Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ТУКАЙЛАР, ИСХАКЫЙЛАР ЮЛЫ...

 

 ЯШЕ ТУЛУ УҢАЕННАН ГАЛИМ ҺӨМ ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬЧЕ ИБРАҺИМ АГА НУРУЛЛИН БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Хәзерге ачыктин-ачык сөйләшү вакытында Сезгә бирәсе килгән сораулар күңел түрендә бик тә күп. әлбәттә, хөрмәтле Ибраһим ага Нәкъ менә Сез булганы өчен ул сораулар аеруча куя. Ни өчен «Сезгә аер\ ча күп» дибе /' Чөнки без Сезнең һәрчак уз күне и гездә бу зганны яшермичә, турысын әшнә торган кеше икәнегезне беләбез. Сез теге вакытта да. хәзер дә кемнәргәдер ярарга тырышып, ошарга теләп түге / ә нәкъ чеззә уз иманыгызга, үзегез нык ышанган идеалларга а з гына да хилафлык кыл наска тырышып яшәдегез, эшләдегез һәм әнә шулай көрәштегез дә! Нәкъ әнә шундый кеше булганыгыз чен үзегез ышанган позициядә уяю нык тора торган шәхес бу /уыгыз өчен безгә Сезнең бе зә/з әңгәчә кору кызык зы да Шулай ук. сүз уңаенназз әйтеп китик: бу баш астында басыла оаргазз әңгә иә /әргә без нәкъ менә Сезнең шикелле, биш бирмәс, приш/зизиа зь изәхсс зәрне тартырга тырышабыз да инде Ә беренче соравыбыз менә мондый Әдәби тәнкыйть өлкәсенә килүегез ничек булды Моңа этәргеч ни иде 1942 елның ноябреннән 1943 елның октябренә кадәр мин Әстерхан госпиталендә яттым Шушы бер ел эчендә бик күп әсәр укыдым Шулар арасында Д. Писаревның «Реалисты» исемле эур мәкаләсен һәм В Белинскийның мәкаләләрен яратып укыган идем Әнә шул мәкаләләр миндә тәнкыйтьче булу хыялының яралуына сәбәп булды да инде. Әгәр Н Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романы турында мәкалә язсам. ничек язар идем икән, дип уйланып ятканым да булды Ннһаягь. кырытынчы елларда, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыган чагымда, бу хыялымны тормышка ашыра башларга вакыг җитте Мин Г Әпсәләмов ижаты буенча «Әдәбиятта алдынгы ипче образы» исемле мәкалә яздым Күләме машинкада 40 бит булды Мәкаләне «Совет әдәбиягыина бирдем, чөнки мин аны үз журналым саный идем (моңарчы анда минем берничә хикәям басылган иде} Ул вакытта «Совет әдәбия1ы»нда баш редактор Кави Нәжми иде Беркөнне шулай мәка гәмнен язмышын белешергә дип. журнал редакциясенә бардым Шунда Кави Нәҗми мине күреп алды да. беркадәр балалар авызына охшаган авызы белән хәйләкәр генә елмаеп «Мәкаләңне редакцияләдем, әнә Булаттан (Булат Гыйззәтуллин журналның секретаре иде) алып кара», диде Алдым, кара тыч 40 бит ле мәкаләдән 7 биз калган! Кәефем кипе, билгеле Әмма тавыш куптарырга \ i вакытта әле кыюлыгым җитмәде Хрестоматияләргә кергән зур язучы Кави Нәжми редакцияләгән дә булгач, бигрәк тә Мәкалә басылып чыкты «Совет әдәбияты» кадәр «Совет әдәбият ы»нда басылу ул вакытта, бигрәк тә бетнең студентлар даирәсендә, зур дәрәҗә санала иде Иптәшләр мине шаяртып безнең Белинский, дип йөртә башлады гар өчен үзегез ышанган позициядә уяю нык тора торган шәхес бу /уыгыз өчен безгә Сезнең бе зә/з әңгәчә кору кызык зы да Шулай ук. сүз уңаенназз әйтеп китик: бу баш астында басыла оаргазз әңгә иә /әргә без нәкъ менә Сезнең шикелле, биш бирмәс, приш/зизиа зь изәхсс зәрне тартырга тырышабыз да инде Ә беренче соравыбыз менә мондый Әдәби тәнкыйть өлкәсенә килүегез ничек булды Моңа этәргеч ни иде' Торгынлык чорында Сезнең чын Тукай өчен— бизәлмәгән һәм шомартылмаган. бо зыиевистик кызылга манылмаган Тукай өчен көрәшүегез дә. һәм coi/гы елларда милләткә Гаяз Исхакыйны кайтарып бирү өчен җан-фәрман тырышуыгыз да. шулай ук башка адымнарыгыз да—алар һәммәсе безгә нык иманлы шәхесне белгертеп торалар иде. Кеше шәхесенең үзәген, аның рухи, әхлакый тотрыклылыгын билгели торган принципиальлектән сүз башлап китү бер дә юкка түгел Әлеге асыл сыйфат хәзерге кешеләрдә бик сирәк күренә. Инде, ниһаять, гаделлек чоры килде, }-з фикеребезне яшермичә белдерә алу вакыты җитте дисәк тә гәрчә Ул сыйфат шул хәтле сирәк очрый, хәтта без аны онытып та барабыз шикелле. Хәтта матбугаттагы язмаларда да ул хакта сүзләр кузгатылмый диярлек. Болай бару дөрес түгел бит’ Шул мәсьәләдә Сезнең уй-фикерләр ничегрәк икән? Соравың катлаулы, җавап бирү кыен булса да, тырышып карыйм Синең айтергә теләгәнен әхлак мәсьәләсенә карый булса кирәк Мөстәкыйльлегебезне тәмам ныгытып, халкыбызны мул һәм бәхетле тормышка чыгару өчен намуслы, вөҗданлы, нык иманлы кешеләр кирәк дип әйтергә телисең. Бу мәсьәләнең сине борчуы очраклы хәл түгел дип уйлыйм. Күп ^сырлардан бирле әхлак мәсьәләсе безнең фикер ияләренең, зыялыларның, аерым алганда, язучыларның игътибар үзәгендә булып килгән. Ислам дине өйрәтмәләренең кимендә өчтән бер өлеше үк әхлак кодексыннан гыйбарәт. Әдәбиятыбызның борынгы дәвере әхлаклы һәм мәгърифәтле хөкемдарлар көче белән халыкның җәбер-золымнан, ачлык-ялангачлыктан коткару идеяләре белән сугарылган. XIX гасыр иҗтимагый фикерендә мәгърифәтчелек идеологиясе өскә чыга. Мәгърифәтчеләр фикеренчә. җәмгыятьне үзгәртеп кору өчен, беренчедән, фәнни-техник прогресс, икенчедән, халыкны әхлак ягыннан тәрбияләү кирәк Әнә шул идеяләрне күтәреп чыккан һәм аларны халык аңына сеңдерү юлында ару- талу һәм куркуны белмәс көрәшкән бөек шәхесләрдән Шиһабетдин Мәржани, Хөсәен Фәезханов, Габдерәшит Ибраһимов. Ризаэтдин Фәхретдинов кебек фикер ияләре алдында без бүген маңгай җиргә тигәнче баш ияргә бурычлыбыз. XX йөз башында татарның иң алдынгы кешеләре «халыкка ирек, крестьяннарга җир яулап алу өчен иң элек самодержавиене аударырга кирәк» дигән фикергә килсәләр дә. әхлак мәсьәләсен дә онытмыйлар иде Чөнки җир һәм ирек белән генә эш бетми әле. Җирне икмәк урынына ашый алмыйсын, яисә әхлаксызлык хөкем сөрсә, кешеләр арасында татулык, берберсенә ихтирам бу ямаса, иректән ни файда? Ул чорда Г Тукай. Г. Исхакый. Ф. Әмирхан кебек яна фидакарьләребез килеп чыкты һәм алар үз артларыннан меңнәрне иярттеләр Бүген без олы һәм кече буын мәгърифәтчеләренең төшләренә дә керә алмаган уңышларга ирештек. Бөтенхалык фатихасын алган. Конституция белән ныгытылган мөстәкыйль дәүләтебез бар. Бәрәкәтле җиребезгә, -җир асты сайлыкларыбызга үзебез хужа. Соң нәрсә җитми? Син әйткәнчә, әхлак Әхлак җитми! Дөрес, безнең Фәндәс Сафиуллин һәм, ара-тирә арттырып җибәрсәләр дә. Фәүзия Бәйрәмова белән Зәки Зәйнуллив кебек каһарманнарыбыз бар. Ләкин сүз аерым шәхесләр турында бармый. Сүз массаны тәрбияләү, халкыбызны бербөтен тату гаилә итү турында, кеше хакына керү, икейөзләнү. ялганлау, ялкаулык кебек әшәке сыйфатлардан тәмам арыну турында бара. Әхлак нормалары. 1адәттә. ниндидер бер олы идеягә нигезләнә. Соң безгә нинди идея кулай? Диннен әхлакка нигез булып ята алуына мин ышанып җитмим Чөнки, беренчедән, христиан һәм ислам диннәре гасырлар буе кешеләрнең аңын биләп килсәләр дә, кеше хакына керүне, ялганны, җәбер-золымны бетерә алмадылар, икенчедән, дин фән белән үзара тискәре пропорциядә тора, ягъни табигать фәннәренең уңышы диннен сферасын тарайта һәм киресенчә Югары белем турында әйтеп тә тормыйм инде, урта белемле кешене дә бүген җәннәт белән кызыктыра яисә тәмуг белән, ай-һай. куркыта алырсың микән? Әхлакка нигез булырдай идея, димәк, дөньяви һәм реаль җирлекле булырга тиеш Рус дворян яшьләренең яхшы, намуслы бер өлешен туплаган, аларга Сенат мәйданына чьи арга көч биргән идея нәкь менә шундый дөньяви идея крепостное правоны бетерү идеясе булган. Яки менә эшчеләр сыйныфын азат итү. яисә коммунизм идеясе миллионнарның аңын биләп алып. Октябрь революциясен ясауга һәм гражданнар сугышында җиңеп чыгарга көч бирде. Октябрь һәм гражданнар сугышына төрлечә карарга, аларны төрлечә бәяләр! ә мөмкин, әмма аңа карап алар идеянең нинди зур куәткә ия булганына мисал булудан туктамыйлар. Соң безнең әхлак нормалары нинди идеягә нигезләнер! ә !иеш? Халыкка хезмәт идеясенә, билгеле' XX йөз башынын алдынгы кешеләренең әхлагын нәкъ менә шул идея билгеләгән, ул дәвердә шул идея хакына зур эшләр эшләнгән Шу I идея хакына Тукай янып үлгән. Г Исхакыйш>ш башы төрмәдән, сөргеннән чыкмаган. Г Тукай «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» исемле шигырендә ул ндеянен асылын һәм әхлак нормаларын аңнарга сеңдерүдә)е ролен бик матур итеп ачып биргән. «Тормышта нинди ли чын ләззәт һәм гәм бирә?» дигән сорауны куя да. ул аннары матур кызның билен кочумы, паратта җилдерүме, хәмер эчүдәме, сәүдәдән килгән габышны санаудамы, дип санап килә дә. түбәндәгечә тәмамлый Бәнчә бу дөньяда һич чын тәм дә юктыр, ямь дә юк. һичберенлә буйларын ләззәт тә юкгыр. тәм лә юк Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар. Бәнчә, буйла ямь дә бар. ләззәт тә бардыр, тәм дә бар' Сәяси мөстәкыйльлегебезне ныгыту җирлегендә күп гасырлар буе ачлы- туклы яшәп, изелеп, кыерсытылып килын газиз халкыбызны хор һәм мул тормышка чыгару идеясеннән дә зуррак һәм бөегрәк идея юк бүген Урлама дип үгет-нәсихәт укырга мөмкин, әлбәттә, әмма бу үгет әлеге бөек идеалдан чыкса, шуңа ТЫГЫЗ бәйләнгән булса гына тәэсирле була алачак Ягыш, урлама — ул халык милке, җәберләмә, ул синен туганын Кыскасы, милләтнең, халыкның киләчәге хакына, үзеңә тапшырылган ипне «миннән киткәнче» дип башкару, вәгъдәсезлек, икейозләнү. ялганлау кебек сыйфатлар, шәрә килеш урамда күренү оят булган кебек, ояг эшләр булып әверелергә тиешләр. Әдәбият һәм сәнгать, билгеле инде, югары әхлак нормаларын аңнарга сеңдерү эшендә җигелеп тартырга тиеш Кыскасы, халык файдасына бу нан эш-гамәл әхлаклылык билгесе игеп каралырга, халык зарарына булганнары әхлаксызлык итеп тамгаланырга гисш ■ Югарыда әйтеп үтелгәнчә. Сез тормышта да. шулай ук фәндә /ни әдәбиятта да ныклык, принципиальлек үрнәге күрсәттегез Мондый позицияне гомер буена саклау, әлбәттә, җиз(елдән түгел. Күпзәр бе зән үпкә.зәшвеец. ачу за- нышасыц... Ә менә Сез ничек итеп гомер буе принципча /ь зек позициясендә торып кала алдыгыз? Иц гыйбрәтле конф зиктларыгыздан берничменә биредә тукта зып үтмәссе зме икән? Ничек принципиальлек позициясендә торып кала алдым’ Намус дигән нәрсә каныма сеңгән булу остснә. үз-үземә хөрмәтнең дә җигәрлек булуы аркасындадыр дип белом. Нинди дә булса бер ярамын торган ми эшләнә башлап, мин дәшми калсам, яисә икеле-микеле сүзләр бетон генә чикләнсәм, үземнән-үзем җирәнә юрган идем Ә үзеңне хөрмә) итмәгән килеш ничек дөньяда яшәр) ә мөмкин? Конфликтлар дигәндә, алар, билгеле, күп булды Шуларнын нн кискене һәм гыйбрәт лесс Тукай белән бәйле. Халкыбызның Тукай) а мәхәббәте. мәгълүм булганча, чамасыз куәтле. Тукайга карата кечкенә генә хөрмәт ссзлскне дә ул гафу итми Шуның өстенә берзаман Тукайны мактау, кү гәрү. данлау мода төсен алды, хәтта Тукай культы барлыкка килде Кайберәүләр аның исемен сәкя капитал туплау өчен файдалана башладылар Чөнки Тукайны маю ау маю ау чыны сәяси ышанычлы итә иде Әнә шундый шартларда шагыйрьнең тууына 90 ел булуны билгеләп узуга әзерләнгән көннәрдә. я) ьпи 1966 елла. «Совет әдәбияты*' журналында минем «Ша> ыйрьнс өйрәнү юлында" исемле мәкаләм басылып чыкты Мин анда Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнү тарихына күзәгү ясыйм һәм Тукайны ничек булганыңча күрсәтү принцибын як тап. Тукайны атеист ясарга тырышкан 3. Ишмөхәммәтовны һәм шагыйрьне большевистик позициягә бас тырырга азапланган К Фасеев белән I’ Нәфыйговны тәнкыйть нтәм Бу мәкаленең чытуы бомба шарт гау яшә аяг көнне яшен сугу кебек булды Иң элек «Социалистик Татарстан» гөзигәсс М Габдрахманов һәм К Фасеев имзалары куелган. һәм 37 еллар стилендә ягылган зур мака тә белән минем башка сукты М Гайнуллин һәм Г Халитның «Сове) әләбияты»нын үзендә чыккан Мвкаләләре дә минем банттан сыйпый торган түгелләр иде Әнә шул вакыттан мин Тукайны түбәнәйтүче, хәтта пычратучы исемен күтәреп калдым Ж3.1 серн яссндә минем -Тукай китабым чыгу да маңгаема чөпәлгән ул ярлыкны юып төшерә алмады Хәт та. киресенчә, күп ториен у л ачуын китерде Чөнки о\ китапта мин Туканны ничек булганча күрсәткән гскгән. ул Тукайдан нкона ясау тараф дарларына тәнкыйть булып төште Бервакыт шулай телефон шалтырый. Трубканы алам. Эльс Гаделев тавышы белән берәү русчалатып: Сез иптәш Нуруллинмы?—ди. Мин: — Әйе.— дим Тукай турындагы китапны сез яздыгызмы? Мин яздым. — Юкка язгансыз. Мин ул китап турында гомерем буе һәм тагын биш ел уйладым, һәм. юкка түгел, дигән фикердә торам. Ә сез күпме уйладыгыз? Бу адәм татарчага күчеп: Шәп әйттегез. Ибраһим абый.— дип куйды. Сез кем соң?—дим. - Мин бер эшче,—диде. Бу турыда Эльс Гаделсвкә әй*гкән идем, ул башта бик уңайсызланды, аннары. миндә шик калмасын өчен, минем белән сөйләшкән кешенең кемлеген ачыкларга тырышырга сүз бирде, һәм сүзендә торды Ул чакта яна гына яшь язучылыктан чыгып килә торган, хәзер инде шактый мактала башлаган, бер прозаик булып чыкты теге адәм. Тукай турында бик үк уңышлы булмаган әсәр язган икенче бер күренекле язучы фәнни конференцияләрнең берсендә: «Ибраһим Нуруллин Тукайны үз дәрәҗәсенә төшерә».— дип әйткән иде. Моны ишетү җиңел булмады, билгеле. Әмма эчемнән генә үземне болай дип юаткан идем: Нуруллин дәрәжәсенв төшереп язылган Тукай үз илебездә генә калмыйча, чит илләргә дә барып чыкты, рус һәм тагар телләрендә генә түгел, бәлки үзбәк һәм казакъ телләрендә дә сөйләшә башлады. Ә инде теге язучы дәрәҗәсенә күтәреп язылган Тукайдан чыш-пыш чыкты Рәфикъ Исмәгыйль улы Нәфыйговның китабын тәнкыйтьләп гәзитәдә мәкалә чыгаргач, анын мина кул бирми башлавы, бер вузда эшләп, очрашканда сәлам бирми узып китүләренең рәхәтсезлеге турында инде, артык шәхси хәл булганга, әйтеп тормыйм. Тагын бер конфликтка кыска гына тукталып китим инде алайса. Бусы минем тәнкыйтьчелек эшчәнлегем белән бәйле иде. Шәриф Хөсәеновның кайсыдыр повестенда, кирпеч калынлык романнар уку заманнары узды, чөнки вакытның темпы үзгәрде, хәзер кыскалык заманы, дигән мәгънәдәге сүзләр бар иде. Мин. шулардан этелеп китеп. «Кыскалык турында» дигән мәкалә яздым Мәкаләнең төп идеясе, хикмәт күләмдә түгел, кирпеч калынлыгы роман кыска булып, дәфтәр калынлыгы әсәр озын булырга мөмкин, дигән фикер иде. Мәкаләмдә мин безнең романнарны көпшәкләндерә һәм күпсүзләндерә торган сәбәпләрне ачарга тырыштым һәм мисалларны Г. Бәшир. М Әмир, Г Әпсәләмов һәм Г Ахунов романнарыннан кигердем Ул вакытта «Совет әдәбияты» журналының редакторы субординацияне саклый, дәрәҗәләргә мөкиббән киткән Абдулла Гомәр иде. Әлбәттә, минем мәкаләне кире борды. Шуннан сон мин Язучылар союзы идарәсенә мөрәҗәгать иттем Идарә утырышы җыелды. Мәкаләгә каршы чыгучылар да булды, билгеле. Әмма мәсьәлә, ахыр чиктә, минем файдага хәл ителде. Моның белән мин башлыча абруйлы һәм сүзе үтүчән зур язучы мәрхүм Ибраһим Газига бурычлы. Мәкаләдә, диде ул үзенең чытышында, басып чыгармаслык бер нәрсә дә юк Монда бары тик погон мәсьәләсе Мәкалә генералларга (ягъни зур язучыларга) тел тидергәне өчен генә тоткарланган Мәкалә журналда басылып чыкты Шунысын да әйтим, ул «генераллар»ның берсе дә. очрашканда кырысрак сөйләшүләрен искә алмаганда, үч алу омтылышы ясамадылар М Әмир икенче бер мәкаләмне хәтта мактап та чыкты Бүгенге язучыларның берсе, студент чагында язып чыгарган бер хикәясен тәнкыйтьләгән өчен бүгенгә кадәр, жае чыккан саен үч ала. - Торгынлык чорында партия өлкә комитеты Татарс тан кешеләре өчен иң биек каланча кебек булды, гаделлек урнаштырырга тиешле иң югары нокта иде ул. Ләкин, чынлыкта, андагылар тормыш тарафыннан чишелеше соралган, иң өлгереп җиткән мәсьәләләрне дә чиксез-чамасыз сузып килделәр, хәл итмәделәр. Милли мәсьәлә, татар халкы өчен файдалы проблема булса бигрәк тә ип лай иде Аерым алганда. Гаяз Исхакыйны татар халкына кайтару буенча да нәкъ шулай килеп чыкты ич. Бу юнәлештә Сезнең никадәр түземлелек белән көрәшүегезне барыбыз да беләбез. Әмма Сезнең ул көрәшегезнең иң катысы олкә комитеты белән ике арада булды, ахрысы. Әнә шул хакта бераз т\лырак сой ып китә алмассызмы? Бу мәсьәлә андагылар тарафыннан ни рәвешле өйрәнелде» һәм ни төсле хәл ителде ? Г. Исхакый иҗатын кайтару өчен көрәш ул үзе бер эпопея Әдәби ел йомгакларының берсендә Әмирхан Еники Г Исхакый мирасын кайтаруны нигсз- ләп, трибунадан сөйләгәч, озакламый "Советская Татария»- газетасында Р Мос- тафиннын «Баткан байлыкларны күгәрү - дигән мәкаләсе, аннары -Вопросы литературы»-журналында Г Исхакыйнын М. Горький белән хат алышуы турында минем публикациям чыккач. Г Исхакый ижлын кайтару мәсьәләсе тормышчан идея булып һавада йөзеп йөри башлады. Әмма бу мәсьәләне партия өлкә комитетыннан башка хәл итеп булмый иде Шулай, ниндидер җыелышларның берсендә, ул чактагы беренче секретарь Г. Усмановтан «Гаяз Исхакый мирасын кайтаруга ничек карыйсыз' - дип сораганнар. Ул «Бу турыла сүз дә булырга момкин түгел. 1 Исхакый враг номер I» дип жавап биргән дип ишеттек Г Усмановнын үтә чыккан милләтче, пантюркист лип тамгаланган һәм фашистларга кул биргән дип ИСӘПЛӘНГӘН язучының иҗатын кайтаруга фагнха бирә алмавы аңлашыла Әмма ул чакта безнең бәла һәм фаҗига шунда иде ин югарыда •ипләнгән гимер кагыйдә буенча, беренченең сүзе закон булып, директива булып санала иде. Республиканың вакытлы матбугатын һәм нәшриятын ОК үз кулында кысып тотканлыктан. Г Исхакый мәсьәләсенә өлкә комитеты җитәкчеләренең карашын үзгәртергә тырышырга кирәк, дигән фикергә килдем. Газета-журнал.зар белән командалык иткән беренче инстанциядән пропаганда бүлегеннән башладым. Дәлилләрем дә. үземчә. бик саллы иде Без. янәсе. Исхакыйны сәяси яктан акларга, аны коммунист ясарга җыенмыйбыз. Сүз анын революциягә кадәрге иҗатын кайтару турында бара Г Исхакыйлан башка татар әдәбияты тарихы чын тарих була алмый, ялган була ... Ә алар исә жиз күзләре белән сиңа карап торалар, жиңелчә генә гамак кырып куялар Киттем югарырак Кердем ОКнен ул вакыттагы идеология секретаре Кадсрмәговка Гаҗәпләнүемә каршы, у г минем белән һәйбәт сөйләште, бер сәгать буе бэхэсышеп угырдык Мин. мавыгып китеп, хәтта ана кычкыргалап та алдым Ничек куып чыгармагашырдыр, монысына гаҗәпләнәм Чөнки аннан элегрәк бер инструктор кисәге белән сүз ара сүз китеп. Язучылар союзында! ы хәлләр турында сөйлән алг ач. йөзенә боз салкынлыгы. тавышына куркытулы аһәң чыгарып Обкомга килеп, обком кушан кешене хурлап утырасы з», дигән иде Кадермәгов белән сөйләшүдән дә бер эш тә чыкмады, әлбәттә Ул да Усмановнын ӨК директивасы булып киткән сүзен узып берни дә эшли алмый идс. Беренчегә исә мин, төрле чара тар күреп карасам да. үтеп керә алмадым Г Исхакыи өчен көрәшнең Татарстан. Казан һәм ОК г-ш чигкә да чыкканын кыска- ча гына булса да сойләмәсәм эпопея тулы булудан ерак торыр иде. ӨКдән тәмам омег киселгәч. «Литературная газета- га мәкалә чыгару белән генә мәсьәләне хәл игеп булыр, днтән фикергә килдем Яздым мәкалә, киттем Москәүгә «Литературная газет а»ның СССР халыклары >.тәбиягы бүлеге мөдире булып ул чакта күз күргән һәм ярыйсы гына дустанә мөнәсәбәттә булган Әхияр Хәкимов ипли иде Хәлне аңлагтым. мәкаләне кулына тоттырдым Мәкалә ана ошаган булса кирәк, ул. гәвәкәллән. аны үз бүлегендә ипли торган бер ханымга редакцияләргә, әзерләргә кушты Күпмедер вцкытган сон анын япен бетереп секретариатка тапшырдылар Мин. бик шатланып, мәкаләнең чыкканын көтә башладым Шулай канатланып йөргән көннәрнең берсендә Уфада чыга торган «КызЫл Таң» газетасында профессор Нургазиннын I Исхакыйны карага буяган нптервьюсы килеп чыкты Антисоветизмга каршы язып г.шылган. Башкортстан- да туып үскән М Абдуллин яки башка берәү оештырган дин уйладым Җавап бирми калырга ярамый иде. коллектив мәкалә тексты яздым да Ә Еники. Ә Кәримуллин. I* Мосг.гфнн һәм М Мәһдневләрдән кул куйдырып. «Кызыл Таң»»га җибәрдем Озакламый «Лит. газета-ган хат килеп төште Минем мәкаләмне редакцияләгән ханым имзасы куелган язмада. -I Исхакый әсәрләренең русчасын тапмадык. шуңа күрә мәкаләгезнең ни дәрәҗәдә объектин икәнен билгеләп булмаганга. баса алмыйбыз», диелгән идс Мине бу язу саташтыра алмалы Хикмәт, әлбәттә, бүтәндә. әлеге Кызыл Таң»да чыккан интервьюда иде Милләте ягыннан башкорт булган Әхияр минем мәкаләмне чыгарып, милләттәшләре белән арасын бозарга теләмәде, күрәсең «ЛГ»да мәкаләмен чыкмый калуы белән һич китешәсем ки тми идс Үзәк Комитеттан басым ясатырга карар бирдем Ул чакта ҮКы К.иан хнивсрсигегын Томамлаг.ш бер ганыш егет эшли иде Нәкъ пропаганда бүлегендә Кердем янына (. өйлән бирдем. Әмма у i да ярдәм итә алмады. Чөнки у г вакыт та 'г К боерык бирүдән туктаган иде инде Соң, коллектив мәкаләнең язмышы «Кызыл Таң»да ничек тәмамланды? Урынбасары кискен каршы булуга карамастан, редактор Муса Молеков чыгарырга тәвәккәлләгән. Мәсьәләне редколлегиягә куеп күпчелек тавыш жыйган да, мәкаләне наборга жибәргән. Әмма сүзен аска калдырасы килмәгән урынбасар КПССның Башкортстан өлкә комитетында идеология секретаре Дильмөхәм- мәтевкә шалтыраткан һәм мәкаләне полосадан алырга туры килгән Бусын да үткәреп жибәрә алмадым. Беренче секретарьлары Хәбибуллин исеменә шикаять яздым Аңардан бернинди жавап килмәгәч, Башкортстан өлкә комитетын тәртипкә чакырырга үтенеп. ҮК секретаре Медведевка хат яздым. Соң, эпопеяның финалы ничек булды? Укучы бусы белән дә кызыксына торгандыр дип уйлыйм Җәмәгатьчелек фикере йоклап ятмагандыр. Ирек мәйданындагы биек йортка да үтеп кергәндер, билгеле. Татар ижтимагый үзәге съезды исеменнән Г Усмановка мөрәжәгатьнен тәэсире аеруча зур булды, ахры. Шуннан соң боз кузгалды. Борылыш үзен чагыштырмача бәйсез тота торган «Вечерняя Казань» газетасыннан башланды. Анда редактор урынбасары булып миңа кияү тиешле С. СәлиМжанов эшли иде. Безнең гаиләдә Г. Исхакый турында еш сүз булып торганга, бу исем һәм аның турында мәгълүмат аның колагына гел керә торды, билгеле. Редакторы А. Гавриловны күндерү, редакциядә атмосфераны әзерләү аның өстенә дә төште. Әле бит Г. Исхакыйның исемен уңай яктан телгә алу өчен Главлит дигән киртәдән дә үтәсе бар иде. Татарстанның баш цензоры Кадыйрова ханымның да роле зур булды, дисәм, хакыйкатьтән ерак китмәм Ул «Вопросы литературы» журналының минем публикация басылган санын тотып, тиешле органнарның бусагасын таптап, Г. Исхакыйның әсәрләрен яшерен фондттан ачыкка чыгарды Гаяз Исхакый исеменә матбугатта юл ачты Менә «Вечерняя Казань» газетасында «Возвращение Гаяза Исхаки» дигән баш астындагы сәхифәдә язучының «Шәкерт абый» исемле хикәясе минем кереш сүз белән басылып чыкты Күпмедер вакыттан соң «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы Р Сабиров та. тәвәккәлләп, минем мәкалә, атаклы язучы һәм тәнкыйтьчеләрнең Г Исхакый турындагы фикерләрен, язучының үзенең «Тормышмы бу?» романыннан өзекләрне эченә алган сәхифә чыгарды. Ул вакытта «Казан утлары» журналының редакторы булган Ренат Харисның ролен телгә алып китмәсәм, гаделсезлек булыр иде. Ул минем «Вопросы литературы» журналында басылган публикацияне татарчага тәржемә иттереп чыгарды Шуннан соң боз ныклап торып кузгалды бит җәмәгать! Редакцияләр Исхакый әйберләрен үзләре эзләп ала башладылар, жәнжал белән булса да «Зиндан» исемле бер томлыгы да чыкты. Сизгәнсеңдер, мин монда Г. Исхакыйга «Советская Татария» газетасыннан алып барылган һөҗүмнәрне искә алмадым. Ал арны укучылар күзәтеп барганнардыр. сөйләсәм, бик озынга китә. Шуны гына әйтәсем килә, шул һөҗүмнәргә жавап итеп тагын бер коллектив мәкалә әзерләгән идем, аңа Нәкый Исәнбәт. Бакый Урманче. Әмирхан Еники кебек асыл затлар да кул куйган иде Әмма «Советская Татария»гә аларнын сүзе дә үтмәде. Менә хәзер «үзебезнең үткәнебез һәм партия» дигән проблемага килеп чыктык Сез ничек уйлыйсыз коммунистлар һәм аларның җитәкчеләре Гаяз Исхакыйга ни өчен аеруча каныктылар? Урыс һәм башка милләтләрнең андый язмышлы шәхесләре аклангач та. Исхакый һаман «дошман» саналып йорде бит... - Әйе. безнең шартларда аны кайтару аеруча читен булды. Украин язучысы В Винниченко һәм үткәне Исхакыйныкыннан да куркынычрак булган башка бик күп язучылар акланган бер көндә дә, Г Исхакыйга юл ачылмый торды Синең бу хәлне безнең өлкә комитетының аеруча консерватив булуы белән аңлатасың килә бугай. Мин моның белән килешеп бетмәс идем Чөнки безнең ӨКда. бүтән милли республикаларның ӨК һәм ҮКләре кебек үк. милләтчелектә гаепләнүдән когы очкан һәм интернационалист булып күренергә бөтен көчен куя торган комитет иде Хикмәт монда күбрәк Г Исхакыйның үзендә. Г. Исхакый. мәгълүм булганча. егерменче һәм утызынчы елларда ата милләтче, ягъни милләтчеләрнен лидеры итеп карала иде Өстәвенә, ул әле ак эмигрант та иде Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, менә бервакыт Юрий Корольковның «Через сорок смертей» исемле китабы чыкты Ул Г Исхакыйны да китабына кертеп җибәргән иде Корольков аны фашистлар белән хезмәттәшлек итүче, татар әсирләреннән Кызыл Армиягә каршы суг ышлар өчен легион оештыруга күп көч куючы итеп тасвирлый Дөрес. Рафаэль Мостафин соңрак бу хәлнең дөрес түгеллеген, аңлашылмаучылык ар- яасында гына килеп чыгуын күрсәтеп бирде. Эш бодай булган икән Ю Король ков, повестен язганда, жәлилчеләрне саткан хыянәтченең тикшерүчегә сөйләгән сүзләреннән файдаланган. Бу хыянәтчене легионга Исхаков фамилияле бер фельдшер тарткан икән Хыянәтче, үз хәлен жинеләйтә төшү теләге белән булса кирәк, аны Гаяз Исхакый дип сөйләгән. Шундый зур кеше үгетләгәч, ничек риза булмыйсын, янәсе. Тикшерүче, шиккә калып, кабат төпченә башлап, дөреслекне аныклат ан ачыклавын, әмма Ю Корольков хыянәтченең баштагы күрсәтмәләре белән танышып өлгергән була инде Менә шундый үзе милләтче дә булган, үзе фашистлар белән хезмәттәшлек тә иткән кешене, беренче секретарь Усманов кебек гаделлек өчен бик үк тырышмаган секретарьга кайтарудан бигрәк кайтармау кулайрак иде бит Г Исхакыйга һөжүм итүчеләр аны нәкь менә шулай дип гаепләделәр, хәтта шпион да иттеләр. Хәтерлисеңме бер мәкаләнең исемен «Гаяз Исхакый — он же Шольц» Кайвакытта: «Партияне аның җинаятьчел җитәкчелеге белән тиң итеп карамаска кирәк», дигән фикер әйтәләр. Ләкин 70 ел буена әлеге партия эһе t tape һичнинди каршылыксыз уз җитәкчеләрен постта тоткач, җитәкчеләр барган юнәлешкә һичнинди каршылык күрсәтмәгәч, алар, чыннан да. бер сүздә бу /ганнар булып чыга бит инде! Аларны аерып карарга һичнинди нигез дә юк ич' Ә Сез бо шр хакында нинди фикердә икән? - Әйе, КПССның җинаятьче башлыклары белән аның гади әгъзаларын аерып карауны мин дөрес дип беләм. Сталин һәм анын шайкасының утызынчы елларда эшләгән җинаятьләре өчен бүген партия билетын ташламаган күпме намуслы кешене хөкем каршысына бастырырга кирәк булыр иде. Гаделлекме бу? Син гаделлек дип уйлыйсын, чөнки янәсе, ник ул әгъзалар аларны җитәкче итеп тотарга риза булганнар? Беренчедән, каршы чытучылар булган Рютин дигән кешенең, мәсәлән. Сталин һәм аның командасының дөрес линия үткәрмәве, илне һәлакәткә алып баруы, бу команданы куарга кирәклеге турында бөтен бер программа язганы һәм шуны партия әгъзаларына таратканы мәгълүм Рютин һәм анын кебекләрнең язмышы ничек булганы бүген инде бик яхшы билгеле. Еракка барасы юк. аз язып, аз яшәп тә әдәбиятыбызда билгеле бер эз калдырган язучы Мәҗит Рафиков. Сталинның бәйрәмчә бизәлгән мәйданга эленгән зур портретына күрсәтеп: «идолопоклонничество» дигән бер сүз өчен генә дә биш ел буе Сталин лагеренда лаеш шулпасы эчеп кайтты Бөек Ватан сугышыннан сон немецларга әсирлеккә эләккән кешеләрне хөкем итә. сөрә башладылар Ничек эләккәннәре, объектив сәбәпләре до искә алынмады. Янәсе, ник әсир төшкәннәр, иик үзләрен үзләре үтермәгәннәр. КПССның гади әгъзаларын бүлен хөкем каршына бастыру, үзләрен атып үтермәгәннәре өчен Себер җибәрү кебек нәрсә булыр иде Сталин режимын кайтарырга чакырмыйк инде без КПСС эшчән- легенда булган уңай эшләр нәкъ менә шул гади әгъзаларның тырышлыгы, фидакарьлеге белән башкарылган бит. Анысын да онытмыйк Бүген намуслы гади кешеләр күзеннән, аларнын фикереннән бөтенләй ычкынган демократлар нинди кабахәтлекләргә баралар? Бүгенге доньядагы үзгәрешләрдән һәм үзебезнең матбугаттагы мәгълүм бәхәсләрдән соң биредә тагын бер мәртәбә Сезнең социализмга һәм коммунизмга карата фикерләрегезне беләсе килә Ни очен соң социализм донъяның бер генә илендә Д) тантана итә алмый? Кешеләрне соендерә алмый' Инде тәҗриоәләр уздыра башлаганга шактый еллар узды бит Бу сорау иҗтимагый фән белгечләренә бирелсә, яхшырак булыр иде Мина бирелгән икән, җавапсыз калып булмас. Өстәвенә, әдәбият җәмгыятькә тыгыз бәйле булганга, мин. әдәбият белгече буларак, социализм язмышы турында да уйланмый кала алмыйм, әлбәттә. Бсзнсц илдә социалистик җәмгыять кору тәҗрибәсе С галин һәм анын яраннарының социализм төзүнең Ленин сызган сызыгыннан чигкә китүләре сәбәпле барып чыкмады Сталин боерык, куркыту, көчләү белән социализм тоземәкче булды Чынбарлык исә ул юл белән гадег җәмгыятьне төзеп бут маганлыгын күрсәтте. Көнчыгыш Европа, Азия, Коньяк Америка тирәсендәге кайбер илләрпегг исә. безгә ияреп, бездән күчергеч алып авыггары пеште Әмма кытай лар һәм кубалылар чигенмәделәр, бүген дә чын күңегдән. социализм тознбег. иш эшләп яталар. Кая барып чыгарлар анысын китәчәк күрсәтер Бездә һәм Көнчыгыш Европа илләрендә социализм эксперименты барып чыкмады дип, социализм мәсьәләсен бөтенләй көн тәртибеннән алып ташлау дөрес булырмы? Бит социализм тәгьлиматы нигезендә «һәркемнән -сәләтеңчә, һәркемгә — хезмәтенчә» дигән принцип ятканлыктан, ул җәмгыять социаль г аделлек җәмгыяте булырга тиеш. Коллык дөньясыннан башлап, хәзер бик мактала торган капитализмга кадәр, күпчелек үз кул коче белән яши. Азчылык исә шуларга боерык биреп, шулар хисабына яшәргә омтылганлыктан, социаль гаделлек, ягъни социализм идеясе, һәрвакыг шътибар үзәгендә булачак Бүген дөньяда әллә ни чаклы социалистик партияләрнең һәм бөтен бер социалистик интернационалның яшәп килүе әнә шул турыда сөйләсә кирәк. Мин социализмга гына түгел, бәлки коммунизм идеясенә дә ышанычымны югалтканым юк. Чөнки хәтта чын социалистик җәмгыять шартларында да социаль гаделлек тулысыича урнашып җитә алмый. Бит кешеләр анадан тигез булып тумыйлар. Берәүләр сәламәт, көчле, рухи яктан сәләтлерәк булып туалар, икенчеләре зәгыйфь, авыру яки сәләтсезрәк булып туалар. Шуңа күрә хезмәткә сәләтләре дә түбәнрәк, димәк, хезмәт хаклары да кимрәк була. Кайда монда гаделлек? Икенчеләрнең анадан шулай тууларына ни гаепләре бар? Соң бу каршылыкны ничек хәл итәргә? һәркемнән сәләтенчә. һәркемгә хаҗәтеңчә, дигән принципны тормышка ашырып, әлбәттә. Ә бу коммунизм принцибы. Менә ни өчен кешелек дөньясының күпчелегенә коммунизм идеал һәм юлкүрсәт- кеч маяк булып калачак — Күренекле әдәби тәнкыйтьче буларак. Сезгә социалистик реализм турында сорау бирәсе килә. Хәзер аца карашыгыз нинди? Бүгенге язучы очен. гомумән, иҗат методы кирәк дип саныйсызмы? Тулы ирекле булган хәлдә, чын сәнгать кануннарына гына баш ию доресрәк түгелме икән? ' — Социалистик реализм социалистик җәмгыять өчен көрәш чорында мәйданга килгән иҗат методы. Аның төп билгесе - чынбарлыкны революцион үсешендә чагылдыру, ягъни җәм> ыятьнең социализмга таба үсеш-үзг эрешендә туган яңалыкларны яралгы хәлендә үк тотып алып, тулы канлы образларда перспективаны күздә тотып сурәтләп бирү Социализмга күчеш чорында нәкъ менә шундый ижат методының кирәклеген аңлау өчен мондый бер чагыштыру ясарга мөмкин. Зур бина салырга керештеләр, ди. Зур мәһабәт бина калкып чыгачак урында башта чокыр-чакыр һәм чүп-чардан бүтән нәрсә булмас Бу чокыр-чакыр һәм чүп-чарны фотога төшереп алсаң, ул рәсемнән бу урында мәһабәт бина калкып чыгачагын һичничек күз алдына китереп булмас. Димәк, булачак зур бинаны хыялда гына булса да күрү өчен фотография ысулы ярамый, бүтән ысул, бүтән метод кирәк була. Әнә шуның шикелле, социалистик реализм методы нәкъ менә социалистик киләчәккә күз ташларга мөмкинлек бирә, аны якынайту өчен көрәшер өчен көч бирә, оптимизмны артгыра торган иҗат методы ите Чын реализмның яна стадиясе иде Әмма Сталин режимы тудырган партократия аны үз максатларында файдаланды. үзенчә аңлап, чынбарлыкны матурлатып, бизәп күрсәтер өчен корал итте. Утызынчы, бигрәк тә кырыгынчы елларда өреп тутырылган, бушкуык әсәрләр күпләп мәйданга килгән икән, бу социалистик реализм принципларының гаебе түгел, бәлки партия чиновникларының иҗат эшенә тыкшынуларының нәтиҗәсе иде! Әгәр чын социализм очен кабат чын көрәш башланса, бу ижат методына яңадан ихтыяҗ туачак, һәм ул иҗатка уңай йогынты ясаячак, дип уйлыйм мин. Ижат методы, гомумән, кирәкме дигән мәсьәләгә килсәк Моңарчы беркайчан да. беркайда да язучылар билгеле бер ижат принципларына нигезләнмичә ижат итмәгәннәр Нинди дә булса иҗат методы булмаган әдәбиятларны белмибез. Кайберләренең исемнәрен генә искә төшерик, классицизм, романтизм, реализм, натурализм Синең «Тулы ирекле булган хәлдә, язучы чын сәнгать кануннарына гына баш ияргә тиеш», дип әйтүен, үзе үк иҗат методының яралгысы бит Сон бүген безнең әдәбиятта нинди метод алга чыгарга һәм я М. Җәлил, әлбәттә, галантлы шагыйрь Тик аның дөньякүләм дан алуы шагыйрьлегенә фашизмга каршы батыр көрәше кушылу нәтиҗәсе булды О мин оч шагыйрьнең исемнәрен атаганда шагыйрьлекләрен генә күздә тотам. С. Батталнын «Олы юл буйлап» поэмасының бернинди протекциясез «По столбовой дороге» исемендә «Новый мир» кебек журналда басылып чыкканзьн ы очраклы хәл булмаса кирәк Кыскасы. С Баттал шигърияте үзенең тикшеренүчесен. тәнкыйтьчесен көтә. Нил Юзесв. яисә Рафаэль Мостафин кебек шигърият белгечләре, әйтик, бу эшне башкарсалар, С Баттал талантына лаеклы бәя алыр нде. Ибраһим ага. Сезнең белән их шстан сөйләшү булгач күне • шәбендәге Сезгә бәй ie бөтен уй шрны да ачыклап бетерәсе ки тә бит әле Бе з универе итетның соңгы курсында укыганда «Казан утларыяның әдәби тәнкыйть п> ь. < мөдире фәрниз абый Миңнуллин оештырган чшь тәнкыйтьчеләр түгәрәгенә йори идек Ш\ I утырышларның берсендә Сезнең белән бик кызык 1Ы бер очрашу истә калган. Без анда бик күп сорау лар арасында менә мондыен да биргән идек Бе шш кийлар Добролюбов tap чорында ни очен әдәби тәнкыйть бик көчле бхлган да > хәзер (ягъни җитмешенче елларда) нишләп алай түгел?- Ул чагында Сез безгә чкынча менә бо ишрак җавап биргән идегез -х) зеге чорда кешезәрне борчыган потен хй tap фикер top әдәбият аша әйтелгән Информация. фикер үткәрүнең бүтән юллары чбык өт /гап > 1 лч т.>н кыйть тә коч ie булган Ә хәзер (ягъни җитмешенче елларда ха пикка информации күп тор /<• ю t tap белән ки /ә Халык әдәбиятка гына карап тормый Менә хәзер. W нчы еллар биеклегеннән караган вакытта үзегезнең әлеге фикерегезгә кайбер өстәмәләр ясау кирәк дип санамыйсызмы ’ Өстәмәм. әлбәттә, бар Мәсәлән, ин »лек мин бүген, яг т.нн 70 нчс елларда информ.тцня горле яктан килә, дигәинсн хата булганын әйтәсем кн.чә у т фикерне кире алам Чөнки ул чакта информация бары бер чыганактан муенына партия органнары злмәк салган масса-күләм информация чараларыннан тына килә нде XIX гасыр рус әдәбиятының һәм тәнкыйтенең күз җитм.к югарылыкка күтәрелү сәбәбе турындагы фикеремне исә бүген дә хуплыйм Азат тык идеясен үткәрергә мөмкин булган бердәнбер трибуна әдәбият булганга, әдәбиятка һәм тәнкыйтькә талант артыннан талант, даһи артыннан даһи килеп торуы табигый хәл булган. Сүз чыккач, бусын да әйтим инде. XX йөз башында татарларда да шуңа охшаш хәл туды. Әдәбиятыбыз зур уңышка ирешү белән бергә, гаять куәтле әдәби тәнкыйть тә мәйданга килде Мона ышану өчен тәнкыйтьче булып чыгыш ясаган Тукай, Ф. Әмирхан, Г Ибраһимовның һәм таланты, фикер тирәнлеге ягыннан тиңдәше булмаган тәнкыйтьче Җамалетдин Вәлидинең исемнәрен атау да җитсә кирәк. Бу очракта әдәбият һәм тәнкыйть шундый югарылыкка милли-азатлык хәрәкәте дулкыны сыр i ында күтәрелделәр. Бүгеш е милли хәрәкәттә дә әдәбият хәлиткеч роль уйный һәм уйнарга тиеш дип уйлыйм. Ә ул әдәбият, идея ягыннан саф һәм сәнгатьчелек ягыннан югары дәрәҗәдә булганда, әлбәттә. Моның өчен исә акыллы, гадел һәм курку белмәс, тәнкыйтьчеләр кирәк. Язучылар, аларның язуларыннан файда алу белән бергә, начар, димим, хәтта уртакул әсәр язып бастырудан котлары очып торсын. XX гасыр башы әдәбиятын әтрафлы өйрәнгән галим буларак. Сезгә тагын бер сорау бирәсе килә. Ул чор белән безнең заман арасында охшашлык бик куп кебек: 1) илдә иҗтимагыйсәяси тотырыксызлык хөкем сөрә; 2) зкономик-со- циаль. әхлакый кризис көчле; 3) миллиазатлык хәрәкәте бик көчәйде: 4) халык массаларының хәле чиктән тыш авырайды. Ә менә шул чор әдәбияты һәм әдәби процессы белән безнең елларны чагыштырып карасаң, шундый ук уртак яклар табылмас микән? XX йөз башы белән безнең көннәр арасында социаль-иҗтимагый. икъ- тисадый-сәяси. бигрәк тә милли-азатлык хәрәкәтенең куәтләнүе ягыннан, минемчә дә, зур уртаклык бар. Әмма бу ике чор әдәбиятлары арасында уртак сыйфатлар күзгә ташланмый. 1905 елгы революциядән соңгы 5 — 6 елда татар әдәбияты кинәт һәм бик тиз үсеп китте. Г Тукай, М Гафури, С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд кебек шагыйрьләр калкып чыкты. Ф Әмирхан һәм Ш. Камалның кече проза жанрындагы, Г. Камалның драматургиядәге шедеврлары дөнья күрде. Г. Камалның «Беренче театр». «Бүләк өчен» кебек классик әсәрләренең тууы шуны күрсәтсә кирәк Озак та үтми, Г Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр». С. Җәлалның «Дим буенда» романнарының мәйданга килүе шул турыда сөйли. 1985 елгы яңарыш башланганга менә инде алты ел узып китте, әмма мин югарыда әйтелгәнгә охшаш хәлне күрмим. Соң моның сәбәбе нәрсәдә? Моңарчы чылбырдагы кул белән язарга күнегеп тә. чылбыр алынгач, илһам килми башладымы, әллә бүтән сәбәплеме, белмим. Моны әле өйрәнәсе, тикшерәсе бар. төбенә төшәсе бар. - Үзегезнең фәнни эшчәнлегегездә Сез төрле милләт әдәбиятларының үзара йогынтысына зур гына әһәмият бирәсез. Ничек уйлыйсыз: торгынлык чорында «совет халкы» дигән уйлап чыгарылган нәрсәне ныгыту өчен бу «йогынты» дигән шаукымга артык әһәмият бирелмәде микән? Хәзер ул өлкәдә дә яңа караш кирәк түгел микән? Бер генә әдәбият та абсолют аерым яшәмәгән һәм яшәми. Әдәбиятлар һәркайда да һәм һәркайчан үзара бәйләнештә, үзара тәэсир итешеп яшәгәннәр, үсеш-үзгәреш процессы кичергәннәр. Бу бәйләнешләрне өйрәнергә кирәк Әйе. кырыг ынчы һәм илленче елларда кирәгеннән артык мавыгып китү булды. Ләкин бу бүтән рәвешле, бүтән сәбәпләр аркасында булды. Ягъни рус әдәбиятының гына татар әдәбиятына йогынтысын күрсәтү рәвешендә булды. Мондый темаларга язу мода төсен алды. Андый темаларны диссертация итеп яклау яисә китап итеп чыгару җиңелрәк иде. Күпсанлы шундый хезмәтләр нәтиҗәсендә, бөек әдибебез мәрхүм Нәкый Исәнбәт әйтмешли, татар әдәбияты рус әдәбиятына тагылган дегет чиләге булып күз алдына килә башлады. Ләкин бу. әле әдәби бәйләнешләрне, йогынты һәм үзара йогынтыларны ойрәнүне туктатырга кирәк дигән сүз түгел. Тик истә тотарга тиешле шартлары бар Беренчедән, бәйләнешләр күпьяклы булганлыктан, рус-татар әдәби бәйләнешләре белән генә чикләнергә ярамый, әле бит көнчыгыш әдәбияты, аерым алганда, төрек әдәбияты бар. Икенчедән, әдәби йогынты (иярү түгел!) үсеш-үзгәрештә мөһим фактор буларак, әдәбиятның милли үзенчәлеген тоныкландырмый, киресенчә, тулырак ачылуына булыша икәнне истә тотып, дөрес методология нигезендә өйрәнелергә тиеш — Безнең әңгәмәбезнең башы да «Тукайлар. Исхакыйлар юлы...» дип исемләнгәч. Сез үзегез дә. яшәү рәвешегез һәм корәшегез белән аларга бик якын кеше булганга күрә, яңадан да әлеге кадерле исемнәргә әй.1әнеп кайтыйк. Яңа чорның, алдагы гасыр башының, яңа Тукайлары, яңа Ис.хакыйлары туачакмы? Моның очен нинди шартлар кирәк? Тукай һәм Исхакый кебек даһилар гасырларга бер килсә дә һәм алар турында күрәзәчелек итү мөмкин булмаса да. андый бөек әдипләрнең дөньяга килүе очен нинди шартлар кирәклеге турында фикер йөртергә мөмкин Иң элек милләтебез аналарының даһи балалар тудыруы, татар мәктәпләренең тәмам юлга салынуы, ул балаларның әдәби атмосферага эләгүе, җәмгыятьнең алардан күңел җимешләре таләп итүе һәм аларнын милләткә, халыкка хезмәт идеалы хакына алны-ялны белми эшләүләре кирәк - Бүгенге татар әдәбиятында сезгә ошаган сыйфатлар нинди? Ә нәрсәләр Сезне әдәби тәнкыйтьче буларак һәм гражданин буларак борчый? Куандырганы тарихи проза жанрының тернәкләнүе. Бер елны бүдәнә, икенче елны тартай симерә, диләр бит Тарихи жанр үсеп, чәчәк атарга тиеш, дип йөри идем, күрәзәчелегем дөрескә чыкканга икеләтә куанам. Тик шунысы борчый. Хәзергә әле авторлар күбрәк уйлап чыгару, хыял белән эш итәләр. Тарихчылар кебек архивларны актарып, табылганны язучылык фантазиясе белән кушкан. чын мәгънәсендәге тарихи романнар көтеп калам алардан — Ниһаять, соңгы сорау. Ибраһим ага Традицион сорау Әгәр сер булмаса. киләчәккә планнарыгыз нинди? Хәзер Г. Исхакыйның тормышы һәм ижагы буенча җыйган материалларымны публикацияләр рәвешендә газета-журнал укучыларга җиткезү белән шөгыльләнәм Аларны архивымда яткырудан файда юк ич Ераккарак караган планым Г. Исхакый турында китап язу Параллель рәвештә автобиографик әсәр язарга уйлыйм. Кулына каләм тота белгән һәркем тормыш юлын инәсеннән җебенә кадәр язып чыгарга бурычлы, дип саныйм. Балаларына, оныкларына гыйбрәт. тарихка материал булыр иде ул язмалар Мин. туган көнемнән башлап, көн артыннан көн дигәндәй, хронологик тәртиптә эзлекле итеп язарга уйламыйм, бәлки тормышымдагы әһәмиятлерәк эпизодларны аерым парчалар рәвешендә язып, дөньяга чытармакчы булам. Соңыннан җыеп бер китап чыгарырга исәп. Укучылар игътибар иткәндер, бер- икссс донья күрде дә инде. — Эшегездә уңышлар телибез! Әңгәмәгез очен рәхмәт!