БӘЙРӘМ КОТЛАВЫ

Шушы елньгң 24 мартында Әлмәт Язучылар оешмасы төзелүгә 30 ел тула. Әгәр шушы дәвердә СССР дип аталган.державада һәм үзебезнең Татарстаныбызда булып узган катлаулы җитди вакыйгаларны искә төшерсәк, утыз елның нинди зур чор икәнен аңларбыз. 1955 елны бәләкәй генә бер әдәби түгәрәктән башланып, әдәби берләшмә аша уз1ан. ниһаягь, профессиональ язучыларын булдырган оешма һичшиксез, игътибарга лаек Аның чишмә башында Әдип Маликов, Фазыл Мостафин, Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова. Клара Булатова, Энҗе Мөэминова, Сәет Кальметов, Илдар Әхсәнов кебек фидакяр кешеләр торды. Мин Әлмәткә 1956 елны үзем килдем, ә 1957 елны Татарстан Язучылар союзы идарәсе анда мине махсус җибәрде һәм 1968 елны яңадан Казанга чакырып алды. Мин киткәндә, 12 әдип Язучылар союзы әгьзасы булып калды. Ә утыз ел эчендә Әлмәт оешмасы тәрбияләп үстергән профессиональ әдипләрне исәпкә алсак, аларның саны 45 кә җитә. Бу — бик зур can. Татарстан әдипләренең алтыдан бере дигән сүз. Мин моның белән юрурланам. Әлмәткә — аның авыр елларында — Рафаил Төхфәтуллин. Гамил Афзал. Юныс Әминев кебек, халык арасында инде киң танылган, тәҗрибәле зур язучыларның килеп кушылуы безнең оешманың абруен нык күтәрде. Казаннан Азнакайга Мәхмүт Хәсәнов килеп, ул төбәктә әдәби хәрәкәтне җәелдерде Әлмәт- тән Лениногорскига күчеп киткән Шамил Бикчурин әдәби берләшмәне җитәкләде, үзе Мәскәүгә укырга киткәндә, эстафетаны Альберт Хәсәновка тапшырып калдырды Шамил Бикчурин татар әдәбиятына җитди өлеш кергте, Лениногор- скида аның исемендәге урам булуын күңел бик тели. Шәһәр җитәкчеләре бу тәкъдимне искә алырлар дип ышанам Әлмәт Язучылар оешмасын төрле елларда Әдип Маликов, Равил Фәйзул- лин, Әхәт Гаффар җитәкләде. Безнең оешмага якты күз белән карап, гел ярдәм кулын сузган «Хезмәт байрагы» һәм «Знамя труда» гәзите коллективына, партия эшлеклеләре Наилә Закирова. Сания Хәкимова, «Татнефть» берләшмәсеннән Үзбәк Саттаров, шәһәр Советыннан Усман Закиров, әдәбият укытучысы Регина ханымга һәм башка укытучыларга, Әлмәт дәүләт драма театрына, китапханә мөдирләренә, культура сарайларының директорларына. Татарстан китап нәшриятына. «Казан утлары» на, республика гәзитләренә без рәхмәтле булырга тиешбез. Аларның Әлмәт Язучылар оешмасына эшләгән игелекле эшләре күп булды, язучыларга фатир хәстәрләү, илнең төрле почмакларыннан зур әдипләрне чакыру, оешмага ике бүлмәле аерым кабинет бирү, транспорт белән тәэмин итү. әсәрләребезне атна саен әдәби битләргә туплау, хезмәт кешеләре белән танышу мөмкинлеген тудыру, сәхнә әсәрләрен халыкка җиткезү, язучыларны шәһәр Советы депутатлыгына тәкъдим итү. ташчы, инженер, газовик, үз хәбәрче, радио коментаторы итеп урнаштыру ел саен китапларыбызны бастырып чыгару, семинарлар үткәрү алар эшләгән игелекле эшләрне санап кына бетерерлек түтел. Шуңа күрә Әлмәт әдипләренең эше алга барды да... Бүгенге үзгәртеп кору дигән тотрыксыз, болганчык заманда кайбер тәнкыйтьчеләр. хәтта әдипләр дә хезмәт кешесе турында язылган зур колачлы әсәрләргә ташландылар Без мондый узып китә торган модага иярмик, хезмәт кешесен олылавыбызны дәвам иттерик. Алтын куллы кешеләрнең кадере беткәнгә, илне алыпсатарлар, мафиозилар. вөҗдансыз шулерлар басканга күрә шушы көнгә калдык. Әгәр игенчеләр, нефтьчеләр, төзүчеләр, терлек асраучылар тырышлыгы бул- маса. бөтенләй төп башына утырып калган булыр идек Әлмәт оешмасы йөзен сакларга металлны, нефтьне, ашлык көшелләрен сәнгатькә әйләндерә белергә тиеш Боларның барысы белән адәм баласы эш йөртә бит Безнең китапларыбыз- ның геройлары кешеләр булды, кеше җаны булды, шулай булып калсын Казаннан безнең Элмәгебезгә өлкән әдипләребездән Гомәр Бәшнров. Гали Хуҗи, Хәсән Туфан. Сибгат Хәким. Афзал ага Шамов. Ибраһимов Гази, Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмов. Мирсәй Әмир. Гази Кашшаф. Атилла Расих. Мөхәммәт Садри, Зәки Нурилар ярдәм кулын, дуслык кулын суздылар Мәгънәле заманнар иде ул иҗатта да. гаиләләребездә дә дуслар идек Әй. кечелекле агайлар, олы җанлы әдипләр, без сезгә бурычлыбыз. Әлмәт безгә иҗат канатлары бирде Мин Әлмәттәге төсле мавыгып, җан ачып яшәгәнемне, иҗат иткәнемне белмим. Әлмәт безнең абруебызны күтәрде. Әлмәт үстергән биш язучы Тукай бүләге лауреаты Әллә ничә язучы орденнар кавалеры, атказанган мәдәният, сәнгать эшлеклесе Әлмәгтә Сажидә Сөләй- маиова, Юныс Әминов исемендәге урамнар бар Әлмәттә яшәгән талант иясе Гамит Афзалга Республикабызның ин зур дәрәжәсс Халык шагыйре исеме бирелде. Ә бит бездә алар күп түгел, бөтен Татарстанга бишәү генә Әлмәг язучылары моңарчы татар халкының йөзенә кызыллык китермәделәр Дистәләгән китабыбыз зур илдә күп төрле телләргә тәрҗемә итеп басылды, чит илләргә юл алды, эфирларда яңгырады, зәңгәр экранга керде, нәфис фильм булып, спектактьләр булып ил буйлап атлады. * Әлмәг Ягучылар оешмасының 30 еллык бәйрәме сафларыбызны барлау булсын, ул безгә тагын да зуррак уңышлар китерсен Кадерле дуслар, каләмдәшләр' Барчагызны олуг бәйрәм белән котлыйм сәламәтлек, ак бәхетләр телим. I а риф АХУНОВ. Әлмәт Язучылар оешмасының беренче җитәкчесе. Әлмәт нефть чыгару идарәсенең почетлы нефтьчес

Реклама