Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ТАТАРСТАН: РОССИЯ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮЛӘР Шушы елның 21 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы делегацияләренең очрашуы булды Сөйләшүләрдә Россия Федерациясе Президенты Б II Ельцин һәм Татарстан Республикасы Президент ы М IIJ Шаймиев житәкчелегендәге ике як вәкилләре катнашты ТАТАРСТАН РЕСПУ Б.1ИК.АС Ы IOI АРЫ ( OBEI ЫНЫН МИЛЛИ МӘС ЬӘЛӘЛӘР ҺӘМ МӘДӘНИЯТ БУЕНЧА ДАИМИ КОМИ( ( ИЯ( Е БЕЛДЕРҮЕ «Россия» дәүләт телсрадиокомпанияссйен «Вести» информацион программасының 1992 елгы 7 ноябрь һәм 20 декабрь тапшыруларыннан һәм «Известия» газетасының 1992 елгы II ноябрь санында басылган «Бүреләр» исемле мәкаләдән Мәскәүдә гамәлдәге властьлар белән көрәшү максатларында «Муса Җәлил» исемендәге интербригада төзелүе билгеле булды Үзәк массакүләм информация чаралары интербригаданы хәрби вакыйгаларда катнашу өчен Сербиягә җибәрергә әзерләүләрен дә хәбәр иттеләр. Муса Җәлилнең гаиләсе хатыны Әминә. кызы Чулпан һәм оныгы Татьяна «Ис- всегия» газетасының 1992 елгы II ноябрь санында гаиләсенә һәм Ватинына тугрылыклы шагыйрьнең исемен шикле сәяси ыгы- зыг ыларда файдалануны кискен гаепләп чыктылар Татарстан Республикасы Югары С ове тынын милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиясе га tap халкының милли герое шагыйрь Муса Җәлилнең исемен Конституциягә каршы булган сәяси максатларда файдалануга каный протест белдерә ВЕНГР ДУСЛАР ҖИРЕНДӘ Татарстан белән Венгрия апасында икътисади. фәнни һәм мәдәни баг танышлар көннән-көн ныгый Мәгълүм булганча. үткән с г Республикабыз җитәкче гаре Венгрия хөкүмәте белән гәүләг.гра китешү төге ........... иделәр Uh л килешүнең бер нәтиҗәсе буларак. Венгриядә халык хужалыгы белгечләренең кыска сроклы уку лары оештырылды Январь аенда Татарстанның йөздән артык вәкиле авыл хужалыгы буенча Венгриянең казанышларын өйрәнделәр, лекция-консультация уздылар, тәҗрибә уртаклаштылар Бу курсларда шулай ук утыздан артык журналист, нигездә, республика газета-журналларынын баш мөхәррирләре дә катнашты. «Казан утларыоның баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин ла. башка журналистлар кебек үк. шул курсларда укып кайтты. Урта Европа икътисади өйрәнү институтының днплом-сертификатына лаек булды. Журналистлар, бу курсларда укудан тыш, Венгриянең төрле төбәкләрендә булдылар. Будапештта радио, телевидение һәм матбугат органнары җитәкчеләре белән очраштылар ШАГЫЙРЬНЕҢ ЗУР БӘЙРӘМЕ Гыйнвар аенда К. Тинчурии исемендәге драма һәм комедия театры бинасында күренекле шагыйрь һәм драматург Илдар Ютсевка 60 яшь тулу тантанасы үткәрслЛе Ул. г адәти тантаналардан аермалы бу.тарак, күтәренкс-монлы музыка һәм күпсанлы тамашачыларга бик билгеле «Резидәкәй» җыры белән башланды Бу җырны җырчы Гө г- зада Сафиуллина зур осталык белән баш карды Җыр тәмамлануга, шагыйрь Рәдиф Гаташ тәбрик сүзе әйтте Аннары, җөмһүриятебезнең мәдәният министры урынбаса ры Мөҗип Низамиев әдәбнягыбына. сәнгатебезгә зур өлеш керткән юбилярның күпкырлы фи ы карь эшчәнлеген югары бәяләп, аңа министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды Әдипне Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Калимуллин һәм җөмһүриятебезнең Язучылар берлеге рәисе урын басары Зиннур Мансуров та котлады Халыкның сөекле җырчысы И гһам Шакиров чыгышы күңелләргә аеруча нык гә- ктгр итте Ул «Яшь наратлар» җырының һәм көснсн (Җ Фәйзи! кызыклы тарихын сөйләде һәм җырлады Бу кичәдә мәшһүр артист тарыбыз И Биктаһнров. М Галиев. А Вә гнев. В Гыйгзотуллнна, Р Ибраһимова. 3. Сәхәбиева да катнашты Юбилярны Балтачтан Г Мөхоммәтшин. «Сөембикә» журналыннан Р Камалетдинова, мәдәният музееннан И Минһаҗенә радиодан Р Нуруллин, шагыйрьләп Ц| Галиен. Р Минну пин. Р Корбанов. Р Зәйдулла һәм башкалар котладылар АЛАР СЕБЕРДӘН КИЛДЕ 17 26 гыйнварда республикабызда Пермь өлкәсенең Барда районы мәдәнияте көннәре үткәрелде Пермь өлкәсендә. Россиянен башка төбәкләрендәге шикелле, бик күпсанлы татарлар яши Алар өлкә үзәгенең үзендә, башка шәһәрләрдә, шулай ук Октябрь. Уен. Орда. Березовка. Лысьва. Пермь. Көнгер. Суксун һәм башка районнарда күп яши Барда районында исә татарлар белән башкортлар саны барлык халыкның 90 проценттан артыгын тәшкил итә Шулай булгач. Барда ягы халкының борынгыдан ук татарның үзәге булган Казан ягы белән икътисади һәм рухи элемтәдә торуы гаҗәп түгел Бардалылар килгәч. Татарстанда истә калырдай вакыйгалар күп булды. Барда халык театрының Сәет Шакуров әсәре буенча куелган "Карт гашыйк» спектакле дә. Казанның мәдәният сарайларында һәм Зеленодол. Арча. Әтнә районнарында булган концертлар, күңелле кичәләр дә. кунакларның "Татарстан» мәдәният үзәгендә биредә яшәүче якташлары белән очрашулары да һәм. ниһаять. Г. Камал исемендәге академия театрында узган йомгаклау концерты да һәммәсе якты бәйрәм төсендә кабул ителде. ТЕАТРДА ЯҢАЛЫК Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы тамашачыларын тагын бер яна спектакль белән шатландырды, яшь автор Гафур Каюми- ның "һинд кызы» исемле әсәрен сәхнәләштерде. Кинокомедия жанрында эшләнгән әлеге спектакль барышында тамашачы һинд биюләре. йөрәккә ятышлы көйләр белән якыннан таныша. Спектакльдә театрның яшь артистлары Илсөя Төхфәтулла. Гүзәл Шәрәфи. Илдус Габдрахман. Раушан Шәриф, Фәридә Мирхафижан. Ләйсән Мәхмүтова белән бергә, инде тамашачыга яхшы таныш булган Равил Шәрәфи. Шамил Барый. Рәшит Шамкаевлар да катнаша «Сайтов» һинд клубы биючеләре Фаил Бикмуллин. Альбина Гайнанова. Ирина Жарова. Регина Сөләйманова. Наташа Попова чыгышлары да җылы тәэсир калдыра Әсәрне сәхнәгә яшь режиссер Ринат Әюпов, балетмейстер Гөлчәчәк Исмәгыйлена куйган Композиторы Азат Хөсәенов. Тамаша тәмамлангач, спектакль спонсоры Арча район администрациясе исеменнән артистларга акчалата бүләкләр тапшырылды Театр коллективы күренекле драматург Шәриф Хөсәеновнын "Көфер почмагы» исемле комедиясен сәхнәгә куярга әзерләнә. ТАТАР УЛЫ ИДЕ Бөтен дөнья сәнгате мәшһүр биюче Рудольф Нуриев белән хушлашты Ул Англия Королевасы балеты театры сәхнәсендә Лондонда 25 ел биеде, аннары Парижга күчеп. «Гранд Опера» театрында баш балетмейстер вазифасын башкарды Рудольф Нуриев элеккеге Советлар иленнән 1961 елда киткән иде Әнә шуннан соң инде ул бию буенча бөтен деНьяны таң калдырган йолдызга әверелде һәм сәнгать күгендә озак еллар буена сүрелмичә балкыды. Атаклы биючене соңгы юлга озату хакында сөйләгәндә Россиянен информация чаралары аның кайсы милләттән икәнен әйтмәскә тырыштылар Мондый «тырышлык» әдәп-әхлак дәрәҗәсенең нинди югарылыкта торуын анлата булса кирәк САГЫНУ КОНЦЕРТЫ Үткән ел азагында Мәскәүле мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкова истәлегенә багышланган зур концерт булды. Ул көнне Мәскәү тимер юлчыларының мәдәният сарае тамашачылар белән шыгрым тулы иле Күңелләрне иркәләп берсеннән берсе матур җырлар, моңнар яңгырады Программаны шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева алып барды Концертта җырчылар Зөһрә Сәхәбиева. Хәйдәр Бигичев, Зиннур Нурмохәмәтов. Миңгол Галиев. Сәнифә Рангу.зова катнашты. Михнәтле заманда шундый матур һәм җанга якын концерт куйганнары өчен Мәскәү тамашачылары Казанның сәнгать осталарына зур рәхмәт хисләрен белдерделәр. Әйе. халыкның сөекле композиторы һаман милләте белән бергә яши. анын куаныч һәм кайгысын уртаклаша Ижат кешесе өчен иң олы бәхет шул түгелмени'* ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР Моннан ун еллар элек Мамадыш районының «Чулпан» колхозында күренекле язучы Шәйхи Маннур исемендәге премия булдырылган иде Ул һәр елның 15 гыйнварында. әдипнең туган көнендә, үзләрен танытып өлгергән яшь язучыларга һәм "колхозның хезмәт алдынгыларына тапшырыла Быел әлеге истәлекле бүләккә, колхоз идарәсе утырышының махсус карары нигезендә. хуҗалыкның алдынгы механизаторлары Габделхак Вилланов һәм Вакыйф Шарипов. шофер Фарил Хисмәтов. бозаулар караучы Нурия Ханова иптәшләр лаек’ дип табылды. Язучылардан исә Ш Маннур премиясе ••Карурманнан чыккан юлчылар» повесте һәм төрек әдибе Азиз Несин хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итүдәге уңышлары өчен Нәзифә Кәримовага. балалар шат ыйрс Рафис Корбановка. -Мин шигырьдән» дигән китабы өчен яшь шагыйрь Рөстәм Сүлтигә бирелде Премияләрне һәм лауреат дипломнарын тапшыру тантанасында 111 Маннурның ижат мирасы комиссиясе рәисс шагыйрь Илдар Юзеев. Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, шагыйрь Рөстәм Мннгалим. «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Рашат Низами- ев. Ш Маннур ижат мирасы комиссиясе сәркатибе публицист Шаһинур Мостафнн иптәшләр катнашты һәм әдипнең якташлары алдында чыгыш ясадылар Мамадыш районы хакимият башлыгының беренче урынбасары Револь Гыйззәтул- лин. «Чулпан» колхозы идарәсе рәисс Фә- риг Хисмәтов. Олыяз авыл Советы башкарма комитеты рәисе Юрис Мехлисов яна лауреат ларны ихлас күңелдән котладылар Яна лауреатлар III Маннур күмелгән Тулбай авылы зиратында булдылар. шагыйрь исемен йортүчс китапханә һәм андагы музей белән таныштылар, мәктәп балалары белән очраштылар ТАТАР МОРЗАЛАРЫ ТУПЛАНА 1992 ел ахырында Уфа шәһәрендә -Татар морзалары моҗлессин (татарское дворянское собрание) оештыру җыелышы үтте. Татар морзаларының язмышы, татар милләтенең тарихы кебек үк. фаҗигале һәм аяныч Татарнын әч дәүләте хәрабә булып таркалгач, бу рәхнмссг канлы сугышлардан исән калган морза вәкилләре урыс дәүләтенә хезмәткә барырга мәжбүр була Ләкин үз милләтенә һәм ислам диненә тугрылык саклап кала Шул сәбәптән. 1713 елда падиша Петр I чукынудан баш тарткан татар морзаларын утар тарыннан һәм биләмәләреннән мәхрүм итә Морзалар, казенный крестьян катламына языльш. -лашман» тартырга теркәләләр Россия тәхетенә боек императрица Екатерина Алексеевна килгәч, татар морзаларынын язмышы үзгәрә 1784 елгы указ нигезендә. татар морзалары Россия дворян катламына кайтарыла. Россия мәркәзеннән 1774 1800 елларда У фа губернасындагы буш җирләргә күчеп, бу катлам татар, башкорт халкына күп мәгърифәт яктысы ките- раӘлеге җыелышта устав кабул ителеп, рәислеккә Сәид морза Ениксев бак сайланды, аксакаллар шурасы расланды -Дворян клу • бы- да нигезләнде ҮТКӘН ЕЛ КЕШЕСЕ Кембридждагы халыкара тәржемәи хәл үзәге фикер ияләре арасында ел кешесе дип Зефәр Фәтхетдиновне атады У л юридик фәннәр докторы. Мәскәү дәүләт университеты профессоры, язучы, күп кенә китаплар авторы Укучылар хәтерли торгандыр, бу әдип безнен журналда үзенең маҗаралы берничә повестен бастырды һәм алар әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алынды

Реклама