ВЕНГР ХИКӘЯЛӘРЕ

Уртача буйлы, көрәнсу чәчле егетнең йөзендә мөлаемлык мул. бу түгәрәк йөздә игелек балкышы тулы. Укулар башлануның беренче көнендә үк игътибар иттем мин аңа. Аның бераз моңсу, әмма үтә уйчан зәңгәрсу күзләре: Кешеләр, танышыйк, дус булыйк, дип чакырып тора. һәм миңа, кемлеген белмәстән үк. хөрмәтемне яулаган әлеге егет белән танышырга Чкай чыкты. Сентябрьнең жәһәт кояшы баеганда. Мәскәүнең Вешняки станциясеннән Ширәмәт утарына таба Комсомол мәктәбенә бергә кайтабыз. Иштван исемле икән ул. мәктәпнең венгр группасында укый. Мин дә кайдан килүемне әйттем. Безнең уртак сүзләребез байтак бит, диде Иштван, һәм янәшәдәге Кусков паркурманына күрсәтеп, саф татарча — Урман, дип сөенеп әйтте. Шулай, венгр һәм татар халыкларының уртак сүзләре дә. уртак сыйфатлары да шактый ишле. Моны миңа башлап Иштван аңлатты. Шул уртаклык Иштванда күзгә бәрелеп тора иде эшчәнлек, эчкерсезлек, игелек, изгелек һәм мин. журнал редакциясе венгр хикәяләрен тәржемә итәргә кушкач, ике халыкның уртак сыйфатлары булуын һәм хәзер үзара дуслыкның ныгый баруын искәреп, бу тәкъдимгә шундук ризалаштым. Ләкин, венгр хикәяләренең гадидән түгеллеген белсәм дә. үтә четерекле шөгыль икәнлеген уйлап житкермәгәнмен икән Шулай да хәлемнән килгәнчә тырыштым. Бигайбә. Ёжи Енё Тершански. Клара Бихари. Иштван Сабо хикәяләре «Венгерские рассказыдигән китаптан (Мәскәү. -Молодая гвардия» нәшрияты. 1975 ел), Дюла Чак хикәясе аның «Глемба» исемле повесть һәм хикәяләр китабыннан (Мәскәү. «Радуга» нәшрияты. 1983 ел) тәрҗемә ителде. Мәгъсүм ХУҖИН

Ёжи Енё Тершански

ӘРНҮЛЕ ЯРА

Ёжи Енё Тершански (1888—1969) — вешр прозасының күренекле вәкилләреннән берсе. Кошут бүләге иясе (1949). Яшьлегендә рәссам булырга тели, әмма тормыш шар■ лары юрист-практикант булып эшләргә мәҗбүр итә. Беренче ботендонья суг ышы башлан) ач. үзе теләп армиягә китә. Сугышта күргән хәлләрне ул күп әсәрләрендә чагылдыра. Ә сугышка каршы темага язылган «Сау бул. сөеклем» повесте (1916) ана мәшһүрлек китерә. Ё. Тершански уннарча роман, повесть, шулай ук хикәя, әкият китаплары һәм балалар очен пьесалар иҗат игә. Егерменче һәм утызынчы елларда язылган романнар һәм повестьлар пиклы анын иҗатында иң зур хезмәт җимеше булып бәяләнә. Язучының әсәрләренә чынбарлыкны дорес итеп, нечкә юмор белән, гади стильдә чагылдыру хас. Ё. Тершански әсәрләре немец. француз, инглиз, фламанд, серб, рус, словак геллоренә тәрҗемә ителде, шулай ук эсперанто телендә басыла. «Әрнүле яра» исемле хикәясендә Ё. Тершанскн сугыш темасына кабат туктала. Бу әсәрендә ул Икенче бетендонья сугышы фажиг адарын тасвир итә. Шулай, сугыш афәте барлык -җан ияләренә дә яман г ондырды шул. ожи белән мин менә болай таныштым. Көньяк тимер юлынын товар станциясе җимерекләре арасыннан су алып кайтып килә идем Ике зур чиләк кулларымны суырып чыгармакчы булалар. Суны мин кон саен ташыйм, шуңа күрә кулларымның көче бетте, бигрәк тә уң кулым бөтенләй диярлек оеды Сеңерләре тартылгач, бу кулым бик туңа. Әмма ике чиләк су бәһа ләп бетергесез хәзинә шул Әйе. су эчмичә һәм ризык пешереп ашамыйча торып булмый Юынырга һәм сирәк кенә булса да кер уарга да кирәк Безнең тирәлә су үткәргеч инде күптән эшләми. Электрның һәм газның барлыгын без инде әллә кайчан оныттык. Буданы камап бетереп киләләр. Ләкин без. чолганышта калып җәфа чигүчеләр, бу хакта тәгаен белмибез, без гоман гына кылабы з. Руслар безнең йорттан оч урам аша гына Шаш тавы итәгендә торалар Аларпың самолетлары күктә көн саен үкереп әйләнәләр, әйтерсең лә өйрәнү полигонындагы кебек зыянсыз самолетлар инде. Немец һәм венгр яклары инде күптән оборона тотмый. Нап тавы җимерекләр өеменә әйләнде. Әнә хәзер дә каршы яктагы станциянең бер склады шатыр-шотыр яна. Мин кешеләр таптап бетергән һәм снарядлар сөреп ташлаган пычрак кар өстеннән, рельслар арасыннан аякларымны көчкә сөйрәп, сөр- гснә-сөртенә атлыйм. Каршыма кече сержант, олаучы Пал Бако килә. Бакопы һәм тагын бинт солдатны табыш йортына керткәннәр иле. Ә станциядә алтмыш ат интегә, мескенкәйләрне складка ябып калдырганнар. Бичаракайларны нинди язмыш көтә икән? Складка бомба төшеп шартласа, бу хәл атлар өчен мәрхәмәтлерәк тә булыр иде әле. яраланып исән калганнарына исә кылыч белән бер селтәнү яки револьверның бер пулясы тизрәк үлем китерер иде Бүтән барлык очракларда атларны күз алдына кигермәслек газаплар көтә Аларга сусау һәм ачлык яки склад эчендә тереләй яну үлеме яный Инде берничә атна буена мескен атларны бик начар ашаттылар, ә com ы көннәрдә аларга бер бөртек солы да. бер йогым су да бирми тәр һәм менә рельслар арасында мин Бако белән очраштым. Минем якташ һәм һөнәре буенча итче ул. Станциягә атларның берсен суярга баруын белом мин аның. Кызганганга күрә суя Аннары итнең әйбәтрәк кисәкләрен һәм бавырны аулак урынга яшереп куячак Безнең хәзерге кыеп хәлдә Пал Баконың дәрәҗәсе бик тә үсеп кит ге Бу авыр көннәрдә бер кисәк ит адәм баласына яшәү дигән сүз ләбаса ул Элек, ризык талымлаган булып кыланып, үлсәм үләм. әмма бер ка г- җа ла аг ите капмамын, диючеләр хәзер ат иген комсызланып сыптыралар Сәлам, Пали! Хәерле иргә! Хәерле иртә, лейтенант әфәнде! Якташымның миңа лейтенант дип эндәшүе кәефемне күтәрергә теләве ип ге Ул минем запастагы офицер булуымны белә. Ләкин мондый исем мипсМ Ачуымны гына китерә Хәрби хезмәткә алынудан когы лып калуыма мин шатмын Әмма хәзер нилашиеглар (венгр фашистла ры />ү ю күренмәде Жужи биш минут саен диярлек күрше якка барыбер карап ала. Т Шулай күз төшерүләренең берсеннән сон. Жужи: И-и тырыш та сон үзен1 дигән сүзләргә сискәнеп куйды. Жужииың кулыннан көрәге ычкынып кипе, ул аны җиргә тигәнче тотып алган иде дә. ләкин тагын ычкындырды. Борылды, ә яңаклары ялкындай иде. Тимерче малае, читәнгә таянып, кызга шаян хәйләле елмая. Ә-ә. син икәнсең.— дип акрын гына әйтте Жужи. Куркыттың ич! ~ Йошка ияген читәнгә куеп басып тора. Хәзер ул көлемсерәгән күзле, шаяра башларга җыенучы эткә охшаган. Бик тирән уйга чумгансың, - диде егет. Минме1 ’ Нәрсә турында уйлыйм ди мин? Уйларлык нәрсәләр күп. Мин бер нәрсә турында да уйламый идем. Ышанмыйм бу сүзеңә. Син гел нәрсә турында булса да уйлыйсың. — Син. бәлки, уйлыйсыңдыр да.— дип җилкәләрен сикертте Жужи. Ул инде бераз тынычланган, битләренең кызыллыгы да бетә төшкән иде.—Ә миң бер нәрсә турында да уйламыйм. Йошка яшькелт шаян күзләрен кыздан ала алмыйча елмая. Нигәдер ышанасы килми. Уйланмагач, нигә алайса курыктың? Жужи егетнең серле йөзенә сынап карый. Йошка аның әле бая гына тимерче алачыгына таба каравын күрде микән? Әмма егетнең йөзен наянлык каплаган, кызның каравын күрү-күрмәвен аерырлык түгел. Алай каты ук курыкмадым инде, дип ачуланган булып әйтте кыз. _ Ләкин Йошканың сәер карашы аны оялта, аның бизләре тагын кызара, егетнең нигә үзенә текәлүе сәбәбен белер өчен, гәүдәсенә боргаланып карый. Былтыргы киемнәре тарайганын сизә, киемнәренең кайбер җөйләре дә сүтелә башлаган икән Кызның бөтен тәне кызышып китә, ә Йошка аның күзләреннән күзләрен алмый. Сүзсез торсалар, тагын да ныграк оялудан куркып. Жужи егеттән. — Кая бардың син?- дип сорады. — Йөрендем шунда... Эшсез кешегә киләп сару ярый ла!.. — Әйттең сүз! Саф һавада йөрергә ярамый мәллә? — Эш көнендә тиеш түгел шул. w— Минем нинди эшем булсын.— дип алачык ягына башын селтәде Йошка.— Әти шәһәргә китте. Буш вакытта урманга барып кайтыйм әле. дидем. һәм eier умырзаялар бәйләмен читән өстенә күтәрә, чәчәкләрне әйләндерәәйләндерә исни Ә үзе кыздан хәйләкәр күзләрен алмый. Жужи бәген тирә-юнен оныта, чәчәкләр күргәч, аның күзләре яна башлый. Ой-й. нинди матур чәчәкләр! Син аларны кайдан җыйдың. Йошка? Варшаш завы артыннан. - дип илтифатсыз гына әйтеп куйды егет, әйтерсең, кыз авызыннан аның исеме атылып чыкмады инде, әй. Анда бер сыртлавык бар бит әле. шуннан. Шул биләүдән төшеп бара идем, ни күрим гегендә дә чәчәк, монда да—чәчәк... Монда хәтле килгәч, дим. җыйыйм әле үзләрен, дим. Ой-й. бигрәкләр дә матур чәчәкләр!--дип кабатлады Жужи. Ул чәчәк бәйләменә йотылып карый иде — Быел минем умырзая күргәнем юк иде әле. Әлләни матур түгелләр лә инде,— дип йөзен чыткан булды Йошка. Иң беренче умырзаялар бит әле. — Шуңа күрә матурлар да инде алар. һәм ул читәнгә якынрак килә, әйтерсең, аны ниндидер сихри көч тартып китерә, әй. Чәчәкләрне өегезгә алып кереп куясыңмы. Йошка? Белмим әле. Нигә аларны кая куюның әһәмияте бармыни'1 Жужи елмая Бар шул! Вазага куярсың. Бик матур булып утырырлар! — Шулай мәшәкатьләнеп маташасым калган ди' — Нигә өздең алайса аларны? Йошка, күзләрен серлеләндереп, җилкәләрен сикертә. — Җыйдым инде Беренче чәчәкләр биз Егет чәчәк бәйләмен кирәкмәс нәрсә кебек изеп әйлән дергәли, чыраен сыз кан була, әмма сәер-серле күзләрен әледән-әле ялтыратып, кызга карый. Жужи сихерләнгән кебек, чәчәкләрдән күзен алмыйча, читәнгә якынлаша Әйтерсең, Йошка кулындагы чәчәкләр кызыктыргыч бер алдавыч инде, әй. Ташларга кызганыч бит. Мин аларны ташларга җыенмыйм да ич. Ташлау өчен җыймадым ич мин аларны. Ә нишләтәсең аларны? Йошка муз күзләренең чи ге белән генә кызга карап ала. — Берәр әмәлен уйлап табармын әле. Ә-ә. алаймыни! Ә нигә уйлап горырга ди?! Алар бер-берсенә инде бик якынайдылар, аларны читән генә аерып тора. Йошканын читәнгә куйган кулында умырзаялар балкый Магурлар да соң. дип нәфис чәчәкләргә иелде Жужи. Йошканын муз күзләре кызның шома ак муенына кадала. Аның карашы караш ыланган, баягы хәйләле наянлыкның эзе дә калмаган. Әгәр Жужи аз гына селкенсә дә, ул кызны үбеп алыр кебек Син чәчәкләр яратасыңмы? дип карлыккан тавыш белән сорады егет. Жужи аңа карый да көлеп җибәрә Чәчәкне кем яратмасын инде! Сабыр-юаш коңгыр т-кара һәм кырт ый-дуамал яшькелт күзләр очраша. Сүзсез генә кыска көрәш булып ала Жужиның күзләрендә кыюсызлык чагыла. Ул читән яныннан чигенеп куя. Ә тимерче малае серлс-хәйләле итеп елмая, ияген тагын читәнгә куя һәм тагын уен башларга җыенучы шаян көчеккә охшап кала. Башкалар да чәчәк ярата анысы, диде егет. Әмма синең кебек яратучы бүтән юк Ә-ә. син менә нәрсәне әйтәсең икән, дип бакчадагы чәчәкләргә карап алды кыз. Синең бакчаң гел матур була. Көләсең инде, диде Жужи. ә үзе егеткә рәхмәтле итеп карады Чынлап әй тәм. Мондый бакча авылда бүтән юк Жужи көлеп: Шушы хәлендәме? дип кулын изәп күрсәт ге. Юк ла инде. Былтыр җәен дә бик матур иде бакчагыз Ә син безнең бакчаны ныклап караган идеңме сон? Карамыйча ди! Күршеләр ич без. һәм егетең астыртып хәйләкәр күзләре тагын кызга кадала Жужи гәүдәсен бора төшә, аяк очы белән казне т ипкә, тән ватарга керешә, әйтерсең, бу мәлдә шуннан да әһәмиятлерәк эш юк. әй Ә бакчан быел да иң матуры булырмы.’ дип сорады Йошка Белмим Алдан әйтеп булмый бит аны. Синнән тора инде аның матурлыгы Миннән генә түгел. Яным булмавы да момкин бит Суны күбрәк сибәрсең. Былтыр да суны еш сиптең ич Жужи ко тә һәм калын золымнарын җилкәсенә алып сала. Син барысын да хәзерлисенме'1 Бет күршеләр бит Мин барысын да күреп торам ла - Син барысын да күреп торма инде... Йошка Жужига кырын карап ала. Ә моның ни начарлыгы бар? Кыз егетнең йөзенә нәрсә язылуын күрмәкче була — бая алачык ягына еш каравын сизмәдеме икән Иошка? Әмма егет бу серне ерак яшерә. Кыз аяк очы белән икенче кәзне вата башлый. Безнең бакчага еш карауның нигә кирәге бар ди сиңа. Син бакчаны теләсәң-теләмәсәң дә күрәсең бит. Авыл башында яшәсәң, бүтән хәл иде... Авыл читендә торсам да, карарга еш килер идем. Менә монысына ышанмыйм!—дип елмайды Жужи.—Әйтүе җиңел лә ул! Ялганлый, дисеңме? - Әй-й. белмим лә... Йотканың туймас күзләре Жужиның бөтен гәүдәсен йөреп чыга. Егет алдында ялангач тора кебек тоела кызга —былтыргы блузкасы тәнен бигрәк сыланып кыскан һәм Жужи хәзерендә факел булып кабынудан курка. Дөресен әйткәндә, диде дәртләнеп Жужи.— карыйсыңмы син. күзеңнең бер чиген генә дә салмыйсыңмы — миңа барыбер. Ә мин барыбер астыртын-сиздермичә карыйм. Кара соң! дип Йошка кулындагы чәчәк бәйләменә күз төшерде кыз. Ә хәзер юлыңда бул. өеңә кер әнә. Югыйсә умырзаяларың шиңәр. Тимерче малае хәйләле көлә, читән яныннан китми. - Ә син көнләшәсең бит. Жужиның ачуы чыга. Минме? Кемнән? Нәрсәдән? Шушы чәчәкләр минеке булмавы өченме? Әллә тагын! Минем чәчәкләрем йөз тапкыр матуррак булачак! Бер айдан күрерсең әле менә! Ярар, күрермен! Әмма хәзергә синең бакчаңда сыңар чәчәк тә юк. — Булмаса соң. Чәчәкләрсез нишләрсең соң син хәзер?—диде егет һәм бәйләмгә күз төшереп алды. Чәчәкләрне бик яратам, дидең бит. Яратам шул. Үзеңнекеләрен генәме? Үземнекеләрен генә түгел. Чәчәк чәчәк инде, мин барлык чәчәкләрне дә яратам. Үзеңнекеләре чәчәк a i канчы, бәлки, болары да яран торыр.- дип тимерче малае Йошка чәчәк бәйләмен уйнатып алды. Жужи елмаюын яшерә алмый. Минекеләр чәчәк атканчы, болар йоз тапкыр шиңәр бит. Мин алмашка яңаларын алып кайтырмын. - Көн саен җыясың була бит аннары. Йошка читән аша иелә, аның күзләре мут ялтырый. Көн саен җыйыйммы?! _ Җүләр! дип кулын селтәде кыз. - Мин болай гына әйттем лә. Йошка Жужига чәчәк бәйләмен суза. Кирәкме? дип сорады ул. аның тавышы карлыккан иде. Кирәк. дисәң, бирәм. Кыз чәчәкләрне алмыйча тора. Син аларны үзеңә дип җыйгансың бит.—диде ул акрын гына. Анысын кем белгән ди... Жужи каушап кала. Нигә синең чәчәкләреңне талагандай алыйм ди мин? Сиңа чәчәкләр кирәкме, юкмы? Күрсәт әле. якыннан карыйм әле. Йошка кызга бәйләмне бирә Аларның куллары бер-берсснә тиеп китә. Жужи кулын утта пешкәндәй таргып ала Ә чәчәк бәйләме аның кулына күчеп өлгергән инде Ул әле егеткә, әле чәчәкләргә карап: Сиңа чыннан да кирәкмиме бу чәчәкләр’ дип сорады Йошканың ике кулы да читәндә, алар өстенә ул озын ияген куйган эт тә нәкъ шулай итә. Егет Жужига юлбарысныкыдай сәер күзләре белән тагын кадала. Ә чәчәкләр өчен миңа нәрсә булыр? Кыз гаҗәпкә калган була. С ИН алаР НЫ миңа болай гына бирмәдеңмени? Әмма минем сиңа бирергә бер нәрсәм дә юк бит. Юк ди бик! Синдә бар ул әйбер! Кызның йөзен шикләнү каплый Шушы чәчәкләр өчен бер генә дә үптермәссең микәнни?— диде егет. Ул кысылган күзләрен кыздан алмый, алга иелгәч, аның карасу йөзе ялтырый. Жужи. бер тапкыр үптер инде! Кыз кызара, ачулана. Йөзеңә кундырырмын да үптерү шул булыр сиңа' Якынрак кил әле. дип көлде егет Жужи сугарга җыенгандай итеп кизәнә, юка иреннәрен турсайта. Менә нинди икәнсең син! Кирәкми миңа синең чәчәкләрең! Кире бир алайса. Жужи чәчәк бәйләмен артына яшерә, тагын елмая. Ә син ал! Шушы читән булмасамы һәм егет Жужига текәлеп карый. Миңа бер нәрсә дә бирмисеңмени'’ дип сорады ул кыздан Минем әлегә чәчәкләрем юк бит. Ә булгач, бирерсеңме? Жужи. розаларың чәчәк аткач, миңа берне бирерсең әле. яме? w Ярар.. ди Жужи аска карап. Йошка кызга күзләрен кырт ыйландырып карый, үзе эндәшми. Жужи баскан урынында кыюсыз гына таптана. Мин... диде дә тукталып торды кыз Мин чәчәкләрне кертеп куйыйм әле. Шиңүләре бар Әмма егет эндәшми, Жужи да кузгалып китә алмый. Аларның күзләре очраша. Сиңа чәчәк бирермен мин . Тик син әйбәт булсаң гына Ә-ә?! Мин әйбәт түгелмени?! дип кабынып китә язды егет Синме? дип көлде кыз. Синең кебек явышы бөтен тирә-юньдә көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың' Йошка рәхәтләнеп авызын ера Жужи чәчәкләрен кочаклап өенә таба йөгерә, баскыч гәбендә борылып туктый. Йошка аңа читән аша сөенеп карый Жужи чәчәк бәйләмен баш өстенә күтәрә. Рәхмәт сиңа чәчәкләрең өчен' Егет башын селти, елмаеп, өенә таба атлый Кыз да өенә кереп китә. Бераздан урамга караган урга тәрәзә төбендә, кечкенә зәңгәр вазада. Йошка җыйган умырзаялар балкып күренә Тагып бераздан тимерче алачыгы ишеге гәбендә басып торучы егет Жужины күреп ала Кыз бакчада тырыша-тырыша эшли. Йошка аңа кул болгарга тели. Тик хәзер кыз. хәтта толымнарын аркасына күгәрен салганда да. алачык ягына карамый. Түбән үк иелеп эшләгәч, куе үрелгән читән аның йөзен бөтенләй күрсәтми

Реклама