Шигырьләр

Гамил Афзал, Татарстанның халык шагыйре Әлмәт яклары Моңаеп озатам. Сагынып каршылыйм Җылы яктан кайткан кошларны. Кайларга барсам да сагынып кайтам мин Әлмәттә яшәгән дусларны. Ак тасма сузылган самолет юллары — Болытлар өстендә югары. Болытлы көннәрдә, зәңгәр моң ябынып. Чайкала У реал а урманы. Йөрәктә сакланыр Сарманы, Шөгере, Талларга төренгән Зәй буе, Тургайлы таңнарда, суларга иелеп. Таллары тирбәлә җәй буе... Мин шаулы гомердә әле күп күрермен Язларны, җәйләрне, кышларны. Кайларга китсәм дә Сагынып йөрермен Әлмәттә яшәгән дусларны. Карт солдат Без дә шаян идек, без дә яшь идек, Кыланчык кызларга көлеп, баш идек, Гүзәлләр гүзәле, сандугач, дидек. Без дә шаян идек, без дә яшь идек. Күзләр нурлы иде, ялкынлы иде, Сүзләр серле иде, акыллы иде. Күңел уйчан иде, күңел ак иде. Уйнадык та көлдек, шаян чак иде. Соры шинель кидек, күн итек кидек. Мылтык, кылыч тотып походта йөрдек, Сиратларны кичеп, утларга кердек. Әҗәлләр күрдек без. тәмугълар күрдек. Пленга да төштек, пленнан качтык. Хәтәр юллар үттек, хәтәр юл ачтык, Без күргән газапны беркем күрмәсен: Сталин төрмәсен, Гитлер төрмәсен! Безне ким-хур итү ятларга кирәк. Хәвефле юллардан атларга кирәк. Егет икәнеңне акларга кирәк. Күңелдә горурлык сакларга кирәк. Бу тыныч елларда җилләрдән сора: Без үткән юлларда һәйкәлләр тора. Кабер өсләренә каеннар үскән. Балалар исәннәр, оныклар исән Дөньялар болганды, әнә күр инде: Кемгә ишек төбе, кемгә түр инде. Бик күп миллионнарга кара гүр инде, Кан-яшь сеңгән басу, әнә сөр инде. Елап туасың да, җырлап үсәсең дә, Дөнья мәшәкате ирләр иңсәсендә Үтә яшел җәйләр, килә соры көзләр. Уйчанлана йөзләр, моңсулана күзләр. Авыр еллар булган, солдат медаль таккан. Картайсам да. олан, хезмәт итеп ятам Менә, озын юлдан туган якка кайтам. Күңелле бу дөнья, имин торсын ватан! Күңел кошы Күңел кошы кунар урын эзли Өянкеле авыл өсләрендә. Күңел кошы илһам куры күзли Шул авылның айлы кичләрендә. Картлар үлә, яшьләр китә, дисең. Тыңламыйча түрә кушканнарын Шул авылның сандугачлы кичен Сөя синең серле дастаннарың. Әй, сөеник әле бсргә-бергә. Таралсыннар дөнья кайгылары. Галиябану җырлап киткән җирдә Башын чайкый зират каеннары. Үз вакыты белән яңгыр ява. Яшел шатлык бәхет өләшә. Өмет белән яши ватан-ана. Яфрак белән яфрак серләшә Кыйбла якка ак болытлар ага. Яшь пәйтамбәр булып йөз яшә Үткәннәрне хурлап тормам инде, Аттда минем шаян яшьлек калды Үткән юлда күксел томан инде. Киләчәкне көтеп күзләр талды. Үткәннәрне мактап тормам инде. Сугыш утларында дуслар янды. Без үткән юл кара урман инде. Елга тугайлары бөдрә таллы. Басуларда гөжләп иген үсә, Рәхмәт әйтеп торам болытларга. Болыннардан йомшак җилләр исә. Дөрес иман кайта оныкларга Без мондыйны гына күрмәгәнме. Сыер җигеп басу сөрмәгәнме, Кара таңны кара төнгә бәйләп, Буш труддень эшләп йөрмәгәнме! Без мондыйга гына түзмәгәнме, Михнәт диңгезендә йөзмәгәнме. Якты киләчәккә өмет итеп. Сөйгәннәргә чәчәк өзмәгәнме! Таныш михнәт белән таныш кытлык — Җиңәрбез, дип яңа чорга чыктык. Талау белән алдау булмаганда, Туган җирдә ачка үлми чыпчык. Патшаның да хәле авыр икән, Бөтен халык хокук сорый, иркәм. Халык ипи сорый көн дә иртән. Юньле хәбәр ишеткән юк күптән. Дөреслекне белер-белмәс килеш. Телдән-телгә йөри имеш-мимеш: — Бу базарга акча каян җитсен! — Түләмәсә, пенсиягә китсен! Берни алып булмый акчаларга. Алла ярдәм бирсен патшаларга! Җиде юл чатында кара урман. Җен күтәрмәс йөгем иңсәдә. Җиңем белән танау сөртеп торам. Җиде башлы дию килсә дә... Юлда уйланулар ЮЛ күрсәтеп баручы юк. юл күрсәтеп. Усал язмыш бәрә-ега гөрселдәтеп. Намус кирәк, иман кирәк, ялгышмаска. Туры юлдан барыйк әле. Җирән кашка! Ниләр килеп, ниләр китми безнен башка. Табигатьнең гөнаһы юк. Җирән кашка Сыйнфый көрәш И шатландык, и сөендек инде Алпавытның жирен алган белән. Ә аннан соң имансызлык килде «Сыйнфый көрәш» дигән ялган белән Без бәхетле, иң шәп халык, диеп. Сөйләнергә кушты куштанлык Күпне күргән фәхишәләр кебек. Алдана-алдана ышандык Уйлана-уйлана ышандык га. Шикләнә-шикләнә инандык Ач хәерче белән буш куыкта Каян килсен итне иманлык! Балчыктан да йортлар корып була. Җир стена була, җир идән Үз-үзенне алдап торып була Беркемгә дә. диеп, баш имәм Чәйнәп бетермичә калдыр сүзне. Серле булып, томан танып калсын Серле ю 1 мр ашкындыра безне. Еракларда серле йолдыз янсын Киләчәктә бәхет бар ул шәйлә Үткәннәрдә түгел, емет алда. Сихерчегә ышанасы килә. Түрәләргә ышанып булмаганга. Кайгы Яз көнендә моң илендә Ак каен, кара каен. Кара каенны кочаклап Еладым, балакаем. Көз көнендә моң илендә Ак каен, кара каен. Кара каеннар төбендә Кайгылы анакаең... Карл Маркс сөйли моңын-зарын. Ачуланып әйтә Ходайга: — Бөтендөнья пролетарийлары Берләшергә уйламыйлар да... Күпме еллар үтте, ачы еллар. Кешеләргә акыл өләшеп! Бизнес юк бит. — диләр сукин сыннар,— Хәерчеләр белән берләшеп! Җимерергә, туздырырга, таларга өйрә i теләр Иблистән дә уздырырга, алдарга йөрәклеләр. Әтисен саткан әләкче власгька кирәк иде, Төрмәче дә җинаятьче тәхеткә терәк иде. Ышанып та. алданып та йөрдек. Дөнья ямьле, кызлар чибәр иде. Яманын да. яхшысын да күрдек. Шаян егет мәзәк сөйләр иде. Еллар үгте. Хәзер ныклык кая. Нигез ташы итеп салырлык! Болганчык су кебек еллар ага. Сабырлыклар бирсен, сабырлык! Система Сәяси система әмер бирде: — Иң дөрес юл - безнең юлыбыз. Укымышлы кеше контр була. Барыгыз да надан булыгыз! Китап тоткан интеллигент шикле. Ул күп белә, уйлый төрлесен. Көрәк тоткан надан кеше изге. Көрәк тогын алдан йөгерсен' Сыйнфый дошманлык Дошманлык чәчтек тә. дошманлык урдык. Дөньялар тулды дошман белән Сокланып тормадык, шикләнеп тордык. Кызыл юлбашчы кушкан белән. Дошманлык чәчеп, чәчәк үсми икән. Тилебәрән үләне үсә Тилебәрәннәр күбәйде, иркәм. Акыллы идек югыйсә. Саҗидә Сөләйманова Сау бул, язым! Су өсләре жем-жем көмеш лаг а Кар сулары чаба дәрьяга Ташкыннарга төшеп агыйм әле. Ярсуларга габыйм бер дәва Бәхилләшми генә сау бул. язым! Аерылабыз диеп уфтанма Энже чыклар булып син кайт әле Зәй буена жәйге бер таңда Көзләремә кай г син. басуларда Яшь ужымнар булып яшеллән Яңгыр булсаң, сагыну яшьләремнең Тамчысын да синнән яшермәм Араларда йөрер зәһәр жнлләр. һай. ураулы юллар, ураулы. Спжидә СӨЛӘЙМАНОВА I9K0) ку/чие к г«- ша.ый/м промик .•р,н,\, дпнь.ч кур.ан күп стиы китап tap авторы Ә шатта яшаде Кайтырыңны әйтеп, тәрәз каксын Салкын кышның салкын бураны. Баш орсаң да ташка, булмый икән Вакыт агымына карышып. Су юлыннан китеп югалсак та, Ил җырына кайтып кавышыйк. Сау бул, язым! Әйдә, бер тын алыйк, Башкайларны салып ярларга. . Су өсләре җем-җем көмеш дага — Еллар чаба чиксез дәрьяга. 1976 ел. Клара Булатова Елга-сулар ага... ага-ага. Дәрьяларга төшеп югала. Дәрьяларга аккан сулардан да Йөрәгемдә тирән моң кала. Зәңгәр күктә Зөһрә йолдыз яна, Таң алдыннан сүнеп югала, Таңда сүнеп баткан йолдыздан да Йөрәгемдә якты моң кала. Елгаларга төшеп сулар алам, Йолдызларга карап уйланам, Туган җирем, мин бит бар гамеңне Йөрәгенә җыйган бер балаң. Чыгарабыз диеп җирнең маен. Җир күкрәге күпме тишелде. ...Зәңгәр газдан күкшелләнде каен, Чахоткага тарган шикелле. Керләнмичә кадалмаячагың Бу якларда ачык бит инде. Сафлык саклыйк дисәң, сеңлем, каен. Берәр кая качып кит инде! .. Клара БУЛАТОВА — шагыйрә. «Язлар алда». «Җәйләр җитсә». «Гел кояшка карап» һ. б китаплар авторы Кая качсын?! Тауда җир уелсын. Иңкүлектә упкын убылсын Адәм жаны кыйбла тапмас чакта Ул канларга барып сыенсын9 ! Ышансаң-ышанмасаң да Бер юаныч күңелдә Йолдызнамә-фал китабын Ачыйк әле бүген дә Ел башында барысы да Йолдызнамә юрасын Ни булганы булган инде. Сора ниләр буласын. Ни булганы булган инде. Баштан узган төрлесе. Без хаклык дип ышанганның Хата булган Күбесе Дорес. бәндә хаталардан Ха ли түгел түгелен. Гел ха гадан торган көне Бик авыр шул илеңнең. Искеләрен төзәтик дип Яңаларын ишайтеп. Каш ясыйм дип күз чыгарып. Куйдык әллә нишләтеп Ел башында йолдызнамә Юраса да ни генә. Берүк инде яңа афәт Янамасын Илемә Гасыр башындагы кебек Ян I пн o.ip.iepHhMc Күктәге гаделлек белән Җирдәге I аделлекне* Икесе алар чәкәшкән Җегөрдән туган чаткың Көйдереп корытыр тамырлан Бу илнен нинди халкын9 «Без өстен, Галиҗәнаб». дип. Ияген күккә чөеп. Кем йөрер китап яндырып. Көлләрен җилгә сибеп Алдыйлар, әйе, табылыр, (Сантыйлар өер-өер) Чүт шыта башлаган иман Яңадан гүргә керер. ..Тигезлек-хаклык билгесен Куярга әле иртә, Күктәге гаделлелек белән Җирдәге гаделлеккә. Ком сәгате Ком сәгате... һәр бөртеге Гомерләрнең бер көне. Бөртекләп тормады язмыш — Дәррәү тотып селкеде. Әллә җиргә сыенасы, Әллә күккә багасы. Безнең гомер сирпелгән җир — Җир белән күк арасы... Әй. кайларга китеп гаип булды Ак төннәрдә туган ак сирень? Ак төннәрдән киткән ак сирененең Миңа гына, иркәм, ач серен. Бер күренде, шул бер күренүе Бер гомергә торыр мизгелме? Ак төннәрдән киткән ак сиреньне Сагынудан җаным өзелде... Ак сиреньнәр ачкан ак бәхетне Кая куйдык? Кая җибәрдек? Ни син. ни мин тотып кала алмадык. Ни син. ни мин саклый белмәдек. Ак сиреньнәр бездә сирәк була. Ак төннәр дә бездә күп түгел... Яктыртыр дип кара төннәрне дә Сиреньнәрең көтә бу күңел. Кар башына яткан кар аклыгы Кырау гына түгел икәнен Белгән кешеләрнең куактагы Сыкыларга исе китмәвен Белми идем мин дә, инде менә Кыл уртасы үткәч гомернең Акыл аңлый гомер фасылларын Кабатлаулар мө\гкин түгелен Акыл аңлый, йөрәк аңлый алмый. Тыпырчына. Татарстан Яп-чышр • fhiacN .1 такай районында чит 49 Белдеңме? Минем сиңа үпкәләвем Хушлашыр өчен мени? Юк ла инде!., кайнарланып Дуслашыр өчен, димен... Онытыла шул дөньялар - Күренсен шәүлән генә! ...«Сөймәм бүтән» диюләрем — Үтәлмәс тәүбәм генә... ҖИЛДӘН туган... Кое янында булды бу. Хәтерләтеп синең тынны Кайнар җил өрде муеныма. ...Башкаемны чөеп күккә. Сыендым җил куенына. Әй сыйпады җил, назлады. Көрәктәй зур кулы белән! ...Сине хәтерләткән җилдән Бәләкәч шигырь туды менә.. Тәрәзәмә төшәр күләгәсе Син бүтәнне яратсаң да. Бүтән өчен үлсәң дә син. Төннәрегез якты булсын! — Тәрәзәмдә — күләгәсе... Рамазан Байтимеров Сигезьюллыклар Байлык эзли кеше, бәхет эзли. Фән серләрен эзли һәм. таба: Теләгәнне табу —бу тормышта Бәхет-шатлык диеп атала... Бар тапканын кабат җимерергә Рамазан БАЙТИМЕРОВ (1923—1989) — берничә китап авторы. Бу сигезьюллыклары шагыйрьнең архивыннан алынды. Корал коя (Кире кем кагар?). Барын таба кеше. Тыныч яшәү Серен кайчан, ничек кем табар? Дөнья гүя чиксез карпы тайга. Тормыш исә гигант бер нарта. Күзгә күренмәгән җепләр белән Җигелә лә кеше. әй. тарта Төпкә җигелеп тә ичмаса бер Рәхәтлеккә кемдер туялмый: Нужа менеп ана утырган ла. Күсәк белән алга куалый. Ана сөте белән кермәгәнгә Тапа сөте белән кермидер. Бу балалар өчен башкайларым Ни ишетми, ниләр күрмидер Шук булуның, шаян, наянлыкның Аңламыйлар чик гәп ашканын. Алмагачтан алма ерак төшми. Нәкъ үзеңнең алар яшь чагың Җир картаер, яшәү яме калмас. Тормас иде тормыш яңарып Юк, үлемгә ләгънәт укымыйк гел. Кайчак аңа гимн язарлык, һәр искергән әгәр яши бирсә Мөмкин булмас иде чыдарга Тарих шулай колга, па г шаг а да Тигез, гадел хөкем чыгара Исән чак га искә дә алмадык. (Үзебезне күбрәк сөябез). Дөнья куйган иде, гел мактыйбыз. Күк гәргә без аны чөябез Җир астында аршин җирдән бантка Үлеләргә берни кирәкми Ә кешегә тере вакытында Тиеш хөрмәт бик еш эләкми Акмулла зары Уйлап торсаң тормыш бик гаҗәеп. Рәхәт күрми тугры, үз сүзле. Тик үз җаны, үз файдасы өчен Кысырыклый көчле көчсезне. Байлар яши ярлы исәбенә, Барлар яши галап юкларны. Аптырыйм: хак-хокук дигән нәрсә Җирдә әллә мәңге йоклармы? Әзһәр Габиди Әти киңәше «Атка менсәң, үрә сикерсә дә Егылма син. улым; Кыюларга кичмәс кыялар юк, Сыгылма син. улым. Өметеңне сүнмәс йолдыз итеп Балкыта бел. улым; Ябырылып кайгы килгәндә дә Елама, көл. улым. Табышларың мулдан булсалар да һаваланма, улым. Югалтулар чиктән ашсалар да Чабаланма, улым. Башкалар да кайгы татысын дип Баз казыма, улым. Син дә бер чыгарсың әле җиңү Язларына, улым...» Әткәй, миңа шушы кинәшләрең Изге дога булды. Әнә шуңа гомер юлларым да Уңып кына торды... Инде хәзер синең киңәшләрне Бирәм улларыма: Якты кояш кебек, нурын сипсен Барыр юлларына. Әзһәр ГАБИДИ (1926) шагыйрь. «Без яз дуслары». «Кошчыгым». «Таң сәгате» һ. б. китаплар авторы Сарман районының Чукмарлы авылында яши. Безгә дә биг азат яшәү фарыз Без эш аты, төптән тартучылар. Без күнеккән «коеп куярга». Тик рәхәтен генә безгә аның Туры килми әле тоярга Без эш аты төптән тартучылар. Ә алганнар — булды чамалы. Тапканыбыз читкә агып торды Шундый булды инде заманы Без эш агы. төптән тартучылар. Авыр диеп шыңшып тормадык. Күпме генә йөкне тартсак та без, Эшебездән һаман уңмадык. Партократ җилкәбездә булды. Боерды да һаман боерды. Йөкне үзе бергә таргмаса да Безнең җелекләрне суырды. Ураумы юл. сикәлтәлеме ул Без булмадык бугай чыгымчы; Безгә дә биг азат яшәү фарыз Кирәк түгел безгә чыбыркы. Без -эш аты. гәптән тартучылар Алда иң авыры юлларның; Күп яшәдек «Ләббәйкә» дип. инде Кеше намсн тотыйк югары! Үзебез булдырыйк Без бәхетле! диеп, сукырларча Яшәгәнбез күпме алданып. Ә чынлыкта коллардан да начар Гомер кичергәнбез казганып. Ал т ып-кометпләрпе озат капбыз Гонтта-тонна читкә гел бушка Тапкан нефтьне дә «Дуслык» атна Агызганбыз күпме чит «дус»ка. Бунт көймә бит ерак бара алмый Гел чайкалып гора дулкында. Шуңа ди без килеп төртелгәнбез Калкып чыт алмас упкынга Кибетләргә керсәң киштәләр буш. Базарларга чыксаң кесә сан. Торгынлыктан калкып чыту өчен Көтикме сон әллә бер-бер җай " Кемнәр генә бүген тамак ярмый Кемнәр генә бүген аһ ормый? Тамак ярып, аһлар орын кына Бер кайчан ла тормыш яхшырмый Күпме була инде аһ орырга Ансы юк та. имеш, бусы юк. Юк икән юк. Ләкин шушы юкны Без үзебез бүген булдырыйк' Бөтен көчне бергә туплыйк та бер. Котылыйк шул хата языктан. Бөлгенлеккә төшкән ил-җирне без Тартып алыйк упкын-сазлыгтан

Реклама