. Мәрданша бит алтынга түгел, Су анасына кызыкты. Ул бит шул гүзәл ханымга якынаерга омтыла, үзенеке итмәк була, үзенең социализм төзи-төзи дерт-мерт тибә башлаган йөрәге белән аның йөрәген бергә кушылдырмакчы була. Хатын-кыз тәмен рәхәтләнеп татыганы булмаган кеше өчен бу халәт аеруча тетрәндергеч һәм искиткеч татлы. Үзе кәкре аяклы, кысык күзле, «иләк» авызлы, «бәрәңге борынклы булса да. ул гомере буе әкияти мәхәббәт турында хыялланып, чибәрлеге белән бөтен тирә-якны таң калдырырлык кыз белән уртак тормыш корырга өметләнеп йөри. Нидән бу? Үз-үзен бик нык яратуданмы?.. Әллә үз-үзеңә дөрес бәя бирә алмауданмы? Үзендә ниндидер күзгә ташланып тормаган, ләкин шулай да башкалардан үзен өстен итеп тотырдай берәр илаһи сыйфат тоюданмы?.. Юк!!! Бу фәкать онытылып, җан-тән белән жүләрләрчә гашыйк булырга теләүдән генә. Бәхетле кеше матур була, диләр. Дөрестән дә. төскә-биткә әллә ни булмаган сурәттә дә. андый кешедән эчке рәхәтлек тышка бәреп тора һәм шул аны күркәм итә. Бәлки. Мәрданша да. күз явын алырдай кызга өйләнгәч, бәхеттән матурланып китәрмен дип уйлыйдыр Бәлки гүзәл хатын белән яшәп, ул да үзгәрер, чибәрләнер... Шуңа күрә, бик гаҗәпләнергә кирәк түгелдер. Үзен Су анасына тин ирегет дип саный икән инде, монда бернишләп булмый.. Мәхәббәт ул Гаделша әйтмешли, «страшный нәрсә...» Нәрсә икән ул мәхәббәт??? Инде ахырзаманга да күп калмаган, диләр, әмма ләкин әлеге сорауга җавап һаман да табылганы юк. Мәсәлән. «Нәрсә ул кармак?»- дип сорасалар. Мәрданша чатнатып әйтеп бирер иде. «Нәрсә ул калкавыч яисә суалчан?»— дип сорасалар да. җавап бирә алыр иде. Ә «Нәрсә ул мәхәббәт?» — дигән сорауга хәтта Гаделша да башын гына кашый. «Страшный нәрсә» — һәм вәссәләм. Анысы шулай инде, мәхәббәт бик куркыныч нәрсә... Әнә бит Мәрданшаның күзе тонган, хәтта алтынга да кызыкмый. Юкса бит таракның өчтән бер өлеше эләккәч, балда-майда гына йөзәчәк иде. Чыннан ла. мәхәббәт бик страшный нәрсәдер инде, күрәсең... Мәхәббәт хакына патшалар сугышлар игълан иткәннәр. Хатын- кызга мәхәббәт аркасында шәһәрләр җимерелгән, дәүләтләр тар-мар ителгән. Мәхәббәтне яклап кан койганнар, корбан биргәннәр, утка-суга кергәннәр. Бәлки, бүген дә әле өзелеп ярату хакына җанын фида кылырга әзер торучылар бардыр. Бәлки, менә шушы минутта кемдер муенына кигән бау элмәген калтыранган куллары белән төзәтеп маташадыр... _ Ихтимал, менә шушы минутта кайсыдыр мәҗнүне, бер уч дару кабып, чәйни башлагандыр. . Бәлки, кемдер йортның тугызынчы катыннан сикереп, менә шушы мизгелдә. Җирнең тарту көченә буйсынып, башы белән атылып аска төшеп барадыр... Дөнья бит бу! Кешеләр дөньясы бит! Сөю дигән яман чирдән бердәнбер дару, бердәнбер чара — бу дөньядан китү дип санаучылар күптер Ләкин хатын-кыз өчен илдән илгә яу чабулар бетте инде... Чөнки бүген кеше кулында коточкыч корал бар. Хатын-кыз өчен сугыш башлап, Җирне көлгә әйләндерү ихтималы адәм баласының кулын тотып тора... Шулай да. хатын-кыз булган җирдә асылыналар да. төрмәләргә дә утыралар, уксус та эчәләр, көндәшләренең йортларына ут төртәләр, .бәреп үтерәләр, суялар Ләкин үлеп гашыйк булучылар арасында тагын бер хикмәтле төркем бар Андыйлар төрен Мәрданша шикелле кешеләр тәшкил итә. Җавапсыз мәхәббәткә дучар ителгән булса да. Мәрданша үз-үзенә кул салудан мәхрүм Ул яна. кайный, шаша Әмма үзеңне үтерер өчен галәмәт тәвәккәллек, рухи көч кирәк. Үз-үзеңә кул салу беркайчан да абруйлы эш дин саналмады Шулай да бу адымны горур, батыр кешеләр генә ясый алалар. Үз гомереңне үзең туктату бәйсезлекнең. рух иреклегенең ин югары дәрәҗәсе түгелмени” Андый кеше чын каһарман! Чөнки ул үзен бар иткән, үзенә Яшәү биргән Илаһи Табит атькә каршы сугыш игълан итә һәм бер тапкыр гына суга! Үзенә! Җиңүчеме ул. юкмы җавап бирүе кыен Мәрданша андыйлардап түгел. Ул йомшак күңелле кеше Аңарда горурлык юк. Үз-үзенә кул сала алмый ул. Ә менә сагыштан, кайгыдан аның йөрәге туктап калуы ихтимал... Ләкин андый үлем кызык түгел инде ул Мәрданша Су анасына бик гашыйк, ләкин шул гүзәл хатын өчен ул беркемне дә бәреп үтерә алмый, беркемнең дә өенә ут төртү аның кулыннан килми Ә менә аның үзен тотып дөмбәсли алалар, йортын да үзе белән бергә яндырып китәргә мөмкиннәр... Әйе. Мәрданша кебекләр гашыйк адәмнәрнең аерым бер төрен тәшкил итәләр. Бу иң зур төркем. Асылынучыларга, дару ашаучыларга. үтерүчеләргә, ут төртүчеләргә караганда үз мәхәббәтен яклый алмаучылар күбрәктер мөгаен. Нишлисең биг инде. Мәсәлән, шундый булуында Мәрданша үзе гаепле түгел бит... Мәрданша булуда гаепләп булмый лабаса. Үзенчә гашыйк була, үзенчә ярата, үзенчә сагышлана һәм уз хәленнән килгәнен кыла. Туктагыз әле! Мәрданшаны көчсез кеше дип мин үземә гөнаһ алам түгелме?! Мин аны нахакка рәнҗетә яздым бугай ла Әнә бит аның хәленнән нинди эш килә! ул. җил-җил ат лап. Зәйгә таба бара, алтынны суга ташламакчы була Йә әйтегез, көчсез, рухсыз кешенең хәленнән килә торган адыммы бу?. Юк! Җылы җанлы, чист а күңелле, көчле һәм якты мәхәббәт иясе генә сөю хакына шулкадәр алтыннан баш тартыр' Зәй буена ул бик тиз килеп җитте. Су анасы күренми микән дип. як-ят ына каранды. Зәй буйларына тетрәндергеч күренешне тамаша кылырга һәм мәгънәви тирәнлеге белән Зәй суларыннан да т ирәнрәк сүзләрне ишетергә насыйп булды Мәрданша, яр читенә басты да. артист сыман киерелеп менә мондый сүзләр әйт те: Нишләп мин үземә шундый зур гөнаһ алырта тиеш әле?! Болай да бит инде бик күп яман ипләр кылдым Салам урлау, чөгендер, кишер урлау лисеңме Самотон куам җитмәсә үзем шуны чөмерәм Совхозда да юньләп эшләгәнем ток Гаиләм юк. балалар тәрбияләмим Адәм актыгы бит мин! Сөйгән ярымның таратып урладым Кабахәт бит мин1 Юк' Әле соң түгел Гафу ит мине! Тәүбәмне кабул кыл' Аның бу чыгышы шулкадәр хисле һәм тәэсирле булды хи. хәтта кошлар сайрамый торды, җәйләү сыерлары мөгрәмәде Хәтта Зәй дә. туктап, акмый торды шикелле Үтенең чытышы белән табигатьне таң калдыргач. Мәрданша алтын таракны суга ыргытты. А иын. чупылдап барып төште дә. су төбенә китеп, юк булды Шунда Мәрданша үз күңелендә гаҗәеп җиңеллек тойды. Пычрак һәм вак тормыш ыгы-зыгысыннан бераз өскәрәк күтәрелү, чистарыну сизде. Ниндидер яман чирдән сихәтләнеп киткәндәй булды. Явыз дошманнан качып котылган кебек булды. Алай гына да түгел, бу мизгелдә ул әйтерсең лә яңадан туды. Ул ихлас күңелдән җырлап җибәрде. Җырның сүзләре белән көе төрле җырлардан алынган иде. Шуңа карамастан, җыр матур, көчле булып яңгырады һәм Зәй сулары белән каядыр еракка акты. Менә шулай' дип кычкырды Мәрданша, җыр тәмамлангач. Барыбер яшисе килә! Барыбер дөнья матур, чукынгыры! Барыбер яшисе килә бит. ә!.. Яшисе генә түгел, яратасы да килә бит. мәхәббәтле дә буласы килә бит. зараза! Бу вакытта Зәйнең текә яры аның өчен сәхнәгә әверелде һәм Мәрданша әрәмәләр каршысында гына түгел, гүяки бөтен дөнья алдында чыгыш ясый иде. Бу минутларда Җир шары бер түгәрәк, әйләнмәле сәхнәгә әверелде һәм пеләш башлы бу дивананың шыр ярып кычкыруын бөтен Җиһан рәхәтләнеп тыңлады. Ниһаять, героебыз арыды һәм җиргә утырды. Шулвакыт алагаем гәүдәсен көчкә сөйрәп, ниндидер сәер көй шыңшый-шыңшый. әрәмә эченнән Саңгырау Нуретдин килеп чыкты. Анын белән бергә таллар арасыннан юан. озын чыбыркы, таушалып беткән чүпрәк сумка, авыр ис һәм бер өер чебен безелдәп чыкты. Гомумән. Нуретдинне чыбыркысыз, сумкасыз, иссез һәм чебенсез күз алдына китереп булмый. Аларсыз ул һич тә Нуретдин булалмый. Ә мин инде бер әйткән идем: һәркем үзенчә булырга тиеш - Мәрданша Мәрданша кебек. Нуретдин Нуретдин булырга тиеш. Нишләп утырасың?—дип сорады көтүче. Мәрданша янына чүгәләп. Ә теге, яп-якты итеп елмайды да, сыерлар нәчәлниген иңеннән кочты: Теге алтын таракны суга ыргыттым мин. Нишләдең??? Теге таракны суга ташладым дим. Ник?!. - Шунда аның урыны. — Нинди убырный?!. Зәйдә аның урыны, мәйтәм. — Кемнең? Алтын таракның. Су анасы малын Зәйгә ыргыттым, мәйтәм. — Участковый кушты мәллә? — Юк, үзем... Ә-ә-ә,— диде Нуретдин һәм әкрен генә аягүрә басты. Аның чыраеннан гына түгел, бөтен гәүдәсеннән курку аңкый иде. Мәрданша да торып басты, рәхәтләнеп киерелеп куйды. Өстемнән йөк төшкәндәй булды.—диде ул. шомга баткан көтүчене дә куандырырга тырышып. Көз үче исә Мәрданша тирәсеннән ычкыну ягын карады. Телсез, карусыз сыерлары янында аңа тынычрак һәм куркынычсызрак булыр сыман гоелды. Дөньяның матурлыгына сокланып, шул ук вакытта уйлары белән сагышлы, кайгылы, ачы һәм татлы бәхез диңгезендә йөзеп. Мәрданша болганчык сулы Зәй елгасының ярында басып калды. Шулвакытны сыерлары алдында командир кебек горур басып торган Саңгырау Нуретдин Зәйгә таба чапкан участковый мотоциклын күрде. Көтүче, тагын судларга алып бара күрмәсеннәр дип. әрәмә эченә кереп югалды. Мотоцикл бишегендә, чүп тутырылган капчык сыман ава-түнә, Гаделша узыра иде. Мотоцикл таллык яныннан узганда Нуретдин мондый сүзләр ишетте: «Тинтәк! Хайван! Утыртам! Төрмәдә черетәм!» Чукрак Нуретдин дә ишетерлек булгач инде, ул сүзләрнең ничегрәк әйтелгәнен чамалау кыен түгелдер. «Төрмәдә черетәм!» дигән сүзләрне ишеткәч, хәтта сыерлар да. куркып, гөрле якка дулап чаптылар. Мәрданша да күреп алды мотоциклны Килә, ерткыч. - диде ул үзалдына. Ләкин аңарда курку да. шомлану да. хәтта дулкынлану да юк иде Миңлебае» «гимер атыннан» сикереп төште дә. йөгереп килеп. Мәрданшаның изүеннән эләктереп алды Ырг ьп тынмы? Ыргытса?! диде Мәрданша тыныч булырга тырышып. Утыртам! дип үкерде участковый. Утыртып кара . Үзеңнең дә башыңнан сыйпамаслар дип җавап бирде Мәрданша Миңлсбаев нишләргә белмәде. Кай тирәгә ыргыт тын. паскуда? диде ул. кобурасына тотынып Мәрданша кулларын як-якка җәйде дә. тантаналы тавыш белән Зәйгә!!! диде Миңлсбаев кабалана-кабалана чишенә башлады Чишен, эзлибез! диде ул. кйтелен салып Юк! дип җавап бирле Мәрданша Миңа андый бай тык кирәк түгел Үзең эзлә! Миңлсбаев аны ашардай булып тешләрен шыгырдатты да. ботинкаларын салырга онытып, яр кырыена килде һәм. трусигын парашют сыман кабартып. Зәйгә чумды. Мәрданша аның артыннан суга лач игеп төкерде дә чирәмгә ягты Гаделша, курка-курка гына, аның янына килеп утырды Мин аңа әйтми булдыра алмадым инде, диде ул. гафу үтенгән сыман. Тапмаса гына ярар иде. диде Мәрданша Аны агым алын киткәндер инде, диде Гаделша Ә бәлкем. Су анасы үзе габып алгандыр. Яр аегында Миңлебаевның сүгенүе һәм су шаулавы ишетелде Әрәмә итеннән. орәк сыман. Нуретдин найда булды Участковыйнын алтын таракны бата-чума эзләвен өч дус ярга ягып, рәхәтләнеп гамаша кылдылар Миңлсбаев чумган саен алар анын инде бүтән калкып чыкмавын теләделәр. Ләкин кансыз инспскгор калка да чыга һәм үзәкләрне әзен сүгенә дә янә чума Менә ул татын калкып чыкты Кулында ниндидер гимер горба кисәге Ул яр буйлап үрмә ти башлады Өч дус. котлары очып, торып бастылар Миңлебаевның кыяфәтен тасвирлап бирер өчен кәгазь белән каләм генә җитмәс Диңгезлары дә. океаннарда да мондый куркыныч, ямьсез җанвар яшәмидер Шушы кадәр яман ерткыч коры җирдә генә тереклек итәдер мөгаен Миңлсбаев ярга менеп басты һәм артка таба чигенеп баручы авы гдашлары кинәт елмайды. Милиционер чыраена елмаю кн лешмәсә дә. дусларга бераз җан керде Инспектор, икс кулы белән торба кисәген кысып, гаҗәп ягымлы һәм тыныч гавыш бе гәп «дусларына» мөрәҗәгать итте Мөхтәрәм милләг тәшләрем! Ә те сез исәнмени? Сез гәрнс каһәр сукмадымсни ә ге? Йә ходаем ничек Җир йотмый у тегеше" Ә гбәг тә. Мәрданша да. Нуретдин дә. Гаделша да бу сорауга җавап бирә алмады Каян белсеннәр a rap ник Җир йог маг анын Алар һаман да әкрен генә чигенделәр Миңлсбаев аларга таба атлады һәм йомшак, итагатьле гавыш белән дәвам итте: — Кадерле кан кардәшләрем! Мәгълүм ки. мине Аллаһе Тәгалә участковый игеп яраткан. Белеп горыгыз: мин бөтен Җир шарының участковые булырга хыялланам. Миңлебаевның тавышында ягымлылык һәм иплелек юкка чыкты, дусларның котлары да калмады. Чөнки участковыйның кыяфәте җүләр кешенеке сыман иде. Ә инде трусиктан гына басып торучы участковый: Җир шары минем участок булгач, иншалла. планетадагы бөтев тараклар минеке булачак!— дип кычкыргач, шик калмады Миңлебаев акылдан язган иде. Иң беренче булып Гаделша әрәмә арасында юк булды. Аның артыннан Мәрданша очты. Ә Нуретдин ике-өч атлауда әрәмәлекнең теге ягында иде инде. Миңлебаев, нишләптер, аларны куып мәшәкатьләнмәде, бары тик: — Сезгә бер тарак та бирмим, сволочьлар!— дип кенә кычкырды. Аннан соң өстәп куйды Утыртам барыгызны да! Шуннан соң ул тагын, йөгереп барып, елгага чумды. Инде шактый гына су эчеп күбенеп бетсә дә. ул ду китереп Зәй төбен айкавын дәвам итте. Хәлдән тайгач, тагын үрмәләп ярга менде дә. һавада очкан саесканга: «Утыртам!»—дип кычкырды һәм лып итеп утырды. Ул бер елады, бер шаркылдап көлде. Үзе нәрсәгәдер, кемгәдер, бармак янады. Сикереп торып трусигын салды. Мәрданшалар йөгереп киткән якка шәрә артын туңкайтты, һәм. тагын алҗып, чирәмгә ауды. Шулвакытны елгадан Су анасы килеп чыкты һәм. тирә-якка якш сибеп, тал төбенә урнашты. Миңлебаев куаклар арасыннан аңа таба үрмәләде. Су анасының кулында алтын тарак ялтырады. «Алтын тарак!»— дип шашынып пышылдады участковый. Ул озак уйлап тормады, сикереп торды, йөгереп барды һәм Су анасының кулыннан таракны йолкып алды. Су анасы өнсез калып, катып торганда Миңлебаев инде киемнәре янында иде. Ул. киемнәрен тиз генә эләктерде дә. мотоциклына барып атланды. Ниһаять, Су анасы да һушына килде һәм участковыйпы куа чыкты: Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак! Ник аласын син аны. ул бит минем алтын тарак! Мотоцикл тавышы ишетелде. Су анасы зәңгәр төтен эчендә елап калды. Шуннан ул елгага таба китте һәм суда юк булды. Ләкин гарак Миңлебаевта түгел иде. Киемнәрен ашык-пошык җыйганда yji аны ялгыш төшереп калдырды. Чирәм арасында я1- кан тарагын Су анасы да абайламады, теге бәндә алып китте дип уйлады. Күпмедер вакыт үткәч, әлеге дә баягы Саңгырау Нуретдин таллар арасыннан сөйрәлеп килеп чыкты. Ул. гадәттәгечә, шикләнеп, як-ягына каранып куйды. Шуннан соң. башын аска йен. үзалдына мыгырданамыгырдана. яр буйлап йөри башлады. Их. тартасы килә.. Элегрәк бу тирәдә балыкчылардан калган тәмәке гәпчекләре була торгание... Тәмәке кыйммәтләнгәч. 1өпчек табуы да кыенлашты, авызыңны шулай итим... Шунда ул ялтырап яткан алтын таракка юлыкты. Әстәгъфирул- ла... Әстәгъфирулла Тарак?! Бу теге. . тарак түгелме соң’ Аптырагач, ул өнеме-төшеме икәнлекне белер өчен. Kai ы итеп чыбыркысын шартлатып куйды. Нуретдин өнендә иде. Ул таракны җәһәг кенә фуфайкысының кесәсенә тыкты да, авылга таба элдерде. Мәрданша өендә, тиргә батып, карлыган вареньесын зур-зур кабып, чәй эчеп угыра иде. Атылып Гаделша килеп керде Мәрди! Ишеттеңме, Миңлебайны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр дип кычкырды ул килеп керүгә Аны биг «скорый» белән түгел, рәшәткәле «воронок» белән алып китәргә тиешләр, дип җавап бирде Мәрданша. Ни булган соң ана. авырып киткәнмени? Акылдан язган! Ә ?!. Җүләрләнгән. Зәй төбен айкый торгач, полный ычкынган. Соң инде, ул элек тә акыллы түгел иде бугай, -диде Мәрданша тыныч кына. Гаделша ашыгып дәвам итте: Үз авылында, башына милиция фуражкасын киеп, култык астына папкасын кыстырып, өйдән өйгә йөргән һәр кешедән тарагын күрсәтүне таләп игә икән... Таракларны җешскләп тикшерә ди... тешлән карый ди Безнең авылга да килмәкче булган. Ник килмәде икән? Җигешмәгән. Алып киткәннәр. Тракторчы Габдулла шулар авылына тракторы белән самогонга барган иле. шул кайтып сөйләде. Миңлебай әйдәп өйгә йөргән ди... Хатыны, елап, артыннан ияреп йөргән, нишләдең син. дип. Миңлебай хатынына әйтә икән «Төплә минем янга бер шәрә Хагын килергә тиеш., көнләшмәссең микән?» Алай дигәч, моның хатыны аның җүләрләнгәнен чамалаган да. скорый чакырткан. Көчкә бөкләп тыкканнар машинага. Габдулла үзе күргән Алын киткәннәрме? Алып китми нишләсеннәр инде. Ишек ачылды. Авызын алгылы галош кадәре җәеп. Мәрданшаның болай да шыксыз өенә тагын да төкселек өстәп. Җырыклының Халык Көтүчесе. Зәй буйларының атказанган мал-туар эшлек.гесе. сыер көтү фәннәре докторы, сазлыклы әрәмәләрнең төсе һәм яме Саңгырау Нуретдин килеп керде Аның исәнләшә торган гадәте юк Бу юлы да ул бер сүз дәшмичә керде дә куеныннан алгып таракны чыгарып өстәлгә куйды. Мәрданша белән Гаделша икесе дә берьюлы сикереп тордылар һәм бер тавыш тан Та-ра-а-ак?!. диделәр Нуретдин тагын да киңрәк елмайды Тешләре булмаганлыкган аның авыз гүреңнән кызарып, кече геле күренеп тора иде Тарак ” диде Мәрданша тагын бер тапкыр. Каян алдын.’ дип кычкырды Гаделша Сез балык тога юрган урында таптым. Шунда, ярдан ерак түгел яга иде. Мәрданша әле алтынга, әле Нуретдингә, әле Гаделшага карады Гаҗәп Мин биг аны суга аткан идем. Миңлебай тапкан булган микән әллә? Алай дисәң, нишләп сон ул аны ярда ташлап калдырган'’ Кеше күрмәдеме'* диде Гаделша Нине күрмәдеңме? дип сорады Нуретдин Кеше күрмәдеме? Ә-ә-ә. юк. юк Кинәт Мәрданшаны корт чаккандай булды Туктале. тук тале Миңлебай хәләл җефетенә «Бер шәрә хатын килергә тиеш...» дигенме?. Гаделша! Әллә Су анасын күргән микән ч’ Әй. акылдан язган бәндә ни сөйләмәс Нуретдин аоый' Анда алай-болай Су анасы күренмәдеме? — Нәрсә күңеллеме? — Күңеллеме димим... Су анасын күрмәдеңме дим. — Ә-ә-ә... Юк. Күрсәм дә танымыйм бит мин аны. бер тапкырда күргәнем юк. Мәрданша өй буйлап тыз-быз йөри башлады. — Гаделша туган! Күңелем сизә, валлаһи. Су анасы Зәйдә! Сизә бит күңелем, кайткан ул. кайткан! Шулай диде дә Мәрданша, таракны эләктереп, чыгып йөгерде. Яр буйлап бик озак киләп сарып йөрде ул. Тик Су анасы күренмәде Мондый пычрак сулы елгада, андый шапшакланган табигатьтә затлы нәрсә яши аладыр дип ышанырлык түгел иде. Әрәмәләрнең сулышын буып, химкомбинаттан куе төтен килеп сарыла. Шәһәр чүплегеннән килгән ачы ис дөньяда әкият барлыгын, матурлык барлыгын оныттыра. Бик озак йөгереп йөрде Мәрданша Зәй буенда. Кычкырып та карады. Ләкин аңа беркем дә җавап бирмәде. Озак эзләде, озак көтте. Җирдә әле әкият барлыгын тагын бер кат исбатлап, табигатьнең бер сихри яктылыгы булып. Су анасы килеп чыгар төсле иде. Юк, килеп чыкмады. Мәрданшаны курку басты. Аның башы әйләнеп китте, тез буыннары калтырый башлады. Ул йөзтүбән капланды һәм онытылырга тырышты. Күкрәк тирәсендә әллә йөрәк тибә... әллә өмет сулкылдый иде... Икенче кисәк * * ♦ Зәй сулары ага торды, еллар үтә торды... Дөньялар әллә нишләп китте — җитмеш ел киеп йөргән соры күлмәк бөтен җөйләреннән шытырдады. Имеш, дөрес юл белән бармаганбыз. Имеш, бар нәрсәне үзгәртеп корырга кирәк. Илдәге үзгәрешләрнең җиле Җырыклы тирәсендә дә исеп куйды. Авыл халкы «үзгәртеп кору» дигән нәрсәне хуплады. Бу яңарышка һәркем булдыра алганча өлеш кертергә тиеш иде. һәркем үзенчә өлеш кергә башлады. Фәһимә апа сыерын, торгынлык елларындагы шикелле, уң яктан түгел, сул яктан сава башлады, һәм сөткә суны түгел, суга сөтне куша башлады. Агроном Фәхри кар тоту киртәләрен усактан түгел, каеннан ясарга тәкъдим итте. Идарәдә бухгалтер Хәнифнең бүлмәсенә экономист Саимәне утырттылар. ә Саимә бүлмәсенә — Хәнифне. Мал врачы Сабир сыерларга СПИДка каршы укол кадый башлады. Шит ырьләр язучы Нурислам да бик нык үзгәрде. Элегрәк ул шигъри дәрт өчен илһам эзләп елга буйларына чыга иде һәм, рифма тапмагач, пилорамнан такта урлап алып кайта иде. Хәзер инде, киресенчә, такта урлап кайта да утырып шигырь яза. Партком секретаре Якуп күзгә күренеп үзгәрде. .Капкасын башка төскә буятты Аның чырае да элеккеге төсле, светофор сыман кып-кызыл түгел, бераз аксы лланды. Иң нык үзгәрүче клуб мөдире Камил булды. Беркөнне ул асылынып үлде. Клуб өстендә җилфердәп торган «Коммунистлар партиясенә 40 дан!»- дигән лозунгны кубарып ташлаулары анын яшәвен мәгънәсез иткән, диделәр. Кишер басуын каравыллаучы Сәхәбетдингә дә үзгәрергә куштылар. «Ниемне үзгәртим инде мин? диде ул. аптырап Кишерне элек тә урлыйлар иде. хәзер дә урлыйлар. Алайса мин бодай итәрмен элек, урласыннар дип, күземне йома идем. Хәзер инде йомып тормыйм — урласыннар...» Бик нык үзгәрде авыл Беркемне, бернәрсәне санга сукмый башладылар. Шулвакытны төрмәдән кайткан Шиһап ин абруйлы кешегә әйләнде. Чөнки сөйләшкәндә ул әллә нинди куркыныч, аңлашылмый торган сүзләр кыстыра. Ул сүзләрне инглиз теле укытучысы Гөлмәрьям апа да аңламый. Авыл советы рәисенең сарыгын урлап удырганга күрә. Шиһап үзен аналитический» дип саный һәм бүгенге көнгә кадәр реабилитация таләп итә. Торгынлык чорында юк ителгән басу капкасы урынына яңа капка төзеп куйдылар Аны ачканда митинг булды. Теге вакытта капканы җимерүчеләрне каргап, сукранып йөргән Хәлимә әбине митингта күгәреп алдылар Җимерүчеләр аңа «Бар әле, карт тәре, йөрмә монда саруны кайнатып!» дип кычкырган булганнар Шуңа күрә Хәлимә әби торгынлык чорында җимерек капкасын төзәтеп бирергә вәгъдә иттеләр Хәлимә әби: «Алай озак яшәмәм шул мин...» дигәч: «Ярар алайса, бер дә кайгырма, шул материалдан каберең өстен.» бик матур рәшәткә ясан куярбыз», диделәр. Авыл уртасында мәчет төзеп куйдылар. Ленин һәйкәле белән янәшә... Ленин манарага караганда биегрәк Читтән караганда. Азанны Ленин әйтәдер шикелле. Сыер савучы Тәслимә бик каты үзгәрде Коммунистлар партиясеннән чыкты, һәм фермага үзәк урамнан түгел, арьяктан йөри башлады Чөнки авыл уртасында басып торучы Лениннан ояла икән Авылда тәртип болай да юк иде. өстәвенә үзгәртеп кору дигән нәрсә килеп чыкты. Беркем бернәрсәдән курыкмый башлады Төрмәдән кайткан Шиһаптан гына бераз шүрлиләр Ул үзе дә үзгәреп кайтты аркасына мәчет, күкрәгенә чиркәү рәсемнәре ясаткан Үзгәреш җиле шулкадәр көчле исте ки. хәтта хуҗасыз калган клуб җимерелеп төште. Яңарыш рухын тоеп, мал-туар, кош-корт күзгә күренеп үзгәрә баш лады. Хәтта әтәчләр дә. кан буталмасын дип булса кирәк, күрше тавыкларын басмый башладылар Сыерлар арасында да гаҗәеп хәл булып алды. Гайнекамал әбинең сыеры бик ябыкты Сөте дә кимеде, онлы башакны да теләр-телөмәс кенә чемченде, үгезләргә дә күз салмый башлады Гайнекамал әби яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртеп, газиз малкаена ходайдан мәрхәмәт сорады, ә кәгүче исә башка сыер тардан чи I кә т айпылытт йөрүче бу җан иясен чыбыркысы белән ешрак «сыйлады» Ләкин бу мәхлук күзле алла колынын күңелендә ниләр кайнаганын Гайнекамал әби дә. көтүче үте дә белмәде һәм беркайчан белмәячәк тәр Каран торуга тап-гади булган бу имезүче хайванның соңгы вакытта үзаңы ачылып кит ге. яшәү сулышы белән сулаган иркен болынлы һәм җан өзгеч чыбыркылы дөньяга мөнәсәбәте үзгәрде «Нишләп әле мин шушы якты Җиһанда гел бертөрле сукмаклардан, һаман да бер болынга гына йөрергә гиеш’ дип уйлады ул Ниш тән әле йөзлеген сыерлар белән бер надан, шапшак һәм залим кәгүче хаким лек игә? Җан иясе иркенлектә яшәргә гиеш"!» ..Чалт иткән кояшлы көн иде. Сыерлар, шактый гына талчыгып,ц итәргә яттылар. Көтүче, учак ягып, чәй кайната Менә, чәй эчкәч, ул да ятты һәм. «Урал» мотоциклы тавышы чыгарып, гырлый башлады. Гайнекамал әбинең сыеры сикереп торды, ботны тешләргә чамалап йөргән кигәвенне койрык белән сугып төшерде һәм. танавын җәеп, мөгрәп алды да. кояш чыккан якка карап, тиз-тиз атлап китеп барды. Азатлык турында башка сыерлар да хыялланганнар икән. Көту дәррәү кузгалып, кансыз көтүчене һәм туйдырып бетергән болынны ташлап иреккә чыгып китте. ...Ләкин сыерлар иреклектән файдаланг! белмәделәр. Мөмкинлек те юк иде... Басу-кырларда йөрергә ярамый... Урманнан да урман каравыл- чысы куып чыгара... Бакчаларга якын килергә дә ярамый... Теге ярамый, бу ярамый... Сыерлар аптырадылар: дөнья шулкадәр киң. якты Шул ук вакытта тар. тынчу, рәхимсез... Әй. иреклек, әй азатлык! Нинди татлы да, ачы да син!.. Нишләргә соң синең белән, азатлык?. . Моны сыерлар аңламадылар. Гайнекамал әбинең сыеры иң беренчеләрдән булып азатлык кирәклеген аңласа да, кай тарафларга юл тотарга, ничек яшәргә икәнлеген аңламады. Чөнки бу дөнья бик тә катлаулы иде. Аптырагач, сыерлар дулап карадылар. Туйдырды дулау да... Кичкә таба сәер иркенлек сыерларны шомландырды һәм алар теге залим көтүчене сагына башладылар. Абзар әсирлегенә караганда ирек тоткынлыгы куркынычрак булып тоелды, чөнки алар билгесезлек кочагында иде. Шуңа күрә, көтүченең сүгенә-сүгенә кычкыруын һәм үзәккә үтә торган чыбыркы шартлатуын ишеткәч. Гайнекамал әбинең сыеры тынычланыбрак китте. Азатлык, ирек дигән булып, кая барырга белмичә аптырап, нишләргә яраганын, нишләргә рөхсәт ителмәгәнен аңламыйча, сине урап алган шомлы билгесезлектән һәм үзеңнең ярдәмсезлегеңнән чирканып, киләчәктән когың алынып яшәүдә ни мәгънә бар? ...Якында гына чыбыркы шартлады. Чыбыркы тавышыннан да зәһәррәк булып сүгенү сүзе һаваны ярып җибәрде. Сыер көтүе болынга таба атлады. Халык гаҗәпләнде: «һәммәбез үзгәртеп коруга өлеш кертте... нишләп соң үзгәреш сизелми?!.» Беркөнне телевизордан: «...Үзгәртеп коруны киңәйтергә һәм тирәнәйтергә кирәк!» — диделәр. Бу эштә дә һәркем үзенә вазифа табарга тиеш, диелде. Сүз тыңлаучан халык моны да хуплады. Җырыклы авылында үзгәртеп коруны киңәйттеләр һәм тирәнәйттеләр. Илгә яңадан капитализм килә икән, дигәч, партком секретарен тотып кыйнадылар. Дүрт сугышта, өч революциядә катнашкан, ике тапкыр раскулачивать ителгән, унбиш ел төрмәдә утырган Гарифҗан бабай кыйнаш белән җитәкчелек итте. Карт булуына карамастан, үл бик нык тырышты. Кыйный торгач, аның үзенең дә хәле бетте. Кичкә'таба район хастаханәсенә партком секретарен һәм Гарифҗан бабайны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр -икесе дә авыр хәлдә иде. Гарифҗан бабай әле машинада барганда да. актык көч-хәлен җыеп, партком секретареның касыгына терсәге белән бәрде дошманлык шулкадәр көчле иде. Гарифҗан дошманының йә иңбашын, йә колагын тешләргә ниятләп, башын бормакчы булды, ләкин баш борылмады Чөнки партком секретарен кыйнаганда бабайнын муены каймыккан иде Башы борылмаганны тойгач, Гарифхан, ачуыннан, аңын җуйды. Коммунизм булмаячак, дигәч, аклар ягында сугышкан Һадиулла, урманда качып яткан урыныннан чыгып, үрмәләп авылган кайтты Аның кай! канын ишеткәч, кызыллар ягында сугышкан Садри бабай базга төшеп качты. Ал гмыш ел буена юньле ашау күрмәгән колхоз мал-туарына күп итеп азык бирделәр Мескен хайваннарның күбесе күбенеп, җан тәслим кылды. Ленинның авыл уртасындагы һәйкәлен төшергәч, аны кая куярга белмәделәр Аптырагач, аны. кибет янына йөзтүбән яткырып куйдылар һәм ул авыл ирләренә тәмәке көйрәтеп, гәпләшеп утырырга бик җайлы утыргыч булып чыкты Җир өләшә башладылар Әмма беркемнең дә эшлисе килмәде. «Коммунистлар эшләсен!» диде халык Шулай да ачлык килгәнен сизенгәч, халык кыймылдый башлады Халык эшкә тотынган иде. шомлы хәбәр килде, коммунизмны төзеп бетерергә карар кылганнар, ди Җитте, демократия озаккарак сузылды, дип әйтеп әйткәннәр, ди Бу хәбәрне Саҗидә карчык кала базарының идәнен себерүче хатынның полиэтилен капчык белән сыра тоткан бер исереккә сөйләгәнен ишетеп, түкмичәчми авылга алып кайткан иде Җырыклы авылын шом басты. 1991 елның август көннәрендә, Саҗидә карчыкның информациясен раслап. Мәскәүдә хәрби хунта башланды ГКЧП дигән оешма в.тачны үзенең кулына алган, имеш Анылның коты алынды. Шул ук көнне базда качып яткан кызылармеец Садри якты дөньяга чыкты һәм кулына сәнәк алды Аның баздан чыгуын ишеткәч, аклар ягында сугышкан Һадиулла карт кире урманга ычкынды Тик ул ярты гасыр буе качып яткан землянкада бер кеше бар иле инде. Ул шушы тирәдәге бер совхозның парi ком секретаре иде Халык хөкеменнән куркып качып ягуы иде аның Һадиулла карт аны «Бар кайт, гагын сезнең заман килде», дип куандырды Партком секретаре шатлыгыннан, сыйнфый көрәш турында да онытып. Һадиулла бабайны лач-лоч үпте дә «Ашарына җибәреп торырмын, алла боерса», дип вәгъдә биреп, авылына йөгерде Җырыклыда юлбашчы һәйкәлен торгыза алмый интектеләр Маташа торгач, тортызын куйдылар куюын, тик. гөнаһ шомлыгына каршы, аударт анда аның бер бармагы кителгән булган икән Халык куркудан өнсез калды «Моның өчен безне коммунистлар, авылыбыз белән алып чыгып, үләт базында атып үтерәчәкләр», диде Җырыклыга зоотехник булып килеп, гарих укытып йөрүче Фәрит Иванович Колхоз мал-туарын нык ашатканга бик үкенделәр. «Күбенеп үлгән мал-гуар өчен безне үләт базыннан тортызын. икенче мәртәбә атачаклар», лиле Фәрит Иванович Авы т кайгыга багты Ярар, шулаеп шулай да Тик менә, хастаханәдә ятучы партком секретаре, авылның бәхетсезлегенә. исән-имин килеш кайтып төшсә бетте баш' Аны бит бөтен авыл кыйнады «Аның өчен безне өченче мәртәбә атачаклар'» диде зоотехник һәм гарих укытучысы Фәрит Иванович 1»\ вакыт та район хастаханәсендә сугыш дәвам нт тс Дүрт сугыш өч рево иония ветераны, ике раскулачивание һәм унбиш ел төрмәне татыган Гарифҗан бабай Җырыклының партком секретаре белән бер хастаханәдә ятуны үзенә карата мәсхәрә шп кабул итте һәм дошманын үтерергә торте ютлар тзләде. Бабайны башка дәвалану йортына күчерделәр У т аннан партком секретарена «Барыбер үтерәм'» дип хат язды Социализм белән капитализм арасында аптырап калган авыл халкы Гарифҗан картның кайтуын зарыгып көпе. Ул исән-сау әйләнеп кайтса, хәлләр мөшкел түгел дигән сүз Әгәр дә аны кулга алып төрмәгә ябып куймыйлар икән, димәк, илдә террор юк. Гарифҗан карт кайтты. Берничә көн үтүгә, партком секретаре да авылда күренде. Аларның икесенең дә исән-имин кайтуы авылны тәмам исәнгерәп гте. «Кем кулында соң влач?»— дигән сорауга җавапны зоология белән тарихны буташтырып, адашып беткән Фәрит Иванович та таба алмады. Кемдер эчтән генә яңадан партком секретареның хуҗа булуын теләде (алай, бәлки, тынычрак булыр дип)... Ә кемдер, бигрәк тә урманнарда качып йөрүче Һадиулла. Гарифҗанның тизрәк муены төзәлеп, яңадан сугыш башлавын ходайдан сорады. ♦ ♦ » ГКЧП халыкка мөрәҗәгать белән чыккан көнне Җырыклының элеккеге участковые пенсиядәге милиция капитаны Миңлебаев җүләрләр йортыннан качты. Менә ун ел буе инде ул өч-дүрт айга бер тапкыр дәваланып чыга. Бу юлысы ул чираттагы дәвалануын өзәргә мәҗбүр булды, чөнки влач алышынырга тора. Миңлебаевлар влачы яңадан килергә тора! Мондый вакытта психушкада уколлар кадатып ятып буламени?!. Аны автовокзалда санитарлар куып тоттылар һәм. кул-аякларын бәйләп. «скорый»га тыктылар да кире алып киттеләр. Миңлебаев бер санитарның кулын тешләде, икенчесенең эченә башы белән бәрде, өченчесенең битенә ләчт иттереп төкерде. Нәтиҗәдә, санитарлар юлда барганда машинаның идәнендә утын агачы сыман дырылдап яткан психны бераз типкәләп алдылар Миңлебаев аларны: «Бериягә язам!» —дип куркытты. Санитарларның берсе: «Ул бит инде күптән үлде». — дигәч, ул: «Юк. исән ул! Берия тәр алар үлми!»— дип кычкырды. Носилкада чайкалып хастаханә ишегеннән кергәндә Миңлебаев: «Яшәсен ГКЧП!» дип акырды. Миңлебаев дәвалану курсын алып чыга да көннәр буе өендә телевизор карап утыра. Алтын тарак исенә төшкәч. Зәй буена йөгерә. Ун елдан артык инде менә шулай дәвам итә. Пенсиядә булса да. аннан һаман да куркалар. Җырыклыга барып, ул Мәрданшадан. Гаделшадан һәм Нуретдиннән сорау ала. Дуслар аңардан участковый булып йөргән вакытында да бу кадәр курыкмыйлар иде. «Алтын таракны кая куйдыгыз?» дип йөдәтә. Халык арасында да алтын тарак турында төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Миңлебаевтан соң «юньле» участковыйның булганы юк. Берничә ай эшлиләр дә юкка чыгалар Ун ел эчендә егермеләп инспектор алышын- I андыр. Кайсы эчкечегә әйләнә, кайсы үзе төрмәгә эләгә, кайсы асылына Югыйсә, юньле участковый булса, алтын тарак белән кызыксынмый калмас иде һәм аны. һичшиксез, табар иде. Шулай игеп. Миңлебаев майор булалмады. Акылына килгән вакытларда ул кычкырып җылый, язмышыннан ачынып, үзенең бәхетсезлегенә рәнҗеп җылый. Җылап туйгач Зәйгә чаба, алтын тарак табылмагач. Җырыклыга барып. Мәрданшалардан сорау ала. Аннары, һәр йортка кереп тарак сорый башлагач, каладан ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар да мескенне тагын дәваланырга озаталар. Үзен дәвалаучы психотерапевтка ул төрмә белән яный, укол кадаучы шәфкать туташларына да әллә нинди статьялар вәгъдә итә Мәскәүдәге хәрби фетнә уңышсыз тәмамланган. ГКЧП кулга алынган. дигән хәбәрне ишеткәч, Миңлебаевныц котыруы чиктән ашты Аны оч укол белән генә тыйдылар, шуннан соң ул мәлҗерәде һәм. йокылы- уяулы булып, тып-тын гына караватында ятты Палатада тагын биш псих ята иде: тарих укытучысы, район гәҗитендә эшләүче шагыйрь, элеккеге партия шәһәр комитеты инструкторы, мунча директоры һәм яшелчә батасы нәчәлниге Миңлебаевтан кала, бишесенең дә акыллары зәгыйфьләнүенең сәбәбе илдәге үзгәрешләр иде Өч укол Миңлебаевны караватка ябыштырып ук куйды Мунча директоры, яшелчә базасы нәчәлниге саташа-сагаша йоклыйлар. шагыйрь тумбочка өстендә, авыр сулап, нидер язып утыра, ара-тирә кычкырып көлеп куя. Элеккеге инструктор ниндидер моңсыз көй шыңшып. идәндә угыра. Тарих укытучысы бөтенләй үк җүләр түгел, дәвалана торгач, инде үз акылына кайга башлаган иде. Ул Миңлебаевны кызганып куйды һәм аның янына барып утырды. Йокла, туганым! диде тарих укытучысы, аның юрганын әйбәтләп ябып Мин сиңа хәзер әкият сөйләрмен Ул көйли-көйли сөйли башлады. Миңлебаев күзләрен йомып, мәмрәп. рәхәтләнеп тыңлады Бу әкияг шулкадәр кызык булды, хәтта шигырьләр яга торгач исәнгерәгән шагыйрь дә язуыннан гуктап. хикәяткә колак салды. Шәһәр комитеты инструкторы җырлаудан туктады, идәндә утырган килеш укытучының сөйләгәнен игыибар белән зиһененә сеңдерә барды Мунча директоры белән яшелчә базасы нәчәлниге дә уянып, тынлап ят тылар Тарих укытучысыныц җүлөрлор йортында Минлебаенка сөйләгән әкияте. Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәт- ник. илдә генсек хуҗа булып торган вакытта Яңа елны каршылау лар гел башкача булган, ди. Ел буе шыр исерек булып йөргән халыкның Яңа елны каршылаганда аракы эчкәне гүлчим чырайга да чыкмаган, имеш Дөресгермеюкгырмы. авызыннан аракы исе килмәгән кешене урамда эләктереп, «тегендә» яба юрган булганнар. Аек кеше шикле вә чирле булып саналган, ди Бервакы г. Җирнең ал тыдан бер өлешендә яшәп ягучы адәмнәрне ягим иген, әкияг башында телгә алынган генсек, бер сандык чамасы орденмедальләрен беркемгә васыять игми-нигми генә бу дөньядан китеп барган. Бераздан халык айныган һәм... шаккаткан: ашарга беткән икән ләбаса' Азык-төлек запасының кай тирәгә яшереп куелганын да әйтергә өлгерми мәрхүм булган генсекка халыкның шундый нык ачуы кинән, ди Аны. ныклап телгә ала-ала сүккәннәр, имеш Ләкин күп еллар буе исереп- пирәшләнеп, аңгымиңге йөрт әп күпмилләтле чуар халык тенсекның ях- шымы-начармы икәнлеген ютәл хәтерләмәгән Кемдер әйткән «Әйбәт кеше иде. түше тутырык медаль, кибет гулы кәнфит иде » Кайберәүләр «Бөтен яхшы кешеләрне куып бетерде дә. илдә без генә калдык .» дигән. Өченчеләре «Аның каравы, аякка кияргә оекбаш, эчәргә әдикәлүн бар иде дип кычкырган. Кыскасы, аны яманларгамы, мак- I арт амы белмәт әннәр Еллар үткән 1991 ел да килеп җиткән Бу яңа елдан халык бик курыккан, ди. һәм дә куркулар тикмәгә генә булмаган Чөнки ха тыкка җир өләшә башлаганнар, ә кешеләрнең эшлиселәре килмәгән Кайберләре исә җирне эшкәртеп, мул уңыш алгач, татын раскулачивать итмәгәйләре дип курыккан I ора-бара әлеге дә баяг ы генсекны ха лык ырыт ыл сат ына башлаган, ди. Хәтта аның сулышта Герой булганлыгына та ытнанырга әзер нкән- нәр. Чөнки халык инде ялан аякка тишек ботинка киеп, кибет киштәләре янында эленке-салынкы йөргән сатучы хатыннарга кызыгып карый баш лагап. Тик ул сатучы хатыннар ир-атны хатын-кыз буларак т үгел, бәлки ит буларак кызыксындыра башлаганнар. Шуңа күрә алдарак кузгатылган легендар генсекны бигрәк тә сатучылар нык сагынган. Әмма үзе үлгәч каты хурлауга, әдәпсез көлүгә дучар ителгән, ярты дистәләп Герой йолдызлары кавалеры совет халкына шундый үпкәләгән ки. хәтта кешеләр бер-берссн «ашый» башлагач та теге дөньядан монысына кире кайтмаган. Кайту гына түгел, ике аягының берсен дә атламаган. Бу вакытта инде хатын-кызлар бала табарга курка башлаганнар. Халык үрчергә теләми икән. Курил утрауларын бирергә вәгъдә итеп, японнардан бихисап күп теге ни «саклагыч» алып кайтканнар Кооператорлар, бүген-иртәгә төрмәгә утырмагайлары дип. балаларын ятим калдырудан куркып үрчемәскә булганнар, гади халык — ярлылыктан шундый нәтиҗәгә килгән Ә депутатларның бала табу өстендә эшләргә вакытлары калмаган. Бала табу йортларында иң кыю. оптимист хатыннар гына калган. Аның каравы, халык ирекле, демократияле шартларда яшәгән. Кешене аз гына булса да йөгәнләп торган ике төшенчә- Намус һәм Закон бөтенләй онытылган. Телисең икән, төнлә чыгып берәрсен талыйсың — сиңа суд та юк, кем әйтмешли, чурт та юк. Дәртең бар икән, тотып берәрсен кычкыртакычкырта көчлисең дә качасың —сине эзләп тә мәшәкатьләнмәячәкләр. Азатлык кешеләрне шулкадәр канатландырган, хәтта үзләренең ач икәнлекләрен дә онытып, эротика һәм секс белән бик нык кызыксына башлаганнар. Гәҗит-журнал ларның беренче битләре җитди сәяси, милли һәм гуманлык темалары белән тулы булса, калган битләрендә йә шәрә хатын сурәте, йә гомосексуалистлар тормышыннан күренешләр басылган. Милләтне саклап калырга өндәгән тетрәндергеч мәкаләләрне укыганнан соң ук шәрә хатынның арт санын карап утырулар бик тә рәхәт булган, ди. Халык моңа бик куанган. Тагын әллә нинди, әллә нинди кызык хәлләр булган бу илдә. Диниләр белән алласызлар бик нык дуслашканнар. Заманында мәчетләрне җимереп йөргән кешеләр материалист-атеистларның һәйкәлләрен җимерә башлаганнар. Поплар, муллалар митингларда коммунистлар белән кочаклашып торган. Моны күреп халык тагын да катырак сөенгән, ди. Мондый күренешләрдән мөкиббән китеп торган адәмнәр урамнарга үкереп чыккан танкларны күрми калган. Тора-бара хәрби машиналарга ияләшкәннәр һәм. акча түләп, аларга такси урынына утырып йөри башлаганнар. Үзара талашырга, сугышырга өйрәнеп бет кән халык, телевизор каршында утырып, депутатларның сугышканын бик яратып тамаша кылган. Тиздән һәрбер кеше депутат булырга әзерләнеп җиткән. Чөнки һәрбер кеше акыл ягыннан да. талашу сәләте буенча да телевизордан күрсәтелә торган депутатлардан калышмаган. Үзәк урамнарда протест йөзеннән ачлык игълан итүчеләр күбәеп киткән. Ләкин, бөтен ил ач булу сәбәпле, алардан бары тик көлгәннәр генә. Үзен-үзе яндыручыларны да сүндереп маташмаганнар, депутатлыкка бер кандидат кими, дип сөенгәннәр генә Алда әйтелгән генсек тарафыннан Көнбагышка куылган язучылар кире Көнчыгышка кайтканнар, ди. Ә мондагы язучылар, теге вакытта чит илгә китмәгәнгә оялып, кайсы кая качып беткән Аларның исән икәнлекләрен ел саен бер үк әсәрләр белән чыга торган китапларны күреп кенә белеп булган. Язучылар бик нык үзгәргән Чистарыну вакыты җиткән, ди Партияләреннән чыгуны качу дип түгел, протест дип атаганнар, ди. Аларның язулары ла үзгәргән, хәтта кыйблалары да алышынган. Аларнын кыйбласы элегрәк Мәскәү ягында булган, аннары Мәккә якларына күчкән Шундый тиз үзгәрү сәләтенә ия язучылары булганга, халык үзен бик тә бәхетле иген санаган Шуңа күрә язучыларга тагын да зуррак өметләр баглаганнар, ди. Иллә әллә нинди үзгәрешләр булган сурәттә дә ике көн эчендә шул үзгәрешләргә яраклашырдай язучылары булган милләт үзенең киләчәгенә ышанып караган. Мөгаен, шуңадыр инде, теге яки бу язучының дөньяда барлыгын белеп торсыннар өчен, бөтен кеше күрсен дип. кибетләрдәге китапларны сатып алмаганнар һәм дә ул әсәрләр, гузан эчеп, шундый-шундый язучы барлыгын исбатлап, милләтнең абруен күгәреп, киштәләрдә яткан да яткан, ди. Әмма язучыларда бер теләк һич тә үзгәрмәгән: тарихта калу нияте. Күрәсең, бу хыял-нияг бик көчле буладыр алар барысы да Мәңгелекнең кочагында кала барганнар, тик менә халык күңеленә генә бик азлары күчкән. Кайбер язучылар моны вакытында сизеп алганнар һәм. каләмнәренә генә ышанып җитмичә, трибуналарга чыгып кычкырганнар, биек урыннарга менеп утырырга омтылганнар Шулай игеп, яна артистлар хасил булган Илдә барган пәрдәсез трагикомедиядә һәрбер рольне уйнарга актер табылган. Тик аның ни режиссеры, ни дирежеры булмаган Бу тамаша озак дәвам иткән. Хәзер инде теге генсекны гына түгел, «халыклар атасын» да сагына башлаганнар Ләкин ул. астрологлар әйтүе буенча. «Кайтмыйм!» дип әйтеп әйткән ди. «Кайтмас шул., бигрәк каты орынып ташладык бит мәрхүмгә», дигән халык Шулай да озакламый илдә: «Халыклар атасын» күргәннәр, кайткан икән. .» дигән хәбәр ишетелеп куйган. Бу хәбәргә ышанучылар күп булган, чөнки «юлбашчымның кире кайтырлык көче барлыгы халыкның хәтерендә әле сакланган Халык тагын үзгәрешләр көтә башлаган Соңрак нинди хәлләр булганын сөйләмим анысы инде башка хикәя т Болай да күбрәк сөйләп ташладым бугай инде Ахыры хәерле булсын Әкият тилеләрнең һәрберсенә үзенчәлекле тәэсир ясады Горком инструкторы, шырык-шырык көлеп, идәндә аунады Мунча директоры юрган астына качты Яшелчә базасы нәчәлнигс карават астына кереп китте һәм аның тын алганы-сулаганы да ишетелми башлады. Шагыйрь авызын ямьсез итеп җәеп, акырып елап җибәрде Миңлебаев үзен-үзе белештермичә, бәргәләнә башлады Нәтиҗәдә, биш авыру өстәмә икешәр өлеш укол кабул иттеләр. Ә тарих укытучысына, куркыныч нәрсәләр сөйләгәне өчен, баш врач дүртне кадарга кушты Биш минуттан биш авыру шып булды, палатада кабер тынлыгы урнашты. Җырыклы авылында партком секретаре һәм тәҗрибәле участковый милициясе булмау алай зыян китермәде Халык эшлисе эшен эшләде, урлауны, эчүне, сугышуны һаман элеккечә дәвам итте. Мәрданша үзгәрмәде дип әйтү бөтенләй үк дөрес булмастыр Ул бик нык ябыкты, картая гөшге. Халисә бик еш килгәләп. өйләрен җыештырып, ашарына пешереп, керләрен юып торса ла. ул үзенә җан тынгылыгы тапмады һәм сагыш диңгезендә чайкалуын дәвам итте. Мәр танша җәен дә. кышын да. көн ара таш дияр тек. Зәй буена йөри. Cv анасын >зли Ләкин Су анасы күренми дә күренми Алтын таракны Зәйгә илтеп ташларга да исәбе юк түгел аның. Тик менә шул тарак инде ун ел буена югалган Су анасы белән Мәрданша арасында ниндидер бер элемтә сыман нәрсәне хәтерләтеп тора. Таракны елгага ташласа — инде мәхәббәтенең соңгы төсеннән колак кагар кебек тоела иде аңа. Шуңа күрә тарак, чүпрәккә төрелеп, баз төбендә ятты да ятты. Мәрданшаның мәхәббәте, кем әйтмешли, сүнмәде дә сүрелмәде дә. «Үзгәреш чоры», «яңа чор», «демократияле заман», киресенчә, ана яңа бәла, яңа кайгы өстәде. Аның тагын бер куркынычы, дошманы артты. Соңгы вакытта аңа рэкетирлар тынгылык бирми башладылар. Рэкет! Коточкыч сүз! Коточкыч кешеләр! һәр заманның җаннарны өшетерлек яңа куркыныч сүзләре була, һәр яңа чор яңа куркыныч сүзләр уйлап чыгара. «Инквизиция», «опричнина», «жандарм», «каторга», «эшафот», «халык дошманы», «раскулачивание». «ГПУ». «НКВД». «ЧК», «милиция». «КГБ», «рэкет»... Рэкетчылар—большевикларның оныклары. Киемнәре дә күннән тегелгән. кешеләрне талау һәм юк итү ысуллары да нәкъ большевикларча Әшәкелек буенча оныклар бабаларыннан һич тә калышмыйлар. Коммунист Минлебаев талап алырга өлгермәгән алтын таракны конфискацияләү эшен большевикларның оныклары рэкетчылар дәвам итте. Мәрданшаның өендәге бәрәңге базында алтын яшереп куелганын рэкетчылар ничек белгәннәр? Монда бернинди табышмак юк —рэкетчылар район прокуратурасы мафиясеннән иде. Үзгәртеп кору томаны арасында прокуратурада да үзгәрешләр булган кебек тоелды, шул ук вакытта анда яңа сәер, шикле кешеләр дә тулды, һәм инде, әлбәттә, яңа килгән юристларның күзенә алтын тарак турындагы мәгълүматлар чагылмый калмады. Күп тә үтмәде. Җырыклыга рэкетчылар «экспедициясе» әзерләнә башлады. Эчке эшләр органнарында, прокуратураларда җинаятьчеләр хакимлек иткәндә, җинаятьчеләр тантана итеп йөргән илдә, шушындый болганчык заманда алтын хәтле алтынның ниндидер бер пеләш Мәрданша базында ятуы белән килешәләрме соң инде?! ..Рэкетчылар өчәү һәм өчесе дә җинаятьчеләр иде. Алтын таракны Мәрданшадан талап алган очракта өчесенә дә күптән түгел кылган авыр җинаятьләре гафу ителәчәк иде. һәм алар әзерләнә башладылар. Иң элек Мәрданша турында мәгълүматлар җыйдылар, холкы, гадәтләре белән кызыксындылар, тәрҗемәи хәлен белештеләр. Берничә мәртәбә Җырыклыга. бәрәңге сатып алырга дигән булып, «разведка»га да барып кайттылар. Беркөнне төн урталарында Мәрданша тәрәзә шакылдаган тавышка уянып китте. «Халисәдер инде тагын...» — дигән уй белән ул, иренеп кенә, барып тәрәзәдән карады. Кышкы төн яктысында затлы тунга төренгән һәм башына шулай ук зиннәтле бүрек кигән бер хатын-кыз басып тора иде. Аның төс-битен чамаларлык түгел иде. чөнки тунның күтәрелгән якасы аның йөзен бөтенләй диярлек күрсәтми иде. Мәрданша, әлбәттә, каушады, чөнки Халисә түгел иде бу... Йорт хуҗасының тәрәзәдән карап торуын абайлап, хатын аны кул ишарәсе белән тышка чакырды. Мәрданша тиз генә чалбарын киде, шәрә тәне өстенә тунын элде, ялан аякларын киез итекләр эченә тыкты да, башына кияргә онытып, өйлән чыкты. Теге хатын аны ишегалдында каршы алды. — Исәнме. Мәрданша! диде ул тун якасы эченнән тонык кына тавыш белән. Исәнмесез! дип җавап бирде Мәрданша, сәерсенеп. Сез кем буласыз? — Су анасы! Гыйнвар ае булуга карамастан. Мәрданшага эссе булып китте. — Су анасы?' Әйе. Су анасы Әйдә өйгә керик. диде Мәрданша, нишләргә белмичә Юк. кереп гормыйм. диде хатын кырыс кына Ник кермисең?. Бир таракны! Мәрданша тезләнде. Ниһаять! Кавыштылар! Хәйран күңелле күренеш иде бу. Ап-ак кар өстендә Ай нуры җемелди. Күктә йолдызлар, кабына-сүнә уйнаклыйлар. Тып-тын Йөрәк кенә тынлыкны ярып дөпелди. Ишегалды уртасында чибәр хатын басып тора. Аның каршына берәү тезләнгән. Пеләш башыннан пар күтәрелә Чибәрем! дип кычкырды Мәрданша. Мин сине шундый көттем. Мин сине шундый сагындым! Миңа синең алтын тарагын кирәк түгел, миңа син үзең кирәк! Тарагың исән, мин аны базга төшереп яшерен куйдым Миңа алтын кирәк түгел Мин сине яратам! Яратсаң, бир тарагымны! Кер. әйдә. өйгә, җылынырсың. Мин бит сине бик көттем. Синнән башка бик авыр бит миңа Тарагымны алып чыгып бир башта.. - диде хатын усал тавыш белән. Мәрданша сикереп торды Алып чыгам тарагыңны. Беркая да китми тор Ул. йөгереп барып, капканы бикләде һәм хатын тирәли бөтерелә бантлады: Ник өйгә кермисең? Куркасыңмы әллә’.. Курыкма, тимим мин сиңа. . Яратам мин сине. Кер өемә! Башка вакыт та керермен, диде хатын коры гына Мәрданша нишләргә дә белмәде. Әй. мәхәббәт, үгерәсең бит инде! Вакытсыз гүрләргә кертәсең бит. мәхәббәт! Мәрданша, нишләгәнен дә аңламыйча, бер тезләнде, бер сикереп торды. Өйгә кер инде, диде ул. тагын бер тапкыр өзгәләнеп Хатынның тавышы бу юлысы ятымлырак булып ишетелде: Мәрданша, кадерлем, мин иртәгә иркенләп килермен Мин синдә бик озак кунак булырмын Бәлки әле бөтенләйгә синең белән яшәртә дә калып куярмын Мәрданша ышанды. Ярар, диде ул һәм әйтә атылып керен китте. Баз авызын ачты һәм кинәт бер уй аның башына китереп типте: «Су анасымы соң ул? Ә бәлки берәр авантюристкадыр?» Кинәт аның хәле бетте. Ул әкрен генә тәрәзә янына килде, ишегалдына карады Хатын ишегалдында арлы-бирле йөренә иде Аның йөреше дә. буйсыны да матур түгел иде. «Юк. Су анасы түгел бу! дип уйлады Мәрданша Мин Су анасының тавышын бик яхшы хәтерлим Теге вакытта ярга чытып утыргач, ул бик матур итеп җырлаган иде. аның тавышы чишмәдәй саф һәм чылтырап тора иде». Аннары .. ул бит аның йөзен дә төсмерли. Ә бу хатын никтер битен гун якасы белән капларга тырыша Нишләп ул иртәгә иркенләп килермен, ди? Бәлки бөтенләйгә килермен дигән була Алай булгач, нишләп бүген әйтә керен чыт у дан да баш тарта’’ Нишләргә??? 49 Мәрданша шулай да, таракны алып, әкрен генә ишегалдына чыкты. Хатын аны түземсезлек белән көтә иде. ул хәтта үзе дә тиз-тиз Мәрданшага таба атлады. Мәрданша аның битен күрергә тырышты һәм таракны тун кесәсеннән чыгарырга ашыкмады. - Кая, алып чыктыңмы тарагымны? — Кер инде өйгә,— диде Мәрданша, әле өметен тәмам җуймыйча.— Сөйләшәсе сүзләр бик күп ләбаса. Минем сиңа әйтер сүзләрем бихисап күп. — Юк. юк. Мәрданша, башка вакытта, яме.. Бир таракны «Юк. Су анасы түгел бу.—дип уйлады Мәрданша — Су анасы мондый булмый...» Эчке сиземләү белән аңлады ул — аның мәхәббәте түгел бу. Бу — ят. чит хатын. Яхшы ният белән килмәгән, ниндидер кара эш кылырга килгән. - Син Су анасы түгел.—диде Мәрданша, нигәдер үзен гаепле сыман тоеп.—Син ялганлыйсың. Ничек инде, ялгынлыйм?! Син ни сөйлисең?! Мин бит Су анасын таныйм. Ун ел эчендә шулай нык үзгәреп була мени?!. — Нишләп булмасын... Юк, Су анасы түгел син... Бир тарагымны яхшы чакта. Югыйсә мин сине подсуд жибәрәм. — Ни өчен? Гашыйк булып, мәхәббәт тәмугында янып йөргәнем өченме?.. — Карак син! — Әйе. карак мин. Карак булмаган кеше бармы соң бу дөньяда? — Син. әйдә, философия чәйнәп торма... дөньяда Бир минем алтын тарагымны! Бирмим! — диде Мәрданша, башын иеп.— Ул синең тарак түгел, ул — Су анасыныкы. Менә бит инде. Су анасы синең каршында басып тора.—дип ысылдады хагын. — Син Су анасы түгел! Хагын каушый башлады. Көчсезлеген сизгән кеше (бигрәк тә хатын- кыз) агрессиягә күчә башлый. Монда да шул күренеш чагылды. Минме Су анасы түгел?—дип кычкырды хатын. Аның кычкыруыннан авыл этләре өрә башлады - Ярар, күрсәтермен әле мин сиңа. Су анасымы мин. юкмы... Су анасымы мин. юкмы... Мәрданша капканы ачты. Хатын, җил-җил атлап, карны шыгырдатып. авыл башына китте. Мәрданша аңламый калды: әллә кар шыгырдады. әллә төнге кунакның аяклары аның болай да әрнегән күңелен таптап, бәгырьләрне шытырдатып үтте. Аякларын көчкә сөйрәп, ул өйгә керде һәм әле яңа гына булып узган вакыйганы башында эшкәртә алмыйча изаланып утырды. Бу вакытта авыл башыннан җиңел машина кузгалды. Машинада өч рэкетчы һәм аларның ярдәмчесе «Су анасы» утыра иде. Шулай итеп, рэкетчыларның беренче операцияләре уңышсыз тәмамланды. Хәер, уңышсыз дип әйтү бигүк дөрес тә булмас инде, чөнки бүгенге «экспедиция» - әле эшнең башы гына, чиркәнчек алу гына иде. Бу беренче тәҗрибә Мәрданшаны «тере килеш бераз капшап карау» өчен кирәк иде... Шул төннән соң Мәрданша курка башлады. Заманасы да бик болганчык, мәхәббәт һәм сагыш утында янып нервылары да какшады, күңел дә ниндидер бәла киләсен сизә дә сизә генә бит. Ул һаман да эле ферма каравылчысы булып эшли иде Атнасына бер-ике тапкыр барып, ферма янындагы агач будкада йоклап кайт} - аның бөтен шөгыле шул иде. Беркөнне, каравылда чакта, ферма тирәсендә кемдер йөргән кебек тоелды Кемдер будканы күзәтеп йөргәндәй булды. Будка эчендә кызып утырган тимер мичтән эссе бәреп торуга карамастан. Мәрданша төн буе дер-дер калтырап утырды Тан беленгәч, ул өенә йөгерде. Йорт янына җиткәч, ни күрсен... Капка шар ачык Мәрданша ишегалдына атылды. Өй йозагын каерып ачканнар! Өйнең асты өскә килгән иде. Урыныннан кузгалмаган әйбер калмаган Базны да ачык килеш калдырганнар Барысы да аңлашылды Каравылда чакта аның өен тентегәннәр, алтын таракны эзләгәннәр Алай-болай Мәрданша өенә төнлә кайта калса, хәбәр бирер өчен, ферма янында күзәтчеләре дә йөргән Аның башы әйләнеп китте. Таракны тапканнардыр инде' Алып киткәннәрдер Аның эчтән бугазы буыла башлады Тамак төбендә йодрык хәтле төер хасил булды, күз аллары караңгыланды һәм шул караңгылыкта сап-сары бөҗәкләр, кызыл гараканнар йөгерешә башлады Хараплар булды! Урлатты сөйгәненең тарагын' Ул базга сикереп гөште дә шырпы сызды. Бәрәңгене актарып бетергәннәр. Ашыга-ашыга тарак яшерелгән почмакны бәрәңгедән арындыра башлады. Эш тизрәк барсын өчен җәһәг кенә шәм алып 1өшеп кабызды, аны баз бурасының ярыгына кыстырды Бәрәңгене бер якка өя торгач, ниһаять, сайгак күренде. Калтыранган куллары белән баз идәненең тактасын кузгатты, кулын аска гыкты Кинәт тынчу базга Кояш кергәндәй булды Дөньялар яктырды. Мәрданшага җан керде тарак урынында иде! Полиэтилен капчыкка төренеп, баз идәненең чери башлаган сайгагы аегында алтын тарак, беркемгә комачауламыйча, тып-гын гына ята иде Тапмаганнар! Базны айкап бетергәннәр. Бура бүрәнәләренең араларын да чотпкенләп сыдырып бетергәннәр Әлбәттә бәрәңге астындагы идәнне дә капшап караганнар Ә менә шул идәннең аегын каезларга әллә башлары, әллә вакытлары җитмәгән, рәхмәт яугыры Мәрданша, баз тутырып, шаркылдап көләргә тотынды Таракны күкрәгенә кысты, җырлап җибәрде Аның җырының, гадәттәгечә, сүзләре бер җырдан, ә көе икенче җырдан иле Озак җырламады ул әллә нервы киеренкелеге кимүдән, әллә үзенең моңлы итеп җырлавыннан кинәт күңеле тулды һәм ихлас күңелдән җылап җибәрде Мәрданша! Бу Гаделша тавышы иде Мәрданша сикереп торды, пычрак куллары белән битендәге күз яшьләрен сыпырды. Мәрданша! Баз авызында, өстән. Гаделшаның агарышан һәм шөбһәле чырае күренде Ни булды синең йортта? Астан, шулай ук баз авызында, Мәрданшаның шешенеп, юешләнеп, пычранып беткән башы күренде I 4 эрсә булганын аңламыйсыңмыни ’ диде ул сулкылдап Елама әле. Җегет кеше бит син Нишлисең анда? Чык баздан Чыкмыйм. Базда каласыңмыни'* Калам һәй. Мәрданша Шушындый якты дөньядан качып, базда ятмассың инде Нәрсә дидең?! Якты дөнья” Кайсы дөньяны якты дин әйткән буласын син’ Баз төбеннән Мәрданшаның нәфрәт чәчрәп торган күзләре елтырашты Син якты дигән кабахәт дөньяга чыкканчы, караңгы базда ятуың лутчырак Тынычлан әле. Мәрданша.. Чык әле. Җүләр сатып у тырма анда! Нишләп утырмаска! диде Мәрданша киреләнеп. - Ул «якты дөнья»да нинди рәхәт күрәбез соң без синең белән'?. Аның яктылыгыннан миңа, мәсәлән, ни файда? Чык. гуган. чык. диде Гаделша, дустын кызганып.—Шәмеңне сүндерергә онытма, һәм Мәрданшага кулын сузды. Мәрданша «якты дөньямга чыгарга булды. — Караклар кергән, диде ул. баздан чыккач Күрәсеңме, өйне актарып бетергәннәр. — Күрәм. - Таракны табалмаганнар. Тапкан булсалар, синең өчен яхшырак булмас иде микән?.. - Тагын нәрсә сөйлисең инде?! — Соң. Мәрди, алар сиңа барыбер тынгылык бирмәячәкләр... Әллә биреп котыласыңмы?.. — Нәрсәне биреп?.. — Нәрсәне дип... Таракны бир шул бандитларга... кадалып китсеннәр. - Юк. Гаделша, бирмим. Үлсәм үләм. әмма ләкин Су анасының милкен беркемгә дә бирмим. Үзең кара инде алайса... Минем сүзне тыңла син... — Синең сүзне тыңлаганга шушы хәлгә калдым да инде мин... — Ничек инде?!. Ничек дип тора бит әле... Таракны урларга кем котыртты соң мине? Син түгелме? Шулайрак булды шул. Мәрди туган... Кем уйлаган болай килеп чыгар дип.. Карале, теге төнлә килгән хатын тәки шул бандитларның разведчигы булып чыкты бит. ә... Мин сиңа әйттем бит башта ук. Мин үзем дә сизеп алган идем инде аны... Ярый әле таракны бирмәдем. Башта мин. каушап, таракны алып чыккан идем бит... Тарактан котылсаң, бәлки төрле бәла-казалардан да котылыр идең. — Тик кенә утыр. Гаделша! Ярар. ярар, үзеңә кара. Нишләргә икән? Дурак син. Мәрди? Әнә теге вакытта таракны бүлгән булсак, череп баер идек. Миңлебай да бәлки җүләрләнмәгән булыр иде. чит кешеләр дә белми калырлар иде... Мәрданша бик озак башын чайкап торды: Юк. Гаделша, мин бу таракны беркемгә дә бирмәячәкмен, мин аны Су анасының үзенә кире кайтарачакмын. Гаделша баз капкачын шапылдатып япгы да. куркыныч төштән айный алмаган кыяфәт белән утыручы кордашы янына килеп басты. — Карале. Мәрди, син җүләрләнә башламадың микән, ә? Ник алай дисең? Сон инде... Үзең уйлап кара... Инде күпме вакыт үтте бит... Көннәр гүгел. еллар үтте бит... Ул Су анасы дигәнең әллә исән, әллә юк. дигәндәй... Мәрданша сикереп торды: Җитте! Дәшмә! Исән ул! Бар ул! Мин аны барыбер очратачакмын! Гаделша кул селтәде: Миңлебай янына кереп ягып, бераз дәвалансаң әйбәт булыр иде кәнишне Ун ел вакыт узды бит инде... Су җанварлары озак яшәмиләр бит алар... Мәрданша сикереп торды да дустын буа башлады. Җиттеме сиңа, кабахәт! Исән ул. исән! Мин аны барыбер очратачакмын. ( Бу сүзләрдән сои ул Гаделшанын бугазын җибәрде һәм. хәлсезләнеп, идәнгә ауды Гаделша, гафу үтенә-үтенә, ягымлы сүзләр әйтә-әйтә. ахирәтен караватка сөйрәп яткырды. Халисә килде Ана ниләр булганын сөйләмәделәр Халисә тарак хакында хәбәрдар булса да. бу турыда ул Мәрданшадан бер авыз сүз ише I коне юк иде. һәм ишетәсе дә килмәде. Ни булды? дип сорады Халисә. Гаделша белән сугыштык, дип җавап бирде Мәрданша. Юк кына, пүчтәк нәрсәдән эләгешеп киттек. Халисә өйләрне җыештырды, ике дусны татулаштырды, аларга бәрәңге пешереп ашатты. Шулай итеп, өйгә тагын җан керде һәм иминлек урнашты . Әйе. йозакны ватып, өйне тентү рэкетчыларның икенче алымнары булды. Монысы да әле аның уен-шаяру кебек кенә иле. Гаделшаның Мәрданшага сөйләгәне бар рэкет турында Бик куркыныч нәрсә икән ул Үз максатларына ирешер өчен алар өйләргә ут төртәләр икән. Көчләү, үгерү. кайнар үтүк белән корсакны пешерү, тырнак астына итә кадау, кешегә бензин сибеп ут төртү кебек ысулларны бик сш кулланалар икән алар. Шуңа күрә Гаделша. «Рэкетчылар тынгылык бирмәячәкләр сиңа», дигәч, аның йөрәге чалбар балагында тибә башлады Әмма аңы белән курыкса да. аң астында галәмәт көчле импульс саклана иде. Бу импульс чын-чынлан ташыйк булган кешеләргә генә хас. диләр Кирәк чакта шул импульс, инстинктив рәвештә, үзеннән-үзе ипкә җигелә һәм кешегә искиткеч дәрман бирә икән Гали аңга гына сыймый торган шул халәт сихри көч. батырлык бирә Ул кеше, нәтиҗәдә, утка ла суга да керергә әзер була, һәм ул керә дә Юк! Бирмәячәк ул сөйгәненең төсе булып сакланган алтын таракны бернинди рэкетчыга! Миңлебайга бирмәгәнне, ниндидер килмешәкләргә бирәме сон инде?! Рэкетчыларның өченче алымы хатлар язудан гыйбарәт иде Иң элек матур гына итеп, итагатьле төстә, алтын таракның ярты өлешен соран хат килде Бу хатны алгач. Мәрданша таракны Гаделшаларда яшермәкче булды Тик ахирн дусты курык гы өйтә ут төртмәгәй тәре тип Икенче хаттан янау, куркыту бөркелеп тора иде Фәлән сәгатьтә, фәлән урынла очрашыйк, дип язылган иде монысында Таракны да үзен белән алып кил. диелгән иде. Мәрданша фәлән сәтагыә фәлән урынга да бармады, җавап хаты та язып тормады Икенче хатны алып укыгач, ул киез итегенең эченә олтырак кисеп салды, таракны шуның астына кыстырды һәм йоклаганда та ит стен салмын башлады Өченче хат га Мәрданшага мондый җәзалар вәт ьлә ител.» иле 1 Өенә ут төрт ү 2 Атын үтерү. 3 Мотопила белән урталай кисеп ташлау 4 Пеләш башын кисеп алып футбол уйнау 5 Өсгенә бензин сибеп ут төртү. Әлбәт тә. бу җәзалар бер кешегә генә күбрәк Шуңа күрә Мәрданша сугышка әзерләнә башлады Ит кисә торган пычакны әйбәтләп кайрады, балтаны үткенләде, куна тданы яңадан саплады Шушы өч коралны карават астына урнаштырды Ләкин гел-гел өйдә генә утырып та булмый шул. Беркөнне ул төнлә зур хаҗәтен башкарырга дип чыккан иде. Тик изге эшен башкарырга өлгерми калды. Аның өстенә арттан сикерделәр, кулларын каерып бәйләделәр, авызына төзүчеләр кия торган брезент бияләй тыктылар. Шуннан соң аны өенә сөйрәп алып керделәр. Мәрдәнша тыпырчынды, мөгрәде... Аның гомерендәге иң коточкыч, иң кабатланмас мизгелләр бер-бер артлы тезелделәр. Капканы һәм ишекләрне эчтән бикләделәр. Рэкетчылар өчесе дэ маскадан иде. Берсе озын буйлы, икесе аннан тәбәнәгрәк таза, тыгыз бәдәнле егетләр иде. Мәрданшаны урындыкка утырттылар, авызыннан бияләйне йолкып чыгардылар. Озын гәүдәлесе: Бир таракны, козел! диде Бу вакытта Мәрданша шушы вәхши дөньяга кәҗә тәкәсе булып тумаганына үкенеп куйды. Тарак юк миндә, диде ул, рэкетчының куркыныч кыяфәтен күрмәс өчен башын читкә борып Прокуратурага илтеп тапшырдым мин аны. Рэкетчыларның шул прокуратурадагы берничә кеше белән бергә эш итүләрен, аларның бер үк мафиядән икәнлекләрен Мәрданша кайлардан белсен?!. Ялганлыйсың,— диде таза бәдәнлеләрнең берсе. Мәрданшага якын килеп.— Бир таракны! Чмо! Әгәр дә кинәт могҗиза булып, табан астындагы алтын тарак эреп юкка чыкса. Мәрданша бу участковыйлы, рэкетлы, социализмлы-капита- лизмлы, колхозлы, үзгәртеп корулы. базар мөнәсәбәтле төксе дөньядан җан тынычлыгы белән китеп барыр иде. Кинәт ул курыкмый башлады. Кыйнасыннар, үтерсеннәр. Тик итек эчендәге таракны гына сизә күрмәсеннәр... — Тарак прокуратурада.— дип кабатлады ул тыныч кына. Алдыйсың, чухан! дип җикерде өченче бандит һәм корбанның ияк аегына бар көче белән тондырды. Мәрданша урындыгы-ние белән өй почмагына очып барып төште. Авыздан кан китте һәм шунда Мәрданшада курку дигән нәрсә бөтенләй калмады. Аны караватка сузып салдылар, күлмәген җыерып корсагын шәрә калдырдылар. Сандык өстендә торган үтүкне алып корсагына куйдылар, һәм... шнурны электрга тоташтырдылар. Өч рэкетчы операция өстәле янында торучы хирургларны хәтерләтәләр иде. Аерма шунда гына — гадәттә, хирурглар пациент тирәсендә мәж килеп, тиргә батып аны савыктыру өчен бөтереләләр, ә болар— әҗәл фәрештәләре кебек бик тыныч, сабыр эш иттеләр. Ә Мәрданша исә. «ике дөнья бер морҗа» дигән сыман, бик озак яман авырудан иза чиккән кешене хәтерләтеп, тып-тын ятты. Бәлки, аның яман авыруы—шул бәхетсез тормышыдыр. Бәлки, бу минутларда рэкетчыларга шул чарасыз авырудан, чиксез бимазаланудан коткаручы рәхимсез хирургларга караган кебек карагандыр... Үтүк җылына башлады. Шул ук сорау яңгырады: Тарак кайда? Мәрданша дәшмәде. Үтүк кайнар иде инде. Бир таракны! Мәрданшаның чырае сытылды, чөнки үтүк эчне яндыра башлады. Аның күзләре акайды, маңгаена тир бәреп чыкты. Ул кычкыра башлады һәм аның авызына теге бияләйне яңадан тутырдылар. Бераздан ул аңын җуйды. Аны бик озак аңына китерә алмый интектеләр. Рэкетчылар үзләре белән төрле дарулар да йөртәләр икән. Төрле сыекчалар иснәтә торгач. Мәрданша күзләрен ачты, корсак тиресе үтереп әрнүдән ыңгырашып куйды Кайда тарак? дип сорады аның өстенә иелгән маскалы баш. Тарак юк миндә, дип ыңгырашты Мәрданша һәм шул мизгелдә: «Ү герерләр болар мине», — дип уйлап куйды Аны бик озак типкәләделәр. Әйе. үтерергә маташалар. Таракны бирмәсәң. үтерәчәкләр Мәрданша инде өч тапкыр аңын югалтып, өч тапкыр айныды. Ләкин ни гаҗәп бирми генә бит таракны' Тырнак асларына инәләр тыгып карадылар, буып. 1ынын бетереп җәфаладылар. Канга батырып таптадылар, изделәр Мәрданшаның итекләрен салдырырга дигәй уй берсенең дә башына килмәде, и юк эчендәге киез астында алтын ятадыр, дип кем уйласын. Мәрданша Тарак нрокура1урада. дип һаман үз сүзендә торгач, бандитлар шикләнә башладылар: әллә соң прокуратурадыгалар аларны алдадылар микән'’ Әллә аларны алтыннан өлешсез калдырмакчы булалар микән’ Булыр да ул имансызлардан! Шулай игеп, рэкетчылар икеләнә башладылар прокуратурадамы тарак, әллә Мәрданшадамы?. Мәрданша тагын аңын җуйгач, озын гәүдәле җанбасар үзенең иптәшләренә. Тарак чынлап та юктыр моңарда. бу кадәре җәзалау! а түзмәс иде. диде Таң беленгәнче алар чыгып киттеләр. Әле! ә Мәрданшаны үтерергә кирәк дип тапмадылар, чөнки бу садистларга аның җаны түгел. алтын тарак кыйммәтрәк иде Аларга Мәрданшаның үлеме түгел, алтын кирәк' Мәрданша өч көн буе уяулы-саташулы булып, ыңгырашып, караватында аунады. Халисә белән Гаделша аны. «скорый» чакыртып, сырхауханәгә озатырга булдылар Гаделша башта моңа каршы килгән иле. чөнки сырхауханә!ә я:кыр!ач. милициягә хәбәр итми калмаячаклар Тагын милиция... тагын донрослар. тагын төпченүләр әллә нинди яңа матавыклар килеп чыгуы бар. Ләкин, тәнендәге җәрәхәте бик авыр, куркыныч булу сәбәпле, аны сырхауханә! ә җибәрми дә булмый иде Халисә!ә дә хәзер бөтенесе мә! ьлүм булды Су анасы (урында да. алтын тарак iурынла да. Мәрданшаның инде бик күп еллар мәхәббәт утында янтаны да.. Мәрданшаны ашыгыч ярдәм машинасы белән кала сырхауханәсенә озаттылар Аягында итекләр иде Итек олтырагы астында. Мәрданшага яшәү дәрте биреп, алын тарак ята иде Хәле бик авыр бу.туiа карамастан. 1аракның үзе белән булуы, үзе белән сырхауханәгә баруы аңа мең шифалардан да дәвалырак иде Озак яны ул дәваланып дүрт ай. Гаделша белән Халисә кил- гөләп тордылар. Берничә тапкыр, аларга иярен. Саңгырау Нуретдин дә килде. Ләкин Мәрданша!а җан тынычлыгы язмагандыр инде. Тарак бит итек тчендә ка i (ы. ә итекләр сырхауханәнең подвалында саклау камерасында яталар. Әллә исән тарак, ә мә юк Җырыклыда инде тарак турында да. Су анасы хакында да беләләр иде Инде Мәрданшаның юкльныннаи файдаланып, өенә керүчеләр дә булды, карал 11.1 1Ирәсендә дә бик еш чуалдылар Анарның берсен дә Су анасы һәм аның белән бәйләнгән әкиягн могҗиза кызыксындырмады Күрәсең, таманы шундыйдыр, беркем дә су иясенә шаккатмады. Әллә бар аларга матур әкият, әллә юк... һи. Су анасы дип.. Булса ни... Аның ниенә гаҗәпләнергә?! Әнә коммерческий кибетләрдә мыеклы презервативлар сата башлаганнар ди! Менә бу могҗиза. менә бу чыннан да кызык ичмаса! Менә монысы сенсация! Имеш, Су анасы шәп-шәрә икән. Булса ни. . Әнә «видик» дигән нәрсәдән секс карасаң, андагы хатыннар синең Су анасын орып бирәләр! Аларны фәкать алтын гына кызыксындыра иде. Мәрданшаның гына, тәне төзәлеп килсә дә. җан җәрәхәте төзелмәде, бәгыре савыкмады. Су анасын ул һаман ярата иде. «Тарак исән микән, урынында микән?. » - дигән уй аны хәсрәткә тагын да тирәнрәк батырды. Инде яз җитте. Сырхауханәдән чыгарга тагын атна-ун көн калды, диделәр. Мондагы аштан аның ашказаны, бөерләре, бавыры авырткалый башлады Шуңа күрә иреккә чыгуны ул зур түземсезлек белән көтте. Берничә сырхауханәдән торган биналар рәте әшәке ис. чүп-чар. пычрак белән тулы иде. Монда ашказаны авыруы белән кергән кеше дәвалану курсы беткәндә йөрәк авырулыга да әйләнә. Ревматизм белән ятучы дизентерия белән дә авырып ала. Монда дүрт-биш төрле чирдән берүк дарулар бирәләр, нәтиҗәдә, бер диагноз белән кергән кеше дүрт-биш төрле чир иясе була. Монда бөтен невротикларга да амитриптилин каптыралар, һәм. нәтиҗәдә, барысы да мәлжерәп. селәгәйләрен агызып, йокылы-уяулы булып, нинди бәхетле илдә яшәүләрен дә аңлаудан мәхрүм булып йөриләр. Шул больницаларның берсенә Җырыклы авылының тагын бер кешесен Гайнетдин бабайны алып килделәр. Болайрак булды ул хәл. * * * Бөере авыртып сырхауханәгә баргач. Гайнетдин бабайдан төрле анализлар алдылар да. алдагы атнада килерсең дип. авылына кайтарып җибәрделәр. Тик икенче көнне үк Җырыклыга «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп керде һәм Гайнетдиннең йорты каршына килеп туктады. Ак халат кигән ике кеше җирәнеп кенә бабайның кул-аякларыннан тотып, машинага селкеп салдылар да. калага юл тоттылар. ' «Сиксән җиде яшьлек Гайни картта СПИД тапканнар!»—дигән хәбәр авылга минуты белән таралды. Кешеләр бабайның яман авыру эләктерүенә түгел, ә аның туксан яшенә җитеп килсә дә. җенси мөнәсәбәтләргә керә алуына гаҗәпләнделәр Бу вакыйгадан авылдашлары гына түгел, бөтен сырхауханә гөж килде, тирә-як аһ-ваһ итте. Кичкә таба Америкадан. Франциядән һәм тагын башка илләрдән профессорлар килеп төште. Аерым палатага ябып бикләп куйгач. Гайни карт бик курыкты. Шәфкать туташы СПИДның нәрсә икәнен аңлаткач, бабай сөенде, чөнки ул СПИДның коточкыч авыру икәнлеген бөтенләй үк аңлап бетермәде. Җитмәсә, ул. Җырыклы авылы кешесе буларак, бераз мактанчыграк та кеше иде. һәм бу вакыйга авылдашлары алдында, бигрәк тә үзе кебек карт-коры алдында шапырынырга әйбәт булды. Врачлар сорашканда Гайнетдин бабай болай дип ялганлады: Көз көне авылыбызга заводтан эшчеләр килгән ие бәрәңге алырга.. Шулар арасыннан бер марҗа белән чуалган идем шул, гөнаһ шомлыгы... Ә инде хәлен белергә дип ахириләре Шәрәфетдин белән Хәсәншә килгәч: Кала базарында карлыган саткан чакта бер унсигез яшьлек кыз белән танышкапием Төнне шуның белән апасының фатирында уздырдык, диде. Әйтергә кирәк, бабайлар Гайни картны кызгансалар да. күбрәк аңардан көнләштеләр Ну маладис, диде Хәсәнша, сырхауханәнең өченче катындагы тәрәзәдән карап торган Гайнетдингә Бүгенге гәҗитләр барысы да синең хакта язганнар бит Бу вакытта инде оператив рәвештә төзелгән медицина комиссиясе пыр туздырып, шәһәр халкын тикшерә иде Гайнетдиннең абруе тагын да югарырак күтәрелгән булыр иде дә бит, ләкин эшне чит илдән килгән врачлар бозып ташлады Бер көтү врачлар кереп, Гайни карт тан гафу үтенделәр Гафу ит. бабай, теге микроскопта күренгән вирус СПИДныкы түгел икән, диде Америка табибы Ялгышканнар сезнең врачлар Франция профессоры өстәп куйды Ул вирус зарарлы түгел, андый гына микроблар белән сезнең илдә һәр кешенең эче тулган Гайни картның кәефе кырылды Сырхауханәнең баш врачы Наданов. аны тынычландырырга ниятләп: Бабай, зинһар борчылма, диде. Врачларыбызнын хата җибәргәнен, вирусның СПИДныкы түгел икәнен гәҗитләрдә язарбыз Гайнетдин бабай өзгәләнеп врачларга ялынды Балакайларым, алла хакы өчен мәсхәрәләмәгез. СПИД булгач. СПИД килеш калсын инде. Алайса Шәрәфетдин белән Хәсәнша алдында ялганым тотылачак бит. Врачлар башта берни аңламый тордылар һәм эшнен нәрсәдә икәнлегенә төшенгәч, рәхәтләнеп көлделәр Ярар, язмабыз, диде Наданов Май асның чәчәк агуына да игътибар итмичә, ин кадерле нәрсәсен югалткан кеше кыяфәте белән. Гайнетдин бабай «Кожновенерологический диспансер» ягыннан Мәрданша дәвалана торган бина янына килеп җиз те. Сиксән җиде яшьтә булса да. аның күз. колак һәм татын кайбер әгъзалары әле әйбәт эшли иде Шуца күрә, үзенең исемен ул ишетте һәм борылып карады Аңа таба, җил-жнл атлап, буй-буй сызыклы кием кигән Мәрданша килә иде Үзе елмая Нихәл, Гайнетдин бабай! Аллага шөкер Үзен исән-саумы? Исән әле Нишләп йөрисең монда. Гайни бабай"’ Теш кундыртырга килдем, дип ялганлады Гайни карт Куйдырдыңмы соң? Юк. киләсе атнада килергә куштылар Алтыннары ток икән, үземнең алтынымны а тын килергә туры килер инде Мәрданша әле бабайның маҗара.тарын белми иде Авылда яналык тар юкмы соң? дин сорады Мәр ганша Юк бугай барысы да беркөе Төзәләсеңме инде’ Әй. белмим, төзәлеп булырмы инде. юкмы, диде Мәрданша авыр сулан Кайчан чыт аралар соң инде ’ Тагын бер атнадан Туйдым инде мондв ягып Ярын әле яз җит гс. саф һава суларга чыгаралар Гайнетдин картның Мәрданшага әйтер сүзләре бар иде. — Син очратуым әйбәт булды әле,—дип башлады ул сүзен һә.м якягына каранып куйды. — Ни әйтмәкче буласың? Алар сырхауханә каршындагы эскәмиягә барып утырдылар. — Сиңа бик важный сүз әйтәсем бар. — Тыңлыйм, Гайнетдин бабай. Менә нәрсә. Мәрданша Мин, Зәйдә боз киткәч, җәтмә белән төшкәнием Мин синең матавыкларыңны беләм. Мин генә түгел, бөтен авыл белә... Су анасы турында да. алтын тарак турында да... Синең җүләрләнеп гашыйк булып йөрүең дә билгеле бит инде... Халык ул бөтенесен белеп тора... Бабай тынып калды. Мәрданша түзмәде: — Бабай, шуннан?.. — Шуннанмы? Нәрсәдә тукталдым әле мин? — Халык бөтенесен белеп тора, дидең. — Әйе, халык бөтенесен белә... Мин Зәйгә төшкәнием җәтмә белән... Чуртан тотып булмасмы дип... Әле күптән түгел... Су бик нык арткан, әрәмә бөтенләй диярлек су астында калган... Җәтмәм дә начар инде. Җеп юк бит, малай, әйбәт җәтмә үрергә. Элек барие... Элек җеп тә. бау да бар ие... Ул тагын тынып калды. Мәрданша аны кымшатып куйды: — Миңа әйтәсе сүзеңне әйт инде. — Ашыкма әле... Нәрсә дип туктаган ием әле мин?.. — Элек җеп тә, бау да бар иде. дидең. — Барие, кәнишне. Боз киткәч Зәйгә төшкәнием... Җәтмә белән... чуртан тотарга... Су анасын күрдем бит мин! Мәрданша урыныннан сикереп торды. — Су анасын?!. — Әйе, Су анасын. Син. Мәрданша, тыпырчынма әле. утыр урыныңа. сиңа дулкынланырга ярамый... Савыгып җит әле башта... — Чынлап та күрдеңме Су анасын. Гайнетдин бабай? — Минем ялганлый торган гадәтем юк.—диде Гайни карт. — Ничек итеп күрдең? — Мин аны бер мәртәбә генә түгел, өч көн рәттән күрдем. Яр читенә чыга да утыра. Мәрданша бабайны иңнәреннән тотып җилтерәтте: — Берәр сүз әйтмәдеме? — Юк. Мине күрмәде бугай ул. Менә шул сиңа әйтәсе сүзем. Су анасы юкка чыкты дип уйлыйсыз бит сез барыгыз да. Ялгышасыз! Беркая да китмәгән ул. Урынында. Зәй елгасы Су анасыннан башка Зәй була димени?! Мәрданша нишләргә белмәде. Хәзер үк йөгерсә — подвалда итек эчендә тарак кала... Ә сырхауханәдән чыгарга тагын бер атна бар әле. — Гайнетдин бабай. диде ул.—Сиңа минем бер гозерем бар. — Әйт. — Үтәрсеңме? — Әйт әле башта, мин үти алырлык микән. — Гайнетдин бабай, алла хакы өчен, кайткач Зәй буена төш. — Шуннан? — Су анасын күрергә тырыш. — Күрсәм? — Күрсәң, син аңа дәш. - Ярар. — Курыкмассыңмы? — Кемнән? — Су анасыннан. — Гайнетдиннең гомерендә хатын-кыздан курыкканы юк. — дип горур итеп җавап бирде бабай Сина аңа дәш... Сөйләшә белерсең микән? һи. нишләп хатын-кыз белән сөйләшә белмәскә мин. Син аңа әйт. борчылмасын. Тарагын исән. Мәрданшада диген. Мәрданша сине бик сагынган дип әйт. яме Больницадан чыккач, таракны китереп бирер, дип әйт. Алла хакы өчен, Гайнетдин бабай, үтә инде бу йомышымны Ярар, диде бабай, риза булып Борчылма, син әйткәнчә булыр. Алтын гарак дөрес нәрсә булып чыкгы алайса Халык сөйләшә башлагач, мин баштарак ышанмаган идем. Дөрес шул.. Миндә ул тарак, диде Мәрданша, итек эчендәге гарак язмышы өчен борчылып Алар саубуллаштылар Гайни карг авылга кайтып китте Мәрданша бер шатланды, бер көенде Аны ярсу хисләр биләп алды. Кайткан Су анасы! Исән Су анасы' Зәйдә ул! ... Тик Гайнетдин бабай Мәрданшаның гозерен үти алмады. Насыйп булмады Авылга кайткан көнне горур кыяфәтле Гайнетдин кич белән койма буенда яткан бүрәнәгә чыгып утырды. Күп тә үтмәде, шул тирәгә авыл халкы җыелды Гайнетдин бабайга якын килергә курыктылар, шуңа күрә сораулар һәм җаваплар бер егерме адым аша бирелде Гайни бабай, нишләп бик гиз чыгардылар’’ Андый вирус карг кешедә озак яшәми икән ул. тиздән үләчәк ул, дип җавап бирде Гайнетдин. Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең Гайнетдингә бер зур үтенечләре лә бар иде Син. Гайнетдин, пажалыегы. безнең үзебезнең авыл хатыннарына тимә инде, йокг ыра күрмә чиреңне. Гайни карт бик серле игеп елмайды да Юк. юк. вирусым үлгәч кенә чамалармын, чамаласам, диде Вирусым үлмичә, хатын-кызга тотынмыйм, ал.лаһе боерса Авыл кешеләре Гайнетдиндәге СПИД вирусының тизрәк үлүен теләп йөргәндә, бабайның салкын гигән бөерләренә тагын өянәк булды һәм ул үзе үлеп китге Шулай итеп, бүтән ул беркемне «чамалый алмады». Су анасына әйтәсе сүзләрне дә әйтергә өлгермәде. ... Гайнетдинне җирләп кайтканда аның ахири дуслары Шәрәфетдин белән Хәсәнша бергә кайт тылар. Хатын-кыз белән бәйләнешүнең бер дә яхшылыкка илткәне юк шул. диде Шәрәфег дин Хатын-кыздан инде бәген бәла, дип җөпләде аның сүзен Хәсәнша Шул марҗа белән буталма! ан булса, тагын бераз яшәгән дә булыр иде әле.. Хәсәнша авыр сулап куйды Врачларын да әйтер идем инде. Бу дөньяда могҗизалар юк. дигән сүз дөрес түгел. Киресенчә, дөнья, яшәеш гел могҗизалардан гына үрелгән. Мәрданшаның дөньяга килүе ю могҗиза! Су анасын очратуы та могҗиза! Шул кадәре кыйналып га исән калу үзе бер могҗиза! Миңлебаен хәтле Минлебаевнын алтын таракны тләктерә алмавы могҗиза түгелмени?!. Дүрт ай буена сырхауханә подвалында киез итекләрнең исән-имин ягуга ин гур могҗизаларның берсе иде Ничек урламаганнар ул итек ләрне! Ә инде шул итекнең эчендә алтын таракның сакланып ятуы бөтенләй адәм ышанырлык нәрсә түгел. . Өенә кайткач. Мәрданша бер атна Зәйгә барырга әзерләнде. Су анасына әйтәсе сүзләрен көзге каршына килеп кат-кат кабатлады. Көн саен килеп йөргән Халисә белән дә, Гаделша белән дә юньләп сөйләшмәде. Рэкетчылар да тик ятмадылар. Мәрданша көн саен, хәтта сырхауханәдә яткан чакта да гел күзәгү астында булды Авылга кайткач та аның һәр нияте, һәр шөгыле сизгер һәм җитез рэкетка мәгълүм булып торды. Авыл кешеләре дә аның белән алтын тарак турында төрттереп сөйләшә башладылар. Төрмәдән кайткан Шиһап- «Алтын тарагыңның бер-ике тешен миңа сындырып бирсәң, валлаһагазим. сиңа җил-яңгыр тигезмәм».— диде. Совхоз директоры идарәгә чакыртты һәм бик озак шул тарак турында төпченде. һәм көтмәгәндә. Миңлебай бүлнистән чыккан икән, дигән хәбәр сасы ис булып авылга таралды. Мәрданша аңлады: алтын тарактан колак кагуы ихтимал. Бик күп кеше кызыга, бик күпләргә тынгы бирми алтын. Заманы да бит аның.. Бәяләр гел артып тора, ил хәерчелек сазлыгына төшеп килә... Кем генә кызыкмас икән алтынга... Тизрәк Су анасының үзенә тапшырырга кирәк таракны! Җәйнең беренче көне иде. Мәрданша иртүк барып Гаделшаны уятты да. алар икәүләшеп, таракны Су анасына бирергә дип. Зәйгә киттеләр. Гаделша аны әрәмәгә чаклы озата барырга тиеш иде. Саклык кирәк Заманалар бик болганчык! Әрәмәлеккә килеп җитәргә бер йөз адым чамасы ара калгач, ике дус шып туктадылар таллар арасыннан өч кеше килеп чыкгы. Бу теге рэкетчылар иде. Бу юлысы алар битләрен маскалар белән каплап мәшәкатьләнмәгәннәр иде. Өчесе дә ямьсез, куркыныч Болар, бисмилланы да әйтмичә, теләсә кемне тып-гын гына яткырып суя торганнардан иде. Мәрданша белән Гаделша каушап, нишләргә белми аптырып торганда. гау ягыннан берәүнең йөгергәне күренде Монысы Миңлебаев иле. Нәкъ шул вакытны әрәмәлекнең читеннән, алагаем гәүдәсе белән хәтта рэкетчыларны да сискәндереп, мәшһүр көтүче Саңгырау Нуретдин хасил булды. Рэкетчылар Мәрданша белән Гаделшага якынлашканда Нуретдин, миңгерәү зат булса да, бу юлысы эшнең нәрсәдә икәнлеген тиз аңлады һәм дуслары янына барып басты. Шулай итеп, җәйге иртәдә әрәмәлек янында ике гаскәр очрашты. _ Кигәвеннәрдән качар өчен дулаган сыер сыман сиксргәли-сикергәли чабып килүче пенсиядәге легендар участковыйның кайсы якта сугышырга теләгәнен киләчәктә тарихчылар әйтә алырлармы, юкмы белмим. Мәрданша ягында сугышыр идеме, әллә теге юлбасарлар ягындамы, әллә күзәт үче вазифасын гына үтәр идеме моны үзе генә әйтә алыр, мөгаен. Әрәмә буендагы хәрби кампаниядә Миңлебаев катнаша алмады. Тау итәгеннән йөгергәндә аны врачлар машинасы куын җиг ге һәм ак халатлы кешеләр белән шактый вакыт көрәшкәч, ул буйсындырылды, әсир төште һәм яңадан психушкага озатылды. Бу вакытта инде бөек сугыш башланырга тора иде. Бир таракны! —диде озын буйлы рэкетчы. — Бирмим!— диде Мәрданша. - Бир! — дип кабатлады бандит. ...ны тот! — дип җавап бирде Мәрданша. Мәрданшаның кыйналып сырхауханәләрдә ятуы, шәһәр бандитларының әшәкелеге, замананың буталчыклыгы, тормышның авырлыгы, тартырга тәмәкенең кыйммәтләнүе, аракының талонга гына сатылуы, әллә нинди оч урысның Зәй буена килеп алтын тарак дәгъвалаулары — бөтенесе бергә җыйналып, авылдашларда кинәт чиксез нәфрәт уятты, һәм Гаделша белән Нуретдин Мәрданшаны актык сулышка кадәр яклап, аны бүтән җәберләт гермәскә әзер тордылар. Иң элек Мәрданшаны сугып аудардылар Аннан соң Гаделшаның эченә типтеләр. Ләкин авылдашлар гаскәренең резервында торган Нуретдин һөҗүмгә күчкәч, яу кырында көчләр тигезләнебрәк кипе. Аның чыбыркысы рэкетчыларны өтеп-өтеп алган арада Мәрданша белән Гаделша җирдән күтәрелеп, дошманнарына ташландылар. Алты кешедән укмашкан олы түмгәк бик озак җирдә тәгәрәп йөрде. Бу түмгәк, урысчалы-татарчалы сүгенеп, мышнап, акырып, тирә-якка коткы таратты. Пычак ялтырады. Пычак чыгарган бандитның башы өстендә Нуретдиннең ат башы хәтле йодрыгы ялтырады һәм рэкетчы аңын югалтты Бервакыт төрлесе төрле якка сибелделәр. Бер бандит һәм Гаделша җирдә ятып калдылар. Мәрданша белән Нуретдингә каршы ике рэкетчы калды. Берсенең кулында пистолет иде! Бир таракны! диде пистолет тотканы ысылдап. Барыгызны да агып үтерәм! Шуннан соң. җирдә ыңгырашып ятучыларның өстеннән аман чыгып. юлбасарлар Мәрданша белән Нуретдингә таба атладылар Шул вакытны Гаделша кинәт яткан урыныннан сикереп торды да. пистолетлы дошманга арттан ташланды. Гаделшаның: Авызыңны шулай итим!., дип кычкыруы авылдашларга яңа дәрман өстәде һәм алар һөҗүмгә ыргылдылар Гаделша дошманын арттан буын маташканда Нуретдин пистолетны каерып аллы һәм әрәмә эченә ыр1 ыпы. Шуннан соң ул Мәрданша белән көрәшеп ягучы рэкет чының касыгына кигереп типте. Ике бандит тынсыз ягалар иде инде, ә пистолет тан мәхрүм калганын читтәрәк Гаделша буын азаплана иде Дошманының бите зәңгәрләнә башлагач. Гаделша буудан туктады. Сугыш кырында өч дошман ягып калды Җырыклы каһарманнары аларпың исәнме-юкмы икәнлекләре белән кызыксынырга да онытмадылар Өчесе дә исән иде. Авылдашлар, үзләренең лә ерткычларга әйләнүләренә гаҗәпләнеп, хәйран калып, уфылдап хәл җыеп утырдылар. Аларпың сөйләшерлек тә хәлләре калмаган иде Әрәмә аша үтеп, Зәй ярына чыктылар Ярдан ерак түгел рэкетчыларның машинасы тора иде Дуслар Зәй суы белән битләрендәге канны, балчыкны юып төшерделәр Бср-берсснең кыяфәтеннән бик озак көлештеләр Мәрданшаның өске ирене кабартма шикелле күперт әп иде Гаделшаның икс күз төбе дә күгәрт әп һәм алдат ы бер тенте сынган иде Нуретдиннең борынына каты эләккән булган, шул сәбәпле, бераз кыйгайган иде. Өчесенең дә киемнәре ертылып, пычранып беткән Яр өстендә тәмәке көйрәтеп утырганда таллар арасыннан бер-бер артлы теге юлбасарлар сөйрәлеп килеп чыктылар. Алар көч-хәл белән машината төялделәр Машина кузгалып китте һәм. әле уңга, әле сулга каерыла-каеры та. тау артында күздән гаип булды Иманым камил, болар бездән үч алмый калмаячаклар.— диде Гаделша. Нуретдин ишетмәде. Мәрданша ишегеә дә дәшмәде A iap бик озак чирәм тә хә т җыеп яттылар. Кинәт тау өстеннән сузылган юлда әлеге дә баягы машина күренде. - Карале, карале.— диде Гаделша. Болар калага туры юлдан, тау өстеннән кайтмакчы булалар,— диде Мәрданша. Машина бормаланып барды-барды да. таудан түбән мәтәлеп төшеп китте. Дуслар сикереп тордылар. Беттеләр болар...—диделәр өчесе дә бер!авыштан. Машина шачтор-шолтыр тәгәрәп төште дә. кайдадыр таллар арасында шартлады. Шул урында ялкын, кара төтен күтәрелде. Кем каргышы төшкәндер рэкетчыларга — Мәрданшаныкымы. Су анасыныкымы, әллә башка рәнҗетелгән адәмнәрнекеме — әйтүе кыен. Бу вакыйгадан өнсез калган дуслар авылга кайтып киттеләр. Таудан мәтәлеп төшеп шартлаган һәм аның эчендә һәлак булган өч кеше турында тирә-як бераз гөжләп алды да. ул вакыйганы тиз оныттылар Чөнки заманы шундый... Көн саен кемнедер үтерәләр, көн дә машина урлыйлар, кешеләр бер-берсен көчлиләр, рэкетчылар, мафияләр көн-төн үзара сугышалар. Шуңа күрә, монда артык гаҗәпләнер нәрсә юк иде... Бер ай чамасы вакыт узгач. Мәрданша Зәй буена килде. Таракны елгага атмакчы иде. туктап калды — иң элек кычкырып карарга булды. Әһә-һә-һәй! Чык. чибәрем, бу мин Мәрданша! Шул вакытны куаклар селкенде, нәрсәдер кыштырдады. Мәрданша суларга да куркып, катып торды. Куаклар арасыннан кулына чиләк тотып. Халисә килеп чыкты. Яулыгы кыек бәйләнгән, бите кояштан каралып беткән, өстендә иске кара халат. Резин итекләрен лоштырдатып. ул Мәрданшага якынлашты. Миңа әйтәсеңме син? Мәрданшаның эчләре куырылып килде. Нишләп йөрисең монда? дип кычкырды ул. - Бар кит! Сиңа ни калган монда? Бар сыерларыңны сау! Халисә аңа таба атлады. Мәрданша, ник җенләнәсең инде тагын? Җенләнсә, анда синең ни эшең бар?! Нәрсә, миңа әрәмәлектә йөрергә дә ярамыймыни? Ярамый шул. — Кызык икән. Бар. ычкын моннан! Ник кычкырасың син миңа, дурак тәре! — диде Халисә аптырагач Ник акырасың?! Нинди начарлыгым тиде минем сиңа? Нинди начарлык эшләдем мин сиңа? Эшләмәдең... бернинди начарлык та...— диде Мәрданша, башын аска иеп. Кинәт елгадан Су анасы килеп чыкты. Халисә чәрелдәп кычкырды да. табанын ялтыратты. Мәрданшаны әйтерсең лә ток сукты — Исәнме, матурым! — диде ул. үзен көчкә кулга алып. Су анасы ярга менде. Сәлам!—диде ул. Мәрданша ни әйтергә белми торды. Ниһаять, ул таракны сузды: Менә тарагын... Миңа синең тарагың кирәк түгел. ' Су анасы аңа таба атлады: Нәрсә, кирәк сон миннән сиңа? Миңа син үзең кирәк! Су анасы шаркылдап көлеп җибәрде: Нишләрсең сон син минем белән, хәчтерүш"’ Мәрданша артка таба чигенде. Яратам мин сине1 Шуннан? диде Су анасы Кияүгә чык миңа Таракны бир башта... Мә! Су анасы туктады. Әй. юк Җиргә куй. ә үзен чигкәрәк кит Мәрданша, буйсынып, таракны җиргә куйды һәм артка таба чигенде Миңа синең тарагың кирәк түгел! дип кычкырды ул Су анасы таракны иелеп алды да Кирәк булмагач, ник урладың соң? дидең. Мәрданша сыкы-быкы аңлата башлады. Чибәрем. Мин сиңа хәзер барысын да сөйләп бирәм. Синең белән танышыр өчен генә урлаган идем мин тарагыңны. Төнлә өемә килерсең дип... Тукай шигырендәге кебек Син бит аның шигырендә каракның өенә килгәнсең... Ә-ә-ә... Ул бит мин түгел идем, диде Су анасы, елмаеп Ул минем әбием иде, теге малайның артыннан килүче Мин бит сине дә өемә килерсең дип уйладым, диде Мәрданша, оялып Мине җүләр дип белдең мәллә? Юк, юк. мондый гүзәл хатын җүләр була димени Су анасы йөзен чьи гы: Фу. зинһар өчен комплиментлар әйтмә, яме Ир-атның төче сүзләреннән минем инде күңелләрем болгана Гафу ит. Син хәзер кайда яшисең соң? диде Мәрданша, сүзне тизрәк икенчегә борырга теләп Анда синең ни эшең бар? диде Су анасы кырыс кына Бодай гына, диде Мәрданша, башын иеп Карак син! диде Су анасы һәм елгага таба атлады Тук тале, китмә' дип кычкырды Мәрданша Мин синнән башка яши алмыйм лабаса! Су анасы туктады, борылды. Мәрданшаны башыннан аягына кадәр күзләде. Ә минем белән яши алырсыңмы? Тукта! Китмә! Әгәр балаларын, әгәр маймычларың булса аларны үземнеке итәрмен Үз фамилиямә яздырырмын... Үзем тәрбияләрмен! Су анасы рәхәтләнеп көлде. Үз акылыңдамы соң син? диде ул. көлеп туйгач Ни сөйлисең сип? Җүләр мәллә син? Белмим. Ярый кит тем мин Әйт инде берәр сүз! диде Мәрданша, ачынып. Яратасыңмы мине’ диде Су анасы Яратам! Чынлапмы? Менә шушы басып торган урынымда чукынып катыйм, үлеп яратам! Су анасы авыр сулап куйды да: Яратсаң, минем сиңа бер үтенечем бар. диде Мәрданша тезләнде Әйт, бар теләкләреңне дә үтәрмен Минем сина бер генә үтенечем бар Әйт. нинди? Мәрданша бераз өметләнә башлады Су анасы, әйтергәме-юкмы дигән сыман уйланып торгач: Ярар инде, алайса әйтәм. — диде.— Теге Чукрак Нуретдинегезгә әйт әле, елгага бүтән сыерларын кертмәсен... Зәй болай да бик болганчык... Сыерларын ярдан гына эчертсен. - Шул гынамыни үтенечең? — диде Мәрданша, иреннәрен турсайтып. - Ә-ә-ә, тагын бер үтенечем бар икән сиңа Анысын әйтергә оялам. Мәрданша, өметләнеп, тезләре белән ана таба шуышты: Әйт. әйт. оялма! Мин бит сиңа ят кеше түгел! Әйт инде, оялма! Су анасы бу үтенечен дә әйтергә батырчылык итте: Нуретдинегезгә әйт. елгага бүтән печ итмәсен! Хуш! Бу вакытта таллар арасыннан Халисә, Нуретдин һәм Гаделша килеп чыктылар. Гаделшаның кулында җәтмә иде. Алар, читтәрәк туктап, күзәтә башладылар. Мәрданша аларны күрмәде. Ул тезләнеп торган урыныннан сикереп торды да. Су анасы артыннан атлады. - Туктале. шушы гынамыни үтенечләрең, әйтәсе сүзләрең? Әйе. диде су анасы, борылып та карамыйча. Мин бит сиңа әле бик күп нәрсәне аңлатырга тиешмен... Мин бит әле сиңа үземнең хисләремне белдермәдем дә... Мин бит сине ун ел көттем. Тукта инде! Вакытым юк.— диде Су анасы һәм елгага чумды. Мәрданша яр өстенә йөгереп килде, чак кына чайкалып суга егылып төшмәде. Җиргә йөзтүбән капланып, елый башлады. Гаделша белән Нуретдин йөгерешеп килделәр дә. янына чүгәләп, аны юатырга тотындылар. - Кордаш, тор әле. тор,— дип ялынды Гаделша, дустын җиңелчә генә селкетеп. Мәрданша торып утырды. Аның бите кып-кызыл һәм юеш. яңакларына үлән ябышкан иде. Мин аны күрдем, -диде ул, таллар өстеннән каядыр чиксез ераклыкка карап. Без дә күрдек.— диде Гаделша, аның белән янәшә утырып. Ул минем белән сөйләште, диде Мәрданша, күз карашын һаман да Галәм үзәгенә төбәп. Чынлапмы?! дигән булды Гаделша. Нуретдин дә Мәрданша янына утырды һәм нидер әйтергә теләп, сыер мөгрәвенә охшаган аваз чыгарды. Мәрданша тагын мышкылдый башлагач. Гаделша: Елама инде, елама,—дигән булды. Аның бүтән әйтер сүзе юк иде. Нишләп болай бәхетсез соң мин?!—диде Мәрданша. Кайсыбыз бәхетле соң безнең арабызда? дип җавап бирде Гаделша.— Дөньяда да бәхетле кеше юк(ыр әле ул. Таракны бирдеңме? — Бирдем. - Нәрсә диде? — Димәде. Гашыйк булуыңны әйттеңме соң? - Әйттем, диде Мәрданша, авыр сулап. — Ә ул ни диде? Димәде. Ничек инде?—дип гаҗәпләнде Гаделша —Ул би! синең белән сөйләште. _ Сөйләште шул. диде Мәрданша кинәт татлы елмаеп. Мина бик нык үпкәләгән, ахрысы, ул. Рәнҗетмәскә иде аны шул кадәре... Тарагын урламаска иде Шуңа күрә минем яратуыма ышанып бетми бугай ул... Мәрданша, кинәт кенә сикереп торып, суга чуммакчы булды Гаделша белән Нуретдин җәһәт кенә бичара гашыйкны эләктереп алдылар, ярдан читкәрәк алып китеп, чирәмгә яткырдылар. Бераз тынычлангач, утыртып куйдылар Җибәрегез мине! дип елады Мәрданша Ул яши торган елгада батып үләсем килә. Гаделша ялынды: Кордаш, берүк үзеңне кулга ал! Сикерә күрмә! Син бит йөзә дә белмисен Мәрданша ычкынмакчы булды. Дуслар аны ике яктан ныгытып тоттылар. Нуретдин абый, алай каты кысма кулны, дип ыңгырашты Мәрданша. Каерма кулны, сикермим, курыкмагыз Гаделша дустының аркасыннан сөеп куйды Тынычлан, туган, тынычлан Хатын-кыз өчен үләләр ди мени, дивана... Ниһаять. Мәрданша бераз тынычлангандай булды. Нишләп мин берәр су җанвары булып тумаганмын икән, дип көрсенде ул. Кая, тәмәке бир әле. Гаделша кесәсеннән папирос кабы чыгарды, дуслар тәмләп тәмәке кабыздылар. Тынычландыңмы инде’ диде Гаделша шактый вакыт сөйләшмичә утыргач Ничек тынычланыйм инде... Җанда тынгылык юк Ул кинәт елмайды. Карале, кордаш, ул биг мине алай бик дошман итми Кем? Су анасы Нишләп инде ул сине дошман итсен ди?! Син бигрәк инде таг ын Минем әле өметем бар. дип дәвам итте Мәрданша Ышанмый ул миңа Үзең уйлап кара тарагын да урла... шуннан соң яратам да диген... Миннән дә әшәке кеше бар микән бу дөньяда0 ' Ничек ышансын ди инде ул миңа Аны аңлап була Шулай, шулай, дигән булды Гаделша, дустының тынычланып барганын сизеп, iыпырчынманына куанып Мәрданша Нуретдингә мөрәҗәгать итте: Нуретдин абый, пажалыегы. бүгеннән башлап сыерларыңны елгага кертмә, яме! Нишләмә? диде чукрак Сыерларыңны елгага кертмә, дим Мин сиңа шуның өчен калага барган саен тәмәке алып кайтырмын Тәмәке?! Нипдине? дип кызыксынды көтүче - Сип ярата юрганны «Актаныш таңнары» дигәнне «Сарман болыннары» дигәне юкмы соң аньш’ Мин бит үзем Сарман ят ында тудым Белмим, дин кычкырды Мәрданәга Андые булса атып кайтырмын анысын да. Түлке. зинһар, сыерларыңны Зәйге кертмә, яме Ник??’ Сон инде Ник дип Су анасы яши торган елгага сыер кертәләр димени?! Ярар. ярар, диде Нуретдин, ризалык белдереп Калата кайчан барасың’ Шушы көннәрдә. «Астра» булмасмы, тиде Нуретдин Ярар, карармын Нуретдин абый, тагын бер гозерем бар сиңа Ниең бар??.’ Мәр ганша көтүченең колагына кычкырырга мәҗбүр булды lai ын бер гозерем бар мәйтәм. Сип. Нуретдин абый, олы кетне бит инде Алла хакы әчеп, син елгага печ итүеңне ташла инде' 65 Ниемне ташлыйм елгага? диде чукрак, аңламыйча. Елгага печ итмә!—дип кычкырды Мәрданша. —Шундый затлы хатын яши торган суга печ итү бер дә матур түгел, Нуретдин абый... Оят түгелме сиңа?.. Гаделша да пичәт сугып куйды: - Әйс. беткәнмени сиңа башка урын... Ярар. ярар, барыгыз да грамытный. дип мыгырдады Нуретдин. Мәрданша авызын күнитек кунычы кадәр итеп җәеп елмайды: Их. Гаделша, мин бит Аның белән сөйләштем. Әйбәт булган.— диде Гаделша, дустының артык хисләргә бирелеп утыруыннан туя башлап.— Суга гына чума күрмә... йә муеныңны сындырырсың... Нишләргә соң инде миңа хәзер?—диде Мәрданша. Уйларга кирәк...—диде Гаделша. Шулвакытны гына Мәрданша Халисәне күреп алды. Мескен хатын ярты сәгать буе. куакларга сыенып, күзәтеп тора иде. Мәрданша аңа дәште. Халисә, кил әле якынрак. Халисә курка-курка гына атлады, берничә адымнан соң туктады. Кая., борыл әле,—диде Мәрданша, репетициядәге режиссерга охшатып. Халисә борылды. Йөреп күрсәт! — дип боерды «режиссер» һәм Халисәне җентекләп күзәтә башлады. Халисә көтмәгәндә чәчрәп чыкты: Тагын нәрсә эшләп күрсәтим?.. Син нәрсә... Әллә мине шул сасый башлаган балык белән чагыштырып карамакчы буласыңмы?!. Мин барысын да күреп, ишетеп тордым. Тьфү! Әй. Мәрданша. Мәрданша... Чистый акылың юк икән!.. Ул тагын өч-дүрт тапкыр төкерде дә җәйләү фермасы ягына китеп барды. Мәрданша башын чайкады: Ай-яй-яй... Менә сиңа. Гаделша. Халисә әйбәт. Халисә матур, дисен. . Йә әйт әле, шушындый хатын матур буламы инде?!. Су анасын сасый башлаган балык ди бит... Ай-яй-яй... — Сон инде, Мәрди туган. Халисәне дә аңларга була,- диде Гаделша. Ул бит сине ярата, көнләшә... Син дә бит. Су анасын яраткач, урлашуга кадәр барып җиттең... Барыбер Халисә әйбәт хатын. — Әй. ачуымны кигереп утырма әле.— диде Мәрданша һәм Нуретдингә дәште.- Нуретдин абый. Халисә матурмы, теге хатынмы?.. Нуретдин аңламады: Нинди хатынны?"?? Мәрданша тагын да катырак кычкырды: - Мәйтәм, кайсысы чибәррәк — теге хатынмы, әллә Халисәме? Теге судагысы лутчырак.— диде Нуретдин. Мәрданшаның йөзе яктырып китте. — Әйтәм бит... Ул Гаделшаның җилкәсенә шапылдатып сукты — Ишеттеңме, дөнья күргән кеше нәрсә диде?.. Гаделша пырхылдап көлде. Дөнья күргән дип... Менә шушы әрәмәлек инде аның күргән дөньясы. Ул Су анасы белән син барыбер рәхәт күрмәячәксең. . Ул гомер буе шулай кайта-китә йөрәячәк. То Иделгә... то диңгезгә... Халисә ышанычлы. ул кусаң да китмәячәк. — Аптыраттың инде — Халисә дә Халисә. — диде Мәрданша, төкерекләрен чәчеп. Гаделша кул селтәде: — Теләсәң нишлә... Мәрданша Нуретдин белән киңәшләшеп карарга булды Нуретдин абый, нишлим икән"’ Көтүче чыраен чыны, кыяфәтенә акыллы төс кертте: Закидушкага капмас ул.—диде җитди тавыш белән, ятьмә белән кереп Kapapia кирәк. Гаделша шатланып әйтә куйды Минем башыма тагын бер хәйлә килде' Тагын нәрсә уйлап ташын инде? диде Мәрданша битарафлык белән. Мәрди туган, беләсеңме ничек и геп Су анасын синеке итеп була. . Ничек итеп? Гаделша як-ягына каранып пышылдады Аның үзен урларга кирәк! Кемне? диде Мәрданша, куркып. Су анасын. . урларга кирәк! Нәрсә-ә-ә?!. Гаделша кызып китте: Син күзләреңне акайтмый тор әле.. Кыз урлау безнең татарда бар бит ул Берәр көнне киләбез дә. судан чыкканын көтеп торабыз Өстенә сикерәбез дә. бәйләп капчыкка салабыз Аннары синең өеңә алып кайтабыз. Анда инде калганын үзең карыйсың Бу бердәнбер чара Миңлебай бүлнистә чакта моны эшлән калырга кирәк Син әле ише г мәгәнсеңдер анда Миңлебай тик кенә ятмый, ди Аның шикелле участковыйлар психбольницада бик күп. ди Врачлардан, санитарлардан качып. Миңлебай гнуларны совещаниеләргә җыя икән Бөтендөнья участковыйлар корыл гаен уздырырга карар кылганнар, ди Илдә учаегковыйлар влачка килгәч, иң беренче чиратта. Зәй елгасын корытып киптерү күздә тотыла, ди Аннан соң халыкның таракларын, расческа- ларын конфискацияләү булачак, ди... Әле тагын әллә ниләр булып бетүе ихтимал. Тизрәк Су анасы белән закон кушканча никахлашырга кирәк сиңа Ул вакыт га инде Миңлебай да. беркем дә бернишли алмаячак Ул бүлнистә чакта бу эшне тәмамлыйк без Урлыйк Су анасын! Мәрданша да җанланып китте. Урлыйк дисеңме’! Урлыйк! Ничек итеп? Анысын уйлашырбыз. Мәрданша Нурег дин белән дә киңәшләшергә кирәк тапты Нуретдин абый! Су анасын урлыйбызмы? «Урлыйбызмы» сүзен ишеткәч. Нуретдин сикереп торды, башын чайкады: Юк. җегегләр. мин катнашмыйм! Мине бүтән урлашуга да. судлашуга да кагыштырма! ыз инде Гаделша яр өстендә яткан ятьмәгә күз салды Мәрди! диде ул. күзләрен акайгып. Әйдә хәзер үк ятьмә белән керен карыйбыз' Шуны гына көткән диярсең Мәрданша сикереп горды да чишенә башлады Нуретдин абый, әйдә син дә чишен' диде Гаделша чалбарын салг ач. Чишен, давай, эзләш. диде Мәрданша, грусикган гына кал- гнч. Мин сиңа шуның өчен ай саен талонга алган шырпымны биреп барырмын. Син биг гел шырпыга интегеп йөрисең. Шырпы дигәч Нурет дин дә чишенде ... Бик озак айкадылар алар Зәйне. Су төбеннән тимерчыбыклар, консервы калайлары, тагын әллә ниләр. әллә ниләр чыкты. Хәтта Миңлебайның таракны эзләгәндә төшеп калган сыңар ботинкасын да ятьмәгә эләктерделәр. Су анасы гына койрыгын да күрсәтмәде. ... Алар хәлдән таеп, ярга чыгып утырдылар. - Шылган бу моннан... соңгарак калдык, диде Гаделша, көчкә сулыш алып. Мәрданша өметен тәмам җуярга теләмәде. — Әллә тагын кереп карыйкмы? — Тукта, хәл алыйк әле бераз. — Ятьмә бәләкәйрәк... Шулвакыт Гаделша чак кычкырып җибәрмәде. Әнә ул! Чыннан да. илле адым чамасы читтәрәк. Су анасы күренде. Ул ирләрне шәйләмәде, тал төбенә барып утырды. — Әйдә, бәйләп алып кайтып китәбез, диде Гаделша. Мәрданша кырт кисте: — Юк. Ярамый. Җүләрләндең мәллә?!. Кычкыра башласа нишләрбез?!. Көчләргә маташтылар дип. төрмәгә тыгып куячаклар бит... Барыгыз. сез югалып торыгыз! Өчәү булгач, куркыр ул бездән. Гаделша белән Нуретдинне әрәмәлек йотты. Мәрданша, үзенең трусиктан гына икәнлеген дә онытып, аягүрә басты һәм Су анасына дәште: — Матурым! Су анасы сискәнеп китте. — Суны сез болгатып бетердегезме?— диде ул. ачу белән. — Әйе. - Ни эзләдегез соң сез су төбендә? Мәрданша, ни әйтергә белмәгәч: — Миңлебаевның ботинкасын, диде. Таптыгызмы соң? — Берсен генә. Мәрданша Су анасына таба атлады. — Якын килмә! —дин боерды Су анасы. Мәрданша шып туктады. Яратам мин сине, гүзәлем! диде ул. еламсырап. Су анасы авыр сулап куйды. Әй. кешеләр... Нишләп сез гүзәллекне әкиятләрдән генә эзлисез? Нишләп сез көн саен очрап торган матурлыкны инкарь итәсез? Миңа син кирәк! дип кычкырды Мәрданша. Су анасы елмайгандай итте. - Миңа синең бер сыйфатың ошады. Мәрданша. Элек-электән кешеләр минем алтын тарагыма кызыктылар. Хәер, аңа хәзер дә күзләре бик кыза. Ә менә син алтынга түгел, үземә i ашыйк булдың. Матурлыгыма сокландың. Ләкин мин әкият бит... Ә Халисә әкият түгел... — Әй. Халисә Халисә инде ул... —диде Мәрданша ачуланып. Халисә Су анасы булалмый бит ... Резин итек киеп, кояшта каралып, ферма тирәсендә йөрсәм, миңа да гашыйк булмас идең... Ярый, киттем мин! — Туктале! Әйт инде тагын бер генә сүз булса да! Җүләрләнәм бугай бит инде мин.. Җүләрдәр йортына җибәрсәләр, нишләрмен... Миңдебаев шунда ята бит. Дөньяда иң куркыныч кеше Миңдебаев бит... — Теге, сезнең участковыймы? — Әйе. Шул инде. Акылдан язды бит. Сезне аерым юләрләр йортына ябып интектерергә кирәк түгел инде,—диде Су анасы, елмаеп.—Сез бит барыгыз да тулар-тулмас... Япкач, барыгызны да ябып куярга кирәк Ачуланма, ярым шаярып әйтәм мин бу сүзләрне. Юк. юк. ниткән ачулану ди ул... Син үзен миңа ачуланма, гафу ит мине, диде Мәрданша. Су анасының сылу йөзенә моңсулык йөгерде. Ачуланмыйм. Мәрданша. Минем дә сине ачуланырга хакым юк. Дөньяның буталчыклыгында синен дә, минем дә гаебебез юк. Буталып бетте бәген нәрсә, адашып беттек барыбыз да. Тик шуны беләсе иде кем гаепле икән?.. Су анасы елгага габа атлады. Ташлама мине! дигән сүзләр Мәрданшаның кай төшеннән чыкканын әй гүе кыен. Китмә1 Су анасы тукталып бик озак Мәрданшага карап торды Мин бит бөтенләйгә китмим, диде ул. Кызганыч, мин мәңгегә кешеләр белән булырга хөкем ителгән Ник Сиңа кешеләр белән читенмени0 Мондый табигатьтә әкият яши аламы сон’ Сез үзегез дөньяны төрле әкиятләр белән бизәргә тырышасыз, ә үзегез әкият кебек саф дөньягызны пычратып яшисез. Болай булса, кешеләрдә әкиятнең үлүе лә ихтимал. Анысы шулай инде, дигән булды Мәрданша Сау бул, Мәрданша! Су анасы елгага чумды. Ташлама мине! дигән авазны Мәрданша тына түгел, бөтен Зәй төбәт е кычкырды. Теләгенә ирешә алмаса да. Су анасы белән очрашу Мәрданшаны билгесезлскнсң салкын кочагыннан йолкып алды Мәхәббәте бөтенләй үк сүрелеп бетмәсә дә, ул тынычланды диярлек. Гаделша дустының күктән җиргә төшүенә куанды Дөрес, алтын таракны бүлмәгәнгә аның бераз үпкәсе дә юк түгел иде. ләкин ахириснен ихтыярына каршы килүне мөмкин дип санамады Нуретдингә, кем әйтмешли, ике дөнья бер морҗа дигәндәй. Су анасы да. алтын да кирәк түгел иде Миңлебаен тынычланмады Аның алтын тарак турында авыз кырыйларын күбекләндереп сөйләгәннәренә жүләрләр йортында беркем дә ышанмады. Җүләр тек җүләр! Ул бо тьницадан чыта та. Зәй буенда иснәнеп йөри Аннары барып Җырык.ты халкына, бигрәк тә Мәрданшага бәйләнә Шуннан соң аны яңадан дәваланырга алын китәләр. Халисә Мәрданшаны барыбер «ташламады» Мәрданша та ана карата җылынды, бит үк каты орынмый башлады Авыл халкы тик ятмады. Зәйне ятьмәләр белән айкап каралылар, керҗиннәр белән дә сөзделәр, хәтта каяндыр динамит табын, шартлатып т.т карадылар. Динамит шартлагач су төбеннән Минлебаевның икенче ботинкасы да калкып чыкты Гот алмадылар Су анасын һәм бу эшкә кул селтәделәр Каладан да ниндидер сәер кешеләр килеп йөрделәр Зәй буена Алар да нәрсәнедер, кемнедер бик озак эзләделәр Бераздан алар да күренми башлады. Гормыш ыгы-зытысында, дөнья куып. Су анасы турында оныттылар Су анасын Мәрданша гына оныт алмады Аның күңеленә ул тормышка ашмаган якты хыял булып, үкенү-офтану булып, беркайчан ла гафу ителмәслек гаепхата булып, мәңгегә сеңеп калды Әйе. Су анасы турында, бер кешедән башка, барысы да оныттылар. Зәйнең суы тагын да ныграк пычранды. Тирә-яктагы болыннарны сукалап бетерделәр. Химкомбинаттан сирпелгән агулы томан куерак һәм ачырак булып чыга башлады. Тау өстендәге шәһәр чүплеге болытларга кадәр күтәрелде. Анын исеннән хәтта сыерлар да борыннарын кысып уза башладылар, хәтта аларның мөгрәү тавышлары үзгәрде. Табигатьнең җанны иркәләрдәй авазлары да әрәмәлек эченнән ишетелмәс булды. Бик сирәк кенә куе әрәмә эченнән Саңгырау Нуретдиннең әшәке итеп сүгенгәне табигый тавыш булып ишетелеп куя Көтүченең галәмәт көчкә ия булган сүгенүе дә табигатьне буып үтерергә килгән заман сулышына бәрелеп каядыр юк була. Ләкин ни гаҗәп, әле һаман күңелләргә өмет биреп. Зәй буйларын яктыртырга тырышып адәм балаларына җылылык вәгъдә итеп, көн саен тау артыннан Кояш килеп чыга...

1990—1992