Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЗГАЛДЫ УЙЛАРЫМ...

Хрестоматияләргә «жиз иләк» аша гына үтеп кергән әдәбиятны укып үскән һәм «айт» дигәнгә, «тайт» дип кенә җавап бирергә өйрәнгән безнең буын өчен бүген чыга башлаган әсәрләрне укыйм да, хәйран калып утырам. «Сәясәт бер дә тотырыклы нәрсә түгел икән»,—дим. ул патшаларның үзләре идарә иткән вакытындагы бер дулкын кебек икән, һәрвакыт үзенең ярларын чәбәкләп тора. Тынып торган чаклары да булгалый. Ярлары, инде аның, крәстиян белән эшчеләр кебек тоела. Рәсәй патшаларының карашына яраклы рәвештә халкыбыз тормышының чагылышы әдәби әсәрләрдә дә үзгәрә тора. Тик шунысы гына уртак: Петр патша заманнарыннан алып бүгенге көнгә кадәр крәстиян һәм эшче халыкны «алар үзләрен кол хайван хәлендә дә бик яхшы хис итәләр» дип күпләр эчтән куаналар. Шулай булмый ни— һәр чорның шуңа гына яраклашкан акыл ияләре икенчеләрен кысрыклый бара биг Төрле юллар белән югары үрләгән белемсез «зыялылар» үз фикерле, кыю шәхесләрне яратмый, җаны-тәне белән күрә алмый, жаһиллек чәчәк ата. Матбугат руле тирәсен зәвыксыз, үз фикере булмаган, сәясәт җитәкчеләре сүзеннән чыкмаган ялчылар баса. Сирәк-мирәк килеп чыккалаган «ак чәүкәләрне» (урыста ул «белая ворона») юк итәргә дә күп сорамыйлар Ватан сугышы елларында укып йөргәндә, бер партада утырган иптәшем Ядгәр исемле малай тышсыз бер китап алып килгән иде. «Укырга ярамый торган китап»,— диде ул аны Шуңа күрә без бигрәк тә кызыксындык һәм кат-кат укыдык бу китапны. Ул «Фәхрине үтереп ташладылар. .» дип башланган иде. Шулай булса да. ни өчен укырга ярамый торган китап икәнен аңламадык ул вакытта. Үсә төшкәч, күпме эзләсәм дә бу китапны китапханәләрдә табып булмады. Тик «җылы җилләр» искәч кенә, бу китапны табып, тагын да бөртекләп укырга туры килде. Ул Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы икән. Менә бит заманалар ничек үзгәрә! Язучы Фоат Садриевның «Таң җиле» романы да шулай ук үтереш белән башланып китә. Тик вакыйгалар ямьле Ык буе авылларының берсендә бара. Әсәр хәзерге тормышны күрсәтүгә багышланган. Мин тәнкыйтьче дә, язучы да түгел. Мин — әдәбият сөюче, укырга яратам, уйланам, хозурланам. Укыган әсәрдәге геройлар белән бергә яшим: көләм, хәтта җылыйм да. күңелем йомшак, чөнки хәзер без үскән чордагы эпизодларны чагылдырган әсәрләр күбәеп китте. Менә «Казан утлары» журналының 1992 ел 10 һәм 11 саннарында Фоат Садриевның «Таң җиле» романы басылып дөньяга чыкты Әсәр бүгенге көндә булган вакыйгалар белән, чигенешләр ясап бара, үткәннәр дә мавыктыргыч итеп бирелгән. Төп герой Нуриасма — һәр авылда яшәгән «ак чәүкә» кебек, халык күзенә дә, җитәкчеләр күзенә дә ерактан күренеп торган аерым бер тип. Ул го.мум популяциядән ерак торган, үзгәрми торган, бирешми торган узаман итеп сурәтләнгән. Гомеренең соңгы вакыты килеп җиткәндә ире Сәгыйдулласын аздырган, гомер буе бергә фермада эшләгән иптәше Хәдичәгә бәхиллек бирә, чөнки ул монда үзенең гаепле икәнен таный. Ә авыл халкын талаучы спекулянт Бәрия. ире Сәгыйдулланың сеңлесе булса да, бәхиллек ала алмады. «Авыл тарихында бәхиллек бирмәү хәлләре бик сирәк була торган хәл иде» Бәриянең болан булу сәбәпләрен аңлау дәрәҗәсенә үсеп җитмәгән Нуриасма. Заманның, Сталин сәясәтенең җимеше икәнен аңласа, бәхиллек биргән булыр иде. Хәер, балаларының таралып бетүе сәбәпләрен дә аңлаган булыр иде әле, таң жиле иртәрәк исмәде шул. Х Нуриасма —изге ана. Нәселдән килгән эшсөючәнлек анын балалары Фәрит. Шәрифхан, Илсөяр. Мизхәт каннарында да бар Нуриасманын үз сүзләре белән әйтсәк «адәм баласының кендеге, әнисе карыныннан өзелү белән, җиргә тоташырга тиеш» дип тәрбияли ул. «эш атлары» әзерли Каты да була белә, гаделлек тәрбияләргә дә тырыша. Торгынлыкның гөрләп торган муллык заманнарында ата-ана үз баласын тәмле ашарга, күп йокларга, эшләмәскә өйрәтте. «Үзебез бик HHTeien үстек, балаларыбыз рәхәтен күрсеннәр», янәсе Хатын-кыз. кортка-сартка. әби-бабай чәй белән генә хушланмадылар, «мәе» булмаса. аш ашка, чәй чәйгә саналмый башлады. Нуриасма бу юлга никадәре генә керергә тырышмаса да. көчле агым үзенекен итә. елганың икенче ярына туры чыгу мөмкин түгел «Бөтенесенә шәһәр гаепле, балаларымны шәһәр урлады». - дип яшәгән Нуриасма соңгы вакытларда моның сәбәбе ниндидер бүтән нәрсәләрдә икәнен андый башлый Балаларын читкә үзе дә куалашкан икән ләбаса ул Авылда ач-ялангач килеш көрәксәнәк тотып, бил бөгәргә хокук бар. ә яшәргә мөмкинлек юк. Җиденче классны бетергәч. Фәрит техникумга укырга кермәкче була. авыл!а агроном булып кайтам, дип хыяллана Шуна колхоздан китәргә рөхсәт сорап. Нуриасма райком секретарена кадәр барып житә Әмма теләгенә ирешми «Теләсәң нишлә, улым» ди ул кул селтәп Бернинди документсыз авылдан чьпып кача мескен бала Әнә кая барып чыкгы. ку мер вата Ярый, ватсын, ил өчен анысы да кирәк Ә татарча белмәүче ике кызы'’ Шәрифханның оч баласы. Шәрифханын бигрәк тә нык жәлли Нуриасма Өч ел авыл хуҗалыгы институтына имтихан бирер! ә барды, өчесендә дә урыс теленнән үтмәде Күп тырыша торгач, хәрби училищега җибәрделәр, марҗага өйләнде, анысы урыс теленнән имтихан алып тормаган үзе тагы Өйләнешкәч, парлашып бер генә мәртәбә кайталар, анда да Нуриасманын йөрәгенә кан савылып кала Татарча сөйләшә башласалар. «ка-ка»гызны туктатыгыз», дип үпкәли, маржа килен Илсөяре врач булам, диде, урыс мәктәбендә укып, теләгенә иреште Тик. институт бетергәч, үзебезгә гүгел, әллә кая Урал ягына җибәрделәр Шунда бер үзбәккә тормышка чыкгы. шунда төпләнделәр. Кияү дә әйбәт, фатирлары да әйбәт, тик балалары гына ни татарча, ни үзбәкчә юньләп белмиләр Сон шу тай булгач, Нуриасманын төпчек баласын авылда калдырырга хакы юкмыни’’ Хәдичәнең Суфиясен әрмән алып киткән кебек, аның Мизхәтен дә берәрсе алып китсенмени? Ата-бабаларыбызнын телен, гореф-гадәтләрен белүче, моңын-жы- рын аңлаучы оныклары шушы нигездә дөнья көтәчәгенә ышанып үләргә хакы юкмыни аның? Бусына тагын кемнән рөхсәт сорарга’ Чыгып бетмәгән җаныбызны әз генә булса калдырыгыз, үзебезңә яшәргә ана телебездә сөйләшергә, үзебезчә жырларг а-биерг ә рөхсәт итегезче. дип салган уртак сөрән бөтен ил буенча яңгырамыймени?! Анда бит татар балалары тавышы гына түгел Юк. җитте, нәселнең соңгы тамырын корытырга ирек бирмәячәк ул' » Дөньяда ук тәмуг ут тары кичеп, оҗмахка керерлек авы л карчыклары Нуриасма. Разия. Маһинур. Мосаллия. Гыйзденисаларнын ин тур бәхетләре үзләренең авылларына җир гәнү тәре, а га-бабалары белән янәшә булулары Урак өсте Магур табигатьле Ык буйлары Кылны кырыкка ярыр вакыт булуга карамастан, горле дәрәҗәдәге түрәләрнең орчыгы үзенә кирәген эрләп гора Колхоз рәисе Хоснуллин уңны-сугшы белештерми эш атларын җигеп, фаҗигале юлга керә Аннары коры гына котылу өчен, үрмәкечтәй ау корып, торте юллар пли Рәхимлек күрсәтү төсендәге усаллыкларның горле вариант тарын файдаланырга тырыша Машина, телефон, ит-май. ашлык анын карамагында, йогергэлэп торучы хыянәтчеләр хыянәт хакына бәхет эзлиләр, вакыгтыча аны табуга да ирешәләр У.т сәясәт белән күтәрелгән, җитәкчелек абруен татыган, халыкның фаҗигасеннән тәм таба, үзенә хөрмәт казануда остара һәм башкалардан өстен булу өчен бөтен көчен сала. Кылганнары өчен беркем алдында да җавап бирми Ваемсыз ашап-эчү аркасында ерткыч кыяфәтенә кергән, юан түгәрәк гәүдәсе алга тәгәрәгәндәй, тар маңгае өстендә җирән чәчләр артка сыпыры нан бөрешкән кендек тишеген хәтерләтүче кечкенә күзләр Кызыл калын иреннәре туктаусыз хәрәкәттә. иреннәре белән бергә түгәрәк яңагы гына түгег бөтен бите селкенеп тора Кәтүк кебек эчкә баткан борыны гына хәрәкәтсез Колхозный партком секретаре тәлинкә тотучыга әверелгән Ә тегесе үз сүзләре итеп язганны да дөрес укый ачмый бит. TOI тыга ялгыша Рәмзинең үлеменә сәбәпче булып га. анын якыннары алдында. халык каршында үзеңне акларга теләү өчен, шушы гөнаһны эшләү өчен ни дәрәҗәдә намуссыз булырга кирәк?' Рәмзине үтереп ташлаганнар Дөресе шу лай Шушы авы гдагы иң оста, уңган кешелекле кешенең үлеменә кемнәрнең нинди дәрәҗәдә гаепле булуы романны укучыга ачыклана бара Язучы укучы алдына ачык итеп тасвирлаган күренешләр— хушлашу-бәхиллек бирү, юу, озату, күмүдәге картлар тәбәрак укуы, кабернең дүрт почмагына чүгәләп салават әйтү. Безнең халыкның күмү йолалары Борынгыдан килгән мондый йолаларны хәзер кайбер авылларда коммунистик динсезлек белән яшәп картайганнар белмиләр. Эш атлары фани дөньядан да иртәрәк китә. Хөснуллин кебекләр исә озаграк яшәүчән була, шулай булгач, алар нинди йола тәртипләрен белсеннәр ди... Җәййең көне-төне эштән ыңгырашкан печән өсте вакытында бер җирләү йоласында булырга туры килде. Кабер казучылар жимерек койма аша кереп кабер казыганнар, турыга гына казып бетергәч, авылга кайтып әйттеләр, машина белән мәрхүмне каберстанга алып бардылар, кыеш капканы көчкә каерып ачып керделәр, җирләделәр, балалары берничә сүзне җылый-җылый әйткәләде дә, авылга кайтып киттеләр. Мәрхүмнең өчесен үткәрүдә, ниһаять, «китап сүзләре» ишетәселәре килде. Авылда мулла юк икән, әнә фәлән кортка укый, диделәр. Өстәлне әйләнеп утырьгп тыңлый башлыйбыз дигәндә, нишлибез, минем укый торган дәфтәр өйдә калган, ди бу кортка. Тиз генә «Жигули»гә утырып алып та килә, дәфтәрдән карап укып та чыга. Хәерләр өләшенә Мәрхүмнең яхшылыкларын күпләп искә алалар. Каяндыр берсе, җаен туры китереп, сүзне Горбачев, Ельцин, Гайдар, кыйммәтлелек, юклык турында башлап җибәрә. Кайда нәрсә бар, кем нәрсә әйткән, берсен-берсе бүлдереп сөйли башлыйлар, туктатмалы да түгел. Әрмиядә үлүчеләр, имгәнеп-тукмалып кайтучылар да калмады... Бу корткалар барысыннан да хәбәрдар икән ләбаса, дип уйлыйсың. Чү, укучым, ә соң бу корткаларның, картларның бала-чагасыз калуларына, динсез һәм денсез булуларына, озакламый татар авылы юкка чыгуларга, телнең урыслаша баруына, (безнең якта башкортлаштырырга тырышуны да өстәп), йолаларыбыз, уеннар, җырлар, гадәтләребез үзгәрүгә кем гаепле булуы да романда сизелеп-сизелеп кала. Мөселман дөньясын юкка чыгаруга корылган борынгыдан килгән урыс сәясәте моны башкару өчен нинди генә ялтыравыклы итеп тә. куркыныч итеп тә. ачка интектереп тә, ялангач калдырырга тырышып та, тагын әллә ниләр кыйландырып та тырыштыра, хәтта бер җәмгыять икенче белән алышынгач та дәвам итә. Менә кемнәр өстеннән тан җиле истерәсе бар Билгеле, Батыршалар, Солтангалиевләр, Бәйрәмовалар, Айдар Хәлимнәр, Яушевлар кебек кыю, асыл ирләребез һәм кызларыбыз тормыш дөреслегенә әйдәп, күзләребезне ачарга ярдәм итәләр. Минемчә, автор үз геройлары аша тормышыбызның бу өлешен укучыга уйлау өчен ирекле калдыра. Фоат Садриев үз романының буеннан буена бөтен әйтәсе килгән фикерләрен ике капма-каршы образ: Хәдичә белән Нуриасма образлары аша укучыга җиткерергә тырыша Болар һәр авылда, һәр фермада бар. Язмышлары—ачы, бәхетсезлекләре — уртак, икесен дә бер үк гаделсезлек китереп кыса, аларнын котылу яки хәлне җиңеләйтү өчен тырышулары гына төрле. «Юк. алай түгел, болай ул»,—дип әйтә алмады алар, сәбәпләре күп иде. Әйтеп кенә кара! Шулай бервакыт, сыерын җигеп сабан сөрергә бармаган өчен, бригадир бер малайны, бәдрәфтә качкан җиреннән тотып алып, каеш чыбыркы белән суктыра. Бер кат күлмәктән, ачлы-туклы малай ни эшләсен соң! Бүген дә исән алар, берсен-берсе гаепләмиләр, әйтерсең лә шулай кирәк булган Ә шул ук яшьтәге, тук бригадир малае өй эшләрендә әнисенә ярдәм итеп, өйдә ята Бүген килеп бу ике малай икесе дә авылыбызда механизаторлар, үзләре бабай кеше булдылар Язучы Фоат Садриев табигать күренешләре белән героеның уй-хисләре, тормышының бәйле булуын да бирергә омтылган. Авыл белән шәһәрне дә берберсенә капма-каршы итеп бирергә тырышкан, шәһәрнең авылны йота башлавын тоемлаган. Нуриәсманы Мизхәт белән Зөбәрҗәтнең алдагы тормышы куркуга салган. Зөбәрҗәт — шәһәр кызы, Мизхәт — авыл малае. Әсәрдә бүгенге тормыш белән үткәндәгесе хатын-кыз мәхәббәте белән ир-ат яратуы тормышчан яктыртылган, урлашуга гына корылган хезмәт белән җаны-тәне белән эшкә чумып үз-үзләрен онытканнарга аерым басым ясалган, изге, ярдәмчел кешеләр белән үзләрен генә кайгыртып күрәләтә кеше талап ятучылар да урын тапканнар. Минем уемча, әгәр язучы геройларының бер-берсеннән аерымлыкларын парлап бирмәсә, уңышлы образлар китереп чыгара алмас иде. Укучының хәтеренә төшерим: әсәрдә кыска гына урында чагылып киткән, эшкә аяусыз Буран Разия, гарип язмышы белән көчкә-көчкә җан асраган Маһинур кебек әбиләр авыл саен җитәрлек. Бүгенге авылда эшләүчеләрнең киләчәге шулай булу күз алдына килеп баса, күңелләрне тетрәндерә. Күмәк хуҗалык өчен гомер буе көчләрен жәлләмәгән кешеләр шул дәрәҗәдә яшәгәч, киләчәктә аерым хуҗалыклар «чәчкә атып», һәрбере үз җаен үзе караса, анын бүтәннәрдә зше булмаячагы бик куркыныч булачак Хәйран калып карап утырам, телевизор экранында бер малай президент Ельцинга хосусыйлаштыру чегы биргән өчен рәхмәт әйтүен күрсәтәләр. «Мин ди. бер авыл сатып алачакмын, ди, бөтенесе мина эшләячәкләр», ди. Бүгеннән үк шундый уйхисләр белән янып үскән буын кешссенен киләчәктә кем булачагы күренеп тора инде Бу урында үземнең дә бәләкәй чакларым күз алдыма килә Шулай гаиләбез белән җиде кеше аш эчтек (ашау түгел, эчү. вак-вак бәрәңге кисәкләре һәм шулпасына әзрәк он җибәрелгән) Ишек яңакларына готына-тотына бер арык кына апа кеше килеп керде һәм кулын сузды «Эчеп бетердек шул инде. әи. иртәрәк кергән булсаңчы», диде картиной, күзләрендәге яшен сөрткәләп. «Әнә. песиегез эчмәгән бит», диде ул. һәм көзен тә тормастан. песиебезгә бүленгән ашны савыты белән күтәрде һәм эчкәч әйләнлерә-әйләндерә теле белән ялап куйды, рәхмәтләр укыды Кесәсенә ничәдер бәрәңге салгач, әкрен генә, ипләп кенә чыгып китте Ходай мондый күренешләрне яңадан кабатламасын иде Әсәрдә гаилә белән торучы хатын-кызларга ирләре белән чөкердәшеп, сөешеп яшәү өчен дәва булырдай, акыллы киңәшләр алырдай урыннар бар Мисал өчен анда Сәгыйдулланың Нуриәсмадан ни өчен читләшүе турында язылган Әйтергә кирәк МОНДЫЙ «чир» белән хатын-кызларның күбесе авыруга гучар бу за һәм ул хәл күпләре өчен бик зур бәхегсезлекләр. фаҗиг а белән бетә Кайбер яшь җилкенчәкләр гәзигләргә язалар, укучылардан киңәшләр сорыйлар Кешенеке- кештәктә, дигән халык мәкален онытмаска кирәк. нинди кеше ни әйтмәс Менә укып карыйк әле «. Сәгыйдулла белән тора башлаганда, ул теге чактагы каннар һәм серле тойгының яңаруын, дәртләндереп үз гәүдәсендә уйшлй башлавын сизгән иде Аннары ничектер тормыш бер төрлегә әйләнде, куанычы-шатлыг ы кимеде Ярата идеме ул Сәгыйдулланы9 Белми Аңа тартылган чаклары булса да. сиздермәде, яшерде Ирен кысып кочаклыйсы, үбәсе, бөдрә чәчләреннән сыйпыйсы килгән чаклары булса да, ул аларның һәммәсеннән дә үзен-үзе тыйды, әлеге теләкләрен эченә бикләп «Мин аны яра гам бит», .тип яшерен генә куаныч тапты Сәгыйдулласы хис-тойгыларын белдер,», аны иркәли башласа да. ул эченнән әйтеп бетергесез рәхәтлек кичерүенә карамастан, шуны яшерде, иренә юри битарафлык күрсәтте, гыйшык-мыйшык уйнау кебек нәрсәләрдән өстен торучы зат булып кыланды, аны читкә тибәрде Ул Сәгыйдулланың да үзенә суына башлавын сизде » Шушы урында өстәп, менә бу турыда язмасам тулы булмас кебек тоела Иртә белән эшкә барганда бер апа кеше мине туктата да. болай ди: «Әнвәр абын, белом, син сер саклый торган акыллы кеше, кинәш бирегезче. ничә көннәр инде үземә урын таба алмыйм Сәбәбе ирем бер хатынга ияләшкән, белдем күрдем. Алладан гына сабырлык сорадым Ни нитим. ирем белән берәр нәрсә эшлимме, әллә теге хатынны үзем хөкем итемме? Уф. йөрәккәем >• Мин башта аптырап калдым, аннары аңа тынычланырга куштым Мөмкин кадәр ачыклап сөйләвем үтендем, сораштым, берсен дә яшермә, дидем Сойләде Киңәш бирдем "Ир кеше зур гына сабый бала кебек ул. Ул синең тарафтан иркәләнүне, яратуны, сөелүне омег итә Ә син. үтең әйткәнчә, суынгансың битараф тык кылгансың 'г т чирагында ул назны чит тән эзләп табарга мәҗбүр булган Матурым, беләсеңме, нәрсә, телдән тел уза. кулдан кул уза. диләр, болай үзенчә эшләсәң, гомергә жу я алмаслык яра ясарсың Болай и тоек Син көзге алдына килеп, аледән-еле үз-үзеңне. ничек булдыра аласын, шулай, бизәнү-төзәтү чарасын күр. гәм.тс- тәмле исләр борке гсп. һушны алырлык булсын Көлеп торсын йөзләрен, кырык эшең ташлап, йөгереп килеп каршы ал. иркәлә, назла, сөй. үзен дә сөелерсең. Сусаган юлчыдай сиңа гартылар күңелләре, назланырга ашкыныр йөрәге, чәчкәгә тартылган күбәләктәй сине эзләр һәрчак күзләре Башка бер сүз әйтмичә, миңа карап торды-торды да «Чынмы. әллә нишләттең, абый Әледә сиңа кинәш иткәнмен, рәхмәт». диде Соңыннан, инсн-интә терәп, (авылда култыклашып йөрү гадәткә кермәгән бит), чөкердәшеп, ниләрдер сөйләшә-сөйләшә үткәннәрен берничә мәртәбә күргәләдем һәм «Сөбханалла, тьфү-тьфү. күз тимәсен үзләренә татулашканнар икән», дияргә туры килде Сөендем Әйе. тормыштан алынган әдәбият кына озын гомерле була, аны халык ярата, үзенеке изә. чөнки анда үзен таба, ү зен тапмаса да. яшәү өчен сабак ала Минем уйлавымча, язучы ү зенен романы белән бүгенге көннсн кадак башына сугар өчен, чүкече белән гаг ын бер селтәнәсе капан Эш менә нәрсәдә романның башындагы беренче бүлемендә үк Нуриасманы Ык буеннан кайтышлый Моса г дия белән очраштыра, ул кибет гән кайтып килә икән Июль ас өчен бер стакан көнбагыш мае, өч йөз грамм дөге алып кайтып килеше. Он беткән, булмаячак та, ди. Бу гына әле бүгенге көннең кадагына сугу дигән сүз түгел. Кибеткә кереп чьп арга кирәк иде Ә соң шикер комы тулып ята микәнни? Авария булды хәбәрен дә ачык ишетмәгән үзе. Чынында Хәдичәләргә кергәч, үкереп елап Гарифханның хатыны Хәлимә килеп: «И әнкәй, хараплар булдык бит!»—дип кенә йөрәкләренә тәгаен шом сала. Менә шушы арада кибеттәге «зилзиләне», карлыганнар коелып ятуын, җи.меш-жиләкнең шикәр комы юклыктан варенье була алмыйча әрәм булуын, бу хәлнең халыкка тәэсирен, моңа кадәр виноград плантацияләренең юкка чыгарылуын, аракының иң югары дефицит товарга әйләнүен тасвирлаган бер кисәк язасы булган. Бу минем шәхси фикерем. Мин монда үземнең күршемнең ни өчен крыжовник, карлыган, кура жиләге. алма агачларын кисеп ташлавын, эре-эре сусыл бакча җиләкләре түтәлләрен казып ташлавын язар идем. «Ничек кулың күтәрелде гөрләп торган бакчаны юк итәргә?» — дигән идем, ул ике дә уйлап гормастан «Варенье тамак туйдырмый, хәзер малны күпме асырасаң да була, иң мөһиме — курмы. курмы кирәк, күрше! Күпме чөгендер алыр идең син дә менә бу агачларын урынына?!» — дип, минем күңелгә дә шом салды. Ә нигә, ул дөрес әйтмимени9 Итнең килосы нинди югары бәядә икәне һәркемгә көн кебек ачык ич Күпме сорасаң, шулкадәр «кәгазь» тоттыралар. Тагын шул Безнең әдәбиятта сәясәт җитәкчеләре, колхозның партком секретаре бөтен әсәргә тон биреп тора торган иде. «Таң җиле»ндә ул колхоз рәисенә укыр өчен кәгазь бирүче генә булып чыкты. Монда да уйланырга урын бар Ирексездән укучы күңелендә бер сорау туа: колхоз фермаларында эшләүчеләрне көчләп диярлек партия сафына алалар иде. Ә Нуриасма нишләп читтә йөрегән? «Ак чәүкә»гә партиясезлек килешеп бетми, югарыдагылар аның аша калганнарга ничек басым ясаганнар икән? Ярый, бигайбә. Еллар үтәр, вакыт үткән саен мондый, тормыштан алып язылган әсәрләребезнең рухи бәһасы арта төшәр. Шунысы мөһим, үзеңнең хәлеңнең ничек икәнен күршеңнән сора дигәндәй, бүгенге тормышыбызның чагылышын синдәге әдәби әсәрләрдә ачыграк күрәбез, хөрмәтле «Казан утлары»