Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРФА ЮЛЛАРЫ БОРМА...

Җырлар Халык күңеленең җәүһәрләре! Алай гынамы соң? Җыр ул кешенең иң эчкерсез сердәше, иң ышанычлы таянычы, аның җан табибы. Кеше авыр вакытларда, җанына хәсрәт- сагышлары сыймый башлагач, җырлап күңелен бушата. Җыр аша сандугачлар, тирәкләр, голләр, чишмә-ииешләр белән серләшә, аларга үзенең хәсрәтен сөйли, кайгыларын уртаклаша Җыр белән яшь йөрәк үзенең сөйгәненә әйтәлмәгән хисләрен ирештерә, аның белән аңлаша. Кеше җырлап күңел ача, ял итә. Җырда халыкның уй-хисләре, якты омтылышлары, күңел җорлыгы, бетмәстөкәнмәс рухы, яшәү көче чагыла. Шуңадыр да, җирдә бер генә дә җырсыз халык юк Әмма һәр халыкның үз җыры, үз моңы, үз аһәне. Чөнки һәр халыкның үз тарихы, үз яшәеше, үз мохиты бар. Төрки халыкларның культура һәм сәнгать хафтасына (фестиваленә) баргач, безгә кыска гына вакыт эчендә булса да төрек халкы мәдәнияте белән танышырга туры килде. Очрашулар, уртак чыгышлар, күп санлы әңгәмәләр, халык белән җанлы аралашулар вакытында мин ирексездән бу халыкның җырларына, аларның төзелешенә, эчтәлегенә, яңгырашына, төрекләрнең җырларны ничек хисләнеп кабул игүенә игътибар иттем һәм сокландым Танылган җырчы Ибраһим Татлысүз шул җырларны башкарганда. аның шәрыкъка хас бормаларын ишеткәндә, дөнья үзе елыйдыр кебек тоела, балачактан җанга сеңгән азай авазлары уяна. «Кара ур- манмдагы тирән сагыш яңара. Атаклы фольклорчы галимнәр Әбүзәр Акбиек, Сабри Куркчеоглы. Габделкадыйр Карахан белән булган әңгәмәләр, алар бүләк иткән китаплар бу җырларны тагын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Мин бер нәрсәгә гаҗәпләндем кардәш халыкларның җырларында да зур уртаклык, якынлык бар икән! Төрек халык җырларының үз халкыбыз җырлары белән әнә шул тирән аваздашлыгы мине аларны кабат- кабат укырга ымсындырды, алар белән үз халкыбызны да таныштыру омтылышын уятты һәм мин. күп кыенлыкларга карамыйча, шул җырларны тәрҗемә итәргә алындым. Моңа кадәр җирдәге олуг халыкларның берсе булган кардәш терек халкы мәдәиияты белән бик сай таныш булуыбыз, ә халык җырларының моңача бездә бөтенләй басылмавы миңа этәргеч булды. Кыенлыклар димәктән. фестивальне уздыручы Шаплы Урфа шәһәре Төркиянсн көньяк-көнчыгышында, аның гарәп җирләре белән чигендә урнашкан Иранга да ерак калмый. Мондагы горекләр бик борынгы заманнардан ук гарәпләр белән аралашып яшәгәннәр. Ибраһим. Әюп. Муса. Нух. Шогаиб пәйгамбәрләрнең тормышы шушы борынгы шәһәр белән бәйле Шанлы Урфаны төрекләр «пәйгамбәрләр шәһәре» дип юкка гына атамыйлар. Монда төрекләрнең мәдәниятенә гарәпләрнең сизелерлек йо- I ынтысы булуы гаҗәп түгел Фарсыларның да тәэсире бар. Бу. билгеле. Шанлы Урфа төрекләренең теленә дә кагыла Төрекләр менә инде икенче мәртәбә шушындый зур сәнгать бәйрәме үткәреп, кардәш төрки халыкларны бср-берсснә якынайту, аларның туганлыгын ныгыту өчен зур эш эшлиләр. Бәлкп бу җырларның татар телендә басылуы да шушы изге максатка кечкенә генә бер өлеш булыр

 

ТӨРЕК ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫННАН

Күңелем чаллар кеби. Кайгым зур — гаулар кеби. Жаным яралы булса да Алмадай ал булырмын. Сәлбидәй тал булырмын. Соры күзле сөйгәнемнең Йөримен саулар кеби Агына налI II булырмын. * * * Бу гаулар күмер генә. Бер кон син. гомер генәм. Язмыш дигән кара кошның Тырнагы гимер генә. ♦ * » Алтын йөзек каралмас. Җиргә төшәр, таралмас. Синең кебек асыл ярлар Бүтән тумас, яралмас. Бөркеч карашы горур. Оясын гауга корыр. Ай бар бер кон кадәр генә. Көн бар йөз айга торыр. • ♦ • Я гларга кала, дими Яр сөйдем, тиле кеби. Бар гүзәлләр арасында Юктыр Урфалы кеби Былбыл күкләрдә очар. Сайрар да. җиргә гөшәр. Еладын ни. көлдең ни Язмыш үз эшен эшләр. Мендем житез атларга. Чаптым синен якларга. Җәллад муеным киссә дә Бирмәм сине ятларга. Дөнья кабат уянды. Тау яшелгә буялды. Йөрәгемә утлар кан i ы. Шул утта бар да янды, • ♦ ♦ Кошларның да тиңе бар. Гиңлән сөйдем сине, яр Шуңа ярым бик сөйкемле Битләрендә миңе бар. Барасы юлым шулдыр. Күрәсе золым шулдыр. Иә кайтырмын, йә каиталмам. Әҗәлсез үлем шулдыр. • • • Иртән дә киләм сиңа. Кичен дә киләм сиңа. Аллаһ биргән җаным бар Аны да би рам сиңа. Урфа юллары бгутма. Атларын кире борма. Күзләрендә нурлар чинын. Теле бал. сүзе хөрмә Бакчаларда ибилшах1 Үче яшел, төше ак._ Ике күнел бердәм булса. Аератмас падишаһ. Бакчада яшел үлән, Яфрагы бүләнбүлән. Безнең Урфабыз мактаулы Гүзәл кызлары белән. Бу юллар — озын юллар. Яр кочып узган юллар. Нечкә билем көтә-көтә Моңлы җыр сузган юллар. * * ♦ ♦ * ♦ Әткәй, мин дә Урфалы. Күңелем назга сусады, Җаным чыкса да ваз кичмәм: Ай калыкты урманнан. Ярым бара урамнан. Матурлыкны гөлдән алган, Сулышы да шифалы. Зифалыкны — чинардан. * * * ♦ * * Болыт чыгар шул яктан— Яңгыр кояр болыттан. Кара күзең, кыйгач кашың Мине сиңа кол иткән. Мин бер мәҗнүн баладыр. Җаным утта янадыр. Җәннәт хурларын күрсәм дә Күңелем синдә каладыр. * * * Тауларда җилләр гизәр. Чәчләреңә гөл тезәр. Бу тауда йөрмәсен ятлар. Безнең серләрне сизәр. Гөл җыйдым өзеп-өзеп, Бәйләдем тезеп-тезеп. Минем ярым да голгә Тиң, Ипчекләр алыйм өзеп. ♦ * * ♦ ♦ ♦ Ефәк күлмәк, бүз җилән. Сәдәфләре энҗедән. Башкаем салып тезеңә Җан бирсәм дә рәнҗемәм. Гашыйк җаны «аһ» булыр. Әйтмәсәм гөнаһ булыр. Сиңа булган сөюемне Белсә оер аллаһ белер. * * * * * ♦ Күктә йолдыз илледер, Иллесе дә җилледер. Бер җан бер җанны сөйсә. Йөзләреннән беленер. Көмеш йөзекнең кашы. Әйләнде олан башы. Кил яныма, дип чакырсаң. Булырмын яшен ташы. ♦ * * * * * Ярым сәлам җибәргән Таңда искән җилләрдән. Ярым боҗыр, мин лачын — Кочагымнан җибәрмәм. Инеш кичтем ташы юк. Йөзек таптым кашы юк. Баш очымда сайрый былбыл. Аның да юлдашы юк. ♦ * * * ♦ ♦ Юлчы килгән — өч атлы, Өч аты да бер атлы. Мин ярымны суырып үбәм. Ирештәре бик татлы. 114 Язын гөл чәчәкләнер, Агачлар яфракланыр. Җил сүзе килер дә китәр. Яр сүзе җанда калыр ♦ * ♦ Ахшам җитте, караңгы. Кайчан җитәр тан алды. Югалт 1 ым сөйгән ярымны. Иркен дөньям зар калды ♦ * * Кабат килде җиргә яз. Былбыл кунса — гөлгә наз. Кердем сөю бакчасына Еламаган көнем аз. ♦ * ♦ Алманың алына бак. Иелгән талыма бак, Гөл йөзлем. нурлы күзлем. Мәҗнүндәй хәлемә бак. ♦ ♦ * Бакчамда сары алма. Әзен ашамый калма. Раббыма ниазым2 бар Җаным ал. ярым алма. ♦ ♦ * Бакчаларга кермәдем. Таулар биек. менмәдем. Исләремә төшкән саен Кочып үксим мендәрен. ♦ • ♦ • * • Серем тауга сөйләдем. Ник башканы сөймәдем. Аерылышу барын белдем. Миңа килер, димәдем. Туган җирем таулыдыр. Башым сагыш тулыдыр. Табиб, ярам эзләмә Яр сөюгә багълыдыр ♦ « * • • * Ай биек манарадан. Үләрмен бу ярадан. Ярым белән кавыштыр, дип Ялварам мин алладан Ут кабыздым мангалга. Кошлар кунган талларга. Син анда, мин биредә Кем түзәр бу хәлләргә * • ♦ * • * Бөркет канаты талды. Баласы тауда калды. Сөюемне әйтмәдем. Күңелем богауда калды. Аерылдым эзләреңнән. Ягымлы сүзләреңнән. Аерыласымны белмәдем. Үпмәдем күзләреңнән * ♦ * • • • Җанла нинди ярадыр. Эчем парә-парәдер. Табиб күрде, елады. Юк. дин моңа дәва бер... Бакчам бар биргәндә1 кил. Сөеп «яр» дигәндә кил. Сау чакларымда килмәдең. Инде җан биргәндә кил • ♦ • Бу ай туды камәрсез. Юләр күңелем әрсез. Тәпием гирән аЬ-зарларга. Сез төшмәгез янарсыз. 1 Бар бирганд» жимешлонгон- до. ’II наз үтенеч, гозерҖиргә эңгер сарылды. Тәрәздә ут кабынды. Аһ. минем күмер күзем. Кемгә сөйлим зарымны Кашларын каралыдыр. Күзләрен кара күмер. Кагылма минем җаныма Тоташтан яралыдыр Кызның аты һәүвадыр. Сулышлары дәвадыр. Мин сөйдем, җилләр алды — Ходай биргән җәзадыр. Ай туар - аязланыр, Көн туар — баязланыр, Килен булачак кызлар Оялыр да, назланыр. * * * * * * Суга төште гөлебез. Күрмәдеме берегез. Бер илаһи сөю көтеп Үтте яшь гомеребез. Бакчаларда алмам бар, Яннарында яраннар. Яңа ярлар белеп торсын — Искесеннән сәлам бар. * * * * * * Дулкын эзли ярларын. Яр-яр, диеп янамын, Ярсыз үткән гомеремне Гомергә дә санамыйм. Мин кечкенә кош идем, Гөлләргә кунмыш идем, Мине ни соң өркетте? — Мин сиңа булмыш идем. ♦ * * ♦ * ♦ Китәм инде, карама, Аерылуга юрама. Бир чәчеңнең бер бөртеген — Шифа булыр ярама. Бу җырның аты нидер. Сузып җырласам, килер, Ярым йөз чөерде миннән, Белмим, морады нидер. * * * * ♦ ♦ Гыйшык шәрабын эчтем, Мәңгелек утка төштем. Сөю колы булуым, аһ! — Падишаһлыктан өстен. Бу күзләр — серле күзләр. Ай туган төндәй күзләр. Мин күзәтәм шушы ярны. Ә ул башканы күзләр. * * * * * * Бер кыз бездән су эчте, Яулыгы җиргә төште. Иелдем, алыйм, дидем, Тураймас булды билем. Күз карашларың серле. Әйтче, чәчең кем үрде? Кем үрсен, ярым үрде. Төн караңгы — кем күрде! * * ♦ * ♦ ♦ Ай мәчет түбәсендә, Йолдызлар тирәсендә, Раббым, мине көтүче ит Яшь кызлар эргәсендә. Бүген базар көнедер. Хатлар язар көнемдер. Таратыгыз сагышларым: Ярам азар көнемдер. * * * * ♦ * Төннәрнең карасын күр, Йөрәгем ярасын күр. Миннән сиңа файда юк. Башканың чарасын күр. Сөйгән ярың үз булсын, Буе зифа, төз булсын, Туксан тугыз ярам җанда, Өстә берне — йөз булсын. Китми болыт һич кенә. Ниләр ябыйм өстеңә? Яңгыр корбаны булыйм. Ятып ярым өстенә. Йолдыз күктә янасы Куенымда баласы,— Жиле сл сөям инде — Яңа сизде анасы. Бакчы, җаным, былбылга. Оча да куна гөлгә. Сине күргәннән бирле Ни булды минем телгә? Кашын нәкъ болыт, бәгърем. Карасам, җуям сабырым Ике имиен арасында. Булса иде. дим. каберем. Бактым гүзәл ярларга Гөлләр яфрак ярганда Кяфер иманга килде Мин сиңа ялварганда. Сөрмәле күзләр кара. Сала йөрәккә яра. Сөрмәсез күзләр күрдем Сөрмәле күздән кара. Чәчләремдә агым бар. Күңелемдә аһым бар. Күз күрде, күңел сөйде Минем ни гөнаһым бар?! Төрекчәдән I арифжан МӨХӘММӘТШИН тәрҗемәләре. ♦ ♦ * Сыек сөттән каймак юк, Гүзәл ярдан туймак юк. Тик бер генә үбеп китим Юлчыларда гөнаһ юк.